Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Заһидулла Яруллин — сабан туенда
Үсәлидә — сабан туе...
Кайный мәйдан...
Әбуталип мон очыра биек күккә, иңә ул моң күңелләргә...
Аккордеон дигән гармун әллә каян алып кайткан, бармаклары чаба, чаба, әйтерсең лә чабышчылар йөгереп менә үрләргә!..
Малай-шалай, җыелдык та. тыңлыйбыз без: тамаша кыл, дигәндә, һәй. безгә юк тиң! Әбү абый оста көйче, әмма, мескен, бер кулсыз ул, ике күзсез...
Өстәвенә әле, бахыр, дөм ятим...
Тик гармуны, аккордеоны — газиз дусты.
Шуның белән гаиләле, хисләргә бай...
— Әбуталип, энҗе җанлым. алтын куллым, булдырасың, әйдә уйна, елат, давай!
Сабан туе — зур җыен ул безнең якта менә Сөннәр. Кыерлылар, Таулы Ташлык...
Сөрән салды берәү:
— Бездә кунак
Заһидулла көйче-оста. алың каршы!
Тарантаста. Яхшы атлар биеп тора. Кече Сөннән...
Бу атларга булырмы тиң?!
Әхмәт ГАДЕЛ (1942) — шагыйрь татар һMt кырым-пкар гпмргмһ Эг-о.» *»р.-.><. •Чам-. -Яшме к урамы- һәм -Кимеш кылын җырлары- исемле һ. б. китаплар аә торы. Казанда яши
Чал Казаннан махсус кайткан зур җыенга композитор Яруллин!
Какча йезле. мут күзләре уйнап тора...
— Әбуталип, ни хәлең бар. сайрыймы бу?! — Аккордеонны Заһидулла кулына ала.
Марш янгырый.
оча күккә!
Әй тантана!
— Заһидулла!
— Оста абый!
— Әйдә уйна!!!
— Дәрт уяттың күңелләрдә.
(Болай икән — бу халыкны җиңәрлекме?!)
Композитор, дулкынланып.
яшь егетне чакырып алды.
Мирсәетне...
— Үз гармуным, улым, кайда.
бир гармунны!
Әбүталип. әйдә, якташ, уртак моңны!
«Тау астында салкын чишмә
Челтер-челтер агадыр...»
Өчиледә сабан туе...
Болынлыкта...
Уйный оста,
күккә оча татар моңы...
Болытларны туглый бу моң —
күк күкри...
Яруллинның моңына кушыла яшен чыңы!
Үсәлидә —
Өчиледә сабан туе...
Бу җыенның гомердә дә булмас тиңе!
Кәрим Җаманаклы
Әй-йа. хода, күпме чиркәү бу кечкенә генә калага!
Биек тавымы, нәрсәсе беләндер. хәтерләтә аның туган ягын... Диңгез исе Алабугада!..
Изалана шагыйрь, күк диңгезнең сагынып моңлы, назлы шаулавын... Кыен аңа. кышкы бураннарның симфониясен кыен аңлавы...
Төннәр буе йоклый алмый шагыйрь, күңеле ялгыз аның.
ул — ятим.
Кәгазь, каләм ала: яза;
яза...
Җан җәзасын куа.
тынычлык эзли
шагыйрь, галим һәм гражданин Кәрим Әле белми, шушы жирнен куены тәнен кочып, назлап җылытыр.
«Ай, нәни»не көйләгәндәй, үзен «Бишек җыры» белән юатыр — Җан рәхәте бирер... гади халык үзенеке итәр һәм санлар...
Күзен йомган саен күз алдына килер дингез, җанланыр чамнар 2...
Җылы сүзләр, бөек мәкам түгәр бу туфракка анын йөрәге.
Кырым җыры, диңгез шавы килер...
Юк, бу — тик аның изге теләге!
Соңгы җыры аның — диңгез җыры, соңгы сүзе аның — тау сүзе!
Якты моңын түгеп, китеп барыр Кырымга дип, бахыр, ул үзе...
Чал чәчләрен кысып кулы белән, тыныч кына соң кат елмаер, зәңгәр күккә багар һәм...
Ачы сүз,
«Аһ!» дигән сүз иреннәрдән тамар...
Аның өчен шунда көн баер...
Башка бер сүз чыкмас иреннәрдән, каләме дә туктар кәгазьдә...
Ә еракта дулкын — «Кайтармамны уйнар, биеп, зәңгәр диңгездә...
Сатучылар җыры
1 Сугыштан соң Алабугада ашап. шунда үллш кырым тагар шагыйре һам .а.шм Карим Җаманакты турында су.» ба/м.
• Чам Кырым пираты.
— Иң элек без саттык тарихны. Аңа кушып язу-хәрефне...
Аннан ары — китте батырлар... Бер сатканнар түзмәс — сатырлар! Яңа тарих — яңа тун сыман. Яңа хәреф — язгы гөл-хыял. Без йөрибез — яңадан туган Язмыш белән йөрибез уйнап. Язмыш исә — халык тәкъдире. Киләчәге аның — кояшы, йә булмаса ачы күз яше: Туган йорты. Ватаны, җире.. Я мәңгелек сагышы — чире... Болай тирән уйлый белмәдек. Безнең өчен түгел тирәнлек! Уй киңлеге, хис бөеклеге... Бу хакта һич уйлый белмәдек!
Ләкин төннәр хәзер борчулы. Язмышыбыз безгә ачулы: Үлә алмый иза чигәбез! Бу газапка дучар нигә без?! Кайтарыр да идек тарихны. Аңа кушып саткан хәрефне. Себер киткән алтын башларны. Эчкән хәмерләрне, ашларны.. Кулдан килми гали батырлык. Үлем көтеп калды ятырлык... Халык түгә чүпне, сафлана. Халык юа нәҗес-тиресне... Инде күптән онытты безне!
Безнең заман, тумыйча, үтте... Кол Галиләр заманы җитте!
Зоопарктагы тюленьнәрнең әйтер сүзе
— Бик озак диңгезгә карадык.
суларга... Чем-кара, моңсу-саф бу күзләр шуңарга! Уйчан без. ятимдәй —
күңелдә ут-сагыш: Диңгезгә якты юл. әй кешем, син табыш! Бик озак җылындык без диңгез буенда. (Шуңа да пакь дәрья, саф диңгез уемда!) Ярдагы ташларга охшаш без шуңа! Тозлы су булмаса, тән чатный йә туңа! Бик озак яшәдек диңгездә.
суларда...
Тар безгә бу җирләр, бу сулар шуңарга! Йә, ничек кечкенә хавызда III йөзәргә?! Коллыкка — хурлыкка зарланмый түзәргә?!
Күңелдә чиксез моң. күңелдә сагышлар: Төзәлми кемнәрдер ясаган ялгышлар!
Өметкә тугрылык
Биектән, җәйләүдән ак хыял Төште дә күңелгә урнашты. Зәп-зәңгәр күзләрең, саф уйлар... Бер бактым — күзләрем камашты. Бар җирдә туй итә алтын көз, Йолдызлар — шатлыклы күз яше. Сер сөйли тауга тау — йөрәк, түз. Җир үзе Кояшның кәләше!
Кич. Тынлык. Җыр. Йолдыз Яныңда Сәлбиләр ; торалар җыр көйләп: «Ин чибәр, иң сылу, иң түзем Кешем, син кайт тизрәк бу җиргә!» Еракта йөргәндә, онытма: Моң булып йөрәктә калыр көз. Күңелгә иңмәсен болытлар — Бер өмет булыйк гел икебез!