Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Анам
Мин алдым синен йөз нурың.
Куаныч, шатлыгың, җырын... Инде җандай күреп багам.
Балачак багым син — Анам!
Туган кояшы көнемнең.
Чишмәсе аккан гомернең...
Бары да сиңа багланган, Җиләкле аланым — Анам!
Син янсаң, йөрәгем яна, Син — йөрәгемә саф һава...
Авырган чагымда — дәвам, Үлемсез дастан син — Анам!
Сөю хатым
Син булгансың гөлләремне Чәчәк аткач өзәчәк.
Син минем өчен тугансың— «Сөю» атлы киләчәк.
Син булгансың, сыйпап-сыйпап,
Чәчләремне үрәчәк, Сулып-шиңсәм, шифа сулар Йөзләремә сибәчәк.
Син булгансың ут-ялкында, Мине яклап, яначак...
Син булгансың бал шикелле Иренемә тамачак.
Син булгансың тормыш ямен Минем белән табачак.
Боекканда, гел иркәләп. Күңелемне ачачак.
...Ник мин шуны әйтәлмәдем. Сиңа сөйләп бирмәдем?!
Күзләреңә туры карап, Ай-Кояшым. димәдем?!
Яшьлегемдә очкан коштай.
Ерак хәзер ярым да...
Бирче, хатым, аңа сөйләп.
Соң булса да, барын да!
Әдхат СИНУ ГЫЛ тарҗемэларе