ТАБЫЛДЫК ХАТЛАР НИ СӨЙЛИ?
Китап сөючеләрдән һәркемнең үзе генә
яратып укый торган бер тор әдәбияты була.
Берәүләргә маҗаралы әсәрләр, детектив
романнар ошаса, икенчеләр әхлак турындагы хикәя
ләрне якын күрәләр. Кемдер политика белән
кызыксына, кемдер табигать дөньясына гашыйк.
Кыскасы, һәркем үзенең уй холкы, дөньяга карашы,
белеме белән аерылып тора. һәм аларның
кулларында төрле жанр дагы китап күрү табигый хәл.
Ә менә эпистоляр повестьларга, аларның
эчкерсезлегенә бер генә кеше дә битараф кала
алмас, мөгаен, чөнки андый әсәрләр элек-электән
халык арасында иң киң тарал ган стиль — хат
стилендә иҗат ителә. Ә хат, белгәнегезчә, иң якын
бер генә кешегә атап языла. Анда инде кешенең
шатлыгы, кай гысы бар төсмерләре белән калкып
чыга. Очрашып сөйләшәсе сүзне телефоннан әйтеп
булмаган кебек, хатка язасы бар фикерне, уй
кичерешне дә каршыңда утырган әңгәмәдәшеңә (иң
якын булса да) аңлатып бирү кыен бит. Шуңа күрә хат
— вакыт узган саен кадере арта гына барган рухи
хәзинә ул.
«Казан утлары» журналының 1989 елгы 9
санында басылып чыккан «Табылдык хат лар сере»
дигән повесть — яраткан язучы быз Кояш
Тнмбикованың иҗаты ни дә рәҗәдә икәнен тагын да
яктыртыбрак күр сәтә торган көзге ул. Ялгышмасам,
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» ын нан
соң, бу — көтеп алган эпистоляр әсәр. Һәм, әйтергә
кирәк, уңыш ягыннан да аңардан калышмый
шикелле.
Повесть кайсы яклары белән укучыны әсир итә
соң? Әйткәнемчә, әсәр эчкерсез һәм ихлас
хатлардан тора. Шулар ярдәмендә язучы кеше
күңелендәге иң нечкә кылларны тибрәтә алган.
Аларның тормышчан яңгыраган самими, садә
моңнары укучының күңеленә үтеп керә, сафландыра.
Хатлар ярдәмендә бөтен бер әсәр нжат итү —
икеләтә осталык сорый, минемчә. Әдәби телдә
сөйләү өчен дә җаен таба язучы : кайчандыр бергә
укыган ике журналист кызның бер-берсенә язган
хатларын колэкка ятышлы үзгә бер көйгә салып,
тормышның моңлы, сагышлы, ирексездән җанга агып
керә торган ачы якларын да ачып бирә.
Әсәрнең үзәге, ярыйсы ук каты, бик авырдан
ватыла торган дөреслек темасына корылган. Ике
журналистка да — Кәшифә белән Гөлләрия —
хезмәт юлларын бер үк сукмактан башлыйлар. Ләкин
район редакциясендә эшли торган Гөлләрия,
Рүзәлнең алдавыч кармагына кабып, яла колы булып
кала. Боларга түзә алмыйча, ул яраткан эшен һәм
ире Рүзәлне ташларга мәҗбүр бу ла. Аннан соң
дәвам иткән сикәлтәле гомер юлларын сез. әсәрнең
үзен укып, төшенер сез.
Кәшифә исә шәһәрдә яши. Совет кешесе
буларак, үз намусы кушканча эшли ул. Ә дөреслек
ярып баручыларның намуслары сөттән пакь, судан
саф булса гына дулкын өстендә батмый калырга
мөмкин. Кәши фә — шундыйлардан, һәм үзендә
дөреслек кә ахыргача тугрылыклы булып калырга көч
таба. Моны түбәндәге мисал белән ачык лап китәргә
мөмкин.
Кәшифә, тозелештә гарипләнгән бер кызның
язмышын өйрәнеп, начальникларны фаш итә һәм
газетага мәкалә язып китерә. Редактор аның
материалын юкка чы гаргач. тагын китә тикшерергә.
Бу юлы инде кешенең намусыннан алда йөри торган
акча барысының авызын каплап өлгерә һәм дөреслек
шиңеп кала. Кеше хәленә «керә белгән» редактор
тәҗрибәсез кызга акыл өйрәтә башлый. Кәшифә ул
турыда үзенең хатында тәфсилләп болай ди:
«Күңелемә һич аңлатып бирә алмаслык тирән
җәрәхәт уелды. Эштән китәргә карар кылдым. Гари
за яздым, аңа әштән китүемнең төгәл сәбәпләрен дә
теркәдем. Кердем редакторга. Укыды, йөзеннән кан
качты, усалланды:
— Нинди мөгез чыгарырга йөрисең син9 — дип
кычкырып салды — «Социаль гаделлек!» имеш!
Авыл хатыннары кебек, гаделлек эзләп йөрисең,
ахмак! Акылыңа кил! Моннан китсәң, сине кем, кая
эшкә урнаштыра? Басылып кына эшлә! Шома те-
малар да бетмәгән. Яз да яз. Каләмен бар. шуңа
шөкер ит! Сине урамга сөреп чыгару миңа берни
тормый, үзең турында уйла: ата анасы, әллә ничә
туганнары, югарыда танышлары барларга да мондый
эшләр гел табылмый. Кемең ярдәм итәр? Ялгыз бит
Кызганыч, редакторым хаклы иде».
К
Кояш Тимбикованың шундый уйланды ра торган
юллары күп очрый әсәрдә. Язучы, менә болай
ашларга кирак дип. күрсәтеп бир ми. ә
җәмгыятебездәге борчулы сораулар турында фикер
алышырга урын калдыра.
Әлбәттә, әсәрне мәхәббәт утлары җы лытмаса.
укучыга да нидер җитеп бет мәгән кебек булыр иде.
Кайберәүләр бу те маны тапталган дип әйтергә
теләсәләр дә. кешелек шикелле үк борынгы, кешелек
ши келле үк үлемсез мәхәббәт белән тагын бер кат
очрашу, укучы күңеленә якты нурлар гына эстәячәк
«Табылдык хатлар сере»ндә- ге шул тема Мәхмүтнең
Гөлләриягә булган сабыйларча эчкерсез мәхәббәте
белән аерылып тора. Бергә уку дәверендә үзенең
яратуы турында сөйгәненә бер генә марта бә
сиздермәсә дә. Себер хәтле Себердән аңа әйләнәм
дип кайтуы; Кәшифә сүзләрен игь тибарга алмыйча,
аны үзен көтеп ятуына ышануы — болар бар да шуны
раслый- Повестьның чишелешендә дә Мәхмүтнең
шушы ихлас уйларының дөрес түгеллеген Гөл лөрия
авызыннан ишеткәннән соң нокта куела. Шуннан соң
ни булганын, хатын болай сөйли: «Мәгърур имән,
гөрселдәп, җир га ауды дип торам — Мәхмүт чирәмгә
сузылып ятты да, үксеп еларга тотынды. Сүген сси
иде, мәсхәрәләсен иде мине! Юк. бер генә ачулы сүз
дә чыгармады Капланды да. остебезгә ябырылган
шомлы тынлыкны каерып ташларга теләгәндәй...
«гоһ-гоһ-гоһ» дип үкси бирде».
Шундый сирәк очрый торганнардан була
Мәхмүт. Аның үзенчәлекле язмышы да безне нык
тетрәндерә.
Әсәр әхлакый яктан тәрбия бирүне дә күз
уңында тота. Мәсәлән. Гөлләриянең ха тында ул
мондый юллар китерә «Балалар, газета-
журналларны күтәреп, каршыга килеп баса: апа. ник
болай язылган? Сеа бит алай кушмыйсыз, диләр.
Җавап табып кара' Алар бит китап, газета журнал
битенә ни язылса, шуңа ихлас ышана. Җанда
ышаныч булуы яхшы анысы. Тик соңыннан, шуның
ялган булуын белсәләр, ни диярләр’».
Повестьның яхшы яклары белән бергә, минем
карашка йомшаграк тоелган бер ягын да билгеләп
узасы килә. Әйткәнемчә, үтә дә гади, хискә
бирелүчән Мәхмүт Гөлләриягә булган мәхәббәтенә
гомеренең соңгы мину- тынача тугрылыклы кала.
Ләкин. Мәхмүтне характерлаган кайбер урыннарда,
язучы үзе артыграк хискә бирелеп китә. ахры, кайбер
сүзләр, күчәреннән ычкынып китеп, чынбарлыктан —
кешене ышандыру орбитасын нан чыгып китәләр.
Моны егетнең хатында ачыграк күрергә мөмкин. Ир
хатыны турын дагы мондый уйларны кем генә уйлый
алыр икән . »Сине яратуым ташып чыкканда, ак кан
күз яшьләренең ләззәтен белсәң иде?» Шуның кебек
хисләр тагын очраштырга лый. Бик матур сүзләр,
ләкин кем адресына әйтелә бит?
Гомумән. Кояш апа Тимбикова тәрбияви яктан
да. мавыктыргыч сюжеты белән дә укучы күңеленә
хуш килердәй әсәр иҗат иткән.
Айдар ВӘЛИУЛЛИН.
Кукмара районы.
Березняк авылы.