ИГЪТИБАР: ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ!
Татар Совет Энциклопедиясен булдыру турында сүз диета еллар элек күтәрелгән
иде. By гомер эчендә союздаш республикаларның үз телләрендә күптомлы
энциклопедияләре басылып чыкты, ә Татар Энциклопедиясенә һаман да чират
җитмәде. Моңа безнең «автономияле республика» эшләпәсен күтәреп йөрүебез
комачаулаганмы, әллә башка сәбәпләр булганмы — аны ачыклаунык хәзер инде ул
кадәр кирәге юктыр. Ниһаять, үткән елның көзендә Татарстан хөкүмәте Татар Совет
Энциклопедиясен әзерләргә һәм чыгарырга дигән карар кабул итте. Мондый гаять
катлаулы олы хезмәтнең Ваш редколлегиясе төзелде (башлыгы — Татарстан АССР
Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары профессор М. X. Хәсәнов). Г.
Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында Гыйльми үзәк
булдырылды.
Энциклопедия нинди прииципка нигезләнәчәк соң? Шунысы көн кебек ачык: бу
хезмәт Зур Совет Энциклопедиясенең дә. союздаш республикалар эн
циклопедияләренең дә модельләрен кабатламаячак, ул милли, шул ук вакытта
региональ да булачак. Икенчерәк итеп әйткәндә, аның асылында «Барысы да —
татарлар һәм Татарстан турында» дигән принцип ята. Димәк, ул татар халкы ның
(милләттәшләребезне Татарстан чикләрендә яки чит өлкәләрдә һәм чит илләрдә
яшәүчеләргә бүлгәләмичә) бай тарихын, гореф гадәтләрен, бәйрәмнәрен, әдәби
мирасын, музыка, рәсем һәм театр сәнгатенең үсешен һәм башка бик күп өлкәләрдәге
казанышларын иңләячәк. Энциклопедиядә татарлар яшәгән барлык шәһәр авыллар,
төбәкләр турында мәгълүмат китереләчәк, күпкырлы тормы шыбызның төрле
өлкәләрендә шөһрәт казанган барлык шәхесләребезгә (язучыларга, галимнәргә, дәүләт
эшлеклеләренә. рәссамнарга, уйлап табучыларга, спортчыларга, артистларга,
хәрбиләргә һ б.) урын биреләчәк. Энциклопедия битләрендә милли мәдәниятебезгә,
сәяси һәм икътисади тормышыбызның үсешенә өлеш керткән башка милләт кешеләре
өчен дә урын табылачак.
Татарстан җиренең файдалы казылмалары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы,
җир-су атамалары, күренекле археологик казылмалары. Болгар дәүләте һәм Казан
ханлыгы истәлекләре, табылдыклары һәм башка бик күп нәрсәләр хезмәт битләрендә,
һичшиксез, урын алачак
Күренә ки, бу — бездә моңарчы булмаган катлаулы, күпкырлы хезмәт һәм аны
йөзгә тап төшермәслек итеп әзерләү өчен милли горурлыкларын югалтмаган һәр
кешенең катнашы зарури Ул — галимнәр эше генә түгел, киң җәмәгатьчелек нең дә
эше Республикабызда, башка өлкәләрдә һәм шулай ук чит илләрдә яшәүче
милләттәшләребез, төрле оешмалар һәм предприятиеләр энциклопедиягә керердәй
материаллар жыюда катнашырлар, дип ышанасы килә. Сораулар һәм тәкъ димнәр
булса, энциклопедияне әзерләүче махсус бүлеккә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать
итә аласыз: 420111. t Казань, ул Лобачевского. 2 31. ИЯЛИ КНЦ АН СССР. Отдел ТСЭ.
Татар энциклопедиясен әзерләү һәм бастырып чыгаруның матди ягы да бар.
Эшне башлап җибәрү өчен Татарстан хөкүмәте быел 100 мең сум акча бүлеп бир гон
иде Республикабызның кайбер оешмалары һәм предприятиеләре дә булдыра алганча
финанс ярдәме күрсәтә башладылар Мәсәлән. «Нижнекамскнефтехим» белән Горбунов
исемендәге авиация производство берләшмәләре, мәсәлән. 50 шор мең. «Татпушнина»
производство берләшмәсе 30 мең. Киров исемендәге синтетик каучук заводы 15 мең.
РСФСР мәдәният фондының Татарстан бүлеге 10 мең сум акчаны энциклопедия
фондына күчерделәр инде. Шул ук вакытта ни өчендер КамАЗ. АлАЗ. «Татагропром»
кебек куәтле оешмалар ярдәм итә алмаулары ту рында белдерделәр. Финанс ярдәме
күрсәтергә теләкләре булган оешмалар һәм аерым кешеләр өчен хисап исәбен
күрсәтәбез: Татарское РУ ЖСБ СССР МФО 265016. счет 142630 Главная редколлегия
ТСЭ при Совете Министров ТАССР
Фарид ХӘКНМҖАНОН.
филология фәннәре кандидаты.
Татар Совет Энциклопедиясе бүлеге мөдире