Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨЗӘТМИКЧЕ ТУКАЙНЫ!


КҮПТӘН ЯЗЫЛЫП ТА, МАТБУГАТТА ЧЫКМАГАН МӘКАЛӘ
.Рухи ихтыяҗ тоеп та, көндәлек эшем буенча да миңа еш кына сөекле шагыйребез Габдулла Тукай
иҗатына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ләкин күкелдә һәрвакыт аның гаҗәеп шигърият дөньясына кереп
җитмәү, поэтик җимешләрен тулысынча татымау тойгысына охшаш бер хис кала иде. Ни хикмәттер, бу
канәгатьсезлек хисе миндә ел дан ел арта бара Мин үземне ирекле ирексез бөек Тукаебыз мирасына күләгә
төшерүдә катнашы булган гаепле бер кеше итеп ензәм. һәм бу тойгыдан берничек тә арынып җитә алмыйм.
Әлеге халәтемнең сәбәпләрен эзли башлыйм. Ниһаять, бер нәтиҗәгә килем. Эш Тукаебызны бөтен тирәнлеге
белән аңлый аңламаудан гына тормый булырга кирәк...
Без дистәләрчә еллар әдип иҗатын, мәрхәмәт белмәс сугым пычагы белән эш ит кәндәй, бугазлап,
тунап, тураклап һәм, гафу нтегез, печеп, укучыларның «томаналы гына*, «әдәби зәвыгы чамалы» булуына исәп
тоттык, аны шигърият табынындагы иң татлы ризыклардан мәхрүм итеп килдек. Юк, минем Тукай әсәрләре
җыентыкларын төзеп, зур коч кунган мөхәррирләребезгә тел теш тидерәсем килми. Алар заманы өчен булдыра
алган кадәресен эшләгәннәрдер. Тик шулай да— 1955-1956. 1975-1976 елларда дөнья күргән
дүрттомлыкларда гына түгел, инде хәбәрдарлык, үзгәртеп кору куәт ал ган чорда. 1985-1986 елларда басылып
чыккан биштомлыкта да Тукай җәүһәрләренең бик күбесе гарипләндерелгән. имгәтелгән, яисә басмага
бөтенләй кертелмәгән. Патша самодержавиесенең «кыл иләк» белән эш итүче цензорлары керфек тә какмый
үткәргән әсәрләрне тунап, без бөек шагыйребез иҗатына гына түгел, бөтен татар әдәбиятына җәрәхәт салып
килдек.
Мисалсыз сөйләшмик Менә Тукайның «Әлгасрел-җәдид» журналының 1906 ел 11 нче, «Фикер»
газетасының 1906 ел 26 ноябрь саннарында басылган «Кичке азан» шигыре. Ул совет чорында күп еллар
буена, гомумән, дөнья күрмәде. Шөкер, биш- томлыкның 1985 елда чыккан беренче томында без аны инде
очратабыз. Ләкин ни аяныч! Анда сугым пычагы мондый юлларны тунап аткан:
Китте Касыйм.'
Китте Каәан.
Бетте татар.
Кырылды хан.
Бохар. Хоканд һәм Әстерхан/
Әйтерең бармы, «кот очарлык» юллар! Тукай татарның шәүкәтле дәверен сагына! Бу юлларны кыркып,
без шагыйрьне төзәтәбезме.әллә үзебезне тел-теш тиюдән саклыйбызмы7 Патша цензурасы бернинди
җинаять күрмәгән, ә без эзлибез, ә эзләгәч, билгеле ки, табабыз...
Ары киттек. Инде • Әлгасрел-җәдид»нең шул ук 11 нче санында «Үз-үземә» дигән шигыренә күз салыйк.
Телим булырга мин инсане гали боек кеше.
Тели күңлем тәгали биттәвәли туктаусыз күтәрелүне
Күңел берлән соям бәхетен татарның.
Күрергә шаһлыгын, тәхтен татарның.
Юк шул, соңгы ике юл. «4 нче дәфтәр»гә сылтап, «Күрергә җанлылык вактын татарның» дип
«төзәтелгән». Чөнки, алла сакласын, Тукай татар халкының мөстә- 166
кыйлълеге м-сьәләсен күтәрә бит1 Ә беренчел чыганакка мөрәҗәгать итмәскә без күптән өйрәнгән инде!
Хуш. Инде килеп Тукайның «Мөридләр каберстаныннан бер аваз» шигыренә (1906) тукталыйк. Андагы
ике юлны шагыйрь әллә язган, әллә юк: бернинди тәкәллеф сеа умыра килдек. 1985 елгы басмада да юк алар,
әмма анда инде сынык жәяләр пәйда булып, эченә мул итеп күп нокта сибелгән. Монысы да «казаныш». Ә ул
ике. урысча әйтсәк, «многострадальный» юл татар әдәбияты классигы, олуг әдибебез Гаяз Исхакый һәм аның
«Ике йөз елдан соң инкыйраз [бетү]» дигән мәшһүр әсәрен телгә алган иде.
Дорест гыйбрат вирде безга •Инкыйраз* нам /исемле/ бер асзр.
Аһ. буны язган кеше инсан /чын кеше/ икандер белмздем.
Менә тагын бер мисал. Тукайның 1907 елда язылган «Бер татар шагыйренең сүзләре» дигән әсәре бар.
Андагы бер строфада шагыйрь тәвәккәллекләре өчен беркадәр симпатия белдергән эсерлар (социалист
революционерлар) телгә алына
Куркъмаслыкта күңлем мисле /тесле/ tac-jp* минем.
Күңлем дүззх /тзмуг/. аузымнан ут чзчрзр минем.
Дошман бозмый фикерем, уем җзмгыятен.
Аңар каршы керпеклзрем гаскәр минем
Бусы тагын ни дигән сүз. Тукай эсерлар ягына «каера» түгелме соң? Әлбәттә, бу юлларга да урын
бирелмәде. Хәер. 1985 елгы басмада алар беренче мәртәбә искәрмәдә генә булса да торгызылган. шөкеранә
кылыйк
Күбрак урын алса да. бөек шагыйребезнең тагын бер әсәренә тукталыйк. Ул «Тәмсил», ягъни «Мәсәл»,
«Чагыштыру» дип атала һәм «Г Т.» имзасы белән «Вакыт» газетасының 1912 ел, 7 ноябрь санында басылган.
ТӘМСИЛ.
Әһле Балкан кечкенә бер эт иде,
Төркия күктә очар бөркет иде.
һәр заман торды бу көнче эт өреп.
Күктә очкан солтанот [мәһабәт] кошны күреп.
Орде, өрде, кошны иткән күк харап.
Торды пычрак аузы күкләргә карап
Хор вә шат. якты фәзада [күктә] кош оча.
Койрыгын болгап җылый эт: эч поша.
Эт улый мәшьүм (шомлы] вә тырный үз битен.
Бәдбәхет, чәйнәргә хәзер үз итен
Ошбу күренеш башкаланмый күп заман.
Төркия хәле, гүзәл, этнең яман.
Очты бөркет киң һавада хөр вә шат
Кәгъбә (тоткан юл] шат. милләт вә шат. солтан рәшад [туры юлда|.
II
Әллә кем аткан тирән бер ярадан.
Билгеле бер саеде [ау] мәльгунәдан
Кош төшә җиргә (бу мәгълүм язмый ук). Кәрлә әтиең, көнче этнең аузыиук.
Шунда да курка һөҗүмгә эт сәфил [түбән, хур). Читтән әйткәнне көтә: «Өсс!» яки «пиль!»
Чөнки шанлы кош чокып алса күзен.
III
• U.K.!. » диде, ксмиир а;иб»рди өстереп,
Сугъш I -ишмай койрыгын салкеп. өреп...
IV
Ошбуны «изге, кирәк бер кан» диләр.
Сугыша Инҗил белән Коръән диләр. Алдый алмаслар халыкны юк белән. Монда хәз рәтләр
сугышмый поп белән!
Бу мәсәлне укучы бер генә совет чоры басмасында да тапмас. Аны Тукай бөтенләй «язмаган» «Тәмсил»
Төркияне зурлый, аңа мәдхия җырлый, ә Балкан илләрен (Болгария. Сербия, Греция һәм Черногория)
кимсетеп сурәтли. Тукайның Теркин дәү ләтенә булган симпатиясен укучыларга җиткерүдән дә зур җинаять
бар идеме соң? Әйтерсең, күптән түгел генә безнең сәясәттә шул ук Югославияне (Сербия белән Чер ногория
шуңа керә) эт итеп сүгү булмады да. Кытай, АКШ, Израиль һ. б. мәмләкәтләргә «затлы» эпитетлар тагылмады.
Кем әйтмешли, әйтсәң сүз, төртсәң күз— Ә без андый шигырь барлыгын белмибез дә икән!
Тукайның балаларга атап язган дистәләгән берсеннән берсе гүзәл шигырьләре турында әйткән дә юк.
«Ходай», «рәсүл», «дога» һ. б. ш. дини сүзләр еш очраганлык тан, алар балалар әдәбиятына гына түгел, 70
еллар дәвамында академик басмаларга да кертелмәде- Ченки ярамый. Тукай дингә мокиббән киткән зат була.
Шагыйрьне шомарттык, яңа җиз самавыр кебек ялтыраттык, төзәттек, ыспайладык, бүгенге заман
каланчасыннан гына торып бәя бирү өлкәсендә тәмам каешланып җиттек. Ул аны атеист итү дисеңме, социал
демократ ясау дисеңме... берсе дә калмады. Без әдипнең иҗтимагый карашларын шик шөбһәсез беренче
планга куярга, шигърият диңгезендә гауваслар (су төбенә төшеп әйберләр чыгаручы.— Р. Ә.) булуны арткы
планга этәрергә өйрәндек. Кызганыч, бу мәсьәләләргә киңрәк тукталырга мәкаләнең кысалары мом киплек
бирми. Бу урында шуны гына әйтеп китәм: әгәр без шагыйрь иҗаты турында камил төшенчә аласыбыз, тулы
мәгълүмат хасил итәсебез килә икән, кичекмәстән беренчел чыганакларга кайтырга тиешбез. Сүз Тукай
әсәрләренең биш томы турында гына түгел, Г. Ибраһимов әсәрләренең сигезтомлыгы һ. б. турында да бара.
Күп нокта ларга, сынык җәяләргә ияләнгән күзләргә яңа, сыйфатлы азык кирәк.
Соңгы мисал. «Аң» журналының 1912 ел 1 (15 декабрь) санында Г. Тукайның • Аң» исемле шигыре
басыла. Ул «Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән» дип башлана Шушы журнал варианты бүгенгә
кадәр безнең барлык басмаларда да үзгәрешсез урын ала килде. Ник? Сәбәбе миңа караңгы. Шулай да «Аң»
журналының 1917ел 3 4(20 апрель) санына игътибар итү зыян булмас. Чонки гыйбрәт алырлык хәлләр бар.
Анда әлеге шигырь тулысынча торгызылган килеш кенә түгел, редакция нең мөһим искәрмәсе белән дә
басылган.
• Бу шигырь мәрхүм шагыйремез Габдулла Тукаев тарафыннан «Аң»га багышланып. журналыыызнын
беренче елгы беренче санында дәрҗ ителгән (урнаштырылган] иде Ләкин ул шигырьнең икенче мисрагыннан
(шигырь юлыннан] дүрт юлы шул вакытларда матбугатымызны борындыклап алып, үзләренең каты
хөкемнәрен йөрткән мәрхәмәтсез цензорлар тарафыннан журналымызда басарга манигь ителеп [тыелып],
төшереп калдырылган иде. Инде без мәзкүр [әйтелеп үтелгән] шигырьне хазерге көн нарнең рухына бик якын
тапканымыздан (курсив безнеке — Р. Ә.), тулы бер мәгънәне аңлатсын өчен бөтенләен бер юлы шагыйрьнең
идарәмездә сакланган мөсәүвәдәсеннән [караламасыннан] гайнән [үзгәртмичә] күчереп, «Аң»га тәкрар [кабат]
дәрҗ итәмез. Цензор төшереп калдырган дүрт юл калын хәрефләр белән басылды. Идарә».
Менә ул юллар:
Кем бу гафләттән [гамьсезлектән] итә файда шуны күрдек торып. Шундый гонге
аучыларның өстена йөрдек торып.
Галибанә [җиңүчеләргә] качырдык, барчасыны сөрдек торып. Чөн /чөнки! да Чыңгызча
сугышка башладык Оошман белән.
Белмим, бәлки безнең мөхәррирләрне «Чыңгызча сугышка башлау» гыйбарәсе өркеткәндер...
Кыскасы. «Аң. идарәсенең 1917 елгы Февраль революциясеннән соң кылган бу мактауга лаек
гамәленнән безгә бүген үрнәк алырга кирәк. Үзгәртеп кору, яңару, ак тапларны бетерү заманында Тукаебыз
иҗатын тулысынча торгызып, халыкка кай тарырга вакыт шаять бик җиткәндер.