Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге


РСФСР ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ИДАРӘСЕ ПЛЕНУМЫ
19—20 мартта Мәскәү каласында РСФСР
Язучылар берлеге идарәсенең VII пленумы булып
үтте Кереш доклад белән идарәнең сәркатибе Н
Шундик чыкты. Берлекнең яңа Устав проекты белән
И. Стрелкова таныштырды
Фикер алышуларда Татарстан Язучылар
берлеге идарәсе рәисе Р. Мөхәммәдиев тә катнашты
һәм чыгыш ясады.
Пленум карары нигезендә Татарстаннан Акъегет
(Рөстәм Фәйзуллин), 3. Хөснияр. Л Лерои СССР
Язучылар берлеге сафына кабул ителделәр.
КПСС ОЛКӘ КОМИТЕТЫНДА
27 мартта КПСС өлкә комитеты пленумы булды
Аида Үзәк Комитетының партиянең XXVIII съездына
Платформасы. КПСС Уставы проектларын тикшерү
барышы турындагы. өлкә партия оешмасында отчет-
сайлау- ларны үткәрү вакыты һәм тәртибе турындагы
мәсьәлә каралды.
Фикер алышуларда «Казан утлары» жур-
налының баш редакторы Р Фәйзуллин да катнашты.
Ул үзенең чыгышында республикабызга союздашлык
статусы, татар теленә дәүләт теле статусы бирү
кирәклегенең мөһим булуын әйтте, әдәбият һәм
мәдәният өлкәсендә кичектерми хәл ителергә
тиешле шактый мәсьәләләрне билгеләп үтте.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
27 март көнне Татарстан Язучылар берлеге
башлангыч партия оешмасының отчет- сайлау
җыелышы булды Доклад белән партоешма
секретаре Р Кәрами чыгыш ясады.
Чыгыш буенча фикер алышуда Г Баширов, Р.
Мөхәммәдиев, М Маликова, Р Мос- тафин, С.
Сабиров, М. Хәбәбуллии, М. Валиев, Ә Гаффар, М
Галиев һ. 6. катнашып, башлангыч партия
оешмасының үзгәртеп-ко- ру барышындагы
эшчәнлегенә бәя бирделәр
Соңыннан Р Мөхәммәдиев, Р. Фәйзуллин, Р.
Низамиев. М Шабаев, С. Ибраһимо- ва, Г Рәхим. Ш.
Мостафин, М. Скороходов. Р Корбанов иптәшләр
составында яңа партбюро сайланды. Берлекнең
башлангыч партия оешмасы секретаре итеп «Казан
утлары» журналының баш редакторы урынбасары Р
Низамиев сайланды
КЕМБРИДЖ — КАЗАН
Англиядәге зур булмаган Кембридж каласы
Европада үзенең борынгы университеты белән
данлыклы. Шулай ук ул дөнья энциклопедия үзәге
буларак та таныла Биредә дөньякүләм исеме булган
Халыкара биографик Үзәк эшли
Күптән түгел бу Халыкара Үзәкнең Генераль
директоры доктор Э. Кей күренекле галимебез,
филология фәннәре докторы Ә Кәримуллинга хат
белән мөрәҗәгать итте Хатта Үзәк тарафыннан
чыгарылачак өч энциклопедик лөгатькә аның
турында мәкалә урнаштыру өчен рөхсәт бирүен
үтенгәннәр
Мондый шатлыклы хәбәрне Ә. Кәримул- линның
гыйльми эшчәнлегенә иң зур бәяләмәләрнең берсе
дип аңларга кирәк.
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
23 мартта Казанның Актерлар йортында
Татарстан Язучылар берлегенең киңәйтелгән
пленумы булды. Ул узган ел дөнья күргән әдәби
әсәрләр турындагы сөйләшүгә, ягъни әдәби ел
йомгакларына багышланды Аны кереш сүз белән
ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р.
Мөхәммәдиев ачты
Пленумда катнашучылар 3. Мансуров- ның —
шигъри әсәрләр, язучы Т Әйдинең — чәчмә әсәрләр,
язучы Л. Леронның — балалар әдәбияты. В.
Корчагинның республикабызда яшәп иҗат итүче рус
әдипләре иҗатлары турындагы чыгышларын
тыңладылар.
Фикер алышуларда язучылар Р Хисмә- туллин,
Н. Әхмәдиев, Ә Махмудов, Р Зәй- дуллин, Э
Мөэминова, М. Вәлиев, В Лав- ришко. С Шәмси, Р.
Мингалим, Җ. Тәрҗема- нов, Р. Кәрами һәм
башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Язучылар берлегенең киңәйтелгән
пленумы 14 нче Батыршин сайлау округына ТАССР
халык депутатлыгына кандидатлар күрсәтү
мәсьәләсен дә карады Берничә кандидат арасыннан
күпчелек тавыш белән ТАССРның Г Тукай
исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Г Рәхим
кандидатурасын күрсәтү турында карар кабул
ителде.
НӘНИЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
ЖУРНАЛ
1 мартта, ниһаять, нәниләр өчен татар телендә
«Салават күпере» исемле айлык журналның беренче
саны дөнья күрде Төсле рәсемнәр белән матур итеп
бизәлгән бу бүләк «Поинт» дигән совет-фин
фирмасы тәэмин иткән сыйфатлы кәгазьдә
басылган. Әлеге журналның тиражы — 25 мең данә
Сабыйларыбызны сөендерүчеләр: баш
мөхәррир 3 Хөснияр (ул әдәбият сөючеләргә «Таң
ата да кич була» исемле китабы белән билгеле),
җаваплы сәркатип Р Корбанов, бүлек мөхәррире Л
Лерон (алар икесе балалар өчен берничә китап
авторы), бизәлеш мөхәррире А. Үтәгән (күп еллар
«Ялкын» журналында эшләде).
ТАТАРСТАН
КИНОЧЫЛАРЫ
СЪЕЗДЫ
27 28 мартта Казан телевидение студия- сенда
Татарстан киночыларының IV съезды булды Анда
катнашучылар Казан кинохроника студиясендә һәм
Казан телевидениесендә зшләнгән документаль
фильмнар белен таныштылар Икенче кенне ТАССР
Киночылар берлеге идарәсенең беренче сәркатибе
X. Фәхретдинов, берлекнең ревизия комиссиясе
әгъзасы М Швецов, Е Алексеева, Н. Сарычева
чыгышлары. Казан телевидениесенең
телефильмнар редакциясе баш мехәррире Л.
Букштейн һәм Казан кинохроника студиясенең баш
мехәррире 8 Пранов информацияләре тыңланды
ТАССР Киночылар берлеге идарәсенең беренче
сәркатибе итеп кинорежиссер Н. Вә- литов сайланды
С. СӘИДӘШЕВКА
ҺӘЙКӘЛ САЛУ
ФОНДЫНА
16 март көнне Актерлар йортында «Уйныйбыз
да, җырлыйбыз да» дигән әдәби- музыкаль кичә
үткәрелде. Анда терле-төрле сәнгать һөнәренә ия
булган язучылар чыгыш ясадылар. Программада
булган җырлар, биюләр, шигырьләр, көлкеле
хикәяләр, гармун һәм курай моңнары тамашачылар
күңеленә хуш килде. Кичәне язучы Р Кәрами алып
барды.
Бу әдәби-музыкаль кичәдән җыелган акча С
Сәидәшевка һәйкәл салу фондына тапшырылачак.
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
ЯҢА ГАЗЕТАЛАР
Март аенда КПССның Татарстан өлкә комитеты,
күп кенә партия оешмаларының үтенечен искә алып,
татар телендә яңа газеталар чыгару турында карар
кабул итте Түбән Камада моңа кадәр тәрҗемә
рәвешендә чыгыл килгән «Ленин нурлары» газетасы
мөстәкыйльлек статусы алды Әлмәт спираль- җөйле
торбалар коллективы да үз газетасын укыячак
ТАССР Юстиция министрлыгы һәм «Хокук белгече»
кооперативы — «Хокук», ә ТАССР Эчке Эшләр
министрлыгы «Криминаль хәбәрләр» дигән татарча
газета чыгаруны үз өсләренә алдылар
ХУШ КИЛӘСЕҢ.
НӘҮРУ31
21 март көнне Казанның Яшьләр үзәгендә
Нәүруз бәйрәме үткәрелде Бу төрки халыкларның
борын-борыннан килгән кышны озату, язны
каршылау бәйрәме Тантананы тарих фәннәре
кандидаты Г Фәиз- рахманои ачты Аннан соң төрле
уеннар.
Ш.Һ.Р.6..Н.Н югары уку йортларында белем алучы
терки кардәшләребез вәкилләре булган студентлар
үзләренең милли сәнгать үрнәкләре белән
таныштырдылар.
Нәүруэ бәйрәмен оештыруда ВЛКСМның Казан
шәһәр комитеты, шәһәр Советы башкарма
комитетының мәдәният бүлеге, хуҗалык исәбендәге
«Болгар»» берләшмәсе, яшьләр торак
комплексының «Ядкарь» театр- студиясе. Татар
Иҗтимагый үзәгенең яшьләр бүлеге, ветеринария
институты коллективлары башлап йөрде
21 март көнне Үзбәкстанда үткәрелгән Нәүруз
бәйрәменә Татарстан сәнгать осталары да
чакырылды. Концертларда РСФСРның атказанган
артисткасы Ә Авзалова. Татарстан комсомолының
М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, җырчы Г
Сафиуллина, «Татарстан яшьләре» газетасының Ф
Кәрим исемендәге республика бүләге лауреаты И.
Сафин, 3. Билалов, көйләр авторы һәм башкаручы
Ф. Мортазин. Татарстанның атказанган артисткасы Р
Мостафина. яшь сәнгать осталары 3 Авзалова. Г
Вафина. М Гомеров һәм башкалар катнашты
Нәүруз бәйрәмен дуслык һәм туганлык
шартларында үткәрүгә Ташкенттагы Татар
иҗтимагый үзәге үзеннән зур өлеш кертте
«НИЧЕК
ЭКСТРЕМИСТ
БУЛЫРГА”.
Башкортстанда яшәүче әдип А. Хәлим һәм
Ростов кинохроникасы студиясе режиссеры В
Голубниченко март аенда Казанда киң җә-
мәгатьчелек белән очраштылар Әлеге очрашулар
вакытында А Хәлимнең 1988 елда «Дружба
народов» журналында «Телем минем — дустым
минем» дигән мәкаләсенә нигезләнеп төшерелгән
«Ничек экстремист булырга?» дигән документаль
фильм да күрсәтелде. Фильм Башкортстанда
татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдәге
мәктәпләрдә татар телендә укыту бетерелеп,
башкортча укытуга күчү, татарларның
паспортларында милләтләрен башкорт итеп яздырту
кебек конфликтлы ситуацияне анализлау белән генә
чикләнми Ул тел мәсьәләсенең, халыкның үзаңы,
милли мәдәни үсеше, һәр шәхеснең җәмгыятьтәге
иҗтимагыи-сәяси роле кебек проблемаларны да
кузгата
Фильм режиссерының кыю эшчәнлеген билгеләп
— Василий Голубниченконың бу зшен урыс
интеллигенциясенең батырлыгы дип бәяләргә
кирәк.— диде тәнкыйтьче М Вәлн- еа очрашуларның
б ерсендә
Шулай ук режиссерның «Таулар кара башлык
астында» исемле икенче фильмы да
тамашачыларда зур кызыксыну уятты