СИГЕЗЕНЧЕ ДӘРЕС
Боз һәм кар эреде.
Сулар йегерде.
Егълап елгалар
Яшьләр түгелде.
Коннэр озая.
Тоннэр кыскара Бу кайсы
вакыт. Из. әйтеп кара?
(Яз коне)
Габдулла Тукай
Килеп керде — зашел
Укып чыктым — прочитал
Мисаллардан күренгәнчә, бу фигыльләр күбрәк рус телендәге
приставкалар урынында кулланыла. Мәсәлән:
сикерде — прыгнул
көлде — смеялся
кычкырды —
крикнул . . .
Мондый кушма фигыльләр шулай ук күп кенә башка мәгънә төсмерләрен дә
белдерәләр:
Курчак егыла язды — кукла чуть не упала.
Әйдә шигырьне укып карыйк — Давай попробуем читать стихи.
Шигырьне сөйләп кара — Попробуй рассказать стихи.
Кушма фигыльләр безнең сөйләмебезне баета, матурлый торган чара гына
түгел, ә алар фикерне төгәл итеп әйтеп бирергә дә ярдәм итәләр. Кайвакыт бер
бер артлы 3-4 фигыль тезелеп килсә дә, безнең телебез өчен гадәти күренеш.
Мәсәлән:
Мин керләрне йөгереп чыгып алып кердем.
Балагызның сөйләме чыннан да бай һәм матур булсын дисәгез, аларның
кушма фигыльләрне уңышлы куллануына да игътибар ите гез. Мәсәлән,
урынына карап, түбәндәге җөмләләрнең һәр икесен дә кулланырга мөмкин:
Мин савытларны юдым — Мин савытларны юып куйдым.
Миңа курчакны бир — Миңа курчакны алып бир.
Татар теле дәресләре
Телебезнең үзенчәлеге тагын шунда: җөмлә эчендә сүзләрне бәйләү өчен
рус телендәге кебек предлоглар яки приставкалар кулланылмый. Татар
телендә җөмләдә сүзләр үзара күбрәк кушым чалар ярдәмендә бәйләнә.
Мәсәлән:
Лошадь идет по дороге Ат юлдан бара (Ат юл буйлап бара.) Мама пришла
с работы Әни эштән кайтты.
Сүзләрне бәйләү өчен ярдәмлек сүзләр (бәйлек, теркәгеч), шулай ук күп
төрле ярдәмче сүзләр (ярдәмче исемнәр, ярдәмче фигыльләр) кулланыла.
Телебездә барыннан да бигрәк ярдәмче фигыльләрне күп очратырга мөмкин.
Мәсәлән:
Чыгып китте — вышел
сикереп төште — спрыгнул көлеп
җибәрде — засмеялся кычкырып
җибәрде — закричал
Без бакчага барабыз — Без бакчага китеп барабыз.
Ялгыш сөтне түктем — Ялгыш сөтне түгеп җибәрдем.
Бүгенге дәресне торак урыны — өй темасына үткәрик. Түбәндәге яңа
сүзләр белән танышырбыз: өй, ишек, тәрәзә, түшәм, идән, стена, түбә, бүрәнә,
авыл, шәһәр.
1. Сөйләшеп алыйк:
— Син кайда яшисең?
— Мин Казанда яшим (Мин Бөгелмә шәһәрендә яшим. Мин Сарман
авылында яшим).
— Сезнең өегез кайсы урамда?
— Без Тукай урамында торабыз, һ. б.
2. Рәсем буенча эш: Бу — өй. Бусы аның ишеге, бусы тәрәзәләре. Бу
өйнең стенасы. Бусы өйнең түбәсе (Яңа сүзләр берничә мәртәбә кабатлана).
3. Өй төзү уены. Бала белән шакмаклардан өй төзелә һәм алда өйрәнгән
сүзләр тагын кабатлана. Без өй төзедек. Өйнең стеналары са ры, түбәсе кызыл.
Бусы ишек һ. б.
Шигырьне укыгыз, эчтәлеген балаларга төшендерегез.
Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә. Балалар эчтәлекне аңлап
бетермәсәләр, русча аңлатырга мөмкин. Яңа өйрәнгән: стена, идән, түбә һ. б.
сүзләр кабатлана.
«Кояш кайда» уены. Көзге белән кояш нуры стенага, түшәмгә, идәнгә
юнәлтелә: «Кояш кайда?»
— Түшәмдә, идәндә, тәрәзәдә һ. б.
ФоЬмма ХИСАМОВА. фи..м.>огии
флиньре киидидатЫ- Н«шидә
БОРҺАНОВА. методист.