МӘҢГЕЛЕККӘ ЮЛ
Вакый ага Урманче белән Нәкый ага Исәнбәтнең иҗат эшчәнлекләре күпкырлы булуга сәбәп һәм җирлек нәрсә икәнен Нәкый агадан сораганым бар. Ул моңа җавабында үзенә хас теплелек һәм кыскалык белән: «Заман һәм Тукай» дигән иде. Инде китеп: »Ул заманны, «яңарыш чоры» дип атап бу лырмы? • — дигәч, аксакалларыбыз икесе дә Тукайлы заманны гасыр башының өч революциясе белән бәйләп аңлатканнар иде
Әлбәттә, бу ике затның икесенең дә Тукайдан ун ел чамасы гына соң туулары һәм Тукай исән чагында 16 һәм 13 яшькә хәтле үсүләренең дә әһәмияте юк түгелдер. Шу лай ук, инде менә 90 елга якын Тукай рухы белән яшәгән заманда торуларын, иҗат итүләрен дә читкә куеп булмыйдыр. Әгәр бу көннәргә хәтле яшәсә, алар белән бергә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә чкыган. Вәли карыйдан җырлар өйрәнеп йөргән, шигырьләр язышкан Фәтхи Бурнаш та. мөгаен, поэзия һәм драматургия белән генә чикләнеп кал мыйча. башка күп өлкәләрдә дә иҗат иткән булыр иде.
Әмма алар иҗатын Тукайлы заман белән аеруча якын иткән, бәйләгән нәрсә — халыкчанлык. Хөкүмәт тарафыннан «Халык язучысы» дигән рәсми исем бирү турында гы карар кабул ителүгә үк Нәкый ага беренчеләрдән булып шул исемгә лаек булды. Бакый агага да. үз ихтыярыннан булмаган утыз еллык «одиссея»сен тәмамлап. Казанга кайтуга ук, Татарстанның һәм РСФСРның халык рәссамы дигән исемнәр бирелгән иде.
Халыкчанлык дигәннән, тагын алариың чичәнлек сыйфатындагы ораторлык сәләтен дә атыйсы килә. Исәнбәт һәм Урманче ораторлыгын, төрки халыкларга хас булганча. сүздән сурәт ясау традицияләрендә тикшерү — киләчәк эше. Аларның Тукай за манындагыча. ялкынлы һәм сабыр, логик эзлекле һәм образлы, саф татар телендә төгәл композицияле хикәя иҗат итеп сөйләүләрен магнитофонга гына язып барасы бар
Бакый ага Урманче туганнан бирле җыр. үткен сүз яраткан, хәзер дә хәтерендә бик күп җырлар йөртә. Һәммәсен кайда ишеткән, кемнән откан, алар нинди шартларда (үзе әйтмешли «шарантта») ничек җырлана — яхшы хәтерли. Күрәсең, ул җырлар аның аңында тере сурәт, картина булып сакланадыр.
Менә ул 10 яшендә, җандай яраткан дәү әнисе өендә, бәрәңге ашап утыра. Идрис Урманче гаиләсе белән Күл Черкеиеинән үз авылына. Кече Салтыкка күчеп китәргә җыена. Булачак рәссам яшенә тыгыла-тыгыла, үзе туган өйдә әбисенә шундый җыр җырлый:
Ялтыр ялтыр итедер ат естендл ыңгырчак.
Инде җитте китлр чаклар, кайчан җитәр кайтыр чак/
Аһ. ул изге җанлы, сөйкемле һәм нык куллы, эшчән Маһибәдәр әбисе портретын язып кала алган булса! Булмаган шул андый мөмкинлек. Аның каберенә дә ап ак мәр мәр ташны. 90 елга якын саклаган олы мәхәббәте билгесен, менә быел, нәкъ 5-1 ел үткәч кенә куя алды Үзе Кабалан авылыннан өйрәнеп килгән нинди генә җырлар, бәетләр өйрәтмәде икән Габделбакыена Ишморат кызы Маһибәдәр! Бер үтә борынгысы әлегә хәтле Бакый ига фикерен били:
Коланнарга барсаң Арчадан бар. Алатырдан барсаң әйләнеч.
Сагынган чагыңда бер карарсың, чалып бирим илү бәйләвеч
Изү бәйләвечен дә бүләк иткән, аны ничек чалуны да өйрәткән әбисе, әмма Казанга каян Алатыр аша әйләнгеч юл булуын сорашмый калган оныгы .
Бакый ига гомер буена Күл Черкендә откан җырлардан картиналар язарга тели:
Ян тәрллә тобендл чигү чигг кыл бала.
Кыл балага карый карый йорәк маем сыла ла. Ике җирлн пар кашка, басып торалар ташка. Ашый далмыйм. эчә далмыйм син җаныкайдан башка.
Ә инде Кече Салтыкта бер егетнең җырлап урак уруы күз алдыннан китми икән
Алай да түгел, болай. сабанда сайрый тургай.
Җан биргәнгә җүнен бирер үле яраткан ходай. Халыкның сүз белән сурәт ясау осталыгы алдында рәссам гаҗиз дә булып кала:
• Керфегеннән голләр тама, күрсәм йөрәгем яна» — ничек итеп ясыйсың шуны? —ди. Яисә:
Ялан да җирләрдә ямьле була ак тирмәләр корып җәйләргә.
Кая гына барсаң, дустың булсын каршы чыгып атың бәйләргә.—
дигән җыр халык тарихына алып кереп китә. Менә «Салтык болынын» ясаганда зәң гәр күлмәкле ир кешенең култык астына кызыл буяулар төшерә. «Бу инде» аклы да гына күлмәк, бурла кештәк буладыр9 • — дим • Кештәк9 Кайда шулай җырлыйлар? Табып китер әле шул җырны?» — дип. җыр җыентыкларын актара, язу эшләренә керешә.
Ә менә әтисеннән өйрәнгән бу җырны:
Утыртма ла читән, ник утырттың арасында голләр булмагач.
Минем күңелемне ник ярсыттың, үз күңелләреңдә булмагач,—
һәм тагын 1934 елда Мәскәүдә Шәриф Камал 50 еллыгында Фәйзулла Туишеп баянына кушылып, җырлаган «Ончы Фәхри»ен ул зур мәҗлесләрдә, халык алдында җыр ларга ярата «Ончы Фәхри» — борынгы, онытылып бара торган җырлардан. Соңгы елларда ул Татарстанда халык авызыннан язып та алынмады бугай. Себер якларында Төмәннән алып Иркутскига хәтле аны җырлап, скрипкада уйнап күрсәткәннәрен язып алдык. Сүзләре бик мәгълүм түгел. «Тәфтиләү», «Баламишкин» кебек, аны теләсә кайсы җыр сүзләрен куеп җырлау да килешми. Бакый ага репертуарындагыча киң. иркен та выш белән җырлау аны тарнхи-геронк җырларга якынайта.
Җегет тә чакларым, ай. бар иде. киң урамнар гына тар иде.
Җегет тә булып ла йоргән чакларымда шәһәрләр саен ярларым бар иде. Урманнарга керсәң сызгырып кер. тибрәнмәгән яфраклар калмасын. Урамнардан узганда уздырып бар. сокланмаган кызлар калмасын
«Тәфтиләү». «Мәдинәкәй». «Шахмай». «Сәгать чылбыры». «Казан сөлгесе», «Һа валарда йолдыз». «Зөлхиҗә» кебек билгеле жырлар, бәетләр магнитофонга язып алын ды. Кабат язылганнары да бар. Арада «Нәүруз бәете» кебек уникаль әсәрләр дә бар. Ни әйтсәң дә. мәдрәсә шәкертләре буларак. Нәүруз көнендә (хәзергечә 21 март) чаналар га төялеп, өйдән-ойгә йөреп.
Әй. Ишбабай. Ишбабай. мич башыннан теш. бабай.
Биш тиен акча бир. бабай' Нәүруз мебарәк бад! -
дип җырлаганнарын хәтерләүчеләр хәзер инде күп түгел.
•Сак-Сок» бәетләрен дә Бакый ага кебек. Тау ягындагы моңлы борынгы көй белән әйтүчеләр сирәгәя бара (ул күбрәк «Хазбулат удалой» көенә охшаш көй белән әйтелә)
1925 елда Башкортстанда ул «Азаматов кантон».„аКолой кантон» «Шәүрә килен»,
• Сандугач» һ. б. җырларны өйрәнгәнен сөйләде. Кемнән, кайда, ничек өйрәнгәнен дә язып куйдык. Әмма «Ашказар»ны белүен әйтмәгән иде. Күптән түгел аны Шамил Мона сыйповка җырлап торганын ишеттем, бүтән ишеткәнем юк. Югары нотадан башланган га еш җырланмый микән9 Пассивта булгач, көй онытылмый микән9 һәрхәлдә, музыка белгечләре игътибар итәргә тиешле фактлар бу.
Казакъ җыры «Сары чәчле кыз»ны көн саен диярлек җырлап ала ул. Күрәсең, та вышны тикшерү һәм тәртиптә тоту өчен уңайлыдыр ул җыр
Карлы тау кайда карлы, кайда карсыз.
Ир җегет кайда маллы, кайда малсыз...
Ә менә «Сырымбет» дигән (Чокан Вәлиханов туган җир исеме) икенче матур җырны сирәгрәк җырлый башлады, шуңа аның сүзләрен оныта бара, ә көен үзгәртми. Гому мән. элек өйрәнгән көйләрен һич онытмый Бакый ага. Әмма хәзерге яраткан көйләрен отып алмый, аларны пластинкада тыңлап эшли. М. Мозаффаровның «Менәргә иде Урал тауларына». И Якуповның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» җырларын Илһам Шаки ров башкаруында. Гали Ильясовның үзе язган җырларын. Ишмулла кураен һ б. кат кат куеп тыңлый.
Башкару ысулларына килгәндә, сәнгать әһелләре Б. Урманче тавышын итальянча куелган дип билгелиләр. Сикәлтәле тормыш юлларында тавышны итальянча кую оста ларына да тап булганын сөйли ул. Әмма аның тавышы табигый куелышта да булуы ихтимал. Халык җырчыларының иң осталары, гадәттә, бернинди профессионал өйрәтүче күрмәгән була.
Шунысы да кызык, яхшы җырлаучыны тыңласа, иң әүвәл әлеге җырының портре тын ясыйсы килә аның. Аннан да гаҗәбрәге — кайберәүләренең әле йөзен дә күрмәгән, радиодан гына ишеткән була ул. Шунда ук чакыртып алырга тырыша, әңгәмә кора.
портретларын ясый. Фәридә Кудашева. Рафаэль Ильясов. Ания Туншева — шундыйлардан булдылар.
Халык иҗатын, халык тормышын белү Б. Урманченың фольклорга атап ясаган әсәрләрендә генә түгел, ә бөтен иҗатында чагыла. Аерым фольклорга багышланган эш ләреннән Хуҗа Насретдин мәзәкләренә ясаган график сурәтләре. «Өч батыр» дип чыгарылган казакъ әкиятләренә иллюстрацияләрен. Үзбәкстан музеенда саклана торган • Коркот» скульптурасын, шүрәлеләрен, су анасы һәм малай. «Кәҗә һәм сарык*ларын һ. б. санарга мөмкин. Аныц фольклорны белүе, аңлап эш итүе аеруча Тукай. Дәрдмәнд иҗаты буенча эшләнгән әсәрләрендә күренә. Билгеле булганча, алар турыдан туры иллюстрация түгел, ә шигърияттәге нәзыйрә кебек, бер үк темага иҗатчылар ярышуы булып кабул ителә. Әйтик, «Шүрәле* темасына. • Кисекбаш«ка акварель һәм тушь белән ясалган бик күп әсәрләре турыдан-туры Тукай әсәрләрен күчерми, ә аларны тулыландыра. аңлата, баета. Яисә «Казан вә Кабан арты»нда убырның үз «портреты» юк Аны ясар өчен рәссамга фольклорны, халык ышануларын, хорафатларын яхшы белергә кирәк. Ә инде «Өч кыз» әкиятенә ясалган ана. кызлар, тиен, үрмәкүч, гөберле бака һ. б. график рәсемнәрендә һич фантастикасыз, реаль тормыш картиналары чагылыш тапкан.
«Баллада» дип исемләнгән нәкыш әсәре «Сак-Сок» бәете темасына багышланган. Биредә рәссамның фольклор һәм аңа хас закончалыкларны яхшы белүе сынлы сәнгать өлкәсендә яңалык, ачыш ясауга китергән. Фольклорда вакыт һәм пространство бер яссылыкта чагыла. Рәссамның бу полотносында перспектива юк. бәетнең бөтен сюжеты бер киндергә сыйган һәм төсләр белән хәл ителгән: күгәреп таң ата. кәләпүшле, ка натлы ике малай исә кыр кәҗәләре, тиеннәре чабышып йөргән, фантастик агачлары үсеп утырган тауның як ягында менә-менә юкка чыгачак. Киндернең аскы уң почма гында — авыл өенең эче һәм моңлы карт белән карчык. Ул фигураларда иксез-чиксео хәсрәт, үкенеч тасвирлана. Бөтен картинада төзәтеп булмаслык фаҗига төсмере, димәк, чып чын баллада.
Бакый ага Урманче «Дастаннар» томына да зур өлеш кертте' «Ләйлә һәм Мәҗнүн» дастанын ул шигъри өлешләре белән хәзерге телгә якын итеп күчерде.
Г. Тукай, үләренә берничә көн кала Ф. Әмирханнан Ш Мәрҗанинең борынгы Болгар турындагы бәетен сораткан. «Мөстафәд әл әхбар»дагы бер бәет (шигырьне) Ба кый ага гарәпчәдән болай дип тәрҗемә итте.
Гүя бу манарага азанчы аяк басмаган.
Алланы зекер итеп, хакка ондзмзгзн
Гүя яшзмзгзн Болгарда моэмин
Имин булып, ул илдз ахшам да йирелмзгзн.
Әйе! Булган алар бер заман' һзлак итте аларны
Язмышның үзгзрүе һзм ризыкның киселүе.
Сзламнзр Болгар иленз!
Хуш җилзслзре аның кайгылар сврз
Мосафир күңеленз.
Халык рәссамы Бакый яга Урманчсның яраткан мәкале: «Белгәнгә ялгыш, бел мәгәнгә нәкыш». Гарәп мәкальләреннән исә «ляйадри вә ляйадри ма ляйадри» (белми һәм белмәгәнен дә белми) дигәнне кабатларга ярата. Аны «Кем галимин галимин әгъят мәзаһибөһү, ком җаһилөн җаһилөн тәлкаһа мәрзукя* (күпме галимнәр гамь чигә, аптырап яши, күпме наданнар тук, ризыклы яши) дигән шигырь белән дә ачыклап куя.
Ул. шулай, халык иҗаты, халыкчанлык аша үткән заманнарны хәзерге һәм ки лочәк белән бәйли. Тукайлы заманны тулыландыручылар сафында бара.