Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


1983 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Резеда Тәфкалун
кызы Вәлиева (Хәлилоеа) 1930 елның 1 маенда Башкортстаи АССРның
Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туган. 1947 елда Салават
районының Кара- таулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга
керә. Аны 1952 елда тәмамлаганнан соң, ул утыз елдан артык
Татарстан китап нәшриятының яшь- ләр-балалар әдәбияты
редакциясендә редактор булып
Резеда Вәлиева, нигездә, балалар шагыйрәсе, нәниләрнең бай
күңел дөньясын яратып сурәтләүче автор буларак танылды. «Минем
дусларым» исемле беренче китабы 1960 елда дөнья күрел, аннан соң
унбиштән артык китабы басылып чыкты. Әсәрләре арасында әкиятләр
дә («Зәңгәр алан әкияте»), поэмалар да («Пионерка Гөлназ». «Якты
йолдызым», -Ильичка хат», М Җәлилгә багышланган «Шагыйрь
гомере» һ. б.) һәм көйгә салынган җырлар да бар
Р вәлиева тәрҗемә өлкәсендә дә эшли С Михалков, Н. Верзилин,
Л. Воронкова. В. Тельпуговларның әсәрләре аның тәрҗемәсендә
татарча яңгыраш алды, китап булып та басылды.
Мәгъсум Хуҗинга 60 яшь
Мәгьсум Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстанның
Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда
Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, башта шул мәктәптә укытучы
булып эшли. Аннары аны комсомолның Саба район комитетына
секретарь итеп сайлыйлар 1949—1954 елларда Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый 1954—1958
елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1958
елда М. Хуҗин үз теләге белән Казахстанга китеп, чирәм җирләрне кү-
тәрүдә катнаша. 1959—1969 елларда Саба район газетасында — бүлек
мөдире. Арча район газетасында — җаваплы секретарь һәм Балтач
район газетасында редактор булып эшли 1969 елдан 1988 елга кадәр
«Чаян» журналында җаваплы секретарь Вазыйфаларын башкара
М Хуҗин проза жанрында иҗат итә Беренче хи кәяләре көндәлек
матбугат битләрендә һәм күмәк җыентыкларда илленче еллар
башында ук күренә башлый. 1961 елда аның «Ерганак юл ала», 1966
елда .Хикәяләр». 1973 елда «Курагай атлары», 1978 елда .Авылым
урамнары». 1980 елда «Урманлы үр». 1984 елда -Өч каен ышыгы»,
1987 елда «Бәхет җире», 1988 елда «Урак өсте болытлары». 1990 елда
«Ерактагы кыялар» китаплары дөнья күрде.
М Хуҗин — 1980 елдан СССР Язучылар союзы члены
Татарстан Язучылар союзы идарасе һлм Казан утлары» журналы
редакциясе юбилярларны каннар катлыйлар. смалштлек һзм иҗат
уңышлары телиләр