Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЗЕЛГӘН ТӘСБИХ


НӘҮРҮЗЛӘР. ТӘКБИРЛӘР
Беренче тәсбих: нәүрүзләр
Бу заманда онытылган Гадәт-йолага кайтып.
Өйдән әйгә йөрмәк булдым
Шигырь, җыр. бәет әйтеп .
Ач ишегең, керәмен
Нәүрүзче мин... Ният изге. Куркышып бикләнмәгез. Өйләрне талап йөрүче Сукбай дип шикләнмәгез!
Ач ишегең, керәмен.
Нәүрүз әйтә киләмен!
Нәүрүз аенда бабайлар Келәне дә элмәгән.
Матур теләк әйтүчегә
Этләре дә өрмәгән
Таныш миңа һәрбер нигез, Чит-ят итмәгез алай.
Мин һаман шул: көйгә салып. Шигырь сөйләүче малай. Якты йөз белән нәүрүзне Көтә торган сәгатьләр.
Нигә ачылмый ишекләр'’ Кердеме ят гадәтләр? Кайсы нигезгә барыйм да Кайсы капкадан керим? Таң алдыннан үз-үземә Мин нәүрүз әйтеп йөрим Ач ишегең, керәмен. Нәүрүз әйтә киләмен!
Илдар ЮЗЕЕВ (1933) ■ шагыйрь. драматург Тагар, рус. башкорт телләрендә донья күргән кырыкка якын китап инторы Т АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт һәм М Җәлил исемендәге комсомол премияләре лауреаты Казанда яшь
Җиде кыз бәете
Килгәннәр, кергәннәр.
Актарып йөргәннәр. Янәсе, чын йөзен яшергән. «Хөкемгә тартылган».
Өзгәләп атылган
Сәйләне таралган, чәчелгән...
Дошман дип күргәннәр. Мулланы сөргәннәр. Җиде кыз язмышы билгесез... Нигезләр таралган.
Шәҗәрә каралган, Кайларда йөрисез инде сез?
Көтәм мин юллардан.
Эзләре югалган.
Язмышның юлларын кем белгән?
Сабира — Себердә.
Сәгыйдә — Сембердә, Саҗидә — Самарда күмелгән.
Йөрсәң дә эзеннән, Гомерләр өзелгән. Күзләрем — тузанлы юлларда. Җәмилә — көньякта, Камилә — төньякта.
Шамилә. Гамилә — Уралда...
Бабагыз акланды. Шәҗәрә сафланды. Тик менә кабере билгесез... Җыр юллыйм мин сезгә. Таралган нигезгә. Оныклар, кайтыгыз инде сез!
Таралды болытлар. Кайтыгыз, оныклар. Бабагыз нигезен тоярбыз. Хәтерләп яшьлекне. Таралган тәсбихне Бергәләп-бергәләп җыярбыз...
Дәшмисез, дәшмисез нигә сез?..
Авылыбызның асыл бер егете
Кызлар кер чайкыйлар басмада. Авылыбызның асыл бер егете Өзелеп-өзелеп җырлый... тасмада:
Моңайтырбыз әле.
Бер кайтырбыз әле.
Утлар сүнсә сүнәр учакта...
Суынсагыз бездән, Кайтырбыз да тиздән Җылытырбыз кайнар кочакта. Кызлар кер чайкыйлар басмада. Авылыбызның асыл бер егете — Рәсеме кайтты кара тасмада: Моңайтырбыз әле. Бер кайтырбыз әле. Утлар сүнсә сүнәр учакта... Кызлар кер чайкыйлар басмада, һәлак булды егет чит җирләрдә.— Тавышы гына кайтты тасмада: ...Суынсагыз бездән. Кайтырбыз да тиздән Җылытырбыз кайнар кочакта. Тавышы гына кайтты тасмада. Өзелгәнне ялгап, уйчан кызлар Өзелеп-өзелеп җырлый басмада Моңайтырбыз әле. Бер кайтырбыз әле. Утлар сүнсә сүнәр учакта... Суынсагыз бездән. Кайтырбыз да тиздән Җылытырбыз кайнар кочакта. Нәүрүз котлы булсын! Ачык ишекләрегездән Кара кайгы кермәсен. Әфган фаҗигасе янә Кабатлана күрмәсен!
Югалган шәҗәрә
Ачлык елны ташлап киттем.
Бер сынык икмәк эзләп...
Үзем — татар.
Ирем — таҗик.
Балалар — үзбәк.
Кайттым туган авылыма
Шәҗәрә очын эзләп...
Үзем — татар, ирем — таҗик. Балалар — үзбәк.
Әнкәй каберендә сукмак юк...
Ничекләр кирәк түзмәк?’
Үзем — татар.
Ирем — таҗик.
Балалар — үзбәк.
Оныкларым — русча гына
Чабабыз сүзлек эзләп.
Ү зем — татар.
Ирем — таҗик.
Балалар — үзбәк.
Тапмадым әнкәм каберен.
йөрсәм дә үксеп — эзләп...
Оныклар — рус.
Ирем — таҗик.
Балалар — үзбәк.
Адашып йөрим чиратта.
Әнкәм туфрагын эзләп...
Оныклар — рус, Ирем — таҗик.
Балалар — үзбәк...
Үзем кем соң?
Шәҗәрәмне
Кем йөрер эзләп?
Үтәлмәгән әманәт
Әллә инде монда җир тетрәгән.
Узган мәллә давыл?
Беркем җавап бирми. Кайда соң син.
Әти туган авыл?
Яфракларын селки, ят итәдер
Бабам яткан зират...
Кайда чишмә юлындагы кызлар?
Кырлардагы ир-ат?
«Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз»,— диеп, Әти җырлап киткән.
Язмыш аны фашист коллыгына.
Аннан читкә илткән.
Атам нәүрүз әйтә-әйтә кергән Ишекләрне тапмыйм.
Әманәтен җиткерергә теләп. Урам буйлап атлыйм.
«Үтә. улым, диде, минем шушы
Соңгы әманәтне:
Таратмасын иде авылдашлар Минем яманатны.
Илгә хыянәт тә итмәдем мин, Сатлык җан да түгел.
Тормышлар — мул, балалар да разый...
Әмма әрни күңел.
Өлешемә тигән көмешемдер. Язмыш шулдыр инде...
Соңгы сулышымда авылым мине Бәхилләсә иде.
Авылымның тәмле суын сагынып Сырхауладым тәмам.
Бер йотым су биреп җибәрегез...
Өзелеп көтеп калам»...
Рәнҗемәссең, әти, башны иеп
Зират буйлап үтәм.
Авылыңнан синең әманәтне Үти алмый китәм.
Әле дә шөкер, җир дә тетрәмәгән, Кагылмаган давыл.
Сулар агулангач, туган җирен Ташлап киткән авыл...
Югалган авылга карап, Башны иягц дә тынам. Туксан тугыз нигез иде
Мөбарәк тәсбих сыман... Нәүрүз артыннан нәүрү^з бу. Сәйлән артыннан сәйлән... Кулларымда — бар дөньяга Сибелгән өзек бәйләм...
Икенче тәсбих: тәкбирләр
Картлар әйткән тәкбир
И аллам, син гали, син бөек. Сорыйбыз ялварып, баш иеп. «Адәмнәр бозылды, азалар»,— Диеп син китермә казалар. Илаһым, ташлама адәмне. Китермә гомуми әҗәлне!
Акылны дәһшәткә фән җигә. Җир. һава, суларда — фаҗига. Тын җитми иркенләп суларга. Агулы ризык та, сулар да... Илаһым, син гали, син бөек. Сорыйбыз ялварып, баш иеп. Күбәйде имансыз адәмнәр — Рухсыз вә җансыз да калганнар. Укыдык мең дога, мен аять — Кимеми фахишлек. җинаять. Асылын югалтты бу бәндә: Төзәтми җәза да, төрмә дә... Булса да бик түзем, бик сабыр, Вөҗданлы кешегә бик авыр. Илаһым, ташлама адәмне. Китермә гомуми әҗәлне!
...һәрбер диннең тәңресе — бер. Бар минем дә үз аллам: Ул — Шигърият! Мин аңардан Фатиха һәм сүз алган.
Китми күз алдымнан һич тә: Өзелгән тәсбих ята.
Чәчелгән, таралган дисбе Җанда әрнү уята.
И Шигърият, күңелемдә Илаһи бер көй сизәм. Изге сүзләр бәйләменә Дисбе-шигырьләр тезәм. Кол Гали. Тукай һәм Такташ Пәйгамбәрләрем минем. Фатиха-киңәш алмасам.
Тәсбих тезәлмәс идем.
Күп вакытта аерылсак та Уйларда, бәйрәмнәрдә... Әлбәттә. ша1ыйрь булгандыр Мөхәммәт пәйгамбәр дә Күк йөзе — чиксез, куркыныч...
Серлелек артып тора.
Мәңгелек сер шагыйрьне дә Күкләргә тартып тора.
Аксакаллар, сез дә, мин дә
Илаһи биеклектә:
Карашыбыз бик еш кына Очраша зәңгәр күктә.
Мәчет нигезендә әйтелгән тәкбир
Урамнан урамга йөрим.
Тәкбир әйткән картлар күк: Шигъри сүзем авылым рухын Дога булып саклар күк.
Аксакаллар, сез сабыр, сез түземле. Ишетегез минем шигъри сүземне. Иске мәчет авылның күрке иде. Тирә-юньгә нур-иман бөрки иде. Бабамнар күккә сер сөйләгәннәр. Күк телендә догалар көйләгәннәр. Ник шул кадәр шашканбыз, тилергәнбез. Иске дип, мең еллык рухны җимергәнбез. Без. нәниләр дә. тотындык арканга. Олыларга көч өстәдек тартканда. Чукынсын, имеш, иске заманасы: Гөрселдәп ауды мәчет манарасы! «Кеше Галәмнән дә өстен!» дип кычкырдык. Жирдән дә без. Күктән дә без ычкындык. Каргадыгыз кечесен һәм олысын: «Манара аударган куллары корысын!...» Телә йөрәкне әйткән тәкбирләрегез. Өзә үзәкне сүзләр — тәгъбирләрегез. Куллар, корымаса да. шәфкатьле эшләргә кыскарды. Алар гел җимерергә остарды. Соң булса да. аңладым йөрәк ярагызны. Кичерегез каргалган балагызны. Гүр иясе инде күпләрегез. Телә йөрәкне әйткән тәкбирләрегез...
Болгар җирендә әйтелгән тәкбир
И татарларның кәгъбәсе. Мәккәсе — шәһри Болгар! Мин генәме, сәҗдә кылып. Карашын сиңа борган...
Ташлар гүя тәкбир әйтә.
Тыңлап торам тын калып: «Бармы җирдә безнең нәсел? Онытмагыз: без — АЛЫ П!» Мин дә кушылам бу моңга. Сискәнеп, уйга талып...
Без — Тукайлы. Җәлилле дә... Тик... хәзер нинди халык? Ташлар гүя тәкбир әйтә: «Сез хәзер нинди халык? Безнең рухны таптарсызмы Изге җирләргә салып? Онтырсызмы Алыплыкны. Телсез-тарихсыз калып?» Мин дә кушылам ташларга Тәшвиш-борчуга калып: «Бездә мен ел югалырмы. Уллы-оныклы халык?
Кемнәр барыр киләчәккә Алыплар рухын алып?»
Утка карап әйтелгән тәкбир
Сак бул. Кеше, сискәнүен Юкка түгелдер бер дә: Залимнәр үсеп чыгалар Галимнәр янган көлдә. Аң бул, Кеше, зәһәр утны Явыз кулларга бирмә: Залимнәр үсеп чыгалар Шагыйрьләр янган көлдә. Рәхимсезлек, шәфкатьсезлек Буш җирдә тумый бер дә Имансызлар үсеп чыга Коръәннәр янган көлдә. Әче йөзем исе килә Диңгездән — төтен-җилдә. Ни үсәр — җирсез ка.ианнар Үзен яндыр! ан көлдә’.
Тәкбиргә кушып әйтелгән нәләт
Дивардан диварга барам. Тәкбир әйткән карт.tap күк. Нәфрәт хисем диварларда Нәләт булып шартлар күк!
Нәҗес куллар тарафыннан
Язылган күпме әләк
Яла яткан ул кулларга
НӘЛӘТ! НӘЛӘТ' НӘЛӘТ!
Залим, җәллад төрмәсендә
Асыллар булды харап.
Залимнәргә. җәлладләргә
НӘЛӘТ' НӘЛӘТ’ НӘЛӘТ!
Адәмнәрне генә түгел.
Халыкны юкка санап.
Иленнән сөргән тиранга
НӘЛӘТ' НӘЛӘТ! НӘЛӘТ'
Каберләрен табалмыйча.
Ташка-туфракка карап.
Кабатлыймын бер ук сүзне —
НӘЛӘТ! НӘЛӘТ! НӘЛӘТ!
Җир астыннан, диварлардан
Аваз килә — әманәт:
«Исән йөргән галимнәргә —
НӘЛӘТ! НӘЛӘТ! НӘЛӘТ!
Милләтара бәрелешләрдән соң картлар тәкбире
Җиһан шундый зур. түгәрәк, һәммәбез дә сыябыз...
Тукта, туктагыз, туганнар. Ник җаннарны кыябыз да Ник каннарны коябыз? Асыл туганлык тәсбихен Йөз-мең еллар җыябыз...
Туган ил — бердәм оябыз. Ник тәсбихне коябыз?
Гел бергә җыйган тәсбихнең Өзелгәнен тоябыз...
Йөрәкләрнең, үзәкләрнең Өзелгәнен тоябыз.
Үч-нәфрәтне тыябыз да Бергәләшеп җыябыз! һәрбер өзелгән өлешен Үз урнына куябыз! Җиһан шундый зур. түгәрәк, һәммәбез дә сыябыз..
Дөнья — ул мөбарәк тәсбих, Акылыбызга уябыз.
Тәсбих бер таралса әгәр. Җыеп булмас, юкка чыгар Җир шары — үз оябыз...
Хуплап, тәсбихемә тездем Картларның теләк-уен.
Тәкбир дә көчсез шул... сизәм: Уртак сүз табу кыен.
һәр халыкның үз иманы. Үз җире, горурлыгы. Милли җанына чәчелгән Гасырларның орлыгы.
Тигезлек даулап, тел-милләт Чыга корыч кысадан.
Ил-йорт — тузынган, аерган Умартага охшаган.
Залим астындагы коллык. Узган гомер кызганыч...
Гаделлек өчен көрәш бу, Ирек өчен кузгалыш!
Җитте тел яшереп яшәү. Авыз йомып тын тору!
Бу — милләтнең сүнгән рухын
Яңартырга омтылу! Бер-береннең омтылышын. Хәлен аңларга вакыт, һәр милләтнең үзенә бөек Телен санларга вакыт' Ызгышудан, таркалудан Белмим туктату серен... Берләштерсә, безне бары Тигезлек берләштерер!..
Атом станциясе афәтеннән соң картлар тәкбире
Кодрәтле вә мәрхәмәтле Аллабыз. Үзең коткар, ни күрербез алда без? Куркытып та калтыратып яшәтмә. Тотма безне өметсезлек, дәһшәттә! Гыйлемгә өмет багьлады адәмнәр,— Ә ул алып килде мәхшәр, әҗәлләр. Алчы бу Җирдән, галимнәреңне ал. Дөньяны харап итәчәк залимнәреңне ал! Ашар ризык, һава, сулар — агулы. Тәнгә ниләр кирәк — шулар агулы. Китте Җирдән миһербанлык, бәрәкәт. Юлда, суда, күктә — үлем, һәлакәт. Җәзала да генаһлыны. яманны. Китермәче безгә ахыр заманны! Пәйгамбәрең юлла — бу газап китсен, МәһдиI безне коллыктан азат итсен!
Кыйтгадан кыйтгага йөрим. Тәсбих тарткан картлар күк. Шигъри «догам» Кешелекне Юк булудан саклар күк. Туксан тугыз сәйлән эзләп. Сүзләр тәкрарлап атлыйм. Иң кирәкле, иң хәлиткеч Йөзенче сүзне тапмыйм... Җиһанда — гауга, хәрәкәт: (Куркып, басылып яткан). Кемдер — җирен, кемдер илен. Кемдер — телен югалткан. Гаеплене табалмагач.
Уртага — хәнҗәр чыга
Бир сабырлык һавасыз һәм Сусыз калган юлчыга!
Юлларда — атом тузаны, Җанда — радийлы давыл. Дөнья — гүя шәҗәрәсен Эзләгән сусыз авыл.
Кыйтгадан — кыйтгага йөрим.
Узып милли чикләрдән: Ишекләр, ник ачылмыйсыз. Ычкынмыйсыз бикләрдән’!
«Дөнья — ул мөбарәк тәсбих»... Йөрим илләр буйлата. Алларымда — өзгәләнгән. Таралган тәсбих ята...
1989