Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ ТАШЛАР СЕРЕ


Кайчандыр Кремль янында бик зур һам данлыклы сәүдә үзәге булган. Хәтта үз вакытында
ике катлы Сәүдә рәте биналары да калкып чыккан (хәзер шу ларның бер өлешендә Татарстан
дәүләт музее урнашкан). Әмма Пугачевның Ка занны алу көннәрендә, бигрәк тә 1797 елгы зур
янгыннан соң, сәүдә үзәгеннән бер нәрсә дә калмый диярлек.
1880 елда биредә яңа бинаның нигезен салу башлана. Тышлыкның беренче битендә
китерелгән кабер ташы шул вакытта табыла да инде. Кайберәүләр бу ташны 1793 елда табылган
дип белдерәләр. Ләкин шуны әйтергә мөмкин: хәзерге Ленин һәм Чернышевский урамнары
кисешкән урында кайчандыр борын гы каберлек булган һәм бу таш та шунда куелган тарихи
истәлек.
Бәхеткә күрә, ташны табучыларга вәхшилек чире йокмаган була һәм ул Кабан күле
буендагы Беренче мәчеткә (Мәрҗани мәчете) озатыла. Ш. Морҗа нинең язуына караганда,
ташны әүвәл сөннәт бүлмәсендә саклыйлар, аннан соң аны мәчет диварына беркетәләр. Нәрсә
язылган соң ул ташта?
1. Олуг вә шоһрәтле Аллаһе тәгалә әйтте:
2. Мондагы (җирдәге) һәммә нәрсә фани, калыр тик
3. боеклек вә хормәт иясе Тәңренең йозе генә.
4. Тарих тугыз йвз утыз
5. алгыда Моһәммәдшаһ бәкнең углы Мөхэммәдгали бәк
6 звлкагидә аенда кафер кулыннан шәһид (ягъни үтерелгән).
Уң кырында: Пәйгамбәребез, галәйһес-сәләм. әйтте: бу тормыш — бер сәгатьлек.
шунлыктан аны изге эшләргә файдалан
Сул кырында: Пәйгамбәребез, галәйһес-сәләм. әйтте ... (Сүзләр бозылган). Арткы ягында:
Бу лухны (ташны) углы Тәңреколы бәк бина кылды.
Күренә ки, Мөхэммәдгали бәк 1530 елның 10 июлендә вафат булган һәм аны үтерүче кеше
мөселман түгел. Бу ташъязмада бер гаиләнең өч кешесенең исеме китерелгән һәм аларның
барысы да бәкләр, ягъни югары сыйныф вәкилләре. Бераз ераграк тарихка күз салсак, борынгы
рун һәм уйгыр язмаларында «бәк» дип хөкемдарларны, дәүләт башлыкларын атаганнар. Соңрак
төрки халыкларда гаскәр башлыкларына, дружина җитәкчеләренә, аерым өлкә идарәчеләренә
• бәк» титулы бирелә башлаган. Болгар чоры кабер ташларындагы язуларга ка раганда. Идел
буе Болгарстанында өлкәләрнең һәм шәһәрләрнең башлыклары да бәкләр булырга тиеш.
XX гасырда томанарак кешеләр, кабер ташларын дин белән генә бәйләп.
• атеистик» теләкләреннән чыгып, ташларны юк итәргә тырышканнар. Аларның тарихы һәм
тел документы гына түгел, сәнгать үрнәге икәнлеген дә тоймаганнар. Бу таш та — XVI йөзнең
беренче яртысында ташларны бизәү сәнгатенең бер үр нәге. Болгар ташларыннан аермалы
буларак, бу истәлекләрдә бизәкләр аерым аерым гына эшләнмиләр, ә катлаулы схемага
нигезләнеп, төрле чәчәкләрдән, үсемлек өлешләреннән үзенчәлекле гөлләмәләр, бакча хасил
ителә. Аларда нәфис сәнгатькә күчү, ташка язылган коры Һәм күңелсез хәбәрләрне, сагыш той-
гыларын тере чәчәкләр итәргә тырышу сизелә.
Фэрид ХӘКИМҖАНОВ.
филология фәннәре кандидаты.