Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЙОЛДЫЗЛАР ҖИТӘ ҺӘРКЕМГӘ...»


ӘХСӘН БАЯНОВ ШИГЪРИЯТЕ ТУРЫНДА
оэзиягә Әхсән Баянов илленче елларда Г. Афзал, X. Камалов, Ш. Галиев, С. Сөләйманова. И.
Юзесвлар белән бер чорда килә һәм. тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин язганча, «әдәби җәмәгатьчелек
арасында... яңачалык эзләүче язучы» буларак таныла. Лирик әсәрләре, «Диңгез шавы». «Сез
аңларсыз мине», «Сәяхәтнамә», «Кышкы чәчәкләр» поэмалары, «Төнге бәхәс». «Тыйнак кеше турында»
балладалары, «Һәйкәл» шигъри драмасы аны тормыш киңлеклә рем, күңел тирәнлекләрен ачу рәвешен
туктаусыз төрләндерергә омтылучы шагыйрь ләр белән бер рәткә куйды. Проза һәм драма әсәрләрендә дә
Ә. Баянов дөньяны һәм кешене күбрәк шагыйрь буларак, хисси кабул итә. Бу юнәлештә тәнкыйть фикере
бердәм.
Ә. Баяновлар буыны иҗатка шактый катлаулы чорда килде: әдәбиятта дуслар ча сөйләшүгә, үзара
макташуга корылган, битараф рухлы, салкын әсәрләр өстенлек итә иде... Рифмалы прозага якын, салмак,
хиссез, әмма дилбегә буйлы озын, күләмле тезмәләр ачык метафораны, лиризмны кысырыклый иде... XX
съезддан соң илдә урнаша килгән яңа иҗтимагый рух тормышның үзәгендә туган тирән фикерле һәм бай
кичерешле поэзия таләп итте. Яңа буыннан яңача фикерләү соралды
Г. Афзал белән Ш. Галиев үткен, кыю эчтәлекле, афористик яңгырашлы, җор телле сатира һәм юмор
әсәрләре, халык лирикасы байлыгыннан үсеп чыккан җыр лары, самими шигырьләре белән халык рухында
үз урыннарын таптылар. X. Кама лов үтеп киткән сугыш фаҗигасен реалистик тасвирлау юлына чыкты. С.
Сөләйма нова татар поэзиясенә хатын кызның мөлаем образын, якты нур енрпеп торган бай рухи дөньясын,
кичерешләрен алып керде. Ә. Баянов исә иҗат юлын шәхси, интим лириканы үстерү, йөрәк хисләрен
шигырьдә тулырак яңгырату нияте белән башлап җибәрә:
Бер генә сүз белә минем йирәк.
Бу сүзне кем аңа ейрәткән/
Һәр тибеше белән кабатлана.
Китми бер сүз. китми йчрәктән
— Яратам, яратам...
— ди ул 1951 елда ук язылган «Бер генә сүз белә минем йөрәк.. • шигырендә.
Алдагы елларда да шагыйрь үз замандашларының рухи һәм интеллектуаль фәлсәфи эзләнүләрен
психологик төгәллек, торледән-төрле төсмерләре белән ачу юнәлешендә хәрәкәт итә. Заманында тәнкыйтьтә
«Ә Баянов тар. субъектив хисләре, иҗтимагый тормыштан ерак эчке кичерешләре белән артык мавыга»
дигәнрәк фи керләр дә ишетелгәләде Чыннан да. шагыйрьнең берише әсәрләрендә әрнү, сыктау, сызлану
мотивлары урын ала. Бу табигый. Чөнки тормышта кайгы хәсрәте дә. авырлыгы да булып тора, барысы да
кеше башыннан йөри. Иҗтимагый тормышыбыз дагы бозыклыклар, халык язмышы да борчымый калмый
шагыйрьне. Әйтик. «Сез аңларсыз мине» поэмасында сүз яшьлек һәм үсмер еллары сугыш һәм аннан соң
аяныч дәверләргә туры килгән буынның катлаулы әхлакый эзләнүләре, хисле йөрәк нең шул чор
вакыйгаларын янәдән кичерүе турында бара. Вакыты белән кемгәдер (фашизм тудырган заманга, бозык
шәхесләргә һ б.) үпкә сизелеп үтсә дә. алар үзәк тенденциягә әверелми, шагыйрь күбрәк тормышның матур
яклары, күңелдә якты җы лы эз калдырган сәхифәләре турында уйлана, шулар уяткан өмет белән яши.
Ә. Баяновның шатлык һәм авырлык, табигать күрке һәм тормыш низагълары турында уйланулар
рәвешендә язылган уңышлы псәрләренә замана нурлары сирпелә, тормышчан рух төшә. «Кимә, бәгърем,
кара күлмәк». «Син ки һаман Кояш нурла рыннан тукылган кызыл сары күлмәк» ди ул «Кимә кара күлмәк»
(1968) шигырендә. Элегик уйлану рухы, психологик халәтне үзәккә алу индивидуалистик лирика Ярларына
алып чыкмый. Икенче яктан, хәзер без индивидуалистик лирика белән өркетү димерен узып, плюрализм
турында сүз алып барабыз түгелме?
П
Ә Баянов — халык җырлары рухына, халык хыялы тудырган образларга якын юлдан атлаучы
шагыйрь түгел. Һ. Һейне, М. Лермонтов, Г. Лорка әсәрләрен влге итеп алып шигырьләр язса да, ул әдәби
остазлары турында җәелеп сөйләргә (дөрес, тәнкыйтендә ул Пушкин, Блок, Есенин, Маяковский,
Твардовский, Такташ, С. Хәким нәргә ихтирамы турында еш искә төшерә), аларга багышлап шигырь язарга
яратмый. «Әгәр уянсалар» әсәре Сибгат Хәкимгә атап язылса да, анда сүз Җәлил һәм, гомумән, шагыйрьләр
каһарманлыгы, хәзерге буынның элгәрләре каршындагы әхлакый бурычы турында бара.
Төрле жанрларда көч сынавы, шигъри ритмикасының иркенлеге, фикер белән хиснең бердәмлегенә
омтылуы, ижади тыйгысызлыгы белән ул татар язучыларыннан Ә. Фәйзи белән Ә. Давыдовка якын юлдан
атлый. Тематик һәм шигъри диапазонның киңлеге дә шуңа бер дәлил. «Йолдызларга карап юлда барам»,
«Дәрья эчендә янып», «Безнең күгебез», «Мин — диңгез», «Йолдызлар җитә һәркемгә» һ. б. шигырьләрендә
олы дөнья, йолдыз, диңгез, дәрья сурәтләре шәхес омтылышларының олылыгын, ниятләренең изгелеген
ачуга буйсына. Мәһабәт, олы дөнья кешене алга, яктыга, рухи һәм физик батырлыкка әйди, рухландыра.
Батырлыгың дәрья эчендә янып
Хәбәр сала: •Кара, аңлагыз.
Җирдә тынмас өермәләр булмас.
Тынсын, ә сез туктап калмагыз!*
(•Дәрья эчендә янып*. 1954).
Табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтнең катлаулана барган бер дәверен киеренке кискенлек,
фәнни-техник революциянең файдалы һәм зарарлы якларын кискен калкытып куюы белән «Сәяхәтнамә»
поэмасы җәмәгатьчелекнең игътибарына лаеклы әсәрләрнең берсе булды.
Туган җир, аны фидакарь хезмәте белән бизәүче кешеләр турында уйланулар «Икмәк» (1969)
шигырендә гомумиләштерү төсмерен ала. Шагыйрь икмәкне югары аһәң белән олылый, аны йөрәккә тиңли,
җир белән чагыштыра, «Бөтен тормыш килә икмәктән» дигән нәтиҗәсен ясый. Бу очракта күтәренке
интонация, тантаналы хөкем үзен аклый:
Синең кулда — сөю, хезмәт, дан
Синең кулда — Тормыш!
Нык тот аны —
Дөнья яралган көчтән,
Икмәктән
Туып-үскән җире, иҗатына илһам биргән төшенчәләр, шәхесләр турында язганда Ә Баяновның
вакыты белән кытыршы, катлаулы, прозаизмнар белән тукылган стиле җыйнаклана, ягымлы табигый
агышлы төсмер ала:
Туган җирләр ерак миннән,
Арада еллар ята
Уйлар, еллар әйләнә дә, Шул якка барылып кайта
(«Туган җирләр ерак миннән », 1960-67).
• Кыр казлары белән канат җилпеп...» шигыренә халык җырларыннан килгән кешелекле моң, илаһи
рух үтеп керә. Фольклорда аерылу, сагыш, юксыну символы буларак яшәгән кыр казлары образы кичереш,
вакыйга үсешенә бәйле рәвештә психологик төсмергә баеп, үсеп китә:
Бу дөньяда кем дә йөри шаулап.
Бәхет, өмет алда көткәндә.
Кала тып-тын, кыр казлары кебек.
Мәңгелеккә таба киткәндә.
Бәхетнең иҗтимагый һәм әхлакый эчтәлеген ачу, аның һәр чорда, һәр шәхес язмышында үзенчә
булуын күрсәтүгә омтылу — Ә. Баянов поэзиясенең үзәк мотивларыннан берсе. Кеше әүвәл бәхет артыннан
җәяү чапкан, аннан атка, машинага күчеп, аны тәмам куып җитә язган. Ә хәзер ул бәхетне самолетка,
ракетага утырып эзәрлекли, әмма куып җитә алмый, теге, бәхет дигәне дә тизлеген арттыра бара.
•Шаяртасың, белам, тотармын!» — дип.
Айкыйм мин җир йозен.
Йолдызлар киңлеген.
•Түз. ипташ. түз* — димен.
Эзлимен.
(•Бахет артыннан*. 1964)
һәр аерым шәхеснең бәхете олы дөнья хәлләренә, якын кешесенең аны аңлавына, йөрәк хисләрен
сиземләвенә бәйле икән. Кешене яшәтә һәм яшәртә торган олы мәхәббәт хисе турында да Ә. Баянов, берәүне
дә кабатламыйча, үзенчә яза белә. •Тик гадәттә кал ды сөю, дидем...», «Су кызымы чыккан яр буена»...»,
«Тәрәзә юа кызлар». «Шагыйрьләр һәм сандугачлар җырлый...», «Сөйгәнемә гомер теләдем...», кебек
шигырьләрендә ул табигый матурлыкка, кешене рухи үстерә, күтәрә торган мәхәббәткә мәдхия җырлый.
Кайчакларда мәхәббәт сагышы, аерылу газабы, юксыну хисе ничаклы авыр, кыен булмасын, үткән
шатлыклы мизгелләрне лирик герой урамнардан, җилдән, яфрак лар шавыннан эзләмәсен, аның нечкә
күңелен тоташ моң каплап китми. Яшәү һәм тормыш рухы, бәхетле көннәр истәлеге авыр тойгыны җиңәргә
ярдәм итә:
Яфракларның кичке шавын тыңлап.
Шундый рахат уйга мин батам.
Сине уйлап, ахры, табигатьне.
Бар доньяны соям, яратам
(•Балки, мине күптан оныткансың...*. 1958).
Ә. Баяновның мәхәббәт лирикасы кеше күңеленең иң нечкә борылышларын, хисси, мәгънәви
төсмерләрен, сизелер-сизелмәс нюансларын тулырак ачу юнәлешендә үсә килә. Эчке анализга омтылыш,
психологик медитативлык көчәя. «Күк самолет алып китте сине...» (1965), «Бер сәбәпсез тилереп көлүләрең.
• (1968). «Син кичермә» (1968), «Хыянәтче төсле минем күзләр. • (1968) шигырьләрендә ул мәхәббәт рухын,
аның күпьяклы чагылышларын тулырак сынландыру юнәлешендә Дәрдмәнд белән Туфан, рус поэзиясеннән
А. Ахматова белән Б. Пастернак эзләнүләренә якыная бара.
Сөюеңне айтканең юк. дисең.
Әлла чынлап яшереп йортамме!
Әйт. күзларем берни сойламиме.
Караганда сиңа текалеп!
Алдагы юлларда лирик герой мәхәббәтен үз үзен тотышының, тән хәрәкәтенең башка күренеш
чагылышлары (куллар, гәүдә, йөз) аша сөйгәненә җиткерү турында хыяллана һәм. кискен күчеш ясап,
хисләрен тавышка күчерә. Ләкин сөйгәне инде еракта яши, ул аны ишетә алмый икән. Шигырь юлларына
чишмә суы кебек саф. моңсу, нечкә, назлы хис йөгерә «Хәзер белем - артык ерак шул без. Ишетмәссең берни
беркайчан».
Шул рәвешле, Ә. Баянов лирикасының үзәк мотивлары - туган җир һәм мәхәб бәт, «Баш ияргә
мөмкин» (1974) шигырендә ул һәвәслеген ике юлга сыйдыра алган: «Тезләнергә мөмкин бары туган җиргә,
баш ияргә - бары мәхәббәткә!»
Ә. Баяновның кешелекле лирикасы бүгенге киеренке тормышны тасвирлау белән генә чикләнми, ул
киләчәк белән яши, уйлана Тынычлык һәм дуслык темасы, яңа үзгәрешләр чорына кергән иле белән
горурлану, аның иртәгәсенә тирәнтен ышану хисе гражданлык лирикасының үзәгендә ята.
«Мирит» поэмасы кешене күтәрә, үстерә торган конкрет хезмәтне сурәтләве бе лән отышлы. Аның
герое хис кичереш дөньясында гына бикләнеп калмыйча, иҗти магый әхлакый проблемалар уртасына килеп
чыга, шунда кайный Хезмәтнең конкрет чагылышын, эш кешесенең холкын характерын сурәтләүдән бигрәк,
шагыйрь аның нәтиҗәсен, гомуми пафосын, дәртен ачуга игътибарын юнәлтә. «Шигырьдән түгел,
поэмалардан башланып китте Әхсән Баянов. дип язды С. Хәким - Ул миңа «Мират» поэмасы белән ачылды
«Мират» кешеләрне үзенә җәлеп итте, бәхәс кузгатты»
Чыннан да, Ә. Баяновның шагыйрьлек мөмкинлекләре поэмаларында иркенрәк ачылып китте Аның
һәр яңа поэмасы сюжеты, рухи халәтне ачу рәвеше, фикер соре ше. ритмик, интонацион һәм җомләни
рәсемнәре буенча бер берсеннән нык аерылып торса да. аларны төп уртак сыйфат бер дисбегә тезә. Бу —
шәхси башлангыч, лиризм Доньяны шигъри иңләү - «Сез аңларсыз мине» автобиографик поэмасын, эпик ва
кыйгалы «Яшел мәйдан» һәм драматик, трагик «һәйкәл». «Алтын Кашбау» әсәрләрен якынлаштыручы үзәк
сыйфат Шул ук вакытта шагыйрь, нигездә, реалистик фикер ләүгә таянса да, символика, шартлылык,
романтик гомумиләштерү алымнарыннан да баш тартмый. Бу сыйфат бнгрәк тә «һәйкәл» әсәре өчен
х арактерлы.
«Яшел мәйдан» (1957) поэмасында тормышны идиллик кабул итү, ал төсләр һәм табигать үзе биргән
бизәкләр белән тасвирлау алгы планга чыккан иде. Олы жанрда эшләү тәҗрибәсенең җитешмәве үзен
сиздерә иде. Бөек Ватан сугышына чаклы һәм аннан соңгы авыл тормышы, сабан туена кагылышлы җырлы
уенлы күренешләр, җи ңел яуланган уңышлар, фашизмга каршы көрәштә бер кулын калдырган элеккеге
мәйдан батыры Җамалиның бәхетле халәтен («Җилдә шат җилпенә инде кесәдән чыккан җиңе. • көбек
мажор юллар) язуга 80 нче еллардагы Ә. Баяновның «кыюлы гы» җитмәс иде. Чынбарлыкны берьяклырак
күзаллауга алып килә бу адым.
Әмма поэма шаян, йөгерек интонациясе, халык җырлары рухына якын стиле белән күңелдә кала.
Алай иткән юк безнең лә.
, Болай иткән юк безнең;
Яшьникләргә сыерлыкмы — Йөрәкләрдә ут безнең.
Алтмышынчы еллар башында иҗат ителгән «Сез аңларсыз мине» әсәрендә сюжет кору осталыгы,
сурәтлелек алымнары байый, драматизм көчәя. Соңгы сугыш һәм аның артыннан килгән авыр, фаҗигале
елларны кеше язмышы, үзара мөнәсәбәтләрдә туган катлаулы бәйләнешләрдә тасвирлау тәҗрибәсе арту күз
алдында... Поэманың герое — үсмер егетне чынбарлык төрле яклап сыный. Бозык, эчкерле, мәкерле кеше
ләр, сөйгән кызын заводтан чыкканда капшаулар аның күңелен рәнҗетә. Әмма килә чәк матурлыкка һәм
хакыйкать тантанасына ышаныч аның характерын чыныктыра:
Вакыт килер, җиребездә булган
Барлык капкаларны ачарбыз.
Шул яклардан килеп күңелләргә
Үрмәләгән барлык бацилланы Себереп ташларбыз.
Поэмада тәнкыйди рух көчле агым булып яши. «Махсус машиналар, больница лар. бикле ашханәләр,
дачалар һәм башкалар» турында гына кайгыртып, җылы урын өчен намусын сатуга да әзер бәндәләрне
тәнкыйть итүе белән поэма безнең көннәрнең яңарыш рухына һәм демократизмына якын.
Ә. Баянов — әзер капитал исәбенә яшәп, бер яулаган үрдә торып калмый. Тук таусыз эзләнү, уйлану
нәтиҗәсендә аның дөньяга карашы байый, фикерләү культура сы үсә. язу стиле төрләнә, катлаулана.
Үзгәреп-яңарып торган замана, аны тирәнрәк чагылдыруга омтылу үзгәртә шагыйрьне. «Кышкы чәчәкләр»
(1972 1974) поэмасы — шул эволюциянең бер мисалы.
Такташ шигъри мәктәбен үзенчә кабул иткән Ә. Баянов бу поэмасында «Мәхәббәт тәүбәсе» ндә
расланган әхлакый сафлык, мәхәббәткә, дуслыкка тугрылык кебек пробле маларны яңа җирлектә үстерә.
Такташ иҗатына хас романтик рух, иркен ритмика, шаян, уйнак образлар «Кышкы чәчәкләр» поэмасының
буеннан-буена үтеп, әсәргә яңа нур. яктылык, җылылык сирпнләр.
Шагыйрь.
Җил.
Мин — өч дус —
Кочаклашып
Карлы көннзр аша узганда.
Җил — сыбызгы, тышта ялгыз калса.
Морҗаларны кага буранда
— У — у — у — у — у!
Җзйге тын кичләрдә
Тәрәзәдән якты бөркелә.
Шул кереш аккорд поэма үзәгенә алынган вакыйга агышын, стилен билгели, геройның мәхәббәтендә
алдануын, дусларында ялгышуын, әмма оптимизмын, ахыр чиктә акыллы башлангычның тантанасына
ышанычын югалтмавын ачык буяуларда тасвирларга мөмкинлек бирә. Дөрес, романтик күпертүнең
куелыгы («Тау ташларны 176
эретердәй шәфкать балкый кызның тепсез күзендә»). тискәре образларның күбрәк булуы. сентименталь
патетика («Кулын сузган Матур бер кыз. кәфенле һәм чәче тузган», «Хәсрәт атлы диңгез кичәбез») «Кышкы
чәчәкләр»не Такташтан ераклаштыра. Бу тор мавыгулар исәбенә тәфсилле озынлык барлыкка килә. Шул ук
вакытта элгәрләр традицияләрен яңарту — Ә. Баянов иҗатының диапазонын бермә-бер киңәйтеп жи бәрә.
Шигырь белән язылган «Һәйкәл» драмасы — батырлык, илеңә һәм антыңа, мәхәббәтеңә тугрылык
идеяләрен нигез итеп алган олы хисле, күләмле, фикерле әсәр.
Батырларга һәйкәл — шушы дөнья. Рәссамнар күк. бизәп, төзеп аны үзебезчэ.
Саклап аны бөтен көенчә.
Тапшырырбыз яңа чорга!
Гражданнар сугышы батырлары белән бүгенге тормыш арасында якынлык табып, кешене үстерүче,
тарих белән бәйләүче изге хәтерне олылап, шагыйрь, гума низм байрагын күтәреп, явызлыкка, мәкергә,
сатлык җаннарга каршы көрәш юлына чыга.
• һәйкәл»гә С. Хәким югары бәя бирә. «Әхсән Баяновка туктаусыз эзләнү хас. Шул күзлектән
караганда, «Һәйкәл» драматик поэмасы — язучының иҗатында иреш кән иң зур уңышларның берсе. Автор
киң колачлы бу әсәрендә художник буларак та ныклап ачылып җитә».
Алтмыш яшьлек юбилеен Ә. Баянов «Алтын кашбау» исемле шигъри трагедия се белән каршылады
1987 елда «Казан утлары» журналында басылган бу әсәрдә шагыйрь тарихилык рухы белән заманча
фикерләүне кушу, үткәннең олы сәхифә ләрен бүгенге югарылыктан килеп бәяләү юнәлешендә «һәйкәл»дә
башлаган киерен ке эзләнүләрен дәвам иттереп, һ. Такташ. М. Җәлил, Ә. Фәйзи. Н. Исәнбәт ачышлары на
таянып, сәнгатьчә кыю һәм үзенчәлекле ачышлар ясый алган Бу әсәрдә Ә. Баянов иҗатының күп
сыйфатлары яңача ачылып китә.
Хыял канатында ерак үткәнгә юл алып, шагыйрь чәчәк атып үсеп утырган Бол гар иленең Бату
урдалары тарафыннан җимерелү, хәрабә хәленә китерелү вакыйга сын тасвирлый. Авыр сынау
минутларында кешеләр икегә бүленә. Берәүләр дәррәү дошманга каршы күтәрелә, йә җиңә, йә үлә.. Үз
мәнфәгатьләре белән генә яшәгән, илен, халкын, намусын, мәхәббәтен сату исәбенә булса да гомерен
озынайту турында гына кайгырткан Валтамар, Изух кебек бәндәләр дошман ягына авыша, үз халкын кыса,
эзәрлекли, рәхимсез изә. җәзалый башлый (Балтамаркы агу эчереп үтергәннән соң, чибәр кыз Алсылу бу
социаль күренешкә төп төгәл бәя бирә: «Җыен хәшәрәтне өскә алын чыккан Дәүләт үзе чыгачактыр
юкка») Аларның мәкерле, сатлык җәтмәсенә җайдак кыздай беркатлы, самими ышанучан яшьләр генә
түгел, дөньяның ачысын төчесен татыган, тышкы кыяфәтләре белән хөрмәткә лаеклы авыл картлары да
кнлеп эләгә. Искелек хорафатлары һәр чорда дошман тегермәненә су агыза Үләтне, суешны, кырылышны
туктату өчен алар, бик борынгы йола буенча, иң укымышлы, иң акыллы бер затны күккә корбан итәргә
карар кылалар. Шул кыргый ышаныч буенча илнең • соңгы күзе», галим һәм фикер иясе, халык бәхете
өчен көрәш җитәкчесе Баян үләргә тиеш була.
Сынап бактык без күп әмәлләрне.
Тик берсе дә китермәде файда Кан
эчендә ята ил һаман да Сынамакка
калды соңгы чара: Төнгә дучар итеп
үзебезне.
Күккә биреп карыйк соңгы күзебезне.—
ди надан картларның берсе Баян аларның күзләрен ачарга тырышып карый
Кычкырыгыз күккә һәм сорагыз.
Кирәкме аңа кыргый бу йолагызГ
Адәм үзе уйлап тапкан моны. Адәм үзе — йолаларның колы
Халыкны кораллы көрәшкә күтәргән Җнкү, Баяннар ирлек һәм туган җиргә би релгәнлек үрнәге
күрсәтеп. һәлак булалар
Трагедиядә ул хакта турыдан туры ойтелмәсә дә, ай кояшны, йолдызларны, хал кын сөеп яшәгән Баян
образында «Кыйсса и Йосыф» дастанының авторы, атаклы Кол
Гали чалымнарын сиземләве кыен түгел. Тормыш юллары, язмышлары арасындагы якынлык Баянга биргән
олы бәядә дә күренә:
Җирне кендез ни яктырта? Шул — бер кояш.
Кемнән сорап бакма, җавап ике булмас.
Үзе галим, үзе катиб. зур зиһенле.
Атап булмый аннан башка бер исемне
Ул — Баян бак.
(•Беренче карт»).
Шул ук вакытта рухи өлгергәнлек белән физик матурлык үрнәге булган Баян образының
потенциаль мөмкинлеге. Болгар илендә тоткан роле, үз чорының фәлсәфи, әхлакый проблемаларын
үстерүе ахыргача ачылып җитмәгән дигән тәэсир дә кала. Әйтик, шул ук Балтамар әсәр тукымасында,
сюжет үсешендә, Баян белән чагыштыр ганда, зуррак урын били.
Җыеп әйткәндә, «Алтын кашбау» трагедиясе халык фаҗигасенә игътибарлы бу луы. вәхшәтне,
явызлыкны, сатлыкны инкарь итүе белән безнең чорга якын һәм бү генге кешенең киеренке
эзләнүләренә аһәңдәш.
Ә Баянов — психологик контрастлар, сурәтле янәшәлекләр шагыйре. «Сез аң ларсыз мине»
поэмасында, мәсәлән, геройның эчке халәте, яшәү белән үлем ара сында яткан тормыш күренешләрен
янәшә кую алымы белән ачыла:
Тукта.' Бу ни? Өскә агач ава.
Ә тегендә гармун тарталар.
Агач ава. өскә үлем тешә.
Ай-яй.— акрын тешә икән ул!
Ә. Баяновның уңышлы әсәрләренә лаконизм, фикер төгәллеге, идеяне тар мәйданга сыйдыруга
омтылу хас («Борынгыдан килгән кара хискә...», «Су буенда», «Элегия», «Чәчләребез безнең чәчкә
тигән...», «Күз карашың...», «Бу җирләрдә минем яшь лек гомерем...»).
Сурәтле фикерләү чараларын үстерү юлында яңачалык эзләү — афоризмга тар тым лирик
гомумиләштерүләр тудыра: «Тик шатлыклар гына каңгылдаша, ә сагыш лар була тавышсыз».
Кыскалыкка, кискенлеккә һәм контрастлыкка омтылыш поэзия сен «Син ышанма минутларга — ышан
елларга!» кебек көчле, тәэсирле юллар белән баета. («Ышан — елларга!». 1968).
Ә. Баянов • шигъри ритмика бай һәм төрле булырга тиеш» дигән фикеренә турылык лы. Ул проза
элементларын шигырьгә алып керү, сүзләрне юлдан юлга күчерү алым нарыннан, авазлар
яңгырашыннан, катлаулы рифмадан иркен файдалана:
Башын иеп. җанлы факелга борылып карамый
Узды егет. Ут белән шул
Шаярырга ярамый.
(*Су буенда»).
Чишмәләр юк. болытлар узды.
явып өлгермичә.
(•Элегия*).
«Хыял төсле матур кара чәчләр» сынландыруы «Диңгез шавы» поэмасының романтик рухына
килеп тора. «Җәйге баллада»га хас трагизм табигатьтән катлаулы образлар эзләү юлына алып чыга:
«Күктә болыт — йөкле ана, Тудырыр ул яшен». «Аерылышу — җәйге күкрәү түгел. Ул — корылык,
булмый сагышсыз» («Кыр казлары белән канат җилпеп...». 1966) кебек сыйдырышлы, тирән мәгънәле
җөмләләр күңел түрендә урын алуга лаеклы.
Ә. Баянов иҗаты, поэзия төрле һәм көтелмәгән юнәлешләрдә үсәргә тиеш, дигән хакыйкатькә
инандыра. Шагыйрь тасвирчылыктан, тышкы күренешләрне хикәяләү дән эчке халәткә атлый, поэзиядә
психологик анализ ысулларын үстерүгә зур көч куя. «Уйладым да кабат...», «Сөйгән җирем...», «Агып
бара...», «Тыйнак кеше турын да баллада» кебек әсәрләрендә Ә. Баянов рухи дөньяны сурәтләү
юлларын катлауландыра бара, шатлык һәм кайгы, мәхәббәт һәм нәфрәт, ышану һәм алдану шикелле
төшенчәләрне җисемләштереп, тормышчан ситуацияләрдә тас вирлый. Озак еллар дәвамында
эзләнүләрен бер юнәлештә алып баруы аның омтылышлы, максатлы һәм үзенчәлекле шагыйрь булуы
турында сөйли.