Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮРӘНӘНЕ САЛЫП БҮРӘНӘГӘ...


Авыл җирлегендә XIX гасырда төзелеп, кайберләре бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган
ике-өч катлы агач өйләр үзенчәлекле милли архитектурабыз ның асыл үрнәкләре булып тора
Шунысы кызганыч, кайчандыр бихисап булган бу тарихи кыйммәткә ия йорт каралтылар төрле
сәбәпләр аркасында акрынлап юкка чыга бара. Аларны бик аз с анда гына беренчел
кыяфәтләрендә сакланган килеш республикабызның Казан арты Олы Мәңгәр (рәсемдә). Кенәр.
Әтнә. Мари АССРның Бәрәңге районы (Куян) авылларында күрергә мөмкин.
Казан арты элек электән. Болгар дәвереннән һәм бигрәк тә Казан ханлыгы вакытында югары
сыйныфларының мул һәм җитеш тормышлары, зәвык белән би зәлгән катлы-катлы матур,
мәһабәт йорт җирләре белән танылган төбәк. 1552 ел да Явыз Иван гаскәрләренең Казанны алу
сугышларында катнашкан князь А. Курбский шул җирләрдән үткәндә күргәннәрен тәэс ирләнеп
болай дип язып калдырган: «Ул якта... князь байгураларның утарлары искиткеч гүзәл һәм чын
мәгънәсендә шаккаткыч*. Ул заман өй-куралары инде күптән юк. ләкин күзәтү чән князь
язмаларында бирелгән бәяләмә татар милли архитектурасының XV —XVI гасырларда ук шактый
югары дәрәҗәдә үсеш алган булуын дәлилли. Шундый «искиткеч гүзәл» һәм «чын мәгънәсендә
шаккаткыч» корылмалар үз ләренең төзелеше ягыннан борынгы болгар архитектурасы
традицияләренә барып тоташа. By традицияләрнең алга таба үсешендә соңрак Казан
монументаль архи тектурасының йогынтысы да көчле һәм сизелерлек була.
Идел буенда XIX йөз ахырына табан, капитализмның кызу темплар белән үсеш алуы Казан
арты авылларында да буржуазиянең ныгуына китерә. Авыллар да шәһәрдәгечә катлы өйләр салу
тагын да киң таралыш ала. Аларны төзүдә ка лалардан килгән тәҗрибәле осталар да күп көч куя.
Шул рәвешле шәһәр төзе леш архитектурасы өлешчә авыл җирлегенә күчә бара.
Ике катлы өйләрне, гадәттә, хач формасында нык һәм төз бүрәнәләрдән төзе гәннәр. Тышкы
яктан караганда, иң элек өйнең алгы ягында уеп сырлап бизәк ләнгән ике кыегы белән чикләнгән
өчпочмак рәвешендәге түбә өлеше игътибарны җәлеп итә. Аның астындагы куышлыкта
фигуралап юнылган терәкләр белән уратылган балконнары урын ала. Остәрәк нурларын чәчеп
торучы кояш сурәте. Куышлыкның чарлагында махсус тәрәзәләр уела. Биредә кызлар өчен җәйге
бүлмә дә эшләгәннәр. Шушы композиция очлаеп яки ярымтүгәрәк булып тәмамланган. Бу
төзелеш ысулы борынгы Болгар һәм Казан ханлыгы дәверендәге йорт каралтыларга бик тә
охшаш. Моңа мисал итеп болгар җирендәге «Кара пу - лат.тагы куышлыкны күрсәтергә мөмкин.
Төп фасадтагы икенче катның өч ягы буйлап сузылган агач терәкле җиңел верандага
охшашлы айван ике-өч катлы агач өй архитектурасының икенче үзен чәлегеннән исәпләнә. Бу
айван ягында яшел бакча яки агачлыкның мотлак булуы Казан арты татар авылларының милли
йөзен тагын да ача төшә. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, мондый үзенчәлекле билгеләр
Урта Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыклар тормышында чагылыш тапмаган. Дөрес .
Урта Азия. Кавказ һәм Кырымда яшәүче төрки кардәшләребезнең дә милли архитек турасында
мондый декоратив айваннарның булуы уртак мөнәсәбәтләр барлыгы турында сөйли.
Үткән гасырдан безгә ядкарь булып калган бибәһа бу һәйкәлләр татар милли
архитектурасының сәнгати шаһиты буларак халкыбызның мәдәни хәяте тари хын тагын да
тулырак итеп, чынбарлыгы белән күзалларга ярдәм итә.
Йолдыз МОХӘММӘТШИН. тарих
фәннәре кандидаты.