Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таныш кеше
*
Мин йокыдан әллә уяндыммы?
Ни кузгатты әле уйларымны?
Кемнәр йоклый? Кемнәр уйга талган? Нигә дөнья болай тынып калган?
Үзәннәрне баскан тын моңсулык, йөрәкләрне кыса ямансулык. Мескенлек бар урман шаулавында, ник күренми бөркет тауларында?
Баскан идем менеп кыясына, җылыныр дип җаным кояшында. Кояшларын каплап тора болыт. Явар кебек өскә кар-боз булып.
Бетми торган нинди сабырлык бу? Җилкәләрдә нинди авырлык бу?
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН (IQ42) шагыйрь. Яманат». •Гамь». • Авазлар» һ. б татар һлм рус гел.мрен<)«» донья курган шигырь китаплары авторы. Чаллыда яши
Йөри кеше.
Башын күккә чөйгән.
Бакый Кояш кебек балкыган.
Әйтерсең лә, кырык фил өстендә кырык сандык килә артыннан. Каян килсен?!
Бик күп булса, бәлки, өч бүлмәле фатир алгандыр.
Йә,
йөрәге җитеп, беренче кат чит хатында кунып калгандыр...
Йөри кеше.
Борын җиргә тигән.
Хәсрәтеннән тәмам исергән.
Әйтерсең лә, менә яңа гына атарга дип хөкем ителгән. Ник атсыннар?!
Үтерүче түгел.
Үз гомерен бирер хаҗәттә.
Килмәгәндер сагынып көткән кеше...
Бирмәгәндер дусты әҗәткә...
Шатлыгының, кайгысының сере билгеледер аның үзенә, йөри кеше.
Яши кеше шулай.
Бөтенесе — аның йөзендә.
Кайчан да бер төшеп калыр микән? Я гомергә шулай барыр микән?
Әйтерсең лә, тоташ тере яра — күккә ашып анда нәрсә яна? Күтәрелеп офыкларга кара. Офыкларда кояш баеп бара...
Офыкларда кояш баеп бара...

Мин генәме әллә фани җирдә?
Әллә син дә бармы?
Булсаң әгәр, бу фәкыйрең сине эзләп бер табармы?
Яши миндә сиңа дигән бер сүз.
Инде күптән яши.
Таныр иде йөрәк, таныр иде...
Йөрәк һаман дәшми.
Есенинны уйлап
Килми кеше үзе теләп җиргә. Үзе теләп җирдән китми ул.
...Я кайта алмый, артык ерак китеп, я каядыр барып җитми ул. Беркайчан да әле булганы юк. беркемнең юк әле күргәне кешеләрнең теләгәнчә яшәп, теләгәнчә генә үлгәнен.
Дөнья белән килешүе кыен: сатылырга кирәк, сатарга...
...Утыз яшьтә телимени кеше табутларга кереп ятарга?!
Синең кулга кайчак мылтык бирә:
Христиан чиркәү яңарта.
Ялтырый калайлары.
Көнләшеп карап торалар мөселман балалары.
Чукынырга дип яңартмый.
Хикмәте диндә түгел.
Тарихны тарихка саклый. Эш — синдә, миндә түгел.
Киләчәкне дә уйлаган — христиан аңлаган шул... Мөселманның яңартырга мәчете калмаган шул.
Сүзем сиңа кайчан булса да бер барып җитәр микән?
Әйтелмичә шулай үзем белән бергә китәр микән?
Ялгызмы әллә мин бу фани җирдә?
Бармы әллә син дә?..
Әгәр булсаң, сиңа гына дигән бер сүз яши миндә.
үзеңә-үзең терә көпшәсен!
Мылтык тавышы инде шартлагач та яшәүләрне әле көтәсең.
Тоттыралар кайчак кулга элмәк.
Тик муенга гына такмыйлар.
Дөньялардан киткәч, үзен-үзе
үтерүче диеп атыйлар.
Горур гына тумаган ул кеше.
үтерергә туган, үләргә;
яшәү бәхетеннән «котылу» өчен үлемнәре белән түләргә.
Яшәү, үлү яңа түгел, диеп, әйтеп киткән идең син кичә...
Ул бүген дә шулай — яшәү, үлү...
Үтерүләр дә шулай — искечә!
*
Орган залында
Уе-гаме әле бар вакытта, исән чакта хәсрәт-кайгысы, тумышыннан килгән моңнарына була алмас кеше ваемсыз.
Тальяннарда безнең үз моңыбыз. Таныш моңнар яши курайда.
Кубызлары, думбралары якын, бертуганнар уйный сорнайда.
Бу кемнеке?
Орган залларына тыннарымны кысып керәм мин. Бу кемнәрнең сулышлары икән, җан авазы икән кемнәрнең? Гасырларның бәгырь төпләреннән ишетелә икән бу аваз. ...Күңелләргә көзләр кереп тула, күңелләргә кереп тула яз.
Авыруга сихәт булып керер, үләр җирдән кабат яшәтер. Җирнең генә моңы түгелдер бу, безгә шулай күкләр дәшәдер.
Бар халыкның җанын ничек итеп тетрәндерә икән бу кадәр?! Үткәннәрдән...
Киләчәктәндер бу
Мәңгелектәндер бу моң-хәбәр!
Агым сулар ага.
Карап торам ярдан.
Су буйларын — камыш, мине сагыш сарган.
Елга борылмалы.
Бәрелеп-сугылып ага.
Язмышлары шулай — ярдан-ярга кага.
Китә алмый ярлар. Туктый алмый су да. Агымсулар моңлы әллә инде шуңа?
Агар яңа сулар...
Үтәр көннәр, айлар... Басып торыр һаман, һаман шушы ярлар.
Яратуның күзе сукыр, диләр. Хаклык була халык сүзендә. Кемнәр белсен аны?
Аңлап булмый мәхәббәтнең әле үзен дә. Күреп киләме ул, күрмиме ул? Күрәбезме әллә аны без?
Шуны гына беләм: ул кагылса, өр-яңадан туа җаныбыз. Йөрәкләргә юллар бик әйләнгеч. Ә ярату — туры юл таба. Мәхәббәтем икән — килсен әйдә! Ярар миңа — сукыр булса да...
Минем шатлык белән шатланма син, кайгырма син минем кайгыдан. Йөрәгемә минем керерсең дә, калырсың, дип, шунда... кайгырам. Андый хәлләр була алмый, димә. Була гына түгел, бар алар. Мәхәббәтең булып керәләр дә, яраларың булып калалар.