СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ
Сөембикә манарасы — Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең
күркәме һәм. әйтергә кирәк, иң атаклысы. Аңардан башка шәһәребезне күз алды на
китерү дә кыен. Калабызга килгән кунаклар аның мәһабәт һәм җнңелчә күккә ашып
торган матур эшләнешенә сокланалар.
Сөембикә манарасы җиде кат (астагы өчесе — дүрткырлы, өстәге дүртесе —
сигезкырлы) итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырманы сәбәпле,
акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан Бу авышлык 1960 елларда 1 метр 69 сантиметр
булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Мондый манара лар дөньяда санаулы
гына. Шулар җөмләсеннән Италиядәге Пиза манарасын «Егылучы манара» дип тә
атыйлар.
Манараның биеклеге 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы
сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән. Тикшеренүчеләр өчен шунысы ачык:
манараны төзүдә милли болгар-татар мотивлары һәм Шәрык үрнәкләре
файдаланылган.
1520 елларда Россиядә булган австрияле илче, галим Герберштейн «Казан
татарлары алдынгы халыклардан санала һәм алар белемлеләр» дип язып калдырган.
Шул ук XVI йөз урыс язучысы Пересветов Казан ханлыгының җирлә рен «Җәннәт
янындагы җирләр» днп атаган. Явыз Иван Казан диварлары каршында тукталып,
шәһәрнең матурлыгына шаккаткан. 1552 елда Казанны яулап алуда һәм 1552 — 57
еллардагы халык чуалышларын бастыруда катнашкан князь А. Курбский да шәһәрдәге
биек таш манаралар барлыгын, авыллардагы бәкләрнең сарай йортлары бик гүзәл
эшләнгәнлеген сокланып язып калдырган. Мәш һүр галимебез 111. Мәрҗанн, үзенә
билгеле булган чыганакларга таянып, Казан Кремлендә 8 манаралы Җәмигь мәчет
булуы турында язган.
Манара стеналарының эчке ягында каттан катка менү өчен тар һәм текә бас-
кычлар ясалган. Нәфис итеп эшләнгән тәрәзә уемнарыннан шәһәр һәм аның тирә
ягындагы манзараны хозур иткәндә, ирексездән бабаларыбыз гомер кичергән ерак
заманнар, Сөембикә ханша, аның аянычлы язмышы турында уйланасың.
Сөембикә Нугай князьләренең олысы Иосыф кызы булган. Тарихта атаклы
Юсупов фамилиясен йөртүче урыс князьләре (соңгысы Распутинны үтерүне
оештыручы), әнә шул Иосыф балаларыннан киләләр. Сөембикәне Мәскәү тара финнан
Казанга хан итеп куелган Җанга лигә кияүгә бирәләр. Ләкин алар арасында мәхәббәт
тойгылары булмый. Мәскәү сәясәтен генә үткәрүдә һәм милләт мәнфәгатьләрен
кайгыртмауда гаепләнеп. 1536 елда Җангали Казан бәкләре тарафыннан үтерелә. Хан
булып икенче мәртәбә кире Казанга кайткан Сафагәрәй Сөембикәгә өйләнә һәм алар
бик тату яши башлыйлар. 1547 елда аларның уллары туа. аңа Үтәмешгәрәй дип исем
куялар Ләкин 1549 елда Сафагәрәй вафат була Һәм Сөембикә баласы белән тол кала.
Озакламый Үтәмешгәрәйне хан итеп игь лан итәләр; ә анасы Сөембикә аның өчен
дәүләт белән идарә итәргә тиеш була.
Тарихи әдәбиятта Сөембикә гүзәл, мөлаем, кешелекле һәм гакыллы хатын итеп
сурәтләнә. Мәгълүм иҗтимагый-сәяси хәлләрнең үтә нык кискенләшүе сәбәпле, Казан
ханлыгын саклап калу максатында, Казан бәкләре Сөембикәне улы белән бергә Мәскәү
карамагына тапшырырга мәҗбүр булалар. Бу вакыйга даи соң Иосыф бәк һәм
Нугайның башка морзалары Сөембикәне үзләренә кайта руларын сорап Явыз Иванга
берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин, үз вата нына кайтарасы урынга,
Сөембикәне Касыйм ханы Шаһгалигә хатынлыкка би рәләр. Биш яшьлек улы
Үтәмешгәрәйне 1553 елның 5 гыйнварында чукынды рып, асыл исемен Александрга
үзгәртәләр һәм, анасыннан аерып, Мәскәүдә калдыралар.
Шуннан соң Сөембикә турында әлегә башка төгәл мәгълүматлар юк.
Халкыбыз арасында Сөембикә турында төрле риваятьләр йөри. Аларның
берсендә Сөембикәнең, урыслар кулына бирелмәс өчен, шушы манарадан ташланып
үлгәнлеге турында бәян ителә.
Сәлам АЛИШЕВ, тарих
фәннәре кандидаты.