Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәзинә алмашканда...


атар әдипләренең китапларын башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсе уй ландыра... Элегрәк
безнең Разня ханым Фәизовабыз бар иде. Ул чын мәгънә сендә билингвист булды, ике телне дә
тиң белеп, оригиналның ботен нечкәлекләренә хәтле аңлап эш итте. Бер дә мөгез чыгармыйча
гына, татарча әсәргә тәңгәл килердәй тәрҗемә ясап куя торган иде. Шул ханымның фидакарь
хезмәте аркасында Г. Ибраһимов, Г. Блширов романнары бөтен илгә таралды, хәтта әле чит илләрдә
соклану уятты.
Әмирхан ага Еникинең дә төрле әсәрен төрле кеше төрлечә тәрҗемә итеп карады. Аларның
кайсысына «баш ияргә» икәнен һич белгән юк. А. Бадюгина, әйтик, оригинал дан тәрҗемә итә. Әмма ләкин
үз телеңне «беләм!* дип әйтү генә җитми бит әле, ул «бе- ләм*не һәрчак ныгыту һәм тирәнәйтү кирәк.
Моның өчен, иң әүвәл. татар әдәбиятын тоташтан. берөзлексез уку мәҗбүри. А. Бадюгинаның русчага
ясаган тәрҗемәләрендәге бер урында таптану туган теленә илтифаты җитмәүдән килеп чыгадыр,
ахрысы... Ә инде Р. Кутуй оригиналны кулына да тотып карамый: файдасы юк, чөнки ул ана телен нән
мәхрүм калган. Оригиналның бөтен нечкәлекләрен белмәгәч, подстрочниктан, ягъ ни әштер-өштер генә
ясалган сүзгә-сүз тәрҗемәдән, өр-яңа әдәби әсәр корыштырырга мәҗбүр ул. Андый әсәр, Еннки темасына
язылган яңа әсәр буларак, саф рус телендә матур яңгыраса да. ул инде безнең Әмирхан абзыйдан шактый
ук ераклашкан була...
Мәгәр иң аянычлы язмыш Фатих ага Хөснине сагалап торган, ахрысы. Аның көй ләп укырлык гүзәл
әсәрен — «Йөзек кашы* повестен русчага Н. Мальшакова тәрҗемә итте. Әмма ул татар теленә дә.
авторның үзенә дә әллә ни хөрмәт саклап тормыйча, «төзәтү*. «шомарту«лар кертүне үзенең бурычы
санады булса кирәк: сабан туенда ат чабышында катнашучы авыл малайларын... ияргә атландырды.
Мондый «шомартулар* халыкның тормыш-көнкүрешен рәтләп белмәүдән, өйрәнмәүдән килеп чыга.
Фатих аганың зур-зур романнарын тәрҗемә итүче Н. Богданов турында исә татарчаны да. халык
тормышын да белми дип әйтү генә аз булыр: ул әле шуның өстенә безнең олы язучыбызны адым саен
малайсыта, китапларның эчтәлегенә тыкшына, әллә нинди • мөгезләр* чыгарып азаплана. Сабан туенда
көрәшеп кенә калмыйлар, уйныйлар-бии- ләр, танцевать итәләр, яңа туган баланы... чукындыралар, ә бер
геройны хәтта «церков нопрнходская школа.га укырга илтәләр... Милли колоритны мондый юл белән
«көчәйтү* бернинди киртәгә дә сыймый, билгеле.
Фатих аганың лирик повестьлары үзенә бер нәфислек һәм гүзәллек белән өртелгән. Әмма Е. Манько
дигән иптәш аны моны уйлап тормаган, артык баш ватмаган: грам матика җәһәтеннән дөрес җөмләләр
корыштырса да, Хөсни хәтле Хөснинең телендәге лирик аһәңне, илаһи бизәкләрне, әлбәттә, саклый
алмаган. Тик анысы аның бер бәла. Е. Маиькога андый зыян гына аз тоелган һәм ул «Без яшь идек*
повестенда болай хәрәм ләшә: оригиналда Фуат сугыштан соң Одессада төпләнеп кала, молдаван кызына
өйләнә, бер малайлары туа. Озак еллардан соң Миңнегөл сөйгәненнән хат ала — бу инде фәкать безнең
лирик моңга бай сөекле авторыбызда гына булырдай хәл, аның иҗатына, язу стиленә гомумән хас бизәк.
Тәрҗемәче аны азсына, үзенчә «үзгәрешләр* кора башлый. Башта ул Фуат белән Миңнегөлне вокзалда
очраштырмакчы булып азаплана, тик очраш тыра алмыйча гына кала — үзеннән ике-өч бит мәгънәсез
штамп өсти. Аннары ул мол даван кызын Одессада очратуны бик үк өнәп бетермичә, текстка мондыйрак
экзекуция ясый: Фуат япон милитаристларына каршы да сугышкан икән. Ерак Көнчыгышта үзенең
мәхәббәтен очрата, исеме София икән, «милләте белән молдаван икән*, шул ук часть та фельдшер булган
икән, Фуатка ул ике бала (!) табып биргән икән... Шул ук тәрҗемәче җырлап торган шигъри проза белән
язучы Фатих Хөснинең тел байлыгын, стиль үзенчәлекләрен бирә алмавына, имештер, компенсация ясый
һәм: «Где-то читала я*,— дигән булып, әсәрнең эчтәлегенә дә, гомуми настроениега да һичбер
мөнәсәбәте булмаган, җиде ел кайнаса да шулпасы катнашмастай унике юллык шигырь белән тәмамлый.
Гаять ур та кул бу шигырь җитмәсә әле: «Ногу крепче держите в стремени...* — дип башлана. Фатих
аганың тәрҗемәчеләре әллә сүз беркетеп куйганнар инде: әледән әле ияр-өзәңге белән авторның
теңкәсенә тия торалар...
Драматургиядән Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ен генә алыйк. Ю. Мочалов бу
әсәрне болай намус белән эшләгән, бер дә күрәләтә хыянәт итмичә, нәкъ русча матур яңгырардай,
адекват тәрҗемә биргән. Тик менә әлеге тәрҗемәдә геройларның холкына аз-маз зыян килердәй урыннар
очрый, монысы инде милли колоритны тулаем аңлап җиткермәү бәласе.
Т
«Эй, кем бар өйдә. чай чыгарыгыз!» — дигән мәгърур таләп урынына, гайрәте бө тенләй сүрелгән, мескен
бер бабайның сүзләре ишетелә:
•Эй. кто там есть, в доме? Чай вскипел? Чаю хочется, слышите?»
Ата-бабадан озын гомерле булган мәгърур картны рәнҗетү булып яңгырый бу уры ны Чонки оригиналда ул
искиткеч гайрәтле, тормышчан, һәм аның өендә самавыр көн нең кон буена җырлап торырга тиеш.
Оригиналдагы «Сарыклар абзарын ремонтларгамы?» исә «Пионерский лагерь» бу лып киткән бит. әй!
Хәмдебануның бикле капка янында әйткән сүзләре һич тә картая белмәгән егет карт ка кинә булып
яңгырамый инде югыйсә: • Әстәгъфирулла... тфү. кешедән оят! (...) чакы рып кертеп, рисвай итеп
чыгармасаң... (...) Кая. нәрсә соң бу?» Ә менә тәрҗемәдә ул әдәп фәлән саклап тормый, татар карчыклары
гомерендә әйтә алмаслык сүзләрне яудырып мы-яудыра:
«Девяносто лет прожил — ума не набрался •.
• Шутом был, шутом остался!»
• Открой, дурень, а то всю деревню созову!»
• Отопри! •
•Открой, говорят!»
Боларның бер ишесе элекке заманда татар хатыннарының нинди тәрбия алганнарын белмәүдән
килсә, милли колоритны гәүдәләндерүдә каза булса, икенчеләре инде бичара тәрҗемәченең үзеннән
«бизәк» өстәргә маташу бәласе... Ә бит инде татар халкы иың үткәнен-бүгенгесен дә. гореф гадәтләрен дә.
телен-фигылен дә гаҗәеп әйбәт белгән һәм укучының да. тамашачының да олуг мәхәббәтен яулаган Туфан
Миннуллиины рус укучысына түкми-чәчми илтеп җиткерү вазифасын гына үтәргә тиеш иде тәрҗемәче!
Әсәрен тәрҗемә итәргә алынган авторыңа тулаем ышану кирәк. Бик күп еллар элек мин үзем дә Л. Н.
Толстойның автобиографик өч повестен тәрҗемә иткән идем. Әйтик. • Балачак» дигәнендә Гриша исемле
дивана дәрвиш бар. Аның образы, башкалар шикел ле үк. җиренә җиткереп эшләнгән, чынбарлыктан
алынган булуына һичбер төрле шик шөбһәгә урын калдырмый. Сәер хәл, әмма шушы образга тулысынча
ышанганлыктан, авторның истәлекләрендә, ул образны уйлап кына чыгардым, дип әйткәненә һич ышана
алмыйм гына бит...
Кайчагында безнең замандашларыбыз чынбарлыктагы хәлләрне китапдарынд әш тер-өштер генә
күчереп куялар да — художество дөреслегенә ирешә алмыйлар, образла ры ясалма чыга, ышандырмый...
Тәрҗемәче үзенең авторын олылап, хөрмәт белән карамаса. әллә нинди хәлләр, үз гортү төзәтүләр
килеп чыгуы ихтимал Рус поэзиясендә А. Ахматованың тоткан урыны гаять зур. Ә менә Тукайны русчага
тәрҗемә итүе бер дә инде сөендерми. Г Тукайның «Мәктәптә» исемле шигыре, исегездә булса, болайрак
башланып китә:
•Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән.
Вә коньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән*
Тәрҗемәдә ул болай укыла:
•Хлеб убрали, стало тихо и пустынно на полях.
Птицы южные вернулись зимовать в родных краях*
(Малая серия •Библиотека поэта». 1963. 300 б.). Тәрҗемәче
биредә шигырьнең эчтәлеген үзгәртә, авторнын фикеренә хыянәт итә. Г. Тукай «Пар ат. шигырендә
Уральск белән саубуллашкан чагында болайрак ди:
•Сау бул инде. хуш. бәхил бул. и минем торган җирем
Хуш. гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз...*
Тәрҗемәдә исә әлеге юллар мондыйрак килеп чыккан
,Край родной, не будь о обиде, край любимый, о. прости.
О. прощай, родимый город, город детства моего!*
(Шунда ук. 118 6.)
Габдулла Тукай үзенең Кушлавыч авылында тууын гомерендә ди ысаынән чыгар мый. хәтта әле
күңеленә бик якын булган Кырлайга карата да: «Гәрчә анда тумасам да.
мин бераз торган идем». - ди. Уральскины ул Кырлайдан соң. тугыз яшендә генә күрә һәм беркайчан да
«туган ягым» яки «тугай шәһәрем» дип әйтми. Димәк ки «род ной» һәм «родимый» дип мөрәҗәгать итүе —
ялган, фальшь. Бу шигырьнең стиленә дә зур зыян килгән оригиналы яңгыраш ягыннан ат тоягының каты
юлга бәрелүен хәтерләтә. сәфәр настроениесен тудыра; ә тәрҗемәдә исә андый яңгыраш бөтенләй юкка
чыккан. бары тик .Пара лошадей» дигән исеме генә торып калган, укучыга эмоциональ тәэсир итү көче
ю галган.
Ә бит тәрҗемәче бер дә масаймыйча. «Ярамаган тагын аңа» дип уйламыйча, ори гиналны үзе укып
сокланган һәм авторның даһилыгын тулысыңча аңлаган очракларда — катлаулырак тезмә юлларны да
матур гына башкарып чыгарга мөмкин.
Менә бер мисал — А. С. Пушкинның «Эхо» шигыре.
Ревет ли зверь в лесу глухом. Трубит ли рог. звенит
ли гром. Поет ли дева за холмом — На всякий звук
Свой отклик в воздухе пустом Родишь ты вдруг...
А. С. Пушкин — һәммәбез өчен боек шагыйрь,
даһи шагыйрь. Әхмәт ага Исхак та ана шулай олылап
карый һәм аның шигырьләрен тәрҗемә итәргә
керешкәч, бер дә кочен жәлләми, ботен шигъри
талантын эшкә җигә, шигырь үлчәвең 8 иҗектән 10 иҗек кә үзгәртүдән гайре һичбер торле каза китерми,
эчтәлек-мәгьнә ягыннан тулаем таң гал килердәй адекват шигырь иҗат итә. Нәтиҗәдә — безнең укучыга
әсәрнең илаһи бер гүзәл яңгырашын китереп җиткерә. Тәрҗемәчегә шуннан да зур куаныч юк.
Икенче бер аксакалыбыз Нури ага Арсланның фарсы шагыйре Гомәр Хойям даһилыгына мөкиббән
китеп, гомере буена аның робагыйларын — дүрт юллы шигырь парен оригиналдан тәрҗемә кылуы,
оригиналның ботен нечкәлекләренә үтеп керүе, яхшыдан яхшы вариантлар ясый торгач, соклангыч шигъри
юллардан төзелгән нәни генә бер китап китереп чыгаруы — олуг егетлек, иҗат иясенең халыкка зур бүләге.
Укучыга илтифатлы булу дигән сүз ул — үзеңнең туган телеңне белүеңә, дөресрә- гс. ни дәрәҗәдә
белүеңә бәйләнгән. Бүгенге кондә бик күп яшьләрнең русча белән ар тыграк мавыгып китеп, татар телен
акрынлап оныта башлавы барча халыкка мәгълүм.
Мондый чир. кызганычка каршы, мине дә читләтеп үтмәде. Мәктәптә укуны туган авылым Кече
Чынлыда башлап җибәргәннән соң гаиләбез белән Казанга, хәзерге Дәр виш поселогына күчеп килдек.
Тора бара минем уку татарча русча аралашып китте Әмма сугыш беткән бер заманда телемнең ярыйсы ук
чуарланып китүен абайлап алдым, һәм йөрәгем жуу итте, үземнән үзем оялып куйдым. Шуннан инде
шәһәргә та тар мәктәбе эзләп киттем. 12 нче мәктәпне табып, унынчыны шунда тәмамладым. Шә һәрнең
үзендә до татар телен һәм әдәбиятын укытучы юньле педагог очратмадым очратуын, мәгәр әлеге
мәктәпнең директоры Кәрим абый Хәмитов. завучыбыз Әхәт абый Богданов, биология укытучысы Мәрзия
апа. химия укытучысы Хәлңмә апалар үзләренең фәннәрен саф ана телендә өйрәтү белән генә дә
чикләнмичә, сугыштан соңгы гаять авыр елларда укучыларга миһербанлылык күрсәтеп, аларның хәл-
әхвәлләре белән кызыксынып, булышлык итеп яшәделәр.
Бары тик үзең яраткан, таланты алдында баш игән язучыларның гына иҗатын ныгытып өйрәнергә,
анда да әле күңелеңә бик тә хуш килгән әсәрләрен генә татар укучысына тәкъдим итәргә кирәктер, дип
уйлыйм. Хәер, безнең телгә тәрҗемә итү өчен китап сайлаган чагында минем коллегалар мондый таләпне
күздән ычкындырмыйлар. Әдәби тәрҗемәнең бүгенге әйбәт сыйфаты да күктән килеп төшмәде, дистәләрчә
еллар буена армый-талмый эзләнүләр өйрәнүләр нәтиҗәсендә фидакарь хезмәт белән яуланды.
Университетта укыган чакны шулай В. Шишковның «Угрюм-река» дигән романы кулыма килеп керде.
Бер генә әдәби әсәрдән дә шулчаклы нык тәэсирләнгәнем булма гандыр авторның гуманистлыгы да.
теленең гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан булуы да. геройның язмышы-кыяфәте дә. холык-фигыльләре дә. үз-
үзләрен тотышы да мине тәмам сихерләде. Үзем укып кына калу җинаять сыман тоелды, шуннан
дусларыма да укыттым. Аның белән генә дә чикләнеп каласым килмичә, үзебезнең Кече Чынлы малай
ларына да, русча белмәүче башка авыллардагы малайларга да укытасым бик-бик килде. Ләкин ул чагында
әле тәрҗемә эшенең ии дәрәҗәдә читен эш энә белән кое казу икәнен белеп җиткерми идем. Китапның
исемен безнеңчә ничегрәк итеп әйтергә икән, дип баш вата башладым. В. Шишковның башка китапларын
да укый торгач, бө тен иҗатын өйрәнеп чыкканымны сизми дә калганмын.
Шунысын әйтергә кирәк, ул чагында Г. Гобәй. М. Максуд. А. Гомерләрнең тәрҗемәләре миндә
канәгатьсезлек тойгысы калдырды. Алар шикелле сүзне сүзг.э әйләндереп бару белән, калька ясау белән
чикләнергә ярамаганын аңладым. Иң зур сабакны шу 160
Тын урманда ерткыч куйса улап, күк күкрзсз.
быргы куйса уйнап. Тау артында бер кыз
куйса җырлап Барсына да
Син шуларның кайтарасың җавап Тын
һавада...
лардан алдым. Тик әле башка юлиы сайларга да, бүтәнчәрәк ашлап карарга да коч тоймадым шушы авыр
хезмәткә үземне әзерли башладым. Беренче тәрҗемәләрем студент чакны ук дөнья күрде, шул арада җиде
ел гомер үтеп тә китте...
Ул елларда тәрҗемә өлкәсендә иң дөрес юлдан баручы Сәрвәр Әдһәмова. Ибраһим Гази, Афзал
Шамов һәм Сәгыйт Фәйзуллиннар безнең ише «бала чага»га искиткеч дустанә карыйлар, теләктәшлек
күрсәтәләр, киңәш бирәләр иде. Укытучыларым дип әнә шул игелекле затларны саныйм. Шулардай фатиха
алып, китапның исемен «Хәсрәт дәрьясы» дип халык рухында язып куйдым да, тәвәккәлләп эшкә керештем.
Көн саен эшли торгач, бер мәртәбә язып чыктым. Аннары кабат эшләргә-шомартырга тотындым Җиде кат
телемне чарлаган арада, янә җиде ел үткәнен гизми дә калганмын. Бу авыр хезмәт минем өчен бер үк
вакытта газаплы да. ләззәтле дә булды. Нәтиҗәдә киләчәгем не дә әнә шул хезмәт билгеләде: әдәби
тәрҗемә — иҗатыма әверелде һәм мин шигырь язуны да, хикәя повестьларны да читкә ташладым. Татар
мәдәниятын урта кул әсәрләр белән чүпләгәнче — дөнья әдәбияты гүзәлләре исәбенә баетырга карар
кылдым.
Руе әдәбиятында гаҗәеп күренекле урын алып торган. А. Толстой иҗатында иң күркәм саналырга
лаек «Хождение по мукам» эпопеясын тәрҗемә итү — үзе бер тарих. Тиңе булмаган останы, стилистны
ничек итеп икенче телдә сөйләтмәк кирәк9! Уйлана торгач, авторның стилен кечерәк күләмле әсәрләреннән
үзләштерергә ниятләдем оүвәл «Аэлита» белән «Инженер Гаринның гиперболоиды» дигән маҗаралы һәм
фан тостик романнарын эшләдем. Фәкать шуннан соң гына «Михнәтле заман» трилогия сенә ныклап
тотындым. Биш алты ел буе яраткан геройларым дөньясында яшәдем.
Ара-тирә авторның текстын чак кына үзгәртеп җибәрү кирәк булуын да аңладым. • Хождение по
мукам» трилогиясенең өченче китабында, мәсәлән, Алексей Толстой бо лай дип яза; «Единственная память
— изумрудное колечко, зелененький огонек, подарок Вадима, затерялось еще в селе Владимирском». Бәй.
монда баш ватып торасы юк. тотасы да тәрҗемә итәсе! Мәгәр кешедә хәтер дигән нәрсә бар бит әле
Ничәмә-ничә елдан бир ле шушы геройлар белән аралашып яшәгәч, сиңа бит инде һәркайсының холкы
фигыле, кайчан ниләр эшләгәне мәгълүм. Шуңа күрә син әлеге җөмләгә шикләнеп карыйсың, алдагы ике
романны актарырга тотынасың. Күпмедер эзләгәннән соң. алдагы томның 432—433 битләреннән икенче
төрлерәк хәбәр табып аласың Катя үзенең сеңелесе Даша һәм беренче ире Николай Иванович белән
бергәләп, Нева проспектына чыккан икән дә, шунда аңа туган коненә дип зөбәрҗәт кашлы йөзек бүләк
иткәннәр икән. Сугышка чак лы булган шушы вакыйга һәммә нәрсәгә ачыклык кертә. Инде син тәрҗемәңдә
бер тап кыр шушы вакыйганы язып куйгансың икән, ничек итеп онытмак кирәк тә. ничек итеп икенче җирдә
бүтән төрле итеп язмак кирәк9 «Автор үзе ни сәбәпле бол ай бутады икән? • дип уйланасың. Ихтимал. Катя
беренче ирен искә төшерергә теләмидер, һәммә күркәм нәрсәне дә Вадимнан күрәдер; бәлкем, автор үзе
героинясының язмышын тулаем сөекле кешесенә бәйлидер; ә бәлкем, йөзек вакыйгасын автор онытып
җибәргәндер?
Рус теленең үзенә генә хас төсмерләре еш кына очракта әдәбият кешеләрен дә аптырашта калдыра.
Әйтик, әлеге трилогиядә: • под муки пара штанов без заплаток». - дигәнне «...ямаусыз чалбарга бер пот он
бирәләр». - дип тәрҗемә иткән идем Рецензент ка бу арзандыр сыман тоелган һәм ул: «икс чалбарга».—
дип үзгәрткән. Редактор да тар җемәчесенең русча белүенә бик үк ышанып җитмәгән һәм карандаш белән
«төзәтелгән» сүзне хуплаган, карп белән язып чыккан. Ә бит ныклабрак уйлап карасаң, монда хикмәт һәр
ике телнең үзенә генә хас булган үзенчәлегендә: бездә берлектә йөргән әйбер рус телендә парлы булып
исәпләнә (пара перчаток, пара ботинок, пара штанов) һәм аны, рус часында булган өчен генә, безнең телгә
дә күчереп утырту хата булыр иде.
Берзаман Колумбиянең хор фикирле әдибе Г Гирсна Маркесның рус теленә тәрҗемә ителгән «Сто
лет одиночества» исемле романы кулыма килеп керде Кеше язмышын бу чаклы да тирән ачуны, бер
гаиләнең гасырдан артык вакыт эчендә кичергәннәрен бә хет вә шатлыкларын, фаҗига вә аянычлы
хәлләрен, ахыр чиктә һәлакәткә дучар ител гонен — һәммәсен дә искиткеч зур осталык белән тасвирлауны
күреп, тәмам хәйран калдым. Бу авторга кагылышлы мәкалә вә әңгәмәләр минем өчен аерым бер планета
сыман кызыксыну уятты. Әнә шул гадәттән тыш кызыксыну ул авторны шәхес буларак олыларга, хөрмәт
нтәргп. аның гуманистлыгы алдында баш иярг», художник буларак аны бүгенге көн әдипләреннән иң олысы,
иң зур талант иясе дип танырга мәҗбүр итте.
• Хәсрәт дәрьясы». «Михнәтле заман», «Ялгызлык». Миңа калса, бу әсәрләр ара сында күзгә
күренмәгән ниндидер серле җепләр сузылган. Бу әсәрләрне иҗат итүче авторлар — В. Шишков, А. Толстой.
Г. Гареш Маркес үзләре дә — боек художниклар. Алар заман рухын тоеп, иң кирәкле темпны күтәргәннәр
һәм үз геройларының сикәл толе чуар язмышлары аркылы барча халыкның, алай гына да түгел, бөтен
дөньяның, һәммә кешелекнең язмышын гәүдәләндергәннәр Янә килеп, әлеге әсәрләрнең һәркайсы
гуманист идея белән сугарылган. Аларның һәркайсында тормышчанлык, илаһи бер ышандыру көче ята...