Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМИЛ АФЗАЛ КӨЛҮЕ


Гамил Афзал исемен ишеткәч тә күз алдына җор телле, үткен фикерле, көчле һәм көр ру хлы кеше
килеп баса. Халык аны чәнечкеле шигыреннән. җор сүзеннән яхшы белә Чөнки дистәләгән еллар
буенча Гамил Афзал шигыреннән башка эстрада сәхнәсендә пәрдә ачылмый Профессиональ
артистлар да. үзешчәннәр дә кинәнә аның иҗаты белән -Тәвәккәл әби- -Әсмабикә җаным, ахирәт-. -
Өф-оф итеп- һ б әсәрләре менә 30 елдан артык телдән төшми, һаман тәкатьсез көлдерә, алардагы шифаны
тоеп бүген дә шатланасың Боларга яңалары да өстәлә тора
Моңа кадәр әдәбиятчыларны Гамил Афзал күбрәк лирик буларак кызыксындырды Бу өлкәдә Т
Галиуллин Н Юзиев. Р Мостафин кебек галимнәрнең эзләнүләре мәгълүм Шулай да. шагыйрь иҗатын
гомуми бәяләгәндә, аның көлү осталыгын, сатирик талантын бәһәләүче фикерләр дә очрап тора Газета -
журналларда дөнья күргән С Хәким. Ф Шафигуллин. Н Хисамов, Р Фәйзуллин. Р Гатауллин мәкаләләрендә
Гамил Афзал сатирасы турында җитди уйланулар бар Шагыйрьнең лири касын югары бәяләгән хәлдә, без
аны бүген талантының кабатланмас дәрәҗәсен көлү өлкәсендә ачуын һәм заманыбызның Тукай рухлы иң
көчле сатиригы булуын таныйбыз -Шагыйрь иң элек үзен шушы авыр, четерекле, җаваплы жанрда танытты-
(Ф Шафигуллин)
Лирика һәм сатира агымы Г Афзал иҗатында берчә тынып, берчә шаулап яши Әле лирик агым көчәеп,
сатира саегып кала, әле көлү өстенлек итә. Алтмышынчы елларда көлке агымы тараебрак саегыбрак калса,
соңгы елларда ул шагыйрь иҗатында тагын да тернәкләнә, җанлана төшә
Илебездә кискен үзгәрешләр бара. Бюрократларга, әшнәлеккә, әхлаксызлык- ка каршы көрәш дәвам
иткән чорда әдәбият мәйданында сугышчан жанрлар алга чыга Югары Советта да тәнкыйть үзәк юнәлеш
булып китте «Җәмгыятебезнең бердәнбер яшәү принцибы — тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть Алардан башка
үсеш юк,—диде М С Горбачев КПССның XXVII съездында Шулай ук XIX нчы Бөтенсоюз
партконференциясендә: -Тискәре күренешләр белән көрәштә сатира кебек жанрның көчен тулырак
файдаланырга кирәк.-—диелде
Димәк, сатирага һәм шушы дилбегәне кулында тоткан сатирикларга игътибарны арттыру — әдәбият
белемендә һәм тәнкыйтьтә төп юнәлеш булырга тиеш. «Көлү көлкеле эш булса да, уен эш түгел Ул
халыкның ру хи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш» (Нил Юзиев)
Беренче рус революциясе һәм реакция елларында Тукай сатирасы Егерменче еллар ахырында
Такташның кешелекле юморы «Аннары Ә Фәйзи. Ә Давыдов, 3 Мансур. Ә Исхак Һәм бу агымга куәтле
дулкыннар өстәп безнең революциягә килеп җитүчеләр Гамил Афзал. Шәүкәт Галиев. Гәрәй Рәхим Болар
арасында Г Афзал язмышы белән дә. бормалы-бормалы иҗат сукмагы белән дә. сатирик куәтле әрем
ачылы теле белән дә аерылып тора. «Гамил Афзал башта ук. беренче шигырьләреннән үк җиргә ябышты
Икенче ныклап ябышкан объекты — Тукай Тукайчылык Гамил Афзал иҗатының рухында.— дип язды С
Хәким Менә шушы сыйфат шагыйрьгә милли сатираның дилбегәсен ышанып тоттырган да инде Аның
шигырьләре — тормышыбызның, әхлагыбызның, кешелекнең йөзен таплаучы һәртөрле күренешләр белән
җанын аямыйча көрәшкән иҗат үрнәкләре Яшәешнең һәр күзәнәге өчен борчылу, һәр бюрократ, һәр
формалист, һәр куркак белән көрәшү тармаклы проблемаларга, темалар төрлелегенә алып килгән
Образларына, үзе тудырган сатирик типларга шагыйрь кат-кат әйләнеп кайта, туктаусыз көрәшә, һәр
очракта аларны яңача фашлый, тынычланып калырга һич тә уйламый
Ә мондый көрәшче рухлы, үткен сатира нигезендә нәрсә ята соң7 Аның әйдәүче йолдызы, остазлары
кем7 -Шагыйрь нечкә тоемлы күңелгә, чичәннәрнекедәй телгә ия Ул бу байлыгы белән табигатькә һәм
гасырлар буена мирас-хәзинә булып килгән, уй-фикерләрне садә итеп, ягымлы тапкыр һәм төзек итеп әйтеп
бирергә сәләтле халык теленә бурычлы» (Р Фәйзуллин) Гамил Афзал бәләкәй чагыннан ук халыкның җыр-
бәетләрен тыңлап, хикмәтле һәм мәзәк сүзләр ишетеп үскән халыкның көй-моңнарына гашыйк шагыйрь
Шигырьләрдә халык җырларына хас җиңеллек, гадилек бар «табигый агышны дастаннарга хас салмаклык
алыштыра» (Р Гатауллин) Җиңеллеккә, гадллекко алып килгән нәрсә — халык авыз иҗаыән киң файдалану
Халыктагы җор фразеологик бөтеннәр. хикмәтле сүз. мәкаль әйтемнәр — болар барысы да шагыйрьнең кул
астында Шигырьләрдә халык җырлары стилен* борынгы ядкаребез «Кыйссаи Йосыф- ритмын сиземләргә
була Г. Афзал сатира-
Г
сынын топ сыйфаты — «милли традицияләрне үткән буын шагыйрьләре китереп җиткергән бер үзәннән
эләктереп алып, чор алып килгән яңалыклар белән синтезлап. үзенчә дәвам иттерә белүдә Ул татар
теленең тапкырлыгына тел-сурәт байлыгына тирән үтеп кереп, аны үзенчә яңгырата белә, халыктан алган
тапкыр әйләнмәне үзгәртә, шигъри тукыма эчендә эретеп җибәрә* — дип язды Т Галиуллин
Сатирада халык тел байлыгын файдалану, шушы нигездә фикер тыгызлыгына һам сүз үткенлегенә
ирешү — Гамил Афзалның Тукайдан өйрәнгән иң гүзәл сыйфаты дисәк, ялгышмабыз Шагыйрь әледән-але
Тукайга мөрәҗәгать итә Аның сюжетын да образларын да (мисал вчен -Кәҗә белән Сарык хикәясе* һ б).
шигъри үлчәмен дә («Дошманнар* -Мөдир төше* Тукай белән киңәшеп утырганнан соң»), фашлау
алымнарын сатирик ысулларын да оста файдаланып. Тукай ру хын, аның сатирик акцентын көнүзәк
проблемага жига Г Афзалның -Донжуан Ногман маҗаралары «Сайладым, их сайладым*. Уз туксаным
туксан- һәм башка бик күп шигырьләрендәге көлкеле типлар сатирик монолог аша фашлана Мондый
фашлау ысулын Тукайның -Мулла зары*. «Ысул кадимче- кебек шигырьләрендә дә күрергә мөмкин.
Авторның рифма-ритм белән оста эш итүен, теге яки бу шигъри үлчәмне имгәтми-нитми күчереп, үз
мәнфәгатендә оста файдалануын -Аракыга каршы- шигыре ачык дәлилли
Аракы юктан гына җирдә аялыклар улжи ич
Пусть жәләхләрең берлән кунак чакыр да. узең эч.
ДИ автор. Шул рәвешчә. Г Афзал заманча проблемалар көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә Шигъри форма
өлкәсендә дә. тема, проблема төрлелегендә до туктаусыз эзләнә Аның геройлары - тормышның әчесен-
төчесен татыган дөньяга әзме-күпме җайлашкан үзләренең сәер гадәтләре аркасында көлкегә калучы яки
нинди дә булса «фәлсәфәгә- ия булган урта һәм өлкән буын кешеләре Бригадир Ахун мактанмый
булдыралмый торган Сәләхеттин абзый йомшак креслога кунаклаган председатель яки үзенең черек мещан
фәлсәфәсенә табынып яшәүче -урынбасар- дисеңме — болар барысы да тормышчан һәм тере типлар
Мондыйлар бүген дә һәр апылда. һәр төбәктә очрый Шуның өчен дә укучыга алар таныш һәм уз Гамил
Афзал үз геройлары арасында гомер буе кайнаган кешедәй, .чларның психикасындагы һәр нечкәлекне
тоеп, тормышларындагы һәр күзәнәкне танып, төсмерләп яза Кешеләрне мыскыллау түгел, аларны кызгану
тәрбияни мәгънәдәге ярату хас бу сатирага Телендә әрем әчелеге булса да. тупаслы, дорфалыктан ерак
тора шагыйрь Ул һәр авыруга дозаны төгәл билгели, еш кына йомшак түшәп катыга утырта • Г Афзал
шигырьләрендә гуманист җанлы тәрбияче кулы сизелә- ди Н Хиса- мон Геройларның бер ишеләре минем
эшне сизмиләр белмиләр дип йөри, үзенең көлкегә каласын чамаламый Мәсәлән, анда-санда эшләгән
булып тормышка һич игелек күрсәтә алмаган җилкуар («Анда-санда-) Улына-кызына «асыл - киңәшләр
яудыручы Флүрәттәи («Флүрәттәй акыллы- ) Бүрәнә өстендә ижны-барны сөйләшеп гомер үткәрүче
колхозчылар (-Лавка алдында күләгәдә-1 Мондый шигырьләр тыныч тондагы гади хикәяләүне хәтерләтә,
сатирик монологлар аша образлар үзләрен үзләре фашлый Тискәре образларның икенче берләренә исә
карьеристларга мин-минлекләре чиктән ашкан эгоистларга үз шәүләсеннән үзе куркып яшәүче «тун асты
кыюларына*—усал камчысын кызганмый автор Шигырьләрендә аларга кабат-кабат кайта яңа ысул һам яңа
чаралар ярдәмендә сатирик типларны яңача пешерә
Менә безнең түрә кәеф-сафа сөреп, секретарь кыз Дания белән гыйшык-мыи- шык уйнап, кабинетта
гомер сөрә Менә ул шабашниклар белән чыш-пыш килеп, колхоз малын анда-санда өләшеп үз кесәсен
калынайта һәр җинаятьнең барышы сатирикның уч төбендә -Үрләттек* шигырендәге түрә шәп докладлар
сөйләргә оста булса ди. «Маяк»ны таякка калдыра Өйрәнсен, күрсен дөньяны дип. аны -Алга* ук күчерәләр
Бу колхоз да белә артка китә Булмаса котылыйк моннан, дип. аны тагын да югарырак күтәрәләр
Ул хллер еракта, биектә.
Безләрне кубызга бистә. Ел буе
шелтәләр яудыра. Сүгәргә
чакыртып алдыра. Хрусталь
графиннан су эчә. Үзенең кежлегсн
белмичә
Күрүебезчә. сатира угы типик язмыш типик биографиягә юналтелгән Шагыйрь көндәлек тормыш.
гадати кешеләр прозасын курыкмыйча поэзиягә алып керә Гоголь
фикерен» кушылсак, шагыйрьнең осталыгы иң вак һәм гадәти көнкүрешне үзенең таланты ярдәмендә
сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрә белүендә
һәр сатирик үзенчә нәфрәтләнә үзенчә елмая, келә Шәүкәт Галиев доньясын онытып, рәхәтләнеп
елмая, шуңа күрә дә аның келүе юморга тартымрак Гәрәй Рәхим исә хәйләкәр мыек астыннан елмаючан Ә
инде Зәки Нури кайчакта нәфрәтләнеп китеп, тупас сүзләр дә ычкындыргалый көлүен онытып, коры фашлау
сүзенә күчә Гамил Афзал сатирасы исә традицион кануннарны да саклый, үзенчә, яңача да яза Автор
шигырьнең, образның эчендә, ягъни ул — үзе бер персонаж Тормыш драмасында ул читтән елмаеп-көлеп
торучы гына түгел, ә анда актив катнашучы Тәнкыйтьләнәсе мохитнең эченә үтеп керә ул, әйләнеп-әйләнеп
аның кол- келе якларын фаш итә
Гамил Афзалның образлар хәзинәсендә икенче бер төркем - «Мыек борам». «Тун астында кыюлык»
»Сак кеше». «Курку хисе» кебек шигырьләрнең геройлары Болар — алны-артны кат-кат уйлап та. үз
фикерләрен әйтергә куркып ишәүче типлар Менә ул үз кыюлыгыннан үзе куркып, тун астында ята («Тун
астында кыюлык») Югыйсә, власте булса, ул да дөньяны дер селкетер иде Ләкин әле бит фатир аласы бар.
телеңне тыймасаң. премиядән коры калуыңны көт тә тор Алла сакласын «ялгыш фикер әйтеп януың бар»,
эштән дә куып чыгарулары ихтимал
Ә хәзергә тун астында ятып.
Сүккәлә дә, брат, типкәлә Үзе
алдында
Якты чырай катып
Җизни диеп эндәш эткә дә
МОНДЫЙ типларның икенче берләре исә «оптимистрак». алар җайлы гына урнашып өлгергән, хәтта үз
мәнфәгатьләрен хуп күреп, аны башкаларга да тәкъдим итәләр «Урынбасар булу яхшырак- «Файдалы
киңәшләр». «Исәп-хисап», «Киңәш» шигырьләренең геройлары «бай» тормыш тәҗрибәсе туплаган акыл
сатучы кыяфәтендә
Тыныч карап яхшылыкка, яланлыкка.
Әз генә дә хәтәр эшкә кулын тыкма
Биләп алып тыныч урын, җайлы урын Өстәл сугып патшалык ит, җепшек борын
(• Киңәш»)
Сатирикның игътибар үзәгендә—черек мещан фәлсәфәсе Бу турыда «Тормыштан — поэзиягә*
исемле мәкаләсендә Р Мостафин да сүз ачкан иде (Советская Татария. 1981. 24 май) Җинаятьне
күрмәмешкә салышу, җаваплылыктан качу, ничек тә уртаданрак. җил-яңгыр тими торган кулайрак урын
сайлап, шунда оялау — менә кайсы дөньяны тузгыта автор' Кешенең күңелен, җанын кечерәйтүче мещан
психологиясен тамырыннан йолкып алырга омтылу, мондый куркыныч социаль эпидемиягә каршы ут ачу
кебек сыйфатлар Гамил Афзал сатирасын бүгенге көрәшнең иң алгы сафына куя
Шагыйрь кешенең кешелеклелеге, зурлыгы, аның мөмкинлекләре турында уйлана фикри әҗәлдән,
ваемсызлык чиреннән сагая Аның герое — күпкырлы, катлаулы. кабатланмас социаль берәмлек Шагыйрь
үзенең геройларын Туган иленә, гаиләсенә. дус-ишләренә һәм гомумән, тормышка булган мөнәсәбәтендә
күзәтә
Патриотик рухта язылган «Икенче Ватан» «Вохмяков мистер булып карады» шигырьләрендә эштән
өркеп «уен да үбеш»кә, малга ашкынып туган телен, илен саткан хаиннар мәс хәрәле хөкүмгә дучар ителә:
Каксалар да, суксалар да. сүксәләр дә инде туз.
Тупсалар типсәләр дә елмаясың бетле күз,—
дип. шагыйрь Тукайча ачы көлү, нәфрәтле мыскыллау белән коендыра сатлык- җанны
Тематик офыгының иркенлеге турында сөйләгәндә, халык тарафыннан аеручь җылы кабул ителүче
мәхәббәт, гаилә кору, бала тәрбияләү өлкәсенә кагылган әсәрләргә тукталып китәсе килә
Халык стиленә нигезләнгән гади һәм йөгерек тел. предметлылык, комик детальләр белән
туендырылган реаль ситуация шигырьләрдә көчле ироник тон ала Дөньяңны онытып көләсең, гыйбрәт
аласың, дәваланасың аларны ишеткәч Гомер буе ныклы оя коралмыйча, матур хатыннан матур хатынга
йөрүче «шомакай» ахырда үзенең язмышын менә ничек сурәтли
Урам ташларына абына-абына.
Майлы бәлешләрне сагы на-сагына,
Киттем
Хатын номер два янына
Малай үскән
Минем хәлне хатын ишеткән
— Пшол! — диде миңа ишектән
(яДонжуан Ногман маҗаралары-I
Ирдән-иргә йөрүне гадәткә керткән Әсмабикәне дә. гомер буе кызлар сайлый- сайлый 42 яшькә җитеп
тә өйләнә алмаган егетне дә чиктән тыш иркәләп, улларын тәмам эштән чыгарган ата-аналарны (-Өф-оф
итеп-) иртәгәсе кондә тормыш фаҗигасе көтә
Кешенек әхлакый йөзе. шәхси тормышы — мәңгелек проблема Заманалар үзгәрә, яшьләр, яңа гаилә
коручылар алдында да хәзер яңа таләпләр куела Ләкин, кызганычка каршы, йолалардан традицияләрдән
чигенү Көнбатышка сукыр рәвештә иярү шатлыклы нәтиҗә китерми Кайсыбер яшьләр хәтта нәрсә яхшы,
нәрсә начар дигән төшенчәләрдә дә буталып кала Бу өлкәдә сатирикларыбызга да эш җитәрлек Чөнки
үткен скальпель дә, көчле дару да алар кулында'
Г Афзалның сатирик поэзиясе шигырь, мәсәл, пародия, фельетон әкият комедия кебек жанрларны
иңли Болар арасында халык җырларын хәтерләткән -Айныткыч турында җыр», бәет детальләрен
файдаланып язылган -Шабашчылык бәете- доклад стилендәге "Чүбек чәйнәп май чыкмый- эш кәгазе
рамкаларын кулланган «Характеристика» кебек әсәрләр игътибарга лаек Автор фашлау ниятендә төш.
монолог, диалог ысулларын да эшкә оста җигә «Шомакойрык белән Сарытырнак диалогы-нда завмаг эте
белән судья этен сөйләштереп, гаять үткен нәтиҗә ясаган ул Кибет мөдиренең этенә сөяк-санак кына түгел,
майлы калҗалар да еш эләгә икән, чөнки җинаятьчел хуҗасының өендә көн дә кунак, кон дә туй
Төрле темаларны эченә алган -Дошманнар» -Кара песинең этлеге». -Йомшак басып» кебек
шигырьләрендә дә автор этләр, песиләр тормышын үтә зирәклек, кызыксыну ярату хисе белән яза Аларның
кәефен, психологик халәтен бөтен нюансларда сурәтләргә сәләтле ул Мәсьәлән, -Йомшак басып-
шигырендәге
Утынлыкта әни чыпчык, әти чыпчык
Соснәләр «Җәйгә чыктык, җәйгә чыктык'» Тикшерәләр K<’JM оясын кем
корасын. Күкәй салу, ашау-әчү проблемасын.—
кебек юлларда НИНДИ уңышлы авазлар гармониясенә, нинди төгәл яңгырашлы рифма-ритмга ирешкән
шагыйрь Чыпчыкларның дөнья мәшәкатьләре- песмНВН планы. йомшак атлап килүләре, уңышсызлыктан
соң ни рәвешле китеп барулары ышандырырлык итеп, реаль детальләр аша чагылдырылган
Халык авыз иҗатына, классик сатира традицияләренә тугры булу белән бергә. Г Афзал жанр форма,
тел-стнль өлкәсендә туктаусыз эзләнә Тукайлар калдырган кыюлыкны бүгенге көннең четерекле
мәсьәләләренә алып керә үзенчә ерып чыга, нәтиҗәләр ясый
Торгынлык чоры тәнкыйтькә озак еллар буе аяк чалды Күпләр сатира өлкәсеннән читтәрәк булуны
хәерле күрде Ләкин бу жанр сүнмәде Адаштыргыч бураннарда да. җил-давылда да Гамил Афзаллар көлү
юлын дәвам итте Чөнки Тукай Йолдызы аларга сүнмәс маяк һәм ышанычлы әйдәүче булды