Логотип Казан Утлары
Роман

БАЛТА КЕМ КУЛЫНДА?


чыларын да сизмәде, димәк, аның сизү, сиземләү тойгысы да юкка чыккан Ул. чеметеп карарга теләп, колагына үрелергә омтылды, кул кымшанмады, уч төбе киң маңгай тиресенә суырылып ябышкан иде
Башкала китапханәсенең егерме кешелек иң аулак уку залында, тирә-ягына һич игътибар итмичә китабына йотылып утырса да. дөньяның яшәвен. янәшәсендәге гадәти тормыш агышын ул бик күп билгеләрдән чамалый иде. әлбәттә
Хәзер әнә шул билгеләр, тирән упкынга убылгандай һәммәсе берьюлы гаип булды, ул төссез, иссез, хәрәкәтсез шомлы чоңгылда бер башы торып калды Үтә сәер, куркыныч халәт иде бу!
Мие бер тынга тәмам түнеп, зиһенен куе-соргылт шәүләләр чолгаса да. китапханә ябылырга җиткән мәлне шәйләде мөгаен, уку залында соңгыларның берсе булып ул калгандыр Китапханә хадимәсе. өенә кайтырга талпынып, бер аның иелгән киң җилкәсенә, бер дивардагы
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ (1928) лдип. драмагург. егсрмедлн артык проза, пьеса китаплары авторы. РСФСРның М Горький, Гатарсгамныч Г Тукай исемекдлгг Цлүлаг пр*мия- ллрс лауреаты. РСФСРның һам Татарстанның аткалан.-ан с.»н.-ать вшлехлеег Каламда яши
үвәл әсәренде ул. аннан сискәнеп китте, моңарчы аны камаган дөнья төрле төсләрдән, исләрдән, күп санлы әйберләрдән, хәрәкәтләрдән тора иде. шулар кинәт юк булды, колак берни ишетмәс хәлгә килеп, күз алдын тоташ кара пәрдә каплады Әйтерсең лә. язмыш аны тереклек яралмаган, җан ияләре булмаган төссез, иссез һәм шомлы тынлык хакимлек кылган бер галәм утравына илтеп ыргытты Ул үзенең дөньяда барлыгын сынап, сул учы белән маңгаен кысып карады, маңгайның кайнарлыгын да. мул сибелгән бөрчек-бөрчек тир там
шакмаклы кара рам читләгән сәгатьнең өнсез-тавышсыз шуышкан чукмар телләренә карап-карап куядыр Кузгалырга, кайтырга бик вакыт Ләкин ул. җылы сумала сыланган ат сыртына менгән адәм угылы сыман, талпынса да ычкына алмый, ычкынырлык талпына да алмый
иде
Иләс-миләс башының арт чүмечендә, кинәт кенә төссез, тавышсыз яшен чартлады; ул. чарасыз калып, сулгарак янтайды, бераздан исенә килде һәм моңа охшашлы хәлне кайчандыр татыганы хәтеренә төште. Кайчан иде соң. кайда булды ул хәл?
Университетның кичке факультетында укып йөргәндә курсташына. Яльчик күле ягасына кунакка барган иде. Кичен, өреле куе кара балык ухасы ашап, сүнәр-сүнмәс янган учак тирәсендә озак кына гәп сугып утырдылар. Курсташыны • әтисе, урманчы. Ватан сугышында сул аягын тездән өздереп кайткан Каюм абзый чәүчәләк һәм быткыч кеше икән. сүз«»н әйтә дә сикереп тора, кашьп ы белән черкиләр куа-куа дөнья хәлләрен сораштырып, студент егетләрнең хәлен алды Җавап та көтеп тормый, бахыр, ялгыз яшәп теле кычытканмы, сорый да сорый. "Укып бетергәч эшкә к.ая җибәрәләр инде? Әйтмәсәгез дә беләм — сугыш кораллары ясарга тотынасыз Казан каласы коралдан бүтәнне белми! Кая карама, яшертен заводлар Ни нәмәгә кирәк ул корал? Рәчәйгә җир җитмиме7 Булганның кадерен белергә бик вакыт Нефть юкмы бездә7 Күмер7 Ясагыз корал, яса. Котыртыгыз тегеләрне Үз башыгызга булмасмы' Менә аякка протез юк. каен түмәре бәйләп йөрим Хатында тамак кастасы, пүчтәк кенә дару табар хәл юк Ашарга такы-токы, он кайтармыйлар, ярма югалды Өс-баш мәсхәрә, адәм көлкесе. Яшьләр чит илдән ташыганны кия. картларга — шымытыр. Ә ел саен ике тапкыр парад! Әй. чыгалар май бәйрәмендә тынычлык яклап, ша- тыр-потыр ракеталар тагып! Танклар җирнең үзәген сытып гүелди. Меңләгән әфисәр шак-шок бара, түшләр киерелгән! Тынычлык өчен көрәшәбез, янәсе Май бәйрәмендә, язын, адәмнәрнең җаннары яңарганда берсе бер шәһәрне юк итәрлек ракеталар сөйрәгәч, безгә кем ышансын7 Өркетәбез дип. тегеләрне котыртабыз лабаса!.. Алар азына дип без шашабыз! Атом заманында илләрне өркетеп ипкә китереп буламы7 Дөнья ямен безнең ил башлыклары да нык боза Ә бер-бер сүз әйтеп кара!»
Учак янында тыелып торган акылы, гәүдәсе җылы юрган астына кереп яткач, ашыгыч-ашыгыч уйларны арлы-бирле йөртә башлады Чырае сытык булса да. төтене туры йөри каен аякның! Яз җиткәч каен түмәреннән су тама!»— дип арттырса да. бүтән җәһәттә картның уйлары күңелне кузгатырлык иде Ул да ялгыз калган мәлләрдә шундый икеле-микеле уйлар тозагында тырпылдап ятмыймыни7 Миллион сумнарга төшкән парадлар ни өчен кирәк7 Кемгә? Алган белеме шул тирәдә булганга, ул хәзерге заман сугыш коралларының көч-егәрен картка караганда биш тапкыр ачыграк белә!
Күнегелгән кагыйдәләр буенча ул картка ак-кара димәде, кайтарып җавап бирмәде, юрган астында йодырыгын йомарлап, кемнәр бе- ләндер бәхәсләшеп, талашып ятты
Чарлакта уянып калкынса, иптәше торып төшеп киткән, сул яктагы вак өлгеле тәрәзә ачык, очлы уклары белән биек-биек чыршы-на- ратларны аралап, зәңгәр күккә офыктан кояш күтәрелә иде Ул. терсәкләренә таянып, сокланып, киртләч офыкка карап торды Кояш бер нарат кәүсәсен үтте, икенчесенең артына кереп, әзгә генә югалып торды, өченче агачны тиз-тиз уза башлады Ул күзләрен шарландырып, як- ягына каранды нәрсә бу7 Нинди хәл7 Кояш шул тиклем тиз бара аламыни7 Нигә кабалана ул шулай7 Әллә күкнең иң мәшһүр җисеме үзенең мәңгелек сызыгыннан, ходай тәгаенләгән орбитасыннан ычкынганмы7 Җиргә афәт киләме7 Гарасат7' Бетү! Дөнья бетәме7'
Ул туып, аңы үсеп исәйгәннән бирле карчык-корчыклар "Алда адәм уллары вагаячак Мич төбен ындыр табагы итеп ашлык сугачаклар Ике меңенче елда дөнья бетәчәк — дип курку катыш ышаныч белән сөйлиләр иде бит. шул көн килеп җитеп, дәһшәтле һәлакәт сәгате суктымы әллә?
Күргән төшләре исенә төште, ул төне буе атом бомбалары, гайрәт
ле танклар, хәрабәләр, тау-тау өелгән мәетләр, мәҗрүхләрне күреп саташып ятты ләбаса Кемдер, йомшак кара кәләпүш кигән көмеш дага сакаллы берәү, бармагын төртә-төртә аңа гел бер сүз сөйләде Укып кем буласың инде син9 Адәм җанын кыючы җәллад буласыңмы9»— дип сорады
Йокысыннан уянып, төшеннән арынып бетмәгән иде. чарлакның текә баскычыннан очып диярлек төште һәм яман акырган тавышка ча- £ бып кергән иптәшенең кочагына килеп ауды Баш түбәсенә нидер ки- 5 тереп суккан иде шул чакта, һушы китте, сизелерлек урталай ярылган > ныкча ияге дер-дер калтырап ирен читләреннән ак күбек сызылып * чыкты
Аны түмәр аяк Каюм абзый дәвалады, иртән бер чәркә аракыга бер < тустаган юкә балы туглап эчерде Әбәдтә дә шуны кабатлады кичке аш * та шул булды, кичен бер тустаган хуш исле балга өч чәркә аракы ку- “ шылды Ходайның әмере булдымы, өч көн дигәндә ул аягына басты * һәм. берни булмагандай. Казанга кайтып китте
Уку залында утлар кимеде, почмакларга караңгылык кереп оеды. * башы лык итеп өстәл тактасына орынгач, ул айнып китте чуендай ч авыр башын калкытты Хадимә, сүрән генә елмаеп, аның иңбашына ® кагылды: «Ябабыз, актыкы булып сез калдыгыз»
Ул. уңайсызланып, җәһәт калкынырга теләде, кыймылдауга сул ” як кабыргасы астына үткер бер нәрсә килеп төртелде: ул. тешен кысып. < хәлсезләнгән, камыр куллары белән китап-дәфтәрләрен өстәл тартмасына шудырды — китапханәнең бу яшерен залыннан кош канаты хәтле кәгазь алып чыгарга да рөхсәт ителми иде
Тукталышта шактый көтәргә туры килде, гыйнвар җиле, аны аяктан егарга теләгәндәй, әле бер, әле икенче яктан килеп сарылды, бозланган җирдәге тәмәке төпчекләре, кәнфит кәгазьләре белән аны да зыр-зыр әйләндерде шикелле Суык әрсезләнеп аяк бармакларын тешләде. җилкә чокырына үрмәләде, ниһаять, җелеккә төште Таксига дип барлы-юклы акчаларын кармаштырганда, урамның аргы башында иренеп кенә кыймылдаучы троллейбус күренде, ул. туктала башла-ган шоферга кул изәп. китәргә кушты
Вакыт соң. төн суык, җилле, кеше әз, буш урыннар байтак Ул. кеше юк якны сайлап, артка ук барып утырды Утыруга, чалкан авып китте: ми капкачын дер селкетеп яшен чартлады, бая китапханәдәге сыман күкрәгенә үткер уклар яуды. -Җылыдан чыгып җил күзендә озак тордым!»—диде ул. үз-үзен юатырга тырышып Гәүдәсен көч- хәлгә турайтты ■ исерек дип уйламасыннар тагын'» Утыра торгач җылынгандай булды, йокымсырады, черем итеп алды Торак йортының биек, авыр ишегенә килеп җиткәнче, күшеккән бармакларын чак кый-мылдатып, сул чигәсен уа-уа атлады
Лифтның уникедән соң ял иткәнен белсә дә. соры, салкын төймәгә баскалап могҗиза көтте, аллаһы тәгалә бардыр лабаса. аның тәмам алҗып кайтып килүен күргәндер ич. бер яхшылык кылса ни була9 Ул. га- сабиланып югарыга, кабиналар аска-өскә йөри торган, тимер рәшәткәләр каймалаган коега карап торды, хәрәкәт булмагач, култыксага ябы- ша-ябыша. чи тары көлтәсе кебек авыр гәүдәсен өскә, җиденче катка сөйрәде Озак менде, аркасы җылынса да. куллар боз иде
Тулай торак коридорындагы бушлык аны шикләндерде ни булган бүген кешеләргә9 Кая олаккан алар9
Ачкычын оясында калдырып эчкә керде, диванга тотына-тотына мыштырдап чишенде, киемнәрен кул астындагы урындыкка алак-ша- лак өя барды Бүлмә уртасында бераз чайкалып торгач, иртән җыелмыйча калган урынга барып капланды, ыңгырашты
Нәҗип Йосыф улы Нургалиевне бик хәтәр завод лабораториясендә эшләгән җиреннән Мәскәүгә. алты айлык курсларга җибәрделәр Но-
мерлы. сак астында гына яшәгән заводның ул эшләгән лабораториясе гади кеше күзе җитмәслек эшләр белән шөгыльләнә иде.
Яңа елны каршыларга ул гаиләсе янына Казанга кайтты Сагынышып күрештеләр, дөнья гаме кимеп торды, хатыны, уллары белән кавышу шифалы булды, Казаннан ул күтәренке күңел, дәрт белән аерылды Завод директорының урынбасары Храмов: Чихрадзены пенсиягә әзерлибез, монда үзара мәслихәтләштек, кайтуыңа үзеңне мөдир итәбез!»— дип. Нәҗипне искәрмәс яктан сөендерде
Яңа елның беренче көнендә җәмәгате, уллары белән сурәткә төшкән иде. кичәге почтада алар да килеп җитте Томыраеп торган ике улын күргәч. Нәҗипнең йөрәге ихтыярсыз сыкрады, ул монда, канлы вәхши булуы өстенә. мактанырга да яраткан Сталин заманында зуп- зур тәрәзәле, биек итеп, муллык белән салынган бинаның болындай бүлмәсендә бер башы яши. ә алар анда. Яңа бистәнең тимер юлга чыга торган иң фәкыйрь урамында, дымлы, тынчу йортта интегеп яталар Әле анда да йорт хуҗалары — Җәмилә карчык белән Тимерхан карт — нык ялындырып, назланып, шактый акча өстенә кыш корсагына биш кубометр утын түләрбез, шым яшәрбез, каршы әйтмәбез, дип. кат-кат ант эчкәч кенә сыендырдылар Җиде-сигез метрдан артмаган, кыеш идәнле бүлмә уртасында киң итәкле марҗа булып акшарлы мич утыра, мичнең теге ягында, янәшә бүлмәдә, хуҗаларның кияүгә китмәгән, берүк вакытта кияүсез дә яшәмәгән кызлары Таңсылу көн күрә.
Таңсылу, җәфа, күз көеге булса да. югалып торгалый. мондагы тор-мышның төп кәйсезлеге — көне-төне тынмаган, җәһәннәм арбасыдай дөбердәүдән туймаган, терәлеп диярлек үткән тимер юл иде Көндезләрен бүтән тавышлар ул дөбердәүне басып торгалыйлар. әмма төннәрен. бигрәк тә җан зарыккан иртәләрдә. тәнне йокы изрәтергә тиешле мәлләрдә, тимер юл дөньяга бердәнбер хуҗа булып кала Маневр паровозлары вагоннарны төн ката арлы-бирле сөйри, вагоннар, үгез сорап чебенләгән сыерлар сыман, берсе өстенә берсе менәләр, тормозлар исереп чыелдый, буферлар маңгайга-маңгай килеп очкын һәм тәмуг авазлары тараталар Нәҗипнең сикереп торып тимер юлны шартлатасы, әзгә генә тавышларны тыеп торасы килгән чаклары күп булды. Авыр йөк төягән составлар алар йорты турында очрашса, өйдә чын кыямәт башлана, өстәл читендәрәк калган савыт-сабалар сикереп идәнгә төшә, дивардагы сәгать туктый өй бүрәнәләре җегеннән ычкынырдай булып калтырый, зилзилә куба, җир тетри Тавышка балалар елап уяна «һаман йокыга китә алмыйм! >— дип Наиләсе сукрана <Нигә дөмекмисез, ачарбаклар!»—дип. теге яктан Таңсылу шакылдата Кыскасы, тимер юл — дошман, тимер юл — каһәрләнгән язмыш, тимер юл — гаиләдә- гә талашларның сәбәпчесе иде
" Храмов өметләндереп. Наиләсе тынычландырып, балалары сөенешеп озатты аны Мәскәүгә — болай ук булыр дип кем уйлаган?!
Нәҗип йөзтүбән яткан килеш авыр йокымсырады, керфекләре кушылып ябышты, тәне әз-мәз җылынса да. тездән түбән ягы салкын килеш калды
Кайчан торып утын сүндергәндер, искәрмәде, дерт итеп уянганда бүлмә дә. зур тәрәзәгә аерылмаска сарылган дөнья да дегеттәй кара иде Аңына уй йөгерүгә, бүлмәсенә тагын бер нәрсә — шом кереп тулганын сизенеп, сагаеп тыңлап ята башлады Тирә-якта нидер үзгәргән, тәрәзә пәрдәсенә ябышып кара шәүләләр атына, ишектә дә почмакларда да иләмсез күләгәләр кыймылдый иде? Бераз интегеп, җаны алмаш- тилмәш иңгән уйлар кысасында тырпылдап яткач, ул кискен үзгәрешнең үзендә, сул як күкрәк читлегендә икәнен абайлады Күкрәккә, әйтерсең лә. үзле балчыктан әвәләгән салкын калкан япканнар иде «Уф. алла, дип бер суласаң, тар сулышны киңәйтә»,— дигән авыл җыры исе- 6
нә төшкәч, ул күкрәген ачарга. ■ балчык -тан азат итәргә тырышып калкынды. кат-кат көрсенде Торып утырыйм дигәндә, ыңгырашып, төпсез коега очты Аяк. кул бармакларына кан барып җитмәде, кан сорап тамырлары чемер-чемер сулкылдады Бераздан тагын исенә килде, янәшәсендәге өстәлдән кармаланып лампа төймәсен эзләде, җайсыз ф утырып калган термос идәнгә төште, пыяла чылтырады Зиһенем ачык, колагым ишетә!»—дип кабатлады аның көйгән иреннәре Сүз g белән ул үзен дәртләндерергә, тәненә көч бирергә теләде
Азаплана торгач, идәнгә, җылымса чәйгә басты, килбәтсез эзләр * калдырып ишек катына килде Ишекне бикләмәгән икән, бу аны. сак 2 игътибарлы кешене, гаҗәпләндерде Ул баягыдан да шыксыз, үле төс- £ ләр сеңгән казна йортының ярым караңгы коридорына чыкты Караң- £ гылык аны тагын да ныграк куркытты Сулда, өч бүлмә аша. аларның < уртак кухнялары, үзбәк-таҗиклардан төнге ябалаклар кайвакыт анда ~ пылау пешерәләр, аулакта үз телләрендә сөйләшеп, күңел шәмнәрен а кабызалар Алар янына барыргамы7 Кем тоткасына кагылырга7 “ Көздән бирле, дүрт ай дәвамында бергә укысалар да. аның артык , аралашкан кешесе юк. моңарчы йомыш төшеп берәүгә дә кергәне бул- 4 мады Аралашырга өнәмәгәнен сизенгән курсташлары да аның бусага- а сын үтеп йөрмәделәр. Нәҗипнең ничек яшәвен. кем булуын, эчке һәм - тышкы дөньясын беркем белми иде. Төн уртасы авышкач, мамык аяк- а ларын көчкә сөйрәп барып керсә, аны бүген мәзәк итмәсләрме7 Бо- < рып чыгармаслармы?
Ул. сулышын тигезләргә тырышып, беравык басып торды да идәнгә чап-чоп басып үз бүлмәсенә борылды Чайкалып китте, косасы килде, укшытты, кайтырга ярамый, хәле барында кемгәдер белдерергә кирәк иде Тик кемгә7
Каршы як бүлмәдә үзе кебек үк курсант, инженер, уфалы татар Мөнир Якупов яши иде, ул шуның ишегенә килеп орынды Авыз эче коп-коры. колак эче үтереп кычыта, бугазыннан әчегән эремчек суы тәме килә иде
«Үләм!»—диде кинәт кенә Нәҗип Беттем!» Бу уе шулкадәр ачык һәм төгәл иде, дәү гәүдәсе куырылып, бер йомарлам булып кына калды. «Үләм. бетәм».— дип кабатлады ул соңгы көчен җыеп
Утыз өч яшенә җитеп, аның бер чакта да үлем хакында уйлап караганы юк иде Якыннарының, кардәш-ыруларының әҗәлен бер тапкыр да күрмәгән, берәүнең дә соңгы сулышына шаһит булмаган Нәҗип үлемне үзеннән читтә, күз җитмәс еракта йөри торган рәшә итебрәк саный иде Шөкер, әти-әнисе исән. Зәй ягында, авылда яшәп яталар Олы абыйсы Сабит та шул төбәктә, туган якта гомер сөрә, колхоз рәисе Энекәшләре дә исән, читтә, сеңлесе дә еракка кияүгә китте Кү- решмәсәләр дә. исәнлек хәбәрләре килеп ирешә Нургалиевләр токымы озын гомерле!»—дип мактанырга ярата иде Нәҗип Бүтән җәһәттән алдынгылыкка чыкмаса да. үлемдә беренче нәүбәт аныкы икән Мактан менә1 «Әҗәлем, актык сулышым шушы икән Мәскәүгә әҗәлем тартып китергән икән!»
Үкенечсез үлем юк. мәгәр егеткә үләргә һич ярамый иде әле' Әҗә- летдин якадан алганда бүтәннәр теленә ни киләдер, бүген ул бер сүзне тәкрарлады Ярамый' Иртә ич'-
Ни рәхәт күрде Нәҗип дөнья йөзендә7 һәм ни рәхәт күрсәтте7 Балачак кыенлыклары җиңел онытыла, алары үтте-китте Балигъ булгач, көндез эшләп, кичен укып, мең бәлане җиңеп белем алды Бүтәннәр кебек эшендә тиз төпләнә алмады, дипломлы белгечне заводында урыннан-урынга куып йөрттеләр Берәүләргә табигате җай килмәде, «авыр холыклы», диделәр Икенчеләр тырыш-үҗәтлеген өнәмәделәр «һавалы ул. тәккәбер!» - дип аннан ераграк йөрергә тырыштылар Ниһаять. урнашып, моңарчы аякка кара елан булып уралган кара нужадан котылам, хатын, балаларыма муллык һәм бәхет китерәм дигән
дә Биеккә менгерә торган баскычның түбәнге аратасына аяк басканда Аһ. нинди вакытсыз һәм үкенечле була бу әҗәл' Газраил бүтән җайлырак ризык тапмады микәнни?
Бүтән балалар җай чыгуга ата-анага әз-мәз игелек кылганда ул күктән манный боткасы яуганны көтеп йөрде. Ни рәхәт күрсәтте ул хатынына’ Өйләнеп туй үткәрмәде, балалар тугач, кунак җыйнап күңел ачмады, туган көннәрендә беркемне түренә өндәмәде Алай гынамы, никахлашкач, бүләк-санак күтәреп килгән белеш-танышларын өерләп куып чыгарды Үкереп елаган Наиләсен юатып Җылама1 Җиде бәйрәмгә бер туй булыр Бер булыр — берәгәйле булыр' Тирә-як дер калтырап торыр Күктән йолдызлар өзелеп төшәр' Түз! Түз!»—диде.
Түз' Вакыты җиткәч! Соңыннан! Баегач! Иркенгә чыккач!» Хатынын. үзен ничә еллар шушы сүзләр белән юатты ымсындырды. .
Ата-анасына күчтәнәч салмады, хат язмады, туганнары белән арасын кырт өзде. » Килер бер көн. дөньясы шаккатар' —— дип кабатлады.
Көткән көне шушы булып чыктымы’!
Эзең сакланырлык бер якты сукмак калдырмыйча, юньле бер игелек кылмыйча, ялгышларыңда үкенеп тәүбәгә килмичә, тот та дөньядан китеп бар инде! -Көнем килә, бәхет сәгате суга!»—дип. яшерен өметләр тышка чыга башлаганда, ике үксез сабыйны хатын кулында калдырып, кара гүргә кереп ят инде' Фатирсыз, акчасыз ул ничек яшәр9 Малайларны аякка ничек бастырыр' Нинди тере, шук, чая аның уллары! Нинди якты күз белән карый иде ул Искәндәре белән Рөстәменә9' Кинәт бөтенесе челпәрәмә килә, чәнчелеп барып төшә. сүнә, түнә, ава Иренең җансыз гәүдәсен Наиләсе Казанга ничек алып кайтыр9 Каян акча юнәтер? Завод китапханәсендә иренең акча көрә- рен көтеп яткан хатында нинди акча булсын! Институтын Нәҗип ташлатты бит. Эшләтмәм! Мин тапканы җитәр! —дип кырт куйды! Уллары, аның үзе кебек җәфа чигеп, такы-токыда укырлар, таяныр әтиләре булмас, аларны ятим-ялпы дип кагарлар, читкә тибәрерләр. Шундый каргалган язмыш әзерли идеме ул сабыйларына’ Моңарчы күргәннәренә түзгән Наиләсе таң туган саен аның кабере ягына карап нәләт укыр! .
Үләм!»— дип әйтә алды аның умырылып аска иңә барган күңеле. Беттем' •— дип кабатлады көрмәкләнгән теле. Ни үкенеч, аның соңгы сүзен тыңлар кеше юк. хәер, ни әйтсен ул бу ят кешеләргә? Ул. үзен күпчелектән өстен санап, борын чөеп, һаваланып йөрмәдемени? Менә хәзер ал әҗерен, берәрсенә кереп кара!
Уфалы Мөнирнең йокысы үтә сак иде. ул: Баядан бирле ишектә кем тырмана икән, салмыш ярата торган Шаламбиридзе тагын кәгеп кайтканмы әллә9 — дип. ишекне ачып җибәрсә, ишеккә терәлеп торган Нәҗип Нургалиев мәлҗерәп, аның бүлмә идәненә ишелеп төште. ■ Ни булды9 — диде Мөнир җирәнеп, аны исереккә чыгарып 'Беттем!»— диде Нәҗип -Йөрәкме9 Үләм .— диде Нәҗип өзек-өзек ыңгырашып. Аннары, күм-күк иреннәрен тешләп, тынып калды Күз алмалары ике якка тәгәрәде, чыраеннан кан качты. Эш уеннан узган иде.
Мөнир, йөз дә дүрт килолы гәүдәсен таралып китмәсен өчен туп- туры тотып йөри торган бәндә. Нәҗип аша очып чыкты да җиденче катның ял бүлмәсенә эленгән телефонга чапты.
2
Хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич — җан дуслар Берзаман Мәскәүгә барышлый икесе бер купега туры килделәр дә юл буе авызга авыз сөйләштеләр Икесе дә ашарга-эчәргә яраталар. ризык-мазарны умырып алганнар, юл кыскарды, сүзләр сайланып чыкты, серләре килеште, башкалага барып кергәндә мәңге аерыл- 8
маска сүз куешып вәгъдәләр беркетеп, кочаклашып саубуллаштылар
Белгән халык «аһ!» итте
Ничек7 Дуслашканнармыни ’ Бер-берсен ничек табышканнар9 Ни якынайткан аларны ’
Инде ул очрашуга байтак вакыт үткән күпме сулар аккан, ә хөр- «. мәтле Иван Иванович белән хормәтле Басыйр Бариевич арасыннан җил дә үтми гайбәт күләгәсе дә йөрми Шәһәр һаман гаҗәпләнә, дус- S лыкның серенә төшенә алмый чөнки Иван Иванович белән Басыйр Ба- э риевич бер дә, бер дә бер-берсенә иш килгән кешеләр түгел инде югый- * сә! Эш якынайта дисәң, бер-береннән ерак тармакларда хезмәт күрсә- ? тә алар Иван Иванович Идел буе төбәгендә абруйлы, хөрмәткә ия “ зат — шәһәр башкармасын җитәкли Ә Басыйр Бариевичның оясы бер- * аз таррак, ул Юдинодагы тимер юл идарәсен җилкәсенә күтәргән < Иван Иванович баһадир җилкәсендә өч-дүрт сабыйны әпипә-гә бие- “ тергә була, тавышы таш кантар ишелгәндәй калын, авыр, яңаклары s чыгынкы, киң кашы икс берке булып ярылып ята учларында лили- “ путлар чабагач белән ашлык сугар чык Ә Басыйр Бариевич нәрсә9 Ка- * мыт аяк. буе кер бәләге,орчык ияк. ясмык тешләр, коелып беткән кер- * фекләр арасыннан без күзләр җьмелдәп г >ра Иван Иванович ерак Ук- 3 раинадан килеп төпләнгән чын хохол Басыйр Бариевич тумышы ягыннан үз ягыбыз кешесе, әнкәсе әле дә исән Юдинодан ерак түгел. - ялгыз башы урыс-улак арасында яшәп ята Басыйр Бариевич Мәскәү- * дә тимер юлчылар транспорты институтын кызыл дипломга тәмамлагач. аны Россия шәһәрләренең берсенә җибәрделәр, ул шунда чиркән- чек алды, чыныкты, марҗага өйләнде, телен һәм туганнарын оныткач. аны Татарстанга кайтардылар Ни гаҗәп, башта элеваторларга баш булып йөрде горкомда эшләп алды, аннан Юдинога, тимер юлга күчерделәр Элегрәк Басыйр Бариевич елак һәм әләкче иде. хәзер тавышы көрәйде, сүзләре бөердән генә Аыга күз карашы белән дус-дош- манны үтәли тишә ала Ул сабый чакта Идел суы авылдан шактый ерак булып, пароход тавышлары бик сирәк, анда да ул яктан көчле җил искәндә генә килеп ирешсә, хәзер су бәрәңге бакчасына килеп терәлде, җилле кичләрдә чупылдаган тавыш тәрәзәдән керә Иван Ивановичның ата-аиасы исән, үзе Басыйр Бариевичка сөйләгәнчә хәзерендә чик янындагы шәһәрчектә бик шәпләп яшәп яталар. Ватан сугышына яше кермәсә дә. Иван Иванович илленче елларда бандеровчыларга каршы сугышкан булып исәпләнә, төнге атыш вакытында, печән чүмәләсендә посып утырганда, наян пуля аның иңбашын сыдырып үткән, шуннан бирле ул «ветеран» санала, юбилейларда орден-медаль яңгыры яуганда бер чакта да мәхрүм калмый
Икесе ике җирдә ике кәсептә, әле ярый икесе дә депутат, икесе дә өлкәнең пленумы әгъзалары, сессияләрдә, пленумнарда, утырышларда, юбилейларда тантаналарда еш очрашалар, читкә караган булып бер-берсенә күз кысышалар, дуслыкларның дәвамын ныгытып куялар Мондый абруйлы җитәкче затларга үзара мөнәсәбәтләрен якты дөньяга чыгарырга ярамый, ходай сакласын' Дөрес, аларның бәйрәмдә йө- решкәнен. ризык бүлешкәнен байтак кеше белә әмма бу дуслыкның эчке серләре икесе арасыннан бер чакта да читкә чыкмый' Бер чакта да! Телләреннән ялгыш сүз ычкынмас — ихластыр, дуслык әнә шул чакта гына дәвамлы, ышанычлы һәм какшамас була. Дуслыкның тәүге шарты — ике арадагы серне чишмәү Күп еллар дәрәҗәле урында утырган затлар моны бик яхшы беләләр! Чонки дәрәҗәле затларда, аларның газиз хатыннарында гына була серләрнең төрледән төрлеләре1
«Дуслык — бәйрәм' ■— ди Иван Иванович
• Дуслык — язмыш бүләге!»—ди аны җүпләп Басыйр Бариевич Ахирәтләр бу гадел хакыйкатьне күптән сеңдергәннәр, гап-гади сәфәрдән башланган якынлык еллар үткән саен ныгыган, тирәнәйгән
Бәйрәм тантаналары бергә үтә (дәрәҗәле затларда бәйрәмнәрнең сан- сыз-исәпсез икәнен кем белми’), очрашулар күптәннән ныклы тәртипкә салынган кунакка чиратлашып йөрешәләр. ике як та үпкәләрлек түгел, бүген Иван Ивановичларда җыелсалар, иртәгә табынның мулы Ба- сыйр Бариевичларда әзерләнә. Дуслыкның кадерен аерата нык белә башлаган җан дуслар соңгы елларда очрашуларны, бәйрәм табыннарын Басыйр Бариевичның туган төягенә. Идел буендагы авылга күчерделәр Анда инде аулак дисәң дә аулак! һәм хикмәт шунда ки. дусларның нәни, әмма гаять әһәмиятле серен ачып китик, Иван Иванович авыл мунчасын һәм мичтә мәмрәп пешкән каз бәлешен ярата! Ә бу дөньяда иң сихәтле мунчаны, тәме атналар буе тел төбеннән китми торган хуш исле, юка камырлы, үзе авызга керергә атлыгып торган каз бәлешен Басыйр Бариевичның газиз әнкәсе Әнисә абыстайларда гына күреп-татып була Күптәннән тол калып, ялгызлыктан тәмам гаҗиз булган Әнисә абыстай мондый дәрәҗәгә ирешкән улыннан да, аның кунакларыннан да курка, курыкса да кунакларын, аларга ияреп килгән мәшәкать-борчуларны күркәм сабырлык белән көтеп ала. һәр тарафтан бөек дәрәҗәләргә ирешкән улына, аннан бигрәк килене Ида Михайловнага ярарга тырыша, аш-суын бөртекләп әзерли, мунчасын җиренә җиткереп яга
О-о. хәзерге ак заманда кара мунчада чабынып чыгу — белгәннәр өчен берни белән чагыштырмаслык олы бәйрәм! Хөрмәтле Иван Иванович белән кунакчыл Басыйр Бариевич хәтле (кара мунчаның тәмен белгәннән соң Иван Ивановичлар кунак кабул итүне бермә-бер сирәгәйттеләр, нишлисең, аларда мунча да. һәйбәт тозланган, ярка-ярка башлы кәбестә арасына кунакка дип әзерләп куелган симез каз күтиге дә юк') мунчаның бөтен хасиятен, тулы ләззәтен һәм тәртибен аңлаган кеше дөнья йөзендә тагын бармы икән’ Юктыр, валлаһи, юктыр. Булмас та' Шуны да әйтик, мунча алар өчен юыну, чабыну урыны гына түгел. икесе ике җирдә хезмәт кылалар, теләгән минутларда гел-гел очрашып булмый, ә мунча аларның сер алыша торган, планнарны барлап, күңелләрне беркетеп куя торган яшертен эш бүлмәсе дә Ашыгыч һәм яшертен йомышлар калыкса, алар шартлы сүзләр белән телефоннан хәбәрләшәләр дә (телефон шуннан бүтәнгә ярамый!) очрашалар. Идел ярындагы мунчада иң җаваплы кадрлар мәсьәләсе карала, шәһәрнең үсеше билгеләнә, тимер юллар тирәсендә бер-бер чатак чыкса. Иван Иванович Басыйр Бариевичны һәрчак йолып ала Басыйр Бариевич яклаган кемнеңдер түшенә орден куна, кемнәрнеңдер буйсынмас башы балта астына куела
Кыш дәвамында атна саен мунча яктыралар алар. Әнисә абыстайның биле кузгалган очракларда, бу үтә җаваплы, аерата яшертен эш тимер юлчыларның профсоюзын күп еллардан бирле җитәкләгән Исламнур дигән иптәшкә йөкләнә Иван Иванович баштарак Исламнур’ Уңайсыз ич, үзе дә дәрәҗәле иптәш’•—дип, шиген белдергән иде Басыйр Бариевич үз кандидатурасын күз алдына китереп көлеп җибәрде.
Булса да булыр икән ярдәмчел, итагатьле, кешеләргә игътибарлы, кече күңелле татар баласы' Исламнурның бары тик яхшылык кына тулган киң күкрәгенә ике ел саен орден юкка гына элмиләр шул! һич иренмәс, үз эше ник шунда кырык җирдә кырылып ятмый, бер сызгыруда килеп җитәр, ярты сүздән аңлар, комсызлыгы юк. кылган хезмәте өчен берни сорамас, берни көтмәс, иң мөһиме — күңеле киң. тирән диңгездәй серләр сыя аның күңеленә! Сыя да бата Мунча ягуның эчке тәртибен, нечкәлекләрен, миллекләрнең шифасын, хасиятләрен бөтен ваклыкларына тиклем белә Казан арты төбәкләрен җәяүләп йөреп чыккан. Мари урманнарын туйганчы ботаган, өлкәннәрдән төпченгән, сорашкан, белгәнен яшерми ялкауланмый, иренми» эшкә тотынса, сәгатьтән күзен алмый, яга. сохаридәй шылтырап торган каен яркаларын 10
ташлар кызып сикергәләргә тотынганчы мич авызына өстәп тора. Суның салкынын кайнарын бер взвод кычынган солдатка җитәрлек итеп ташый Идәнне, сәкене, утыргычларны ләүкә такталарын кыл мунчала белән ышкып кат-кат юа. берсе каен, берсе имән, берсе карлыган чыбыгыннан бәйләнгән мул яфраклы миллекләрне пешереп куя Ә * мунча алдына куелган ике суыткычта җаның ни тели, шул бар ;
Суыткычлар да гади түгел, берсе финнардан, икенчесе Алжирдан 5 килгән. Шешәләр тартма-тартма кереп ипләнәләр Эчемлекнең агы. га- ■! дәттә, җиде-сигез төрле, океан артыннан килгән «Смирнофф» дисеңме. £ «Алтын алка- «Посольская лар — бар да бар Кызылны санап торган я юк. мәктәптә математикадан гел бишлегә укысаң да. исәбенә чыга ал- * массың. эчмичә үк башыңа китәр' Чехлардан, юмарт финнардан, швед- * лардан килгән кырык төрле сыра банкалары, поляклар җибәргән чуар- < чуар кәгазьле, матур бүксәле сыра шешәләре, яңгырлы җылы елларда- ф гы гөмбәләр сыман, күз кызыктырып бер-берсенә сыенышканнар Кы- в зыл мәйданга май парадына чыккан әфисәрләр диярсең' £
Мунча көнен бәйрәм түгел дип кем әйтә ала’ Юк. гади бәйрәм генә ® түгел, тиңсез олы. дуслык тантанасы' Шешәләргә ямь биреп, карауга авыздан су китерә торган, кара, кызыл уылдык банкаларын, тәрәч ба- з вырын. крабларны да әйтсәң, хөрмәтле Иван Иванович белән Басыйр u Бариевичның нинди бәхетле затлар икәне, шәт. аңлашыладыр7 Бу оҗ- к махка Исламнурдан да түбән дәрәҗәле берәүне кертеп җибәреп кара * син Бәла-казасын гайбәт сүзләрен җыеп бетерә алмассың'
һәрчак дуслар үз машиналарында, үзләре белгән юллардан шыпырт кына килеп төшәләр. Дуслар кочаклашып күрешәләр, бәйрәм белән котлашалар Хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич бер дә кабаланмыйча, үз кадерләрен белеп чишенәләр, учлары белән корсакларын уып көлешәләр Басыйр Бариевичның корсагы бер учка сыеп бетсә. Иван Ивановичның җилпучтай учлары бүксәнең җидедән бер өлешен генә сыйдыралар Дуслар бер-бер артлы иркен, киң ләүкәгә үрмәлиләр Хезмәткә тәяр Исламнур кызган ташка швед сырасы сибә, куе салат исе пар сулышны киңәйтә, аппетитны ача Парга күмелгән кунаклар ләүкәдә ахылдашып яталар. Иван Иванович Азия хәтле урын биләсә. Басыйр Бариевичка Аппенин ярымутравы булып бөгәрләнергә туры килә Дустың хакына ниләр генә кылмыйсың7' Бераздан пар сыегая. Исламнур кушканны көтеп тормый, көмеш подноска утыртып кунакларның һәр икесенә мөлдерәтеп аракы, тустаганы белән чех сырасы алып кереп сона Үзен дә мәхрүм итми, мунча ягып, су җылытып изрәгән тәненә көч. дәрт кайтсын өчен <Смирнофф«ны йотып куя. сыра банкасын ача
Берзаман, сәгате суккач, ләүкә-җәннәттә пәри туе башлана Иван Иванович белән Басыйр Бариевич алмаш-тилмәш чабынырга тотыналар У-у. монда инде чыдап кына тор' Идәннән түшәмгәчә татлы пар бетерелеп ургыла, басымга чыдый алмыйча ишек ачылып китә ташлар. туйга җыелганмыни, шарт-шорт бии. каен имән яфраклары мина ярчыклары сыман сызгырып оча. карлыган яфраклары чыбыктан кубып. чап-чап тәнгә ябышып калалар
Чирек сәгать чамасы тоташ чабынганнан соң. хөрмәтле Иван Иванович белән Басыйр Бариевич оҗмахтан куылган шайтаннар кеби. селкетеп чабып чыгалар да куян тиреседәй ак кар көртләренә «гөрс!- итеп кереп чумалар Иван Иванович чумган тур уңган килен чүмәләседәй калкып торса. Басыйр Бариевичны эзләсәң дә. тиз таба алмассың чума да югала' Бераздан дуслар калкыналар, бер-берсенең җилкәсен карлы йодрык тары белән төяләр Иван Иванович дөмбәскәсе белән субай суккан тавышлар чыгара. Басыйр Бариевич сак — бала сөйгән сыман чәп-чәп игә
Ике-өч минут карда кинәнгәч, кунаклар, нәселле юргалардай пошкырып мунчага керәләр дә. Исламнур парландырып куйган ләүкәгәсу-
зылышып яталар Профсоюзның мөхтәрәм вәкиле җитез, чүмеч арты чүмеч шау кайнар суны ташка сибеп җибәрә, пар бии. пар идәнгә ургыла. пар күзләрне сукырайта. -Җитәрме9 —дип сорый идәнгә сеңгән уңган татар баласы Җитәр, җитәр'—диләр ләүкәдәге гәүдәләр.
Иң тантаналы, көтелгән минут җитәр алдыннан Исламнур мунча алдына атылып чыга, бисмилласын әйтеп, ярты тустаган акны җиффә- рә. озынча таш кабакка охшаган, пеләшләнә башлаган башына калын бүрек чәпи, кулларына йон бияләй кия һәм үзенә йөкләнгән иң дәрәҗәле эшкә керешә Беренче нәүбәттә хөрмәтле Иван Ивановичны яратып әйләндерә-әйләндерә. миллекләрен алыштыра-алыштыра озаклап чаба Ул чаба башлауга ләүкәдән очып төшеп идәнгә сеңгән хөрмәтле Ба- сыйр Бариевич ах-ух килеп, көч биреп, дәртләндереп ята. Исламнур әүвәл миллеген затлы кешенең җилкәсенә тияр-тимәс кенә йөгертеп уза. тән тиресен пар белән йомшата, әзерли Аннан тотына каезларга, киерелеп-киерелеп тукмый, миллек чыбыкларын тач май тәнгә батырып ышкый, имәнне каен алыштыра, каенны карлыган. Исламнур армый. талмый, мондый кадерле җилкә чокырын чапканда көчсез күренергә ярамый' Ниһаять, хөрмәтле Иван Ивановичның кура җиләгедәй кызарган центнерлы гәүдәсе карлыгач булып ләүкәдән очып төшә, ул Исламнур сузган бер чапчак карлы-бозлы суны башыннан коя. Басыйр Бариевич хихылдап, калак сөякләрен уйнатып, аннан бушаган урынга менеп ята. куе парда кәшәкә юанлыгы, төк каплаган ботлары күренмәс хәлгә килә Исламнур аны баягы нәүбәт белән чаба, имән миллеге белән кабыргасын төя Тимер юлчының кабыргалары майланмаган вагон тәгәрмәчләредәй шыгырдыйлар, умырткасы сынардай булып сыгы- лып-сыгылып ала. Басыйр Бариевичның бу җәзаны туктатасы. Исламнурны ләүкәдән куып төшерәсе килә, ярамый! Дусты Иван Ивановичтан калышалармы соң!9 Түзә Басыйр Бариевичның җилкәсе, чыдый, ул үзе сөенгән булып чикылдый Иван Ивановичка ярарга тырышып ухылдый, мыркылдый Ләүкәдән төшкәч, авыр чапчактагы суны Исламнур күтәреп коеп җибәрә. Тимер юлчыларның дәһшәтле җитәкчесенең чапчак күтәрерлек хәле беткән, ул соңгы көчен җыеп, бар көченә ■ әлә-лә! ■■ дип кычкырып, баскан урынында тыпырданып бии Тагын чабыналар, тагын атылып тышка чыгалар, кызган гәүдәләр комсыз чуртандай атылып көрткә барып чумганда, куян мамыгы кебек йомшак кар чож-ж!» итеп эри.
Урын аулак, иптәшләр үзебезнеке, дуслар ышанычлы, сый мул. үз кесәңнән түгел, мунча илаһи шәп — тормышның кадерен белеп, илгә, ил хуҗаларына рәхмәт укып яшә дә яшә генә! Мондый иркен, мондый бәхетле, муллык ташып торган ил бармыни дөнья йөзендә?!
Ниһаять, кунаклар, калын-калын япон халатларын иңнәренә салып. кара-каршы утырышалар Тантана дәвам итә, тантананың рәвеше генә үзгәрә Бәллүр чәркәләрдә • Камю коньягы язгы таңнардагы күк төсенә кереп балкый, бала күз яше кебек ап-ак Алтын алка» аракысында сихри нурлар тирбәлә, сыра банкалары сыпылып кына ачылалар да алардан татлы арпа, салатлаган икмәк исе бөркелеп чыга. Бераздан Әнисә абыстай мунча алды ишеген сак кына шакый. Димәк, иң зур сыйга — әле генә мичтән чыккан каз бәлешенә чират җиткән. Әнисә абыстай, ак ашъяулыкка биләнгән бәлешне Исламнурга тоттыра. - Балам, берүк төшереп җибәрә күрмә! — дип инәлергә дә иренми Төшерәме соң Исламнур бәлешне' Бәйрәмнең татлы таҗыннан хөрмәтле авызларны мәхрүм итәме?
Елның көтеп алынган ундүртенче гыйнварын алар шулай икәүдән икәү генә, гомергә онытылмаслык итеп үткәрделәр
Хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич Әнисә абыстайда кунак булуны коммунизм мәктәбе- дип атыйлар һәм үзләренең бөтен кешедән дә алдарак коммунизмга чыгулары белән гаять горурланалар иде Яз-көз, кырлар ачык чакта, җир өстенә кара төн иңгән- 12
дә. Иван Иванович белән Басыйр Бариевич Әнисә абыйстайның каз симертә торган биләмәләренә дә чыгып керәләр. Тимер юлның Идел ягында буйдан-буйга урман кишәрлеге сузылган. Моннан кырык еллар элек утыртылган имәннәр, каен-юкәләр белән ярыша-ярыша үсеп, күтәрелеп киткәннәр, ныгыганнар Маңгай утларын ялтыратып әледән- әле үтеп киткән поездлардан бу як. Әнисә абыстайның җәй-көз каз көтә торган иркен биләмәләре бөтенләй күренми Иван Иванович килгән саен ■■ Басыйр Бариевич, күр. кара бу имән агачларына! Без дә бу җирнең имәннәре' — дип әйтергә ярата Имәннәрдәй озын гомерле булырга язсын безгә!»—дип Басыйр Бариевич аны куәтләп куя Урман белән авыл арасындагы кыр кайчандыр совхозныкы иде Көнбагыш чәчеп карадылар, яшелчә үстереп маташтылар да. рәт чыкмагач, сый күрсәт-мәгән кысыр кырны калдау калдырдылар Сөрелмәгән, чәчелмәгән җир хуҗасыз байтак ятты-ятты да куе үлән, әрем-билчән белән капланды Руслар каз асрарга яратмый, алар аның әмәлен дә. тәмен дә белмиләр Әнисә абыстайга мач килде, элгәре бер оя асрый иде. соңгы өч елда ике ана калдыра, уңа да
Бүген, бәйрәмнән кәефләнеп, икесе ике машинада тирбәлеп кайтырга чыккач, ак кар астында яткан караңгы кыр уртасында машинасын туктатып. Иван Иванович Басыйр Бариевичка борылып эндәште
— Бу кырларны читләрдән сакла, әниең алпавыт, җир били, шулай булып калсын да'
Машиналар Казан юлына төштеләр
Дөньяның вак ыгы-зыгыларыннан азат ике дус җир шарында Нәҗип Йосыф улы Нургалиев яшәп ятадыр, ул менә нәкъ шушы кичтә йөрәге кагып егылгандыр, дип уйлап та карамыйлар иде Кыскасы, алар аны белмиләр дә иде
Язмыш — аяусыз нәрсә Ул бер-берсен бөтенләй белмәгән, белә дә алмаган җаннарның язмышын да чәлмәштереп ялгый, адәм уллары янәшә юллардан баралар, баралар да. берзаман аларның язмышлары кисешеп куя. Хәер, ундүртенче гыйнвар кичен бу затларның юл башы дип билгелик тә Нәҗип Йосыф улы Нургалиев янына кайтыйк
3
Башта инсульт» диделәр Ныклабрак карагач, «инфаркт» булмагае дип шикләнделәр Больницада як-яктан. эчтән-тыштан тикшергәч «Инсульт юк. инфаркт булмаган мәгәр организмы нык таушалган, тегесенең дә. бусының да булу ихтималы бик мөмкин».— дип. Нәҗипне йөрәкләре удар алганнар палатасына салдылар Мөнир Якупов Казанга. Наиләгә хәбәр итте Наилә ике улын — Искәндәр белән Рөстәмне Казан арты бабаларына кайтарды да алтынчы көн дигәндә ире янына килеп җитте
Реанимация палатасыннан күчерсәләр дә. Нәҗип янына бик авырлык белән генә керттеләр Наиләне. •Дулкынландырмаска, күп сөйләшмәскә. озак юанмаска. әйбер-кара бирмәскә!»— дип кат-кат кисәттеләр һәрберсенең караваты пәрдә белән аерылып куелса да. ярым караңгы палатага килеп кергәч. Наилә анда дүрт кеше ятуын да. Нәҗибенең нәкъ ишек каршысына урнашуын да чамалап алды Дүрт кеше авыр тынлыкта дүртесе тиң караватларына сеңгәннәр иде Нәҗип Наи-ләнең кергәнен аермады, ул чалкан ятып ярым йомык күзләре белән билгесез бер ноктага туктап онытылган иде Наилә Нәҗипне танымады Шушы зәгыйфь, көчсез гәүдәме аның арысландай ыргылып торган ире * Бик күп егетләр арасыннан атылып килеп чыгып. Наиләне бер сүзе. ымы. ишарәләре белән үзенә караткан бөркет шушымы? «Мин бүген яшәмим әле. мин алга карыйм сине дә үзем белән матур киләчәккә, беркем татымаган ләззәт дөньясына дәшәм!»—дип кыз күңелен шаштырган
җан шушымы1' Аны кочкан, аның һәр буынын иркәләгән, һәр тере күзәнәген эзләп тапкан, мәхәббәт көймәсенә яткырып, кызлык чорыннан хатынлыкка алып чыга белгән куллар хәзер, атылган кош канатлары кебек, җансыз гәүдә янәшәсенә сузылганнар Шул куллармы бу91 Моңарчы җил-давылларга бирешмәгән корыч калкан кебек нык күкрәктән бүген чак ишетелерлек сулыш чыга Бетүеме бу Нәҗипнең91 Биргән вәгъдәләрең үтәлмәгән, кат-каг ныгытылган антлар тормышка ашмаган. өмет агачы тамырларын тирәнгә җибәреп, ботаклары белән күкләргә үрләмәгән..
Ни булды сиңа, җаным9!»
Ул иренең күкрәгенә килеп капланды, җылы хисләре, сүнмәс дәрте, татлы тыны белән аңа көч өрергә, дәрт бирергә исәпләдеме, озак кына аерыла алмыйча торды Аны палатага озата кергән кизү врач арттан. аның күлмәк итәгеннән тартты, ым белән артсыз урындыкка утырырга кушты, иреннәрен чак кыймылдатып: Саграк!»—дип пышылдады
Алар пәрдә эчендә калдылар Менә Нәҗип елмайгандай итте, ияге селкенде, күзләре белән хатынына иелергә кушты. Наилә аның кан качкан шыксыз иреннәренә колагын куйды. Нәҗип өзеп-өзеп бер җыр әйтте "Ай-Һай, дөнья, туйдым синнән син дә туйгансың миннән! Шушы яшьләремә җитеп, ни рәхәт күрдем синнән?!» Наилә кайнарланып, ачы күз яшьләренә буылып, тончыгып тагын шул сүзләрен кабатлады Ни булды сиңа, җаным9 Ничек төштең бу хәлгә9 Бу көннәргә ник килеп җиттең?!-
Сөйләшергә ярамый иде. Нәҗипнең чынлап торып сөйләшер хәле дә калмаган иде. сөйләр сүзе дә юк кебек иде аның, көчсезлектән мескен булып калган учы Наиләнең тирләгән, кайнар учы белән очрашкач, ул тирән итеп бер көрсенде, телен чыгарып өске иренен ялады
Әти-әнисе аны авылдан бер дә җибәрергә теләмәде, бригадир ярдәмчесе булып йөри башлаган Сабит абыйсын өлгегә алдылар да ■ ки- тәм1 дигән авызын томаладылар Күр абыеңны, йомылып эшләп йөри. Басымчак, сүз тыңлаучан Боерган булса, бригадир булып та китәр. Печәнгә, курмыга тиенербез. Син дә калхузда калсаң, нужадан котылырбыз Каралты-кура йончыган, аларны рәтләрбез Абыең башлы- күзле булса, мунча салырбыз Бездән икегез дә артмассыз. Без — авыл кабартмалары кара сөяк, укып мулла, чукып карга буласың юк. ике аягыңның берсен атлама! -— дип үсмер егетнең күзен ачырмадылар Ялындылар, ялвардылар, тәмле тел белән тыңлата алмагач, рәнҗеделәр. юлына хәер-фатыйха бирмәделәр Авылның һәр атламына килеп кысыла торган алап авыз Талия карчык -Йөрсен, йөрсен! Выжлап, ачка койрык чәнчеп кайтыр, күрегез дә торыгыз Ата-ана фатыйхасын- нан йөз чөергән бәндәнең уңганы юк әле!»— дип. учын әйләндереп каргап озатты егетне.
Нәҗип авылдан -киребеткән». «алты-биш». «карама бүкәне», дигән кушаматлар ияртеп чыгып китте Черәшкәне өчен Сабит абыйсыннан аңа нык ук эләкте
Китте егет, бәхетсезлегеннәндерме. институтка үтә алмады. Авылга кайтып күренмәде, гарьләнде. Озын-озак уйламады, тотты да нәни генә механика заводының тимерчелегенә чүкеч сугучы булып керде Эш бер сменалы акча ару гына төшә, егетнең көче ташып торган чак. Озакламый тулай торактан урын бирделәр, ел эшләде Нәҗип, ике ел. алдагы ике елын армиядә үткәрде, кайткач университетка укырга керде. кичкегә Эшче, солдат! •— дип аны күтәреп алдылар. Беренче курсны тәмамлады, авылга кайтмады, икене бетерде, кайтмады, өс-башны бөтәйтәм дип пристаньдә әртилгә керде Күрсәтермен мин сезгә алты- бишне • дип. авылы ягына шактый ныгыган йодрыгын күрсәтте.
Шунда тулай торакта яшәп яткан Казан арты кызы Наиләгә өйләнде
Көзгә яңадан тимерлеккә кайтты, укуын дәвам итте Кыш уртасында аның белән әртилдә эшләгән егетләрне кулга алдылар Иптәш- юлдашлары Нәҗипкә сиздермичә генә шактый кара эшләр кыйратканнар икән, шул калкып чыкты Нәҗипкә кагылмадылар, гаебе юк иде Мәгәр милициягә чакыртып, прокурорга йөртеп, кат-кат судка чакы- « рып теңкәсенә тиделәр «Заводтан ял алып эшләп йөрдем, аны-моны белмим күргәнем юк!#— дип чатнап торды егет Заводта һәркем исәп- 5 ле шигәйделәр, бәйләнергә сәбәпләр чыгып торды Тимер чүкүче эш- | тән китеп тора икән, алмашың юк. чүкечең тик тора, цехлардан килгән £ заказлар үтәлми, бер бирделәр егеткә шелтәне, икене, гарьчел Нәҗип a түзмәде. -Әһә'—диде.— төкерәм мин сезгә!»
Авыр эштән ялыккан да иде. көне буе тимер тапаганнан соң уни- * верситетның физика факультетында уку җиңелдән түгел Көн азагына < ми кайный, җилкәгә һәм күкрәккә кургаш калканнар асылына “
Эш — акча ул Эшең юк икән кесә тиз такырая Нәҗипнең маясы = тиз эреде, нәкъ шул көннәрдә Наиләсе бүләккә малай алып кайтты £ «Тилеме әллә сез9 — дип бот чапты күргән-белгәннәр Нәҗип укый, a курс эшләрен тапшыра, ә акча юк Наилә декретта, ары-бире талпынды £ да ир-ат яши торган бүлмәләрне җыештыручы булып ялланды Ир сү- з зен-сүз итеп, институтын ташлаган иде Завод китапханәсендә дә эш- *“ ләп йөрде, мәгәр көтопханәченең акчасы Тефү!
Түзик1—диде аңа ире, тешен кысып — Түзик' Укып кына бете- * рим. доньясын учымда биетермен!
Аларны торактан куа башладылар, ялынмады Нәҗип, инәлмәде, хатынын, имчәк баласы Искәндәрне җитәкләп чыгып китте дә урам себерүче булып ялланды Бөек кешеләрнең язмышы урам себерүдән, табак-савыт юудан башланган! •—диде ул көлә-көлә
Наилә, моңарчы ирен алла итеп санаган сүзсез-өнсез хатын, бу юлы көлмәде
Урам себерүче Нәҗип Нургалиевкә сүтәргә билгеләнгән өч катлы йортның беренче катыннан, ишеге ачылган саен суык болыты бөркелеп керә торган почмактан, бүлмә бирделәр Бүлмә гади түгел таракан, кыргаяк һәм сычканнар оясы иде
«Кайт заводка' — дип инәлде Наилә Юк' Илдә чыпчык үлми».— дип карышты ире Чыпчык булып калдык-постык чүпләп йөрергә риза була торган затмы соң син7'-
Наилә кемгә, нинди кияүгә тап булуын шәйли башлаган иде
- Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер!» Беркөн, кичкырын. үзе вакытлыча хуҗа булып алган урамны себереп маташканда Нәҗипкә исеме белән атап кемдер эндәште Нәҗип авылдаш'» Күтәрелеп караса — Вәдүт' Яшьтәше Нәҗип сер бирмәде, шакмаклы дәү картузын батырып киде дә, читкә борылып танавын сеңгерде «Кемгә дәшәсез9 Я вас не знаю!»— дип. себеркесен култык астына кыстырып, утын сарайлары арасына кереп югалды Моннан ары урамда күренеп йөрергә ярамый иде Нәҗип эш эзләргә тотынды
Кулай эш табу җиңел түгел, беренче карашка гына ул бөтен почмакларга игъланнар эленгән Килегез! Күрегез' Урнашыгыз'- Бара башлыйсың, йә ул эш өч сменалы, йә анда махсус белем, әзерлек сорала сабы килсә, җәбе килми, җәбе килсә, сабы ярамый' Айга якын җайлы эш эзләде Нәҗип тапмады, акча бетте, фатирдан куа башладылар
Көймә комга терәлде
Наиләнең туганнан туышкан абзасы бар иде шәһәрдә. Фәтхулла абыйсы, промбазада ниндидер мөдир булып эшли Урыны тып-тын. базасы дәү түгел, нәни генә предприятиенеке бер көнне, ютәл белән интеккән Искәндәрне чырылдатып, парлашып Фәтхуллаларга барып керделәр Өч кон ашаганнары юк иде -Ичмасам, сыйланып кайтырбыз'»—диде Наилә
Әлегә аның ирен әрләп сыңар сүз дә ычкындырганы юк иде. Асты кирпеч, өсте нарат бүрәнәдән, үз йортлары белән тереклек итеп яталар тегеләр. Тимер капка, капка төбендә үк ике эт. берсе медалист доберман пинчер, икенчесе — овчарка. Өрмиләр, яшькелт күзләре ут булып яна. хуҗа ымласа, өзгәләп ташлаячаклар
Борыннары сизгән икән, табын өстенә туры килделәр Нәҗип белән Наилә: Миңсылу апалары аларны икенче катка, залга, кунаклар янына өндәде Наилә, читенсенеп. апасы янында калды Нәҗип, кыенсынып кына өскә менде. Урам себергәндә тотылганнан бирле егетнең кикриге шиңебрәк йөри иде.
Хуҗалар симертеп тана суйганнар икән, сугым ашына кунак дәшкәннәр, табын тирәсендә Фәтхулланың үзе төсле үк елгыр, үзе кебек үк тук. затлы киенгән өч ир утырышканнар иде Тавышлд- рының көр, чырайларының канәгать булуыннан Нәҗип кунакларның инде шактыйдан утырганнарын абайлады Фәтхулла абыйсы аны гадәттәгедән зурлап, баш орып каршылады, утырдашларына: «Университет шәкерте! Галим' Көне килгәч мәртәбәле зат булыр, танып калыгыз, онытмагыз!»—дип таныштырды Тегеләр: «Бәрәкалла, дөньяда йомыш төшмәгән кеше буламы'1 Онытмабыз!»—дип. куен кесәләреннән алтын каләмле ручкалар, бәрхет тышлы дәфтәрләр чыгарып, егетнең исем-фамилиясен теркәп куйдылар Адресы, телефоны. эш урыны юк иде егетнең, ул тиргә батып утырганда Фәтхулла абыйсы бусын тиз көйләде Шушы арада һәммәсе булырга тиеш, ачыклагач өстәмә хәбәр итәрмен».— диде.
Себерке коллыгыннан әлерәк котылган Нәҗипнең абзыйсын кочаклап елыйсы килде, күптәннән җылы сүз ишетмәгән җан эреп китте Фәтхулла алтын путалы чәркәләргә юмарт итеп аракы койды. Кунаклар сүз берләшкәндәй: «Яшь иптәшнең алдагы мул, кайгысыз тормышы өчен'»— дип уртлап куйдылар. Шешә бушады, яңасы килде, табактагы калҗалар, мартта яуган кар таулары кебек, тиз-тиз эреде. Фәтхулланың дуслары тамакка таза икән, Нәҗип тә сынатмады, симез-симез калҗаларны тозга мана-мана бөкте генә!
Күптән аракыдан авыз иткәне юк иде аның, тиз исерде, беренче чәркәдән үк башына китте, ул бик бирелеп кунакларның әңгәмәсен тыңлап караса да. ни сөйләшкәннәрен аңламады. Алар татарча сөйләшәләр дә кебек, татарча да түгел, табындашлар ярты сүздән, ым-ишарәдән бер-берсен аңлыйлар, йә көлеп җибәрәләр, йә чырайларын бозып кемнәргәдер яныйлар да шикелле иде. Димәк, болар һәммәсе дә күптән төйнәлгән, борынгы дуслар. Тора-бара бу мәҗлес кызыксыз һәм мәгънәсез тоела башлады, карын туйды. Нәҗип: «Эш табыгыз миңа, хөрмәтлеләр. кулай эш!>—дип чүт кычкырып салмады Исереклеген сиздермәскә тырышып, утырган урындыгына ике кулы белән чытырдатып ябышты.
Кунаклар озак юанмады. тиз-тиз эреп таралдылар, тимер капка артында машиналар тавышы ишетелеп калды, Фәтхулла абзыйсының кунакларны озата чыкмавы гына исендә калды Нәҗипнең
Ялгыз калдылар. «Йә, сөйлә, нинди нужа китерде сине безнең катка9»—дип сорады Фәтхулла абзыйсы, егетнең элегрәк үзеннән читтәрәк йөрергә яратканына кинаяләп Нәҗип чишелеп китүен сизми дә калды Фәтхулла текә маңгаен җыерып тыңлады, җавабы катгый һәм кыска булды «Тапкан каушарлык хәл! Муены булса, камыты табылыр! Бер елдан пенсиягә чыгам, алтмышым тула. Бүгеннән ярдәмче итеп алам да үз урыныма калдырам» Нәҗипнең уе болганган иде. абзасын аңлап бетермәде: «Минме7 Физик башым белән7 Промбазада мөдирме7» Ул ялварып, адашкан көчек кебек күзен мөлдерәтеп, мәрхәмәтле абзасына карады Фәтхулла үпкәләмәде. көлеп куйды 'Кунакларны күрдеңме? Кемнәр дип калдың инде син аларны7 Торгашлар дип белдеңме7» «Белмим»,— диде ныграк
каушап Нәҗип • Берсе очкычлар ясаучы берләшмәнең директор урынбасары — Фәтхулланың саллы алтын балдак белән авырайган симез бармагы һава сөзде—Икенчесе финанс институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры Өченчесе исә, өченчесе Анысын кычкырып әйтергә ярамый ■'Черек күл» буеннан’•
Нәҗип кинәт айнып китте.
Университет дипломы белән син мондый кәттә кешеләр арасына керерсеңме, юкмы, әйтә алмыйм, теләсәң, кулымда көч барында, замана безнеке чагында, мин сине шулар арасына ныклап урнаштырам • Нәҗипнең тагын елыйсы килеп китте. «Әллә кай төшеңне яраттым1—диде Фәтхулла аларны озатканда Балалары юк иде Фәтхулла белән Миңсылуның
■ Ә мин Миңсылу ападан әҗәткә өч йөз сум алдым ,— диде Наилә, трамвайга кереп утыргач Искәндәр сүзсез генә прәннек кимерде. Нәҗип дәшмәде, күңеленнән генә кемнәргә, күпме акча бурычы барлыгын санап барды Санады, очына чыга алмады Трамвайдан төшкәч телгә килде 'Килер бер көн!—диде ул. билгесез киләчәккә йодрык күрсәтеп.— безнең урамда да бәйрәм булыр’-
Тук карыннан ваемсызланган Наилә иренә шикләнеп һәм ышан- мыйчарак карады, дәшмәде
Бәргәләнә торгач, анда-монда сугылып тәмам сөмсере коелган Нәҗип мебель кибетенә грузчик булып эшкә керде Теге чакта пристаньда әртилдә бергә эшләгән шадра Вафаны очраткан иде. Нәҗипнең хәл-әхвәлләре белән танышкач. Вафа кычкырып җибәрде - Кил үзебезгә, урнаштырам Ну. парин. судта егетлек күрсәттең. Мәңге онытмам' Мин берни белми идем ич!»—диде, гаҗәпсенеп Нәҗип Шадра бармак янады -Белмәгән ди! Тунадык без анда баржаларны Ә син сатмадың Синең белән утка-суга кереп була'-
Нәҗип үзенең авыллыгыннан, беркатлы сарык булуыннан i аҗиз
2 se
Я
I
a *
калып телен тешләд*
Бер кыш шунда үтте. Күнеккәч, эш җайлы диярлек, әле Казанда йортлар тәбәнәк, тимер чүкеп ныгыган беләкләрг-' нәрсә ул шкаф- көзгеләрнс дүртенче, бишенче катка меңгерү? Кулдан-кулга очыртып кына йөртәләр Хуҗалар белән Вафа чыш-пыш сөйләшә, акчаны да ул ала. фокусчымыни тырышып-тырышып күзәткәләсә дә. Нәҗипнең күзе иярми дә кала Шадра эшне оста йөртә, җеге җеккә сеңеп утыра'
Нәҗипнең риясызлыгын. авыллыгы чыгып бетмәвен аңлагач, Вафа салган баштан ачылып китте Биш мең сәмәнең булса ике бүлмәле квартирны мин сиңа момент табам' —диде Биш мең’ Син миннән Күпме бурычың бар’»— дип сора» Вафа егылып көлде, ышанмады, бармагын янады -Ну син! Беләм! Кыланып күрсәтәсең инде!-
Бер җәһәттән нык булды Нәҗип, укуын ташламады имтиханнарын вакытында бирде, контроль эшләрен соңлатмады, укыды
Мебель кибетеннән китәргә кирәклеген аңа кадрлар бүлеге түгел, шадра Вафа җиткерде «Сине эшкә мин чакырдым — диде ул.— мин сиңа китәргә дә кушам -Нигә7- диде бик ашырап Нәҗип Вак-төяк бурычлардан котыла башлаган көн иде «Иптәшләр синнән шикләнә» «Ник шикләнәләр?»—диде Нәҗип, кинәт боегып Вафа башын чайкады 'Аракы эчмисең, акчаның ни икәнен белмисең- «Эчәргә вакыт юк. эштән соң кая барып йөргәнне беләсез ич'»— диде Нәҗип рәнҗеп һәм кызарып • Бездә укыган кеше кирәкми, диләр Укыган кеше — шикле ул. һич уйламаганда таралып китүе бар Бер елың калдымы «Ел ярым».— диде авырыксынып Нәҗип «Туты.— диде Вафа. - диплом алгач сине кая аткаралар’’ Мужыт милициягә' Мужыт прокурор янына7» Нәҗип колеп җибәрде Юкка шүрлисез, физик мин Заводка урнашам» Шадраны аударып булма-
ды, ул кисте дә куйды «Китәсең дигәч китәсең!»
Гыйнвар азагында Наилә тагын бер йомры башлы малай алып кайтты, исемен Рөстәм дип куштылар Таныш-белешләр аларга шикләнеп карады акылдан шашканмы әллә бу Нургалиевләр9 Кеше өстендә торалар Нәҗипнең төпле эш урыны юк. фатирлары кайчан була9 Бала артыннан бала ташыйлар!
Артта да сүз йөрттеләр, күз алларында да җүләрләр!» дип атадылар
Наилә беренче тапкыр, елый-елый, маңгаен как өстәлгә бәрә- бәрә зарланды -Туйдым бу тормыштан! Тәмам гарык! • Нәҗип очына- очына, хатынының иңбашларын сөя-сыйпый аны юатты: Диплом керсен кулга Диплом — без көткән оҗмах ишегенә ачкыч! Платон Платонович мине ярата, кафедрада эшкә калдыра. Күр дә тор. профессор булачакмын Университет ректоры җәмәгате булуыңны көт тә тор! •
Наилә тынычлангандай кыланды, әмма иренә бөртек тә ышанмады. Олы малайны, ташбаш Искәндәрне Казан артына, бабаларына илтеп куйдылар. Тамаксау булды бала, тавык ите ярата, алма-груша- лар сорый... Әйдә, бабаларында бераз тамак үткәрсен әле!
Платон Платонович Захарчук Нәҗипнең кафедра мөдире иде Озын буйлы, чөй сакаллы какча кеше, эре бөртекле кашлары күз читенә таба ишелеп төшкән Карт булса да. тешләре ап-ак. моны белгән Захарчук, сөйләшкәндә вакыт-вакыт авызын ерып куярга ярата иде • Кафедрада каласың. Нәҗип Йосыпович .— диде ул кыш уртасында -Платон Платонович Нургалиевне калдыра икән .—дигән хәбәр шунда ук таралып өлгерде Бергә укыган студентлар икегә бүленде берәүләр эчкерсез котладылар, икенчеләрнең көнчелектән борыннары салынды, алар ачыктан-ачык дошманга әйләнделәр. Дөнья таный башлаган Нәҗип моны бу юлы бик дөрес аңлады.
Захарчук икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә: «Лабораториядә, кафедрада калдырам Тема аласың. Җиң сызганып диссертациягә тотынасың .— дип ычкындырды Бу яңалыкны Нәҗип берәүгә дә. хәтта Наиләсенә дә әйтмәде1 Атаклы профессорның шәкерте булып йөргәндә дошманнарның шактый булачагын акылы исәйгән Нәҗип хәзер белә иде инде
Диплом якларга атна калды дигәндә Платон Платонович Нәҗипне дачасына чакырды Вакытың булырмы9 — дип сорады. Остазы чакырганда вакыт тапмыймы соң Нәҗип9! Язын анда вак-төяк эш табыла*.— диде ак тешләрен җемелдәтеп профессор.
Поезддан төшкәч тә ул бакчаны бик тиз эзләп тапты. Платон Платонович: -Мин кичтән үк барып кунам, сиңа эш әзерли торам».— дигән иде Платон Платоновичның бакча йорты бүтәннәрнекеннән нык аерыла, шактый юан бүрәнәләрдән биек итеп салынган, такта верандасы да иркен, куе яшелгә буялган Йортның ике кыегына эленгән ике оядан алмаш-тилмәш сыерчыклар очып чыгып, хуҗаларның табигать җанлы икәнен дөньяга чәчәләр Йортның ишеге, хуҗаларның күңеле киңлеген раслап, киерелеп ачылган, морҗасыннан каен тузы янган тәмле ис таратып юаш кына төтен чыга. Нигәдер шигәебрәк атлаган Нәҗипнең күңеле бердән тынычланды Бөтен җирдә — ком сибелгән сукмакларда, яшел яфрак белән бизәлгән җимеш агачларында, тәбәнәк, рәшәткәле коймаларда яз исе. яңарыш, уяныш исе
Ул ачык ишектән сәлам биреп кергәндә верандада ике кеше бар иде Берсе профессорның үзе. икенчесе йөз чалымнары белән аңа охшаш, буй-сыны белән дә аңа тартым, озын куе чәчле, өске ирене тирәсенә юка төк йөгергән, олы күзле кызмы, хатынмы тагын берәү бар иде Хуҗа да. ят хатын-кыз да аны гадәттән тыш җылы каршыладылар Чәче ат кылы сыман катыдыр моның?»—дип.
үз-үзенә гаҗәпләнеп уйлады Нәҗип. Кафедраның котын алып торган Захарчук бүген тәкъвә, юаш һәм диндар мәчет картына охшап калган иде Баш түбәсенә чәпәп куйган мөселманча кара түбәтәй аңа килешеп тора һәм. кырыслыгын җуеп, мөлаемлек. сөйкемлелек өстәгән иде Аны-моны сорашкалап. ары-бире бер-ике сүз алышкач, чишендереп, кулын юындырып, аны җылы йөгергән эчке якка, залга чакырдылар. 5
Залда табын әзерләнгән икән. Табынның дача өчен мул һәм ис- 3 киткеч зәвыгын Нәҗип бер карауда шәйләп алды Аңа моңарчы 5 тамагын да юньләп туйдыра алмаган ир-атка, табын да. олы күз- * ләре белән аны туктаусыз капшаган озын ханым да ошамады g Чишендерәме әллә бу мине7»—дип уйлады ул кинәт Һәм бу ямьсез < уй. шул ямьсез уй тудырган авыр тойгы күңеленнән һич китмәде | -Ат кылыдыр моның чәче'»—дип уйлады ул. тагын да ныграк ® борчылып. Уйларыннан качар өчен сүз сөрешен эшкә борды. Платон * Платонович, тешләре белән мактанып алгач, озак кына сөйләп м ташлады «Эшләргә өлгерербез' Көн озын' Менә Галинаның нигъ- £ мәтләреннән авыз итик, кызым бу минем Нәҗип Йосыпович. бер- ч дәнберем. әнисе вафатына унике ел. шул гомер эчендә ул мине = тәрбия итте Ходай тәгалә ул бирмәде' Кем улдан, кем кыздан u уңа дигәндәй, гомерем белән мин кызыма бурычлы' Бакчага ча- ~ кырдым чакыруын, ә монда төп хуҗа Галина Без ни. картлар. < бүген бар, иртәгә юк. Галина минем бердәнбер варисым Хәзер мин монда кунак кына Ризыгын татып карыйк. Нәҗип Йосыпович. аннан эшне сезгә Галина табачак!»
Әтисенең шактый озынга сузылган сүзен Галина басынкы гына тыңлап торды, катышмады Нәҗип, профессорның һәр сүзеннән эчке мәгънә эзләштереп, аның әле күтәрелеп киткән, әле күз яшьләренә манчылып моңсуланган тавышыннан, үзенең җайсыз бер хәлгә тап булуын чамалый башлады Тел төбе чамадан тыш татлы һәм куркыныч дәрәҗәдә йомшак иде Платон Платоновичның Мондый тел ярарга тырышканда яки яучыларда гына була
Галина, вак-вак атлап, фарфор савыт алып керде, пилмән исе таралды Тәбәнәк, киң чәркәләргә коньяк коеп, бер-икене йотып куйдылар Ашарга өзмәс кыстасалар да. эчәргә Нәҗипне өндәүче булмады Аштан соң. болай. сүз дөреслеге өчен генә бакчага чыктылар Бер тәрәзәнең наличнигы какшаган икән, шуны каккан булдылар Нигез тирәләренә ике чиләк ком сипкәч, эш бетеп тә куйды Захарчук үзе бер читтәрәк булышты. Галина юка иреннәрен бөреп, чытлыкланып, гел Нәҗип янында уралды, чүкеч алып килде, кадак сайлашты.
Гел юк-бар белән маташып гаҗиз булган Нәҗип, төшке чәйдән соң китәргә җыенды. «Хатын, балалар көтә».— диде
■ Хатын, бала-чагалар».— дигәч. Платон Платонович белән Галина бер-берсенә сәер генә карашып алдылар Нәҗипнең баядан бирле күңелен кырып торган шиге көчәйде Нигә әле ата кеше аны кызы белән ялгыз калдырырга тырыша7 Сүз арасында гына Галина үзенең кияүдә булганын, ирдән уңмаганлыгын. аның көне- төне эчеп тәмам юлдан язганын сөйләп үткән иде инде Галина белән киявенең ике арадагы низаглары шәһәргә саркып чыккан иде Нәҗипнең дә бу хакта нидер ишеткәне булган икән, сөйләшә торгач ул шул гайбәтләрне хәтерләде Ялгышмаса. «Платон Платоновичның кызы гаять холыксыз, тупас һәм усал нәмәрсә* — дип сөйләгәннәр иде "Шул кешене миңа сыламакчы буламы әллә бу карт бүре7»—дип уйлады Нәҗип һәм остазын «бүре» дип атаганын абайламый да калды
Галинаның шома битенә саубуллашканда вак-вак җыерчыклар кунган иде. ул Нәҗипкә ике бармагын гына бирде дә кырт борылып
йортка кереп китте Платон Платонович аны бакчалар капкасына хәтле озата барды Ябык капкага барып җиткәч кенә: «Сез, Нәҗип Йосыпович, өйләнгән кеше икәнсез»,— диде «Ике балам бар!» Шактый йомык икәнсез, белмәгән идем» «Нигә йомык?» «Бер дә үз тормышыгызны сөйләгәнегез булмады» Нәҗип көлемсерәде Ниен сөйлисең9 Акчасыз, фатирсыз, эшсез җәфа чиккәннәрен чәчеп йөрсенме? Серен ачсынмы9 Белми калсыннар әле!
Платон Платонович артыгын төпченмәде, сөякчел бармаклары белән Нәҗипнең кулын кыскандай итте дә. кармак сабы кебек озын, нәзек сынын туп-туры тотып, үрә катып кайтып китте.
Диплом якланды, комиссия әгъзалары Нургалиевне тоташ мактадылар «Кичкедә укып мондый уңышларга талант кына ирешә ала!»—диделәр «Хезмәт, һичшиксез, кандидатлык диссертациясенә нигез була ала — диде күрше институттан килгән вәкил Захаров.
Остазына тулы өмет баглаган Нәҗип Йосыф улы Нургалиев ирекле диплом алып чыккан иде.
Мөнәсәбәтләр көтелмәгән якка борылды. Платон Платоновичны сагалап, кафедра ишеге тирәсен байтак саклады ул. ниһаять, очраштылар. «Мин яңа кафедра ачуны күздә тоткан идем, министрлыктан җавап алдык, ул эш барып чыкмаслыгын хәбәр иттеләр. Кызганыч».— диде профессор. Нәҗипкә кырын күзен дә төшермичә. Нәҗип, кылган яхшылыклары өчен остазына рәхмәт әйтеп, Юрий Петрович Захаров янына ашыкты. Доцент Захаров урыныннан торып, хөрмәтләп каршы алды Кул бирде «А как же! Хәтерлим! Дипломыгыз сокланырлык иде Сезгә шул юнәлештә эшләргә кирәк, эшләргә' » Нәҗип читенсенеп кенә рәхмәт әйтте һәм бүгенгә үзенең эшсез калуын белдерде Захаровның алтын кысалы күзлеге төшеп китә язды. «Ә Платон Платонович9»—дип сорады ул төкселәнеп. «Аның белән борчагыбыз пешмәде»,— диде һаман хәйләгә остармаган Нургалиев. Юрий Петровичның алтын кысалы күзлеге калтыранган бармаклары арасына күчте, ул ияген алга чөеп, шытырдатып кашып алды
«Яшермим^ сез талантлы егет Киләчәктә сездән шәп белгеч чыгуы бик ихтимал.— диде Юрий Петрович, тамагын урынлы-урынсыз кыргалап.— тик шунысы бар шәһәребезнең абруйлы, иң күркәм галиме белән борчак пешерә алмаган яшь иптәш минем белән пешерер дип уйлыйсызмы?» «Эшләп карыйк, Юрий Петрович! — диде гади генә итеп Нәҗип — Мин белештем: сезнең кияүдән кайткан кызыгыз юк икән!»—дип шаяртырга теләде. Захаров боргаланып- сыргаланып тормады «Платон Платонович белән арамны бозасым килми!»—дип ярып салды.
Кылган мәрхәмәте, туры әйтүе өчен аңа да рәхмәт эләкте. Захаров янына Нәҗип әвене янып кергән иде, балтасын суга төшереп чыгып китте Фәнни тикшерү институтларын йөреп чыкты, төрле оешмаларга кагылды, профиле туры килердәй берләшмәләргә керде, кай ишеккә кагылмасын. Платон Платонович исеме калкып, Нәҗип Нургалиев бар җирдән дә тәртәсен кире борды. Беркем аның укымышы, әзерлеге, белеме белән кызыксынмады, һәр очраган кеше остазы белән арасы бозылуының сәбәбен белергә теләде. Захарчук кадәр Захарчук кызы өчен шулай әчелешле булып йөрмәс инде, остаз белән шәкерт арасын, бәлки, бүтән сәбәпләр бозгандыр9 Ул дөресен әйтмәде, дөресен сөйләмәгәч, бар җирдә дә аннан шикләнделәр. сагаеп сөйләштеләр һәм. әлбәттә, үтенечен кире кактылар. Арадан бер иптәш, егетнең шактый михнәт чигеп йөргәнен белгәннән соң, өстәл артыннан ук чыкты, Нәҗипне аркасыннан сөеп диванга утыртты һәм кап-кара бөдрә сакалын тарый-тарый мәсьәләне ачыклап бирде «Киңәшем шул: Платон Платоновичтан хәер-фатыйха, ягъни рекомендация алып килмәсәгез, институтларның, фәнни оеш- 20
мал арның ишеге сезгә ябык Нишлисең, тормыш аяусыз Захарчук- ның кулы җитмәгән почмак шәһәребездә юк. Йә бүтән якка юл тотыгыз, йә завод-фабрикалар тирәсеннән эзләп карагыз!»
Рәхмәтен аңа да жәлләмәде Нәҗип
Әллә киңәшкә өлкә комитетына кереп караргамы’»—дип Ирек ф мәйданында каңгырап йөргәндә, аның турысына өр-яңа. елкылдап торган кара «Волга* килеп туктады, аннан теге чакта Фәтхулла ч абзалары табынында танышкан иптәшләрнең берсе чыкты Ирексез- 2 дән аларның күзләре очрашты Безне ходай очраштырды'*—диде > кыюланып Нәҗип һәм. тәвәккәлләп, үз хәлен кыска-кыска сөйләп s бирде Иптәш ашыга иде. ул күзен обком ишегеннән алмады, кесә- « сеннән визитка чыгарып Нәҗипкә тоттырды һәм: «Иртәгә сәгать < унбердә шалтырат».— диде Кәгазь иясе, чыннан да. Горбунов бер- $ ләшмәсенең директор урынбасары Храмов Иван Кириллович икән “ Татарча үтә шома сөйләүче бу керәшен Нәҗипне дәртләндерде, ул _ икенче көнне, кушылган вакытта урынбасарга шалтыратты
Завод идарәсе урнашкан йортның өченче катына тыны-өне бетеп * менде. Храмовның кабинетын көч-хәл белән эзләп тапты Күзе- ч башы тонган иде егетнең. Фәтхулланың исеме үз эшен эшләде. урынбасар аны кемнәргәдер тәкъдим итте, телефоннан кат-кат - шалтыратты Документларыңны җый'»—диде ул ахырдан «Алары ” үзем белән».— диде егет, каударланып Ашыкма.— дип бүлдерде < аны җитди кеше.— син безнең эшнең асылын онытма Укыган җиреңнең спецбүлегеннән белешмә китер Ни кирәген алар белә. Туганнарың хакында белешмә кирәк Авыл советыннан, колхоздан Исәннәре кайда да. үлгәннәре кайсы зиратларга күмелгән Шәт. чит илләрдә якыннарың юктыр’ Яшермә'* Юк, юк!»—дип кабатлады Нәҗип, сөенеп Була калса, моннан да борып чыгарачаклар икән. Хәзер исә актыккы өмет монда, язмыш җәя бавы булып тартылган, «йә пан. йә пропал!»—оҗмах капкасын шушы кеше ачса ача. юк икән, дөньяда ник пыскып яшәргә7'
Тәки урнашты Нәҗип, кирәкле кәгазьләрен тапты авылдан да җибәрделәр, борыны белән җир сөрде егет, мәгәр һәммәсен җиренә җиткерде Бөтен кешедән алда килде, иң соңгы кеше булып бүлмәдән чыкты Күрсеннәр генә аны. белсеннәр' Кушканны җиренә җиткерде, кушмаганны үзе белеп үтәде Беркемгә каршы сүз әйтмәде, килеш- мәсә дә түзде, чыдады Шимбә өмәләренә рәттән чыкты, заводтан совхозга җибәрделәр, өч атна яңгырга-карга батып авылда ятты Күрсеннәр генә' Стена газетасы чыгарды, бүлек мөдирләре, цех башлыкларының гына түгел, секретарь кызларның, идән себерүчеләрнең кәефенә ярарга тырышты Директорның көнлек режимын өйрәнеп, коридорда аны очратырга, бөгелеп сәлам бирергә гадәтләнде Күрсен генә' Бөтен начальствоның туган көннәрен белеп алды, хатын-кызларга чәчәк ташыды, ирләрне телефон аша котлады Болар белән генә алдыра алмагач, нәүмизләнеп. башын ташка орыр дәрәҗәгә җитеп, ярсып та йөргәләде
Ниһаять, күн төште! Ул дипломында яңа энергия чыганаклары эзләү мәсьәләсен күтәргән иде. заводка шул юнәлештәге заказлар бирелде Нәҗип Йосыф улы Нургалиев кичә тәлинкә тоткан хезмәттәшләренә җилкә чокырын күрсәтә башлады күрешкәндә ике бармагын гына бирде Коллоквиумнарга аны җибәрделәр, фәнни дискуссияләрдә авыз ачып ул беренче сүзне әйтте, ул эшләгән лабораториягә илнең төрле заводларыннан заказлар ява башлады Мәскәүдән алты айлык курсларга чакыру килеп кемне җибәрергә’ • дигәндә, җитәкчеләр Нургалиевне атадылар Бу инде ышану, хөрмәт казану иде Нәҗип яшерен өметләр, усаллана башлаган канатлы хыяллар белән башкалага китте Ул аннан бөтенләй бүтән, олы кеше булып кайтачак' Татыган газаплары, кимсетүләр җәбер-
җәфалар өчен ул кемнәрдәндер үч алачак әле! Сак булыгыз!
Гаиләдә фәкыйрьлекне, кимлекне хатын-кыз аерата авыр кичерә Гомере буе туя ашамаган, юньле өс-баш күрмәгән Наилә, инде иренә ышаныч югалды дигәндә, җиргә басып түгел, ак болытларга утырып кына йөри башлады Зур мөмкинлекләр яулап кайтачак ирен нинди күлмәк киеп каршылауга кадәр уйлап куйды Наилә. Һич тарсынмыйча. Миңсылу апасыннан өстәмә дүрт йөз сум әҗәткә алды кунакка кемнәрне чакырырга кирәклеген барлады Ире башкаладан мөдир булып кайтачак. Бер мөдир булып алган кеше, номенклатурага кергәч, һичкайчан төшеп калачак түгел1 Күтәреләчәк аның Нәҗибе!..
Хыяллар һич уйда юкта тар-мар килде, өмет киселде, акчалар өс-баш карарга түгел, күңелсез юл чыгымнарына тотылды Ир белән хатын арасын ныгытып килгән татлы уйлар ялган, буш куык булып чыкты Әнә. дөньяны учында кысып тотып, язмышларын күккә чөяргә әзерләнгән бәндә хәзер биләүле бала хәлендә, күзе белән ялварып, иреннәре белән актык сүзләрен әйтергә тырышып, күз көеге булып ята. Утыз өч яшендә гарип, инвалид, адәм көлкесе, аяклы каза. җәфа, бәла һәм моннан ары бары тик хәсрәт-газаплар гына китерәчәк бичара.
Нәҗипнең сул күзеннән дәү бер тамчы тәгәрәп чыкты да Наиләнең кул аркасына тамды Ирен генә түгел. Наилә үз-үзен дә танымады. күзеннән чыт итеп яше чыкмады, ирен кызганмады ул. күңеленең кайсы төпкелендәдер Нәҗипкә ачуы ташыды Ирен чеметәсе, үтмәс пычак белән турыйсы. Ялганчы! Хыянәтче! Сүзеңдә тормаган буш куык!»—дип кычкырасы килде аның Дөрес, бу мәгънәсез ярсулы ташкын аны әзгә генә тетрәндереп тотты, әмма бу булды, күңелгә керде Хатын-кыз күңеленә тирән кергән тойгылар бер чакта да онытылмыйлар.
Ул. акылына килеп, як-ягына каранды, ширмалар артында һәркемнең әҗәл белән үзенчә тартышып ятуын абайлап, икенче тапкыр иренең күкрәгенә капланды. Бөек хыяллар йөртүче Нәҗип Нургалиевнең атна эчендә саргайган яңаклары буйлап ике бөртек тонык яшь тамчысы тәгәрәде Наилә дә еларга тырышып карады, елый алмады
4
Өч атнага якын шифаханәдә яткырып, эчен ак. сары, яшькелт дару төймәләре белән дыңгычлап тутырып, беләкләрен, ябыккач бөршәеп калган артын төрле зурлыктагы уколлар белән тишкәләп бетергәч, Нәҗипне чыгарып җибәрделәр.
Йөрәк шаярганны яратмый. Инфаркт юк-югын. ләкин йөрәгегез нык ук зәгыйфьләнгән Стресслар заманы, шуның нәтиҗәсе Кыскасы. кардионевроз. миокардит, кыскасы, күкрәк бакасы стенокардиягә бер адым калган булган Режим не кискен үзгәртәсез' Фән белән шөгыльләрне кичектерәсез, күпкә түгел — бер елга, аннан күз күрер. Казан врачлары рөхсәт итсә, җиңелрәк эшкә урнашып торасыз, хәлегез бар икән, озаграк ял итәрсез. Бераз арулануга. Кавказга. Кисловодскига нарзан ванналарына, тау һавасына барасыз. Даими һәйоәт тукланырга, болын һавасы суларга, чишмә суы эчәргә, борчылмаска, кайгырмаска, кабаланмаска, ярсымаска, үз вакытында шау-шусыз урында йокларга, вакытында торырга, режимны бозмаска! Сезгә, авыру иптәш, хәерле юл телибез'
Инфаркт яшәрде. Нәҗип яткан палатадагы өч ирнең өчесе дә утыз белән кырык арасындагы яшьләр иде. Бераз хәл алуга аларны 22
бер сорау гына борчыды хатыннарны кайчанрак куенга алырга мөмкин булачак'7
Бу четерекле сорау аның күңеленә килмәде, аны бүтән яклар — эш урын, дәрәҗә, квартира мәсьәләләре ныграк талкый иде Хатын качмас анысы, кичерер дә *
Нәҗип Йосыф улы Нургалиев, белемен яңа тәгълиматлар ер- яңа юнәлешләр, чит илләрдә барган эзләнүләр белән ныгытып, g Казанның атаклы заводларының берсенә лаборатория мөдире булып з кайтырга киткән җиреннән, әнә шулай кәгазь — кәҗә билеты TO- S тып. Татарстанның томанга, сөремгә, төтенгә, көлгә, тузанга һәм s шау-шуга чумган гүзәл башкаласына кайтып төште Урыны плацкарт, g аның да ян кырыйдагысы. аның да бәдрәф янәшәсендәгесе иде < Төне буе керфек какмады Ни уйларга да белмәде егет, кайсы якка $ гына уен юнәлтсә дә. уй йә упкынга очып төште, йә булмаса кара а язмыш юлга чыгарып куйган таш кыяга килеп орынды Әкияттәге х кебек, каршысында әле кара урман, әле шашкын елга, әле ут таш- “ кыны булды Үтәр әмәл дә. яхшы күңелле сихерче биргән коткар- * гыч әманәтләр дә юк Кеше аңының иң кыен мәле уйламыйча - да ята алмыйсың, уйларыңның җебе юк нигезе, юнәлеше тотрыксыз. “ алар сине язгы ташкындагы йомычка кебек чайкалдырып йөртәләр. •яр якын да кебек, ләкин чыгар юл юк. якынлашам дигәндә генә * ул тагын да ераклаша
Поезд Бишбалтаның кырыгынчы завод корым-сөременнән түбәнгә чүккән гарип йортлары арасына барып кергәч, ул суга егерме тамчы валокардин тамызып эчте. Наиләсенә күшеккән тавык булып күренәсе килмәде.
Наилә Нәҗипне караватта яткан хәлдә күреп кайткан иде, вагон ишегеннән ыбыр-чыбыр тутырган иләмсез төенчек тотып чыккан килбәтсез ирен күргәч, чак егылып китмәде Пәлтәсе иңнәрен сытып аска салынган, чалбар балаклары гармунланган. күз читләренә саргылт эрен касмакланып каткан -Әйберләр вагонда, күрерсең Уфалы иптәш озатты Син кереп ал инде, миңа авыр күтәрергә ярамый >•
Наилә Искәндәрне җитәкләп. Рөстәмен күтәргән иде. берсен читкә кагып, икенчесен әтисенә тоттырды да бушап калган вагонга җил- җил кереп китте Мәскәүдә очрашканнан бирле аны бер газап биләде Ничек яшәрбез без? Ничек гомер итәрбез7 Вагон аша Нәҗипнең китап-дәфтәрләрен өстерәп алып чыкканда, ул икенче улларын Рөстәмне алып кайтуларына үкенде Ичмасам, берәү генә булса икән!»
Җил мехкомбинат ягыннан иде Казан күген кара җилпәзә, февраль болытлары каплаган, көн чамасыз җылыткан, урамнар ярым караңгы, саграк шоферлар машина күзләренә ут төрткәннәр Алар җиденче трамвайдан төшүгә, борынга сасы тире исе. комбинат кыш буе таратып урамнарга агач ботакларына, баганаларга, йортларга сеңдергән авыр ис килеп бөркелде Күктән эре-эре корым кисәкләренә уралып җепшек кар бөртекләре төшкәли иде Әйбер-караларны Наилә ике тапкыр килеп алды. Рөстәмне күтәреп. Искәндәрне җитәкләп ире аны урам читендә көтеп торды Көч-хәл белән, җепшегән карлы уйсуларда тая-тая. өйгә кайтып җиттеләр Наилә манма су булды, пәлтә якасын чишеп җибәрде Хуҗаларның җиргә тия язган тәрәзәләренә кырын күз сала-сала. үз ишекләренә, аргы башка үттеләр
Мәскәүдән. мәһабәт пулатлар. Кремль йолдызлары яныннан ялгызы кайткач. Наилә, өенә керергә хурланып, гарьләнеп еламсырап басып торган иде Бүген, ике баласын җитәкләп, чирле ире егылмасын дип борчылып кайткач, аны-моны уйлап тормады фәкыйрьлек, мескенлек аларның гаиләсенә төс кебек тоелды
Искәндәр, күчтәнәч көтеп, әтисенең бөктәрләренә ымсынып карады Әле ярый, уфалы татар китәр алдыннан. улларыңа . дип. бер тартма зефир» тыккан иде. рәхмәт аңа. шуны тартып чыгаргач. малайлар, песи балалары кебек мыраулап, күчтәнәчкә ябырылдылар Наилә, бәрәңге пешереп, аны бала юрганы белән төреп куйган икән, кара-каршы утырып, озакка сузарга тырышып шуны ашадылар, чәй эчеп алдылар
Көн үтте, ашыгып кич килде Нәҗип чак кына тынычлангандай булды, аңа карап Наиләнең дә эчке бураннары бераз басыла төште, ул -Ходай биреп, тиз генә сәламәтләнеп, ныгып китсә., тормыш элеккеге эзенә кайтмасмы әле?!— дип. яңачарак уй беркетергә тырышты Йокларга ятканнар гына иде. биләмнән Таңсылу кайтып керде, дөп-дөп басып ишекле-түрле йөрде: нидер аударды, шакылдатты. өстәл-урындыкларны, спектакль әзерләгән режиссер сыман, шкафларны урыннан-урынга күчерде, күрше бүлмәдәге әнкәсенә Африкага ишетелерлек итеп кычкырды, җырлады. Ярты төнгә шае аның үчегү концертын тыңлап үткәрсәләр, төн авышкач, тимер юлда маневр паровозлары эшкә тотынды Тәбәнәк кенә зәңгәрсу нәрсәләр киндер станының кылычыннан чыккан буй җепләр кебек тезелгән суык рельслардан ак. зәңгәр светофорларның туймас ихтыярына буйсынып, вагоннарны арлы-бирле тараттылар. Ми шарларын түн-дерергә теләп сызгырттылар, багана башына мәңгелеккә менгән радиорупордан дежур хатын-кыз кемнәрнедер өзмәс каулады, карлыккан исерек тавышлы кемнәрдер аңа хәбәр җиткерергә тырышып, нидер акырдылар, яман сүзләр белән таңны сискәндереп сүгенеп җибәрделәр Рельслар дөбердәде, тәрәзә, бүрәнә аша суык сыкы белән ят авазлар кереп тулды, тар караватта тырпылдап яткан ике җан. җилгәргеч иләгендә ялгыз калган ике борчак кебек, һаман бер-берсеннән ераклашалар иде. Наилә һаман Ничек яшәрбез без? Ничек көн күрербез9»—дип тын гына уфтанса. Нәҗип, тел астына валидол салган саен «Алай гына бирешмәм! Эйзенхауэр унике инфаркт кичергән! Бишәр инфаркт алганнар да яши! Йөрәкне ныгытырбыз, күңелгә йомшарырга ирек бирмәбез' Чак кына ял итәргә, әзгә генә түзәргә! һәм изүне чишеп эшкә ябышырга! — дип яңача иманын тәкрарлап ята иде.
Наиләнең иртәнге хәбәрләре җамны җылытмады Үлмәгән Захарчук. үләме соң? Декан ясаганнар үзен. Менә шул*.— диде ул чәйнеккә су салганда. Керогаз өстеннән гөлдердәп тавыш биргән чәйнеккә кушылып. Наилә икенче бер сөенче - белән уртаклашты: Ә Фәтхулла абыйны яңа эшкә, югарыга референт итеп күчерергә теләгәннәр» «Ә ул9 -Улмы9 Бармаган!- ?Күләр!—диде кинәт Нәҗип — Бу заманда кулыңда нәни генә власть юк икән, син тулы хокуклы кеше түгелсең!» -Алай димә Власть ике төрле була ул, берсе аның күзгә күренә, икенчесе күренми Бездә хәзер яшертен экономика, яшертен власть бар дип сөйлиләр ич!- Нәҗип. Кемнән ишеттең?»—дип төпченмәде, ул сорашырга җыенган арада хатыны өченче яңалыкны әйтеп, аның авызын йомды Ә теге, кем соң әле. шадра инде Мебель кибетендә бергә эшләгән идегез. Вафамы9-—дип сорады Нәҗип. Шул инде, шул! Кибет директоры иткәннәр үзен!»
Дүрт класс белеме белән, русчаны түгел, татарчаны да такы- токы гына белгән Вафа директор?’ Бусы, чыннан да. искитәрлек иде.
Наиләнең кич алып кайткан яңалыгы аяз көнне күк күкрәгәндәй булды. Ул өйгә кызарып, ашыгып, мышнап диярлек кайтып керде: Чихрадзе пенсиягә киткән! — дип әйтеп салды Нәҗип өйдә көне буе ялгыз калып әле йөреп кереп, әле ятып шактый тынычланган иде. дерт итеп кабынып китте. «Гайбәт1 Алтмыш аңа көз көне тула». 24
«Көзне көтмәгән инде, сәбәбе булган- Наилә башта сәбәбен әйтмәде. балаларны берсен бакчадан, икенчесен яследән алып кайтырга кирәк иде, озак кына тарткалаштылар, соңга кала яздылар ' Белсәң — бел.— диде Наилә ярым кызып.— Чихрадзеның хатыны вафат икән, » «Әйе.— дип җүпләде аны Нәҗип.— былтыр күмдек»» Алар ф йортында, күршедә ун яшьлек бер кыз яши икән, элек тә. Чихрадзе- • ның хатыны исән чакта, аларга гел кергәләп йөргән Хәзер дә Чих- § радзе аны еш кына дәшеп ала икән Кәнфит белән сыйлый, тәмле | сулар эчертә, юк-барны сораша торган булган-» «Шуннан'’ Моның > ни гаебе бар?* «Бар шул1—диде турсаеп Наилә.— көннәрдән бер х көнне карт пәри, гөрҗи. кызның гыйффәтен тотып карый башлаган £ бер тоткан ике тоткан, кыз гәүдәле икән, җитеп килә1 Оялып башта < беркемгә бер сүз ычкындырмаган, ахыр Чихрадзе моны кыса баш- < лагач. йөгереп чыккан да әнкәсенә сөйләп биргән. Кыз зыян-зарар ~ күрмәгән икән! Ашык-пошык кына пенсиягә озатканнар карт а иблисне!»
Хәбәр бик хәтәр иде. Нәҗипнең зиһене томаланып, башы иңкеп ¥ китте Көзгә кадәр ул элеккеге хәлемә кайтырмын дип нык ышана иде Ныгыр өчен ял итәргә, күңелне яңа халәткә өйрәтергә кирәк иде <Сиңа эшкә чыгарга туры килер»,— диде Наилә туп-туры Шулай булыр, ахрысы Минем айлык больничныем бар барын ■■ -Завод- " ның хәрби фәнни лабораториясен мөдирсез ай буе тотмаслар»— диде < Наилә ышаныч белән. «Бер-ике көн түзик, миңа күнегергә кирәк. Наилә» 'Ике көн түзәрбез Урын түзәрме9 Шуны да уйла1»
<Ә Чихрадзе шыр тиле икән! Беткәнмени аңа хатын-кыз9 Алай талагы ташыса, әнә безнең Таңсылу белән таныштырырга иде үзен!»—дип ычкындырды Нәҗип ишектән чыгып барганда.
Икенче көнне ул больницага барып каралырга, киңәшергә, эшкә чыгарга рөхсәт алырга тиеш иде Наиләсенә «барам, барам» дип калган иде. бармады Иртәдән үк көннең рәте булмады, башы авыртып торды, бертуктаусыз җепшек кар яуды, буран купты, тәрәзәләрне томалап юеш кар ябышты. Урын өстендә шактый аунагач, ул калкынып торды, киенде, кая барасын да уйламаган килеш, капка төбенә чыкты, аяк йөзен күмгән ябышкак карны ерып. Яңа бистәнең Бродвее — Мәҗит Гафури урамына чыкты Аның сагышын арттырып тегеләй дә. болай да трамвайлар үтте, пычрак чәчеп машиналар каядыр ашыкты. Кинәт хәрәкәт азайды, машиналар тизлекләрен киметеп туктап калдылар Нәҗип шәһәр ягыннан килгән, билен киң кара пута белән буган мәет машинасы катафалканы абайлап алды Мәет машинасы! Җеназа! Машинада җансыз гәүдә, үлек ята Кемдер дөп итеп аның күкрәгенә китереп сукты, күз алды караңгыланды, ул бер мәлгә Мәскәүдәге кебек, яшәү белән әҗәл арасында кысылып калды Аяк бармаклары чемер-чемер итте, бугазына кайнар кургаш тулды, сулышы авырайды Аның бөтен күзәнәкләрен. аңын, зиһенен курку биләде Ул җеназага катнашкан машиналарга күзен күтәреп карарга куркып шактый басып торды бугай, җепшек карга чумган аякларына дым бәрде, суык үтте Аның яныннан узып торган кешеләр «Көпә-көндез салган, ахрысы, бу исерек!»—дип борылып-борылып та карадылар
Нәҗип Йосыф улы Нургалиев тагын бер тапкыр тормыш белән саубуллашып алды, коты ботына төште Гүя. әнә шул дәһшәтле, кара билле аяусыз машинада аның гәүдәсен салып Яңа бистә зиратына илтәләр иде. Өенә кадәр исән-аман кайтып җитә алса ярый ла! .
Шулкадәр күңелсез, шулкадәр авыр иде аңа! Офыклар кап-кара. юллар чуалган, бара-бара да әллә кая. янга каерылып кереп китә егылмас өчен койма такталарына, капка баганаларына ябыша Аны күреп сәерсенгән этләр дә өрмәс булдылар, койрыкларын болгап
Кая барып бәрелер икән бу бәндә?»—дип аны озата киттеләр... Беттем!»—диде аның көл төсенә кергән иреннәре. үләм» дигән уй күңеленә сеңде, һаман ныгый, берегә барды Ул. уеның юнәлешен үзгәртергә маташып. Наиләсе, балалары турында хәтерләргә азапланды, алар искә төшкән саен. Нәҗипнең өметсезлеге тирәнәя бара иде.
Кайтып җитте, урам капкасын ачык калдырды, кыеш баскыч төбенә җиткәч, тотка тимеренә ябышып торды. Кергәч, пальтосын иңеннән шудырды да. көч-хәл белән пычрак, юеш ботинкаларын ычкындырып, караватка менеп ятты. Аның кайтканын ишетеп теге яктан Таңсылу килеп чыкты һәм йөзтүбән капланып яткан Нәҗипнең арык җилкәсенә майлы, симез йодрыгы белән берне кундырды. «Тор! Күтәрәм сыер булдыңмы әллә5 6 7 Ятасың да ятасың!» Нәҗип аһылдап йөрәк турын учы белән каплап торып утырды, Таңсылуга нәрсә: авыз мыймылдык. күз-каш тирәләре каймаланып бизәлгән, колак алкалары болыт арасында уйнаган яшендәй елык-ялык килә, авызлыклап куйгач, текәләнгән күкрәкләре тирбәләләр. «Йә. ни дидең әле син кичә хатыныңа7 Кемгә сыларга ниятлисең син мине? Әрмәнгәме. грузингамы7 Сатар алдыннан товарның сыйфатын үзең бел! Ошама- сам. теләгән кешеңә аткарырсың!» «Таңсылу дим. чакыр ашыгыч ярдәм машинасын!» Нәрсә7 Ни иркәләнеп ятасың7 Мин синең җебегән хатының түгел, хәзер уятырмын. » «Үләм!» Таңсылуның халат төймәләре каптырылмаган икән, ул шәрә тәне белән сөзешергә килә башлады 'Затсызланма. Таңсылу!» «Җебемә, хәйван!» «Чакыр врачларны үләм... йөгер!»
Таңсылу, гөбе-гөбе ботларын ачып ташлап, татлы хихылдап караватка ук менеп ятты. Нәҗипне стенага кысрыклады. «Ашыгыч ярдәм кирәк, имеш Менә мин синең ашыгыч ярдәмең! Чирләгән икән берәүләр, һай алла' Хатыныңны алда! Марҗалар белән себерелгәнгә укуыңнан куганнар сине. Тап-таза ир. ходаем, утыз өч яшьтә! Мәскәүдә' Тик ятканга йөз илле тәңкә акча! Кругом кызлар! Негр марҗалары белән себерелгәнсеңдер әле? Бер танышым сөйләде, аларның уч төпләренә кадәр зәп-зәңгәр ди Сөйлә инде! Йә!»
Нәҗип, йомык күз. ыңгырашты «Таңсылу, күрмисеңмени? Үләм' > «Күрмим күрмим! Яле күрсәт!» Таңсылуның бармаклары өзелеп калган кәлтә койрыгы булып кыймылдады, әллә кайларга кереп китте.
Ә Нәҗип, чалкан яткан да. аңын югалтып, җәйрап онытылган. Таңсылу шашынып-акырып чап-чоп үз ягына чыгып чапты, хушбуй исе таратып халат итәкләре җилфердәде.
5
Наиләне профкомга дәшеп алдылар. «Үткән елгы кәгазьләрне күздән үткәрәсе бар. әз-мәз миңа булышырсың, озак тотмам»,— диде Изил Латыйпов Латыйпов үз исеме белән горурлана җай чыккан саен Исемем — Изил әти кушкан, минем кем була- сымны. җәмгыятьтә күркәм урын аласымны алдан ук белгән Ис-пол-нитель заветов Ильича. Мондый исем белән югалмас заман киләсен шәйләгән!»
Озын, нәзек муенлы, бәләкәй башлы, төксез иякле бу кеше ике хатын аерып хәзер буйдаклар өеренең башы булып йөри иде Очраган бер сөйкемле хатынга күз кыса, һәркайсысына аның сыналган шома төче сүзе бар буфетта чират булса, ул күңеле төшкән ханымнар артына басарга тырыша, ышкына, ялгыш дигән булып аның шәрә беләгенә кагылып китә, түшенә орына, һич тайчынмый үзеннән шактый өлкән хатыннарның колак итен тешли-тешли оятсыз
мәзәкләр сөйли Наилә бу кешенең күзенә чалынмаска, аннан читтә- рәк йөрергә тырыша иде Моңарчы теләге кабул булса да. бүгенге чакырудан баш тарта алмады Изил Латыйповны күрергә аннан бик кирәкле бер-ике белешмә чокып алырга кирәк иде Нәҗипнең чирләп егылганын Казанга кайтып төшкәнен заводта беләләрме- юкмы9 Бу бер Икенчесе. Чихрадзе урынына мөдир булып кем килә- * чәк? Җитәкчеләр арасында ниндирәк сүзләр йөри9 i
Изил Латыйповның дөньяда белмәгәне юк иде
Балаларны Нәҗип барып алыр, аңа юанырга бер шөгыль бу- 3 лыр дип тә уйлады Наилә £
Изил кабинетына кергәч тә. бүлмә хуҗасы Наиләне атылып ЗЕ килеп каршылады, өстен салдырышты «һаман чәчәк атасың. * Наиләкәй! Матурлык алиһәсенең үги кызымы әллә син9» Яшь хатын- * нарның һәммәсенә «син» дип эндәшкән Изилгә Наилә үпкәләмәде < Тагын бер-ике төче мактау сүзе ычкындыргач. Изил гадәтенчә. “ мәзәк сөйләп ташлады «Төрмәдә, бер камерада бишәү утыралар а икән Берсе караклык өчен эләккән, биш ел биргәннәр, икенчесе “ талауга катнашкан — сигезне ямаганнар, берсенең дә сандыгы буш * түгел, ә бишенче кеше почмакта авызына су кабып утыра икән Тегеңә унбиш ел чәпәгәннәр, ди? Кысалар тегене, әйт тә әйт. нигә 3 шулкадәр клиндер ашаталар сиңа9 Аптырагач, йөдәгәч, теге бәндә - «Өч шыртлака өчен бирделәр срок'»—ди икән «Өч шыртлака “ өчен унбишне өяләрме, дурак!»—дип бәйләнәләр икән камерадаш- * лары Шуннан сөйләп биргән теге «Барам күл ярыннан карасам җирдә бер кирпеч ята Бер ягына «динамит» дип язу ябыштырганнар икенче ягында да шундый язу Койрыгына ут төрттем дә күлгә тондырдым теге кирпечне Карыйм, өч шыртлака һәм дүрт водолаз калкып чыкты-.— ди икән теге .»
Изил көлеп туктагач кына Наилә елмайгандай итте. Ә Изилнең борыныннан куык атылып чыкты Суык тидергән икән профсоюз лидеры Оятсыз Изилнең бүген кыюлыгы җитмәде, вакытсыз борынына кунган куык дәртен сүрелдердеме. Наиләне ярты төнгә калдырмады майлы күзе белән капшанса да. кулын күкрәгенә сузмады Алай да. кәгазьләрне сортка аерып, папкаларга теркәп шактый утырдылар Көн соңарды Изил.— диде Наилә, мөмкин кадәр тәмле телле булырга тырышып.— Чихрадзе урынына кемне мөдир итәләр9» Ә миңа кем булса да барыбер».— диде бераз чытлыкланып Латыйпов. «Барыбер үк түгелдер лә! —диде күз карашын аңа текәп Наилә заводта кадрлар сайлаганда соңгы сүзне син әйтәсең диләр ләбаса'» Бу юлы аткан ук туры тиде. Латыйпов урыныннан сикереп торды, тар күкрәген алгарак чыгарып, күз алмаларын тәгәрәтеп Наиләгә таба атлады «Анысы хак Тырышырга туры килә Һәр чакта да минем белән киңәшәләр Әлегә Чихрадзе урыны буш» Бу хәбәрдән Наилә дә сикереп алды, моны үзенчә аңлаган Изил келәйле бармаклары белән аның түшенә үрелде Нинди әрсез, аңгыра һәм бушкуык ирләр бар бу дөньяда' Әгәр Изил бу минутта Наиләнең күңелен нинди уйлар өермәсе биләгәнен, йөрәгенең ничә градуслы утларда дөрләп янганын белсә Кулы сузылуга Наиләнең хәсрәт утыннан очкын алып, кара күмер булып янар иде Шушы секундтан Наилә бөтен эшен сукырларча башкарды, һич нәрсә уйлап, баш ватып тормады Изил «Тек», дисә, папканы текте «ҖыЙ'>—дип боерса, кәгазьләрне берәмтекләп җыйды, үзе дә сизмәстән, эченә-тышына кара кайгы уралган җанлы курчакка әйләнде
Яңа Бистәгә баручы алтынчы трамвай бүген тәмам чукынды, юк та юк' Тылсым белән тартып китерер иде Наилә, тылсымы юк' Ярсуы белән янына сөйрәр иде. шәһәр трамвайлары Наиләнең ярсуын аңлый торган түгел шул Яннан гына дәү-дәү кара «Волга«ларга
киерелеп утырып шома-шома кешеләр үтә. Ишек пыялалары аша аларның чиртсәң кан чәчрәп чыгарлык тук чырайлары, кыйбатлы бүрекләре һәм текә күтәрелгән хәтәр танаулары гына күренеп кала Тизрәк өйгә кайтып керергә, «урын буш!»—дип Нәҗипне дәртләндерергә һәм. иртәгедән дә калмыйча, заводка җибәрергә иде. Аның Нәҗибеннән дә лаеклырак кандидатура юк. алты айлык курсларның дүрт аен тәмамлады, аның ире елдам кеше, аласы белемне алгандыр!
Тукталышта кара болыт булып торган халыкны суык җил куып таратты, ниһаять, аргы яктан җәяү килгән бер мәрхәмәтле җан «Юкка көтәсез, анда авария, трамвай белән машина бәрелешкән!»— дигәч. Наилә дә җәяү кайтырга җыенды Бүтән чара калмаган иде
Шәһәрдән Яңа Бистәгә шактый ара, караңгы, ике арада фонарьлар юк. әрле-бирле йөргән машина утлары гына шыксыз бушлыкны. җилләр уйнаган мәйданны, кар өемнәрен, боз кантарларын яктыртып уза. Сул якта әллә кайчаннан, юл төзүчеләрдән калган күгәргән калай вагон тора иде. курка-курка Наилә шуңа якынлашты Тып итеп вагон артыннан каршысына килеп чыккан шәүләне күргәч, Наилә коелып иңде, батон белән сөт шешәсе салган чүпрәк букчасы кулыннан төшеп китте. Букчаны иелеп алганчы шәүлә кешегә әйләнде. уң кулы белән хатынның җиңен эләктереп алды Ярсыган хатын кулында теләсә нәрсә — корал! Наилә ике аягын аерып басты да. букчасын, стадионнарда чүкеч ыргытырга җыенгандагы кебек, һавада болгый башлады, бер-ике адым чигенде. «Якын килмә' » Шәүлә һаман якынлашкач, букчаны бар көченә тегенең баш түбәсенә кундырды Шешә ватылды, шәүләнең бүреге агарды, ул лып итеп артына утырды. Наилә җилдәй чабып аны үтеп китте, урамына кайтканчы йөгерде.
Капкадан керүгә. Тимерхан картның төнгә чылбырдан ычкындырыла торган шалбыр коерыклы алама эте «Звонок» абалап өрергә тотынды Ни булган аңа? Ул абына-сөртенә өйгә керде, бусаганы атлап узгач, тын тартырга куркып тыңланып торды Нәҗибе дә, балалар да өйдә юк иде. Кайтып җитмәгәннәрме әллә9 Кайда булыр болар9 Керогаз өстендә моңаеп утырган ятим чәйнекне капшап карады, суык Мич тә ягылмаган Мичне бер көнне Таңсылу, икенче көнне алар яга торган иде. Бүген — алар чираты «Таңсылу апа!» Теге якта карават яман шыгырдады, күнеккән колак Таңсылуның бер яктан икенче якка авышуын чамалады «Таңсылу апа!» Суык тавыш, җанны өшетеп «Ни бар тагын?»—дип сорады «Нәҗип кайда. белмисеңме?» «Нәҗип?»—дип кайтарды күрше хатын, соравына нәфрәт, җирәнү кушып. «Балаларны алып кайтмадымыни?» «Күрәсең ич. юк». «Ни булды соң9» Яши башлаганнан беренче мәртәбә ул Таңсылу ягына чыкты. Бүлмәнең бөтен стеналары, тәрәзә арасы, гөл чүлмәкләре, урындык артлары атаклы артистларның рәсемнәре белән тулган иде. Хәтта көзгегә дә чибәр-чибәр, бөдрә чәчле, фырт киенгән артистларның рәсемнәре ябыштырылган. Утырма көзге итәгендәге киштәгә мең-миллион төрле вак-вак шешәләр тезелгән иде Киң һәм биек караватта, каз мамыгы тавында, ботын-чатын аерып Таңсылу ята. кулында көмеш саплы нәни эскәк белән түгәрәк көзге Чәчен тузгытып ташлаган да үз яңакларының калкулыкларын, уйсулыкларын, таучыкларын күзәтә. Бармак очы белән зәңгәр төрткеле борын очына басып нидер үлчи, нидер саный Наилә ни ашыкса да. бер карауда бүлмә эчендәге тәртипне, чисталыкны, пөхтәлекне абайлап өлгерде «Нәҗип кайда9— дип кычкырды ул җан ачуы белән «Скорый белән алып киттеләр җебегәнеңне!»—диде түшләрен уйнатып Таңсылу. Наиләнең кот очарлык кыяфәте аны куркытты «Йөрәге начарланды да мин скорый чакырдым- Ә балалар9» «Балаларыңның кайтканы юк!»
Наиләгә ике яктан ике ут бөркелде ике бала, икесе ике җирдә' Сәгать ничә хәзер8 9 10 11 Ун тулып килә икән' Кая чабарга7 Ничек икегә ярылырга? Җитмәсә, Таңсылу, теше сызлагандай чыраен сытып «Мич ягылмаган, өй катып үләрлек —дип ярага тоз сипте. -Таңсылу апа!— дип кычкырды Наилә.— син хәзер балалар артыннан чабасың!» «Чапты диярләр » «Чабасың1—дип кабатлады Наилә һәм карават янына килеп. Таңсылуның ботын каерып ыргытты— $ Тор!» Таңсылу дәшмәде, борын тишекләреннән ирен арасыннан еш- 5 еш пар-тын бөркелде Мин Нәҗипне юлларга ашыгам, балаларны > син алып кайтасың. Берәр нәрсә ашый торырлар Мичкә кайткач * ягармын» «Ярый инде, үзем ягармын Балаларың кайсы бакчада соң £ синең7» Наиләнең күз чокырларында ут уйнады Кыланма! Белә- < сең! Берсе мәчет янында, икенчесе мәктәп янында!’—дип кыч- ч кырды ул аяусызланып. Таңсылу нидер мыгырдап карават- 12 таудан төшә калды. Наилә йортның өлкәннәр яши торган ягына * атылып керде Җәмилә әби' Ун сум биреп торыгыз'-—дип кыч- u кырды. Тимерханның күгәргән бугазы калтыранды, аннан Әбиең * туталарына китте, хаста булып егылган —дигән өн чыкты «Тимер- ң хан абзый, ун сум! Түләрмен' Бише белән кайтарырмын'» Хатынын- ® нан башка, аның әмереннән тыш диварга кунган черкине дә үтермә- Z гән Тимерхан карт бүген Европа күләмендә батырлык эшләде ” Карчыгының үлемтекләр нафталинлы энҗе калфаклар, көмеш < тәңкәләр саклана торган сандыгын ачып, калтыранган куллары белән таушалып беткән өч өчлекне һәм бер тимер берлекне алып бирде. Наилә Гафури урамына чапты Салкын тагын да аяусызлан- ган, кар тоташ шыгырдый башлаган иде. Наилә аны сизмәде, беренче туктаган машинага утырып, үзләре беркетелгән шифаханәгә чапты, анда кизү врачтан ашыгыч ярдәм машиналарының чирлеләрне Арча кырындагы 15 нче больницага ташуларын белде Озакламый машина, кар чәчеп, шул тарафка очты
8 Һәрбер хатын-кызның сере була, ә сер бер чакта да тик ятырга яратмый, аның тизрәк юл саласы, дөньяга чыгасы килә Шуның өчен һәр хатын-кыз үзенә сердәш сер алмашырлык якын бер кешене сайлап ала. Наиләнең дә бар иде андый сердәше, якын кешесе. Гөлнара исемле Гөлнара институт тәмамлаган, телләр белә, техник информация бүлегендә эшли, ире дә югары урында. Министрлар советында хезмәт итә. Казанның иң мәртәбәле иң затлы районында—
Ульяновлар урамында, биш бүлмәле квартира билиләр гаражлары ишегалдында, гаражда—«Волга», кай яктан килеп карасаң да. тормыш дәрәҗәләрендә — тигезсезлек, әмма хатыннар бер-берсен тиз табыштылар, җиңел якынлаштылар. Наиләгә Гөлнараның шундый күркәм, атаклы кешенең хатыны булуы ошаса. Гөлнара Наиләнең басымчаклыгын, кыланмавын, кынҗырланмавын сүз йөртмәвен, гайбәт ташымавын, гаиләдәге сафлыгын яратты. Наиләгә бүтәнчәрәк үзе бер чакта да ирешә алмаслык югары катлау тормышыннан информация зарур булса. Гөлнарага. серен читкә чәчәргә ярамаган киң һәм күп яклы тормышта яшәүче хатынга, сер сыярлык, бушанырлык. иң кирәк җирендә генә ямансулап бер елап та алырлык кеше кирәк иде. хатын-кыз Күңелләр һәрчак бер-берсен эзли, зарыгышып кына булса да таба Наиләдән «Ничек, нихәлләрдә яшәп ятасыз7»—дип сорасалар, әле аның шикләнмичә һәм һич икеләнмичә «Әйбәт1 Без бик бәхетле!»—дип чатнатып җавап бирә торган чагы иде Ә Голнара — Наиләдән өч яшькә генә олы хатын, тормышның сирәк кешегә эләгә торган коридор-лабиринтларын үткән, югары
даирәләрдә ниләр кайнаганын, нинди бәрелешләр, астыртын көрәш барганын ире аша көн саен ныграк белә барган, тәҗрибәле, көнче, үпкәләүчән һәм гайбәтләрне итәгенә җыя торган ут күзле хатын иде Нәзберек, һавалы, үзен дөньяда бер чибәр дип санаучы бу хатынның тормышына Наилә (әле ул ир хатыны булуның рәхәт тә икәнлеге хакында башына да китерә алмый иде!) кызыгып түгел, бары тик кызыксынып кына карый иде.
Атна уртасында Гөлнара бер көн ял ала, ул көнне республика китапханәләрендә чит ил журналлары белән таныша, дип исәпләнә. Әмма Наилә белә: Гөлнара ул көнне китапханәләргә эз дә басмый, алар биш хатын — шәһәрнең иң атаклы кешеләренең бичәләре — җыйналышып, иртәдән мунчага, саунага баралар. Шәһәрнең мәшһүр массажчысы. Кавказдан махсус чакыртылган әрмән Григорьян көн ’ буе алар белән мәшгуль була Мунча бүтәннәр өчен ябык, ишекләр эчтән тома бикләнгән, аулак, биш хатын, атна буе аякларына ияргән яңалыкларны кыска-кыска гына, көлешләрен пыскытып тыеп бер-берсенә бушаталар да. Григорьян хикмәтле могҗизаларын тормышка ашыра башлый Озак һәм оста массаждан соң ул хатыннарның тәнен балга манчып чыга, бал бөтен күзәнәкләргә, эссе саунадан соң йомшарган бөтен әгъзаларга үтеп керергә тиеш Балга манчылган ханымнар кәефләнеп, таралып, җылытылган мәрмәр сәкеләрдә шактый вакыт йокымсырап яталар. Балны аларга дәү- дәү алюмин флягаларда юкә урманнары күбрәк, нефть-газ исләре ераграк районнардан китерәләр
Бал сүрүне көчле агым белән юдыртып төшергәннән соң. хатыннар бер-бер артлы, сауна белән янәшә үк парлы мунчага керәләр. Григорьян аларны иренмичә, рәхәтләндереп чаба. Аннан ахирәт ханымнар, гөжләп торган дәү корсаклы самавыр янына утырып, бик озаклап, биш кат тирләре чыкканчы чәй эчәләр Чәй табынына һәркемнең өеннән алып килгән күчтәнәчләре, затлыдан затлырак ризыклар чыга Дөрес, эчемлек монда Григорьянга гына, аңа да әзләп кенә, көч китмәслек итеп кенә куела Хатыннар тулы режим, диета һәм тәртип саклыйлар, ризыкны тычкан тешләредәй вак тешләре белән вак-вак кабып, тел очларында әвәләп, җиренә җиткереп чәйнәп ашыйлар Ашаганчы да. ашагач та шунда аларның зифа сыннарын астыртын гына сагалап торган үлчәү табасына барып басалар, һәр ханым дәфтәр ачып авырлыгын, кан басымын язып, саннардан айлык, ярты еллык, еллык нәтиҗә чыгарып бара Чәйдән соң йоклап алалар, йокыдан соң бассейн, бассейннан туры саунага керәләр, саунадан соң ял. ял иткәч төрле физик күнегүләр ясыйлар, табигый рәвештә тир чыгаралар, кичкә кадәр алмаш- тилмәш тазаралар, сафланалар, көч җыялар Кайтыр алдыннан Григорьян аларның йомшак, алсу тәннәрен хуш исле майлар белән уа. аяк. кул бармакларына өстәмә массаж ясый, тырнакларны алсуга буйый Чырык-чырык килеп торган мунча кич соң гына бушый. шат авазлар тына, егерме бишлекләр ипләп кенә Григорьян- ның биш хатыннан калган хуш исләр аңкыган йөнтәс бармаклары арасына кереп югалалар...
Юк. теге мунча юлдашлары Гөлнара ханымның сердәшләре түгел. алары — көндәшләре, бары тик мунчада очрашырга гына яраган ■ тастымал телләр», ирләренең бер дәрәҗәдә булулары гына аларны тыгыз берләштергән, аларга сер ачсаң — беттең дигән сүз! Ходай сакласын!
Аның мунчадан соң. икенче көнне сөйләшерлек хәле булмый әле Өченче көнне ул шашынып Наиләне эзли башлый, кайвакытта эш арасында телефоннан шалтыратып чакырып ала. китапханә аулаграк булса, чабып анда килеп җитә, тын почмакларга алып керә дә мунчада булган вакыйгаларны, көндәш-иптәшләренең кыланмышла-
рын. анда ишеткән гайбәтләрен, хатын-кызларның тәннәренә, ирләр күзе тешә торган нокталарына агулы бәя бирә-бирә рәхәтләнеп, кинәнеп, буасы ерылып беткәнче сөйли дә сөйли Наиләне үз итәрлек тә шул. сорау биреп бүлдерми, көнләшми аңа бу сүзләр ерактагы шәрыкъ әкияте кебек кенә, тыңлый Гөлнара сөйләгән дөнья аңа чын ф түгелдер шикелле. Нәни генә заводның шундый аулак яшерен мунчасы булуын да. аның җылы ак мәрмәр сәкеләрен дә. куе зәңгәр s кафель белән эчләнгән. асты җен-пәри сурәтләре белән бизәлгән бас- з сейнын да күз алдына китерә алмый
Наиләнең беркатлы булуы, бик нәни, энә очы хәтле шатлыкны s да зур бәхет итеп кабул итә алуы, бозылмаганлыгы Гөлнарага £ аерата ошый иде Гомумән, бозык хатыннар саф хатын-кызлар белән < дус булырга омтылалар алар әнә шундый риясыз хатыннарның J беркатлы бәхетләрен күрүдән тәм табалар
Үз хәбәрләре дулкынында чайкалып. Гөлнара ханым Наиләнең х күзләренә карарга вакыт җиткерә алмый иде Кызганыч' Ул бу “ күзләрдә нинди дәһшәтле шәүләләр уйнаганын, танышлык көчәйгән * саен шәүләләрнең җанлырак була баруын абайлаган булыр иде. шәт ч
Гөлнара белән арадашлыкның тәэсирен Наилә тора-бара ачыграк * сизә башлады аның да шул биш алиһә белән саунада буласы, и моңарчы ят ирләр кулы кагылмаган тәненә массаж ясатасы, балга ’ манчылып онытылып-оиытылып ятасы килде һич югында бер < генә тапкыр булса да' Үзе саунага керә алмаса. сыңар күз белән генә шул бәхетләре ташыган ханымнарны карап торасы икән' Нәҗибе Мәскәүгә укырга китеп, телгә мөдир» дигән сүзләр кереп ныгыгач, ул Гөлнарага ныграк тартылды, үзен элеккедәй тигез тота алмады, ике сүзенең берендә аны мактады, олылады, вак-төяк йомышларын үтәде, китапханәгә алынган китаплар исемлеген башлап аңа кертте Кыскасы, ярарга тырышты Гөлнара да моны сизмәде түгел, сизде, берзаман Наиләне югалтасын чамалады һәм моңа кадәр аңа җиткереп торган хәбәрләрнең өлешен бермә-бер киметте Саунага йөрүче бишлекнең берсе шушы араларда китәргә җыена, ирен Мәскәүгә, бик югары урынга күчерделәр, биш кулдан акча алып күнеккән Григорьян кереме кимүгә ризалашмас, азсыначак Гөлнараларга бишенче итеп кемнедер алырга туры киләчәк мөдир хатыны була калса. Наиләне бер сыр югары күтәргәндә ярый, сердәшен корбан итеп булса да. Гөлнара аны арага кертер Ә сердәш Ирең совминда эшләгәндә, үзең затлы, бай хатын булганда рухи коллыкка тәяр хатыннар әзме әллә шәһре Казанда7'
• Бишлек кә Наиләне әзерләргә, аны сер хуҗасы итәргә һәм серен алырга кирәк иде Нәҗип Мәскәүгә киткәч. Гөлнара Наиләнең кылын тартып карады «Эш пешереп буламы бу чи кабартма белән. юкмы7* Бер ир сине күргәндә күзләре белән ашый!»—диде ул сүз арасында Гаҗәп, беркатлы Наиләнең моңа һич исе китмәде «һәй!» — диде дә кулын гына селкеде Икенче кат дәшеп бакты Гөлнара «Әллә сиңа гашыйк булган инде7* Моңарчы юньле өс-баш күрмәгән тамагына туя ашамаган, шулай да оятсыз тәкъдимнәрне, әрсез күз карашларын шактый очраткалаган Наилә гашыйк» сүзен ишеткәч, түзә алмады, бите алланып, ике ими арасы тирләп «Кем ул алай тиле?!»—дип сорады Гөлнара информация бүлегеннән бик чибәр. Нәҗиптән дә озынрак буйлы, киң җилкәле, элек, студент елларында баскетбол уйнаган, купшы мыеклы Миша Суворовны атады Наилә көлеп җибәрде, чебен кунгандай, кулын гына селкеде Ул Гөлнарага ышанмады, юри. сынар өчен генә Суворовның исемен атады, дип уйлады Завод хатын-кызларының яртысы Суворовка яшерен гашыйк икәнне ул бик яхшы белә иде Ә икенче яртысы шушы еллар эчендә Суворов кулыннан үткән иде инде Гөлнара «Син яр- тылашларның кайсысына керәсең7»—дип сорагач. Наилә чын кү
ңеленнән болай дип җавап бирде "Мин татар хатыны ирем һәйбәт, улларым сәламәт, үзем тормышымнан канәгать' Канәгать9—дип ярым мыскыллап көлде Гөлнара.—син. бала! Канәгать булуның ни икәнен беләсеңмени син?» Гөлнара саксызлык күрсәтте, беренче мәртәбә сердәшен түбәнәйтте, сизенеп, тигезлекне торгызыр өчен, елмаеп Наиләне кочагына алды Ә син тормышыңнан тулы канә-гатьме' — дип сорарга базды Наилә һәм Гөлнара аңа менә нәрсәләр сөйләде:
Үз иреннән тулаем канәгать асыл хатын-кыз була дим< ’ Мин моны җенси яктан гына әйтмим Наиләкәй Яхшы хатынга ниләр кирәген аңлап бетерә алган ир-ат бармы дөньяда9 Аңласа, ул гади кеше түгел, ул йә җен-пәри, йә пәйгамбәр Минем ирем аларның берсе дә түгел».
Гөлнара борынын мәзәк җыерып уйга калды, сердәшенең кочагыннан чыгып Наилә тагын сорау куйды Кем соң синең ирең9!»
Минем ирем — вампир.— диде кинәт Гөлнара.— бу сүзнең татарчасын белмим, убыр микән аждаһа микән, вампир — кан эчеп яшәүче ярканат була инде, җан ияләренең иң кабәхәте»
Наилә Гөлнараны бүлдермәде, керфек какмады, йотылып һәм йотлыгып тыңлады
Ул бер йолкыш студент иде Минем әти. надан башы белән райком секретаре булып эшләгән кеше соңрак әллә шул наданлыгын яратып Верховный Совет Президиумы әгъзасы да иттеләр үзен, укыган кешеләр арасыннан кемнәрнедер ярата да иде Кия- В ‘Н әти күтәрде Без — күп бала әни бала ташыган да бала ташыган мин — төпчек иркә кыз яшь чагымда үтә беркатлы, менә сиңа сыңар. Наилә дускаем, кая карасам да. офыкта яктылык кына күрә алган бер зат идем Өйләнештек, күземне йомып егет сайладым, сукыр килеш кияүгә чыктым Әти тиз-тиз квартира юллады, ирем югарыга баскыч араталарын сикереп түгел, очып үтте Карыйм һәм ни күрәм кичәге ыштансыз студеьг югарыда1 Яшибез, тормыш иркен тормыш мул. һәммәсе шәп һич ихтыяҗ юк. эчәр суны чишмәдән ташыйлар, сөт-каймак. итне авыл хуҗалыгы институтының фермасыннан китерәләр, беренче сортлысын гына ашыйбыз Бала туды, аны ике әби ике бабай, кардәш-ырулар уч төбендә йөртәләр Иремә тагын да югарырак урын юрыйлар якын араларда өлкә комитеты секретаре булачак, дип җибәрәләр Тирәмдә йөзләрнең юргалавына карап, үзем дә шуңа ышана бгшлладым Иркә кыз. иркә килен. Казанның сөеклесе булып яшәп ятам Тормыш сере һич көтмәгәндә, бик гади генә ачылды да куйды Һай Наилә иркәм! Башта авыр булды, үләм дип торам Беркөн шулай иртән иремә чәй ясап йөрим, кулымда ак чәйнек. Япониядән алып кайтканнар иде бүләккә, тиктомалдан ирем башын кыегайтты да Гөлнара. мин акча югалттым Син алмадыңмы9—дип сорый Сүзе колагыма юньләп кермәде дә. болай гына, шаяртып • Күпме иде9 -— дип сорадым Илле сум иде-.— ди теге Коелып төштем, чәйнегем кулымнан ычкынып, затлы кытай ашъяулыгын буядым Син алгансың!*— ди бу Китте ызгыш, купты талаш элеп алдым теге мокытны, селкеп салдым Җеп очы кулга тигәч алай гына ычкындыраммы мин ир дигән хайванны?' Ирем миннән яшереп акча җыя икән' Аннан-моннан кергән ришвәт акчаларын алтмыш меңгә җиткергән бу1 Саранлыгын белә идем, шул чакта комсызлыгын ачыкладым моның Кырмыска сыярлык ярыкларга кадәр тыгылып өйне җентекләп тентеп чыктым саклык кенәгәләрен, кыбырсык кәнтәйләрдән килгән хатларын, көндәлекләрен табып өйрәндем Булыр-булмас ирләр җиңүләрен дәфтәргә теркәп үтәргә яраталар, бел' Белгәннәремне аңа ачмадым, кая ул' Куанам дускаем, шул сәгатьтә мин рухи өлгереп җиттем, ныгыдым һәм бер ачыш ясадым:
гаиләдә тормышны мин алып барам икән' Мин! Тышкы яктан җилбәзәк күренсәм дә. бар авырлык, бар мәшәкать минем җилкәгә салынган икән. Минем көчем, энергиям, дәртем икебезгә дә яшәү көче, тормышыбыз чыганагы булган икән' Аллакай гынам. күрсәнә ирем — вак. көнче, селәгәй бер бәндә, вампир сымак, убыр булып минем кайнар каным хисабына һаман өскә үрләп, дәрәҗә-орденнар алып һәм боларның һәммәсе дә үз уңганлыгы бәрабәренә килә дип $ масаеп, ир саналып йөри икән О-о. гаиләдә ир ир булсын өчен | хатын-кыз сансыз-исәпсез көч түгә! Ә мин ир урынына күкрәгемдәге кан хисабына яшәүче убыр үстергәнмен Шуны аңлаганнан бир- “ ле. җан кисәгем икенче тормышым башланды. Фырт иттереп киен- « дем дә шәһәребезнең иң мәшһүр ир хатыннары белән бер сафка < бастым, мунча ширкәтенә юлыктым, иремнән сукыр бер тиен сора- ч мадым. үзем дә бирмәдем Үземне гаилә башы дип игълан иттем - һәм аңа кан бирүдән туктадым Өлкә комитеты тәтемәде, орденнар ♦ яңгыры кыеклап үтте, мин аны ипләп-ипләп. сиздермәслек итеп. “ үзенең асылына — башмак астына төшерә башладым Мәгънәсез £ икән, үсмәсен ир' Эшләсен, мал тапсын, ләкин үсмәсен Бер хәлдә. £ күземә карап кына яшәсен
’Теләкләреңнең барысына да ирештеңме соң?»—дип кыяр- ? кыймас кына сорады Наилә. Гөлнараның ирен жәлләп. «Ирешеп « киләм Илле тәңкәсен түгел, бәйсезлеген югалтты ул! Ак магия “ ярдәмендә ипләп кенә мин аның барлык рухын үземә алам' -Ничек итеп?»—дип кычкырды тәкатьсез калган Наилә Гөлнара көлеп җибәрде «Мин аны сүзсез-өнсез ишәккә әи.зәндерәм' Ул чишенгәндә йә киенгәндә ике кулымны күкрәгемә кушырып арт ягына килеп басам да күз нурларымны җилкә тамырына, умыртка баганасына терим Арка миен суырам! Кайчагында артына баскан килеш ике кулымны өскә күтәрәм Үкчәм идәндә, бармак очларым һавада, ике арада яшен йөртәм. үч ташкыны үткәрәм Ул хәлсезләнә борылып карый, куркып кына Ни эшлисең7-—дип сорый «Туңдым, җылынам». — дим мин аңа Минем җылымны аласыңмыни7» — дигән була, сораштыра. Алсам, җылыңны жәллисеңме '•—дип авызын томалыйм тегенең
Наилә Гөлнараның бичара ирен күз алдына китерде дә. бугазына килеп тыгылган яшьләрен көчкә тыеп, әңгәмәнең сөземтәсен, мәгънәсен көтеп калды Мондый шәфкатьсезлекне, сихер ярдәмендә ирен изүне бер максатсыз эшләмәс ич инде аның сердәше7'
Тик Гөлнара сер капчыгын азаккача чыгарып селкергә ашыкмады Наилә, тәкатьсез калып -Максатың ни7 Ахыр чиктә син нәрсә телисең7»—дип сорарга мәҗбүр булды «Әүвәл башта мин аның җыйган малына хуҗа булырга телим Элегрәк «Чит илгә алып чык. йөрт, дөнья күрсәт' —дип инәлдем, колагына да элмәде Әллә нинди хәйләләр тапты Хәзер юк! Кая телим, шунда барам Япониягә алып барачак ул мине, Австралиягә' Канар утрауларында ял итәсем килә минем' Мексикада буласым килә' Убыр-вампир миңа хезмәт итсен! Үлгәнче! Тагын ярты ел. бик күпкә түзсә, ел үтсен, аның җаны учка сыярлык булып кеп-кечкенә калачак Кеше җанына хуҗа булу гына хатын-кызга тулы бәхет китерә. Наиләкәй! •
Озак сөйләштеләр алар ул очрашуда Наилә, әүвәл башта юаш кына, әле сокланып әл« кызганып, әле нәфрәтләнеп, ара-тирә җирәнеп тә тыңлаган Наилә, азакта бер акыл җыйнап калды — үз тормышына, читтән торып, ят. күпне татыган хатын булып Гөлнара булып карады
Ул да уңга-сулга тайпылмыйча, булачак иренең шапырынулы вәгъдәләреннән исереп, башын җуеп, егетнең шашкан кочагына ташланмадымыни7 Дөрес, кочагы упкын булып чыкты егетнең, кызны берьюлы суырып алды, тибрәтте, иркәләде, оныттырды Аһ
ул ширбәт айлары! Наиләне юкә балына чумдырмадылар Ул хыял диңгезендә, өмет-вәгъдәләр океанында бәхетне татыды
Татлы төш бер өзелә, йокыдан уянмыйча ярамый. Наилә дә уянды, ләкин айнымады Бер-бер артлы туган уллары, иренең комсыз тырышлыгы. юлда очраган киртәләрне эзлекле җиңә баруы аның күзен ал пәрдә белән каплады Ул аңа. аның киләчәгенә, җиңәчәгенә ышанып яшәде Ышанды ышануын, ә алар гаиләсендә энергия чыганагы кемдә булуын эзләп карамады Дөрес, ире эшләде, кирәгендә мебельче грузчик булды, йөз чөермәде — кулына себерке тотты, авыр чүкеч белән тимер чүкеде, алай да тормышның бөтен авырлыгы, ыгы-зыгысы Наилә кулында түгел идемени'’ Ире эштән, укудан арып, гасабиланып. болытлы көндәй кашларын сәлперәйтеп. телен тешләп кайтып кергәндә, бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы хезмәт күрсәткән хатын аны айдай балкып каршыламадымыни9 Ире зарланды. Наиләгә зарланырга чират тимәде Арган ирнең җанын тынычландыру өстенә. тәнен дә иркәләргә кирәк иде Ут чәчелергә тиеш иреннәр арасыннан иркәләү сүзләре генә чыкты, көне буе талган куллар, яргаланган бармаклар ирен иркәләделәр.
Гадәттәгечә. Гөлнараның куркыныч тәҗрибәләрен Наилә үзенчә кабул итте, ышанып ук бетмәде, мәгәр бер уй. бер тойгы күңелгә очлы ук булып китмәскә кадалды, һәм Наилә аны суырып алырга, яраның ямалуын ашыктырырга теләмәде Ук аның мәшәкатьле тормышына татлы сызлау өстәп, күкрәккә кергән килеш калды.
һәм. беренче тапкыр, ирен реанимация караватында, төбе тишек көймә хәлендә күргәч, ул аны бөртек тә кызганмады, күкрәктәге ук тагын да тирәнгәрәк үтеп керде, яра зурайды, тирәнәйде
Ике баласы белән ирен поездда каршылаганда да күңеленә ачу хисе хуҗа булып торды
Менә хәзер унбишенче больницага очканда, ике якта адашып калган ике баласы өчен борчылып тырпылдаганда ул. Нәҗибен балаларына кушып бергә кызгана башлады Моңа кадәр эчелгән нужалар алда көткән газаплар янында уенчык кына булачагын ул кар баскан шәһәр урамнарында ирен эзләп барганда аңлады Таныш, күнегелгән урамнардан барганда да уйларның төрлесе иңә. бүген аның уйлары аяусыз, ачы һәм авыр иде
Нәҗипне больницада нибары бер атна яткырдылар. Хәлегез түзәрлек. инфаркт юк. анализлар әйбәт, ә больницада урын җитми1 дип. тайчанмыйча әйтеп бирде дәвалаучы врачы
Тормыш тоташ газапка әйләнде «Үлем-. әҗәл . -зират . чир». -йөрәк> дигән сүзләрне ишетүгә. Нәҗип Хәзер мин дә үләм,— дип калтыранды.— әҗәлем җитте! — дип даруга тотынды Валидол, нитроглицерин кесәдән төшмәде, яктыдан караңгыга, караңгыдан яктыга керә алмады Ул ялгыз калмаска тырышты, әллә ничә шөгыльгә тотынып карады. Тимерхан карт белән ишек алларын себереште, балта-чү- кеч тотып койма такталарын рәтләштереп йөрде, шифа булмасмы дип. дәреслекләрен актарды Искәндәр белән Рөстәмен ияртеп Черек күлгә, бала-чага кайнашкан урынга барды, юк. дөньяда әҗәл барлыгын һәм шул әҗәлнең аны кара гүргә өстерәвен бер чакта да оныта алмады Булды төннәр. Наиләсе ачыргаланып, аннан-моннан гына киенеп телефонга чапты, ашыгыч ярдәм икешәр тапкыр килде Үләм-,— дип ыңгырашты Нәҗип, врачлар укол арты укол кададылар, анда да тынычландыра алмагач. Нәҗипләрнең кысан фатирында медсестра саклап калгалады Киләләр карыйлар, тыңлыйлар синус тахикардиясе» дип китеп тә баралар Тикшерүләр, анализлар берне күрсәтә, ә Нәҗип бөтенләй икенчене, куркынычны сөйли
Ихтыярын жуйган. кыска арада җиде-сигез килога ябыккан Нәҗип Йосыф улы Нургалиевне врачтан врачка, больницадан больницага. белгечтән белгечкә куып йөрттеләр. Наилә үз хисабына тагын ял ал-
тәрәсең
Шулай уйлады Наиләнең боек күңеле, шулай уйлап куркынычлы очрашуга әзерләнеп кайтты Ипләп кенә, песи сыман шым гына кайтып керде Көн язга тарткан — кояшлы, поездлар дөбердәүләрен киметкәннәр сыман, янбакчада. талгын җилдә тирбәлеп утырган чия ботакларында песнәкләр сикерешә Язны ашыктыралармы' Шулайдыр Юл читләренә кара челтәрләр төшкән Яз килә' Сөенеп кенә яшисе дә бит. юк Җае юк. мөмкинлеге җитми, кайгы-хәсрәт ишелеп килә тора
Гаҗәп! Хәбәрне тыныч тыңлады Нәҗип, сабыр гына кабул итте Наилә күзен алмады, иренең чырае үзгәрмәде, күзеннән аңа мәгълүм курку галәмәте йөгереп узмады Үзен төртеп егуларына, юлдан алып ташлауларына Нәҗипнең һич исе китмәгәндәй булды Даруга да барып ябышмады Квартираның бик җайсыз чакта кулдан ычкынуын да аерып әйтмәде, ирен иң нык ярсытканы мөдир булып эшкә чит шәһәрдән, грузин хатынының килүе булды Маңгаен җыерып торды да. җене котырып. хәбәрнең шул өлешен каһәрләргә кереште Читтән кеше җый- масалар. ярамаганмы9 Мин чирләп егылганмын икән, чабораториядә бүтәннәр беткәнме9 Безнең директорның гел шул булды инде, татарны яратмады Татарны куярга теләмәсәң. менә дигән чуваш егете бар иде Алемасов! Егетләрнең егете Тырыш Ахыр чиктә, татарлардан да мөдир табарга була иде Элегрәк тә модир грузин булган аны Чихрадзе алыштырды Хәзер тагын Чхиквадзе килгән Бу ни хәл9-
Урыс, татар дип бер чакта да кешене аерып карамаган, бөтен милләт вәкилләре белән бик тиз уртак тел таба алган иренең авызыннан чыккан сүзләр бүген Наиләне гаҗәпләндерде Әллә шул. килгән гөрҗи хатынын сүгеп, кирәкмәгән якка тәртә каерып, хәсрәтен җиңеләйтмәк- чеме? Мөгаен, шулайдыр Моңарчы милләт аерганы юк иде татар баласы Нургалиевнең.
Исең китәрлек, гаиләдәге һәр аңлаган кешене аяктан егарлык хәбәр. киресен эшләде. Нәҗипкә көч бирде күңелендә туган каршылык хисе аны урыныннан торгызды һәм ул кайтканнан бирле беренче мәртәбә эшенә барырга җыенды Бу кинәтлек Наиләне куркытты Наилә читтән-чоттан сораулар биреп аның җебен тартып карады Ник бара кемне күрергә тели, кирәкмәскә утын ваклап кайтмасмы тагын ’ Кызып китеп җүләрлек кылмасмы ’ Мөдир түгел икән әйдә, чәнчелеп китсен' Лабораториясендә генә калсын' Яшәделәр, тагын яшәрләр Наилә тын-
ды. кулыннан эш төште Иң авыры шул иде кайткан шәпкә ире янына килгәләп. хәлен белеп йөргән хезмәттәшләре кинәт күренмәс булдылар Ул аптекаларга чапкан арада заводка кагылып чыкты һәм хәле Нәҗипнекеннән дә авыраеп, бетәшеп кайтты Директор Мәскәүдә чакта берәү белән килешенеп кайткан да. шул чакырылган кеше, техник фәннәр кандидаты, грузин хатыны Валентина Чхиквадзе ирен, өч яшьлек улын ияртеп, төянеп килеп тә җиткән Аны лабораториягә мөдир итеп куйганнар. Нәҗипләргә багышланган квартираны да аңа биргәннәр Өч бүлмәлене!
Наиләне аяз көнне яшен сукты Ten-тигез җирдә тәгәрәп егылды Тауга менәргә җыенган урыннан тирән тар упкынга чәнчелеп барып төште «Чукынсын бөтен дөньясы' Кырыкмаса кырык чөе кырылсын'»— дип поезд астына ташланырга уйлады Сабыйларын, рухы имгәнгән көчсез ирен хәтерләп, чакырылмаган уеннан кире кайтты Дилбегәсе чуалды хатынның, маякларын дулкын төпкә төшерде, кайда ал. кайда арт икәнен белмәс хәлдә калды
Инде бу хәбәрне иренә алып кайтып тапшырса ни булачак9 Йөрәге ярылып үләрме’ Инфаркт чалып егып гомерлек имгәк булып калырмы? Әйтми торырга да ярамый, барыбер хәбәр килеп җитәчәк, чит авыздан ишеткәнче хатыннан ишетсен, чарасыз хакта хатыннан да кадерле зат юк, ул китергән хәбәр шунда ук урталай бүленә - кайгының яртысын хатын үзендә калдыра, икенче яртысын хәлең җитмәсә дә кү
мае. подъезд юар. инде соң чиккә җитсәләр, шәл бәйләп сатар Казан арты кызы ич. болгар токымыннан, әнкәсе бәйләгән шәлләр һәрвакыт югары бәядә йөрде Арада Наилә бәйләгәннәре дә бар иде ләбаса!
Ул. ШУШЫ дәлилләре белән ирен өйдә калдырмакчы иде. ләкин Нәҗип күзгә күренеп үзгәрде, кайта-кайта чит җирдән кеше чакырган директорның тетмәсен тетте
Барам Керәм. Күрәм Сөйләшәм! Бала-чагамы мин аларга? Чакырып сөйләшсәләр, укалары коелыр идеме?!»
Наилә, ирен заводка озатып, капка баганасына ябышып, телен тешләп калды «Яхшыга булсын, ходаем!»
Кыоып-янып барган шәпкә Нәҗипнең күңеленә икеле-микеле уйлар да килеп шткәләде Мөдирнең бүтән халык вәкиле булуына ник бәйләнәм соң мин!»—дип тә уйлады Җавап табып тормады, күңеле кырылган, кимсенгән иде Завод ишеге төбендә аны шактый озак үткәрмәделәр. таныш каравыл начальнигы килеп чыккач кына керергә рөхсәт бирделәр
Бәхете — директор каядыр киткән булып чыкты Әгәр Нәҗип хәзерге мәлдәге уйларын ачып салса, аны йә больницага, йә милициягә алып китәрләр иде Явыз сүгенү сүзләрен секретарь кыз ишетмәслек итеп кабатлап, ул Храмовны эзләп китте Ходай саклады — Храмов та Мәскәүдә, командировкада икән Нәҗип чак кына аптырап калды, кая барып керергә белмичә коридорда айкалганда теге баштан кәс-кәс атлап килүче Изил Латыйповны күреп алды Латыйповның кулы буш түгел. гадәттәгечә, кәгазьләр тоткан, чырае ачык, йөзе балкыган Нәҗип исә. сөрем болыты, килеп җиткәч кул бирәсе урынга, йодырыкларын йомарлады. Изилгә үтереп карады Тукта. Изил».— диде Нәҗип нык итеп. Юк.— диде Изил, гауга чыгасын сизенеп.— вакытым юк. Халык көтә Профком утырышы Мәскәүдән вәкилләр бар ■
Нәҗипнең маңгаена бер сыр йөгерде тукта, нигә уен утырышта уртага салмаска?! «Мин дә синең утырышыңа керәм1—диде ул кинәт Мин сине чакырмадым-.— диде Изил, көлемсерәп артка чигенеп Чакырган җиргә генә йөрергә син мине кем дип белдең’’ Нәҗип, гафу ит. ашыгам Мин ашыкмыйммы’» Юк-бар бәрелешләрдән сагаерга өйрәнгән, бусагаларны җиңел үтеп гадәтләнгән Изилнең Нәҗип белән тарткалашасы бер дә килми иде Иртәгә тугызга үземә кил. бөтенесен хәл итәрбез!»—диде ул Нәҗипнең иңенә дымлы кулын салып. Нәҗип кулны иңе белән кагып җибәрде: Шомартырга маташма!»— диде һәм ишеккә аркылы баскан Изилне бер якка этеп утырышлар залына барып керде Анда утызлап кеше түземсезләнеп Латыйповны көтәләр иде. алар Нәҗипкә бөтенләй игътибар да итмәделәр Изил кереп җитте, ым белән Нәҗипкә шым утырырга боерды, утырышны ачып җибәрде Көн тәртибен расладылар, утырышларга яратып йөри торган кешеләрнең кулы югары күтәрелде, алмаш-тилмәш чүбек чәйнәргә то-тындылар Титан ватылган — эчәргә су юк. тулай торакның бәдрәфенә җил өрә — тәрәзә пыяласы юк. пенсионер Гавриловның карчыгы үлгән. акча илтә барырга кеше юк Тыңлап-тыңлап утырды Нәҗип, чыдамады. кул күтәреп тормады, сүз биргәнне көтмәде. Изил янына алга чыгып басты
Сез монда бәдрәфләр, титаннар хакында гәп куертып эшем ияләре булып утырасыз Ә монда, берләшмәдә, шундый, шундый хәлләр Ярый, сугыш азагында рейхстагка байрак кадаучылар итеп урыстан һәм грузиннан сайласыннар да ди Ә хәзер9 Ни өчен берләшмәгә аяк баскан урыслар, украиннар һәм башка милләт вәкилләре ел-ел ярым эчендә кинәт кенә үсеп китәләр дә. дәрәҗәле урыннарга менеп утыралар Ә татар белгечләре, татар галимнәре һаман бер урында таптана91 Әнә грузин хатыны килеп тә җитмәгән, аның эш сыйфатларын әле беркем белми, аңа һәммәсе әзер мөдирлек тә. өч бүлмәле квартира да. баласына бакча, бүтән льготалар Гаделлекме бу9 Мин монда директор
тарафыннан милли тарлык күрәм Кайчанга кадәр монда хокуксызлык дәвам итәр9 Берләшмә Татарстан җиренә. Казанга урнашкан лабаса! Директор татарларны яратмый, диләр Имеш, алар фән белән тирәнтен шөгыльләнә алмыйлар, тел өйрәнеп ярты гомерләре үтә Грузинканың килүе — шуның шаукымы Милли тарлык кайчанга кадәр бездә яшәр икән?» *
Латыйпов. Нәҗипкә тукталырга боерып, ике кулы, иңбашлары, те- < ле. каш-керфекләре белән меңнәрчә ым биреп караса да. Нургалиевне 5 тыяр, туктатыр көч юк иде Ул милли чикләүләргә багышлап тагын £ берничә мисал китерде, директорны шовинист-. партоешманы -ваем- * сыз», профсоюзны ■ чүпрәк» дип атады Латыйпов ул сөйләп бетергәч. | бер мизгел уйланып торды һәм; Без, Нургалиевнең кызулыктан әйт- < кән ялгыш фикерләрен беркетмәгә кертмибез, аны игътибарга алмый- г быз»,— дип йомгак ясады Ах. кертмисезме9 Ах. игътибарга алмый- сызмы?!»—дип ярсып кычкырды Нәҗип һәм йодырыгын йомарлап * бүлмәдән чыгып китте Утырыштагылар аңга килгәнче ул ишекне та- 2 гын ачты һәм Сез таш курчаклар булсагыз, мин фикерләремне язып * парткомга илтәчәкмен!»—дип кычкырды
Наилә белән ике көн сөйләшмәделәр Нәҗипнең йөрәк өянәге куз- = галды, ул иртәдән кичкә кадәр дарулар эчеп, уфылдап караватта ятты * тормады диярлек Кемнәрне очратып, нинди давыл куптарганын ул хатынына сөйләмәде, ни майтарганын үзе дә аңлап бетерә алмый иде “ шикелле.
Ике көннән аны завод профкомына чакырып курьер килде Бармыйм!»—диде кистереп Нәҗип
Иренең, бәйдән ычкынып китеп, теге көнне нидер ярамаган эшкә таруын Наилә төшенгән иде, бүген ул да аяусыз булды Мөдирлек кулыңнан ычкынгач, синең нәрсәдер җимерәсеңне. тар-мар итәсеңне көтә идем Чирле башың белән ярамаган эшкә тарыгансың, хәзер күләгәдә посып калыргамы исәп9 Хәзер сиңа сугыш түгел, солых кирәк Бар. тишкәнсең икән —яма. ерткансың икән — ялга»
Хатынының кискен хөкемен ишеткәч, ул чакырган җиргә барып кайтырга булды
Профкомда аны ике кеше көтә иде Изил янында утырган тәбәнәк, юантык гәүдәле ирне күргәне дә бар кебек иде Нәҗипнең, кул бирешеп күрештеләр Изил Нәҗипкә күтәрелеп карамады, чакыртучының ул түгел, ят кеше икәнен Нәҗип шунда ук аңлады, көрсенеп тәрәзәгә, тәрәзәгә орынырдай булып аккан кара-кучкыл болытларга карады »Сез профком утырышында, кызып китеп хилаф сүзләр ычкындыргансыз Партоешманы, профсоюз комитетын гаепләгәнсез. Язма рәвештә сүзлә- регездән баш тартырга. • ялгышканмын' • дип хатагызны танырга туры килер .— диде ят кеше «Танымасам9 Киресенчә, фикеремне куәтләп партоешмага язып кертсәм9 Мин хаклы идем фикеремне мең мисал белән раслый алам» Ят кеше белән Латыйпов бер-берсенә карашып алдылар «Менә мин сезгә әйттем ич!»— дигән кебегрәк. Латыйпов кулларын ике якка җәеп җибәрде Үгетләмәделәр Нәҗипне, тәртипкә чакырмадылар • Уйлагыз алайса, төптәнрәк уйлап карагыз!»— дип озаттылар
Нәҗип рәнҗеде, ачуы тагын да кабарды, ул өенә кайткач ике бит кәгазьне тутырып гариза язды һәм Наилә кайткалаганчы дип гаризасын партоешма секретаре Иващенконың өстәленә илтеп салды Ике көннән машина белән килеп Нәҗип Нургалиевне партоешмага алып киттеләр Бу юлы бүлмәдә дүртәү утыралар иде Теге көнне Изил янәшәсендә очраган ир дә монда Алар басынкы гына нидер сөйләшәләр иде. Нәҗип бүлмәгә керүгә — тындылар Сүз анда да бик кыска булды • Гаризаң белән таныштык,—диде Иващенко,—фикерләрең мәгълүм булды Бәйләнүләрең нигезсез, фикерләрең хата дип саныйбыз Гаризаңны кире аласыңмы, юкмы9- ■ Кире алыр өчен язмадым, мин партоешманың бер-бер чара күрүен көтәм' Бүлмәдәгеләр кузгалмадылар
алар авыр күз карашларын бер-берсенә йөртеп. Иващенкога нидер ымладылар Яхшы,— диде Иващенко.— җавапны тиздән алырсың!»
Көн үтте. төн. тагын бер көн. ике төн узды, хәрби комиссариаттан Нәҗип Йосыф улы Нургалиевне чакырып повестка килеп төште Бусы һич көтелмәгән яңалык иде Әллә халыкара хәлләр начарланганмы ’ — дип сорады Наилә Аның яхшырганы да, яхшырасы да юк»,— диде Нәҗип пошынып Наилә ирен юатырга тырышты Мөгаен сине белгеч буларак берәр консультациягә чакыралардыр әле!»
Военкоматның кайда икәнен дә оныткан иде инде Нәҗип, көчкә эзләп тапты -Син комиссия торырга тиеш, без сине армиягә алабыз».— диде көяз өлкән лейтенант Шумилов 'Армиягә?-— Нәҗип эчтән генә көлемсерәде бүгенге хәлендәме9 Инфаркттан чак-чак үрмәләп качкан кешене, утыз өч яшьтә армиягә алсыннармы9
Хәрбиләрнең сүзе кыска, армиягә тек армиягә. Нәҗип Йосыф улы Нургалиев озын исемлек тотып үз больницасына кайтты һәм врачтан врачка йөри башлады Күзен каратты— яхшы диделәр Колак та сак икән, почмактан пышылдаганны ишетте Хирург та әллә ни тапмады невропотолог әштер-өштер әйләндергәләде. каккалап-суккалап маташмады -годен' дип егетне чыгарып җибәрде Наилә белән Нәҗип тагын бер хафалы төн үткәрделәр Иртәгәсен ул беренче булып терапевт карамагына керергә тиеш Мәскәүдән кайткач, алар Иван Илларионович белән берничә тапкыр очрашканнар иде инде Йөрәгеңнең рәвеше бер дә мактарлык түгел, түгел!»—дип. Иван Илларионович аңа берничә төр даруны эченә тутырган капсулалар йотарга тәкъдим иткән иде Шәт Иван Илларионович ике сөйләшеп тормас. Негоден, чирле, йөрәге тырпылдап кына тора —дип язып бирер..
Иван Илларионович та аңа бүтән врачлар кебек үк күтәрелеп карамады. җилкәсенә авыр йөк салган йөкче кебек иелеп нидер мыгырдады, берсен берсенә чәнчегән тезләрен атындырып куйды. Мондый салкынлыкны көтмәгән Нәҗип, учына йөткереп: Менә бит, Иван Илларионович. военкоматтан комиссия торырга җибәрделәр Ни кыланалардыр .— диде Күрәм. күрәм.— диде врач. Нәҗип кулыннан кәгазьне алып.— беләм дә' Ни белгәнен Иван Илларионович аңлатып тормады, врачларча кыеш-мыеш хәрефләр белән годен дип сырлап, кәгазьне Нәҗипкә таба этәрде Ничек,— диде дәрте сүнеп Нәҗип.— чиремне беләсез Мәскәүдән кайткан кәгазьләр кулыгызда иде. Дарулар яздыгыз Бу йөрәк белән мин армиядә нишләрмен9 Мин берни дә аңламыйм Анда аңлатырлар — диде врач, кулы белән тәрәзә белән ишек арасын төртеп күрсәтеп.— анда карарлар!*
Чирек сәгать коридорда һушы таралып торганнан соң гына Нәҗип иң ахыргы кабинетка — психиатрга барып керде. Көл сыман чәчләре учма-учма ак калфагы астыннан чыгып, җилкәсенә тәртипсез таралган юан. озын кеше иде психиатр Чал. тузгыган бакенбардлары, дәү барабан корсагы, нәзек ботын кысып торган тар чалбары кеп-кечкенә аякларына элгән чүпрәк чүвәкләре аңа ышанычны киметәләр иде Ак керфекле. ак күзле, сипкелле куллы бу врач Наум Исаакович Фогельсон булып чыкты Нәҗип килеп керәсен алдан белгән кебек, ул аксыл, эре бөртекле кашларын яман җыерып ишеккә төбәлеп, бармаклары белән как өстәлгә барабан кагып аягүрә басып тора иде Ә-ә. Нургалиев9 Килеп җиттеңме?— диде ул мыскыллы аһәң белән.— вакыт вакыт Көтәбез' Нәҗипнең Иван Илларионович янында туа башлаган шиге Фо- гельсонның кыланышын күреп тагын да көчәйде «Бала-чага әз туа. армиягә ирләр җитешми, кайбер очракларда өлкәннәрне дә чакыртып алалар, мөгаен, военкомат Нургалиевне алырга1 - дип күрсәтмә җибәргәндер».— дип уйлады ул
Фогельсон егеткә чүгәләргә кушты. Нәҗипнең әкрен, сак кына кы-лануының серен сорады Мәскәүдә чирләп егылдым, инфаркт алды дип больницадан чыгардылар-.— дип аңлатты Нәҗип һәм ымсынып
врачның чыраена карады Психиатр Фогельсонның бакенбардлары кыймылдаудан аның яңак сөякләре уйнаганын белеп була иде Нигә шулкадәр гасабилана ул?
Врач марш атлатты. Нәҗипнең күз алмаларын уңга-сулга йөрттер- де. аска-өскә каратты, борынын чеметеп торды һәм тонык, җансыз та- ф выш белән «Сезне бу хәлдә армиягә җибәреп булмый, сездә психик - тайпылышлар бар .— диде Нәҗипнең эче җылынып китте, армиягә г алмасыннар гына, тайпылыш түгел, чурт булсын аңа' Мин сезне пси- з хоневрологический диспансерга җибәрергә мәҗбүриен, сезгә дәва > кирәк!»—диде Фогельсон һәм Нәҗипнең кәгазенә үрелде Нәҗип s өнсез калды. -Ничек?»—диде ул тотлыгып Шулай, саулыгыгыз £ шуны раслый-,— диде Фогельсон Нәҗип ялт итеп кәгазьне врач < кулыннан тартып алды Мин сәламәт!»—диде ул. кызмаска тыры- 5 шып («Ходаем, монда кайнарлана башласаң җүләр' дип әллә кая ты- - гып куярлар!») *
Исенә кылт итеп моннан бер ел элек ишеткән вакыйга төште Яңа и бистәдә, алар урамында, ике йорт аша гына Сәгыйдулла исемле кеше * яши иде Шофер иде бичара, урамда кеше таптатып, ике елга төрмәгә - яптылар Ике елын шунда. Казанда гына үткәрде бу Котылып чыккач. “ урам эскәмиясендә әңгәмә куертканда, Нәҗипне бик яхшы белмәсә дә - башыннан үткәннәрне сөйләде «һай. дөньяда әллә ниләр бар икән, кү- " рергә язмасын' Җүләрләр зонасында эшләдем мин. машина йөрттем < Хәйран эшләр вәйран икән анда' Илгә, хөкүмәткә каршы сүз әйткәннәрне җүләрләр арасына илтеп тыгалар да югалталар икән Сау-сәламәт адәм дә тиле санала Әгәр берәвесе каршы килеп авызын ачса, тавыш күтәрелсә, уколны тыгып кына куялар ике ай телсез бүрәнә булып ята теге Бер мулланы очраттым егерме ел шунда интегә икән' Арада поплар, студентлар бар. дип сөйләделәр Галәмәт анда хәлләр'»
Димәк хәзер Фогельсон язып бирсә Аны да шунда илтеп тыгачаклар? Ни өчен?
Нәҗип каушап ялына башлады Зинһар дим. алай эшләмәгез инде Зәгыйфь йөрәк белән Хатынын, квартирсызлыгын балаларын телгә алды Фогельсон кырыс кына тыңлап торды да коридорга ишетелерлек итеп • Юк. юк' Сорамагыз да. үтенмәгез дә! Сезгә дәваланырга кирәк! •— дип бакырды Аннан егетне ике кулы белән почмакка этеп кертте, явыз, усал тавыш белән Син. атаң башы, партоешмага биргән гаризаңны кире аласыңмы, юкмы’ Җыелышта әйткән сүзләреңнән кире кайтасыңмы9'-—дип пышылдады
Фогельсон бүтән сүз әйтеп тормады, көчле куллары белән почмактан Нәҗипне этеп чыгарды да башы белән ишеккә күрсәтте
Заводка йон урынына очты Нәҗип трамвайдан сикереп төште, троллейбуска атылып менде, тыны-өне бетеп Изил Латыйпов янына чабып керде һәм «Сүземне кире алам, алам' -дип кабатлады Иващенко янына алар бергә керделәр, партоешма секретаре алар күз алдында Нәҗипнең гаризасын аркылы-торкылы ертып ташлады Күптән шулай кирәк иде'-—диде
Коридорга Изил белән алар бергә чыктылар Латыйпов нидер әйтмәк булып бераз кысталып торды да «Башың болай да бетте синең Психушкада учетка алдылар сине Әгәр андый-мондый эшең беленсә, исе чыкса, шундук юк итәләр, белеп тор. Минем киңәшне ычкындырма, аң бул! Хатының, балаларыңны жәлләп кенә әйтүем—диде
Изилнең соңгы сүзләрен аңлап бетермәде Нәҗип, аны-моны сорашырга дип. икенче көнне заводка барса, аны эчкә кертмәделәр Атна азагында аның адресына юка гына пакет килде Анда ■ Нәҗип Йосыф улы Нургалиев завод лабораториясеннән үз теләге белән эштән китте»,— дип язылган иде Нәҗип кубарылып, әллә канларга барып җит- мәк булып калкынса да, бу юлы Наиләсе чакматаш булды — җибәрмәде -Беркая бармыйсың' - диде ул. кистереп - Син үзең хакында гына уйлама! Онытма, синең хатының, ике балаң бар'-
Алар капка төбендә очраштылар Нәҗип өйдән югалып тору нияте белән урамга чыгып бара иде. Тимерхан карт кайтып килә икән Нәҗип. йорт хуҗасына юл сабып түбәнчелек белән башын иде
Күпме вакыт бер ихатада яшәп, бер капкадан кереп-чыгып йөрсәләр дә. Нәҗипнең Тимерханга туры караганы юк иде Шадра икән Тимерхан. тешсез икән Кием-салым да таланган икән Тимерханның байтак еллар элек кайсыдыр бер оешмада экспедитор булып йөргәнен, шактый нык хуҗалык корганын, соңыннан кыек эшләре фаш булгач, бәладан баш-аяк дип. шома гына чыгып ычкынганын буш вакытларының берсендә Наилә сөйләгән дә иде бугай. Ул чакта хуҗа турындагы мәгълүматлар бер колактан керде, икенчесеннән җиңел генә чыгып китте Нәҗип -мөдирлек белән» яши башлагач. Тимерхан-шадра. Ти- мерхан-тешсез бик түбәндә, күз күреме җитмәс аста калган иде Эшеннән куылгач, ул байтак еллар зират тирәсендә ышкынган, кабер казы-ган. маклерлык иткән, уңайлы, коры сукмаклы якта урын вәгъдә итеп, мәет ияләреннән сәмән каерган, марҗалар белән себерелгән, акча туздырган Тора-бара кулдан мал. беләктән көч. күздән нур качкан, ары-бире кунып йөргән Тимерхан бер таңда өтәләнеп, таланып, шыр сөяген селкетеп карчыгы бусагасына кайтып егылган, тәүбәгә килеп гафу сораган Кызы Таңсылуның үскән саен кулдан китә башлавын чамалаган карчык Әйдә, эт булып өрергә булса да ярар!»— дип. аны кабул иткән Уклау белән аркылысын-буен үлчәп тәүбәгә китергән
Акча өчен түгел утын хакына алар Нәҗипләрне фатирга керттеләр. соңгы сүзне Таңсылу әйтте Нәҗипнең озын буен, йомры беләкләрен. юантык ботларын комсыз күзләре белән ашый-ашый Керсеннәр, ичмасам утын артыннан йөрисе булмас!-—дигән иде кыз...
Дөньяның шушы сөремле, төтенле, шау-шулы почмагын вакытлы гына дип исәпләгән Нәҗип хуҗаларны бер чакта да санга сукмады, пропискага кереп, төпләнеп яши башлагач, ул аларны күрмәскә, очрашканда күрми үтеп китәргә өйрәнде Сөйләшергә туры килгәндә сүзләрен колакка элмәде, аларны кешегә санамады санламады
Бүген бил үзеннән үзе бөгелде, ирен читләренә, күз төбенә төче елмаю җәелде, ул олылап ике кулын Тимерхан картка сузды Ул бүген картның аны күрүен, бер булса да җылы сүз әйтүен, елмаюын, гомумән. кеше итеп санавын тели иде Ичмасам, үтеп кенә китмәсен! Тукталсын. әпә-чәпә сөйләшеп торсын
Яңа бистәнең иң иске, келәсе кылтырап, күгәннәре менә ычкынам, менә каерылып төшәм дип торган иң бәхетсез капкасыннан Нәҗип яңа дөньяга чыгып бара иде Артта калган юллары юк. алар язмыш дәфтәренә сызылып килеп, бүгенгесе көнне резин бозгыч белән сөртеп ташланган кебек, юкка чыкканнар Яңа дөнья капкасын ачам дигәндә теге яктан Тимерхан шадра. Тимерхан тешсез килеп керде. Ул аптырап. үзенә җылы сузылган ике кулны тотып алды, тырнаклары сынып, сыдырылып беткән икән картның, сул кулының ике бармагын түгәрәк пычкы кыеп төшергән икән Мыеклары сирәк икән аның, төссез, ямьсез тырпайган мыеклар.
Тимерхан Бишбалтадан. карчыгы Җәмиләнең туган тиешле кеше-ләреннән кайтып килә имеш Агай-эне чәк кенә кәккәннәр, чәркә аракыдан соң бер-ике шешә сыра капканнар, туганнарның йомышы бар. төпчек кызларын кияүгә бирәләр икән, бирнәгә пианино алганнар, төпчек кыз музыка мәктәбе бетереп, балалар бакчасына эшкә дә килешенгән икән Акчаны бик җиңел вәгъдә итте Тимерхан, фатирчыларның өч айга түләгәннәре юк. Шушы арада була!-—дигән иде Наилә. Тимерхан. өенә кереп тормыйча, туп-туры фатирчылар ягына үтәргә, аяк терәп акчаны алып чыгарга ниятләп, дәртсенеп кайтып килә иде Фатирчының капка төбендә үк очравы аны әз-мәз каушатып куйды, шу
ның өстенә акча җәһәтеннән аның ир белән сөйләшкәне юк иде шикелле. хатын-кыз белән сөйләшү аңа җиңелрәк булса да. чыгып бетмәгән шайтан суы коткысының тәэсире булдымы, ул кыеп Нәҗипкә сүз катты. өч айга акча түләргә кирәклеген искә төшереп Хатының белән килешенгән идек, бүген — түләү көне Акчаның бик тә хаҗәт чагы!» диде
Акча - сүзен ишеткән Нәҗипнең башы әйләнеп китте, ул. чыгып китәргә җыенуын онытып, кире борылды һәм мәэюс күзләре белән й йорт хуҗасына карап Әллә әзрәк көтәсезме. Тимерхан абзый9-— ди- з де Тавышы җеп шикелле нәзек, ефәктәй йомшак, куян койрыгыдай 5 калтырап тора иде егетнең. Тимерхан исә өстенлекне шунда ук сизеп * алды, элгәре Нәҗип күләгәсендә кечерәеп калган камыт аяклы, черек “ теш төпләреннән ис аңкыган шалама карт, җәнлек эзенә төшкән сунар- < чы эт сыман сагаеп, тәнен дугадай киерде ‘Юк. юк! — диде миендә ч котырган сыра сөреме — Күп көттек! һәр нәрсәнең чамасы була' Сез - бигрәк!« ♦
Алар башта ипләп кенә, аннан кызып ук талашырга керештеләр « Бирге баштан җилтерәп Җәмилә, аргы баштан курка-курка гына Наи- £ лә килеп чыктылар Карчыгы алдында гайрәт күрсәтергә форсат тап- к кан Тимерхан карт Испания корридасында яраланган Севилья үгезе = кебек, үкереп җибәрде Как так7' Не сметь! Бүген түлисе и вче Юкса. u белеш милицияләр мыж' Суд аша каерып алырбыз' Җәмилә карчык- «■» ның колагы бу якта ни барын инәсенә хәтле белеп тора, ул да картын < котыртып сүз учагына коры ботаклар өстәде: -Түләмисез икән, чыгып китегез'
Бәхетсезгә-вакытсыз дигәндәй. Таңсылу да өйдә икән, ул да. кулларын имиләре өстенә кушырып, чыгып баскан Чәче дулкын, муенда камыт бояте диярлек муенса, түштә нәни ташбака дәүмәләге брошки, беләзекләре елтыр-ял гыр килә. Түләп чыксыннар, түләп бетерсеннәр' Бер көн тормасыннар'-
Наилә елый башлауга, көчсезлектән Нәҗипнең күкрәген тимер кыршау кысып алды, тын алырга ирек бирми, тәкате бетеп, тегеләрне эт итеп сүгәргә уйлый, тавышы чыкмый, бугазында коры төер утыра
Сынык тырнаклы кулын бутый-бутый Тимерхан кычкыра. Җәмиләнең төсе уңган күзләреннән зәһәр коела Таңсылуның түше бер менә, бер төшә, ә Наилә, хәсрәтенә буылып елапмы-елый һәм шушы төркем уртасында басып торган ир кеше көчсез, дәртсез, ни дияргә белмичә, адаштырган кочек сыман, ялварулы күзләрен текәп, әле Тимерханга, әле Җәмилә карчыкка карап ала Иренең нинди хәлгә төшкәнен күреп аңына кайткан Наилә кинәт, ике йодрыгын да йомарлап ике йодрыгы белән Яңа бистә ишегалдында яшен уйнатып, хуҗаларга тамак ертып кычкыра башлады Түләмибез дигән кеше бармы әллә ай алла' Берике көн көтегез, үлмәссез әле! Түләрбез дә ташлап чыгып та китәрбез'«
Авыздан чыккан сүз — очкан кош. аны тотармын димә Наиләнең сүзе ярсыган хуҗаларны тәмам котыртты, алар өчесе өч ноктадан, өч тавышка бәхетсез ир белән хатын өстенә зәһәр чәчәргә тотындылар
Кинәт тавышлар тынды. Нәҗип белән Наиләне каяндыр пәйда булган бер кеше култыклап алды һәм «Әйдәгез әле. әйдәгез! Өегезгә керегез! — диде — Кая керергә соң! •— дип күзләренә карады Ят кешене хуҗалар да абайлады, тавышлар тынды, дөбердәп үткән поезд тавышлары вагоннар котырынып бәрелешкән авазлар колакка ишетелә башлады, хуҗалар һәм фатирчылар дөньядагы бөтен тавышларны күмеп кычкырышканнар икәң1
Өчәүләшеп кыеш идәнле, элеккедән дә шыксызрак күренгән бүлмәгә барып керделәр Әле байрак күренгәләп торган яз кояшы яшькелт пыялалы тәрәзә турын үткән, оч аяклы аксак өстәлгә, бала караватына, тәгәрмәче өчәү генә калган уенчык арбага эңгер-меңгер кунып маташа иде
Керүченең исеме Мәхмүт булса да. Нәҗип. Наилә белгәннән бирле
аны Мудрый дип атап йөртәләр иде Ни өчен, кем таккан, анысын, мөгаен, Мудрый үзе дә оныткандыр, мәгәр ата кушканга караганда, соңгысы. тагылганы — Мудрый дигәне аңа охшыйрак төшә иде Урыс- улак арасында да җиңел — Мудрый и бетте-китте' Кемнең соң уйнап кына булса да. Мудрый дип аталасы килмәс?
Чөлди гәүдә булса да. бас тавыш, татарда сирәк очрый андый тавышлар. Явыз Иван, татар җирен басып алганнан соң. калын тавышлы, таза күкрәкле ир-атларны яшәтмәгән, дөньяга килгәннең берен кырып барган Татар мич арасында, чоланда, мунчада, аулакта гына, анда да пышылдап сөйләшергә тиеш булган, кыскасы. Мудрый — татарлардан могҗиза тавышка ия зат иде
Керде Мудрый. Нәҗип-Наиләне беләгеннән ычкындырды, вак бәлеш хәтле авызын ерып аларга карады. Хуҗалар ишегалды бәрелешеннән аңгыраеп калган иделәр, нишләргә белмичә шактый ара телсез басып тордылар Беренче булып Наилә исенә килде, артсыз урындыкны идән тырнатып эшереп: Утыр Мудрый»,— диде Утырам, утырам кергәч утырмыйлармы соң’ Сез һаман шушында торып ятасыз икән мин сезне әллә кайчан шәп фатирга күчкән дип йөрим!»
Алдый Мудрый, ул Нәҗипнең күченмәгәнен дә. Мәскәүдә чирләп егылуын да. эшеннән куып җибәрүләрен дә ап-ачык белә Нәҗипләргә төрле яктан бәла-каза ябырылмаса. ул бүген кереп тә тормый иде Аңа кешеләрнең түбәндә, пычракта җәфаланган мизгелләре кирәк1 Шөкер, юлы уңды Нәҗип-Наиләне кая барырга белмичә бәргәләнгәндә тотты.
Кайчандыр Нәҗип белән Мудрый якын гына иптәшләр иде. бер торакта, янәшә бүлмәләрдә яшәделәр. Наилә белән Нәҗипне дә ул таныштырды Икәүләшеп кызлар бүлмәсенә. Наилә янына кереп йөрделәр Берсендә, Мудрый каядыр киткән иде. Нәҗип кыз янына бер башы барып керде Наилә нигәдер күңелсез, карасына батып, терсәгенә таянып тәрәзәгә карап утырган иде Мудрый бүген килә алмады Иртәгә килер' — диде Нәҗип кызны тынычландырырга теләп. Беравык авызына су кабып утырган кыз җәһәт кенә сикереп торды да аның муенына сарылды Миңа ул түгел Миңа үзең кирәк*»
Үпкәләдеме Мудрый, көнләштеме.— моны беркем дә белмәде. Егет киң күңелле, юмарт, зирәк акыллы булып күренергә ярата иде Сирәк күрешсәләр дә, алар тыштан җылы мөнәсәбәтләрен сакладылар, йо- мыш-кара төшкәндә, үтечкә акча кирәк чагында еш кына Мудрый катына бардылар Әҗәткә акча биреп торырга ярата иде Мудрый, сорамаган чакларда да килеп кереп: -Сезнең акча ягы койтымы, мәгез, миннән булсын яхшылык' — дип әйткән чаклары да булды Акчаны бирә кире сорап йөдәтми, түзә Бер җаегыз чыкканда түләрсез әле!»— дип тынычландыра да белә
Кеше бурычка кердеме, ул ихтыярсыздан синең колыңа әверелә Нәкъ әнә шунысы кирәк тә Мудрыйга! Укып алдыра алмады үзе. ике ел рәттән техникумга керде, кудылар. Өч мәртәбә өйләнде, беренче хатыны ярты ел. икенчесе ике ай ярым гына түзде. Өченчесе, бер кич кунгач та. ире кибеткә сигаретка чыккан арада, күлмәк-күнчеген җыештырып чыгып качты Сөйләделәр. Мудрый кәләшенең кайнар кочагында ятасы урынга, зөфаф кичендә, керем-чыгым кенәгәсен күрсәтеп, күпме акча төшерүе, тапканын ничегрәк тотуы, кемнәрнең күпме әҗәте барлыгын ялыктыргыч озын итеп сөйләп үткәргән икән Таңда кәләшне коч- макчы була, кәләш суынган
Хәзер ул әнисе белән бер бүлмәле квартирада яши. әнкәсенең пенсиясен тиененә кадәр каерып ала. эчми-тартмый (тәмәкесен акча жәлләп ташлады'), таныш-белешләре акчага карта, биллиард уйнаганда алардан көлеп, мыскыллап читтән карап тора, бер тиенен исраф итми Йоклый торган караваты терәлгән диварда шәмәхә фломастер белән байтак исем-фамилияләр язылган, анда кемгә, кайчан, нинди шарт
ларда әҗәткә акча биреп торуы теркәлгән Яткач ул. озак-озак йокыга китә алмый, дивардагы исемнәрне күзәтеп, явыз тантана белән Менә сез кайда утырасыз, менә!»—дип йодрыгын йомарлый Нәҗип белән Наиләнең исемнәре диварга берничә кат теркәлгән, аны кургән саен Мудрыйның куанычы арта Әҗәткә кергәннәр арасында шактый күренекле кешеләр бар. бер шагыйрь, ике артист күптәннән бу кара исем- * лектә Шагыйрь йолкыш кына бәндә иде хәзер тәлинкә ялап лауреат * булды Мудрыига биш йөз бирәчәге бар' Шәп1 Акчага тыгыз килгән | чакларда да Мудрый дәгъваламый, процент-мазар сорамый затлы кешеләр аңа бурычлы булып яшәсеннәр' Бүген килеп керүе- х нең сәбәбе дә шул: Нәҗипләрнең хәле соңгы чиккә җиткән икән дип 2 ишетте A-а, бу инде аңа иң шифалы сүз. җан дәвасы, тереклегенең тот- < касы! Бөтен дөнья кораблары ярга килеп терәлсә дә. аңа сөенечтән гаи- п ре берни юк' Мудрый яши икән, процентларны ул үзенчә, үзенә кирә- 2 генчә ала аңа да кемнәрдәндер өстен булырга кирәк' Лауреатлар ар- ♦ тистлар аңа тез чүгеп килә! Әлегә алар, укыганнар аннан җылы сүз кө- “ тә! Ул аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бәреп керә ала. аңа £ сүз әйтүче юк' Чөнки аның бу йортта, бу хуҗада алачагы бар' Үз өле- " ше! Җан биреп ятканда ул аларга шәфкать кулы сузды' Ул' Булгала- = ды, Мудрыйның бер тиенсез калып тозга ипи кыерчыгы манып аша- 2 ган чаклары булды, ә шулай да Нәҗип Нургалиев катына соранып килмәде, үтенечен таптырмады Чөнки Нургалиев өметле, үсеп бара * торган кеше иде Боерган булса, зур кеше булачак Нәҗип Нургалиев' Алла кодрәте белән цех начальнигы, баш инженер, директор булып китәр. Лауреат, депутат, бюро әгъзасы булыр Анда да йолкыш Мудрыйдан йөз чөерә алмас, чөнки аның ничә еллардан бирле әҗәте. бурычы бар! Тора-бара кеше әҗәтенә күнегә, биреп торучы кайтарып сорамагач, түләргә ашыкмый, кешенең шул йомшаклыгыннан оста файдалана Мудрый Бәлки, шуның өчен аңа Мудрый кушаматы такканнардыр да?!
Бүген ул белешергә кергән иде сөйләгәннәренчә бик нык чирләгәнме Нургалиев7 Үләрлекме аның хәле7 Үләрлек икән, бу инде башка мәсьәлә акчаны аяк терәп сорарга, кире кайтарып калырга кирәк' Үлә икән. Наиләсе кемгә булачак7 Мудрый күңеленең иң ерак упкынында Наилә исеме һаман янып, балкып иөри иде Бәлки шул хис тартып китергәндер аны бүген7 Кеше күңеленең чиге бармыни7 Ә чиксез- лекне кем аңлатып бирә ала7 Аны бер Эйнштейн аңлаган, ләкин дөнья халкына аңлатып бирерлек дәрәҗәгә ул да олгереп җитмәгән Капка какканда шулай уйлаган иде Мудрый, танышларының чиктән тыш га- сабиланганын күреп, ул сүзне бүтәннәрдән, монда булмаган хәлләрдән башлады «Әле Борһановны күмеп кайтып киләбез .— диде ул рәхәт итеп, күңелле елмаеп Наилә аһ итте. -Үлдемени’' Үлмәсә күмәр идекме7» Мудрый теш казналарын күрсәтеп ерылып көлеп куйды Утыз биш яшьтә'
Борһанов ул чакта илдә атаклы штангистларның берсе иде
«Тимер багана! Беләкләр' Күкрәк чуеннан коелган Даганы дык итеп сындыра! Чумып су астында өч минут тора! Спорт гомер озайта, ди врачлар, пычагым да белмиләр Минем штанга түгел, биш кадаклы гер күтәреп караганым да юк. ә мускулларны карагыз әле'- Ул. беләген бөгеп чеби тавык күкәе хәтле генә калкынган сыек күлмәк җиңенә төртеп күрсәтте Тәмле ашаганнан озая гомер'
Нәҗипнең Мудрый белән хәтсездән очрашканы юк иде. Тимерханнар белән ямьсезләшүнең шаукымы басылгач, ул аның ни өчен килеп керүен аңлады "Әҗәтен сорарга килгән мәет козгыны
Нәҗипнең хәле хәл икәнне каян иснәнгән диген Димәк күзәтеп яшәгән, җан бирергә егылганнарын сагалап торган' Димәк. Нәҗип гаиләсе хакында гайбәтләр авыздан авызга күчеп йөри'
Ләкин Мудрый сүзне ерактан чәлмәштереп алып китте, имеш.
Борһанов үлгән'» Штангист аларның уртак танышлары, сөйкемле һәм ипле егет иде
Мудрыйның сүзе җитез аяклы, аның катында Нәҗипкә һич тә җебеп төшәргә ярамый иде. каты холыклы, нык булып күренергә кирәк бу биләмче финансистка' Ни тырышты Нәҗип, алай да «үлгән, күмдек, зират дигән җан өшеткеч сүзләрне ишеткәч, коелып иңде Йөрәге купты ашкынып, якты дөнья белән саубуллашырга җыенган төсле, кылдый-былдый депелдәде Кеше үз йөрәгенең тибешен ишеттеме, аның эше харап күз алдын кара томан сара авыз эче кибә, хәл китә. күз. кая барып тукталырга белмичә, мәгънәсезгә уңга-сулга тәгәри башлый. Наиләне әйт. җүләр түгел диген Кай тирәгә җирләдегез, кеше күп идеме, кемнәр бар иде’»— дип юк-бар сорау биреп утыра. Иренең хәлен күрмиме әллә9 Таңсылу бүлмәсе ягыннан, кыйммәтле хушбуй исе таратып. бохар песие килеп чыкты да Мудрыйның тезенә сикереп менде Да-а. брат, кырыла халык.— дип дәвам итте Мудрый, песинең йонын кирегә сыйпап — Зиратта карыйм күбесе миннән яшьләр ләхеткә кереп яткан Тәмле ашамыйлар, сараннар, акча җыялар Комсызлык харап итә чордашларны, шул киь/ерә бавырларын, бөерләренә шул төшә1 Менә мине ал Иртәнге чәйгә казылык турап кыздырган биш күкәй! Аны май, кара икра белән каплап куйдым Якын килеп карасын чир!» Мудрый буш тартмалар тутырган арба кебек шалтырап көлеп җибәрде, бохар песие куркуыннан идәнгә сикерде һәм хуш исен чәчеп-таратып теге якка йомылды.
Нәҗип, телен оныткан байгыш сыман, ары-бире атларга, юанырга тырышып карады, аптырагач Наиләсе каршысына килеп басты: Чәй куеп җибәрәсеңме әллә, карчык9 Бездә икра юк-югын, мәгәр бәрәңгенең иң кәттәсен — чикмәнлесен пешерербез!- Кирәкми.— дип баш чайкады Мудрый — Борһановны җирләдек тә зиратны әйләнеп чыктым Ай-һай. чебен урынына кырыла халык Урыс-улак поминкага китте, мин. аллага шөкер, хак мөселманмын, гаеткә йөрмәсәм дә. иманымны сатмыйм. Гаеткә катнашсаң, күреп калулары бар Әле әни бәлеш куеп калган иде. ашыгам!-
Бу йортта бәлеш белән ярышырлык ризык юк иде. хуҗалар аста изелеп калды. Мудрый тагын тантана итте
Син әҗәтне юллап алырга кергәнсеңдер инде. Мудрый Безнең читенрәк чак бит әле .— диде Наилә -Юк' — дип кырт кисте аны кунак.— Киресенчә, хәлегез шәптин түгеллекне исәпләп кердем Янымда акчам да бар Күпме тиеш әле сез бу ачкак адәмнәргә9— Ул башы белән тегеләр ягына какты — Өч айга дидегезме9- Йөз илле тәңкә'»—дип ярым ыңгырашты Наилә Мудрый куен кесәсеннән шактый калын, таушалган күн бумажник тартып чыгарды һәм утырган җиреннән үрелеп кыеш аяклы өстәлгә өч иллелекне салды Уйлап-уйлап торгач, тагын бер иллене өстәде Булгач-булгач ике йөз төгәл булсын' Сездән артмас' Мудрый' — диде аны кочаклый язып Нәҗип — Без сиңа мең тәңкә бурычлы булдыкмы инде Булса соң9—дип рәхәт тантанада йөзде кунак — Җае чыгар, көне килер, баерсыз» Яхшылык җирдә ятмас .— диде Наилә күз яшьләрен сөртеп һәм сорау белән иренә карады Нәҗип ияген какты Өч иллелекне эләктергән Наиләгә бүтән ым кирәкми дә иде. ул кабыл-тибел Тимерханнар ягына чыкты да акчаны өстәл өстенә чөйде Тегеләр теш араларына шикәр кыстырып чәй эчәләр иде. иллелекләр май капламычы тирәсенә барып кундылар Расчет! — диде Наилә, явызланып.— Менә!»
Ул үз куышына чыкканда Мудрый китәргә әзерләнгән, ишек катына. ярым караңгыга баскан һәм Наиләнең чыкканын гына көтә иде Изгелегең онытылмас, кулны бик вакытлы суздың. Мудрый'»— диде Наилә чын күңеленнән Кунакка әнә шул кирәк тә' Ул хуҗаларның мескенлеген аңа тәмам буйсынып бил бөгүләрен, ике яклап тәлинкә тотуларын күреп очынды Кем бил бөгә диген9 Заводта күз өстендә каш
саналган Нәҗип Йосыф улы Нургалиев1 Кайчандыр үзеннән йөз чөергән тәкәббер Наилә' Асыл зат' Бүгенгә аңа шул җитеп арткан моның ләззәте, җиңү тәме әле ай буенча китәчәк Ай азагында ул чираттагы корбанына барып, үзенең мул яшәве, тәмле ашавы белән мактаначак, күзенә карап торып тегенең бурычлы җанын уч төбендә дер селкетәчәк Күп андый бәхетсезләр дөнья йөзендә! Алар арасында Мудрыйлар * да яши <
Наилә белән Нәҗип аны озата чыктылар, балаларны иртәрәк алып 5 кайтырга ниятләделәр. Барышлый кибетләргә кагыласы, малайларга S әз-мәз төче-мөче аласы булыр
«Савык, браток' — диде Мудрый чуен башын туп-туры тотып— | Чирләгән өчен акча түләмиләр Чирләсәң — үл. үлмисең икән — чир- < ләмә'» Тагын шаркылдады Мудрый һәм Наиләнең күзләренә яшерен ч өмет һәм әрсезлек белән карады Шәп әйттемме?— дип сорады — Зират кырында яшисез, яшьләр үлеп тора, килгән чаклар булгалар. кагы- * лырмын' •
Төнлә Нәҗипне тагын йөрәге тотты, ике тапкыр - Ашыгыч ярдәм» X килеп китте Икенчесендә кардиогруппа да бар иде Алар кардиограмма яздылар. «Җәһәннәмдә яшисез икән, тавышлар комачаулый!»— = дип зарланып, нидер шыпырт кына сөйләштеләр Нәҗипкә әйткәннәре ? һаман шул ук балык башы булды • Куркыныч нәрсә шәйләнми. ял ки- я рәк. саф һава, яхшы ризык Кавказга барыгыз, диңгездә су керегез! < Кырым да килешер!
Йөз сызыклары үзгәргән, күзләреннән нур качкан иренә карап. Наилә төн ката керфек какмады, иртән башы авыртып, чигәләре чыңлап торды
8
• Тик яткан сау кеше дә чиргә сабышыр' —дип кабатларга ярата Наилә «Тор1 Йөр! Сораш' Йөргән аякка йөрәм иярә' Көнозын түшәм санап акылыңнан шашарсың1
Көн туган саен хатын җилкәне кимерә башласа, ир-атның эше харап. хатын-кыз теленнән котылмак юк. Мудрый кереп чыкканнан атна үтмәде. Нәҗип Йосыф улы Нургалиев эш эзләп чыгып китте Бероч- тан. яшәп торырга җылы почмак кирәклеген дә хәтереннән чыгармады Бер урында -Иртәгә кил1»—дип чыгардылар Иртәгесен Юк алмыйбыз!»— дип кире бордылар Бу хәл байтак кабатланды, бүген елмаеп. өметләндереп каршылыйлар да. иртәгесен дөнья җимерелгәндәй кара коелып, тиз-тиз борып чыгарып җибәрәләр Көненә өчәр-дүртәр ишек каккан чаклары булды егетнең, өметле сүз ишетелмәде, якты чырай күрмәде Исенә Изил Латыйпов әйткән куркынычлы сүзләр килеп төште Тәмам аптырагач, ул доктор Фогельсон янына юнәлде, ике-өч сүз белән хәлен аңлатты, шиген уртаклашты һәм киңәш сорады Фогельсон аңа күзенең агы белән карады «Әгәр минем исем белән авыз чайкап йөри торган булсаң' — диде ул. ишеккә күрсәтеп
Врач яныннан ул хәленең үтә мөшкеллегенә тагын бер кат инанып чыкты Аның психик яктан какшау икәнлеге төптә язылган да. тиешле оешмаларга хәбәр итеп куелган булырга тиеш'
Татарда кайгы - кара, сагыш — сары Кайгыда зәңгәр күз дә карасу шәүлә белән өретелә. алсу яңаклар да казылык төргән эчәге сыман кипшереп, юкарып һәм сарыга сабышып калалар «Ни булды сиңа, җаным '»— дип кочаклый Наиләнең юкарган иңнәрен Гөлнара Ни әйтсен Наилә, ни әйтә алсын9 Нәҗибе эшсез Совет эшсезенең кабәхәт буржуа илләре эшсезеннән аермасы шактый күп ул дәүләттән пособие алмый. аны профсоюз якламый шәфкать-мәрхәмәт ширкәтләре аны бушлай ашатып, бушлай кундырып чыгармыйлар Капиталистик ил-
нең эшсезе бушлай бүксәсе кап булганчы ясмык штие бөгә, икенчегә аңа нибарысы кәбестәле сосиски ашаталар1 Шулай. Нәҗип Йосыф улы Нургалиев дипломлы, белемле, үзенчә егәрле кеше — эшсез Егәрле дигәндә чүт кенә тукталып торырга кирәктер, эш табалмыйча каңгырып йөргәннән соң. тагын егәре таралып калды егетнең
Үзенеке үзенә җиткән иде Нәҗипнең. Наиләсе аның эшсез калуын һаман-һаман искәртеп торса да. килде бер көн, ул завод, мөдирлек, дәрәҗәләр хакында бөтенләй уйламый башлады Иртәдән кичкә кадәр аны бары тик үлем хакындагы кара уйлар гына биләде. Әҗәл якадан алган икән, кая инде эш турында хафалану7' Үлем турындагы уйлардан арынырга тырышып китапларга тотынды Нәҗип, өч-дүрт бит үтүгә китабын тотып атты Бит саен үлем, кан коеш, үтереш, кырылыш
Наиләсе кыстагач. Калинин клубына киноларга баргалады. сеансның яртысыннан ташлап качты. Атышлар, чәнчешәләр, бугаздан буалар. мәетләрне таудай өя торган сугышлар бара. Адәм баласы туу һәм үтереш турында укырга, кырылыш турында карарга ярата шул Табигате шундый аның, ерткыч табигате Ике таныш гомер эчендә бер күрешәләр һәм китә сүз фәлән кеше үлгән рак бәреп еккан асылынган, тегене көчләгәннәр чукмар белән сугып башын ярганнар. Ә Василье- вода Васильевода' Бакча каравылчысы, сөяркәсе белән икәүләп, адәм и ге ашаганнар Өчәү, дүртәү очрашсалар да. әллә кайчан гүр иясе булганнарның ак сөякләрен юалар Тормышта кап-кара эш кылганнарның да сөякләре агарамы икән7 Шулайдыр, ходай тәгалә каршында һәммә- без дә тигез
Тимерхан белән Җәмилә бер мәлгә тындылар, ни булыр, дигән сыман шым гына җимерек диварга колакларын куеп тыңланалар Картлар сагая икән, анда нидер булырга тиеш Таңсылу югалып торды, бушлай путевка алып, бизәнеп-ясанып Мәскәүгә китте дә. атна-ун көн торып белемен киңәйтеп, офыгын тирәнәйтеп кайтты Аның беркая читкә чыкмыйча, шунда Яңа бистәнең ишегалды түренә поскан йортта бәбәй төшереп ятканын күрше-күлән белмәмешкә салышты
Больницага барырга да ашыкмады Нәҗип, йөрәге җитмәде, барам1 дип кичтән тәвәккәлли иртән йөрәге кыскандай була. Караватына ава Нәҗип, көне буе шунда ауный Наилә эшкә йөри башлады, киткәндә һәр иртәдә Бүгеннән калма' Невропатологка күрен!— дип кисәтеп китте Кардиогруппада килгән врачлар Невропатологка күренсен'—дип киткәннәр иде
Якшәмбе — Наиләнең ялы, көн озынына иренең колагына чикерткә булып керде Әгәр иртәгә больницага бармасаң. сишәмбедә кул- аякларыңны бәйләп врачка үзем илтеп тапшырам!-
Нәҗип сүрән генә елмайгандай итте, ияген какты, эченнән генә Сишәмбегә хәтле яшәргә кирәк әле'-— дип пышылдады. Егет көненә кырык тапкыр үлеп кырык тапкыр терелә иде Язгы, җип-җиңел бишмәтен кигәндә дә йөрәге кыскандай итә. врач янына икенче катка менгәндә дә шабыр тиргә бата Иелә алмый, егылып үләрмен, дип коты чыга Авырта йөрәк, сызлый' Ә врачлар сүз куешканнармыни. һаман бер чыгырны әйләндерәләр Куркырлык нәрсә юк Тәмле аш. Саф һава Тулы тынычлык, гаиләдә татулык кирәк
Иренең көннән-көн ихтыярын җуеп, солы кесәленә әйләнгәнен күзәтеп, күреп торган Наилә тәмам гаҗиз иде. Нишләргә7 Ни хәл итеп ирен аякка бастырырга? Гаилә тормышын ничек алгарак юнәлтергә7 Квартир хакы түләр чак җитә, язга чыгып баралар, балаларга өс-баш. аяк киеме юнәтергә кирәк. Сигезенче мартта хезмәттәш хатын-кызлар һәммәсе яңа костюмнар, затлы күлмәкләр киячәк Ә ул7 Өченче ел рәттән зәңгәр күлмәген киеп барсынмы? Адәм көлкесе!
Хатын-кызның яшәү дәверендә иргә мөнәсәбәте кырыкка төрләнә Нәҗип чирләгәннән соң әле күпме генә ара үтте. Наилә ирен бер кызганды, ул җебеп-мәлҗерәп яткан мизгелләрдә үтмәс пычак белән 46
суярдай булды Шушы хәтле чүпрәк булса булыр икән!—дип кыйналды ул.— Чиле-пешле арыш кабартмасына тап буласымны белсәм валлаһи Мәхмүт-Мудрыйга чыгар идем' Тик ятсын иде буаз бумажни- гын кочаклап янымда' • Менә нинди ямьсез тиңләүләргә барып җитә хатын-кыз ачуы кызганда' Сизә Наилә, бу уйларның үз файдасына тү- ф геллеген шәйли, ләкин, чирле ир хатыны буларак, бүтәнчә уй йөртә . алмый. «
Сердәше Гөлнара иманын ачып салып, күңелен бушатты бушату- з ын. бер үк вакытта Наиләнең күңелен мәңгегә бозып өлгерде Әгәр Гөл- > нара аны котыртмаса Наилә ул тиклем үк иләсләнмәс тә иде Күп белү хатын-кызга һәрчак комачаулый ир белән хатын арасындагы упкын- £ ны тирәнәйтә Наилә уйларында гел бәргәләнә, инде генә онытылам. < ирне ир итеп яшим үзгәрәм дип күңеленә беркетә дә. иренең тир диң- J гезенә чумып, ыңгырашып Үләм. уф! — дип ятканын күргәч, кеп- " кечкенә, әмма саллы йодрыгын йомарлый иренең эчкә суырылган, куе * төк баскан саргылт яңагына «чалт'» итеп ямыйсы килә Аннан ике күзе а читкә борыла Йа раббым. көферлек ич бу. көферлек Аңа кыен чакта * мин. никахлы хатыны, нинди әшәке уйлар уйлыйм'
Каршылыклы, болганчык хисләр онытылды дигәндә, хәлсез Нә- 5 җипнең капка баганасына ябышып торуын күргәч тагын каны коты- «- рына Наиләнең Невропатолог катына бәйләп илтеп салам' Тавы- £ шындагы усаллыкны оста яшерә, йөзенә ясалма елмаю таплары йөгерә, < сабырланырга тырышып учын-учка ышкый, озынча, нәфис бармакларын шартлата. Аның усалланып котырынуын Нәҗибе сизә, тик үртәшми. карышмый Әле ярый, бармак шартлатып кына атасың, кулыңа наган керсә, нишләтер идең икән’»— дип күзләрен яшерә Наиләсе көлгән була, кысылган иреннәрен көчләп яза ул сүзгә керми, бәхәс куз-галса. давыл чыгасын сизә, очлы әйберләрдән - пычак-безләрдән. тәрәзә төбендә моңарчы тын яткан үткер кайчыдан читтәрәк йөрергә тырыша Бәладан баш-аяк'
Көннәр үтә торды, кемнәрдер дөньяга килде, кемнәрдер Гафури урамының эрер-эремәс яткан кара бозларын таптаган машина әрҗәләрендә чалкан ятып. Яңа бистә зиратына үтә тордылар Әҗәл белән тереклек арасында адашып калган Нәҗип, бүген, балаларын таратып Наиләсен озаткач шифаханәгә барырга булды -Бүгеннән калмыйм1"— диде сакалын кырганда Бүген' — диде мышный-мышный ботинкаларын арулаганда
Ялгыз калгач кеше үзгәрә, уйлары бүтәнчәрәк була Сакал кырылып. ботинкалар елтырый башлагач. Нәҗип бүтәнчә уйлады -Әҗәлең җиткән икән, ник врачларны бимазалап зар җылап йөрергә9 Анда ни әйтә алырлар 9 Ни белә алар9 Әштер-өштер тыңларлар аптекада булмаган, буласы да юк дару язып тоттырырлар Ни файда9 Дару ашап кемнең терелгәне бар’ Больница — зират белән ике арадагы станца- ларның берсе Ничә барды инде шул күчеш нокталарына9' Үләргә икән — үләргә! Кайда эшлисең, кем булып дип төпченә башларлар Ну их!»
Гаҗәп, моңарчы, шушы мизгелгә хәтле, ул дөнья кую хакында уйланса. уе һәрчак Наиләсенә, улларына килеп ялгана иде Күңеле Миннән башка ничек яшәрләр9»— дип үрсәләнә иде Бүген, гүя. алар бөтенләй юк та кебек Нәҗип аларны онытты үзе. үз язмышы үз хәле турында гына уй йөртте Шулай үлми капсам утыз өчтә өр-яңадан яши башларга туры килә Утыз өчтә' Бу яшьтә ир-атлар хатынлы, бала-чагалы. фатирлы һәм дачалы була Дәрәҗәсе калын гына кесәсе була ирнең Исеменә лаек мохиты дус-ишләре була Ә минем нәрсә бар9 Кашым да күзем чирем дә үзем' Өметем дә калмады, ичмасам'
һәр яктан килеп үлчәгәндә хәзерге хәле болайрак яшен суккан агач өстеңә ава качып котыла алмассың' Кыя-таудан таш ишелә — хәзер басып китәчәк' Бәс шулай икән, нигә пыскып ятырга9 Ни пыча-
гыма " Хатын тапкан акчага күз текәп Эшсез. Эш булу ихтималы да юк Йөрәк зәгыйфь Дөньяда хаксызлык барын тойсаң да. көрәшкәчыга алмыйсың Үз гомереңдә кыюланып бер тапкыр хак сүз әйтеп бакты. ■ псих дип атадылар Нигә яшәргә9 Ни өчен9
Үләргә, поезд астына ташланырга. Алтынчы больницага барган булып тимер юлга таба атларга да вәссәлам1 Ялгыш эләгеп харап булган — дип бер җыларлар да тынарлар
Ул сискәнеп китте, төсләр, исләр, тирә-яктагы хәрәкәт күзгә күренмәс булды, ул шәһәр ягыннан килгән поездны шәйләде. Тепловоз, аңа ике вагон такканнар Артта да гадәти ике вагон Уртада елык- ялык итеп торган ят вагон Булмагае' Нинди вагон таптаса да барыбер түгелмени? Тезләре калтыранды, бугазыннан ниндидер авазлар чыкты. шул арада көчле куллар аны эләктереп алдылар, ул. уңнан да, сулдан да болай таба йөгерешкән тимер юлчыларны абайлады...
Милиция бүлегендә аңа гел бер сорауны биреп йөдәттеләр «■Ни өчен син хөкүмәт әгъзалары утырган литер поездга якынлаштың? Син аны нинди яшерен максат белән көтә идең9 Махсус составның станция аша үтәсен кая белдең? Кем аны сиңа хәбәр итте?! ■
Нинди поезд9 Нинди хөкүмәт әгъзалары9 Хөкүмәт вәкилләрен түгел. поездны да күрмәде Нәҗип Тәгәрмәч астына ташланырга бара идем! — дип әйтмәде әйтүен Больницага бара идем, чирлим, йөрәгем авырта, зиһенем таралган чак булгандыр —дип мыгырдады. Аңа ышанмадылар ябык машинага утыртып каядыр, югарырак оешмага алып бардылар Төн кундырдылар Иртән сыек кына бер стакан чәй эчерткәч тагын сорау алырга чакырдылар Ул һаман бер сүзне кабатлады Больницага барырга чыккан идем Ә алтынчы больница кайда? Тимер юлның теге ягында. Тимер юл аша чыгарга кирәкме миңа? Кирәк Поездны күрмәдем, уйларым бүтәндә иде
Сорау алучы лейтенант иде. менә бүлмә ишеге кинәт кенә ачылды, аннан капитан килеп керде Ул башы белән Нәҗипкә ишарәләде дә: Чыгарып җибәр аны Псих икән! Учетта!»—диде
Баш-аягы исән калуына сөенергә дә белмичә Нәҗип өенә кайтты, елап, шешенеп беткән Наилә аның күкрәгенә капланып бик озак үкседе
Бер нәрсәне белми калды Нәҗип, ул тәгәрмәче астына ташланырга җыенган литер поездда илнең тимер юллары министры дәһшәтле Илья Ефимович Шидловскийдан тыш. аның белән янәшә яшәүче, язмыш сукмаклары тиздән кисешәчәк ике гали зат — хөрмәтле Иван Иванович белән хөрмәтле Басыйр Бариевич та баралар иде
Шидловскийның киләсен байтактан беләләр һәм Татарстан мәркәзе шанлы-шәүкәтле Казанда министрны тантаналы курку белән көтәләр иде Кунак булырга ярата һәм бу җәһәттән үтә кырыс, бөртекчән һәм үтә текә кеше иде Илья Ефимович Озын буй. бөкре танау, икегә ярылган чыгынкы, нык ияк. Бөркет карашлы күз алмалары бер чакта да як-якка тәгәрәмиләр, министр һәрвакыт алдына гына карый Тавыш көр. тән сәламәт, ашказаны таза, министрның бер утырганда биш кешелек ашап, җиде кешелек эчә алуы да илдә мәгълүм иде.
Кунак кабул итү олы һәм баш җитмәслек четерекле фән ул1 һәр төбәктә кунакны үз милли гореф-гадәтләренә яраштырып кабул итәләр. шул төбәк осталарының кулыннан килгәнче сыйлыйлар да. Басыйр Бариевич. Министр килә' — дигән хәбәр алынгач та. бер минут уйлап тормыйча, җан дусты Иван Иванович янына чапты Алар, шәһәр советы утырышын нәкъ ике сәгать ярымга кичектереп, кабинетка кереп бикләнделәр. Әзерлекне бүген үк. нәкъ шул минутта башлап җибә
рергә кирәк, соңга калу үлем белән тиң булачак Россиянең иң абруйлы тармак министры Шидловский килә' Дәрәҗә ягыннан ул оборона министрыннан гына калыша торгандыр'
Данлы-шанлы, кояшлы-айлы Татарстанда тимер юллар әз. Казаннан Бөгелмәгә барыр өчен чит өлкәләрдән рөхсәт сорарга туры килә. Бәс. хуҗалыгың бәләкәй икән, андый-мондый чатакларны да бик тиз * күреп алырга була! Аллам сакласын' Дөрес, вак-төяк чатаклар өчен кө- $ енмәскә дә була Әмма вак-төяк өчен нигә җанга борчу алырга-” Күрен- | мәсен хаталар! Күренмәсен дисәң, башкала кунакларының күзен кап- 5 ларга кирәк' Ә аның кырык төрле әмәлен беләләр Татарстанда' *
Тимерюлчы.тар шәһәр советы һәм башка мөһим оешмалар белән “ берлектә, ныклы план нигезендә кунак кабул итү кампаниясен ачып < җибәрделәр. Белсен әле мәскәүлеләр татарның кем икәнен' Күрсеннәр' ч Кавказлылар кунакчыл диләр, аларны куып узарга! Урта Азиядә инде “ ул сый-хөрмәт, диләр Азияне дә үтеп китәргә' ♦
Беренче нәүбәттә, әлбәттә, кунакның тамак ягын кайгырту лазим 5 Мәскәүлеләр ашарга ярата, ризыкның рәтен белә' Белештеләр. Шид- £ ловскии. асылда балык ризыкларын ярата икән Балык дигәч тә Кас- ? пии хамсасы белән Балтыйк кил киен ашап утырмый инде Андыйлары Е ярамаган тагын пешеп төшкән социализмда яшәүче Рәчәй кара корсак- 2 ларына! Татарстан балыкчыларына, елга, күл буйларында укмашкан - әртил, бригадаларга ныклы боерык китте әгәр җәтмәләргә кырпы, зре < чөгә, мәрсиннәр эләгә икән, һәммәсе тимерюлчылар карамагына тапшырылырга тиеш Олы кунак килеп җиткәнче кырпыларны, чөгә-мәр- синнәрне тере килеш сулыкларда сакларга' Майлары агып торган ыслаган сазаннар, төрек ятаганнары шикелле кәкре чехоньнар (ыслаганы гәрәбә кебек үтә күренмәле була аның! Ә исе. исе! Чәшке бүрек һәм ыслаган сазан белән чехонь ташып, казанлылар икенче аэропортларын салдылар1) бүгеннән Казанга килеп җитсеннәр' Идел-Чулман балыклары белән генә эш йомгакланамы9 Илдә балык беткәнмени9 Чавыча һәм башка Камчатка балыклары әзерләргә Ерак Көнчыгышка вәкил очты Министр килеп төшәр алдыннан ул да кайтып җитәргә тиеш Камчаткада чавыча балыгының күзен генә аерып имән мичкәләрдә тозлыйлар икән Тач май була ди. әйдә министрның күзе тонсын ашап телен йотсын! Сукыр һәм телсез министрдан да кулай кеше буламыни бу дөньялыкта9' Миногалар, диңгез кыслалары елан балыклар алырга вәкилләр Балтыйк буена, Калининградка ашыкты Акбалык муксун ише гаҗәеп балыкларны әзерләргә ике кешедән торган бригаданы Обь- Енисей бассейннарына җибәрделәр Кызыл-кара уылдыкның иң Әгълаларын. тере вә эре бөртеклеләрен алып кайтырга Салехардка — төньякның агач башкаласына ике вәкил юлладылар
Әле болар эшнең башы гына иде' Иван Иванович белән Басыйр Ба- риевичның хыяллары яхшы чүпрә салынган камыр кебек көннән-көн ташыды Казанга терәлеп торган орденлы совхозларның берсендә куе сыер сөте эчертеп кенә биш данә чучка малаен симертә башладылар Аларны оч тапкыр һәркөн чишмә суы белән генә юып. щетиналарын тарап. Пакыстаннан килгән йөнтәс, йомшак сөлгеләргә урап кына киптерделәр Республиканың иң атаклы мал врачлары сәламәтлеген кат- кат тикшергәннән соң, аерып куелган кышлау печкән үгез, сөттән бүтән ризыкны татып карамаган яшь бозауга да берәр врач, икешәр караучы беркетелде Врачларны мал караучыларны Казан докторлары белән Мәскәүдән килгән профессор кат-кат тикшерде, көн аралаш алар- дан анализлар алып, тәрәтен, бәвелен сынап тордылар Малларны кем чала, кем туный, итне кем чаба — болар һәммәсе бер аи элек тәгаенләнде. алар, төп эшләреннән азат ителеп, махсус бригада составына* кертелделәр һәм айлык хезмәт хакын икеләтә ала башладылар Әгәр югары дәрәҗәдәге кунакны кабул итү утсыз-төтенсез генә үтә калса, каршы алуга катнашучыларның һәммәсенә дә кыйммәтле бүләкләр.
келәмнәр, бәллүр савыт-саба, акча вәгъдә ителде Мәскәүдән ярдәмгә чакырылган профессорга мехчылар исеменнән кайры тун бүләк иттеләр.
Яшелчә-җимеш. ананаслар, бананнар, кокос чикләвекләре хәстәрен күрергә биш кешелек бригада Рәчәйнең махсус режим белән ашаган Рига. Ленинград Киев калаларына таралды. Эчемлек ягын дүрт кешелек җитез егетләр бригадасы кайгыртты. Француз, итальян, кытай коньяклары кайтты Атаклы ■ Смирнофф аракысын юнәттеләр. Чис- тай аракы заводында махсус өлгерткән иссез-төссез аракыларны Васильево пыяла заводында берәмтекләп эшләнгән шешәләргә тутырдылар.
Хөрмәтле Иван Иванович белән Хөрмәтле Басыйр Бариевич милли якны да онытмадылар. Шидловскийга дип Арчада башмак чиктеләр, кара чын татар түбәтәе табылмагач (дефицит дисәң дә дефицит!!!) өч тәңкә ярымлык үзбәк түбәтәен алып куйдылар (Әле ул чакта Шидлов- скийның баш размерын белмиләр иде.— түбәтәйне бишне алдылар!)
Министр ялгыз йөримени? Аның белән биш урынбасары, ике секретаре. пешекчесе, киендерүчесе, тән сакчылары киләчәк. Кыскасы, салон-вагонга алдан-арттан тагылган дүрт вагон кеше белән шыплап тутырылачак Аларның һәммәсенә, дәрәҗәсенә карап, сый-хөрмәт, бүләк-санак кирәк булачак Урынбасарларның берсе гөрҗи. икенчесе казакъ халкыннан икән. Грузиягә һәм Казагстанга шунда ук махсус бригадалар китеп, алар яртышар вагон ул төбәкләрнең ризыгын, эчемлеген кайтарып җиткерделәр. Махсус әмер белән аларга рәхмәт белдерелде...
Ниһаять, министрның һәм беренче урынбасарларның өс-баш, аяк размерлары тәгаенләнде Боларны ачыклау өчен Мәскәүгә махсус вәкил барып кайтты, һәммәсе яшертен эшләнергә, илнең тимер юл хуҗалары өчен көтелмәгән гаҗәеп сюрприз булырга тиеш иде!
Милли якны уйлагач, хөрмәтле һәм зирәк Иван Иванович Әнисә абыстайның атаклы каз бәлешен исенә төшерде Кирәк булырмы9»— дип сорады шигәеп кенә Басыйр Бариевич. Илья Ефимович татар ашы? дип сорап куйса, бәлеш тә әзер торсын, каклаган каз да! •— дип. суеп каплады Иван Иванович
Әзерлек эшләренең башында сыналган, хуҗалар сагында җанын фида кылырга әзер, тугры Исламнур торганын зирәк укучылар әллә кайчан чамалап алгандыр, дип уйлыйм Әйе. Исламнур йокламады, ашамады-эчмәде. хатыны кырына ятмады. Татарстан даны өчен көрәш кырларыннан кайтмады
Ниһаять, һәммәсе әзер булды шикелле Шәһәр советының җыелышлар залында, тимерюлчылардан кәттә иптәшләр белән берлектә, яшерен киңәшмә үтте, һәр тарафка җибәрелгән вәкилләр, һәр тармакка беркетелгән сыналган иптәшләр, кәгазьләргә бакмыйча гына, телдән кыска-кыска хисап биргәч, абруйлы утырыш: Кунакны кабул итәргә мөмкин! — дигән нәтиҗә ясады Гөрләтеп кул чаптылар, кайберәүләр- нең күзләре яшьләнде, алар аягүрә басып ур-ра' кычкырдылар.
Иртәгә Шидловский килеп төшә дигән көнне, печтек кенә чатак булып алды. Иван Иванович белән Басыйр Бариевич министрга хәстәрләнгән бүләкләрне — тун. бүрек, эт тиресеннән тегелгән унталарны күздән үткәреп багалар иде бүреккә җиткәч, аптырашта калдылар Буйга пәһлеван булса да баш бәләкәй икән министрның' Нибарысы илле җиденче размер! «Баш зур һәм буй биегрәк күренсен өчен Илья Ефимович озынча, йөнтәс бүрек кияргә ярата -.— дип шул көнне генә Мәскәүдән кайтып төшкән вәкил ачыкламаса. тәмам көлкегә калачаклар икән! Бүрекнең дә кулаен эзләп таптылар!
Казан бер төн йокламады, Казан утсыз да кайнады. Казан «сугышчан әзерлеге беренче номерга куелган хәтәр шәһәр иде Килде министр, ике аягын ерып, уктай карашын төп-төз каршылаучыларга 50
төбәп күрешеп чыкты, мондый сөенечле чиксез олы тантананы шәһре Казан диварларының күргәне дә. ишеткәне дә юк иде Бик кызганыч, үтә жәл. гади кешеләр аны күрү бәхетеннән мәхрүм калдылар вокзалны урап алган йөз дә унөч милиционер, кырык ике дружинник халыкны ул тирәгә якын да җибәрмәде Литерлы поездны ялга, аулак юлга күчерделәр, министр шан-шәүкәтле борынгы * калага аяк басты Төкле аягың белән. Илья Ефимович'
О, ул көннәр, ул көннәр! Гомергә онытылмаслык, хатирәләр- g дә ныгып, телләрдән телләргә, буыннардан-буыннарга күчеп леген- £ даларга әйләнәчәк тантаналы вакыйгалар! Сый-хөрмәт, татлы сүз- - ләр, милли туганлык, эшчеләр сыйныфы белән Мәскәү кунакла- | рының бер сулыштан сулаулары, алкышларга күчкән кул чабулар. < Шунда ук хәбәр таралды Илья Ефремович үзе дә. аны озатып ч йорүче затлы кешеләр дә казанлылардан бик тә канәгать калган- * нар' Моны ишеткәч, хөрмәтле Иван Иванович «гопакка хөрмәт- ♦ ле Басыйр Бариевич «әпипәгә» биеп җибәргәннәр, имеш “
Ләкин, ләкин Ах. шул ләкин' Шул ләкин • дигән каһәр суккан £ сүз булмаса. без әллә кайчан коммунизмга барып җитеп түшәмгә ч төкереп ята идек инде «Ләкин* бар. шул аякны бәйләп тота s Бөтен ваклыкларына кадәр уйланылган. җиде кат үлчәп кенә u киселгән иде. юмарт күңелле хуҗалар Илья Ефремовичның бер сәер » гадәтен алданрак белә алмаганнар икән ----
Министр нигъмәтләргә бай мәҗлесләрдән соң. татлы йокыга китә алмыйча, байтак вакыт интегеп ята икән Чалкан ята да бер өзмичә тәмәке тарта Тәмәке төпчеген сүндереп тормый, утлы килеш «черт» итеп төкереп теләсә кай якка очырта икән Ә хуҗалар, туң башлар, төпчек җыярга махсус вәкил куярга искәрмәгәннәр Куясы инде шунда Исламнурны! Мондый хәл буласын алдан шәйләсә, Басыйр Бариевич үзе саклап торыр иде министр авызыннан очкан төпчекләрне. уяулыгын югалтмас иде!
Министр очырта тора, утлы төпчекләр литерлы поезд вагонының яртылаш химиядән генә торган почмакларына барып-барып төшә Салон-вагон, барган шәпкә, җилдә очкыннар чәчә-чәчә яна ук башлый Китә шау-шу китә ыгы-зыгы, төтенгәме, хәмергәме баш биреп исергән. чак тончыкмаган Илья Ефремовичны унөч кеше уттан чак алып чыгып өлгерәләр.
«Кылган яхшылыкларыбыз утта очты!» — дип кайгыра Иван Иванович
•■Беттек!» — дип зарый-зарый елый, күрше өлкә чигенә кадәр озата баручы Басыйр Бариевич
Соңыннан мәгълүм булды хәлләр алай ук мөшкел булмаган икән! Тугры ярдәмчеләр, җан сакчылары белән бергәләп, сәгате-минуты белән көчәйгән явыз уттан башта министрны түгел, салон-ва- гонга шыплап тутырылган кыйммәтле бүләкләрне — сандыкларны, чемоданнарны, бүктәрләрне-төеннәрне алып чыкканнар икән'
10
Җүләргә чыгарып, «психушката тыга язганнан бирле Нәҗипнең кемдер җиңел кулдан ак чәчәкләр- дип атаган һөнәр ияләренә хөрмәте какшады, агулы, зәһәр үләннәрнең дә еш кына ап-ак чәчәк атканын белә иде инде ул! Бар ул «гөлләр» арасында да чеп-чи наданнары' Йөрәк - гади насос лабаса. йөрәкнең үзгәреш, тайпылыш законнарын да белә алмагач инде' Үзләре юньле нәтиҗә чыгара алмагач невропатологка аткаралар' Барды Нәҗип докторга барырга туры килде
Алдан ук искәртеп куйыйк Нәҗип Йосыф улы Нургалиев бу юлы табибның чынына, остасына тап килде1 Бәхете! Врач — кулына зур хокук тапшырылган стрелочник ул. теләсә туннельдән сине яктыга чыгара, теләсә туп-туры зират сукмагына төшерә
Фәридун Фазлыев кешенең тәненә генә түгел, җанына да үтеп керә алган врач иде Кырык сигезнең егерме икенче мартында кулга алынып, Особое совещание тарафыннан бер дә юкка ун елга хөкем ителгән кеше, төрмәнең гаять истәлекле беренче төнендә үк төп сорауга җавап таба алмыйча изаланды ник утырттылар аны7 Нигә җәмгыятьтән аердылар7 Кемнәр файдасына?
Черек күл камераларында озак яткырмадылар аны. өстеннән язылган донослар өч-дүрт башны кыеп төшерергә җитәрлек иде Монда совет системасын сүгү, халыкларның бөек юлбашчысына яла ягу. хурлаулар кебек, заманының иң хәтәр гаепләре бар иде
Фәридун Фазлыев иректә чакта ходай ихтыяры белән чын табиб иде. аның янәшәсендә йөзләрчә наданнар, карьеристлар, эгоистлар, төп вазифаларын онытып, почмак саен Бөек юлбашчыбызга мәңгелек дан' • — дип акырып, мактаулы исем артыннан җылыдан-җылы урын яулаганда. Фәридун Фазлыев. эштән бүтәнне белмичә, меңнәрчә авыруларга тереклек суы бирә торды Даны президиум өстәлләрендә. биек трибуналарда түгел, халык арасында таралды, врачларны аралап-сайлап. авырулар аңа эләгергә тырыштылар Ниһаять, дәүләт аппараты дигән сукыр көч хәрәкәткә килде, аның туры сүзен — кыек дип изге гамәлләрен — җинаять дип язып бирделәр Ялкау-аңкаулар көндәшеннән, янәшәләрендә эшләгән намус, әхлак сакчысыннан котылдылар
Лагерьда да ул беравыктан врач булды Анда да кешелек сыйфатларын югалтмады, өстеннәрне түбәннәрдән аерып карамады. « Нигә тотып яптылар нигә җәмгыятьтәге гадел урынымнан аердылар7!» — дигән дәһшәтле сорауга җавапны, бик күп язмышларны очратып, бик күп яралы йөрәкләрне тыңлагач кына, меңнәрчә җәбер-җәфаларны җиңеләйтергә тырышып, әллә ничә үлемнән котылып калгач кына тапты Җәмгыять җинаятьчеләрдән түгел, гаделләрдән арынырга. намуслылардан котылырга теләгән икән'
Тапкан җавабы аның рухын сындыдырга тиеш булса да. Фәридун Фазлыевның борыны салынмады, ул риясыз рәвештә язмышлар чарпалышып актарылган мәйдәнга — тоткыннар арасына гаделлек вәкиле булып керде дә пәйгамбәрләрчә — гөнаһлыларга да. гөнаһсызларга да бердәй тугры хезмәт итте Меңләгән тоткыннар гына түгел, кансыз җәза осталары, лагерь хуҗалары да аны олылап -доктор дип атап йөрттеләр. Көнчелек — кешелек җәмгыятендә көрәшне хәрәкәткә китерә торган беренче рычаг ул. лагерьда да көнчеләр табылды Мөртәт бөтен туфракта да яралып үсә! Исән калды Фәридун Фазлыев. илле алтынчы елның февралендә акланып, реабилитация- ләнеп иреккә чыкты
Теге лакта астыртын елмаеп, күңелләрдә зәһәр агу куертып аны озатып калган көнчеләрнең күбесе, тымызык күлдәге кортлар кебек үрчегәннәр иде. берәүләр профессор, доцент булып беткән, иң әрсезләр министрлыкка обкомга үрелгән һәммәсе диярлек югары, җылы урыннарга хуҗа булган, өсләренә җылы, томанлы яңгыр булып бүләк, орденнар, мактаулар яуган Кая карама, атказанган фән эшлеклесе. лауреат та дипломант
Ул аларны эзәрлекләмәде, күзләренә күренергә тырышмады, елан үлсә дә. угы кала, аллам сакласын. Сталин заманнары әйләнеп кайтмас, дип кем әйтә ала7 Фәридун Фазлыев көнчеләр күзеннән читтәрәк булырга тырышты, эш урынын больницаны да татар ягыннан, шакшы һавалы, сөремле Яңа бистә тирәсеннән эзләде
Үз өстеннән язганнардан берәү, очрашкач, күзен җиргә тәгә
рәтеп. аны югары катлау вәкилләре дәвалана торган шөһрәтле шифаханәгә эшкә килергә кыстады • Үзем урнаштырам'» — диде Фәридун Фазлыев. табигатенә тугры калып, кызыккыч тәкъдимнән баш тартты Белеше, керфекләрен мелт-мелт сикертеп «Төрмә сине төзәтмәгән икән' • — диде Күңелең таза, тәҗрибәң ныклы икән, эш кайда да бар'" — дип уйлады Фәридун Фазлыев һәм. бер ай эшләгәч үк. * үзенең сайлавыннан канәгать калды Коллектив дус диярлек, күп- § челек татар, кай арада үз телендә сөйләшүчеләр дә очраштыргалый. 5 ара-тирә тимер юлның теге ягында, бистә урамнарында, кичләрен > тальян гармун сыздырып җибәрәләр, әтәчләр дә саф татарча «ки- * керикүк' - дип кычкыра — лагерь кысаларында үз җирен үз телен. “ үз моңын чиксез сагынып кайткан иде Фәридун Фазлыев
Ул Нәҗип Йосыф улы Нургалиевне кызыксынып каршылады ч Яшь чагында бер дә авырмаган авыл егете Сәламәт үскән Әти- - әнисе исән, тигез Хәзер дә күңел төшенкелеген исәпләмәгәндә, ябык- * лыгын уйламаганда, сау-сәламәт күренә. Күзләрендә генә ялвару. “ курку моңсулыгы, гасабилык галәмәтләре бар Тормышым тормыш £ түгел хәзер, җан газабы Шул каһәр суккан Мәскәүгә барып эләктем дә. шул ярамады, чир кинәт бәрде' -Үләм'» — дип бик курыктым s Хәзер дә гел әҗәл хакында гына уйлыйм Үлем-җитем дигән сүзләрне u ишетә алмыйм, ашыгыч ярдәм сызгыртып үтә башласа, котым « ботыма төшә Иелеп ботинкамны бәйләгәндә җаным бугазыма килә < кебек Бер чиләк су китерсәм, йөрәгемә йонлач тәпиле үрмәкүч ябышкан сыман Яктыдан караңгыга, караңгыдан яктыга үтә алмыйм, күңел әллә нишли, зиһен томалана, бөтен җирдә теге кортка әҗәл дигән явыз мине сагалый төсле Үлемнән башка бер нәрсә хакында да уйлый алмыйм
Сөйләде-сөйләде дә Нәҗип туктап күзен күтәрде тылсымчымы әллә бу невропатолог дигәннәре’ Ап-ак кашлы, дәү шыксыз борынлы бу доктор аның авызындагы йозакны алды, түбәләмә тулган капчыкны чишеп җибәрде, ул ни тойганын ниләр кичергәнен, докторларга түгел. Наиләсенә дә ачмаганнарын чыгарды да түкте
Фәридун Фазлыев аны бүлдермәде ишекнең теге ягында чират кыштырдаса да. ишек ачылып-ачылып киткәләсә дә. бу егетне кемгәдер аткарырга, өметен кисеп чыгарып җибәрергә ашыкмады Бу авыру сирәк очрый торганнардан иде. Мөгаен, хисле кичерешләргә бай җандыр бу ир' — дип уйлады ул -Шулай да чир бер сәбәпсез эзләп килми ишекне табып, нәкъ вакытында шакый ул Кинәт чирләвегезнең сәбәбен үзегез кай тарафта дип күрәсез’ Чир тигән кеше үз авы-руының тамырына үзе барып җитә ала икән бу кеше тәненә дә җанына да хуҗа була ала дигән сүз' Бу бик мөһим' Нинди яман чир килсә дә. кеше үз язмышын кулыннан ычкындырмасын' Тәннең бер әгъзасы да сәбәпсез сыкранмый Менә минем йөрәк кизүем бар Йөрәк сиздерә икән, мин даруга, коткару бөятенә барып ябышмыйм Әүвәл. нигә авырта бу йөрәк, дип эзләнә, тышкы эчке сәбәпләрне эзли башлыйм Аракы эчмәдем Гомумән дә эчмим Авыр әйбер күтәрмәдем Авыр сүз ишетмәдем Йөрәкнең беренче дошманы — авыр сүз Татарның рухи табиблары «авыр сүзләр ишетсәгез, үткәреп җибәрегез'•— дип безгә изге васыять калдырган Ниһаять, эзләнә-эзләнә йөрәк тынычсызлыгының сәбәбенә барып җитәм «Сез бит врач' - диде Нәҗип көчәнеп елмая-елмая һәркем үзенә-үзе врач Кеше организмының, тәненең нечкәлекләрен бер врач та. иң сизгер аппаратлар да белеп бетерә алмый Сәламәтлек барыннан да элек, кешенең үз кулында «Сез җан газапларын күздә тотып әйтәсезме’» — дип сорады сак кына Нәҗип һәм соравы белән Фәридун Фазлыевның күңелендә шик уятты -Барында чишеп бетердеме бу егет’»—дип икеләнде ул. ләкин ашыгып сорашырга базмады Үзе сөйләсен, җи-ңеләйсен
Нәҗип бер врачка карап, бер ишеккә колак салып, үткәннәрен кабатлап, ваклыкларына кадәр сөйләп чыкты Фәридун Фазлыев. чишмәдә су саекканын күреп, ипләп кенә болай дип йомгак ясады: «Сезнең үтәлми калган, хәзерендә җаныгызны борчып, бәгырегезне кимереп торган берәр олы максатыгыз юкмы?»
Нәҗип алдын-артын уйламыйчарак; Юк»,— дип ычкындырды. Врач әллә аны ишетте, әллә ишетмәде, үз соравының әһәмиятен искәртергә теләгәндәй, сорауны кабатлады, Нәҗипнең сүзсез, ияген күкрәгенә терәп утыруын күреп, егеткә җавап эзләшергә булышты. Адәм баласының мөмкинлекләре чикләнгән.— диде ул.— һәркемнең үз офыгы, тормыш кора ала торган мохите бар. Чама чамага туры килергә тиеш Ора алмас зур күтәрер!»—дигән татарлар Ора алырлык егәрең юк икән — күтәрмә' Чөнки актыктан күңелеңә зур үкенечләр килер. Үкенеч — көнчелекнең әнкәсе ич ул! Алар бер-берсенә тагылып йөриләр Көнчелек исә — иң явыз хисләрнең берсе. Аннан котылмак юк' Булдыра алмастайны алдына куйган кеше гомере буе бүтәннәрдән көнләшә Аңлата алдыммы икән9 ■
Врач та. Нәҗип тә тынып калдылар һич тә Нәҗип көткәнчә булмады бу очрашу. Фәридун Фазлыев аның тезенә суккаламады, инә төртеп колак яфрагын да тишмәде, физик күнегүләр ясатып сынамады. сөйләтте, сөйләтте дә хәзер аңгырайган сыман тик көлемсерәп утыра! Ичмасам гадәттәгечә тәмле ашарга, татлы йокларга- кушсын иде! Авыр тынлыкта ишетелгән сүзләр үтә сәер иде: «Мин сезгә психиатр белән киңәшергә тәкъдим итәр идем».— диде Фазлыев ярым елмаеп. Башта Нәҗип аңламыйча ук торды ничек, психиатр янына?! Бер тапкыр барды ич ул анда! Чак бәлага тарымады! Тагын шул котсыз Фогельсон янына барып керергәме? Куып чыгарды чыгаруын, ә шомлы нәтиҗәсен теркәгән! Псих' дип гамәл дәфтәренә язып куйган!
Фәридун Фазлыев егетнең күкрәгендә нинди уйлар кайнаганны аңлады булса кирәк, тавышын бераз күтәрә төшеп. «Әйе. психиатр янына керегез Бу тәкъдим сезне борчымасын. Сезне сәламәт дип бе- ләм. Тагын да сәламәтрәк булыйм дисәгез, аның катына барыгыз. Бик ышанычлы, төпле, тормыш мәктәбенең авырын үткән таныш врачым бар. Огородникова фамилияле Шуның белән киңәшегез әле».
Фәридун Фазлыев уч төбе хәтле генә кәгазьгә бер-ике сүз язып Нәҗипкә тоттырды
Шөкер, Огородникова дигәннәре теге юлы Нәҗипне боргычлап чыгарган козгыннар оясында түгел, бүтән шифаханәдә эшли икән
Март азагы Март башыдыр — яз башыдыр, күңелне хуш ясыйдыр Татар тормышының һәр тарафына күзе җиткән бөек пәйгамбәребез Тукай шулай дигән Авырулар язга чыкканны, авыр кыштан котылганны түземсезләнеп көтәләр Сырхау кешегә аерата таң аттыру авыр Җәй — авыруларның өмет таңы ул. һәр бичара Һай. җәйгә чыксаммы9 . Сихәтләнепләр китәр идем!»—дип ымсына.
Нәҗип тә мартны көтеп алган иде, әлегә бәрәкәте тими, менә бүген дә Фәридун Фазлыев яныннан сөмсере коелып, торбасы кыеш иске самавыр кебек чайкалып, күзен җиргә тәгәрәтеп кайтып бара Аякларга тышау салынганмыни, гәүдә, көне буе чүкеч суккандагы сыман авырайган, баш исле мунчадан чыккан кешенеке кебек сулкылдый. чигәләрне өзмәс кысып тора Көннең чалт аяз икәнлеге күренми. кояш, карны пычрак дип тормый, ашый да ашый, юл чите көртләре кәрәзләнеп, шыбырдап сөрлегәләр, яз шәһәрнең кыш буе җыеп, яшереп саклаган шакшыларын ача Анда шакшы су түккәннәр монда көл тавы, арырак мәче үләксәсе килеп чыккан Чип-чиста кар бөртекләренә тагылып төшкән сөрем, корым кисәкләре хәзер.
. дымлы, җылы һава дулкыннарына ияреп, яңадан өскә күтәрелә. Җил юк диярлек. Үтеп-сүтеп йөргән машиналар калдырган кургашынлы
авыр һава язны тансыклап киңәйгән күкрәкләргә чир булып кереп тула, бугазны әчеттерә. Яшь әниләр аллы-гөлле ефәк чүпрәкләргә төреп, аллы-кы.зыллы хыял канатларына утыртып сабыйларын шушы һавага—«сәламәтлеккә» алып чыкканнар Тимер юл янында ■.әни генә бакча Өрәңгеләрнең, кайчандыр горур булган тупыллар- ф ның башын тумпак калдырып кыркыганнар Нигә кыркыганнар ни хаҗәте булган, дип сора — беркем белми Тупылларга күрше итеп. £ шпал башларына терәп диярлек яшь наратлар утыртканнар Ел саен з күпме акча исраф итеп утырталар шуларны. җәй дәвамында нарат- > лар корып, шыр таякка калалар Чөнки нарат агачы шау-шуны, та- * вышны сөйми Тавышка иң сизгер агачлар — нарат белән карлыган .£ Кеше йөри торган сукмак янындагы карлыган куагы бер чакта да җи- < меш белән куандырмый, алар аулак тын почмакларда оеп утырырга 5 яраталар Әгәр бу тупыллар болыт-болыт ябалдашлары белән күкрәп “ утырса, ни булыр иде9 Газны-тузанны тупыл кебек суырган агач без- * нең якларда юк Тупыл башларының ни өчен кыркылганын Нәҗип. « әлбәттә, белми Уйлап та карамый Һәр нәрсәнең сәбәбе була, моннан * байтак еллар элек хөрмәтле Иван Иванович Украинадан монда ки- п леп. шәһәр советының хуҗасы булып утыргач (Мәскәүдән шалтырат- ® тыл ар. түргә аны үткәрергә киңәш иттеләр’), бик шәбәеп кенә, муен- u ны текә тотып, япь-яшь сылукай белән машинасында тирбәлә-тирбә- ” лә аулакка барганда, тәрәзәдән ак мамыкка уралган бер орлык тирбә- < лә-тирбәлә очып керде дә Иван Ивановичның кыз ягындагы сул күзенә кадалды Яшь рәис кадакка утырдымыни, уңга-сулга янтайды, күзе әчеттереп кычытты, сызлады, туктаусыз яшь акты Чытлык сылукайга нәрсә, авызын тыя һәм йома алмыйча, чирек сәгать шаркылдады Больницага кагылырга туры килде, сылукайдан бүгенгә аерылырга язган икән Ул. больницадан кайтуга, шәһәрне яшелләндерү бүлеге мөдирен чакырып алды Икенче язда ук күккә ашкан гупылларны акылга утырттылар Черкиләрдән куркып. Сталинның Кара диңгез ярларында ничәшәр йөз ел үскән кипарисларны тунатып ташлатканны ишеткәне бар идеме хөрмәтле Иван Ивановичның, әллә Сталин белән холык уртаклыгы очраклы туры килдеме, тарихта бу мәсьәлә әлегә ачылмыйча кала бирде Шул елдан бирле шәһре Казан күген сакларга тиешле мәгърур агачларны яз саен сөннәткә утырталар
Тупыллар тоташтан башсыз, ботакларын бер читтәрәк яндырып, көлен алып киткәннәр Тупыл төпләре кардан әрчелгән анда ләмгә катып буш шешәләр сибелеп ята Менә, сәләмә бушлат кигән берәү иске кәрҗин күтәреп бакчага керде дә. Нәҗипнең буен-сынын, кыяфәтен үлчәп карагач «Бу шешәләрне җыярга рөхсәтме’»—дип сорады
Мине шешә каравыллый дип уйладымы бу хөрәсән’’’•—дип рәнҗеде Нәҗип, эскәмиянең ярылып беткән аргы башына барып утырды
Психиатрга күренәсе килми иде аның Эзләнер-чокчыныр да холкыңнан. фигылеңнән бер-бер чатак казып чыгарыр Йөрәк хастасы янына тагын бер шик килеп утырса, ничек яшәмәк кирәк '
Бакчада ул шактый озак юанды һәм гел Фәридун Фазлыев белән очрашуы хакында уйланды «Һәркем үз чиренең сәбәбенә тамырына барып җитә алырга тиеш Җанның кичерешләрен тилмерүләрен бары тик җан хуҗасы гына тулаем белә ала’ Сез берәр чакта нәфесегезне кандыра алмыйча әллә дөньяга бик нык рәнҗедегезме9 Сезнең тормышка ашмас хыялларыгыз җан тынычлыгын басып китмәдеме' Вакыйгалар тормыш шартлары кинәт үзгәреп, сезне бер юлдан икенчесенә алып ыргытмадымы”»
Баягы сәләмә адәм кар суында шакшы шешәләрне юып маташа һәм сәер, күгәргән тавыш белән моңлы итеп җырлый
Тагы да шулай, бер күрергә зарыгып Үтир микән безнең гомердер9
Берәүнең дә сандыгы буш түгел, күңел түрендә нидер бар, бу бичара йолкышның да бетмәс кайгы-хәсрәте бардыр Ул да. нәкъ Нәҗип шикелле үк. кайгы-хәсрәтен бер йомгакка урый алмыйча тинтерәп йөридер Җырның дәвамын тыңларлык хәле юк иде егетнең, ул бетмәс кайгысын бәгыренә урый-урый өенә кайтты, бусага аша көч-хәл атлап керде. Бәхете, Наилә эштә, балалар бакчада иде. Ул кайтканчы аңа дигән, аңа сыя торган җавапны әзерләп куярга иде. Психиатрга күренергә кирәклеген хатынга әйтергәме, юкмы? Болай да кырын күз белән карый башлаган Наилә Нәҗибеннән бөтенләй йөз чөермәсме? Көнләп түгел, сәгатьләп суына барган арага бу яңалык ни өстәр? Кичкә чаклы башын авырттырып уйланса да. Нәҗип күңеленә хуш җавап табалма- ды. Көндезге кебек башын аска иеп Искәндәрне бакчадан барып алды. Төпчеккә хатыны кагылырга тиеш иде. Суда ашыгыч пешкән тере ярмалы дөге боткасын ашап, шикәр шакмаган вак-вак тешли-тешли төссез грузин чәен эчкәннән соң. Нәҗип чыгарга җыена башлады. Гаҗәп, Наиләсе бүген: «Кая барасың?»—дип сорамады, капкага тиклем озата чыкмады.
Нәҗип туп-туры Фәридун Фазлыевны эзләп китте. Ул. көндез хушлашканда, «Әгәр бик кирәгем чыкса, кил үземә!»— дип якты чырай белән өй адресын биргән иде Нәҗип бүген үк барасы итте, хәзер үк! Очраклы рәвештәме, төзәпме — Фәридун Фазлыев аның уйлары төйнәлгән ноктага туп-туры тидергән иде Нәҗип доктор сорауларының очраклы түгеллеген дә, сораулары эчендә дөрес җавабы да барлыгын инде төшенгән диярлек иде.
Йортны тиз эзләп тапты. Яңа бистәдән ерак та түгел, Павлюхин ти-рәсендәге биш катлы йортлар арасына кысылган ике катлы, акшары купшакланган, тәрәзә пыялаларын вакыт җиле каралткан йортта яши икән врач Өйдә булып чыкты, өс-башын җиңелчәгә алыштырган, идәнгә җылы башмакларын куеп, кыршылган диванда кырын ятып, газета укый иде. Нәҗип килеп кергәнгә бер дә аптырамады, торды, хатыны белән таныштырды, үз янына, диванга утырырга чакырды.
«Тагын сезнең янга килдем әле. Фәридун абый». «Мин шулай булыр дип көттем дә». «Ничек алай7» «Без анда сүзгә нокта куеп бетермәдек шикелле». Сүз Нәҗип уйлаганга караганда да җиңел ялганып китте «Мине сезнең бер сүзегез борчый Сүзләр байтак булды, кайсысы борчый икән?» Әзрәк кенә тынып тордылар Врачның җәмәгате өстәмә чынаяк чәй китереп куйды, нәрсә-кара өстенә ябылган ашъяулыкны ачты. Аннан ике-өч телем ипи. шикәр һәм капламычның төбенә сыланып калган ак май чыкты Хуҗа белән кунак, шулай ук сүзсез, өстәл янына күчтеләр һәм кыстамыйча да иреннәрен йомырыга тидерделәр. «Ягез, ягез!»—дип сөйләшергә кыстады хуҗа нык ук кызыксынып. «Сөйләргә дип килдем инде! Җан тынычлыгым болай да таралган иде, сезнең бер соравыгыз туп-туры йөрәккә барып тиде» Фәридун Фазлыев дәшмәде, ияген кагып кына куйды «Бу дөньяда каядыр омтылып, киләчәккә чамадан тыш өметләр баглап яшәгәндә, көтмәгәндә чир килеп кагылгач, корган хыялларыгыз челпәрәмә килмәдеме?»— дидегез сез. Фәридун Фазлыев текә маңгаена сибелгән сирәк чәчләрен артка сыпырып, аңа тагын да яктырак күз белән карады Дөньяны аңлау шактый кыен нәрсә. Нәҗип дус». Ул шулай диде, гади генә «Нәҗип» дип исеме белән атады. Соңгы көннәрдә имгәк, тунеяд, эшсез, әрәмтамак» дигән «чин-дәрәҗә»ләрдән тилмергән җан җылынып китте. «Фәридун абый! —диде ул өзелеп. Врач егетнең тойгыларга бай, хисле булуына тагын бер кат ышанды— Дөньяны әзме-күпме аңларга була! Чыганаклар күп. дөнья агышын күзәтеп баручылар бихисап дигәндәй. Үз-үзеңне аңлау читенрәк! Бәндә хатасыз, ялгышсыз, языкларсыз яшәми бигрәк тә хәзерге заман шуңа корылган. Әгәр кеше үз- үзен аңларга тырышып карый икән, ул табигый рәвештә үзе кылган гөнаһлар. ялгышлар, хаталар турында да уйларга мәҗбүр була Шуңа кү
рә без үз-үзебезне аңларга тырышмыйбыз да».
Нәҗип әңгәмәне алга алып китәргә кыймады, бер-ике сүз әйтеп өлгерүгә. моңарчы үзе хакында үзе корган фикерләренең ишелеп тешәсен сизде Фәридун Фазлыев җиңел генә икенче якка борылып керде Әле бу юлның кая илтеп җиткерәсен белмәгән Нәҗип сүз кыстырырга базмады. «Сигез ел төрмәдә утырдым, лагерьларда! —диде гап-гади * итеп Фәридун Фазлыев — Күпчелек акыл шунда тупланганга, мисал- < ларым шул тормыштан була икән, үпкәләмәссез! Анда да яшәү, яшәр 5 өчен тартыш бара Барып төшкәч тә Казахстанда идем Безне төзе- £ лешкә җибәрделәр Каравыл офицерлары өчен йортлар салабыз Кое- * сын казыйбыз, мич чыгарабыз һәм башка шундый күз күргән эшләр | Миңа кайда да эш! Эшләп күнеккән1 Кушсалар — наять итеп үтәргә ты- < рышам. Чир китә, гадәт китми, диләр Рәнҗешләремне онытып, җил- ч кәмә терәлгән мылтыкны санламыйча, ни кушалар — шуны эшлим, и Кая җибәрәләр — шунда барам Күндәм ат кебек. Әгәр янәшәмдә эшкә ♦ хирыс адәм туры килсә, бетте, аннан уздырырга тырышам. Суксалар. “ типкәләсәләр дә — карышмыйм, шулай бер замӘн шыр сөяккә калдым Мунчага керсәм —үземне үзем танымыйм Казахстанда җил анда. £ җилгә каршы баралмый башладым Бригадада Карпат ягыннан бе- ® рәү бар иде. Мукачеводан. Илечко иде фамилиясе. Ростислав Иванович Күңелчәк кеше иде, телләр белә, укыган Хәйләгә дә маһир икән Без. я татарлар, хәйләгә оста түгел, туп-турыдан суктырабыз Карыйм бер- ' заман, көн туса бригадир мактый тегене Уңган'»—ди Ә минем уңганлыгын бер дә күргәнем юк ичмасам' Түзмәдем. - Ник мактыйлар сине!»— дип сорадым Пырхылдап көлә теге Шыр тиле!»—дип мине әрли-әрли шаркылдый. Чак кына ачу кабарды моңа Ничек инде алай «шыр тиле 7 Җүләр.—ди бу.— син бит зек. тоткын, ботында, күкрәгендә. маңгаенда, җилкәңдә — дүрт урында номер Кеше түгел син — номер! Ә син кешеләрчә эшләргә тырышасың. Син миннән өйрән1 Эшкә килгәч тә бригада бер кавым эленке-салынкы йөри, тарта, гәп суга Ә мин килүгә эш коралы алырга чабам, корал таратучыны тыкырдатам «Кая минем чүкеч7 Кая минем балта71- Бүтәннәр филонить итә. ә мин кызып-кызып эшкә тотынам! Тузаннар оча! Шуннан бүтәннәр эшкә тотына. Мин. эш кырган сыман, тәмәке пыскытырга утырам Утырам, йомыш табып читкәрәк каерылам һәм көне буе ялкау симертәм Көн үтә. кояш баешка бара, съем вакыты җитә, бригада капкага тартыла, конвой чыгып тезелә, ә мин ярсып-кызып эшкә ябышам! Пыр туздырам Бригадир ашыктыра, зеклар кычкыра Давай, топай!» Мин иң актыккы кеше булып инструментларны тапшырам Бригадир күрмиме шуны7 Ул минем хәйләне дә белә, сукыр түгел, ләкин аңа кемнедер мактарга, кемнедер эттән алып эткә салырга да кирәк Кем бригада күзе алдында эш күрсәтә? Мин! Тора-бара бригадир җай чыккан саен мине мактый, пайканың зурысы миңа эләгә»
Ростислав Иванович сүзеннән мин аптырашта калдым «Алай ярамый. Бөтенебез шулай хәйләгә сабышсак, норманы кем үтәр?»— димен Ни өчен план үтәлергә тиеш соң7—ди бу.— без бит коллар'» Хәйлә барыбер намуссызлык».— дип акланырга тырышам мин -Илдә намуссызлык, гаделсезлек өстенлек иткәндә бер синең намуслы булуыңнан кемгә файда7»—дип авызны каплый бу «Тормышның үзәк юлы — хәйлә. Хәйлә — үсеш, алга барыш чыганагы, этәргече Хәйләгә осталар югары дәрәҗә ала. майлы калҗаның дәве аңа эләгә Командир, власть иясе, юлбашчы була. Әйтик, маршал Жуков, хәйләкәр булмаса. фашистларны тозактан тозакка төшерә алыр идеме?»
Мин бу чагыштырулар белән аслан килешмәсәм дә. әңгәмә азагында күңелем авырайды Мине «шыр тиле» дип атавы белән дә килештем Илечконың. әмма холкымны үзгәртә алмадым Кол хәлендә дә тырышын. намусым кушканча эшли бирдем Ул хаклы иде. мин бер чакта да хәйләгә яраша алмадым-
Нәҗип, бик кызыксынып тыңласа да. Фәридун Фазлыевның сүз сөрешен аңлап бетермәде Кире дә какмады, килешмәде дә. Тормышта. кеше яшәешендә тагын бер нәрсә — көнчелек ифрат зур урын били Көнчелек — күпләрне алга сөйри торган яшерен көч. Зарарлы зәхмәт ул. чир' Ә тигезсезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә, мин моны сиңа курыкмыйча әйтәм. көнчелек — идеологиябез, күпчелекнең бердәнбер иманы ул Кара менә, бездә югары үрләгән кеше генә чын кеше булып санала. Татарда мәгънәле бер сүз бар. «урындагы кеше - диләр бездә - Урында ■ икәнсең — син башлык, начальник. Дөньяның бар рәхәте сиңа бирелгән’ Урын яулаган кеше белән гадиләр арасы үтә ерак! Асылда алар бер чакта да очрашмыйлар. Аерым ашыйлар, аерым ял итәләр, шифаханәләр аерым күңел ачу урыннары аерым Тигезлек, гаделлек булмаган җәмгыятьтә көнчелек кеше иманына тулы хуҗа булып ала»
Фәридун Фазлыевның хатыны, әңгәмәгә комачауламас өчен аяк очларына басып кына, тагын берәр чынаяк кайнар чәй чыгарды, кыстатмыйча аны эчеп куйдылар.
Хуҗаның фикере кая юнәлгәнен көндезге очрашуда ук аңлый башлаган Нәҗип. Сез боларны нигә миңа сөйләдегез. Фәридун абый9-— дип төпченмичә булдыра алмады Фазлыев. гаепләштән булмасын, дигәндәй. ярым елмаеп җиңелчә-шук тавыш белән җавап бирде Сездә, минемчә, төрмәдәш дустым Ростислав күздә тоткан хәйлә юктыр, ә көнчелек — Бу урында хуҗа күтәрелеп Нәҗипнең күзләренә карады— заманча, хәттин ашкандыр дип беләм. Сез -чир вә әҗәл килеп җитте дип өркеп, уйлаганнарым барып чыкмады дип куркып, бик нык борчылмадыгызмы икән дип уйлыйм. Җавап бирмәгез, кирәкми, чөнки җавап миңа түгел, үзегезгә кирәк Сез үз халәтегезне аңларга тырышып карагыз!»
Фәридун Фазлыев кабат бу хакта сүз куертмады, бүгенге очрашуга һич исе китмәгәндәй, язгы һава, язын кешеләрнең кәефе кырыкка төрләнүе хакында гамьсез генә бер-ике сүз әйтеп алды Чираттагы сүзләрен кырт туктатып Сез читенсенмәгез. Огородникова янына сугылыгыз әле».— диде.
Аның лагерьдан котылып чыкканнан бирле болай чишелеп китеп, һич шикләнмичә, ышанып һәм теләп җанын ачып салганы юк иде әле Ул Нәҗип Нургалиевкә бер күрүдә ышанды. Гомере буе адәмнәргә яхшылык кына кылырга омтылган Фазлыев кемгәдер нык ышанырга, ышанычының ялгыш түгеллеген күреп яшәргә омтыла иде Җәмәгате Чүгез. чәй яңартам, кайнарын китерәм*.— дип. ике-өч тапкыр талпынса да. Нәҗип, озаклап юануын шәйләп, чәйләргә читенсенде. рәхмәт әйтеп ишек бавына тотынды Фазлыевның егеттән аерыласы килмәде. ул. каударланып, кунакны чак кына озатырга булды
Чыктылар. Төн карасына чыгып, янәшә басып сүзсез калгач кына Нәҗип Фәридун Фазлыевның тәбәнәк, җилкәсе нык ук бөкерәйгән икәнлеген күрде Ул аңа өстән, югарыдан карап тора иде
Көндезге зәһәр исле һава бераз хәл алган, талгын җил исә. җил яз исе. башлары кыркылган мескен тупыллар ягыннан кайры һәм үксезлек исе китерә иде. Дөрес аңлаган булсам, сездә көнчелек тә. хәйлә дә юк инде. Фәридун абый? Фәридун Фазлыев яшь тавыш белән көлеп җибәрде Көнчелек һәм хәйлә булса, мин шушы татар ягында, сөрем- газ арасында, өстән юеш. астан дым тартып яткан хәрабә йортта яшәп ятыр идемме7 Минем хезмәт хакымның күпме икәнен әйтсәм, егылып китәрсез Нәҗип хуҗаларның сыйга саран чәй табыннарын күз алдына китерде һәм ияген кагып алды Чамалыйм» «Ростислав вәгазеннән соң мин аның яраны булып китте дип беләсезме? һич юк' Әгәр врач икәнлегемне белеп больницага күчермәсәләр. мин шунда, бик күбәүләр кебек агач бушлат киеп теге дөньяга күчә идем Хәйләм һәм көнчелегем юклыктан бу дөньяга чак сыеп яшим Әмма күңелем пакь, пакь күңел җәбер-җәфа тоеп та озак яши! •
Гаҗәп хәл. Фәридун Фазлыев сүз сөйли башлауга гәүдәсе калкып, биегәеп китә, әлерәк кенә баш түбәсе Нәҗипнең култык астына җитә язган кеше үсә, үсә. аның белән бер буйда диярлек булып кала Ни хикмәт бу9
«Утыз өч ел җирдә яшәгән кеше үзгәрә аламы соң?»— дип сорады Нәҗип, беренче мәртәбә бүтән кеше алдында үзенең кәйсезлеген та- * нып Фазлыевның яшь тавыш белән көлеп куюына Нәҗип күнегә баш- < лаган иде инде, бу юлы бу яңгыравыклы көлү авазларының үзенә тәэ- - сир көчен тойды. Ул көлгәннән соң Нәҗипкә дә рәхәт булып җиңелрәк ч булып кала иде. Нигә үзгәрмәсен, бишектәге бала йөзгә төрләнсә, ке- х ше. кабер ягасына барып җиткәнче, ел саен, чор саен ниндидер үзгә- i решләр кичерә -. Сез дә үзгәрәсезме?»—дип сорады Нәҗип, тотлы- < гыбрак. Ник үзгәрмәскә! Менә мин озак елларга кадәр кешенең яшәү ч формасы — көрәш дип инанып яшәдем Көрәшергә тиеш адәм баласы 2 һәм вәссәлам! Җирнең матурлыгы өчен дә. кешелек бәхете өчен дә. биг- ♦ рәк тә киләчәк өчен, кыскасы, һәммә-һәммә нәрсәләр өчен көрәшергә ® тиеш кеше дип санадым Шулай дип укыдык, дөнья маңгайга бәрә-бәрә X һаман шуны тукыды Ленин бабабыз безне гел көрәшләргә чакыр- ® ган!» Бәхет дигән мөкатдәс сүз телдән төшеп кала язды, аңа бары тик = өзлексез көрәш нәтиҗәсендә генә ирешеп була дип ышандык, һәм бү- * тәннәрне дә шуңа ышандырырга тырыштык Ышанмасалар. танклар « керттек, илләр арасына таш ныгытмалар бастырдык. Бездә бит шу- < лайрак сукыр күзлене җитәкли, ялкау уңганны эшкә өйрәтә
Алар беравык янәшә бардылар. Фазлыевның тагын тәбәнәкләнгәнен сизеп. Нәҗип бераз читкәрәк кагылды Алар ашыкмыйча, уравыч юллардан әйләнә-тулгана бардылар. Фәридун Фазлыев сөйләргә әзерләнеп тамагын кырды Әгәр гел-гел көрәш өчен яши икән, кеше рәхәт күрергә дә. бәхетле булырга да өлгерми Кеше кирәкмәс җирдә дә көрәш артыннан көрәш уйлап чыгарырга мәҗбүр була, һәр көрәш — яңа- дан-яңа корбаннар дигән сүз йә җаны әрәм була кешенең, йә тәне Көрәшләрнең күпчелеге, изге ниятләр белән башкарылса да. көткән нәти-җәләрне китерми1 Юк! Кеше яши икән — бәхет татыр өчен яши Шуның өчен дөньяга туа Бәхет1 Нигә квартира өчен көрәшергә тиеш кеше?1 Бер сынык икмәк өчен нигә тарткалашырга мәҗбүр9 Трамвайдагы урын өчен, зираттагы почмак өчен, оят җирен капларлык чүпрәк-чапрак өчен көрәшә-тарткалаша торгач, кеше кешелеген җуя. бәхетнең тәмен, кадерен югалта Кешенең яшәү формасы көрәш түгел, бәхетле булу. Күп илләрдә халыклар моны аңлады инде»
Фәридун Фазлыев лагерьдагы газаплы көннәрен, авыр язмышын бүлешкән иптәшләрен уйлап алды Төрлечә уйлап, сынап карарга андагы юлдашлары ярдәм итмәдемени аңа9!
«Кайберәүләр көрәшне бәхет дип кабул итсә9 Шуңа инанса?»— дип сорады Нәҗип Бар. андый фанатиклар очраштыра Ләкин алар бер чакта да җиргә бәхет китермәгәннәр Наполеон китергәнме җиргә бәхет9 Маркс биргәнме9 Адәм баласы кояшлы җиргә бәхет татыр өчен туа1«
Юлдашы уйга калды. Фәридун Фазлыев бәхетле иде. чөнки аның күңелендә асрап, ныгып киткән фикерләре бәрәкәтле туфракка төште Ул соңгы вакытларда гына күңеленә иңгән тагын бер акыл белән уртаклашырга булды
Мин элгәрге елларда, власть теләсә кемне боза, дип ышанып йөри идем Үземчә. мисалларым да җитәрлек иде! Ялгышканмын9 Властька бозык күңелле кешеләр генә омтыла икән' Шәһәребездәге байтак медицина әһелләрен беләм Күпләр гомер-гомергә ихлас эшләделәр, намус кушканча гадел яшәделәр Беркем аларга дәрәҗәле урын тәкъдим итмәде. властька чакырмады Кыек куллы, пычрак күзле, үз мәнфәгатьләре өчен бүтәннәрне бугазлап ыргытырга әзер торучыларны власть үзе эзләп тапты. Әйтик, әлегә аның бозык күңелен берәү дә белми, пе
сием-песием булып йөри бәндә, ә власть белә, үтәли күрә, һәм элегрәк властьның бер тармагын кулларына беркетеп өлгергән бозыклар үз ишләрен эзләп алалар! Власть чире тумыштан йоккан явызларны үз яннарына җыялар да алар Ялгышсалар, сайлаганнары алар арасына ялгыш килеп керсә, аларча мөгрәргә өйрәнмәсә. аны шундук кабып йоталар Власть — аяусыз көч ул. усал, явыз көч Тоталитар дәүләтләрдә бу аерата ачык чагыла. Власть әһелләре хәйләкәр, алар битлек кигән. явызлыкларын яшерергә өйрәнгән, бөтен явызлыкны, усаллыкны, власть башына үрмәли алмаган, ләкин гомер буена шул хакта хыялланган. аларга сукырларча ияргән, рухи кол булган гап-гади бәндәләр үти. Власть башында ныгыган тимер куллар, корыч күкрәкләр, таш йөрәкләр балтага бер чакта да үзләре тотынмый, балта гадиләр кулында Власть әһелләре заман үзгәрүеннән котлары очып куркалар, шуның өчен канлы эз калдырмаска тырышалар. Эзләр бүтәннәрнеке кала. Утыз җиденче ел приговорларында полковниклар имзасы күрәсеңме син? Майорныкынмы9 Юк. атарга, асарга», дигән хөкем карарларына күбесенчә сержантлар кул куйган, гадиләр имза салган Менә берәүне юк кына гаеп өчен атарга хөкем кылдылар. Властьның әмере бер. юк итәргә' Власть итәгенә якынайтылган коллар гаепсезнең башын чабып өзә. уйлап, исәпләп тормый. Аңа барыбер, кулына балта тоттырганнар икән, ата-анасын һәлак итәчәк, газиз баласын суеп ыргытачак. Чөнки ул тормыштагы урыны өчен көрәшә. Ул көрәш рухында тәрбияләнгән Мы весь мир до основания разрушим, а затем ' - Менә аның шигаре! Палач балтасы ял итми, ул селтәнгәндә власть ияләре кәеф-сафа корып, илнең нәни почмагына сыйган җәннәттә яшәп яталар. Ә балта тотып җан кыючылар, гадиләр, хөкем чыгаручылардан нәрсә белән аерыла7 Алар, ахыр чиктә, җәза таягының баш-башлары. Революциядән бирле күпме башлар киселмәгән! Баш кисүче, җан кыючыларны без алтынга яллап чит илдән китертмәгән, алар да шушы кояш астында, шушы җәмгыять шартларында, власть хуҗаларының ихтыяҗыннан туып ишәйгәннәр. Ә шул җәлладларны көнгә күрсәткәннәре бармы7 Юк. Андыйлар хатын, балалары катына кайтып: Бүген өч йөз илле адәмнең башын кых иттек әле!»— мактана алмыйлар инде. Власть ияләре эшче-крестьяннан качып яшәгән кебек, балта тоткан палачлар да. сукыр тычкан кебек, кеше күзеннән, халыктан читтә гомер үткәрәләр. Кешенең яшәү рәвеше—көрәш!»—дип әнә шундыйлар кычкыра. Һәм ышандыралар да! Адәм балаларын бәхеттән мәхрүм итәләр, аларны хәерчелектә, изелүдә яшәтеп. -’Безнең ил иң бәхетле ил!-—дип җырлаталар-.
Болай таба килүче өч ир күренде, өч ир очраганда Казан урамнарында сагаерга кирәклеген үзләштергән Нәҗип, юлдашын ым белән урамның икенче ягына кушып, җиңеннән тартты Нәҗип адымын тыйса да. Фәридун Фазлыев тукталмады, шикле өчлек алар каршысына чыкты, өчәүләшеп челәя-челәя карап нәкъ каршыларына килеп туктадылар Көтмәгәндә авызлары ерылды, картузлары очып башларыннан купты. Фәридун Фазлыев белән Нәҗипкә юл саптылар, дәшмәделәр Бераз киткәч Нәҗип борылып карады. -Сәрхушләр! — дип сузды Тимиләр алар миңа.— дип көлемсерәде Фәридун Фазлыев.— Өчәү очрасалар. берәрсенең минем катка килгәне була. Белмәүчеләр туры килеп җәберләмәсеннәр, дип кайчагында мине озатып та куялар Беләм. йә караклар алар, йә үтерүчеләр. Власть башында утырып, изге саналып йөргәннәрдән алар кай яклары белән ким7! •
Алар тимер юл янына килеп җиттеләр, уфылдап, сызгыртып тәбәнәк маневр паровозы үтеп китте Менә. Фәридун абый, мин кайтып җиттем Тимер юлга бик якын торасың икән! — диде Фәридун теге яктагы караңгы өйне караштырып. Бәла булды инде җәфа! Төн ката поездлар үткәнне тыңлап карганып, каһәрләп ятам Фәридун Фазлыев тагын көлеп алды Ә син. Нәҗип дус. поездлар үтә дип уйлама...
Бу вагоннарда никадәр халык, күпме кеше бәхет эзләп, яки бәхетсезле- геннән качып каядыр бара дип бел Адәм баласы тиккә генә сәфәр чыкмый Нужа йөртә аны' Кайгы-хәсрәт йөртә' Поездлар дөбердәп үткәндә син шул хакта да уйла, җаныңа җиңелрәк булыр'-
Саубуллаштылар Нәҗип кайтып кергәндә Наилә йокламаган иде әле. Өстәл лампасын, яктысы балаларга төшмәсен өчен, одеал белән төргән, кулларын баш астында кушырып, түшәмгә карап ята Нәҗип £ кергәч тә борылып карамады, димәк, уйлары бүтән якта, еракта йөзә Ә булса кирәк. Нәҗип сүзсез чишенде, хатыны тәне һәм сагышы белән 5 җылыткан урынга сузылды Дөбердәп, йортны нигезеннән кубарып * ыргытырга теләгәндәй селкетеп, озак шаулап ишле вагонлы поезд уз- “ ды - Ничаклы кешеләр нужа куып сәфәр чыккан'— дип уйлады күңе- < ле йомшап Нәҗип. Дөнья бер мизгелгә тынды. Таңсылу ягыннан шешә 5 һәм тустаган чыңлаганы ишетелде Йокламый.— диде Наилә пышыл- - дап — Япа-ялгызы салып утыра Бер шешәне бетерә бугай инде Га- * җәп. дөньяда булмаган хәл мине дә чакырган иде. кермәдем» Ике як- “ та ике хатын Ир югында хатын-кыз уй белән кочаклашып ята Ни уй- £ лыйлар икән алар?! Таңсылуның нужасын чамаласа да. Нәҗип үз ха- ч тынының уйлары кай тарафларда йөргәнен белми иде Гөлнараны чит s илгә. Финляндия белән Швециягә озатып кайткан иде Наилә
Нәҗип ике кулы белән аны кочып алды, үзенә таба тартты Башта п карышса да. Наилә ипләп кенә аның кочагына сеңде, сизде, бүген ире- < нең кулларына бераз көч кергән, күкрәге ныгый төшкән иде
Ул доктор Огородникованың исемен оныткан иде. кабул итү тәрәзәчегенә арты белән утырган шәфкать туташыннан сорады Туташ өч эндәшкәннән соң гына акаеп аңа карады, тулышкан, мәмрәп пешкән ал иреннәреннән Йөриләр шунда бимазалап психлар'—дигәнрәк сүзләр чыкты Нәҗипнең китми торуыннан алҗып Фаина Марковна' дип акырды
Кичә Фәридун Фазлыев сабакларыннан соң чиренә дә. үзенә дә бүтәнчәрәк караган кебек тоелды, йокысыннан ул күтәренке күңел белән торды, Искәндәрне бакчага илткәндә күптән булмаганча, шаяртты, көлдерде Кире кайтып килгәндә Гафури урамындагы бер йортның капка баганасына терәлгән табут капкачын күргәч, сискәнеп китте Тагын йөрәге какты һәм Фәридун Фазлыев тәкъдим иткән врач янына ашыкты Фаина Марковна икән аның исеме Бүтән ишек төпләрендә сәдака көтеп утырган хәерчеләрдәй, байтак халык бөялеп тора, алдан килгәннәр урын эләктереп калган, соңарганнар киемнәрен акшарга буяп. диварларга сөялеп җаннарына дәва, тәннәренә шифа көтәләр иде «Психиатр» дигән язулы пыяла эленгән ишек каты әлегә буш иде
Нәҗип килеп басуга, эчке яктан берәүнең, ишекне тишәрдәй булып. илереп-тилереп акырганы, аяк тибеп кычкырганы яңгырады Әллә шул тавыштан куркып таралганмы чират’’ Ирнең тавышын басарга тырышкан хатын-кыз сүзләре ишетелгәли. ләкин берсенең дә әйткәннәрен аңларлык түгел иде Ишек аша чыккан тавышны куркып тыңлап торганнан соң, Нәҗип кыюланып ишекне какты Гауга бер мәлгә тынды, ишек йомшак кына ачылды, һәм эчке яктан дәү гәүдәле, йомры иңбашлы, калын җирән чәчләрен юан толым итеп баш түбәсенә урап куйган. Нәҗиптән дә озынрак гәүдәле, сипкелле ханым күренде Ак кардай халатыннан төшкән нур аның бит очындагы эре-эре сипкел бөртекләрен алтынга манып, матурлап күрсәтә иде Бүлмәдә гауга, тавыш дәвам итсә дә. ханым тыныч һәм сабыр күренде Нәҗипне кул ишарәсе белән үз янына өндәп, янындагы авыруга сүз тәмам икәнен аңлатты Нәҗип каршысына зәңгәр күзләре тирән чокырларга кереп поскан, арык яңак
лы. озын, ябык муенлы бер бәндә килеп басты Аның сөяккә калган озын, шыр бармаклары дер-дер калтырый иде Ул әллә сугарга ниятләде. әллә төртеп егарга, бәбәкләрен шарландырып текәлеп торды да ишеккә ташланды, ачкан ишеген япмыйча чыгып югалды Огородникова. һич исе китмәгәндәй, ишекне япты, кулын марля кисәгенә сөртеп, урынына утырды « Мин сезне тыңлыйм ».— диде ул Нәҗипкә урын күрсәтеп Аның карашының үткенлеген, гадәти түгеллеген Нәҗип кергәч үк чамалаган иде. хәзер, күзгә-күз очрашкач, сискәнеп, югалып калды Йә. ни сөйли ала инде ул бу ят яһүдәгә9' Фамилиям минем Нургалиев — диде ул битараф кына.— исемем Нәҗип Ә-ә. бу сезмени9— диде Фаина Марковна яктырып.— Фәридун Фазлыевич өйгә шалтыраткан иде Нәҗипнең күңеле тынычланып, арадагы киеренкелек кимеде Ул. бер җебен дә калдырмыйча. Фәридун Фазлыевка сөйләгәннәрнең бөтенесен сөйләп бирде Сүзендә зур бер яңалык булып Фаина Марковнаның күзеннән ул яңалык та читтә калмады «Характерымда бозыклык бар. ахрысы, минем, кыен ашаган саен югарыга ом-тылдым. югарыдан торып түбәннәрдән, аягыма тагылган нужадан үч алырга да җыена идем Өметем шул иде минем, заводка кайтам да лабораториядә мөдир булам, аннан югарырак та үрмәлим Бүтәнчә киләчәгемне күз алдына да китерә алмый идем! Зур иде минем теләкләр, авыз киң ачылган иде1 Хәзер менә сулаган һавамнан кабер исе килә, уйлаган һәр уемда ләхет салкынлыгы, тормышымның һич яме калмады Әҗәлдән куркам, менә-менә үләрмен төсле!-
Нәҗипнең сөйләгәннәрен үзенә сеңдерә барган Фаина Марковнаның йөзе, утырышы, кыяфәте үзгәрә барды, ул кинәт кенә олыгаеп, тагын да җитдиләнеп калды Ул. бүтән табиблар кебек, анализлар белән кызыксынмады. Фаина Марковна тәнне түгел, җанны дәваларга күнеккән, гомумән, ул медицинаның төп бурычы — җанга төрле яктан бик җентекле якынаю дип саный иде Нәҗипнең үз авызыннан чыккан фикерләр аның өчен бик җиткән иде Нәҗип сүзен бетергәч, ул тәрәзәгә төшә башлаган март кояшының кыйгач нурларына карап утырды да Минем янга килеп ялгышмагансыз, сез чыннан да безнең авыру! — диде— Мин сезнең белән ачыктан-ачык аңлашырга телим Фәридун Фазлыевич шулай үтенде Сез кергәндә бүлмәмдә бер кеше бар иде Сез аны күрдегез Тотышына, кыланышларына игътибар иткәнсездер Минем аңа шактый битараф, салкын карашымны да тойгансыздыр Мин монысын сезгә танырга тиеш түгел идем, мәгәр сез аның кем икәнен белмисез һәм белергә тырышып йөрерсез дип тә уйламыйм Ләкин аны күрүегез ярап куяр' Бу сезгә тере мисал, кисәтү үрнәге Ул әнә шул — үлемнән курку чире белән моннан алты ел элек минем яныма килгән иде Нинди генә дарулар тәкъдим итеп карамадык без аңа. гипноз сеанслары үткәрдек, уколлар алды, санаторийга да җибәрдек, файдасы табылмады Нигә дисәгез, ул үзе савыгырга теләмәде Сез сәламәт Теге төнне. Мәскәүдә. арганлык сезне бәреп еккан. Сез көчегезне тигез бүлә белмәгәнсез, ашыгып-ашыгып алга ыргылгансыз! Максатыгыз зур һәм кызыктыргыч булган! Җигүле ат камытыннан ычкынып чыгып китсә, арбасы артта кала Ул да җай белән барырга тиеш' Сез сәламәт Фәридун Фазлыевич та шулай дияргә кушты Йөрәкнең кинәт дулап куюы була. Ул хуҗасын искәртә, чаманы чамага туры китереп тыелырга куша Гел ашыгып, кабаланып, чәбәләнеп яшәү "йөрәккә сигнал биргән Сезнең төп чирегез — курку Йөрәк дарулары белән мавыкмагыз Дару бер яктан дәваласа, икенче яктан бәгырьне кимерә дә! Харап итә Сезгә куркуны җиңәргә кирәк Тора-бара йөрәгем авырта ■ дигәнне онытырсыз Ничек җиңәргә9! — диде Нәҗип аска караган килеш Үзегез белән үзегезгә көрәшкә чыгарга туры килер' Сезнең бик яраткан бер-бер шөгылегез бармы9. Нинди шөгыль9 . Бөтен дөньяны онытып мавыгырлык дәвамлы шөгыль Балыкка йөрисезме9* Юк Ә гөмбәгә9 Маркалар да җыймыйсыз инде, шырпы каплары
да Чаңгы да шумыйсыз? Шахмат, биллиардны да өнәмисез’ Әһә. чаңгыга баскалыйсыз икән, өзә-төтә. шулаймы? Сезгә утыз өч Гомерегезне ни белән үткәрәсез соң сез. иптәш Нургалиев’ Фаина Марковна әрнү катыш шелтә белән Нәҗипнең чарасыз моңаеп калган күзләренә текәлде ■ Эшләдем, укыдым, ике ел армиядә бушка селкенеп йөрдем Өйләндем. оала бактым Болары һәр кеше өчен табигый күренешләр Болардан тыш берәүне бүтәннән аерып куя алырлык сыйфатлар да бу- * лырга тиеш ләбаса! Адәм баласы кирпеч калыбыннан төшкән стандарт $ түгел! Менә сез импульсивный, хисле, тәэсоратларга сизгер җан Сезгә 5 кешелекнең гади, гадәти кагыйдәләре генә җитми, сезгә нык мавыгыр- £ га кирәк' Нык' Шул чакта сез иңбашыгызга кунган кара фәрештәне * онытып тора алырсыз Әнә. сез күреп калган бичара бәндә мавыгу таба £ алмады, теләмәде, үз тәгәрмәче астында үзе тапталды Чирдән котылу. < кабатлап кисәтәм, үз кулыгызда «Балыкка йөрепме’*—диде ышан- ч мыйчарак Нәҗип Анысы менә сезнең эш Үз тарафымнан мин сезгә Q тынычландыру дарулары бирермен, хәзер андаксин -триоксазин» * дигән көчле дарулар бар Дөрес, аларны юнәтү кыен, кирәк булгач, та- » барсыз. Сез хәзер һәр нәрсәгә ышанып, җиң сызганып күкрәкне да- М вылларга ачып көрәшергә тиеш Җиңәм' Җиңеп чыгам'»—дип иртә- ч дән-кичкә кадәр кабатлагыз Кирәк булса, гипноз сеанслары алырсыз s Веналарга магнезия уколлары кадарбыз Сез авыл баласы бит'1 Монда- ~ гы атмосферадан котылып торыгыз, кайтыгыз авылга, юанычларны ~ шунда табыгыз. Тауга менегез Менгән саен, һәр киртләчтә туктап хәл < алыгыз, аска карагыз Күз алдыгыз киңәйсен, офыклар ерагайсын Азаккы сүзем шул үзегезнең рухи көчегезгә ышаныгыз' Сез сау-сәламәт. Сезгә табиб кирәкми, дәвалаучы —хәзер сез үзегез'-
Рецептка үрелгәндә аның кулы Фаина Марковнаның кулына тиеп китте, докторның кулы пешерерлек кайнар һәм коп-коры иде
Кабинеттан чыкканда ишек тирәсенә байтак кеше җыйналып өлгергән иде. алар Нәҗипне каш җимереп, йодрык йомарлап, дошман итеп каршыладылар, сүгеп озаттылар Сәгатенә карагач, ул аптырап китте; врач бүлмәсендә ул төп-гөгәл сәгать тә биш минут утырган икән'
Кайтса, бөтен өй пыр тузган, әйбер-каралар, мендәр-ястыклар әвәләнеп ишек катына күчкән, балаларның уенчыгы тартмасы белән ишегалдына чыгып ауган, түбәдән тамган тамчы аларны җебеткән -Ни хәл бу?»—дип. тартма тирәсендә авыр койрыгын сөйрәп Звонок йөри Ни булды’ Ни бар’ Әллә ут-мазар чыктымы’. — дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән Наилә елый-елый шешенгән, сүзен рәтләп әйтә алмый, ул да булмады — аралыктан Таңсылу килеп чыкты Изүе чишелгән, бәлшерәйгән имиләре ямьсез тирбәлә, күзеннән ут. колагыннан төтен, нык кысканнан тешләре уалып авызыннан зәһәр ташый «Бер көн тормыйсыз хәерчеләр, бер көн'
Нәҗипнең кайтканын тәрәзәдән шәйләп калган карт Таңсылуның утына керосин сибәргә кереп җитте
Нәҗипнең боек күңеле тагын да шәлперәйде Ул. Таңсылу авызыннан чәчелгән зәһәр хатынын ялмап йотмасын өчен ике арага кереп басты. Тимерханга юаш кына эндәште Озак тормабыз. Тимерхан абзый Сөйләшенгәнчә кышлыкка утынны без алган Беләсез, фатир чиратында торабыз Чирләп егыл М асам, әллә кайчан бирәләр иде Кумагыз инде' •
Саклап кара моннан болай җан тынычлыгын1 Аралыктан моңарчы күренми торган Җәмилә карчык лыпырдап килеп чыкты • һай, шөкәтсез ялганчы' Биргәннәр ди сумашишныйга фатир' Вәйт. алдакчылар' Нәҗип белән Наилә, йөз суларын түгеп, ике сүзләренең берендә ходай. тәңре» исемнәрен әйтеп -Әзгә генә түзегез, күчәр урын табыйк сана!»— дип ялваргач кына давыл тынгандай булды, зәһәр җил басылды. хуҗалар өчесе тиң күз алдыннан юк булдылар
Наилә эшкә китәргә җыенып йөргәндә Таңсылу кайтып кереп аны
чыгармаган, әйбер-караларны тотып тондырган мендәр тышларын ерткан, дөге ярмасын ишегалдына чәчкән.
Ни булган бу шашкан хатынга9 Ник котырына алай? — дип сорады Нәҗип. хатынының җавабыннан яхшылык көтмичә Наилә кыенсынып кына ачыклады Әйтмәм дигән идем, түзәрем калмады. Син югында шыпан-шыпан гына Таңсылу янына ир-ат кергәли иде. Безнең бүлмә аша үтеп йөрделәр Хәзер синнән читенсенә Юлына киртә булдың Шулайрак дип шикләнеп йөргән иде Нәҗип, рас икән Мондый шашынган чакта хатын-кызны игә китерермен димә, күзенә ак-кара күренми аның, итәк кыска, табан астына җәһәннәм уты кабынган
Йа хода' Юка такта белән бүленгән теге якта Таңсылу ниләр кыланып ятмаган Ә бу якта кысрыкта, аның газиз хатыны, балаларының әнкәсе Исәеп килгән ике улы! Ниләр күрсәтми бу фатирсызлык!
Нәҗип хатынының башын тезенә куеп, аны иркәләргә юатырга тырышты, электән әйтә килгән, еш кабатланган җылы кадерле сүзләрен тәкрарлады Хатын тынычланмады, чөнки ул иренең үзе әйткән сүзләргә үзе дә ышанмавын, киләчәкне ал буяуларга юри-марый гына маташтырганын аңлый иде Иң аянычлысы, иң авыры шул иде Наилә алдагы көненең кызыксыз, өметсез икәнен уйлаганда, үткән гомеренең дә шыксыз, ямьсез булуын абайлады. Бәла килсә - озакка килә, сумалага баскан саескан хәлендә каласың башыңны алсаң, койрыгың ябыша. койрыгыңны куптарсаң — башың ябыша Кичкә кадәр елады Наилә. ник елаганын иренә белдермәде, үз язмышын каһәрләп. Нәҗипне очраткан минутларын каргап елаганын ничек аңа белдерсен ул!
Әллә әтиләрдән акча сорап торабызмы?-—диде ул. әйберләрен җыештырып, бүлмәне әз-мәз тәртипкә китереп, төс керткәч. Нәҗип авып китә язды Әтиләрдәнме9 Үлсәм үләм. алардан әҗәткә аласым юк Туганнарга да бармыйм' Беркайчан да1 Ә ничек яшәрбез соң?»— дип инәлде Наилә Нәҗип хатынына җавап тапмады, чөнки алда ничегрәк яшәсен ул үзе дә белми иде
12
Ире чирле хатынның хәле мөшкел, мәшәкатьләре ике мәртәбә арта. көн туды исә. сунарчы эт кебек, арлы-бирле чаба ул. Андаксин кирәкме9* Триоксазин9 ’Әллә кайчан дефицит ич алар! Аптека туташлары күзгә карап алдыйлар, буш кул килгән клиентлардан алар астыртын гына көләләр Дару кирәк икән берәүләргә, ә табалары коры! Майланмаган' Белә Наилә хәзер, нәзек билле, бүртмәч иренле, йомры күкрәкле аптека кызлары шоколадны, кыйммәтле ислемайларны яраталар. кул кулны юганда, затлы бүләкләрне арага кыстырсаң. Кытай женьшенен дә табачаклар, әмма даруга дигән акчаны көч-хәл белән җыештырган Наиләнең кәнфит-мәнфитләр алырлык җае юк Йөри байгыш булып, гомерен кыскартып ялынып, ямьсезләнеп йөрмәс иде. Нәҗибенә кирәк Дару йотмыйча йокларга ятса, мендәрен изеп, эчен чыгарып бетерә.
Бүген ул дарусыз яткан иде кичтән бирле борсалана. Наилә башын калкыта-калкыта аны күзәтә: ходаем, тагын врач чакырырга туры килер микәнни?!
Нәҗип Йосыф улы Нургалиев төш күрә.
Әлерәк кенә аның өстенә ургып-ургып кара ташкын ага иде. аннан котылдым дигәндә, тауга кырын яткан урман ишелә башлады. Дәү-дәү иләмсез имәннәр ботак-канатларын фыр-фыр итеп аның өстенә авалар Имән кәүсәсе астында калып каен, усаклар чыра кебек сына
Бер имәннең иң оч ботаклары аның баш тирәсенә сузылып ава яңакларын, шәрә кулбашларын чатлы ботаклар сыдырып үтә Яралардан каны челтерәп ага Ул ашыгып канны кулъяулыгы белән сөртә 64
Кулъяулыгын күзенә китереп караса шакката каны кызыл түгел, сөт сыман ап-ак икән аның! ■ Нигә агарды бу кан9"— дип куркынып сорый да. үзе үк җавабын да таба— Эчкән дарулар каныңны агартып бетерде синең, шул дарулар сине үтерәчәк тә'
Имән ботаклары тозагын аралап чыгам дигәндә генә, баягы ташкын аны ялмап алды да вак йомычка урынына бутап йөртә башлады И * ярсыды Нәҗип, и гайрәтләнде Һәм күрсәнә аяк очлары җиргә тиде * Үсәргә тотынды Нәҗип үсә. үсә. ботаклар җибәрә гәүдәсе ныгыган- 5 нан-ныгый. Башы болытларга тиде берзаман Имән мин. имән' *— дип кычкырмак була, тавышы чыкмый Түшен ышкып карый, иреннәрен * каерып ача, өне юк бичараның Янына Наиләсе килеп баскан, имеш £ Ялварып аңа дәшә. «Тавышым булмагач, минем имән икәнемне кем бе- < лер соң?»
Каяндыр, тау түбәсеннән ыргылып төшкән җил Нәҗип-имәнне ау- - дарды Нәҗип кечерәйде, кечерәйде дә йомычкага әверелде Юныш ♦ балтасы белән чабып алынган өр-яңа йомычка! Тырпылдый торгач ул “ тагын кеше шәкеленә керде, колач салып ташкынга каршы йөзә баш- £ лады Баягы сыман аягы катыга тиде, атлыйм, котылам дигәндә гәүдә- " се. кул-аяклары балыкчы җылымына уралды Әй йолкына уңга-сулга. = ычкына гына алмый! Ә су. дөньяга хуҗа булып өлгергән туфан, ургый- £ ургый котырына «Син түгел, мин ул имән' — дигән тавыш колагына • керә Нәҗипнең. Кем ул имән9 Әллә туфан имәнгә әйләнгәнме ’ Көнче- ® лектән шул батырамы Нәҗипне җылым булып уралып аны төпкә үлемгә тартамы7 Туфан синдәй имәнне дә екса, бүтәннәрне әһ дигәнче таптап узачак'»— дип Наилә елый Ниһаять. Нәҗип юан агач кәүсәсен кочаклап калкына, кулына эләккән үткер пычак белән җылым җепләрен турый, кисә Яра! — дип кычкыра Наиләсе — Нәҗип, яраң бар' "Үзем дә күрәм!— ди. куанып Нәҗип— Каным кызыл икән, яшим әле мин. яшим Мин яшәргә тиеш' Дөньяны туфан басып китә алмасын1 •
Шулай дип бер кычкырды да уянып китте
Шадра түшәм аны сытарга теләгәндәй тагын да аскарак иңгән, су төбе сыман тонык яктылык белән тулган бүлмә суынган, бетеп барган ай урагының нурлары карындык-күгелҗем пыялалар аша чак үтеп кыеш-мыеш идән такталарына ятып торалмыйча тирбәләләр Иренең уянганын сиһсә дә. Наилә йоклаган булып ята. дымлы төннәрдә ютәл бумасы белән интеккән Җәмилә карчык, комганын тотып, корык-корык ютәлләп, тәрәзәгә тия язып үтеп китә Таңсылу ягында шешә белән тустаган чәкәшеп чылтырый Нәни Рөстәм төшендә яшел койрыклы колын күреп шаркылдый Бүрәнәләрнең черек-кара мүген коеп, өйгә тияр-тимәс үткән вагоннар маңгайга-маңгай бәрелешәләр
Аны шәһәрнең атаклы гипноз остасы Даирский дәвалап карады, врач тырышса да. Нәҗип аңа баш бирмәде, тынычланмады, сеансларны Фаина Марковна киңәше белән туктаттылар Уколларга йөреп карады. файдасын күрмәде гел үлем, әҗәл турында уйлады, көннан-көн ябыкты, сарыга сабышты Квартир хуҗалары белән ара соң чиккә, кайнау ноктасына җитте Ашыгызга сөләймә салам’ Таегыз моннан'- диде беркөн Таңсылу Нәҗип шәһәрнең искерәк йортлар тирәсеннән фәкыйрь-фокра арасыннан тукталыр куыш эзләп чыгып китте Йөргән аякка йөрем иярә сораша-белешә торгач, ул шәһәр үзәгендәге Мислав- ский урамына юлыкты Фатирчылар кертергә җыенган, биш яшьлек тиктормас оныгын очлы тез башларына кыстырган сукыр-бакыр рус карчыгы Ираида Никифоровна Нәҗиптән кем булуы, кайда эшләве, гаиләсе хакында кайта-кайта. вәзенләп-бөртекләп сорады да сансыхпа- нырга тотынган малайның артына чап иттереп берне орды, яшь аралаш үз тормышын сүтәргә кереште Улы белән килене, әнә. каршыдагы бүлмәдә яшәп ятканнар икән Улы беркайда да эшләмәгән, көндезге уникегә кадәр йоклаган, кич чыгып югалган, ярты төн авышканда гына кайтып кергән Хатынын да бер җирдә эшләтмәгән Нәрсә ашап каян акча
юнәтеп яшәгәннәрдер. Еллар үткән, бала туган Көзгә алты тула ташбашка’ (Карчык малайның артына тагын берне чәпеде I Башта әтисен, ярты айдан әнкәсен дә кулга алганнар да алтышар елга төрмәгә илтеп тыкканнар Менә кайчаннан бирле шул тыңлаусыз бала белән җәфа чигә Алтысы тулмаган, тәмәке суыра башлады' Пенсиясе әз. уллары бүлмәсенә торымнан-торымга иптәшләре кереп кунгалый иде. акмаса да тама иде. хәзер иптәшләре калмады, һәммәсен төрмәгә тутырып бетерделәр.
Аерым ишек, аерым бүлмә • дигәннәрен каерып ачып эчкә кергәч. Нәҗип өнсез калды: гомергә кояш нуры төшмәгән, бер тәрәзәле, рамнарын. пыялаларын үрмәкүч пәрәвезләре томалаган ярымподвалның түшәм акшары дымланып, кабырчыкланып купкан, диварлары —дөнья картасы сыман, кыйтгалар бер-берсенә тартылып йөзәләр, идән такталары почмакта череп, бала аягы сыярлык тишекләр ясалган Ишек ачылуга эре-эре ике күсе шул тишекләргә кереп чумдылар, мыекларын селкетеп, бөртек күзләре белән кешегә карап калдылар, курыкмадылар Нишләргә9
Нишләргә? Ни кылырга?!
Совет эшсезе. дипломлы, өметле яшь физик Нәҗип Йосыф улы Нургалиев шанлы-шәүкәтле Казан каласындагы шушы фатирны күреп. бер мәлгә мие түнеп калды Нишләргә соң9 Ни кылырга?! Өйдә ике бала, хатын, хуҗалар каргап, янап куа Атна-ун кон Нәҗипнең йөреп туктаганы юк. аяк табаннары ашалып бетте
Ираида Никифоровна ярты еллык акчаны алдан сорады «Шушы ачарбак белән бурычка баттым, прәннек ашый да кәнфит суыра, ничә айга квартир хакы түләмәгән, керәсез икән — ярты еллыкны алдан биреп керәсез Озак тарткалашкач, елашкач, кочаклашкач, ярты еллыкны өч айга калдырды Нәҗип Бәлтерәп беткән калтыравык Ираида Никифоровна акча дигәндә тернәкләнеп китте һәм аяк терәп карулашты - Бүген үк' — диде ул. Нәҗип Нургалиевнең балтасы суга төшкәнен, көймәсе комга терәлгәнен сизеп. Өч айлыкны бүген үк китерәсең'
Март ае гына булса да. кысан тартма — ишегалды җебеп аккан, борыныңны кая борсаң да. авыр ис килеп бәрелә, каршы йортның подвалында, төрле киек-җанварлар тавышына охшатып, кемнәрдер камыш шаулаталар ■ Истән качып, танавын тотып ашыгып барган Нәҗипне кар йомарламы куып җитте, ул ярсуыннан буылып борылып караса, орчык кадәр ике юеш танау авызларын ерып торалар Ишегалды уртасын кыеш-мыеш утын сарайлары, бәдрәфләр бизәгән иде Бара торгач сизде йомарлам кар гына булмаган икән, исе чыга башлады, ул бишмәтен салып, пичәтләнгән урынны чистарак кар та-бып кат-кат ышкыды Ис бетмәде Ул. трамвайга утырырга кыенсынып. Яңа бистәгә җәяү элдерде Кайткач карасалар, пычрак сасы лай эреп итәккә кадәр төшкән Наиләнең коты очты: Балаларны ишегалдына ничек чыгарырбыз?! Өйдәрәк торырлар, граф балалары түгел. — диде ярсыган Нәҗип — Күчмичә кая барасың?' ■
Нәҗибенең ачуы соңгы чиккә җиткәнең күрсә дә. Наилә бер сүз әйтеп карарга булды Нәҗип, акыллым, мондый чакта ата-анадан ярдәм сорауның һич ояты юк Сорап торыйк әтиләрдән! Хәлләнгәч, тиенен дә калдырмабыз, түләрбез' Нәҗипне берьюлы ун бал корты, алты шөпшә, өч-дүрт бусанIX чактымыни, яңак сөякләре калкып шытырдады. борын тишекләре киерелде күзләреннән яшькелт очкын түгелде Ул. җүләр кеше сыман, өзек-өзек җөмләләрне ватып озак кычкырынды Ачка үләрмен, хәер сорашырмын, әтиләрдән акча сорау түгел, алар ягына борылып та карамам! Безнең хәлне туганнар
IX Бусан — эре шөпшә
Караклар жаргоны -Ычкын моннан' Үкчәңне күтәр'»
да. якыннар да белергә тиеш түгел Барыбер үзем ерып чыгам, бер башым'»
Нәҗип ничек ерып чыгасын хатынына аңлатып тормады. Наиләсе сорамады, киенде дә шыпырт кына чыгып югалды Алтын балдагын ерак әбисеннән үк калып әнкәсе аша аңа насыйп булган борынгы болгар беләзеген ювелирторгка тапшырып, акчаларын учына йомарлап кайтып керде һәм иренә тоттырды Турсайган, бүселгән ир $ дә. кулына акча кергәч, әз-мәз җанлана Нәҗип Наиләнең муеныннан 5 үпте -Бар. түләп кайт.—диде хатын —Мин мондагыларга кертеп S бирәм» «Җитәме соң’* Җитүен җитә дә. шунда бетә дә'»—диде * Наилә елмаерга тырышып
Нәҗип, дәшми-тынмый гына, ирлек горурлыгын учына йомар- < лап. хатынына туры карарга кыймыйча, чыгып китте дә кичкырын 5 гына кайтып керде Наилә Тимерханнарның күңелен күргәндер, ул як в тынган иде. Таңсылу кунарга кайтмады поездларның берсе аерата * дөбердәп узганда теге якта өстәл селкенеп, идәнгә шешә төшеп тәгә- ш рәгәне ишетелеп калды
Иртәгә күченәбез дигәндә. Нәҗип Наиләсен ияртеп яңа куышла- ™ рын карарга китте Әз-мәз җыештырып тишек-тошыкларга таш-ма- ® зар тутырып, идәнне юып чыгарырга иде исәпләре Чалт аяз көн. һа- <_ ва җиңел, җайлы сүзләр сөйләшкәләп барып җиткәннәрен дә сизмә- " деләр Ишегалды кары эреп беткән диярлек, исләр кимегән иде Ба- < рып керсәләр, ни күрсеннәр, юылмаган шакшы идәнгә кәгазь кый- пылчыклары җәеп, дүрт таза-таза ир шау-гөр килеп карт сугып утыралар Яннарында ике шешә кызыл, бөршәйгән кыяр кисәкләре, бушаган аракы шешәләре, кабыгы сытылган күкәйләр, кабыклы бәрәңгеләр тәгәрәп яталар. Авызларында тәмәке Тонык кына булып ятим лампочка яна Бүлмә идәннән түшәмгә кадәр аракы сасысы, зәһәр төтен һәм агулы сүзләр белән тулган. Ишек тавышына дүртесе дә борылып карадылар
— Сез кемнәр? — дип сорады Нәҗип, эчкә кереп
— Ә сиңа кем кирәк’
— Без иртәгә бу бүлмәгә күчәргә тиеш идек
Җыелганнар ярым көлемсерәп бер-берсенә караштылар, түрдә утырган, шәрә тәне зәңгәр сурәтләр белән бизәлгән, киң күкрәкле кыска куллы бәндә черт итеп төпчеген почмакка очыртты Керүчеләрнең нинди эш юллап йөрүләрен аңлагач, алар тыелгысыз көләргә тотындылар Шәрә тән торып басты һәм бер генә җикеренде
— А ну. канай отсюда! — диде ул явыз итеп. — Ну! Рви когти, тебе говорят' Фраер несчастный'1
Нәҗип белән Наилә күздән юк булдылар Идән юарга алган чиләкне кире кереп алырга да базмадылар Әзрәк сулышлары басылгач. биргән акчаларын кире кереп алырга дип. Ираида Никифоровна янына керделәр Керсәләр, ул теге ут борчасы белән ызгышып ята иде «Ходам, җанымны әллә кайчан алыр иде. шушы сабый хакына гына яшәтә-. —диде ул. керүчеләрне каршылап. Теге малай, почмактан күзләрен уйнатып, бер тоташтан такмаклады Мин сине тыңламыйм' Мин синнән курыкмыйм' Син мине кыйный алмыйсың • «Кыйнамам менә'* — диде карчык, нарат күкәе хәтле йодрыгын укмаштырып «Әти кайтты, әти! — дип үчекләште малай — Хәзер мин синнән акча сорамыйм, шешә тапшырам да морожный алам Берне түгел, икене, юк. унны алам' Бөтенесен умырып бетерәм. сиңа бирмим. бирмим'"
«Акча’—диде күккә багып Ираида Никифоровна — Бар булганын Толям каерып алды улымны әитәм квартир хакын түләргә дә
өлгермәдем Әнә. акчаңны эчеп утыралар. Ходаем, кемгә барып егылыйм’’ Ник алмыйсың минем җанымны ’
Нәҗип Наиләсен Яңа бистәгә кайтарып җибәрде Җигәр. — диде. — дөньяның бөтен шакшысын син дә күрмә инде! • Наилә кайтып китте, карчык тәресез почмакка баш орып, укынып калды. Нәҗип усалланып тәвәккәл адымнар белән милициягә атлады «Анатолий Федоровмы? Тәк. тәк. Кайтканмы’’ Кайчан гына утырткан идек бәдбәхетне. Социалистик гуманизм дип безнең мине чертәләр. Каракны тотып утыртып өлгермибез, кайтып керә. Акча? Расписка алган идегезме9 Мондый хәл булыр дип. кем уйлаган • Акчагызны суга салгансыз Милиция ярдәм итә алмыймы9 Федоров белән бәйләнешкәнче эштән китәм мин!»
Хатыныңны кочса казый, кая барырсың, абзый?"—дигәннәр. Карактан милиция дә шүрләп торгач, кемгә барып егыласың? Ул авыр һәм калын ишекне шапылдатып ябып чыккач, ис тигән кешедәй чайкалып торды, күз аллары караңгыланды Икмәк кибетенә барып кергәнен, шунда ишек катында хәер сорап кулын сузып торган Ираида Никифоровнаны күргәч кенә Наиләсенең: Кайтышлый ипи кереп алырга онытма .—диюе исенә төште. Бөтенләй сукырга сабышып. күзләрен йомган карчыкны ул чамасыз кызганды, бая убылып чыккан ачуы сүрелде, чалбар кесәсеннән егерме тиен көмеш эзләп алды һәм шушы, иң соңгы акчасын, мәрхәмәтсез язмыш хәер сорашырга куган ананың бөршәеп беткән учына салды.
Кесәң тап-такыр булса да, өйгә кайтмый әмәлең юк. кайтып керсә. өйдә кыямәт! Таңсылу белән Наилә якага-яка килеп, чәчләрен йолкышып бетергәннәр. Наилә стенага аркасын терәп, сулкылдап елап тора, күз каймалары күгәргән, күлмәгенең җиң төбе умырылып чыккан Теге яктан Таңсылуның яшелле-мошелле тавышы ишетелә, малайлар икесе тиң карават астына кереп посканнар Чыгып китәргә әзерләнгән бүктәрләр кайсы-кая исереп тәгәрәгәннәр.
Наилә, күз яшьләрен тыеп та тормыйча, ни булганын сөйләп бирде 'Ул минем кулымны тырнады. Әле ярый ирек бирмәдем, чырайга үрелә, дивана Йөри торган нәмәрсәсе белән пыр тузышып кайткан Анысы өйләнә икән Ичмасам, без чыгып киткәнче дә түзмәгән Шуны бездән күрә Син бер-бер гайбәт җиткергәнсең аңа ди Каһәр суккан психлар. дураклар, ач бетләр! —дип урамны сасытты Әтиләре кызны тыярга чыккан иде. аларны типкәләп кертте. Балалар җылый. әллә җүләрләнгән микән ул?!»
13
Ул икенче көнне таңнан базарга китте
Юк. азык-төлек рәтенә кереп тормады Нәҗип, яшелчә-җимеш тирәсен башын түбән иеп. урап үтте, бер кырыйда кырмыска оясы кебек кайнаган иске-москы сатучылар арасына барып керде Монда борын- борыннан килә торган гадәтләрен саклаган талчукчылар очрый, буяу пумаласы, күзлек кысасы, самовар торбасы, комган, ләгән ише нәрсәләр. башка йорт кирәк-яраклары тезелеп тора. Сөннәт сакаллы, түгәрәк мех бүрек киеп җибәргән, кәкре аяклы елгыр татар агайларының соңгы вәкилләрен, актыккы буынын монда очратасың Тире-яры почкакларыннан качып-посып теккән товарларын корсакларына урап, ыштан төпләренә тутырып, ялгыш кына базар арасына килеп кергән гамьсез кыяфәт белән йөрүче базар аристократлары да шушында чуала Шулар арасына ерып керде Нәҗип һәм эзләгән кешесен тиз арада күреп тә алды Әйе. шул кешене. Наиләнең туганнан туышканын. Фәтхулла агайны эзләп килгән икән ул. Элегрәк
иомыш-кара төшеп колхоз базарына кагылган мәлләрдә. Наилә белән Нәҗип Фәтхулла абзыйлары күзгә чагылганда оялып, шыпан-шыпан читкә таялар иде Базар әһәлләренә җирәнеп, сатып-алып йөрүчеләргә кимсетеп карарга гадәтләнгән ыштансыз аксөяк Нәҗип Фәтхулла агасының караңгы якларыннан читкәрәк тартылырга тырыша иде Наиләсеннән ишетеп ул байтак нәрсәләрне белә иде ә Наиләгә * яңалыкларны күп сөйләргә яратучы Миңсылу апасы ияртеп җибәрә * торган иде
Эшендә мөдир булса да. Фәтхулла агай гомере буе базарны ярат- > ты Казан базарлары тирәсендә аны белмәгән, олыламаган кеше юк “ һәркем, әле базар юлында шомарып өлгермәгән сатучылар гына тү- ; гел. алып-сатып. әвеш-тәвеш китереп сакалларына кырау төшкән < чаллар да. уртакул эшем ияләре, кесә караклары маклерлар, урла- J ганны җыештырып, сәгате суккач кына малны көнгә чыгаручы атак- - лы барыгалар да бик ерактан иелеп-бөгелеп аңа сәлам бирәләр Фәт- * хулла—базарның кендеге. Үзе вак-төяк белән азапланмый сатмый да. алмый да. әмма сәүдә кызган көннәрдә ул монда Ярты сәгатькә * булса да кагылып чыга ул. шул кыска арада да тау хәтле эш маита- г рып өлгерә Ул — хуҗа, базарның абруе, даны-шөһрәте Ерак Көнчы- ® гыш тайгасыннан урланып монда килгән кыйммәтле кеш тиреләре дә. сусар, җофар мехлары, үз төбәгебездә иләнгән вак-төяк җәнлек ; тиреләре дә иң әүвәл аның күзе аша үтә Илнең дүрт ягыннан Казан < базарына җыйналган мехларның төп хуҗасы ул Адашып килеп кергән мал хуҗаларына мехны куеннан чыгаруга ук: Ә-ә Фәтхуллага күрсәт башта!• — дип кисәтәләр Чәшке, сусар, су күсесе, төлке тиреләрен ул бер күрүдә таный. Фәтхулла әйтә икән — ышан ул -юк' ди икән — буйсын Базарның катгый кагыйдәсе шул Фәтхулладан хәер-фатиха алсаң — уңасың, ялгышмыйсың, аннан узып нидер кы-ласың икән, яңадан бу якларда күренермен димә, беттең' Моннан ары аңа буйсынган базар әһелләре сиңа худ бирмәячәк Ул атаклы караклар. закондагы бурлар белән таныш, чит яклардан килгән каракларга ул барыгаларның адресын бирә кайсы малны кайсы тирәдә сатарга кирәклеген ялгышусыз әйтә ала Ул үтә ярдәмчел, әвене янганнарга зур процент белән акча биреп тора, рибачы. әҗәтен түләүне ашыктырмый, процентын гына арттыра Милиция хезмәткәрләреннән аны белмәүче юк. гаеплерәк сәбәп табылмаганлыктан. аңа бәйләнмиләр, киресенчә, милиционерлар еш кына аңа үзләре мөрәҗәгать итә. юлына аркылы төшәргә теләгәннәрне ул оста һәм беленмәслек итеп органнар кулына тапшыра да ала
Ял итәргә, базар хәлен күреп юанырга чыккандай бераз иелә төшеп, халык кайнаган мәйданчыкта горур басып торган Фәтхулланы Нәҗип тиз күрде, бөркет карашлы абзасы да аны ерактан ук шәйләгән икән, икесе дә бүрекләрен калкытып алдылар Ул үзенә ике яктан бөгелгән бүрекле башларга, дага сакалларга, елмаюлы йөзләргә игътибар итмичә, туп-туры Нәҗипкә каршы китте, халык ашыгып юл ярып, түбәнчелек белән аны озатып калды
■ Нихәл, аспирант. — диде ул. Нәҗипнең уң иңенә таза гына кундырып — Сеңел сихәтме? Бала-чагалар сау йөриме7 Фәтхулланың беренче сүздән төрттереп алуы егетне каушатты, ул Син сорама мин әйтмим .—дигән кебегрәк җавап белән котылып калды Нәрсә? Күпме кирәк7 Акча сорарга эзли килгәнсеңдер, шәт' — Фәтхулла Нәҗипнең аркасына кулып салып, аны кешесезрәк мәйданга алып чыкты «Акча соңыннан —-Дйде Нәҗип, яшереп тә. назландырып торырга да кирәксенмичә — Син миңа яшәр урын тап. Фәтхулла агай» Фәтхулла түш кесәсеннән көмеш савыт чыгарды ачып чем*' теп кенә кәнәфер алды, уртына кыстырды Сез ничәү әле' Дүртәүме7» «Дүртәү «Эзләп карадыгызмы соң?» «Әй. эзләмәгән кая' Балалар белән урнашу кыен. Фәтхулла абый -Бер фатир бар-барын
Бар'» '■Кайда ул?» Нәҗип үзе дә сизмәстән абзасының ике кулын эләктереп алды. Фәтхулла тормышның рәтен, кадерен белеп яшәүче эш кешесе иде. кайчандыр ул Нәҗип белән Наиләгә нык өметләнеп, баласы юк кеше буларак, үзенә якынайтырга да ниятләгән иде Нәҗипнең олысымакланып читләшүе генә аны сагайтты. Хәзер үзеннән бер башка биек, утыз өч яшьлек ирнең адаштырылган эт кебек, күзләренә ялварып карап торуын күргәч, ачуы кабарды. Нәҗипкә берне китереп орасы килде Исен җыеп, күз кабаклары белән ачуын каплап торды, йомшады Ленин районында Тимерюлчыларның бер йорт кәмәше бар анда Аумаган булса! — Фәтхулла көлмәс җиреннән көлеп куйды — Шунда берәр чолан булмый калмас Бүлмә үк димим чөнки бәдрәф уртак, кухня кисәге оч хуҗага бер. Урыны да җайлы түгел, уңда төтен, сулда тимер юл. өстә шау-шу. аста юеш!» — тапкыр сүз әйттем дип. Фәтхулла тагын көлеп алды «Абзыкай! — диде Нәҗип, хисләренә буылып — Төрмә камерасыннан җылы урын бирсәләр. шунда да кереп торыр идем' Фәтхулла куен кесәсеннән карандаш һәм дәфтәр чыгарды, бер битен ертып ике-өч сүз тырнады.
■ Мә. адресы шушы Белеп кер: адресыңны таныш-белешкә бирмисең. кайда яшәвеңне эт т*ә белергә тиеш түгел. Матвей Ионыч дигән кешене эзләп тап. ни эшләргә кирәклеген ул сиңа аңлатыр Аена түләвең сиксән тәңкә булыр Нәҗипнең тыны кысылды: Сиксән?» Кеше башына егерме сум. — диде исе китмичә Фәтхулла. — Анда закон каты Мин сиңа бераз акча биреп тора алам- -Проценты ничегрәк соң9»—дип сорады Нәҗип, курка-курка гына. -«Синнән алып тормам Хәер, баегач үзең чамаларсың тагып -.
Аның Фәтхулланы кысып-кысып кочаклыйсы, үбәсе, алдына тезләнеп Фәрештә' - —дип атыйсы килде Фәтхулланың да күңеле йомшады Нәҗип карендәшем. — диде ул. — тонык кыяфәтеңне күрүгә. хәлең мөшкеллеген аңладым Кем синең юлыңа төшә? Нинди адәм? Кирәк икән, юлыңнан алып ыргытабыз аны. Кушасың икән, дөньядан юк итәбез- Синең шундый көчең бармы?* һи-и.— дип көлде Фәтхулла. — мең тәңкә алалар җан кыйган өчен. Мең тәңкә дә бер ярты Юк — диде Нәҗип. — кирәкми. Фәтхулла абзый. Дөнья гаепле! Дөнья хикмәтләрен аңларга соңга калдым Аңлармынмы берзаман. белмим Алга чыга алмадым, узып киттеләр, узып!»
Фәтхулла затлы кайры тунының якасын чиште һәм ак кәгазьгә урап, таза җеп белән аркылы-торкылы бәйләнгән, бүген генә законлы бурлар китереп биргән, шактый калын төргәкне тартып чыгарды. Мә. тот! Хәлең бетеп китсә, туры үземә кил».
Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде, Фәтхулланың төшемне умырган чагы иде. төргәк Нәҗипнең куенын бүлтәйтеп, күңелен җирсетеп кайтты. Наилә белән икәүләп кат-кат санасалар, абзалары дөп-дөрес мең сумны бөдәгән икән! Наилә кырысланды: «Бурыч — муенга салынган элмәк дия идең. Нәҗип. Батабыз ич!»— диде. «Баш исән булсын! - — диде Нәҗип, читкә карап.
Фәтхулланың киңәшен тотып, ул Матвей Ионыч янына ике ярты аракы тыгып барган иде Матвей Ионыч дигәннәре өч катлы сары йортның икенче катында, кырый бүлмәдә яшәп ята икән Ул Нәҗипне бүлмәсенә кертмәде, коридорга үзе чыкты Тәбәнәк, таза бәдәнле, калын җирән мыеклы, күз кабаклары салынган, чиртсәң каны чәчрәп чыгардай кызыл чырайлы бу кеше. Фәтхулла- дигәнне ишетүгә күзгә күренеп үзгәрде Нәҗипне этеп диярлек бүлмәсенә кертте, ике якка бүлтәйгән чалбар кесәләренә ишарәләп: Яратам гәләфи кигән егетләрне'*—дип хихылдады Ике сүздән Нәҗипне бүлдерде «Бе- ләм Аңлыйм Буш бүлмә бар Пропискага бүтән йортка кертермен. Акча сиксән тәңкә Гүләүне кайдагы бухгалтериягә илтергә7»— дип сорады аптырап Нәҗип Дурак1!—диде сыек сөт төсле күзләрен челт-челт йомып Ионыч — Хәер, дуракларны яратам мин Алар
белән яшәү рәхәт Дурак! Бүгеннән аллаң да. муллаң да мин Комендант та үзем бухгалтерың да Дружинник та әле җитмәсә Акча миңа! Квартир хакыннан тыш аена ике ярты Килештекме Аракы фатир хакына кермимени9 —диде авырыксынып Нәҗип -Квартирдан кергәне миңа дип беләсеңме әллә Фәтхулла кешесе икәнсең, синнән яшермим —диде шыпыртка күчеп комендант-дружинник —Бу * йорт исәп-хисапта юк. биш былтыр сүтелгән санала Шиклеләр иснәнә § башласа, май кап Дөнья шулай бара икән, эт муенын йоны яткан як- 5 ка сыпыр Акчасы тәтеми миңа, бар куанычым шул ярты'
Ул мыекларын кул аркасы белән сыпыргалады өстәлдәге сыңар * стаканга аракы койды -Эчәсеңме9 — дип сорады. Нәҗип баш тарт- “ кач —Яратам эчмәгән дуракларны’ — дип почмакка карап чукын- < ды да голт итеп стаканын бушатып куйды
Нәҗип буш бүлмәне кереп карады Яңа бистәдәге читлек белән - чагыштырганда ул шактый биек һәм иркен иде Ираида Никифоровна * подвалы белән янәшә куйганда якты да. коры да иде Идәне тигез— Z күкәй тәгәрәтеп уйнарлык1 Аш-су пешерерлек кухнясы бар бәдрәфе * уртак булса да. шунда коридорда гына икән Бер нәрсә шикне арт- ” тырып. борчып, күңеленнән китмәде Милиция-мазар тикшерә баш- Е ласа, ул — эшсез. Имгәк-тунеядецларны шәһәрдән үк сөрәләр түгел- Z ме9 Димәк, атлаган саен сагаерга туры киләчәк1 Тик тагын кая бара - аласың9 Алар Ионыч белән кул сугыштылар
Ул сары йортка борылып карыи-карый китеп барды, юлда очраган беренче йөк машинасын туктатып килешенде, алар шул сәгатьтә үк күчеп тә килделәр Бурычларны түли-түли мең сум бетә язды, җан сакларлык кына мая калды
«Яңа йортта урын үзгәләрбез, иртәрәк ятыйк . —дип. как идәннең төрле почмакларына тәгәрәшеп кенә өлгерделәр, ишекне нык дөбердәтеп, салмыш өч ирне ияртеп Ионыч килеп керде Керүгә, бердәнбер урындыкны биләп: С новосельем' - дип акырды, сөт төсле күзләрен челт-челт йомгалап - Мегәричең бармы9 — дип белеште Юк икәнен белгәч Моннан болай мин кергәндә запас яртың булсын!-— дип дөп-дөп басып чыгып китте
Йокы качты. Нәҗип белән Наилә әйләнгәләп озак аунадылар Көндез ашык-пошык ташынганда, нәрсә-караны урнаштырганда ти- рә-якта. күрше-күләндә тавыш-гауга артык ишетелмәгән иде. хәзер йортның өч каты тиң җанланды, бөтен тарафтан, астан-өстән. яннан- каршыдан. төрле төстәге тавышлар агылды Коридорда бала-чага әүмәкләште сугыштылар, орыштылар, бәрештеләр, үкерделәр Уртак кухняларда хатын-кызлар урын өчен даулашты Кемдер радио акыртты Кемдер радио тавышын баса-баса үзе акырды Тыпыр- тыпыр биеделәр Сулыгып елаштылар Шешәләр ватылды, стаканнар чыңлады Кыскасы, адәм уллары дөньяда нинди тавышлар чыгара алса, монда барысы да бар. кирәгеннән артык мул иде Стеналар юкамы, тавыш ияләре гайрәтле идеме, өч катлы сары йорт давыллы- җилле диңгездә адашып калган җүләрләр корабын хәтерләтә иде Ята торгач бу давыл тына төште, ләкин дөньяда бүтән төрле тавышлар да җитәрлек икән бу якта1 Йокыга китә алмый борсаланып яткан төнне урталайга ярып поездлар текелдәп үтте, паровозлар юл кырында яшәүчеләрне куркытырга теләп тоташ акырдылар ТЭЦ казаннары сызгырып-үкереп пардан бушанды тимер юлның аръягындагы силикат кирпеч заводы үз тавышын таратып торды краннар ары-бире шуышып гүелдәде, машиналар маңгайга-маңгай очрашып кычкырт-тылар, кайдадыр илереп-илерсп гармун елады, елады да завод һәм ТЭЦ сасысыннан тончыгып туктады Чың итеп пыяла коелып төште мылтык аткан тавыш яңгырады Тәрәзә ярыкларыннан, ишектәге тишекләрдән туктаусыз агылган газ. сасы һавадан балалар өзлексез йөткерде Нәҗип белән Наилә, бугазлары кычытуны баса алмыйча.
торып-торып сөт эчеп килделәр Яңгырдан качып, кар-буранга эләкмәдекме икән без. җаным9» — диде Наилә
Нәҗип дәшмәде, сүзе юк иде
14
Сары йортта атна үтте.
Гадәти шәһәр йортларында гомер буе янәшә яшәгән кешеләр күрше-каршыларын белмичә, бер-берсе белән һич аралашмыйча үлеп тә китәләр Монда законнар, кагыйдәләр үзгә иде. бу йортка ничек юлыгуларын, кайда пропискада торуларын, күпме фатир хакы түләүләрен беркемгә чыгармасалар да. бу бәхетсез бәндәләр уртак тормыш белән яшиләр иде дисәң дә. хата булмас Тормыш дулкыннары сине монда китереп ыргыткан икән, танау чөеп, күкрәк киереп йөри алмыйсың инде! Эчә-эчә бөтен кешелек сыйфатларын җуйган гомосексуалист доцент, тавышсыз калган наркоман җырчы, ирсез хатыннар, хатынсыз буйдак-импотентлар. боҗыр кебек җитез, күмер күзле кесә карагы Митя Шорохов, химиядән чәчләре генә түгел, каш-керфекләре сынып-көеп беткән, күз аслары дуга-дуга шешенеп салынган марҗалар. күлмәк итәген ел саен бер тотамга кыскарта килсә дә. ир-ат күзе төшми башлаган чәч алучы Гөлнәзирә, дөньяның әчесен-төчесен генә түгел, йөзләгән ирен татыган чегән хатыны Лорелия, бәхетсезләр, гарипләр. ятим-ялпы монда яшәп яталар һәм барысының да тормышы күрше-каршыга көн кебек ачык иде Нәҗип белән Наилә бер атна эчендә шушы билгесез киләчәккә таба йөзгән сары корабның пассажирларын танып бетерделәр Бүтәннәр дә Нәҗипнең эшсезлеген, чирле икәнен тиз үк белеп алдылар Наилә кайда эшләгәнен әйтмәде, хурланды Күпчелекнең даими эше юк. ир-атлар — кибет, склад тирә-сендә уралучылар, хатын-кызлар ашханәләрдә табак-савыт юа. подъезд чистарталар, мәктәп китапханә кебек урыннарда эшләүчеләр монда бөтенләй юк иде. Уртак тормыш серләре тиз ачылды, монда сер саклаган булып кылану юк икән, шушы сары йортка төс икәнсең, борын күтәреп йөрмә инде, туган’ Монда кәеф саклап, тәкәллефләнеп аңлашу юк. ни уйласалар, шуны турыдан-туры чәпиләр, монда рухи коммунизм һәм матди хәерчелек хөкем сөрә иде Әйе, Нәҗипнең тормыш планнары зурдан иде. ил башына менеп утырган катлау аны үз арасына алган да булыр иде Мөдир буласы кеше иде Шәһәрнең дәрәҗәле ягыннан — Вишневский Лесгафт, Ульяновлар урамнары тирәсеннән байларча фатир да эләгәчәк иде Ә бүтәннәр ничек килеп эләккән монда? Аларның да татлы хыяллары, якын елларда тормышка ашарлык планнары булмаганмыни9 Сары йортка юлыкканчы, алар. Нәҗип шикелле үк. ялган хыялларга алданып яшәмәгәннәр- мени9’ Бер төндә өчәр-дүртәр ирнең кесәсен капшап караган Гөлнәзирәнең дә яхшылыкка омтылган мизгелләре булгандыр ич9 Ябык, пычрак муенын бердәнбер байлыгы мохер шарф белән ураган актерның да әле өмете өзелмәгән бугай Ул кич саен сөт җылытып эчә. авызын учы белән каплап, тамагын кыра-кыра коридорда йөренә, үтәли искән җилләрдән курка, чак кына туңып кайтса да. аягын җылы сулы иске чиләккә тыгып утыра Алдагы тормыш белән яшәүче бердәнбер зат ул булса кирәк Икеләтә җүләр! — ди аның турында Матвей Ионыч. — Зыянны шулар сала! Бүтәннәр алдагы көн. буш хыяллар белән яшәмиләр, алар өчен бүгенге ачы язмыш хакыйкате генә бар Иртәгә өчен ишәк кайгырган- Сары йортның иманы бер
Кесә карагы Митя Шороховның бурлар дөньясында атаклы икәнен беләләр Митяның монда яшәп ятуына җыйнаулашып сәерсенәләр иде Ул берчакта да үзе турында авыз ачып сөйләми, ярканат кебек очып кайта, күргәне аның шәүләсен күреп кала, күрмәгәне күр
ми. берәү дә артыгын төпченми Митя көндезгәчә үлеп йоклый, тавышларны ишетми торгач ике сәгать гимнастика ясый, гер күтәрә, коридор буйлап чаба. иелә, бөгелә, бүлмә почмагына эленгән бокс грушасын төя һәм. соңыннан бозлы су белән юына Аннары ак май ягылган ак күмәч белән бер чынаяк куе кофе эчә. Ишеге бер чакта да бикләнмәсә дә, аның бүлмәсенә беркем керми, ул турдан һәркем * аяк очына басып кына үтә Митя — мондагыларның эчен-тышын бе- 5 леп бетергән зирәк кеше, ул ташландык карт-корыны кызгана, үзлә- | ре дә оныткан туган көннәрен белә, йокысыннан уянгач, трусиктан > гына алар янына керә, котлый кәсебе уң барганда бүләкләр тапшы- * ра — шарфлар, җылы кофталар, бияләйләр бирә бүтәннәр өчен юк “ саналган кәкре-бөкре корткаларны олылап Мария Ефимовна. Дарья < Григорьевна , — дип эндәшә Чирләсәләр, ул карый ашарларына г әзерли, дарулар өләшә, чирләп больницага кереп ятсалар көн саен “ ризык ташый Матвей Ионыч белән аралары яхшы булса кирәк. ♦ очрашсалар, яхшы атлар кебек, баш иешеп кенә үтәләр. Кыскасы. “ сары йортта Митя каракны яраталар иде
Бәхетсезләргә монда күңелләр ачык, язмыш уртаклыгы аларны £ берләштерә, карчык-корчыклар юнәткән ризыкларын юмарт бүлешә- = ләр. эчкәч якага-яка килеп талашканнар да айныгач татулашалар. ? кинә саклау юк. үпкәләшләр атна буена сузылмый, сөйләмәсәң. бер- - кем синнән сорау алмый, төпченми тырнаклары җиткән куллар бе- ® лән җаныңда казынмый Наиләне бер нәрсә генә борчый иде алар да. шушы төркем вәкилләре кебек, борылып чыга алмаслык дәрәҗәдә адаштылармы7 Болар да заманында кемнәрнеңдер кадерлесе. җәм-гыятьнең киң хокуклы вәкилләре булган лабаса! Берәвесе доцент булган, икенчесе атказанган артист Ә хәзер
Сары йорт шәһәр оешмаларында, милициядә юк дип санала Әллә кайчан сүткәннәр дә нигезен бульдозерлар белән тигезләп бакча утыртканнар Йорт та юк андагы кешеләр дә юк Язмыш тәгәрмәче бөтен авырлыгы белән адәм улларын сытып тигезләгән, юк иткән Паспортлары төрле җирдәге төрле йортларга язылган аларның
Нәҗип завод тирәсенә эз дә басмады хезмәттәшләренең, завод хуҗаларының, директор урынбасары Храмовның хыянәтен ул шул тиклем авыр кичерде, тамактан калды беркөнне трамвайда Изил Латыйповны күргәч, алдагы тукталышта ук төшеп калды Ябыкты Нәҗип. Наиләсе ни кылырга, ни пешерергә, ни әзерләргә белмәде Иелгән башны кылыч кисми, тагын бер тапкыр барып кара Мөдир итмәсеннәр, чукынып китсен, эшкә генә алсыннар Кирелектән тун тегеп булмый! - — дип ялварды Ирен җиңә алмагач ■ Бармасаң. сора- масаң — тормыйм, аерылышабыз' • — дип кычкырды Нәҗипнең күңеле портланд цемент белән ныгытылып каткан иде “Ни көтәсең син?» — дип илерде йомшый төшкәч хатыны "Иртәгәге көнне ко- тәм».— диде Нәҗип томанлы гына Иртәгәләр туды, алар эзсез-өнсез. җылы язда да күңелләрдәге бозны арттырып үтә тордылар Бер нәрсә гаҗәпләндерде Наиләне гормышы-язмышы сары йорт кешеләре белән тигезләшкәч. Нәҗип күзгә күренеп тынычланып калды Чөнки монда берәү дә бер-берсеннән көнләшми әҗәл-үлем. газраиллар турында уйлап баш ватмый Яшиләрме бүген — яшиләр тамаклары туямы — ачтан үлмиләр1 Юктан да рәхәт, сөенеч таба ала торган юксыллар арасында Нәҗипкә дә күңелле иде Ул кухняга чыгып баса, марҗалар белән гәп куерта, коридорга тәмәке пыскытучылар рәтендә дә читенсенми. монда һәммәсе дә ү з кешеләр Бер-берсен кауламыйлар. хыялланмыйлар, «ник эшләмисең7- — дип ваксынучы юк. •ник эш эзләмисең7» — дип төпченмиләр, тормыш сары йорт кешеләренең ихтыярыннан тыш үз җае белән ага иде
• Әгәр балалар да булмаса • — дип йомгак ясады Нәҗипнең иләслектән бераз авырайган күңеле һәм сискәнеп, суыксып китте
Балалар хакында уйламыйча ярамый иде Алар бар. алар яши ата-ана аларны алга илтергә, укытып, кеше итеп дөньяга очыртып чыгарырга тиеш Сары йорт бала-чага урыны түгел иде Монда гомумән. балалар әз булып чыкты Бала-чага өчен җәһәннәм базы иде сары йорт Өлкәннәр үз язмышларын тора-бара яраштырсалар да. балалар бу тормыш белән килешергә теләмәделәр Өйгә сыймадылар, чабып урамга чыктылар Ә тышта Бер яктан өзлексез поездлар улап үтеп торса, икенче яктан, тузан болытларына ял бирмичә, җәһәннәм арбалары КРАЗлар чапты. Өй биеклеге тәгәрмәчләре белән җирне таптап-мыскыл.тап тракторлар туктаусыз агылды Алардан ургылып чыккан әче төтен койрыклары. ТЭЦ торбаларыннан бөркелгән сөрем болытларына кушылып, кояшны капладылар Җил көнбатыштан искәндә чыдар әмәл калмады, энәләре саргаеп коелган наратлар арасына кереп утырган желатин заводыннан әллә нинди кабахәт исләр килеп җитте, тәрәзәләр томаланып, ишекләр ныгытып ябылса да. коридор һәм бүлмәләргә кырыгынчы завод казанлыларга озын гомер теләп бүләк иткән агулы газ кереп тулды, бугаздан буды, тамак төбенә утырды, күздән ачы яшьләр агызды
Сары йорт — кунакчыл йорт, якшәмбеләрдә монда кунаклар килеп тула, биредә аларны риясыз гөрелдәп каршылыйлар, бер кыерчык ипи бер җамаяк тозлы кәбестә янына шешәләр чыгып тезелә, кайсы кунакның кемгә килгәне онытыла, бүлмәләр берләшә, андый чакта балаларны коридорга чыгарырга һич ярамый! Саклап утырырга кирәк Беркөн Искәндәрне, бик кысталгач, бәдрәфкә чыгарганнар иде. малайны эләктереп алганнар да көчләп сыра эчерткәннәр Киң күңелле шул сары йорт кешеләре! Сырасы ярамадымы, эчкән савыты шакшы булганмы, бала төне буе косып чыкты Наилә күпме ара чабып үтеп телефон-автоматка ябышты, врач чакырды «Ул урамда андый йорт юк. байтак булды инде алдап чакырулар'» — диде кырку хатын-кыз тавышы
Искәндәр шуннан мантымады. әле эче китте, әле тамагы шеште
Тора-бара балалар алмаш-тилмәш чиргә сабыштылар, чирле ир янына ике сырхау бала да өстәлгәч. Наиләнең башы хәсрәттән чыкмады Алсыз-ялсыз чаба торгач, үзе күтәрәмгә калды һәм иртәләрнең берсендә, биле сызлап кузгалырга чама юкта, балаларны авылга кайтару турында сүз кузгатты Әйбәт' — дип бик тиз килеште Нәҗип. — тот та бабаларына илтеп кайт! Юк инде, аппагым. — дип җәберсенде Наилә — Чирле ике малайны картлар муенына такмам, безнең аркада болай да шактый җык күрделәр Чирләткәнбез икән — үзебез карыйк'
Шуны да уйлады Наилә әгәр шушы форсаттан файдаланып Нәҗибен авылга алып кайтмаса. көннән-көн гамьсезләнә барган ир тормыш баткагына муеннан кереп чумачак' Биргән вәгъдәләрен, эчкән антларын онытачак сары йорт бәндәләре белән тигезләшеп ярты хайванга әйләнәчәк Нәҗип күз алдында үзгәрә: күрше бүлмәдәге сукбайларга иярде, җитен комбинатында ашханә ремонтладылар — эчеп кайтты Сантехприбор- ишегалдын, хуҗалык биналарын чуп- чардан арулап шактый акча төшергәннәр — Нәҗип җиде шешә сыра алып кергән Менә сиңа күчтәнәч' Кыстап Наиләне елатты Тавышы көрәйде ирнең күз карашы тоныкланды буйга биегәеп киткәндәй булды Күршедәге сукбайлар кереп-чыгып йөри башладылар Бола- рын күрмәмешкә салышты хатын, күрә калса, өйдә көн-талаш чыгачагын чамалады Сүзне гел балаларга кайтарып калдырды, көннәр буе -балалар, балалар' —дип борсаланды
Апрель азаклары иде. кардан ачылган сары йорт тирәсендә күлләвекләр күбәйде, чокырлар тирәнәйде тузан өермәләре куерды.
Кышын түздек, инде малайларны җәй дә монда тотсак, харап булачаклар . диде Наилә Балаларны савыктырыр өчен нидер эшләргә
кирәклеген күреп торган Нәҗип бу юлы хатынына каршы төшәргә кыймады Кайтыйк соң'» — дип Наиләсен җүпләде Акча ягы койты анысы мәгълүм тагын бер чуалган төен килеп чыкты Нәҗип «Синең атаңнарга кайтабыз' —дип кыстап-кыстап караса да. Наилә киреләнде «Нигә сезгә кайтмыйбыз’! Безнекеләрне күргән бар. нигә һаман синең әти-әниеңне читләтәбез’’ — дип иренең күзен ачырма- * ды «Казан артына кайтырга акча әз дә җитә —дип сүзен башла- 5 ган ирне Наилә шып туктатты Эчеп йөрмиләр аны. хайван1»
Эш харап юлга кирәк акча. Ионыч белән араны өзеп китәргә ки- > рәк. инде Зәй ягына тәвәккәллиләр икән, ничә ел аяк басмаган ата-ана “ каршысына буш кул селкеп ничек кайтып керәсең9!
Бәхет көтмәгән яктан килеп чыкты Кесә карагы Митя Шорохов < соңгы вакытларда аларга кергәли иде Керә, ипле генә утыра, дөнья | хәлләрен сораштыра, чит илләрдәге яңалыкларны белешә, укырга “ китап ала. ертмый, пычратмый вакытында кире кайтара, китаптагы * вакыйгалар, сугышлар, орышлар турында озаклап сораша Митя “ аңлы, игътибарлы һәм җанлы егет булып чыкты Ул. бераз ияләш- £ кәч. аларның ничек бу кое төбенә эләгүләре белән кызыксынды ц «Сез — ару кешеләр, китапларыгыз бар. үзара сугышмыйсыз нигә s бүтәннәр кебек квартиралар алып, бай булып яшәмисез сез9- Ә син. u Митя9» —диде Нәҗип үз чиратында Митя Мин башка чут' Има- -■ ным шул: ата коммунистлардан башлап чүп-чар халыкка кадәр ур- < лаша икән, нигә мин тир түгеп ризык табарга тиеш9 Җүләрме мин ишәкме9 Менә сез нигә череп ятасыз бу ат абзарында9 Балаларыгыз бетәчәк монда Аллергия дигән әкәмәт чыкты хәзер Рактан да яманрак! »
Нәҗип ачылмаган иде. Наилә, сердәшсез яшәргә күнекмәгән хатын-кыз буларак, үз күргәннәрен. Нәҗипнең капылт чирләп егылуын. эшсез калуын, юк гаепләр аркасында шушы көнгә төшүләрен елый-елый сөйләп бирде. Сүз арасына Ираида Никифоровнаны акчаларын талап диярлек алган игелексез Анатолийны да кыстырды Байтак хәбәрләрне колагы яныннан үткәреп җибәргән Митя "акча», «талау» дигән хәбәрләргә игътибар иткән икән, соңыннан, сүз азагында Анатолийның кайда яшәвен сораштырды Нәҗип белән Наилә бу әңгәмәне онытканнар да иде. Май бәйрәме алдыннан, кичкә кырын. тузанлы эңгер-меңгердә боларга бер ир-ат килеп керде Керде дә өстәлгә бер төргәк акча куйды Хуҗалар каушап калды. Анатолийны шәрәтән генә күргәнгә, зәп-зәңгәр татуировкаларын гына хәтерләп калганга, аны танымадылар Керүче теш арасыннан гына үзенең сукыр Ираида улы икәнен белдерде һәм «Сез нигә Митя белән тавышлыгыгызны әйтмәдегез9! — дип шелтәләде Менә, әҗәтне китердем» -Кемгә рәхмәт әйтергә инде моның өчен9 — диде Нәҗип акчага үрелергә базмыйча — Митягамы9-
— Кирәкми!—диде Ираида карчыкның игелексез улы.— Митя боерганның үтәлми калганы юк Соңыннан тикшереп йөри ул'
Ул төргәккә сәер бер караш ташлады да көрсенеп чыгып китте Нәҗип төргәкне сүтеп караса-а анда-а бишләтә китергән теге юньсез' Ул коридорга атылып чыгып, баскычтан төшеп барган җилкәгә кычкырды <Әй әй' - Җилкә тукталып болай таба борылды Нәрсә бар9» «Акчаны артык калдыргансыз' Анысы процент1' —дип кычкырды Анатолий төшә-төшә -Артканын Митяга кайтарырбыз» диде Наилә Көн көттеләр егетне, ике өч көн. Митя күзгә-башка күренмәде
Якшәмбедә, бәйрәмнән соң. өй җыештырып палас кагарга чыккан Наилә тимер юл тирәсендәге куаклар арасында шикле хәрәкәт күреп туктап калды Куаклык авызына милиция машинасы белән Ашыгыч ярдәм дә килеп туктаган иде Ак халат кигән ике таза ир агачлар арасыннан носилкага салып нидер күтәреп чыктылар Наилә якынрак килде һәм носилкага карагач, әрнеп кычкырып җибәрде
Носилкада йөзе ак киндер кебек агарынган Митя Шорохов мәете елмаеп ята иде
Гомер юлының бер сызыгында ир балалар, өйләнеп, гаилә корып, аерым яши башлагач, бер кавымга әти-әнидән читләшеп, аларны онытып торалар Нәҗип белән дә шулайрак булды Аның алдагы тормышка үргән матур-матур планнарында ата-анасына урын юк иде Сирәк-мирәк кенә, балаларның ата-ана алдындагы бурычлары турында колакка чалынганда, йә кино караганда ул үзе туып-үскән авылны, әти-әнисен кыска гына исенә кертеп чыгара иде <■ Килер, көне килер! Йортларын торгызырмын, үз хисабыма диңгезгә ялга җибәрермен' Мәскәү күрсәтеп кайтырмын' Тәмле ризыклар тутырып посылкалар салырмын! Өрексез чәй эчертмәм! Акчаны мул итеп бирермен' — дип изге ниятләрен ныгытып куя иде ул җаны уянган мизгелләрдә.
Боларның берсе дә тормышка ашмады, берсе дә! Ул. битенә ыштыр ябып, бүген атасы катына кайтып бара. Кайтмас иде. ике улы чирдән котыла алмый. Баласы чирләгәндә сау калган ана буламыни’ Наиләнең дә күз төпләренә каралҗым челтәр кунды, йөзе сулды, чигәләрендә беренче кырау — ак бөртекләр елтырады.
Ата-анага үз вакытында кайтарылмаган бурыч, үтәлмәгән вәгъдәләр баланы түбәнсетә. Нәҗипнең кордашлары, бер үк кояш астында яшәп, бер һаваны сулап, тормыш юлларын җайга салган күпчелек, укып кеше булып, торымнан-торымга дәрәҗәләрен бер баскыч югары күтәрә-күтәрә балда-майда йөзгәндә, ул чирләдем!» дип авызын бәлшәйтеп. ата-ана җилкәсенә кайтып төшәчәк. Үзе генә түгел, йончыган хатыны һәм чирле балалары белән. Нәҗип гаиләсе өчен тот та махсус шифаханә ач' Кайтырга ниятләгәч ул Фәридун Фазлыев янына кереп чыгарга теләде — эшсез сукбай, сары йорт сандугачы икәнен искәреп, уеннан кире кайтты Фаина Марковна янына кереп хәлен сөйләргә теләде — оялды Мавыгырлык, онытырлык шөгыль тапмагансың!»—дип әрләр кебек тоелды.
Дөресен әйткәндә. Нәҗип соңгы минуткача икеләнде туган ягында көтеп торган кимсенүләр, гарьләнүләр аның чирен көчәйтеп җибәрмәсме9 Йөрәк чыдамастан кузгалып алса9 Казанда шифаханәләр. Фәридун Фазлыевлар. Фаина Марковналар бар. ә анда ни көтә’
Наилә авылга яшерен өметләр баглый иде Балалар белән рәттән Нәҗибе дә рәтләнеп китмәсме9 > Нәҗибенең һәр сүзне кирегә сукалаганын ишетеп, ул гел бер уйны кабатлады: <Тилекәй! Авыл синең мәхәббәтең. Яңа сауган сыер сөте! Күпереп торган каймак' Йомарламы белән ак май Катык, әйрән Сары майда кетердәп пешкән тары коймагы Түтәлдән өзеп кергән яшелчәләр, болыннарда кузгалак, какы, балтырган, әнис, көпшәләр' Тау чишмәләре! Урман күлләре! Инеш ярында куак саен сандугач. Инештә кәрәкәләр, май-мычлар. кызылканат. Малайлар белән таңнан кармак салырга йөрерсез. Урман аланында киерелеп печән чабарсың, без малайлар белән печән әйләндерербез, күбәләрбез, чүмәлә куярбыз. Син минем авылны сагынганымны белсәң иде! ■
Майның бишесенә билет алдылар.
Кеше берәүне бик нык ышандырырга теләсә, үзе дә ышана башлый Үзе кат-кат сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәреп Наиләнең күңеле бөтәйде, бит очлары алланды, тәненә җиңеллек килде, тавышы челтерәп чыкты ‘Әтиеңнәргә хәбәр итик! —диде ул сөенеченә тулышып Юк' —дип кырт кисте Нәҗибе.— Хәбәрсез-нисез, мыштым гына кайтып керәбез. Аэродром якын, ун чакрым ара. төшке
ашка өйдә булабыз» Әти-әниләреннән йоккан хыял канатларына малайлар да утырган иде Мин сөтле токмач яратам' — диде Искәндәр Ә мин. ә мин' Бабамнарга кайткач ун морожный берьюлы аша бетерәм!» — дип шапырынды Рөстәм
Бер бау криндел. манпаси, өч йөз грамм мәк хәлвәсе, ярты кило кара җимеш сатып алдылар, күчтәнәчләре шуннан артмады Төймә * дә бүләк, дөя дә1-—дип көрсенде Наилә Бурычтан гайре байлыгы < булмаган хатын ни кылсын9 Алай да. киңәш-табыш ишетеп, акчаны = кат-кат санап, санаган саен төрлечә чыгарып интеккәч. Рөстәмгә өч тәгәрмәчле велосипед алдылар, сала малайларының күзен ут итеп. * чирәмле тигез урамнарда, каз бәбкәләре арасыннан кыңгырау чылты- х ратып йөрсен әле бер1
Их бәйрәмнәр!"
Тарихның гел бәйрәмнәрдән генә торган еллары була, хөрмәтле 4 Иван Иванович белән Басыйр Бариевичның нәкъ әнә шундый танта- 3 налы, вакыйгаларга мул чоры иде Кунак каршылыйлар да кунак - озаталар, кунаклардан соң үз бәйрәмнәре җитә! Бәйрәмнәрне төрмә J сакчылары белән җәлладлар гына яратмый алар бәйрәмнәрдә үз < хезмәт уңышлары белән мактана алмыйлар Шәһәр башлыгы белән тимер юллар хуҗасы бәйрәмнәрдә мактаналар да. макталалар да
Яңа елны каршылау. Май. Октябрь бәйрәмнәрен аерылмас дуслар бигрәк нык ярата, бу бәйрәмнәрне алар -Уңыш җыяр чак», дип атап йөртәләр.
Хикмәтле сүзләр болар, үтә хикмәтле'
Кыш буе сары йорттан әллә кая чыгып йөрмәгән, сердәшлеккә акбашлы шешәләр җитеп ашкан Матвеи Ионыч та май җилен сизә, яңагын каплаган мүкне кырып ыргыта, башына елтыр козыреклы яшькелт картузын чәпи, сөт төсле күзләрен челт-челт уйнатып чите китек түгәрәк көзге каршысында бөтерелә Йорттан чыга, куанычлы уйларга чумып, йортны хуҗаларча әйләнә, нигезнең купшыган урыннарына бармагын тыгып карый почмакларга күнитеге белән ныгы-тып тибә, ах-ух килеп тузаннарны коя -Алласына мең шөкер, йортның нигезе нык. көзге яңгырлар, кышкы карлар, язгы сулар да аны җимерә алмаган Тагын чирек гасырга түзәчәк бу нигез Көтелмәгән яктан бәла килеп, йортыбызны сүтеп кенә ташламасыннар'-—дип укына Ул карасу төрткеләр мул бизәгән борынын озаклап сеңгерә, бармакларын күнитек кунычына ышкып корыта, күзен кояшка текәп вакытны чамалый һәм. мәрхүм Митя Шорохов бүләк иткән буй-буй пиджагын җилбәгәй җибәреп, тимер юлны аркылы үтеп чыга Авыр- авыр шпалларны эре җәмкиләргә эләктереп тартучы чуваш, мари хатыннарының сырган чалбар белән тарттырып куйган артларына чә- пелдәтә. белешрәк хатыннарга мәзәк сүзләр сиптерә хатыннар аны куәтләп кешниләр, шаркылдап көлешәләр Бара-бара Левченко поселогына җитә, беркайда тукталып тормый, берәүгә күтәрелеп кара-мый. май урманына кергәч кенә адымнарын сирәгәйтә Язгы урманны чамадан тыш ярата Ионыч' Тол-дүдәк. ялган акча ясаганы өчен төрмә-лагерьларда унике ел гомерен калдырган, чифир эчеп чак кына үлми калган кырыс җан. урманга кереп күмелгәч, бөтенләй бүтән кешегә әйләнә. Сулган коры яфракларны аралап көнгә калкынган яшел кыяк-кылычлар. ары-бире ашыккан эшлекле кырмыскалар ачыграк урыннарда тирбәлгән шадра күләгәләр аның кыш дәвамында каткан күңелен йомшарталар, җилкетәләр Ул кулларын җәеп җылы иркә җиргә каплана җирне исни, коздән калып язын кипкән яфракларны учы белән өерләп мендәр ясый да. чалкан ятып, хуш исле мендәргә
башын куя Уйлары аны еракка, балачагына алып китә, ул яшьтәш иптәшләрен, печәнлектә беренче аунаткан күрше кызы кылый Марфаны. әллә кайчан гүр иясе булып бүгенгәчә догасыз интегеп яткан әти-әниләрен өзелеп сагына.
Кинәт ул еракта нәзек тавыш белән машина гөжләгәнен ишетеп алды курчак-солдат кебек сикереп торды, чәч арасына кысылган яфрак кисәкләрен җиргә койды һәм колагын тавыш килгән якка куеп тыңлана башлады ул көткән машина киләме?
Ионычның тән хәрәкәтләре үзгәрде, ул. сунарга чыккан ач юлбарыс кебек, сыгылмалы, тавышсыз адымнар белән тавыш ягына авышты, машина бер яктан. Матвей Ионыч аланның икенче ягыннан килеп керде Очраштылар Машина тынды Ионыч җиңел сулап куйды.
Ул кулларының дерелдәвен тыя алмыйча, өнсез генә сукранып, пиджагының эчке кесәсен каптырган булавканы озак кына ычкындыра алмыйча интекте, ниһаять, ычкындырып, иске гәзиткә ураган буаз төргәкне шудырып чыгарды Бу юлы машинада күп еллар хезмәт итеп мең кат сыналган ышанычлы шофер юк. рульдә Басыйр Бариевич үзе иде Ул очлы ияген каккандай итеп исәнләште, машина ишеге елт ачылды, төргәк кулдан кулга күчте Очрашу сәбәпләре ашыгырга кушса да. Басыйр Бариевич сабырлыгын югалтмады, төр-гәкне тез өстенә куеп тәмләп сүтәргә тотынды. Ионыч җәберсенеп, куе төкереген йота-йота: Басыйр Бариевич!..» — дип сызланды Басыйр Бариевич төргәкне учтан-учка йөртә-йөртә Тимә! Акча санаганны ярата1» — дип куйды.
Шактый күпне күргән бишлекләр, баш-башлары бөкләнгән унлыклар бер чүмәкәй көлеп торган егерме бишлекләр, олысымак салмак иллелекләр икенче чүмәкәй булып өелделәр Пыш-пыш килеп бер санады Басыйр Бариевич, бишлекләрнең почмакларын кайтарды, унлыкларны сөеп тигезләде, иллелекләрне үбәрдәй булып өстә калдырды Ионыч акчаларны эреләтә дә ала иде. әмма аңа саклык кассаларында күренү тыелган, өч катлы, сары йортта яшәүчеләрдән акча ничек килеп керсә, тиене-тиенгә туры китерелеп Басыйр Бариевичка барып җитәргә тиеш «Ярый1» — дип мөгрәде, ниһаять. Басыйр Бариевич Кычытып интектергән ияген кашып. Ионыч шушы сүзне көтеп зарыккан иде, «Булдырабыз без аны!» — дип. җиңеләеп, хуҗасына өмет белән текәлде Аның баядан бирле ялманып торганын күңелле күзәткән Басыйр Бариевич арткы утыргычка ымлады Ал Сиңа Бүләк» Ионыч ялт кына арт ишекне ачты. үрелеп чүпрәк капчыкны кулына алды Капчыкта бер шешә аракы. ярты кило чамасы ливер колбасасы, бер баш йомшарган сарымсак бар иде Каклаган каз куйдым, әнкәй күчтәнәче Каз бәлешенең төбе дә сиңа насыйп икән. Ионыч!»—диде Басыйр Бариевич эре генә.
Хуҗа белән тугры хезмәтче, әйткәнебезчә, бәйрәмнәр тирәсендә генә очрашалар, ешрак күрешергә ярамый. Кирәге дә юк. озын сары йорттан ел дәвамында күпме фатир акчасы кергәнен Басыйр Бариевич бик шәп белә. Төгәллек һәм гаделлекне яраткан Ионыч, әлбәттә, үзен буш итми, аның үз исәбе бар. ат аунаган җирдә төк. акча йөргән якта мая калмыйча булмый Берничә бүлмәне алар базарчыларга, җылы яклардан килгән кишмиш-күрәгә сатучыларга бирәләр Ба- сыйр Бариевич һәр бүлмәдә алты базарчы куна дип белсә. Матвей Ионыч анда уникене сыйдыра Һәр борыннан тәүлек саен ике сум' Тамып кына калмый, ага да!
Машина куркып кына фырылдады, икесе ике якка кузгалдылар Аларның очрашканын беркем күрмәде, миллион адәм яшәгән шәһре Казанда бу күрешүне тагын берәү генә беләчәк Хөрмәтле Иван Ивановичның кодрәте. Басыйр Бариевичның елгырлыгы белән исән 78
утырган бу йорт тимерюлчылар балансыннан әллә кайчан сызып ташланган Айлык керем тиене-тиенгә ике арада тигез бүленә. Иван Иванович йортны чит тыкшынулардан саклашкан хокук тәртибе сакчыларына өлеш чыгарса. Басыйр Бариевич үз тирәсендәге җаваплы иптәшләрне буш итми иде
Май бәйрәме — алар өчен үтә кадерле, үтә төшемле бәйрәм 5 Демонстрация үтүгә алар шәһәрнең алтын тоткалары савылып өл- з кә комитеты буфетына керәләр, аягүрә басып кына бер-ике чәркә 5 коньяк йотып кара уылдык, семга телемнәре белән авызларын ки- * нәндергәч. таралалар. Хөрм ик Басыйр Бариевич аллы-артлы. һәр- “ кайсы үз машинасында Идел буена аулакка китәләр Акча шун- < да бүленәчәк Ирләре артыннан аерым-аерым машиналарда хәләл ч җефетләре дә тантанага килеп кушылалар Елгыр егет, тимерюлчы- “ ларның профсоюз лидеры Исламнур бүген мәҗлеснең уртасында бал- * кып утыра Татар да кеше ич. килсен, әйдә кинәнсен бер!
Аһ. киче гүзәл' Май киче' Талгын гына аккан чуар-чабар болыт- ,-j ларны җиңел аралап көмеш кош булып самолет оча Су өстендә уйнаган вак, язгы гөнаһсыз дулкыннарны басып. Идел өстенә хуш з исле эңгер иңә Бераз кәефләнеп алгач Иван Иванович белән Басыйр u Бариевич тән язарга сәйранга чыгалар. Бераз арткарак калып булса ё да. аларга Исламнур иярә Җәяү йөрү бәхете сирәк эләккән затлы ил * агалары җир тарту көченең рәхәтлеген тоеп атлыйлар җиркәй исә депутатның да. каракның табанын да бертөсле кытыклый Бара-бара болар тимер юлны каплап торучы тоташ стенага — агачлыкка килеп чыгалар. Каен белән ярыша-ярыша үсеп, шактый ныгыган кәүсәле мәгърур имәннәр янына барып баскач хуҗаларның кәефе тагын да күтәрелә -Бушбугаз журналистлар Табигатькә куркыныч' яный. Казан яны имәнлекләре бетте!»—дип лаф ора Кәнтәйләр' Сукырлар' Килсеннәр, күрсеннәр, ничәмә-ничә чакрымга сузылган бу имән-лекләр' Басыйр Бариевичның бу агачларга һич катнашы булмаса да, ул бүген шат. имәннәрне үзе утыртканмыни, очынып мактана, иңнәренә кагылган ботакларга асылынып уйный Борылып караса Иван Ивановичның үткен күзләре имәннәргә түгел, авыл белән агачлык арасында җәйрәп яткан иңкүлеккә төбәлгән Шушында симерә инде алайса Әнисә түтинең казлары' —дип соклана шәһәр башлыгы Тимерюлчыларның лидеры аңа кушыла Шушында симерәләр, бәхете арткыры!»— дип куя Мәскәүдән алып кайткан каз ботын кимергән бар. юк. безнең якта май җыйган кош-кортка ни җитә' Хәтерлисеңме өченче ел көртлек атарга барган идек, ә’! - — Иван Иванович хатирәләргә кереп чумса, беттең дигән сүз. каян сүзен, чагыштыруларын таба диген, сандугач булып сайрый Сүз дәвамында ул орчык башы сыман бөтерелеп тыңлаган Басыйр Бариевичны шәйләп ала һәм Быел ничә бәбкә чыккан7 — дип кызыксына Ике ояга егерме ике бәбкә' — ди горурланып Басыйр Бариевич
Бу күңелле сан аларны сихерли алар егерме бәбкәне исәйгән. үсеп казга әйләнгән кошларны күңелләреннән үткәрәләр Якын вә ерак киләчәк аларга татлы төш булып күренә әйдә имәннәр үссен каеннар шауласын, поездлар үтеп-сүтеп торсын, ил ныгысын, әмма шушы тын иңкүлек, кешесез һәм аулак урыннар үзгәрешсез калсын Тормышның асылы үзгәрмәсен, илдәге гадәтләр ШУЛ килеш калсын, халык җитәкчеләрен зурласын, ярабби! Оҗмах диләр, күзгә күренмәгән оҗмахка керү хокукы яулар өчен күпме адәм уллары гомерләрен Гайсә пәйгам-бәргә. изге Мөхәммәткә багышлаганнар, ярым-йорты ашап кара тиргә батканчы эшләп яшәгәннәр Җир йөзендә дә оҗмахка тиң урыннар барын белмәгәннәрме алар1 Ахмаклар беркатлы сукырлар' Оҗмах чын оҗмах шушы түгелмени инде” Тагын нинди оҗмах кирәк адәм улларына?!.
16
Нәҗип Йосыф улы Нургалиев яши-яши үз табигатендәге сәер бер гадәтне ачты Нинди дә булса авыр, чуалчык мәсьәләне чишә алмыйча хәлдән таеп ял итәргә ятса, шулчак, йокы белән уяу арасында зиһене ашыгып-ашыгып эшкә тотына, озак газаплаган, чишелмәстәй күренгән сорауларга җавап үзеннән-үзе күңелгә килә Иҗат әһелләрендә шундый сәер феномен барлыгын ул кемнәндер ишеттеме, әллә укыганы хәтердә калдымы, үзе белән шундый хәл еш-еш кабатлангач. Нәҗип куркып та йөрде Гадәти хәлме бу. әллә табигать могҗизасымы9 Лабораториядә эшли башлагач әллә ничә тапкыр сынады баш ватып утырганда табылмаган җаваплар, урынга яткач, йокыга китәм дигәндә генә табылды да куйды. Ниятләп яткан очракларда могҗиза тумады, тинтерәткән мәсьәләләргә җавап табылмады Аны-моны юрамыйча ятса. күк капусы ачылды да куйды Бу сәер күренешне Нәҗип үзе өчен шулай дип атады.
Нәҗип сәер халәтнең эчке закончалыгын ачарга тырышып карады, кайсы көнне, сәгать ничәдә, нинди шартларда күк капусы ачылганын кәгазьгә теркәп барды, схемасын төзеде Иртә ачылганмы күк. киченме9 Әмма ул төгәл генә бер модель ясый алмады, кеше аңында фән дә аңлатып бетерә алмаган күренешләр һәр затта үзенчә була ала. дигән нәтиҗәгә килде Соңгы вакытларда, чирләп егылганнан соң, аның бу гадәте юкка чыкты, шундый серле-тантаналы мизгелләр кабатланмады. Зиһене буйсынмый башлады, ихтыяр көче күзгә күренеп кимеде Кеше, әҗәле, үлеме хакында гына уйлау сукмагына төшсә, үлемен тизләтә, курку хисе бүтән хисләрдән өстенлекне ала. кеше аңын кимерә Мыжыклар, дөрләп кабынучы кинәтләр, үпкәчел-көнчеләр бу дөньядан тизрәк китәләр Җир аларны күтәреп торып арый да, вакытын белеп кенә, үз тәненнән кагып төшерә.
Бүген җылыкай төенчеген — төпчек улын тезенә утыртып самолетта кайтканда Нәҗип йокымсырады Холкы белән чәүчәләк, урын үзгәләүче Нәҗипнең самолетта түгел, икешәр тәүлек кайтып поездда да йоклаганы юк иде — бүген изрәтеп. тәнне мәмрәтеп йокы басты Мие түнде, күз кабаклары салынды, буыннар йомшап камырга әйләнде Керфек араларында сәер зәңгәрсу томан хасил булды Ул үзләре кайтасы юлны — Зәй белән Югары Авыл арасын аермачык күрде. Ир- нә буендагы әрәмәдән болыт булып сарык көтүе чыга икән Ә баш очында тургайлар! Пыр-пыр килеп очалар. Сулда — төбәкнең биек маңгае Кашка тау. Аның итәген туктаусыз юып. Олы су ага.. Олы су үзәнен ярып бер тавыш яңгырый *Нигә кайтасың син туган ягыңа. Нургалиев9 Онытылып, чиреңнән качып, авыл ышыгында посып торырга кайтасыңмы9 Фәридун Фазлыев белән Фаина Марковна икесе бер авыздан «Чирең тәнеңдә түгел, җаныңда. Кеше үз җанына үзе хуҗа була ала ■.— димәделәрме сиңа9 Бәхетсезлек, чир, мәшәкатьләр, өстәмә чыгымнар сорап, син ата-ана канаты астына сыенырга ниятләдеңме?. • Сорау иңкүлек өстендәге кошларны куркыта-пыркыта тирбәлеп йөрде дә Кашка тауны сискәндереп яңгырады Ул сискәнеп уянды, бүген, күк капусы ачылган кебек булса да. уйларының йомгагы, нәтиҗәсе юк иде. Әллә гомерем шушы минутта чикләнәме?» — дип уйлады Нәҗип, тиз-тиз уңга-сулга карады: колагына мотор тавышы ишетелмәде Аңа курку иңде Тирә-як. һава-күк тып-тын калган иде Ул Рөстәмен корсагына кысып, үзен түгел, улын коткарырга теләде. Кай төшкә мәтәлеп төшәләр икән? Урмангамы, кыргамы9 Ничә секунд го-мерләре калды икән аларның9 Бүтән пассажирлар нигә тыныч, нигә чәбәләнмиләр, кычкырмыйлар. Бер-бер чарасын күреп өлгереп булырмы’ Бразилиядә энеле-сеңелле ике бала, үзләре утырган креслоларга чытырдатып тотынганнар да. биек-биектән җиргә исән-аман төшеп җиткәннәр. Куе ботаклы агач ябалдашына тап килгән берәү вак-төяк 80
тән җәрәхәтләре белән котылып калган Кай турдан очалар икән алар9 Чулман иделе өстеннәнме9 Әгәр алар боздан яңарак ачылган сап-сал- кын суга барып кадалсалар9 У-у. су үтергеч салкындыр әле1 Өс киемнәреңнән котылсаң да. шыкраеп катарсың, чишенмәсәң. быкырдап төпкә китәрсең. Самолет турайды, мотор тавышы гөрләп ишетелә баш- ф лады, баксаң. Нәҗипнең күк капусы ачылуы - дәвам иткән икән Уйлары борчулы вак-төяк шикләрдән арына алмаган кирле-мырлы уй- 5 лар Бүтән пассажирлар да месләгән. самолет тигез гүли, изрәтә Нә- 5 җипнең йөрәге, моторга тиңләшергә теләгәндәй, ашкына Ул тел астына валидол кыстырды Ис сизеп. Наилә аңа борылып карады Хәлең * начармы әллә?» 'Түзәрлек».— диде Нәҗип күзләрен йомып
Зәйгә барып төштеләр. Кызык Зәй төбәгенә юмарт сибелгән татар- < керәшен авылларында Зәй дигән сүз юк. бу як халкы аны Эзи " дип атап йөртә, «Эзигә бардым. Эзидән кайттым».— дип сөйләшәләр. - Нигә Зәй. Эзи матуррак түгелмени9 Самолеттан төшкәндә Нәҗип шу- * лай уйлады Ирнә елгасы өстен иңләп килгән җил аларны куырып Z алды. Аэропорттан Югары Авыл юлына чыгуны ныклап уйламаганнар j икән, ничектер һәммәсе тиз җайланыр, Зәй-Сарман арасында йөрүче - бетмәс, һич югында сөт ташучыларга сыешып кайтырлар, дип ниятлә- ® гәннәр иде Наилә, каерган җилгә бирешмәскә тырышып, итәген тотып. ~ аэропортны урап чыкса да. ике арык аттан һәм балчыкка чумган матай- - дан ары нәрсә-кара күрмәде. Әни кара, балчык мотоцикл, ул уенчык- - мы9» — дип сорады Искәндәр Пычранган гына ул».— дип аңлатты пошына башлаган әниләре Китәселәр самолетка кереп тулды, ул пыр-пыр килеп китеп барды, җил тагын да зәһәрләнде, һавада кәнфит кәгазьләре, коры курай бөтерелде, буш консерва банкасы тәгәрәп килеп Наиләнең тубык сөягенә килеп бәрелде авырттырды Алар белән очкан кешеләрнең берничәсе буш буйдак икән, кысыр сумкаларын, кулларын селкеп. Зәй ягына тәпиләделәр Чемоданлы апалы-сеңелле ике хатынны балчык матай алып китте Аэропорт хадиме ишегенә авыр йозак элеп, матай болгатып киткән лайны озын кунычлы резин итекләре белән ера-ера. өенә ашыкты Нәҗип Авыз ачып калмыйк тагын' - дип. атлылар янына ашыкты Атлыларның берсе дә Югары Авыл ягына кайтмый икән, кирегә. Мәлем ягына китәләр Нәҗип «Олы юлга чыгарып кына куегызчы'» — дип үтенде, тегеләр гармун кабыргалы юртакларына көрсенеп карап И тугай, юлның нинди икәнен белмисеңме әллә?» — диештеләр Үзле балчык ябышып авырайткан тәгәрмәчләрен җылатып-сөйрәп. атлылар да кузгалды Бик т-_- аэропорт. пычрак мәйдан янында, җил күзендә алар дүртәү торып калдылар «Әни. минем тамагым ачты . — диде Рөстәм Наилә авызы нәзек җеп белән бәйләнгән төенчекне чишеп, күмәч сындырып алды, улына тоттырды «Ә миңа9-—дип турсайды Искәндәр Аңа да өлеш чыкты
Ул арада Зәй ягыннан ава-түнә килүче машина күренде, дүрт күз белән көткәнгәме, әллә юл чыннан да бик хөрти идеме. — машина үтә дә озак килде Яртылаш лайга манчылган, номерлары гына түгел, ишек тоткалары да күренмәскә әйләнгән машина — яньчелгән канатлы •Запорожец булып чыкты. Ишегеннән кәтәнә генә, йомры гына бер үсмер җиргә сикерде, лай чәчрәде Ибраһим абыйлар кайтмадымыни’» — диде ул Юктыр».— диде Нәҗип, кулын җәеп «Монда кеше заты калмады » — диде Наилә эченнән сөенеп Малайлар алсу яңакларын бүлтәйтеп күмәч бөктеләр Кәтәнә кунычлары кайтарып бикләнгән кирза итекләре белән җиргә типкәләде Монда корырак икән» диде Юл начармы9’ — дип сорады Нәҗип, тегеңә ярарга тырышып -Начар гынамы, начар ярым'» —диде кәтәнә. җилгә каршы төкереп. Төкерде дә яңакларын пычрак учы белән сөртте Әни. туймадым»,—диде Рөстәм әнисе итәгенә сырпаланып Мин дә!» диде борын куыгын йотып Искәндәр Наилә чирдән арынмаган балаларга әрнеп карады «Бабаңнарга кайткач ашарсыз Тавык ашы пешереп
көтәләрдер Сизәләрдер Ачкакланмагыз' Ачлар дөньясыннан кайткан диярләр Нәҗип юмакай-төче тавыш белән Син шәп егет икәнсең. безне олы юлга чыгарып куйчы —- дип кәтәнәгә эндәште. «Кая кайтасыз?» Югары Авылга ла!» Кәтәнәнең ОһоЬсын аңлау кыен түгел иде. Буш итмәбез!»—дигән булды Нәҗип кесәсенә суккалап.
Эш андамыни’— диде кәтәнә. җил уңаена оста төкереп — Ибрай абыйларга ни булды икән'’ Телеграммасы килде, анда тучны әйтелгән Нәҗип үтенечен кабатлады Кәтәнә үзеннән чак кына бәләкәй- рәк балаларга карап Төягез хәзинәгезне' • — дип кычкырды. Тиз-тиз машинага кереп чумган малайлар янына бүктәрләрне. кая куйсаң да төртеп-чыгып торган хәсрәт велосипедны кертеп урнаштыргач, Наилә, итәген җыештырып, алар янына кыенларга әзерләнгәндә, кәтәнә сытык елмаеп аны туктатты Син. чибәр апасы, ашыкмый тор Чакыру бармы әллә9 Минем машина, бер кузгалса, җен урынына чаба, кузгалмый икән, үшән алаша күк тик тора. Сез. кабынганчы, икегез ике яктан машинаны тәгәрәтеп барыгыз инде
Бүтән чараң юк. ни кыласың?! Наилә сирәк киелә торган туфля- көймәләренә. майланып-җебеп яткан чокырларга карап авыр сулады да итәген бөрмәсенә кыстырды. Нәҗип, учына төкереп, шофер ягына чыкты Кәтәнә утырмады ишеген ачык калдырып, стартерга басып- басып карады да этешергә әзерләнде Тик торган арада үзле балчыкка сеңгән иске консерва банкасы кузгалмыйча шактый тирләтте Кабынуга. икегез ике яктан утырып өлгерегез! > — диде кәтәнә һау-һаулап кычкырып эттеләр, балалар кул чәбәкли-чәбәкли тәгәрәп көлделәр. Мәзәк аларга' Тәки кузгаттылар әҗәл тагарагын алар бәхетенә юл авыш иде. урыннан бер купкач, машина үз җае белән балчык чәчә башлады Бер төчкерде, ике. өч! Мотор кабынуга, кәтәнә Ятрәк!» —дип акырды, үзе елдам гына руль артына сикерде Күрсәнә, баралар!
Якын гына араны сәгатьтән артык үттеләр Зәйгә җитәрәк юл аруланды Нәҗип «Син. туганкай, безне Югары Авылга илтеп куйчы' — диде Ибрай абыйлар икенче рейстан калмас, бензин ягы да кәй Туй Әйләнәм! — диде кәтәнә. Акча алмады кияү егете. «Якташлардан аламмы соң’’ - —диде Балта сабы хәтле кияү егетенә карап, Наилә ни уйлагандыр. Нәҗибенә әйтеп тормады.
Буласы булды, кәтәнә бензин юлларга китте, алар Зәйнең Сарман ягына чыга торган очында, җилдән ышыкланып, кабык түбәле өйгә сырышып басып калдылар Озак кына сөйләшмәделәр, күзләр дә. уйлар да гел юлда булды Бер яктан да хәрәкәт күренмәде, кояш тиз-тиз күченә, үз артыннан көннең яктысын ияртеп офыкка таба ашыга иде
Зәйдән егерме чакрымдагы авылда Нәҗипнең бертуган абыйсы колхоз рәисе булып эшли Алдан хәбәр итеп куйсаң, йә булмаса хәзер кереп шалтыратсаң, юлда калдырмас, әмәлен табар иде Бодай да чак- чак эләгеп торган аралары соңгы очрашуларында шартлап өзелде Абыйсы партия конференциясенә килгән иде. урамда ялгыш кына күрештеләр. Торыр җирең булмасын, эшең җайга салынмасын, бу нинди бала арты бала ташу' — дип кызды абыйсы. Наиләнең Рөстәмне алып кайтуына җене котырып.— Хәзерге заман кешеләре алдын- артын кат-кат уйлап, уйларын мең кат уйдырып яши Әнә. яһүдтән үрнәк ал Күргәнең бармы герой-ана яһүдие9 Бала-чаганы Урта Азия ыбыр-чыбыры ташый Ә яһүд йә профессор, йә доктор Бала чүпрәге юып эш майтаралармы бу заманда7!
Нәҗип абыйсын моңарчы бер дә белмәгән икән, шунда аңлады Әнисенең хәле ничек, бәбие сихәтме дүрт саны тигезме7 — дип сорашмады партконференция делегаты, ата белән ананы эттән алып эткә салды.
Юк. юк. бүгенге хәлен ул абыйсына күрсәтмәс, белдермәс тә. Зәйдә кунса кунар, аңа шалтыратып тормас
Абыйсының һәр якны берьюлы күреп яши торган кеше икәнен
ул әзрәк белә иде «Мин райком секретаре булам'* — дип яшьтән үк киртләп куйган иде Сабит Ул яшьли биргән вәгъдәсен онытмады, юлыннан читкә тайпылмады, юк-бар кеше белән аралашмады, туган- тумачаны үзе аралашкан түгәрәккә кертмәде, ачык чырай күрсәткән туганнарның, бер заман өскә менгәч, ямаулык сорап киләчәген белә иде Шул сәбәпле колхозның үз ягыннан ерагын, иң читтәрәген сай- . лады, оенә бик сирәк, анда да чирек сәгатькә генә кереп чыккалады £ Читтәге туганнарына карлыгач канаты хәтле дә хат язмады
Зәйдә кунса кунар, ялынып Сабит абыйсына бармас Нәҗип' 5
Вакыт ашыгып акты, балалар көйсезләнде, юанычка аларга ве- * лосипедны көйләп бирделәр Дуңгыз сөреп бетергән Зәй урамында “ балалар әллә ни иркенәя алмады, тәгәрмәчләре батып интектергәч < уеннан баш тарттылар Авылга кайткач авылга!—диде Нәҗип ч тәгәрмәчләрне күлләвектә юып — Анда инде ул чирәмле урамнар' “ Көмеш күлгә барырбыз, кармак салырбыз, уха пешерербез'» ♦
Тырылдаган тавыш ишетелде Машина' — диделәр алар берь- “ юлы Тавыш озак көттерде, күзләр тала дигәндә, урам чатыннан £ «Беларусь» тракторы килеп чыкты Сөт бидоннары тулы арба так- ™ кан. төсен җуйган трактор фырылдап килде дә Нәҗип белән Наилә = баскан турга җитеп, үзеннән-үзе туктады «Югары Авылгамы ’ әллә?» — дип кычкырды Нәҗип Шунда' -дип җаваплады үсмер- - леге чыраеннан чыгып бетмәгән тракторчы Аңа кысылып утырган “ чәчәкле яулыклы хатын-кыз юлчыларга текәлеп-текәлеп караса да. танымады Шунда кайтып барыш ие дә диде тракторчы — Кайтып җитеп булса «Җитәрбез».— диде ярым шукланып янындагы хатын-кыз
17
Түбән Очта Яңа урам бар. тракторчы Монир шул очның Мифтахетдин улы икән Нәҗиптән күпкә яшь булганга, алар бер-берсен белмиләр иде Кыска һәм тиз таныштылар Мөнир районга сөт ташый. хатыны Халисә төрле эштә йөри Кая кусалар, сөрлегеп шунда барабыз инде — диде ул гел көлеп елмаеп Мөнир юлчыларның ару киемнәренә карап уңайсызланды Бидоннар арасында бик пыч-рак инде, утырыр урын юк Председатель кеше утыртканны яратмый, эскәмия куйдырмый — диде Мөнир председатель исемен катыштырып зарланырга ярамаганлыгын белсә дә Ярый, ярый, балаларны кабинага сыйдырсагыз, без түзәрбез» - диештеләр ир белән хатын Кабинага бер малай гына, ул да көчкә-көчкә генә сыйды Кулына ике прәннек тоттыргач аның шыңшуы бетте. Халисә апасы аңа авылда ике мөгезле сыер күрсәтергә вәгъдә бирде Ялганлыйсың1’ — диде малай прәннек кимереп.— сыерның мөгезе булмый' Трактор арбасындагы җиде бидон арасына Нәҗип Наилә. Искәндәр менеп бастылар Чайкала-чайкала кузгалдылар Малайга куаныч арба янтайган саен аның күзләре куаныч белән тулды бидоннар бер якка өерелеп арба ава язганда ул кычкырып та җибәргәләде Ата белән ана «Батып калмасак ярар иде'» —дип әллә кайчан югалткан хода-ларына ялварганда, трактор аксак арбаны сөйрәп әле быкырдык чокырларга барып керде әле корырак юлга чыгып күңелле генә мырлады Ирнә болынын җәфаланып озак һәм интегеп үттеләр Ничәмә- ничә мәртәбә үтеп-сүтеп йөргән Нәҗип Ирнә болынының шулкадәр киңлеген элек белмәгән икән • Болай барсак кайтып җитәбез'» диде Наилә Искәндәрне җилдән ышыклап бот арасына кыстырып «Белгән юк —диде Нәҗип күзен алгарак ташларга тырышып - Анда бер чокыр бар. Җәһәннәм чокыры дип йөртәләр • Хәвефле чо-
кырга җитәбез дигәндә трактор туктады, мотор сүнде, кабинадан сикереп төшкән Мөнир борынын тарта-тарта алар янына килеп басты Ни булды9 —дип сорадылар Нәҗип белән Наилә икесе бер тавыштан Мөнир карлыккан гаепле тавыш белән Ал тәгәрмәч төшеп калган .— диде Ышанмадылар Нәҗип, кабынып: Тәгәрмәчсез ни-чек бардык соң без?» — дип кычкырды Мөнир үзе дә бу хәлгә ышанып бетмәгән иде. аңлатып тормады, кулын җәеп, башын чайкады да Хәзер алып киләм. сез төшеп берәр җирдә ышыкланып торыгыз инде. яме».— диде Картузын батырып киде дә. иске сырмасының төймәләрен төймәләп, үзләре мең бәла белән үткән юлга борылды
Башта Нәҗип җиргә төште, аннары үрелеп, биленнән ике кулы белән тотып Наиләне төшерде Искәндәр Кермим кермим' —дип кәҗәләнсә дә. аны Җилдә ябышып катасың киләме9—дип. этеп- төртеп кабинага керттеләр Рөстәм апасының итәгенә башын куеп, рәхәтләнеп йоклый иде Ир белән хатын, бер-берсенә карарга читен- сенеп. юл кырына, корырак урынга чыктылар Әче җил юл буе үзәкләренә үткән иде. юка плащларының якаларын тартып томалаганда, күшеккән куллар төймә каптыра алмыйча интектеләр Үзем, үзем' —дип. Наилә Нәҗипнең төймәсенә тотынды, күзләр ихтыярсыз очраштылар Нәҗипнең киңчә борын тишекләре суланган, ирененнән кан качкан, эшләпә читләреннән бүселеп чыккан чәчләре учма-учма җилдә җилферди иде Наилә тиз-тиз күзен читкә борды Үзенең кыяфәте дә әллә кем булмагандыр
Туктаусыз ерагая барган Мөниргә карап. Нәҗип үзләренең шактый ук четерекле хәлгә тарыганнарын аңлады Нидер эшләргә кирәк иде' Тычкан исе таратып яткан эскерт төбеннән салам йолыккалап Нәҗип учак тергезергә. Наиләсен җылытырга ниятләде. Бәхете тартмаса да. юлга чыккан мәлләрдә кесәсендә шырпы йөртә иде Берне кабызды, ыргылып килгән җил сүндерде, чүгәләп, шырпыны плащ итәге белән томалап сызарга маташты, кабынмады, ярты капны исраф иткәч, ут күксел, черек салам учмасына йөгерде, ак пар һәм зәһәр ис таратып чожлады Нәҗип, тузынып, плащын салып ыргытты Җил уңаена очып барган болонья плащны Наилә эләктереп алды Искәндәр әтисенең ут белән уйнавын күреп, ишекне ачып җиргә сикерде, мәтәлеп китте, тезе, чалбары пычранды Иренә бая- дан бирле җенләнеп карап торган Наилә үчне малайдан алды. Юньсез'» — дип. җилкә чокырына бер-икене кундырып. Искәндәрне каби-нага дөмбәсләп кертте Малай шыңшыды Җитәр, улама!» — диде төсе танымаслык булып бозылган Наилә.
Тракторчы һаман ерагая иде Шушы кадәр араны тәгәрмәчсез ничек үткәннәр алар9
Нәҗипнең шырпысы бетүгә барды, кап юешләнде, кул дымланды. ә салам кабынмады Ул. күбәләк куган бала сыман, күрмәс күзе белән курай эзләп ары-бире ташланды Аның акайган күзен, гарипләнеп иелгән гәүдәсен, чалбары астыннан бүселеп чыккан ак күлмәгенең итәген тамаша кылган Наилә, котырына башлаган нәфрәтен чак тыеп, камылларны сыта-сыта басуда уем-уем туфля үкчәсе тишек-ләрен калдырып йөренә иде Тракторчы һаман бара, ул утырган эт дәүмәлеге генә калды Ялкау ир' Кыл кыймылдатырга да курка1 Икәү барсалар, тәгәрмәчне тизрәк алып килерләр иде Наилә күңеленең шашынганын, кан тамырларында кирелек, үҗәтлек, усаллык дулкыны ташыганын тойды, ирен бәреп җибәрәсе, җебегән кулыннан шырпыны тартып аласы, тирә-юньгә җылы түгел, күгәрек сасы таратып яткан эскерт төбен яндырасы килде.
Кулыңнан килердәй булмагач, нигә безне интектерәсең9!»
Хатыны авызыннан шушы сүз атылып чыккач. Нәҗип әүвәл трактор кабинасында утырган Халисәгә карады «Ишеттеме юкмы’» Пырдымсыз җил ул яктан бәрә иде. ишетмәгәндер, ишетмәве хәерле- 84
рәк үзеңнән алда авыл арасына гайбәтең кайтып ирешсә, хурлыгыңнан кая барыр җир тапмассың. Ул сүз кайтармады, хафасын сиздереп. Наиләгә күз ташлады Наиләнең йөзе ертылган, күзе ят. гәүдә тотышыннан тәкәбберлек һәм кирелек чәчрәп тора иде Сул тезен алгарак чыгарып, уң кулын бөеренә куйган хатынына астан карый- карый ул тагын шырпысына тотынды Наилә уе җаны белән моннан * шактый еракта йөзә иде Ул сердәше Гөлнараны. аның әкрен-әкрен < рухы сына барган җебек ирен күз алдына китерде Гөлнараның бича- = ра ире. мөгаен, аның Нәҗибенә охшагандыр
Хатын-кызларның ирләренә ихлас тугрылыгына багышлап том- х том китаплар язылган, тарих чоңгылларыннан бу тугрылыкка меңәр- ? ләгән гыйбрәтле мисаллар табып була. Бусы хак'Бер үк вакытта мон- * дый нәрсә дә бар хатын-кызлар яраткан ирләренең язмыш каргавы- £ на эләгеп, бичара хәлдә калуларын кичермиләр Без. ир-атлар, ир 1 бәхетсезлеккә юлыккан очракларда хатыннарыбыз һәрвакыт ярдәм ♦ кулы сузар дип ялгыш уйлап юанабыз. Дөньяда ничаклы хатын-кыз = булса, аларның табигате дә шул санга бәрабәр Бер-берсенә тулаем 2 охшаган ике хатын-кыз дөньяда юк Белегез, хатын-кызлар кыен ~ килгәндә җебеп төшкән ирләрен аямыйлар, кичермиләр, йомшаклык- к ны гафу итмиләр Алар моны алдан уйлап әзерләнеп эшләмиләр 2 аларның ходай бирмеш холыклары тумыштан шундый, уй сөрешлә- 2 ре шулай корылган ир өчен җайсыз мизгелләрдә алар ирне сынарга. = йә аны чыныктырырга, йә муенсыз калган ирне бөкләп аяк астына < салырга тиешләр Наилә ирен аяп. аны жәлләп һәм яклап, ялгыш- хаталарына аклау табарга тырышып яшәмәде түгел, байтак яшәде, байтак түзде Ләкин аның кан тамырларыннан тулышып аккан канның составы үзгәреп килә иде инде
Саламга төкереп, бушаган шырпы кабын тотып тондыргач Нәҗип үзен гаепләмәде, бәла-казаларының асылын дөньяга сылтады, тормыш шартларын каргады, юньле трактор чыгара алмаган эшчеләргә дә эләкте, юл салучыларның ата-бабаларына бер-ике татлы сүз юллады, ахыр чик. Наиләсе алдында гөнаһсыз күренергә омтылып Шушы якның каһәр суккан юлларын күрмәс өчен дә кайтмадым мин авылга1 Авылның каргалган язмыш кичерәсең сизенгәнгә калдым мин шәһәрдә'- — дип сукранды Нәҗип хәләл җефетеннән, әлбәттә, юату, теләктәшлек сүзләре көтә, уртаклыкка өметләнә иде Ялгышты. Наилә аның туган авылына кайтып баруын, чирле икәнен, төшеп калган тәгәрмәчнең һич гаебе юклыгын бер кавымга онытты Шушы зәһәр җилд.) хатынын, ике баласын җылытырлык та әмәл таба алмаган ирне гел-гел гафу итеп буламыни? Юк. андый ук төгәл фикергә барып җитә алмады Наилә, әмма аның хәзерге яман мәлдә кемнәндер ачу аласы, кимсетәсе, үзеннән дә. үз хәленнән дә түбән итеп күрәсе килде
•Ә син. акыллы баш. шәһәрдә яшәп ни кырдың7 — дип кадады ул — Юньле кешене дөбердәтеп эшеннән кумыйлар Юньле ир ата- анасы. туганнары белән дошманлашмый Юньле ирнең абруйлы дус- ишләре була Юньле ир хатынына елга бер күлмәк яңартырлык булса да акча эшли' Дачасы була аның квартирасы, машинасы' Ниһаять. юньле ирнең, псих!- дип келәймә сугып кала буйлап кара да-нын чәчмиләр' Юньле ир. хатын-баталарын интектереп акылдан шашканнар белән наркоманнар азгыннар белән янәшә җүләрләр арасында сары йортта яшәп ятмый' Без шәһәрдән качып кайтып барабыз' Безне монда беркем көтми Көтсәләр, пычрак арбада, сөт бидоннары белән тарткалашып, шашкан җилдә аягүрә кагаеп кайтыр идекме’ Балаларга тагын суык тиячәк Горчичниклар дарулар йокысыз төннәр Аны син карамыйсың бит. хәсрәт барыгызны да мин карыйм Мин'”
Бүлдермәде Нәҗип, колак төбеннән выжлап исеп торган җил хатынның бер сүзен дә урламады алып китмәде, күтәрергә хәле булмады җилнең, сүзләр аның колак бөтеркәсенә авыр чуер ташлардай шыбырдап коелдылар, катлам-катлам булып күңел түренә тыгызланып утырдылар. Берәр заман аларны таратыр, котылыр көн булырмы?!
Наилә, тонык күз яшьләре каплаган күрмәс күзе белән Ирнә үзәненә карады, кичке кояш нурларыннан алсу, сыек төсләргә манчылган болынга кара пута булып яткан юлда Мөнир күренми дә диярлек иде.
Ниһаять. Нәҗип телгә килде. Халисә ишетмәслек итеп, теш арасыннан сытып соравын чыгарды: Ни әйттең син. явыз хатын9 Ни дип син минем талкынган җанымны ашыйсың91 Наиләнең давылы басылмады -Бүтән нәрсә беткәч, хатын ирен ашый башлый!» — диде ул чатнатып Син минем үткер хәнҗәр тотып, юлбасар булып тар тыкрыкка чыгуымны көтәсеңме әллә? ' Алар кемнән ким? — дип дәвам итте мәсхәрәләп Наилә — Әнә. Митя Шорохов, кесә карагы. бур. ә күпме кешегә, күз алдыбызга игелек күрсәтеп яшәде». «Урлаган акчагамы9'- Урламаган акчага берәр кеше яшиме бу заманда9 Тирә-ягыңа бак. сукыр' Намуслы, гадел яшәгән берәүне тап! Гадел яшәр өчен син дәрәҗәгә омтылдыңмы? Син. син! Югары белемле, намуслы, ихлас кеше, карак Митя талап җыйган акча хисабына туган ягыңа кайтып бармыйсыңмы?!»
Наиләнең тоткасы сынды, бәйдән ычкынды, ул үзе дә моны абайлады. ләкин сүз — очкан кош. тотып кире кайтарырмын димә Баягы аклык аклык булмаган икән әле. хәзер менә Нәҗип агарынды, ул кулларын килбәтсез бутап, ирен араларыннан сүз урынына күбек чыгарып, күзен акайтып хатыны өстенә чак кына ташланмады Әле ярый эскерт төбендә әрлән казыган чокырга аягы батып егылды, эшләпәсе тәгәри барып сулы чокырга ауды Халисәдән сагаю дәвере үткән иде. Нәҗип нәзек, әче тавыш белән: Кайтмыйм мин авылга! Мондый хурлыкка түзәрем юк'-—дип чәрелдәде. Хурлыкка калучы да. калдыручы да үзең. Мин моны сиңа әллә кайчан әйтергә йөри идем!»
Нәҗип -Хатын сүзенә ияреп юлга чыккан мин тиле. Хәлле- хәлсез килеш авылга кайтып баручы мин җүләр Хатынга сүз иреге биргән мин дурак!» — дип әрнеп кабатлады Иллә мәгәр. Наиләсе тыелмасмы дип авызын ачмады Хатын-кызның буасы ир аркасында ерылса, беттең дигән сүз. ачуы ташып бетеп, күңеле тәмам бушанма- са. аның тыелачагы да. аны тыяр көч тә юк Наиләнең шундый котырынган чагы иде Ул үз-үзен белештермичә, елга булып аккан яшьләренә буыла-буыла. ир өстенә бар һәм юк гаепләрне өя бирде.
Кеше булган кеше әүвәлдә бүтәннәрнең кадерен белә Синең ни кадерең булмады, кеше дә кадерләмәдең. Мине шушы кара көнгә төшердең. балаларны бәхетсез иттең. Ни дип искә алыр алар үткән гомерләрен9 Сиңа ышанып кияүгә чыккан мин исәр Сафуанов ни ялынды, идәндә тәгәрәп йөрде, өрмәгән җиргә утыртмам, җаныем, диде Ә мин Сапсыз балта белән агач егарга тотынган исәрне яр иттем Күрексез гармун, чакмасыз мылтык син!» Наилә Нәҗипнең йөрәк ярасына учлап-учлап тоз сипте. Сафуанов — Наиләнең беренче йөргән егете иде Алар танышканда ул өтек кенә бер слесарь иде. Комсомолда җил куып йөрде, профсоюзда тәлинкә тотарга һәм түрәләр узган юлларны себерергә, эз калдырмаска остарды Өлкә комитетына алдылар, инструктор Бүлек мөдиренең докладларын, чыгышларын гел ул яза. диләр. Ышаныч казанган, тук. пәрәмәч чырайлы егет. Наилә яшь чагында аның курнус борыныннан сул як казнасында өскә калкып чыккан тешеннән җай чыккан саен көлә иде Беренче тапкыр аның исемен күккә чөйде Түгелергә 86
86
торган чиләккә бер тамчы су җитә, чиләк тулды, тулышты һәм ага башлады — Нәҗип эһ тә итмичә арба остенә сикереп менде, бүктәр- ләрне. әйбер-караларны берәм-берәм юл кырына тондырды Кан баскан күзе Зәй ягыннан шуып килгәндәй кыймылдаучы Мөнирне шәйләп алды Кайта'—диде ул.— Кайтып килә теге! «Кайта- ф мы7»—дип тотлыкты, баядан бирле өзмәс очкылык тота башлаган Наилә һәм пычракта кадерсезләнеп яткан әйбер-караларын кире | чөйде Нәҗип карышмады, юлның котсыз бушлыгы, салкын офыкка Е егылып барган май кояшының җайсызлыгы, чит хатынга сеңеп йо- 2 кыга талган чирле ике сабые аны тыйды, ачуын яшерергә мәҗбүр * итте. Кая барасың7 Кая бара аласың7! Төптәнрәк уйласаң. Наилә бай- “ так яктан хаклы Тик нигә ул гаепләү актын хәзер, өметсезлек тулган < юлда, хәсрәт диңгезенә батып барганда игълан итте соң7!'
Нәҗип арбадан җиңел сикереп төште Наилә кулыннан плащын - тартып алып, җиңнәрен туры китерә алмыйча сүгенеп, сажин сала- ♦ сала Мөниргә каршы китте Яхшы булды әллә кайда, җәһәннәмдә ® төшеп калган тәгәрмәчне күтәреп килә-килә егетнең иңбашлары чи- £ ләнгән иде. £
Мең газап белән тәгәрмәчне көйләделәр, киттеләр Ир белән ха- = тын арасы көйләнмәде Гаиләдә торымнан-торымга була торган ыз- ? гыш-талашларның сәбәбе кайчакта онытыла, чөнки ир-хатын еш кы- - на бөтенләй сәбәпсез ызгышалар, ә талашу урыны күңелгә уелып ка- ~ ла Бу гауганың урыны истәлекле — эскерт төбе, тычкан исе чәчеп яткан салам өемнәре, буп-буш шыксыз юл. салкын кояш, зәһәр җил күзе булды
Озакламый җилнең канаты салынды, көн суытты, кояш Кашка тау маңгаен каплаган куе нарат урманының эзмәнкәле очын сыпырып үтте, төссез, яшь ай урагына үрелергә чамалап, азгын бер йолдыз кабынды, аңа икенчесе иярде, йолдызлар зәңгәр күктән кара ашъяулык тектеләр, юлаучыларны тагын да каушатып төн килде Ай яктысы әле саран, йолдызлар ишәйсәләр дә. алардан коелган нурда сәйлән җыярлык түгел, юл күренми, язын-көзен казылган хыянәт-чел чокырларга майлы су тулган, тигез җирме, түмгәк-кантарлы- мы — белеп кара, баралар ава-янтая. баралар, бәла-казаларның азагы булыр сыман күренми
Ике-өч сәгать Бетәбез, менә авабыз! • — дип кан калтырап кайта торгач, билгесезлек пәрдәсендә сыек кына утлар җемелдәште Нәҗип сәфәрләренең азагы якынлашуын, дөрес чамаласа. Югары Авылның Яңа урамына җигеп килүләрен аңлады Дөнья елмаерга маташа сыман -.— диде ул. сүзен төрлечә аңларлык итеп Ул Наиләсенә карамаска, аңа якынлашмаска, кагылмаска тырыша иде Аны өзмәс бер сорау кыйнады: мондый хәлдә киленне ата-ана йортына ничек итеп алып керергә7 Шалтырап, дөнья сасытып кайтып кергән ул белән киленне картлар ничек каршылар7
Урамга кергәч, трактор озак бармады, туктады, тынды Тавышка уянган авыл маэмайлары, ялкау авазлар биреп, бер-берсен искәртәләр. бәла-каза килсә ярдәмнәрен дә ышандырдылар
Тездән лай ера-ера. су чупырдатып, арба янына Мөнир килеп басты Итәкләрегезне күтәрегез, балакларны сызганыгыз, тотына- тогына төшегез Халисәдән балаларны берәм-берәм алырсыз Бездән башка Югары Авылның югары очына менә алмассыз Без сөйләштек. Халисә белән атаңнарга озатып куярбыз Һи-и. хәзер үрмәләп тә менеп җитәбез югары очка' - диде Нәҗип, арбадан төшә-төшә • Урам аша үтәрлек түгел —диде Мөнир. Наиләгә төшәргә булышып Мөнир, ындыр артлатып меник' - дип кычкырды Халисә Ул кычкырган тавышка уянган малайлар көйсезләнә, шыңшый башладылар Наилә туфляларына саз тулганны белсә дә. алар янына
ашыкты Йокысыннан айнымаган Рөстәмне әтисенең иңөстенә мең- герделәр. Искәндәрне Наилә җитәкләде. Велосипед, вак-төяк бөктәрләр Мөнир белән Халисәгә калды Аяк астында су чупырдады, алдан гайрәт белән юл күрсәтеп Мөнир бара, аңа Халисәсе тагылган Алар- дан калмаска тырышып, кунаклар караңгылыкның күзенә кереп баралар Җеп өзәрлек хәлләре калмыйча. Югары очка менеп җитеп, тыкрыктан Йосыф карт ихатасы турында үтеп капка келәсенә тотынсалар. капка эчтән бикләнгән булып чыкты Гомергә капка бикләмәгәнне ни булган боларга? • —диде Нәҗип кабынып. Наилә дәшмәде. Мөнирләр кайтырга ашыктылар -Бездә дә ике бала!»—диде ул Халисә Берсе имидә Күкрәкләрем яман шеште, чыдар әмәлем юк!' —дип түшен тоткалады Мөнир: Өсләреннән бикләп йөрибез, бакча-мазар юк. күрше әби күз-колак булгалый. Эзигә бармас идең, ачтан үләргә кирәк, ипи кайтармыйлар, он сатмыйлар, тегермән буасы киткәнгә күпме гомер узгандыр' — дип. кайтучыларга әзрәк аң- белем бирде.
Нәҗип-Наиләнең үз кайгылары онытылды, юлдашларын жәлләделәр. Көне буе ими капмаган сабый ничек түзде икән9 Ә монда аларны озатышып йөрделәр Кунаклар авылдашларына чын күңелдән рәхмәт укыдылар Яхшылык җирдә ятмас .— диде Нәҗип, нидер вәгъдә иткән сыман. Озатучы мәрхәмәтле җаннар китүгә, караңгыда шүрләүчән Искәндәр нәни йодрыклары белән капканы төяргә тотынды Эчтә мыдыр-мыдыр сүз алышкан тавышлар ишетелде, ут кабыздылар, тәрәзәдән сүрән агылган яктылык капка төбен дә әз-мәз яктыртты, ишек шыгырдады Авыр аягын шудыртып, кемдер капкага якынрак килде, эндәште Кем йөри анда?- Әнисенең тавышы! -Без идек бу. әни' — диде көтелмәгәнчә йомшап Нәҗип.— Без кайттык» -Ай ходаем, улым, син мени?-
Ишегалдында хәрәкәт көчәйгәндәй булды, болдыр ягыннан: Әллә балалар кайтканмы9 — дигән хәлсез сорау ишетелде. Әниләре капкага аркылы салынган, баш-башлары тимер җәяләргә кертелгән бастырыкны тартып чыгара алмыйча интекте, ниһаять, капка ачылды. иңөстенә шәлен салган, ак күлмәкле әниләре, ак ыштан балакларын салындырып болдырда басып торган әтиләре күренде Карт таякка таянган, сул кулын каш өстенә куйган, бөтен гәүдәсе суыктанмы. каушауданмы дер-дер килә иде Күлмәк сәдәбен каптыра алмыйча азапланган әнисе арык куллары белән улын кочып алды Әби. мин сиңа күчтәнәч алып кайттым1 —дип. олы уллары Искәндәр суыра-суыра чәнти бармак башы хәтле генә калган конфет кисәген авызыннан алып әбисенең учына салды
18
Җиде бабаңны бел'-—дигән татар Бу бездә иң олы васыять. Шушы васыятьне бозып, татарлыкка хыянәт кылган мөртәтләргә: _Җиде бабаңны танытырмын! — дип янаганнар Җиде баба — җиде буын Заманына күрә буыннарның гомере дә. багланышы да үзгә булган Йосыф картның әтисе Сәхәбетдин бабасы Нургали Хәтерли әле Йосыф онытмый, әтисе белән бабасы бер кулның бармаклары булып яшәделәр Тел уртак дин-иман бер. бер төбәктә, бер теләктә саф татар карьясында гомер кичтеләр. Тормыш бер төслерәк аккан, гореф-гадәтләр, тайпылышсыз үтәлергә тиешле кагыйдәләр буын- нан-буынга күчә барган яшәү нигезе булып әнә шулар хезмәт иткән Дин милләтнең таянычы Рус мәмләкәтенең уртасында торып калган татарларны милләт буларак тел-ил берлеге генә түгел, ислам дине дә яшәткән аларны оештырып тоткан, милли рухны саклаган Иван Явыз Казанны яулап алганнан соң да күпме кимлекләр, җә
бер-җәфалар күрсәләр дә. татарлар милли йөзләрен югалтмаганнар чөнки дин яшәгән, дин саклаган Дин халыклар күңеленә яктылык иңдергән, белем, гыйлем китергән
Татарның һәр очракка ярашлы бер тапкыр сүзе, мәгънәсе тирән фәлсәфи тапкыр мәкаль-әйтемнәре булган Ата-хакы — тәңре хакы дигәннәр олылар, газиз ул-кызларының башын сыйпап Идел * йорт — имин йорт .— дип беркеткәннәр
Әй, Идел йорт Идел йорт. >
Идел эче имин йорт.
Атам кияү булган йорт, Иелеп тәгьзим биргән йорт. Анам килен булган йорт Иелеп сәлам биргән йорт, Кендегемне кискән йорт. а
Керем куным юган йорт' ♦
с
Бәрәкәтле Идел йортка, татарларның алтын бишегенә багышлап £ ата-бабалардан күпме акыллы сүзләр, тәгъбирләр, мәкальләр калган. S Тагын бик күп, бер караганда гади, әмма тыгыз эчтәлекле законнар буыннарны буыннарга ялгаган, нәселдән тамырга җырлар тапшы- 2 рылган. тел бизәкләре, язгы күркәм уеннар. Кырау куулар . «Нар- “ дуганнар» күчкән, мөнәсәбәтләр, кардәшлек чылбырлары, мәхәббәт « кануннарында нидер үзгәргән, нәрсәдер кимегән, нидер өстәлгән, әм- * ма Идел йортка самими мәхәббәт, туган телне олылау, бер-береңне ярату, хөрмәт хисләре Бөек Болгар заманыннан ук халкыбызда үз-гәрешсез кала килгән Татарлар гаделлекне, пөхтәлекне, чисталыкны яраткан, эш. кәсеп, һөнәр сөйгән, -илләр талап түгел, җир тарап» тамак туйдырганнар Халыкта тәртип-низам нык булган Ил агалары, аксакаллар, укымышлылар. дин әһелләре өчен халыкны гадел юлда тоту артык мәшәкатьле дә булмаган, чөнки татарлар урлашмаган, хатын аермаган, хәрәм суларга баш бирмәгән, сасы америка тәмәкесен йортына якын җибәрмәгән. Ишеген бикләмичә, капкасына терәү салмыйча, теләгән җиренә чыгып йөргән татар, күңеле ачык булган, ул юкта Йорт-җиргә, мал-туарга ихлас күрше-тирәләр күз вә колак булып торган. Бер-берсен яклый белгәннәр, татар дөньясына яңа кеше— бәби килгәндә тыйнак сөенгәннәр, ходага гыйбадәт кылганнар, кеше вафат булып, бакый дөньяга китеп, мәңгелеккә рихләт әйдәгәч. сабыр кала белгәннәр, бәйрәмнәрдә акырышмаганнар. кайгыда үкерешмәгәннәр. мәгәр -сабанда сайрашканнар'
Күп гасырлар шулай яшәгән татар Галимнәрнең исәпләве буенча, ислам кабул иткәннән соң Идел-Чулман-Нократ тирәләрендә яшәп йөз илле миллион татар мәңгелеккә күчкән
Йосыф картка җиде бабасының җылысы әле килеп җиткән, гомер елгасы бабалары салган эздән аккан, артык болганмаган, бусагалар. таш кыялар очрап уңга-сулга сикермәгән, татарның үзе кебек сабыр һәм мәһабәт булган Йосыфка килеп җиткәч, тормыш кинәт үзгәргән, ил. дин. җир тоткаларын — авылның иң тырыш, иң уңган гали затларын ерак Себергә. эт җиккән якларга үләргә сөр-гәннәр Фин. Ватан сугышы чыгып, асыл ирләрнең сөякләре чит кырларда чәчелеп калган Сугыштан соңгы афәтле елларда, ата улны, ана кызны белми торган болганчык дәвердә, кешеләр авылдагы җәбер-җәфалардан туеп, күпләп-күпләп татар җирен ташлап чыкканнар Күпчелекнең күзе комсызланган, аңы томаланган, илгә рухи афәт, кансызлык иңеп, шәфкать, мәрхәмәт читкә сөрелгән Татарның таянычы, гомер-гомергә сафлык чыганагы булган иманыннан көлү гадәткә кергән «Татарлык— тарлык! дигән татарның наданнары «Фи-и. татарның гомере бер саплам.бетә ул. бетә' — дигән укыган- раклар Андыйлар көферлеккә иманнарын сатып урыс-улакка. чу
ваш-мукшыга өйләнеп, гаиләләре белән, сахра дүңгәләре сыман, урыннан-урынга күчеп йөри башлаганнар Күчеп йөрү — чегәннәргә килешә, ул аларның милли сыйфаты Күчкән татар татар булудан туктаган, чит гореф-гадәтләргә баш биргәннәре: «Татар булып Рәчәй- дә яшәү читен, ичмасам балаларым шуннан котылсын».— дип. исемнәрен тузга язмаган кушаматларга алыштырганнар, дөньяны Айрат белән Марат баскан, Дездемоналар. Венералар, Альбиналар. Кларалар котырып үрчегән Авылда татар карчыгы ике-өч яшьлек сабыен җитәкләп урамга чыккан «Диздимуны, танавыңны сөрт!» Тефү, нәләт...
Шундый кырлы-мырлы, имансыз дәвергә туры килгән Йосыф белән Мәрьям татар дөньясына уллар да, кызлар да китергәннәр. Элеккечә булса, бер оя булып, гореф-гадәтләрне саклап, телгә тугры калып яшиселәр иде дә, дөнья бозылды, авыллар таралды, халыклар чегәнгә әйләнде Авыл — ятим картлар, карчыклар гына сыярлык караңгы фәкыйрь төбәккә әверелде. Картлар, әҗәл килгәнне көтеп, балаларыннан алган открыткаларына куана-куана, үткәндәге хатирәләрне сагынып, бабаларыннан килеп ирешкән риваятьләрне ятлый- ятлый җан сакладылар.
Йосыф белән Мәрьям дә, бил турайтып ял итәсе урында, үзләрен генә түгел, туган-үскән җиләрен мәңгегә ташлап киткән балалары да ризыкландырырга мәҗбүр ителеп, ызан белән түтәлдән баш калкытмыйча интегәләр иде Тәмуг газаплары күрде авылның бер буыны! Ничә еллар дәвамында бәйрәмнәрдә дә аларның ял иткәннәре юк. Кырым-Кавказларны шәһәр дачаларын күз алдына да китерә алмыйлар Җәен-кышын дөньяның аянычлы авыр йөген һаман тарталар. Американы куып җитеп, узып китәргә» боерык алган бичаралар тәмам бөлгенлеккә төшкән илләрен каннарын биреп яшәтергә мәҗбүрләр Алар гаделсезлекне сизеп, үзләренең күрәләтә коллыкта яшәүләрен аңласалар да. авыз ачып сөйләшмиләр, телнең юл азагы хәерсез икәнен беләләр' Югары Авылдан утызынчы еллар башында ничә гаиләне туздырып ташладылар Утыз җиденең ноябрендә мәктәп директоры Хәернасны юк иттеләр Хәернас артыннан мәктәпкә педтехникум бетереп эшкә кайткан ике яшь егет — Хәй белән Фаез юк булды. Авылның сөйкемле хәзрәте Юныс картны төн уртасында җылы түшәгеннән торгызып алып чыгып киттеләр дә, шуннан Алабуга төрмәсендә атканнар икән»,— дигән шомлы хәбәре генә кайтты Сиксәнне ашкан бичара картның ни гаебе булды икән9!
Хәернасны күп белгән өчен, яшь укытучыларны күп сөйләшкән өчен юк иттеләр —дип гөман кылды куркынган халык һәм бик озак елларга телен тешләде. Йосыф үзеннән бигрәк балалары өчен курыкты. төрмәгә тыкканнарның бала-чагасына да шәфкать күрсәтмиләр икәнен ул күз алдындагы байтак гыйбрәтләрдән күреп инанган иде Яшәде — дәшмәде, нужа басса да, ыңгырашмады, кайгысын читкә чыгармады, авыл куштаннарының һәммәсенә бил бөгеп сәлам бирде Казый итеп куйсалар, ата казга да сәлам бирәсең!..
Еллар үтә торды, ничек тормыш корырга, ничек яшәргә, авыл арасында гадел хөкемгә ничек ирешергә кирәклеген Йосыф карт бер баласына да тапшыра алмады, алар күз алдында комга чәчрәгән су кебек әллә кая, читкә сеңеп беттеләр Ат җигәргә өйрәтә алмады ул аларны. балта эшенең нечкә серләрен тапшырмады, уллары белән еракта калган бабалары хакында гәпләшеп эчен бушатмады Аның күргәннәре, белгәннәре беркемгә дә кирәк булып чыкмады «Берәрсе кайтып килерме?»— дигән яшерен өмете дә учак төбендә пыскып, сүнәр-сүнмәс кенә ята иде инде.
Моннан дүрт ел элек Йосыфның хәле китә башлады, мунча ләүкәсенә менмәде, төз лапас өстеннән малга печән ыргытмады, башы 90
әйләнде, ике-өч тапкыр кан косты Шиккә калдылар Колхоз рәисе аны бик авырлык белән Эзи больницасына каралырга җибәрде Унике чакрым араны карт җәяүләп бик әкрен үтте, ул көнне больница чиратына эләгә алмады Шунда, больница баскычы төбендә кунды, иртән беренче булып врач катына керде Соколова фамилияле, йомшак телле, олы зәңгәр күзле бөкре врач карады аны «Өч-дүрт көн * ятырга туры килер»,— диде Вера Павловна »Өч-дүрт көн9 Эш өс- $ тендә кем рөхсәт бирсен миңа9» Черәеп карышты чирле карт. Вера f Павловна да үзсүзле доктор иде -Ятасың!»—диде Картны юынды- > рып. <к күлмәк-ыштан кигертеп, ят исләр аңкыган бүлмәгә кертеп * яткырдылар Өч көн буе тынгы бирмәделәр дисәң дә ярый, үлчәде- “ ләр. тыңладылар, әйләндереп-әйләндереп карадылар, бөтен тамыр- < ларыннан кан алдылар. Йосыф «Кайтам, кайтам'»—дип дулагач, 5 дару, киңәшләр биреп озатып калдылар «Тагын киләсең булыр'»— - диде картның кабалануының сәбәбен һич аңламаган Вера Павловна *
•Килмәм, алла кушса, терелдем».— дип чыгып киткән Йосыф I ярты юлда кан косып туктап калды. *
Рәис хәтәр кеше иде. элек райкомда эшләгән дә. гаеп-кыегы чы- = гып. аны иң фәкыйрь колхозларның берсенә баш итеп җибәргәннәр Җәзасы шул булган . „
Ул больницадан кайтып килүче картны ал байраклар җилфер- я дәгән урында, идарә янында каршылады, врач биргән язуны ертып ташлап <Әгәр иртәгәдән эшкә чыкмасаң. бәрәңге җиреңне кисәм, малларыңны кырга чыгартмыйм ».— диде Канын космады бу юлы юаш карт, канын йотты, җиңе белән иренен сөртте, икенче таңда колхоз көтүен кырга алып чыкты Сыер көтә иде ул елны Йосыф Ала-кола сыерларны иркенгә. Тегермән тавы итәгенә тараткач, хәл таба алмыйча, төнлә сибәләп үткән яңгыр дымландырган чирәмгә утырып, авызын учы белән каплады. Иртәдән бирле аңгырайтып торган башының әйләнүе кимеде, чишмә авызына барып битен-кү- зен чылатты, битен талгын җилгә куеп торды Берзаман сыерлар шомыраеп. мөгезләрен күккә күтәреп, бер якка савылып күчә башладылар Йосыф аны-моны абайлаганчы күпчелек сыерлар мөгезләрен усал чайкап, тояклары белән җир тырнадылар, яшьрәк маллар койрык чәнчеп ферма ягына томылдылар Малларны туктатыйм дип. юк тамагы белән кычкырып, хәлсез кулы белән таяк болгап торган карт каршысына төлке килеп чыкты Аның йоны иеп сирәкләнгән, пычрак койрыгы җирдән сөйрәлә, бер колагы башына ябышкан, тешләре ыржайган, авызыннан туктаусыз сары селәгәй ага иде Куркудан Йосыфның кыска таягы җиргә төшеп китте, каушады — төлкенең котырган булуында аның шиге юк иде. Яшьрәк маллар качып өлгерсә дә, күәс-күәс имиле нәселле терлекләр әллә кая ерак китмәделәр. зәңгәрсу томан белән өртелгән күзләрен алартып төлкегә карап туктап калдылар, кырда төлке күреп гадәтләнгән малларның исе китмәде Төлке кинәт уңга ыргылды — бер сыерның җиленен каптырды Сулга сикереп иң юаш. иң сөтләч сыерның сыйрагын тешләде. Йосыф карт хәтәр эшкә юлыкканын аңлап, иелеп җирдән дәү ак таш кубарып алды да төлке естенә таба китте Төлке аңа каршы сикерәм дигәндә, көч каян килгәндер, ташны төлкенең ике күз арасына тондырды Туры тидерде, төлке бер урында әйләнергә, шыңшып чинарга тотынды -Әһә. тәмсезме9!»—дип шатланды карт Икенче таш тимәсә дә, төлкенең аяк арасына лапылдап барып төште төлке ырылдап артка чигенде Бая сыйрагы тешләнгән сыер, хуҗасына ярдәм кирәклеген сизепме, алагаемга чабып китте, шашкан җанварны мөгезләре белән элеп чөеп тә җибәрде Өченче ташны кубарып маташкан Йосыф карт күтәрелеп караса, төлкедән җилләр искән
Котырган төлке монда килешли күрше авылның сарык көтүе
уртасына чабып кереп, байтак хайванны яралаган икән. Күршеләрдә мәргән күзле атаклы сунарчы бар иде. хәлне аңа җиткергәннәр, ул җәлт әзерләнеп эз буйлап чапкан һәм бер атуда ^төлке-төлке төләй- мәнны атып еккан. Аны шунда, тау кашлагында күмгәннәр дә
Күрше авыл сарыклары мәзәкләнә башлауга, шау-шу куптарып, төлкене казып алып, башын кисеп, самолет белән Казанга җибәрделәр. Шул ук самолет белән башкаладан биш кешелек комиссия килеп төште. Алар килгәнче Йосыф көтүендәге сыерлар да котыра башлаган иде инде Сыерлар яман мөгрәп, нык абзар-кураларны ватып- җимереп. биек-биек киртәләрне сикереп чыгып, кем күренсә шуны куа, бер-берсен канга батырып сөзәргә тотындылар. Авыл халкы нишләргә белмичә хафада калганда, комиссия котырган малларны атарга, үләксәләрен яндырырга боерды Чирле, шикле хайваннардан котылгач кешеләрне карар чират җитте. Кемнәр төлке кагылган мал- туар белән аралашкан да. кемнәр сөт эчкән, кемнәргә чир йоккан булуы ихтимал. Котыру авыруының шндый хасияте бар икән: вегетация чоры, ягъни башлангыч дәвер үтеп китсә, беркемне коткарып, саклап калып булмый икән!
Сөт эчмәсә дә. сыерларда мәзәкләр күренүгә, Йосыф карт аларны тотып ябарга, муенчак, тышау салырга азапланган иде. Аны көне- сәгате белән Эзи больницасына салдылар, казанлылар тиешле күләмдә гамма-глобулин да, Сирия әрләненең бөереннән ясалган махсус дару да алып килгәннәр иде. Йосыф картны бу юлы да Соколова каршы алды Үзгәргән врач, йөзенә курку чыккан, тавышы корыланган, ул Йосыф картның нужадан бөкрәйгән аркасын элеккечә кагарга бер дә ашыкмады.
Алты сәгать саен кададылар Йосыфка уколны, икеләтә арттырып кадап карадылар, картның хәле сәгатьтән сәгатькә начарланды, тамыр тибеше югалыр дәрәҗәгә җитте. Җирле табиблар да. Казан белгечләре дә аптырашта калдылар Соколова көне-төне карт яныннан китмәде Йосыфның йөзеннән кан качты, яңак сөякләре бүлтәеп чыкты, сулышы өзелеп-өзелеп алды, басымы бер өскә сикерде, бер төшеп китеп, югала язды. Картның организмында табиблар белә алмаган нидер бар. аңа электән килгән чирләр куркыныч яный, дигән шиккә килделәр Вера Павловна үткәреп ни дә әйтә алмады, теге чакта ярым-йорты ясалган анализлар, картның сүзсезлеге. чирен эзләшергә булышмавы икеле-микеле фаразлардан ерак алып китмәде. Антирабик уколларны туктатырга, картның әүвәлге чирләренә борылып кайтырга туры килде. Бу юл хәтәр, хәвефле иде: элекке чирләрен эзләп төпченгән арада котыру чире бөтен нерв системасына үтеп керсә?
Нидер сизенгән, шикләнү генә түгел, курка ук төшкән колхоз председателе Соколованы аерып алып сораштырды. Вера Павловна: Әллә Нургалиевне агулы ашламалар тирәсендә артыграк тоттыгызмы9»— дип сорагач, карасына коелып чыгып китте.
Мәрьямбикә дә картын юллап барды. Хәле әйбәтләнә, әлегә янына кеше кертергә ярамый».— дип. аны борып чыгардылар. Колхоз рәисе. Сез аның кем атасы икәнен беләсезме9! Терелтегез1»— дип боерып киткән иде. Йосыфны райком секретаре дәвалана, ял итә торган палатага күчерделәр һәм көне-төне күзәтү астында яткырдылар Кризис үтте, котыру чире килмәде, өзлегү сәбәпләре һәммәсе өчен сер булып калды Өч ай ярым дигәндә аны больницадан чыгардылар Әле өй арасында йомышка юлга ярап торган, колхоз көтүенә чыгарлык хәлле кеше булып киткән Йосыф больницадан күзе, колагы һәм хәтере начарланган инвалид булып кайтып керде
Бар. йөр,карал. группа бирерләр!' — диде аңа авыл укытучылары Йосыф башын чайкады, һич нәрсәгә исе китмәде, бирсәләр — ашады, бирмәсәләр — ач карынга ятып йоклады. Берни белән кызык- 92
сынмады, сорашмады, башыннан кичергәннәрне телгә алмады. Балалары хакында элек сөйләшмәскә тырышалар иде, хәзер алар бөтенләй телдән төште, онытылды Картның бердәнбер юлдашы һәм сердәше булып чикләвек агачыннан ясаган шома таягы калды Йоклаганда караваты кырына куеп ятты, йорт-курага чыкканда да алды, үзеннән калдырмады *
Истә-оста югында, инде дөнья белән бәхилләшәсе сәгать сугар | дип мыштырдаганда, төн уртасында капка кактылар
• Кем? Газраилме9- Түгел икән, ата-анасының хәер-фатихасын- * нан йөз чөереп чыгып киткән, ике еллык солдат хезмәтеннән соң да “ туган төягенә кайтып баш имәгән горур, тәкәббер, һавалы уллары < Нәҗип кайткан икән.
Мәрьямбикә эссе табага басты, тыпырдый, очына, оныкларының - әле берсенең, әле икенчесенең аркасын барып кага, ни кылырга бел- * ми. башы тәмам миңгерәүләнде Йосыф карт төнге ыгы-зыгыга да “ гадәтенчә битараф калды, кайтмадылармы — кайтмадылар, кайткан- * нар икән — әйбәт иткәннәр. Бер ара ике яктан да сораулар ишетел- £ гәләде.әмма ләкин бу сорауларга җавап бирелмәде, кунаклар да. ху- * җалар да җавапларны аңларлык хәлгә бик озак килә алмадылар 2 Әбиләре туктаусыз Менә син. агай1 Менә син. агай! —дип кабатлый » да. йөзенче кат — Ничек кайтасы иттегез?»— дип сорый
Бер-берсенә күз ияләшә төшкәч, очрашу үз сукмагын тапты тагын Үзегез ни хәлләрдә яшисез9-—диде Наилә. Рөстәм кулыннан күмәчле төенчекне сиздерми генә тартып алып Карчыкның күз яшьләре кипте, аңа эшлекле кыяфәт кайтты, тиз арада киеп алган терсәкләре кат-кат ямаулы күлмәгенең җиңнәрен сызганды Җиң сызганса. татар карчыгының рәте-торышы үзгәрә. Наилә җиңе сызгану- лы әнкәсенә карап «Балаларны юындырып аласы иде. әни Аларны урынга яткырырлык түгел .— диде Күршеләрнең мунчасы суынмагандыр әле»,— диде Йосыф карт, зиһене таралган карчыгын коткарырга теләп -Килен! — дип кычкырды биана, ике кулына бер эш табылуына куанып — Әйдә, барыйк Үзең дә юынып чыгарсың- Бөктәр чишеп маташкан Наилә И. шулай итикче. монда чупырдап ятканчы, мунчага барыйк-.— дип. әнисе сүзенә кушылды Күчтәнәч-ләрне хәзер бирергәме, дип иренә карады да. аның җан кермәгән карашын очраткач, нәрсә-караларны җыештырыбрак куйды. Матавык арасында эш табылгач, биана да. килен дә бер мәлгә җиңеләеп калдылар. Наилә Рөстәмне күтәрде, әбисе Искәндәрне җитәкләде, алар «ә» дигәнче күздән юк булдылар Нәҗип әтисенең сүзсезлегенә. сорашмавына башта гаҗәпләнде, аннан рәнҗеде, соңра кызганды ай- һай. дөнья картны сыккан икән! Тавышлар басылып, төнгә, йортка гадәти тынлык кайткач кына. Йосыф т«ичч-« тәмсез тавыш белән Мунчага күршеләргә йөрибез дип сүз катты Үзегезнең мунча ярамыймыни9 — дип. җимне эләктереп алды Нәҗип Әтисе, таягын идәнгә шакылдатты Шулайрак.— дип ачыклады — Түбәсе ишелде, ул ым - -Кайчаннан9 -Дүрт ел буладыр инде.— диде карт күңеленнән озак кына санап — Юк. бишкә үк киткән икән- Картның бот ара-сына кыстырган таягы идәнгә төшеп китте, ул таякны куып тотарга теләп талпынды, ала алмады, йөткерде, тыны бүленде Нәҗип таякны алып биргәч тә тиз генә игә килә алмады Аларның күзләре очраштылар Күзенә карап ул әтисен танымады, кашы коелган, керфекләре сирәкләнгән, кабаклары җепшеп салынган күз тонык һәм җансыз иде Борын яфракларыннан ирен читләренә тирән-тирән җәя — нужа буразналары яткан Муены, ияге, күптән сөрелмәгән ташландык кыр сыман, ак-сары төкләр белән капланган Гел күгелҗем таплардан гына торган кул тиреләре аша юан-юан кан тамырлары бүлтәйгән • Сабит кайтып мунча түбәсен дә ябып китә алмаган икән!»—дип
уйлады Нәҗип рәнҗеп Карт тонык, җансыз күзләренә көч бирергә теләп астан өскә аның күзләренә озак кына карап торды.
Әтисенең сүзсез серлелеген, өй эченең моңсулыгын арттырып мич артыннан чикерткә тавыш бирде. -Мунча түбәсен Сабит яба алмый идеме’»—диде Нәҗип, бүтән уйны башына китерергә теләмичә. Каян вакыты булсын аның? — диде карт — Колхозы алдынгы, андый җиргә кунак арты кунак ташыйлар Казаннан да киләләр, имеш, Чаллысы якын. Мәскәүдән дә сыйланырга киләләр, ди. Әллә ялган, әллә чын хәзерге заман кешеләренең авызы ашаганда гына ачыла, имеш. Беркөн. Мәскәүдән кайткан олы кунакларны да абыеңа алып барганнар, дип сөйләп тордылар Кем сөйләгән иде соң? Анысы истә калмаган, гөнаһ шомлыгы Хәбәрләр йөри, сирәк-мирәк безгә дә килеп җитә, үзен бик күптәннән күргән юк. Хәзерге рәисебез — Сабит эшләгән авыл кешесе, шуннан килде, мәгәр аның безне саннап кергәне юк» 'Яхшы кешеме рәисегез'’—дип кызыксынды Нәҗип Кем белгән аны9 Хәзергеләр эшне шома йөртәләр, эт белсенме аның кем икәнен9!»
Әйткәнебезчә. Нәҗип Сабит абыйсы белән хат алышмады, бүтән туганнары белән дә арадашлыкны өзгән иде. Энекәшләр Сабитка ярарга тырышып, аның киңәшен тоттылар, икесе дә армия хезмәтеннән кайтмадылар Берсе лейтенант погоннары таккач ук Ерак Көнчыгышта. Кытай чигендә калды, икенчесе кадерле төпчекләре, ата-ананың өмете, токымның варисы, марҗага өйләнде дә Мур- манскида төпләнде Өйләнгәннән бирле аның да күзгә-башка күренгәне юк. Сабит Нәҗипкә дә - Кал армиядә, өс-башыңны дәүләт карый, тамагың тук. атом сугышы башланса, бу сугышта халык кы-рылып бетеп, армия генә исән калачак Ә сугыш булачак1 Америка империализмын себереп түкмичә, безгә якты көн булмаячак!»—дип язган иде Нәҗип абыйсының киңәшен тотмады, аның үз исәбе бар иде
Нәҗип кактырып-суктырып бүтән туганнарының язмышын бе- лешкәләде. әтисенә кыска-кыска сораулар бирде, картның белгәне дә әллә кая барырлык булмады Йә сорауны ишетмәде, җавап биргәндә дә җәелеп китмәде Исән-саулар бугай Бәйрәмгә открытка салганнар ие. кайтканнары, күзгә-башка күренгәннәре юк».
Киткәннәр мунчада хәйран юандылар. әтисенең табынны караштырмавы. самавырга тотынмавы гаҗәп тә. ачу китергәч тә иде. "Кеше юлдан тук кайтамыни’-—дип пошынды Нәҗип, балаларын уйлап. һәм уйлары таркау, җыелмаган чакта: <Кайттык әле. көн булырбызмы ай торырбызмы, җәйне монда үткәрербезме, ныклап ял итәргә исәп1 — дип ычкындырды.
Ах. шул сүзен ашыгып әйтеп ташламаган булсачы! Соңыннан бик нык үкенергә, тел очын чәйнәргә туры килде Нәҗипкә.
Карт бу хәбәрдән очынмады, иягенә терәгән таягы гына атынып китте Шактый утырганнан соң: ' Алай икән, алай икән».— диеште- реп ияген какты
Өйалдыннан тавышлар килде, ак сөлгегә биләгән иркәсен күтәреп Наилә кайтып керде. Мәрьямбикә күренде. «Йокым килә, урын җәегез1»— дип Искәндәр мыркылдады Наилә Рөстәмен сәкедәге мендәргә илтеп яткыргач, самавырга барып тотынды. Мәрьямбикә Искәндәргә урын җәеп биргәч, күзен күтәреп карамыйча гына, табын әзерләргә кереште Биана белән килен, ир-аттан башка гына очраша алуларына танышуларына сөенештеләр Мәрьямбикә карчык, улы югында, ишетмәгәндә Казандагы тормышларын бик җентекләп, вакчылланып сораштырырга, төбенә тоз салырга ашкынса да. Наиләнең капчыгы алай ансат кына чишелмәде. Ул бик гади генә: "Яшәп ятабыз шунда Әле тормышның җайга салынып беткәне юк Көйләнеп 94
кенә киләбез Шәһәрдә ярдәм итәрлек якын кешеләрең булмаса. тернәкләнү читен дип. шуларга вак-төяк өстәп, хәбәрләрен тәмамлап куйды Нәҗипнең чирен дә. эшсезлеген дә. бүген юлда пы- чакка-пычак килеп талашуларын да әйтеп тормады
Мәрьямбикә шәрә өстәлгә юа-юа чит-читләре чачакланган шакмаклы ашъяулык җәйде, чоланнан балчык чүлмәк төбендә калган * сөтне алып керде, юка гына ике телем ипи китереп куйды, үзе бер- $ туктаусыз «Кайтырыгызны белмәдек шул. кайтырыгызны—дип = кабатлады Өстәлгә карап, аның шушы кыска җөмләгә никадәр чын = мәгънә сыйдырганын аңлау кыен түгел иде
Чәй кайнап чыкканны көтмәделәр, уяныр-уянмас яткан Искән- ' дәрне табынга дәштеләр, сапсыз чынаякка сөт агызып, кулына ипи * тоттырдылар Аша да йокларсың' • Малай телемне күз тирәсенә китереп карады да умырып капты i > лен бер-ике әйләндергәч тә: «Тәм- < сез!» дип кычкырып җибәрде Наилә аңа йодрык күрсәтте, ипинең ♦ ләчтәлеген, бармакка сыланып торганын ул күреп өлгергән иде инде = «Кайтырыгызны белмәдек шул, белмәдек -дип оялып тәкрарлады карчык. Искәндәр ипине чәйнәмичә генә йотты да тыгылган тамагын сөт белән юып җибәрде. Аны энесе янына, сәкегә илтеп яткырдылар -
Табын шулкадәр ярлы, арык иде ки. ашап тамак та. карап күз “ дә туярлык түгел иде Нәҗипнең елыйсы килеп китте, күңеле тулды •Бер түтәрәм каклаган казлары, бер йомарлам ак майлары да юк микәнни боларның? —дип өзгәләнде - Сыер асрамыйсыз, ахры ’ ■ — дип сорады Наилә, сер бирмәслек күтәренке тавыш белән Хак. хак килен,—диде Мәрьямбикә карчык. — сыйлы көнең сыер белән, тик менә ни, казалы булдык, сыерыбыз үлде -Аның иреннәре, өзелеп төшәргә теләгәндәй, калтыранды — Бик олы казалы булдык Өч кыш бер кәҗә асрап чыгардык, әнә биргән сөте шунда. Каймак-маи күрә алган юк- Кибеткә май кайтармыйлармы7 дип сорады Нәҗип
аны-моны уйламыйча «Кибеткәме?—дип сорады Йосыф - Югары авылда сыер өч кешедә калды, бүтәннәр асрамый Май кибеткә каян килсен? Завод торбасыннан май чыкмыйдыр ла7' Сыер асрар хәлләре булганнар авылда калмады, алар май-каймак ашарга калаларга күченеп бетте Карчыгы аны куәтләде Егәре барлар юк хәзер, ходай кушкандыр инде, авыл таралды -
Сүзне ашау-эчү. табын тирәсеннән ераккарак йөртергә кирәклеген аңлаган кунаклар кабыл-гибел күршеләрне сораштыргандай иттеләр. Мәрьямбикә карчык Наиләнең әти-әнисе хакында белеште И дөньялар, кода-кодагыйлар белән күрешкән дә юк лабаса. ни булды икән безгә? дип җыламсырап та куйды Картның йомык авызына ымсынып карап торгач. Мәрьямбикә карчык сүз җебен үз кулына алды Югары очтан башлап Түбән очка кадәр өй борынча йөреп чыкты. Кем кайда, бала-чагалары ничек, кем өйләнгән, кем аерылган. кемнәр яңадан кушылган Кемнәр былтыргы сабан туена кайтканнар да нинди бүләкләр, күчтәнәчләр таратканнар Кемнәрнең оныклары кайда укый, кем булырга укый. Мәрьямбикә боларның барысын да белә икән, хәтере нык икән әле карчыкның Бөтенесен белә, хәтерли, менә үз балаларына чират җиткәч кенә, аның сүз җебе шартлап өзелеп-өзелеп китте, сөйләр сүзе калмады Ул яңадан Югары очка, күрше-каршыларга әйләнеп кайтты -Күршең үзеңнән әйбәт икән —тормыш бара Күршелеккә юньле адәм калмады Ой аша Мостафалар бар иде. беләсеңме икән Чүгинекеләр дип йөртәләр иде. шуның хатыны Гөлгенә бер чытыр арба печән урлап тотылып, өтер- мәнгә яптылар бичараны Ул өтермәндә чакта Мостафасы Эзнгә барып марҗага йортка керде дә алар әллә кая салкын якка чыгып олактылар. Өч ел үттеме икән. Гөлгенә өтермәннән кайтып төшмәсенме ’ Үзе генә түгел, үзе сыман чәчрәп торган бер хатын алып кайткан, тегендә ахирәтләр булып, бергә ашап-эчкәннәр диме Алагаем чуен-
дай кап-кара, татарча бер авыз сүз белми, якут диме, макут диме, бер дә пырдымсыз хатыннар булып чыктылар Күрәләтә тавык урлыйлар' Ишегалдына кер эләрмен димә, шундук юкка чыга Күз буалармыни. оядан күкәй югала. Элгәрге заманнарда капка бикләп, ишек элеп йөргән юк иде. хәзер кая ул. бетте Чоланда он тормый, ярмаңны калдырмыйлар да калдырмыйлар. Төнгә керүгә терәү салып, бикләнеп утырабыз Морҗаңнан төшәрләр шонныклар! Бәрәңге утыртмыйлар. ындырларын бакра белән билчән басты, шепкән котырды Төн туды исә бурлыкка чыгалар ярканатлар1' Колхозда эшләмиләрме? -—диде Наилә сүз булсын өчен генә Колхузда9 Сыер саусыннармы9 Ул шөкәтсезләргә кайсы сыер сөт бирсен9 Исләреннән косарлык Тирес түксеннәрме? Түгәрләр, көт' Тамаклары ничек үтә-дер. урлаганнарын эчеп бетереп баралар» ^Эчәләрме?»—диде Нәҗип. авызын учы белән каплап, «һи. эчмәгән кая! Шешә төбенә кереп утыралар Авылда эчмәгән кеше юк. аяксызы-к.сезе шуышып йөри башлый — анысы да шешәгә үрелә, гөнаһ шомлыгы! Минһаҗ абзац эчүдән үлде Соскан, соскан тын юлына бәрәңге барып утырган. Аның күк балта остасы юк ие тирә-якта. һы. Габделхәйне әйт. Сабан туе батыры иде бит мәрхүмкәй, эчте-эчте дә урман уртасындагы иң карт имәнгә барып асылынды. Менәтерәк! Эзли-эзли табансыз калдылар. райуннан чутсыз килде милиция, карга җыелганнан аңышып кына таптылар Хатын-кызы эчә бит хәзер, кияүгә китмәгән кызлар аяк тибә-тибә җырлап чөмерәләр Мәликә тутаң. һай бар иде сылу чаклары, эчте-эчте ходай күрсәтмәсен, ботын-чатын аерып күпер төбендә аунады, кыланмаганы калмады, сумашешнийга яптылар Чыгарсаң, ирләрнең бугазына ябыша, ди. Әллә ничә кешедә бума зәхмәте тик торган җирдән авалар да тәгәриләр. Күрмәс өчен әҗәлеңне ашыктырырсың, валлаһи' Җыелганнарга кәмит ■ Макмырла- ры чыга!»—дип. авыз ерып шаркылдыйлар да үзләре үк баш төзәтергә китәләр»
Йокы килү кунакларның кыяфәтенә чыкты. Нәҗип белән Наилә, авызларын читкә борып, алмаш-тилмәш иснәделәр Йосыф картның башы аска иңеп-иңеп киткәләде Ниһаять. Мәрьямбикә карчыкның сүз чишмәсе саеккандай булды Саеккан саегуын, әмма ләкин бетеп җитмәгән икән, төп фикере тел төбендә калган икән: Менә шулай яшәп ятабыз авылда. Ипи пешермибез, он сатмыйлар, тегермәннәрне җимерделәр Эзидән ипи кайтса кайта, кайтмаса — юк. кайтарсалар да. безнең ише карт-корыга тәтеми, хәзер арт ишектән бүлешеп бетерәләр Берәүләр икмәк белән мал-туар симертә, безнең ишегә туя ашарга да юк. Көчленеке мал-туар белән, чучка асрый хәзер татар, ипекәйне улагын тутырып тыгындыра, чүмәлә тиклем бишәр чучка асраучылар бар! Әнә. ачкүз Таҗетдиннар чучкаларына ак он болгатып тугындыралар. ди Ник симермәсен ул каты борын, ник көрәймәсен Көзен, кырпак төшүгә, суялар да Әлмәткә алып китәләр Анда да шул нефтәдән башка шымытыр да юк икән Ит тә. май да. нефтә- челәрнең сүз әйтергә авызлары да юк. ди!»
Карчыкның хәсрәтле сүзләренә каршы төшмәделәр, хупламадылар да. сүзсез диярлек, күзләрен челт-челт йомып, ияк кагып утырдылар Мәрьямбикә «Сезгә чоланга җәйсәм туңмассызмы?»—дип сорады. Улы белән килене, торып басып, тиз-тиз ризалаштылар. Чоланга икән чоланга, тинтерәгән башларны куярлык йомшак мендәр генә булсын!
Чәйдән калган кайнар суны Наилә комган белән салып торды. Нәҗип тәрәзәдән төшкән яктыга чыгып, ишегалдында кыска арада юынып алды. Төн тынлыгын бозарга теләмәгәндәй, берни сөйләшмәделәр. Чоланда салкын толып астына тәгәрәгәч тә. бер-берсенә якынаерга теләмичә чит-читтә яттылар Май төне шактый суык иде. иртәнге якта җил күтәрелеп, чоланның тишек-тошыкларыннан шактый
ук өрә башлады, ир белән хатын ирексездән бер-берсенә тартылдылар Наилә, йокымсырый башлаган ирен сискәндереп - Трактор тәгәрмәчен Мөнир сазда ничек кигертте икән'’ Ни белән беркетте’’' — дип сорады. Нәҗип кырыс тавыш белән: Юк-барны уйлап ятмасана!»— дип хатынын сүздән бүлдерсә дә. хатыны сүзенең дәвамын. ф сөземтәсен эзләргә тотынды -Димәк. Наилә юлда кайткан чакларны. трактор ватылып торган минутларны уйлый Йөгәнсезләнеп кычкы- § рынуларын исенә төшерәдер Үкенәме, юкмы9 Әллә юлда дөрләп з киткән ялкын монда да пыскыймы9 Әтиләр арадагы салкынлыкны > сизәләрдер Ата-ана күңеле сак була! Белә калсалар, барыбызга да а читен булыр. Читен, ямьсез булыр Картларга бигрәк тә
Авыл патшасы әтәч кычкырды. Әтәч — авылның байрагы, таңның < шаһиты. Нәҗип шул балачак тавышын ишеткәч, сикереп торды, чо- 5 лан ишеген тавышсыз ябып, ишегалдына чыкты Төнлә күренмәгән ~ тирә-ягына кызыксынып, сагышланып карады Өй бүрәнәләре череп. х муртаеп беткән, төртсәң таралырга гына торалар Нигез ниргәләр “ зыян күргән, алар сары череккә әверелеп, бер-берсен сытып кергән- ? нәр. Өй күзгә күренеп чүккән, тәрәзә борыслары чалыш-чолыш кый- 4 тайганнар
Читәннәр йолкынган, баганалар ауган, бүрәнә башларындагы бы- - жан тишекләренә сүс тутырганнар да аннан-моннан кызыл балчык х белән сылаганнар Капка баганалары «Без монда басып торып ар- < дык шул»,— дигән сыман, як-якка авышканнар Кичә Искәндәр дөбердәткәндә ничек аумаган бу капка9!
Кәҗәсен савып бетереп, сөтле чүлмәген беләгенә кыстырган Мәрьямбикә улы янына килеп басты да. Нәҗипнең озынлыгыннан, күзләре ераклыгыннан куркынган төсле, читкәрәк тайпылды • Каи- тырыгызны белмәдек шул. улым, кайтырыгызны* •—дип авыр сулады «Белсәгез, нишләр идегез, әни9»—диде Нәҗип, кичәге очрашудан бирле шушы сүзгә әрнеп -Бәй. коймак изәрлек он табар идек, мунча яккан булыр идек Югыйсә, күрче чалбарыңны, язгы пычрак муеныңа менеп җиткән ич1- Мунча түбәгез ишелгән түгелме9» «Күршеләргә ялынып керәбез, улым, күршеләргә’ Мунчаны үзем ягам!»—диде Нәҗип, шунда ук дәртсенеп Гәүдәсе җиңеләеп, очынып китте Әйбәт булыр, улым. Кичә ягылган мунчага утыны да күп кирәк булмас!» Карчык, эчкерсез сөенеп, утын өемен күрсәтте, мунчага кайсы яркаларның япьтәш булачагын иренмичә аңлатты.
Терәлеп торган күршеләре Фәрәхетдиннәр борын-борыннан мунча яраталар иде Фәрәхетдин бер яккан мунчага өч тапкыр чабынырга керә!»—дип күрше-күләннең шаккатып сөйләгәнен малай чакта ишеткәне бар иде Нәҗипнең Хәзерендә. Фәрәхетдин дөнья куйгач, мунчалары ни хәлдә икән'’
Ул. читән капкага эленгән бозау муенчагын суырып алып эре ярылган каен яркаларын бәйләп иңенә салды да ындырга атлады Ындыр капкасына дәү җәяле авыр йозак эленгән икән Әнисе сөтен куеп, ялт кына килеп чыкты да. биленә тагылган ачкыч бәйләменнән берсен аралап алып, йозакны ачты, улын ындырга шае озата чыкты «Онытмадыңмы’ — дип Фәрәхетдиннәр мунчасын күрсәтте Фәрәхетдиннәр — терәлеп торган күршеләр, алардан ары. марҗасын ияртеп читкә чыгып киткән Мостафалар нигезе
Эшләпә киеп мунчада уралырга яхшысынмаган Нәҗип яланбаш, күлмәкчән генә чыккан иде. авыл өстенә аварга торган шәрә тау өстемнән, әче-әче җил исте, тәнне тешләргә тотынды Ике арадагы ызаннан төшеп, ындыр арты киртәсе яныннан мунчага борылам дигәндә. мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар ишетеп. Нәҗип тукталып калды Әүвәл башта тез башлары касмакланып каткан чалбарына күзе төште Оялды Аннан, тәвәкәлләп, аны-моны уйламаска тырышып, мунчага таба атлады Барып җиткәч тә ишек кинәт ачылды.
аның каршысына бер-бер артлы ике хатын-кыз килеп чыкты Иңнәренә берсе кара шәл. икенчесе ак яулык салган хатыннарның икесе дә шәрәтән иде Алдан кара чутыр. башмак иренле хатын кила. дәү күкрәкләре чегән арбасына тагылган дегет лагуннары кебек чайкалалар иде Зифа, нәзек сынлы, учка сыеп бетәрлек кенә алсу имиле арттагы хатын. Нәҗипне күрүгә чүгәләде, яулыгын алып, түшен, бот тирәләрен каплады. Нәҗип Гөлгенәне таныды.
Гөлгенә аннан бер генә яшькә олы булса да. алар бер класста укыдылар Декабрь челләләрендә салкын тидереп. Гөлгенәнең әнкәсе иртә вафат булды да. ул бер кыш укырга йөрмәде, икенче көздә Нәҗип аны куып җитте Балачактан ук чая. кыю. үткер телле булды әнисез бала Тегермән буасына су керергә төшсәләр. Нәҗипне бала санап, һич тайчынмыйча чишенә, малай каршысына шәрәтән басып аның төкреген йота-йота җиргә карап торуыннан көлеп, үртәп. Нәҗипнең битенә ут кабыза иде Элеккегә караганда чибәрләнгән Гөлгенә. аның тәненә азгын тәм. ләззәт йөгергән, бер дә утыз дүрт яшьлек хатын дип әйтмәссең. Бала тапмаган, ахрысы, эче суырылып тартылган. ботындагы җәрәхәт эзе генә, яман җөй булып, күңелне кайтарып тора иде..
Бу очрашу бик аз вакыт дәвам итте, Гөлгенә чүгәләгән килеш калды, аска карап, буен сындырып Нәҗип мунча ишегенә кереп югалды, шабырдатып утын яркаларын идәнгә койды һәм тәбәнәк сәкегә утырып, учы белән маңгай тирен сөртте Май җилендә дә тирләтә торган хатыннар кычкырып бер көлештеләр дә аяк эзләре тынды.
Бу дөнья Нәҗип күз алдында тотып кайткан татар дөньясы түгел иде. Гөлгенә дә ул белгән татар авылы хатыны түгел, дәшми- тынмый. затсызланып, имиләрен асылындырып торган башмак иренле хатын да ят. килешсез иде Бу манзара аның күңелен ямьсезли түбәнәйтә, рәнҗетә иде
■ Әгәр хәзер әнисе яисә Наилә төшеп, аны шушы җайсыз хәлдә күрсәләр’ Нәҗип башын күтәрмичә, кабаланып мунчадан чыкты, кабаланып кайтып кулына ике чиләк тотты, бу юлы тыкрыктан. Гөлгенәләр ихатасы күренмәс сукмактан, инешкә төште.
Яр өстенә барып баскач, ул инешне танымады. Баштарак ни үзгәргәнен дә аңламады, балачактан һәр борылышка, һәр тугайга, һәр түмгәккә күнеккән күз бүген ятсынып, инешне кызганып, боегып калды. Ярлар ишелгән, тәбәнәкләнгән, теге борылыштагы тын тугай саеккан тугай урынында бөкере таш таучык пәйда булган Кая карама — ертык-пыртык галушлар, ватык тәгәрмәч тугымнары, каз оялары иләк кысалары, гөбе, сапсыз бәлҗә, ылыбылар. чалгы бизләре. ураклар һәм төрледән-төрле тимер-томыр чәчелгән иде. Ике-өч урында оя-оя каз мамыгы сеңгән, төлке буганмы аларны, мур кыр-ганмы. белеп булмый. Талларда кош тавышы юк. инеш тә тавышсыз ага, юашланган, тал төпләренә, ярның уентыкларына кушуч-кушуч кара май кисәкләре касмакланып каткан иде Фәрәхетдиннәрнең мунчасы турындагы тубырлы кабыклы карт өянке башын саесканнар сарган Алар. Нәҗипнең күзен кискән үзгәрешләргә куанышкан сыман, үзара чыкыр-чыкыр киләләр иде Инешнең суы болганчык, су читләре майлы лай. уртадан зәңгәрсу ефәк булып тоташ нефть ага иде Баядан бирле ындырга чыккач та борынга бәрелгән авырсы ис инештән килә икән.
Шулчак ындыр капкасыннан билен тотып әнисе чыкты, сөйләнә- сөйләнә аның янына ашыкты И улым' Зиһенемне заман ашады! Иртән ни уйлаганымны кич оныта торган булдым Әткәң егылганнан бирле үзем дә сихәтлеккә туймыйм Суны мунчага каян ташырга кирәклеген әйтеп бирмәгәнмен Инешкә күптәннән төшкәнебез юк өч-дүрт ел бардыр Су урынына әллә нәмәкәй ага. Тегендә, иске те- 98
гермән урынына дуңгыз яптылар. Өч мең баш мыркылдап ята. ди. Шуларның шакшысы ага инешкә Кышын-язын МУР кыра тегеләрне. Карау җитми, ашарларына юк. Үләксәләрен дә шунда инеш тирәсендәге чокыр-чакырларга ыргыталар икән. Нефтәчеләр Олы су башында. Карама куышта ике җәй яттылар, нефтәләре чыкмаган, казыган тишекләреннән ачы су ургылып ага ди. Әллә җәһәннәмгә тиклем төшкәннәр инде? Үземнең барып караганым юк иллә-мәгәр исеннән баш дөңки Шулайдыр, шулайдыр Элгәрге елларны каз асрый торган иек, өчәр оя калдырган елларым булды, авыл җирендә каздан да җайлысын тапмый иек. көздән тозлап эләсең дә җәй буе түтәрәм-түтәрәм ит ашыйсың Уч төбе хәтле ит салсаң да. бәрәңгегә тәм керә. Өченче ел казыбыз унөч бәбкә чыгарган ие. Әтиең сырхау, мин бәрәңге бакчасында чүп утыйм, котырды ул елны чүп! Эшнең очы-кырые юк Казларым әллә ни арада капка асты тишегеннән чыкканнар да инешкә төшкәннәр Тавышларын да ишетмәдем сана, ко- лакай. Исемә килеп теркелдәп төшсәм., унөче тиң су читендәге майга чумып җан биреп яталар. Ике атна күземне ача алмадым, җы- ладым да җыладым Тәңре безне ташлады, ходай шәфкатен бүтән тарафларга юнәлтте Әтигә ни булды9»—дип сорады Нәҗип «И улым, вакыт табып бер сүләрмен әле сүләвен. чыкмаган җаны белән тамагы гына калды бахырымның Чирләде дә мантымады Булса, ашауга таза болай. ашарга гына төткәзеп булмый Казлар димәктән. ана казны исән килеш тартып чыгардым Ниләр хикмәтләп карамадым. керәчин белән юдым, кер парашугы белән ышкыдым, рәтләнмәде бичара. Аннан күмдем Җылый-җылый күмдем актыккы ала казны. Ел саен диярлек ун-унбиш бәбкә чыгара торган ие. Унөч иде ул елны. Ишчугы унысы гына көзгә керсә соң1 Карын итле була иде! Сатасың икән, базарда каз егерме тәңкә! Хәзер әнә ике сарык асраган булабыз. Икесенә сыңар бәрән Ел саен ике бәрән китерә торган Ак- маңгай ике ел рәттән бәрән сала Язга чыктык исә. мә, сәмәлүт белән кырга агу сиптерәләр. Әтиең ничәмә-ничә ел сәмәлүткә агу төяшеп йөрде Әйтмәсә дә беләм. бик беләм шул җитте аның башына! Күрә авыл җил чыкты исә агу болынга оча. тауларга куна, урманга тарала. Суда да шул, юлда да! Авызда да шул! Теш арасына тулып кыштырдый. Бөтен авыл сарыклары ютәлли берзаман. шоннык, көтү каршыларга баргач, сүләшмибез — мал тоягына ияреп кайта, тузанга катышып оча! Күпләр сарык асрамый хәзер, умарта корты бетте, быжан юк, төклетура үрчеми, дөнья тутырып чебен-черки калды Ул нәләтне агу алмый икән! Әй килә башлый берзаман чебен дуңгызчылык ягыннан! Муенга тула, колакка керә, хет ләхеткә кереп ят Калмады сыер малы. улым. Кем асрасын ’ Язын бозау сала, туган бозаулар селәгәйле-маңкалы, ябагасы белән йоны коела һәй. һәй'
«Ит каян ала соң авыл халкы’- Итме’ — диде сәерсенеп ана — Кысыр аш ашыйбыз Бик олы кунак килсә, тавык суялар Кайнар кысыр аш эләксә, рәхмәт диген инде. Тәңре безне ташлады Сөтле аш та кунак сые хәзер! Хәер, бер карт-корыга ни җитмәгән’ Безгә күп кирәкме’» Мәрьямбикә авыз читен кулы белән каплап, улына астан, бик ерактан карап көлгәндәй итте -Ә яшьләр ни ашый’»—Бусы үзенчә Нәҗипнең шаяртуы иде. Мәрьямбикә исә бик җитди җавап бирде «Яшьләрме’ Бармыни алар’ Юк ич. таралдылар. Балалар таралды дип. элгәре, әткәң белән көенә идек, хәзер сөенеп бетә алмыйбыз. Ике энең әфисәр, Сабит улым әйткәндәй, хөкүмәт киендерә, бушлай ашата. Марҗага өйләнүләренә дә исебез китми, дөньясы шуңа калгач, кая барасың’ Татар булып без ни рәхәт күргән’ Күз көеге булып монда кайтмасыннар гына'