ШИГЫРЬЛӘР
Эзлибез...
Табылмаган кабер турында Флхрине үтереп ташладылар. Г. ибраһпмпа .Тирен тамырлар. ...Үтереп ташладылар... Куелмаган булса әгәр — ташларын куяр идек; Кая барыйк? Көньяктамы, төньяктамы кабере? Ачса иде шушы серне белгәннәрнең гаделе. намусыдай ап-ак ташка исемен уяр идек... ...Кая барыйк? Кычкырабыз! Белгәннәр дәшми икән... Кая илтик чәчәкләрне — акларын, кызылларын? Әгәр белсәк, узар идек юлларның озыннарын. Ә үтереп ташлаучылар һаман да яши икән. Алар да кайчак уза ди юлларның озыннарын, Барып җиткәч, туктар идек һәм торыр идек тынып, чирәмнәренә кагылып, уйланып, онытылып... ярата ди чәчәкләрнең кан кебек кызылларын...
Камил МОСТ АФИН (1932) шагыйрь. *Җыр сафка чакыра» • Горур таш.шр». ’Ур ман баласы» һ. б. тагар, рус теъмрендо донья күргон шигырь китаплары ааторы. Чилобедо яши.
Төркем-төркем, бергәләшеп, гел сөйләдек күмәкләп. Безнең алда кемдер барды, төркемнәрне җитәкләп.
Әнә шулай керә килдек язларга һәм көзләргә... Җыелышып, төкердек без чиста, якты йөзләргә...
Төшкә һаман бердәм заллар, дәррәү алкышлар керә, төшкә бүген без хуплаган, аткан тавышлар керә!
Артка борылып карыйбыз да шаккатып торабыз без, иң изге хатирәләрне бөртекләп җыябыз без.
Бер-беребезнең күзенә карарга оялабыз, йөгерәбез авыртканга, йокыдан уянабыз.
Үз-үзебезне эзлибез, заман ачысын татып... Без бик озак төркем булдык. — кеше булырга ңакыт!
Кайтып була
Гомер уртасында күңелең тулса, сагыш басса, чәчәкләрең сулса — узган көнгә кире кайтып була. — сине белгән, сине күптән сагынып көткән, син яраткан туган ягың булса.
Йолдызларың сүнсә, җырың тынса, сүзең, юлың, моңың онытылса, — кире кайтып була үз-үзеңә, язмышыңа, күптән җуйган өметеңә, — син саклаган туган телең булса.
һәлак булсаң, янсаң, бугазыңнан явызлык һәм кабахәтлек буса, — кайтып була исән кешеләргә китап, рәсем яки якты бер сер булып. — син сатмаган Туган илең булса.
Дусларга ышанмаганда, ятларга ышанмаганда, хатларга ышанмаганда. — җырларга ышанабыз.
Акыллылар арасында юләр мәллә без генә? Тыңлыйбыз да. җырлыйбыз да — үзәгебез өзелә.
Корал итеп була фигыльне дә, шигырьне дә, ләкин башта көрәш кырын табыйк, ачыклыйк.
Туган якта үскән әрем өчен сугышып була, ләкин әрәм узган көнебезне җыр итәргә берүк ашыкмыйк.
Яшь музыкант
Кич булдымы, агач йортта, аулакта, ярсып-ярсып, яшь пианист уйный башлый, клавишларга басып.
Аккордлары яңгырыйлар — пьесалар, вальслар, ах, бу иске ноталарда нинди таныш тавыш бар?
Заманалар да үзгәрде, үзгәрдек үзебез дә... Нинди нурлар элеккечә агыла йөзебезгә?
Әллә безне соңгы чиктә туган тел тарта микән? Миһербанлык кимегәндә, әллә моң арта микән?
Аларда нинди газап бар — кем аңлатсын балага? Малай уйный, ә бүлмәсе, нәни өе тар аңа.
Ул сизми татлы күз яше битләрен чылатканын, аңламый бу аккордларның күңелен җырлатканын.
Шаша! Нечкә бармакларын ташлый акка, карага.
Көлә! Алга талпынганда, бөдрәләре тарала.
Кинәт туктый: башын игән, бөккән ябык аркасын, — әллә алкыш шавын көтә, әллә җәллад балтасын...
Шигърият
Сөйли, елый, көлә. Ялгыз йөрәкләрне ташлый шашкын, сихри дулкынга.
Моңлы гүзәлләрне, япь-яшь юләрләрне кочагына өнди, упкынга.
Ташланалар аңа, шатланалар аңа, үртәләләр, әллә нишлиләр.
Әллә ничә гасыр әллә нәрсә эзли бу диңгездә сәер кешеләр.
Тапмыйлар шул һаман! Тегеләрдән көлә шамакайлар, җеннәр, патшалар.
...Хисләр сүнәр иде, сүзләр сулыр иде, җырлар тынар иде —
тапсалар.