ШАГЫЙРЬ ИМАНЫ
Хәсән Туфан поэзия турында «Җан
рәхәтем — шигьриятем« — дия торган
булган “ Иҗат — бәхет ул. иң матур.
иң кочле бәхет ул! Иң бәхетле чагым
— иҗади накалда яшәгән чак Җан- ның-
күңелнең-йөрәкнең-бәгырьнең дөрләгән
кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык
булып кушылып, ташып торган чагы».
Шагыйрьнең бу сүзләреннән аның иҗат
иткәндәге халәтен ачык күз алдына китерү
кыен түгел.
Классик шагыйребез Хәсән Туфан
турындагы истәлекләрдән тупланган «Ак
чәчәк атар иде- дигән китапны (Татарстан
китап нәшрияты. 1989 ел) мин җыр укыган
кебек, мавыгып, бер бөтен итеп кабул иттем
Нәтиҗәдә, татар совет поэзиясенең олы вәкиле
Хәсән Туфан һәм кеше, һәм шагыйрь, һәм
акыл иясе буларак өр-яңадан ачылгандай
булды Бигрәк тә аның яшәешкә, кешеләргә,
шигърияткә мөнәсәбәтен тагын да тирәнрәк
һәм тулырак той-
Хәсән Туфан 1981 елда вафат булды
Халкыбыз күңелендәге бу яра әле чагыш-
тырмача яңа Шуңа да карамастан, истәлекләр
язу. аларны өйрәнү һәм тагын күп кенә
чыганакларны барлау сигез ел вакытны алган
X Туфан турындагы кызыклы язмалар әнә
шулай тупланган Инде, алар- дагы
мәгълүматларны бер эзлеклелеккә салып.
мәктәп укучыларына, урта махсус һәм югары
уку йортлары студентларына гомумән
халкыбызга җиткерү — галимнәр,
укытучылар, әдәбият соючеләр эше
Шунысы әйбәт, язмалар теләсә ничек
түгел, хронологик тәртиптә урнашканнар Без
X Туфанны бала чагыннан алып соңгы
сулышын алганга кадәр күзәтү мөмкинлегенә
ия Дөрес, төрле авторларның язмаларында бер
үк вакыйга яки фактны кабатлаулар да очрый.
Бу бик табигый Ник дигәндә, берәү икенче
авторның нәрсә язганыннан хәбәрләр түгел, үз
белгәнен бәян итә Аннан соң алардагы уртак
күренеш төрлечә ялтырап ала. үзенчәлекле
яңгыраш таба
Мәсәлән, шундый бер кызыклы очрак
Шагыйрьнең мулла кушкан исеме Хизбулла
булган Фамилиясе тагын бер гыйбрәтле тарих
Көчләп чукындырылып та ислам диненә
тугрылыклы калган Иске Кармәт авылы
кешеләренең яңа туган балаларын ул
еллардагы хакимият законсыз дип исәпли һәм
аларга фамилияне дә ата-бабасы исеменнән
түгел, ә бәлки ана исеменнән чыгып ясыйлар
Әнисе Гөлзизә исеме буенча Хизбуллага да
Гөлзизин фамилиясе бирелә Читкә китәргә
паспорт алганда исә бу хәЛне төзәтергә,
малайга фамилияне әтисе исеменнән ясарга
уйлыйлар Авыл халкы аның әтисен —
укымышлы Фәхрулланы — хәзрәт дип йөртә
Хизбуллага да фамилияне Хәзрәтов дип
куялар. Казакъ далаларында балалар укытып
йөргәндә гамәлдән чыккан паспортын
алыштырганда, патша властьларыннан эзне
яшерү өчен, ул бер егеттән Хәсән Кусинов
исем-фамилиясенә тутырылган документ ала
һәм егерме җиденче елга кадәр аңа шулай
йөрергә туры килә Атаклы «Туфан-
псевдонимын алуы да очраклы гына булмаган
Хәзерге вакытта пенсиядәге укытучы Г
Кудашев язуына караганда, Уфаның -Галия»
мәдрәсәсендә укыган вакытта булачак
шагыйрьнең шигырьләре белән танышкан бер
укытучысы шәкертенең язмаларын көчле
әсәрләр. хәтта «туфан» (җил-давыл мәгънәсен-
дә) дип бәяли «Яраткан укытучысы тара-
фыннан әйтелгән, Хәсәннең күңелендә ша-
гыйрь булу өметен уяткан кыйммәтле сүз —
«туфан «ны Хәсән үзенә фамилия итеп алды —
ди Г Кудашев.
Бу мәгълүматларның кайберләре әлегә
кадәр дә билгеле иде Әмма Г Кашапов. Г.
Кудашев М Таһировалар тарафыннан искә
алынган әлеге мәгълүматлар мәсьәләгә төрле
яклап ачыклык кертә һәм укучының Хәсән
Туфан турындагы белемен арттыра Алай гына
да түгел, һәр атлаган саен исем алмаштырырга
мәҗбүр булган Туфанның заманнан, халкыбыз
тарихыннан аерылгысыз булуын яңа көч белән
раслый Халык кадәр халык бер буында өч
мәртәбә язу алыштырырга мәҗбүр ителгән
икән, безне башкасы белән шаккаттыру мөм-
кин дә түгелдер Егерменче гасыр башының
катлаулы тормыш дулкыннары халкыбызның
бу талантлы егетен, әнә шулай Хәсән Туфан
булып әверелгәнче, бер яктан икенчесенә
ташлый-ташлый. бихисап
Х
Китап
күзәтү
михнәтләр кичертә һәм милләтебезгә шагыйрь
буларак бүләк итә Истәлекләр җыентыгы безгә
шушы процессны эзлекле рәвештә күзәтеп
бару мөмкинлеген бирә
Китап X Туфанның «Бәлки шагыйрь
булмас та идем - дигән мәкаләсе белән ачыла
Бу — шагыйрьнең 1970 елда чыккан
«Давыллы еллар лирикасы* китабына язган
кереш язмасы икән Беренче битләрдә үк шушы
«бисмилла-ның бирелүе дә отышлы алым
буларак кабул ителә Ник дигәндә, күп кенә
нәрсәләрне шагыйрьнең үзеннән дә яхшырак
итеп белеп булмыйдыр Чыннан да. X Туфан бу
мәкаләдә үзенең шагыйрь булып китүенең
алшартларын күрсәтә, әлеге юлда ярдәм кулы
сузган остазларын яратып искә ала. поэзиянең
үзенчәлеген ачуга игътибар итә Әмма укучы
шулай да кереш сүздән генә үзенең кайбер
сорауларына тулы җавап ала алмый Ул
күбрәкне көтә Бигрәк тә шагыйрьнең 1940—
1956 еллар арасындагы язмышы турында сүз
дәшмәве канәгатьләндерми Роберт Батулла
шагыйрьнең мондый сүзләрен китерә
«Беләсезме, егетләр, мин бит артык күп
сөйләшмәскә кул куеп, сүз биреп чыктым •
Шулайдыр, әнә Ибраһим Салахов та шулай
иткәндер Әмма күңе- лендәгеләрне язып,
алмагач төбенә күмгән ләбаса Хәсән абый да
шулайрак итә алган булыр иде
Болай да аз сүзле, табигате белән сабыр
тыйнак шагыйрь, аның каравы, шул еллардагы
кичергәннәрен «Агыла да болыт, агыла • кебек
гүзәл әсәрләрендә әйтеп бирде
Шигъриятебезне сталинчыл террор чоры
кешеләре кичерешләре белән сугарылган
поэзия энҗеләренә баетты Аларда белде-
релгән хисләрне уйлап кына чыгарып булмый
Бер караганда табигый генә җай гына барган
сүз сөреше үзендә никадәр киерен келек.
кичереш тирәнлеге туплаган* Әйе, бер үк
әйбер, күренеш турында берәү роман язса,
икенчесе шигырь энҗеләре тезә һәркемнең үз
осталыгы, үз мөмкинлеге Ихтимал. алар без
күрергә теләгән микъдарда түгелдер Әмма эш
күләмдә түгел С Хәким әйткәнчә. • Юллар
озынайган саен шигырь тыгызланган Юлда
йөк авыр булмасын өчен хисләрнең иң
кадерлеләрен генә үзе белән алган шагыйрь*
Шулай да X Туфанның әдәби мирасы
зуррак булуы мөмкин иде Мөмкин иде генә
түгел, тәгаен ул колачлырак булган Ләкин
аның байтак әсәрләре нинди үкенеч* —
югалганнар Мәсәлән Р Мостафин раславынча
1948—1949 елларда ул шигырьләрне үзе
торган баракның идән астында яшерен
урынында тота Әмма искәрмәстән аны бу
урыннан Себерт» җибәрүләре сәбәпле,
шагыйрь шигырьләрне алып китә алмын Моңа
кадәр дә кайбер әсәрләре завод цехындагы
кеше күзе төтмәстәй җирдә калып юкка чыга
Алар арасында нинди генә шигырьләр
булмагандыр1
М Җәлил «Моабит дәфтәрләре н бары тик
әсирлек шартларында гына иҗат итә алган
шикелле X Туфанның байтак әсәрләре дә
гадәттән тыш хәлләр эчендә туган Әнә бит
иҗат халәте турында ул үзе ниләр дигән
«Шигырьне язалармени’ Шигырь белән
яшиләр, дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге
зат булып яши Аңа бернинди аерым вакыт та.
махсус шартлар да кирәкми-
Әсәрләрен шагыйрь ничек саклап калган
соң’ Сохари эчендә. Р Мостафин язмаларын
укыганда моңа сөенеп утырасың. • Егерме-
утыз бит кәгазь җыелган, ул алар- ны
түгәрәкләп төргән дә сохари эченә яшергән
Тишекләрне ике яктан да ипи белән
ябыштырып, мич янында кыздырып
киптергән. «Лагерьда нинди генә тентүләр
булмады.— дип сөйли иде Хәсән абый —
Анадан тума чишендерәләр, бөтен әйбер-
ләреңне тикшереп чыгалар- Әнә шул сохари
кисәкләре татар әдәбияты өчен әйтеп
бетергесез игелек кыла, шигырьләрне саклап
кала
Җыентыкка тупланган истәлекләрне
шартлы рәвештә өчкә бүлеп булыр иде кы-
рыгынчы елга кадәрге шагыйрь буларак
өлгерү вакыты, тоткынлык чоры иреккә
кайткач булган унъеллыклар Әмма бу
•бүлекләрнең* күләме төрлечә Беренчесе —
җиде икенчесе — бары өч соңгысы — егерме
җиде истәлекне эченә алган Димәк X Туфан
гомеренең әсирлек һәм сөргенлек чорлары
шактый аз өйрәнелгән Истәлекләрнең төрле
юл белән язылган булуларына да игътибар
итик Р Мостафин Хәсән аганың үз
сөйләгәннәрен бәян итсә. Гарәф н Хәсәнов олы
шагыйрьнең лагерьдагы язмышын бергә
бүлешкән кеше буларак сөйли Актык кыерчык
ипине бүлешеп. бөтен байлыгы булган
бишмәте белән бүреген Хәсән абыйсына
биргән Гарә- фи Хәсәновка китапны укыган
һәркем рәхмәт сүзләре әйтәчәк
Газиз Кашапов исә безнең әдәбият тари-
хын өйрәнүдә яңа сәхифә ачып җибәрә Ул
Себердә. Хәсән Туфан эзләреннән йөреп.
шагыйрьнең яшь вакыттагы һәм сөрген
елларындагы язмышын ачыкларга тырыша
Аның «Җырлый-җырлый үттем Барабаны •
дип исемләнгән очеркы китаптагы иң
кызыклы сәхифәләрнең берседер Автор анда
шагыйрь сөргендә булган Новосибирск өлкәсе
Усть-Тарка районы Покровка авылына баруын
һәм шул төбәкләрдә ишеткән-күргәннәрен
бәян итә Шагыйрьне биредә һәркем зур хөрмәт
белән искә ала Үзе дә Идел буеннан бу якларга
сөрелгән немец милләтле Бекк исә X Туфанны
аеруча яратып искә төшерә «Эчкерсез кеше
иде Түфан Акча сорамас, теге кирәк, бу кирәк
димәс, эшлисе эшне эшләп бирер Кешеләрне
аңлый торган кеше ид<- Аңа
бетен кешенең — яше-карты, олы-кечесе- нең
сере сыядыр иде- Авыл хатыны Мария
Деревягина сейлаганнар татар халкы, аның бер
улы Хәсән Туфан өчен тагын бер тапкыр
горурлык хисләре уята: «Ул бик пөхтә киенер
иде Чалбары чип-чиста булу өстенә. аны тагы
да үтүкли иде Чәчләре һәрвакыт тарап
салынган булыр иде Кайвакыт ул иртә белән
көтүгә чыгып киткәндә ипи-сөт салынган
сумкасын онытып калдырса калдырыр әмма
үзенең кәгазьләрен онытканын берәү дә
хәтерләми. Безгә бик сәер иде бу хәл «Шушы
кәгазьләрдә — минем бөтен гомерем».—дия
торган булган ул кешеләргә»
Әйе, X Туфан тормышын өйрәнү буенча
әле эш җитәрлек Иң әһәмиятлесе. доку-
ментларга сорау алу кәгазьләренә, төрле ■ эш-
ләргә үтеп керү кирәк Шуннан башка
дөреслекне ачыклау мөмкин булмаячак X
Туфан башта үлемгә хөкем ителә, аннан соң бу
җәза ун елга каты режимлы колониягә һәм
биш ел сөргенгә алыш- тырыла Кырыгынчы
елның көзеннән алып 1942 елның 7 мартына
кадәр судсыз-нисез. ә соңыннан, судсыман
нәрсә оештырып, бер гөнаһсызга каты җәзага
хөкем ителгән шагыйрьнең трагик язмышы —
шәхес культы чорының кара пәрдәсе ябылган
бер сәхифә Хәзер ул пәрдәне күтәрел, аның
теге ягындагы хәл-әхвәлләрне халыкка
күрсәтер чак җитте
1956 елның 19 мартында СССРның Гене-
раль прокуроры карары буенча аклангач та.
әле Хәсән Туфанга шактый күңелсез- лекләр
кичерергә туры килә Мәсәлән. 1957 елда татар
әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә
аны. паспортындагы тамгасына карап,
башкала кунак йортына урнаштырудан баш
тартулары үзе генә дә нечкә күңелле шагыйрь
йөрәген ничек тирән җәрәхәтләмәгәндер’ Ш
Галиев язмасындагы менә бу юлларны кем
генә тетрәнмичә укыр икән’ «Хәсән абыйны
юатып, урын юллап йөрделәр Булмады бугай
Ахыр чиктә барыбер уртак бүлмәдә йоклап
йөргәне истә калган ■
Бу истәлекләрне укыганда мине иң га-
җәпләндергәне — Хәсән ага Туфанның са-
бырлыгы булды Үз иленең явыз кешеләре
тарафыннан хаксызга җәберләнгән бу
шәхеснең ихтыяр көче, шигърият куәтенә
ихлас инануы, киң күңеллеге кемдер уйлап
чыгарган сыйфатлар гына түгел бит чын
дөресе шулай X Туфан илгә, совет
хакимиятенә үпкә сакламады Ш Галиев та шул
якка игътибар итә «Бу хакта үзегез ни уйлый
идегез’“— дип сораганым бар «Безнең монда
булуыбыз партия өчен шулай кирәктер без
төшенеп җитмәгән серләре бардыр, дип уйлый
идек-.— дия иде Мин үзем әлеге «усаллыкка
көч белән каршы тормау» кебек
толстойчылыкны кабул итә алмыйм Әмма
мондый кискен нәтиҗәне ясаганчы,
ттызынчы-кырыгынчы еллар кешеләренең
күңел дөньясын аңларга тырышырга кирәктер
Ә бу аңлаудан шактый аяныч нәтиҗә килеп
чыга. Сталин һәм аның чолганышы халыкны
шулкадәр ышандырганнар ки. хәтта
җәберләнүчеләр үзләре дә «шулай кирәктер»
дип икеләнеп калганнар Бу еллар террорының
иң куркыныч ягы нәкъ шунда да — кешеләрдә
коллык психологиясе тәрбияләү
М Кәрим шагыйрьнең пәйгамбәрләрчә киң
күңеллелеген күрсәтә «Озак яшәп китте, рәхәт
тә. кыен да яшәп китте, ләкин ул дөньяга
хәтере калып, язмышына зарланып китмәде»
Төрле авыруларга каршы тору өчен тәнебездә
эчке көч булган кебек, кешегә авырлыкларны
җиңү өчен дә ныклы иман кирәк М Кәрим үз
язмасында шагыйрьнең шушы иманын ачып
салырлык сүзләр китерә «Хәсән Туфанның
ничәмә еллар аерылышудан соң үз өендә
әйткән иң мөкатдәс сүзләрен кат-кат искә алам
Без аның ■ тегендә»ге хәл-әхвәлләрен со-
рашып. аңа кызгану, юату тойгылары белдерә
башлагач, ул кырт кисте:
— Монысын куегыз әле. егетләр Әйдәгез
үзебезнең анабыз Әдәбият, һәрбере- безнең
сөйгән яры Поэзия турында сөйлә-
Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда менә
нәрсә коткарып калган икән аны — «анабыз
Әдәбият, сөйгән ярыбыз Поэзия»
Шагыйрь шушы күңел ышанычын яшь
буында да саклау турында кайгырта Шигъри
энекәше Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында
ул бу гүзәл гамен яшьләргә васыять итеп
калдыра «Безнең ышанычны, безнең
өметләрне, шагыйрь хәлдә генә түгел, шәхес
хәлендә дә акларга тиешлегеңне бик нык аңла,
безне бервакытта да уңайсызлыкка
калдырырга тиеш түгеллегеңне искә алып яшә
Бу көннәрдә генә түгел, иртәгеләрдә дә иҗади
гомереңнең иң соңгы елларына чорларына
кадәр дә. безнең кебек кенә түгел, бездән дә
иманлырак хәлдә бул Бу сиңа әмер дә һәм
алдан ук әйтеп куелган васыять тә» Әлбәттә.
аталарча бирелгән бу киңәш бер К
Сибгатуллинга гына төбәп әйтелмәгән, ул
Зөлфәткә дә. Мөдәррис Әгьләмовка да. Равил
Фәйзуллинга да. Ркаил Зәйдуллинга да —
тагын бүгенге һәм килер буыннарның
талантлы яшьләренә багышланган Шагыйрь
өчен (гомумән, кулында каләм тоткан һәркем
өчен) иң мөһиме — гамәлең белән дә. язган
әсәрләрең белән дә иң югары дәрәҗәдәге
иманны раслый бару, һәрдаим шул иманыңны
ныгыта төшү Хәсән Туфан безгә үз мисалында
шуның бөек үрнәген бирде «Ак чәчәк атар
иде» җыентыгының һәр җөмләсе безне шуңа
инандыра