Нәсел агачы
Барган идем авылым зиратына. Йөрәгемне чолгап ут алды: Янам, янам — бәргәләнеп янам. Көнем белән төнем буталды.
Йөгереп карыйм йөзне жилгә куеп. Ут ялмаган ләкин жилне дә. Кычкырмакчы булам — тавышым чыкмый. Сүзләр яна минем телемдә.
Әллә инде тәмуг утларының
Бер катрәсе төшкән ярама:
Янам, янам — күз яшьләрем яна, Кабер өсләренә тама да.
Яна уйлар, яна зиһен дөрләп. Тамырларда кайнап кан яна.
Үлгәннәр шул кире кайтмый диеп, Әрнеп-әрнеп эчтә жан яна.
Яна ташлар, яна баскан эзләр. Яна дөньям — барсын ут алган Яна хәтер, яна истәлекләр, Кошлар хәтта жырдан тукталган.
Ялкыннарга кабат керә-керә Эзлимен бер нәсел агачын. Яфраклары аның кая төшкән. Кәүсәләре аның кая соң?
Эзлим, эзлим, яфракларын эзлим. Күмерләрен эзлим мин аның; һәрбер агач — бер терәге бит ул Фажигалар тулы дөньяның.
Фаниг ЯРУЛЛИН (1938) - шагыйрь. прозаик. драматург. татар. рус тел.ырендә донья курган егермем якын китап авторы Ул - Гага/хган Ко.м< <>.м<> чының М Җялил исеменда- ге премиясе лауреаты Казанда яши.
' Ичлрнең кыскартылган журнал варианты
Сиксәненче еллар башы — Моннан бары ун ел элек, Калай табут белән кайтты Армиягә киткән егет.
«Әфган* дигән сүзне ул чак Сөйләү әле тыела иде...
Чит җирләрдә кирәксезгә Күпме җаннар кыела иде.
Сүз — авызда үлә иде, Телләр бикле, ябык иде. Хөр сүз өчен безнең авыз Нык ябылган табут иде.
...Ачтырмадылар табутны. Саклап торды ике солдат. Йөрде алар итек белән Гүя йөрәкләрне таптап.
Өзгәләнде ата-ана:
«Соңгы тапкыр күрик йөзен. Әйбәт итеп юып күмик. Гореф-гадәт шундый безнең.
Чиста кием кидерербез, Гүргә үзебез иңдерербез. Ачыйк, зинһар, бу табутны. Зыян күрмәс һичберегез».
Юк, солдатлар ишетмәде Эндәшкәнне иңрәп-иңрәп. Ашыктырды алар барсын: «Кыймшаныгыз тизрәк, тизрәк!»
Бирде алар хушлашырга Нибарысы ике сәгать. Алар бары әмер үти, Аларга ни гореф-гадәт?
Әмер төшә югарыдан Охшап тәгәрәгән ташка. Төшкән саен кызулый да Килеп бәрелә безнең башка.
Коела ташлар, ярыла башлар. Упкын йота сөякләрең.
Ташлар белән, башлар белән Күмелә изге ниятләрең.
Сүнә өмет, үлә хыял, Җаннар оча җәһәннәмгә. Хыялыннан аердыңмы — Бер табутка сыя бәндә.
Күпме куллар үрелә дә Безнең изге хыялларга — Йөрәк белән умырып алып, Ата упкын-кыяларга.
Тели алар сыйдырырга һәммәбезне бер калыпка. Әмер булса, дөньясын да Тыгарлар иде табутка.
Әмер, әмер! Өйрәндек без Уйсыз әмер үтәүләргә. Әмер әйбәт — аударасың Кансызлыкны бүтәннәргә.
Ә без әйбәт, без бит бары Чит кулларда корал гына — Үзебезнең кол икәнне Белми йөргән коллар гына.
Гел тыңлаучан, күндәм булдык. Үрмәләдек, түштә шудык Шик-шөбһәләр килсә — кудык. Якты уйлар туса — будык
«Ат!» дисәләр — тотып аттык, «Ват!» дисәләр — тотып ваттык, «Сат!» дисәләр — тотып саттык, ♦Яп!» дисәләр — тотып яптык.
«Ас» дисәләр — тотып астык, «Кач!» дисәләр — кереп качтык, «Тот!» дисәләр — барып тоттык, «Сыт!» дисәләр — барып сыттык.
Берәүләрнең ялгышларын Бары тик бер иң күтәрә. Берәүләрнең ялгышларын Күп миллионлы ил күтәрә.
Дөнья кинәт упкыннарга чумар, Сирәкләнсә әгәр терәге. Эзлимен — бер нәсел агачының Кайнар көлен эзлим җирдәге.
Мине монда Хәтер алып килде. Мәңгелек тик Хәтер агачы. Кайта-кайта үткәннәрдән эзли Киләчәген адәм баласы.
Язмыш диләр, язмыш диләр. Кем язмышын кемнәр яза? — Берәү өчен язмыш — бүләк, Берәү өчен язмыш — җәза.
...Кайгы — кара ут, кайнар күмерле. Күзләргә керә аның сөреме.
Күзләргә керә, битләргә йога.
Кайгыдан кеше каралып чыга.
Елый алганнар үз яше белән Шушы сөремнең карасын юа.
һәм җанындагы кайгыдан калган. Әрнеп йөрүче ярасын юа...
Елады ана ачынып, әрнеп. Кайгысы чыкты йөрәктән бәреп.
— Әй балам, балам, бәгырь кисәгем. Нинди илләрдә ниләр эшләдең?
Йөрәккәемнең тибеше идең, Мәхәббәтемнең җимеше идең.
Кемнәр кул сузды бердәнберемә? — Назлап үстергән иркә гөлемә.
Әмер булды — утка кердек. Чит җирләрдә башлар салдык. Баш хакына калай табут һәм кабергә ташлар алдык.
Башлар кими барган саен Зиратларда ташлар артты: Җыерылган кашлар артты. Җиргә тамган яшьләр артты...
Хәер, минем бу уйларым Читкә китте бугай алып. Әнә өйдән чыгып килә Кайгы тавы — кара табут.
Ай-Һай авыр табутлары — Сыгылганнар таза ирләр. Катырак итеп бассаң ялгыш. Батып керер кебек җирләр.
Кайгы диңгезе өстеннән Кара табут йөзеп бара.
Хыял-өмет чәчәкләрен Берәм-берәм изеп бара.
Кара кайгы диңгезенең Дулкыннары тынга бәрә. Чайкала җир. Кайнар җилләр Уңга бәрә, сулга бәрә.
йөзә табут, ә табутта Рифнең улы — Рәмизләре. Ул бу өйдә һәммәсенең Бердәнбере, газизләре.
Бердәнберләр язмышында Юләрбашлар уйнап тора. Ә зиратлар корбаннарны Берәм-берәм җыйнап тора.
Корый нәсел агачлары. Ташта кала исем генә. Йолдызларга күчә бары Җаның гына, төсең генә.
«Әнием» диеп ачылды телең.
Актык сүзләрең ни булды синең?
Әй балам, балам, күзем карасы — Күзем карасы, күңлем ярасы.
Карынымда йөртеп, сиңа җан бирдем. Тамырларына кайнар кан бирдем.
Сугышлар да юк, илләр дә тыныч.
Җанны түләрлек юк безнең бурыч.
Кем өчен койдың кайнар каныңны?
Кем өчен бирдең газиз җаныңны?
Ике күз бирдем, күпне күр диеп.
Акны карадан аера бел диеп.
Ике күзең дә йомылган инде.
Җылы тәннәрең суынган инде.
Кыяга баскан бөркетем идең.
Чикләрдән ашкан өметем идең.
Бөркеткәемне харап иттеләр.
Өметләремне таптап киттеләр.
Ике кул бирдем, таза, нык куллар. Матур дөньяны корыр дип шулар.
Кем мылтык бирде ул кулларыңа?
Төзәдең аны кем улларына?
Әй балам, балам — күзем карасы.
Күзем карасы — күңлем ярасы.
Болын түрендә шат таем идең.
Күңлем түрендә ак аем идең.
Бүреләр буды уйнак таемны.
Болытлар япты ап-ак аемны.
Әй балам, балам — йөрәк парәсе.
Күземнең яше. күңелем ярасы.
Гомер чишмәмнең агышы идең.
Җәйге төннәрнең балкышы идең.
Җәйге төннәрнең сүнде балкышы.
Гомер чишмәмнең тынды агышы.
Әй балам, балам — күзем карасы.
Күзем карасы — күңлем ярасы.
Синең урынга үзем үлсәмче.
Кара гүрләргә үзем керсәмче».
...Зур бер нәсел агачында Җиде алма үскән иде. Алмаларның җидесе дә Матур булып пешкән иде.
Тәгәрәтте алмаларны Язмыш җиле төрле җиргә:
Җидегән йолдыз сүнгәндә дә Нуры күктә каладыр: Җиде улын җуйган ана Җиде утта янадыр.
Кайсыларын ачлык йотты.
Кайсын сугыш тыкты гүргә.
Бары берсе — Вагыйз абый Кайтты сугыш мәхшәреннән.
Чүлдә гөл дә исән кала Дым алса күз яшьләреннән.
Елый алганнарга җиңел. Күз яшендә кайгы эри. Еламасаң. кара кайгың Күкрәгеңдә мәңге йөри.
Риф күзеннән яшь чыкмады — Янды бәгъре, көйде бәгъре. Бәргәләнде ир йөрәге: «Бер бөртек яшь бирче, тәңре!»
Каты йодрык җирне төйде: «Ник соң болай, ник соң болай? Нигә җирдә һәрчак үтереш. Әгәр булсаң, әйтче, ходай!
Үләр өчен генәмени Туа кеше дөньяларга? Кайгыларым ташка бәйләп Атыйм нинди елгаларга?»
Риф дустымны юатырлык Сүзләрне соң алыйм каян?! Әйтер идем, көчле булсам: «Иңнәремә минем таян!»
Ләкин минем иңнәрдә дә Язмыш салган авыр капчык. Ташлый алмыйм аны җиргә, Гомер буе йөрим асып.
Без бит. дустым, синең белән Бер туфракта шыткан идек. Язмыш дигән таш астыннан Үлән булып чыккан идек.
...Ләкин безнең язмышларда Ниндидер көч уйнап торды. Бераз калка башладыкмы — Түбәбезне кыйнап торды.
Иң беренче мин егылдым Давыл бәргән имән кебек. «Ха-ха-ха»лап көлде язмыш. Барыбер сезне җиңәм диеп.
Бераздан син яздың миңа Хезмәт иткән якларыңнан: «Мине дә давыл алып атты Яшьлекнең ак чаптарыннан.
Мин дә хәзер элекке түгел. Тик кыяфәт шул ук калды. Ракеталар сынаганда Ниндидер җил өтте җанны.
Ярый, дустым, өйләнгәнмен. Шөкер, минем малай үсә...» Күпме җилләр исә җирдә Бәгырьләрне кисә-кисә.
Истә әле өйләнүең — Язның гүзәл көне иде. Синең кәләш шушы язның Иң-иң күркәм гөле иде...
Кем уйлаган синдәй ирне Кайгы бәреп егар. диеп. Нәселегез агачларын Яшен килеп сугар диеп.
Дустым, дустым! Каберең ташы Бик басмыймы күкрәгеңне?
Кай йолдыздан эзлим икән Синең керсез йөрәгеңне?
Ир йөрәге сабыр була, Түзә ул барчасына. Кычкыра ләкин телсез дә — Бассалар ярасына.
Авырттырып, ачыттырып Таптадылар Рифнең җанын: Юып, пакьләп күмәргә дә Бирмәделәр бит улларын.
Кеше җиргә пакь туа бит! — һәм китәргә тиеш шулай. ...Ак эшләргә кара төн дә Кай чагында була кулай.
Төн уртасы. Зират тып-тын. Әрвахлар да йоклый күптән. Рифнең нәрсә эшләгәнен Күзәтә тик фонарь читтән.
Җәйге төннәр тик бер тотам, Ашыга ул: тизрәк, тизрәк! Нәрсә анда дөп-дөп итә? — Әллә җил ул, әллә йөрәк. Кара кабер туфрагына Шыбыр-шыбыр тирләр тама. Якынлаша бара ата Улына таба, улына таба.
Менә җитә, менә җитә.
Ярты колач ара кала. Сүнәм-сүнәм дигән кебек Сүрән генә фонарь яна.
Казыла кабер. Ачыла табут Булмый хәтта моны сөйләп' Фонарь уты сибелә эчкә һәм... Ярыла шунда йөрәк.
Ата һәм ул — ике корбан, Күз яшедәй ачы язмыш. Кабына-сүнә «эһ» дигәнче, Кеше гомере тик бер балкыш
Кайтты, ләкин күкрәгенә Орден-медаль тезеп түгел. Кайтты киеп өстенә ул Погонсыз бер иске шинель.
Шау-гөр килде авыл халкы: «Ул «тегендә» булган, имеш. Нигә кайткан инде мескен, Табар иде шунда бер эш».
Әйе, кайтты Вагыйз абый — Кайтырга бар иде хакы: Чөнки Зәйнәп әбиләрнең Соң өмете аны тартты.
Тартты аны туган туфрак, Хатынының кабере тартты. Тартты ятим калган улы — Кайтты, Рифне сагынып кайтты.
Риф йөгереп безгә килде, Күзендә яшь — сөенечтән. Чыгып чаптык. Зәйнәп әби Бәлеш ала иде мичтән.
Әй ул бәлеш — тәмле бәлеш! Кайнар иде, олы иде.
Ул көн безгә бөтен дөнья Матур иде, нурлы иде.
Бәхет өчен күпме кирәк! — Үлчәүләре бармы икән? Сөенә белмәгәннәр җирдә Фәкыйрь икән, ярлы икән.
Вагыйз абыйның кайтуы Миңа да зур терәк иде. Үскән чакта мондый терәк Бик еш кына кирәк иде.
...Каядыр алып киттеләр Вагыйз абыйны бер төнне. Ишекләрне япкан җилдән Янып торган чыра сүнде.
Чыра түгел, Җидегән йолдыз Сүнде Зәйнәп әби өчен.
Җиде тармаклы агачның Җил аударды җиденчесен.
Язмышлары күтәрмәслек Булсын авыр, булсын ачы — Керә алмый кеше гүргә Таммый торып соңгы яше.
Зәйнәп әбинең тыңлыйм тавышын. Тыңлыйм тавышын, эчәм сагышын.
Сулышларыннан ялкын бөркелә, Якынрак барсаң жаннар өтелә:
— Безне бу кадәр кемнәр каргады? — Нәселебездә беркем калмады
Алчы куеныңа, ал мине, кабер. Ничекләр түзим, өзелә бәгырь.
Табып үстердем мин жиде бала. Калды йөрәктә тик жиде яра.
Җидесе жиде юл табар дидем.
Җидесе житмеш ул багар дидем
Каберләре дә кайдадыр читтә. Җаннары гына очадыр күктә.
Әй кошлар, кошлар, тыңлагыз мине. Улларым жаны сездә түгелме?
Кулларым сузам, куныгыз учка Әверелде алар ниндирәк кошка?
Бер генә тапкыр күрәсе иде.
Тыныч жан белән үләсе иде.
Әй болыт, болыт, миңа сөйләче: Синдә түгелме алар күз яше?
Күз яше булсаң, там туган жиргә. Балакайларым әверелсен гөлгә.
Әй яшен, яшен, яшьнәмә, тукта: Янды улларым ниндирәк утта?
Бәлки суларга аккандыр алар. Әҗәлне шунда тапкандыр алар.
Туктап тор, елга, ярсыма, акма. Дулкыннарыңнан сөйләт шул хакта.
Сиңа эндәшәм, жиһан. киң жиһан: Улларым җанын, әйт, кемнәр кыйган?
Нәселем агачын кемнәр корытты1* Соңгы яфрагын кемнәр йолыкты1*
Әй, язмыш, язмыш, әҗәл бир инде.
Дөнья барыбер салкын гүр инде.
Йөрәк урынында кара күмердер.
Иң яман нәрсә — озын гомердер.
Барсына түздем, барсына күндем, Оныклар белән өметне күмдем.
Күңелләремнең бетте кәгъбәсе. Җирдә яшәүнең бетте мәгънәсе.
Алчы куеныңа, ал мине, кабер.
Газизкәйләрем анда көтәдер...
8
Ауды беркөн корыган бу агач та, Җил-давылсыз чакта, тын гына. Бетте нәсел. Искә төшерергә Күңелләрдә калды моң гына.
Шул сагыш-моң килеп сарыла да Каеннарның яшел иңенә. Әкрен генә кыйсса сөйли миңа, Кушылып талгын шәфәкъ җиленә.
Сорый җилләр Зәйнәп әби булып: «Бу дөньялар кая бара соң? Киләчәктә, алгы көннәрендә Нәрсә көтә адәм баласын?
Нәрсә көтә? Җавап сорыйм сездән, Барыр юлларыгыз еракмы?
Я әйтегез: гавәм язмышының Киләчәге әллә зиратмы?»
Җавап эзлим шушы сорауга мин. Күңел төпкелләрен актарам. Үз-үземне юатмакчы булам, Ә күңелдә тынгы юк һаман.
Дөнья бит ул тик бер бакча гына, Кеше анда бары бер алма. Алмаларның бөтенесен әле Өзеп бармый ласа бер алла.
Үрелә аңар, әллә кемнәр үрелә — Әгәр инде буе җитмәсә, Ботарлыйлар гомер агачыңны, Андыйларга гомерең ни-нәрсә?!
Җилләр коя, кортлар тишеп керә, Хәвеф-хәтәр тора гел көтеп: Суларыннан исән калдым дисәң. Яшеннәре ала бер өтеп.
Яфракларын җил-давыллар коя. Көтеп тормый алар көзләрне, һаман безгә мылтык көпшәсеннән Карый әле заман күзләре.
Әле һаман төрле биеклектән Явып тора күпме әмерләр. Явыз әмерләргә шаһит булып Зиратларда калка каберләр.
...Мин зираттан кайтам. Чү. нәрсә бу? Ишетәм сон нинди өннәрне?
Әллә инде шулай җилләр елый. Үксеп утыра әллә гөлләрме?
Сискәндерде җанны нинди тавыш, Әллә юкса берәр баламы? — Каеннарның шаулавына кушылып Киләчәккә аваз саламы?
Ишетелә авыл ягыннанмы, Йолдызлардан әллә килгәнме?
Әллә инде Зәйнәп әби оныгы — Феникстай — туган көлдәнме?
Ишетәм аны, ишетәм, бу тавышны Торган саен ныграк ишетәм. «Кешелекнең киләчәге мин!» — дип. Дәшә бугай бала бишектән.
1989