ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ
•Совет Татарстаны язучылары^ исемле библиографик белешмәдә (Ка зан. 1986) атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт зшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның соңгы көннәре турында болай язылган:
• 1927 елдан башлап Г. Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында Кырымда даими яшәргә мәҗбүр була. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм иҗат эшен дәвам итә. Г. Ибраһимов 1938 елның 21 январендә Казанда больницада вафат була».
Монда китерелгән мәгълүматлар барысы да чынбарлыкка туры килә килүен. Ә тулаем алганда исә — чеп-чи ялган...
Кулга алыну
Моннан берничә ел элек мин Галимҗан Ибраһимовның Ялтада яшәгән йортын эзләп тапкан идем. Үзәктән читтәрәк, тау итәгендә, шактый югарыда урнашкан ике катлы, зур тәрәзәле, иркен верандалы агач йорт... Баскыч-баскыч менә торган плитә тротуар буенда тез кипарислар шаулый... Иорт болай да тыныч, аз хәрәкәтле урамнан читтәрәк, аулак җирдә, тоташ яшеллек, үрмәле гөлләр, аксыл розалар, чем-кызыл гладиолуслар арасында урнашкан, һавасы коры, татлы, сулыш алуы җиңел. Бер як тәрәзәләрдән офыкка хәтле җәелгән нурлы диңгез, икенче яктан зәңгәрсу томан белән өртелгән Ай-Петри тавы күренә.
Хәзер монда ниндидер санаторийның торак бүлмәләре... Көләч йөзле, кара тәнле ярым шәрә ирләр һәм хатын-кызлар йөренә... Музыка, җыр, көлү, кәрт сугу, савыт-саба шалтыраган тавышлар ишетелә...
Ә кайчандыр шушы иркен такта верандада җиңел камыш урындыклар, көрсиләр, ак ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл, китап киштәләре торган. Бөек әдип моңсу тынлыкта карасу-яшел кипарисларга карап уйланып, язып яки укып утырган. Хатыны Хәдичә чыгып аңа дару каптырган, стакан белән су биргән, җил бәрмәсен дип. сөякчел җилкәләренә ак пинҗәк элгән...
1937 елның 29 август көне дә шундый ук эссе, коры, чалт аяз булгандыр. Көннең иртәнге ягында йорт янына НКВД формасы кнгән ике кеше килеп чыга. Берсе өске катка илтә торган текә баскыч алдында кала, икенчесе дворник, пүнәтәйләрне алырга дип китә. Бераздан өске катта гадәти булмаган ыгы зыгы башлана: урыныннан кузга тылган авыр шкафлар, идәнгә гөрселдәтеп ташланган китаплар, елаган, борчылып пышылдашкан тавышлар ишетелә, ярылган мендәр-түшәкләрдән ак мамык оча... Якын-тирәдә яшәүчеләр арасында: «Йортның өске катында яшәүче атаклы татар язучысы халык дошманы булган икән, Сталинның үзенә каршы яшерен оешма төзегән. имеш».— дигән гайбәтләр тарала... Имештер, төннәр буе утырып ул советка каршы өндәмә-прокламацияләр язган, аларны машинкада баскан һәм халык арасында тараткан... Имештер, кеше күзенә күренми кереп-чыгып йөрер өчен йорты астында җир асты юлы казылган... һ. б. һ. б...
Әлбәттә, Г. Ибраһимовны якыннан белгәннәр мондый имеш-мимешләргә көлеп кенә карый. Бер үпкәсе генә калган, анысында да тавык йомыркасы хәтле куыш булган, күкрәгеннән резин көпшә аша туктаусыз «чир» тамып торган хәлсез кеше нәрсә майтара алсын? Хәтта бик теләсә дә... Ләкин ышанучылар да табыла... Әдип күршеләренең истәлекләрен, күп еллар үткәч, язучы М. Мәһдиев язып ала.XI
XI М Мәһдие» Иректәге соңгы кон. .Соцпалнстик Татарстан.. 1989 ел. 30 апрель.
Төш вакытларында гадәттәге тәртип буенча Г. Ибраһимов янына аны дәвалаучы врач Зәминә Мостафовна Дагҗи килә. Ләкин аны авыру янына кертмиләр. хәтта эренле бинтларны алмаштырып бәйләргә дә рөхсәт итмиләр. Яаучынын кулга алынуын белгәч, врач үзенчә протест белдереп карый: «Авыруны урыныннан кузгатырга ярамый, һава алмаштыру аның өчен үлем белән бер»,— дип кисәтә. Ләкин аның сүзләренә колак салу чы булмый.
Г. Ибраһимовның гаепләү кәгазьләре арасында медицина белешмәсе саклана Ул Ялта табиплары тарафыннан (имзалары танырлык түгел) 1937 елның 30 августында язылып бирелгән. Монда Г. Ибраһимовның диагнозы — «үпкә һәм бөер туберкулезы» һәм шул вакыттагы хәле — «үпкәсендә ачык процесс, авыру кан йөткерә, төкереген дә туберкулез таякчыклары табылды», дип күрсәтелгән. Димәк. НКВД хезмәткәрләре авыруның хәлен күз алдына китермәгәннәр, дип әйтергә нигез юк.
3. М. Дагҗи сүзләренә караганда, яңа гына илле яшьлек юбилеен үткәргән язучы — әлеге фаҗига булмаса — шактый еллар яши алыр иде әле. 1936 елда үткәрелгән операциядән соң аның хәле бераз яхшыра: үпкә ярасының шеше кайта тешә, эрен азая, температурасы нормальләшә. үзе күзгә күренеп тазара башлый..
Сүз уңаенда 3. М. Дагҗи истәлекләрендә булган бер төгәлсезлекне дә күрсәтеп ки тәргә кирәк. «Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» китабында (Казан. 1966. төзүчесе — А. Шамов) басылган язмасында ул. язучыны 29 сентябрьдә кулга алдылар, дип яза. Соңгы елларда төрле архивлардан табылган документлар бу вакыйганың 1937 елның 29 августында булганын ачыклады. Шул ук архив документлары нигезендә язучының нәрсәдә гаепләнүе дә билгеле булды.
Гаепләү акты
Юстиция капитаны, Татарстанның Дәүләт иминлеге комитеты өлкән тикшерү чесе И. В. Селивановский кул куйган белешмәдә болай диелә:
• Ибрагимов Г. Г. татарский писатель, член ВКП(б/. был арестован в г Ялте, где на ходился на излечении. 29 августа 1937 года органами НКВД ТАССР-
В ходе следствия Ибрагимову Г Г было предъявлено обвинение в том. что •он в 1920 году примкнул к контрреволюционной националистической группе гак называемых •левых» в татарской партийной организации, а в 1925 году с определенной частью зтой группы вошел в контрреволюционную националистическую организа цию, в которой играл роль одного из руководителей, проводил практическую контр ре во люционную работу на культурно-идеологическом фронте», то есть в совершении преступлений, предусмотренных ст. ст. 59-10. ч. 1 и 58-11 УК РСФСР»
Күрәбез ки. бер җөмләдә «контрреволюция» сүзе өч мәртәбә кабатлана... Революция өчен җанын тәнен биргән, патша чорыннан ук үзенең бөтен иҗатын һәм практик эшчәнлеген революциягә багышлаган, революциягә кадәр дә патша тирмәләрендә утыр ган, полиция күзәтүе астында яшәгән язучыны «контрреволюциядә» гаепләргә мөмкин ме? һәр әсәреннән халык, милләт, эшче һәм крестьян сыйныфы мәнфәгатьләрен кайгыр ту, революцион идеалларга бирелгәнлек аңкып тора ич!
Утызынчы елларда «органнарда» эшләгән, хәзер пенсиядә яшәүче берәү (фа милмясен атарга рөхсәт итмәде) моны болай аңлатты. 1935—1936 елларда «троцкийчы- зиковьевчы-бухаринчы блок» «фаш ителгәч», Татарстанның НКВД органнары — әллә үз теләкләре белән, әллә өстән килгән күрсәтмә буенча (соңгысы дөреслеккә якынрак булса кирәк) бездә дә әлеге «оешманың» тармакларын эзлиләр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, булмаганны булды, юкны бар. дип күрсәтергә ниятләнәләр. Мәскәүдэге зур дәүләт эш лекләрено тиң булырлык, республика күләмендә шулар дәрәҗәсендә тора алырлык иң зур. иң күренекле шәхесләрдән оешма «төзиләр» Алар арасында атаклы галимнәр, по пуляр язучылар, халык ихтирамын казанган сәнгать эшлеклеләре дә була. (Ф. Сәйфи Ка занлы, С. Атиагулов, С. Ворһан, Г Ризванов һ. б.)
Меңәрләгән кешене эченә алган шушы «оешмага» җитди «идеолог» та кирәк була, һәм бу вазифпны Ялтада берни белмичә үлем белән тарткалышып яткан Г Ибраһимов өстенә «йөклиләр» Язучының кандидатурасы бөтен яктан да бик «кулай» була: беренчедән — чын мәгънәсендә зур фигура, исән чагында ук классик дәрәҗәсенә кү терелгән язучы, ил күләмендә танылган атаклы галим, зур җәмәгать һәм дәүләт эшлек 167
лесе... Икенчедән, кайчандыр сул эсер булган кеше. Билгеле булганча, башка партия әгъзаларын, бигрәк тә эсерларны Сталин берсен-бер калдырмыйча токымына кадәр үк юк итәргә куша. Өченчедән, заманында латин әлифбасын кертүгә каршы чыккан кеше. Димәк, «буржуаз-милләтче», «реакцион пантюркист».
Бу версияне күптән ишеткән булсам да, озак еллар буена аңа ышанмыйчарак йөргән идем. Ләкин ябык архивларда сакланган һәм соңгы вакытта җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән яңа документлар бу версияне тулысынча раслый. Әйтик. НКВД җитәкчеләре тарафыннан 1937 елның 20 июлендә тезелгән Г. Ибраһимов- ның гаепләү акты нәкъ шул күзлектән язылган. Бу документ Татарстанның партия архивында саклана. Аның турында әдәбият белгече Ф. Ибраһимова «Татарстан яшьләре» газетасында язып чыккан иде инде. Шуңа күрә мин бу мәсьәләдә җентекләп тукталып тормыйм •* ■
Мәскәүнең Үзәк әдәбият һәм сәнгать архивында (ЦГАЛИ) тагын бер кызыклы документ сакланган. 1936 елның ахырларында — 1937 елның башларында Татарстан ның партия олкә комитеты тарафыннан Язучылар союзының эшен тикшерү буенча махсус комиссия төзелә. Аның башына өлкә комитеты хезмәткәре Төхфәт Имәмстдинов куела. Нәкъ шушы комиссия карарлары нигезендә, Татарстан Язучылар союзы тар-мар ителә, тәмам җимерелә дә инде. Комиссия карарларындагы Г. Ибраһимовка ташланган гаепләр НКВДның гаепләү актыннан әллә ни аерылмый — бер үк кул белән язылган булуга охшый. Аерма тик шунда: әлеге карар, «халык дошманы», «эсер», «троцкийчы- бухаринчы» Г. Ибраһимовка «тагып» бик күп башкаларны да батыруга, юк итүгә юнәл дерелгән.
• Элеккеге эсерлар Октябрь революциясеннән соң даими рәвештә партия һом совет хөкүмәтенең барлык эшләренә каршылык күрсәттеләр. Араларында иң абруйлы һәм башкаларга йогынты итүчән идеолог Галимҗан Ибраһимов булды. Ул үзенә алмашка тиешле кадрлар. Толымбайский. Г. Нигьмәти, К. Нәҗми, Г. Галиләрне әзерләде. Ә бу дүрт кеше, үз нәүбәтендә, тирәләренә X. Туфан. Ф. Кәрим. Ишморатовларны туплады. Әлеге дүрт бәйдә Г. Ибраһимовны беркайчан да тәнкыйть итмәде, гел мактап кына торды, кылган җинаятьләрен яшерде.
Югарыда саналган кешеләрнең барысы да Г Ибраһимов белән киңәшеп, аңардан тиешле күрсәтмәләр алып торды, аны бердәнбер марксист дип санады. К. Нәҗми, мәсәлән. Г. Ибраһимовны революциягә кадәр үк марксист-тәнкыйтьче булган дип язды, гәрчә Г Ибраһимовның «Пролетар әдәбияты турында» китабында Троцкий һәм Вуха риннан өзекләр китерелгәнен белсә дә». (ЦГАЛИ, ф. 331, оп.6., ед. хр. 194, л. 68).
Ин аянычы шул: бу ялган документка кайбер язучылар да кул куйган. Әлбәттә, бү генгесе көндә, җылы кабинетта утырган килеш, башкаларны гаепләү җиңел. Кысканнардыр... Чакыртып куркытканнардыр... Үзе турында уйламаса, балалары, хатыны, туган-тумачалары турында уйларга тиеш була... Әмма кул куючылар бер нәрсәне генә аңламыйлар. Башта әлеге кәгазьдә күрсәтелгән язучыларның барысын диярлек кулга алалар (Р. Ишмораттан тыш). Аннан соң инде, «икенче дулкын»да, кул куючыларның үзләрен дә җыеп-себереп утыртып чыгалар.
Габделхак Батталов истәлеге
Союз күләмендәге персональ пенсионер, карт коммунист Габделхак ага Батталов Г. Ибраһимов белән 1938 елның башында Пләтән төрмәсенең шифаханәсендә очраша.
Г. Батталов утызынчы елларда Бондюгта (хәзер Менделеевен) партия шәһәр комитетының икенче секретаре булып эшли. 1937 елның октябрендә җитәкче кадрларны тоташтан «себереп» кулга алулар барганда аны да кулга алалар, партиядән чыгара лар һәм Казанга китереп. Черек күл төрмәсенең ялгыз камерасына ябалар. Көн-төн сорау алулар башлана. Ләкин Батталов «каты чикләвек» булып чыга. «Гаебен» танымый, бер кешене дә атамый, бер кәгазьгә дә кул куймый. Тикшерүче чыгырыннан чыгып • физик алымнар» куллана башлагач, протест йөзеннән ачлык игълан итә. Башта моңа артык игътибар итүче булмый Ашамыйсың икән, дөмек шунда, бик кирәгең бар. янә се... Ләкин тәмам хәлдән таеп, үлем чигенә җиткәч, аңын югалта башлагач, аны
1 Ф Ибрвһимом Хокем мгяэе. .Т.т.рет.н яшь лоре. 1980 ел 26 октябрь
«се
Пләтән төрмәсенең шифаханәсенә илтәләр, резин көпшә аша тамагына су һәм шулпа салалар, көчләп диярлек үлемнән коткарып калалар. Ацына килгәндә ул үзен дүрт кешелек сигезенче номерлы палатада күрә. Акрынлап иптәшләре белән сөйләшә, утырып тора. аннан стенага тотынып йөри дә башлый...
Күпмедер вакыт үткәч, палатага Г. Ибраһимовны китереп салалар.
Г. Батталов аны язучы буларак та, кеше буларак та яхшы белә. «Безнең көннәр». «Тирән тамырлар», «Казакъ кызы» әсәрләрен йотлыгып укый. 1932 —33 елларда Ялтада ялда булганда сөекле язучысы яшәгән йортны эзләп табып, Г. Ибраһимов янына кереп, озак кына сөйләшеп утыра. Соңыннан да әледән-әле кереп, аралашып, хәлен белеп тора.
Язучы ул вакытта да авыру, хәлсез була. Ләкин шул арада ул танымаслык үзгәрә: тагы да ябыга, алҗый, кечерәеп, ничектер кипшенеп кала, эчкә баткан күзләрен дә моңсу-рәиҗү... Калку яңаклы озынча йөзе саргая, кан тамырлары күгәреп калкып чыга. Ул зур авырлык белән, гыжлый гыжлый тын ала, кайвакыт бер кәлимә сүз әйтерлек хәле булмый.
Шулай да алар бер берсен танып, куанышып исәнләшәләр. Г. Батталов язучы янына килеп, сәгатьләр буена сөйләшеп утыра. (Г. Ибраһимов үзе нсә ул вакытта аякка баса алмый.) Әдип әйтүенчә, моңа кадәр ул икенче номерлы палатада бер үзе яткан икән. НКВД хезмәткәрләреннән бик зарланган. Алар үзләрен бик тупас, дорфа тоткан нар. Кулга алганда бөтен әйберләрен, кадерле кулъязмаларын тузгытып-ертып идәнгә ташлаганнар. Өйнең астын өскә китереп, «җинаять дәлилләрен» эзләгәннәр. Таба алма гач, отыры узынганнар. Ахырдан шикле күренгән кулъязмаларны әрҗәләргә тутырып, үзен носилкага салып, үзләре белән алып киткәннәр...
Казанга ничек килеп җитүен язучы ачык хәтерләми — аңын югалткан чагы туры килгән булса кирәк. Килеп җитү белән, сорау алулар башлана Тикшеренүчеләр, язучының тикшерү беткәнче үк үлеп китү ихтималын истә тотып булса кирәк, аеруча ашыгалар. «Телен чишү» өчен аерым җәзалар уйлап табу да кирәк булмый — янына врач кертмиләр, һәм ул көчәеп киткән туберкулез авыруыннан җәфаланып, үпкәсендә җыелган үлеккә буылып, сасы бинтлар арасында кызышып ята Ләкин үзенең • халык дошманы», «контрреволюцион оешма башлыгы», «милләтче пантюркист» бу * луын танымый.
Язучы булуын истә тотып, башта аның үзеннән «гаепләрен» яздырып карыйлар. Әмма кулына каләм алырлык хәле дә булмавын күргәч, үзләре язып бирәләр кул гы на куй, имеш. Г. Батталовка ул бу кәгазьдә нинди әшәке гайбәт ялалар булуын сөй ләгән... Хәтта аның әдәби әсәрләреннән дә гаеп тапканнар. Имештер, ни эчен аларда бер генә мәртәбә дә боек Сталин исеме телгә алынмый? Әлбәттә, Г. Ибраһимов бу кәгазьгә кул куймый, «контрреволюцион оешмада булган» бер кешене дә атамый.
• Мин аның янында көннәр буе кызышкан сөякчел кулын тотып, су яки сыек ба ланда биреп, башка төрле ярдәм күрсәтеп утыра идем,— дип сөйли Габделхак ага.— Ике өч көнгә бер врач килеп карап чыга иде. Ләкин кулында кирәкле дарулары, тиешле инструментлары булмаганлыктан. әллә нн файдасы тими иде. Авыруның хәле бераз ях шырган чакларда сөйләшкәләп ала идек. Сәламәтлеге чамадан тыш начар булса да. акылы аек. хәтере яхшы иде. Үзе турында кайгыртмый иде — мин барыбер үләчәк кеше, имеш. Иптәшләренең кәефен бераз күтәрергә, күзләрен ачарга тырыша иде»,— ди
— Бу хәлләр вакытлы фаҗига гына. Партия моны аңлар, берничә елдан булса да төзәтер... Син, Габделхак, яшь әле... Алай ya-үзеңне юк итәргә тырышма... Үлем ул бо лай да киләчәк, озак көттермәс... Шуны яхшы аңла , ун-унбиш «герме ел үтәр, ләкин ха кыйкать барыбер җиңәр. Син акланып иреккә чыгарсың. Минем турында дөреслекне дә халыкка җиткерерсең. Юк, мин халык дошманы түгел. Беркайчан да хаин булмадым Үлгәндә дә большевик булып үләм...
• By сүзләрне ул ышанып, чын күңелдән әйтә иде».— дип сөйли Г. Батталов.
Г. Ибраһимов Г. Батталовка бер атаклы язучы турында бик рәнҗеп сөйләгән. Минем өстән НКВД га шул шикаять язган. Сорау алганда да гел аның яласына таяндылар, дигән Хәтта тикшерүче бүлмәсендә аның белән күзгә күз очрашу (очная ставка) да оештырган нар. «Хәлем булса, йөзенә төкерер идем, тел кыймылдатырлык хәлем булмады». дип сөйләгән.
28 февраль көнне Г. Ибраһимовны үлем бизгәге тота башлый Бөтен тәне тартыла, куллары калтырый...
Берничә көн буе ризык валчыгы да каба алмаган авыруның соңгы минутлары җитә. Г. Батталов тимер ишеккә йодрыклары белән кагып, надзирательне чакыра, врач кирәк, дип әйтә. Ләкин аның үзенә карцер белән яныйлар. Ул язучының кипшенгән, күм-күк булып күгәргән иреннәренә кашык белән су тамызып тора, һәм Г. Ибраһимов, соңгы мәртәбә тартылып, җан биргәч, күзләрен йома. Бу турыда сакчыларга әйткәч, ишек ачыла, һәм сакчылар кереп. Ибраһимовның мәетен шундук алып чыгып китәләр. Әйтерсең лә шуны гына көтеп торганнар.
Берничә көннән Г. Батталовны яңадан Черек күлгә күчерәләр. Ике елга якын ялгыз камерада тоталар. Сорау да алмыйлар, гаепләү акты белән дә таныштырмыйлар. Ахыр чиктә, тәкате калмагач, ул янә ашаудан баш тарта, тагын үлем чигенә җитә. Шулай тарткалаша-көрәшә торгач, берничек тә сындыра алмагач, аны иреккә чыгарырга мәҗбүр булалар. Ул Бөек Ватан сугышында геройларча сугыша, соңыннан, пенсиягә чыкканчы. Аракчино поселогындагы гипс заводында эшли.
Әлеге истәлеген ул алтмышынчы еллар башында ук язучы Афзал Шамовка тапшыра, берничә журналист һәм язучыга сөйли, редакцияләргә җибәрә. Ләкин торгынлык елларында бу турыда матбугатта язып чыгу мөмкин булмый. 1989 елны гына Г. Батталов турында яшьләр газетасында кыскача бер мәкалә басыла
Ачыклыйсы нәрсәләр күп әле...
Г. Батталов сүзләрен башкалар да раслый. Г. Ибраһимов белән бергә шул ук палатада яткан тагы берәү (фамилиясен күрсәтергә кушмаган), алтмышынчы еллар башында Ш. Даутовка әдипнең соңгы көннәре турында сөйләгән. Бу истәлек • Г. Ибраһимов турында истәләкләр» китабында басылган. Әлеге кеше хәбәр иткән мәгълүматлар Г. Батталов сөйләгәннәрне тулысынча раслый. Әйтик, әдипнең соңгы сүзләре аның хәтерендә болай калган:
— Революция гел шома юлдай гына бармый шул ул. Аның юлында күп кенә кытыршылыклар, киртәләр дә очрау ихтималы бар. Зигзаг ясап та бара икән ул— Ярый, хакыйкать кайчан да булса өстенлек алыр. Партия дөреслекне күрсәтер. Исән калганнар бәхетле яшәсеннәр. Әлбәттә, киләчәк буыннар бездән күп бәхетле булырлар.
Язучы үлгәч, тумбочка ишегенең эчке ягында шундый язу күрәләр: «Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер. Галимҗан Ибраһимов». Бәлки, числосы да күрсәтелгән булгандыр, тик ул әлеге тоткын хәтерендә калмаган.
Язучы Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсендә 1938 елның башында утыра. Г. Ибраһи-мовның үлеме турында ул төрмә әлифбасы аша ишетә, бу турыда үзенең «Колыма хикәяләре» исемле әсәрендә яза (61 бит) И. Салаховның үзен дә «Г. Ибраһимовның контрреволюцион төркеменә» кертәләр. Сорау алу вакытында тикшерүче Бикчәнтәев, башына төя төя: «Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эш ләрне сөйләп бир!» — дип алҗытып бетерә торган булган. Шул ук «гаепне» яшь язучылардан Ләбиб Гыйльми. Сөббух Рафиков. Галимҗан Мөхәммәтшин һ. б.га да такканнар.
Шул вакытларда Пләтән төрмәсе тоткыны булган Җәләй ага Галәветдинов Галимҗан аганың бәдрәф идәненнән шуышып барганын күреп калган. Күрәсең, аны озата чы гарга рәхсәт итмәгәннәр. Үзенең исә аякка басарлык хәле булмаган.
Пләтән төрмәсенең сакчысы булып эшләгән Зарипов фамилияле икенче берәү шулай ук Галимҗан Ибраһимов белән очрашып, сөйләшеп ала. «Үлемнән курык- .мыйм,— дип әйткән ди аңа язучы.— Халык алдында пычратуларына гарьләнәм. Бар лык язганнарым юкка чыга...»
Кыскасы. Г Батталов истәлегенең дөреслеккә туры килүендә бернинди шик калмаска тиеш. Шулай да бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк. Г. Батталов Г. Ибраһимовның үлемен февраль ахырларында булды дип сөйли. Дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан бирелгән белешмәдә исә 21 гыйнвар күрсәтелә. Кайсысы дөрес? Озак тикшеренүләрдән соң бер нәрсәгә инандым: Г. Батталовның хәтере бу урында хилаф кылган. Тарихчы А Литвин Пләтән төрмәсенең архивында түбәидәге документ таба: •Акт номер 3 от 21 января 1938 г. Мы. нижеподписавшиеся, врач ОМЗ Маврина.
лекпом Байкиев и старший надзиратель Петров составили настоящий акт о том. что лишенный свободы Ибрагимов Галимзян. прибывший из Казанской тюрьмы номер I 21.10.37 умер 21.1.38 от туберкулеза легких и туберкулезного плеврита*
By документ төрмә шифаханәсенең журналындагы язулар белән дә раслана. Жур-налларның берсендә: «Сообщено о смерти Ибрагимова начальнику тюрьмы номер 1 т. Нугуманову 24.1.38, т. к. 22 и 23 числа января были нерабочими»,— дип язылган. Бераз түбәндәрәк: «Схоронен в общем порядке следственной больницы 27.1.38,— дип өстәлгән.
Бу яңа табылган документларга таянып, без, Г. Ибраһимовның үлгән көнен 1938 ел ның 21 январе, дип шикләнмичә әйтә алабыз. Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: язучы Казанга сентябрь башларында китерелгән, әмма төрмә шифаханәсенә 21 октябрь дә генә күчерелгән. (Бу турыда И. Салахов та үзенең «Колыма хикәяләре»ндә яза). Үлгәч тә мәетне атнага якын җирләмичә яткызганнар. « В общем порядке» дигән сүзләрне ничек аңларга? Гадәттә, болай булган. Башта мәетләрне подвалдагы бер салкын базда тоталар. (Тоткыннар сүзләренә караганда. Г. Ибраһимов үлгән көнне шул ук шифаха нәдә тагын җиде кеше җан биргән.) Утыз-кырыклап мәет җыелгач, өсте ябык йөк машинасына төяп Архангель зиратына илтеп күмгәннәр. Моның өчен зиратның төньяк өлешендә зур чокыр казылган булган. Шунда китереп аударгач, мәетләр өстенә сүндерелмәгән известь, аннан бер кат туфрак сибеп чыкканнар. Бер чокыр тулгач, икен чесен, аннан өченчесен казыганнар.
Архангель зиратында Г. Ибраһимов каберендәге һәйкәл шартлы рәвештә генә куелган. Г. Ибраһимов кабере турында әлегә хәтле бернинди рәсми документ табылганы юк. Бәлки, ул булмагандыр да...
һәм, ниһаять, тагын бер бик җитди мәсьәлә: Г Ибраһимовның кулъязмалары яз мышы. Билгеле булганча. Кырымда ул «Безнең көннәр» романының икенче китабын тәмамлый, аны нәшриятка тапшырырга әзерләп куя. Романның беренче китабына да җитди үзгәрешләр кертә. Редакцияләү белән генә чикләнмичә, яңабаштан язып чыга. «Казакъ кызы» рдманын да редакцияли һәм әсәрнең икенче кисәге өстендә эшли. Шак тый күп публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр яза. Кызганыч, бу кулъязмалардан берсенең дә әлегә кадәр табылганы юк.
Бу мәсьәлә буенча Дәүләт иминлеге комитетына Язучылар берлеге идарәсе дә. партиянең өлкә комитеты да, Татарстанның Министрлар Советы рәисе урынбасары М. X. Хәсәнов та мөрәҗәгать итеп карадылар. Нәтиҗәсе булмады. Миңа бирелгән рәсми җавапта, мәсәлән, болай диелә:
•При аресте Г Ибрагимова была изъята папка с документами, какими конкретно не указано, которая в настоящее время не сохранилась, попытка обнаружить зги документы успехом не увенчалась* ■
Нинди папка турында сүз бара икән? Истәлекләргә караганда, кулъязмалар берни чә әрҗә тәшкил иткән бит! Бәлки, араларында ниндидер рәсми документларны тупла ган папка да булгандыр. 1937 — 38 елларда җәйнең иң эссе көннәрендә дә Черек күлнең котельный морҗасыннан куе-кара төтен бөркелеп торган — кулга алынганнарның рәсми кәгазьләрен, документларын, кулъязмаларын яндырганнар...
Шундый ук аяныч хәл Г. Ибраһимовның Ялтага киткәндә Дәүләт музеена тапшы рып калдырган ой җиһазлары һәм искиткеч бай китапханәсе белән дә була Рәсми ра иештә опись төзеп, расписка алып калдырган булсалар да. бер нәрсә дә сакланмаган. Хәтта Г. Ибраһимовның булачак музеена куярлык бер әйбер дә калмаган. Тарихның аяусыз көннәре безне күп кенә хәзинәләрдән мәхрүм иткән