Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗГӘРЕШ БУЛЫРМЫ?


Безнең бүгенге көннәребез зур үзгәрешләр, халыкның тормышын яхшырту өчен барган көрәш, тизләнеш чоры булып тарихта калачак. Хәзер сәясәт, экономика, мәдәният өлкәсендә революцион үзгәртеп корулар бара.
Ил күләмендә барган бу хәл безнең Татарстанда да өмет, киләчәккә карата ышаныч уятты. Газета журналларда мәдәни тормышыбызны үзгәртеп коруга ба гышланган. кичекмәстән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр ешрак яктыртыла башлады. Язучыларыбызның XI съездында да Татарстанга союздаш республика статусы бирү, татар телен республикабызның дәүләт теле итеп кабул итү. милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачу. югары уку йортларында татар һәм рус телләрендә параллель укы туның кирәклеге турында гадел фикерләр әйтелде. Җәмәгатьчелек тарафыннан да ки чекмәстән тормышка ашырырга кирәк булган байтак мәсьәләләр күтәрелә.
Әмирхан Еники. Туфан Миңнуллин. Әбрар Кәримуллин, Мансур Вәлиев. Рафаэль Мостафин кебек язучылар, шулай ук галимнәр, укытучылар, журналистлар, күпсанлы укучылар туган тел өйрәнүне яхшырту, татар әдәбиятының киләчәге турында уйланып, конкрет тәкъдимнәр белән чыктылар. Татарча укытырга теләп тә. татар классы булмау сәбәпле, баласын үз телендә укудан мәхрүм иткән гаиләләр бар. Алар, ярдәм сорап, газета һәм журналларга мөрәҗәгать итә. Мондый хатларның күбесе басылып та чыкты. Бу чыгышларның, мәкаләләрнең нәтиҗәсе нинди? Тормышыбызда үзгәреш булдымы, юкмы? Кызганыч, киң җәмәгатьчелекнең фикерләре әле һаман да һавада эленеп кала би рә. сорауларга җавап күренми, тәкъдимнәр кабул ителми. Газеталарга гомуми җавап лар килсә дә. мәсьәләләр конкрет хәл ителүдән ерак тора. Культура һәм мәгариф министрлыгы җаваплары торгынлык чорында язылган хатлардан әллә ни аерылмый.
Хөрмәтле газетабыз «Социалистик Татарстан» да һаман әле кыюланып җитә ал мый. Туган тел турында сөйләшү дә ярты юлда туктатылды.Мәсьәләләр хәл ителмәгән килеш әлеге сөйләшүне туктату һич тә дөрес түгел иде.
Кайбер мәсьәләләрне кабат искә төшереп үтик. Казан, Чаллы. Түбән Кама. Чистай. Алабуга. Зеленодольск. Әгерже. Буа кебек зур шәһәрләрдә район үзәкләрендәге барлык балалар бакчаларында татар балаларын туган телдә сөйләшергә өйрәтергә, кечкенә дән үк халкыбызның бай культурасына мәхәббәт уятырга, балаларыбызны үз телебездә фикерләргә өйрәтергә кирәк, дигән тәкъдимнәр ясалган иде. Шулай ук республикабызда яшәүче башка халыкларны да. интернациональ тәрбия бирү максатында, татар культурасы белән таныштыру, аларга да татар телен өйрәтү кирәк, дигән фикерләр әйтелде. Бу тәкъдимнәр телевидение һәм радиотапшырулар аша да халыкка җиткерелде.
КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш Лнгачевның КПСС Үзек Комитеты фев раль (1988) Пленумында ясаган докладында бу мәсьәлә ассызыклап билгеләп үтелде, ачыклык кертелде: «Үз чиратында башка милләт вәкилләренең җирле милли телне өйрәнүен һәрьяклап хупларга кирәк».
Хәзерге көндә җәмәгатьчелек тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрнең күбесе тормыш ка ашырылмый, республикабыз шәһәрләренең балалар бакчаларында татар телен һәм әдәбиятын, татар культурасын өйрәтү мәсьәләсе хәл ителми кала бирә. Мәсы» ләне конкрет хәл итү өчен Халык мәгарифе министрлыгы да. шәһәрләрнең һәм районнарның мәгариф бүлекләре дә. бу мәсьәләне контрольдә тотарга тиеш булган партия һәм дәүләт органнары да тиешле чаралар күрми. Ни өчен соң бу мәсьәлә ләр хәл ителми?
Үзгәреш чорында матбугатта әйтелгән һәр файдалы тәкъдимне, фикерне игътибар белән өйрәнергә, алар буенча конкрет эшлекле чаралар күрелергә тиеш иде. Мин ул чараларга кагылышлы төстә чыгарылган карарны түбәндәгечә күз алдына китергән идем:
«1. Республиканың барлык балалар бакчаларында туган тел дәресләре үткәрүне җаваплы эш дип санарга, татар телендә шигырь сөйләүгә, җырлар, әкиятләр, халык биюләрен өйрәнүгә игътибарны арттырырга. 2. КПСС Үзәк Комитетының февраль Пленумында (1988) әйтелгәнчә, «рус һәм туган телләрдә бер үк мәктәпләрдә укыту практикасы интернационализм һәм халыклар дуслыгына хезмәт итә. Ленинның бу мәсьәлә хакындагы васыятен ешрак искә төшерергә кирәк. Бу эшнең тормышка ашуында мәктәпкәчә яшьтәге төрле милләт вәкилләренең бер үк балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүе яхшы нигез булып тора».
Б
Пленум материаллары яктылыгында балалар бакчаларында татар телен һәм әдәби «тын. рус телен Һәм әдәбиятын тигез дәрәҗәдә өйрәнүгә игътибар итәргә һәр ике халыкның культурасын мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тигез өйрәтү мәсьәләсе өчен җаваплы итеп балалар бакчалары мөдирләрен билгеләргә
3. КПСС Үзәк Комитетының февраль (1988) Пленумы карарлары яктылыгында интернациональ тәрбия бирү максатында, балалар бакчаларында рус һәм башка халыкларның культура мирасын өйрәнү белән беррәттән. татар мәдәниятен, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә игътибарны арттырырга, бу эшкә контрольлек итүне шәһәр һәм район мәгариф бүлеге җитәкчеләренә тапшырырга
4. Педагогия училищеларында шәһәр балалар бакчалары өчен татар тәрбиячеләрен хәзерләүне тизләтергә, яңа группалар ачарга Бу мәсьәләгә контрольлек итүне педа гогия училищесы директорларына һәм Халык мәгарифе министрлыгының җаваплы хез мәткәрләренә йөкләргә.
5. Бу эш өчен җаваплы кешеләрнең отчетын даими рәвештә тыңларга, бурычын үтәмәүчеләргә карата тиешле чаралар күрергә...»
Әлбәттә, мәсьәләне тирәннән үзгәртү өчен, иң әүвәл татар теленә Татарстанда дәүләт теле статусы бирелергә тиеш. Заман таләбе булган бу мәсьәләләр конкрет төс алса, аларны хәл итү өчен җанаплы кешеләр билгеләнсә, бу нитешләр халык алдында җавап тотса, бу күренешләр кискен рәвештә уңай якка үзгәрәчәк. Бакчада ук татар телен өйрәнгән бала мәктәптә укыганда беренче класста ук туган телне һәм әдәбиятны җиңел үзләштерәчәк.
Туган тел һәм әдәбиятны балалар бакчаларында өйрәнүне республикабызның юга ры уку йортларында нинди телдә укыту мәсьәләсеннән аерып карасак, бу - бер генә яклы уйлау булыр иде.
Югары уку йортларында барлык фән нигезләрен дә икс телдә укытуга күчүнең кн роклеген, мөһимлеген тормыш үзе раслый. Университетта, ветеринария, авыл ху җалыгы, медицина, культура институтлары, консерватория һәм башка уку йортларында барлык фән нигезләрен, рус теле белән беррәттән. татар телендә дә укыту мөмкинлеге булмагач, белгечләребез үз белгәннәрен туган телдә аңлата белми Артистларга килсәк, •кюзляр». «эзлядем». »мәхәэббәт». «быйлбыйл». «шяркъ кызый» дип сөйлиләр һәм җырлыйлар. Татар милли опера театрында татар телендә җырлыйсы урынга, классик операларны русча башкаралар. Рус һәм башка халыкларның опера театрларында да барлык әсәрләр шул халыкның үз телендә башкарыла югыйсә
Югары уку йортларыбызда фән нигезләрен нинди телдә укыту мәсьәләсен Мәе к»ү министрлары түгел, халык үзе хәл итәргә тиеш. Үзгәреш барган көннәрдә бу мәсьәләдә дә кискен борылыш булырга тиеш; югары уку Йортында фән нигезләрен үз телендә укыйсы килгән татар балаларына ясалма кыенлыклар тудырмаска, барлык имтиханнарны да туган телендә тапшыру мөмкинлеге бирергә кирәк
Бүгенге көндә бу мәсьәләдә халыкның теләген матбугат аша. авыл һәм шәһәрләрдә исә анкета тутырту ярдәмендә белергә булыр иде Бу анкетаны халыкның фикерен өйрәнү буенча партия һәм совет органнары үткәрә алыр иде Мондый социологик тик шоренүләр үткәрү кайбер милли республикаларда килеп чыккан хаталардан арыну юлында зур роль уйнаячак.
1922 елның 31 декабрендә язылган »К вопросу о национальностях или об »автоно мизации» исемле язмасында В. И. Ленин, төрле сәбәпләр табып, милли телләрне чикләр га тырышучыларга бүгенге көндә дә гаять актуаль яңгырый торган җавап биргән иде Бөек Ленин фикерләрен төгәл чагылдыру максатында өзекне рус телендә үк китерик • надо ввести строжайшие правили относительно употребления национального языки в инонациональных республиках, входящих в наш союз, и проверить лги правила особен но тщательно... У нас, при современном нашем аппарате, будет проникать масса злоупотреблений истинно русского свойства Для борьбы с зтими злоупотреблениями необходима особая изобретательность, не говоря уже об особой искренности тех. которые за такую борьбу возьмутся. Тут потребуется детальный кодекс, который могут госта вить сколько-нибудь успешно только националы, живущие в данной республике» (Ле нин В. И Поли. собр. соч.. т. 45. с. 356 362).
Мәсьәләне дөрес аңламаган бюрократларга 1922 елның декабрендә үк язылган В И. Ленин җавабы безнең өчен методологик нигез, җирлек булып тора. Бу юлдагы ялгышулар исә Казахстан. Үзбәкстан. Таулы Карабах һәм башка регионнарда булган күңелсез күренешләрнең кабатлануына китерү ихтнмалын онытмаска кирәк
В. И. Ленинның бу гаять кыйммәтле фикеренә таянып, безнең республикада үт «өрелгән тантаналы җыелышларны ике телдә — татар һәм рус телләрендә үткәрү практикасына күчәргә вакыт Шулай ук вокзалларда, автобусларда, трамвай троллей буел рда, кино театрларда, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә практик рәвештә ике телдә аңлашу мөмкинлеге тудырырга, моңа каршы килүче шовинизм һәм милләт
челек белой акыручы иптәшләргә тиешле җәзасын бирергә кирәк.
Ике телне дә тигез дәрәҗәдә файдаланмау — Татарстан республикасының бәхете эчен кан койган, якты киләчәк өчен һәлак булган Мулланур Вахитов кебек революционерларның изге рухына тап твшерү ул. В- И. Ленинның керәштәше, татар революционеры Мулланур Вахнтовка һәйкәл ачылганда исә бер генә оратор да татар телендә чыгыш ясамады. В. И. Ульянов катнашындагы студентлар сходкасына 100 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта да бер генә татар сүзе яңгырамады. Кукмара районыннан килгән вәкилнең рус телен вата җимерә чыгыш ясавы өчен кызарып утырырга туры килде.
Интернационализмның тантанасы, милли телләрнең чәчәк атуы турында бөтен нл күләмендә сүз барганда Совет власте елларында үсеш чоры кичергән татар теленең әһәмиятен аңлап бетермәү — политик сукырлык ул. Торгынлык елларында Мәгариф министрлыгы күп кенә татар мәктәпләрен япты. Бу акция халыкка хыянәт итү, җинаять белән бер иде. Алны-артны карамыйча гына мәктәпләрне ябу конституцион таләпләрне бозуның ачык бер мисалы булды. Татар мәктәпләренең ябылуына сәбәпче иптәшләр хәзерге көндә дә исән-саулар, кайберләре җаваплы урыннарда эшлиләр. Алар үзләренең башбаштаклыгы, җавапсызлыгы. битарафлыгы өчен халык алдында җавап тотарга тиешләр. Халык хөкеме — намус хөкеме ул. Торгынлык елларында җылы постларын саклап калырга тырышкан, мәктәпләр язмышы белән уйнаган бу иптәшләрне хәзер идеология өлкәсендәге эшләргә якын да җибәрергә ярамый, минемчә.
Бу уңайдан, махсус рәвештә, кадрлар мәсьәләсенә тукталып үтәсе килә. Милли республикаларда идеология өлкәсендә эшләүче кешеләрне әзерләүгә бөек Ленинча караш булырга тиеш. Татарстан шартларында ике телне дә, татар һәм рус культурасының тарихын, үзенчәлекле сыйфатларын тигез дәрәҗәдә белмәгән кеше бу өлкәдәге җаваплы урыннарга куелмаска тиеш, дисәк, ялгышмабыз кебек. Татар һәм рус телләрендә басыла торган журналга русча гына белүче редактор кую күңелсез нәтиҗәләргә китерә, журналның татарчасы җитәкчесез кала, бик начар дәрәҗәдә тәрҗе- мәләнгән мәкаләләр басылып чыга.
Хәзерге көндә татар китаплары, газета һәм журналлары Советлар Союзының төрле республикаларында, өлкәләрендә яшәгән татарларга барып җитми. Шулай ук татар азучыларының әсәрләре илебез халыклары телләренә, демократик илләрдә яшәүче халыклар телләренә тиешле дәрәҗәдә тәрҗемә ителми.
Ике культураны да тирән үзләштермәгән кеше культура мәсьәләләрен хәл иткәндә объектив була алмый, татар телен һәм әдәбиятын белмәгән, иҗат ителгән әсәрләрне, бүгенге көннең катлаулы мәсьәләләрен аңламаган, татар мәдәниятенең тарихын белмәгән кешеләр нейтраль позициягә, кайчакта хәтта мәсьәләне хәл итәргә теләмәү позициясенә басалар.
М. С Горбачевның КПСС Үзәк Комитеты февраль (1988 ел) Пленумында ясаган чы гышында әйтелгәнчә, «Тарихыбызга мөрәҗәгать итү — үткәннәр белән кызыксыну гына түгел. Ул безгә бүгенге эшебез өчен, үзгәртеп кору бурычларын хәл итү өчен дә бик кирәк»
XX йөз башында. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр, әдәбиятыбыз тормышында 500ләп әдипнең актив катнашуы, иҗат итүе мәгълүм. Киң җәмәгатьчелек кә исә барлыгы 10-15 язучының гына исеме билгеле. Ул чорда зур шәһәрләрдә татар телендә басылучы газета һәм журналларның саны йөздән артып китүе дә бәхәссез. Бай әдәбиятыбызга бүгенге көндә — үзгәреш чорында марксистик-ленинчыл эстетика биек легеннән торып. В. И. Ленин методологиясе нигезендә, дөрес бәя бирергә тиешбез, ягъни гасыр башында иҗат ителгән әдәбиятның уңышларын һәм кимчелекле якларын күрсәтеп. ул чорның үзенчәлекле сыйфатлары белән бәйләп аңлатырга кирәк. Үзләре яшәгән чорда халык тарафыннан укылган, халык арасында популяр булган язучыларның исемнәрен кайтаруга теш-тырнак белән каршы булган, татар телен белмәүче җаваплы кешеләр үзгәртеп кору турында сөйләргә яратсалар да, культура мирасыбызны халык ка кайтару мәсьәләсенә килгәндә, үзгәрергә теләмиләр.
Иҗатлары бәхәс уяткан язучылар мирасы буенча авторитетлы комиссияләр төзелеп, язучы файдасына уңай фикерләр әйтелсә дә, ике культураны да яхшы бел- мәгәнлектән һәм белергә дә теләмәгәнлектән, җаваплы иптәшләр мәсьәләне уңай хәл итмиләр, җәмәгатьчелекнең үтенечен кире кагу юлына басалар. Нәтиҗәдә, әдәбиятыбыз тарихы берьяклы гына яктыртыла, «ак таплар» барлыкка килә, эзлеклелек югала.
Теге яки бу татар язучысының әсәрләрен дөньяга чыгаруны, җәмәгатьчелек теләген аяк астына салып таптамыйча гына хәл итү дөрес булыр иде.
Граф булганы өчен генә Л. Н. Толстойны өйрәнмәсәк. гомеренең күп елларын чит илләрдә үткәргән Ф. И Шаляпинның талантын хөрмәт итмәсәк, бер яклы гына карашта торсак, «туганлыкны оныткан иваннарны» хәтерләтер идек. Рус халкының бу күренекле вәкилләрен һәм башка шундый әдипләрен хөрмәт итәбез икән, татар халкының күренекле улларын да. уңай һәм кимчелекле якларын дөрес бәяләп, барлап чыгарга тиешбез. 160
Әлбәттә. киләчәктә тарих үзе халкыбызның культура мирасын дөрес бәяләүгә каршы булган, битарафлык позициясенә баскан кешеләргә төгәл бәясен бирер, кай бер кешеләрнең чын йөзе ачылыр, хакыйкать тантана итәр. Хәзерге көндә исә бу эш демократия, үзгәреш заманы таләпләренә җавап бирми, ачыктан-ачык әйткәндә, бу өлкәдә үзгәреш аз.
Үзәк матбугат, союздаш республикаларның газета һәм журналларына махсус тукталмыйча, үзебезнең республикабызда рус телендә басылган кайбер матбугат органнарына мөрәҗәгать итик. «Советская Татария». «Комсомолец Татарии». «Вечерняя Казань» кебек газеталар культурабызны рус телендә пропагандалауга бик зур урын бирергә тиеш булсалар да. алар халкыбыз мәдәниятен очраклы рәвештә генә яктырталар, хәтта «татар телен өйрәнү кирәкми», дип язган бәндәләрнең фикерләрен бастырып чыгаралар. Мондый хәлне ни белән аңлатырга?
By газеталар, нигездә, кинофильмнарга рецензияләр бастыру. Казанга килгән төрле артистлар белән интервьюлар бирү, рус театрларының әсәрләрен анализлау бик билгеле шәхесләрнең эшчәнлеген яктырту белән шөгыльләнәләр.
Әйтик. «Вечерняя Казань» газетасы Шаляпин турында бик күп материаллар бастырды. Шаляпинны хөрмәт итәргә кирәкме, юкмы, аңа һәйкәл куярга кирәкме, юкмы дигән мәсьәлә тирәсендә буш фәлсәфә куертылды
Халыкка Шаляпин кирәкми дип кем әйтсен инде?! Шаляпин — бөек җырчы, ул — хөрмәткә лаеклы кеше. Шаляпин кирәкми дип әйтү — кешегә һава. ипи. тоз. су кирәкми дип раслау булыр иде. Газета битләрендә аерым бер шәхес белән мавыгып, шул ук дәрәҗәдә игътибарга лаеклы булган татар халкының бөек уллары турында бөтенләй онытып җибәрү дөрес булмас, дип әйтүем.
Дөнья культурасы өчен шул ук дәрәҗәдә әһәмиятле булган Кол Гали. Мөхәм мадьяр. Фатих Әмирхан. Галиәсгар Камал. Галимҗан Ибраһимов, Салих Сәйдәшев. Шәриф Камал. Мәҗит Гафурн. Сәгыйть Рәмиев. Дәрдемәнд һәм дистәләрчә башка культура әһелләре турында ни өчен бу газеталарда бер сүз дә әйтелми?!
Мәсәлән. 1988 елның 21 март санында «Белешмәләр бюросы» бүлегендә «Вечерняя Казань» газетасы «Галимҗан Ибраһимов истәлеге ни дәрәҗәдә мәңгеләштерелгән?» дигән сорауга дүрт җөмләдән торган җавап язу белән генә чикләнә.
Чагыштырыйк: берәүгә тулы битләр багышланган хисапсыз мәкаләләр һәм Га лнмҗан Ибраһимов турындагы дүрт җөмләдән торган җавап. Сәер түгелме? Сүз Татар стан башкаласында басылган газета турында бара бит! Бу чагыштыру күп нәрсә турын да уйланырга мәҗбүр итә. Татар культурасының иң күренекле вәкилләренә бу газетада игътибарның беренче урында булмавын, бөтенләй җитмәвен ачык күрәбез
Халыкның тормышын, илдә яңа тормыш төзүнең тирән тамырларын ачып биргән Галимҗан Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерү, аңа багышланган әдәби музей ачу. Казанда һәйкәл кую мөһим түгелме? Бу белешмәдә хәтта язучы күмелгән зират та ялгыш күрсәтелгән, «могила писателя на Арском кладбище» дип язылган Язучының Архангель зиратына күмелгәнен хәзерге көндә мәктәп баласы да белә. Газетада зур язучы турында хаталар җибәрү, аның мирасына битараф карау, әдипнең якты исеменә тап төшерү, ачыграк әйткәндә, аны мыскыл итүгә тиң.
Газета редакциясендә ике культураны да белгән журналистлар эшләсә мондый хаталарны булдырмаслар иде
Бик мөһим тагын бер масьолане читләтеп үтсәк, мәкаләбез тулы булмас Минем шу ны ачыклыйсым килә: ни өчен халык тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр совет һәм пар тия органнары тарафыннан өйрәнелми, аларны тормышка ашыру буенча чаралар күрелми?! Газеталарда, журналларда, радио һәм телевидение аша әйтелгән фикерләрне өйрәнү, аларны тормышка ашыру билгеле бер системага салынмаган. Әйтик, беренче класска татар классына баласын бирергә теләгән, үзе яшәгән районда мондый .мәктәпнең һәм классның булмавы турында язган, ярдәм сорап газетага мөрәҗәгать иткән иптәшкә дә җавап бирелмәгән
30 — 40 ел сөйләнә торгач, ннһаять. яшьләребезгә «Идел» журналы чыга башлады. Яхшы. Тик моның белән генә туктап калмаска иде. Татар теленде яшьләр театры да юк. кинематографистлар союзы булса да. нәфис фильмнар чыгару буенча киносту дия эшләми Муса Җәлил. Язучылар Союзы председателе булганда.Бөек Ватан сугышы на кадәр үк күтәргән мәсьәлә әдәби газета чыгару мәсьәләсе дә хәзергәчә хәл ител мәгән.
Татар болгар әдәбиятының мәшһүр вәкиле шагыйрь Кол Галип» һәйкәл куярга вакыт җитмәдеме?! Җәмәгатьчелек, газета һәм журнал укучылары Галимҗан Ибраһи мовка, Салих Сәйдәшевкә. Фатих Әмирханга. Галиәсгар Камалга һәйкәл ачу кирәк леген күтәреп чыксалар да. бу мәсьәләләр хәл итүдән ерак тора
Дөрес, беренче адымнарны төрле тармакларда күрергә була Мәсәлән, телеви дениедән татар теле дәресләре алып бару тамашачыда җанлану уятты. Тик ярты юл да тукталырга ярамый Ни өчен безнең Татарстан телевидениесе каршында махсус хор II »к у.м . 161
капелласы, музыкаль ансамбль юк? Балалар өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтүнең кирәклеге дә ап ачык. Бу фикерләр гел әйтелә, әмма суга сәнәк белән язылган теләк булып кына кала бирә.
Бу мәсьәләләрне хәл итү эчен Казанда тиз арада Татар культурасы үзәге ачу урынлы булыр иде. Бу Үзәкнең татарлар яшәгән төрле өлкәләрдә филиалларын булдыру тиешле нәтиҗәләр бирер иде. Культура Үзәге булса, татар китапларын баш ка республикаларда сату һәм тарату. СССР халыкларының китапларын пропагандалау, халкыбызның культура өлкәсендәге ихтыяҗын өйрәнү, бу мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен зур мөмкинлек ачылыр иде. Татар язучыларының китапларын демократик илләрдә, шулай ук СССР халыклары телләренә тәрҗемә итеп бастыруны оештыруда Татар культура үзәгенең роле әйтеп бетергесез зур булыр иде. Язучылары бызның юбилейларын, әдәби бәйрәмнәр үткәргәндә Культура үзәге, информацион агентлыклар белән бәйләнешкә кереп, алар турындагы мәкаләләрне илебез һәм чит ил матбугатында бастырып чыгаруга ирешер иде.
Татар халкының күпчелек өлеше СССРның төрле тарафларына таралган. В. И. Ленинның, Татарстан республикасы читтә яшәүче татарларга культура ярдәме күрсәтергә тиеш, дигән фикере бүгенге көндә бик актуаль. Нинди генә республика да, өлкәдә яшәүләренә карамастан, барлык татар балалары да законлаштырылган системалы бер программа нигезендә туган телләрендә белем алса, алар бай куль-турабызга да, тарихны өйрәнүгә дә якынаерлар иде.
Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә... Үзгәрергә теләмәгәндә исә юкны бар дип. акны кара дип яшисе генә кала.