ШИГЫРЬЛӘР
Язын
Яз житсә, бөтен барлыгым Сулый башлый авылча. ...Шәһәрдә үскәннәр ничек Сулый икән, яз булса?
Илгә кайткан каз моңнарын Туктап тыңлыйлар микән? Шатлыгында кайгы барын Ни дип юрыйлар икән?
Алар сыерчык килгәнгә Шатланамы, юк микән? Шатланмаса, алар өчен Яздан ни шатлык икән?
Язны кыштан ничегерәк Аера икән алар? —
Язда — яшәү төсе, шуны Аңлыйлар микән алар?
Торна юлына тотынып
Күккә менәләр микән?
Каен суына кушылып
Тама беләләр микән?..
Тал исләренә исереп.
Акыл җуялар микән?
Былбыл булып, талга кунып. Сайрар булалар микән?
Язын ни дип җырлый алар?
Төш күрәләр ниндирәк?
....Алар миңа — башка галәм Кешеләре кебегрәк...
АЙЛЫ ТӨНДӘ
Ай шартларга җиткән балкуыннан. Якты япкан төнгә, ут яккан. Абагалар чәчәк ата булыр Мондый төндә. Теләк теләп кал! Бу авылда нәрсә кирәк миңа? Миңа — бернәрсә дә, тик бары — Мәңге калсын иде бу авылның Айда йөзгән гүзәллекләре:
— Әй!
Бу илләрне саклый күр! Халыкларга саулык бир, Җир-суларга байлык бир, Иделләргә балык бир, Җан биргәнгә — азык бир,
Нурия ИЗМАЙЛОВА — шагыйрә. ’Яратам*. * Алтын тарак* һ. б. шигырь китаплары авторы. Проза әсәрләре дә яза- Мәскәүдә яши.
Урман, һава, сазлык бир! Яшьләренә тәүфыйк бир, Картларына шатлык бир. Кызларына сафлык бир. Сүзләренә хаклык бир! Эшләренә ярдәм бир, Җаннарына ял да бир, һәр ел саен бала бир, — Уйлап торма, ал да бир! Балаларга иман бир, Ил ташламас чыдам бир, Ил сөйдергеч сулар бир!
Корымасын туган җир!
Тугыз катлы таш капчыкта Эт улый да эт улый...
^Аңлашылмас ярсу белая Тугыз катлы өй тулы.) л узе дә аңламыйдыр
Һаман .Уһ). д„_тояРд Бер гомердә алла ничә 1врле яшап булганын- Әгәр ул болай булмаса Әгәр ул башка булса. Урман-далалар эченә лереп адашкан булса. Янында әти-әнисе Талпынып чапкан булса. Язмышыңны сайлап алу Серен аңлаткан булса!.. Их. алар барсын белергә Тиеш тә бит югыйсә' п"“ 6"PKeM " берни белми... Денья киң, булмә кысан... Урманнарда, далаларда Кемдер бар да. эт юктыр... ү_. ■*’ ДИП әйтә белгәч, инде Урынын шулдыр, дустым!
Елга буйлап чәчәк килә. Килә, дулкыннарда.
Җирнең гузал бер баласы' V чуп булып ага...
Балык - суда, ә гнл - «,,рд. Чакта гына куркәм...
И кадерсез! Бу хәлеңдә Син соң чәчәк микән?..
Әллә тамыр җәяр урын Язмаганмы сиңа?
Җанын куяр урын тапмый I амырсызлар гына!
Җисеменә, исемеңә Җаның, ахры, яттыр! Кем соң ирекле көненнән Дулкыннарга аксын!..
Җирдә тапмаган урыныңны -эзлисеңме судан?
. Минем газиз гомеркәем Агып бара сыман!
Тормышта көз
Без булмаган заманнарга Кучте кошлар тын гына... Калды моңсы з-телсез бушлык Көзнең кошсыз куенында. Чыңлый иде җирдә сазлар, Кылын җилләр чиртсә дә. Киләчәккә киттеме алар? Калдылармы үткәндә?
Шаулы урманнар урнында •ир-сырхау манзарасы. Каный миләш тәлгәшләре. I уя йөрәк ярасы •Ямьсезлекне ямыйм’, дидер. «Җылытыйм суыклыкны'.> Шәрә ботакларны бизәп. Гутырмакчы бушлыкны. Утын, дәртен, мәхәббәтен Куйсын сон ул канларга! Яз сайраган кошны көзен
Чакырмакчы сайрарга...
— Әй, миләшем! Киләчәккә Йә үткәнгә кит инде! —
Син — шигырьнең кадере беткәч Туган шагыйрь шикелле!
Өзми сине ач-кернә дә. Чөнки рухи ач алар...
— Яныйм! Туңыйм! Газапланыйм! Ачы язмыштан балланыйм!
Кыш килерләр, ашарлар...
Дөньяга карап
Кырмыска кебек чагымнан Җырлап кердем урманга. Кырмыска да тешләмәде, Курку белмим шуңарга. Бер яктан да мәкер көтмим, Юк итү җиңел мине. Ах, чынлыкка чыгармагыз Бүректәге бүрене! Каргар ул җылы бүрекне, Токымын, тәрбиясен... Килә: «Бүре арасында Яшәү авыр», диясем! «Бүре» дию сүздән генә. Яшим таш урамнарда.
Таш атыш монда! Баш ватыш! Читен иманы барга! Ташка өйрәнгән башларда Акыл күптер — иман юк... Безне «Ак бүреләр» итеп Әкияткә куярлык.
Кырмыскалар сөйрәгәннәр Үзләреннән зуррак кисәк... Тагын әллә кемнәр сөйрәр Кирәгеннән зуррак кисәк.
Хозурланып, адым саен Эт тә. әнә, «тамга сала»: Монда аның хуҗалыгы! Аяк басма! Иснәп кара!
Кошлар сайрый: «Монда мин!» дип. Башкаларга янап тора.
Чекерәеп, әрләннәр дә Берсен-берсе санап тора.
«Гомер бик күп, ә җир бик аз...» — Әй ташбака уйлы-гамьле!
Таш капчыктан башын сузып, Үлчәп йөри биләмәне!
Нәкъ ташбака гаме белән Адәм балалары килә: Җирне бүлеп, кисәк-кисәк Күтәргәннәр иңнәренә... — «Кояш астындагы урын Җитми калды миңа гына! Акчадан да, дачадан да Быел тагын күрше уңа!»
Ә бүленми торган кояш Карап тора көлә-көлә: «Шушы кыска гомерендә Әллә кемнәр тыз-быз килә!»