Логотип Казан Утлары
Роман

ЕЛАН УГЫ


еканың яшерен-оператив бүлеге мөдире Юлтай Симиниев, үзендә Шиһабетдинов хаты табылгач, яхшы ук пошаманга төште Әминев белән Бай- кучатовның аңа кереп нәкъ менә тентү ясауларына ул тамчы да икеләнмәде. Димәк, шикләнәләр. Байкучатов кына аңа ышанмаса: төкермәс тә иде. Чека рәисе дә аңа кушылса, җитмәсә, шул хат аркасында шиген ныгытып та куйса, эш зурга китәчәк!
Юлтайның хәрби комиссар хатын кулга төшерергә тырышуы аңлашыла. Анда Бохараның асыл егетләренә кара ягарлык анык хәлләр һәм исемнәр
хәбәр яки зыянлы ишарә теркәлсә һәм йомгак очын тоттыра торган мәгълүматлар Фарукҗан кебек кызыл әтәчләр кулына килеп эләксә, терсәкне тешләргә соң булыр иде. Ул чакта Симиниевкә дәү абзыйларның ышанычы бик тиз кимиячәге ап-ачык. Шуңа күрә хатны вакытында кулга төшерүе егетлек булды Дөрес, анда аһ итәрлек бернәрсә дә язылмавы беленде Ләкин менә шуның ачыклануы инде үзе генә дә бик әһәмиятле иде Төрле ыгы-зыгы эчендә кайнап, хатны юк итәргә дә онытмаган булса кана Чека председателенә көне-сәгате белән үзе алып кереп күрсәтсә, бигрәк тә отасы икән!
Дөрес. Әминев ятсыту галәмәте сиздермәде. Әллә, Байкучатов шикелле. каударланып утка керү, капчык төбен селкү гадәте юклыктан гынамы бу? Итәк-җиңен җыеп йөри белмәүчене тәшвишкә сала торган зобаный. ахры, бәдбәхет. Тефу!
Хәвеф-хәтәр янавы хакында киңәшер өчен, хат вакыйгасын ул агентура бүлеге башлыгы Латыйфхан Нурморатов белән Ревком рәисе урынбасары Габделхәмит Гариповка сөйләп бирергә ашыкты
— Фарукҗан казынулары нәтиҗәсе бу! — диде Латыйфхан.— Чекадан тизрәк олактыру кирәк егетне.
— Байкучатовны арагызга тыгып ялгыштым, ахры.— диде Габделхәмит — Әзрәк көтик инде Кабаланып берәр мөгез чыгармаслармы Әминев белән икесен дә дер селкетер идек аннары.
Ахыры Башы 4. 5 саннарда.
телгә алынса, соңгы көннәрдәге вакыйгалар турында берәр хәвефле
— Исмәгыйль Гаспралы төрки кавемнәрне «телдә, фикердә, эштә берлек»кә күпме өндәде, ә монда без. өч бөртек татар әле дә үзара аңлаша алмыйбыз, бер-беребезгә баз казырга гына торабыз,— диде Симиниев ачулы кыяфәттә Габделхәмит аны юатырга да тынычландырырга да ашыкмады Эченнән уйланган төсле
— һәр татар аңы ягыннан даһи Исмәгыйль бабабыз дәрәҗәсенә күтәрелсә, без әллә кайчан инглиз, французлар янәшәсенә баскан булыр идек инде,— дип җавап бирде— Вәхаләнки, байтагыбыз, сукыр тавык кебек, кибәккә алдана шул
— Дөрес Гаспралы — татарның ничә гасыр буе мең газап кичереп көтеп алган якты йолдызы.
— Ә без. Юлтай, һәр милләттәшебезгә аның яктысын иңдерергә өлгермәдек.— диде Габделхәмит.— Хәзер шуның языгын күрәбез
Симиниев. тәмәке кабызып, аны еш-еш суыра-суыра Гарипов кабинетында арлы-бирле йөренде һәм ачынган рәвештә
— Бичара Шәрык* — диде — Үзенең йолдызларын да танып белми бит ул Йокыга оеган албастыдай, билләһи Теләсә нинди кырыкалдарга җилкәсен каезлата да тора
— Менә шуның өчен дә Йөгнәки бабабыз инде моннан мең ел элек: «Сөяккә җелек, адәмгә — гакыл кирәк».— дигән Гакылсыз адәм хәйван кебек, йөгән кидерүче ихтыярыннан чыга алмый Шәрыкне уятырга, аңа гакыл кертергә кирәк
Ишектә кулына зур чынаяк чәйнек, касәләр тоткан үсмер егет күренде Ул кунак белән итагатьле кыяфәттә баш иеп исәнләште Гарипов. хезмәтче күздән югалгач, тәрәзә буендагы кечкенә өстәл янына килеп утырып. Симиниевне дә шунда чәй эчәргә чакырды
Болай хезмәт күрсәтү Ревком председателе урынбасарының Чека хезмәткәре Юлтайны үз күрүе хакында сөйли иде Хуҗа кеше тыштан ишек кагучыга Сабыр итегез* • дип кычкырды да, касәне кулына алып, кунагына
— Бераз ял итәргә дә кирәк, без дә хакның бәндәсе.— дип көлем серәде.— Гозер белән килүче ярлы-ябагай бетмәс
Байлыгы белән мактана алмаган Симиниевнең кәефен кырырлык иде бу сүзләр Әмма, малга хирыслыктан, ул Габделхәмитнең кимсе- түле мөнәсәбәтенә үпкәләү кайда, хәтта аны хуплап диярлек кабул итте Көяз мыегын бора-бора
— Ни хикмәттер, раббебыз дөньяга фәкыйрьләрне күбрәк яраткан.— диде
— Фетнәгә үзе шулай җирлек бирә дә аннары байларны шәфкатьле булырга өнди
Алар шулай гәп суга-суга чәй эчеп утырганда телефон шалтырады Габделхәмит трубканы теләр-теләмәс кенә алды
— Гарипов тыңлый
— Чекадан Әминев бу,—диде кискен тавыш — Каганда афәт дары төялгән вагоннар шартлаган*
— Дары?
— Әйе һәлак булучылар да күп диләр Мин хәзер шунда китәм Ревкомнан берәрегез кушылырга теләмиме9
— Көтеп торыгыз, хәзер үзем килеп җитәм. Бергә барырбыз
Ревком рәисе урынбасары трубканы куеп, канәгать төстә але берни дә аңламаган Симиниевкә карады Аннары кулына тагын касәне алып, кайнар чәй уртлады да
- Ходайның кидроте киң* — дип елмайды.— Бер каныкса, каныга адәм баласына Шартлаткан
— Кагандамы9
— Әйе Кайгыдан мәй эчсәң дә урынлы бүген Тик хәзер үк түгел, кичен пылау пешереп
Симиниев сикереп урыныннан торды Аңа хәлне бүтән төшендереп тору кирәкми иде Болай да ачык, бик шәп1
— Чекага элдертергә кирәктер миңа Бу вакыйганы тикшерергә
— Үзәгендә кайна.— диде Габделхәмит.— Җинаятьчеләрне эзләү ялгыш юлдан китсен Бар! Без Чекага аерым-аерым килеп җитик.
Юлтай. Ревкомнан җитез генә йөгереп чыгып, атына атланды да өермәдәй кузгалып китте Урамда күзенә ак-кара күренмәде — җирән кашкасын куды да куды. Күн фуражкасын батырып кигән, төймәләнмәгән куртка чабулары канат кебек каерылып җилферди, портупеясына тагылган музеры шап-шоп ботына бәрелгәләп ала Йөрәге дәртләнеп тибә, күңелендә: «Бар да без дигәнчә булыр!» дигән гайрәтле уй Каршы очраганнар аңа тизрәк юл бирергә ашыкты, тузанга күмелеп калган карт-коры гына бәрелә-сугыла чапкан атлыга, өс-башын кага-кага, сукранып карап, бәддогаларын укыды Симиниев Чека урнашкан Алмашу базарына якынлашканда гына атын тыя төште Исемен атап эндәшкәнне ишеткәч, тезгенен кисәк тартып, артына борылып карады
— Нәзир?
Әбдиев аның янына килеп, сәлам дә биреп тормастан:
■— Мин сине монда сәгатьтән артык көтеп торам инде.— диде Симиниев тирә-юнен караштырып алды — төенчек күтәргән пәрәнҗәле хатын-кыз, ишәкле олауда барган ике ир-ат. койма ышыгында ашык уйнап чыр-чу килгән бала-чагадан гайре җан иясе күренмәде Хәвефсез сөйләшергә дә мөмкин шикелле
— Нәрсәңә ут капты?
— Балҗанны Каганнан шома гына алып сыпыртканнар икән Аны юлда «урлаган» өч әшнәмнең берсе Бохарага исән-сау әйләнеп кайтты
— Шуннан?
— Ләкин, әлеге егет аерылып киткәч, иптәшләре ниндидер бәлагә тарыган — элек сөйләшенгән җиргә барып җитмәгәннәр.
— Шуннан?
— Сүз куешкан төрекмәннәрем кәләшне вәгъдәләшкән җирдә төшкә кадәр көтеп торганнар да, түземнәре төкәнгәч, үзләре каршы алырга кузгалганнар Кәләшнең кайсы тарафтан алып киленәсен беләләр Кузыбагар тозагына җиткәч, шаккатканнар әшнәләремнең икесе дә үтереп ташланган, Балҗаннан җилләр искән, ди
Юлтай әле һаман тынычлана алмаган чаптарын тыеп, бер үк вакыт үзе дә җенләнә башлап, инәле карашын Нәзир Әбдиевкә батырды да
— Көрәш кан коюсыз гына булмый,— диде.— Син урамнар, мәйданнар буйлап: «Әмир пулы бикәр, әмир акчасы йирмәйде!»—дип оран салып революционер исемен казанмакчы, бөтен хәтәр эшне кешедән эшләтмәкче. Үз гаиләң алыш-бирешләрен дә безгә йөкләмәкче Булмый ул алай, егетем, булмый!
— Соң мин кулымнан килгәнчә...
— Кулдан күбрәк килерлек итеп тырышырга кирәк! — диде Юлтай. аны бүлеп.— Әмир акчасын әйләнештән чыгару җиңел ул, Бохара мәмләкәтенең яңа акчасын сугу гына авыр Ансыз исә нинди бәйсезлек турында хыялланырга мөмкин? Ә сезнең берегез тизрәк мамык сатарга ашкына, икенчегез — хатын. Сәүдәгәрләр, имеш!
Нәзир бурлаттай кызарынып чыкты Тик үзен аклап бүтән бер сүз дә әйтә алмады.
— Нишләргә соң хәзер? — диде ул. күндәмлек күрсәтеп.— Мин әшнәләремне Байкучатов корбаны булмады микән, дип хәвефләнәм Үз өере белән ул иртән үк Каган ягына чыгып киткән, диләр Без- некеләрнең серен дә алса.
— Синең Балҗаныңны кайда асрарга тиеш алар7
— Каганда яки туган кышлагында Атасы янына чүлгә илтеп яшерүләре дә мөмкин.
— Каганга алып кайтмаслар Димәк, эзли торган җирең икәү. Егетләреңнең ышанычлыларын җый да каршыларына кит Алар күбәү түгелдер, берсен дә калдырмый юк итегез Шуннан соң корал китерүче кәрванга юл күрсәтергә ашыгыгыз.
— Зыятдингамы?
— Әйе. Бер генә минутны да әрәм уздырмагыз. Язмышны җитезлек. кыюлык хәл итә
Юлтай кайтып кергәндә. Чекада ыгы-зыгы көчәйгән. Галимҗан Әминев партия Үзәк Комитеты һәм милиция вәкилләре белән юлга чыгарга әзерләнә иде Мондый очракта яшерен-оператив бүлек мөдире һәлакәт сәбәпләрен беренче ачыкларга тиеш булганлыктан. Симиниев борчулы төстә шефы янына килеп
— Иптәш Әминев. афәт чыгуын яңа гына ишеттем, мин бәхетсез- лекне шушы минутта ук тикшерә башларга әзермен.— диде — Оператив төркемгә кемнәрне алыйм икән7
Чека рәисе аңа йөгерек караш ташлады да анык әмерен бирде
— Сез Чекада кизү торыгыз Каганга мин үзем барам
Юлтай үз колакларына үзе ышанмады Ничек инде мондый җитди һәлакәтне тикшергәндә яшерен-оператив бүлек мөдире катнашмасын икән? Ялгыш ишетмидер ич ул7 Хәтта дөрес ишетсә дә. кулай түгел аңа бу әмер. Кичкә таба аның Бохарадан читтә, кеше күз алдында болгануы хаҗәт Шулай файдалы
— Иптәш Әминев. сыйнфый дошман кулы уйныйдыр монда.— диде ул.— Ун вагон харап булсын әле!
— Мин дә дуслар тырышадыр дип уйламыйм
— Шуңа күрә сезнең янда мин дә артык булмам
— Бохарада кем тәртип саклар соң? Монда да сезнең кебек бер уяу кеше калуы шарт
Әминевнең «уяу» дип әйтүе сагайтты Юлтайны Әллә мактап. Әллә төрттереп әйтә, белмәссең Шулай да. үзен барыбер Каганга алып бармаячагына ышангач, станциядәге шартлау хәлләрен ул юри гадиләштерергә омтылып
— Бәлки кызыл гаскәриләр үзләре гаепледер әле.— диде.— Саксыз тәмәке төпчеге ташлаганнардыр Дарыны кабызырга күп кирәкмени?
Чека рәисе салкын кан белән җавап кайтарды
— Шулай икән, андый гади җинаятьне ачуга бөтен көчне туплау да кирәкмәс. Пайтәхеттә күз-колак сизгер булсын монда да сынатырга ярамый
Юлтай артыграк борыч сипте, ахры Әмма эшне төзәтергә соң иде инде Кәрвансарай ишегалдына Габделхәмит Гарипов атылып килеп керүгә. Әминев иярткән төркем Каганга таба юл алды
Гарипов киткәч. Каган хәлләре өчен борчылмаска да мөмкин дип уйлады Юлтай Ә менә Әминев яшерен-оператив бүлек мөдирен шундый афәтне тикшерүдән читтә калдыруы шикләндерә Аның күз алдында үзен революция каһарманы итеп расларлык нәрсә эшләргә соң7
Ишекле-түрле йөреп баш вата торгач, тапты ни теге, ни бу якка кушылмый йөргән берәр сәүдәгәрне • кысып- Кызыл Гаскәр файдасына зур салым салырга Сәүдәгәр карыша. Әминев Хуҗаевлар бу эшнең гадел эшләнүенә икеләнә алмасын өчен, әлеге акыллы башка берәр гаеп тагарга Малы кулыннан китә башлавын тойгач яңа хакимнәргә бик тиз аркан борылыр Ялгызы гына түгел! Кемне савасын финанс комиссары Булатхуҗаев белән киңәшеп хәл итәргә була.
Симиниев кирәк кешесен телефон аша гына таба алмагач тагын атын иярләде Халык Комиссарлары Советына, берничә базарга кагылды. бары шуннан соң гына Булатхуҗаевның өенә юнәлде. Иркен ишег
алдына килеп кергәч, хезмәтче егет белән исәнләшеп
— Энем, мин Чека хезмәткәре Симиниев булам.— диде — Хуҗагызга ашыгыч йомышым бар. өйдәме ул?
— Хәзер белеп чыгамын.
Бераздан егет түгел, ишектә хуҗа үзе күренде.
— У-у. Юлтай уртак, әссәламегаләйкем, килең, килең, боерың! — диде ул ачык йөз белән — Исән-аман йөрисезме9 Әхвәлләрегез яхшымы? Әйдәгез ханәгә узыгыз!
Юлтай аның белән шулай ук. Бохарадагы йола буенча, чуклап- чачаклап исәнләште һәм хуҗаның, аның гаиләсенең сәламәтлеген, мал-мөлкәтенең иминлеген сорашты Үзе әнә шулай Булатхуҗаевка ияреп кереп хәл белешкән арада кунак бүлмәсен күздән кичерде. Ханә иркен, унике өрлекле түшәме биек иде Өч зур тәрәзәдән яктылык мул иңә. өч яктагы өч ишекнең һәммәсе нәфис итеп сырланган, бизәкләнгән Көндез артык эссе булмасын өчен, тәрәзәләр нәфис бизәкле челтәр белән капланган Агачмы, ташмы шулай челтәрләнгән — монысын Юлтай чамалый алмады Тәрәзә араларындагы диварга исә күз явын алырлык матур сурәтләр төшерелгән Геометрик сыннар, үсемлекләр, чәчкәләр. Каршы диварда тәрәзә сыман алты уем — алар да. чиккән намазлык кебек, ямьле, нәфис рәсемләнгән. Уртадагы җиденче уемда китап-дәфтәр. савыт-саба шүрлекләре. Ишек башларында диварга догалар һәм шигырьләр язылган. Алар сурәт кебек матур, бүлмәгә затлылык өстәп тора. Түшәм кәрнизләре умарта кәрәзедәй сырланган Идәненә түшәлгән калын келәм буйлап атлаганда. үзеңне куе үлән, чәчәкләр каплаган болында йөргәндәй тоясың. Юлтай купшы бүлмәне сокланып тамаша итте Хуҗа исә түрдәге тәбәнәк өстәл янында урын күрсәтеп:
— Бәрәкалла хуш килепсез,— ди-ди кунакчыллык күрсәтүендә булды— Мәрхәбә! Бергәләп чәй эчәргә кем җитми дисәм, сезнең кебек бер зыялыны юксынганмын икән. Табын күрке — кунак, түргә узыгыз. Юлтай би!
— Рәхмәт, тәкъсир Әгәр бер үтенечем булмаса, мин сезне өегезгә килеп борчырга һич тә җөрьәт кылмас идем, әлбәттә.
— Хафаланмагыз, хәзер барысы турында да гәпләшербез. Сез әле көндез әүкатьләндегезме?
— Ары чабып, бире йөгереп, тамак ягы онытылып та китә. Әмма сез. тәкъсир, мәшәкатьләнмәгез, әүвәл эшне хәл итик әле.
— Менә монысы мәслихәт нәмә имәс,— диде хуҗа көлемсерәп һәм башын чайкап — Лампа янсын өчен, элек аңа май салалар Кичерәсез. мин хәзер әйләнеп керәм
Бераздан бая Юлтайны каршылаган үсмер табын әзерләде Өстәлгә хуш исле пылау, кайнар сумса, кәләвә, аннары алма. анар, алморт. йөзем, өрек кебек җиләк-җимеш килде. Хуҗа кунакны сыйлады
— Эш хакында сөйләшеп, ризыкны суытмыйк, анысына соңрак та өлгерербез.— дип тукып торды. Бары тик кавын-карбызларны да капкалагач кына. Булатхуҗаев сүзне сәясәткә күчерде
— Әйе коммунистлар — диктатор.— диде ул кулларын тастымалга сөртә-сөртә — Үзләре белән килешмәгән кешеләрне гаепләү, сүгү аларга берни тормый
— Тәкъсир.— дип елмайды Юлтай.— сез мине шундый сыйладыгыз. хәзер бөтен дөнья күземә хуш күренә, күңелсез нәрсәләрне, валлаһи. телгә аласы да килми.
— Тугры,— дип көлде Булатхуҗаев— Ашау-эчү. киенү, торак мохтаҗлыгын татып яшәүче адәмнең уе да моңсу була, хыялы да бер кабымлык ризык, ямаулы бер иске чикмән яки кәвеш, төн кунарлык кечкенә бер куыштан ары китми
— Көче дә шуларны булдыруга сарыф ителеп бетә.— диде Симиниев. хуҗаны куәтләп.
— Тазарту комиссиясе исә әнә шундый ярлы-ябагайны сөттән ак. судан пакь санап, эш башына сайлап куйдыртырга тырыша Хатыны талак имансызлар1 Эчке аң үсеше кая ул югары баскычка күтәрелү, бер җамаяк боткадан да ары китмәгән гидайны Комиссарлар Советына керт. имеш.
— Кул куясы урынга тавык тәпие сырлап утырырга!
— Әйе Менә шундый бәндәләрне Рәсәйдән килүчеләр җөдә үз күрә Сезнең милләттәшләр дә кызганыч ки. булдыксызларны күбрәк яклый
Бу искәртүне Юлтай шелтә кебек кабул итте. Булатхуҗаевның ачынуы нигезсез түгеллеген белсә дә. якташлары гаебе үзенә дә күләгә төшерүе ихтималлыгын чамалап
— Тәкъсир Бохара халкы бердәм булса, читтән кем дә тыкшына алмас иде.— диде — Әгәр инде Казан татарларын күздә тотасыз икән, без үз язмышыбызны сезнекеннән аерып карамыйбыз
— Юлтай би, күңелегезгә авыр алмагыз.
Симиниев, үпкә тойгысына бирелепме, хуҗаны бүлеп дәвам итте
— Нәкъ менә безнең Садрый Максудый җәнапләре Дәүләт Думасы мөнбәреннән «Дөньяда бер бөек төрек милләте бардыр, булган, булачактыр вә бу милләтнең барлыгына вә киләчәгенә һичбер куәт киртә була алмас!» дип чыгыш ясавын онытмагыз
— Мин Максудый әфәндене ихлас вә ифрат хөрмәт итәмен Аның бу нотыгына меңнәр рухланып дога кылды
— Тәкъсир, татарның хөрмәткә лаек егетләре бер ул гына түгел,— диде Юлтай тагын да үҗәтләнеп — Фетнәчеләре, мәйсезләре бар икән, алары серле рәвештә һәлакәткә очрый да тора Серле рәвештә' Булатхуҗаев. аны аңлавын белдереп, баш какты Аннары җитди, ихтирамлы төстә
— Жураларым әйтүе хак икән.— диде — Сез үтә дә кайнар, тәвәккәл көрәшче
— Хәзер сүз. буш хыялларны онытып, эшкә, хәрәкәткә күчә торган заман, тәкъсир Әмма -Шәрык уяна'- дип күпме сөенсәк, күпме тәкърарласак та. Бохара әһле һаман йоклый бирә Аның өчен без. читтән килүчеләр, әле теге, әле бу яктан аһ орабыз, хәтта кан коябыз
— Канә. мәрхәмәт кылыгыз, ризыкка үрелегез,— дип эндәште хуҗа Аннары җитдилеген саклаган хәлдә. Симиниев касәсенә чәй коеп һәм кунагының салпы ягына салам кыстырып, сүзен дәвам итте — Гәбегездә мән бар Сезнең шикелле егетләр җитми безгә, дөрес Әмма әхвәл өметсез имәс Каган хәлен ишеткәнсездер Дуслар да булышса. халык күтәреләчәк әле
Симиниев. ниһаять, йомышын әйтер вакыт җитүен тоеп, өстәлдән ераграк күчеп утырды Мул табында сыйланудан бөтен тәненә рәхәт талгынлык җәелгән, маңгаена тир бәреп чыккан иде Иркен бүлмәдә тыштагы бөркүлек бөтенләй сизелмәгәнлектән. монда сулыш алу җиңел, ял итү тансык Ләкин хәзер купшы хөҗрәләргә бикләнеп онытылыр чакмыни7 Шуңа күрә ул ризыкка ишарәләп
— Тәкъсир, кунакчыллыгыгызга мең рәхмәт' — диде — Инде эшкә күчик Блеккер әфәнденең янә бер үтенече барлыгын беләсез. Йөрәкле егетләр исән чакта иншалла анысы да вакытында үтәлер Ләкин андый егетләрнең үзләрен дә кайгырту мөһим минемчә
— Әлбәттә
— Шул исәптән, мин үзем дә. тәкъсир, терәккә, таянычка мохтаҗ.— дин. Юлтай үзенә Әминев күрсәткән мөгамәләне сөйләп бирде— Госманхуҗа әкә. бу бер дә яхшы фаш түгел Чекада Байку- чатов казынган шартларда
— Без ул бәндә хакында Гарипов белән киңәш-табыш кылдык инде
— Киңәштегез, ә7 — Симиниев. хөкем иткәндәй, башын чайкады — Без кайвакыт дошманнарга әнә шулай бәя биреп җиткермибез, аннары бик нык үкенергә туры килә. Мин үзем кискенрәк чаралар да күрә башладым инде. Тик хәзер сүзем ул хакта түгел. Әминев башын әйләндерер өчен минем мондый бер ниятем бар иде
Булатхуҗаев кунагын игътибар белән тыңлап торды да
— Мәгъкуль,—дип хуплавын белдерде — Ишназар әкәгә туктагыз әле
— Кем ул?
— Пайтәхетебезнең Сәлләханә ягында яши булса кирәк Ерак кышлакларга барып, чәй-шикәр. шырпы, кәтүк, сабын, пәрвәрдә ише нәрсәләр белән сату итә.
— Баймы9
— Кайда инде! Малны бездән бурычка ала да кышлакларда бодай. солы, тары ярмасына, терлеккә алмаштыра. Аннары шул игенне, малларны Бохара базарында саткач, безгә әҗәтен түли. Сәүдәгәр дигән исеме генә бар. гаиләсе көчкә җан саклый, имеш Әмма гөнаһсы зур — гидайларны кызгана, безгә тел озайта. Шуның өчен аны Хуҗа- евлар груһы сәүдәгәрләр исәбеннән корылтайга сайлатты, нотык сөйләтте Кызыл Гаскәр файдасына дип салым сылавыгыз, чыннан да. шәп булыр Революция дип сайрап кына йөрмәсен, йөз пот ашлыгын чыгарып салып егетләнсен! Үзенә дә. бүтәннәргә дә акылга утырырга яхшы булыр.
— Байгышны яклый башласалар?
— Кышлакларда малын ике бәягә сатып, кәмбәгальләрне каезлап йөри, диярсез Берничә шаһит табылыр, иртәгә безнең комиссариатка килеп, исемнәрен белеп китәрсез.
— Төшендем, тәкъсир!
Йомышын йомышлагач. Юлтай китәргә җыенды. Әмма ул, ишек башларындагы диварга язылган догаларны укыган булып, тагын бераз терәлеп торды Булатхуҗаевның. бердән, ата-бабадан килгән бай. икенчедән. Истанбулда белем-тәрбия алган кәттә укымышлы, шактый ел җәдитчеләр юлбашчысы булганлыгын ишеткән, әле хәзер дә Бохара тормышының уртасында кайнап, күп кенә ачык һәм яшерен эшләргә даими йогынты ясап торуын чамалый иде Симиниев Бер дә юкка гына нәкъ менә аны эзләп өенә килмәде ич. Нигә әле аяк астында кара эшне генә башкарып йөрергә9 Нигә дәү абзыйларга якынаеп, югарырак үрмәләмәскә?
Әмма йорт хуҗасы бик үк чишелеп китмәде Югыйсә кунагының кемнәргә хезмәт итүе аңа һич тә сер түгел иде. Аксөякләнеп маташуымы9 Ят кавем санавымы ' Шундый сәбәпләр аркасында турыдан-туры аралашырга ашыкмавымы9
Симиниев, ышанычка кереп бетә алмавына кәефсезләнсә дә. күзләрен ишек башыннан алып, тыштан бүтән нәрсәгә сукрангандай итте:
— Төркестан мөселманчылыктан бүтәнне белми шул әле.
Бар җирдә дога, дога, дога1 Әйтерсең, гареп һөҗүмен шуның белән генә туктатырга мөмкин1
— Атам корган йорт бу.— диде Булатхуҗаев.— Картыбыз диндар Ә сез шулар урынына ни язып куяр идегез?
— Мин. тәкъсир. Насыйр Бохараиның бер шигырен туган телемә тәрҗемә иттем Ни әйтсәк тә. без — төрки кавем Кабинетымны гарәп- фарсы теле басмасын әле дидем
— Хуш
Юлтай стенага язгандай хәрәкәт ясап, шигырь әйтте Бабайларның алтын сүзен искә алмый ярамый.
Кайбер чакта нәни инә сеңгедән нык яралый
— Бәрәкалла. Чека өчен махсус чыгарылган шикелле бу. һич тә мең ел элек язылган дип уйламассың1 — дип көлеп җибәрде Булат- 64
хуҗаев Аннары урта бармагындагы йөзеген салып, кунагына сузды — Бу бүләк сезгә хөрмәтем билгесе булсын. Юлтай би Кирәк чакта мөһер итеп тә файдаланырга мөмкин аны
Симиниев инде мондый юмартлыкны көтмәгән иде Әмма баш тартып кәнфитләнмәде : >.ш рәхмәт яудыруын белде: ♦
— Сезнең ышанычыгыз миңа иң зур дәрәҗә, тәкъсир’ Игелегегез 5 үзегезгә, якыннарыгызга тарафдарларыгызга яхшылык булып i кайтсын
— Амин* -
Янып торган якут кашлы йезек саф алтыннан коелган иде * Юлтай аны шулай ук урта бармагына киде дә
— Сөбханалла, бу кадәр дә гаман. килешле булыр икән! — = дип сокланды
Көннең калган өлешен һәм төнне Симиниев Чекада кизү торып » уздырды Кичке караңгылык куерганда базарларның берсендә янгын * чыгу аны гаҗәпләндермәде Ул бу хәбәрне көтә иде инде Ә менә иртән ' шалтыраган телефон йокысын ачып кына калмады тешләрен дә - шыкырдатырга мәҗбүр итте Ул болай да һәммәсе ачык ишетелүгә карамастан, хәбәр бирүчедән кат-кат
— Каратауга баручы кәрванмы9 Байкучатов отряды кулына’ Аны кем таныган? — дип төпченеп сорау алды Менә кабахәт, менә җаныннан җөда булгыры имансыз эт1 Ә сез миңгерәү сыер кәлҗемәләре. бу югалту өчен башыгыз белән җавап бирерсез!! — дип янады
Ул трубканы куйгач та тынычлана алмыйча Юк инде җитәр, йә Байкучатов дөмегә, йә мин Юлтай исемен йөртмәячәкмен!» — дип ант итте Блеккер. Булатхуҗаевлар алдында хур ителүе җенен чыгарганлыктан, үч алу планын корып зәхмәтләнө башлады
33
Бәрелештән соң әзрәк хәл алгач, кызыл гаскәрләр сугыш кырын йөреп чыгып, һөҗүм итүчеләрнең икесе авыр яраланганлыгын ачыклады һәм аларга беренче ярдәмне күрсәтте Аннары һәлак булган ике иптәшләрен коедан бер читтәрәк җирләделәр, чәчелеп калган дошман мәетләрен дә җыеп гүргә иңдерделәр Ашыга иде Байкучатов. әмма кешелеклелек күрсәтүдән үзен тыя алмады Монда Австрия фронты түгел, дошманның да үз мөселманың, баксаң, алар арасында кызыл гаскәриләрнең я берәр авылдашы, я берәр танышы да очрап куюы бар Җирләү дошманга түгел мәрхүм кешегә хөрмәт күрсәтү. Фарукҗан иптәшләренә дөрес әмер бирүен аларның күзләреннән үк шәйләде әле яңа гына корәк-китмәннәң аерылган диһкан-игенчеләр кан коюга һич тә сусап тормый, аларга җир эше кабер казу булса да. күнегелгәнрәк шөгыль ид<
Йөкләр төялеп, яралылар ar.iapra атландырылгач, сафы сирәгәйгән төркем, боерык көтеп, командирына төбәлде Байкучатов киңәшкән төстә
— Әйләнеч булса да. Зыятдинга чуен юл буйлап кайту хәвефсезрәктер. ә’ дип эндәште Тау итәгендә дошман посып торып, кинәт һөҗүм итәргә мөмкин Сахрада без аны әллә кайдан күреп алырбыз Атыша башласак, безгә ул тирәдә ярдәмне тизрәк күрсәтерләр Шулай ич?
— Дөрес. — диде Амантай
Ул монда үзен Фарукҗанга иң якын кеше саный шуңа күрә командиры янәшәсендә булырга тырыша иде Таңгы бәрелештә дә ул аның әмерен көтеп кенә торды үҗәтләнеп атышты Тидерүе ни чама булгандыр, әмма дошманның алар турысыннан якын килә алмавы хак Баикучатонның дошманча) ■ ■ к • < i к • мавы. салкын
кан белән кирәкле әмерләрне вакытында бирүе Амантай күңеленә дә ышаныч өстәгән иде Югыйсә. <эшләр харап, бетәрбез, ахры», дип. белгән догаларын укый башлавын да яшерәсе юк Әмма бирешмәделәр. җиңделәр Йөрәкле икән чекист, юкка гына хәтәр җинаятьнең очына чыгарга алынмаган икән.
Шулчак Байкучатовның икенче ягыннан барган Иргәш:
— Амантай.— дип эндәште.— сез ничек уйлыйсыз, мөселманча булдымы иңде бу7
— Нәрсә?
— Кәфенсез генә күмү. Моның өчен ходай ормас микән безне7 Бичараларның каргышы төшмәс микән7
Сорау Амантайга бирелсә дә. үзенә юнәлтелүен шундук аңлап алды Фарукҗан Диндар Шәрыкнең бар кайгысы шул булыр инде' Әмма ул. Иргәшнең чынлап хафаланган кыяфәтенә күз йөгерткәч, үзенең дә шиген таратырга теләгәндәй, йомшак кына итеп:
— Тәкъдирләре шул булгандыр.— диде.— Язмыштан узмыш юк
Иргәш сораудан аның болай җиңел котылуын өнәмәде бугай, по- шынулы төстә:
— Мәетләрне якындагы кышлакка гына илтеп тапшырасы булган икән.— диде.— Йола буенча күмәрләр иде Ясин чыгып.
— Әгәр алар безне тураклап атса, нишләтерләр иде икән? — дип телгә килде Амантай.— Ялчысына ямаулы чапанын да бирергә кызганучы байлардан кәфенлек артыр идеме7
Иргәш дәшмәде Фарукҗан көлемсерәп
— Ясин чыкмас өчен исә алар безне кяфер дип игълан итәр иде' — диде — Көрәш бара, егетләр. Күрмисезмени, кышлак халкы да ике тарафка бүленгән Фронттагы кебек Ә фронтта йолаларны бик саклап булмый Герман фронтында өч ел җәфа чиктем, анда мөселманнар да чебен кебек кырылды
— Аларны кәфенсез күмдегезме7 — дип сорады Амантай
— Кая инде кәфен эзләргә вакыт7!
Дөяләрнең бер өлеше харап булганлыктан, коралның шактыен атларга астылар Каракүл тиресен дә кое янында калдырасы килмәгән- лектән. йөк күп җыйналды — барлык гаскәриләр җәяү кайтырга мәҗбүр булды Багбан коесы инде әллә кайчан артта калды, әмма чуен юл әле һаман күренмәде Төнлә ни ял. ни йокы татымаган сугышчылар дөя көенә сүлпән генә атлый, көчәя барган эсселек торган саен башны авырайта, миңгерәйтә иде
Иртәнге иксез-чиксез зәңгәр күктә бүрек кадәр генә бер болыт йөзеп йөрде Ул Фарукҗан игътибарын тартырлык зур да. куе да түгел иде Әмма бер заман чүлдә күнегелмәгән ниндидер бер ят тавыш ишетелде. Ул Зыятдин тавы ягыннан ишелеп килде дә минут эчендә, шарлавыктан койган шикелле, тоташ яңгыр агымына әйләнде һәм. ни дә булса уйлап өлгергәнче, чуар кәрванны исәнгерәтеп. җиргә бәреп екты Тирә-як исә яп-якты. балкып торган кояш та баш очында гына иде. Су ташкыны ун-унбиш минут кына дәвам итте Әмма ул шулкадәр кинәт һәм шулкадәр кыска вакыт эчендә коелса да. бер генә җеп бөртеген дә коры калдырмады Гүя. яңгыр яумады кемдер өстән галәмәт зур кисмәк белән су бушатты!
Фарукҗан шаркылдап көлгән тавышка башын күтерде. Иргәш лычма су булган гимнастеркасын сыгып маташа һәм тәмам шәрә калганчы чишенеп ташлаган бер иптәшен үрти икән.
— Гомерегездә бер госел коендыгыз, ичмасам1
— Ходайның кодрәте, сөбханалла
— Мамыкның кирәген бирде бу. бичара диһкан тагын аһ итә инде
— Әле кайчан болай мунча керер идек7
Байкучатов сикереп торды да шулай ук чишенә башлады һава җылы, дымлы мунча ташына су тондыргандай, җирдән бу күтәрелә 66
иде Амантай сокланып
— Фарукҗан ага. карагызны!—дип мөрәҗәгать итте
һәр тарафта — эре-эре бөртекле ком диңгезе Яңгыр аны утырткан. юган, кыздыруын дәвам иткән кояш нурларыннан миллионлаган бөртекләр, бриллиант сипкәндәй, җем-җем килә Әле яңа гына коеп ♦ узган яңгыр сулары бер-берсе белән кушылып, ком өстенә матур з буразналар сызган Тузаннан арынган һава сафлыгы, пакьлеге белән сулап туйгысыз Сугышчылар, күнитекләрен дә салып атып, юеш ' җирдә яланаяк йөгерешеп, үзара шаярышып рәхәтләнә Аларны әле - кайчан гына канлы бәрелештә үлем белән чәкәләшкән йончыган. * сүлпәнләнгән хәлдә чүлдән атлаган кешеләр дип күзаллавы да мөмкин ~ түгел, һәммәсе сабый бала шикелле иде Бары яралылар гына бу = күңелле ыгы-зыгыга кушыла алмый кызыгып карап тора, тик алар да атлар җиргә чүңкәйгәндә үзләренең имгәнми котыла алуларына ; куанган иде.
— Иптәшләр, онытылмыйк. Зыятдин станциясенә тизрәк барып : җитүебез хаҗәт! -
Атлар, дөяләр торгызылды, йөкләр яңадан асылды, кораллар барланды — кәрван сәфәрен дәвам итте Бер сәгатьтән алар инде Бохара-Сәмәрканд чуен юлына да килеп җиттеләр Байкучатов тиздән юл төзәтүче эшчеләрне күреп алды Шуларның берсе каршы килеп сәлам бирде, кәрванның кайдан юлга чыгуы белән кызыксынды Эшчеләрнең һәммәсе мылтыклы булуын Фарукҗан ерактан ук чама-лаган иде инде. Аларның өлкәне
— Сәетморат бәк мәлгуньнәре азына, бүген төнлә менә тагын күпме юлны эштән чыгарганнар.— дип аңлатты — Ярый әле вакытында хәбәр итүчеләр табылды, поездлар һәлакәткә очрамады
— Коралыгыз җитәрлекме соң7 — дип сорады Фарукҗан
— Бар Безгә хәзер эшләргә генә түгел, тимер юлны сакларга да туры килә ич.
Байкучатов отряды Зыятдин станциясенә көндезге сәгать уннарда кайтып керде Гарнизон башлыгы трофейларны кабул иткәндә шатланып һәм Фарукҗанны мактап
— Явыз карчыгаларның канатларын кискәнсез, рәхмәт' — диде - Басмачылар кулына төшсә, бу кораллар тагын күпме кешенең башына җитәр иде һәлак булган иптәшләребез кызганыч, әмма сугыш корбансыз гына булмый шул
— Дошман унөч кешесен югалтты, авыр яраланган янә икесен монда алып кайттык әнә Җиңел яраланганнары да байтак булгандыр, качып котылдылар.
— Аңлашыла Ә сезне монда Чекадан эзләделәр Бохарадан иптәш Әминев Каган госпиталеннән Мартьянов дигән берәү дә үзен күрүегезне үтенде.
Ниндидер мөһим яңалык ишетергә сусаган Фарукҗан җанланып һәм ашыгып
— Күптән эзләделәрме? — дип сорады
— Мартьянов кичә кичтән таптырып маташты ә Чекадан — бүген бер-ике сәгать элек кенә әле
— Телеграф эшлиме7
— Эшли.— диде гарнизон башлыгы — Тик мин иптәш Әминев әмерен язып алдым Ташкенттан Мостафа Янбулатов Бохарага дип юлга чыккан икән Баһаветдин иптәш Шиһабетдиновның дусты Сез аны монда көтеп алырга, аннары бергә Бохарага кайтырга тиеш
— Поезды монда кайчан килеп җитәчәк7
_ Өч-дүрт сәгатьтән Кызыл Гаскәр командиры икән Янбулатов. хәрби киемнән Сезне беренче вагон янында көтәчәк Паролегез — кош исеме таҗикча кул куючы шымчыгыз атын көйлисез Янбулатов
шуңа икенче шымчыгыз исемен әйтеп җавап бирергә тиеш
— Яхшы.— диде Фарукҗан тынычланып.
— Юынып, тамак ялгап, бераз черем итәргә дә вакытыгыз бар Ятак — күрше бүлмәдә үзебез уятырбыз
— Бик әйбәт, рәхмәт Юлда безне яңгыр шундый итеп коендырды — яңадан тугандай булдык.
Байкучатов егетләрен гарнизон ашханәсенә алып китте Солдат сые һәммәсенә килеште, суынган дип тормадылар, китергән берсен ялтыратып бардылар Аннары штаб урнашкан йортның тәрәзәләре томаланган салкынча бер бүлмәсендә киез түшәлгән идәнгә тәгәрәделәр.
Хәрби эшелон станциясе билгеләнгән вакытта килеп җитте. Ачык платформада туплар тезелеп киткән, алар арасында юлның як-ягына каратып пулеметлар урнаштырылган. Туп көпшәләренә асып тарттырылган плащ-палаткалар эчендә солдатлар бара. Платформа саен кызыл гаскәриләрнең икешәре ачык мәйданнан тирә-юньне күзәтә Күренеп тора Бохара хезмәт ияләренә ярдәмгә теләсә кайчан һөҗүмне кире кагарга сәләтле көч юнәлтелгән.
Поезд туктауга, беренче вагоннан да шактый кеше перронга коелды Барысы да хәрбиләр Аларның кайсылары вокзалга, станция башлыгы бүлмәсенә кереп китте, байтагы, оеган буыннарын язып, эшелонның койрыгына таба йөгерде Байкучатов вагон ишеге төбендә укмашып торган төркем яныннан, үзалдына сәйранда йөргән кеше шикелле. ■ Бум-бум-бум. бум-бум-бум >. дип көйли-көйли ашыкмый гына атлап узып китте Амантай белән Иргәш, ул өйрәтеп куйганча командирларын бераз читтәнрәк күзәтеп торырга тиешләр иде.
Фарукҗан. як-ягына каранмаса да. төркемнән аерылган бер кешенең үзенә иярүен сизми калмады Бик әйбәт ' Бум-бум-бум, бум- бум-бум»
Артыннан җитеп килгән хәрби аның белән тигезләшкәч:
— Бу көй мине «биһуш» итә.— диде— «Биһуш!»
Фарукҗан. көйләвеннән туктап, сүз кушучыга таба борылды Янәшәсеннән калку буйлы, җитди чырайлы кызыл гаскәри атлый иде. Пөхтә кырынган, әмма кара кучкылланып төк төпләре беленеп тора. Озынча йөзле, калын иренле, шактый юан муенлы ир икән
— Безгә һушсыз калырга ярамый, иптәш Янбулатов,— диде Фа— рукҗан — Юлда ялыгырга мөмкин, тик шуннан арысына рөхсәт юк
— Мин әле монда тәгаен очрашуыбызга ышанып бетмәгән идем Сез, Фарукҗан иптәш, хәзер Бохарага кайтасыздыр ич?
— Әйе
— Алайса вагонга керик.
— Анда командирлар гына барамы9
— Штаб. Әмма сез дә сыярсыз, бик кысан түгел
— Без анда иркенләп сөйләшә алырбызмы соң’ — диде Фарукҗан Мостафа Янбулатовның күзенә карап — Аулаграк җир кирәкмәсме’
— Алайса эшелонның койрыгынарак китик Иптәшләрегез монда утыра торсын, сүз беткәч, без дә шушында әйләнеп килербез.
Алар берничә платформаны узарга өлгермәде, арттан Иргәш куып җитте.
— Фарукҗан әкә.— диде ул.— хәзер ышандым инде, сезне ниндидер бер бәндә күзәтә Мин аны без бая өчәүләп станциядә йөргәндә үк абайлаган идем инде
— Ниндирәк кеше?
— Озынча йөзле, кыйгач кашлы кара сакаллы Чалма-чапан. кәвеш кигән.
Байкучатов Каган вокзалында күргән кешегә охшый икән ләбаса Тураев сүзләрен дә онытмаганлыктан. ул кинәт артына борылып карады. Перронда поезд килгәндә куба торган ыгы-зыгы сәфәргә җыенган пассажирлар, карбыз-кавын сатып йөргән кышлак халкы су эзләп ары-бире чапкан солдатлар — мәйдан гөж килә, бары ул эзләгән әлеге кеше генә күренми
— Кайда соң ул хәзер9
— Белмим Шушы тирәдә генә кайнашадыр әле
— Эшелон монда озак туктап торачакмы9 — дип сорады Байкучатов Янбулатовтан
Нәкъ шул вакыт паровоз сузып-сузып кычкыртты, буферлар бер- берсенә бәрелде, солдатлар үз платформаларына таба йөгерешә башлады Фарукҗан Иргәшкә
— Ул бәндәгә күз-колак бул. шушы поездга утырмады микән9 — диде — Үз вагоныңа бар. поезддан кала күрмә тагын!
Байкучатов белән Янбулатов туплар гына төялгән, солдатлар да. пулеметлар да күренмәгән бер платформага үрмәләп менеп, лафет өстенә утырдылар Күрше платформадан аларны күзәтеп торган солдатлар. үз кеше булуларына ышаныпмы, аны-моны дәшми үз шөгыльләрендә булдылар — кайсы черем итәргә ятты кайсы гәп сугуын белде Поезд йөрешен тизләткәннән-тизләтеп Зыятдин станциясен арт-та калдыргач. Фарукҗан йомры гәүдәле, кояшта янган йөзле, үз-үзен тотышыннан ук тәҗрибәле командир икәнлеге күренеп торган юлдашыннан
— Димәк, безгә булышырга киләсез9 — дип сорады
— Юк. мин бу артиллерия дивизионыннан түгел, хәзерге вакытта Жидесуда булырга тиешле кеше Ташкентка эш белән барасымны белгәч. Икенче полк кызыл гаскәриләре Шиһабетдинов фаҗигасен ачыклап кайтуымны үтендедер Баһау язмышы үземне дә пошындырганлыктан. Ташкентта тиешле җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттем
— Үзегезне бу фаҗига нигә кызыксындыра соң9
— Кызыксындыра дию әз. борчый Баһау танышым, көрәштәшем генә түгел, дустым да иде
— Ташкентта бу вакыйганы ничек аңлаттылар инде9
— Имеш, ул үзен-үзе аткан Мин моңа, билгеле, ышанмадым Ышана да алмыйм. Баһаветдинның ни дәрәҗәдә тормыш сөючән кеше икәнлеген яхшы белә идем мин
— Кызык.
— Нәрсәсе кызык9
— Юк. мин болай гына әйтәм — диде Фарукҗан уңайсызланып һәм үзен ялгыш аңлаудан куркып Мәзәк, тамаша эзләүдән түгел, фикерләребез туры килүенә шатланам Иптәш Әминев сезне беләмени9
— Белми Ташкентта аның яхшы бер танышына тап булдым Төркестан фронты штабында Шөбһәләремне сөйләп биргән идем ул шундук Бохара Чекасына телеграмма сукты Әминевтән сезнең белән багланышка керүне киңәш иткән җавап алдык
— Аңладым. Мостафа иптәш Тик мин сезне тынычландырырлык ни генә әйтә алырмын икән9
Байкучатов шулай диде дә бер мәл тынып калды Эшелон кызган һаваны ярып алга чаба, ачык платформада туктаусыз җил өргәнлектән. бөркүлек җанга тиярлек түгел иде Жанга тия торганы билгесезлек. үз теләгеңә ирешә алмау ид<? Кемнең нәрсәгә омтылганын аның дусмы, дошманмы икәнлеген анык кына белеп тә булмый Бөтенләй башка хыял, башка максат белән яшәсә дә. кайберәүләр ре-волюционер, тормышны үзгәртер өчен көрәшүче булып кылана Ә ме
нә бөтен җаны-тәне белән тормышны үзгәртеп корырга ашкынып та. әүвәлгечә яшәргә, иске тәртипләрне сакларга омтылучы ролен уйнаучылар бармы икән Бохара республикасында9 Бәлки андый кеше мондагы чын көрәшне, көчләр нисбәтен, кемнәрнең сүзе белән гама- ле туры килү-килмәвен ачыграк күрер иде9 Бәлки генә түгел, ә нәкъ менә шундый зат чека өчен табыш буласына икеләнмәскә мөмкин. Артык туры, чамасыз беркатлы хезмәткәрнең монда каш ясыйм дип күз чыгаруын көт тә тор Тик юлбарыс сарык тиресен ябынса, күгәрчен тилгәндәй кычкыра башласа, бүтән тереклек ияләре буталып бетмәсме9 Ул чакта көнлекче ялчы-мәрдекәр. уртагыннан җир эшкәртүче — чәйрекәр. фәкыйрь игенче — диһкан гозерен кемгә сөйләр9 Ярдәм аласы урында алар бәлагә генә тарымасмы9 Юк. хәзер инде Фарукҗан баскан юлыннан чигенә дә. үзен бүтәнчә таныта да алмый. Шуңа күрә. Бохара хәлләрен. Шиһабетдинов фаҗигасенә мөңәсәбәтен Янбулатов- тан яшерү кирәкме икән9 Исемнәрне атамыйча сөйләргә дә бирергә?
— Әлегә хәрби комиссар фаҗигасе һаман томанлы,— диде ул күзен офыктан алып — Минемчә, кайберәүләргә Ул үзен-үзе аткан икән». дигән хәбәрне тарату файдалырак Моңа шик белдерүчеләрнең бугазын чәйнәп өзәргә дә әзер алар. Әйтик, минекен.
— Сез Шиһабетдинов мәетен үз күзегез белән күрдегезме? — диде Янбулатов, карашын Фарукҗанга төбәп
— Әйе.
— Аны чаян, каракорт ише берәр хәшәрәт чакмаган идеме? Байкучатов гаҗәпләнеп гәптәшенә күз сирпеп алды да:
— Нинди чаян, нинди каракорт ул тагын? — дип сорады.
— Агулы бөҗәкләр Баһаветдин Тәрмиздә чакта шулардай бик курка иде
— Ә-ә.— дип көлемсерәде Фарукҗан.— Бохарада кеше кыяфәтендәге чаяннар хәтәррәк шул Чагарга гына торалар Сез Рахманколны беләсезме9 Хәрби комиссарга ничек килеп тагылган икән ул?
— Баһаветдин ихлас күңелле, кечелекле, ярдәмчел кеше иде. Рахманкол. бәлки, аны шуңа ошаткандыр.— диде Мостафа җавап итеп.— Заманында ул аңа эш табышкан, аннары герман фронтына китәсе егетнең Төркестанда калуына — өлкән яшьтәгеләр тупланган Ташкент халык дружинасына эләгүенә булышкан бугай. Баһаветдин инде аш белән атканга таш белән атучы түгел иде. Аеруча дус итмәсә дә. Рахманколны чит күрмәвен беләм
— Ә нигә дус күрмәде икән ул?
— Рахманколда революцион рух чамалы була. Дөресрәге, булмый. Октябрьдән соң контрларга кушылмавы гына гаҗәп Безнең якка инде ул Баһаветдин йогынтысында, аның абруен танып чыккандыр.
— Командирына, дустына хыянәт итә аламы ул?
— Белмим.— диде Мостафа икеләнеп.— Шикләнәсезмени? Фарукҗанның бу сорауга туры җавап бирәсе килми иде.
— Мин үземә дә ышанмыйм бугай инде хәзер.
— Бохара Чекасы бу җинаятьне ачарга җитди тотындымы соң9 Көче җитәрме?
— Ничек дияргә инде? Беренче көннәрдә очрасагыз, мин сезгә, мөгаен, тискәре җавап биргән булыр идем Хәзер өметләрем артты. Карагыз әле. сез Шиһабетдиновка ачу саклаган берәр хатын-кызны белмисезме? Әйтик, гыйшык тоткан, алданган
Янбулатов кискен рәвештә:
— Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! — диде—Баһаветдин, көчле чын шәхесләргә хас булганча, шәфкатьле, миһербанлы кеше иде.
— Шиһабетдиновны тәмам әүлиягә әйләндереп бетердегез инде! Фарукҗан моны юлдашына ышанмаудан яки аны үртәргә теләүдән әйтмәде Янбулатов. корт чаккандай, лафеттан кинәт сикереп торды. очлы күзләре белән чекистны бораулап, ачулы тавышын күтәреп:
— Сез аның хакында ни беләсез соң9 — диде.— Күренеп тора якынча да күзалламыйсыз' Бәлки ул мөселман кызыл гаскәриләренең иң сөекле, иң шанлы, иң үткен командиры булгандыр9 Иң намус- лысы!
Аптырабрак калган Байкучатов та торып басарга мәҗбүр булды ♦
— Чү-чү.
— Ак полковникларны бер карашы белән көйдерә иде Баһавет- 1 дин' Нәрсә ул мифик әүлия9 Безнең шикелле кара халык арасыннан - чык та син менә, кайчандыр академияләр бетергән, гомер буе сугыш " гыйлемен өйрәнүдән бушамаган генераллар эшен — штаб башлыгы _ вазифасын үтә. аннары атка атланып, кылычыңны болгый-болгый - эскадроннарны атакага алып бар яки фетнә күтәргән контрлар оясына » өлкә хәрби комиссары төсендә япа-ялгыз килеп кер' Андый тагын кемне беләсез? ж
— Туктагыз әле, кызмагыз болай! . ё
— Безнең тыйнак, кыюсыз татар кызларының Җәркәнттә Баһа- ' ветдинга ничек гашыйк булуларын, туйда Шаһикамал белән икесенә - нинди теләкләр теләгәнлеген беләсезме9
— Сез үзегез сөйләмәгәч мин аны кайдан ишетим соң9 Әйдәгез, утырыйк әле!
34
Балҗан атын ак күбеккә батырып хәлдән тайдырганчы куды да куды Ниһаять, шомлы кое. аның тирәсендә икесе ике якка мәтәлгән адәм кыяфәтендәге козгыннар шактый артта калды Яраланган гынамы иде алар, әллә беттеләрдәме— Балҗан бу хакта бөтенләй уй-фи- кер йөртмәде, бары җил чыгуын теләүдә булды Җил иссә, чүл күкрәгенә батып кергән ат эзләрен бик тиз ком каплап китәчәк, ул чакта инде аны берәү дә артыннан килеп тота алмаячак иде Әмма Балҗан күпме генә ходайга ялвармасын, чәч бөртеген селкетерлек тә җил чыкмады Шул ук вакыт бу тирәләрдә кеше яшәвен белгерткән билгеләр дә шәйләнмәде Арыган ат алдагы барханнар сыртына күтәрелгән саен ул офыкта сарык көтүе яки дөяләр кәрваны күренмәсме дип күзен талдырды, ләкин тирә-юньдә һаман бертөрле ком диңгезе генә җәелеп ята иде
Көнчыгышка таба гына барып дөрес эшлиме икән соң ул9 Кичә эңгер төшкәндә алар Каганнан төньякка. Гыйждуванга юл тоткан иде Шаһруд арыгын кичәргә өлгермәделәр, димәк, алар күп дигәндә дә ун чакрымнан ары җир узмагандыр Бәдбәхет җайдаклар Балҗанны кулга төшергәч, башта шулай ук төньякка таба хәрәкәт итте сыман Хәер, күзләре бәйләнгән хәлдә булганлыктан, ул инде моны тәгаен генә белми Шаһруд идеме ул. Зәрәфшән елгасы тармагымы — бер дәрьяны кичүләре генә истә Аннары янә төне буе өзлексез атларын кудылар Тимер юл аркылы чыкмадылар шикелле — Балҗан һәр тавышка бик уяу колак салып барды Төрекмәннәргә икән, димәк, алар Әмүдәрьяга таба юнәлергә тиеш иде Кәрван йөргән кеше түгел, чүлдә адашып, сусаудан яки ачлыктан харап булуы да ихтимал Бал- җанның. Бәлки аңа көньяк-көнчыгышка борылу кирәктер бәлки ул шул якта берәр җан иясенә тизрәк юлыгыр Бохара Каган кайсы якта калды икән хәзер9 Аты озакка чыдармы9 Берәр кое да күренми ичмаса, кояш төшлектән узды лабаса инде
Менә такыр башланды Арыган ат җиңелрәк атлый аның тояклары хәзер инде җиргә батып керми иде Артына борылып караган Балҗанның эченә җылы йөгерде Дөрес, базар мәйданыдай тип-тигез такырда офык киң. ялгыз җайдак анда әллә кайдан күзгә бәрелә иде Тик. хәрәкәттә бәрәкәт, диләрме әле9
Тагын берничә сәгать атлаганнан соң. бахбай туктады Балҗан, иярдән сикереп төшеп, малкаеның ялларын тарады, маңгаен сыйпады
— Түз инде син. җирәнкәем. түз! Сусадыңмы9 Үземнең дә авызым бик кипте, ләкин нишлим соң9 Чыдарга кирәк безгә Йә тимер юл. йә елга буена барып җитми калмабыз. Бәлки әле аңа кадәр мөлдерәп торган сулы коега да очрарбыз Әйдә бергә янәшә атлыйбыз9
Әмма Балҗан аны йөгәненнән сөйрәп алдан атларга мәҗбүр булды — җирәнкәй шунда гына урыныннан кузгалды Күпмедер баргач, аяк астында көйгән карабаш кыңгыртбаш үләннәре очрый башлады, тагын бераздан сыек яшел төстәге көйрәвек һәм әрем үсемлекләре дә күренде Күптән түгел явып узган яңгыр аларга җан керткән иде. ахры Балҗан үләннәрнең тапканын берсен бахбаена өзеп каптырырга тырышты Сусаудан хәлсезләнгән ат. телен әйләндерергә бик теләмәсә дә корыган үләннәргә үзе дә үрелгәли иде
Көн хәтәр эсселәнде, әмма ял итәргә туктаса, такыр уртасында ятып калудан курыккан Балҗан һаман атлавын дәвам итте Хәзер инде ул эченнән кое янында атын сугармавы һәм юлына запас су алып китмәве өчен үзен сүгә иде Куркак ике үлә, дип юкка гына әйтмиләр шул Ничә чакрым үтте икән инде ул? Әһә. күктә ниндидер кош күренә. димәк, су моннан бик үк ерак та түгелдер.
Нинди гөнаһсы. нинди языгы бар икән Балҗанның? Нигә болай гел җәфа чигә икән ул9 Изгеләргә әз табындымы, сәдаканы җитәрлек бирмәдеме9 Бервакыт әнисенә ияреп әллә кайдагы Пир төрбәсенә кадәр барды ич инде Төрбәнең ачык ишеге төбендә бусагага тезләнеп, маңгаен җиргә орды да шул тирәдәге балчык кантарларын, тузанны кулларына, йөзенә ышкыды, иңнәренә тидерде. Ишегалды уртасында үскән изге агач тирәли өч мәртәбә әйләнеп чыкты, аңардан саркып аккан сутны җамаякка җыеп, шулай ук битенә муеннарына сөртте Әнисеннән күреп һәм Монда бар нәрсә дә изге! дип чын күңеленнән ышанып, төрбәнең барлык диварларына почмакларына, ишек яңакларына кагылды Юл буе үзенә бәхетле язмыш теләп кайтты Аның хәләл көч белән намуслы, тыйнак тормыш алып баруын раббесы нигә күрми, аны нигә аямый икән9
Хәрби комиссар фаҗигасе кыюландыргандыр инде бу хәшәрәтләрне. Амантай эзли башладымы икән әле Балҗанны? Чекист дусты да булышса. ул инде кул кушырып ятмас, ләкин иксез-чиксез бу Кызылком чүлендә адашкан ялгыз адәм баласын табып алу мөмкинмени? Ышаныч бары үзендә генә, барханнар арасында күмелеп калмаска, ничек тә кешеләргә юлыгырга тиеш ул Ә кешеләр шундый төрле-төрле.
Калак сөякләре арасын сулык-сулык иттереп ашыйсы килде Сусаудан авызы кибеп, вакыт-вакыт күз аллары караңгыланды, әмма ул көньяк-көнчыгышка таба һаман атлавында булды Бары кичке якта гына офыкта кое күренде. Аның суы тозлырак, әмма атны сугарырлык иде Балҗан үзе авызын берничә кат чайкады, бит-кулла- рын юды Берничә чиләк суны бахбаеның өстенә дә тондырды. Аннары җирәнкәенә менеп атланды да тагын юлын дәвам итте. Сарык көтүе эзей дә күргәч, хәзер инде тиздән Зәрәфшән яки Әмүдәрья үзәнлегенә килеп җитәсенә шиге калмады Нужа печән ашата дигәндәй, кичәге һәм бүгенге бәрелештән сабак алганлыктан, ул юл буе кулыннан ычкындырмаган наганын пәрәнҗәсе астына яшерергә булды. Мо-ның өчен Амантае бүләк иткән баш яулыгыннан телем-телем ике тасма ертып алды, шулар белән элмәк ясап, коралны муенына асып куйды Амантае күрсәтсә дә. наганнан атып караганы юк. ерактан дошманына тидерүе бик икеле, әмма аны үз тырнакларына ансат кына эләгәчәк калҗа санаучы тәкәббер ләгыйньнәргә ник гөрселдәтеп карамаска9 Якыннан!
Янә бер сәгать чамасы барганнан соң. Балҗан тоткан юнәлештән беркадәр төньяктарак көтү күренде Әһә. әнә түгәрәк киез өй дә ерак
түгел Анысы офыкның көньягында иде Кайсы якка борылырга9 Көтүчеләрдән кирәкле нәрсәләрне сорашырга, тирмәдә исә бер йотым булса да су табылыр. Бәлки көтүчеләрнең берәрсе шулай ук киез өй тирәсендә калгандыр'
Бал җан ымсынып диярлек тирмәгә таба китте Кайчандыр алар * нәкъ менә шундый сахрада Амантай белән очрашканнар иде ләбаса, z Көтеп алсын иде ул аны тагын! Кочагына килеп егылыр да туйганчы елар иде ичмаса Юк. еларга ярамый Амантай аны бичара, мескен ке- - ше итеп күрергә теләмәс Үзе дә тәвәккәл, гайрәтле җанга әверелеп ба- ~ ра ул. Балҗанны да йөрәклерәк, батыррак итеп күрергә ашкына _
Тирмәдә һәм аның тирәсендә бер җан иясе дә юк иде Балҗан - киез өйдә беренче эш итеп чәйнеккә барып ябышты Касә эзләп то- 5 рырга сабыры җитмәде, калдык чәйне шуннан гына эчеп җибәрде дә л җиңел сулап, кое янына чыкты Улаклар буш иде Ул тире чиләк бе- * лән тирәннән су чыгарды һәм татып карады — йә хода шундый да в тәмле! Сап-салкын Балҗан ниндидер комсызлык һәм дәрман белән _ ашыга-ашыга тагын берничә чиләк су алып улакка бушатты — җирән- ~ кәен сугарды Тирмәдә үзенә ризык та табылды, ә атына нишләргә менә7 Якын-тирәне сарык көтүе ялап бетергән диярлек — ник бер үлән сабагы күренсен1 Юл сорашыр өчен көтүчеләрне күрү кирәк, тик аларны эзләп барыргамы монда үзләре уралып кайтуын көтәргәме7 Хатын-кызның ялгыз башы каңгырып йөреп бәхет эзләве Бохара мәмләкәтендә бәладән бүтән нәрсә китерүе мөмкин түгелдер Баштанаяк коралланган хәлдә эзләсә дә’ Көтүчеләр әле шәфкать күрсәтүе их- тималрак халык. Таң калсалар да. зыян итмәсләр Төне буе куллары ияргә бәйләнгән килеш атта, көндезен исә юлның байтак өлешен сусаган хәлдә җәяү узганлыктан, аның бөтен гәүдәсе ватылган, изрәгән, йокы һәм ял сорый иде Улак кимерә башлаган җирәнкәе әнә яңа хуҗасының су белән сыйлавына гына риза түгел, көтүчеләр хәзинәсеннән алып чыгып биргән бер сынык пәтернан аның кече теленә дә йокмады, билгеле Балҗан аны ялыннан сыйпый-сыйпый «Тиздән, малкаем, сусыл үләнле үзәнлеккә дә барып җитәрбез-— диде Аннары тирмәгә кереп, тагын бер мәртәбә чабаннарның ярмаларын барлады Ул кеше әйберенә тияргә дә курка, атын да кызгана иде Әгәр беренче аяк басачак кышлагы яки станциясе әле ерак булып, ач җирәнкәе ярты юлда аяктан егылса7 Менә шундый уй Балҗанны тәвәккәлләргә мәҗбүр итт< — ул атына ике җамаяк җүгәре чыгарып салды Шуннан соң тирмәдә көтүчеләрнең урын-җирләренә сөялеп, хәл җыярга утырды Бахбае җүгәрене ашап бетергәнче генә гәүдәсенә ял бирергә Төнлеге ябык киез өйдә тыштагы кебек бөркү түгел, рәхәт Әмма кургашын керфекләр ябылырга гына тора икән
Балҗан йокыга талуын сизми дә калды Кое янында яңгыраган тавышларны да башта төшендә сыман кабул итте Тирмәгә якынлашучы бер ир-ат
— Ул әллә нимәләрне гәперде.— дигәндә генә тынычсызланып күзләрен ачты Чү. әллә хуҗалар кайткан инде7
Килеп ишек ярыгыннан караган иде — имәнеп китте тирмәгә таба әүвәлдән аңа таныш берәү атлый иде Көтүче түгел бу кабартма яңаклы, озынча чандыр буйлы ирнең Бохарада Нәзир янына әллә ничә тапкыр кагылганы бар иде Нәрсә Балҗанны эзәрлекләп йөрүеме7 Иртән сахрада кабынган бәрелеш эзләрен күрде микән ’ Хәзер яшеренергә соң инде Бәлкем пәрәнҗәле хатынны танымас7 Үзен дә белмәмешкә генә салынырга кирәк Кәгүче булып кыланырга1
— Өйдә кеше бармы ’
— Ирем чүлд.» мал багады.— дип аваз бирде Балҗан
— Бу атның иясе кайда соң?
— Чабаннар янына китте
— Аты була торып, җәяүме’
— Аны ял иттерер өчен, дөябезгә атланды.
— Көтү хәзер кайсы якта икән9
— Җәнүбтә булу кирәк
Балҗан юри көньякны атады Эзләп китсәләр, озаграк тинтерәсеннәр Ул арада кабартма яңак, иптәше янына барып, ниндидер шиген белдерергә кереште Балҗан ике колагын дүрт итеп, аларның сүзләрен ишетергә кырышты. «Аты таныш сыман Сезгә бер арызым бар Чабаннардан хакыйкатьне күрәйлик» «Көтү тиздән монда кайтачак имәсме9" «Ис-һушыгыз җайдамы9 Монда көтсәк, кичегәмез »
Ирләрнең икенчесе атына менеп атлангач, хәйләсе ачылудан курыккан Балҗан, калай чәйнеген күтәреп, тышка атылып чыкты
— Әкәҗаннар. чәй эчеп алың, хәзер кайнарлатып керәм.— дип эндәште ул юлчыларга Аларның икеләнеп калганын күргәч, эченә йөгергән дәһшәтне яшерергә тырышып, тавышына кунакчыллык төсмере бирде — Мәрхәбә, күләгәндә дәм ала торың. Хәзер өлгерәде.
Чүлдә иң әгъла сый — чәй Бу җайдаклар да сусаган иде. күрәсең, бер-берсенә карашып алгач, атка менеп атланганы кире җиргә төште.
Балҗан учакны тергезеп, чәйнекне ут өстенә куйды Аннары җил-җил атлап, тирмәдән юылмаган табак-савыт, чынаякларны алып чыкты Юлаучылар аның болай бөтерелеп табын кайгыртырга керешүенә бик риза хәлдә бераз карап тордылар да, тел асларына тәмәке салып, тирмәгә кереп киттеләр Балҗанга шул гына кирәк тә иде. Тирмә ягына бер мәл колак салып торды да, ул-бу хәрәкәт сизелмәгәч, сак. елдам рәвештә улак янына йөгереп килде һәм атларның тезгеннәрен казыктан ычкындырды. Йөрәге күкрәк читлеген дөрселдәтеп тибә башлады Уе елдырымдай зиһенен балкытып алды «Җирәнкәй таныш имеш, кара син аларны Кемлегемне, бәладән ничек котылуымны белсәләр моңа болардан рәхим-шәфкать көтәсе юк'» Ике чаптар арасына җитәкләп алып кергән җирәнкәенә гаҗәп җиңеллек, җитезлек белән менеп атланып, һәммәсенең тезгеннәрен сул кулына чытырдатып кысып тотты да уң кулындагы камчысын өч бахбайның сыртында берьюлы уңлы-суллы уйнатып, тирмәдән мөмкин кадәр тизрәк ераклашу ягын карады Үзләрен кинәт урыннан кузгатучыга күнәргә теләмәгән ят чаптарлар, пошкырып, кешнәп читкә тартыла-тартыла, Балҗанның кулын каердылар, ул арада киез өйдән атылып чыккан кунаклар:
— Киленхан. туктагыз!
— Иреңнән талак булгыры. атам'! — дип кычкырдылар. Берсе юмалый, икенчесе яный, сүгенә. Балҗан. камчысын уйната биреп, бахбаеның сыртына сарылды. Чаптарлар җирәнкәй җаена төшеп, тизлекләрен арттырганнан арттыра бардылар. Җайдак белән җәяүлеләр арасы ераклаша башлагач, сахраны наган тавышлары сискәндерде Әмма кунаклар, атларына тидерүдән куркып, форсатны кулдан ычкындырдылар — хәзер инде качак пуля җитмәслек арага китеп өлгергән иде Куучыларның тавышлары тоныклана төшкәч. Балҗан әле һаман көнбатышка таба элдерткән атларын көньяк-көнчыгышка борды. Хәзер инде ул кабаланмады, камчысын кирәгеннән тыш селтәмәде, малкайларның тигез генә юртып барулары да ярар, дип исәпләде Кунаклар иярләренә сулы солдат флягасы, капчык белән юл азыгы да аскан иде. сәфәрләре еракка булган, күрәсең.
Ком сахрасы тозлы такырга, анысы ак балчыклы үзәнлеккә тоташты. Балҗан берничә коены, алар тирәсенә укмашкан биш-алты тирмәле күчмә авылларны ерактан урап узды. Эңгер төшкәндә сугарулы кырлар, байтирәкләр һәм тут агачлары ышыгында урнашкан кышлак та күренде Хәзер инде аңа артык атларны шушында калдырырга да мөмкин иде — бахбайларга ия бик тиз табылачак Ул үзенә көчлерәк кара-туры айгырны сайлап алды.
Балҗан кышлак аркылы узганда күк йөзе караңгыланып, җил
чыкты Берзаман артында әллә нинди тавышлар ишетелде Сискәнеп борылса урам буйлап артык зур булмаган өермә бөтерелеп килә, аның артыннан бер көтү малай-шалай ияргән икән Кычкыралар чиныйлар. кулларын болгыйлар абынып егылганнары сикереп тора да тагын өермә артыннан чаба тузан баганасына таш. балчык кантарлары түбәтәйләрен ыргыталар Балҗан дувалга сыланып, пәри туен ♦ уздырып җибәрде Әгәр кеше шул өермә эченә эләксә, телсез калу их- - тималы барлыгын ул бала чагыннан ишетеп белә иде Тузан багана- С сына пычак ыргытсаң, аның йөзенә бер тамчы кан куна, диләр Җен 5 зәхмәтеннән исән-имин котылыйм дисәң, өермәдән ерак кач!
Тузан баганасы кышлак читендәге арык өстендә таралып юкка * чыкты Балҗан җиңгән кыяфәттә шау-гөр килеп кире борылган төр- ~ кемнән; =
— Балалар, алда кандай дәрья ул’ — дип сорады
Төркем бер арыкка, бер тагын да ераккарак карап һәм гаҗәпләнеп * — Арык кү ул “
— Зәрәфшәнне әйтәсезме9 — дип юлаучыны урап алды Хәзер * инде Балҗан аларны таң калдырмаслык сорау бирергә ашыкты •-
— Шушы юл станциягә дә алып барамы9
— Әйе
— Ул ал ысмы әле9
— Ничек барасыз инде Ике сәгатьтә дә җитә аласыз кү
— Өч сәгатьтә дә
— Апаҗан атыгызны яхшырак кусагыз, биттә сәгатьтә дә мөмкин. Каракүл якын ул безгә!
Биттә, ягьни. бер сәгатьтә барып җитү ихтималы шатланырлык иде Балҗан хәзер инде бүтәнен дә ачыкларга булды
— Каракүлдән Бохара алысмы икән9
Малайларның өлкәнрәге алга чыгып кычкырды
— Дәдәм поездда дүрт сәгать, дөя кәрваны белән көне буе барады
— Кара, сез һәммәсен беләсез икән, әй Рәхмәт, җаныйларым, зу-ур үсегез!
Караңгы төшеп килә, хәзер инде ничек тә ашыгырга кирәк иде Әмма Балҗан толпарын бик үк кумады Талчыккан, өшәнгән Каракүлдә көтеп торган кешесе юк. кайда төн кунасы, аннары Каганга ничек барып җитәсе дә томанлы, шуларны уйларга да кирәк иде Каракүлдә дә яңа хакимият урнашкандыр, тиешле кешесен эзләп тапса, булышмый калмаслар Төннең канат җәюе генә эшне харап итә менә Әмма монда инде ул җебеп тормас Амантаеның Бохара милициясендә хезмәт итүен дә. үзенең кемнәр кулыннан ычкынып качуын да
Ул шулай уйга чумган хәлдә Зәрәфшәнне кичте Күпердән соң юл икегә аерылгач, аларның киңрәген, такыррагын сайлады Артында тояк тавышы яңгыравын ишеткәч, кара-турысын ашыктыра башлады. әмма артык тәшвишләнмәде, пәрәнҗә астында муенына асылган наганын гына капшап, файдаланырга уңайлап куйды Артына әйләнеп, аны куып җитеп килүчеләрнең икәү генә икәнлеген ачыклагач, бигрәк тә тынычланды Монда кышлаклар тыгыз урнашкан, олы юлда кем йөрмәс дисең, дөньяда мәшәкать әзмени9 Тумыш бар. үлмеш бар адәм баласын чир. уен-кызык та ташлап бетерми Балҗан чәчванын күтәреп, төнге салкынча һаваны рәхәтләнеп сулап, үзен сунарга чыккан аучыга, хәтта әкияти бер каһарманга охшатып, елмаеп куйды Шулай да камчысын кара-турының сыртына селтәми чыдамады чөнки артындагы җайдаклар һаман якынлаша килә иде Берзаман аллы- артлы болай бару куышуга охшый башлады Балҗан атын тизрәк чаптырган саен, арттагылар да чыбыркы белән куыра иде. ахры
Алда зур кышлак күренгәч, Балҗан иркен сулап куйды Юл буе җилдереп барганлыктан инде балалар әйткән Каракүлгә дә килеп ке-
рергә тиеш иде ул, мөгаен Кызыл гаскәриләр сагы астындагы станциягә Монда инде аңа хәвеф-хәтәрдән курыкмаска да мөмкин булачак
Кышлак читенә аяк баскач, ул тезгенне бушатып, чаптарын да үз иркенә атлата башлады Шул мизгелдә арттагы җайдаклар аңа якынлаштылар һәм Балҗан исенә килеп өлгергәнче, аның өстенә элмәк ыргыттылар — ияреннән җиргә йолкып төшереп, өермәдәй атка сөйрәп алып киттеләр Тын һаваны әсирнең.
— А-а-а, каравы-ы-ыл'—дип ачыргаланып кычкырган авазы ярып җибәрде Җайдакларның берсе:
— Бу мордарның авызын томаларга кирәк — дип киңәш итте
— Тиздән болай да дөмегәде!
— Юк. ул әле безгә тере көе кирәк Кое янындагы арысланнарыбыз үлеме өчен җавап бирсен әүвәл
— Бер аялны җиңә алмаган кандай арыслан булады ул?
Әмма җайдакларның өлкәне туктады Кулларының элмәктән бушый төшүен тойган Балҗан. соңгы көчен җыеп, шундук хәнҗәрен суырып алды да арканны кисеп җибәрде Сул кулы әллә сынган, әллә биртелгән — үтереп сызлый иде Бәхеткә уңы исән, дип Балҗан наганын кулына алды һәм яткан җирендә катып калып, җайдакларның үзенә якынлашуын көтә башлады Аннары иярдән сикереп төшкәненә «гөрс- берне'
— Уйнашчы бәдбәхет'
Ирләрнең кайсы кычкырды моны9 Җәяүгә калган әзмәвер гәүдәлесе күкрәген тотып, киселгән агачтай, җиргә ауды, икенчесен үрә сикергән аты читкә алып чапты Балҗан анысына да гөрселдәтте. әмма тидерә алмады Ул арада иярдә калганы үзе дә ут ачты Әмма ул якынрак килүдән сакланды, җирдә тәгәрәп яткан ике карачкының бергә укмашуын шәйләп, әллә инде иптәшенә тидерүдән дә курыкты, төзәп атмады Балҗан исә. җирдә кымшанмый яткан ир-ат янына мүкәләп килеп, капшый-капшый аның коралын эзләде, ниһаять, биленә таккан наганын да. хәнҗәрен дә тапты Моның өчен хырылдап ыңгырашкан дошманын икенче ягына әйләндерергә туры килде.
Иясез калган атлар кешнәп читкә ыргылды, кышлакта этләр өрергә кереште Ялгыз җайдак иптәшенең тереме икәнлеген белергә теләп, ерактан:
— Әкә. сез калайсыз9 — дип кычкырды Җавап ишетелмәгәч, ка-рачкыларга төзәбрәк ата башлады Аны ерактарак тотар өчен. Балҗан да ут ачты Дошманның үз коралыннан' Шушы бәрелеш кызулыгы белән ул иңбашы яралануын да күлмәге астыннан кан саркып чыккач кына тойды Кышлак якында гына, хәле беткәнче шунда качып котылырга иде. ир-ат белән атышу хатын-кыз эшемени? Әмма хәрәкәткә килсә, ул. мөгаен, теге җайдакка мәрә генә булачак. Чү. атыннан төште түгелме соң ул мөртәт9
Балҗан. пәрәнҗәсен бөтенләй салып ташлап, дошманы ягына тагын бер пулясын җибәрде Аннары мүкәләгән хәлдә арты белән кышлакка таба чигенә башлады Ул инде хәзер көче озакка җитмәячәген белә иде Күлмәге каннан юпь-юеш. наган тоткан кулы дерелди, сул кулы асылган таяк кебек, бер эшкә дә ярамый
Балҗан кышлактан унлап җайдак килеп чыгуын күрмәде, үзен эзәрлекләгән дошманның, атына атланып, җәһәт кенә күздән югалуына гына таң калды һәм. киеренкелектән бушанып, җиргә егылды. Сызлану җәфасыннанмы, дошманнар кулына төшмәү Шатлыгыннанмы, күзе тулы яшь иде аның.
Атышны ишетеп аякка баскан Каракүл станциясе кызыл гаскәриләре кышлактан кырга атылып чыгуга ике авыр яралыга юлыгып, ялгыз җайдакны эзәрлекләп тормадылар Хатын-кыз көрмәкләнә башлаган теле белән:
— Бохара милициясе. Амантай Туктаров Балҗан. — диде дә
һуштан язды Җәрәхәтле ирнең дә хәле мөшкел иде Күп кан югалткан яралыларның икесенә дә беренче ярдәмне күрсәттеләр аннары иртәнге поезд белән Каган госпиталенә озаттылар
35
Үзенең ярдәмчеләренә Фарукҗан Каган вокзалында гына ки- 2 леп кушылды Вак-төяк станцияләрдә туктап тормаган хәрби эше- - лонга эләгеп, алар гомумән уңды — әле көн кичкә авышкан гына иде * Тизрәк Мартьяновны күрергә ашыккан Байкучатов юлдашларына - үзен вокзалда көтеп торырга кушты Амантай түземсезләнеп
— Теге хәрби кайда соң’ — дип сорады j
— Юлда төшеп калды
— Ул безнең эш белән йөрмимени’
— Ничек дип әйтергә инде’ Хәер, соңыннан сөйләрмен Госпи- s тальгә генә кереп чыгыйм да...
— Мин дә сезнең белән барыйм әле’ — дип үтенде Амантай — Балҗан хакында берәр хәбәр юкмы икән анда’
Шулчак Иргәш Фарукҗанга терсәге белән төртеп, вокзалдан базар ягына узып барган бер ир-атка ымлады һәм пышылдап
— Бу — Зыятдинда сезне күзәткән теге шикле бәндә.— диде.— Нинди өлгер'
Байкучатов үзенә иярергә кирәклекне белгертеп башын гына изәде дә. кабыннан унатарын ала-ала. чалма-чапанлы юлаучыга таба кузгалды Иргәш ялгышмый, алар кичә Зыятдинга китәр алдыннан шушы мәйданда Латыйфхан Нурморатов белән гәп сугып торган ирләрнең берсе иде бу Маңгаенда яра эзе беленеп торганы Озынча йөзлесе Газәли чәйханәсендә әмирне мактап утырган картның үзе түгелме соң әле’ Билләһи, нәкъ шул лабаса!
Сиздерми якынлаша алмадылар — шикле карт ялт борылып аларга карады Качып котылырга да. каршылык күрсәтергә дә соң — аңа таба йөгергән кызыл гаскәриләрнең берсе коралын атарга төзәгән иде инде
— Тукта1 Кулларыңны күтәр"
Якын-тирәдәгеләр өркеп читкә тайпылды Иргәш белән Амантай ике ягына килеп баскач, карт телгә килеп
— Сез ялгыштыгыз, мин дошман имәс.— дип ризасызлык белдерде
Фарукҗан аны тиз генә капшый-капшый тентеп алды Чапаны астында каты нәрсә барлыгын тоеп, кулын тыккан иде — билбауга кыстырылган наган тартып чыгарды
— Гөнаһсыз әүлия, марш комендатурага'
Карт каушау галәмәте күрсәтмәде, йөзенә ачулы кыяфәт чыгарып. алдан барган Фарукҗан белән арттан килгән Иргәш. Амантайлар арасында тыныч кына атлады Комендатура ишеге биек түгел шуңа күрә бүлмәгә кергәндә әсирнең кулын төшерүенә егетләр гаҗәпләнмәде Карт иСә шул арада куен кесәсеннән язулы кәгазь чыгарып ә- дигәнче авызына капты һәм чәйнәп йотарга тырышты Фарукҗан шикләнеп артына борылгач, тел астындагы насваен әйләндергән булып кыланды
— Ач әле авызыңны!
Әсир карт тиз-тиз нидер чәйнәп йоткан хәрәкәт ясады да канәгать төстә телен чыгарып болгады Насвае күренмәде Байкучатов башыннан Тәмәке капкан булса, йотмас иде. димәк бүтән нәрсәне дигән уй чагылып узды
— Чишен’
Бу юлы җентекләбрәк тентеделәр, әмма баягы наганнан гайре
картны гаепләрлек бүтән нәрсә табылмады Баштук кулларын бәйлисе калган икән, дип үкенде Фарукҗан Язуны кеше кулына төшермәс өчен соңгы чиктә чәйнәп йотуларын ишеткәне бар иде ләбаса Томана Азия дип фикер йөртә һаман тәкәбберләнә, бәлки менә хәзер, дошманына җитди карамавы аркасында, бик әһәмиятле дәлилдән коры калгандыр’’ Шик уятмыйча гына кулын кайчан төшерергә мөмкинлекне дә алдан ук исәпләп куйган булгандыр әле. явыз!
— Зыятдинда нишләп йөрдең?
Карт Байкучатовка сөзеп карады да исе китмәгән рәвештә
— Кайчан? — дип сорады
— Бүген.
— Бүген Каганнан ары киткәнем юк кү.
— Безне сукыр дип уйлыйсыңмы әллә’
— Бүтән кеше белән саташтыргансыздыр.
— Алты күз саташмый.— диде Фарукҗан кырыс итеп — Дөресен сөйләсәң, үзеңә җиңеллек килер. Нишләп йөрдең анда’ — Карт дәшмәгәч Фарукҗан бүтән яктан басым ясарга булды — Барлык коралларны Чекага һәм милициягә тапшырырга әмер бирелүен ишеткән идеңме’
— Әйе
— Алайса нигә наган кыстырып йөрисең?
— Заманы хәвефле, сакланырга кирәк.
— Алтының күпмени’
— Әмир яраннары үчләшеп бәйләнсә, теләсә кем бәлагә юлыгуы ихтимал
— «Үзе гадел, намуслы әмир»нең яраннары яман була аламыни’ Газәли чәйханәсендә галиҗәнапне тагын ничегрәк мактаган идең әле’ «Миһербанлы, юмарт, фәлән-фәсмәтән!» Бәлки сиңа наган да әмир хәзрәтләрен яклар өчен кирәктер’ Нигә дәшмисең?
Карт кайчандыр үзе әйткәннәрне сүзгә-сүз кабатлагач, кызыл гаскәриләргә пошаманлы карап:
— Журалар. ул көнне мин шулай гәпләшергә мәҗбүр булдым,— диде. — Чәйханәдәгеләрнең серен алырга кирәк иде Мин чека түрәсе Латыйфханның әмерен үтәдем Инкыйлабка хезмәт кылыр өчен наганны да Латыйфханнан алдым
Фарукҗан тимерне кызган чакта бөгәргә ашыкты.
— Мине атып үтерергә дә «Латыйфхан түрә» куштымы?
— Тәүбә диең, нимә гәперәсез’ Латыйфхан уртак инкыйлабка җөдә бирелгән адәм
— Алайса миңа үз ихтыярың белән генә аттың инде’
— Кайчан’ Мин сезнең кем икәнлегегезне дә белмим
— Монда кәмит уйнап маташма,— диде Фарукҗан кискен төстә — Газәли чәйханәсеннән караңгы тар тыкрыкка минем арттан син йөгереп чыктың, пушкаңнан да син гөпелдәттең. Моңа шаһитлар бар Шулаймы. Амантай’
— Тугры, юлдаш командир
— Бикәр. нахак гәп.— диде тәшвишләнә башлаган карт — Мин чәйханәдә Латыйфхан уртак әмерен баҗарыр, шуны үтәр өчен генә утырдым Мин бары сер алыр өчен генә
Фарукҗан аңа кәгазь, каләм сузып һәм өстәл янында урын күрсәтеп:
— Хәзер менә шуны язмача аңлат.— дип боерды—Кем син. Латыйфхан Нурморатовның нинди әмерен кайчан, ни сәбәпле үтәдең — һәммәсен төшендер!
Байкучатов әсирнең гаепләүне кире кагачагын белә, аңлатманы исә үзенең бүтән бер фаразын ачыклар өчен генә яздырта иде Бераздан ул чыннан да максатына иреште һәм кәефле елмаеп җибәрде картның кулы Бум ныкыннан аерылмый — икесенең язу рәвешләре тә- 78
мамысы охшаш иде Димәк, карт — хәтәр агентның үзе. Фарукҗанны да. Тураевны да. тагын бүтәннәрне дә күздән язмаучы дошман'
— Тикшерү тәмамланганчы син кулга алынасың.— диде ул картка
— Бу — кәттә гаделсезлек. Минем шушы хәлгә төшүемне Ла- * тыйфхан уртак белергә тиеш
— Кайгырма, белер Әмма тәүбә итеп, гамәлләреңне булганынча > танымасаң. сине зинданнан Латыйфханнан зуррак түрә дә йолып = чыгара алмас Уйла!
Картны, берәү белән дә очраштырмаска кушып сак астына тап- ♦ шыргач. Фарукҗан госпитальгә юнәлде Бум»ны аныклау.— ә ул = моңа ирешүенә тамчы да икеләнмәде.— аны канатландырып җибәр- = де Яшерен дошман ачыгыннан хәтәррәк. Чекадагылары бигрәк тә <= Алардан тизрәк арыну яңа корбаннарны булдырмас өчен кирәк
Мартьянов госпитальдә юк иде Бохарага киткән, шәһәрдән кай- > чан кайтып җитәчәген берәү дә белми иде Фарукҗан шулай да - аның фатирына йомышчы җибәрттерде — аймылыш килеп, очрашмый калудан курыкты Җитди кеше, юкка гына эзләмәгәндер чекистны.
Ул арада янәшәсендә басып торган Амантайны госпитальдә хезмәт итүчеләрдән берәү күреп алып.
— Иптәш Туктаров!— дип кычкырды— Кайда югалдыгыз сез?
— Ә нәрсә булды7 Югалттыгызмыни7
— Югалттык шул. Сез Балҗанны күрдегезме әле7
— Кайда соң ул?
— Их сезне, әйдәгез әле минем белән!
Амантай шатланып һәм ашыгып ак халатлы иргә иярде Коридорга кергәч, әлеге медик
— Уянса, күп сөйләштермәгез.— диде.— Авыр яраланган
— Яраланган7 Ничек инде
— Менә шулай. Хатыныгызны авыр хәлдә Каракүлдән алып килделәр. Каны күп аккан Үзеннән әллә ниләр сорашмагыз, аңладыгызмы7
Амантай бернәрсә төшенмәстән туктап калды Табип артына борылып һәм Туктаровның тагын нидер белешергә теләвен. ләкин базмый гына торуын чамалап, үзе сүз катты
— Каракүлдә кардәшләрегез бар идеме әллә7
— Кайсы якта соң ул кышлак7
— Кышлак кына түгел, тимер юл станциясе дә Чаржау ягында
— Белмим, беренче ишетүем
Табип бүтән сорашып тормады. Амантайны ишекләрнең берсе янына ияртеп килде дә башын изәде
Палата кечкенә, нәни генә тәрәзәсе ачык икән Өч карават сыйдырганнар аларның ишек төбендәгесе буш күренә Түрдәгеләрендә ак җәймә ябынган авырулар. Амантай яралы хатынын, стенага карап ятса да. ишектән керүгә танып алды Иңбашы бинтланганлыгы әллә кайдан беленеп тора иде Кайда ничек бу хәлгә төшкән ул7 Доктор беләдер, нигә юньләп сөйләп бирмәде инде7
Балҗан кеше керүен сизүдәнме, сызлануданмы уянды — борылып чалкан ятты һәм ыңгырашып керфекләрен ачты Бер мәл ул караваты янына килеп баскан иренә мелт-мелт итеп төбәлеп торды, аннары
— Су!—дип пышылдады
Амантай тиз генә тумбочка өстендәге кувшинны барып карады Сулы икән Шуннан җамаякка агызды да. уң кулы белән Балҗанның башын күтәреп, эчерде Бер-икене йоткач, хатыны аңа тагын да текәлебрәк күз салды Хәзер инде каршысында кем торуына инанды булса кирәк, яшьле күзләре белән мөлдерәп карады
— Амантай'—дип эндәште— Наганым бар иде
— Сөйләшмә, сиңа әле ярамый
— Амантай син әле монда утырасыңмы’
— Әйе. сәүләм. күз нурым
— Байсын ягына китмәнсеңме9
— Тынычлан, беркая да китмим
Балҗанның зәгыйфь тавышы, хәлсез кыяфәте Амантайның йөрәген сыкратты Соңгы соравы исә күз төбен үк дымландырып җибәрде Бөтенләй җебеп төшмәс эчен хатынын башыннан сыйпаган, ябынган җәймәсен төзәткән булды Хатыны күзләрен йомды да бераздан тагын ачып:
— Каракүлдән минем белән, китерелгән яралы — дошман.— дип пышылдады.— Аң бул миңа ул атты
Балҗанның тагын нидер әйтәсе килә иде. ахры. Тик Амантай аңа бүтән авыз ачарга ирек бирмәде
— Соңыннан, ярыймы, сәүләм’ — диде ул үгетләгән тәстә— Хәлең җиңеләя төшсен әле. аннары аңлашырбыз, ә дошман нарыбызның арт сабагын хәзердән үк укыта торырбыз Йокла син бераз, яме’’!
Ишектә Байкучатов күренгәч. Амантай иптәшләрен кисәтми- нитми үзенең озаккарак югалуын чамалап, караватка — Балҗанның аяк очына утырган җиреннән җәһәт сикереп торды да коридорга чыкты
— Хатыным табылды.— диде ул.
— Бик әйбәт Алайса ни өчен болай борчулы соң әле син9
— Аны кемнәрдер авыр яралаган
Амантай Балҗан хәлен сөйләп, ул әйткәннәрне сүзен-сүзгә кабатлады да
— Доктор сагайткач, үзеннән җентекләп төпченергә курыктым.— диде
Байкучатов. иптәшен ияртеп баш врачны эзләп китте Тик алар- га ачыклыкны бу юлы да баягы медик кертте
— Әйе. Каракүлдән безгә ике авыр яралыны китерделәр.— диде ул — Балҗанны без шундук таныдык Операция ясап, иңбашыннан пуля алдык Тагын берсе кабырга тирәсен тишеп үткән иде. Дәвалыйбыз Аерым палатага урнаштырдык, савыгырга тиеш.
— Икенче яралы нинди хәлдә' — дип сорады Фарукҗан
— Савыгуына өмет әз.
— Озатып килүче ниләр сөйләгән иде9
— Яралылар үзләрен эзәрлекләп килгән дошман белән Каракүл кышлагы янында атышкан булган, ахры Гарнизон отряды күренгәч, басмачылар качкан Балҗан исә кызыл гаскәриләргә яралы юлдашын дошман дип әйткән Тик аның сүзен гарнизонда берәү дә чынга алмаган
— Нигә9
— Соң монда борын хатын-кыз гына түгел, ир-ат та юньләп корал тота белми иде ич.
— Әйе. ә кораллары кайда соң аларның9— диде Фарукҗан
— Гарнизонда калган Кызыл гаскәриләр якынлашканда Балҗан кулында ике наган да булган икән
— Әлеге яралы ир янына берәр таныш-белеше килмәдеме?
— Юк Без монда. Балҗан сүзен игътибарга алып, аны шулай ук күз уңында тотабыз. Канлы киемнәрен салырга теләми шаккатырды әле ул безне Барыбер үләчәк, имеш Безнең бурыч — савыктыру
— Салдырдыгызмы соң’
— Бөтенесен түгел
— Киемнәрен карыйк әле
— Үзен күрәсегез килмимени9—диде врач гаҗәпләнеп.
Фарукҗан бу искәртүне бик урынлы санап
— Бик дөрес, әүвәл үзенә күз салыйк.— диде— Көне-төне чатыр чабып башыбыз да эшләми инде Йончыдык
Бал җан юлдашы эре сөякле ир иде Таза. Башы тап-такыр итеп кырылган Түгәрәк сул як бите сыдырылып, кара янып чыккан — аттан егылып төшү билгесе Хәзер йоклаганмы, һуштан язганмы — хәрәкәтсез ята Доктор аның беләген кулына алып, кан тамырын тотып карады Зәгыйфь кенә тибә икән Аннары өстенә ябылган ак җәймәне ачты Яралының корсагы марля белән кысып бәйләнгән иде Ул арада авыруны Фарукҗан да күздән кичерде Таныш кешесенә охшамаган Иелеп аның күлмәк якасын җиң беләзеген, ыштан бөрмәсен капшап карады Аннары яралының башын күтәреп, муенындагы өчпочмак рәвешендә тегеп асылган бөтиен салдырып алды
Шуннан соң врачтан
— Бу кеше хәрәкәтләнә ала идеме?— дип сорады
— Юк Аңа борылып яту да читен, көчкә сулыш ала
Фарукҗан барыбер киез белән мендәрнең җөйләрен тикшерде Амантай ярдәмендә яралыны күтәреп, аларның астына да күз салгач, канәгать төстә палатадан чыгып китте.
Яралының чапанын, калын чалбарын ул инде врач кабинетында карады Әүвәл. әлбәттә, доктор һәм Амантай алдында бөтине сүтте Аның эченнән дога язылган кәгазь генә түгел, кыйммәтле алтын балдак белән ярым ай рәвешендәге бер пар алка чычты Алкаларның эчке ягына матур итеп сырлап «һират- дип язылган иде Табылдыклар Фарукҗанны дәртләндереп җибәрде Сырган чапан белән чалбарны ул инде икеләтә игътибар белән тентеде. Тиздән чалбар каешы астында яшерен нәни кесә барлыгы беленде Анда шактый озын хат тыгып куелган иде Латин хәрефләре белән язылган! Врач аңа бер карау белән
— Инглиз телендә бу. минем теш үтми.— дип белдерде
— Кем укый ала?
— Укуын мин дә булдырам, сүзлек тапсам, тәрҗемә дә итәр идем, бәлки
— Бу хатта язылганнарны Чеканың тизрәк белүе хаҗәт.— диде Фарукҗан - Зинһар булышыгыз1
Врач госпитальдә эшләүче бер хезмәттәшенә мөрәҗәгать итте, анысы, чекистлар атына атланып, өеннән сүзлек алып килде Икәүләп тырыша торгач, алар бер сәгать эчендә язуны русчага әйләндереп бирделәр.
Капитан Блеккергә
Без бары хәзер ген» РСФСР вәкиле Сурикның Әфганстан тышкы эшләр министры Мәхмүт Тарзига җибәргән яңа нотасы белән таныша алдык Нотада Совет Русия сенең Бохара революциясенә булышуы, ләкин андагы бәрелешләрне үз мәнфәгатендә файдаланырга җыенмавы БХСРның тулы иреккә, бәйсезлек кә ирешүенә теләктәшлек күрсәтүе аның халкы сайлаган теләсә нинди хөкүмәтне танырга әзер торуы хакында әйтелә, шул ук вакытта Русиянең революцион Бохара хөкүмәте җиңүләрен сакларга омтылуы да белдерелә Нотада Әфганстанныц Бохара эчке эшләренә тыкшынуы, тәхетеннән бәреп төшерелгән әмирне һәм аның тарафдарларын яклавы Амануллахан хөкүмәте игълан иткән сәясәткә - күрше ханлыклар белән дусларча мөнәсәбәттә яшәү. Урта Л.тиядә инглизләр йогынтысын җую омтылышына туры килмәве искәртелә
■■ Хөкүмәтемнең шифрланган ашыгыч хатыннан Бохарада уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен белдем, ди Суриц — Алар түбәндәгечә
Әфганстан вәкиле Габделшекерхан әфәнде Бохарада русларга каршы бөтен үгет- н.ннхәтка җитәкчелек итә Бохара әмире гаскәрен афганнар өйрәтә, мәгълүм вакыйгалар башлангач Бохарада афган отрядлары күп туплана алар революцион гаскәрләргә каршы барыннан да активрак һәм ахыргача сугыша, афгани ар Әфганстаннан Бохарага корал китерә Һәм шул ук максат белән Төркестанда да корал сатып алуны оештыра алар Горкегiанда сонетка каршы үгет-нәсихәтне киң җәелдерә Фирганәдә һәм Боха- рпныц шәркый бәклекләрендә басмачыларга өзлексез ярдәм итеп килә Әфганстан гаскәрләре Кушка артындагы Чаржуйга һөҗүм итүдә катнаша
Ике дәүләт арасындагы дуслык элемтәләрен ныгытырга кайнар теләк белән рухланган РСФСР хөкүмәте барлык әлеге күңелсез нәрсәләрне тирән үкенеч белән искә
ала. ләкин Кабул хөкүмәтенең дуслык хисләренә һаман ышанып, бу аянычлы хәлләр Әфганстанның мәркәзи хакимияте белән аның җирле вәкилләре арасында җитәрлек бәйләнеш урнашмаудадыр, дип фараз кыла»
Менә шуннан соң Русия вәкиле Әфганстан хөкүмәтеннән Бохарадагы вәкилләре эшен тикшерүне, югарыда телгә алынган «тыкшынуларга-’ чик куюны таләп итә
Нотада китерелгән барлык гаепләүләр нигезлеме, әллә алар Әфганстан хөкүмәтенә басым ясар өчен юри генә саналганмы'' Габделшөкерхан чынлап та әмир тарафдарымы ' Ул очракта бе.знең аңа зыян китерүебез яманлык булып кына кайтмасмы"’ Шушы сорауларның һәммәсенә ашыгыч төстә тулы җавап бирүегезне көтәм
Бохарада һәм Төркестанда Русия вәкилләре сафсатасын ачык төшенер өчен, лорд Жорж Керзонның РСФСР тышкы эшләр комиссары Чичеринга җибәргән нотасын истә тоту кирәк Ул анда «Бөтен дөньяга тараткан радиотелеграф хәбәрләрендә Совет хөкүмәте аерым эшлеклеләре авызыннан һәм матбугат аша Бөекбританиягә һәм Британия империясенә дошманнарча мөнәсәбәтен вәгазьләвен беркайчан да туктатмады Совет хөкүмәте күптән түгел Бакуда бәхәссез төстә Британия мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән Азия халыклары революцион конференциясен үткәрде Аның Кавказда, Иранда һәм Үзәк Азиядә Әфганстанда Бөекбританиягә каршы ачыктан-ачык хәрәкәтләре яхшы билгеле».— диде
Мондый шартларда без Төркестанда Хивада һәм Бохарада үз эшләребезне бермә- бер көчәйтергә тиеш
Радиотелеграф аша БХСР хәрби комиссары Шиһабетдиновның «үз-үзен атып үтерүе» билгеле булды Бик шәп. яклыйм' Банктагы исәбегезгә көне белән түгәрәк сума күчерелде Шушы кат белән бергә алтын алкалар һәм балдак җибәрелә Бүләкләрне -Остаз- һәм Бум әфәнделәргә тапшырыгыз. Хәрәкәтебездә нәтиҗәле катнашсалар. «Уяу» белән -Маһир» әфәнделәр исеменә тиздән банкта махсус исәпләр ачылачак
Ике рапортыгыз безнең кулга килеп ирешмәде Киләчәктә аралашуны тизләтер өчен Радиотелеграфны файдаланырга тәкъдим итәм Каганда яки бүтән берәр үзегезгә якын телеграф станциясендә ышанычлы кешегезне булдыргач, шифрланган хәбәрләрегезне Дүшәккә Тарасов исеменә адреслагыз.
Ашыгыч җавабыгызны көтәм Полковник Штеннел
Мәшһәд. егерме беренче октябрь»
Хатны укып чыккач. Фарукҗан врачка
— Яралылардан сорау алырга мөмкинме?—дип мөрәҗәгать итте.
— Юк Хәлләре әлегә бик авыр
— Кызганыч Бер-ике нәрсәне ачыклау безнең эшне шактый җиңеләйтер иде
— Тиздән сезгә Балҗан ярдәм итә алыр, дип уйлыйм.
— Тизрәк савыктырыгыз үзен.— диде Фарукҗан.— Нинди хатны кулыбызга төшертте бит Чека өчен бик кирәкле мәгълүматлар
— Хәзер инде койрыкларына басарсыз, ә?—дип кызыксынды врачлар
. — Алдагысын алла белә. Тик сез хат хакында кеше-карага ләм- мим. килещуекме9
Госпитальдән ишегалдына чыккач Фарукҗан гаҗәпләнеп
— Уһу кояш тә. байый икән ләбаса инде.— дип куйды.— Егетләр. бүгенгә җитәр, хәзер ял итегез Амантайга, бәлки, төнлә хатыны янында кизү торырга да туры килер. Үзем иртәгә иртүк сезне Каганда эзләп тапмасам. с әгать уннарда Бохарада очрашырбыз
— Кайда?— дип сорады Иргәш
— Ләби-хәвездә Чалма-чапан киеп килсәгез яхшырак Наганны бетенмәслек итеп яшерерсез.
Фарукҗан аны-моны дәшми басып торган Амантайның җилкәсенә кулын салып:
— Аңладыңмы, туган?—дип сорады
— Әрине. төшендем,— диде Туктаров уйларыннан арынып.
Алар инде төрлесе төрле якка таралырга җыенганда гына госпиталь ишегалдына тарантаста Мартьянов кайтып керде Ерак сәфәрдән урап кайтуы сизелеп тора Тузанга баткан, күн фуражкасы астыннан күзләре генә елтырый Шулай да ул тарантасыннан елдам төште һәм туп-туры Фарукҗаннар янына килеп
— Күрәм. барыгыз да исән-сау икән, шөкер.— дип күреште
— Безгә берәр хәвеф-хәтәр булырга тиеш идемени?
— Кайберәүләр уенча, әйе.— диде Мартьянов.— Кисәтергә соңгарак калдык Багбан коесы янында сезгә тозак корылуы кичә төштән соң гына беленде. ф
— Дошман анда үз тозагына үзе килеп капты'— диде Фарукҗан z
— Бик шәп. Ә менә Балҗан бичара йөзе каралар капкынына > эләккән — аны Әбдиев яраннары кулга төшергән бугай. Бу турыда = сезгә Глафира җентекләбрәк сөйләр. Сез аны бүген үк эзләп табыгыз 2 әле. Ф
— Кем соң ул? s
— Балдызым Партия Үзәк Комитетында эшли Ул сезне кичә = көндез үк күрергә теләгән иде инде
— Нәрсәгә кирәктем икән соң аңа9
— Теге юлы әйтергә онытканмын сезгә: Шиһабетдиновны ул да > яхшы белә иде ич. Верныйда чакта аның йомышларын да үтәштергә- ~ ләгән әле.
Мартьянов кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды да. аның бер битен ертып алып, кәгазьгә карандаш белән адрес язды һәм Бохара планын сыза башлады. Аннары шуны Фарукҗанга тоттырып
— Сезгә сөйлисе серләре бар аның.— диде.— Балдыз бик чая минем. башкисәр'
— Рәхмәт, очрашырга тырышырмын.
— Балҗан кызганыч.— диде Мартьянов үкенечле төстә — Артык беркатлы иде шул.
— Сез госпитальдән күптән чыгып киткән идегезме''
— Төш вакытында ук
— Алайса сөендерә алабыз: беркатлы Балҗан бәладән котылу гына түгел, менә дигән трофей да эләктереп кайткан әле Әмма юлда яраланган Гайрәт кергән үзенә, тизрәк аякка гына бастырыгыз инде'
Мартьянов эшлекле кыяфәттә үз биләмәләренә. Амантай кире таныш палатасына кереп киткәч. Фарукҗан ниндидер бер тынычлану, рәхәтлек кичереп, тирә-ягына күз салды Дөнья матур икән ләбаса' Дувал буендагы куаклар арасында чикерткәләр сайрый, ишегалды уртасындагы чәчәклек өстендә күбәләкләр уйный Ак канәфер кыз- гылт-сары хәтфә, төрле-төрле төстәге кашкарыйлар әле дә чәчәк атып утыра Купшы флокслардан бөтен ишегалдына тәмле хуш ис таралган Күләгәләр озынайган, көндезге бөркүлек басылган Яралылар чәчәк түтәле буена су салынган таба чыгарып куйганнар да хәзер кошларның очып төшеп шуннан сусын кандыруын көлешә-көлешә тамаша кыла иде Кайберләре кесә төпләрен кагып, ризык валчыкларын сибә, үзләренә якынрак килгән кошларны -менә бусы батыррак икән!»—дип мактап куялар
Фарукҗан әле һаман янәшәсендә басып торган Иргәшне капкага таба алып китте һәм. бер дә көтелмәгән сорау биреп, аны яхшы ук сә- ерсендерде.
— Дускай, синең кыз туганнарың әле һаман кышлагыгызда ата- анаң белән торамы ’
— Апам күптән кияүдә. Сеңелләрем әле яңа гына аякка басып килә.
— Аларга ничәшәр яшь7
— Олысына — унҗиде, кечесенә — унбиш
Фарукҗан үзен юынырга чакырган Анарны күзаллап, эченнән: «ОлысыШулдыр Үзе матур, кыю икән.-- дип уйлады Карлыгандай кара күзләре өздереп карый керфекләре, кашлары исә шундый назлы. әсәрле—таң калырлык Өйдән чыгып килүчеләр өркетмәсә, алар, мөгаен, тагын сөйләшә алган булырлар иде. Ни хакында7 һәй. табылыр иде әле сүз, Бүлдерделәр бит шунда гәпне'-
— Сеңелләрең үзең шикелле чибәрләрдер инде, ә9
Иргәш тагын да гаҗәпләнә төшеп, командирына күз ташлады, әмма аны-моны дәшмәде. Фарукҗан сүзен гүя өзелмәгәндәй дәвам итте:
— Тормышлары да матур булсын иде аларның.
— Амин.
— Тик моның өчен кызларга да көрәшергә кирәк.
— Нимә кылып?
— һич югы берсе, әйтик, олысы синең янга килеп тора башласа, бәлки укырга керер иде.
Иргәш. командирына итагатьле төстә колак салып торса да. үзенең бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлавын фаш итте:
— Фарукҗан әкә. уртак Баһаветдиновны. димәк, инглиз агентлары үтергән, ә?
Бу юлы сүзнең кинәт шулай башкага күчүенә Фарукҗан шаккатты.
— Моны әле ачыклыйсы бар.
— Хатта ачык язылган имәсме?
— Мин алай дип уйламыйм Үзенең тик ятмавын күрсәтер өчен, агентның юри мактануы да мөмкин Хәер, без бит әле моны белмибез. Штеннел әфәнде телеграф хәбәренә таянып кына фараз кыла лабаса.
— Ә мөкафәт бүләкләр9 Алар ни өчен җибәрелә соң9
— Контрларны рухландырырга, кызыктырырга кирәк ич инде Син. Иргәш дус. үзең бер соравыма җавап бир әле: Бохара кызлары нинди очракта чәчванын ачып, егеткә йөзен күрсәтүе ихтимал?
— Бездә мөмкин имәс нимә бу.— диде Иргәш.— Егет бертуганы, я калым түләгән ярәшелгән яры булса гына инде Я шунда кыйшыктан тәкатьсезләнсә Ай-Һай минем андыйларны берәүдән дә ишеткәнем юк әле.
Фарукҗан иптәшен йотылып тыңлап торды да. күкрәгенә тула башлаган сөенечтән дулкынланып:
— Элек ишетмәгәнсеңдер. хәзер замана бүтән инде.— диде — Бохара түңкәреше моннан соң тагын да көчлерәк тәэсир ясый барачак Без шуңа хезмәт итәбез түгелмени?
Иргәш килешкәндәй баш какты Байкучатов шундук атына менеп атланды да урыныннан өермәдәй дәррәү кузгалып китте Каганның тар урамнарыннан киң яланга килеп чыккач, кайчандыр хәтеренә сеңеп калган сүзләрне җыр шикелле көйгә салып кабатлый башлады
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы1 •
Күңеленең кайсыдыр почмагында. Штеннел бүләкләре Бумның телен ачарга булышыр дигән уй кузгалып куйгач. Фарукҗан тагын да дәртләнебрәк сузды бу җырын
36
Бүлмәдә җиделе лампа яна. аның саргылт яктысында Глафира- ның җитен чәчләре алтынсу төскә кереп ялтырый, чыраенда исә эчтән бәреп чыккан ямансулык, үкенечле моң бар иде Аның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырган Фарукҗан нәүмизләнеп:
— Шуннан соң бүтән очратмадыгызмы9— дип сорады
— Очраштык Ул чакта шундый юләр булсам да. Баһауга юлыкмый озак тора алмый идем Тик мин аңарда егет кеше, ир заты күрә, аның да миңа кызларга карагандай каравын тели идем Шулай күз 84
салмагач, кәефем кырыла иде Ә Баһау инде ул елларда ук революцион көрәшкә тартылган булган икән, почтада эшләү аңа Ташкенттан җибәрелә торган яшерен әдәбиятны Верныйга ташырга мөмкинлек биргән Күзәтү астында яшәгән Павелга күчтәнәч илттереп, ул мине дә шул юлга бастырды. Ләкин тиздән гаскәри хезмәткә алынып ♦ үзе каладан китеп барды Хатлар язмады, шуннан соң мин аны з югалттым Яңадан былтыр октябрьдә, ул Верныйга хәрби комиссар 2 булып килгәч кенә очраштык Баһаветдин тагын да кызыклырак. чи- 1 бәррәк егеткә әверелгән иде. Элекке басынкылыгының эзе дә калма- - ган. Шундый дәртле, тынгысыз, сөйли башласа, теле телгә йокмый' * Тәҗрибәле, белемле җитәкчегә әйләнүен әйткән дә юк. мыек та үс- тергән бит әле! Аны көтмәгәндә шундый яшьнәп торган егет, дәрәҗә- 5 ле командир хәлендә күрү күңелемне әсәрләндереп кенә калмады, йө- . рәгемне үкенеч, югалту тойгысы да чеметте. Чөнки мин инде берничә * ел элек кияүгә чыгарга өлгергән идем. Z
— Шиһабетдинов белән Бохарада да аралаштыгызмы’
— Көн саен диярлек. Кайбер йомышларын да үтәдем әле
— Нинди йомышларын?
Глафира Фарукҗанга карап бераз уйланып торды да
— Менә монысын әйтә алмыйм.— диде.— Мин сезнең бу җинаятьне ачырга алынуыгызга теләктәш дип кенә әйтү әз. мөмкин кадәр булышырга да әзер Ләкин мөмкин дәрәҗәдә генә.
Фарукҗан бөтен кыяфәтенә салкынлык, кырыслык чыгарып, урыныннан торды Буш сүз тыңлап утырырга теләге дә. вакыты да юк иде аның. Глафира чекист егетнең чырае сытылуын үзенчә аңлап
— Мине тиз арада 'үзен-үзе үтергән» хәлдә күрергә теләмисездер ләбаса’— дип сорады — Баһаветдин кушкан йомыш Республиканың беренче җитәкчеләренә кагыла иде Фаҗигане ишетүгә, мин бөтен белгәнемне РСФСР вәкиле иптәш Куйбышевка барып сөйләп бирдем
— Соңгы тапкыр хәрби комиссарны кайчан, кайда күрдегез’
— Унтугызында, кичке өчләрдә Ул партия Үзәк Комитетына көн саен кереп чыга иде
— Иптәш Шиһабетдинов үзенә хәвеф янавын сизенә идеме’
— Бу хакта уйламаска тырыша, кылыч йөзенә басып йөрергә күнеккән иде ул Верныйда да. Җидесу хәрби комиссары башы белән, фетнәчеләр оясына үзе барып керде ич Могҗиза аркасында гына исән калды Моннан сабак кына ала белмәде
Ишегалдында нидер доңгырдады — Глафираның ире гәпне түгәрәкләргә ишарәли, ахры Сәгатьнең унберенче китүен күргәч. Фарукҗан
— Кара, соң икән инде.— дип гаҗәпләнгән булды — Хәрби комиссарның Верныйдагы тормышы белән таныштык. Рахманкол турында сөйләдегез. Зөһрәгөлнең Үзәк Комитетта нишләп йөрүен белдек, сезнең фотоларны алдым,— инде нибары җинаятьне генә ачасы калды'
Байкучатовны ир белән хатын капка төбенә кадәр озата чыктылар
37
Кәрвансарайга кайтып җиткәнче Фарукҗанны ике җирдә хәрби патруль туктатты — Шиһабетдинов фаҗигасенә Кагандагы шартлау, базардагы янгын ише вакыйгалар да өстәлгәч. Бохарада уяулык көчәйгән иде Чека тәрәзәләренең берсеннән, ярты төн якынлашуга карамастан. бүген дә якты сибелә — дежур чекист хәвеф-хәтәргә каршы көрәшергә әзер иде Фарукҗан үзе кизү торган егерменче октябрь төнен уйлап, күңелсез көрсенеп куйды әлегә зәгыйфьрәк шул
алар Сәүдәгәрләр, руханилар мәкерен дә вакытында сизенә, меңләгән Иргәшләрне.Таштимерләрне яңа тормыш өчен көрәшкә күтәрә алмыйлар. фаҗига булып узгач кына, гаеплеләрне эзләргә керешәләр. Анда да абына-сөртенә генә Хәрби комиссарга һөҗүм итүчеләрне ачарга күптән вакыт иде инде, югыйсә!
Фарукҗан. Әминевне очратырга теләп, дежур бүлмәсенә килеп кергән иде. кабинетта арлы-бирле йөренгән Юлтай Симиниевкә тап булды Чека секретаре туктап калды һәм гаҗәпләнеп
— Кара әле син. Ташкентта түгелмени9— дип үзе сүз кушты.
— Башым авырта, хәлем дә китте — ярты юлдан кире борылырга мәҗбүр булдым
Симиниев. аңа ышанмаган төсле караш ташлап сорады:
— Алай чирләгәч, нигә Багбан якларын айкап йөрдең соң?
— Сызгырып та өлгерделәрмени инде?
— Ни дигән сүз ул сызгыру»?—Симиниев шактый кырыс эндәште.— Кушмаган эшләргә тыгыласың да. аннары Чекага өстеңнән хатлар ява. Синең аркада безне дә гаеплиләр.
— Басмачылар планын өзә . дипме?
— Үзеңне генә булдыклы революционер санама!— диде Симиниев коры гына.— Мөгез чыгарырга кем дә оста. Әлегә оператив эшләргә Чекада мин җаваплы. Кирәксә, сиңа да өлеш чыгарырмын. Ләкин, башка бер уй килде исә. теләсә кая китеп барырга түгел. Әмер буенча гына.
Фарукҗан бүгенге сәфәрнең Әминев белән килешенгәнлеген белгертергә теләмәде. Тузынсын әйдә, серне ачып кына Юлтайга үз булуы кыен Тик нинди хатларны телгә алды соң әле Чека секретаре? Үзе берәр нәрсә әвәләмәде микән?!
Ул. әле һаман хезмәттәшен тыңлаган кебек басып торса да. бүлмәнең бердәнбер тәрәзә төбенә күз салмый калмады — Чека хезмәткәрләренә килә торган хат-хәбәрләр шунда җыеп куела иде.
— Әйе. анда синең үзеңә дә нидер килгән бугай
Фарукҗан көлемсерәп Юлтайга баш какты да үзенә адресланган конвертны ачты. Хат атасыннан иде
•Хөрмәтле вә гыйззәтле углым Фарукҗан'
Сентябрь азагында Бохара каласыннан язган хатыңны алдык, исән-аман йөрүеңне белеп шат булдык
Үзебезнең хәлләргә килсәк, бүгенгесе көнне бер көе яшәп ятабыз. Иген-тару, ин- шалла. җыйналып бетте, бу эштә дәү апаң белән Мөхәммәтгали җизнәң бик зур иҗтиһат кылдылар Кечкенә апаңнар бәрәңге алырга булышты. Мал азыгыбыз мулдан түгел, мәгәр башмак тананы сатсак, үгез бозауны сугымга суйсак, бәлки калган терлекне кыш чыгара алырбыз Әмма бездә хәзер мал асрау кайгысы түгел, икебез дә чамасыз туздык Әлегә кадәр дә без ул терлекләрне, улыбыз өйләнә калса, кирәге чыгар, дип кенә асрый килгән идек Әмма син. теләгебезне санга сукмый, тагын еракка —әллә кайдагы Төркестанга китеп олактың Авылыбызда "Озын Гыйльман Фарукҗаны солдатта йөреп бозылган, зимагурлыкка сабышкан икән», дигән сүзләр таралды Без сиңа ярәшергә дип күз атып йөргән Алтау Әхмәрнең төпчек кызы да шушы көннәрдә кияүгә чыкты Туена, күрше дип безне дә чакырганнар иде дә. кермәдек Беренчедин, сине көтмәүләренә хәтеребез калды Икенчедән, келәткә иген ташыганда, бусагага абынып, әниең тез башын җәрәхәтләде, әле дә юньләп аягына баса алмый.
Син анда мәшһүр Бохарада җил куып кына гомер уздырмыйсыңмы7 Шундагы берәр мәдрәсәдә • Шәрхе Габдулламны җиңеп кайтмыйсыңмы? Югыйсә, "Вакыт» гәзи- те алдырып торган Насретдин мәзин хәзер каммун булды, әлегә Балтай вулыс советында эшли, тиздән Тәтешкә, өяз хезмәтенә китә, дип сөйлиләр. Урыны шушы көннәрдә бушарга тора Казанда да урысчаны белгән укымышлы татар җегетләре җитешми, имеш, юкса влачның җаваплы вазифаларга мөселманны күбрәк куярга нияте барлыгы рас. ди Инде читтә ризык эзләп күп йөрдең, шушы хакта да уйла Хәзер үзебез дә терәккә бик мохтаҗ Гыйлеме дә. эше дә Казан ягында җитәрлек. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дигәннәр. Нәсел-нәсәбең белән бергә-бергә үз ояңда үз түгәрәк бәхетеңне кайгыртырга бик вакыт Авылыбызда синдәйләрнең ике тезендә ике бала уйный хәзер Әниең көн дә балавыз сыга. Абыйларыңның Ярман сугышында шәһит китүе кайгысыннан чәчләре бүздәй агарды, инде хәзер сине сагынып яшь коя. күзен бетерә Әйтү шушы тормышлары бүтәнчә акмаса һаман начарлана гына барса андагылар нибуч. ривәлүтсәне үзләре дә ясар Татарның үз кайгысы, үз нуҗа-мәшәкате дә 86
җитәрлек туган-үскән илкәеңне онытма Атаң тугызынчы дистәне ваклады монда, язуым юкка гына таракан эзенә охшамый, тиктәстән генә кыек-мыек сырланмый Кулның ибе юк күз дә әлҗе-молҖе килә Кышны әллә исән-имин чыгып була әллә юк - ходайның ни язганын бәндә белми
Инде ни. кәгазь исраф итеп, җавап биреп маташма хатың түгел үзең кирәк безгә Шушының белән бетерәм Күптин-күп чуктыйн-чук сәламнәр озатып калучы атаң * Гыйльман Җиһангир углы-
Фарукҗан хатны кат-кат укыганда Симиниевне бөтенләй оныт- i ты Атасы дөрес хәтерләп калган авыл мәдрәсәсендә ул. зирәк шә- - керт булганлыктан, төрки язуны. Корьәнне бик тиз укып китте, дин * белеме, шәригать кануннары, мөселман әхлагы, хокук кебек белемнәр Z бәян ителгән Төхфәтел мөлек». Мохтасарел викая Фикеһ Кайда- с ни» дәреслекләрен дә ерып чыкты, әмма -Шәрхе Габдулла»да абынды Һади исемле иптәше белән алты кыш кимерде ул аны Мулла аб- ж зый һәр көздә: «Алла теләсә, бу китапны без быел узып бетерер- ~ без».— дип укыта башлый, әмма аның яртысына якынлашканда гына - шәкертләр каникулга тарала иде Әллә алла теләмәде, әллә мулла аб- - зыйның әзерлеге әнә шул Шәрхе Габдулла»дан югары ашмады Ягъни. гарәп теле грамматикасын фарсы телендә аңлаткан дәреслектән' Атасы исә Фарукҗанның Казан мәдрәсәсендә белем эстәвен исеннән чыгарган, мәзин булыр яки вулыс советында эш майтарыр өчен улына шул гына җитми, дип уйлый, ахры И картлык, картлык, замана үзгәрүен дә һич чамаламый, күрәсең Мәзинлеккә кызыгамыни хәзер Фарукҗан71
Аның хатны елмаеп, көлемсерәп укуын күзәткән Симиниев
—- Ни язалар, якташ7— дип кызыксынды
— Әткәй мине өйгә кайтырга чакыра — Фарукҗан хатның шул өлешен кычкырып укыды да башын күтәреп өстәде - -Шәрхе Габдулла ны су кебек эчсәм, димәк, мине илдә әнә нинди шәп урыннар көтә!
Әмма Симиниев җитди калды
— Атаң төпле фикер йөртә бит. якташ.— диде ул — Бөтенебез туган җирен ташлап китсә, милли учагыбыз сүнмәсме7 Бигрәк тә үз республикабыз барлыкка килгәч, татарның читкә сибелүе гөнаһ Кайтырга кирәк безгә
— Үзең дә Бохарада йөрисең ич әле
— Беренчедән, мин туган яклардан киткәндә, әле милли республиканың исе дә чыкмаган иде Икенчедән, безнең Самар тарафы татар авылларының бик күбесе хәзер дә Татарстан эченә кертелмәде Әмма мин шул хәлдә дә республикабызга җыйналу яклы
— Татарстанда халык тыгыз урнашкан, җир әз Шуңа күрә читкә китәләр
— Татар тарала, аның урынына бүтәннәр килеп төпләнә Ятларга җир бик җитә, димәк7
— Алар шәһәрләргә килеп эшче була, кендеген җиргә бәйләми
— Шәһәре дә безнең ата-баба биләмәсе Аның туфрагын ятлар табаны таптаганчы, яңгыр камчылавы, кояш көйдерүе яхшырак Ничә гасыр сагынып, зарыгып аякка бастырган милли дәүләтебезне онытып, монда буталып йөргәнче
— Без Бохарада да кирәк ич.
— һәммәбез дә түгел Келәм юкта чыпта яхшы, укымышлы төр- кестанлылар җитешмәгәндә, күзе ачык татар да әйбәт Үзләре аякка басканчы1 Ә аннары7
— Сез монда беркайчан да артык кашык булмассыз, минемчә Телләрен, гореф-гадәтләрен үзләреннән ким белмисез, үзбәктән аерырлык та түгел
Фарукҗанның мактавы Симиниевкә коймакка ягылган май кебек сеңде Ул горурланып
— Мин чыннан да. һәр терки кавемгә үз була алам.— диде.— Миңа монда һәммәсе якын һәммәсе кадерле Ләкин аларның күпчелегенә әнә шундый рух җитми, кабиләчелек чире өстенлек ала.
— Нилектән килә икән ул?
— Үсештән Татарга язмыш үзе инде күптән бөтен төркиләрне кайгыртырга йөкләгән, ахры Сәүдәгәрләребез колачын, мәгърифәтчеләребез кыюлыгын, сәясәтчеләребез укымышлылыгын, активлыгын гына күр!
— Шулай да ничә гасыр буе тирес корты сыман яшәгәнбез.— диде Фарукҗан — Көрәк-сәнәктән. әлпи-тиси. бисмилладан ерак китә алмаганбыз.
Симиниев куе кара чәчен артка таба сыпырып, арлы-бирле йөренгән җиреннән капылт туктап. Байкучатовка төбәлде
— Шулай Аяусыз тәре походларының соңгысы асып-кисеп. янды- рып-көйдереп узган безне Бер хәлиткеч җиңелү дистәләгән буынны бәхетсезлеккә дучар кылган Колонизатор, татарны кайгыртырга кирәк булса, ташбакадай, бик сүлпән, авыр һәм кыюсыз кузгалган, әмма аны йөгәнләү, изү-сыту фикере туса, юлбарыстай, гаҗәп соллы һәм елгыр хәрәкәткә килгән Тик шул хәлдә дә безнең халык иманны җуймаган
— Аннан ни мәгънә чыккан соң?
Симиниев гадәттән тыш таң калган сыман карап торды да ачуланып:
— Син моны чынлап сорыйсыңмы9 Шул дәрәҗәдә рухыңны югалттыңмыни инде9—диде
— Ә нәрсә.
-— Газиз ата-бабаңа. нәселеңә, милләтеңә шулай икеләнеп карарга. ышанмаска мөмкинмени? Без тагын Байкучатов укыган, дөнья күргән, аңлы егет, үзебезнең кеше-, дип йөрибез сине Болай дулкын өстендәге йомычка җил иркендәге тузганак кына булып каласың түгелме соң9
Фарукҗан. Юлтайның ихлас ачулануын күреп, акланырга омтылды
— Урыс халкы тулаем татарны измәгән инде Безгә ярдәм итүчеләре дә булган Сыйныфына карап
Юлтайның аны тыңлап бетерергә чыдамы җитмәде Бәхәскә урын калдырмый торган рәвештә
— Еланның сорысы да. карасы да бер. иптәшкәем!— диде.— Хаким милләт, шул хакимлеген саклар өчен, милләтчелектән өстен булып кыланырга үз корбанын, табышын кулыннан ычкындырмас өчен, мескен булып маташырга, сыйныф дип баш катырырга да мөмкин.
— Син алай дисең дә. менә мине фронтта, контузия алгач, ут эченнән санитар Монастырев сөйрәп чыккан Башта Молодчино станциясе госпиталендә аңыма килә алмыйча унбиш көн ятканмын, корсак тифе эләктергәч, Мәскәүнең Ксиль-Загорянский шәхси дворян шифаханәсендә янә өч ай дәваландым Шунда урыс докторлары гына аякка бастырды
— Тапкансың икән игелекле җаннарны!— диде Симиниев мыскыл иткәндәй — Бердәм, бүленмәс Русия империясен саклап кан түк тә. сине дәваламасыннар имеш Тагын мөшкел хәлгә төшсәләр, синдәй тилеләр бик кирәк булачагын гына белә ич алар’
Фарукҗан күңелсез бу бәхәсне дәвам итәргә теләмәде Йокысыз төн. тынгысыз көн дә гаять йончыткан иде
— Кәеф юк. чыгып ятыйм әле мин
Симиниев аны сүзсез генә озатып калды
Фарукҗанның ятагы шушында, кәрвансарай бүлмәләренең берсендә генә иде Ут кабызып тормады, бил каешын чишеп, унатарын
мендәр астына кыстырды да өстен чишенде һәм салам тутырылган түшәгенә килеп ауды Туңмас өчен аңа җәймә ябыну да җитә иде.
Арудан тәне таралып китәр сыман тоелса да. башы мендәргә тигәч кенә йокысы очты Зыятдин станциясендә бераз черем итү килешкәнме. алдагы бәхетсезлек тынычлыгын үчердеме — үзе дә белмәде Әлегә Бохара серләрен ача төшәрлек кеше Каган вокзалында кулга алынган Бум- гына Аны Газәли чәйханәсендә үзенә атуда гаепләп. ялгыш җибәрде, билгеле Өркетә, янәсе Ялгыш фаразның эшне кыенлаштыруы, әллә ни белми икән бу дигән фикер тудыруы гына мөмкин Балҗан кулга төшергән күчтәнәчләрне акыллырак файдаланып, басым ясарга кирәктер Балҗан дигәннән, ата-анасының Фарукҗанны башлы-күзле итәргә план коруларын гына күр әле — Алтау Әхмәргә кинә куалар, имеш' Ә уллары монда Зөһрәгөл дип җан атып йөри Хәзер инде ул түгәрәк битле карлыгандай кара күзле. кара кашлы, бала чәчләре маңгаена сибелгән Анарны күбрәк искә ала бугай Фарукҗанга әле берәү дә аның шул кадәр ягымлы итеп әкәҗан- дип эндәшкәне юк иде Иргәш кенә сеңелләре турында сүзне озайтырга теләмәде Ят кавем кешесенең атап кызыксынуын өнәмәдеме, әллә Шәрык ир-атларына хас рәвештә, хатын-кызларны санламавын күрсәттеме7 Әкәҗан. сез кышлагыбызга янә дә киләчәксезме7- Йә хода. Анарның бу сүзләре сорау гына түгел, чакыру, гүзәл бер җыр сыман колакны иркәли иде Кызыкай үзе туй күлмәге кигән кыяфәттә күз алдына баса Таң җиледәй саф. тау чәчкәседәй нәфис, тулган айдай солтанатлы. Чү. Анармы соң бу. ә аның янәшәсендәге егет Фарукҗанмы7 Юк. юк
Байкучатов инде төш күрә башлаган иде Багбан кышлагын түгел, Кытай чиге буендагы Җәркәнт каласын Мостафа Янбулатов тасвирлаган Баһаветдин белән Шаһикамал туен'
38
Фарукҗан. ниндидер хәвеф янавын тойган шикелле, кинәт уянды Тышта инде яктырган, әмма кәрвансарайда тынлык саклануына караганда, таң әле яңа гына аткан иде. ахры Нәрсә сискәндерде соң аны болай кинәт7 Йокы аралаш аңына Штеннел хаты килеп керде түгелме7 Чыннан да. ул инглиз агентының бер хәбәренә керфеген дә селкетмәде ләбаса Дүшәк станциясендәге Тарасов резидент белән шымчы арасында хәбәр йөртә Кулга алырга да саварга үзен Йә телеграфта. йә тимер юлда эшли торгандыр Дөрес, шифрланган телеграмма белән генә аны өркетүе читен, белмәмешкә салыныр, мөгаен Ул очракта чит илгә чик аша рөхсәтсез-визасыз чыгып йөрүенә бәйләнергә мөмкин Контрларга алып бара торган бер йомгакның очы шуңарда. ашыгырга кирәк'
Чека рәисен кичәге эшләре белән таныштыргач ул шушы хакта сүз ачты. Әминев исә Зөһрәгөл сөйләгәннәрне гелгә алып
_ Беренчедән. Дүшәк моннан йөзләрчә чакрымда.— диде— Икенчедән. Тарасовның шифрлы телеграмма алуын да. аны Мәшһәдкә илтүен дә әле ачыклыйсы дәлиллисе бар Шунсыз аңа басым ясау файдасыз.
— Әгәр күзәтү оештырсак, якын-тирәсен капшап карасак’
_ Ярар иде дә. кемгә кушарга соң бу эшне7 Әбдиев биләмәсен сагаларга кочең җитсә дә. куан Башта борын төбендәге контрлар оясын туздырыйк без’ Бик күп серләрнең йомгак очы шунда сыман
— Анысы да дөрес
_ Иргәш. Амантайларың карауласын Зөһрәгөл сөйләгәннәрне Бум расласа. Әбдиев әшнәләрен кулга алырга да мөмкин
— Ә аның үзен, Симиниевләрне нишләтергә’
— Син Шиһабетдинов һәлакәтен тикшерә идең түгелме соң’ Ашык. Чеканың бүтән эшләре дә көтә
— Беләм.
— Сәүдәгәр Габделшөкерхан әнә БХСРның Әфганстанга дошманлык күрсәтүе хакында дилбегә буе нота язып китергән.
— Бәлки базардагы малына утны үзе үк төрткәндер әле
— Ишназар дигән бер сәүдәгәр чамадан тыш зур салым салынуы хакында үзе монда килеп зарланды.
— Монысы инде Чекага кагылмый.
— Кагыла. Төрле-төрле ризасызлыкларны революциябез дошманнары юри уята. Без аларны да фаш итәргә тиеш Бөгештерүләрне төзәтергә!
— Ревком. Халык Комиссарлары Советы ни карый икән соң?
— Габделхәмит — әшнәң ич, бар да кызыксын.
Фарукҗан Чека рәисенең төрттерүенә елмаймый булдыра алмады Юаштан юан чыга! Бәлки Әминев бер дә юаш түгелдер, чаманы белеп, ипле эш итүчедер’ Әлеге киңәшнең нәкъ файдасы тиярдәйләрен генә бирә килде, ялгыш адым ясаудан да сакларга омтылды Комиссар һәм аның тирәсендәге кешеләрне, вакыйгаларны ачыкларга да булышкалый тора
Аның чыгып китәргә һаман ашыкмавын күреп, Әминев:
— Йә. һәлакәт турында хәзер фикерең үзгәрмәдеме әле? — дип сорады— Баһаветдин иптәш бәлагә үзен-үзе тыкмаганмы?
— Миңа очраган танышлары комиссарны мактап кына телгә алды Шулай да сизелә: һәрвакыт кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпереннән йөргән ул Артык тәвәккәл булган, үз-үзейә артык ышанган.
— Кара син аны!
— Кешегә, мөселманлыгы чамалы икән моның, дип уйларга да нигез биргәләгән Төркестанда кемгә ошасын икән инде бу?
— Дөрес әйтәсең, монда халык үтә диндар шул.
Фарукҗан Багбан кышлагында Нурморат байны гаепләгәндә. Ир- гәш белән Амантайның аны якларга атлыкмауларын исенә төшереп:
— Бәлки безгә Төркестан вакыйгаларына тыкшыну гомумән ки-рәкмәгәндер’ — диде.— Аннары үсә төшкәч, эшче-диһканнар үзләре дә күтәрелер иде әле Фронтта минем яралыларга операция ясаганны карап торганым бар. Бервакыт врач булмагач, бу эшкә ни белеме, ни тәҗрибәсе җитмәгән фельдшер тотынды да күпме солдатны я гарип калдырды, я җан тәслим кылдырды Без дә. әнә шулай белер- белмәс йөреп, зыян гына китермәсәк ярар иде.
— Нишләргә кирәк соң, синеңчә?
— Сабыр итәргә Бохара халкы сыйнфый яктан катлаулана, аңы ачыла төшкәч, гаделлек өчен көрәшкә дә үзе күтәрелер, аңа ирешер өчен муафыйграк юллар да табар иде.
— Бохара халкы үз үсеше белән дә берзаман кешелекле тормыш өчен көрәшер хәлгә, әлбәттә, җитәр иде.— диде Әминев уйланып.— Тик бу үсеш, читтән этәрмәсәләр. дистәләгән елларга сузылыр иде. тагын ничәмә буынның гомер буе михнәт кичереп яшәвенә китерер иде Без әнә шул озын-озак үзгәреш вакытын кыскартабыз Димәк, тыкшынуыбыз үзе шәфкать күрсәтү түгелме?
— Көчләп күрсәтелсә шәфкатьнең дә тәме китәдер, андый миһербанлылыкны җирле халык ишетергә дә теләмидер.
— Ихтимал, шулайдыр. Рәхмәт ишетәсе урында бәлки нәфрәт кенә казанырбыз.
— Алайса без. татарлар, нигә Татарстаныбызга гына кайтып китмибез соң?
— Ашыкмыйк Яман — оятка, яхшы моратка җиткерә. Яхшылык итәргә йөрүебезне киләчәктә төшенерләр.
— Киләчәктә7 Бик озак көтәргә туры килмәс микән ул киләчәкне7 Әминев Фарукҗанның кайнарлануына тыныч кына җавап бирде — Хәзер инде безгә бүтән юл юк Булышырга алындык, чигенергә ярамый — Аннары урыныннан торып, тәрәзә каршына килде дә. якташына янә бер караш ташлагач, дәвам итте — Синең уйлануың * ошый миңа. Гаделлек, хакыйкать эзлисең. Киңәшүең дә әйбәт Уртага z салып киңәшми торып, гаделлек тумый.
— Галимҗан абый, сорау алганда файдаланыр өчен, миңа Бумның * берәр хаты кирәк ич әле Килгән берсен Нурморатовка тапшыра бар- “ дым да
Чека рәисе аны ярты сүздән аңлап, өстәлдәге папкаларның бер- - сеннән кирәкле язуны табып алды һәм Фарукҗанга сузып
— Кара аны, мөгез чыгармыйча эшләргә өйрән! — дип кисәтте р Байкучатов Шәмгун Аксолтанов белән Таштимер Тураевның да t нәкъ менә Әминев сыман фикер йөртүен чамалый иде. Хәрби-комиссар 5 да шундый карашта торгандыр Фарукҗан үзе дә алар сапкан юлдан ' атлый Чека рәисенә ни тегеләй, ни болай дип каршы килмәсә дә, “ сөйләшүдән канәгатьләнеп җитмәде ул Дөнья, тормыш алар уйлаганнан катлаулырак. Мавыгып китеп, аны кәкре көзгедәге шикелле, чалыш хәлдә күрүең, фаразларыңа мөкиббән рәвештә иң дөрес, иң яхшы юлны сайламавың да бик мөмкин Саташырга теләми Фарукҗан. ләкин адәм баласы фәрештә түгел Абыну-сөртенүләр аны сагалап кына тора.
Ул. бүтән бер генә минут та югалтырга теләмичә. Каганга сәфәр чыкты, атын юл буе куды да куды Комендатурада аның болай җилле килеп керүенә гаҗәпләнсәләр дә. тоткын ябылган зиндан ишеген берсүзсез ачтылар Кичә кулга алынган карт йокламый бары йоклаганга сабышып ята иде. Байкучатов аны ә дигәнче аягына бастырды һәм өстәлле-урындыклы. зур тәрәзәле якты бүлмәгә алып керде
— Бохара республикасы хәзер сугыш шартларында яши.— диде ул. кәгазьләрен сумкасыннан чыгара-чыгара.— Тикшерүне тартып-су- зып маташа торган чак түгел Дошманнарга йомшаклык күрсәтү безнең өчен үлемгә тиң Шуңа күрә, иә барлык гаепләреңне танып, алдагы планнарыгызны ачып, халык хакимиятенә каршы көрәшүдән тәүбә итәсең, йә салган зыяннарың өчен рәхимсез җәзага тартылачаксың.
— Мин уртак Нурморатов кушканнарны гына үтәдем.— диде карт, һич тә бирешергә теләмичә
— Ул мине үтерергә фәрман бирдемени? Нигә дәшмисең7
— Алла сакласын, андый җинаять уема да кергәне юк
— Алайса Зыятдинга нигә бардың7 Газәли чәйханәсеннән нигә мине куа чыктың. Бум әфәнде?
Карт, үзенең кушаматын ишеткәч агарынды, башын аска ия төште
— Тәкъсир, сез. валлаһи, мине бүтән адәм белән буташтырасыз.— дип мыгырданды
— Чү. алла дип авыз чайкама, ичмаса Кабартма яңаклы иптәшең дә кичә. Газәли чәйханәсендә Латыйфхан кушканны гына баҗардым . Чека йомышын үтәргә дип кенә юлга чыктым'»—дип сайрады Үзе басмачылар кәрванына барып кушылган Тотылды асыл- кош. телен чишәргә мәҗбүр булды
— Минем андый уртагым юк кү
— Әле өченче көн генә шушындагы вокзал мәйданында аның белән. җим көткән кошчыклардай. Латыйфхан авызына карап торуыңны оныттыңмыни7 Әүвәл ул. да. синең кебек, киреләнеп маташты, аннары
1 Важирдым
барыбер гаепләрен танырга мәҗбүр булды Менә бу синең язумы? Карт Байкучатов кулында кичә үзе язган аңлатманы күреп, баш какты:
— Әйе.
— Ә бусы?
Чеканың агентура бүлегенә «Бум» дип кул куеп җибәргән хатларының берсен күргәч, карт тагын авызына су капты. Байкучатов гаҗәпләнгән шикелле;
— Әллә син Чека шымчысы булуыңны да яшермәкче инде хәзер? — дип сорады — Латыйфхан Нурморатов белән багланыш тотуыңны?
Карт үзенең артыграк бөгештереп ташлавын төшенепме, тагын раслап куйды:
— Минеке
— Менә бусы акыллы җавап.— диде Фарукҗан кәефле төстә сорау алу беркетмәсен тутырып.— Шулай, син. кадерлем. Бум дигән кешенең үзе инде Дөре-е-с. Ә менә бусы — кушканнарны әйбәт үтәвең өчен бүләк. Рәхим ит!
Байкучатов кулында алтын балдак күргәч, карт аптырашка калды Фарукҗан исә аны үсендереп:
— Шулай, кушканны вакытында һәм яхшы башкарып чыгучы һәрвакыт бүләкләнә.— диде — Әйдә, үзеңнең Бум атлы шымчы икәнлегеңне һәм бүләк алуыңны раслап, беркетмәгә кул куй да балдагыңны тот.
Карт әле һаман ышанып җитмәсә дә, Фарукҗан сузган кәгазьгә күз йөгертте, аннары кул да куйды Ул алтын балдакны кулына алгач кына. Байкучатов җиңгән кыяфәттә:
— Блеккер әфәндедән ул! — дип көлемсерәде
Карт, утлы күмер тоткан кебек, чыраен сытып. Фарукҗанга төбәлде. балдак чыңлап идәнгә тәгәрәде Байкучатов юрамалый кай- гыртучан төстә:
— Син нәрсә, дуслар бүләгенең кадерен белмисең9 — дип битәрләде.— Алтын ич ул. лаеклы эшләрең хөрмәтенә җибәрелгән!
— Мин һичнинди Беликерне белмәймен.
Менә сиңа туеннан соң дөмбер. Әбдиевләр өендә серләшүегездән дә танасыңмы9 Килешми болай. киле-е-ешми. Блеккер әфәнде үзе сине бик яхшы исендә тота лабаса, менә күр, хатында Алтын балдакны Бумга тапшырыгыз- .— дип акка кара белән язган. Дөрес, инглизчә.
Байкучатов Штеннелнең Блеккергә адреслаган хатын сак кына картка күрсәтте дә бөкләп сумкасына тыгып куйды Тоткынның йөзенә кара коелды, әлегә кадәр бик үк абайланмаган бөкресе чыкты. Фарукҗан исә юаткан, үгетләгән кыяфәттә сүзен дәвам итте:
— Ике хуҗага — Чекага һәм инглизләргә берьюлы хезмәт кылу җиңел эш түгел, билгеле. Аның каравы, әҗере ике яктан ява. Инглизләрдән — алтын балдак. Чекадан Тукта. Чека сине ни өчен бүләкләргә тиеш соң әле?
Карт җавап бирергә уйламый да иде. Үз эченә бикләнгән дә катып калган Фарукҗан. аны карашы белән бораулап, бераз көтеп торды да өстәде:
— Тел яшереп оттыруың да бар. кара аны. -Остаз-ың сүзгә юмартрак, бар бәлане Бумга өяр дә котылыр, ә син җәзасын татырсыңмы9 Без дә баштан сыйпап тора алмабыз: үлемгә — үлем!
Карт тынычсызланып әле тәрәзәгә, әле ишеккә күз салды, урыныннан кузгалгалап кыбырсый башлады Аның бу хәрәкәтләрен үзенчә юраган Байкучатов, унатарын кулына алып болгый-болгый кырыс тавыш белән кисеп куйды:
— Бер эләккәч, бездән ансат кына котылу юк. Чекадагы дуслары
ңа да. башкаларга да өметләнмә Уяу . « Маһир »лар күптән күзәтү астында инде. Фаш ителделәр! Остазчыңның оясы тузды, дәдәкәй!!
һаман тынычлана алмаган карт:
— Нәзир нәрсә өйде соң миңа9 — дип сорады
Димәк, дөрес чамалаган икән. «Остаз» — Әбдиев1 Фарук- җан сөенечен тышка чыгармады, картны телдән яздыруны дәвам итте.
— • Остаз »ың Шиһабетдинов фаҗигасен дә сиңа ишарәли Имеш, Рахманкол белән сүз берләшкәнсез дә..
— Нәзир алай дип гәперә алмады
— Нигә?
— Мин ул төнне Чаржуйда кундым Шаһитларым бар
— Алайса нигә сине каралта соң ул?
— Җанаҗан дусларын шик төшүдән саклыйдыр Уяу белән Маһирны- сата алмайды кү. аларның куллары озын
— Исән каласың килсә. Уяу . Маһир-, ’Остаз»лар турында бар белгәнеңне сөйлә. Блеккер әфәндене дә онытма Алар белән ничек таныштың, нинди әмерләрен үтәдең—һәммәсен
— Җөдә күпне көтәсез.— диде карт ачулы тавыш белән.—Сыгарсыз. сыгарсыз да тагын зинданга ябып куярсыз аннары. Ышанмыймын мин сезгә.
— Сөйләми хәлең юк. Серләрне чишсәң, моннан соң безгә хезмәт итсәң генә, ирек алачаксың. Уйлап кара, тату аерылмасак. -Сезне Бум сатты».— дип бер сүз салуыбыз җитә >Уяу»лар өере хәзер башыңны ашаячак.
Карт уйга калды. Бу юлы Фарукҗан аны ашыктырмады, битараф кыяфәттә карандашларын очлады, кыштыр-кыштыр кәгазьләрен актарды. Шулчак тоткын үзе телгә килде
— Минем болай кинәт юкка чыгуым аларны сагайтачак кү.— диде ул.
— Кемне инде, «аларны»?
— Нәзирне. Уяу ны
— Син. абзыкай. юк белән башны катырма, өзеп әйт Рахманколга кем булышты9
— Минем Рахманколга бөтенләй катнашым юк.— диде карт үҗәтләнеп.— Нигә шуңар бәйләргә тырышасыздыр Ишетеп кенә бе- ләм мин аны. хәрби назыйр фаҗигасеннән соң гына
— Нәрсәләр ишеттең соң9
— Шиһабетдинов Уяу- белән Маһир га ошамаган. Маһир үз журалары белән аны Бохарадан куарга теләгән
— Нинди журалары белән?
— Шул Ревком, Советтагылар кү Халык комиссарлары Ике тәкә башы бер казанга сыймайды Шиһабетдинов баш комиссарны да өнәмәгән, аның да кәефен кырган, диделәр
— Шуннан соң ул Шиһабетдиновны юк итәргә кушканмы9
— Анык белмәймен Әмма ул «Маһирәны ниятеннән сүтмәгән кү- ренәде.
— Комиссарга һөҗүме Маһир-ның уң кулы Юлтай Симиниев оештырганмы9
— Бу хакта Нәзирдән сорашырга кирәк, ул яхшырак беләде.
— Хәзер кайда соң ул9
— Корал китерә торган кәрванны каршыларга китмәгән булса, өендәдер.
— Ә Блеккер әфәндене кайдан табарга була9
— Белмәймен.
— Килеш-килбәте ниндирәк аның9
— Озынча ак йөзле, зәңгәр күзле икәнен генә искәртмәсәм. калган яктан бохаралылардан аерылмый да Буе сездән ашу имәс яше аз гына өлкәнрәктер Чалма-чапан кигән, кәвештән йөри
— Кәрван кайсы тирәгә килергә тиеш-*
— Мәшһәд ягыннан чыгуын гына беләмен Зәрәфшәннең уң тарафында, чүлдә каршылыйлардыр.
Димәк Уяу» — Юлтай Симиниев. Ә -Маһир ? Ревком да телгә алынгач. Габделхәмит Гарипов булырга тиеш Хәрби Назыйр Шиһабетдинов белән борчагы пешмәве билгеле. Әмма аны юк итәргә үзбаш кына алынуы момкинме соң9 Ышануы кыен Башкалар белән дә бәйләнгән булса, бу инде чын сәяси сүз берләшү Карт белеп ишарәләсә, монда саклык та саклык кирәк икән. Әйтәм Әми- нев гел кисәтә, яшерен дошманнарның дәһшәтле көчен аныклагандыр. көрәш хөкүмәт эшлекләре дәрәҗәсендә кайнагач, белгәннәрен Фарукжанга ачарга икеләнәдер. Юлтайның әрсезлеге дә аңлашыла мондый шартларда ялгыз түгел, терәкләре нык. Аларны халык ал-дында фашларга нык дәлилләр, чигенми торган шаһитлар ярдәм итсә генә инде
Фарукҗан шуларны уйлый-уйлый картка кул куйдырды да бер-кетмәләрен сумкасына тыгып куйды. Аннары әле һаман идәндә аунап яткан балдакны иелеп алды һәм коридордагы кызыл гаскәрине чакырып кертеп, боерды
— Тоткынны кире каталажкага ябып куегыз, янына берәүне дә кертмәгез!
Чекистның китәргә җыенуын аңлап алгач, карт каударланып:
— Сез мине хәзер иреккә чыгармыйсызмыни9—дип сорады.
•— Ашыкма' — диде Фарукҗан коры гына — Сайраганнарыңның дөреслеген тикшерәсе бар әле.
Каган инде йокыдан уянган, вокзал тирәсендә тыз-быз халык айкала иде Базар да якында гына булганлыктан, арбалылар да күренә, дөядер, ишәктер, аттыр — кем кайсы хайванга атланмаган да нинди генә йөкне төямәгән Елның шушы фасылына хас хозур иртә — кояшлы әмма ми кайнатырлык эссе түгел, ашыкмыйча, үз көеңә генә кинәнеп тик сәйран чик Базарына кереп, кавын-карбызын. җи- ләк-жимешен авыз ит. вокзал тирәсендә чуалган халыкны тамаша кыл — пәрәнҗә ябынса да. сылулыгы, зифалыгы, нәфислеге сизелеп торган кыз-кыркын да аз узып китми яныңнан. Фарукҗан әйләнә-тирәсенә, чыннан да, кызыксынып күз ташлады: вокзал тирәсе җанлы, үзенә бертөрле күңелле хәрәкәттә иде.
— Байкучатов! Нәрсә дөньяңны онытып кагаеп торасың9
Кызыл шәрык поезды типографиясендә эшләүче якташы икән Әлмисактан бирле таныш кешедәй күреште дә бераз битәрләгән рәвештә
— Бланкларыңны нигә кереп алмыйсың? — диде.— Тиз тотыгыз — дип ашыктырдың да хәзер оныттыңмы?
— Истән дә чыккан, якташ Эшнең яңалары искеләрен күмә тора. Өлгерттегезме?
— Әллә кайчан Ничек анда, контрларның койрыгына басасызмы инде?
Фарукҗанның сер бирәсе килмәде, әмма егетләнерлек җае да юк иде. Шуңа күрә
— Әйдә үзең дә Чекага эшкә күч әле. аларны бергәләп авызлык-ларыбыз.— диде.
— Юк инде, минем эш — матбага ярдәмендә җирле халыкның күзен ачу Калганын, уянгач, үзләре кайгыртсын
— Шушы зирәк акылыңны миңа да алданрак биргән булсаңмы! Фарукҗан якташына ияреп тәгәрмәчләр өстендәге типографиягә
кагылды һәм. бәйләм-бәйләм бланкларын алып чыгып, аларны уңлы- суллы атына аскач, госпитальгә йөгерде Ялгышмады. Амантай әле һаман шунда иде Таныш палата ишеге каршысында нәни урындыкка утырган да. башын диварга сөяп, йокымсыраган Фарукҗан аның иңенә кагылып: ♦
— Йә. юлдаш, хатыныңның хәле ничек’ — дип эндәште
Амантай сискәнеп күзләрен ачты, аннары елдам гына аягына ба- С сып. тонык тавыш белән
— Авыр.— диде — Әмма доктор тереләчәк ди Төне буе сызла- “ нып чыкты бичаракаем Әле таң алдыннан гына йокыга талды Шуннан * соң менә үзем дә калыгып киткәнмен икән.
— Доктор әйткәч, савыга инде ул. кайгырма.
Амантай аның юату сүзләрен игътибарга алмады, башын иеп _ пошаманлы төстә: *
— Ә теге басмачы җан биргән әнә.— диде.— Һушына да килмәгән ё
— Ах. нәләт төшкере' Сорау алырга да өлгермәдек ләбаса ул ха- - шәрәттән.
Фарукҗан үкенечле төстә сүгенеп куйды һәм бөкләп тоткан камчысы белән күн итеге кунычына суккалады. Аннары иптәшенә сынап карап әйтте.
— Балҗанны син караулау гына күп файда бирмәс Докторлар дәваласын аны Көтик, терелер, бушка аһ ормыйк әле Тынычлан савыгыр Балҗан.
Байкучатов. иптәшен иңеннән кочып, госпиталь коридоры буйлап тышка атлады Ишегалдына чыккач, аяз һавага ымлап
— Күрдең, дөнья бүген нинди якты.— диде — Шушы якты дөньяда Балҗан кебекләр имин, бәхетле яши алсын өчен, тормышыбызны агулаучы елан өннәрен тузгытырга кирәк, дускай Беренче нәүбәттә безнең бурыч, чекистлар бурычы бу
— Мин сезгә булышырга әзер
— Алайса Иргәшкә хәзер үк хәбәр сал Бохарага кичекми кузгалуыбыз хаҗәт
Бераздан чуар киемле өч җайдак тузан туздырып. Каганнан чыгып китте Иргәш Фарукҗанга да түбәтәй, чапан, кәвеш тапкан. Фарукҗан да хәзер үзбәкләр шикелле киенгән иде йолдызлы күн фуражкасын куенына тыгып, башына чигүле кара түбәтәй чәпәгән, юка яшел чапанны хәрби кителе өстеннән бөркәнгән дә билен бөтерелгән зәңгәр ситса билбау белән буып куйган
Сезгә таман, килешле бер чалбар таба алмадым, кичерәсез диде Иргәш кыенсынып.
— Боларына рәхмәт, чалбарын гына юнәтербез инде — Байкучатов аңа таба борылып сорады — Ничек, бүген ыстансада төн тыныч уздымы7 Атыш шартлау-фәлән ишетелмәдеме’
— Тыныч Әкәм яңа салып яткан йортын сакларга кушкан иде изелеп йокланган шунда Ишек-тәрәзәсе куелмаган кү. һавасы яхшы
- Ишек-тәрәзәсез йортның нисен саклыйсың инде7 — дип гаҗәпләнде Байкучатов
- Кыегын коруга, кеше күчеп тора башласа, өйгә җеннәр оялавы мөмкин диде Иргәш белдекле төстә — Аннары аларны биздерү тараканны юк итү кебек, бик кыен булады кү
— Бар икән ишетаселәрем!
Фарукҗан. хәтер калдырудан куркып, көлмәскә тырышты Әмма Иргәш аның тавышыннан ук ни уйлавын чамалапмы аңлатып куйды
Әкәм шундый ырымнарга җндә ышанады Аңа каршы төшүдән ни мәгънә, ачуы гына киләчәк Сез киңәш иткәнчә, сеңелемне дә монда алып килеп укытырга җыенсак
Фарукҗан шундук иптәшен хупларга ашыкты
— Төптән уйлыйсың, бик дөрес. Сеңелеңне, әлбәттә, үз яныңда тотып укытырга кирәк Безнең татар кызлары әнә белем алырга әллә канларга бара
— Беләмен.— диде Иргәш.— Ләкин безнең кышлак халкы бу хакта башына да китермәйде кү— Әти-әни риза булырмы, сеңел үзе теләрме?
— Теләр, теләр.— дип дәртләндерде аны Фарукҗан — Бәлкем ата-анаңны бергәләп барып үгетләрбез Үзең дә укырсың, сеңелең дә Шулай ич. Амантай9
Әле һаман хатынын уйлап барудан бушамаганмы. Туктаров хуплап авыз ачмады Хәер Байкучатов моңа аптырамады, камчысын болгап, атын куарга тотынды Анарны Каганга китерү уе аны хәзер тагын да җилкендереп җибәрде Кара җимештән күзле, түгәрәк алма битле, бигрәк ягымлы кыз ич ул1 Монда киле.) Фарукҗан аны күрә дә. тагын-тагын сөйләшә. серләшә дә алачак Ә Зөһрәгөл — киселгән телем Бигрәк тә иренең Әбдиев. юха еланнарның берсе икәнлеге мәгълүм булгач! Хәер, ире кем булса да. ике бала анасы аңа инде пар түгел.
Байкучатов Зөһрәгөлгә карата үзенең гаделсезлеген аңлый әмма аны әле һаман кичереп бетерми иде. Анарны уйлап та саташырга ярамавын тоя Көрәш кызуы бер яктан, гореф-гадәтләр икенче яктан арага әллә нинди киртәләр салуы ихтимал. Ике йөрәкнең серләре килешкән тәкъдирдә дә. Юкса, сернең уртак булачагын да һичкем вәгъдә итә алмый Шуңа да карамастан, хыяллана, өлешенә көмеш кенә түгел, алтын да юрый иде. Бәлки әле шулай юраудан артыграк мөмкинлеге булмау да хәерлегәдер?
Бохарага кайтып кергәч Фарукҗан бу юлы да иптәшләрен таныш чәйханәдә калдырды, аулакта чишенеп, милли киемнәрен дә аларга тоттырды
— Кайберәүләр минем мондый әверелешне алдан ук белеп тормасын әле.— диде ул аларга.— Шушында көтегез, үзем кереп алырмын
Әминев партияне тазарту комиссиясе утырышына киткән булып чыкты Чекада Нурморатовтан башка җаваплы хезмәткәр күренми алгы бүлмәдә өч-дүрт кызыл гаскәри әле үзбәкчә, әле таҗикчага күчеп гәп сата иде Фарукҗан бланк бәйләмнәрен үз кабинетына кертеп атты да кизү торучыга:
— Мине сораучы булмадымы '— дип мөрәҗәгать итте
— Юлтай әкә эзләгән иде
— Әле кая китте соң ул?
— Ревкомга
Бу җавап Фарукҗанны тынычландыра төште Агентура бүлеге башлыгы Латыйфхан Нурморатовның:
— Әле сезне Каганда йөри дигәннәр иде кү. кай арада кайтып өлгердегез9 — дип әйтүе дә аны әллә ни сагайтмады.
— Инде хәбәр дә бирделәрмени9 — дип кенә көлемсерәде — Әнә сезгә кирәкле бланкларны кайгыртып йөрдем
— Дөньяда ниләр бар9 Ташкент сәфәреннән уңдыгызмы ’
— Ходайның язганынча инде. Латыйфхан абый Бәндә шуннан артыгын кыла алмый
— Сездәй елгыр егет күпкә ирешә алады. Фарукҗан уртак Күпкә' Байкучатов. буш сүз ташкынын туктатыр өчен, тизрәк кабинетына кереп китү ягын карады Латыйфханның төпченү максатында сүз башлавына ул тамчы да икеләнмәде Тапкан ачык авыз, белми генә тор әле!
Кабинетында өстәленә таянып һәм ике кулы белән башын учлап уйларга керешкәч, ул Бумны Каганда калдырып ялгышуын төшенде Штеннел хаты белән Әбдиевкә барыр һәм Блеккерне таптырыр өчен иң кулай кеше ич ул. Контрларның ышанычын казанган 96
бәндә Аңа бер чекистны тагып җибәрсә яки. Бум хат белән бүләкләрне Блеккергә тапшырганда, өсләренә барып керсә, төтенсез янарлар иде Әллә соң картны алып килер өчен Амантайларны кире Каганга җибәрсенме? Юлда ук Латыйфхан. Юлтайлар күзенә чалынсалар’’
Фарукҗан каударланып телефонга барып ябышты һәм станция комендатурасы белән тоташтыруларын үтенде Каган җавап бирүгә. * трубкага
— Алло. Чекадан бу. Байкучатов.— дип кычкырды — Каталажка- = гызда кичә бер картны калдырып киткән идем ич әле Әйе. бүген ~ иртән сорау алган бәндәм инде Хәзер шуны алырга ике кызыл < гаскәрине җибәрәм Нәрсә9! Симиниев килеп алып китте9 Ничек инде. = мин аның янына беркемне дә кертмәскә кушкан идем ләбаса. Чека 4 идарәчесе? Булса соң Уф. суйдыгыз'
Фарукҗан. бүтән ни әйтергә дә белми, трубканы ачу белән дык - иттереп аппаратка элеп куйды Гөмберт икән хәзер хәлләр, дип = уйлады ул эсселе-суыклы булып Бердән. Бум. менә дигән шаһит, җә- * засын алмыйча кулдан ычкына. Симиниев инде аны коткарыр өчен - берәр хәйлә уйлап чыгармый калмас Икенчедән, телефоннан кисәт- " сәләр. Бумның януын, серләре ачылуын хәбәр итсәләр, дошман өере Бохарада да хәзер үк итәк-җиңен җыя башлар
Фарукҗан Үзәк Комитетка шалтыратып партияне тазарту комиссиясе утырышыннан ашыгыч рәвештә телефонга Чека рәисен чакыруларын үтенде. Кискен таләпчәнлеге булыштымы, бераздан трубкада таныш тавыш ишетелде.
— Галимҗан абый. Байкучатов әле бу Каганда сорау алу көткәннән дә нәтиҗәлерәк узды
Әминев аның хисабын тыныч кына тыңлап торды да
— Каударланып харап иткәнсең икән ахырда,— диде — Сөйләшенгән урында Глафира да кичәге хатынны очратмаган әле -3- тәки Зәргәрән гомбәзенә килмәгән Димәк, ойләрсндә көтелмәгән нидер булган. Үз дәлилләрең дә шунда юнәлткәч, кичекми барып өйләрен төнте, егетне кулга төшер Утарын ышанычлы кызыл гаскәриләр белән чолгап ал. кораллы каршылык күрсәтүләре мөмкин, уяу бул
— Беләм
— Син һәрчак күп «беләсең» дә форсатның байтагын кулдан ычкындырасың. Комиссарлар Советына да өстеңнән зар килгән анда Симиниев тә бүген, -төп вазифасын үтәми дип сукранган иде
Байкучатов эндәшмәде. Әминев сүзен йомшаграк итеп тәмамлады
— Төштән соң чекада булачакмын, хәбәр биреп тор Хәерле сәгатьтә!
Фарукҗан милиция командасыннан төз атучы ике егетне сайлап алды да Амантайлар калган чәйханәгә җилдерде Монда Иргәшне читкә алып китеп. Штеннелнең Блеккергә язган, яхшылап төрелгән хатын, алтын балдак белән алкаларын тоттырды
— Яхшылап яшер Хәзер син басмачылар шымчысына әйләнәсең. Өлкән иптәшең белән Каракүл ыстансасына менә шушы хат. күчтәнәчләрне илтергә баргансыз, тик анда сезне сүз куешкан кеше урынына кызыл гаскәриләр каршы алган Караңгыда атышкансыз. качканда иптәшең авыр яраланган, егылып җан биргәндә генә хат белән бүләкләрне ул сиңа тапшырган һәм Бохарадагы Нәзир Әбди дигән затның адресын әйткән, шуны күрергә васыять иткән Төшендеңме9
— Әйе.
— Ә Нәзир Әбди бу хат белән бүләкләрне синең күз алдында иясенә тапшырырга тиеш икән Төшендеңме9
— Әйе Ләкин әгәр алар минем кайда торуымны, хатны кем кулыннан алуыбызны сораша башласалар, нинди җавап бирергә9
— Хәзер уйлыйбыз Болай аңлатырсың син Зәрәфшәннең уң ягындагы Чәйрекәр кышлагыннан Иптәшең баш булган, син муен гы-
на Ара-тирә аны озатып йөргәләгәнсең. Әгәр һәлакәткә очрамасагыз. аның нинди эшләр майтаруын тәгаен генә белмәгән дә булыр идең,
— Исемнәребез ничек9
— Үзеңнекен әйт Иптәшеңнекен уйлап чыгар шунда, буталма гына.
— Ышанырлармы икән9
— һәй. шундый кадерле амәнәтне тапшыр да шикләнсеннәр, имеш Алтын җирдә аунап ятмый, туганкаем Тик син үзең күбрәк төпченергә кара Бохара яңалыкларын, көрәштәшләр хәлен Кяферләрне сүккән бул. шәригать бозыла, дип сукран! Курыкма, без якында гына торырбыз, хәлне чамалауга, басып кереп җитәрбез. Әгәр Блеккер янына алып китсә, артыгыздан иярербез.
— Сигнал нинди9
— Эшең җайлы барса, ишегалдына чыгып, насваеңны төкерерсең. Ун минуттан тышка күренмәсәң, бурычның икенче өлешен үти башлыйбыз.
Байкучатов башкаларга да ничек хәрәкәт итәсен тәфсилләп аңлаткач. үзбәк киемнәрен киеп, үзе алдан китте. Амантай белән Иргәш аның артыннан, милиционерлар шактый ара калдырып, шулай ук Байкучатовка иярделәр Соңгылары әлеге мәхәлләне ике яктан күзәтеп, ихтимал качакны сагалап торырга тиеш иде.
Алдан сүз куешканча. Фарукҗан — күршеләрнең уң кулдагысына. Амантай сулына кереп посты, тавышка чыккан хуҗаларга, наган күрсәтеп, шауламаска ишарә ясадылар Иргәш исә туп-туры Уку өенә атлады. Тиздән ул үзе генә түгел, аңа ияргән Зөһрәгөл дә ишегалдында пәйда булдылар Иргәш кулын изәп:
— Монда кереңнәр! — дип кычкырды. Иптәшләре якынлашкач, аңлатты —Хуҗа әле генә каядыр чыгып киткән, өендә — базар.
Зөһрәгөл. Фарукҗанны танып алуга, чакырылмаган кунакларны өйгә керергә ымлады. Ишек ябылгач:
— Күршеләрнең кемгә ничек каравын белеп булмый.— диде — Менә шундый хәл бездә, күченергә җыенабыз.
— Кая? — диде Фарукҗан
— Ниндидер кышлакка. Нәзир бүген иртән генә кайтып керде дә бар өйнең астын-өскә китерде Нишлим инде мин хәзер?
— Тиз кайтам, димәдеме?
— Олау табарга дип китте ул Кыяфәте бик серле, ашыга-кабала- на. Җигүле атлар килсә, үзен көтеп тормаска, әйберләрне төяп юлга чыга торырга кушты Юк. булмый, качам мин мондый тормыштан, җитте1
Зөһрәгөл шулай өзеп әйтсә дә. чынлыкта яшьлек дустыннан берәр киңәш сорый шикелле иде Ят ирләр алдында Фарукҗанны электән белүен сиздермәде, аларның өерләре белән килеп керүе сәбәбен дә сорамады, йөзен капларга да онытты, әйтерсең лә. Бохара гореф-гадәтләре аңа хәзер бөтенләй кагылмый да иде Йөзе тимгел-тимгел кызарган, күз төпләрендә кипкән яшьләренең буй- буй эзе беленә, итәгенә килеп ябышкан балаларында да ваемы юк Фарукҗан исә һич тә аның хәсрәтен уртаклашыр, киңәш бирер ха-ләттә түгел, аның үз хәле хәл, фикеренчә, Зөһрәгөл язмышына әле соңрак әйләнеп кайтырга да бик мөмкин иде.
— Иреңнең кемнәргә китүен чама белән дә белмисеңме?
— Әйтә алмыйм шул.
— Бу безгә бик кирәк. Зөһрәгөл, безгә фәкать син генә булыша аласың.
Хуҗа хатын хәзер генә һушына килгәндәй
— Уф. зиһенемнең таралуын гына кара инде.— диде.— Хәзер, бер якын әшнәсенең йортын гына күрсәтимче һич югы.
Урамга чыкканда Зөһрәгөл пәрәнҗә бөркәнгән иде Атын җитәкләп янәшә атлаган Фарукҗаннан ул
— Нәзирне кулга алсагыз, нишләтәчәксез9—дип сорады
— Хәрби комиссар фаҗигасенә катнашы барлыгы исбатланса хөкем каты булачак
— Син әле монда озак хезмәт итәргә җыенасыңмы9
— Белмим. Әткәй карт өйгә кайтырга куша.
— Дөрес куша Мин дә Ташкентка, бәлки әле аннан да ары- * рак китәрмен, ахры
— Гаиләңне ташлапмы9 х
— Мин гаиләдә бәхетемне тапмадым Ирем белән күңел якынлы- - гы булмады.
— Киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың соң9 ’
— Балаларымны каенаталарыма калдырачакмын Укырга кирәк ? хатын-кызга да Хәзер әнә нинди мөмкинлекләр ачыла ич
Фарукҗан митинг-җыелышларда. матбугатта хатын-кыз иреге. - тиңлеге хакында күп ишетсә дә. күп укыса да. аларның никахка t каршы да баш күтәрүе белән әле болай күзгә-күз очрашканы юк е иде Якларга тиештер инде ул Зөһрәгөлне Ләкин ниндидер көч ~ аның ихтыярын богаулаган Хатын-кыз күндәмлеге, аның тормыш ~ михнәтләрен сабыр кичерүе, еш кына үз шәхси бәхетен корбан итү хакына гаилә бөтенлеген саклавы шулай тиеш кебек ата-ба- бадан ук аңына гына гүгел. канына да сеңгән, ахры. Революция солдатына килешми
Аның сүзсез калуын үзенчә аңлаган Зөһрәгөл
— Син шикләнмә дә. кыенсынма да. мин авырлыгымны беркайчан да кеше җилкәсенә салырга исәп итмим.— диде
Фарукҗан уңайсызланып
— Эш кыенсынуда түгел, булышырлык мөмкинлегең булу да кирәк ич әле,— диде—Үзең дә беләсең вәгъдә бирү ансат, үтәве бик читен.
— Кулыңнан килсә, ярдәм итәр идеңме9
— Сорап торасың тагын
— Рәхмәт Тик мин алдымдагы киртәләрне хәләл көчем белән җиңәргә тырышачакмын
Биек дуваллар арасыннан боргалана-боргалана бара торгач, кирәкле капкага да килеп җиттеләр Зөһрәгөл күздән югалуга. Фарукҗан иптәшләренә нишләргә кирәклекне аңлатты. Атларны бу юлы барын бергә якындагы бер хуҗаның ишегалдына кертеп бәйләделәр Аннары Иргәш бәхет сынарга кереп китте Бераздан ул ишегалдына чыгып, насваен җиргә төкерде дә тагын күздән югалды Фарукҗанның йөрәгенә җылы йөгерде эш пешәчәк болай булса'
Хәрбиләр көндез кеше күзенә бик тиз чалыначагын истә тотып, ул милиционерларга беренче нәүбәттә шикле биләмә эченә кереп яшеренергә булышты Аннары Амантай белән үзе дә куакларга, хуҗалык корылмаларына ышыклана-ышыклана мыдыр-мыдыр сөйләшү ишетелгән бүлмәләргә якынайдылар Бохара йортларында тәрәзәләрнең сирәк һәм кечкенә генә итеп уелуы чекистларга хуҗалар күзеннән саклануны шактый җиңеләйтте
Әмма бераздан тышта яшеренеп тору Фарукҗанны ялыктыра башлады Ой эчендәге ирләр сөйләшүе ачык аңлашылмый, аны эчкәредәге хатын-кыз авазлары басып китә иде Бу көтү барыннан да бигрәк күңелдә бүтән тынычсызлануны да көчәйтте гәп озынга сузылса. Ир- гәшнең. берәр ипсез сүз ычкындырып, үзен тоттыруы ихтимал иде Ләкин аңардан янә бер ишарә булмыйча, өйгә бәреп кереп тә уңмаулары мөмкин Вакыт исә чаба, инде егерме минутлап узды бугай
Шулчак бакчага табак тоткан бер үсмер кыз чыгып, йөзем өзә башлады Аның дөпелдәве ишетелүгә. Фарукҗан да. Амантай да. җиргә иелгәләп. стена буеннан тирес өеме артына барып посарга өлгерде*
ләр Кыштырдамадылар, тычкан сагалаган мәче кебек, сак кыландылар. кыз бакчада ят кешеләр барлыгын сизмәде шикелле, табагын тутырып. тыныч кына өйгә кереп китте Бераздан күрше ишегалдын күзәткән милиционер алар янына килеп:
— Тегеләрдән шикле бер ир-ат чыгып йөгерде.— дип пышылдады
— Нәрсәсе шик уятты соң аның’
— Мал абзарыннан килеп чыкса да. яхшы киенгән иде Мин күзәткәндә ул анда кермәде Элегрәк керсә, шул заман нишләп ятты икән ул9 Абзарда нидер эшләве ишетелмәде ләбаса.
— Кыяфәте ниндирәк иде’
— Сездән әз генә тәбәнәгрәк, какча Базда ябылып утырган шикелле. ак йөзле.
— Күзләре зәңгәр түгел идеме9
— Ара шактый иде. аерырга өлгермәдем Киң маңгайлы, озынча йөзле
— Йөгер артыннан1—диде Фарукҗан милиционерга —Берәр җиргә барып кергәнче күзәт, аннары шушында әйләнеп килерсең Без китеп өлгергән булсак Чекага кайт Күргән-белгәнеңне анда иптәш Әминевкә генә ачарга мөмкин Аңладыңмы9
— Хуп мәйле
Амантай ярдәмендә милиционер дувалга үрмәләп менеп, урамга сикереп төшкәч. Байкучатов борчылып куйды әллә кайдан ук күзгә бәрелер инде бу байгыш Ярар, хәзер өйгә бәреп керәсе бар. эзәрлекләргә ышанычлы Амантайны җибәрә алмый шул инде ул Милиционерларның икенчесен, берәүне дә өйдән чыгармаска, урамнан керүчеләр хакында шундук үзенә хәбәр бирергә кисәткәч. Амантайга
— Наганыңны әзерлә! — дип боерды — Ңашта бүлмәдәге ят ирләрнең һәммәсен коралсызландырабыз Иргәшне танымыйбыз, шулай ук тентибез, әмма коралын тапмыйбыз.
Тәрәзәләре пәрдәләнгән ярым караңгы куак бүлмәсендә чәйле касәләрен тотып гәп коручы өч ир-ат өстенә Фарукҗан яшен кебек сискәндереп килеп керде
— Селкенмәгез, йорт урап алынган!
Амантай наганын бүлмәдәгеләргә төзәп торган арада ул. җитез генә арттан килеп, табын янындагыларны капшап чыкты — Әбдиев- нең чапан кесәсеннән револьвер тартып чыгарды
— Кулыгызны артка куеп, маңгаегыз белән стенага терәлеп басыгыз!
Иргәшне ирекле калдыру шик уятмасын өчен. Байкучатов Нәзирнең генә кулларын бәйләде һәммәсен тагын бер кат капшап һәм бүлмәне тентеп чыкканнан соң да бүтән трофей кулга төшерә алмагач. таләпчән тавыш белән:
— Бандагызның бүтәннәре кайда? — диде Хуҗа башын артка, аңа таба борып:
— Сез кем9 Кандай банда'' Йә раббым. инде үз өеңдә кунаклар кабул итәргә дә ярамыймыни соң9 — дип җавап кайтарды.
Фарукҗан аңа таныклыгын күрсәтеп
— Чекадан. — диде. — Сездә әмир куштаннары җыйналуын бик яхшы белеп килдек без Кәмит уйнамыйк, коралларыгыз тагын кайда яшерелгән. күрсәтегез!
— Сәүдәгәргә корал нимәгә9 Юк ул бездә. — диде хуҗа рәнҗегән төстә — Әмир хәләл малыбызны талап ята иде, үз башына котырган икән Шакаллар булышсын комсызга!
Юан гәүдәле, симез йөзле хуҗа ризасызлык белдерде, дәрвиш кыяфәтле Нәзир Әбдиев. — аны Фарукҗан бер күрүдә үк танып алды — авызына су капкандай, ләм-мим эндәшмәде Байкучатов бернәрсәгә генә сәерсенде Иргәш күчтәнәчләрен тапшырган ич инде, кая яшереп өлгерделәр икән соң аларны9
— Чишенегез’ — дип боерды ул әсирләренә — Анадан тума калганчы1
— Булдыра алмыйм
Әбдиев бәйле кулларын селкеткәч. Фарукҗан аны шул хәлендә яңадан бер кат җентекләп капшап алды Аннары калган әсирләренең киемнәрен тикшерде Шул чак Иргәш аңа күзләре белән түрдәге ишеккә ымлады Бәреп кергәндә андагы бүлмәгә ул йөгереп кенә күз салып, буш икәнлеген барлап узган иде Бүләкләрне шунда яшерде- = ләр. диюе идеме бу иптәшенең9
Фарукҗан бу юлы арт бүлмәне игътибар беләнрәк карап чыкты * Аның ике стенасын бөтен буена идәннән түшәмгә чаклы затлы Иран = келәмнәре каплаган, өченче ягындагы тәкчәгә — дивардагы махсус Z куышка юрган-ястыклар өеп куелган иде Идәнгә дә калын келәм тү- - шәлгән. ишек төбендә ике якта — ике нәни утыргыч Фарукҗан ке- - ләм асларын, тәкчәдәге юрган-ястыкларны берәм-берәм күздән ки- = черде, капшап карады — берни тапмады Шулвакыт тышта калган * милиционер йөгереп кереп, аның колагына • -
— Ишегалдында — иптәш Симиниев' — дип пышылдады
— Үзе генәме9
— Бер юлдашы белән
— Симиниевне кертеп җибәрегез дә юлдашын Амантай белән коралсызландырыгыз Тавышы чыкмасын Монда ыгы-зыгы ишетүгә. бәреп керегез Барыгыз, тиз генә яшеренеп, өйалдында сагалап торыгыз!
Фарукҗан кунак бүлмәсендәге Амантайны милиционер белән коридорга озатты да Әбдиевне җилтерәтеп әлеге арткы бүлмәгә алып керде Сагаеп калган хуҗаны түр ишектән күренерлек рәвештә табынга утыртып, кунагын сыйлауны дәвам итәргә кушты
— Сездә чекистлар юк. булмады да Хәзер яңа мосафир килеп керер Әгәр аңа безнең хакта берәр нәрсә сиздерсәң, маңгаеңа — пуля Онытма йортың камалышта — Фарукҗан аннары ысылдап диярлек Иргәшне дә кисәтте: — Син дә. егеткәй, мөгез чыгарма, без бик төз атабыз!
Шулай диде дә. түр бүлмәгә ашыгып кереп, ишектә тар гына ярык калдырып, бусагада диярлек шым булды Артка каерып бәйләнгән кулларын стенага терәп утырган Нәзир Әбдиев чекистлар күздә тотмаган ниндидер хәл тууын чамалаган моңа сөенгән, әмма шатлыгын йөзенә чыгармаска гына тырыша иде. ахры Байкучатов әсиренә наганын күрсәтеп, шыпырт кына торырга ымлады
Сәүдәгәр өендә хәвеф тагын да куера төште
39
Симиниев сәүдәгәрнең кунак бүлмәсенә, үз өенә кайткандай, үтә эшлекле төстә тулып-ташып килеп керде Озын юл узганлыгы кыяфәтенә чыккан — киемнәре тузанлы иреннәре кипкән
— Әссәламе галәйкем!
— Вәгаләйкем, килең, килең'
Хуҗа урыныннан торып каршы алса да. гадәттәгедән тыенкырак исәнләштеме, әллә түрдә ят кеше утыруы икеләндердеме Симиниев кискен хәрәкәт белән салган йолдызлы күн фуражкасын элеп куярга җыенган җиреннән тукталып калды
— Кунагыгыз бар икән, гәбегезне бүлмимме9
— Килең, килең
Хуҗаның тавышы бик тонык нурсыз чыгуына кыйналды Фарукҗан Шулчак Иргәш
Хуҗа — табыны белән, табын кунагы белән горур имеш, түр
гә узыгыз. — диде — Мин үзем дә Каракүлдән җөдә әлсерәп килеп кергән идем, чәй эчкәннән соң гына хәлләндем әле.
Симиниев аякларын бөкләп табынга утырды, һәм бер-бер артлы ике касә чәй эчкәч:
— Әйе. Каракүл — ерак җир. тәкъсир. — диде. — Анда дөньялар тынычмы соң?
— Тынычлык кайда саклана икән инде ул хәзер9 Юлдашымны монда килгәндә үтерделәр әнә. үзем дә көчкә генә сау калдым
— Кайсы бәдбәхетләр гөнаһ кылды9
— Дуслар имәс кү Ярый әле амәнәтен...
Хуҗа ишарә ясадымы. Иргәш үзе юри тукталдымы — сүзләре өзелеп калды Симиниев исә кызыксына төшеп:
— Ә-ә. әманәт китердегезмени әле. тәкъсир? — дип сорады — Безнең бүтән кунаклар кайда соң?
Фарукҗан. унатарын әзер тоткан килеш, колакларын торгызды. Әмма хуҗа, чәй ясаган булып, сорауны ишетмәмешкә сабышты. Иргәш белдекле төстә сүзгә кушылып
— Сез икегез дә >-0стаз»ның әшнәләре кү. аны теге күк-күз алдамады микән9 — дип пышылдады — Әманәтне кулыннан алды да юкка чыкты, миңа янә нишлисен дә әйтмәделәр.
Аны ничек туктатырга белмәгән хуҗа аптыраганнан тамак кырды. аннары диварда эленеп торган дөтәрне сузылып алып чирткә- ләргә кереште
Иргәш шулай, бердән, иптәшләренә хәбәр бирергә, икенчедән, Симиниевнең телен ачарга тырыша иде, ахры. Юлтай, җимгә алданып. хуҗага:
— Блеккер әфәнде догасын биреп киттемени инде? — дип эндәште.
Дөтәр зыңлап идәнгә бәрелде, ул арада коридорда да нидер дөмбердәде. шуның артыннан ук бүлмәгә купшы мыеклы, түгәрәк йөзле бер ир-ат йөгереп керде
— Юлтай әкә. монда дошманнар!
Симиниев. утлы күмергә утыргандай, атылып сикереп торды, шундук кобурасыннан маузерын суырып чыгарды һәм стена буена — түр бүлмә ишеге ягына тайпылып, коралын коридор янына төзәп, тычкан сагалаган мәчедәй, хәрәкәтсез калды Ят ирне эзәрлекләп килеп керәчәк Амантайларны мәгънәсез үлемнән коткару өчен, Фарукҗан
— Туктагыз! — дип кычкырырга мәҗбүр булды.
Юлтай тереләй кирәк булганлыктан, аңа атарга кыймады. Симиниев исә яшен тизлегендә артына борылып, маузерын гөрселдәтте. Кырыйга чигенергә өлгергәнлектән, дошман пулясы ишекне тишеп. Байкучатовның колак төбеннән узып китте Шул мизгелдә Иргәш, утырган урыныннан каударланып кузгалып, тәбәнәк өстәлгә әзерләнгән табынны туздырды, әмма идәнгә шуып төшкән ризыкка, чылтырап коелган касә, тәлинкәләргә игътибар итмәстән. Юлтай янына сикерде Симиниевнең иптәше исә. бушаган өстәлне күтәреп алып һәм аны калкан итеп, үзен эзәрлекләп артыннан йөгергән Амантайларга каршы атлады Фарукҗан ишекне тибеп ачып, кунак бүлмәсенә чыкканда. йөзе агарынган хуҗа әле бер. әле икенче якка ялт-йолт каранып. идәндә әүмәкләшә башлаган Иргәш белән Юлтай арасына керергә дә, купшы мыеклы, түгәрәк йөзле егетне туктатырга да икеләнеп. бүлмә уртасында басып тора иде Фарукҗан аңа унатары белән изәп, аулак почмакка барып посарга боерды, аннары әле һаман җан- фәрман чәбәләнеп, мышный-мышный Иргәш кочагыннан ычкынырга омтылган Юлтайга ябырылды, аның уң кулын артка каерып, маузерын тартып алды. Симиниевнең тешләрен шыкырдатып сүгенүен коридорда яңгыраган ату тавышы күмде — өстәл күтәргән егет деңкел-
дәп идәнгә ауды Кемнәр белән алышуын хәзер инде яхшы абайлаган Юлтай җенләнеп
— Нинди башбаштаклык бу. Байкучатов’? — дип акырды —Ахмак. син моның өчен җәзаның иң катысын алачаксың, китер монда маузерны'
Фарукҗан иптәшләренә: *
— Егетләр, һәркайсыгыз үз урыныгызга' — дип боерды — Өй- z дән берәү дә чыгып кача, монда берәү дә яшеренеп керә алмасын х Килгәнен берсен каптыра барыгыз'
Аннары ул өс-башын тәртипкә китерде һәм юри хуҗага эндәшеп ф
— Кара, нинди ачулы кунак килгән сезгә. Блеккер әфәнденең _ җан дусты! — диде. — Җыештырыгыз бүлмәне, мәҗлесне дәвам итик - инде. Хәер, яраланган кунакка башта беренче ярдәмне күрсәтегез т Иргәш. син боларга күз-колак бул. түрә абзаң белән үзем эш итәрмен _
Ул. унатарын чапан астындагы кобурага салып куеп, трофей t маузерның патроннарын тикшерде Шуннан соң аны кулында уйна- •» та-уйната Симиниевка карап
— Корал кулдан ычкынгач, бугаз ертабызмы’ — диде — Өркет- - тең! Утыр әйдә, гәп озын булачак безнең
— Маузерны кайтар, ансыз мотлак авыз да ачмаячакмын
— Мине шундук иләккә әйләндерер идеңме’ Шәп гөрселдәтә- сең. ишеккә кадәр чәрдәкләп бетердең әнә
— Монда җанга сугып йөрүченең син икәнлеген кайдан белим’ Вәхаләнки, чекист сакланырга тиеш
_ — Менә без дә сакланырга мәҗбүр булдык
— Сез фетнәчеләр монда минем шундаен әһәмиятле эшемне өздегез. трибунал каршында җавап бирәчәксез
— Нинди яшерен эш иде соң ул’ Англия разведкасына Бохара республикасы серләрен сатумы’ Басмачыларга ничек булышу хакында киңәшүме’
— Сафсата! — диде Симиниев җирәнгән төстә —Белеп әйтәләр шул: кара сөяк түрә булса, сәясәте тамак туйдыру, киенү ише түбәнчел ихтыяҗларны гына үтәүгә кайтып кала, милләтне кайгырту аның башына да килми
— Монда милләтнең нинди катнашы бар? — дип гаҗәпләнде Фарукҗан — Сүз юксылларга каршы күсәк күтәрүчеләрне, астыртын ут салучыларны тотып кисү турында гына барырга тиеш
— Бәлки әнә шул «күсәк күтәрүчеләрне» түнкәрешкә, хакимияте гаделиягә хезмәт иттерергә буладыр’ Кеше турында игълан иткән максатына карап түгел, куллана торган чарасы буенча да фикер йөртергә кирәк Кирәкмәгән гауга, нәфрәт уятуга китерә торган адымнар революциягә фәкать аяк кына чала, максатка ирешүне биниһая кыенлаштыра
Фарукҗан Юлатайның ни өчен һушны алырга маташуын чамалый иде авызы пеште егетнең, хәзер инде ничек тә үзен дөрес юлда йөрүче итеп танытырга, шулай котылырга азаплана Ничек дигән әле Йөгәнәки бабай’ «Елан дик бу аҗун яныңнан еланны ку сыйпарга йомшак, эче тулы агу!» Дөньяда, уяулыгыңны җуйсаң бик тиз муеныңны сындырачаклар
Симиниев. ничек кенә тырышса да. Байкучатовны үз ягына аудара алмасын белә, -маузерны кайтармасаң. авыз да ачмаячакмын* дип ычкындыруын да онытмый, әмма хәзер гөр-гөр килеп сөйләнми булдыра алмый иде Чөнки түр бүлмәнең ярым ачык калган ишегеннән аңа Нәзир. Фарукҗаннар абайламаганда, бәйле кулларын күрсәтеп алырга өлгергән иде
— Безне ничек тәрбияләделәр’ —дип юри тавышын күтәреп дәвам итте ул — «Улым, пылаудагы сөякне кимермичә ташларга ярамый. җеннәргә азык була
— Мин пылау ашап үсмәдем.—дип төрттерде Фарукҗан
Симиниев исә. гүя. аны ишетмәде дә. кызып-кызып үзенекен тезә бирде:
— һәркем ирекле яшәргә тиеш, кеше хөрриятен буарга, кысарга мотлак ярамый, дип баласына кайсы ата-ана тәрбия бирде9 Шуңа күрә, кызганыч ки. күбебез җитди нәрсәләрне уйларга тулаем әзерлексез, кипкән мичкә кебек буш башларыбызга теләсә кемнең тузга язмаган сафсатасы кереп тула Татар да. үзбәк тә Европа фикеренең, иҗтимагый хәрәкәтләренең күндәм мөрите, колы булудан уза алмый Югыйсә. Шәрык халыкларының хәле, тормыш хосусиятләре бөтенләй башка, шунлыктан барыр юллары да Европа милләтләренекен- нән тәмам ысы үзгә.
Шомарган таш бу. дип уйлады Фарукҗан Юлы буылса да. өне алынмаган Тик аның тасма телләнүенә бирешәме соң ул9 Тотсын капчыгын!
— Кешенең кешене изүеннән котылу Шәрыкка да бик килешер. — диде Фарукҗан — Демократия, хөррият тантанасы булачак шул.
Яраланган кунакның ярасын бәйләп маташкан хуҗа:
— Үзегез хөррият дисез, үзегез шуның киресен эшлисез. — дип сүз кыстырды. — Гаделлек урнаштырырга теләгәч, нигә сәүдәгәрләрне җәберлисез9
— Күпчелекнең азчылыкны үз итхыярына буйсындыруы демократия була да инде
Фарукҗан. шәп бәрдем, дип уйлаган иде. әмма Симиниев исе китмәгән кыяфәттә:
— Шәрыкта күпчелекнең нәрсәгә сусавын беләсеңме9 — дип элеп алды. — Мәктәп-мәдрәсәләрдә дөньяви укыту кертү, салымнарны тәртипкә китерү, чамасыз узынган бәк-түрәләрне акылга утырту, исламга хезмәт итү — менә шуларга ирешүне бик җитә дип саный ул Диһканы. һөнәрчесе, сәүдәгәре, мулласы — һәммәсе шуңа разый. Ягъни. бөтен мөселманнар Европадагыча гөруһлар. сыйныфлар аслан юк монда
— Ярар бушка тегермән тартмыйк әле, — диде Фарукҗан бәхәсне туктатып — Сез бер сорауга җавап бирегез: монда Блеккер, «Остаз» Нәзирләр белән мәҗлес корып йөрүләрегезне Чека рәисе беләме?
— Ул мәҗлесне әлегә сез генә корган күренә.
— Боргаланмыйча әйтегез: беләме, юкмы?
— Әлегә Чека эшләре өчен асасән мин җаваплы, сорауны да мин генә бирә алам. —диде Симиниев тәкәббер төстә. —Ә Чека Ревкомга һәм Комиссарлар Советына буйсына Үзеңә генә түгел, бу вәхшәтең аркасында иптәш Әминевкә дә ифрат зур кыенлык киләчәк болай булса Кем син9 Теркәү бүлеге башлыгы Яшерен-оператив эшләрне җәелдерү исә фәкать миңа гына йөкләнгән Башбаштак рәвештә вәкаләтеңне арттырып, коралымны тартып алу җәзасыз калмаячак Мине инде эзләргә дә керешкәннәрдер Табарлар, коткарырлар. Ә мондагы җинаять, кан кою өчен кем җавап бирер9
Бу сүзләрнең буш янау гына түгеллеген, үзенең ут белән уйнавын Фарукҗан төшенә, әмма акланыр сәбәпләре җитәрлек дип уйлый иде Бер тәвәккәлләгәч, чигенәсе килмичә:
— Каганда Бумны нишләттең9 — дип сорады Симиниев дәшмәгәч. икенче соравын да кабыргасы белән куйды —Ә Остаз» Әбдиев- не Англия разведкасы ни өчен бүләкли?
Симиниев идәндә аунап яткан дөтәрне алып, берәүне дә санга сукмаган төстә чиртә-чиртә. үзбәкчә җыр сузып җибәрде Фарукҗан аның артистлануын тыймады Аның фикеренчә. җыр да ниндидер дәрәҗәдә сорауга җавап иде Юлтай исә, көтелмәгәнчә дәртләнеп, ма
тур куе тавыш белән җырлавын дәвам итте
Әсирең җибәр, аучы сәйярә икән миндәй Ал бавыңны муйныннан. бичара икән миндәй. Язмышы яман, бәхте бик кара икән миндәй Аеру угыннан җисме гел яра икән миндәй. ♦
Янган йөрәге-бәгьре йез парә икән миндәй 3
Аннары төкергән шикелле, теш арасыннан берничә сүз сөзеп чы- = гарды
— Нәзир — Халык Комиссарлары Советы рәисенең шәхси секре- * таре, дәү абзаңнардан сораш аны! =
— Нигә инде алай иза чигәргә7 — диде Байкучатов мыскыллы “ көлемсерәп — Хәзер үзен генә сайратабыз аның Иргәш. алып кер - әле монда • Остаз» ны!
Аның ишарәсе буенча, хуҗа бүлмә түренә күчеп утырды Яралы = әле һаман идәндә ыңгырашып ята иде Юлтай исе китмәгән рәвештә 6 дөтәрен чирткәләп түр ишеккә төбәлде Тик аннан Мирәхмәтевнең - гаҗәпләнгән тавышы гына ишетелде
— Уртак Байкучатов' Уртак Байкучатов. әсир юкка чыгыпту кү1
— Нәрсә7 — Фарукҗан ышанмыйча түргә атлады тик ишеккә килеп җиткәнче үк артына борылып, ачулы төстә
— Шыпырт' Урыныгыздан кузгалмагыз'—дип кисәтте Аннары кире тышкы ишеккә таба борып кычкырды — Туктаров. кер әле монда Менә бу күн танаулардан күз язма'
Амантай күренүгә, үзе түр бүлмәгә кереп, келәмнәрне күтәреп, әүвәл идәнне, аннары стеналарны, гайре табигый яңгырау ишетелмәсме. дип бармаклары белән шакый-шакый тикшереп чыкты Нәни тәрәзә ябык, ул кеше сыярлык та түгел иде Нәүбәт бая юрган- ястыкларын үзе туздырып аткан тәкчәгә җитте Ныгытып этәрүе булды, тәкчәнең арткы дивары урыныннан купты һәм бер кырыйга шуа башлады Фарукҗан Иргәшкә күтәрелеп карап
— Их без ачык авызларны! — дип сүгенеп куйды Тикмәгә генә тасма телләнеп маташмаган ул теге юха елан. җыры, вәгазе белән юри игътибарны үзенә тарткан, кабахәт' Бар. әле. кулларын бәйлә шуның!
Әле һаман сырт кабартып утырган Симиниевка күз дә салмастан. әмеренең үтәлүен генә көтеп торды да Амантай белән хуҗаны түр бүлмәгә дәште
— Качкан һәр контр өчен башың белән җавап бирәчәксең! — диде ул сәүдәгәргә — Йә бар малыңнан колак кагып, таш капчыкта черисең, йә әшнәләреңне тотарга булышасың — бүтән юл юк Алып кер, әйдә, яшерен өнеңә'
— Кандай яшерен өн! Мин ай буе монда яшәмәдем, берни бел- мәймен
- Менә танышырсың, шуыш әйдә тәкчәң эченә'
Фарукҗан уенча анда кораллы дошманнар сагалап торса беренче пуля корсагы чүмәләдәй кабарган хуҗага тияргә тиеш иде
Сәүдәгәр юри кылана идеме, бисмилласын укып капшана-капша- на. сак кына караңгы бушлыкка кереп китте, агач баскычтан базга төште, аннары җир асты юлыннан шактый мүкәләп барды һәм икенче баскыч буйлап өскә үрмәләде Фарукҗан. трофей маузерын атарга әзер тоткан килеш, аның артыннан бер адым да калмады Аңа ярдәмгә Амантай да ияргән иде Саман абзарга аяк басу белән сәүдәгәргә «тукта!» дип боергач. Фарукҗанның күзе төшкән элгәреге әйбер ишек яңагындагы чөйгә эленгән бер иске чапан булды Балчыкка буялып беткән' Абзар ишеге ярыгыннан караса, әрләннекедәй җир асты юлы аларны күрше ишегалдына алып чыккан икән ләбаса Ул да түгел, анда бая сәүдәгәр биләмәсендә йөзем җыеп йөргән кыз кү
ренде Хәзер инде Байкучатов һәммәсен аңлап алды, маузерын хуҗаның аркасына терәп, пышылдады
— Чакыр әле шуны бирегә. "Агаларың исән-имин киттеме?» — дип сора.
Сәүдәгәр калак сөягенә терәлгән көпшәне тоеп:
— Кызым' —дип эндәшергә мәҗбүр булды. Пәрәнҗәле кызыкай ишеккә якынлашкач. Байкучатов әйткән сорауны бирде
— Әйе. әкә.
— Нәзир әкәгезнең кулын чиштегезме’» — дигән сорауга да уңай җавап алгач. Байкучатов. ишегалдына чыгып, үзе телгә килде
— Җәяү киттеме, аттамы’
Кораллы ят кешене күргәч, кыз өркә калды, әмма койрыгын бору мөмкинлеге юклыгын чамалап, башын түбән иде
— Тиз бул. йә’
— Атта.
— Сине күзәтчелек итәргә күрше абзаң тарттымы?
Кыз эндәшмәде Байкучатов сәүдәгәргә таба борылды
— Кая барырга тиеш Әбдиевләр’
— Белмәймен
— Уйла, ныгытып уйла, абзыкай Сер саклап маташсаң, үзеңә генә түгел, бөтен нәселеңә авырлыгы төшәчәк Шымчы кызыкайның да язмышы синең кулда. Яшь әле ул. зиндан газабын татыйсы килмидер. Ә гаебе би-и-ик зур. Синең аркада
Байкучатов. иң гадәти бер эш эшләгән, сүзе гамәлдән аерылмый торган салкын акыллы, кырыс кеше сыман, тугыз-ун адымдагы алмагач ботагына кунган чыпчыкка төзәп атып җибәрде. Йә хода, тидерде. кошчык мәтәлеп җиргә тәгәрәде
— Адәм баласының гомере дә шушы кошчыкныкы шикелле. — диде ул маузерын әле сәүдәгәр, әле кызыкай ягына хәтәр юнәлткә- ләп — Аны өзәр өчен чакмага бер басу җитә. Кунакларыгызның каршылык күрсәткән өчен нәрсәгә таруын күрдегез
Ату тавышына өйдән бала-чага йөгерешеп чыкты, күрше-күлән ыгы-зыгы килә башлады Байкучатов балавыз сыгарга тотынган кы- зыкайны да. сәүдәгәрне дә абзарга төрткәләп кертеп, таләпчән рәвештә:
— Көтәргә вакыт юк безнең, йә? — диде
— Баланы иреккә чыгарыгыз. — диде, ниһаять, сәүдәгәр Кызыкай елый-елый өенә кереп киткәч, төшенке рухта сукранды —Сезгә аусам тегеләр башыма җитәчәк, нинди болганчык заман бу, йә хода!
— Бу турыда берәү дә белмәячәк. Эшне яшерелгән кораллардан башлыйк.
Урамнан әйләнеп кире үз өенә кергәч, сәүдәгәр Фарукҗаннар- ны аулак йокы бүлмәсенә алып керде һәм кызыл мал тутырылган сандыкларның берсе төбеннән чүпрәккә төрелгән наган чыгарып тоттырды
— Шул гынамы?
— Әйе
— Амантай, булыш әле хуҗага, бәлки ул кайберләрен оныткандыр!
Бүлмәдән-бүлмәгә шул исәптән, эчкәреге — хатын-кызлар ягына кереп актарыну да. каралты-кураны тентү дә бүтән табыш китермәде Йортның түбәсенә менеп баскач кына Фарукҗан каршыдагы биләмәләрнең берсендә, ачык әвеслек астындагы шүрлекләрдә тезелешеп торган чүлмәкләрне күреп, җанланып китте
— Әллә Чархарас мәхәлләсеме бу? — дип эндәште ул хуҗага
— Шул үзе.
— Каршыгызда чүлмәкче Хушмәмәт әкә яшиме’
— Тугры
— Хуп! — диде Фарукҗан. канәгать төстә ишегалдына төшкәч. Аннары: —Ә сез Рахманкол белән кайчан аерылыштыгыз9 — дип хужаның күзләренә төбәлде
Тегесе керфеген дә какмый җавап бирде
— Рахманкол1 Кандай Рахманкол9 Кичерәсез, мин андый адәмне _ белмәймен
Байкучатов әлегә бүтән төпченеп тормаска булды Ул арада кап- х кадан килеп кергән, бая Блеккерне эзәрлекли киткән милиционеры- ~ ның борынын салындырган караңгы чырайлы кыяфәтен күрү белән ф үк төшенде ычкындырган* Әмма моңа артык кыйналмады, чөнки ул - тәҗрибәсез, әзерлексез ниндидер милиционерның йомышны уңышлы “ үтәячәгенә бик үк өметләнмәгән дә иде Ятып калганчы атып кал. Ч дип кенә җибәрде Ә менә монда үзенең төп башына утырып калуы -= миен түндерерлек итте Тәмам өннәренә баскач кына кулыннан ~ ычкындырды лабаса еланнарны. Адәм көлкесе Штеннел хатыннан. « балдак, алкаларыннан да колак какты* Хәзер нинди дәлиле калды инде аның9 Ничек кыса алачак ул дошманнарын9
Симиниевне сайрата алуы да икеле — гаепләүләрне берсүзсез кире генә кагачак Йөз хәйлә, йөз мәкер уйлап куйгандыр инде Монда гына ябып калдырса, сак куярга чамасы юк Бүтән җиргә күчерсә, юлда әшнәләре очрап, кеше алдында ыгы-зыгы, дау кубарулары ихтимал Кулга алып тотарга вәкаләте дә юк. Азат итәр иде. шундук тарафдарларын җыеп. Сафура бураннары күтәрәчәк аяк чалырга, кара ягарга тотыначак Бигрәк тә хәзерге бәрелештән соң
Байкучатов төрлечә уйлап караганнан соң. һич югы бераз булса да вакыт отармын, дигән уй белән, әллә инде алдануы өчен үч тә аласы килүдән. Симиниевны шушында ябып калдырырга карар бирде Сәүдәгәрне алып чыгып киткәндә, байбичәсенә
— Тоткынны өч сәгатьтән чыгарырсыз, — диде — Алданрак азат итсәгез, зыяны ирегезгә тиячәк. — дип кисәтте
Яралыдан сорау алу файдалы мәгълүмат бирмәде Шуңа күрә аны Чекага ала килделәр дә дежур карамагына тапшырдылар Аннары Фарукҗан милициядә хезмәт итүче янә биш кызыл гаскәрине үзенә ияртте Әбдиев корал китерүче кәрван каршына юнәлсә, аны эзәрлекләүчеләрнең шактый көчле басмачылар төркеменә очравы мөмкин иде Чекистлар наганына өстәп, һәммәсе мылтык, җитәрлек санда патрон белән дә коралланды
Чека урнашкан кәрвансарайдан чыгып барганда аларны агентура бүлеге мөдире Латыйфхан Нурморатов туктатты
— Фарукҗан үкә*. — дип кычкырды ул -сез Юлтай уртакны күрмәдегезме9
— Юк шул
— Кайда икән ул. Ревкомнан эзлиләр үзен
— Белмим Ә мине сораучылар бармы9
— Тураев күрергә теләгән иде очратмады Сез дә гел югалып торасыз кү
Фарукҗан атын борып, кәрвансарай болдырыннан төшми генә гәпләшүче көяз Нурморатов каршысына килде Мыек чолгыен бөтереп өскә җибәргән тук кыяфәтле хезмәттәше түгәрәк йөзенә ягымлылык тавышына яхшатлану төсмере биреп эндәште
— Бу кадәр баштанаяк коралланып кая юл тотасыз9
Байкучатов та итагатьле төстә
— Латыйфхан абый, безнең язмыш — эт куып йөрү инде — диде. — Ике яхшы бер сәкегә сыя. ике яман бер шәһәргә сыймый Шулар аркасында безгә дә тынгы юк
ука — эие
— Сездәй куш йөрәкле көрәшчеләр барда Бохара имин яши ала- ды кү.
— Латыйфхан абый. Бум белән күрешкәләп торасызмы’ Нинди яңалыклар ташый’
Фарукҗан бары менә шуны сорар. Нурморатовның ничек җавап бирүен ишетер өчен генә кире борылган иде Симиниев Каган каталажкасыннан чыгаргач, шымчы аңа хәбәр биргәнме’ Әгәр чыраен сыта икән, димәк, күрмәгән һәм хәзер кайдалыгын белми Нурморатовның җавап бирергә ашыкмавын күргәч:
— Әллә Зыятдиннан кайтмадымы соң ул? — дип өстәде.
— Сез аны таныйсызмыни’
Сукыр бәхеткә өметләнергә ярамый Керфек тә какмый имансыз, алырсың аңардан сер. Фарукҗан үкчәләре белән атланган атына какты да. кисәк борылып, кәрвансарайдан чаптырып чыгып китте. Ир- гәш белән сәүдәгәр ал арны юл өстендәге мәхәлләдә көтеп тора иде Оператив төркем шәһәрне артта калдыргач, юл күрсәтеп барган сәүдәгәрдән Байкучатов:
— Сез Нәзир Әбдиевне күптән беләсезме? — дип сорады.
— Ике ел чамасы.
— Ничек, кайда таныштыгыз’
— Ул Кириахта җәдит мәктәбе ачкан иде. Шуны ишетеп, углым- ны яңача укытырга ниятләдем — Кириахка сәфәр чыктым
Сәүдәгәр тагын тынып калгач. Фарукҗан атын тыя төшеп:
— Йә. шуннан? — диде — Кайсы ягы белән күңелегезне яулады инде ул?
Сәүдәгәр чалма очын сүтеп, тирләгән йөзен, муенын сөртеп маташа иде Кояш баш түбәсенә җитеп кыздыра башлаган, һава бөркүләнгән иде Очраган юлаучылар кораллы төркемне читкә кагылып уздырып җибәрә, кайсы үзбәкчә, кайсы хәрби кием киенгән мылтыклы ирләргә хәвефләнеп карап кала Әмир чирүе еракка, таулар арасына чигенгәнлектән, көндез якын-тирә тыныч иде. Әмма әмирнең яшерен тарафдарлары әле шактый калган, алар караңгы төшкәч, юл буып һәм еш кына махсус кызыл гаскәриләр киемендә кышлакларга да бәреп кереп, халыкны куркытып-өркетеп маташа иде Иртән төрле имеш-мимешләр дөнья гизә. Байкучатов ул турыда белә, шуның өчен дә үзләренә шикләнеп карауларын тоя. ләкин хәзер бу хакта уйламаска тырыша иде Хәрби комиссар үтерелүенә бүген бишенче көн, инде кайбер нәрсәләр мәгълүм булды шикелле, тик астыртын аяк чалулар гына җинаятьне тәмам ачыкларга комачаулый иде Чүлмәкче Хушмәмәт сөйләгәннәрне аның күршесендәге сәүдәгәр йортына чит ил разведчигы һәм сатлык Бохара бәкләре куштаны килеп йөрү белән бәйләсәң. — ә аны бәйләп карамый мөмкин түгел, — хәзер инде егерменче октябрь төнендәге фаҗигане анык күз алдына бастырырга мөмкинлек бар иде Бу фаҗигадә Рахманкол. Нәзир Әбдиевләр нинди роль уйнаган’ Алар кеше әмерен үтәгәнме, әллә үзләренең дә Шиһабетдиновта шәхси үчләре булганмы’ Томанны менә кемнәр тарата ала Тукта1 Талак кычкырган, ләкин соңыннан бу ниятеннән сүтелеп. Балҗанны нигәдер кулыннан ычкындырасы килмәгән Әб- диевкә хәрби комиссар каршы төшә ич. Әбдиевне Ревком рәисе урынбасары Гарипов яклый, әмма ул да үз ниятен уздыра алмый Шуңа үчләшүләреме’ Бу очракта Амантай Туктаровка һөҗүм итүе ансатрак. хәвефсезрәк иде ич.
Фарукҗан сәүдәгәргә колак салып барган арада әнә шулай баш ватты.
— Өч-дүрт ел кадим мәктәбенә йөргән балам догалар ятлаудан узмаган иде Җәдитчә исә берничә ай эчендә укырга-язарга өйрәнде, хисап, җәгърәфия. табигать гыйлемнәрен дә үзләштерә башлады Әгъла остаз кү Нәзир, аның ысулы саутиясе белән танышырга без
нең кәттә укымышлыларыбыз да күңел салды
— Кемнәр инде ул7
— Садретдин Гайни. Кари Юлдаш. Фәйзулла Хуҗалар
— Хуҗаев? Комиссарлар Советы рәисе булган кешеме?
— Әйе Истанбулда белем алып кайткан кайбер затларыбыз да Нәзир остазга юлыгуны гарьлек санамады Әмирлегебез бу өлкәдә арт- _ та калуын беләсез кү
Байкучатов сүзне юри икенчегә борып сорады =
— Егермесеннән егерме беренә каршы төндә кайда идегез’
— Ташкентта. ф
— Моны кем раслый ала? =
— Ташкенттан егерме икесендә генә китүемне анча адәм күреп “ калды Кунган хуҗаларым, аларның күршеләре
— Әбдиев Ревкомда озак эшләдеме’
— Ул анда барып булышкалап йөрәде Уку йорты да тотады кү. =
— Сезнең өйгә күптән юл салдымы’
— Бохарага күчеп килгәннән кәен.
— Блеккерне кайдан беләсез’
— Кемне’
— Идән астыннан качкан әлеге күккүзне
— Аны минем башыма Нәзир бәла кылды Ияртеп килде дә «Иранлы галим Кәбирзадә әфәнде. Бохара мәдәниятен өйрәнәде. археолог*. дип гәперде Үзебез юкта өемдә тотарга рөхсәт сорады
— Идән астыгызны шул археолог' казыдымы’
— Тугры. Борынгы сарай урынына салынган, имеш, безнең йорт Казып чыгарган балчыгын кала читенә ташып иләргә, табылдыкларны әтрафлы рәвештә өйрәнергә керешкән генә иде әле
— Әкият Дөнья күргән сәүдәгәр башыгыз белән шул ялганга ышандыгызмы’
— Акылга хилаф нимәсен күрмәдем, уңа һичкандай давым юк Фатир хакын да юмарт түләде кү
Фарукҗан мыскыллы көлемсерәп башын чайкады Әмма ышанмаска нигезе юк иде Байлык дигәндә иманын да корбан итәргә әзер сәүдәгәр халкы Шулай да ул әсирен
— Кара аны. бай абзый, комнан аркан ишсәң, үзеңә үпкәлә. — дип кисәтте — Җелегеңә үтеп, җаныңны суырырбыз
— Бикәр гәп миңа нимәгә?
Кышлак арты кышлак артта калды. Зәрәфшәннең суы тездән ашмаган әллә ничә тармагын да кичтеләр Чүлгә коя торган елгаларның язмышы шундый тамагына якынлашкан саен саега баралар, ярлары тарая, агымнары сүлпәнләнә Бохарадан ераклашкан чекистлар отряды да хәзер, әнә шул чүлгә коючы Зәрәфшән кебек, инде әүвәлге тизлеген, дәртен җуя төшкән иде Утыз-кырык чакрым узганнардыр. ләкин сәүдәгәр үзенә билгеле җиргә килеп җитүләрен әле һаман әйтергә ашыкмады Аңа карап. Фарукҗан икеләнеп тә куя иде ихлас сөйләнде микән ул. дошманлыгын кылып, аларны тозакка төшерергә алып бармыймы’
Йргәшне ияртеп төркемнән бераз арткарак калгач Фарукҗан
— Син. туган, дошман өненә кыю үтеп кердең, рәхмәт, диде
— Кердем дә еланнарның кәттәләрен кулдан ычкындырдым кү
— Монысы инде бер синең гаеп кенә түгел, анда археолог казынуын белмәдек лә Әбдиев синнән шикләнмәдеме’
— Башта юк шикелле Төпченүен төпченде инде
— Блеккер белән сөйләшә алдыңмы’
— Ул миңа түр бүлмәдән карап кына рәхмәт әйтте, бүтән сүз катмады. Әманәтне Нәзир Әбди кертеп бирде
— Ә хуҗа’
— Ул табын хәстәрләү белән юанды Әзерләнгән ризыкны алып
керде, чәй ясады, гәпкә колак салып кына утырды
— Сиңа яңа йомыш кушарга өлгерделәрме соң’
— Юк. Алар бүтән кунакларның килеп җитүен көтә иде. ахры. Пәрәнҗәле кыз хуҗаны чакырып алып пышылдашкач, миннән тагын сораша башладылар Янәсе, өйләрен ялгызым тапканмынмы, артымнан берәрсе иярүен сизмәгәнменме?
Атлар инде өшәнгән, каладан чыкканнан бирле бертуктаусыз иярдә бару җайдакларны йончыткан, бөтен гәүдәләре ял сорый иде Малларны сугарып, үзләренә дә тамак ялгап алырга вакыт Тик Фарукҗан алдагы кышлакка җиткәнче чыдарга булды.
Кышлак аларны гайре табигый җанлылык белән каршы алды Мәчет мәйданына халык тулган, араларында кызыл гаскәриләр дә күренә, шуларның берсе чыгыш ясап тора иде.
— Рахманкол гәперәдә кү! — диде Иргәш. — Ә-ә. егетләрне Кызыл Гаскәргә керергә өндәйде икән
Чекистлар отряды мәйдан кырыена килеп туктагач, митингта- гыларның бер ишесе аларга таба борылды Фарукҗан исә нотык тотучы йомры гәүдәле, карчыга борынлы, купшы мыеклы Рахманкол- ны гына түгел, аңа ничек күз салыр икән, дип әсир сәүдәгәрен дә күзәтә. телмәргә дә колак сала башлады Сүзгә Фарукҗаннан остарак түгел сыман, әмма фәкыйрь диһканнарны. мал багучыларны яклар, әмир тарафдарларын туздырыр өчен. Кызыл Гаскәр корырга кирәклеге турында дөрес сөйли Болай булгач, аның шушы максатта Зыятдиннан кышлакларга чыгып китүе дә рас инде Бәлки әле шул сәфәрдән уралып кайтып баруыдыр бу Катлаулы икән тормыш дигәнең бер төрле фазар итәсең, икенче төрле ага да тора!
Бер-бер артлы үзбәк кызыл гаскәриләре дә чыгыш ясавын, халыкны үзләренә кушылырга өндәвең, кышлакта аларга теләктәш егетләр дә табылуын күреп. Фарукҗан сөенде, шул ук вакыт Рахман- колдан бераз көнләшеп тә куйды Шиһабетдинов мәктәбен узу әрәм булмаган, аның үзенә менә шул җитенкерәмәгән икән!
Халык тарала, ыгы-зыгы кими төшкәч. Фарукҗан Иргәшкә отрядның тамак ягын кайгыртуны йөкләде. Аннары Рахманкол янына килеп:
— Чекадан Байкучатов. — дип күреште. — Сез хәрби комиссар йомышчысы ич әле9
— Йомышчысы идем дә. хәзер менә күрәсездер, вазифам үзгәрде
— Күрәм. күрәм, иптәш Шиһабетдинов юлыннан әйбәт кенә атлыйсыз. эшен уңышлы гына дәвам итәсез икән.
Мактауга кәефе килсә дә. Рахманкол бик ачылып китмәде. Фа- рукҗанның сынап каравын, көчен сиздерергә теләгәндәй, кулын каты итеп кысып күрешүен, сүзен Чека кешесе икәнлеген искәртүдән башлавын. үзен хуҗаларча ышанычлы, хупларга да. хурларга да вәкаләте җиткән кеше сыман тотуын ошатмады бугай Моны белгертергә теләмәсә дә. Байкучатов чамалады: егет бу очрашуга бер дә сөенми, аралашырга һич тә ашкынмый шикелле Ни сәбәпле? Гаепсез икән, куркыр, тынычсызланыр урыны юк. Гаепле икән, нигә әллә кайчан бу тирәдән эзен суытмаган1 Ил киң. мондый болгавырда эт тә эзләп табачак түгел.
— Баһауга җитү юк инде, — диде Рахманкол чекистның уйларын таратып. — Кешеләрне ышандыра, үзенә тарта торган тылсымы бар иде шул аның
Фарукҗан хәрби комиссар турында болай аяк өсте генә сөйләшергә теләми иде. Шуңа күрә сүзнең үзе өчен ипле борылыш алуыннан файдаланырга омтылып
— Мәйданда эшегез түгәрәкләнсә, аулаккарак китеп гәпләшик әле. — дип тәкъдим итте — Мин сезне күптән эзлим инде, сорашасы, 110
аңлашасы нәрсәләр бар. Шиһабетдинов турында
— Сүз озын булачакмы? Кешеләремне кисәтергә кирәкме, дип соравым
— Әйе, әйе. кисәтегез.
Бераздан алар, итекләрен, чолгауларын ишек катында калдырып. яланаяк мәчеткә кереп утырдылар Шактый биек һәм иркен, җир идәненә кайда келәм, кайда киез түшәлгән, тар тәрәзәләреннән саран гына яктылык сибелгән бинада бөркүлектән йончыган Фарук- җанга рәхәт булып китте Калын диварлар эчендә тыныч, салкынча Аларга ияргән Амантай Туктаровның да шушында гына кырын ятып ял итәсе килгәндер Тик ул сөйләшүнең шаһитсыз гына барырга тиешлеген вакытында чамалап, болдырга чыгып утырды Тышкы ишек ябылгач кына Фарукҗан
— Рахманкол иптәш. Шиһабетдинов турында бар белгәннәрегез- не сөйләгез әле миңа. — диде. — Сорашуыма гаҗәпләнмәгез, мин сезгә генә түгел, күпләргә мөрәҗәгать иттем инде, һәлакәт сәбәпләрен, хәрби комиссарга теш кайрап йөргән дошманнарны ачыкларга кирәк Монда комачауларга Симиниев. Нурморатовлар юк. бары дөресен генә сөйләргә тырышыгыз
— Чека фаҗигане яңадан тикшерергә булдымыни? — дип сорады Рахманкол
— Әйе Яңа мәгълүматлар җыйналды Хәрби комиссар мәетен караганда ялган өстенә ялган өелүен үзегез дә күреп тордыгыз ич Туктаров' — дип кычкырды Фарукҗан, — Кер әле монда
Амантай яннарына килеп баскач. Байкучатов Рахманколга
— Безнең сөйләшәсе сүзләребез шул кадәр җитди, коралларыбызны шушы иптәшкә биреп куйыйк әле. — дип тәкъдим итте Үзе. әңгәмәдәшен көтмәстән. унатарын Амантайга сузды — Тенти аласыз, башка нәрсәм юк.
Рахманкол теләмичә генә наганын шулай ук тапшырырга мәҗбүр булды Фарукҗан елдам гына аны капшап та алды һәм канәгать төстә Туктаровка
— Монда хәзергә берәүне дә кертмә! — дип кисәтте Амантай чыгып киткәч, бая башлаган сүзен ялгап җибәрде. — Әйе. яңа мәгълүматлар җыйналды минем теге вакыттагы шикләрем тулысынча расланды
Берәр сүз әйтмәсме, сорау бирмәсме, дип Фарукҗан көтеп торса да, Рахманкол ләм-мим эндәшмәде Аягын бөкләп утырган да катып калган Хәер, чекистны игътибар белән тыңлый төсле үзе Ә йөзе караңгы. күз кабагы да кымшанмый Байкучатов исә белгәннәренә фаразларын да кушып кысарга булды егетне
— Беренчедән, фаҗигале егерменче октябрьнең кичендә дә. төнендә дә Шиһабетдинов иптәш янына сез әйткән хатын-кыз килмәде. — диде ул. моны шәхсән күреп торган шикелле. — Алар бер тәүлек әүвәл очраштылар Икенчедән, үзегезгә дә мәгълүм, төнге сәгать унбер тулганда ул Чекадагы сакны алыштырды, дежур кабинетына кереп, минем белән дә сөйләшеп чыкты Без шулчак аның белән иртән очрашырга килештек, кайбер нәрсәләр турында киңәшеп тә алдык Хәрби комиссарның вәгъдәле егет булуын, сүзен җилгә очырмавын сез инде бик шәп беләсез Җанкисәгем Шулай ич’
Рахманкол бу юлы да җавап бирмәде Келәм бизәгенә төбәлгән дә каткан Фарукҗан аның телгә килүен көтмәстән. әңгәмәдәшен карашы белән бораулап, тагын да ышанычлырак төстә дәвам итте
— Әмма тагын да мөһимрәге — сезнең икәүдән-икәү генә Чарха- рас мәхәлләсенә аяк басуыгыз, шунда мылтык шартлау, ияреннән ава башлаган Шиһабетдиновны тотып алуыгыз һәм Бохарадан чыгып китүегез Сез комиссар мәете янында бер нәрсәне генә дөрес әйттегез «Без иптәшләргә хәбәр итеп кайтканда, әлеге хатын-кыз күренми
иде-. дидегез Без диюегез хак. ә менә башкасы. .
Төсе качкан Рахманкол кыбырсып куйды, күтәрелеп Фарукҗан- га карап алды Күзләрендә аптырау, газаплану, икеләнү — әллә ничә төрле тойгы берьюлы чагыла иде Байкучатов. дөрес эзгә басуын сизеп. тагын да канатланыбрак дәвам итте:
— Бай малае булсаң ярар иде. авызың ачканда үпкән күренгән башың белән Ревкомга, Комиссарлар Советына кереп оялаган сәүдәгәрләргә сатыл, имеш! Туй ясарлык, йорт салырлык мая вәгъдә иттеләрме7 Хәзер инде үзеңнең кемлегеңне яшерер өчен. Кызыл Гаскәр җыйган булып йөрисеңме7
— Юк' Дөрес түгел!" — дип кычкырып җибәрде Рахманкол әллә нинди карлыккан елак тавыш белән. — Уф. ник кенә килдем мин бу каһәр суккан Бохарага7
Ул изүен чишә-чишә утырган җиреннән тәгәрәп, йодрыклары белән идәнгә дөп-дөп иттереп суккалап ачыргаланды. Ишек ачылып, наганын кулына тоткан Амантай мәчет эченә күз салды. Идәндә аунаган Рахманкол әле һаман тузына иде:
— Җыен хәшәрәт дөнья болгата, баламут, мөселман дуңгызы Яраттым лабаса мин Баһауны. кабахәтләр! Җиде бабаларынның кабер тактасын каналья
40
Чеканың үзенә дошманнар оялаган. Фарукҗан исә. шуны белә торып, тынычрак җиргә китеп баруны уйлап та карамый Тәвәккәл, батыр егет, күрәсең. Алайса нигә Зөһрәгөл хәленә керергә, аны да үзенә көрәштәш итәргә алынмый соң ул7 Нәзирнең кемнәр тарафдары икәнлеген ачыклаганнан соң да Дөрес. Зөһрәгөл кияүгә чыгарга өлгергән ике бала анасы Ләкин теге чакта яратуы. Бохарага нәкъ менә яшьлек мәхәббәтен эзләп килүе чын икән, егетнең үтә тиз суынуын. аның инде бер табышканнан соң ничәмә көн күзгә-башка чалынмавын. бүген дә Чекадагы йомышы төшкәч кенә өйгә аяк басуын ничек аңларга7 Килеп йөрүен тыеп, әллә соң эшне үзе боздымы Зөһрәгөл7 Хәер, яраткан кеше тыюларга гына карап торыр идемени7 Тормас иде. әлбәттә! Мең хәйләсен табар, әмма күрешер, яман язмыш иркенә бирелгән, дөнья яңарту хәрәкәтеннән читтә калган сөйгәнен үзенә юлдаш итәр өчен чарасын күрергә тырышыр иде Димәк, сөюе дә шуның кадәр генә булган инде.
Чекистларны таныш сәүдәгәр өенә кертеп җибәргәч. Зөһрәгөл юл буе Фарукҗан турында әнә шулай баш ватып кайтты Кулыннан килсә, ярдәм итәр иде. имеш Мескенгә салышырга унбиш-уналты яшьлек шәкертмени ул хәзер7 Әллә кемнәргә каршы көрәшергә гайрәте дә. елгырлыгы да бик җитә, ә менә Зөһрәгөлгә дуслык кулын сузарга хәтта күңел табар өчен генә аның хәлен сорашырга да ашыкмады Әгәр бу аның эш белән мавыгуы аркасында гына булмаса7 Үпкәләргә тиеш иде Зөһрәгөл, әмма ул хәзер күңелендәге үпкә хисләрен мин-минлек, гарьлек. Фарукҗанны үзенә каратасы килү тойгысы күмә баруын сизде Инде бүтәннәргә күз салуы белән үзеннән биздерергә өлгергән Нәзиренә ияреп, әллә кайдагы кышлакка китеп югалсынмы тагын да нурсызрак, уңайсызрак шартларда яшәүгә дучар булсынмы7 Бала чүпрәкләрен, иренең каткан күлмәк- ыштаннарын юудан бушамасынмы7 Дөньяда китап, гәзит-журнал ише нәрсәләрнең барлыгын да белмәгән кышлак хатыннары арасында җанына нинди ризык тапсын7 Аларга хөррият әле гасыр ахырында да килеп җитмәячәк ләбаса!
Өенә кайтып кергәч, үзен чыр-чу килеп каршы алган, йөз чалымнары белән Нәзиргә охшаган кызларын ул. аңсыз рәвештә кырыс-
лык күрсәтеп балаханәгә куып чыгарды да тагын көзге каршына килеп утырды Бер-бер артлы бәби табып та ялгышкан икән, күкрәге инде элекке кебек тыгызланып калкып тормый, тулы йөзе дә суырылып. күз төпләре бата төшкән сыман күренә Ир-ат моны абайламый каламы соң'' Бәлки аның кырау алган төсле шушы кыяфәтен күреп суынгандыр Фарукҗан’ Яшьнәп торган егет ич ул хәзер Безнең ха- * лыкта сирәк очрый торган якты карашлы зәңгәр күзләре генә дә ни - тора'' Шуның өстенә кешелеклелеге бар Бәлки Фарукҗан гомумән дә = сирәк очрый торган әйбәт егеттер’ Шәкерт чагындагы җан җылысы. - дәрте сүрелү генә кызганыч Тотнаклы, ыспайга әйләнгән хәзер ~ Йөрәгендә ут кабынса, бәлки ул нәкъ элекке хәленә кайтыр’ Көчле - куллары белән сөйгәнен кысып кочаклар да
Зөһрәгөл керфекләрен йомды да ят кайнар сулышның йөзенә бө- - релүен. күкрәгенең көчле күкрәккә орынуын тойгандай булды Ире л яшь хатынга өйләнеп маташты, хәзер дә кайсыдыр Хуҗаевларның i чәчбиенә кармак салып йөри икән. әйдә, тик йөрсен Үзе капкынга е килеп эләккәнче' Аңа гына дигәнмени бу якты дөнья’ Нигә әле шушы яшеннән Зөһрәгөл үзен читлектәге кош хәленә куеп гомер ит- “ сен? Яктырак язмышка лаек түгелме әллә ул’
Фарукҗан белән урамнан атлаганда Бохарадан китәргә җыенуын ул егетне сынар өчен генә әйткән иде Ниятен әллә ни күтәреп алмады. әмма кирегә дә сукаламады ич. Бу адымның аның хакына да ясалуын белсә, бәлки ул Зөһрәгөлгә яңадан куәтлерәк тартыла башлар' Әгәр Зөһрәгөл үзендә яңа тормыш башларлык көчнең барлыгын исбатласа
Ул керфекләрен ачып, тагын бер мәртәбә көзгегә төбәлде, тансык кешесе бәяләгәндәй, үзен-үзе күздән кичерде Аннары сөрмәсен, иннек-кершәннәрен алып, бизәнергә кереште Кунакка барырга җыенгандай, алтын алкаларын, ахак кашлы йөзеген, яраткан атлас күлмәген киде, чәченә энҗеләр тезеп чигелгән зәңгәр калфагын кадап куйды Кашлары-керфекләре элеккечә үк куе. туткыллы түгәрәк йөзе элеккечә үк сөйкемле түгел, дип кем әйтә алыр икән’ Менә шушы сылулыгы белән Ташкентка яки Казанга китеп берәр югары уку йортына да керсә, нишләп Фарукҗанга тиң булмасын икән ул’ Хәзер ирне ничек тәрбияләргә, кулда ничек тотарга мөмкин икәнлеген дә төшенә башлады бугай инде Тота-каба егеткә тагылу, шулай үз бәяңне арзанайту ярамас, әмма аның күзеннән югалудан да ходай сакласын1
Тыштан бик тату күренгән гаиләнең таркалуын ишеткәч, күрше- күлән гайбәт чәчәр, туганнары борчылыр, ата-анасы аһ орыр, билгеле Әмма аларга карап, үз бәхетен нигә кайгыртмаска тиеш соң әле ул’ Кеше чәйнәр, чәйнәр дә туктар, ә алдагы озын гомерне Зөһрәгөлнең үзенә яшисе Аннары яңа җирдә аның үткәне белән кем генә кызыксынып торыр икән’ Хафаланып йөрәген бозасы юк. тәвәккәллек. кыюлык кына кирәк аңа, калганы үзеннән-үзе көйләнеп китәр'
Ул тәмам бер карарга килеп, ерак юлга хәстәрләнә башлады
41
Бу очрашу моннан ике атналар чамасы элек булган иде Баһаветдин Шиһабетдинов. нәүбәттәге киңәшмәгә кереп киткәндә, аңа
— Утырыш ике сәгатьтән дә тизрәк бетмәс, якын-тирәдәге берәр чәйханәдә юана тор! — диде
Мондый тәкъдимгә колак салмаслык кире кеше түгел иде Рах- манкол Шуңа күрә ул бик рәхәтләнеп күрше мәхәлләгә таба атлады, инде ияләшеп өлгергән чәйханәсенә кереп, бер җамаяк мәнте. әзрәк күрәгә, уртача зурлыктагы чәйнек белән чәй һәм касә алып, ачык
әйвандагы палас җәелгән сәкегә килеп урнашты һәркемгә үз өлеше — хәрби комиссар Бохара мәмләкәте язмышын кайгырта, шуңа бәрабәр шан-шәрәф казана Рахманкол. командирының яңа әмерен көткән арада, күләгәдә кәеф-сафа корып ала Революция юксыллар, дип аһ-уһ килүне, дөресен әйткәндә, аңлап бетерми ул Баһаветдин арбасына утыргач, киресен сукалап маташмый, әлбәттә Сөйләнергә, гомумән дә. һәвәс түгел Рахманкол Полициядә хезмәт иткәнгәме, тешләк гадәтле Бәлки әнә шул әз сүзлелеге кызлар каратырга да комачаулыйдыр әле Баһаветдинга әнә. мөселман дип тә тормадылар. Лидия белән Глафира бер юлы гашыйк булды Апалы-сеңелле1 Башкалары да үз итте Бер мәртәбә казакъ җәйләвенә барганнар иде. яшьләр уенында да катнаштылар Рахманкол анда да әллә ни майтара алмады, билгеле Бер яхшылыгын истә тотыпмы аның күңелен хуҗалар— бай абзыйлар күрде Өлкән ага. Ракә». дигән булып, тирмәгә алып кереп кымыз, бишбармак белән сыйладылар Үзеннән олырак кешеләрнең яхшатлануы ошады ошавын әмма Баһаветдинның инеш буенда кызлар-егетләр белән мәйханә килүеннән көнләште ул Тирмәдән бер чыгуында Баһаветдин әйтештә катнаша, икенчесендә < Каратургай-ны җырлый иде Аның көчле куе тавышы еракка яңгырап ишетелә Рахманкол аның казакъча шома сөйләшүен белә. Әмма ләкин казакъ җырын болай оста сузуын беренче ишетүе иде Бергә мәҗлестә утырган, аннары тышта әңгәмә сугып, җилләнеп, шул ук вакыт яшьләр авазына да колак салып торган агайларның берсе:
— Уйбай-ау. монау сирегең чибәр әнче икән гуй. калай чыркай- ды! —дип сокланган иде
Әллә яшьләр — кунак егетен, әллә кунак үзе аларны бик ошатты, иптәше җәйләүдә, суга җибәрелгән балыктай, рәхәтләнде, монда ияртеп килгән Рахманколны исеннән дә чыгарды бугай Моңа мин-минлеге кытыкланып, ул үзе дә учак уты баядан бирле ымсындырган инеш буена атлады Аны хуҗаның җиткән улы
— Морза, менә монда утырыгыз. — дип каршы алды һәм пыскып торган коры гөмбә тоттырды — Чебен-черки күп. төтен генә кургаса кургайды безне
Баһаветдин исә аны күрмәде дә — бер чибәркәй белән инеш ярына иңгә-иң утырган да учак яктысы төшкән йөгерек агымга чәчәк таҗларын өзеп ата-ата уйный, үзе бертуктаусыз сөйләнә иде:
— Шаһит бул. Алатау, шаһит бул. аем агып китте гөлкәй, куа китте бае
— Чәчәкнең дә ире буламыни7 — дип сорады шулчак кыз чытлыкланып
— Сездәй әдиме. чибәр гөлне кем ялгыз яшәтсен инде? — дип остарды Баһаветдин — Әнә алар кавыштылар, безнең кебек, кочаклаштылар
Кыз билен урап алган көчле кулны читкә кагып
— Оят имәсме сезгә, агатай. кеше алдында?!—диде Баһаветдин аптырап калмады
— Гөлләрдән безнең кай җиребез ким? — дип акланды — Алар кочаклаша да. үбешә дә әнә. Аулаккарак китик алайса, монда яктыга озынборын, черкиләр дә күп җыелган
Кызның ризалыгын көтми, сикереп торды да. аны да урыныннан кузгатып, учак яныннан читкәрәк алып китте Чибәркәе дә карышмады тагын. .
Әйе. Баһаветдинда ул чакта ук ышаныч уята торган ихласлык, кызлар күңелен эретә торган ягымлы гайрәт бар иде Рахманкол ярдәмендә почтага урнашканда, казакъ җәйләвенә кунакка барганда. егет әле сәясәткә кереп батмаган, юньлерәк киенү һәм ашау- эчү. яшьтәшләре белән күңел ачуны иң зур бәхеткә саный иде
Даими эше. сыеныр почмагы табылгач, күңеле тагын да үсеп китте егетнең
Танышуларының икенче җәендә шикелле, ул үзе Рахманколны бер кичәгә чакырды
— Глафираларда аулак, түрдә утырырга без кирәк.— диде.
Глеб Мартьяновның кире Ташкентка күчеп китүен белә иде Рах- * манкол. Баһаветдинны берничә мәртәбә Глафира белән күргәләве дә рас. тик алар арасында нидер булу ихтималын башына да китер- = мәгән иде Шуңа күрә ул гаҗәпләнеп
— Шул чыпчыкка бәйләндеңме’ — дип ычкындырды
— Беренчедән. Фира апаең — сандугач, ничек сайравын үзем _ генә беләм.— дип көлде Баһаветдин — Икенчедән, анда сиңа яраклы - түше киерелгән күгәрченнәр дә булыр Гайрәт суын да кыстыра 5 кил. кызлардан өмет итү ярамас. л
Монысы инде Рахманколны бигрәк тә таң калдырды Полиция- “ дәге иптәшләре белән хәмер авыз иткәне бар барын, ләкин кызлар - табынында Баһаветдин көлеп: *
— Тәһарәт алып, бисмилла әйтсәң, аның языгы юк.— диде.— - Кыюлык өчен, арыслан тотарлык кына кәгәрбез
— Мин дежурда шул бүген
— Эштән соң рәхим ит. аулакка куна баралар
Рахманкол килгәндә мәҗлес инде кызган, җыр. гармун тавышлары урамга кадәр ишетелә иде Полиция формасын салгач, әллә чыннан да гайрәте кимегән иде. утлы эчемлек ярап куйды, бераздан ул үзен иркенрәк тота башлады Баһаветдин аның колагына
— Лида тирәсендә бөтерел әле' — дип пышылдады — Юкса ул безгә көн күрсәтмәячәк. Макта, өйалдына алып чыгып кочакла. марҗалар кыюларны ярата'
Әйтерсең, белми иде моны Рахманкол Дөрес кызлар белән чуалганы булмады Тик хәзер нигә бик тырышырга тиеш соң әле ул’ Көнчел Лида сеңелесен эзәрлекләмәсен. Баһаветдин сандугачын аулакта туйганчы иркәләсен, серләшсеннәр өченме’ Лидия буйга Рахманколдан калкурак та бугай әле. аңа бәйләнеп көлкегә калсынмы?
Шулай да ул аның белән вальс биергә чыкты. Кыюлыгы җитмәгән булыр иде. өстәл янында ялгызы гына утырып калгач. Ли- даның бүтән ни эшләргә белмәгәннән генә, табак-савыт җыештырырга керешүен күргәч, хәрәкәткә килде Эчемлек тә йөрәкләндерде, ахры, берничә мәртәбә Лиданың аягына басуын да тоймады Кыз чыраен сытмады, гармун көе уңаена егетне үзе тәвәккәлрәк бөтереп йөртә башлады Кичәгә килүчеләрнең күпчелеген танымаганлык- тан. Рахманкол
— Боларның барысы кемнәр соң’ — дип сорады
— Фира бергә укый торган курсташларын чакырган
— Ә теге затлы киемле, озынча йөзле, салам чәчле егет’
— Павелмы’ Фираның укытучысы Әллә француз, әллә поляк теле өйрәтә шунда
Рахманкол гаҗәпләнеп
— Фирага француз теле нәрсәгә соң’ — диде
— Тиле ич ул. нишләгәнен үзе дә белми Сез шундыйларга, мөкиббән инде Баһау да әнә яныннан китеп тормый
Лида шулай диде дә вальсның сүзләрен көйли башлады Рахманкол. иптәше өйрәткәнчә, кызыкайның кәефен күрер өчен берәр мактау сүзен кыстырырга тиеш иде. тик ул берни дә уйлап тапмады, күңеленә килгәннәрен ятышсыз санады, аның өчен бүген биюгә катнашу үзе генә дә зур кыюлык иде Музыка тынуга, бүтәннәр белән ул да тышка чыкты Егетләр-кызлар парланып беткән, кайсы кая таралышуын сизми дә калды Кайчандыр Глеб яшәгән бүлмә
ишегенә кагылган иде. бикле Эчтә пырхылдау, урындык-карават шыгырдавы ишетелә Шүрәле кытыклагандай, чырык-чырык килүченең Фира. аны шундый халәткә китерүченең Баһаветдин икәнен аермачык таныды Рахманкол. Бүтән колак салып тормады ишегалдына чыгып, тәмәке кабызды Хупламады ул иптәшенең бу эшен. Кеше кылана дип нигә артыгын бөгештерергә’’ Урыс халкында күрше иренә охшаган бала табу да шаккатырлык нәрсә түгел. Тик Фира — кыз кеше ич әле. уеннан уймак чыкса, Баһау нишләр?
Салкынча һавада Рахманкол кайта-кайта шушы хакта уйлады Караңгыга күзе ияләшкәч, койма чатында, лапаста пар карачкылар терәлешеп торуын абайлады да башын чайкады — әллә соң ул саташамы7 Рахманкол. юләр. Лидияне бүлмәдә ялгыз калдырып чыкты — әдәп саклый, имеш Атаң башына кирәкмени ул монда7 һәр халыкның үз гореф-гадәте, сөешүдә хөррият төрле милләттә төрлечә. Урысларның бер дә үз гадәтләреннән зарланганын очратканы юк әле Мөселманда гына шәригать дигән булып йөгәнне каты тоталар.
Ул өйгә кергәндә тагын аулактагы Глеб бүлмәсен барып карады Якынлашканда эчтә ниндидер тавышлар ишетелсә дә, аның адымнарын тоепмы, тындылар. Фира тагын чырык-чырык көлде, аңа искәртү ясаган иргә Баһаветдинның калын тавышы кушылды Йомшак тавышлысы теге сары чәчле француз теле укытучысы инде әллә? Ул да түгел, ишек ачылып, анда Баһаветдинның башы күренде
— Нишлисең син монда7 — диде ул шикле карап
— Лиданы таба алмыйм — дип хәйләләде Рахманкол.— Сезнең янда түгелме ул?
Ишектән коридорга төшкән яктылык тоныкланды, филтәне төшерделәр. күрәсең.
- Менә Хуҗа Насретдин1 — диде Баһаветдин көлемсерәп.— Ике кыз белән ялгызым нишлим инде мин7 Сандугачның берсе дә биш күгәрченне алыштырганда!
Хәзер инде Рахманкол аулак бүлмәдә ким дигәндә өч кеше утыруына шикләнми иде Димәк, бая да. Өстәл-карават шыгырдау түгел. кабатлана торган ниндидер бүтән тавыш яңгыраган икән ләбаса Шуны күмәр өчен чыркылдаганмы Глафира7 Бая да. әле дә!
Иптәшенең бөтен кыяфәтеннән: Тизрәк кит инде!» — дигән бер теләк аңлашылгач. Рахманкол ирексездән мәҗлес бүлмәсенә таба атлады Сере күп булгач, нигә монда кеше чакырган инде7
Мәҗлес таралган, һәркем үз җаен үзе карый торган вакыт җиткән иде. ахры, лампа кысып куелган, бер почмакта гына ике-өч кыз пыш-пыш килә дә көлеп җибәрә, аларның егеттә бөтенләй эше юк иде Рахманкол монда да үзен артык санап. Лиданың көен-җаен таба белмәвенә кыйналып, кайту ягын карады
Янә бер елдан Баһаветдин яшерен почта белән эләккәч, француз теле укытучысының сөргендәге революционер икәнлеге ачыклангач кына, ул теге аулак кичәдә үзенең—сәяси ышанычлы поли- цийскийның калкан ролен үтәгәнлеген Баһаветдин. Павелларның Глеб бүлмәсендә җилем басмада прокламация күбәйтеп маташуларын. белде
Рахманкол чәй эчә-эчә тагын нинди хатирәләргә бирелгән булыр иде — бүлделәр, янына кабартма яңаклы, кысык күзле бер ир килеп утырды һәм
— Чәегез тәмле булсын! —дип сүз кушты
— Рәхмәт, бергә булсын
Кабартма яңак бүтән аны-моны дәшмәстән, суытып та тормас- тан. ике касә чәй эчте, аннары Рахманколга күтәрелеп карап, әле генә таныгандай
— Сөбханалла, таныш адәм икәнсез кү.— дип сүзен дәвам итте.— Бохарага ияләштегезме9 Солдат хезмәтеннән чарчамайсызмы. арып аяктан егылмыйсызмы9 Хәрби назыйр җөдә тынгысыз адәм, монда да Рәчәй тәртипләре урнаштырам, дип кышлактан-кышлакка чабамы9 Кәмбәгалләрне Кызыл Гаскәргә җыйнап ятырсызмы?
— Ятырбыз. Ф
— Инде янә кан коеш булады икән Янә балалар ятим калады. = Рахманкол куәтләргә дә. каршы төшәргә дә ашыкмады. Күр- = шесе аның сүзсез утыруын үзенчә аңлатып.
— Моңа җаныгыз көймәйде кү.— диде — Үзегез буйдак монда ят “ кавемнең кырылуына кайгырмыйсыз. Бохара Рәчәй кулыннан гына = ычкынмасын
— Нигә алай уйлыйсыз9
— Өйләнергә әле яшьсез, гаиләсез адәм балалар бәхетен саклау- - ны кирәк дип белмәйде. *
— Мин яшьме? — дип көлемсерәде Рахманкол.— Миндәйләрнең е инде Бохарада икешәр хатыны бардыр!
Кабартма яңак җанланып китте
— Анысы да тугры, вәләкин сездән күпкә өлкәнрәкләрнең дә өйләнә алмый йөрүчеләре байтак Никах укытырга беренче нәүбәттә мыек имәс, мал кирәк
— Ә безнең комиссар малсыз да бер дигән кызга өйләнде әле. Туе да мулдан узды
— Кем хисабына? — дип сорады кабартма яңак
— Җәркәнттәге милләттәшләребез тырышты.
— Иганәгә генә өмет сузып яшәргә ярамайды Мәһәре, торыр куышы, ашар ризыгы, кияр киеме кирәк Балаң туса, чыгым янә артады. Өйләнү — гомергә бер килә торган кәттә бәйрәм күп мал. анча пул җыеп әзерләнүең яхшы кү Ә монда атышып йөреп мал җыйналмайды. башыңны җуюың гына мөмкин
Рахманкол табындашының болай сукалавында хаклык барлыгына икеләнмәде. Гаиләдә өлкән бала башка чыгарга тиешле ир бала иде ул. Энеләре, сеңелләре дә буйга җитте, аларны парлы итү ата-анасына ансат бирелмәячәк Ярый әле татарда. Бохарадагы кебек. калым түләү йоласы юк'
Әйе. Баһаветдинны тыңлап уңмады, ахры, монда килеп хаталанды ул Әмир тарафдарлары бирешергә уйламый, таулар арасында коч җыйнап ята Хәрби комиссар бушка гына Кызыл Гаскәрне көчәйтергә бу кадәр ашкынмыйдыр Киләчәктә әле күп кан коелуы ихтимал Бәрелеш кызуында кылыч-пулядан исән-имин котылып калуы ике яклы. Сугыш — сабантуй түгел, хәтәр, бик хәтәр көннәр көтә аны монда!
Үз уена чумган Рахманкол табындашының бөтен сүзләренә дә колак салып тормады, сәлам биреп узган ир-атларга да җавап катмады.— «вәгаләйкем» дип утыруына караганда, аларның һәммәсе кабартма яңак танышлары иде. Гаҗәп түгел, ят кызыл гаскәрине монда кем белсен9
— Рахманкол кардәш.— дип эндәште аңа табындашы тыенкы төстә.— Үзегез монда, күңелегез алыста күренәде. Төшенәмен, сез монда үтә һәвәсләнеп килмәдегез кү. комиссар йогынтысына бирелүдән. Бохара хәлләрен белмәүдән генә Бәланең башы кызыл Гаскәр җыйнаучы Баһаветдинда Сезгә шул уңайдан бер арзимиз бар. серне һичкемгә чишмәсәгез генә, әйтәмен
Рахманкол. ризалыгын белдергән шикелле, баш какты Кабартма яңак аңа таба үрелә төшеп пышылдады
— Кул кулны, ике кул битне юады Безгә булышыңмы, әҗеренә үзегез теләгән мөкафәтне алырсыз, аяклы мал, затлы ефәк тукыма яисә алтын-көмеш.
Уяулыгы шунда ук колагын торгызган Рахманкол
— Күпме? — дип сорады
— Бохарада яхшы гаиләнең кызына калым түләрлек. Яхшы гаиләнең*
Рахманкол гаҗәпләнде — бик зур сума тәкъдим итәләр түгелме соң’ Табындашының чандыр гәүдәсе, гади генә киемнәре, үз-үзен тотышы бай аксөякне бер дә хәтерләтми иде Рахманкол ирексездән тирә-ягына да караштырды — күрше сәкедәге чыршы кашлы, кара сакаллы, таза зур гәүдәле ир аларны күзәтә иде. ахры, аңа баш кагып куйды Кулы чапан кесәсендә, әллә коралын да атарга әзер тота инде?
Кабартма яңак як-ягына баккалап алды да эшлекле пышылдады
— Бозгынчы түрәгезне юк кылуга, бүләк сезнеке*
— Кемне-е-е? — дип тавышын күтәрде Рахманкол.
— Шиһабетдиновны’ Тыныч кына гәпләшик, монда безнең жу- ралар ишле Серне сакларга вәгъдә бирдегез кү, уйлашыйк.
Юк. гауга куптарырга да. кабартма яңакны кулга алырга да кыҗрамады Рахманкол Ниятләре барып чыкмаса ул алар ягына аумаса. нишлисен шулай ук әллә кайчан килешеп куйганнардыр Нәрсә эшләргә ни дип җавап бирергә икән7 Иптәше үзе бәлагә тыкты түгелме соң аны? Былтыр Верныйга аяк баскач ук. ревкомга чакыртып китерде, кеше алдында кочаклашып күреште дә. Совет җитәкчеләренә
— Реакция елларында берничә революционерга булышкан егет бу.— дип аңлатты Аннары кабинетына алып кереп хәл-әхвәл, шәһәр яңалыкларын сораша башлады
Рахманкол аны ыспай күн киемдә, таза-сау. дәртле-егәрле комиссар кыяфәтендә күрүенә гаҗәпләнми. Совет әһле элекке полиций- скийларны өнәмәгән көннәрдә дустанә мөгамәлә күрсәтүенә ташланмый булдыра алмады Шулай да күзгә-күз калып, бераз истәлекләр тузанын какканнан соң. Баһаветдин үзенә иярергә тәкъдим иткәч. җавап бирергә ашыкмады Җидесуда хәлле хуҗалыклар күп. алар тулаем акларга булыша монда әле кемнең җиңәсен белеп бетереп булмый. Рахманкол исә тагын да ераккарак күз атмый. Рәсәй киңлегендә фикер йөртә алмый иде
— Син нәрсә’ — дип таң калды Баһаветдин.— һаман бай казаклар җырын җырламакчы мәллә’ Ун ел патшага, аның яраннарына хезмәт иттең, нәрсә котайттың’ Айлыгың арттымы, дәрәҗәң үстеме’ Гаделлекне якладым, дип юана аласыңмы’ Капкорсаклар иминлеген сакладың, ялчы идең, ялчы булып калдың да
Анысы ишетмәгән вәгазь түгел, хикмәт Баһаветдинның сүзләрен эшкә ашырып яши белүендә иде Верный кебек кечкенә шәһәрдә киемне салып атып кына полицейский булганлыгыңны яшереп булмый Бүтән эшкә алынмыйм дисә, юньле һөнәре дә юк. Ә монда дәрәҗәсе белән генә дә нинди Баһау үзе өндәп тора, электән таныш хәрби хезмәткә кодалый Дөнья шулкадәр үзгәрә икән, нигә әле Рахманкол гына искегә ябышып ятсын’ Бай утарга, меңләгән баш мал көтүләренә кендеге бәйләнмәгән ич аның*
Иярде Рахманкол Баһаветдинга Республика хәрби комиссарының адъютанты, чынлыкта, офицер вазифасын үти ул хәзер Революциягә кадәр мондый урын биләү турында хыяллана да алмый иде ул Хәзер менә кемнәргәдер сатылып, үзенә зәррә кадәр дә яманлык эшләмәгән кешегә хыянәт итсенме, хәтта җинаять кылсынмы’ Юк. юк Дөрес, ун алашаны аңа тик торганда берәү дә бушка бүләк итмәячәк
Рахманкол. җавап көтеп утырган табындашына карамыйча, тагын чәй уртлап куйды Димәк, шушы эшне кушар өчен сагалаганнар аны. Верныйдагы тормышын да ачыклаганнар сыман Комис
сарга кизәнгәнне, аның йомышчысын гына кызганып тормаслар Уяулыкны җуймаска, кискен карышмаска, әмма ризалык бирүдән дә тайчанырга кирәк.
— Уйлап карармын.—диде ул урыныннан кузгалыр алдыннан — Нишлисен хәл кылгач, шушында хәбәр итәрмен
Рахманкол хикәясен сабырсызланып тыңлаган Фарукҗан
— Шуннан соң контрлар тәкъдимен кабул иттеңме’’—дип сорады
— Ю-ук! — диде Рахманкол ашыгып.— Мин Баһауга кызыгам, аннан бераз көнләшәм. ахры, дип уйлый идем Чынлыкта исә аны хөрмәт итәргә генә түгел, яратырга да өлгергәнмен икән Шунлыктан чәйханәдә ясалган тәкъдим хакында тоттым да комиссарның үзенә сөйләп бирдем
— Ничегрәк тыңлады соң ул моны9
— ■’Тугрылыгыңа ышанам, рәхмәт! Миңа ул ике тинтәкне күрсәтерсең әле>,— диде. Тик һаман эше бик тыгыз булды — әле каладагы киңәшмәләрдән, митинглардан, әле кышлакларга барып чыгыш ясаулардан бушамады Без эш белән тегендә-монда йөргәндә әлеге кара еланнар ялгыш та очрамады Кабартма яңакны мин чәйханәдәге сөйләшүдән соң өч-дүрт көн узгач кына, уйламаган җирдә күреп калдым. Ревком янында Ревкомда киңәшмә үтәргә тиеш, халык Комиссарлары Советы җитәкчеләре дә шунда агыла иде Килүчеләрнең берсе аның белән бер-ике авыз сүз алышты, аннары болдырда Гарипов белән сөйләшеп торды. Сез Габделхәмит иптәшне беләсездер7
Фарукҗан дәшмәде, дәвам ит. дип кенә ымлады Чишмәсе тулган икән, актарылып аксын әйдә*
- Кабартма яңакның хәтәр тәкъдимне үзбаш кына ясамавына мин шунда тагын бер мәртәбә ышандым дип сүзен ялгады Рахманкол— Чөнки аның белән гәп корган бәндә, иптәш Гариповтан аерылгач, йөзе белән миңа таба борылды Таныдым комиссарлар Советында эшләүче зыялы иде ул Аның хәтта Фәйзулла Хуҗаев белән гәп сатып торуын да күргәнем бар иде. Бу чукынмышларның тамы-ры бик тирәндә, ахры, дип уйлап йөрәгем сикерә башлады Баһаветдинны кисәтергә соң. ул инде утырышка кереп югалган иде
— Нәрсә, теге зыялы кабартма яңагың белән, күптәнге әшнәләрдәй. дустанә гәпләштемени7
— Алай ук димәс идем Әмма кабартма яңак ни мескенләнгән, ни яхшатлыланган сурәттә түгел иде
Ничек уйлыйсың.— диде Фарукҗан.— Шиһабетдиновның шул утырышта катнашасын белгәч, синең дә Ревком тирәсендә чуалачагыңны кабартма яңак чамаламады микән7
Мөгаен, белгәндер
— Күзәтеп торачагыңны алдан ук фараз кылып, кабартма яңагың теге зыялы, аның аркылы Гариповка да юл барлыгын юри күрсәтергә тырышмады микән’ Болай ул берьюлы ике куян ата сине тагын да ныграк тәшвишләндерә, зур җитәкчеләргә дә күләгә төшерә ләбаса 71
— Белмим Тиздән мин, вакыт уздырыр өчен, якындагы чәйханәгә кереп утырдым Артымнан бастырып диярлек теге кабартма яңак та килеп җитте Гаҗәп, без сүз куешкан чәйханә бөтенләй бүтән иде үзе Аның артыннан тагын ике ир-ат күренде чыршы кашлы. кара сакаллы таза абзый белән әлеге зыялы Чәй алгач соң-гылары аерым, кабартма яңак минем янга килеп утырды
— Зыялының кыяфәте ниндирәк иде9
— Озын буйлы, какча гәүдәле Кара чәчләре бүселеп, кәләпүше астыннан чыгып тора Күбрәк татарга охшаган Ярым европача киенгән. штиблит. чалбар, ак күлмәктән Әмма чапан беркәнгән. Пөхтә
— Почык борынлымы?
— Әйе.
Нәзир Әбдиев. дип уйлады Фарукҗан. Барлык чалымнары туры килә
— Шуннан?
— Кабартма яңак дустанә кыяфәттә исәнләшеп, хәлемне сораша башлады Чәйдә гаме юк иде. сүзне үзе теләгән юнәлешкә борырга ашыкты -Рахманкол жура. нигә җавабыгызны сузасыз? — диде ул.— Көтәргә вакыт калмады кү. Ризыгын кисү кирәк ул мөртәтнең: ни шәригатьне санламайды. ни мөселманлыкка күңел салмайды, кяфернең үзеннән дә яманрак — Бохараның тамырын корытады. Сукыр тавыктай, илбасарлар юлыннан гына атлый бирәде. Аның өчен ике генә юл калды йә Рәчәйгә. китеп олага, йә Хәтәр эш бу».— дидем мин Аның каравы әҗере мулдан, алтынның беркайчан да кесәне тишкәне юк әле Кабартма яңак шулай диде дә. тәмәке янчыгыннан сары шайтаннарын — балдак, беләзек, алкаларын чыгарып. миңа сузды «Алың, алың, болары әле вәгъдәне ныгыту өчен генә' —диде Ни алырга ни кире кагарга белми аптырадым Агу йоткандай, эчем янарга кереште, телем аңкавыма ябышты Дәшмәвемне өнәмәгән кабартма яңак шуннан соң -Менә нимә. хәрби комиссар хәзер постларны төннәрен үзе тикшереп йөрәде,— диде— Безгә булышырга ниятләсәгез, иртәгә чархарас мәхәлләсеннән узганда. Шиһабетдинов белән янәшә барыгыз, юк икән, бер-бер артлы' Чархараска килеп җиткәндә безнең икәү генә калуны да күзәтеп өлгергәннәр икән дип уйладым Әлбәттә. Шиһабетдиновка эчке дошманнар хакында бу юлы да һәммәсен сызгырдым Егерменче октябрь төнендә кинәт кенә постлар алмаштырырга тотындык. Караңгы төшкәч. Чархарас мәхәлләсен кызыл гаскәриләр төркеме ике мәртәбә караштырып узды — шикле нәрсә абайламаганнар иде. Хәрби комиссар Минем арттан гына бар Сүз тыңламавыңны ачыклагач. алдан биреп куйган алтыннарын сорарга килерләр, шунда каптырырбыз ул чучкаларны' —диде. Тыңладым Баһаветдинны Әмма Чархараста вакыйга көтелмәгәнчә фаҗигале тәмамланды — хәрби комиссарга читтән аттылар Башта югалып калдым Аннары дошманнарның җинаятьләрен миңа сылтарга омтылачаклары турын-да уй. яшен ташыдай, миемне көйдереп узды «Гаепсезлегемне ничек исбатлармын9- —зиһенемне биләгән беренче сорау шул булды һушымны җыйгач, авыр яраланган хәрби комиссарны шәһәрдән алып китеп, аның үзен-үзе атуы турында хәбәр таратырга карар бирдем Артымнан иптәшләре белән куып җиткән кабартма яңак ниятемне хуплады — якындагы капкадан алар кешесе сакка куелган булган икән, ул безне шыпырт кына каладан чыгарып җибәрде Калганы инде сезгә билгеле
Чырае качкан Рахманколга карап Фарукҗан шырпылы төстә сорау бирде
— Нишләп сез дошманнарны каплау юлына бастыгыз?
—• Бохарада кем дус. кем дошман икәнен белеп карагыз! Сүздә һәммәсе революционер, ә чынында Чека хезмәткәрләре Симиниев белән Нурморатовка хакыйкать кирәкмәвен үзегез дә күрдегез ләбаса
— Дошманнардан алган балдак, беләзекләр кайда?
— Баһаветдин сейфына бикләп куйган иде
— Талгар ягындагы станицада Шиһабетдиновка атучыны нигә туктатмадыгыз?
— Күрми калдым Фетнә күтәрүчеләр коралларын ташларга килешкән иде.
— Нишләп әфган сәүдәгәре Габделшөкерхан тирәсендә бөтерелеп йөрдегез9
— Бөтерелмәдем, хәрби комиссар әмерен үтәдем Сәүдәгәрнең кемлеген ачыклар өчен, Кызыл Гаскәрне күралмаучы, аның белән * сугышырга корал эзләүче байбәтчә булып кыландым
Фарукҗан сәүдәгәр хакында сорашып тормады Шиһабетдинов капшап караганнан соң аны иректә калдырган, димәк, пошынмас- - ка мөмкиндер Көрәшер өчен дошманнарының ачыкланганнары да _ җитәрлек әлегә.
Рахманкол күп нәрсә сөйләде, вакыйгаларга байтак ачыклык та - кертте шикелле Шулай да бу аңлашу Байкучатовка канәгатьләнү 5 китермәде Хәрби комиссар йомышчысына ул әле һаман ышанып _ бетми, әмма аның сөйләгәннәрен кире дә кага алмый иде
Ял иткән кызыл гаскәриләр белән чекистлар янә бер сәгатьтән £ юлга җыендылар Рахманкол отряды — Бохарага Фарукҗан one- z ратив төркеме Караком чүле барханнары арасына юл тотты Аларны кышлакта мәзиннең мөселманнарны икенде намазына чакырган азан авазлары озатып калды
42
Чекистлар инде ике сәгать чамасы көньяк-көнбатышка юырта иде Офыктан-офыккача җәелгән чүл эчпошыргыч бертөрлелеге белән күңелгә пошаман салырлык күктә көндез кояш, төнлә йолдызлар калыкмаса, бүтән һичбер маяк күренмәгән япан киңлектә адашуың, эзсез юкка чыгуың бик ансат икән Фарукҗан шулай уйлый-уйлый барганда Амантай якынлашты да
— Таныш җирләр башланды.— дип таң калдырды— Көтү көтеп йөргән барханнарым бу Ел әйләнәсендә чүл буйлап йөзләгән чакрымны уза идек без
Тиздән алар барган юнәлештәге сары җирлектә нәни көрән тап сыман күзгә ташланган нәрсәнең тирмә, аннан уң тарафта җәелгән ала-кола икенчесенең сарык көтүе икәнлеге беленде Саклык өчен тирмәгә башта Амантай ялгызы гына якынлашты, төркем исә сибелеп, киез өйне ерактан камап алды да көтеп торды Бераздан Туктаров чакырып кул болгагач кына, аның янына җыелдылар
— Тирмәдә кеше юкмы9
— Бар.— диде Амантай командирына төшенке рухта — Мин көткән көтүгә юлыкканбыз шул Чалабаи карт ыңгырашып ята анда Фарукҗан атыннан төште дә. иптәшенә ияреп, киез өйгә керде Төнлеге ачык тирмәнең уртасында табак битле, җәлпәк борынлы, китәрелгән сирәк сакаллы бер ир-ат чалкан ята. сары йөзендә канлы яра эзләре, күз төпләре күмгәкләнеп шешкән, күлмәк изүләре аерылган — бөтен кыяфәте аның күптән түгел генә кыйнап ташлануы хакында сөйли иде Хырылдап авыр сулый керфекләрен дә ачып карый алмый иде ул Амантай асыл төсе нинди икәнлеге беленмәс дәрәҗәдә каралган тастымал табып, аны чылатты да картның йөзендәге каткан каннарын сөртеп алды аннары юеш чүпрәкне Чалабай картның маңгаена япты Чәйнекне тикшереп, шуннан касәгә чәй агызды һәм хәлсезләнгән көтүченең башын күтәрә төшеп эчерергә тырышты Карт шунда гына күзен ачып, ят ирләрне күрде һәм көрмәкләнгән теле белән
— Бал Балҗан кызым монда жук гуй. белмәймен. жук. жук.— дип пышылдады - Күитә-ән күргәнем жук. кал-лым кайтарырлык малны кайдан таб-баем
— Чаләкә. ни сөйлисез9 Бу — мин, Амантай Сезне болай кем сабады. кем кыйнады9
— Амантай? — Карт терсәкләренә таянып күтәрелергә, чакырылмаган кунакларга яхшылабрак карарга омтылды Туктаров шундук аның аркасына юрган белән мендәр кыстырырга ашыкты Карт аны танып алып:
— Уйбай балам, синмени был9—дип сорады.— Ә теге мәлгуньнәр кайда соң?
— Кемнәр9
— Тилергән Нәзир кияү, аның башкисәрләре Куйларны кал-дырганнармы9 Инде хуҗама ни җавап бирермен? Ходай каргаган Нәзир Кызың качып китте, кайда ул? Түләгән калымымны кайтар1-— дип бугазымнан алды, көтүдән биш куйны егып суйды
— Кайчан9 — дип сорады Фарукҗан.
— Әлерәк кенә.
— Ничә кеше иде алар?
— Өч куштаны тагылган, шакал да ерткыч, монаулар да ерткыч. арам каткырлар!
— Кайсы якка киттеләр?
Карт кулын хәлсез генә көнбатышка изәде Амантай тастымалны яңадан чылатып сыкты һәм каенатасының маңгаена тагын япты Аннары аңа иелә төшеп
— Чаләкә. Балҗан Каганда, без аның белән өйләнештек.— диде — Кичерегез, сездән ризалык сорарга килә алмадык Без — Аның сүзе күп иде әле. ләкин картның янә мендәргә сыгылып төшүен күргәч, хәвефләнеп —Көтүдә ярдәмчегез бармы соң? — дип гәпне кыскартырга мәҗбүр булды
Карт телен авырлык белән әйләндереп:
— Бар. балам.— дип пышылдады — Айналайын, мин риза, бәхетле булыгыз Ә теге ., таш йөрәк , ак сакалымны мыскыллап Куйлар кешенеке гуй, бирмәскә тырышкан идем, үземне камчы белән.
Фарукҗан. башын изәп. Амантайны тышка алып чыкты
— Гәпне соңыннан сатарбыз.— диде ул.— Хәзер ал арны тизрәк куып җитәргә кирәк Сәүдәгәр алдашмый, дөрес алып бара икән ләбаса
Иптәше исә картны кызгануыннан. Нәзиргә нәфрәтләнүеннән арына алмыйча:
— Очрасын гына. Чаләкә өчен дә. Балҗан өчен дә бирәм мин аның кирәген! — дип кайнады.
— Монда безнең бәхеткә тукталган алар.— диде Фарукҗан — Сарык түшкәсе дә аскач, атлары тизрәк өшәнер, ансатрак куып җитәрбез. Күр әнә. комдагы эзләре ап-ачык ярылып ята
Чүл җыерчыкларын тагы да челтәрләп узган юл туп-туры көньяк-көнбатышка сузылган, берән-сәрән очраган саксаул куакларын әйтмәгәндә, игътибарны тартырлык нәрсә бик озак күзгә чалынмады Мондагы балыккүз. бозаубаш. янтаклар инде әллә кайчан кибеп. корып, малларны азык булган, яртылаш комга күмелеп яткан сирәк кәлтәләр һәм ташбакаларны, өсләренә килеп басмыйча, абайлавы кыен иде Болытсыз зәңгәр күктә йөзгән кояш хәзер инде хәлне алмый, офыкка тәгәри барган саен кызара төшеп, хәвеф көтелүен генә искәртә иде сыман
Фарукҗан ара-тирә өзәңгеләренә басып өскәрәк калка һәм карашы белән тирә-юньне айкый, эңгер куерганчы дошманнарын кулга төшерергә атлыга, хәзер инде янәшәсендә барган сәүдәгәргә икеләнеп карамый, бары Киләчәктә ничек яшәр икән инде бу. серне чишүен ачсалар тарафдарлары аны кызганып тормас, әллә хәзер үк кайтарып җибәрергәме үзен9» — дип баш вата иде Чүл юлын
нәкъ менә ул күрсәтүен Симиниев белми, аның шикләнүен кире кагарга мөмкин булыр Бу тирәләрдә Амантай адашмас, теге еланнар гына офыкта күренсен иде
Алда дүрт кара нокта пәйда булгач, ул атын тыя төшеп һәм әсиренә таба борылып
— Очраша торган җирегезгә хәтле еракмы әле? — дип сорады *
— Янә бер-ике сәгатьлек юл Анау җайдаклар шулар кү
"** — Син хәзер үк кире борыл.— диде аңа Фарукҗан— Азат итә- х без Безне монда ияртеп килүең хакында һичкемгә сайрама Сими- - ниев сорашса, -мине ниндидер таш капчыкта бикләп тоттылар». “ диген Берни сөйләмәгәнсең, төшендеңме9
— Мәйле.
— Дошманнар белән бүтән чуалма, кара аны' Бар'
Сәүдәгәр, җиңел сулап, артка борылды, чекистлар исә атларын л куа төштеләр Ара кимегән саен, кара нокталар зураеп, җайдакларга t әверелде Алар да ят отрядны күреп алды, билгеле Арттан яхшылык ё көтмиләр иде. ахры, тизлекләрен арттырдылар, алай да «койрык- - тан» аерыла алмагач, уңлы-суллы аскан капчыкларын җиргә тондыр- - дылар. Ул да түгел, икегә аерылып, бер пары көнчыгышка таба томырылды. икенчесе юлын әүвәлге юнәлештә дәвам итте. Фарукҗан бер кызыл гаскәри белән Иргәшкә беренче парны тотарга боерды
— Мылтыклары күренми, сез ерактан атып кисәтегез, коралларын ташлаткач кына, якынлашыгыз! — диде
Аның исәбенчә, Нәзир кәрванны каршы алыр өчен ашыгырга тиеш иде Җайдакларның озынрак какча гәүдәлесе шулдыр, берәр «күккүз» белән серләшергә, хәбәрләр алмашырга ашкынадыр, бәлки әле, фаш ителгәч, болганчык Бохарадан вакытында үкчә күтәрү хәерлерәк, дип тә уйлыйдыр Балҗан өчен дә исәп-хисапны юкка гына ашыгыч өзеп маташмагандыр
Куышу озакка сузылды, качакларның атлары, йөкләре җиңеләйгәч. җир җимертеп чаба, җайдаклар аларга парны өстәп кенә тора Ара кыскармый, кызыл гаскәриләрнең кайберсе хәтта иярә алмый арткарак та калды Әле бая гына. дошманнарны тереләй кулга төшерергә1» — дип боерган Фарукҗан үз әмеренең үтәләсенә икеләнә башлады һәм беренче булып мылтыктан ут ачты Тәгәрәттеләр' Байкучатов иптәшләрен туктатып
— Атлардан төшегез, шуышып, төрле яктан берьюлы якынлашыгыз. Башларына, күкрәкләренә төзәмәгез! — дип кисәтте.— Ашыкмагыз, патроннары күпкә җитмәс
Саклык күрү ярады, чаптарлары егылса да. дошманнар тере иде, котырынып револьверлардан ата башладылар
— Карышу файдасыз, бирелегез! — дип кычкырды Фарукҗан аларга хәвефсез ераклыктан Сезне мылтыктан атып үтерү кыен эш түгел, кан коясыбыз гына килми. Бирелегез'
Җавап урынына тозлап-борычлап сүгенү ишетелде Кызыл гаскәриләр бердәм залп бирде - револьвер төчкерүләрен мылтык тавышлары күмеп китте Билдән түбән атарга тырышсалар да. бәрелеш кызуында кемнең кая гидерәсен алдан белеп буламыни’ Дошманнар каршылыгы басыла төшкәч, отряд аякка басып алга ыргылды әмма шундук Амантай, күкрәген тотып, җиргә ауды Мылтыклар ирексездән янә шартлый башлады — бу юлы инде жәлләп атмадылар, шаярышу түгел, чын сугыш кабынуын хәзер һәммәсе аңлаган иде
Фарукҗан. атышу тынгач, башта Амантай хәлен белергә йөгерде Иптәшенең сулавы сизелми, күкрәгеннән бәреп чыккан кан чапанынг! кадәр юешләгән иде Киемнәрен салдырып, ярасын карады. йөрәк тибешен тыңлады, ышанасы килмичә, тагын йөзенә
төбәлде Амантай җан биргән иде Фарукҗан. унатарын кулына тотып, кургашын ябыштырылгандай авырайган адымнар белән дошманнарга таба атлады Алар янына алданрак килеп өлгергән иптәшләре. трофей маузерларны күрсәтеп:
— Пулялары беткән, икесе дә берничә җирдән авыр яраланган,— дип хәбәр бирде
— Яраларын бәйләгез!
Күп кан югалткан Нәзир Әбдиевтән сорау алуны кичектерергә ярамый иде Шуңа күрә ул аны ял итәргә җыелган егетләрдән бер читкәрәк, бархан сыртына алып килеп утыртырга кушты. Флягасын ачып, үзе берничә йотым су эчерде Аннары җиргә чүгәләп:
— Хәзер инде күп ниятләрең эшкә ашмаячагын төшенәсеңдер,— диде — Качып котылулар да үтүт! Укымышлы, чая кеше үзең, күрәләтә үлемгә баруың белән генә шаккатырдың. Теге дөньяга Бо- харадан да китәргә мөмкин иде аны Әйтерсең, ике татар егете бер- берсенең канын Караком сахрасында гына коя ала Ә сәбәбе7
Сау чакта да суфый кыяфәтле, ач яңаклы Нәзир хәзер тагын да сула, агарына төшкән, ярадан гына түгел, уйларын да яшерәсе килүдәнме, күзләрен йомып-йомып куя иде. Ә хәленең мөшкеллеген, үлемнән коткарса, Фарукҗан гына коткара алачагын чамаларга тиеш иде Ләкин бөтен кыяфәте «Аптыратма, күрәсем дә, ишетәсем дә килми сине1- —ди иде Горурлыгыннанмы? Серләрен үзе белән кабергә алып китәргә җыенуыннанмы7 Фарукҗан нигә аны сөйләтергә тырышмасын әле?
— Син үзеңне мәгърифәтче, халыкны бәхеткә илтүче саныйсың инде.— диде ул — Шиһабетдинов та шундый кеше иде ич. Сездән аермасы булса, аң-белемнең тизрәк таралып, тормышны үзгәртүгә тизрәк хезмәт итүен теләүдә генә.
— Тинтәк' — дип чыраен сытты Нәзир.— Тормыш капылт үзгәрә алмый. Бохарада аның шартлары өлгермәгән әле
— Димәк, сез ул шартларның өлгерүен теләмәдегез, комиссар ярлылар аңын уятыр дип курыктыгыз? Сез нәрсә, әмир һәм аның бәкләрен сәүдәгәрләр белән алыштырудан диһканнар, һөнәрчеләр хәле яхшырачак, дип уйлыйсызмы әллә7 Мәгърифәтче күпчелекне кайгыртырга, революцияне киңәйтер өчен җирлек әзерләргә тиеш!
— Андый киңәйтүне көчләп читтән такмыйлар,— диде Нәзир.-— Шартлары өлгергәч, халык үзе ирешәчәк аңарга
— «Шартлар, шартлар!»,— дип үчекләде Фарукҗан.— Хәйлә генә ул сезгә, батканда саламга тотыну. Нух пәйгамбәр заманындагы- сын көчләп сакларга ярый, үзгәртергә—юк. Ишек-тәрәзәләрне гасыр җилләренә ачарга вакыт инде, юкса, Бохараның тынчу һавасыннан сулыш буыла
— һәркем үз өенең ишек-тәрәзәсен кайгыртсын,— диде Нәзир.
— Алайса сезгә дә Бохарага килмәскә, мондагы эшләргә тыкшынмаска иде. «Остаз» әфәнде Хәрби комиссарга һөҗүм итүегез инде бер генә киртәгә дә сыймый.
— Аның каруы Бохара халкы алдында татарларның йөзе ак хәзер Корылтай сайлаган хөкүмәткә каршы казынган тинтәк чәнчелде. без Төркестан тарихында мәгърифәт таратучы булып кына калырбыз
— Кара, сез әле татарларның йөз аклыгын да кайгыртасызмыни? Бәлки бохаралыларның йөздән туксан тугызы Шиһабетдиновны, аның тарафдарларын үз күрәдер7
Нәзир күзләрен йомган, гүя, чекистны бар дип тә белми иде. Фарукҗан камчы сабы белән киң итек кунычына суккалап
— Шулкадәр изге уйлар белән янгач, гамәлләрең нишләп гел этлек белән бетә соң синең7 — дип сорады — Зөһрәгөлдәй укымыш
лы кызга өйләндең дә аңа пәрәнҗә бөркәттең. Икенче хатынлыкка көчләп Балҗанны алдың да. *талак« кычкырып, куып чыгардың, аннары кире шуны кайтарырга чаба башладың Каенатаң Чалабай аксакалның көтүен таладың, аның үзен канга батырганчы кыйнап аттың Шулмы мәгърифәтчелегең?
Нәзирнең йөзе тартышты, ул күзләрен солы кадәр генә ачып. * әмма салкын тынычлык белән
— Синең кеше гаиләсендә ни дәхелең бар7 — диде
Фарукҗан шаккатты. Юк. мондый бәндә кеше әмерен сукыр - рәвештә үтәүче генә була алмый, бозыклыкның чишмәсе моның - үзендә Тукта, башка яктан да бәрсен әле аңа Фарукҗан'
— Фәйзулла Хуҗаев иптәш Куйбышевка: Мин Шиһабетдинов- _ ны кисәтергә генә кушкан идем дип акланган Симиниев Ко- - миссарны үтерүгә катнашым юк. Гарипов белән Әбдиев яратмый иде _ аны».— дип бара Ә Гарипов Мин — Ленин кушуы буенча «Кызыл t шәрык» агитпоездында килгән революционер Шиһабетдиновның ё иң якын фикердәше, җинаятьчеләрне шушындагы байлар, милләтче Z зыялылар арасыннан эзләргә кирәк — дип сиңа ишарәли Рахманкол ~ белән кабартма яңаклы дустың Комиссарга сәүдәгәр йорты түбәсеннән Чархараста Нәзир иптәш атты» — дип раслыйлар
— Ялган! Яла"
— Без сине дәвалап терелтербез дә Регистан мәйданында хөкемгә тартырбыз. Халык алдында Шунда Хуҗаев. Гарипов. Сими- ниевләрнең үзләренә кычкырырсың моны
Фарукҗан. сүзе тәмамланган шикелле, аягына торып басты һәм егетләренә күз салды Кичке шәфәкъ бөтен тирә-якны куе кызгылт төскә коендырган атларның һәм кешеләрнең күләгәләрен әллә кая кадәр сызылган иде Амантай, вакытсыз кайнарланып, харап булды, дошманны куа киткән Иргәшләр дә. комга тамган тамчыдай, офыкта юкка чыкты Тагын да сирәкләнгән отряд белән кәр-ванны эзләп йөрү хәвефле булмасмы? Багбан коесы янындагы бәрелештә аларны бары тик алданрак килеп өлгерүләре һәм пулеметлар гына коткарды Капкан саен калҗа эләкмәс, бу юлы көчләре дә кимрәк, басмачылар белән кәрванның очрашу сәгате дә билгесез Ишлеме икән корал көтүчеләр '
Фарукҗан. шушы хакта сорарга теләп, артына борылды һәм үзенә таба төбәлә башлаган көпшәне күреп, шашып калды тентемәгәннәр. яшергән пистолеты булган икән еланның'
Тынып калган чүлне бер-бер артлы яңгыраган ату тавышлары сискәндерде Әллә үзен-үзе белештерми җиргә тәгәрәве булышты, әллә авыр яралы Нәзирнең хәлсезлеге, ашыгуы ярдәм итте. Байкуча- товның күкрәгенә төзәлгән пулялар аның беләген һәм иңбашын гына чагып узды Башкалар урыннарыннан сикереп торганда Нәзир Әбдиев инде, көлтә кебек чалкан ауган — соңгы пулясын ул үзенә- үзе аткан иде
Тик Фарукҗан шатлык хисе кичерә алмады, ниндидер аңлаешсыз бушлык, тынычсызлык биләгән иде аны Чөнки Нәзирнең фикер сөрешендә. Баһаветдин белән үзенекенә охшамаган чит бер җирлек, эзлеклелек. чит бер хакыйкать яшәвен сизә, тик бу хакта уйламаска, күңеленә вәсвәсә кертмәскә тырыша иде Үз иманының Шиһабетди- новныкыдай нык түгеллегеннән оялуы. Нәзир белән Баһаветдин фикерләренең аерым-аерым алганда берьяклырак икәнлеген чамалап та. шуларны килештерү әмәлен тапмаудан кыйналуы идеме бу аның’ Бәлки ике төрле башлангыч бәрелешендә берсенең икенчесен тулысыңча инкарь игәргә маташуын шәфкатьсезлек кенә түгел, мәгънәсезлек санавы булгандыр. Әмма Фарукҗан күңел чайпалышын тышка чыгармады, үз-үзен кулга алып
— Теге бәндәне шушында күмегез.— дип баш изәде — Ул да
адәм баласы Амантайны исә якындагы кышлак зиратында җирләрбез.
Алар иртән Бохарага кайтып җиткәндә, таң җилләре инде чүлдәге бәрелеш эзләрен күмгән андагы ялгыз кабер өемен җир белән тигезләгән иде
Фарукҗан кәрвансарайга кайтып керүгә, бүлмәсенә бикләнеп, хәрби комиссар фаҗигасен тикшерүнең барышы һәм аның нәтиҗәләре турында Әминев исеменә рапорт язарга утырды. Шулчак Чека рәисе аны үзе эзләп тапты.
— Кайттыңмы'’ Бөтен гаеплеләрне фаш итеп бетердеңме? — диде ул борчулы төстә.— Яле. кыскача таныштыр мине.
— Күбесен фаш иттем. Галимҗан абый.— дип башлады Фарукҗан.— Җитәкчелеккә кереп оялаган эчке дошманнарны хәзер үк кысрыкларга мөмкин инде
Әминев аның хәбәрләренә көтелмәгәнчә нәтиҗә ясады:
— Сиңа ышанам. Байкучатов.— диде ул — Тик бер искәртү ясарга тиешмен Комиссарлар Советы рәисенә бүрәнә тәгәрәтмә
— Ничек инде? Бөтен эзләр шуңа илтсен дә...
— Иптәш Хуҗаев бохаралылар арасында иң намуслы, иң абруйлы җитәкче Рәсәйгә күптән бәйләнгән, революциядән байлык өмет итми — аның малы болай да җитәрлек. Шул хәлендә дә диһканнар- ны якларга тырыша Бохара халкы хөрмәт итә торган иң йогынтылы юлбашчы ул.
— Тымызык күлдә корт уйный.
Әминев аның мыскыллавын, гүя. ишетмәде дә. «укырга җибәрелүе уңаеннан Фарукҗан Байкучатовны Бохара чекасы теркәү бүлеге башлыгы вазифасыннан егерме алтынчы октябрьдә азат итәргә- .— дигән боерыгын тоттырды һәм
— Ә хәзер юлга җыен.— диде.
Фарукҗан үз колакларына үзе ышанмастан:
— Сез. дошманнар басымына бирешеп, мине моннан куып җибәрергә ниятләдегезмени9 Чекага шулай файдалыракмы? — диде
Әминев аның үпкәләвен һәм ачулануын урынлы саный, ләкин үзенең дөрес карарга килүенә дә икеләнми иде Шунлыктан нык тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Кайберәүләрнең иң авырткан сөяленә баскансың шул Синең өчен кичә мине кемнәр генә шелтәләмәде монда! Аңла, энем хәзергә Бохарадан китеп торуың яхшырак синең Югыйсә, көрәш кирәкмәгән юл алып, зуррак корбаннар бирүебез мөмкин.
— Шиһабетдинов башлаган эшкә хыянәт булмасмы соң бу?
— Булмас. Син җыйган дәлилләр безгә бик шәп хезмәт кылачак әле. Дошманнар бүтән җирлектә чигенергә мәҗбүр булачак. Кыскасы. син чекадан артмыйсың, вакытлыча гына югалып торачаксың. Республика җитәкчелегендә көчләр нисбәте үзгәрүгә, чакыртып алырбыз Ләкин бүген һәр минут кадерле. Кулга алынып, мәкерле рәвештә һәлакәткә очраганчы, исән-имин китеп өлгер.
— Ә рапортым9 Иргәш белән Балҗаннар? Аларны язмыш иркенә ташлыйммы?
— Иргәшләреңне үзем кайгыртырмын, рапортны Ташкенттан язып җибәрерсең. Без әле очрашырбыз, энем Ошадың син миңа, рәхмәт Йә. сау бул!
Солдатның малы булмый — Фарукҗан күз ачып йомганчы юлга җыенды Алдан ревтрибунал рәисе, аның артыннан гаскәриләрнең икесе, уртада — Фарукҗан. иң арттан янә гаскәриләр мәгълүм ара калдырып, бер-бер артлы кузгалып киттеләр. Ревтрибунал рәисен күргәч, шәһәр капкасын саклаучылар таныклык сорап тормадылар Солдатларның икесе Фарукҗанны Каганга хәтле озатып куйды.
Хәрби комендатурада ул тиздән Ташкентка поезд китәчәген белде Шуннан соң вокзал мәйданына чыгып басып әле кайчан гына үзенең шушында дөбер-шатыр эш куып йөрүен искә төшерде Дөнья гел ыгы-зыгыдан тора, ахры Адәм баласы беркайчан да барына гына канәгать түгел яхшыга матурга кызыга, көче җитәме-юкмы. һаман _ югарырак үрелә Ерак юллар уза. хәтәр сынауларга дучар була. = тик барыбер өметен өзми, хыялына кер кундырмый. Берәүләр бары = үз файдасын гына кайгырта, икенчеләр ил-көн өчен дип җанын кы- ~ ла Фарукҗан дөрес юлдамы соң7 Монда адашып кына йөрмиме ул7 ф
Үз уйларына чумып вокзал тирәсен арлы-бирле ураганда, күлә- = гәдә утырган пәрәнҗәле хатын-кызларга әллә ничә мәртәбә карап ~ узды, әмма шуларның берсе өзлексез аны күзәтүен бөтенләй сизмә- - де Перронга поезд килеп туктагач һәм әлеге хатын-кызлар вагонга - таба ир-атларсыз атлап киткәч кенә, күңел күзе Бохара өчен гайре i табигый хәлгә игътибар итте Хатыннарның берсе, ишек төбендә * саубуллашып, вагонга кереп югалгач, зиһене тәмам ачылып киткән- - дәй булды чү. Зөһрәгөл түгелме соң бу7
Әле генә үзен биләгән таркаулыгы шундук каядыр очты китте. Фарукҗан җитез-җиңел атлап әлеге вагонга юнәлде Бары тик купеларның берсендә пәрәнҗәсен салган зур коңгырт күзле, куе каш-керфекле. туткыллы таныш йөзне күргәч кенә, ул үзенең ялгышмавын аңлады
— Зөһрәгөл, зинһар гафу ит билләһи, танымадым* — диде — Димәк, китәсең7 Бөтенләйгә7
— Әйе
— Мин дә китәм Кара, ничек бергә туры килдек Язмыш юк дигән булалар тагын*
Тик Зөһрәгөл аңа җавап бирмәде, дымланган күз төпләрен яшерер өченме, йөзен тәрәзәгә таба борды да хәрәкәтсез калды Фарукҗан моны үзе белән очрашудан, сәфәрнең бергә дәвам итәчәген белүдән дулкынлануга, шатлануга юрады, әмма юлдашының яңагы буйлап эре-эре яшь тамчылары тәгәри башлавын күргәч
— Син нәрсә. Зөһрәгөл, тынычлан инде! — диде — Алда өр-яңа тормыш башлана Якты, шатлыклы
— Шатлыклы7 Монда калучы нарасыйларым гомер буе бәгыремне телгәләсә дәме?
Фарукҗан. саташуын тоеп, телен тешләде Зөһрәгөл кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртте, аннары игътибарны бүтән нәрсәгә күчерергә омтылып, ләкин Чека исемен телгә алудан сакланып
— Сез тагын мәркәзегез йомышларын үтәргә чабасызмы7 — дип сорады
— Бу юлы дүрт ягым кыйбла — бөтенләй үз иркемдәмен Бәлки әле син киңәш иткән сукмактан да атлый башлармын.
•Тут-ту-ту-у-у*» Паровоз сузып-сузып гудок бирде дә кузгалып китте Башка юлаучылар шикелле Фарукҗан да тәрәзәгә капланды һәм артка шуышкан Каган вокзалы перронында ике таныш кешесен күреп алды өрлектәй таза, киң җилкәле, түгәрәк йөзле Таштимер Тураев белән янәшә диярлек очлы иякле, кылыч борынлы, маңгаенда яра эзе ярылып яткан Бум басып тора иде Йөрәге чәнчеп куй-ды. ачык тәрәзәдән кычкырып. Таштимерне кисәтәсе килде Фарук- җанның. әмма үз-үзен көч-хәл белән тыеп кала алды — Бохарада үзара көрәшнең әле тиз генә басылмаячагын, мондый чакта читтән килеп ярдәм итәргә тырышуның каш ясыйм дип күз чыгару кебегрәк тә булу ихтималын ул инде төшенгән иде
Богара — Ташкент — Калам IM2—1М9