Логотип Казан Утлары
Роман

ЕЛАН УГЫ


Ишек кинәттән төбенә кадәр каерылып ачылды Бусагада баштанаяк күн кием — тужурка, галифе. фуражка һәм итекләр кигән баһадир гәүдәле бер ир-егет пәйда булды Бил каешына уңда — инглиз маузеры, сулда төрле асылташлар белән бизәкле кәкре Бохара кылычы аскан үтә сугышчан кыяфәтле кешене күргәч, бүлмәдә утырган киң маңгайлы чекист урыныннан сикереп торды. Якыннан таныш булмаса да, калку күкрәкле, юан муенлы, тыгыз мускуллы бу пәһлеванның Республика хәрби комиссары икәнлеген ул бик яхшы хәтерләп калган иде Төнге кунак исә, уң кулын ычкындырмастан һәм сулы белән икегә бөкләп йөгертеп алды, аннары гына исәнләшеп
— Мин — Шиһабетдинов,— диде.— Ә сез кем буласыз?
— Постта
торучыларыгызны мин хәзер үз сугышчыларым белән алыштырам.
— Ихтыярыгыз Гарнизон башлыгы сез ич, ничек кирәген үзегез яхшырак беләсездер.
— Нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, туп-туры үземә шалтыратыгыз.
— Тыңлыйм, иптәш комиссар!
Шиһабетдинов аның озын төз гәүдәсенә кара калын кашлары астыннан сынап бер генә күз салды да чыгып китәргә җыенды, әмма шулчак ниятен үзгәртеп, өстәл янына килеп басты һәм Фарук- җанга янә бер җитди караш ташлады Аннары Байкучатовның тыгыз иңнәренә, беләкләренә кагылды, яшь егетнең устав таләп иткәнчә үрә катып торуына игътибар итепме, елмайды һәм:
— Кайда хезмәт иттегез? — дип сорады.
тоткан камчысын күнитек кунычына суккалап, бер мәл бүлмәгә күз
— Фарукҗан Байкучатов.
— Бүген Чекада сез дежурмы9
— Әйе
ишек тоткасыннан
— Австрия фронтында.
— Революцион хәрәкәттә күптәнме9
— Унҗиденченең февралендә солдат депутатларының полк комитетына, аннары дивизия ревкомына сайландым
— Партиядә кайчаннан9
— Былтыр кердем.
— Монда ничек килеп урнаштыгыз9
— Үзәк Комитет күрсәтмәсе буенча Татарстанның Тәтеш кантко- =
мы Төркестан фронты карамагына җибәргән иде Бохара компартиясе £ ярдәм сорый дигәч... •
— Әйбәт, туганкай, әйбәт Тик болай ук үрә катып интекмәгез *
әле. Өйләнгәнме? £
Байкучатов. утырырга базмыйча, аягүрә торуын дәвам итте Ләкин » хәзер инде ул Шиһабетдиновның тавышы дусларча яңгырый баш- «® лавын, кырыс карашы җылынуын, иптәшләрчә кызыксыну төсмере s алуын тоеп, киеренке хәлдән чыкты, хәтта бераз кыюланып ук & җавап бирде: £
— Юк. иптәш комиссар Вәгъдәләшкән кызым менә шушы якларда н яшәргә тиеш, тик хәзергәчә күзгә чалынганы юк.
— Исән булса, табарбыз, туганкай. Монда кайсы бүлекне алып барасыз9
— Теркәү эшләрен Әлегә нибары ике-өч шымчы гына хәбәр бирә, колач җәю кыен Аннары, мине милли гаскәр берләшмәләрендә файдалануны күздә тотканнар иде Монда исә.
Байкучатов үзен чын командирларча таләпчән, ләкин иптәшләрчә гади тоткан Шиһабетдиновка карата күңелендә ниндидер үз итү тойгысы яралуын тоеп, аңа четерекле вазифасының кыенлыкларын сөйләп бирергә, белмәгән нәрсәләрен киңәшергә талпына башлаган иде. тик хәрби комиссар үзе телгә килеп.
— Хикмәт кешеләрегез әзлегендә генә түгел, бар кадәресенең ышынычлы булуында.— диде — Югыйсә монда хәлләр катлаулы, көрәшнең кызган чагы Сез иртәгә, бераз ял иткәннән соң. минем янга кереп чыгыгыз әле Иркенләбрәк сөйләшәсе нәрсәләр бар. Әмма минем белән күрешәчәгегезне берәүгә дә ычкындырмагыз Шул исәптән. Чекадагы иптәшләрегезгә дә Аңладыгызмы9
— Әйе. иптәш комиссар.
Шиһабетдинов саубуллашыр өчен көрәктәй кулын биреп
— Бохара хезмәт ияләренең үтенече буенча монда ярдәмгә байтак татар егетләре килде. диде — Без. Фарукҗан якташ, игенче-диһкан- нар, һөнәрчеләр — бөтен юксыллар өметен акларга тиеш Төрле коткыларга бирелмәстән. бары тик юксыллар хакын гына яклыйк. Сынатмыйк'
Хәрби комиссар давыл шикелле ничек ургылып килеп кергән булса, хәерле төн теләп, шундый ук тәвәккәл, кызу адымнар белән чыгып та китте Фарукҗан. ишек ябылуга, тәрәзә янына барып басты Баганадагы керосин фонаре якын-тирәгә кавын кабыгыдай сыек саргылт яктылыгын сибә, аның саран нурлары төшкән кәрвансарай ишегалдында иярле ике атны йөгәненнән тоткан бер гаскәри күренә иде Йөзен танырлык булмаса да. буе-сыны һәм хәрәкәтләре буенча. Фарукҗан аны хәрби комиссар йомышчысы Рахманколга охшатты Шул мизгелдә Шиһабетдинов капка артыннан берәүне ишегалдына чакырып кертте дә кәрвансарай сагына куйды, аннары элек каравылда торган солдатны һәм йомышчысын ияртеп чыгып китте дә. урам караңгылыгына сеңеп, шундук күздән югалды Әле төн уртасы җитмәгән. сәгать унбер генә тулып килә иде
Постларга кертелгән үзгәреш гадәттән тыш һәм сәеррәк тоелса да. Фарукҗан хәрби комиссардан моның сәбәбен сорарга базмады Бәлки ул аңа ияреп ишегалдына чыгарга һәм Бохара республикасы хәрби
министрын озатып йөрүчеләрне үз күзе белән күреп, аларның барысын капка төбендә озатып калырга тиеш булгандыр. Әмма Чекада дежур торырга беренче мәртәбә билгеләнгән Фарукҗан. әллә яшьлеге һәм тәҗрибәсезлеге. әллә шәһәр иминлеге сагына баскан хәрби комиссар карамагындагы махсус отряд егетләренә артык ышануы аркасында, бу төндә җитди хәвеф-хәтәр булу ихтималын уйлап та карамады, яңадан өстәле артына килеп утырды да тыныч кына стенадагы картага төбәлде Шиһабетдиновның: «Исән булса, табарбыз, туганкай».— дигән сүзләрен кабат күңеленнән кичергәч, аңа бик рәхәт булып китте
Төннең кара шәлен ябынгач. Бохара гадәттә иркән сулыш ала торган иде Ишәк җигелгән бер күчәрле арбалар, зур-зур йөк чүмәләләрен аскан дөяләр кәрваны узган саен бөркелеп күтәрелгән көндезге тузан болыты тәмам басыла Мич төбедәй кызган саргылт-соры биек дувал- лар — балчык коймалар арасыннан сузылган тар урамнарга да хәл керә Ыгы-зыгы басыла, арыклардан йөгергән су тавышы ишетелерлек талгын тынлык канатын җәя Өлгерүе тәмам җиткән җимешләрнең хуш исләре бакчалардан урамга ташып чыга. Кояшны йөзем куаклары «дивары» каплаган әйваннарда — саф һавалы ачык верандаларда карт-коры рәхәтләнә Салкынча төн бөтен гәүдәңне изрәтер- лек. күңелләрне тынычландырырлык тансык ял бирә, көндезен маңгайлардан. беләкләрдән бәреп чыккан көмеш бөртекләр, ниһаять, очып бетә, йөрәкләр тигезрәк тибәргә тотына Күкрәкләрне киңәйтә, сулышларны җиңеләйтә торган мондый хозур кичләрдә ут алып янә бер чәй табынына җыелучылар да булгалый Шунда ипле генә гәпләр дә куерып киткәли иде.
Әмма быелгы көз Бохараның ата-баба заманыннан күнегелгән бертөрле сүлпән тормышына көтелмәгән кискен үзгәрешләр кертте. Моңа кадәр йөзләгән мәчет манарасыннан көйләп-көйләп моңлы мәкам белән әйтелгән кичке азан хәзер, йоладан баш тартырга яхшысынмаган төстә, генә, ягъни илһам-фәләнсез. тыйнаграк һәм кыскарак итеп үтәлә иде Әллә инде хәвеф-хәтәрдән саклангандай, капкаларны эңгер-меңгердә үк шартлатып бикләү гадәткә керде, ут алуны инде әйткән дә юк. кичләрен бакчаларда яки әйваннарда гаилә белән чүкердәшеп хозурланулар да өреп очыргандай юкка чыкты Давыл алдыннан кош-корт, киек-җәнлек ышанычлырак урынга сыенырга ашыккан шикелле, кала халкы да дүрт дивары эченә кереп посуны ку- лайрак күрә башлады Хәтта терлек-туар авазлары да юашланды сыман. күктәге көмеш ай-йолдызлар да күренер-күренмәс кенә җемелдәп, тора-бара бөтенләй караңгылык эчендә эреп бетте.
Шәһәрдә шомлы, киеренке тынлык. Урамнарда төнге каравылчыларның һәм аларга баш миршабларның да эзе суынды, хәтта әмир сарае тирәсендә дә җан әсәре барлыгы абайланмады Өч өлкән хатынын, йөз илле кыз белән җиде яһүд малаеннан гыйбарәт хәрәмен язмыш ир- кенә ташлап һәм бары тик яшь марҗа бикәчен генә ияртеп, әмирнең башкаласыннан чыгып китүенә дә ай ярымлап вакыт узды. Бу юлы Ситтәрәи Маһи-һусага — үзенең җәйге утарына гына юнәлмәде ул. билгесез тарафка — очы-кырые күренмәгән Караком сахралары эченә кереп югалды Моннан ике атналар элек халык вәкилләре Корылтае бер дә какшамас төсле тоелган Әмирлек урынына Бохара Халык Совет Республикасы корылуын игълан итте.
Әмир үзенең тәхетен ташлап качарга мәҗбүр булды Әмма ул җылы оясыннан аерылганчы тугрылыклы түрәләренә, якыннарына корал өләшеп, революция ясаган халыкка каршы көрәшер өчен агулы коткы салырга өлгергән иде Ныгытмасын штурмлаганда тукмалып бетмәгән гаскәрләрен, тиздән яңадан бер учка җыйнап юксылларның канын кояр өчен, аулаграк кышлакларга таратты Төрмәләрдәге барлык җиңаятьчеләрне. кулларына корал тоттырып, шулай ук иреккә 14
чыгарды һәм тыныч илгә өстерде Шымчыларын, куштаннарын, үзе кебек кеше җилкәсендә рәхәт күрүче бәк-морзаларын астыртын рәвештә һәм ачыктан-ачык җәдитләр, «карасөякләр» белән көрәш алып барырга рухландырды Менә шунлыктан тирән тынлыкны әледән-әле ату тавышлары сискәндерә, дөм караңгылыкны кай арада янгын тел- ф ләре ялый башлый иде
Мондый чакларда шәһәрдә беренче булып ябык базар янындагы £ кәрвансарай хәрәкәткә килә иде Аның бер канатында контрреволю- = циягә, спекуляция һәм саботажга каршы көрәшүче гадәттән тыш 5 комиссия — Чека урнашкан Яңа тернәкләнеп килә иде әле ул. Кайбер ♦ бүлекләре кәгазьдә генә яши — хезмәткәрләр җитешми Булганнары s да бу эшкә махсус әзерлексез, тәҗрибәсез яшьләр Бүген төнлә кизү к торучы Фарукҗан да нәкъ менә шундыйларның берсе иде
Байкучатов бүген — егерменче октябрь төнендә булуы ихтимал £ барлык гадәттән тыш вакыйгалар турында беренче хәбәр алырга, хә- х вефле хәлләрдә кирәкле чаралар күрергә — кыю һәм җитез хәрәкәт * итеп, контрреволюция казынуларына чик куярга тиеш иде Менә ни я өчен аның зәңгәр күзләре тонык керосин лампасы яктысында стенага н эленгән шәһәр картасына әледән-әле төбәлә, куллары билендәге револьверына кагылгалый. сагайган колаклары тыштагы һәр тавышны аулый иде Аның Чекада эшкә керешүенә генә түгел. Бохарага килүенә дә әле нибары өченче генә атна бара иде Көтелмәгән яңа вазифасы да, шәһәр үзе дә Идел буендагы авылларның берсендә туып үскән Фарукҗанга үтә сәер, таң калырлык ят һәм серле күренде Монда әмир сарайлары гына түгел, һәрбер бәк. морза, һәрбер һөнәрче һәм хәтта ялчы йорты да калын, биек дуваллар белән коймаланып алынганлыктан, шәһәр тоташ ныгытмалардан гына торган сыман тоелды Монда тормыш. Идел буендагы калалардагы шикелле, завод-фабрика- ларда. урамнарда һәм мәйданнарда — кеше күз алдында түгел, әнә шул ябык дуваллар эчендә ага иде Дөрес, көндез җанланып ала торган ба-зарлары. азан яңгыратып мөселманнарны үзенә җыйнаучы мәчетләре бар Әмма Фарукҗан ничәмәел мәдрәсәләрдә дини вәгазьләр тыңлый- тыңлый Коръән сүрәләре ятласа да. балачактан намаз укырга өйрәнсә дә. соңгы дәвердә галиҗәнап ак патша хакын яклап сугышка керүе. Австрия гаскәрләре яудырган ук-ядрә яңгыры астында еллар буе окопларда аунавы, аннары исә сыйнфый көрәш давылларына катнашып китүе аркасында, инде байтактан бирле мәчет сукмагының ни икәнен дә оныткан иде Базар ягына килсәк, монда борын-борыннан хатын-кыз халкы аяк басмаган Иптәшләренең сөйләвенә караганда, бу көннәрдә анда гомумән алыш-бирешнең коты киткән, сәүдәгәрләр сафы сирәкләнгән, шау-шу кими төшкән — данлы Бохара базарлары, укасы коелган калфак төсле, бәйрәмчә купшылыгын, төсләр һәм бизәкләр байлыгын җуебрак җибәргән иде
Әмма стенадагы картадан шәһәр мәхәлләләрен күздән кичергәндә Фарукҗан бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлады Аның исәбенчә, әнә шул мәхәлләләрнең берсендә әле һаман күңеленнән китмәгән Зөһрәгөл яшәргә тиеш иде Моннан җиде ел элек Казанда танышкан кыз
Ул чакта Фарукҗан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кереп, бер кышта бишенче-җиденче сыйныфларны тәмамларга өлгергән, борын астыннан мыек төртеп килгән шәкерт иде инде Авылдан киеп килгән бишмәтен. җиңсез камзулын, мөселман ыштанын, читеген, мескен бүреген салып атып, ярыйсы гына ыспай пальто, укучылар кителе, озын балаклы чалбар, штиблет кигән, хәйран гына чәч тә үстергән шунлыктан үзен инде тәмам «аурупалашкан» егет саный башлаган иде Яңалыкларга омтылган үсмер Шәрык клубына йөрергә дә ияләшкән иде Менә шундагы кичәләрнең берсендә Фарукҗан туткылрак йөзле бер туташка күз салды Нәфис соры постаудан кофта-итәк киеп, ак якасына
килешеп торган тасма күбәләк тагып килсә дә. кызыкай бүтән гимназистка. курсисткаларга охшап бетмәгән иде Калфак өстеннән бөркәнгән ак ефәк шәлен бөтенләй үк салырга җөрьәт итмәве, тирә-якка кызыксынып, әмма керфек астыннан тартынып кына каравы аның әле клубка беренче аяк басуы турында сөйли иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты Фарукҗан ике дә уйламый иптәшен ияртеп керде дә нәкъ шулар артындагы урынга утырды Сүзләренә колак сала торгач, бу кызыкайның Аитова ханым мәктәбендә укуын һәм, хәтта. Ташкенттан килеп урнашуын да белеп алды Аннары күзе төшкән кешесенең игътибарын җәлеп итәр өчен, иптәше белән пыш-пыш сөйләшә башлады Билгеле, аларны бик тиз туктаттылар, тик шулай да кызыкайның артына борылып үзенә бер караш ташлавына иреште ул Тәнәфестә Фарукҗан тагын да кыюлана төште, сылтавын табып сүз кушты һәм тыенкы гына утырган сөйкемле кызыкай белән аның иптәшен спектакльдән соң Акком урамына — өйләренә кадәр озата да барды Әллә ни сүз булмады булуын, тик икенче кичәдә алар инде иске танышлар кебек исәнләштеләр.
Казан татарларын йокымсырап яшәүдән уяткан төрле лекцияләр оештырып, аларны әдәбият, сәнгать, дөньяви белемнәр белән сугара башлаган, танс. лото, тагын әллә нәрсәләре белән дан казанган Шәрык клубы моннан соң Фарукҗанга бигрәк тә ямьле, бигрәк тә кадерле урынга әйләнде. Әмма көннәрнең берендә малаеның чамадан тыш азып-тузып. шиблит киеп, поп шикелле бер көлтә чәч үстереп чукынырга йөрүе», хакында каладан хәбәр алган ата кеше җир кипмәс борын мәдрәсәгә килеп кермәсенме! Әмере кыска булды аның: өйгә! Ярый әле шәһәрдә кирәк-ярак сатып алырга дип беразга тукталды, юкса Фарукҗан Зөһрәгөлне күрми-нитми генә китеп барасы икән. Атасы кибетләргә юл тотуга, егет аягы җиргә тими Аитова ханым мәктәбенә элдертте һәм күңелен кузгаткан кызыкайны дәрестән чакыртып чыгарды Аның түгәрәк йөзенә, гаҗәпсенеп ачылган зур коңгырт күзләренә төбәлеп, исәнләшми-нитми тота-каба әйтә салды:
— Зөһрәгөл, вәгъдәләшергә килдем мин.
— Ни хакында?
— Ни болай гына —диде ул, үзе кинәт кызарынды, каушады. Зөһрәгөл көлемсерәп һәм кызыксынып:
— Болай гынамыни’ — дип кайтарып сорады.— Алайса нигә әле кинәт ду куптыгыз соң?
— Ашыкмый хәлем юк.
— Болай гына нинди вәгъдә соң ул?
— Мин сезгә йөзек алып килдем.
Зөһрәгөл аның сузган бүләгенә ни әйтергә белми аптырап карап торды, аннары
— Миңамы? — дип гаҗәпләнде.
— Сезгә шул.
— Ничек инде .
— Онытмас өчен. Төсем итеп киеп йөрерсез дип!
— Берни дә аңламыйм, нәрсә булды соң сезгә?
Фарукҗан бер дә уйламаганда тирли башлады, шулай да сер бирәсе килмәде
— Хәзер илгә кайтып барышым,— диде ул.— Безнең бик озакка аерылышуыбыз мөмкин. Тик мин көзен барыбер яңадан Казанга әйләнеп килергә тырышачакмын
Кызыкай йөзекне алып, бүләкне әйләндергәләп карады да:
— Бик матур икән, рәхмәт! — диде. Аннары ягымлы елмаеп өстәде: — Тик үзем хәзер сезгә берни дә бүләк итә алмыйм шул.
— Аптырамагыз.— Фарукҗан аңа күзләрен тутырып карады Һәм кыюлана төшеп әйтте — Сез мине бары онытмагыз гына!
— Үзегез онытмассызмы соң?
— Минме7 Мин Казанга килеп җиткәч үк сезне эзләп табармын Көтегез генә!
Зөһрәгөл күзләрен яшерсә дә. җавапсыз калмады Ихлас рәвештә
— Тик көздән дә кичекмәгез.— диде — Без иптәш кызым белән сезгә ияләшеп өлгердек инде
Эченә җылы йөгергән Фарукҗан шундук балкып китте
— Таш яуса да. әйләнеп киләм — вәгъдә Әмма миңа иптәш кызы- ~
гыз бөтенләй кирәкми! х
— Кызык.
Кыз кеше белән көпә-көндез ил-күз алдында озак серләшеп торырга ф ярамый иде Теле белән дөнья гизәргә вакыты да тар. моңа осталыгы да s чамалы. Атасының йомышларын йомышлап бетерү ихтималын гел 4 истә тотканлыктан, Фарукҗан саубуллашу ягын карады -
Соңыннан ул җан аткан кешесен ут капкандай ашыгып ташлап ки- г= түе өчен торып-торып үкенде Чөнки алдагы тормышы бер заман * үзе бөтенләй ниятләмәгәнчә ага башлады Башта «ауропа» киемнә- е рен салып ташлап, игенче камытына җигелергә туры килде Көзен *■ исә көрәк-сәнәкләрне калдырып, бер тегүчегә өйрәнчеклеккә тагылды н һәм авылдан-авылга гизеп көн күрергә кереште Язга таба Себергә китеп. тимер юл салырга тотынды һәм шуннан солдатка алынды Ул Казанга кабат әйләнеп килгәндә Аитова ханым мәктәбе Татар кызлар гимназиясенә әйләнгән, әмма анда Зөһрәгөл күренмәде шул инде
Турысын әйткәндә. Зөһрәгөлнең, укуын тәмамлагач, ата-анасы янына Ташкентка кайтуын фараз иткәнлектән бик теләп риза булды ул партиянең кантон комитеты тәкъдименә. Шуңа күрә Төркестанга ашкынып, түземсезләнеп килде, шуңа күрә эшкә Ташкентта калырга тырышты Мондагы шартларда кыз-кыркынны сорашып йөрүнең шик-шөбһә генә уятачагын һәм үзен дә. сөйгәнен дә уңайсыз хәлгә генә куячагын чамалап, уңае чыгу белән, ул аның атасын эзләп карады Бер рус текстиль промышленнигының агенты булган ата кешенең Ташкенттан Бохара ягына күчеп китүен аныклагач та өметен өзмәде Хәзер инде Фарукҗан авыз ачып калмаска, ничек тә теләгенә ирешергә карар биргән иде Менә ни өчен партия Үзәк Комитеты башка коммунистлар белән бергә үзен дә Бохарага җибәрергә ниятләвен белгәч. бары сөенде генә ул Килү белән монда да Зөһрәгөлләр гаиләсенең эзенә төшәргә омтылды, әмма беренче талпынулар әлегә нәтиҗә бирмәде Шәһәрне иркенләп айкап чыгарга кулы тимәде Укымышлы, хәрби әзерлекле. Бохара халык революциясенә чын күңелдән бирелгән кешеләр җитешмәгәнлектән. аңа да берьюлы әллә ничә төрле эш йөкләделәр, дөнья шундый кайнаган чакта иптәшләреннән бер сәгатькә аерылып китеп торуы да кыен иде Мондый хәлдә хәрби комиссарның аңа шәхсән булышырга җыенуына Байкучатовның җаны эрү гаҗәпмени?'
Ләкин Шиһабетдинов аны иртәгә кәләш эзләшер өчен генә чакырмагандыр ич7 Очрашуны сер итеп калдырырга кирәклегенә аерым басым ясады Димәк, җитди һәм эшлекле сөйләшү көтә аны Бохара республикасын дошманнардан саклауны кайгыртучы кеше Чеканың сугышчан көчен, сәләтен һәм өлгерлеген күз уңында тотарга, аны сынап карарга, үстерергә, ныгытырга телидер Яңа бүлекнең ниләр майтаруын, җыйнаган мәгълүматларын сорашыр Менә шул чакта авызга су кабып тору да. артык лаф ору да Фарукҗанны хур итәргә мөмкин Юк, юк, андый хәлгә калмас ул
Байкучатов түрдәге сейфтан шымчыларның яңа хатлары тупланган папканы алып, һәр кәгазьне аерым-аерым күздән кичерергә кереште Күзләрен йокы баса башлагач, урыныннан торып, оеган тәнен бөгел » сыгыла язып алды, аннары тагын укуын дәвам итте Әнә шулай йокылы-уяулы килеш бүлек эшен бизмәнләп утырганда кинәт стенага эленгән телефон шалтырады Трубканы алуга, кемдер үзенең исемен дә әйтеп төрмастан
».КУ.М4 I*-
— Шиһабетдинов үзен-үзе атып үтерде! — дип кычкырды
— Кайда7 Кайчан7 Алло. алло..
Әмма бүтән һичбер җавап ишетелмәде, элемтә, балта белән чапкандай. кырт өзелде Байкучатов трубканы куеп, каушаудан нишләргә белми, кобурасыннан револьверын тартып чыгарды Йөгереп барып тәрәзә пәрдәсен ачты — кәрвансарай каравылына куелган кызыл гаскәри берни булмагандай үз урынында басып тора иде Фарукҗан көнчыгышта, өлгереп җитмәгән карбыздай, сыек шәфәкъ шәүләсе җәелә башлаган офыкка карап Тагын кан!» дип пышылдады Австрия фронты гарасатында ук хәтереннән бер дә китмәгән Әбүгалисина шигыре янә гөлт итеп аңында кабынды «Тәнебез утыдыр, җаныбыздыр кан. нигә аның җае гүя бер зиндан7 Нигә түгеләдер ул болай яман, нигә арзанайды әле газиз җан7» Истән чыкмый торган юллар. Тик Байкучатов бу юлы мең ел элек язылган шигырь тылсымына бирелеп. уйга талып тормады, елдам гына ишеккә ургылды һәм револьверын һавага төбәп, чакмасына басты
— Коралл аны гы-ы-ыз!
2
Таң беленгәндә кәрвансарайдан, сабантуй чабышкыларыдай, ургылып чыккан алты җайдак Ширбәдәнгә — ныгытма тышындагы әмир утарына алып бара торган юлга төште Аларның иң арттагысы — томырылган тимер-күккә атланганы Фарукҗан Байкучатов иде. Ачык изүдән бәреп кергән һава агымы тәнне өтәрлек дәрәҗәдә дымлы һәм салкынча тоелды Ул. кителен төймәләргә теләп, тезгенен тартыбрак тотты Хәер, аның йөрешен әкренәйтүе моның өчен генә түгел, оператив төркемне кая ияртеп барырга кирәклеген дә белми иде Фарукҗан Күңелендә һаман көчәя барган хәвеф тә бәлки нәкъ менә шул билгесезлектән тугандыр Чөнки, аның фикеренчә, гадәттән тыш вакыйга турында иң тулы хәбәрне башлап нәкъ менә ул ишетергә, бүтәннәргә ул белдерергә, чаңны беренче ул кагарга тиеш иде.
Дөрес, шау-шуны чыннан да Байкучатов алдан күтәрде. Ләкин шуннан арысы
Чека хезмәткәрләре нигездә кәрвансарайда гына яшәгәнлектән, тревога аларны бик тиз аякка бастырды Дежур бүлмәсенә барысыннан элек яшерен-оператив бүлек мөдире Юлтай Симиниев йөгереп керде Ашыгыч килеп җитсә дә. хәрби киеме пөхтә һәм актык төймәсенә кадәр каптырылган, үзе яхшы ял иткән кеше тәэсирен калдырды Аның татарчадан тыш казакъ, үзбәк телләрендә дә чатнатып сөйләшүен. таҗиклар белән дә рәхәтләнеп фарсыча гәп куертуын, Казалыдагы җәдит мәдрәсәләренең берсендә укытканлыктан, ярыйсы ук мәгълү-матлы. шома егет икәнлеген Фарукҗан беренче очрашканда ук чамалап алган иде инде Бу юлы да Юлтай ышанычлы атлап түргә узды да:
— Нәкәс җаннар тынгы бирмиме7 — дип эндәште.
Әмма Байкучатов аңа җавап биреп өлгергәнче ишегалдында тагын аяк тавышлары, атлар пошкыруы ишетелде, аннары бүлмәгә баштанаяк коралланган ирләр — Бохара Чекасы председателе Әминев, агентура бүлеге башлыгы Нурморатов һәм тагын берничә хезмәткәр килеп керде Йөрәге кымырҗыган Фарукҗан шундук үрә катып:
— Иптәш Әминев. әле генә телефоннан хәбәр иттеләр Хәрби назыйр Шиһабетдинов үзен-үзе атып үтергән, имеш — дип белдерде.
Йөзеннән кан качкан Чека председателе. Фарукҗанга колак салып торгандай күренсә дә. уе белән әллә кайда еракта иде. ахры Ул. гомумән, каушап калган кешене хәтерләтте Нурморатов исә итәк- җиңен җыйган, бәхетсезлекне тикшерергә күптән әзер кыяфәттә бүл- мәдәгеләргә күз йөгерткәләп алды да
— Иптәш Әминев, безгә кирәкле кешеләр барысы да килеп җитте шикелле,— дип искәртте,
— Бәхетсезлекнең гадәттән тыш зур вә җитди икәнлеген аңлатып торасы юктыр, иптәшләр,— диде Чека председателе.— Мин үзем монда калам, ә сез кичекмәстән вакыйга урынына юнәлегез Оператив төркем җитәкчесе итеп Симиниевне билгелим Нурморатов, Байкуча- * тов, сез аңа булышырсыз, ярдәмчеләр алыгыз да юлга чыгыгыз £
һәм менә алар юлда Әмма Фарукҗан әле һаман исенә килә ® алмый бара. Беренчедән, бәхетсезлек булган җирне кемнең дә аңардан < сорашмавы гаҗәп тоелды. Икенчедән, шактый ерактагы үз йортында ~ яшәгән Нурморатовның ун минут эчендә кәрвансарайга килеп җитүе х дә сәер иде Револьвер тавышының аларга ук ишетелүе һич тә мөмкин £ түгелдер. Калын дивар, әллә ничә ишек артындагы кешегә ай-һай « Симиниевнең оператив төркемне ияртеп алып баруы да шикле Бакый- ганы да, аның булган урынын да алар ничек Байкучатовтан яхшырак * белергә тиеш соң әле7 Телефоннан шулай ук хәбәр алганнармы икән7 ө Алай дисәң, Нурморатовларда телефон юклыгы билгеле ич Фарукҗан- * га Аннары аның белән иртәгә күрешергә ниятләвен истән чыгарма- ь саң, берничә сәгать кенә элек саубуллашып күздән югалган хәрби комиссар үзен-үзе һич тә болай атып үтерергә җыенган кешегә охшамаган иде. Сәер! Бәлки вакыйга нәкъ менә шулай серле булганга, фаҗиганең шаһиты үзенең кем икәнлеген дә, кайчан шалтыратуны да белгертергә базмагандыр, хәвефле җирне атап күрсәтергә дә теләмәгәндер7 Алайса ни дип шалтыратырга алынган7 Танык кына булды микән ул? Күзгә төртсәң күренмәслек мондый караңгыда нинди очраклы шаһит ди ул7 Очраклы кеше Шиһабетдиновны ничек танысын инде7 Дошман дисәң, анысы хәбәр дә биреп маташмас иде, комиссарның дус-ише, танышы яки мәсләктәш сугышчысы исә үзенең кемлеген белдерергә тиеш. Ә бу телефон шалтыраткан ят кешенең үз-үзен тотышы акылга сыймый Әгәр төп максаты бутау гына булмаса, әйе, әйе...
Фарукҗан әнә шулай баш ватып барган арада, алдагылар олы юлдан сулга каерылды һәм бераздан таң йокысына оеган кышлакка килеп керделәр Тезгеннәр тартылды, тезелешеп чабып барган җайдаклар, буага очраган ташкын төсле, бергә укмашты, аннары биек дуваллар арасына кысылган тар тыкрык буйлап яңадан кузгалды һәм тиздән ачык капка янына җитеп туктады Атлардан төшеп, ыгы-зыгы килгән кышлак халкын як-якка кысрыклап, берәм-берәм ишегалдына керделәр
Әле көн туып җитмәгән, тирә-як куе томан эченә чумгандай тоела иде Шулай да Фарукҗан ишегалдына аяк басуга, бер кырыйдагы ярым европача корылган озын йортны ачык шәйләде Аның буеннан-буена иркен әйван сузылган, шул әйваннан йорт эченә керә торган ишекләр тезелешеп киткән иде Монда аларны өч хәрби, шул исәптән, Шиһабетдиновның йомышчысы Рахманкол каршы алды һәм чекистларны уң яктагы кырый бүлмә янына алып килде дә
— Мәет менә шушында,— дип юл бирде
Оператив төркем килеп кергәндә бүлмәдә берәү дә юк. уңъяк стена буендагы квадрат өстәл өстендә керосин лампасы гына төтәп тора иде Эскәтер-фәлән ябылмаган өстәл тирәсендә артсыз өч урындык Бүлмәнең сул ягында алгы почмакта түгәрәк мич. арткы почмакта бер кешелек гади тимер карават Монда игътибарны җәлеп итәрлек бүтән һичбер нәрсә күренми, тәрәзәсе юк, буялмаган такта идәненә келәм- фәлән җәелмәгән иде Әгәр караватка ак җәймә җәелеп, ак тышлы мендәр куелмаган булса, бу бүлмәдә соңгы вакытта тере җан иясе яшәгәнлеген, гомумән, берәү дә исбатлый алмас иде
Ак җәймә өстендә чалкан яткан хәрби комиссар күн итек кигән аякларын чалыштырып йокыга гына киткән кешене хәтерләтә иде
Йөзендә җәфалану, көзән җыеру билгеләре дә күренми. Бары тик сул чигәсеннән мендәргә, аннан җәймәгә саркыган һәм идәнгә — бүлмә уртасына таба агып төшкән, шунда җәелеп каткан кан эзе генә... Кан түшәктә, суалчан шикелле, нәзек бер эз генә калдырган, ни стенада. ни җәймәдә тап-фәлән, чәчрәү-мазар күренми иде Мәетнең уң кулы стенага орынып гәүдәсе буйлап сузылган, сулы караваттан асылынып төшкән, әмма идәнгә тимәгән иде. Сул кул бармаклары нидер тоткан, аны бары соңыннан гына ычкындырган төсле, бераз бөгелеп тора Идәннең кан эзеннән кырык сантиметрлап арырак җирендә уна- тар-маузер аунап ята иде Фарукҗан комиссарның үзенә кичтән таныш киемендә булуына, бары тик фуражкасы, инглиз маузеры, портупеясы, кылычы һәм камчысы гына юкка чыгуына игътибар итте.
Бүлмәгә керүгә. Симиниев өстәлдәге лампаны кулына алып филтәсен рәтләде, аннары шуның белән һәр почмакны яктыртып карады да карават тирәли әйләнеп чыкты.
— Кем уйлаган инде моны, кем уйлаган Пуля, мөгаен, уң чигәсеннән кергән дә башын үтәли тишеп, сулыннан чыккан Вакытсыз әрәм иткән үзен, сыйнфый җаваплылык тоясы урында.
Нурморатов идәндә аунап яткан әлеге маузерны иелеп алды да. ут яктысына якынрак килеп, патрон тартмасын тикшерде
— Берсе җитми, бары берсе генә,— диде ул иптәшләренә карап.
Әмма Фарукҗан авыз ачарга ашыкмады Яшерен-оператив бүлек мөдире Юлтай Симиниев бер үк вакытта Чеканың эш йөртүче секретаре да, бу вакыйганы инәсеннән җебенә кадәр ачыкларга җибәрелгән сугышчан төркемнең башлыгы да иде Агентура бүлеге җитәкчесе Латыйфхан Нурморатов белән алар икесе дә оешкан көненнән үк Чекада бергә эшли башлаганнар. Шиһабетдиновны да, Бохара хәлләрен дә Фарукҗаннан күпкә яхшырак белергә тиешләр. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә Юлтай һич тә аптырап калганга охшамыйдыр? Тәбәнәк буйлы йомры гәүдәсенә кайдан шул кадәр дәрт-дәрман туплагандыр, көяз кара мыекларын бөтергәли-бөтергәли бер иелә, бер тора, лампасын әле үзләренә ияреп кергән Рахманколга һәм аның иптәшләренә, әле комиссар яткан караватка таба суза, таныкларга берөзлексез сораулар яудыра һәм нәтиҗәләр ясый иде.
— Мин бүлмәгә килеп кергәндә иптәш Шиһабетдинов гадәттән тыш дулкынланган, тынычсызланган хәлдә караватында кырын ята иде.— диде Рахманкол аның соравына.— Өстәл янындагы урындыкта бер хатын-кыз ишеккә аркасы белән борылып, нидер сөйләп утыра иде Ишек ачылгач ук ул сүзен туктатты. Шиһабетдинов исә сикереп торды да миңа чыгып китәргә ишарә ясады. Артымнан Бераздан үзем чакырып алырмын, ял ит хәзергә», дип кычкырып калды.
— Шуннан соң кая киттегез9 — диде Симиниев.
— Көнозын аяк өсте йөреп йончыган идем, күрше бүлмәдәге үз урыныма чыктым да аудым Командирым эндәшүен яхшырак ишетер өчен, бүлмәм ишеген ачык калдырдым Шулай ят тавышлар да тизрәк колакка керер, дидем Хәтәр заман бит. тирә-якта безгә теш кайраучы дошманнар җитәрлек, комиссар иминлеге өчен беренче үзем җавап би- рәм
— Шиһабетдинов сезне кайчан үзенә йомышчы итеп алды?
— Август ахырында. Тик без аның белән күптәннән бирле якын тыныш идек инде.
— Ничек?
— Бөртекләп сөйләсәң, озынга китәр Иптәш Шиһабетдинов Вер- ныйга Беренче мөселман батальонын оештырып килгәч, мин дә кызылларга кушылдым Иске таныш дипме, тапшырган берничә йомышын әйбәт үтәгәнгәме, ул мине гел үз тирәсендә тотты Төркестан съездына депутат итеп сайлангач та. Җидесуда калдырырга теләмәде. Ташкентка ияртеп килде.
— Шундый якын кешегезне ничек саклап кала алмадыгыз соң9 Юлтай лампаны өстәлгә китереп куйды да һаман ишек төбендә таптанган Рахманколны якынрак килергә чакырды
— Иптәш Симиниев, мин аң булыр өчен ишекне махсус ачык
калдырдым лабаса инде.— дип дәвам итте йомышчы — Бераздан әлеге ф хатын-кыз да әйванга чыкты Күп тә үтмәде, комиссар бүлмәсендә 3 ату тавышы яңгырады. >
— Сезнеңчә, читтән һөҗүм ясалмады инде9 — дип эндәште Нур- = моратов
— Юк. юк. Маузерның күрше бүлмәдә шартлавын аерым-ачык * ишеттем Мин йөгереп кергәндә командирым тирәсендә дары исе дә аң- = кып тора иде әле Артымнан ук кире атылып кергән әлеге хатын-кыз да аны яхшы тойгандыр. э
Шунда Фарукҗан да
— Сез килеп кергәндә комиссар япа-ялгыз шушы хәлдә ята иде- s ме? — диде е
— Әйе X
— Караваты да шушы урында идеме9
— Әйе
— Әлеге хатын-кыз кайда соң хәзер9 — дип дәвам итте Фарукҗан
— Белмим.— диде Рахманкол күңелсез төстә — Иптәш Шаһабет- диновның җан бирүен ачыкларга, тизгрәк бу хакта иптәшләргә хәбәр итәргә йөгердем Без әйләнеп кайтканда әлеге хатын-кыз күренми иде инде.
— Кемнәр ул -без»9
Рахманкол бер мәл аптырап, өстәл тирәсендәгеләргә күз йөгертте, аннары гаепле кеше сыман
— Үземне әйтүем инде.— диде. ,
— Монда кузна уены түгел, төгәл итеп җавап бирергә кирәк, диде Фарукҗан — Әлеге хатын-кызны танып калдыгызмы соң9
— Юк Мин беренче килеп кергәндә лампа филтәсе басып куелган, бүлмә шактый ук караңгы иде Җитмәсә, аркасы белән утырган, йөзен бөтенләй күрмәдем Икенче күрүемдә, мондый фаҗигагә юлыккач, ба- шым-күзем тәмам әйләнде, тиешенчә игътибар итмәгәнмен
— Ярар, ул хатын-кызны ачыклап, комиссарга күләгә төшермик,— диде Симиниев — Иптәш Шиһабетдинов үзен-үзе атканда Чибәркәй әллә кайчан әйванда булган инде. Фельдшер, сез мәетне җентекләбрәк карагыз да. акт төзеп, беркетмә язырбыз
— Кызу канлы, диләр иде аны — Нурморатов башын селкеп куйды—• Тик мин болай уктыр дип уйламаган идем Ниндидер бер хатын-кыз аркасында үзеңне корбан ит имеш, һич аңлашылмый
Фельдшер лампаны кулына алып шулай ук карават тирәли әйләнеп чыкты, аннары Симиниев сүзләрен раслап
— Әйе, пуля уң чигәсеннән кереп сулыннан чыккан.— диде — Бик тиз үлгән, канын күп югалткан
— Арыслан кебек гайрәтле ир иде бит. нинди кызганыч.— дип уфтанды кызыл гаскәриләрнең берсе
— Бу менә сезгә бик әйбәт сабак инде.— диде Симиниев акыл өйрәткән төстә.— Озын чәчлеләрдән һәрвакыт ераграк йөрегез'
Сәер дә. көлке дә тоелды бу сөйләшү Байкучатовка Фаҗига аңлатылдымы, вакыйга урыны каралдымы инде шулай9 Симиниев- нең өстәлгә кәгазьләр таратып, язарга җыенып утыруын башкача ничек төшенергә соң9 Гаҗәп тиз, искитмәле җиңел табылды түгелме соң йомгак очы9 Әйтерсең, кәҗә бәтие генә аяк сузган' Югыйсә, кеше, аның да әле ниндие — Республиканың хәрби министры һәлак ләбаса Фаҗигане болай өстен-өстен генә тикшереп нәрсә ачыклыйсың инде? Бәхетсезлекнең сәбәбен, һәлакәт шартларын өйрәнергә, төн караңгысына уралган афәтне зирәк эзләнүләр нәтиҗәсендә серле билгесезлек-
тән яктыга чыгарырга кирәкми микәнни9
Фарукҗан чекист иптәшләре Юлтай белән Латыйфханның, бигрәк тә аларга ияргән фельдшерның да ялгыш фикергә килүләреннән куркып, үз икеләнүләрен белдерергә кереште
— Аның хатын-кыз аркасында харап булуын беребез дә өздереп раслый алмый ич әле.
— Синеңчә, ник үз-үзенә кул күтәргән соң ул алайса? — диде гаҗәпсенгән Симиниев
— Үзен-үзе атуы да шикле әле аның.
— Шулаймыни9 Арабызда менә кем иң зирәк икән ул!
Бүлмәдәгеләр барысы да Фарукҗанга төбәлде, Симиниев исә мыскыллы көлемсерәп, кәгазьләрен арткарак этеп куйды
— Әйдә, әйдә, дәвам ит инде ачышыңны,— диде ул урыныннан кубып.— Алайса кайсы кабахәт аткан соң комиссарга?
Фарукҗан сорауга сорау белән җавап бирде:
— Ул үзен-үзе аткан икән, маузерын уң кулына тотарга тиеш булгандыр ич инде? Пуля уң чигәсеннән кергән, дип раслыйсыз түгелме соң?
— Әйе, әйе,— дип җөпләде фельдшер.
— Шулай икән, канның пуля кергән зуррак тишектән ага башлавы, караватның нәкъ менә уң ягында зуррак күлдәвек хасил итүе табигыйрәк булыр иде Тик ул тарафта урын-җир дә, идән дә нигәдер бөтенләй буялмаган дип әйтерлек.
Симиниев көлемсерәвен сүндереп
— Аның син әйткәнчә булуы һич тә мәҗбүри түгел,— диде Әмма Фарукҗан шик-шөбһәләрен әйтеп бетермәгән иде әле.
— Аннары.— диде ул,— уң кулы белән аткач, маузер нигә караватының сул ягына шуып төшсен икән?
— Дөрестән дә...
Кызыл гаскәриләрнең берсе Фарукҗан фикеренә кушылуын күреп. Симиниев тагын үртәлә башлады
— Монысы инде хыял, юкка бәйләнү Җан биргәндә кулын ничек селтәмәс адәм баласы?!
— Ә шулай да маузер комиссар гәүдәсенең йә уң ягына шуып төшсә, я күкрәгендә калса, дөресрәк, аңлаешлырак булыр иде,— дип сүзен бирмәде Фарукҗан.— Янә шуңа да игътибар итегез: стенага орынып яткан хәлдә уң кулы белән чигәгә ату җиңел эшме?
— Нигә мөмкин түгел ди ул? — Нурморатов белдекле кыяфәттә аңлата башлады — Газапланмыйча, озак тинтерәмичә үләсең килсә, коралыңа иң яхшы мәрә — чигә.
— Ә сез дивар буена Шиһабетдинов шикелле ятып карагыз,— диде Фарукҗан кырыс кына.—Терсәк сузарлык чама да калмый лаба- са Маузер чигәгә түгел, үзеннән-үзе ияккә яки бугазга төбәләчәк. Пуля да я җилкәдән, я баш түбәсеннән килеп чыгачак.
, Бүлмәдәгеләр яңадан карават янына килеп, мәеткә күз салды. Хәзер инде барысы да Фарукҗан дәлилләренең нигезсез түгеллегенә ышана башладылар. Тик Нурморатов үз карашыннан ваз кичәргә теләмәде, ахры, Рахманколга:
— Командирың сулагай түгел идеме? — дип мөрәҗәгать итте.
Байкучатов йомышчының аптырашта калуын салкын кан белән күзәтте Ул арада Симиниев караватка барып тотынды да:
— Егетләр, әйдәгез мәрхүмне бүлмә уртасынарак күчерик әле, карарга уңайлырак булсын,— диде — Пуляның кайсы яктан керүен жентекләбрәк ачыклыйк!
Оператив төркем җәрәхәт эзен кабат күздән кичергәч, пуляның уң чигәдән керүен яңадан расларга мәҗбүр булды Шуннан соң Симиниев өстәлгә утырып беркетмә язарга, фаҗига урынын кәгазьгә 22
төшерергә кереште Аның сызымында карават бүлмә уртасында сурәтләнүен чамалап алгач, Фарукҗан таң калып
— Юлтай абый, ялгыш ясыйсыз түгелме? — диде — Карават стена буенда тора иде ич!
— Ә хәзер бүлмә уртасында, күрмисезмени7
■— Кире күчерик соң. ул үз урынына куелырга тиеш
Симиниев бер дә көтмәгәндә чыгырыннан чыгып сикереп торды £ да: к
— Кеше артыннан күзәтү нинди гадәт ул7 — дип каләмен атып g бәрде.— Син нәрсә, үз ихтыярыңны барыбызга да көчләп тагарга « тырышасың7 Мондый четерекле җинаятьләрне фаш итүдә ни тәҗри- = бәң. ни махсус әзерлегең булмый торып, ниткән акыл сату бу? 2 Бәлки мин төрле вариантларны фараз итеп карыймдыр, ә син сулар- ® га да ирек бирми баш катырасың. Байкучатов. син миңа хәзер чынлап •“ торып әйт әле: бу фаҗигане тикшерүгә кем җитәкчелек итәргә s тиеш соң7 Кем җаваплы7 Бәлки сиңа күптән кәрвансарайга кайтып в китү хәерлерәктер7 Чека председателе үз кул астындагы гади бер ® хезмәткәре өчен күпме кизү торырга тиеш?
— Чыннан да. сез анда кирәгрәктер шул.— дип Латыйфхан да Юлтай сүзләрен куәтләде.— Монда инде бар да ачык, хәзер берәүгә дә куркыныч янамый Шәһәрдә бу вакытта тагын ниндидер көтелмәгән хәвеф-хәтәр килеп чыкса, үзегез уйлап карагыз, ике кулсыз калдырдык ласа рәисне
— Ярар, киттем алайса. Дөрес сурәтләнсен дип кенә искәртүем иде. ачуланмагыз инде мин пешмәгәнне
Нурморатов тынычландырган һәм үсендергән кыяфәттә Фарук- җанның иңенә кагылды да
— Уяулыгыгыз бәлки башка җирдә урынлырак та. кирәклерәк тә булыр.— диде.— Беренче тапкыр һәлакәт урынын карарга чыгучы өчен сезнең уйлар. Фарукҗан энем, шактый кызыклы Шулай ич, Юлтай әкә7
— Эһе без аларны искә алырбыз, билгеле, әмма берәү дә. мавыгып китеп, үз туксанын гына туксан санамасын. Менә шул'
Симиниев көйгә килеп кире урынына утырды да
— Кая. Рахманкол. бирерәк килеп, аңлатма языгыз әле.— дип боерды
Фарукҗан монда үзенең тәмам артык икәнен тоеп, теләсә дә. теләмәсә дә. чыгЫп китәргә мәҗбүр булды Бераз тынычлангач, янә- шәдәге ишекне ачып, Рахманкол йоклаган бүлмәгә башын тыкты Тышта сизелерлек яктыра төшсә дә. ишектән кергән зәгыйфь шәүлә генә мондагы күренешне яхшылап күздән кичерергә мөмкинлек бирми иде Шулай да Фарукҗан чамалаган кадәресенә гаҗәпләнми булдыра алмады, чөнки бу бүлмә дә нәкъ хәрби комиссарныкына ох-шаган. миче дә ишек катында, караваты, өстәле, урындыклары да күршедәгечә тезеп куелган, тик түшәгенә генә ак җәймә ябылмаган иде Бүтән бүлмәләрнең бикле икәнлеген ачыклагач, ишегалдын да тикшереп чыкты, аннары ниндидер бүкән табып алып, шуны дүвал буена тәгәрәтеп китерде Бүкәнгә басып, аргы якка үрелеп караса, ни күрсен кибетләр, чәйханәләр, ашханә-харчәүнәләр. Һөнәрче остаханәләре тезелеп киткән олы гына базар мәйданы икән анда Димәк, бу йорт — сәүдәгәрләр туктала торган кунакханәдер, дип уйлады Фарукҗан Әй- тәм аны Республика комиссары фатирына бер дә охшамаган шикелле тоелды Хәрби комиссариат та, аның кечерәк гарнизоны да Ситтәрәй Маһи-һуса сарае янындагы шәһәрчектә урнашкан иде ич Шиһабетди- нов нәкъ менә шунда яшәргә тиеш иде ләбаса Ниндидер кышлактагы тәрәзәсез-нисез бүлмәдә түгел Тәрәзәсез7 Тукта'
Фарукҗан җәһәт кенә бүкәненнән сикереп төште дә йөгерә- йогерә әле яңа гына тәмсезләнеп ташлап чыккан бүлмәсенә — хәрби
комиссар фаҗигасен тикшерүче иптәшләре янына әйләнеп керде. Аның дөбер-шатыр кабат пәйда булуы өстәл башында каләм кыштырдатып утырган Рахманколны да. Симиниев белән Нурморатовны да сөендермәде шикелле Ләкин алар барыбер кәгазьдән башларын калкытырга мич буенда гәп куертучылар исә тынып калырга мәҗбүр булдылар.
— Җәмәгать, без Шиһабетдинов башына җиткән пуляны эзләмәдек ич әле. Ул үзен-үзе монда үтергән икән, пуля да шушы бүлмәдә табылырга тиеш .
Латыйфхан белән бер мизгел үзара карашып алганнан соң, чырае сытылган Юлтай тәмәке кабызды.
— Ә мин Мәккә. Мәдинәләргә иблисләр Каф тавын ишеп төшергән, дип торам Дөнья куптарып йөрүче гыйфрит үзебезнең Байкучатов икән ләбаса
Симиниевнең шаяртуына берәү дә көлмәде, елмаймады Чекистларның берсе исә Фарукҗан фикеренә куәт бирде.
— Чыннан да. бик кирәкле дәлилдер ул. эзләп карыйк әле Җанланган кызыл гаскәрине Нурморатов төксе генә туктатты: — Яктырсын әле. өлгерербез. Ә сез. Фарукҗан, баядан бирле әле һаман монда тулганасызмыни9 Карагыз аны, соңыннан өстегезгә сүз килмәсен.
— Пуляны тапмый торып, акт язу ярамый, Латыйфхан абый
— Ә бәлки без инде аны караштырганбыздыр? — диде Симиниев.— Баш бит бер синдә генә түгел. Үзеңне генә булдыклы күрсәтергә тырышуың миңа бөтенләй ошамый бит әле
— Эзләргә онытмасагыз иде. дип кенә хафалануым инде бу.
Симиниевнең дә. Нурморатовның да үзен болай коры каршылавы Байкучатовта янә әллә нинди ризасызлык уятты Атылган пуляны эзләмәүләре, ул турыда хәтта уйлап та карамаулары көн кебек ачык иде Әмма барыбер тыныч кына акт язалар, кимчелекләрен искәрткән өчен җенләнәләр Хәзер инде ул Рахманколга бирергә җыенган яңа сорауларын да авыз ачып әйтә алмады, кырт борылды да ишегалдына чыгып китте
Капка төбендә атлар караштырып калган кызыл гаскәри Байкуча- товка тезгенне тоттырганда:
— Җулдас командир. Бәкәне кем үтергән соң инде, белдегезме? — дип мөрәҗәгать итте.
— Нинди Бәкәне?
— Җулдас Шиһабетдиновны Без. казакълар, аны үз итеп шулай олылый идек.
— Ә-ә-ә Белмим шул әлегә. Ә сезнеңчә кем кул ягарга тиеш?
— Эт токымнары! Бәкә үтә гадел, үтә яхшы адәм иде Ил батыры Аның өчен дошманнан рәхимсез үч алырга тиеш без, гаепле кара еланның тамырын корытырга. Бәкә алтын адәм иде гуй!
— Кайдан беләсез?
— Минме9 Ул миңа туганымнан, агай-энемнән дә якынрак кеше иде Хәзер аннан башка нишләрбез инде без тагын9
Тавышы калтырана башлаган кызыл гаскәри, җилкәсенә борынын төрткән бахбайны куган булып, читкә борылды Тик Фарукҗан аның бугазына тыгылган кайнар төерне үткәреп җибәрер һәм дымланган күз төбен яшерер өчен генә шулай итүен аңлап алды Бу шулкадәр көтелмәгәнчә гади һәм эчкерсез килеп чыкты. Фарукҗан аның ихлас кайгыруын аңлады Ә бит тегендә фаҗигане тикшерүчеләрнең берсе дә вакыйганы күңеленә болай якын алмады сыман9 Ниһаять, җинаятьнең ачылуына омтылучы, шуңа ярдәм итәргә әзер кадерле зат аның алдында.
— Сез кем соң? — дип эндәште сөенеп киткән Фарукҗан
— Амантай Туктаров.
— Кайда хезмәт итәсез’
— Бәкәнең махсус отрядында идем Хәзер инде белмәймен ни буласын. безне таратулары да ихтимал
Шиһабетдинов бүлмәсеннән тагын кемнеңдер тышка чыгуын абайлаган Фарукҗан калган гәпне бик кыска тотарга мәҗбүр булды ф
— Курыкма. Амантай! — диде ул «син»гә күчеп — Хәтерләп кал 2 һәм онытма. Чекадан Байкучатов булам мин Соңыннан үзем сине > эзләп табармын Комиссар фаҗигасенең серен, һичшиксез, ачарбыз ; Бергәләп!
Ул яңа танышының кытыршы кулын дусларча каты итеп кысты ♦ да сикереп юртагына атланды һәм шәһәргә таба томырылды Хәзер * инде алсу шәфәкъ нурлары бөтен офыкка таралып өлгергән, тузан- s лы тар юл да, Бохараның саргылт-соры ныгытма диварлары да җай- * дакка бик яхшы күренә иде
0
3 я
Фарукҗан биш-алты чакрым араны, тимер-күген ак күбеккә батырып. коштай очып кайтты Билгеле, моннан соң аңа болай ук ашыкмаска да мөмкин, таң атканнан соң һушны алырлык тагын берәр нәрсә килеп чыгу ихтималы әзрәк иде Хәер, аны алдагысы һәм билге- сезе түгел, инде артта калганы булганы, әмма әле һаман акылга сыймас яклары белән эчне тырнап торганы җилкетте шикелле. Әлбәттә. ул вакыйганы тикшерүгә җаваплы Симиниев Байкучатов ярдәменә бик мохтаҗ түгел. Хәтта аны бу эшкә катнаштырырга теләми бугай, бик әйбәтләп озатты ич әле менә кышлактан Бәлки ул хаклыдыр да. мәхәббәт аркасында көндәше белән атышкан яки сугышкан, үзен-үзе харап иткән дуамаллар әзмени’ һәм. гомумән, дуамаллык микән мондый адым’ Ничек аталса да. андый сәләткә Фарукҗан. мөгаен, ия түгел бугай Әгәр Зөһрәгөл аны еллар буе көтеп алган булса, инде әнә-менә кавышып бәхеткә ирешәбез, дигән мизгелләре җитсә һәм нәкъ шул чак араларында көтелмәгән киртә калыкса, шик юк. Байкучатов та җебеп тормас, хәлиткеч адым ясарга омтылыр иде Ләкин мәхәббәт колына әйләнеп, революциягә хезмәт итәргә тиеш газиз башкаеңны югалту чамадан тышрак мавыгу түгелме икән’ Бигрәк тә Бохара мәмләкәте хезмәт ияләре сине шундый җаваплы урынга куйган һәм кирәксенгән чакта Юк. Республика хәрби комиссары Шиһабетдинов. гыйшык каһарманыннан бигрәк, революция каһарманына охшаган иде Андый кеше исә. үзен-үзе атып үтереп, идеалына хыянәт кенә ясаячагын яхшы төшенә Әйе. әйе
Тик Фарукҗан үз фаразларына нидер җитмәвен дә тойды. Чекада инде ике атна эшләсә дә. хәзергә кадәр ул әле турыдан-туры чын йөзен яшермәгән дошманнар белән генә көрәшкән — бирегә Рәсәй- дән килеп оялаган контрлар белән атышкан, кышлакларга чыгып әмир гаскәрләре калдыкларын коралсызландырып йөргән иде Бүгенге төн вакыйгасы исә бөтенләй башка Монда кем дус. кем дошман икәнне белү үзе төп бурыч, иң кыен эштер, ахры
Шиһабетдинов дусмы, дошманмы’ Аны һәлакәткә кайсысы этәргән’ Бәхетсезлеккә сәбәпче бәндәләр хәзер кайда’ Симиниев вакыйганы тикшерүдә үзен ник болай сәер тота икән’
Фарукҗан хәзергә бу сорауларның беренчесенә генә ышанычлы җавап бирә ала Калганнарына җавап эзләүдән аны азат иттеләр1
Байкучатов кабинетына кайтып кергәндә дә ачуыннан арынып бетмәгән иде әле Шкафындагы барлы-юккы китапларын тәртипкә китерде. өстәлендәге кара савытын, корыч каләмле ручкасын ары-бире күчерде, бүлмәсендәге өч урындыкның һәммәсен бер сафка тезеп, шуларга сузылып кырын ятып карады, аннары кире сикереп торып сей
фын. өстәл тартмаларын күздән кичерде Нәкъ менә бүген бик мөһим эшләр хакында киңәшергә, күп мәсьәләләрне ачыкларга теләгән, соңыннан Зөһрәгөлне табуда ярдәм итәргә җыенган, бер дә көтмәгәндә Фарукҗанның тынгысыз йөрәген җылыта торган сүзләр әйтеп, күзгә күренмәс нык җепләр сузган кеше нигә әле, аны нәүмиз итеп, капыл гына үзен-үзе ата? Симиниев белән Нурморатов нигә санга сугарга теләми соң әле үзләре кебек үк чекистны?
Байкучатов урыныннан торып, өс-башын тәртипкә китерде дә тәвәккәл генә Әминев кабинетына атлады. Ул гына баш ватарга, ялгызы гына караңгыда кармаланырга тиеш түгел ләбаса. Хезмәте буенча да Фарукҗан үзенең күргән-белгәннәрен беренче чиратта югарыга җиткерергә тиеш!
Чека председателе, сул кулын маңгаена терәп, нидер язып утыра.
— Кайтып җиттегезме? — диде ул Байкучатовны күреп алгач
— Хәзергә мин үзем генә әле. Кизү торасым булганга, тизрәк уралырга тырыштым Аннары мин анда артык та идем, ахры, иптәш Симиниев шулайрак сиздерде.
— Тукта. Шиһабетдинов ничек анда, хәбәр чынмы?
— Әйе.
— Нәрсә ачыкладыгыз?
— Әллә тагын. Анда һәркем үзенчә сукалый. Симиниев белән Нурморатов. комиссар үзен-үзе аткан, дип акт төзи калды
— Таныклар бармы?
— Ба-а-ар.
Фарукҗан бу сүзне шундый итеп әйтте ки, аны тыңлаучы һәркем җавапны тик кире мәгънәдә генә аңларга мөмкин иде Чека председателе Байкучатовка төбәлеп беравык карап торды да:
— Нәрсә, шик уяталармыни? — диде
— Белмим Миңа анда байтак нәрсә шикле тоелды Иптәш Шиһабетдинов Ситтәрәи Маһи-һуса янындагы хәрби шәһәрчектә яши иде түгелме соң?
— Шуннан?
— Бүген ниндидер кышлакта кунганнар, имеш. Йомышчысы Рах- манкол хәзер шундагы мәрхүм яткан бүлмәне комиссарныкы итеп танытып маташа.
— Алай...
— Иптәш Әминев. хәрби комиссар өйләнгән кеше идеме7
— Әйе Тик аның хатыны Верныйда калган бугай, хәбәр җибәрү файдасыз Ә менә РСФСР вәкиллегенә белдерергә кирәк булыр.
Чека председателе урыныннан торып өстәл арасыннан чыкты һәм ишекле түрле йөренә башлады. Уң кулы белән чигә чәчләрен шәрәләнә башлаган баш түбәсенә таба сыпыргалады. әмма пеләшен каплыйсы урында, үзе дә сизмәстән, аларны җыерчыкланган киң маңгаена гына төшереп калдырды Бүтән чакта терекөмештәй йөгергән йөзем төсле яшькелт күзләре хәрәкәттән туктады, калку яңак мускуллары тартылды, болай да юка иреннәре тәмам кысылганлыктан, ияк чокыры. гомумән, язылып бетте. Ул, гүя. кабинетында басып торган теркәү бүлеге башлыгы Байкучатовны бөтенләй онытты, бүгенге фаҗигале төннең вакыйгасын исеннән чыгарды, үзенә генә мәгълүм һәм үтә катлаулы дөнья ваемнарына кереп чумды. Аның үз-үзен болай тотышы. кинәт уйга талып ишекле-түрле идән такталарын саный башлавы Фарукҗанны борчыды, хәтта ачуын китерде. Чека председателе, аның уенча, кыю. каты куллы, чая һәм өлгер булырга тиеш иде. Хәзер мондый таркау кешегә үзенең шөбһәләрен ничек сөйләп бирсен, дәлилләрен ничек китерсен инде ул? Җитмәсә, Симиниев сыман фикер йөртсә, аның әзер нәтиҗәләрен ышанып кабул итсә һәм үз иманына әйләндерсә'' Бәлки Шиһабетдинов нәкъ менә шундыйларны истә тотып, бүгенгә килешенгән очрашуны сер кылып сакларга кушкандыр7
Озакка сузылган тынлыкны телефон чылтыравы бүлде. Кабинет хуҗасы ашыкмый гына трубканы күтәрде
— Чека, Әминев тыңлый.
Гаҗәп, предсадатель әлеге сүлпәнлегеннән, уйчанлыгыннан күз алдында берьюлы арынып, кемнеңдер үзбәкчә итагатьле, йомшак һәм дәвамлы исәнләшүенә, хәл-әхвәл сорашуына колак салып, үзе дә шулай ягымлы җаваплар бирә башлады.
— Вәгаләйкем әссәлам. Рәхмәт, тәшәккер кыламын Сезгә дә' Яхшы, үзегез исән-аманмы' Гаиләгездә иминлекме? Кардәш-ыру саумы? Кәефегез яхшымы’ Хуп. иптәш Хуҗаев, хуп Әйе. кәттә бәхетсезлек, авыр югалту Әлегә һәлакәт хәлләрен тәфсилле белмимен Хуп, мәйле, ярар. Симиниев белән Нурморатовлар тикшерә Оператив төркемдә фельдшер да бар Әйе. әйе. хуп, хәбәр итәрбез Сипулян7 Беләмен тыңлыймын, әйе, хуп. җибәрербез . Кайдан алырга7 Хуп, ярар.
Байкучатов чылтыратучының кем икәнлеген бик тиз чамалап алды. Чека башлыгына болай сүзе үтә. аңа эш куша ала торган кешеләр Бохарада санаулы гына Бу, һичшиксез. Халык Комиссарлары Советы рәисе Фәйзулла Хуҗаев иде
Сөйләшү тәмамлангач. Әминев Фарукҗанга җитди генә карап
— Менә нәрсә, иптәш Байкучатов.— диде — Сипулян кышлагында ниндидер кораллы ят кешеләр тупланган, имеш Басмачылар булмагае, дигән шик бар Халык Комиссарлары Советы һәм хәрби комиссар карамагындагы махсус отрядлардан берәр взвод алыгыз да хәзер үк шунда элдертегез. Җитез, сак хәрәкәт итегез Барлык ят кешеләрне ачыклагыз, коралсызландырыгыз Ул кышлакның кайда икәнлеген беләсезме7
— Каршы капкасы алдында бугай.
— Дөрес Бер минутыгызны әрәм итми шунда кузгалыгыз Республика хөкүмәте башлыгы үзе тапшырган йомыш, сынатмагыз Эшнең очына чыгуга, миңа хәбәр итәрсез Аңлашылдымы7
— Әйе
— Хәерле юл!
Чека председателе, хезмәткәре белән сүзен беткәнгә санап, телефонына үрелде һәм РСФСР вәкиллегенә шалтырата башлады Үзенә кирәк кешене тизрәк тапсыннар өчен, кем икәнлеген дә искертеп куйды Моның файдасы тиде, күрәсең, аппаратка озакламый җан керде Әминев кемгәдер кыска гына итеп хәрби комиссар фаҗигасен хәбәр итте
— Иптәш Фрунзега? Телеграмма7 Юк. бирмәдек Кирәкме икән соң ул? Төшенәм. алайса, әлбәттә Яхшы, хәбәр итәрбез Ул хәзер Ташкентның үзендәме икән? Яхшы, һичшиксез Әле оператив төркем кайтмады Соңыннан күрешербез, әйе. хәзергә хушыгыз1
Чека председателе бу сөйләшүне төгәлләгәч тә трубканы куймады почта белән элемтәгә керде
— Алло, ашыгыч телеграмма сугыгыз әле Текстны язып алыгыз • Ташкент. Төркестан фронты фәрманчысы Фрунзега Бүген, егерме беренче октябрь таңында БХСР хәрби комиссары Баһаветдин Шиһа- бетдинов фаҗигале рәвештә һәлак булды Оператив төркем вакыйганы тикшерә Күрсәтмәләрегезне көтәбез Бохара Чекасы председателе Әминев».
Трубканы куйгач, ул ишек төбендә басып торган Баикучатовка чатовка
— Сез әле китмәдегезмени? — диде
Фарукҗан аның шушы санаулы минутларда әллә ничә төрле рәвешкә керүен, шартына карап шактый елдам хәрәкәтләнүен бераз күзәтеп торгач, башлыгы турындагы баягы фикерен үзгәртә төшкән иде Шуңа күрә ул хәзер үзе бик әһәмиятле дип санаган уйларын уртаклашырга теләде „7
— Иптәш Әминев. Шиһабетдинов һәлакәтен җентекләбрәк тикшерергә кирәк.
— Оператив төркем шуның өчен китте ич инде.
— Шуның өчен Әмма иптәш Симиниев белән Нурморатовның бу вакыйгага мөнәсәбәте мине киресен уйларга мәҗбүр итте
Фарукҗан фаҗига урынын карау нәтиҗәләренең ни өчен шик уятуын үзенчә кабатларга тотынды Йөзе караңгыланган Әминев.
— Сез бу фикерләрегезне иптәшләрегезгә инде белдердегезме? — дип сорады
-— Әйе
— Менә нәрсә, энем Бу сезгә Татарстан түгел. Бохара мәмләкәте Монда хәлләр бөтенләй башка Бигрәк тә хәзер, иске үчеп бетмәгән, яңа тамыр җибәрергә өлгермәгән, сыйнфый дошманнар безгә — Рәсәй- дән килүчеләргә карата ышанмаучылык уятырга тырышкан көннәрдә. Үзбәк, таҗик, төрекмән ярлылары җитәрлек оешмаган, күпләр туган- тумачалык тозагына, мулла-мунтагай йогынтысына бирелгән Мондый шартларда Шиһабетдинов һәлакәтен үзегезчә һәм үзбаш ачыкларга тырышсагыз, фикерләрегезне дә. дәлилләрегезне дә теләсә кем белән упг.1клашырга ашыкмагыз. Хәтәр бу. аңлыйсызмы9 Хә-тәр!
- Чекадагы иптәшләремә дә берни әйтмәскәме9 — диде Фаруктан хәйран калып.
— Кайчакта-әйе Республикадагы сәяси хәл әлегә шундыйрак Барыгыз кушылганны үтәгез Ә бу хакта ачыграк, иркенрәк итеп соңыннан сөйләшербез Чү. туктагыз әле. минем монда сезнең аша узмаган ике Фирганә хаты бар лабаса Хәзер үк теркәгез, үзегез дә тиз генә танышкач, юлга чыкканчы ук кире кертеп бирерсез.
Чека председателе киңәше Фарукҗанга ошамады гына түгел, ул аның акылына да сыеп бетмәде Әгәр монда да үзара турысын сөйләшергә ярамаса. башка җирдәгеләр нишләргә тиеш икән?
Фарукҗан Әминев кабинетыннан яхшы ук аптыраган хәлдә чыкты Аннары хәрби комиссар карамагындагы махсус отрядтан да сугышчылар аласын исенә төшереп, адымын тизләтте Менә кайда һич югы бер ышанычлы кешегә юлыгуы ихтимал Байкучатовның. Шиһабетдинов үлеме белән килешә алмаган Амантай Туктаровның. һичшиксез, ярдәм итәчәгенә, бәлки әле нинди дә булса яңалык та ача алачагына өмете зур иде аның.
Шундый уйлар биләгәнгәме. Әминев. тоттырган кәгазьләргә бик үк аһ итмәде ул Хатларда югары сәясәт кенә икән, чара күрер өчен үзенә тапшырылмаган, аның өлешенә бер серне чишү дә җитәр, димәк. Байкучатов дигән егеткә бу хатларның кагылышы чамалы, дип аларны тиз генә зур кенәгәгә теркәп, сул яктагы өске почмакларына тәртип санын һәм көнен язып куйды Шуннан соң хәтер өчен генә әлеге хатларга янә бер күз йөгерткәч, хуҗасына кертеп бирде
4
• ВХСР Чекасына
Моннан бер-ике атна элек басмачыларның яшерен очрашу өненә кинәт бәреп кереп, байтак корал коткы сала торган өндәмәләр, җөмләдән шушы хатыбызга теркәп күчермәсе сезгә салына торган инглиз телендәге бер язуны да кулга төшергән идек Без аны Ташкентка җибәреп тәрҗемә иттердек һәм язуның шактый өлеше Бохара эшләренә кагылуын ачыкладык Бу күчермә белән танышу сезгә дә зыян итмәс, дип уйлыйм
Бәрелеш вакытында, төн караңгылыгыннан файдаланып, кайбер дошманнар качып котылды Әсирләрнең икърар итүенчә, алар арасында бер ят европалы да булган икән Үтә тәҗрибәле һәм мәкерле ул бәдбәхет киләчәктә тотылса, безгә дә хәбәр бирүегезне үтенәбез.
Коммунистик сәламнәр соңында Фирганә Чекасы рәисе
(имза) Кукан Сигезенче октябрь».
< Капитан Блеккерга*
Кешеләребез кара халык фетнә күтәргән Бохарадаы әмир белән бергә чыгып китәргә мәҗбүр булганлыктан, шушы боерыкны алгач ук. БХСРга килеп, резидент вазифасын үти башлагыз Бохара ханлыгы соңгы вакытта де-юре Русия составыннан чыгу аркасында аннан Лондонга Кари Мирза бәк җитәкчелегендә вәкилләр җибәрелгән һәм әмир сараенда Бөекбритания вәкиле булдырылган, шуның нәтиҗәсендә * бу төбәктә йогынтыбыз шактый үскән иде Хәзер әмир ерактагы ышанычлы дуслары 2 ярдәмендә, тәхетен кайтарып алыр өчен, биләмәләренең көнчыгыш өлешендә көрә- * шен дәвам итә безгә исә эшебезне шулай ук яңабаштан юлга салырга туры килә- = чәк Яшь бохаралылар арасында Лондонга дустанә караучылар булу. РСФСР тарафын- ч нан БХСРның ирекле рәвештә үзбилгеләнү хокукы танылу ул бурычны уңышлы үтәргә * мөмкинлек бирер, дип уйлыйбыз *
Капитан әфәнде Азиядәге биләмәләребезгә Русиянең даими янап торуы, монда * йогынтыбыз үсүенә бөтен куәтен җигеп аяк чалуы яхшы билгеле Революция барышын- к да ул эчке көрәшләр упкынына тәгәрәп, безнең кулларны шактый чишкән иде Әмма - соңгы вакытта Русия тирә-якка коммунизм чире йоктырып демократ булып кыланып Бөекбританиягә җитди зыян сала башлады Корольлегебездә компартия төзелү Ирлан- sc дия. Канада, һиндстанда аерылып үзбаш яшәү омтылышлары көчәю Иранда һәм * Әфганстанда безгә каршы дошманлык арту — болар барысы да Совет котыртуы нәти- $ җәсе Шуңа күрә без БХСРда РСФСРга һәм коммунистларга каршы рәхимсез көрәшергә. * бу көрәштә бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тиеш
Бохарага килү белән. Бөекбритания тарафдарларын барларга керешегез һәм алар аша яңа җитәкчеләрне капшагыз Укымышлыларга сәүдәгәрләргә, руханиларга РСФСР игълан иткән ирекле үзбилгеләнү хокукының вакытлы тактик чара, аякка ныклап басканчы бер хәйлә — сәяси уен гына икәнлеген үз биләмәләре уртасында утрау шикелле яшәячәк мөстәкыйль Бохара дәүләтен ул якын киләчәктә үк яңадан йотарга тырышачагын, шуңа күрә БХСР хөкүмәте Совет Русиясе белән ашыгыч рәвештә. Литва шикелле, рәсми килешү төзеп, суверенитетын дипломатик чаралар белән ныгытырга тиешлеген аңлатыгыз Советларның шәхси милеккә, дингә кул күтәрүен. Бохараның арзанлы мамыгына күз кыздыруын. РСФСР дәгъваларын һәм басымын кире кагуда БХСРга ышанычлы терәк кирәклеген, ә Бөекбританиянең. үз чиратында, яшь республиканы якларга әзер торуын белгертергә кирәк
Шул ук вакытта көнчыгыш биләмәләрендә көч тупларга тотынган әмиргә ярдәм кулы сузу, аның пайтәхетендә калган һәм башка җирләрдә сибелеп яшәгән тарафдарларына оешырга, галңҗәнапләре белән бәйләнеш урнаштырырга булышу да сезгә йөкләнә
РСФСР яклы яки Бохараның чын бәйсезлеге турында хыялланучы йогынтылы яңа эшлеклеләрне барлау, алар арасында бер-берсенә ышанмау хисләре уяту бәхәсләр һәм низаглар чыгару да әһәмиятле БХСР хөкүмәтенең, безнең сәясәтебезгә каршы баш күтәргән Шәрык милләтчелегенә бирелгән Әфганстан белән аралашуына комачаулау аеруча мөһим икәнен бер генә минутка да онытмагыз Шул максатта берәр шау-шулы нәрсә оештыруны, тел тегермәненә мул азык бирүне үз ихтыярыгызда калдырам
Дусларыбыз өчен шактый күләмдә корал әзерләп куелды, аның бер өлеше каракүлгә алмашыначак, калганы бушлай бүләк ителәчәк Яңа җирдәге эшегез хакында оч кон саен хәбәр җибәреп торыгыз
Бохарада сезне Мөхәммәт Пәрранә гөмбәзе астында көтәчәкләр Күрешү вакыты элемтәченең кыяфәте, пароле шул ук
Полковник Штеннел Мәшһәд Өченче октябрь*
S
Караңгы бүлм» почмагында янган ялгыз шәмнең зәгыйфь яктысы каршыдагы диварга Зөһрәгөлнең күләгәсен сәер рәвештә төшергән иде терсәкләре озын, толымнары беләк юанлыгы, хәрәкәтләре, йокысыннан айнымаган кешенекедәй, сүлпән һәм тотрыксыз
Ул көзге алдында чәчләрен үреп утыра иде Дөресрәге, әле үрә, әле сүтә Бүлмәнең бердәнбер нәни тәрәзәсе калын пәрдә белән капланганлыктан, ишеге ябып куелганлыктан, аңа төн һаман дәвам итәдер төсле тоела иде Сыйпый-сыйпый шушы толымнарны иркәләрлек яки, берәр эш кушып, урынынан кузгатырлык кешесе кайдадыр югалып йөргәнлектән. Зөһрәгөл бу иртәдә ялгызы гына уйлары дөньясында йөзеп онытыла. Ул әле йокысы кочагыннан, бүген күргән төшләре әсирлегеннән чыннан да айнып бетмәгән, турысын гына әйткәндә, хәзерге мохитеннән күп тапкыр күңеллерәк, күп тапкыр хушрак күренешләрдән аерылырга теләми дә иде кебек Бохара
хәзер җанланса, элекке дәвере белән чагыштырганда, тәмам кайнап торса да. Зөһрәгөл каладагы тормышны хыялый дөньясы белән тиңләргә. аңардан кызыклырак. баерак һәм матуррак санарга һич тә җыенмый, җыенса да. моны булдыра алмый иде. Нигә шулай икән бу? Әмирлектәге үзгәрешләрнең аңа кагылмыйча узуы, аның тормышына нинди дә булса яңалык өстәмәве аркасында микән әллә? Күпләрне дер селкеткән вакыйгалар аңа бөтенләй канатын тидермәде дию мөмкин түгел ләбаса, якын саналган кешесенең соңгы вакытта күңеле алгысы- ну, Зөһрәгөлгә игътибары кимү, әллә Булатхуҗаев, әллә Атахуҗаев, кайсыдыр Хуҗаевлар өенә баруны хәйран ешлатып җибәрүе, анда бер Чибәркәйнең һәм аның туганнарының җылы карашын аулавы начар фал гына түгел, гади кешене аяктан егарлык нәрсә иде. Тик Зөһрәгөлнең моңа бик үк сыны катмады Чөнки аны дулкынландырырлык, һушын алырлык хәлләр инде бер булганлыктан, хәзер ул кайбер нәрсәләрне салкынрак, сабыррак кабул итәрлек халәткә килгән иде Мондый үзгәрешләргә кайчан да булса баш күтәрәчәген сизенә, әмма хәзергә әле үзен һаман тыеп тора, авырлыкларга бирешмәс өчен, үткән тормышыннан көч ала. кайчандыр күңелен дәртләндергән вакыйгаларны һәм кешеләрне исенә төшереп юана иде. Ташкентта торганда һәм бигрәк тә Казанда укыганда күңелле көннәрне дә кичермәдемени ул9 Әле күптән түгел яңадан кия башлаган ахак кашлы йөзеге дә шуның бер истәлеге һәм дәлиле түгелмени9 Тик. кызганыч, аны бүләк итүче егет кенә кинәт әллә кая китеп барды Әрсезлеге бар иде. үзен белдекле, чая күрсәтергә тырышуы хәтердә, шул ук вакытта ихлас тойгылы кеше булып та күңеленә керергә өлгергән иде — югалды. Ә йөзеге менә исән Башка сүз салучылар да. бүләк биреп маташучылар да очрады, тик Зөһрәгөл Мөхәммәдия» шәкертенә биргән вәгъ-дәсен бозарга теләмәде. Бер ел. ике Хәзер менә шул егетнең— Фа- рукҗанның төшкә килеп керүен күр инде Ни гомерләр узгач! Дөяләр кәрваны белән эссе чүлләрне кичкән дә. бәйләм-бәйләм аскан йөкләрен күрсәтеп «Болар барысы да сиңа мәһәр. Зөһрәгөл багалмам»,— дип сөйләнә Зәңгәр күзләре елтыр-елтыр яна. мыегы хәтәр бөтерелгән. ә башында — яулык. «Ятлар мине танымасын әле. юри шулай бөркәндем мин аны», ди. Зөһрәгөл исә егеткә авыз ачып ләм-мим дәшә алмады, инде әллә кайчан. Йосыфны сөйгән Зөләйхадай, бөкре карчыкка әйләнгән, таякка таянып янында тик кенә басып тора, имеш. Фарук- җан эчәргә су сорагач, теркелдәп кенә өенә кереп китте, әмма аның тустаган белән алып чыкканы пылау, имеш, егет Зөһрәгөлгә «Бик сусадым ич. нигә болай шаяртасың инде», дип үпкәләде. Зөһрәгөл исә «Мин хәзер чәй белән дә сыйлармын үзеңне, балакай»,— дип акланды, ләкин ул кире капка төбенә уралганда, кәрван да. Фарукҗан да күздән югалган иде Шуннан соң ул, җаны көя башлавын тоеп, алып чыккан суын үзе голт-голт эчәргә кереште, әмма тустаганын бушатып бетерсә дә. сусыны канмады Зөһрәгөл менә шулай, судан чыгарып ташланган балыктай, авызы кибүдән уянып китте Яңадан йокыга оерга, төшен күруне дәвам итәргә бик теләсә дә. йә вакытында тора алмам, дип курыкты һәм. ут кабызып, көзге каршысына килеп утырды. Билгеле. ул инде хәзер Казанда чактагы үсмер кызыкай түгел Битләре кабартма шикелле күпергән, түшләре дә Әмма куе кара чәчләре һа-ман шул. ул тагын да озынрак, тагын да куерак үскән булса гына инде Аһ. бу толымнар заманында егетләргә шул кадәрле ошый иде бит! Шулкадәр ошый иде...
6
Ак чәчәкләргә күмелгән болынны хәтерләтүче мамык кырлары арасыннан җайдаклар отряды атлый. Кояш инде хәтсез күтәрелгән,
һава торган саен бөркүләнә бара Тик изүләрен чишкән сугышчылар моңа сукранмый, хәвефләнгән бәрелешнең булмый һәм кан коелмый калуына сөенеп, әле яңа гына Сипулян кышлагын ничек камап алуларын, кемнәрнең хәйран егетләнеп алга ыргылуын, кемнәрнең мыштырдап артта таптануын искә төшерә, үртәшә һәм көлешәләр иде ф
Тынычлана төшкән Байкучатов хәзер инде колонна артыннан ат- 3 лый иде. Әлбәттә, ул башкалар шикелле бөтенләй үк язылып, ирке- £ нәеп китә алмады, бүген таң атканда танышкан әлеге кызыл гаскә- = рине чакырып алып, үзе белән янәшә барырга боерды
Уяу уздырылган төн. көчәя төшкән эсселек, атларның бер көе генә ♦ салмак тирбәтүе, һөҗүм алдыннан пәйда булган баягы киеренкелек- s нең юкка чыгуы гәүдәне изрәтә. башны авырайта һәм авызны әледән- әле ачылырга мәҗбүр итә иде Фарукҗан, ихтыярын бик нык җигеп ® кенә, үзен йокыга оеп китүдән тыя алды Ул тезгенен тартып, отряд- £ тан тагын бераз арткарак калды да х
— Йә. Амантай туган, менә хәзер иркенләп сөйләшер вакыт җит- * те безгә.— диде.— Кайдан беләсез иптәш Шиһабетдиновны7 Ни өчен £ якын күрә башладыгыз7 Нигә аны берәрсе үтергәндер дип саныйсыз7 н
— Җулдас командир, мин сезгә бер-ике сүз белән генә җавап бирә алмаймын. әңгәмә озын булады
— Зыян юк. сөйли бирегез
— Алайса тыңлагыз.
7
Амантай менә ничәнче ел инде Кызылком чүлендә бай көтүен көтә иде Табигать бу якларда үтә кырыс җәе чамасыз эссе, кышы суык. җилләре, аеруча Әфганстан ягыннан исә торганы һәм әфгани* дип телгә кергәне, җелеккә үтәрлек әче Чүл март-апрель айларында гына бераз ямьләнеп ала — әрем, бозаубаш. балыккүз. янтаклар кыюсыз гына сыек яшел төскә керә, кайбер урыннарда кыска гомерле мәкләр һәм лаләләр ялкын телләрен чыгарып чәчәк ата иде Нәкъ менә шушы чорда ташбакалар да хәрәкәткә килеп, чүлдә тереклек барлыгын искә төшерә Әмма май аенда инде болай да сирәк үсемлекләрнең күбесе корып бетә, талымсыз саксавыл белән әрсез янтак кына анда- санда күзгә чалына Мондый чакларда Амантайга инде шактый арыкланган сарык көтүе белән көн саен байтак җир узарга туры килә, маллар тамырда утырып корыган чүл үләне белән тамак туйдырганчы һәм кире кое янына уралып килгәнче кич була иде
Аулак җир иде бу. Зәрәфшән үзәненең кырыена урнашкан иң якын кышлакка кадәр дә ким дигәндә илле-алтмыш чакрымнар бардыр Шуңа күрә аннан чабаннарга ашамлык һәм төче су алып килә торган ялчы атнага бер яки тагын да сирәгрәк юлга чыга иде Менә ни өчен хайваннар гына түгел. Амантай белән бергә мал багучы Чалабай картка да еш кына чүлдәге коеның шактый ук тозлы суын эчәргә туры килә иде.
Гомере буе кеше малын көткән, кышы-җәен көнне — ачык сахра- да. төнне тишек-тошык иске тирмәдә уздырган карт чыдамлыгы, күндәмлеге белән баштагы вакытларда Амантайны таң калдыра иде Әмма тора-бара малай үзе дә нәкъ шундый ук әз сүзле, тыныч, ко- яшка-җилгә бирешми, һәр мәхлукка — сарыкларга һәм этләргә дусларча эндәшә торган сабыр адәмгә әйләнде Өч-дүрт ел һәнүз бергә яшәгән, суыкны һәм кызуны, ком бураннарын һәм ач бүреләр һөҗүмен бергә кичергән, малларны бергә көткән һәм саклаган арада ул өлкән иптәшенә ияләште генә түгел, аның байтак сыйфатларын һәм гадәтләрен дә үзләштерде. Чалабай агасы елына ике-өч мәртәбә кышлакка. гаиләсе янына кайтып киткән көннәрдә, иптәшенә алмашка ке
ше килсә дә, Амантай һәрвакыт ялгызлык хисе кичерә иде. Дүрт-биш көннән өлкән чабан кире әйләнеп кайткач, аның күңеле ничектер тагын урынына утыра, чүл тагын туган йорты кебек үз булып күренә башлый иде
Амантай Чалабай картны хәзер үз атасыннан да яхшырак белә иде сыман Аның үзен генә түгел, бөтен гаиләсен дә' Чөнки маллар утлаган арада, аннары кичке учак янында дүрт ел буе ниләр генә сөйләмәде икән аңа чабан агасы.
— Таулар, үрләр—табигатьнең өлкән балалары. — дип башлый иде ул сүзен.— Картаеп беткәннәре Алар мең еллар буе барлыкка китерелә. Ком барханнары менә — бер төн җимеше. Ваемсыз ком бураны җир куенындагы балаларын, акылдан шашкандай, минут эчендә юкка чыгара ала Аларны бүтән җиргә күчереп куярга да күп сорамый
Чүл һәм үсемлекләр, йолдызлар һәм бүреләр, арыклар һәм коелар, кышлак тормышы һәм үзенең егет чагы, яңа туган бәрәннәрне саклау һәм учак тергезү, чаяннар һәм ташбакалар турында — дөньяның үзе белгән барлык серләрен әңгәмә итә иде ул. Андый чакта Амантай сүзне яңадан-яңа нәрсәләргә борып җибәрергә генә тора.
— Чаләкә. сез әмирнең җәйге сараен беләсезме7 Күргәнегез бармы?
— Ситтәрәи Маһи-һусаны әйтәсеңме7
— Әйе
— Аңа һич эшем төшкәне юк шул.— ди көтүче карт.— Бер дәрвиш сөйләгән иде көндезләрен ул таң калырлык матур, төннәрен котны алырлык шомлы имеш. Бакчасындагы йөзьяшәр агачларның ябал- дашдары арасыннан тонык эре йолдызлар җемелди, төнге кошларның кабердәге шикелле ухылдап куюлары ишетелә, хәрәмнең кысан хөҗрәләрендә җәфаланган Чибәркәйләрнең шәрә өрәкләре саташып, сарай ишегалдына килеп чыга имеш.
— Чаләкә.— дип эндәшә тагын Амантай,— дәрвишләр теләсә кая барып керә аламыни7
— Аларга хөррият.— дип раслый карт.— Әллә дивана, әллә изге — белмәссең үзләрен Гомерләре гел каңгырап уза: бүген фэ'кыйрь диһкан куышына сыенсалар, иртәгә аксөякләр мәҗлесенә килеп керәләр. Үзләренең бер малы юк. әмма ишаннарга да, бәкләргә дә буйсынмыйлар Дәрвиш иген икми, терлек асрамый, өй кормый, өйләнми...
— Алай да яшәргә мөмкинмени соң ул?
Чалабай карт ризасызлык сизелгән тавыш белән:
— Ил җилкәсе күтәрә инде,— диде.
Сарай, дәрвишләр тормышы әллә нинди серле, ят иде Амантайга Шуңа күрә ул өлкән хезмәттәшенең егет чагын, кышлактагы бәйрәмнәрне. туйларны, андагы яшьләр уеннарын искә төшереп утыруын бигрәк тә яратып тыңлый, аннары байтак вакыт йокыга китә алмый хыялланып ята иде
Әмма чүлдә мал бага башлавының өченче язында җәйләүләренә Чалабай агасының хатыны килү, җитмәсә, кызы Балҗанны да ияртеп килүе аның хәтеренә аеруча тирән эз салды Ул көнне Амантай кое янында улакларга су тутырырга калган иде Вакыт инде кичкә авыш- канлыктан. саксаул ботаклары ягып казан да асты һәм иртән сауган сарык сөте белән дөге боткасы пешерергә куйды Менә шулчак егет офыкта кышлак тарафыннан нәни кәрван пәйда булуын күреп алды Билгеле, ул тирмә янына килеп җиткәнче әле тагын хәтсез вакыт узачак иде. тик шулай да хәвефләнгән Амантай учагына тынгысызланып күз салды Бүген үк көтмиләр иде әле бай илчесен. Хуҗа яшь мал итеннән пылау пешерергә комарлангандыр, күрәсең. Нишләтергә инде хә-зер ботканы, дип пошынды егет, казанны алып яшерергәме әллә утны 32
куәтлерәк дөрләтергәме9 Ят күз килеп җиткәнче пешеп өлгерерме икән9 Әгәр бай ялчысы аларның сөтле азык белән сыйланып ятуын хуҗага кайтып сайраса, гауга чыгасын көт тә тор. Ул әле болай да чабаннарына һәрвакыт «Кортны әз ясыйсыз!* дип бәйләнә Амантай учакка яңа ботаклар өстәп, күзеннән яшь сытылганчы сүрелгән күмерләргә өрә башлады Ялкын телләре үрләп казанны бар яктан да яларга , тотынгач кына, ул яңадан кое янына килде
Йөк асылган, шуның өстенә ике сәяхәтче дә менеп атланган дөя- = ләр тирмә янына килеп җиткәндә, аның улаклары мөлдерәмә тулы. ч чәе кайнаган, боткасы пешкән һәм казаны белән аулакка яшереп ♦ куелган иде инде Әмма аның саклыгы бөтенләй артык булып чыкты. = чөнки гадәттәгечә ялчы урынына бу юлы дөяләргә Чалабай картның хатыны белән кызы менеп кунаклаган иде Хуҗа аларны язгы мул- а лыкта сарыкларны савар, корт кайнатыр өчен махсус җибәргән иде «°
Бер кышлакта яшәмәсәләр дә. юлаучыларның кем икәнлеген Амантай шунда ук чамалап алды, йөгереп килеп аларга дөядән тө- е иләргә, йөкләрен бушатырга булышты Хәер, ундүрт-унбиш яшьләрен- * дәге буй тарткан елгыр кыз егетнең ярдәмен көтеп тормады, өркәчле ь бахбаен җиргә яткырды да үзе аска шуды
Таң атканчы ук сәфәр чыккан һәм чүл буйлап михнәтле озын юл узган сәяхәтчеләргә Амантай кайнаткан чәй иң тансык сый иде Карчык. гомумән, йөк бушатуны яшьләргә калдырып тизрәк тирмәгә кереп утыруны, шунда сусын кандыруны хубрак күрде Йөкләрне чишеп, урын-җир. савыт-саба һәм ризыкларны тирмәгә ташыганда. Амантай яшь кунакка
— Ә мин сезне беләм!— диде.— Сез — Чаләкәнең олы кызы Бал- җан
Юлаучы аның зур бөктәрләрне җиңел генә күтәреп алып китүен кызыксынып һәм елмаеп карап калды Амантай икенче мәртәбә әйләнеп килгәндә аңа.
— Кунаклар көтми идек, менә Чаләкә куаначак инде,— дип эндәште
Кыз бу юлы
— Без дә егет кешенең тирмә ышыгында, күләгәдә хәл җыел кына ятуын, малларны картның ялгыз башы гына багуын белми идек,— диде
- Суны чиратлап әзерлибез.— диде Амантай акланып— Иртәгә кое янында атагыз калачак
Балҗан шаяртырга гына теләгән иде. ахры, егетнең чынлап торып акланырга керешүен күргәч, ышанмаган төсле башын чайкады, тик тагын үртәүдән тыелырга тырышты
— Ә мин сезне башкачарак күзаллаган идем.— диде ул
— Ничек итеп9
- Болай ук — Кызның алсу битләре тагын да кызарып китте шикелле — Болай ук көчледер дип уйламаган идем
Амантайга моны ишетү күңелле иде, шуңа күрә ул калган әйберләрнең барысын да берьюлы эләктереп алырга омтылды Аннары дөяләрне утларга җибәрде, яшереп куйган боткадан кунакларга өлеш чыгарып
— Сез хәл җыя. тамак ялгый торыгыз, ә мин Чаләкәдән сөенче алыйм әле!— диде дә ашыга-ашыга көтүне каршы алырга йөгерде
Башка чакларда тирән коедан су чыгарып улакларны тутырганчы яхшы ук арыса, бүген ул беләкләре талуын бөтенләй сизмәде адымнары җиңел, күңеле шат иде Үзенең авыр бөктәрләрне очыртып кына күтәреп алуын. Балҗанның исә моны сокланып күзәтеп торуын искә төшергәч, кәефе тагын да ачылып китте
Чабаннар тирмәсендә ике кеше арту Амантай өчен чүл тормышын бигрәк тә күркәмләндереп җибәрде Дөрес, болай да кысан киез өйне
J -к > * м » 33
чаршау белән урталай бүлгәч, түшәктә борылырга да чама калмады. Әмма көтүне бүреләрдән саклар өчен тышка еш чыгып йөрергә туры килгәнлектән, башы мендәргә тиюгә каты йокыга тала торган егет ул үзгәрешне сизмәде дә Аның каравы иртән үзе уянганда, аннары күлемдә вакытта һәм кичләрен хатын-кызларның күңелле итеп сарык савуы, катык оетып, сөзмә, эремчек ясап, корт кайнатып, аны киптереп йөрүләре, аш-су әзерләүне дә үз кулларына алулары аңа үзе бер бәйрәм шикелле тоелды Күчтәнәч май, борыч белән бергә сөт һәм тоз да салып әзерләнгән чәй (ширчәй). мамык мае тәме килгән маш боткасы һәм бодай, кукуруз ярмаларыннан пешерелгән өйрә чабаннарның туклануын шактый төрлеләндереп җибәрде Ара-тирә Балҗан белән бер-ике авыз сүз алышу, барханнар арасыннан ташбака йомыркалары һәм лалә чәчәкләре җыеп кайту күнегелгән һәм өзлексез дәвам итүе белән туйдырып бетергән тормышка яңа бизәкләр өстәде, чүлнең элек һич тә абайланмаган саран матурлыгының кадерен белергә өйрәтте. Этләр, сарыклар арасында кырыс шартларда Чалабай карт белән узган соңгы өч ел үсмердән җиткән егеткә әйләнә баручы Амантайга кешечә тойгыларның һәм омтылышларның әле байтагын йөрәгеннән кичерергә. татырга, хәтта аларның барлыгын башына китерергә дә мөмкинлек бирмәсә. Балҗанның җәйләүгә аяк басуы буаның кинәт ерылуына сәбәп булды. Бөдрә йонлы бәрәннәрне иркәлиме, корт кайнатырга асылган казан янына чүгәләп, чүмеч белән күбек җыямы, тирмә алдына чыгып биленә җиткән чәчләрен тарыймы — егет шыпырт кына кызга күз салып ала иде Балҗанга караган саен карыйсы килүен абайлагач. Амантай бу тамашага үзе дә таң калды Хәер, кыз да астыртын гына егетне күзли иде бугай Кайвакыт алар бер-берсе- нә ярдәм иткәли. язын үрчегән ишле көтүне караштыру ирләргә генә шактый кыен иде. Савым вакыты җиткәч исә малларны ачык сахрада туплап торыр өчен, күмәк тырышлык да таманга килә иде.
Бер көнне алар янтакI җыя-җыя тирмә яныннан шактый ераклаштылар. Сарыклар савылган, кичке чәйне инде эчкәннәр — ашыгырга сәбәп юк иде. Ераграк киткән саен янтак та күбрәк очрый, кое тирәсендәгеләрне дөяләр инде әллә кайчан ашап бетергән. Амантайлар аны учак ягарга да җыйнаштыргалаган булган, күрәсең.
— Чүлдә иң әйбәт азык — сөзмә.— диде егет.
— Нигә?
— Тамак ялгарга утырган җирдә аны җылы су өстәп сыеклыйсың да пәтереңне шуңа манып ашый бирәсең. Әгәр аңа шикәр дә төеп салсаң, бөтенләй кунак сыена әйләнә.
Балҗан елмаеп куйды.
— Нигә авыз ерасың?
— Әти дә гел шулай сөйләнә иде.— Аннары кызыкай көйләп дәвам итте:— «Бу яшьлек баштан бер көн үтәр димен, бал белән тәмле нәрсә шикәр димен»..
Амантай үртәүне аңласа да. шулай ук сүз уйнатып җавап кайтара алмады Кышлактагы уен-җыеннарда чичәннәрдән тегесен-бусын ишетеп остара торган яшьтә ул кырыс Кызылком чүлен аркылыга- буйга гизә башлады. Монда аның даими остазлары — кояш, ай һәм йолдызлар, җил. берән-сәрән киек җәнлекләр дә үсемлекләр генә иде. Әмма шулай да ул үзен аңгыра, бөтен кешедән артта калган тинтәккә санамый иде.
— Дөньяда иң зур өч кайгының ниләр икәнен беләсеңме син?— диде ул кызның җырын бүлеп.
— Кем нәрсәләрне исәпли инде ул.
— Юк, мин бөтен кешегә уртак бәхетсезлекләрне күздә тотам.
— Яле, әйтеп кара.
I Янтак — чул үләне
— Яңгыр койганда өйдән чыгып китү, яшь чактагы фәкыйрьлек, беренче мәхәббәттән коры калу
Бу юлы инде Балҗан кычкырып көлеп җибәрде Амантай аңа сәерсенеп күз салса да. дәшмәде. Бу кызларның бар белгәне серле елмаю да хихылдау икән Пәри кытыклыймыни! Тик шулчак ул әле генә ф әйткән өч бәхетсезлекне былтыр Чалабай карттан ишетүен хәтерләде 3 һәм Балҗанның нилектән пырхылдавын аңлап алып, кулындагы ян- > так тутырган капчыгы белән әле һаман авызын җыя алмаган кызыкай- = га селтәнде. Балҗан бархан өстенә килеп төште дә егеткә астан очкын- £ нар чәчрәтеп: *
— Ә иң зур бәхет нәрсә?—дип сорады. *
Амантай җавап бирмәде. Ул кызның балкып янган түгәрәк йөзенә s сокланып карап торды да бархан сыртына утырып
— Син әкияттәге пәри кызларына охшагансың,— диде.— Алар £ бик чибәр була, адәми затны үзләренә гашыйк итә дә өйләндерә икән х
— Син бөти тагып йөре!— диде Балҗан җитдиләнеп.— Югыйсә * пәри тозакларына эләгеп харап булырсың Бары бөтидән генә курка » алар. *■
— Кайдан алыйм соң мин аны?
Балҗан муенса кебек тагып йөргән кара ефәк тасмасын чыгарды Аның очына кара чүпрәккә төрелгән өчпочмак — бөти тегелгән иде
— Иел әле, бисмиллаһир-рәхманир-рәхим'
Балҗан бөтиле муенсасын Амантайга кигезде дә бик белдекле төстә:
— Йокларга ятканда баш астыңа пычак куярга онытма!— диде— Җен-пәриләр тимердән дә курка, якын килергә базмаслар.
Егетнең мондый киңәшне элек тә ишеткәне бар иде Шунлыктан карышып бер сүз дә әйтмәде, Балҗанны иңеннән тотып күкрәгенә кысты да, иренен маңгаена тидереп
— Ә үзеңә?— дип пышылдады
Кыз аның кочагыннан җитез генә шуып чыгып
— Пәри кызына нәрсәгә ул?— дип көлде — Шулай да сак булыйк, минем әти-әни җен-пәриләрдән дә катырак ачуланмасын'
Амантай янтак тутырылган капчыкларның икесен дә тирмә янына берүзе күтәреп кайтты.
Әмма аның шатлыгы, чүл язы шикелле, кыска гомерле булып чыкты Кызылком күгендәге кояш, яна торган учак күмередәй дөрләп, яшеллекне май аенда ук саргайтып, көйдереп бетерде. Азык эзләп, малларны яңадан-яңа ераграк көтүлекләргә куа башлагач, сөт шактый азайгач, хатын-кызлар да кире кышлакларына юл тоттылар Чалабай картның анда кечерәк балалары да бар, Балҗаннарга исә бай йортында да эш бетәсе түгел иде.
Моннан соң инде сарыклары артыннан атлаганда егет еш кына тансык кунакларны искә төшерә торган булды Ошатты ул Балҗанны җәенке алсу битләрен дә. озын кара толымын да, нечкә билен, йөгерек кулларын да, һәрвакыт булышырга әзер йомшак мөгамәләсен дә һәм. хәтта, бераз иркәләнеп йомыш кушуларын да1 Карт чабанның аталарча мөнәсәбәтен, авырлыкны башта мөмкин кадәр үз өстенә алырга тырышуын, ярдәмчесен хуҗа алдында да һәрвакыт яклавын күптән сизә иде Амантай Бары тик Чалабай карт аркасында гына, тамагын туйдыру һәм киендерүдән тыш. бай абзый аңа икенче елдан ук хезмәт хакына һәр көзне ике баш сарык та бирә башлады Билгеле, ул бик начар ашата. ямаусыз кием кидерми, әгәр көтүне бәла-казадан исән-имин коткара алмасалар, кеше төсле генә каһәрләмәячәк иде Ләкин әлегә кадәр аларны ходай саклады, үрчемне дә исән-имин алдылар, хәвеф-хәтәргә дә юлыкмадылар Әгәр фәкыйрьлектән интеккән ата-анасы улларына тигән сарыкларның берәрсен һәм яңа туган тәкәләрне ел саен алып суя бармаса. Амантай быел инде унлап баш үз малын да көткән булыр
иде Бәлки ул чакта өйләнү турында уйлау мөмкинлеге дә туар иде Хәзер исә ни калым түләрлек чамасы, ни үз куышы юк. җәе-кышы чүлдә, җилдә нужа чиккән егет кемгә хаҗәт’ Бәктән никахка рөхсәт алыр өчен генә дә бер сарык кирәк заманда кайда инде ул туй турында хыяллану!
Әмма Амантай хыялланмый да яши алмады Сарыкларны төнге кутанга — текә ярлары,янтак тамырлары, ташлар белән ныгытылган чокырга куып кертеп, кичке табын янына килеп утыргач, өлкән чабанга:
— Чаләкә, сез өйләнгәндә күпме мәһәр түләгән идегез?— дип сорау бирде.
Карт ашыкмыйча гына кисәүләрне казан астынарак этеп, мылтыгын исә арткарак шудырып куйды, дөрли башлаган учакка тагын берничә ботак өстәде. Аннары егетне кызартырлык итеп:
— Әллә берәрсенә яучы җибәрергә җыенасыңмы?—диде
— Ю-ук. кызык ич, беләсем генә килә,— диде Амантай каушап калып.
— Кызыксынып кына сорасаң ярый, югыйсә, куркыттың,— диде карт көлемсерәп.— Әгәр өйләнсәң, яшь кәләшең сине чабанлыкка бүтән җибәрергә теләмәсә, ялгыз башым нишлим инде мин монда?
— Чаләкә, шаяртмагыз әле! Шулай да күп түләргә кирәктер ул, ә?
— Күп. олан, бик күп. Әмма һәркем кәләшне чамасына күрә генә сайлый Байлар — байга, безнең кебекләр үз ишенә күз ата. Берәүләр мәһәргә олау-олау мал түгә, икенчеләр, үзара килешеп, тыйнаграк шартларда алыш-биреш ясый Әмма мәһәрнең тыйнагы да кесәне ерта.
— Фәкыйрь егеткә өйләнү тәтеми, дисәгезче!
— Әйе, кыен,— диде Чалабай карт Йөзе караңгыланган Амантайга каш астыннан бер караш ташлагач, өметлерәк итеп ялгады: — Тик ярлы кызларына бай егетләр генә кайдан тәтесен? Шуңа күрә ата кеше дә уйлый: тозларгамы аңа баласын, әллә егет эшчән, тырыш, намуслы, ата-анасы да ипле күренсә, күктән җиргә төшәргәме7 Әйтик, синең шикелле буй-сынга да, төс-биткә дә килгән берәрсе яучы җибәрсә. нигә тәвәккәлләмәскә7 Тик, балакай, малны да табарга, олы эшкә олы әзерлек күрү дә кирәк йола буенча
Амантай бу сүзләрне тыңлаганда сулыш алырга да курыкты бугай Бүтән бер сорау да бирмәде, ишеткән кадәресе дә бик күп тоелды аңа Картка карата күңелендә уянган рәхмәт хисләре саксыз түгелмәсен, дулкынлануы бик сизелмәсен өчен, ул касәләр алырга дип тирмәгә кереп китте Таң кебек саф һәм сөйкемле Балҗанның әле кайчан гына барханнар арасында йөгерә-йөгерә ташбака йомыркасы җыеп йөрүләрен, үзенең аңа ничек булышуларын күз алдына китереп, ул монда шактый вакыт караңгыда басып торды, аннары куанычлы елмаюын яшереп, кире учак янына чыкты Кайнар суга бераз сөт салып, шуңа җүгәреII оныннан пешерелгән төче ипине турады һәм көтү сагында торган этләренә илтеп бирде. Соңыннан күктә йолдызлар җемелдәшә башлаганчы, әче корт белән чәй эчтеләр, калган ботка белән тукландылар. Бу минутларда сарыклар кутанда тыныч кына күши, этләр башларын тәпиләренә куеп хуҗаларын күзәтә, учактагы күмерләр сүрән генә көйри, Кызылком чүле талгын гына тымызык төн кочагына кереп бара иде Амантайга көн дә кабатлана торган шушы тотрыклы күренештә бөек мәгънә бар сыман тоелды. Бүгенге кич кебек, аның үткән гомере дә. киләчәге дә киң сахрага кендеге белән бәйләнгән, саксаул, янтак, бозаубаш, бал ы кк үз һәм әремнәр каплаган чүл буйлап. Чалабай карт шикелле, һәрвакыт көтү көтеп йөрсә, бу дөнья аны беркайчан да үги итмәс, борчулары, мәшәкатьләре, кыенлыклары белән бергә шатлыкларын да татытыр, дип уйлады Амантай
II Җүгәре — тары сыман иген.
Менә шуңа күрә каядыр ашыкмый, йолкынмый, әллә ниләргә баш ватмый-нитми генә Кызылком сахраларын гизә бирде ул Көтүдәге үз малы да әкренләп артасына, әнә шулай бер заман мәһәргә дә, туй ясарга да җитәрлек мал тупланасына өметләнде
Әлеге сөйләшүдән соң өлкән чабан белән ул аерата якынаеп китте, талчыктыра торган эшләрне үзе башкарырга омтылды, аның һәр телә- 3 ген ярты сүздән үк чамаларга тырышты Картның мөгамәләсе дә тор- £ ган саен йомшара төште. Алар менә шулай тату гына мал баккан ара- х да янә бер ел узып китте
Февраль урталары иде. Чалабай карт әле бер дә өметләнмәгәндә. ф азык-төлек китергән ялчы үзенә берничә көн көтү көтәргә дә кушы- s луын, теләсә, өлкән чабанның өенә кайтып килә алуын белдерде * Карт, әлбәттә, ике әйттермәде, иртәгесен таңнан торып, җәһәт кенә a кышлакка юнәлде Үзе юлның юл буе бай ничек болай юмартланасы итте икән? Нинди гадәттән тышрак мәрхәмәт күрсәтүе икән бу’— дип “ баш ватты һәм "Хәерлегә генә булсын' дип белгән догаларын укыды -
Чалабай карт чүлгә бер атнадан соң гына әйләнеп кайтты Әмма * үзенең өендә бу юлы чагыштырмача озаграк тору сәбәбен Амантайга н ялгыш та ычкындырмады Башка вакытта ул ялдан шактый җанланып килә, учак янында тәмләп һәм тәфсилләп кышлак хәбәрләрен, зур дөнья яңалыкларын уртаклаша иде Ә бу юлы исәнлек-саулыкны әйтте дә тынды, авызына су каптымыни Мондый төкселекнең серен белергә бик кытыкланса да, егет аңа сорау бирергә базмады, агасының кәефе күтәрелеп, теле ачылуын гадәттәгечә сабыр гына көтә бирде Әмма чүлнең яшәрә, былтыр кунаклар килгән айның якынлаша баруын ачыграк тойган саен, аңа кызыксынуын басу көннән-көн авырайды Яңа туган бәрәннәр белән маташып аеруча йончыган бер кичне ул. ниһаять
— Чаләкә. әллә безгә быел ярдәмчеләр килмәячәкме7— диде
Карт чабан. Амантайның кемне зарыгып көтүен яхшы чамаласа да, егетне өметләндерергә ашыкмады Сүрән генә
— Бай үз файдасын кайгыртмый каламы соң’’ — дип куйды — Быел ул минем хатын белән уртанчы кызымны эшкә җигәргә җыена
— Ә Бал җан7
Юк, телгә алмаска кирәк иде Амантайга бу исемне Әмма ул аны ничек әйтеп салуын сизми дә калды Инде соравы бер авыздан ычкынгач, уңайсызланып җавапны көтми хәле юк иде
— Балҗанмы7 Балҗан хәзер инде. улым, туган кышлагыннан еракта-еракта. Ходай мәрхәмәтеннән ташламасын балакайны'
Алар беразга икесе дә тынып калдылар Кичке эңгер куерса да. учак кабызырга нигәдер куллары бармады, ашыйсылары килгән этләрнең шыңшуына да игътибар итмәделәр
— Тәкъдире шундыйдыр инде. дип өстәде аннары карт чабан.— Кышлакка бәкнең бер танышы килгән булган икән Менә шул безнең байда кунакта утырганда. Бал җанга күз салган Кызыбызны икенче хатынлыкка алырга теләк белдергән Миңа ашыгыч ял бирүләренең дә сәбәбе шул булган икән
Амантай мондый ук рәхимсез хәбәрне көтмәгән иде Тирә-якта яңгыраган авазлар шунда ук бер-бер артлы тоныкланды, якындагы кое бурасы һәм улаклар да. киез өи һәм аның алдына утырган иптәше дә. этләр һәм сарыклар да куе томан эчендә калгандай юкка чыкты әле яңа гына җемелди башлаган биек күк гөмбәзе дә хәзер аның өчен төнлеге ябылган караңгы һәм тәбәнәк тирмәгә охшап калды Йөрәге исә. капкынга эләккән җәнлектәй, бәргәләнеп сикерергә тотынды
Нәрсә дип айлар-еллар буе кеше малын көтә инде ул’ Ни дип кү- рәсен күргән, яшисен яшәгән Чалабайга ияреп, шуңа иш булуына юанын, егет башы белән мәхлук сарыклар артыннан теркелди, катып беткән бер сынык ипи. бер уч корт һәм сүсәреп беткән иске чапан ха
кына ястык кадәр болыт та мәкан1 итәргә теләмәгән, алла каргаган шушы Кызылком чүлендә сөйрәлә’ Иркен иген кырлары, хозур күләгәле бакчалары, матур-матур утарлары белән күз явын ала торган үзәннәре дә бар лабаса бу җир йөзенең. Нигә соң әле сахрадагы ком буранының нәрсә икәнен дә белмичә, бар хатыны өстенә тагын берне — яшьрәк һәм чибәррәк кәләшне алып рәхәт чигүче бәндәләр генә яши анда?
Амантай дәшми-тынмый аягына торып басты да, учак тергезеп маташкан Чалабай картка сыңар күзен дә салмастан, караңгы чүл буйлап атлап китте Юк. яшәргә әйбәт җир сайламаган икән аның ата- бабалары Егәрле чакларында шушы тозлы туфраклы, куна тактасыдай тигез, такыр җирдә яки җыерчыклары эчне пошыра, комы, кызган мич төбедәй, аякны пешерә торган боек сахрада гомер буе кеше малын көткәннәр, сакаллары чалара башлаганда көчкә гаилә корганнар һәм ялчыларның яңа буыннарын үстергәннәр...
Бәлки әле тынычланган, шушы язмышына күнгән һәм моннан соң да бик озак Кызылком чүлен аркылыга-буйга таптауны дәвам иткән булыр иде Амантай. Әмма озакламый бер төнне көтүгә бүреләр һөҗүм итү һәм чабаннар уянып, мылтыкларын эләктереп килеп җиткәнче унлап сарыкны буып ташлау егетне тәмам чыгырыннан чыгарды Чөнки бу бәхетсезлекне ишеткәч, малларын карарга килгән хуҗа барлык гаепне ваемсыз хезмәтчеләренә сылтады — ботарланган сарыкларның өчәр башын көтүчеләр исәбенә язып куйды. Нәфрәте кузгалган Амантайны моннан соң инде барханнар арасында богаулап куеп та тоту мөмкин түгел иде Ул бүреләрнең һәм хуҗаның чираттагы «гадел» хөкемен татыганчы, шактый киселгән дүрт еллык хезмәт хакын — исән калган биш баш бәрәнен алып, тизрәк ата-анасы янына кайтуны карады Моннан инде язмыш аны туп-туры Каганга, мамык тазарту заводына алып килде һәм 1920 елның даулы августында әмиргә каршы күтәрелгән халык сафына бастырды
8
Эксперт белән таныклар, беркетмәгә кул куеп, бүлмәдән чыгып киткәннән соң, Юлтай Симиниев иптәшенә:
— Барысын да тиешенчә эшләдек кебек инде,— диде.— Тик Бай- кучатовның каршы тырнавы гына эчне пошырды. Ат дагалаганда бака ботын кыстыра, ди Бу да йөри шунда тырнак астыннан кер эзләп.
— Әйе шул,— дип җөпләде аны Латыйфхан — Уртак Әминев аны безгә ни дип кушып җибәрде икән?
— Белмим, кардәш. Мин әле монда ул үзе килер дип көткән идем Ни әйтсәң дә, хәрби комиссар һәлакәте олырак дәрәҗәле түрә катнашуын сорый ич. Ә ул Чекада калуны хубрак күрде. Серле...
— Үзе килмәве яхшырак та булды анысы, әмма безгә сылап җибәргән әтәче дә дөнья болгатырга бик җитәр кебек
— Әйе, аның әле соңрак та үз сүзен куып йөрүе бик мөмкин
— Әгәр мин Әбдиев аркылы кайберәүләрне кисәтеп куйсам, ничек булыр?
— һәрхәлдә, зыян итмәс Хәер, Гарипов белән үзем дә сөйләшермен әле,— диде Юлтай.— Егетнең итәгеннән тартсыннар бераз, җинаятьне тикшерүгә тулаем үзем җавап бирә торып, баш өстемнән кеше йөртергә теге...
— Әллә Шиһабетдинов белән элемтәләре булды микән’
— Хәзер инде моны ачыклаудан файда әз. Буш вакыты артык күплектән акыл сатадыр, эшне өебрәк бирербез аңа киләчәктә
' Мәкан — тору урыны
— Әминев уртакIII IV юл куймаса9
— Чека эшен без генә тартырга тиешмени9— дип көлемсерәде Юлтай — Байкучатов яшь. дәртле — көчен кая куярга белми йөри. Бәхетенә, дошманнары да мулдан, менә көрәштә күрсәтсен әле үзен'
Нурморатов бөтен йөзенә елмаеп
— Җөдә’ тугры.— дип баш какты — Бу егет йә кайберәүләрне * яндырачак, йә үзе муенын сындырачак
— Артык дуамал кизәнә, соңгысына тизрәк ирешер ул.— диде х Юлтай кырысланып — Фронттан исән кайтуын гына кара син аның ч Әйе, кайчак газраил лаеклы корбанын таба алмыйча интегә шул. Ла- ~ тыйфхан кардәш! s
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә бүлмәдән чыктылар һәм ишек төбенә үзләре ияртеп килгән ике солдатны сакка куеп, мәет янына ят ке- a шеләрдән берәүне дә кертмәскә кирәклеген аңлаттылар Аннары кап- Й ка төбендә сүзләре башкага күчте.
— Рахманкол турында да кайгыртырга кирәк безгә.— диде Юлтай ө тавышын әкренәйтә төшеп — Байкучатов ишеләр каныга башласа. * нәрсә килеп чыгасын берәү дә төгәл генә әйтеп бирә алмас Ходай, сак- ё ланганны саклармын, дигәнме әле9
— Бөтенләй гөнаһсыз егет инде ул. кызганыч.— диде Латыйфхан.— Бәлки аңа Бохарадан хәзер үк китеп бару хәерледер9
— Бу кайберәүләрдә шик кенә уятачак
— Алайса нишләсен икән соң ул9
Симиниев. иярен тикшереп караганнан соң. беравык урамга колак салып торды — әле кышлак уянмаган тирә-як. чүлдәге кебек, тын иде Ишегалдында постта калган гаскәриләрнең мыдыр-мыдыр гәпләшүләре исә монда ишетелеп җитми, алар да мәетле җирдә саграк булу кирәклекне истә тоталар иде, ахры Нурморатов атын сыйпаш- тыргалап, иптәшенең телгә килүен сабыр гына көтте
— Рахманколны. әлегә берәр йомыш кушып, кая да булса җибәреп торырга мөмкин, әлбәттә, анысы кыен эш түгел,— диде ниһаять, Юлтай — Бәлане Байкучатов чыгаруы ихтимал, аңардан менә күз язмау әһәмиятлерәк Мин аны беркөнне «Кызыл шәрык» агитпоездында да күргән идем инде
— Андагылар җыенысы «бөтендөнья революциясе» дип кенә авыз чайкый икән, шаукымга җөдә каты бирелгәннәр
— Әйе. Гарипов сөйләде инде, суллар күп кереп тулган анда.— дип раслады Юлтай — Байкучатовның агитпоездга ешлатып җибәрүе тикмәгә генә булмагандыр Ташкент партия мәктәбеннән килүчеләр белән дә әшнәлеге сизелә Кызу егет, кыскасы, ярты юлда тукталып кала торганнардан түгел шикелле
— Чекада кызулык имәс3, баш белән уйлап эшләү кирәгрәк,— диде Латыйфхан — Сезнең шикелле сабыр, әмма төпле уйлап хәрәкәт итүчеләр генә максатка ирешә
Симиниев. иптәшенең салам кыстыруын сизсә дә. мактауны кире какмады, нәкъ шулай тиеш төсле кабул итте Хәзер инде ул бигрәк тә сүзне үзен борчыган нәрсәгә боруны хуп күрде
— Әминевнең монда килмәве хәерле булса да. Чекада калуы сәер- сендерде әле. диде ул шөбһәсен уртаклашып — Ул болай безнең вазифаны. бер яктан, шактый җиңеләйтте җиңеләйтүен, әмма абзы- каебыз моны аңлы рәвештә эшләмәдеме икән9
— Башка хәтәррәк нәрсәләрне сизенгәндер, дип уйлыйсызмы9
— Бары шунлыктан гына калырга тиеш ул кәрвансарайда Без юлга чыгу белән каршы чаралар да күрә башлагандыр
1 Уртак - иптәш
IV Җодә бик
’ Имәс түггл
— Ә үзе шундый юаш. беркатлы кеше кебек тоела, диде Латыйфхан гаҗәпләнеп
— Итәрсең аны юаш1 Шулай йомшак җәеп, мине катыга утыртка- лады инде ул Бу юлы да үзен бик тиз кулга алды кебек
— Тик барыбер авыз ачып калды шул. Революция Бохара егетләренә дә җан кертте, алар хәзер ил гамен үзләре кайгыртырга тели
— Шулай булса, бик әйбәт.— диде Юлтай,— без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Ашыгыйк!
Алар атларына атланып, эшлекле төстә дәррәү кузгалдылар һәм. кышлакны чыкканчы ук камчыларын болгый-болгый юртакларын чаптыра башлап, тиздән тузан болыты эчендә күздән югалдылар
9
Инде Бохарага килеп җитәргә дә күп калмаган. Байкучатов исә әле һаман Амантайны тыңлап бара иде Каршы капкасы алдында отрядның икегә аерыласын. Туктаров взводы шәһәргә кермәстән Ситтә- рәи-Маһи-һуса ягына китәчәген исендә тотып, озаккарак сузылган кыйссага эче пошкан Фарукҗан
— Амантай иптәш, моның Шиһабетдинов һәлакәтенә ни катнашы бар соң9— дип эндәште.
— Хәзер, хәзер әйтәмен, җулдас командир.— диде сүзе бүленүдән курыккан Туктаров.— Әңгәмәмнең нәкъ шул җиренә килеп җиттек менә.
— Сузма, Амантай, вакыт тар.
— Яхшы, җулдас командир
Моннан бер ай чамасы элегрәк бер кичне Туктаровлар взводын шәһәрдә тәртип сакларга җибәрделәр Амантай иптәше Иргәш Мирәхмә- тев белән Мирдустым мәхәлләсе буйлап атлаганда, каршыларына бер хатын-кыз килеп чыкты Башта кызыл гаскәриләр аңа игътибар да итмәде, әле караңгы төшеп җитмәгән урамда кем йөрмәс Кыяфәте дә гап-гади пәрәнҗә бөркәнгәнлектән, йөзе күренми, әмма киемнә- рә әллә кайдан «мин — фәкыйрь!» дип кычкырып тора иде Аягында арзанлы кәвеш, пәрәнҗә астыннан чыккан күлмәк итәге, ыштан балагы да затлыдан түгел. Менә шуңа күрә хатын-кыз турысыннан патруль тыныч кына узып китте Тик берзаман артына борылып карагач кына. Амантай хәвефләнә калды һәм терсәге белән иптәшенә төртеп. узгынчыга баш изәп куйды. Хәзер инде ипле генә болар эзеннән атлаучының баягы хатын-кыз икәнен таныгач, Иргәш тә шомлана башлады Мондый хәтәр кичләрдә пәрәнҗәдән дә хыянәтчел кием юк. Ир-ат бөркәнгәнме аны. хатын-кызмы, астына хәнҗәр ишерелгәнме, наган яки бомбамы — шайтан белсен! Шулай да алар сер бирмәде, алга таба баруларын дәвам иттеләр Баруын бардылар, тик «пәрәнҗәне» дә онытып бетермәделәр Күләгә кебек, һаман артларыннан килүен күзәткәч. Амантай түзмәде, капылт кына борылды да туп-туры тегенең каршысына килеп басты
— Сез кем9 Нишләп безгә иярдегез9
Башта үксегән тавыш ишетелде, аннары сак кына пәрәнҗәнең чәчваны ачылды. Туктаров баскан урынында исе китеп катты да калды аның алдында, күз яшьләрен агызып. Балҗан басып тора иде
— Син9 Ничек соң әле болай монда9 Ничек9
Амантай, үзенә-үзе хисап бирмәстән. күкрәгенә килеп капланган якын кешесен иңнәреннән кочып алды да һаман бер үк сүзләрен кабатлады Аерылышуларыннан соң инде ел ярымлап вакыт үткән, 40
бер дә исеннән чыгармаса да, ул аны бүген һич тә шушында — Бо- хара урамында очратырмын дип көтми иде. Җитмәсә, әле кайчан гына чүлдә, беләген сызганып, йөзен капламыйча йөргән кешесен хәзер баштанаяк чүпрәккә төренгән хәлдә, әле кайчан гына елгырлыгы. сылулыгы белән бөтен тирә-якка ямь, шатлык тараткан ф кызны болай боек, болай суырылган, кызганыч калтыранган һәм үксе- 2 гән хәлдә күрүне! >
— Я. тынычлан, зинһар, тынычлан! Югыйсә кеше әллә нәрсә уй- = лар Ни булды соң, аңлатсана ичмасам? 5
— Ми-ми-не ирем ку-ы-ып чыгарды! ♦
— Сез Гыйждуванда яши идегез имәсме соң?
Бал җан бераз тынычлана төште һәм. күз яшьләрен сөртеп, башын s күтәрде, аннары Иргәшнең якынлашуын чамалап, чәчванын каплады п Амантай иптәшенә бер читтә көтеп торырга ымлады да әле һаман җа- £ вап бирмәгән хатынга төбәлде. s
— Аның төп йорты Бохарада. Гыйждуванга ул килеп-китеп кенә в яши иде,— диде Балҗан— Түңкәреш булгач, мине дә төп йортына a алып китте, Гыйждувандагы мин яшәгән өен сатты
— Кайчан куып чыгарды соң әле ул сине7
— Атна-ун көн чамасы элегрәк.
— Хәзер кайда торасың7
— Күршеләрдә иде Тик алар, ирем белән тәмсезләнәсе килмә- гәнлектән, мине баштан ук теләмичә генә керттеләр, бичарадан-нича- ра гына Үзем дә шулай гына торам Бүтән барыр урыным юк
Балҗанның яңадан сулкылдарга тотынуын сизеп алып, Амантай башка сорау бирмәде Ата-анасыннаң еракта, ят шәһәрдә сыеныр кешесе калмаган, аңардан тагын нәрсә төпченергә мөмкин иде инде? Шуңа күрә иңенә кагылды да
— Әлегә без сине туктаган шул өеңә озатып куйыйк.— диде — Кайгырма, хәзер революция булды, моннан соң берәүгә дә кеше җәберләргә ирек бирмәбез Бүген шунда кунып тор инде Тик артык ут йотма, иртәгә үзем хәстәрен күрермен дә килеп алырмын Хәзер эштә әле мин
— Кайда7 Мин сине очраткач шул кадәр сөендем. Амантай'
Балҗанның йөзе яктыра төште, иске-москы киемнән бүтәнне күрмәгән егетнең хәзерге пөхтә өс-башына, үз-үзен тотышына ул гаҗәпләнеп һәм сокланып күз салгалыи иде Моңа кәефе килгән Амантай елмаеп
— Кот, кара аны!— дип сүзен бетерде
Икәү генә калгач. Амантай Иргәшкә бу хатын-кызның кем булуын. нинди бәлагә таруын һәм үзенең ни өчен булышырга тиешлеген аңлатып бирде Мамык тазарту заводында ук бергә эшләгәнлектән. Ир- гәш иптәшен яхшы белә иде. аның бу • пәрәнҗәгә» чын мөнәсәбәтен дә бик тиз чамалап алды Төнге патрульдән кайтуга, кардәшләре белән киңәшкәч. Балҗанны үзләрендә урнаштырып торырга тәкъдим итте Амантай моңа, әлбәттә, шатланып риза булды һәм кичкә таба Чаләкә- сенең кызын Каганга алып кайтты
Шуннан соң нишләргә тиеш иде инде ул? Җәйләүгә килеп бер-ике ай торган кызга гашыйк булуын, ләкин озакламый аны мәңгегә югалтуын әллә кайчан төшенгән иде Амантай Кайгысы таралып, күңел ярасы төзәлеп килгәндә генә яңадан күрешкәч. Балҗанның бу очрашуга биниһая куануын, үзенә инәлеп каравын, тагын нәрсәләрдер өметләнүен бик ачык тойды ул Каганга килгәндә юл буе үзен кияүгә ничек көчләп бирүләрен, яңа тормышының бик үк рәхәттән булмавын тикмәгә генә сөйләмәгәндер Хәзер аны ире талаклау гына түгел, өеннән дә сөргән, ә Амантай әле һаман буйдак. Балҗаннан әле дә суынмаган иде Каганда үзе урнаштырса да. киләчәктә аның янына барып йөрү болай гына шәригатькә сыймаячак иде Бу юлы да агач атка ат
ланып калмас өчен, араны мөмкин кадәр тизрәк һәм ныграк бәйләргә кирәклеген Амантай алдына язмыш әнә шулай кабыргасы белән куйды Моны Иргәш тә яхшы аңлаган иде. ахры, аларның тарихын отряд командирына, ә анысы исә үзенең турыдан-туры буйсынган кешесенә — Шиһабетдиновка ачты Шуннан соң хәрби комиссар Туктаровны чакырып алды да:
— Дөрес эшләгәнсез, энем, ниятегез дә әйбәт,— диде.— Ирегебезне буучы, безгә кешечә яшәргә комачаулаучы хәшәрәтләр өерен генә туздырып бетерик, дөньядагы барлык Амантайлар. Балҗаннар үз язмышын үзләре хәл кылачак. Хәзергә кыенрак, билгеле, әмма бирешмәгез Көч бездә, якларбыз. Өйләнегез дә хатыныгызны эшкә урнаштырыгыз.
Шиһабетдинов бераз акча да биргәч. Амантай бөтенләй канатланып китте, шул көнне үк кечкенә мәҗлес җыеп, никах укытты Балҗан Иргәшнең кардәшләре өендә, үзе әлегә казармада яшәсә дә, алар хәзер бәхетле иде.
Иртәгәсен Туктаров хатыны белән Бохарага китте. Теге акчага берәр кием сатып алып. Балҗанга бүләк итәргә тели иде ул. Әмма яшь өйләнүчеләр Сүзәнгәрән мәдрәсәсен һәм аның янындагы кәрвансарайны узып, шау-шулы базарга килеп җиткәндә генә, каршыларына кораллы өч кеше килеп басты Аларның яхшырак киенгән түрә кыяфәт- лесе. бүксәсен киереп, бәйдән ычкынган эт төсле. Балҗанга ташланды:
— Син нәрсә монда әллә нинди ят ирләр белән себереләсең? Та-нымыйсыңмы әллә мине?
Амантай, үзен хуҗа сыман тупас тоткан кешегә таң калып, алгарак чыкты да:
— Сез нәрсә болай бәйләнәсез9 Мин — хәрби назыйр карамагындагы махсус отряд сугышчысы,— диде
Тик аның хатынына очып кунган әлеге гайрәтле зат, Туктаровны читкә кагып җибәрде дә. Балҗаннан:
— Кемең бу9— дип сорады.
— Ирем.
— Ә мин кемең9 Кара син чая бер тиенне Журалар! — дип эндәште һаман әтәчләнә биргән ир үзенең иптәшләренә,—- революция хатыннарга берьюлы ике ир белән никахка керергә кушамыни? Менә бу оятсыз — минем хәләл җефетем Балҗан. Аның хәзер ни лыгырдаганын ишеттегезме9
— Алладан җәяү качкан бәндә шул икән ич, уртак Әбдиев,— диде аңа ярарга атлыгып торган бер иярчене.— Пәрәнҗәсен дә салып аткан кү!
Хәзер инде Амантай кемгә юлыгуларын төшенгән иде. Шуңа күрә, Балҗанны кулыннан җитәкләп, тизрәк шикле төркем уртасыннан чыгып котылырга омтылды
— Бәйләнмәгез, ул минем хатыным!
— Хатыным9 —диде мыскыллы тавыш белән Әбдиев.— Күптәнме? Аны кайчан калым түләп алдың соң әле9 Йола буенча башта мине бәхилләтергә кирәк иде Сиңа шәригатьне бозарга кем рөхсәт бирде9 Кызыл гаскәри имеш, өркетте Ә минем кем икәнемне беләсеңме соң син9 Ревком терәге! Синдәй солдатлар безнең карамакта йөзләгән-мең- ләгән. аңладыңмы? Бар, юлында бул. югыйсә бик тиз акылга утыртырмын!
Балҗан ул арада кычкырып елый ук башлады. Әбдиевнең иптәшләре исә сүгенә-сүгенә Туктаровны читкә кысрыклады. Шул вакыт, гаугага җыелган халык төркемен ерып, мәйдан уртасына ниндидер фаэтон якынлашты һәм яшь хатынны утыртып, күз ачып йомганчы базар ягына чаптырып алып китте
Монда сырт кабартып ялгызы гына бер эш тә чыгара алмаячагын
төшенгән Амантай, кыйналган мал шикелле, авыр сулап, кайту юлына борылырга мәҗбүр булды
Каганга уралгач, канына тоз салган бәрелешне сөйләп биргән иде. отряд командиры ни өчендер Туктаровка булышырга ашыкмады. Ши- һабетдиновны күрергә кушты Хәрби комиссар исә әллә кайда юкка ф чыккан иде. Амантайның йокысы качты, тамагыннан ризык үтмәде. 3 башына әллә нинди хәвефле уйлар керде. Гыйждуванда бәк тылмачы £ булган чагында ук кансызлыгы. ришвәтчелеге белән халык арасында = нәфрәт казанган кеше революциядән соң ничек шулай бик тиз тагын g аякка баса алды икән9 Андый намуссыз җаннан нинди мәрхәмәт көтәр- * гә мөмкин? Бер куып чыгарган кешесенә нишләп болай чәер кебек s ябышты соң әле ул яңадан’ Аннан башка да хатыны була торып
Амантай әнә шундыйрак уйлар эчендә инде ничәнче көн тинтерәп ' йөргәндә, Балҗан аны үзе килеп тапты
— Качтым мин,— диде ул мышкылдап — Өстемнән бикләп, ише- s гемә каравыл куеп киткән иде теге ерткыч, хәйләләп чыгып * тайдым читлегеннән Хәзер нишлибез инде. Амантай’ £
— Ул сине кыйнадымы’ *•
— Юк.— диде Балҗан — Кулы тимәде, кичтән аңа ниндидер кунаклар килде
— Нишләде генә соң ул’
— Ирләр безне гадәттә нишләтә инде.— диде еламсырый башлаган хатын.— Бу ерткыч та.
— Кабәхәт! Син дә инде, аяклы каза' — диде Амантай йөрәге дулавына чыдый алмыйча.— Юлда ук ычкынырга иде аны1
Тик ул гайрәт орырга ашыгарак төшкән булган икән, ярты сәгать тә үтмәде, аларны Бохарага алып китәргә җибәрелгән кораллы милиционер килеп җитте Әбдиев инде Амантай өстеннән кәгазь язып бирергә дә өлгергән иде
Кем чакыртуын Туктаров белмәде. Ревкомның зур эшлеклесе хозурына керүен генә чамалады Кабинет хуҗасы Гарипов килүчеләрне коры гына каршы алды да Амантайга:
— Кызыл гаскәри Туктаров, сез нигә болай кеше ашына катык ка- тырга керештегез әле’ — диде
— Балҗан аш түгел, нәкъ безнең кебек үк кеше
Амантай үз бәхетеннән хәзер һич тә җиңел генә колак кагарга теләмәде Аның җавабы Гариповка ошамады
— Күрәм,— диде ул тавышын күтәреп,— сез суган сатарга хирес икән шул Тик буй җитмәс нәрсәгә үрелү файдасыз Берәүнең никахлы хатынына нәфес сузу җинаятьнең дә җинаяте
— Балҗан хәзер минем хатыным,— диде Амантай үзсүзлеләнеп.— Элекке ире аны талаклаган, без шуннан соң никах укытып кушылдык Әбдиевкә калган хатыны җитмиме икән әллә’
Гарипов аның кыю сөйләшүен өнәмәдеме, аягына торып басты Урта буйлы, имән кискәседәй, таза гәүдәле ир икән галифе кительдән күн итектән Амантайны баштанаяк күздән кичерде дә
— Туктаров. кая килүегезне онытмагыз! — дип искәртте — Бәхәсләшеп торырга вакытым юк Ничәгә өйләнү һәркемнең үз эше. тик шәригатькә генә туры килсен Әбдиев бу хатынын да бар йоласын китереп — калымын түләп, никахын укытып алган Аның талак кычкыруына таныкларыгыз бармы’
Мәлҗерәп төшкән Балҗан кирәкле сүзен әйтәсе урында тагын балавыз сыга башлады, дулкынланудан Амантай да телдән язды Гарипов исә кырыс кына дәвам итте
— Таныкларыгыз юк Менә шуңа күрә ашыгып укыткан никахыгыз да дөрес түгел инде Без монда гадәләт комиссары белән дә киңәшеп алдык. Әгәр тагын Әбдиев җәмәгатенә дәгъва белдереп йөрсәгез, үзегезгә үпкәләгез Оятыннан тыш җәзасын да татырсыз ул чакта Хә-
зер бәхәсегез хәл кылыну турында боерык язам, болдырда көтеп торыгыз.
Комиссар кабинетыннан чыгуга. Балҗан Амантайга сарылды да зарларын такмаклый-такмаклый иңри башлады Чәчләре тузган, ябык гәүдәсе дер-дер калтырый Аны кызганудан, хөкемнең гаделсезлегенә нәфрәтләнүдән. Туктаровның да җаны актарылды Менә шул вакыт болдырда ул ничә көн эзләп тә очрата алмаган Шиһабетдинов пәйда булды Амантайны танып алды да
— Нинди җәнҗәл бу. йөзегездән кан качкан7 — дип эндәште.— Нишлисез монда?
Ярдәмнең кичегүенә ачыныпмы. Туктаровның бугазына кайнар төер килеп тыгылды, аны ничек кирәк алай йотып җибәрсә дә. күз төбеннән тәгәрәгән эре тамчыны тыеп кала алмады.
— Әнә. хатынымны миннән тартып алалар.
— Кемнәр ала?
— Әбдиев әшнәләре Менә мондагы комиссар. Балҗанны элекке иренә кайтарырга, дип әмер язып утыра. Безне көчләп аералар!
Шиһабетдинов аларның кызганыч кыяфәтләренә бер мәл игътибар белән карап торды да. Туктаровлар әле генә чыккан бүлмә ишеген кискен генә каерып ачып, кабинет хуҗасы каршына килеп басты
— Сәлам. Габделхәмит иптәш! Нәрсә язасыз?
Амантайлар белән әле генә яман да эре сөйләшкән түрә кеше тәкәллефсез сораудан каушап калды Коридордагы аңлашуны ишетеп торганлыктан һәм хәрби комиссарга теше үтмәячәген сизгәнлектән күңеле төштеме, сүзне бүтәнгә күчерергә тырышып, тыенкы рәвештә:
— Нигә бу кадәр җилле бәреп кердегез әле монда?— диде
Тик Шиһабетдинов дилбегәне кулыннан ычкындырмады
— Нәрсә язасыз?
Ревком рәисе урынбасары Габделхәмит Гарипов, мин-минлеген тыя алмыйча
— Сезнең ни эшегез бар соң?— дип мыгырданды.
Хәрби комиссар кайнар канлы кеше иде. чуен йодрыгын бар көче белән өстәлгә китереп орды да
— Бар шул Чөнки мин Бохара революциясенә хезмәт итәм! — Диде.
Кара савыты сикереп, аның бар буявы өстәлгә түгелде һәм каләм кыштырдатып утырган Гариповка чәчрәде Ул арада Шиһабетдинов аның кул астындагы язылып бетмәгән боерыкка күз йөгертеп:
— Сез халык хөрриятенә шулай хезмәт итәсезмени? — дип сорады— Ревкомның үзендә утырып!
— Хөррият ул башбаштаклык, канунсызлык түгел.
— БерәүНең сөйгән кызын көчләп икенче хатынлыкка тартып алу. сезнеңчә, гадел, канунга сыя торган эш инде, ә9
— Калымны түләп, никахлап
— Калым дигән нинди сафсата ул9 Халыкны талаучы кабәхәт әмир өеренә калым түләү нәрсә иде9 Төкерек кенә! Ә көне-төне чүлдә бай малын баккан көтүче Амантай елына сыңар тәңкә дә ала алмаган. Нәкъ менә әлеге әмирегез, бәкләрегез кануны аркасында! Шул да. сезнеңчә. гаделлек булганмы?
— Юк.— диде ниһаять Гарипов.— Әмма без шәригать буенча оешкан гаиләләрне тота-каба тарката алмыйбыз Шикаять биргән Әбдиев өйләнгәндә калымга унбиш баш сарык түләгән Шуларны кайтармыйча
— Ху-у-уп,— диде Шиһабетдинов Ревком эшлеклесен карашы белән бораулап — Менә сез — айнык акыллы кеше инде, Габделхәмит иптәш, ә?
— Шулай дип уйлыйк.
— Сез сәүдәгәрләрдән күлмәкләр сатып аласыз. Аларны тишелеп
беткәнче киясез икән, соңыннан, «товарыгыз тузды», дип әлеге сәүдәгәрләрдән акчагызны кире даулап йөрисезме9
— Юк. әлбәттә
— Соң. калымга унбиш сарык түләгән бу ачкүз Әбдиев тә Бал җанны унбиш ай файдаланган лабаса инде Җитәрлек туздырган'
Гарипов көлеп җибәрде
— Тапкыр! Җиңдегез бу юлы £
— Ә хәзер, әйдәгез, әмерегезне болай төзәтик: «Икенче хатынына х көчләп өйләнүен, түләгән калымы бәрабәренә аны җитәрлек хезмәт ит- < терүен истә тотып, шикаятьче Әбдиевнең дәгъвасын кире кагарга. Ча- * лабай кызы Балҗанның Амантай Туктаров белән никахка керүе шәри- х гатькә туры килүен танырга».
Шиһабетдинов Ревком рәисе урынбасарының элекке әмерен ертып * ташлавын һәм яңасын теләмичә генә язуын, кул куеп, мөһер суктырып. аны рәсмиләштерүен көтеп торды да, шул кәгазьне тотып тышка s чыкты. Амантай белән Балҗанга карап $
— Менә сезгә никах таныклыгы! — диде.— Барыгыз, өегезгә кай- £ тыгыз. Моннан соң сезгә берәү дә бәйләнмәс, берәү дә кагылмас' н
Оператив отряд шәһәрнең Каршы капкасына килеп җиткәч. Бай- кучатов боерыгын көтеп, туктап калды Амантай командирының түземсезләнүен күреп, соңгы сүзләрен әйтергә ашыкты
— Җулдас Байкучатов. Бакә кайнар канлы, кыю йөрәкле, үтә дә гадел адәм иде,— диде.— Ул Әбдиев белән теге комиссарның хөкемен юкка чыгарып кына атмады, аларны Ревком җәнә хөкүмәт аппаратыннан себереп түгүне дә таләп итеп, җулдас Фәйзулла Хуҗаев белән дә сөйләште
— Кайдан беләсез9
— Үзе әйтте. Шуннан соң минем аларны бүтән очратканым юк Аңлыйсыздыр, мондый яман кешеләр Бакәгә теш кайрамый калмаска тиешләр иде
— Аларны Бохарададыр дип уйлыйсызмы9
— Белмәймен. аныкларга иде.— диде Амантай.
— Яхшы, туган Син анда үз иптәшләрең арасында бу кешеләрне яхшырак белүче берәрсен тапмассыңмы, эзләп кара әле Тик кызыксынуыңны бик сиздермә
— Җарар. җулдас командир
— Аннары иртәгә кичке сәгать алтыда Газәли мәхәлләсенә мәчет янына кил Хәрби киемеңне салып алыштыр, мылтыгыңны калдырып тор Чалма, чапан таба алырсыңмы9
— Тырышырмын. Иргәш булышыр әле
— Тик кая барасыңны берәүгә дә әйтмә Авырыйм, диген, я бүтән берәр сылтау тап. Яшь кияүнең кичен юкка чыгарга атлыгуын гаеп итмәсләр. аңларлар, дип уйлыйм Шулай да командирыңны үзем кисәтермен Аңладыңмы мине9
— Әйе
— Көтәчәкмен Сау бул!
Байкучатов камчысын болгап, тимер-күген колонна башына элдертте һәм. взвод командирларына соңгы әмерләрен биргәч, отряд белән саубуллашты Сугышчылар ике төркемгә аерылып, һәркайсы үз казармаларына юл тотты Фарукҗан исә. Чека башлыгына хәбәр бирер өчен, кәрвансарайга юнәлде
10
Байкучатов. бүлмәсенә кереп, аяк өсте генә тамак ялгады, чәй урынына берничә телем карбыз белән генә сусынын басып, ашыга-ашыга
запас атларның берсенә атланды да чаптырып кәрвансарайдан чыгып китте Әмма юл буе куып барса да. Кагандагы матәм сәгатенә бераз кичекте Вокзал мәйданы кызыл гаскәриләр, эшчеләр һәм диһканнар белән тулган, уртадагы кызыл комач ябылган биек өстәлдә чәчәкләргә күмелгән табут калкып тора, шуның янәшәсендәге арбага менеп баскан чалма-чапанлы берәү кайнарланып үзбәкчә нотык сөйли иде Фарукҗан аның калын кашларына, озынча йөзенә, җыйнак гәүдәсенә, җилбәгәй җибәрелгән буй-буй сызыклы чапаны эченнән күренеп торган европача киемнәренә бер күз ташлагач ук, сөйләүченең Халык Комиссар-лары Советы рәисе Фәйзулла Хуҗаев икәнен чамалап алды Аннары атын телеграф баганасына бәйләп куйды да. ризасызлык белдергән кешеләрне этә-төртә. табут янынарак якынаерга тырышты.
— УртакларV — дип дәвам итте ялкынлы тавыш.— мәрхүм Баһаветдин ерак Идел буенда туып үссә дә. аның барлык аңлы тормышы Төркестан михнәткәшләре1— Төркестан эшчеләре сафында үтте. Мөхтәрәм дустыбыз кадимчеләргә каршы көрәштә, Ташкентта совет хакимиятен урнаштыруда җаны-тәне белән катнашты. Төркестан Кызыл Гаскәрен оештыруга бөтен көчен биреп, кәмбәгалларны-ярлыларны яклар өчен Җидесу өлкәсенә барды. Верныйдагы залимнәр — икейөзле атаманнар һәм азгын байлар фетнәсен бастыруга күренекле өлеш кертте. Коминтерн вәкиле уртак Куйбышев әйткәнчә, Шиһабетдинов үзбәк, казакъ, уйгыр, дүнгән, татар кәмбәгалларының күзен ачу, алар арасында аң-белем тарату, революцион фикер уяту вә залимнәргә каршы күтәрү өчен җөдә күп көч түкте. Төркестанның атаклы җәмәгать хадименә вә хәрби юлбашчысына әверелде Әмир гөруһына ут ачкан Бохара әһле менә шуңа күрә аны үзенә ярдәмгә чакырды...
Фарукҗан янәшәсендәге колакка катырак бер абзый күршесенә:
— Нимә гәперәде2 ул? — дип эндәште.
— Мәрхүм назыйр дөрес адәм иде,— ди — Кәмбәгал3 иде, безгә бу-лышырга килгән иде. вакытсыз харап булды, дип кайгыраднг"
— Комнан бау ишәдер икән кү,— диде саңгырау абзый.— Бер кәмбәгал үлгәнгә сәүдәгәр Хуҗаев чынлап пошынмас, бикәр4 сүз гәперәде икән.
Фарукҗан сәер абзыйга кызыксынып бер карап алды да, халыкны ерып, тагын да мәйдан уртасынарак елышты Әмма табут янына ук барып җитмәде, Әминев, Симиниевләр күзенә чалынудан сакланды. Хәер. хәзер инде моннан да һәммәсе әйбәт күренә, яхшы ишетелә иде Җыйналган халык шактый чуар, әмма арба тирәсен кызыл гаскәриләр, Каган эшчеләренең тыгыз сафлары чолгап алган, алар сөйләүчене зур игътибар белән тыңлый иделәр.
— Уртак Шиһабетдинов Бохара Кызыл Гаскәрен оештыруга да ялкынланып керешкән иде, тиз арада анча5 михнәткәшләрне кызыл байрак астына туплап, әмир бәдбәхетләренең койрыгын кисә башлаган иде,— дип дәвам итте Хуҗаев.— Әмма бүрек астында бүре юк димәң, яр астында яу юк димәң. дошманнар безгә һәрвакыт дәһшәт салырга әзер. Баһаветдин уртакның акылга хилаф рәвештә фаҗигале һәлак булуы шуңа мисал Ләкин без әмир золымын татыган Бохара әһле — диһканнар вә укымышлылар, михнәткәшләр вә сәүдәгәрләр, мал багучылар вә шәкертләр — барыбыз, барыбыз да биттә" сафка басып, якты хыялларыбызны гамәлгә ашырырбыз, революция куйган гали вә мөкатдәс максатларга ирешкәнче, кадерле дустыбызның эшен дәвам кылырбыз!..
V Михнәткәш — хезмәт иясе ' Нимә гәперәде — ни сөйли ' Кәмбәгал — ярлы
* Бикәр — буш.
J Анча — күп.
0 Биттә — бер
Фарукҗан барлык сөйләүчеләрне игътибар белән тыңласа да. фаҗигане ачыклап әйткән бер генә сүз дә ишетмәде. Хәер, бөтенләй файдасыз да булмады монда килүе Шиһабетдиновлар гаиләсенең Верный- га 1910 елда сәфәр чыгуын, Баһаветдинның яшьли сәүдәгәрләрдә олаучы. почтада йөкче хезмәтләрен башкаруын, аннары өч ел буе фронтта ф нужа шулпасы эчүен белү шулай ук кирәк иде Әгәр ул чынлап та үзе- а нә-үзе кул салган икән, сәбәбен читтән генә эзләү акланмаячак >
Хәрби оркестр матәм маршын уйный башлауга, мәйдандагы халык = тагын хәрәкәткә килде — алдагылар артка чигенде, арттагылар кысы- 2 ла-кысыла табутка якынлашырга тырышты Байкучатов аты янына ♦ сызарга торганда гына, үзенә таба ике таныш кеше — Шәмгун Аксолта- « нов белән Таштимер Тураевлар атлавын күреп, туктап калды Таныш g дип әйтү күбрәк, чөнки ул аларны ишетеп һәм читтән танып кына белә “ иде Әмма хәзер Бохара компартиясенә нигез салган шушы кешеләр бе- * лән бер-ике авыз сүз алышу аның өчен күктән көткәнне җирдә очрату s бәрабәрендә иде Шуңа күрә Фарукҗан. болар килеп җитүгә
— Кичерәсез, иптәшләр, сездән бер генә нәрсә сорыйм әле7 — дип £ .эндәште — Хәрби комиссарның ничек һәлак булуын әйтмәделәр- н ме?
— Ишетмәдек — диде Аксолтанов.
— Иптәш Хуҗаев. ялчылар белән сәүдәгәрләрне янәшә куеп, революция икесенә дә бердәй хезмәт итәргә тиеш сыман сөйләде Шулай да мөмкинме соң ул?
— Бусы инде, туган, икенче сорау.— дип көлемсерәде Аксолтанов — Аңа Хуҗаев үзе җавап бирсә яхшырак.
— Бәлки аңа Шиһабетдинов фаҗигасен аңлатып бирү дә җиңелрәк булыр.— дип өстәде Тураев
— Ни өчен9— дип гаҗәпләнде Фарукҗан.
— Серле нимәләрне Фәйзулла җөдә яхшы күрәде дә.
— Куегыз, Таштимер,— дип туктатты аны Аксолтанов.— Халык Комиссарлары Советы рәисе күбрәк белергә тиеш, дисәгезме.
— Хуп. мәйле, өстәвенә сәүдәгәр дә булса, бигрәк тә күп беләде кү. рас,— дип көлде Тураев — Үзегез кем буласыз9 Комиссарның якыны имәсме9
— Юк. гади кызыл гаскәримен. Шундый кешенең үлеме турында ачыклап берни әйтмәү мине таң калдырды
Аксолтанов ят егетнең чәер төсле ябышуын өнәмәгәнлеген сиздерсә дә. Тураев әңгәмәне кырт кисмәде. Байкучатовны күздән кичереп
— Коры гәп колакка якмас,— диде — Кайбер нәрсәләр хакында дәстәрхан янында сүз куерту уңайрак Кайда торасыз үзегез?
— Ябык базар янындагы кәрвансарайда.
- Килеп каптыгыз болай булгач. Таштимер әкә! — дип көлде Аксолтанов Чека егете икән ич юлдашыбыз
— Пуф дисәң. Бохарага очып китәде ул. курыкма.— диде Тураев, өрергә җыенган сыман — Әйтсәм телем көяде. әйтмәсәм күңелем көяде Йөрәмез, әйдә1
Фарукҗан аның сабантуй батырыныкыннан таза гәүдәсенә ирексез дән кызыгып карап, артларыннан иярергә дә. калырга да белми таптанып торды Егетнең икеләнүен тойган Аксолтанов артына борылды да татарчалап
— Кайсы якныкы сез? — дип сорады
— Тәтеш өязеннән.
— Исемегез?
•— Фарукҗан
— Исән булсак, очрашырбыз әле. Сау булып торыгыз, якташ' Байкучатов аның җылырак эндәшүен тойса да. үзгәрешнең сәбәбен
төшенмәде Чибәр кеше, дип уйлады ул Аксолтанов артыннан карап калганда Буй дисәң — буй бар. йөз дисәң — йөз Киң маңгай, гайрәтле мыек, чая караш. Бераз корырак мөгамәләле, ләкин бу алдын-артын уйлап эш итүенә бәйледер. Ә Таштимер Тураев ягымлырак, ачыграк җанлы кеше икән. Менә кемнәр белән дуслашырга иде Фарукҗанга Сереңне уртаклашырга да. киңәшергә дә лаек кешеләр Көймәсе комга терәлсә, һичшиксез, эзләп табачак ул аларны
Фарукҗан шундый уйлар белән атына атланыйм дигәндә генә кемдер аны танып алып:
— Иптәш Байкучатов! — дип эндәште.
— Ә-ә. иптәш Гарипов.— диде Фарукҗан янә атыннан сикереп төшеп — Исәнмесез!
— Исән, исән әле. Я. ничек, күнектегезме Чекага?
Эндәшүче кеше Бохара Ревкомының рәис урынбасары Габделхәмит Гарипов иде Монда килгәч. Фарукҗан нәкъ менә шуңа юлыккан, таныклыгын да шуңа күрсәткән иде Аның ыспай хәрби киеменә, папаха шикеллерәк көрән каракүл бүрегенә һәм ялтырап торган өр-яңа кылыч каешларына күз салгач, бу монда ялгыш кереп утырган рус офицеры түгел микән, дип шөбһәләнеп куюы да хак иде Әмма Гарипов аның белән бик көйле итеп татарча сөйләште, кызыксынып Идел буендагы хәлләрне сорашты, аннары мондагы тормыш белән таныштырды «Рус монархиясе басып алган әмирлек урынында хәзер бәйсез Бохара мәмләкәте барлыкка килде.— диде ул — Әмма аның байтак дошманнары әле дә исән, алар яшь дәүләтнең тернәкләнеп китүенә даими аяк чала Сыйнфый көрәш. Русия белән дуслык, хезмәттәшлек, фәлән-фәсмәтән дип җилдән җиң тегүчеләр, шулай төрле сылтау белән аның мөстәкыйльлегенә баз казучылар ишле. Гавәм үтә надан һәм аңсыз, төрле эт җаннар коткысына колак салып, бушбугазлар корбанына әйләнүе дә ихтимал Кыскасы, монда Русиядәге. Татарстандагы бизмәннәр аслан ярамый Милли пролетариат юк Әмирне һәм аның бәкләрен тар-мар кылганнан соң. бер уч сәүдәгәрне искә алмасак. монда хәзер бер генә сыйныф калды Мал багучымы, игенчеме, аларга хезмәт күрсәтүче сәүдәгәрме — барысының да максаты, мәнфәгате уртак артта калган элекке колония — Бохара әмирлеген Европа дәүләтләре шикелле иркен тормышлы, алдынгы вә хөр республикага әйләндерү безнең иң мөкатдәс бурычыбыз Менә шул изге максатка җитәр өчен, барлык дошманнарга каршы аяусыз ут ачарга туры килә...»
Фарукҗан ул чакта Ревком рәисе урынбасарын сабыр гына тыңлады. сөйләгәннәрен чынлап торып исендә калдырырга тырышты. Яшь егетнең әнә шулай җитди колак салып утыруы Гариповка ошаса кирәк, киләчәктә Ревкомга һәм үзенә ныклы таяныч булуны теләп, тиз генә боерык язды да Байкучатовны Чека карамагына җибәрде Бу хәл моннан нәкъ ике атналар чамасы элегрәк булган иде.
— Мин сезгә кергәләп йөрергә кушкан идем ич. кайда югалдыгыз7 — диде Гарипов әле һаман җавап кайтармаган чекистка — Әллә хәзер сез Ревкомны санга сукмыйсызмы инде7
— Үзегез тобага тотып ташладыгыз да,— диде Фарукҗан.— Менә бүген дә төнге дежурдан соң керфек тә какмадым әле Иртә таңнан Си- пулян кышлагына ябырылдык
— Кемнәрне эләктердегез соң?
— Дошман дип әйтерлек берәүне дә очратмадык.
— Ничек инде «очратмадык»? Анда ниндидер фетнәчеләр җыйналуы турында ышанычлы хәбәр алыйк та. сез ул кабахәтләрне кулдан ычкындырыгыз имеш
— Шикле бер генә адәмне дә күрмәдек ич. Кышлак исән-имин яшәп ята. халкы тыныч йокыга оеган иде
— Димәк, кисәткәннәр! һич югы төнлә астыртын хәрәкәт сизелүен дә әйтмәделәрме7 Кораллы мәлгуньнәрне берсе дә күрмәгәнме7
— Телгә дә алмадылар
— У-у-у. пешмәгәннәр! — диде Гарипов тешен кысып.— Яратам Шәрыкне, әмма шуның йөрәксезлеген. җебегәнлеген, берни булса көзге яфрак төсле калтыранып торуын җенем сөйми Ярар, уятырбыз без ул изелгән салмаларны йокымсыраудан, исләренә төшерербез шанлы чакларын, ә. Байкучатов7 *
— Ул уянды бугай инде, революция ясады
— Әйе. ясады Тик бу хакта аяк өсте сөйләшү генә җитми шикелле х Иртәгә төштән соң рәхим итегез әле миңа Кирәкмәгән чакта сукыр чер- $ ки сыман күзгә кереп, кирәктә авыз ачып калуыгызны да тикшерербез “
Гарипов ничек кинәт пәйда булган булса, шулай ук елдам гына юк- s ка да чыкты — мәйдан тулы халык арасына кереп күмелде Фарукҗан ч да тизрәк кыймылдауны хуп күрде, тагын бер җаны теләмәгән таны- е шы белән йөзгә-йөз очрашудан сакланганлыктан, атына очып менде дә & Бохара юлына кузгалды Кичке караңгылык иңгәнче ачыклыйсы та- * гын бер эше көтә иде аны шәһәрдә Ике төннең йокысын бергә кушмаса. $ ул аңа бүген өлгермәячәк, димәк, кулына кергән язулардагы ихтимал > серне дә күздән ычкындырачак иде Шуңа күрә ул. ару-талуны оны- н тып, тузанлы юл буйлап атын каулый бирде
11
Чекада эшли башлаганнан бирле Байкучатовка бары тик өч агентның хатларын гына кабул итәргә һәм теркәп барырга туры килде Хәбәр бирүчеләрнең берсен дә күргәне юк. язмаларының ничек һәм кайдан җибәрелүен дә белми иде Хатлар ходайның һәр бирмеш көне махсус ярык аша аның кабинетындагы стенага беркетеп куелган шкафка төшерелгәнлектән һәм ул яшерен почта тартмасының ачкычы бары берәү генә булганлыктан, агентларның һәр хәбәре Фарукҗан кулыннан узарга тиеш иде Байкучатов аларны махсус кенәгәсенә теркәп, тәртип санын суккач кына, хатлар агентура бүлеге башлыгы Латыйфхан Нур- моратовка тапшырыла иде Төрле оешмалардан килгән рәсми кәгазьләр дә. аерым кешеләрдән алынган үтенечләр һәм аларга Чеканың үз җаваплары да шулай ук теркәлеп барырга тиеш иде Менә шушы вазифа аңа йөкләнгәнлектән. Фарукҗан теркәү бүлеге башлыгы санала иде, ахры Югыйсә ул вакытының күбрәк өлешен бөтенләй башка нәрсәләргә багышлый, көн саен Чека председателенең әллә ничә ашыгыч йомышын берьюлы үтәр өчен чытыр чаба иде Иң кирәген башкарырга да көчкә генә өлгергәнлектән, агентларның ни хәбәр итүләренә ул әлегә кадәр беркайчан да игътибар бирмәде Хәер, ике агент тик таҗикча гына язганлыктан, теләсә дә. Фарукҗан ниятен эшкә ашыра алмас иде Ләкин бүген шундый зур шәхеснең — Республика хәрби комиссарының серле рәвештә кинәт фаҗигагә очравы Байкучатовны тирә-якка башкачарак карарга мәҗбүр итте Изге Бохарада бик үк изге булмаган җаннарда ишле, аларның кыңгыр эшләрен һәм ихтимал ниятләрен Чека хезмәткәренең алдан чамалап торуы, вакытында саклану чаралары күрүе хаҗәт икән Нигә соң әле ул кемнәргәдер ышанып, үз кулы аша узган кәгазьләргә дә ни гомер күз салмады7 Аларда җеп очы күрсәтелмәгән тәкъдирдә, бәлки ниндидер ишарәләр булгандыр7 Гомумән, агентларның кемлеген ачыклау, аларны революциягә үзенчә хезмәт иттерү дә акланыр иде. ләкин Нурморатов моңа ризалык бирер, юл куяр сыман түгел күренә шул Әгәр сәбәбе мин-минлектә генә булмаса7
Фарукҗан кәрвансарайга кайтып җиткәннән соң ук, яшерен почтаны барлады, анда, гадәттәгечә, таныш куллар язган яңа өч хат ята иде Ул язуларның үзбәкчәсен күздән кичергәч, гаҗәпләнми булдыра алмады, чөнки хатта базар бәяләре, кайсы сәүдәгәрнең нәрсә сатуы гы-
на хәбәр ителгән иде Әлбәттә, моның киная генә булуы да ихтимал Тик шифрның ачкычын белмәгәч, Фарукҗан хәбәрдән бер генә юньле мәгънә дә чыгара алмады Таҗикчаларына исә бөтенләй теше үтмәде— мәдрәсәдәге укуын ярты юлда өзеп, анда үзләштергән кадәресе белеменең дә инде байтагын онытып бетергәнлектән, хатларны күпме кыштырдатып утырса да. сүзнең ни турыда барганлыгын төгәл аңламады. Бохараның байтак халкы ике телле — үзбәге таҗикча, таҗигы үзбәкчә белә, андыйлар Чека аппаратында да бар иде Ләкин Фарукҗан әлеге хатларны чекист иптәшләренә күрсәтүдән сакланды, читтә исә ул әле якын танышлар булдырырга өлгермәгән иде Агентура язуларын тәрҗемә итеп бирерлек ярдәмче йә фикердәш, йә сәясәттән ерак торучы, әмма сер сыярлык тотнаклы кеше булырга тиеш иде. Кайдан табарга андый кадерле сердәшне’
Фарукжан кабинетында ишекле-түрле йөри-йөри үзе белгән барлык танышларын күз алдына китерде, әмма берсен дә мондый вазифага яраклы тапмады Димәк, яңа дуслар эзләргә кирәк иде. Кайдан’ Мөгаен. Ревком ачкан уку өйләреннән Чөнки нәкъ менә шундагылар белән уртак тел табу җиңелрәк булыр кебек.
Аларның берсен ачуда ул үзе дә катнашкан. «Кызыл шәрык» агит-поездыннан революцион әдәбият, газета-журналлар алып баруда булышып та йөргән иде әле. Уку өйләрендә эшләргә укымышлы һәм алдынгы карашлы кешеләр җәлеп ителүен дә чамалый иде Фарукҗан
Әлеге таныш уку өенең бинасы гадәти торак йортны хәтерләтә, якын күршеләреннән ул балаханәсе — ачык әйваннан һәм ялгыз бүлмәдән гыйбарәт икенче каты булу, капкасына язулы комач эленү белән генә аерылып тора иде. Байкучатов исәбенчә, балаханәсендә, әлбәттә, мөдир үзе торырга тиеш иде Башка җәһәттән бу бина Бохараның меңләгән бүтән йортлары шикелле үк: ишеге һәм кечкенә тәрәзәләре ишегалдына караган, тышны дөньядан хәйран биек һәм калын дувал белән аерып куелган Йортның эчке ягы да малханә, дирбияханә, кунакханә һәм бүтән ханәләре белән тирә-яктагы бүтән корылмалардай салынган, тик соңыннан гына бу бүлмәләрнең берсе уку өе итеп үзгәртелгәнлек сизелә иде Моны Фарукҗан ханәләрнең төрле зурлыкта булуларыннан гына түгел, ачык әйваннарының да. бүлмәләрнең дә Бохарада гадәткә кергән тәртиптә тезелеп китүләреннән үк чамалап алды. Ишекләрнең, әйван баганаларының һәм матчаларының сырлап ясалган матур бизәкләр белән каплануы исә аны шактый хәлле хуҗа салдыруы хакында сөйли иде
Таныш капканың һәм ишекнең ачык булуы табигый тоелса да, үзен хатын-кыз каршылар дип көтмәгән иде Фарукҗан Бохарада ят ир кеше сирәк тап була торган очрак! Бу үзе үк Идел буйларындагы тормышны һәм гореф-гадәтләрне искә төшереп күңелне җылытса, хуҗа кешенең ягымлы каршы алуы Байкучатовны тәмам дулкынландырды.
— Монда да якташларны күрермен дип исәп итмәгән идем,— диде ул исәнләшкәч.— Эшегездән аермадыммы?
— Зарар юк, хуш киләсез.
Алар өйалды буйлап атлаганда алгы бүлмәдән бер үсмер малай башын тыгып күз салды, кара-кучкыл йөзе, кысыграк күзләре аның, әлбәттә. үзбәк икәнлеген раслый иде. Бөркү урамнан салкынча иркен бүлмәгә килеп кергәч. Байкучатов җиңел сулап җибәрде
— Сез хәл ала торыгыз.— диде аңа хуҗа кеше.— минем кичектергесез эшләрем бар иде әле.
— Әлбәттә, барыгыз, бар!
Фарукҗан аның килешле буй-сынына, ак эшләпәсе астыннан сузылып төшкән юан кара толымнарына тансыклап карап калды, аннары урындыкларның берсенә җәелеп утырды да фуражкасы белән маңгаен, битен һәм муеннарын, изүен ычкындырып, күкрәген җилләтә башлады Кеше-кара заты күренмәгән бүлмәдәге гади генә китап шкафын, 50
стенага эленгән карталарны, өстәлдә яткан «Бохара әхбаре гәзитен һәм төрле-төрле уку әсбапларын — күңеленә якын мөхитне күздән кичергәч, эченнән: нинди рәхәт монда! — дип уйлады Бүген аңа шактый эләкте, ияр өстендә генә төнне көнгә ялгап ничәмә сәгать чайкалды ич ул. шушы эсседә күпме юл узды — бөтен гәүдәсе, әван суккан кешенекедәй ватылган, тир тамчылары бәреп чыккан тәне чымырдапмы чы- * мырдый иде хәзер Бераз черем итеп алу һич тә зыян итмәс иде. шайтан - алгыры, монда искитмәле тыныч, искитмәле
Байкучатов уку өен күзе белән бер айкап чыккач, алдындагы ки- * таплар өемен арткарак этәрде дә фуражкасын өстәлгә ташлады Шун- * нан соң каз кебек башын кыңгырайтып, аргы бүлмәдәге хатын-кызның = әлеге үсмер белән нидер сөйләшүләренә колак салып торды һәм. үз ал- “ дына бәхетле елмаеп, урындык аркасына сөялебрәк, җайлабрак утыр- - ды. Әмма бераздан аңа бу әзрәк тоелды, идәнгә төшеп, иркенләп сузы- - лып ятасы килә башлады Монысына ук базмады базуын ләкин таш “ аскандай авырайган башы, сабагы күтәреп торалмаган кабак төсле, би- » ек урындык аркасына килеп терәлгәч, соңгы дәрманын җигеп муенын ; турайтты, аннары гәүдәсен алга бөгеп, өстәлгә таянды һәм маңгаен беләкләренә төртте дә бөтен буыннарын оетырга, аңын томаларга керешкән көч ихтыярына бирелде
Шулай күпме вакыт узгандыр, әмма ул ниндидер саңгырау тавышка уянып башын күтәргәндә, тышта караңгылык җәелгән, өстәлдәге керосин лампасы бүлмәгә сыек саргылт нурларын тарата иде инде Фа- рукҗан, гадәтенчә, йокылы-уяулы хәлдә күн итек кунычын капшады — револьверы урынында иде Аның бу хәрәкәте хуҗа ханымның игътибарыннан читтә калмады, тик ул тыныч тавыш белән
— Калыгып киттегез, ахры' — дип елмайды
— Әйе, гафу итегез.— диде Байкучатов. чын мәгънәсендә уңайсызланып.— Бөркү һавадан соң монда тәмам эрегәнмен Сәгать ничә икән әле?
— Сигез
— Уһу. йокы мәчегә тансык, дигән булалар тагын.— Фарукҗан көлеп җибәрде.— Артык озак черем иткәнмен ләбаса, нигә уятмадыгыз инде?
— Кызгандым, талчыгуыгыз йөзегездән күренә иде Менә хәзер кайнар чәй эчкәч
— Рәхмәт, борчылмагыз Йомышымны гына әйтим дә
— Кулыгызны юасызмы’
Фарукҗан бит-күзен чылатырга кирәклеген тоеп, ирексездән го- селханәгә атлады Ул бүлмәгә кире әйләнеп кергәндә, кәсәләргә хуш исле чәй ясалган иде инде Яртылаш кына итеп, үзбәкчә'
— Җитешегез.— диде хуҗа ханым — Җимешләрне дә авыз итегез
— Рәхмәт, минем тарафтан мәйсезлек кебегрәк булды инде бу Тиз генә әйләнеп чыгармын дисәм менә ничек батып калдым
— Ашыга идегезме’
— Әйе. вакыты шундыйрак.— диде Фарукҗан чәйне уртлап Еш кына юньләп тамак ялгарга да форсат тими бу арада
— Безнең калган пылавыбыз да бар ич әле. хәзер җылытам'
— Юк. юк. мин болай гына, сүз уңаеннан гына, зинһар кузгалма гыз, кирәкми Бакчы, таң калып торам уку өеме соң бу. ашханәме7 Сезгә халыкны ашау-эчү белән дә «агартырга* кушылмагандыр ич’
Хуҗа ханым, аңа җавап бирмәстән. тагын җитез генә бүлмәдән чыгып китте һәм тәлинкә белән яңа ашамлык алып керде
_ Ул әле суынырга да өлгермәгән, кыенсынмагыз Үзебезгә әзерләнгән ризык Сез монда китаплар китерешкән, уку өен ачуда катнаш кан идегез ич, әйеме’
— Туры килгән иде үзе
— Шулай булгач, сез инде монда үз кеше. Әйдәгез әле. җитешегез! Байкучатов озак кыстатып тормады Шәһәрдә кыйммәтчелек, Чека түли торган айлык ачлы-туклы җан асрарга гына җитәрлек иде. Пылау пешерергә ит. боткага май алу кыенга килгәнлектән, пәтер дип аталган көлчә белән ширчәй иде аның көндәлек ашамлыгы. Ә мондый кунак сые эләксә, атнага бер генә эләгә иде
Тәлинкәне солдатларча җитез ялтыраткан Фарукҗан ризыкны мактап:
— Бик тәмле пешергәнсез, аш-суга осталыгыгыз сөбханалла икән, и.— диде — Тәрбияне һәрчак шуңардан башлый торган булсагыз, бусагагыздан кеше бер дә өзелмәстер
— Сынамый булмас
— Үгетчеләрне болай ук бай яшиләрдер дип уйламый идем
— Бай9 — Хуҗа ханым каршы төшәргә җыенса да, баштагы ниятеннән сүтелгән сыман булды — Йортыбызда байлык, чыннан да. юк түгел, бүтәне генә..
— Үз йортыгызмыни әле бу? — диде Фарукҗан гаҗәпләнеп.
— Әйе. Аны революциягә кадәр үк ирем сатып алган иде Хәзер Ревком карамагына тапшырды.
Гаилә башлыгы телгә алынгач. Бохарадагы кырыс гореф-гадәтләрне искә төшергән Байкучатов уңайсызлана калды
— Уку өе мөдире ир-ат иде шул Хәзер кайда соң ул9 — дип хәвефләнде.
— Әле кышлакларга чыгып киткән иде. халыкка җәдитчеләр сәясәтен аңлата Сез үзегез Ревкомның үгет-нәсихәт бүлегеннән түгелмени?
Менә ни өчен кунакчыл каршыланган икән ул! Фарукҗан көлемсерәп:
— Әз генә ялгыштыгыз, якташ.— диде.— Ләкин зыянсыз, без чыннан да бер түтәл җимешләре Мине монда шул эшне алып барырга җибәрүләре рас. Тик хәзергә көтелмәгәнрәк тармакка беркеттеләр әле. Сез ирегезгә ярдәм итәсезме9
— Туры килә.
— Егет икәнсез. Кайда белем алдыгыз9
— Казанда.
— Кызык Заманында мин дә шул шәһәрнең урамнарын таптап йөргән идем бит.— диде Фарукҗан
— Күптәнме9—дип кызыксынды хуҗа ханым
— Җиде-сигез еллар элек.
— Әйтәм аны кайдадыр күргән кешем сыман тоелдыгыз. Мин сезне шунда очраттым микәнни9
Байкучатов хуҗа ханымның әсәрләнеп китүенә гаҗәпләнмәде. Чөнки ул хәзер үзе дә аның түгәрәк йөзенә, тулы битләренә, куе кашларына һәм калын керфекләренә игътибар беләнрәк күз салгач, бигрәк тә түгәрәк йөзенең туткыллы икәнен дә абайлагач, йөрәге дулкынланыбрак тибә башлавын тойды Шулай да, алданудан куркып, үткәнне ачыкларга тырышкан соравын әйтеп салды:
— Ә сез Шәрык клубына йөри идегезме9
— Әйе.— диде йөзе алсулана башлаган ханым.— Анда «Мөхәммәдия' мәдрәсәсе шәкертләре дә театр уенын карарга килә иде.
— Ничек күрешкәч үк танымадым соң мин9— дип сикереп торды тавышы калтыранган егет.— Димәк, сез — Зөһрәгөл?!
Фарукҗан мондый очрашуны көтмәгән иде, шуңа күрә хәзер тагын ни дә булса авыз ачып әйтергә дә. сорарга да кыймады йотылып каршысында утырган кешесенә төбәлде. Ул бер адым атларга яки бер селкенергә өлгергәнче. Зөһрәгөл урыныннан кузгалды да, ләм-мим дәшмәстән, артка чигенә барып, аркасы белән стенага килеп терәлде һәм йөзен куллары белән каплады Хәзер инде Фарукҗан 52
аның кем булуына шикләнмәстән һәм свенүен яшермәстән
— Соң булса да уң булсын.— дип сүз катты.— Барыбер очраштык ич менә.
— Очрашумыни инде бу0’
Зөһрәгөлнең күз яше аралаш сытылып чыккан сүзләре Фарук- җанга салкын су тондыргандай тәэсир итте Аларның сәбәбенә тө- 3 шенә. мәгънәсен башына сыйдыра алмый торганда, каршы якта тып- £ тып яңгыраган аяк тавышлары ишетелде, аннары яртылаш ачык = ишектән йөгереп кергән нәни кызчык
— Әни. әни. син нишлисең?—дип Зөһрәгөлгә сарылды ♦
Ул арада ишектә аннан да яшьрәк тагын бер елтыр күз пәйда бул- х ды Хуҗа ханым, кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртеп
— Әле сез йокламадыгызмыни. балакайларым9 Әйдәгез, ятырга * вакыт ич инде.— дип аларны бүлмәдән алып чыгып китте
Боларның барысы да берничә секунд эчендә булганлыктан, * Фарукҗан. исе китеп, аларның артларыннан карап калырга гына өл- е герде. *
Язмышның биткә төкерүе шушы икән! Бу дөньяда гаделлек юк *- икән, мәңге булмагандыр һәм булачагы да икеледер! Хәер, тукта әле. Синең бәхетеңне корт ашаган өчен генә арт белән киртә җимерергә ярыймы соң7 Кирәк микән’’ Синең кеше күңеленә керә алмавыңа, шунлыктан тиз онытуларына кем гаепле? Үзеңне тиңсенмәгәннәргә күз алартып йөрисең дә юк. бөтен дөньяга күсәк күтәрүең инде, гафу ит. акылсызлык, малай-шалайлык
Күңеле уйнаган Фарукҗан әнә шундый уйлар эчендә янды Башта зиһене таралгандай аптырап калса, соңыннан бар дөньяга ачуы кабарды, аннары үзен тагын -Бу әле муеның сыну түгелдер ләбаса! •— дип юатырга тырышты Тик йөрәге барыбер урынына утырмады, эченә кату төшкәндәй тоелды Авыр халәттән котылыр өчен ул ишекле-түрле йөренә башлады, әмма кем өендә таптануына хисап биргәч, тынычсызланып яңадан өстәл янына килеп утырды. Зөһрәгөл шым гына кире әйләнеп кергәндә ул әле һаман шул рухи өермәләр дулкынында бәргәләнә иде
— Без йокларга җыендык.— диде басынкылана төшкән ханым
Фарукҗан сискәнеп башын күтәрде, аннары әлеге сүзләр миенә барып җиткәч, кинаягә җәберсенеп
— Әле без берни дә аңлашмадык лабаса.— дип телгә килде — Нигә мине көтмәдегез инде’’
— Үзегез оныттыгыз түгелме соң’ Көзен Казанга әйләнеп кайтырмын. дидегез Таш яуса да килермен, эзләп табармын, дидегез. Әмма икенче елны да. өченче елны да күренмәдегез.
— Мин булдыра алмадым. Зөһрәгөл Бөтен дөньясы шулай зир- зәбәр килгәндә, үз башыңа үзең хуҗа була алмаган заманда тәҗел генә кайтып килү мөмкинмени9 Әгәр сугыш чыгып, егетеңне үз зилзиләләре эченә суырып алмаган булса Әмма мин сезне беркайчан да исемнән чыгармадым, беркайчан да! Сез көтәргә тиеш идегез
Зөһрәгөл арыган, рухсыз тавыш белән
— Тиеш9— дип кайтарып сорады.— Ихтимал Тик кызлар гомере күбәләк гомередәй кыска Аның ихтыярын бездә кем санга суга инде9
Фарукҗан шушы минутта Зөһрәгөлнең никадәр хаклы икәнлеген бөтен күңеле белән тоеп, хакыйкатьнең шундый гади һәм рәхимсез булуына тетрәнде Ул бит моны үзе әллә кайчан аңларга, аңларга һәм сөеклесен батканда тартып алырга, вакытында коткарырга тиеш иде
Озакка сузылган тынлыкны тагын Зөһрәгөл бүлде
■— Хәтерегез калмасын,— диде ул кыенсынып.— тик сезнең бо- лай караңгыга калуыгыз, мөгаен, яхшы түгелдер Илнең күзе очлы
— Кузгалам, хәзер кузгалам. Зөһрәгөл Сезне тагын күрергә мөмкин булырмы икән9
— Белмим Уку өе — кеше килә торган җир, билгеле. Эшегеэ төшсә.
— Эш"’ Ә, әйе. аңлыйм, аңлыйм Мин әле кагылырмын алайса Бохарага юл тотуыма сез генә сәбәпче булганны онытмагыз!
— Хәзер инде аны белүдән ни мәгънә9
— Юк. юк. мин алай дип уйламыйм. Зөһрәгөл Ашыкмагыз әле Хуҗа ханым кунакны капка төбенә кадәр сүзсез генә озата чыкты. Фарукҗан ялгызы гына калгач, итек кунычындагы револьверын алып, билбавына кыстырды һәм күлмәк итәкләрен тарткалап куйды. Кулы кесәләренә орынгач кына ул кинәт хатларны исенә төшерде. Аһ. бу йокыны, адәм көлкесе, диде ул сүгенеп, иртәгә үзләрен укымаган көе Нурморатовка тапшырырга туры килер микәнни9 Бәлки тот-карларгадыр9 Ярар, анысын иртәгә дә күз күрер әле Бүген ул алар турында бүтән уйларга теләмәде. Чөнки уку өендәге очрашу күңелен нык кузгаткан иде. Күпме бергә булып та. Зөһрәгөлнең хәл сорашмавын. ялгыш та аның исемен телгә алмавын Фарукҗан аеруча авыр кичерде Бөтенләй-бөтенләй җиде ятка әйләнгәннәрмени, дустанә һәм гади генә итеп бер-беренә «син» дип эндәшергә дә кыймадылар ла- баса!
12
Байкучатов кәрвансарайга кайтып кергәндә Чека председателе кабинетының тәрәзәләре яп-якты иде Егет озак икеләнеп тормады, туп-туры шунда кагылырга һәм кайбер нәрсәләрне Әминевнең үзеннән сорап ачыкларга, аннары көндез телгә алган дәлилләрен тагын да тулыландырып кабатларга һәм, шуларга таянып, күңелен биләгән һәлакәтне яңабаштан тикшерү өчен рөхсәт сорарга тели иде ул. Сөйләшергә сәбәбе җитәрлек иде. хәзер инде аңа. янган йөрәген басар өчен, эшкә күмелүдән гайре чара да юк сыман тоелды. Шунлыктан башлыгының ишеген кыю гына шакыды һәм бүлмәсенә күз йөгертеп:
— Мөмкинме?—дип сорады
— Ә-ә. Байкучатов, керегез, кер,—диде Әминев — Узыгыз әйдә, утырыгыз. Сипулян хәлләре белән таныштырдылар инде мине Шуны хәбәр итәргә керүегез идеме9
Фарукҗан. күңелен бөтенләй бүтән нәрсә борчыганлыктан, сүзнең иртәнге <-һөҗүм »гә кагылуына бик сөенмәде. Җитмәсә, файдасыз көч түгүгә. Тик Ревком әһлен искә төшергәч:
— Иптәш Әминев, шул Сипулян турында сорашыр өчен иртәгә мине Габделхәмит Гарипов чакырды әле.— диде
— Ревком председателе урынбасарымы9
— Әйе
— Юлыгырга кирәк булыр.
— Тик мине хәзергә бүтән нәрсә борчый әле.
— Нәрсә инде ул?
— Төнге фаҗига. Иптәш Әминев, сез, ул хакта соңыннан иркенләбрәк сөйләшербез, дигән идегез. Берәр яңа нәрсә ачыкланмадымы әле?
— Оператив төркем комиссар үзен-үзе атып үтергән, дигән нәтиҗәгә килде. Сәбәпләрен белмәсәк тә, шул фикергә кушылырга мәҗбүр булдык.
— Бүлмәдә пуля табылганмы соң9
— Әлбәттә. Таң ату белән аны Симиниев үзе табып алган.
— Аны карарга мөмкин булмасмы икән?— диде Фарукҗан җанланып.
— Аннары маузерын да күрәсегез килер инде, ә?— дип көлемсерәде Чека председателе. Фарукҗанның раслап баш изәгәнен күргәч, 54
дәвам итте — Икесен дә җентекләп үзем тикшердем шул. иптәшкәем Бернинди шикләнү уятырлык нәрсә юк
Фарукҗан мондый тынычландырудан соң да пуля белән маузерны күздән кичерү уеннан сүтелмәде, тик әлеге үтенечен яңадан кабатлаудан тыелды Чөнки Әминевнең моны үзенә ышанмау, артык мавыгу дип уйлавы һәм ачулана башлавы мөмкин иде Байкучатов 3 исә ул очракта теләгенә гомумән дә ирешә алмас иде Сабырлык бе- £ лән эш кылганда әле өмет тә, ышаныч та юкка чыкмый, пуля белән = маузерга яңадан әйләнеп кайтырга һәрвакыт форсат калачак1
— Мин белдергән бүтән шөбһәләрне искә алмадыгызмы?—диде « ул башлыгына текәлеп. х
— Ныклы дәлилләрегез юк иде ич Мин аларны искәрсәм дә. күпчелек иптәшләр оператив төркем нәтиҗәләрен дөресрәк санады. • республика җитәкчелеге дә шуңа ышанды Мәрхүмне, олы хөрмәт күрсәтеп, бүген төштән соң Ташкентка озаттык инде
— Шуның белән бу фаҗигане тикшерү тәмамландымы"’ *
— Әйе. J
Әминев соңгы җавабын кыенсынып биргән шикелле тоелды Фа- н рукҗанга Аннары башлыгы урыныннан торды да. төсен үзгәртеп. Байкучатовка. баба шулпасы эчмәгән балага карагандай, бер күз ташлады һәм тавышын яңгыратарак биреп дәвам итте
— Дөнья купкан чак бит. энем, бер вакыйганы көне белән үк икенчесе күмеп китә Республикада хәл катлаулы — көнчыгышында басмачылык көчәя, шунда ук әмир, үз тәхетен кайтарып алыр өчен, гаскәр туплый, кан коярга әзерләнә Чит илләрдән тыгылучыларны, контрреволюциягә төрлечә ярдәм итүчеләрне дә өстик
— Ләкин монда без хуҗа ич әле.— дип каршы төште Фарукҗан
— Дөрес, әмма монда да. мәмләкәтнең көнбатышында да тыныч түгел. Без халык вәкилләренең бөтен Бохара корылтаенда салымнарны бетерергә карар чыгардык, бәкләр исә. корал белән куркытып, аны һаман да үз кесәләренә җыюны дәвам итә Инде ничә кышлакта халык сайлаган Аксакаллар советын юк иттеләр.
— Билгеле, без борын төбендәгеләрен дә игә китерә алмагач, хәтта хәрби комиссар башына җитүгә дә ирек куйгач
— Паникага бирелмәгез, анысы гадәттән тышрак вакыйга, бәлки сыйнфый дошман кулы уйнамагандыр да Инде үзебезгә килсәк, булдыра алганның барын да эшлибез Барын да'— диде Әминев. басым ясап — Иртәгә партия активы, революция максатларын халыкка аңлатыр өчен, кышлакларга чыгып китә Сезне байгуралар аеруча зәһәр чәчкән бер авылга җибәрәм
— Башта Бохараның үзендә аяк астын ныгытырга иде
— Үзсүзле егет син. Байкучатов
— Иртәгә тагын берәребез «үзен-үзе үтерсә» бәлки фикерегез үзгәрер әле
— Чикләвегегезне ватып бирегез, энем,— диде гаҗәпләнгән Әминев Әллә тагын ни дә булса ачыкладыгызмы9
— Вакыт һәм мөмкинлек бирсәгез, ачыклармын да диде Байкучатов кайнарланып — Шиһабетдинов фаҗигасен болай томан эчендә калдырырга һич тә ярамый Революция штабын беренче чиратта сакларга кирәк безгә Иптәш Хуҗаевның бүгенге кайгы митингысын- да ясаган ялкынлы чыгышын тыңлагач, мәрхүмнең кем булганлыгын мин бигрәк тә
— Сез анда килеп җиттегезмени?— дип бүлде аны Әминев
■— Әйе Менә шунда мин кемне югалтуыбызны бигрәк тә ачык тойдым инде Андый кеше үзен-үзе үтерә алмый.аңлыйсызмы. Галимҗан абый9 Аңа теш кайраган мөртәтләрнең яңа каһарманнарга, әйтик сезгә дә шундый ук үлем әзерләп йөрүе ихтимал
— Миңа9 Шикчел кеше сез. Байкучатов' Ярар, йөрәккә артык
тоз салмагыз әле.— дип кырысланды Чека рәисе — Нинди әзер планыгыз бар?
— Мине кайбер эшләрдән азат итүегезне һәм шушы җинаятьне ачу белән шөгыльләнергә рөхсәт бирүегезне үтенәм.
Чека председателе, тәмәке кабызып, салмак адымнар белән ишекле-түрле йөренгәндә Байкучатовка да караштыргалап алгалады, аннары төтенне түшәмгә таба өреп, ниндидер катлаулы бер нәрсәне хәл иткән төсле, өстәленә килеп сөялде дә:
— Беренчесен башкарырга мөмкин, ә икенчесенә рәсми боерык бирә алмыйм,—диде — Әгәр үзегез тәвәккәлләп казынырга керешсәгез, комачауламам, бәлки әле астыртын гына ярдәм дә итәрмен, тик шуннан артыгына өметләнмәгез.
— Ни өчен’ Әгәр бу фаҗига киңрәк җинаятьнең бер тармагы гына булса?
Чека председателе, аның бу сүзләрен колак яныннан җибәреп, урындыгына килеп утырды һәм. әңгәмәне тәмамлаган төсле, кәгазьләренә иелде Әмма Байкучатов моңа күңелен төшермәде, яңа соравын бирде
— Иптәш Әминев.— диде ул,— миңа иң элек Шиһабетдиновның якынрак дусларын, фикердәшләрен табу хәерле Кемнән башлыйм икән?— Чека председателенең канәгатьсез караш ташлавын күреп. Фарукҗан:—Рәсми тикшермәгәч, эш читенләшә.— дип акланды.— Бигрәк тә беренче адымда авыз пешүдән сакланырга кирәк, аннары бер эзгә төшкәч, бәлки җиңеләер иде
— Бушка аптыратучы булсагыз, карагыз аны, егеткәй!—диде Чека председателе кырыс кына Тагын бераз уйланып торгач, өстәде: — Шәмгун Аксолтановны күрергә тырышыгыз. Кирәк тапса, булышыр да. киңәш тә бирер.
— Ә Таштимер Тураев ниндирәк кеше9 Аңа да мөрәҗәгать итү ярыймы9
— Ярый гына түгел, кирәк, егетем Сердәше кебек булган ул Шиһабетдиновның.
— Димәк, шушы ике кешене күрергә инде9
— Тагын Партия Үзәк Комитеты секретарена кереп чыгу да зыян итмәс. Мин аны алдан ук кисәтеп куярмын
Әминевнең кайгыртучан хуҗага әйләнгән чагын файдаланып калырга ашыккан Фарукҗан.
— Хәзер инде. Галимҗан абый, комиссарның әлеге маузеры белән канлы пуляны да күрсәтсәгез иде9— диде — Миңа аларны. һичшиксез, үз күзем белән күрергә кирәк.
Чека председателе ачуланмыйча гына
— Төпченүчән егет сез. Байкучатов!— диде.— Карап карыйк, нинди мөгез чыгарырсыз икән аңардан
Фарукҗан Галимҗан абыйсы сейфтан алып биргән унатарны. алтын остасы асылташлар тикшергән шикелле, күздән кичерде, соңра фаҗига урыныннан табылган дип беркетмәгә теркәлгән пуляны да искиткеч игътибар белән әйләндергәләп бакты Шуннан соң аны кабинет хуҗасына тоттырып:
— Монысын беренче пуля - дип билгеләп куйыйк,— диде.
— Икенчесе дә булырга тиешмени әле?— дип гаҗәпләнде Әминев.
— Шиксез. Сейфыгызга бер тамга салыйк инде.
Фарукҗан. пулясы рикошет ясап идәнгә төшеп китәрлек итеп, унатарны сейфка төзәде дә атып җибәрде Аннары лампа белән шул почмакны яктыртып, идәнне тишеп кергән пуляны табып алды. Аның очын, беренчесеннән аерыр өчен, өстәлдәге карага манып
— Хәзер без боларны чагыштырып карыйк инде.— диде
Лампа кызуында буявын киптергәч, ике пуляны да учына салып,
әйләндерә-әйләндерә тикшерде Аннары кызыксынып үзен күзәткән Әминевкә
— Берсе икенчесенә бик нык охшаган икән.— диде
— Бу нәрсәне исбатлый инде, сезнеңчә9
— Беренчедән, эзләнү шактый катлауланачагын күрсәтә Әгәр без Симиниев табып китергән пуляның ул тапшырган маузердан * атылмаганын белсәк, хәтсез табышмак чишелгән булыр иде Әйтик, 2 оператив төркем фаразы кире кагылыр иде Чөнки маузер комиссар- = ныкы икән, бүлмәдәге пуля аңардан атылмаган очракта, аны башкача ? үтерүләре үзениән-үзе аңлашылачак Ул хәлдә әнә шул ят коралны, “ аның иясен эзләү мәҗбүриятен һәркем таныячак. Ләкин ’
Байкучатовның киеренке рәвештә фикер йөртүен Чека председате- 4 ле хәзер үтә ихлас кыяфәт белән тыңлый иде Фарукҗан исә үз уйла- “ рын берәм-берәм тезә бирде
— Ләкин бу очракта да бердәнбер танык Рахманколның расла- * вын берсүзсез кабул итү акланмас иде Чөнки җинаятьче комиссарны $ уз коралы белән үтереп Шиһабетдинов унатарын һәм. хәзер күз ал- > дыгызда мин эшләп күрсәткәнчә, аннан атылган пуляны, эздән язды- " ру өчен, юри бүлмәдә калдырып китүе Ихтимал Шулай ич7
— Мөмкин, әлбәттә.— дип килеште Әминев— Болай булгач, теге хатын-кызны табып, сорау алу мәҗбүри
— Әгәр ул чынлап та хыял җимеше генә булмаса,— дип елмайды Фарукҗан
Әминев элек беркайчан да мондый эшләргә катнашмаган, серле йомгакларны сүтүдән ифрат ерак торган бер һөнәр иясе булганлыктан. хезмәткәренең белдеклелегенә гаҗәпләнүен яшермәде шаярткан төсле.
— Карагыз әле. Байкучатов. сез элек охранкада хезмәт итмәдегезме?— дип эндәште
— Өлгермәдем шул Мәдрәсәдән соң кучерлыкка ялландым, аннары авылда — игенче, тегүче өйрәнчеге, тимер юлда — кара эшче, фронтта — солдат Хәер, уналтынчы ел сугышларында полыгыбыз- ның бик каты тетмәсе тетелгәч, безне тулыландыру өчен элекке төрмәчеләрдән һәм полицейскилардан тупланган марш батальоны китерделәр. шулар белән окопта бергә аунадым
— Менә. менә, аралашуның файдасы тигәнлеге күренеп тора Әле соңыннан махсус әдәбият та укыгансыңдыр7
— Заһир Бигиев романнарын .— диде Фарукҗан — Фаҗигагә әйләнеп кайтыйк әле Димәк, әлеге очракта без нигездә Рахманкол белән теге серле хатын-кызны гына эзләр һәм тикшерер идек Ләкин мәрхүмнең бүлмәсендә табылган пуля шунда аунап яткан маузердан атылган Бу инде җинаятьне ачу өчен төрле алымнар кулланып, дәвамлы көч түгәргә мәҗбүр итәчәк
— Әйе шул.— диде Әминев җанланып
— Әйтик, кулыгыздагы пуля Шиһабетдинов тере чакта яки үтерелгәч кенә, хәтта, мин әлеге бүлмәдән чыгып киткәч атылганмы7 Шул бүлмәдә атылганмы ул әллә бүтән җирдәме’
— Чынлап та. ачыклыйсы нәрсәләр күп икән әле
— Икенчедән, янә бер нәрсәне беләсе иде бу унатар чынлап та Шиһабетдиновныкымы7 Фаҗигагә кадәр аның кулыннан төшмәгәнме7 Ниһаять, комиссарның гомере әлеге бүлмәдә киселгәнме яки 7
— Сез, энем, төптән уйлыйсыз икән.— диде Чека председателе — Белмәгәнмен генә икән элегрәк.
— Әле бу. иптәш Әминев. уйларның башы гына.— диде Фарукҗан дәртләнеп Атлаган саен аларның яңалары туачак һәм башка тынгы бирмәячәк Ләкин сез булышмасагыз. уңышка өметләнү читен, мөмкинлекләрем чамалы Менә мин хәзер бүлек башлыгы тик кулымнан ни килә соң’ Хәбәрләрен теркәп барган агентларымның кү
ләгәсен дә күргәнем юк. Ничек була инде бу?
— Бәлки аларны хәзерге агентура бүлеге башлыгы Нурморатов та белмидер’’— диде Әминев — Аппарат ныгысын, сыналсын әле, хәзергә шулай яхшырак Үзегез дә тирә-якка күз сала йөрегез, киләчәктә таяныч булырдай кешеләр очрамасмы’
— Агентларны, Шиһабетдинов фаҗигасе турында хәбәр җыярга җигеп булмасмы икән, дип телгә алуым иде.
— Уйлап карарбыз.
— Ревком председателе урынбасарына бедгертергәме соң бу эшне?
— Гарипов « Кызыл шәрык» агитпоезды белән Мәскәүдән килде,— диде Әминев.— Бохара хезмәт ияләренә ярдәмгә Рәсәй теләсә нинди җилкуарны җибәрмәс, дип уйлыйм Чека эшенә гел булышып торуын. үзегезне дә монда Габделхәмит абзагыз урнаштыруын онытмыйк.
— Димәк, сораса, ачыктан-ачык сөйләшәм.
— Ул үзе дә чая кеше, хәлләрне бездән ким белми торгандыр
— Аңлашыла.
— Тик шулай да иптәшләрегез турында фикер әйтергә ашыкмагыз. Яңа эзләнүегезне, гомумән, телгә алмау хәерлерәк.
— Бохара коммунистларының төрле төркемнәргә бүленүен дә искә алсак, ә’
— Абайладыгызмы инде?—диде Әминев.— Менә бусы — бик яхшы Бәлки әле битлек кигәннәре дә бардыр. Гарипов сезне ничәгә чакырды’
— Көндезге икегә.
— Бүген бланкларны бастыра алдыгызмы?
— Өлгермәдем шул,— дип уңайсызланды Фарукҗан.— Төнге дежурдан соң Сипулян мәшәкате бөтен вакытны йотты.
— Кушылмаган эшләргә вакытыгыз калган үзе.— Чека председателе шелтәле караш ташласа да, орышып тормады—• Ярар, иртәгә кышлакка бармассыз инде, төшкә кадәр типография ягын җайлап бетерерсез.
— Тыңлыйм, иптәш Әминев Гафу итегез, хәрби комиссарныкы дип исәпләнгән маузерны вакытлыча үземнекенә алмашка биреп тора алмассызмы икән?
Чека председателе үтенечнең сәбәбен аңлап, башта өстәл тартмасыннан чакма ташы чыгарды, шуннан соң аны комиссар маузеры белән бергә Фарукҗанга сузып
— Коралга алдан ук тамга салыгыз әле,— диде
Байкучатов үз алтатарын Әминевкә тапшырды һәм. лампага якынрак килеп утырып, маузер түтәсенә бер буй, ике аркылы сызык сызды Аннары коралын күрсәтеп:
— Шушылай ярармы икән’— дип сорады.
— Ярар. Эшне мөмкин кадәр ыгы-зыгысыз үтәгез. Аңладыгызмы?
— Тыңлыйм. Галимҗан абый. Гафу итегез, Аксолтанов, Тураев- ларны кайдан табармын икән соң мин’
— Партия Үзәк Комитеты тирәсендә очрату җиңелрәк булыр, һәрхәлдә, анда беләләрдер, әйтерләр.
Кайбер нәрсәләрне ачыклагач һәм Әминевнең теләктә nine генә хәтта, күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәчәгенә дә ышангач, Фарукҗан шактый тынычланып үз бүлмәсенә атлады. Әмма Чека председателенең, шик-шөбһәләрне уртаклашкан тәкъдирдә дә, дөньяны онытмаска һәм кешегә каты бәрелмәскә өндәве, саклыкка чакыруы аны яхшы ук гаҗәпләндерде Нәрсәнедер әйтеп бетермәвен тою. ничек инде шундый кешенең дә аягы-кулы бәйләнергә мөмкин, дип аптырау аның 58
йокысын качырганлыктан. Байкучатов байтак вакыт түшәктә әйлә- неп-тулганып ятарга мәҗбүр булды. Пуляны нәкъ менә Симиниев табуын белү — бер яктан, боерыкны язса да. Фарукҗанга типография эшләрен йөкләүдә аның кулы уйнамавын ачыклау — икенче яктан, егет күңелендә төрле уйлар кузгатты. Мендәр астына кыстырып куелган ят маузер, ипи телеменә сыланган хәрдәл-горчица шикелле. * ул уйларга нервларны кытыклый торган аерым бер хасият өстәде £
Зөһрәгөл балаханәдә йокларга әзерләнә иде Ул урын-җирен тү- 4 шәгәндә торып-торып: ярый әле Фарукҗан вакытында чыгып китте, о дип сөенде. Чөнки аның артыннан ук ниндидер ир кеше иярткән Нә- .° зире кайтып керде Өшәнгән кыяфәтле, кырыс йөзле ирнең телен “ ватып-сындырып сөйләшүенә караганда, кунагы рус иде. ахры Ят ө кешенең искерәк чалма-чапан киюен Зөһрәгөл ничек юрарга да бел- * мәде, әмма үз-үзен тотышыннан аның аксөяк икәнлеген шактый н анык чамалады
Дүрт кешелек табын әзерләргә кушылгач, Зөһрәгөл тагын кемнәрнеңдер киләсен төшенде, әмма аларның кемлеге белән кызыксынмады, тиз генә чәй кайнатырга, калган пылавын җылытырга кереште
Нәзир берзаман яшь кәләш алып мәйханә килгәч. Зөһрәгөл дуамалланып баш күтәргән, әмма язмышын үзгәртерлек бүтән юл тапмавы, гореф-гадәткә һәм ата-анасы үгетенә буйсынуы аркасында, гаилә җепләрен өзә алмаган, бары тик үз эченә бикләнгән, әле кайчан гына араларына кыл да сыймый төсле тоелган бәйләнешләрне үзгәртеп, сөмсерен коеп сүзсез генә йөрергә тотынган иде Көндәшенең үзенә тиң кеше булмавы аны гарьләндерде де. сөендерде дә Нәзире-нең яшь кәләштән бик тиз күңеле суына башлагач, йөрәге сызлауларын тантанага алыштырырга да әллә ни ерак калмаган иде Ләкин ул тора-бара ирендәге бу үзгәрешнең революция тудырган шартларга, шул шартларда кайсыдыр Хуҗаевларның бик тиз калкып китүенә бәйләнүен. Нәзирнең хәзер нәкъ менә шулар нәселенә өмет баглавын чамалап алды. Шактый какшаган хәлен төзәтү, көчлеләр канаты астына сыену өчен. Нәзирнең кеше алдында Хуҗаевларны күкләргә күтәреп мактавын һәм аларның бер кыз туганына хәтта күз салуын да белеп өлгергәч. Зөһрәгөлгә үз хәлен аңлау, төрле уйларының очына чыгу шактый җиңеләйде. Әмма бу җанны әрнетүдән тыш аңа башка берни дә өстәмәде Шунысы гаҗәп. Нәзирнең икенче хатынга өйләнүе Бохара җәдитчеләре арасында да бер дә гайре табигый хәл саналмый, хәтта әле бу нәкъ менә шулай тиеш сыман кабул ителә иде Революция мондый карашларны какшата башласа да. аның ире әле чигенергә һич тә җыенмый. киресенчә, яңа хыяллар белән яна иде.
Зөһрәгөл аскы каттагы кунак бүлмәсендә табын әзерләп, ризыкларны тезеп бетергәч, балаханәгә — икенче каттагы әйванга менеп утырды Кызлары инде йоклый, эшләнәсе эшләре тәмамлангач, хәзер палас түшәлгән сәкегә кырын ятып, ачык һавада бераз ял итәргә дә мөмкин иде Ул әнә шунда урнашкач кына капка ачылуы һәм Нәзирнең яңа кунакларны каршы алуы ишетелде
Аяк тавышлары тынгач. Зөһрәгөл тагын үз уйларына бирелде Сәгать ун тулып килә, башка көннәрне ул инде бу вакытта әллә кайчан йокыга тала торган иде Тик бүген истә юк чакта Фарукҗанның килеп керүе аның гадәти тормыш агышын чыгырыннан чыгарды Хәер, соңрак шул инде, кичекте, чамасыз кичекте, дип кабатлады ул эченнән, әмма үзе һаман егетнең килеш-килбәтен күз алдына китерүдән. әйткән сүзләрен исенә төшерүдән туктый алмады Гаҗәп, ул
аның итек кунычына кагылып коралын барлавын да, каеш белән биленнән буган күлмәк итәкләрен тарткалап төзәтенүен дә. киеменең тәненә сыланып, ыспайлык өстәп торуын да күздән ычкындырмаган булып чыкты Арыган шикелле иде Фарукҗан. әмма беләкләре нык. гәүдәсе тыгыз, ә күзләре һаман зәңгәр — монысын инде Зөһрәгөл бик ачык хәтерендә калдырды 'Мин сезне беркайчан да исемнән чыгармадым Беркайчан да!»—диде ич әле ул Әйе шул, нәкъ менә шулай диде һич югы биш ел элегрәк әйтергә кирәк иде бу сүзләрне Әмма ул чакта Зөһрәгөл әти-әнисенең: "Нәзир — итагатьле, укымышлы бала, нәселләре дә әйбәт. Тыңла сүзебезне, кызым, мал таба торган егет белән тормышың да рәхәттә узар »,— дип колакка тукуларын гына ишетте. Оренбург мәдрәсәсендә укуы өстенә бераз русча да белем алуын һәм шактый төшемле урынга кереп төпләнергә өлгергән Нәзир. офыкта бер пәйда булгач, әллә кайда югалып тормады, яучысын да, бүләген дә вакытында җибәрде Тиз тоттылар ул чакта эшне, чөнки Зөһрәгөлнең әтисе яңа җирдә тирәнрәк тамыр җибәрергә талпына, аның уенча, булачак кияү кеше бу җәһәттән ходай үзе җибәргән таяныч шикелле тоела иде
Хатынына Нәзир башта, чыннан да. жил-яңгыр тидертмәде. Хезмәтендә шомара барган саен кереме дә елдан-ел ишәя килде, әмир әле тәхетендә исән-имин утырса, ихтимал, ул һаман шулай баюын дәвам итәр иде Хәер, революция дә аны бик әзгә генә сафтан чыгарды бугай Борыны исне яхшы сизеп, кайчандыр исем өчен генә уку өе ачарга риза булган кеше, хәзер шул эшен калкан дәрәҗәсенә күтәрде Койрык борганнары урынына яңа дуслар да табып алды Әле үзе шулар янына китеп югала, әле тегеләре моны эзләп килә Дөресен әйткәндә. Зөһрәгөл иренең мондый мөгез чыгаруларына әллә ни исе китеп карамый иде Тышы мамык, эче кабык икәнлеген белгәч кенә, Нәзирдән җаны бизә башлады...
Аскы катта ишек ачылу аны уйларыннан бүленергә һәм тәмәке тартырга чыккан ирләр сүзенә колак салырга мәҗбүр итте. Әмма кунаклар ул аңламый торган ят телдә сөйләшәләр иде Зөһрәгөл күпме тырышса да. Бохара. Ташкент. Байсын, Мөшһәд дигән исемнәрне телгә алудан бер мәгънә дә чыгара алмады Тавышы буенча, гәп коручыларның беренчесе ул күреп калган, үзбәкчә киенгән кеше булырга тиеш иде Тик әңгәмәнең русча да, таҗикча да яки гарәпчә дә алып барылмавы ачык иде Бу хәл Зөһрәгөлнең кызыксынуын бермә-бер көчәйтте, ул. сулыш алырга да куркып, тәмам сәкегә сеңеп бетте Бераздан чапанлы ир-ат өйгә кереп китте һәм аның урынына шунда ук Нәзир килеп чыкты Кунак хәзер сүзен Зөһрәгөл бераз төшенә торган фарсы телендә дәвам итте.
— Диләм бә дидәни шумо кашол шуд,— дип тезеп китте ул,— Сезне күрәсем килде. Нәзир әфәнде һәм мин моның тормышка ашуына бик шатмын. Изге Бохара сезнең шикелле каһарманнары белән чын-чыннан горурлана ала.
— Рәхмәт. Блеккер әфәнде.
Исеме телгә алынгач, хәвефләнгән кунак тавышын басып:
— Монда безгә колак салып торучылар юкмы икән7—дип сорады.
— Борчылмагыз. Бохара хәзер тавыклар белән бергә йокларга ята. Безгә аның файдасы да тими түгел үзе.
— Әйе. әйе. беләм, Нәзир әфәнде, мин сезнең хакта тиешле урында үз сүземне әйтми калмам. Шундыйрак эшләрне киләчәктә дә дәвам итә алсагыз.
— Хәтәр бу. Блеккер әфәнде Әле хәрби комиссар шау-шуы да басылып бетмәгән. Чеканың Фарукҗан Байкучатов дигән бер яшь әтәче иснәнә башлаган икән.
Зөһрәгөл, таныш исемне ишетеп, колакларын торгызды Кунак
киңәш бирүдән бигрәк боерыкка охшаган кискен тавыш белән
— Сез аларны «кых итегез'—диде — Азат Бохара тарафдарлары рәхимсезрәк көрәш алып барырга. Чеканы үз кулына алырга тиеш
— Дошманнарыбызга Совет Русиясе ярдәм итә шул
— Сезгә кодрәтле Бөекбритания булышмыймыни9 Ул чын дус- , ларын авыр минутларда беркайчан да ташламаячак. Үзегезнекеләргә £ белдерегез кораллар төягән зур кәрван килешенгән җиргә иртәгә = килеп җитәчәк Егетләрегез каршы алсыннар, аннары шул күчтәнәч- g ләр белән кызыллар өерен сыйласыннар! *
— Каратаудагыларга да өлеш чыгармы икән анда9—дип сорады ж Нәзир.£
— Барысына да җитәр Русиядән килә торган большевикларны. ~ аларга хезмәт итә торган тимер юлны кызганмасыннар Онытмагыз ■“ Бохарага афәт бары шуннан гына яный! х
— Сүзегез рас. Блеккер әфәнде, шәригатькә кул күтәрүче кяфер- е ләр барысы да шуннан килә „
Кунак эндәшмәде Бераздан ул; ь
— Комиссар әфәнденең очрашырга омтылмавы аяныч, билгеле,— диде
— Бу аның ихтыярына гына бәйләнмәгәндер.— дип аңлатты Нәзир.— Утырыш арты утырыш, мәмләкәтебездә шул кадәр буталыш купты, җитәкчеләребез утка баскан кебек хәзер Бәлки ул соңрак күрешү мөмкинлеген табар әле.
— Мән фәрда бә Мәшһәд рәфтәни — мин иртәгә Мәшһәдкә китәргә җыенам инде
— Кызганыч, бик кызганыч. Блеккер әфәнде
Алар тәмәкеләрен тартып бетереп, өйгә кереп киткәннән соң да, йөрәге сикергән Зөһрәгөл сәкедәге урыныннан кузгалырга җөрьәт итми байтак утырды Фарукҗанның, - Бохарага юл тотуыма сез генә сәбәпче булганны онытмагыз' - дигән сүзләрен исенә төшергәч алгы- сынып кисәк сикереп торды да йокы бүлмәсенә таба атлады Шулчак аста яңадан ишек ачылды
— Иң кирәге — саклык. Берәү дә күреп, ишетеп калмаслык, эзегезгә басмаслык итеп башына җитәргә тиеш сез аның, төшенәсеңме. «Бум-9 Ашыгып эшне бозмагыз, әмма тугарылып китеп, элең-салың йөреп, озакка да сузмагыз Чека әтәче зыян китерергә өлгергәнче
Зөһрәгөл ярты юлда туктап, кунагын озата чыккан ире сүзләренә колак салды Бу юлы Нәзир үзбәкчә сөйләшә иде. Капка төбендә - Бум кушаматлы бәндә үзе артыннан атлаган хуҗага таба борылып
— Болай ук чәйнәп салмасагыз да мөмкин, бала имәсмен.— дип саубуллашыр өчен кулын сузды
Ишектән төшкән яктыда аның озынча йөзен, кара сакалын, чыршы ботакларыдай кашларын Зөһрәгөл шактый ачык төсмерләп калырга өлгерде, әмма шуннан арысы инде аның хәленнән килмәде — «Бум шундук урам караңгылыгына чумып гаип булды
Мөсафирларның икенчесе исә алардан таң сызылыр алдыннан гына чыгып китте Хуҗа кеше балаханәгә менмәде — төнне шул кунагы белән серләшеп уздырды
14
Октябрь ахыры булуга карамастан, көндезләрен Бохарада әле һаман эссе иде һава бөркүләнгәнче юлга чыгарга җыенган Фарукҗан. таң алдыннан гына каты йокыга талганлыктан, шактый соңгарып уянды Сәгатенә күз салгач, ашыгып киенде, солдат гадәтенчә, елдам гына юынды һәм кичәге чәен җылытып, коры-сары капкалады. аннары җи
тез генә кабинетына йөгереп кереп, яшерен почта тартмасын карады — яңа килгән хатларның икесен дә ачты, үзбәкчәсен укып та чыкты. таҗикчасын исә элеккеләре янына куен кесәсенә тыгып куйды Шуннан соң атын эчерде дә. кирәк кәгазьләрен онытып калдырмастан. юлга кузгалды.
Почтага кичә үк кагылырга кирәк булган икән. Бәлки Шиһабет- динов берәрсенә хат җибәргәндер, шунда киләчәкне ачыкларлык ниндидер бер ишарә ясалгандыр7 Хәзер инде соңгарды, әлбәттә, ләкин кичәге почтаны озаткан булсалар да. элемтә бүлегенә барыбер кереп чыгарга кирәк Бүген Рахманкол белән әңгәмә ясау да акланыр иде үзе. Билгеле. Фарукҗан, бүтән каналлар аша нәрсәдер ачыклаганчы, кай- берәүләрне өркетмәскә, һәлакәтне тикшерү дәвам иткәнлеген сиздермәскә омтыла, комиссар йомышчысын да менә шул сәбәпле юри борчымый иде Әмма башка юллар, ни тырышып та йомгак очын күрсәт- мәсә. тәвәккәлләми хәл юк. .
Фарукҗан, Каганга килеп җитүгә, кушылган йомышын йомышлаганчы. иң беренче эш итеп почтага сугылды. Андагы хезмәткәр, Байку- чатовның үтенечен тыңлый-тыңлый. таныклыгына күз салгач:
— Бүген берни дә юк шул. хөрмәтлем,— диде.
— Сезнең кулдан кичә дә шундыйрак хат-фәлән узмадымы?
Почта хезмәткәре гаҗәпләнеп башын күтәрде:
— Сез нәрсә, барыгыз да бер оешмадан түгелмени? — диде.— Кичә кара мыеклы егетегез кереп, һәммә нәрсәне карап чыкты ич инде
— Кем булды икән ул?
— Кечтеки кара мыеклы, тәбәнәк буйлы кара-кучкыл. Яһүдкә охшаган. үзен шулай ук Чекадан, диде
— Чибәр җитез хәрәкәтле егет, әйеме? — дип сорады Байкуча- тов.
— Әйе. әйе.
— Симиниев. димәк. Без аның белән кичәдән бирле күрешмәдек шул Ни дә булса алып киттеме ул?
— Бу хакта кирәген үзе сөйләр инде ул, хөрмәтлем.
Сез чамадан тыш шикләнмәгез,— диде Фарукҗан. хезмәткәрнең сүзне дәвам итәргә теләмәвен күреп — Таныклыгымны янә бер кат карый аласыз Көне буе Бохара белән Каган арасында гына киләп сарып йөреп булмый, миңа хәзер һәр минут кадерле.
Элемтәче аның таныклыгына тагын да җентекләбрәк күз салгач:
— Мондый эшләр белән берегез генә кызыксынса да җитә ләбаса,— диде
Фарукҗан түземлеге кими барганлыгын сиздереп, юри унатары кабына кагылды да коры гына
Кичәге чекист сездән ни дә булса алып киттеме? — диде
Аның хәрәкәтләрен күздән ычкындырмаган почта хезмәткәре җә-берләнгән төстә:
— Алды.— диде
•— Нәрсәләр?
— Берничә хат
— Иптәш Шиһабетдинов үзе язганнымы, әллә аңа килгәннеме?
— Анысын да. монысын да
Күптән шулай диләр аны. абзый кеше Ярар, төгәл җавабыгызга рәхмәт Әгәр мәрхүм исеменә тагын хат-хәбәр килсә, җыеп куегыз, үзем алып чыгармын Килештекме7
— Ихтыярыгыз.
Фарукҗан Кызыл шәрык» агитпоезды басмаханәсендә сүзен бик тиз түгәрәкләде һәм, бланкларны иртәгә үк өлгертергә вәгъдә алганнан соң. кайтыр юлга кузгалды Әмма шулчак ул кире борылып, әле үзе дә анык хисап бирмәгән бер өмет белән вокзалга күз салып чыгарга карар бирде
Бохараны тышкы дөньяга бәйләп торган аеруча әһәмиятле юллар төенен караштыру бүгенгесе көнне чекист өчен мәҗбүри икәнлеген күңеле дөрес тойган икән Бер почмакта ишеккә арты белән утырган ир кешенең чалымы таныш кебек тоелды аңа Юан муены киң җилкәсе әллә кайдан игътибарны тартканлыктан. Фарукҗан туп-туры шунда таба атлады Каршысына чыгып, сирәк кашлы туры борынлы кояш- 2 та янган йөзне дә күргәч, сөенми булдыра алмады эскәмиядә күзен £ йомып йокымсырап утырган ир-ат ул эзләп табарга теләгән Таштимер = Тураев иде Фарукҗан җиңел сулап, аның янәшәсенә фуражкасын са- 2 лып куйды һәм. кулъяулыгы белән муенын сөртә-сөртә. күзләре бе- « лән залны капшады — бүлмәдә бүтән таныш-белеш тә. шикләнерлек = зат та күренмәде Янәшәсенә утырып, бераз хәл алыйм әле дип уйлавы булды. Тураев керфеген күтәрмәстән
— Кемгә хезмәт итәсез, чекист хәзрәтләре9 — дип эндәште
Тавышы аяз чыгуга караганда, ул һич йокымсырамаган, тирә-як- = ны күзәтер өчен генә юри керфекләрен төшергәнгә охшый иде Кө- * телмәгән мондый хәл Фарукҗанны янә бер мәртәбә залга күз йөгер- - тергә мәҗбүр итте, әмма, Тураев каршысында утырган кара сакаллы - үзбәк картын исәпләмәгәндә, бу почмакта бүтән бер кеше дә юк иде Ул тынычлап эскәмиягә утырды һәм кызыксынып күршесенә төбәлде
— Сез йокламыйсызмыни. Таштимер әкә9 Исәнлек-саулыкмы’ Кая болай юл тотуыгыз әле бу?
Әмма Тураев. Фарукҗанны шаккаттырып салмак беләген аның иңбашына салды һәм. тыштан шаярткан шикелле генә, чынлыкта исә тыгыз мускулларының бөтен авызчыгын тоярлык итеп таянды да
— Мин бер сорауны ике бирергә яратмыйм' —диде
Фарукҗан моны әле һаман чынга алырга теләмәстән, хәленнән килгәнчә нәзакәтле илтифат күрсәтеп, сүзен дәвам итәргә талпынды, тик Тураевның кырыс йөзен абайлаганнан соң, шып туктады
— Йә, телегез бардыр ич сезнең9 — диде Тураев таләпчән рәвештә.
Ни өчен тәртәдән чыккан соң әле бу9 Бохара халкына хас әдәп, ягымлылыкның әсәре дә калмаган төсле үзендә Фарукҗан да керпе кебек инәләрен тырпайта ала. билгеле, тик җәнҗал куптарудан файда гына чамалы. Киресенчә, җене кузгалган Тураевның тел төбен чамаларга кирәк иде Байкучатовка Шуны исендә тотып, ул күндәм генә җавап бирде
— Чекист партиягә, халыкка гына хезмәт итә ала
— Бикәр гәп бу.— диде Таштимер кулын селтәп — Сез күзгә төтен җибәрмичә, аныгын гына әйтегез үзегез кемгә хезмәт кыласыз Фәйзулла Хуҗаев гөруһынамы. әллә
Бохара компартиясенең соңгы корылтаенда бәхәс купканлыгын, вәкилләрнең икегә, хәтта, өч төркемгә аерылганлыгын ишетсә дә. Байкучатов әлегә кадәр кайсысының иң дөрес, туры юлда икәнлеген тәгаен генә билгели алмаган иде Чөнки сүздә аларның һәммәсе дә хак. җитмәсә, әлегә кадәр барысы да бергә эшли, еш кына кемнең кайсы төркемгә өстенлек бирүен дә аңлап булмый иде Бүтәннәр дә әллә әнә шулай сай йөздеме, әллә күңелләре кемгә тартуын белдерәсе генә килмәдеме — Фарукҗанга серләрен ачмадылар Бу төркемнәр төрле карашта торгангамы, әллә баш булыр өчен көнчелектән генә үзара сүзгә килгәнгәме — анысын да ачык белештерми иде ул Шуңа күрә сорауга сорау белән генә җавап бирүне кулай күрде
— Фәйзулла Хуҗаев белән Баһаветдин Шиһабетдинов иптәшләр кайсы гөруһта соң9 Мин шулар яклы1
— Хәйлә корабызмы, чекист хәзрәтләре9 — дип көлемсерәде Тураен— Болар икесе ике калыптан сугылган шул!
— Ничек инде? — дип таң калды Фарукҗан — Халык комиссар-
лары Советы председателе белән хәрби комиссар Бохара революциясенең төп терәкләре булырга тиеш ич Бер җан, бер тәнгә әверелергә
— Дөрес.
— Коминтерн вәкиле Куйбышев үзе дә иптәш Хуҗаевны дус күрә. диләр.
— Шуның белән нимә димәкче буласыз?
— Шиһабетдиновны хәрби назыйрлыкка Төркестан фронты әмерчесе Фрунзе белән иптәш Куйбышев беравыздан тәкъдим итүе расмы9
— Тугры.
— Димәк, бер арык буенда үскән байтирәкләр ич инде алар. Ху- җаев иптәш тә, әгәр ошатмаса, үз хөкүмәтенә Шиһабетдиновны кертмәс иде.
Тураев аңа карап-карап торды да көлеп җибәрде. Аннары:
— Юри күңел ауларга йөриме дисәм, менә хикмәт нәрсәдә икән,— диде — Инде хәзер сез аларның икесенә дә ничек тугрылык сакларсыз икән?
— Шиһабетдиновка атучыны фаш итәргә телим. Без аны вакытында кулга алмасак. мөртәтнең иптәш Хуҗаевка да һөҗүм итүе ихтимал. Сез миңа менә шушы эштә ярдәм итәргә тиеш.
— Җөдә кызык,— диде җанланып киткән Тураев.— Ничек булыша алырмын икән соң мин?
Байкучатов, тезгенне кулга ала башлавына канатланып, эшлекле кыяфәткә керде
— Мин әле монда яңа кеше,— диде ул.— Бохарага аяк басуыма да барлы-юклы ике атна чамасы гына. Кешеләрегезнең чын йөзләрен дә танымыйм...
— Күренеп тора.— диде Таштимер.
— Төрле көрәшләрне дә, астыртын бармак уйнатуларны да белеп бетермим. Хәрби комиссар белән дә аралашмадым Аның дуслары кем иде дә. дошманнары кем7 Бәлки сез менә шуларны ачыклар идегез?
— Ай, белмәймен. белмәймен, ансат йомыш имәс.
— Кичә үзегез, бу хакта иркенләбрәк сөйләшергә кирәк, дидегез ич Бәлки менә хәзер дәстәрхан янына кереп утырырбыз?
Тураев аңа көлемсерәп карап торды да болай дип искәртте:
— Мин «кайбер нәрсәләр турында» дидем. Аннары кичә сез Хуҗаевка үзегез шик белдерсәгез, бүген аның турыдан-туры тарафдары икәнлегегезне ачтыгыз
— Сез аның яклыларга каршымыни?
— Фәйзулла авызына карап торучылардан имәс шул мин. Сәүдәгәр белән ялчы арасында нинди дуслык була алсын инде?
— Ләкин иптәш Хуҗаев — коммунист
— Астына су керә башласа, муенына тавык тәпие дә асады кү бу адәм. Мөселманлыгын да сатады!
— Алайса шундый зур урынга ничек сайладыгыз соң аны?
— Хуҗаевнымы7 У-у-у. юха ләгыйнь бит ул, беркатлы җаннарны сабынсыз юып. башларына гына менеп атланады Менә юлдаш Ши-һабетдиновны да... Ул үзен-үзе үтергәнме әле?
Тураев мыскыллы карашын әңгәмәдәшенә төбәде Фарукҗан аның да мондый фаразга ышанып җитмәвен сизеп:
— Шундый фикергә килделәр,— диде
— Аны кемнәр ачыклады соң?
— Чека хезмткәрләре Юлтай Симиниев. Латыйфхан Нурмора- товлар.
Байкучатов фаҗига урынын ничек карауларын һәм үзенең әлеге чекистлар белән ни өчен бәхәскә керүен, аннары тикшерү тәмамланганчы ук кайтарып җибәрелү хәлләрен бәйнә-бәйнә Таштимергә сөйләп бирде
— Төшенмәймен.— диде Тураев.— инде сер ачылган саналады. мәрхүм күмәргә озатылган, сез ни майтармакчы буласыз соң? Сими- 64
ниевләр чын мөнәсәбәтен сиздергән ич инде, хәтта үзегезне вакыйга булган урыннан куып җибәргәннәр
— Хакыйкать әле һаман томан пәрдәсе артында калды, дип саныйм мин.
— Алар ачышыгызны хуплап көтеп торыр, сөенерләр, дисезме'’
— Мин ник ялганга күрәләтә күз йомыйм соң әле9 Шиһабетди- 3 новның җан дуслары ни дип хыянәтне белмәмешкә салынырга тиеш9 £
— Хыянәтне? х
— Әйе. Безгә болай бик тиз шыр җибәрү гафу ителми1
Таштимер бөтен кыяфәтеннән дәрт һәм тәвәккәллек бөркелеп тор- ф ган Фарукҗанга хуплап һәм үсендереп карап торды, аннары урынын- = нан кузгалды да. *
— Йөрегез, тышка чыгаек әле’ — диде
Байкучатов мөмкин кадәр әкренрәк сөйләшергә тырышканлык- <= тан. үзләренә берәүнең дә игътибар итмәвенә, каршыларында утырган * картның исә әллә кайчан йокыга оюына шикләнми иде Әңгәмәдәше- е нең кинәт урыныннан кубуын нәрсәгә юрарга белмәсә дә. бер адым да £ калмый артыннан иярде <
Перронга чыккач. Тураев тирә-якка карый-карый чуен юл буйлап вокзалдан читкәрәк китте, аннары кул сузымы биеклектә аш тәлинкәсе кадәр калай — юл билгесе беркетелгән бер багана янына туктап, калган араны эрерәк атлап узды
— Илле адым! Әйдәгез, кардәш, көчебезне сынап карыйк әле Өчәр пуля җибәреп, әнә шул калай мәрәне иләккә әйләндерикче.1
Байкучатов copay-фәлән бирмәде, унатарын чыгарды да. сынатмаска тырышып, бер-бер артлы өч мәртәбә гөпелдәтте Таштимер йөгереп барып карады да
— Берсе генә тигән, кардәш, анысы да кырыйга гына — дип кычкырды — Исемегез кем әле? Менә хәзер. Фарукҗан мәргән мине карагыз!
Ул уң кулын алга сузды да, әлеге түгәрәк калайга җитез генә төзәп. шулай ук өч мәртәбә атты Байкучатов алтатар тавышына йөгерешеп килгән бер көтү ир-ат белән бергә әлеге юл билгесен карады калайның уртасында өч яңа тишек пәйда булган иде
Тураев, станция дежурының сукрануына тамчы да игътибар итмәстән. Фарукҗанны иңеннән кочаклап, аулаккарак алып китте
— Ниятегез әйбәт, тәвәккәллегегез дә мактауга лаек диде ул — Әмма коралыгызга чынлап ия булмый торып. Нурморатовларга баз казый башлау ярамайды кү
— Өч ел һәнүз мылтык сөйрәп йөреп, авыр коралга күнегелгән — диде Байкучатов акланып.— Моңардан юньләп аткан да юк
— Дошман пулясы аңлатма сорамас.— дип уйлыймын Миңа инде биш мәртәбә һөҗүм кылдылар Соңгы вакытта арттан артык якын килергә куркалар куркуын, бигрәк тә икесен аяктан егып, ярыйсы сабак биргәннән соң Җитмәсә, дошманнарның арттан сагалап йөрүчеләрен чүкедем’
Беренче күрүгә үк ягымлы тәэсир калдырган Таштимер Фарукҗанга торган саен ошый рак бара иде Хәзер инде ул аңа бөтенләй иптәшләрчә эндәште
— Кемнәр атты соң сезгә9
- Артта күз юк шул. белмәймен Үзем дөмектергәннәре таныш бәндәләр имәс иде Монда арттан гөпелдәтәләр, кардәш шуны исегездә нык тотыгыз Кемнәргәдер аяк кына чала башлагыз, үче озак көттермәс
— Димәк. Шиһабетдинов та кемнәргәдер комачаулаган9
— Шиксез Әле кемнәргә диегез1
Таштимер кояшка арты белән борылып, күләгәсен үлчәп карады да үзенә генә билгеле исәп-хисапны йөртеп алгач
— Хәзер уникенче яртылар икән.— диде — Тагын сәгать ярымнан поездым киләде. анча көтәсем калмаган Әле минем сезгә янә бер-ике авыз гәбем бар
— Тыңлыйм. Таштимер әкә
— Мин теге Латыйфханны бикәргә телгә алмадым
— Нурморатовны әйтәсезме?
— Нәкъ шул купшы һөдһөдне Үтә дә шикле бәндә. Заманында Шәмгун әкә тирәсендә күп бөтерелде, тасма телләнеп бер алдына, бер артына төште Ул чакта Латыйфхан өчен Аксолтановтан да изге кеше юк иде Канэчкеч әмир өерен туздырыр көннәр җиткәч. Шәмгун әкә шуның татлы теленә ышанып, Нурморатовны штурмга баручы кәмбә- галлар отрядының йөзбашы итеп билгеләтте Әмма моның өчен тиздән үкенергә туры килде. Бөтен кызыл гаскәрләр, коралланган кәмбәгаллар мәмләкәткә золым чәчүче агулы елан өненә җаннарын аямый ташланганда. тинтәк һөдһөд, постын ташлап, сугыш кырыннан качты — ку- кыраеп Каганга кайтып килде.
— Ни өчен?
— Булачак Бохара мәмләкәте хөкүмәтендә назыйр булырга — ми-нистрлык җитәкләргә өметләнә иде ич ул. Кадерле башкаен канлы гарасаттан исән-имин сакларга кирәк кү! Ак костюм, панамалар киеп, муенына затлы галстук тагып. Каган күчәсендә' буталу хәвефсезрәк Кулдагы мылтыкны болгый-болгый. ачык авызларга «Җанаҗан кардәшләр, инкыйлап2 җитте кү. түңкәрешне күрең. хөррият килде кү' “ — дип гәперә бирәсең. Әнә шулай революционер атагың да чыга Бер атуда ике куян'
— Штурмнан качуын ничек аңлатты соң ул? Ничек акланды'’
— Җөдә ансат.— диде Таштимер — Әле Бохара компартиясе секретаре Шәмгун Аксолтановның үзенә гаеп такты!
— Булмас!
— һәй. Фарукҗан кардәш, безнең арада нинди иблисләр йөрүен белмәйсез кү Әле кайчан гына үзе алланы теленнән төшермәгән Латыйфхан юлдаш Аксолтановны диндарлыкта гаепләде
— Менә монысы кызык.— диде Фарукҗан җанланып.
— Җөдә.— диде Тураев мыскыллы елмаеп.— Кызыклар күрәсегез алда әле. Нурморатов кына исән булсын.
— Таштимер әкә. Латыйфханны хуплавым түгел лә бу минем.— диде Фарукҗан.— Сөйли бирегез Ничек гаепли алды соң ул Аксолтановны7
— Шәмгун әкә отрядка, атакага күтәрелгәндә, тәкбир әйтергә куша
— Нинди тәкбир7
— Тәкбир нинди булсын инде.— диде гаҗәпләнгән Таштимер. «Аллаһы әкбәр. аллаһы әкбәр. лә илаһы иллә аллаһы . «ны белмисезмени7 Ходайның иң бөек зат икәнен әйтеп такмаклау. Нурморатов менә шул тәкбир әйтүгә каршы баш күтәргән Коммунистик әхлакка туры килмәйде бу! —дигән.
— Ул хаклы түгел идемени? — диде Фарукҗан.
Таштимер шпал санап йөрүеннән туктап. Байкучатовка күтәрелеп карады, тик аның эчкерсез җитди йөзен күргәч, башын кагып көлемсерәп куйды. Аннары
— Чәйханәгә кереп тамак чылатаекчы.— диде — Бу гәпләр җаныма тиде, җитәде
Әңгәмәдәшенең кәефе китүен тойгач, өстәде:
— Дәстәрхан янында дәвам кыламыз кү.
Фарукҗан күндәм генә аңа иярде Алар вокзал мәйданын атлап узып, уңга борылдылар Якындагы чәйханәгә кереп, икесенә зур бер
’ Күчә — урам.
’ Инкыйлап — революция 66
чәйнек чәй. ике касә алдылар да. түрдәге тәбәнәк өстәл янына бармыйча. сәкенең бер аулаграк почмагына менеп, аякларын бөкләп утырдылар Монда халык шактый ишле, гәп корыр өчен урыны бик уңайлыдан түгел иде Бая вокзалда каршыларында йокымсырап киткән карт та. ялгызына бер чәйнек алып, сусынын кандыра иде Чәйханә, ашха- ф нәләрдә була торган кыздырылган суган, аш исләре, күңелле шау-гөр. 2 дәртле җанлылык Шуның өстенә. Бохарага үтә хас чуарлык — ефәк > чалма, банорас чапанлы муллалар, ыспай киемле шәкертләр, төенчек- = ләрен яннарына теркәп куйган, инде күрәсен күргән кара бишмәтле 5 диһканнар. һөнәрчеләр һәм европача киенгән Рәсәй кешеләре Кай та- ♦ рафка күз салма, ирләр, ирләр — картлар, егетләр, балалар Әйтер- * сең лә. Бохарада бер генә җенес яши' Аларның күпчелеге, чалмасын салып куеп, түбәтәйдән генә калган һәм кәефләнеп күк чәй “ эчә иде Чәйханәдә озын колаклы кеше булса да. монда Таштимер 10 белән Фарукҗанның сүзен аулый алмас, чөнки алар, иңгә-иң утыруга х карамастан, бер-берсен ишетер өчен дә тавышларын шәбәйтебрәк в сөйләшергә мәҗбүрләр иде. *
Тураев юл төенчеген чишеп, бер-ике пәтерен сындыргалады һәм ~ аларны Фарукҗан алдына табарак этәрде, аннары абынәбат — Бохара хәлвәсен дә төртеп күрсәтеп
— Канә, җитешең! — дип кыстады
— Рәхмәт. Таштимер әкә!
Тураев бүтән бер сүз дә эндәшмәстән, бер-бер артлы өч касә чәй эчте, аннары перрондагы баягы сүзен һич тә өзмәгән төсле, болай дип дәвам итте:
— Нурморатовка коммунистик әхлак нимәгә9 Сәүдәгәр токымының шуңа йөрәге әрни дип беләсезме9
— Сәүдәгәр малаемыни ул? — диде Фарукҗан
— Әле ниндие генә — Оренбурда. Истанбулда белем җыеп кайтканы Латыйфханга әхлак кайгырту имәс, ниндидер бер хәйлә табарга кирәк иде кү Менә шуңа күрә ул тәкбиргә бәйләнәсе иткән дә инде Төкереге белән чүлгә дым кертергә маташкан дивана шикелле
— Бәлки тәкбирсез генә дә һөҗүм итәргә
Таштимер Фарукҗан сүзләрен кискен бүлеп
— Кирәк иде шул безгә аны әйтү.— диде — Мәҗбүр идек без. Фарукҗан мәргән Чөнки мәкерле әмир Бохара әһеле арасында «Динислам бишегенә кяферләр ябырылды, мөселманнарны чукындырырга, үтерергә яу чыкты, барыгыз да изге сугышка күтәрелегез, газават!» дип күпләр йөрәгенә дәһшәт салды, коткы таратты Ныгытмага тәкбир әйтеп якынлашуыбызны ишеткәч, башта әмир ялганына алданган мәхәллә халкы аптырашта калды, аннары безгә ут яудырудан тыелды һәм Каршы капкасын үзләре ачып, баш күтәрүчеләрне кулларын күкрәгенә кушырып каршы алды, шуның аркасында анча гөнаһсыз канны коюдан котылдык Әмма гәп башкада
Тураев чәен уртлап сулу алгач кына, тавышын тагын да әкренәйтә төшебрәк, әңгәмәсен дәвам итте
— Халык хөкүмәтен корганда, гаҗәпмени, бездә Нурморатов «ка-һарманлыгын» онытмадык, сугыш кырыннан качуын кайберәүләргә вакытында искә төшердек Егеткәй өметен зурга сузса да, яшь бохара- лылар күпме тырышса да. Нурморатовка назыирлык тәтемәде Хуҗа- ев ярдәмендә Чекага кереп урнашуга гына ирешә алды Әлбәттә. Латыйфхан монда эшләргә дә лаек имәс, тик без. алла бәндәләре, шул көннәрдә аның кая борын тыгып маташуын сизеп өлгермәдек, хәзер инде купшы һөдһөднең Бохара революциясенә ят кош икәнлеген исбатламыйча. ул аяклы казадан котылу мөмкин имәс Чекада ул байтак яхшы эшкә таяк тыга алады. бәла китерәде кү
— Партия моңа юл куймас.— диде Фарукҗан
— Нинди партия9
— Минемчә, Бохарада хәзер бер генә партия бар Коммунистлар
— Шул кадәр бәдбәхетләр кереп тулгач, партиямени инде ул хәзер9 Сәүдәгәрләр, муллалар мыжгып торган Яшь бохаралылар партиясенә әйләнде ул хәзер безнең оешма Коммунист битлеген кигән миллионер Хуҗаевлар. Мөхетдиневләр баш булды анда, шуңа күрә алар белән бер калыптан сугылган дезертир Нурморатовка да шәп урын табылды Берсе ым кагуга, икенчесе өрә башлый, өченчесе итәк астыннан ут йөртәде. Латыйфхан кебек еланнары шуны капларга ашыгады
— Хәрби комиссар да шулар корбаны булгандыр, дип уйлыйсызмы9
Тураев сорауга сорау белән җавап бирде
— Үз тарафдарыбызга без үзебез тозак кормабыз ич инде9
Алар хәлвә белән пәтердән дә авыз итеп, тагын бер-ике касә чәй эчкәннән соң. һавага чыктылар Баганага бәйләнгән тимер-күгенә күз салгач. Фарукҗан сәгать икедә Бохарага кайтып җитәргә тиешлеген хәтерләде Шуңа күрә ул соңгы сорауларын бирергә ашыкты:
— Шиһабетдинов иптәшнең хатын-кызлардан нинди якын танышлары булган икән?
— Әкият бу. ышанмагыз, кардәш Шәмгун әкә генә хатынын үзе белән ияртеп йөртә ул Нюрасы ныгытманы штурмлаганда катнашып, җәрәхәт тә алды әнә Ә Шиһабетдиновның җәмәгате җәркәнттә, монда бүтән андый һичкеме юк иде. яхшы беләмен
— Таштимер әкә. Аксолтанов шигырьләр дә чыгармыймы ул?
— Элек язгалый торган булган Шуннан нимә? — диде Тураев өнәмәгән төсле.
— Болай гына соравым.— дип елмайды Фарукҗан.— Моннан ничәдер ел элек бер татар журналында мәшһүр шагыйрьләребездән берәү менә мондый ике юллык бастырган иде
• Әй син. Шәмгун Аксолтан, шеһрәт дип күзең кыздырма. Каргышлы шигырьләр язып, бушка гомерең уздырма'»
Димәк, шул танышыбызга багышланган һәҗү икән бу.
Таштимер Фарукҗанны да. шигырьне дә хупламады, ахры Чын күңелдән дустын якларга теләп:
— Шәмгун кардәш безнең арада алтынчы ел яши инде,— диде — Солдат хезмәтеннән качып килгән михнәткәш Намуслы, гадел, кыю. Бохара компартиясенә әсас салучыларның берсе
— Әмма ул да мулла баласы бугай ич9
— Булса соң9 Аның каравы Бохара революциясендә шундый дәртләнеп катнашучы да сирәк булгандыр Халыкка мөрәҗәгать язумы, диһканнарга корал өләшүме. Нурморатов ташлап качкан отрядны һөҗүмгә алып барумы — һәммәсен дә шул арыслан йөрәк үз өстенә алды Шиһабетдинов та нәкъ менә шундый каһарман иде
— Таштимер әкә. сез таҗикча беләсезме9
— Ипи-тозлык сукалыйм
Фарукҗан вокзалга кергәндә үк куен кесәсендәге хатларын барлады Моннан да кулайрак бүтән ярдәмчене табу икеле иде. шунлыктан, эскәмиягә килеп утыруга, ул аларны Тураевка сузды
— Безгә менә шушындый хәбәрләр дә килгәли. әмма минем таҗикчам үтә чамалы ерып чыгарга булышмассыз микән9
Хатлар әллә ни озын түгел иде Таштимер аларны уку барышында тәрҗемә дә итеп бирде Бүген килгәнендә үзенең. Аксолтановның һәм тагын кайбер якын фикердәшләренең исемен укыгач таң калып
— Кем соң ул «Бум»? — дип сорады — Таҗикча ябалакны аңлатуын беләм
— Кушамат Нәрсәсенә исегез китте аның9
— Мин аны иблис дияр идем' Безнең кая барып нишләвебезне астыртын гына күзәтәде икән кү бу мөртәт!
Фарукҗан да нидер төшенгән шикелле булды Бохара Совет Рес-публикасының дошманнары турында хәбәр биреп торырга тиешле агент ни өчендер аның җитәкчеләре һәм актив коммунистларның эзеннән йөреп, мәгълүмат җыйган иде
— Җитмәсә, белеп хәбәр итәде. иблис ләгыйнь.— дип җенләнде Таштимер — Аксолтанов кичә чыннан да Кызылтүбәдә кич кунды, ә * мин Сәяхкаран мәхәлләсендә мәсләктәшләрем белән очраштым Ни £ сөйләткәнебезне ишетмәгән күренәде. вә ләкин хәтәр адәм бу Бәлки = миңа атучыларның да берсе шул булгандыр9 Кемгә хәбәр итәде ул бу ч мәгълүматны? “
— Агентура бүлеге мөдире Нурморатовка
— Ала-ай. менә нимәгә куйганнар икән аны Чекага' Итәк-җиңне безгә икеләтә җыеп йөрү кирәк икән ләбаса Кәттә рәхмәт кардәш, их- в лас рәхмәт! «Бум» дигән ябалакның алдагы хатларын да күрсәтеп барсагыз, җөдә тәшәккер кылыр идем
— Килештек. Таштимер әкә Мин үзем дә тәрҗемәчегә мохтаҗ е идем
Шул чакны алар яныннан инде ике мәртәбә күзләренә чалынган ь таныш кара сакал узып китте Тураев аны шикләнеп карап калды һәм күңелсез генә:
— Бу карт та минем хакта Чекага хәбәр бирсә, гаҗәпләнмәм, ахры. хәзер.— диде — Әмма артымнан ияреп бер үк вагонга менсә, поезд кузгалгач, мин бу адәм хурын тамбурдан тотып тондыруым җөдә ихтимал
Фарукҗан елмаеп баш какты
— Хәерле сәфәр! —диде ул.— Киләчәктә Аксолтанов белән икегезне кайда, кайчан эзләп табарга мөмкин булыр икән9 Ары табан безгә дә бергәләп тырышу, киңәшеп хәрәкәтләнү мәгъкульдер сыман
— Хуп булады
Байкучатов бу очрашудан бик канәгать төстә кайтыр юлына кузгалды Каганнан чакрым ярымлап ераклашкач, юлдан байтак читкә кагылды һәм калкурак җиргә камчы сабын кадап, шуңа кулъяулыгын бәйләп куйды Аннары атын җитәкләгән көе илле адым кире чигенде дә аягүрә хәлдә унатарын кул яссуы кадәр генә булып асылынып торган мәрә яулыгына төзәде һәм өч мәртәбә чакмасына басты Шуннан соң тимер-күген сөйрәп диярлек кулъяулыгына таба йөгерде, аны җирдән иелеп алып, ияренә җәеп карады һәм ачуы килеп, пешмәгән, дип пышылдады Пуляларының икесе генә тигән иде Әгәр караңгыда чабып барганда яки бахбае өстендә чакта атарга туры килсә9 Болай җебеп йөргәч, аның үз башын чәрдәкләп ташлаулары ихтимал бит
Ул унатарын яңадан корды, бу юлы аягына ипләбрәк баскан хәлдә. кулын ышанычлырак тотарга тырышып һәм яман да үҗәтләнеп, күнегүен кабатлады Биш пулясының дүртесе кулъяулыгын тишеп узгач кына беркадәр тынычланып, тимер-күгенә атланды һәм камчысын уйната-уйната олы юлга чыкты Моннан соң кулын көн дә күнектерәчәк ул. көн дә1
15
Нурморатов. мәрхүм хәрби комиссарны соңгы юлга озату мәшәкатьләренә күмелеп йөрсә дә. Кагандагы кайгы митингысында Байку- чатовны күрми калмады Мәйданнан халык таралышканда Фарук- җанның бер кырыйда Тураен Аксолтановлар белән сөйләшеп торуы исә бигрәк тә аның күзенә коя булды Чөнки ул Тураевның да Аксол- тановның да кем икәнлеген яхшы белә иде Күптән танышканмы икән бу күн танау алар белән9 Нинди серләрен уртаклашты ул9 Бүген иртән бәлки нәкъ менә шул эшлеклеләр йогынтысында кирле-мырлы
сукалап маташкандыр әле егеткәй Әллә соң Шиһабетдиновның үзе белән дә ботка пешерүе расмы9 Чекага ревком тәкъдиме белән урнашты урнашуын, тик суллар белән болай урамда әҗе-гөҗе килеп торгач, белмәссең, бер авызга килеп кыймылдаулары да бик мөмкин һәрхәлдә. Байкучатов турында кайберәүләр белән вакытында фикер алышырга кирәклеге ап-ачык Агентура бүлеге башлыгын ниндидер бер килмешәк аркасында бәлагә тыгып куйсалар һәм. шулай итеп. Бохара республикасының ышанычлы терәген какшатсалар.— Нурморатов үзен нәкъ менә шундый олы шәхес дип исәпли иде.— моны ни намусы, ни көрәштәшләре беркайчан да гафу итмәс Ул болай үзенә генә түгел, бөтен Бохара революциясенә дә хыянәт иткән саналыр иде Чөнки күпләр белән бәйләнгән иде Латыйфхан Чылбырдагы бер генә буын да өзелергә яки тутыгырга тиеш түгел, бигрәк тә Нурморатов шикелле өс- тенә зур җаваплылык алганы — ничә дистә еллар буе ак патша җәбере астында интеккән Бохара әмирлеген хәзер чын бәйсез мәмләкәткә әйләндерергә омтылучы каһарман.
Башында Байкучатовка бәйле төрле планнар туса да. көннең калган өлешен сәүдә эшләренә багышлаганлыктан. Нурморатов егерме беренче октябрьдә Чекадагы барлык мәшәкатьләрен онытып торырга мәҗбүр булды Империядә революция кабыну, шуңа ялганып озакка сузылган гражданнар сугышы башлану. Дутов яуларының Төркестан- ны Рәсәйдән аерып куюы, аннан да бигрәк ханлыкның вассаллыктан баш тартуы. Төркестан Халык Комиссарлары Советының Бохара әмирлеге мөстәкыйльлеген тануына карамастан, әмирнең Ташкенттагы яңа хакимнәрен санга сукмавы аркасында, инде күптән юлга салынган һәм ике якка да файдалы булган алыш-биреш өзелгән иде Өч ел буе Рәсәй белән юньләп сәүдә итмәү нәтиҗәсендә Бохара халкы күп кенә товарларга — чагыштырмача арзанрак тукымага, шырпыга һәм сабынга. табак-савытка. тагын әллә нәрсәләргә кытлык кичерде, чөнки ак патша ярты гасыр буе әмирлекне сыкса да. мондый әйберләрне шушында җитештерү турында уйлап та карамады Хәтта әле җирле сәүдәгәрләр берәр завод-фабрика корырга теләсә дә. теше-тырнагы белән карышты Аның өчен Бохара әмирлеге үз товарларын кыйммәт бәядән сату, ярты хакка мамык, йон. каракүл, җиләк-җимеш алу урыны гына иде Инде хәтсездән көйләнгән мондый багланышлар өзелгәч исә, Рәсәйдән әлеге тансык әйберләр килү тукталды, әмирлектә сатып алучысын тапмаган миллионлаган пот мамык, йон. миллионлаган данә каракүл тупланды Революция башланганчы Бохара экспортының һәм импортының уннан тугыз өлеше Рәсәйгә туры килгәнлектән, яңа шартларда сәүдә тәмам тугарылды Әфганстан. Иран, һиндстан кебек күр-ше дәүләтләр Рәсәй урынын берничек тә тутыра алмый, җылы якта үстерелә торган нәрсәләргә алар үзләре дә тук. завод-фабрика малына исә алар үзләре дә мохтаҗ иде Менә шуңа күрә аталы-уллы Нурмора- товлар. Рәсәйне күрәлмасалар да, аның белән сәүдә багланышлары җайга салынуын, мичтән бәлеш көткән кебек, тансыкладылар Латыйфхан. беренче мөмкинлек тууга, РСФСРның сәүдә вәкиле белән зур гына сумага килешү төзеде һәм өч ел буе җыела килгән мамык хәзинәсен тимер юл станциясенә ташыта башлады, егерме беренче октябрьдә исә ул әнә шул товарның икенче партиясен вагоннарга төятеп йөрде һәм бары иртәгәсен генә Чека эшләренә әйләнеп кайта алды
Әминевне агентлар белән хәбәрләшүне теркәү бүлеге аша уздырырга кушуы Нурморатов планнарын шактый бутады Ул болай эшләүнең конспирация кагыйдәләренә туры килмәвен, яшерен мәгълүматларның күп кеше кулыннан узганда читкә сарку мөмкинлеге артуын искәртте, әмма башлыгы элек биргән әмерен барыбер үзгәртмәде Теркәү бүлегенә ни үзбәкчә, ни таҗикча белмәгән рус егете җитәкчелек иткәндә әле артык пошынмаска да яраса, тиздән аның урынына Байкучатов билгеләнү Нурморатовның бөтен тынычлыгын алды
Аның да таҗикча юнь чыгара алмаячагын ачыклагач, бераз кәефе рәтләнде рәтләнүен, әмма эчтән сызуы тәмам басылмады, чөнки барлык хәбәрләшүне ул таҗикчага күчереп бетерә алмый иде Моның шунда ук күзгә бәреләчәгенә, шик уятачагына икеләнмәскә мөмкин иде Аннары үз туган телен эш йөртүдә куллана алмагач, нинди бәйсез мәм- ф ләкәт ди инде ул7 Нинди республика ди?!
Кул астындагыларга базар хәлләрен генә түгел, үзенең политик £ дошманнарын һәм көндәшләрен дә күзәтергә кушкан Нурморатов яше- = рен почтаны хәзер бигрәк тә зарыгып көтеп ала иде Бу — Әминев куш- 2 кан йомыш түгел, әгәр аның чамасыз мөгез чыгаруы фаш ителә кал- ♦ са. яначак иде Дөрес, ул кайберәүләрне үтә мөһим очракларда урау * юлдан хәбәр бирергә өйрәтте.тик бу тәвәккәллекнең дә үз кимчелек- = ләре бар. шуның өстенә рәсми юлларны да сакларга кирәк иде ич әле ~ Кичәге һәм бүгенге яшерен хәбәрләрне теркәү бүлегеннән вакытында £ алмагач. Фарукҗанны Чекада бөтенләй күрмәгәч, ирексездән төсе кач- х ты Әгәр бу күн танау Тураевларга хезмәт итсә? Чапкан җирдән өзә * торган Таштимергә' £
Мондый уйлар башына килүгә, Нурморатов. ут эченә төшкәндәй. н кыбырсый башлады Күндәм генә давыл көтә торган җан булмаган- лыктан. күңеле уйнавын басар өчен. Комиссарлар Советына юнәлде һәм. Госманхуҗа Булатхуҗаев утырыштан бушауга, ургылып аның кабинетына керде Йола буенча исәнлек-саулык сорашкач, шунда ук үзен борчыган мәсьәләләргә күчте.
— Госманхуҗа әкә.— диде ул каударланып — Чекада сулу алырга да рәт калмады
— Ни булды7 Нәрсә, кайнап торган сөт кебек күперәсең7
— Мин хәзер Бохараны гомумән танымыйм.— дип дәвам итте Нурморатов.— Элек әмирлек ак патшага буйсына иде. әмма Петербургның бердәнбер вәкиле пайтәхетебездән даими читтә яши иде Хәзер без бәйсез мәмләкәт, ләкин кая карама, җилкәбезгә илбасарлар менеп атланган
— Минемчә, безнең хөкүмәттә бер генә урыс та юк.— диде Госманхуҗа.
— Аның бөтен сере, чын бәласе дә шунда шул: үзе юк. кулы уйный! Илбасарлар хәзер утлы күмерне үзләренең тугрылыклы ялчылары нугайларга — әлеге «татар» дигән башыбозыкларга чүпләтә Тыштан берәү дә бәйләнерлек түгел, эчтән исә һаман шул ук империя сәясәте уздырыла! Чынлыкта безне кысканнан кыса баралар, ирек дигәннең «и» хәрефе дә калмады инде
■— Нинди дәлилләрегез бар?
— Чека рәисе итеп килмешәк Әминевне куйдыгызмы7 Куйдыгыз
— Ул минем кандидатура түгел иде,— диде Госманхуҗа.— Партия Мәркәз Комитеты тәкъдим итте
— Башында нугай утыргач, тәкъдим итәр ул. Бик кызык килеп чыга: берсен төшерергә өлгермибез, секретарь итеп шуларның икенчесе сайлана! Җил уңаена башын игән агачлар сыман, барыбыз да килмешәкләр ихтыярына буйсына
— Лаеклы үз егетләребез булмагач, нишлик соң7
— Нигә булмасын? Истанбулда укып кайткан күпме азаматларыбыз эшсез йөри ләбаса.
Госманхуҗа елмаеп куйды, әмма Латыйфханның үртәлә башлавын күреп, җитди төскә керде
— Сез бу хакта Ревком рәисенә дә әйттегезме7 — диде ул
— Хаҗәт икән, әйтермен дә
— Хаҗәт кенә түгел, сез моны кичекми эшләргә тиеш.— диде Госманхуҗа — Бохара компартиясен «юлаучылардан* тазарту бара Сез телгә алган азаматларның байтагы якын арада партиядән куылуы һәм. өзелгән тәсбих төймәләре кебек, пыран-заран китерелүе ихтимал Ка
ла оешмасын ныгытуга Мәркәз Комитеты секретаре Хәкимев үзе тотынды.
— Сайламаска кирәк иде аны.— дип Нурморатов чыраен сытты
— Бала булмагыз. Латыйфхан. Үз егетебез, дип Таштимерне куярга идемени ' Байлар, сәүдәгәрләр, дип күсәк күтәрә башласа, бүтән күн танаулардан аның кайсы ягы яхшырак булыр иде икән? Ә Хәкимев хәзергә бик ярап тора Әгәр аңа бердәм рәвештә басым ясап, үз тарафдарларыбызны партиядә күбрәк саклап кала алсак, киләчәктә күз күрер
— Партиядән кемнәрне чыгармакчылар?
— Күпләрне Беренче җил революция чорында аулакта посып ятканнарга тиячәк Таштимер комиссия хозурына килеп бик каты төкерек чәчкән инде Без әмир өнен штурмларга барганда хәзер революционер исемен күтәрүче Яшь бохаралыларның байтагы өенә бикләнеп, асылга төренеп, пылау белән сыйланып кына ятты, дигән!
— Үз башына котырына инде ул мөртәт, килмешәкләр юри үсендерүен төшенми Бик яхшы белеп торам бөтен бәлане шул читтән тыкшынучылар чыгара
— Нәрсә тәкъдим итәргә телисез соң сез9— дип сорады Госманхуҗа.
— Рәсәй Халык Комиссарлары Советының шәрык мөселманнарына мөрәҗәгатен хәтерлисезме9 Алар 1917 елда ук Сез үз илегезнең хуҗасы булырга тиеш Тормышыгызны үзегез теләгәнчә һәм үз күңелегезгә ошаганча корырга тиеш. Сезнең моңа тулы хакыгыз бар чөнки язмышыгыз үз кулыгызда . дигәннәр иде.
— Бик дөрес.
— Дөрес икән, нишләп соң әле безнең Бохара компартиясенә ке- рү-кермәвебезне ниндидер нугай хәл итә9
— Беренчедән, партиядәге хәлне ул гына түгел, тулы бер комиссия тикшерә Икенчедән. Хәкимевне бу югары постка Коминтерн вәкиле иптәш Куйбышев тәкъдим итте
— Әйтерсең, алардан башка без берни эшли алмыйбыз.
— Март вакыйгаларын оныттыгызмыни9—диде Госманхуҗа — Моннан ике ел элек әмиргә каршы үзебез генә күтәрелгән идек. Читтән ярдәм алмагач, карбыз ярган шикелле генә безне бик тиз канга батырып ташладылар.
— Мин элекке көрәштәшләремне хәзер гомумән аңлый алмыйм. Госманхуҗа әкә Җен алыштырмагандыр ич9 Әллә сез дә. Хуҗаев шикелле. урыс шымчысына әйләнеп беттегезме9
— Кызмагыз әле. өрекне күмер дип читкә тондыру көлке, энем
— Ничек инде кызмагыз9 Рәсәйнең яңа хакимнәре милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын, аерылып чыгып мөстәкыйль дәүләт төзү хокукын игълан итте ләбаса Хәрәзем булып Хәрәзем РСФСР белән килешү төзеп, үзенең бәйсезлеген ныгытып куйды Ә без. Бохара егетләре, һаман күктән әмер көтәбезме9
— Рәсәй Бохара республикасының бәйсезлеген кире какмый ич. Корылтайда Төреккомиссия вәкиленең бәйсез БХСР төзелүен котлап чыгыш ясавын ишетмәдегезмени9 Төреккомиссия безнең мөстәкыйльлекне әмир тәхетеннән куылганчы ук таныды
— Төреккомиссия шул,—диде Нурморатов мыскыллы көлемсерәп — Бохара әмирлеге белән элек Ташкент генерал-губернаторы гына эш итКән шикелле Автономия аның боерыкларына каршы авыз ача алмый иде. билгеле Ләкин бәйсез мәмләкәт дипломатик тиңлекне таләп итәргә тиеш, юкса ул бәйсезлекнең поты бер тиен Без РСФСР хөкүмәте белән турыдан-туры рәсми килешү төзергә тиеш Сез шуны да аңламыйсызмыни соң9 Хәер, мин әмир сараен штурмлап алган көнне. беләсезме, нәрсә ишеттем9
Нурморатов Булатхуҗаевка карап, аның бөтен игътибарын үзенә
җәлеп итәргә теләгән шикелле, беравык тынып торды Аннары сүзен дәвам итеп
— Галиҗәнап ныгытмасына беренче бәреп кергән нугай полыгы тупчысы капка манарасы башыннан Бохара мәхәлләләренә. Регистан мәйданына күз ташлады да «Ниһаять, соңгы әмир дә тез чүкте. Ру- « сия байрагы Азия уртасында яңадан горур җилфердәр' дип кычкыр- з ды.
— Кабәхәт'
— Янәшәсендә басып торган нугай комиссары шуңа нинди искәр- ы тү ясады дисез’ Революция байрагы, иптәш Владимиров-, дип кенә ♦ төзәтте Бер генә сүз белән дә Бохара мәмләкәтен, аның Рәсәйгә буй- “ сынмаганлыгын һәм буйсынмаячагын телгә алмады Шул да мөселман = булдымы инде’ Тефү. мөртәт! Ю-у-ук, без андыйларга дәүләтебез дил- а бегәсен тоттырырга тиеш имәс. Госманхуҗа әкә
— Әмма шулай да без Рәсәй белән бөтен элемтәләребезне өзә ал- s мыйбыз,— диде Булатхуҗаев.— Аның белән багланышларыбыз зә- * гыйфьләнүгә, бәхетсезлегебезгә. соңгы елларда мамык алты тапкыр я арзанаюын, шулай да әле ул чималны сатып алучы табылмавын үзегез яхшы беләсез. Каракүл бәясе өч ярым, йонныкы—өч мәртәбә кимеде
— Без сәүдә итик.— диде Латыйфхан — Әмма сәяси бәйсезлекне югалтмыйк, үзебезгә үзебез хуҗа булыйк, җилкәгә менеп атланырга һәвәс «ярдәмчеләрдән- котылыйк Бохара халкына илбасарлар ихтыярын көчләп тагучы нугайларны туган җиребездән сөреп чыгарыйк Теле, гореф-гадәтләре ягыннан якын һәм мәдәниятлерәк булсалар да. кыйблаларын югалтулары аркасында, ул имансызлар безгә аеруча яман үрнәк күрсәтә, кара халыкны ил агаларына каршы котырта Урысны кан дошманыбыз, кяфер, дип танытып була, ә бу аумакай нәгъләтләрне ни кылабыз’ Алар хәзер безгә урысның үзеннән дә зыянлырак ләбаса!
— Барысы да имәс Шуларның илбасарларга ничегрәк каршылык күрсәтү яхшы икәнлеген төшендерүчеләре дә җитәрлек
— Менә шулай дип аларны куеныгызга аласыз да артыннан казасы көттерми Җан дустыгыз Габделхәмит Гарипов Чекага Фарук- җан Байкучатов дигән якташын урнаштырган иде Муенга тагылган таш булып чыкты бәдбәхет
— Нәрсәсе белән кәефегезне кырды соң ул?— дип сорады Госманхуҗа.
— Фаҗига урынын юньләп карарга өлгермәстән. хәрби назыйр Шиһабетдиновның үзен-үзе үтерүенә шик белдереп, сафсата чәйни башлады Кичә күзәтә торгач мин бу көчекнең Таштимер. Шәмгуннәр белән дә иснәшүен белеп алдым
— Кайсы бүлекне алып бара әле ул’
— Теркәү
— Егетне кулга ияләштереп булмыймы соң’ Комиссар һәлакәтен тик үзенчә юрасын, әмма Тураевлар белән әшнәлек коруы батмас Чеканы сулларга бирергә ярамас'
— Әгәр ул түшәмгә сикерә башласа, нишләргә соң безгә’
— Үзе урнаштырган булгач. Гарипов кайгыртыр аны — диде Госманхуҗа — Төреккомиссия вәкиле белән дә очрашыгыз Халык ихтыярын Таштимерләр имәс, нәкъ менә без чагылдыруны исбатлауга ирешәек. Фикерегез дәрес. БХСРның бәйсезлеген РСФСР хөкүмәте үзе турыдан-туры танырга һәм шуны дипломатик килешүдә теркәп кул куярга тиеш Күпләр беренче җиңүдән исерде, хәзер инде калганы көч түкмичә дә майлагандай тәгәрәр, дип ышана башлады, бәйсезлекне ныгыту юлларын ачык кына күз алдына китермәйделәр Шундый чакта үз фикерегезне белдерү аклана гына имәс, бәлки үтә әһәмиятле фарыз эшкә әйләнәде
— Сез моны аларга төшендермәдегезмени9
— Мин тукып тору гына җитмәйде кү,— диде Госманхуҗа.— Бер хәйләкәр эт каешы бар ич әле бездә. Аңа Бохара бәйсезлеге имәс, үзенең эш башында утыруы кадерлерәк.
-— Фәйзулланы әйтәсезме?
— Башка кем булсын9! Шул җан көеге, төчкерәсе килсә дә. башта Төреккомиссия вәкиленнән рөхсәт алып кайта
— Мәскәүдә укып йөргән чагында дагалаганнардыр аны.
— Белмәймен Хөкүмәт башлыгыбыз. Бохараның бәйсезлеген кайгыртасы урында, җиде ятларга койрык болгап. «басмачылар, басмачылар'» дип лаф ора. Үзебезнең әнә шундый арт аягында торучы бер бәндәбез ун нугайдан, йөз урыстан яманрак!
— Алайса Шиһабетдинов бушка харап булган. Аның урынында шул төлкебез каза тапса...
— Белмәймен Тик сез саграк, саграк авыз ачыгыз,— дип Госманхуҗа ишек ягына баш изәде.— Әмма ул төлкенең койрыгын бераз кыскарту зыян итмәс иде.
— Моңа ике куллап риза каһарманнар Бохарада бетмәгәндер, дип уйлыйм,— диде Нурморатов егетләнеп.— Тик сез үзегез дә, Госманхуҗа әкә, вакыты җиткәч ярдәм итсәгез иде
— Истән чыгармыйм мин Теге ният барып чыкмады әлегә Ләкин киләчәк өметсез имәс, үзгәрешләр булмый калмас.
— Җөдә рәхмәт үзегезгә Әле әти кеше кышлакта ярлы-гидайлар белән бәрелешкән икән. Ул фетнәчеләрнең уллары хәзер Кызыл Гаскәрдә хезмәт итә, ди Яшь әтәчләр гайрәт чәчми калмас, менә шул чак әткәйне канат астыгызга алсагыз, мин һәрвакыт.
— Карарбыз. Тик хәзергә теләсә кайда ризасызлык чыгармый тору хәерлерәк булыр иде
— Нигә?
— Вакыты андый имәс. РСФСР белән килешү төзеп, Бохарабыз- ның бәйсезлеген ныгытканчы, бигрәк тә бердәмлек кирәк. Төшенәсезме9 Гидайларга шәфкать күрсәтү, мөселманнарның үзара тату, ярдәмләшеп яшәве яхшырак Төшенәсезме9 Шомарган таш булырга.
— Мин үзем, әлбәттә, аңлыйм Картлачыбыз гына дуамалрак, сәясәт кешесе имәс.
— Аңлатыгыз үзенә. Инде төп эшегезгә күчсәк, сулларны күзәтәсезме соң?
— Әйе Тегендә-монда фәкыйрь диһканнарны, ялчыларны оештырып йөриләр. Тик әлегә кышлакларда эшләре бик пешми.
— Араларына үз кешеләребезне мүкләргә иде. Эчтән таркатырга.
— Мин үзем нәкъ менә шулай хәрәкәт кылырга тырышам да инде Юк эшне бар итеп, койрык кебек тагылгалыйм
— Суллар оештырган җыелышларга эләгеп, сыбызгы борыннарга Бохарадагы хәлләрнең Рәсәйдәгегә бер дә охшамавын, ат азгынының гына тайга иярүен ипләп искәртә алсак, тагын да яхшырак булыр иде
- Әлбәттә. Тик аларның телен белү җиңел имәс.
— Җыелышларын кайда, кайчан җыячакларын алдан ачыклап, моннан соң миңа хәбәр итеп торыгыз әле
— Баш өсте.
— Фәйзуллага да. Таштимергә дә яманлык теләмәйбез, бәйсез Бохара мәмләкәте язмышын кайгырту гына бу. Төркия, Иран кебек дәүләтләр сафына бассак, безгә шул җитәде.
Әмма Хуҗаев. Тураевлар менә шушы юлда киртә имәсме9— дип гаҗәпләнде Латыйфхан
Алар революция алдына чамасыз күп бурычлар куеп ялгыша Кайсы яктан чагыштырсак та, Бохара Европадан ерак, тормышта аның үзенә генә хас юлы бар. Саташучылар белән рәхимсез бәреле
шеп. үзебезнең хаклы икәнлекне исбатларга. Бохара Халык Совет Рес-публикасын ят көчләр йогынтысыннан азат итәргә тиеш без.
Латыйфхан Госманхуҗаны күптән белгәнлектән, бәхәскә кереп тормады. Ул үзе көрәшнең сәяси юл белән генә хәл ителеп бетәсенә ышанмый, мондый тартышның кискенрәк тукмашуларга китерәчәген күздә тота һәм шуңа әзерләнә иде. Чөнки ул атасына каршы күтә- ♦ релүчеләрнең иртәме-соңмы баласына да кагыла башлаячакларын ? сизенә, әмма үзендә әнә шул үсеп-тернәкләнеп килүче күпчелек ягы- * на чыгарлык дәрман таба алмый иде Булатхуҗаев исә гади миллио- < нердан чын дәүләт эшлеклесенә әверелә башлаган сыман тоелды Ла- “ тыйфханга. Билгеле, бу аңа кесәсен кабартырга бер дә комачауламас * Кара син аны. ничек шомартып маташа, дип уйлады ул көнчелеге ч кузгалып Үзе Тураевларга баз казый, үзе аларга бер дә яманлык те- ® ләми имеш Төлке дисәң дә төлке инде, бәлки гыйбрәт алырга кирәк- тер менә шул ардан? «
Нурморатов. билгеле, көнчелеген тышка чыгармады, саубулла- ® шыр алдыннан янә бер фикерен генә уртаклашты
— Госманхуҗа әкә,— диде ул.— мәмләкәтнең бәйсезлеге багла- ” нышларны киңрәк җәюне таләп итә. Безгә шәрык дәүләтләре белән тыгызрак аралашу бигрәк тә хаҗәт. Ләкин хәзергә кадәр Бохара иң якын күршесе Әфганстан белән дә илчеләр алмашырга ашыкмый
— Әйе шул Революциябезнең беренче көннәреннән башлап диярлек мин бу хакта иптәшләргә гел тукый киләм инде
— Пар күгәрчен кебек тату яшәү начармыни7 Моңа кем каршы7
— Фәйзуллалар төркеме Имеш. Әфганстан үзара ярдәм итешү турында әмир белән хәрби килешү төзегән ил
— Әмир мәмләкәт башлыгы чагында булды ич ул,— диде Нурморатов. ачуы чыгып — Күрше дәүләт дусларча ярдәм күрсәтүне үтенгәч. нишләргә тиеш иде икән соң Әфганстан7 Ә хәзер эш башка Аманулла хан элек тә Яшь бохаралыларга теләктәшлек белән карый иде. алар идарәгә килгәч исә. бәйләнешләребезне яңартуга ул бигрәк тә сөенеп тотыначак
—' Мин дә шулай уйлый идем Үгетли торгач, моңа бүтәннәрне дә күндердем шикелле. Аптырагач. Фәйзулла да бирелергә мәҗбүр булды.— Сез телгә алган һәр ике мәмләкәткә рәсми тәкъдим җибәрергә җөрьәт итте.
— Җавап бирделәрме соң7
— Әлегә юк Тик без РСФСР белән төзеләчәк килешүне алдан ук аермачык күз алдына китерергә тиеш Хәрәзем риза булган шартлар сезгә ошадымы?— дип кызыксынды Булатхуҗаев
— Бөтенләй үк имәс. Килешүдә Хәрәземнең бәйсезлеген чикләгән урыннар бар
— Хуҗаев. Хәкимев, Куйбышевларга юллыкканда сез менә шуларга басым ясагыз Алдан ук теләкләребезне белеп торсыннар Әңгәмә ясап чыккач, күрерсез әле мине. Ә хәзер, кичерәсез, монда утырышыбыз башланачак.
Нурморатов комиссар Булатхуҗаев белән җылы саубуллашып, кабинеттан чыгып китте Үзен борчыган кайбер нәрсәләрнең ачыклануына ул бик канәгать иде
16
Телеграмма
РСФСР Тышкы Эшләр Халык комиссары Г В Чичерингә
Бәреп тошерелгән хыянәтчел һәм интектергеч әмир хакимияте урынында барлыкка китерелгән Бохара Совет Республикасы баш күтәргән халык ихтиярын үтәп
Ьетен дөнья әһеленә бигрәк тә изелгән Шәрык милләтләрен азатлыкка чыгару көрәшендә алгы саф га баруы белән мәхәббәтебезне казанган тугандаш рус халкына, барлык илләр белән иң тыгыз дуслык һәм хезмәттәшлек багланышларында яшәргә какшамас нияте барлыгын белдерә
Бохара Республикасы, шушы карарын кабул итеп. РСФОР Тышкы Эшләр халык комиссарына, ике дус республика мәнфәгатьләрен күздә тотып, үзара даими Дипломатик Вәкилләр алмашырга тәкъдим итә
Бохара Халык Совет Республикасы Халык Комиссарлары Советы Рәисе. Тышкы Эшләр комиссары Ф Хуҗаев
Бохара. 1920 елның сентябре
Телеграмма
Бөек Әфганстан Дәүләте әмире Аманулла хан Галиҗәнапләренә
Әлегә кадәр үз хөкүмәте тарафыннан акылга сыймаслык дәрәҗәдә изелгән Бохара әһеле халык мәнфәгатьләрен илбасар инглиз империализмына саткан. Совет Ру- сиясенә дошманнарча хәтәр маҗаралар әзерләгән әмиргә каршы баш күтәрде һәм аны тәхетеннән бәреп төшерде, үз вәкилләре җитәкчелегендә тулы бәйсезлеккә ирешәчәгенә. милли тормышын тыныч юл белән уңышлы рәвештә алга җибәрә алачагына ышанып мәмләкәт очен республика идарәсе рәвешен сайлап алды
Бохара Халык Совет Республикасының Тышкы Эшләр Халык Комиссариаты шушы хакта Сез Галиҗәнапкә хәбәр итеп, бөтен мәмләкәтебез исеменнән Әфганстан һәм Бохара халыклары арасындагы күп гасырлы күршеләрчә дуслык мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә сакларга һәм үстерергә ныклы нияте барлыгын белдерә Бохара Совет Республикасы Тышкы Эшләр Халык Комиссариаты, дусларча дипломатик багланышларны ныгыту очен Сез Галиҗәнаптан иң якын арада үзара Тулы вәкаләтле Вәкиллекләр алмашуны билгеләвен үтенү хәерле дип саный
Бохара Халык Совет Республикасы Халык Комиссарлары Советы Рәисе. Тышкы Эшләр Халык комиссары Ф Хуҗаев
Бохара. 1920 елның сентябре
17
Каганнан кайтып килүче Фарукҗан Чека урнашкан кәрвансарай капкасы төбендә Амантайны күреп, гаҗәпләнә калды. Җитез генә атыннан сикереп төште дә. исәнләшергә дә онытып
— Ни булды9 Нигә болай иртәләдең? Без кичен күрешергә килешкән идек ич9— диде.
Амантай бер кырыйдарак чүгәләп торган кызыл гаскәригә ымлап:
— Без иптәшем Иргәш белән әле.— дип җавап бирде — Сезне инде байтактан сагалап торабыз. Фарукҗан шунда гына дувал күләгәсенә чүгәләгән ят солдатка күз салды Утыз яшьләр тирәсендәге дәү гәүдәле, ачык чырайлы, кыйгачрак кашлы бер егет икән. Үз исемен телгә алуны ишеткәч, ул да Байкучатов янына килеп басты.
— Сез ашыгасызмы?— диде Фарукҗан.
— Безне иртәгә басмачыларга каршы Байсын ягына җибәрергә җыеналар. Шуңа күрә бүген ял бирделәр.
— Сәгать ничәләр бар икән әле?
— Төш ауды бугай инде.— диде Амантай
Фарукҗанга бу гәп уйланырга вакыт отар өчен генә кирәк иде Сәгате беләгендә, әмма егетләр күрерлек түгел
— Алайса мине шушында бераз көтеп торыгыз,— диде ул.— Якындагы берәр чәйханәгә кереп, ял итә-итә гәпләшербез.
Фарукҗан тезгенне Амантайга тоттырды да ашыга-ашыга үз кабинетына юнәлде. Нурморатов сукрана башлаганчы, яшерен почтаны тизрәк агентура бүлегенә тапшырырга кирәк иде Сере беленгән хатларны эшлекле генә кыяфәттә Латыйфханга кертеп биргәндә, үзенең типографиядә чамадан тыш озак торуын, хәзер исә Ревкомга йөгерәсе барлыгын аңлатып, сүзен бик кыска тотты һәм. хезмәттәше ни дә бул- 76
са эндәшкәнче, бүлмәсеннән чыгып та сызды
Яңа танышларын Чекадагыларга бик үк танытасы килмәгәнлек- тән, Амантай белән Иргәшне үзенә иярткән Фарукҗан бүтән мәхәлләдәге аулаграк чәйханәгә юл тотты Тиздән алар бер ачык әйванның күләгәдәге сәкесенә аяк бөкләп менеп утырдылар да. касәләренә чәй ясап. ф сусын баса-баса әңгәмә корып җибәрделәр Фарукҗан. вакыты кысан- 2 рак булса да. егетләр белән гәпләшмичә Ревкомга китәсе итмәде Чөн- z ки аңа торган саен ачыклана төшкән катлаулы шартларда ниятләрен = тормышка ашыру өчен ныклы таяныч, ышанычлы ярдәмчеләр кирәк- | леге сизелә башлаган, ул инде яңа планнар корырга тотынганчы ук. • Амантайны нәкъ менә шуңа яраклы егет дип уйлап куйган иде *
— Димәк, сезне ерак сәфәргә җибәрмәкчеләр7— диде ул эченнән пошынып.
— Әйе Әгәр отрядтан аерылып калмасак. иртәгә таңнан куз- 10 талачакбыз,— диде Амантай. s
— Аерылып калу теләгегез дә бармыни? $
— Бар иде шул. сезнең янга тора-сала йөгерүебез дә бушка-би- £ кәргә генә түгел Мин әллә кайларда озак-озак юлга чыгып йөрсәм. Балҗанны кем кайгыртыр? Аңа тагын берәр этлек эшләмәсләр, дигән ышанычым юк гуй. Җулдас Шиһабетдинов та дөнья куйганнан соң
— Анысы хак инде үзе
— Менә Иргәшнең дә күңеле тыныч имәс
— Ни өчен’
— Кичә туган кышлакларыннан килгән бер якташын күргән ул Бик зур бәла чыккан анда, дустымның атасы белән энесен хәбескә ябып куйганнар
— Кемнәр?
— Нурморат байлар.— диде Иргәш телгә килеп.— Кышлактагы байтак кешегә үз кырларын уртагыннан эшкәрттерә торган карун алар. Җирләре әз булганлыктан, менә безнекеләр дә өлешкә кергән булган Аның шарты буенча, әнә шул уртагыннан игелгән мамыкның үзенә тигән уңышын да ярлылар җир хуҗасына сатарга тиеш Ул билгеләгән арзан бәядән Быел безнекеләр, минем сүзне тыңлап, үз мамыгын югарырак хакка кем алса, шуңа сатачагын белдергән, аңа бүтәннәр дә кушылган икән Бай абзыйның шуңа җене чыккан, кирегә сукалаучыларны үзенчә акылга утыртырга керешкән
— Халык революция булганын белмимени7 Күмәкләшеп бер байны да җиңә алмыймы7—диде Фарукҗан
— Юк шул Кайсы аңа бурычка баткан, кайсы сәдакасын алган Туган-тумачалык, күршелек хакы дип. байның улы Бохарада зур урында эшли икән, дип тә кыймыйлар Аннары безнең якта да басмачылар хәрәкәт итә башлаган икән, бай абзый шуларга да таяна торгандыр инде. Халык өркетелгән
— Кышлагыгыз кайсы якта7
— Зәрәфшән елгасы буенда Шуннан Каратау итәге башланып китә, усаллар яшерен оя корырлык аулак җирләр
— Иргәш Байсын якларына китеп югалса, кардәшләрен якларга кеше дә калмый,—дип Амантай иптәшен куәтләде - Җәберләнгән карт белән якын энесенең бердәнбер өмете хәзер ул гына
Фарукҗан тәмәке кабызып, бу ике егеткә ничегрәк булышырга мөмкин икәнлеген уйлый башлады Йөрәкләрендә байгураларга карата нәфрәт кайнаган сугышчыларны, әлбәттә, үзеннән ерак җибәрергә ярамый иде аңа Тугрылыклы таяныч буласыларына шикләнәсе дә юк
— Кызыл Гаскәрдә күптәнме сез. Иргәш туган ’ дип сорады ул
— Елдан артык
— Шулаймыни7 дип гаҗәпләнде Фарукҗан — Бохара революциясе күтәрелүгә ике ай да тулмады ич әле
— Ә мин Нурморат байлар эзәрлекләвеннән Төркестанга качкан идем, беренче мәртәбә шунда кулга корал алдым
— Сөйләтсәгез. Иргәш әкәнең тормышы үзе бер кыйсса,— диде Амантай — Ул инде Шиһабетдинов кулы астындагы мөселман батальонына язылып. Җидесуга барып та сугышкан.
Фарукҗанның сораулы карашын күреп. Иргәш:
— Әйе. андый хәлләр дә булды.— диде.
— Бохарага күптән әйләнеп кайттыңмы?— дип сорады Байку- чатов.
— Өч-дүрт айлар чамасы элек. Яраларым төзәлгәч, Каган мамык эшкәртү заводында эшли башлаган идем, революция тагын хәрби кием кияргә мәҗбүр итте менә.
— Шиһабетдинов сине шәхсән белә идеме?
— Каганда яңадан очрашкач, бик тиз танып алды. Җидесуга баручылар арасында без — үзбәкләр әллә ни күп имәс идек, бәлки шуңа күрә исендә калдырган булгандыр.— диде Иргәш.
— Яшермә инде Фарукҗан жулдастан.— диде аңа Амантай,— Шиһабетдинов сине Җидесуда чакта ук бервакыт мактаган булган гуй.
Байкучатов Амантайга карап көлемсерәп куйды. Иптәше өчен юкка гына бу кадәр тырышмыйдыр егеткәй, дип уйлады. Дөньяны ерып бара торган чая адәм булса, мичәүгә җигәр өчен Фарукҗанга бүтәнне эзлисе дә юк. Тик менә Ревкомга барыр вакыт җитү аны сүзен түгәрәкләргә ашыктырды
— Сез. егетләр. Чекада хезмәт итәргә ризамы’
— Җарайды
— Риза, риза!
— Алайса кирәкле абзыйлар белән сөйләшеп карыйм әле, сез мине шушында көтеп торырсыз
Амантай бик ялынган төстә Фарукҗанны урамга кадәр озата чыкты.
— Өмет сездә генә Байкучатов җулдас.
Чакырылган җиргә Фарукҗан шактый кичегеп килгән булып чыкты — Ревком председателе урынбасары Габделхәмит Гарипов сүзен аны шелтәләүдән башлады. Шуннан соң кичә сорашырга җыенган Сипулян кышлагындагы хәлләргә ләм-мим кагылмастан, ипле генә хәрби комиссар вакыйгасына күчте.
— Теләсә нинди эштә төгәллек яхшы.— диде ул.— Ат урлангач, абзар бикләүдән ни файда’ Шиһабетдинов та, әгәр яңадан терелә алса, үзенә-үзе кул салуны бәлки уйлап та карамас иде. Змма эш узган Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Ә бит Баһаветдин революция эшенә нинди бирелгән кеше иде Сез аның белән танышырга өлгергән идегезме әле?
— Юк, туры килмәде.
— Кызганыч. Ифрат та хөрмәткә лаек комиссар иде ул. Намуслы, тугрылыклы, дәртле Әмма кайнаррак канлы, мавыгыбрак китүче каһарман иде Калган сыйфатларыгызны әлегә юньләп белмим, тик мавыгу ягыннан Шиһабетдиновка охшагансыз икән. Мәрхүмнән гыйбрәт алыгыз, мавыгу яхшыга илтми Үзегезне йөгәндә тотарга, вәгъдәчел булырга кирәк.
— Тырышам инде тырышуын, тик Кагандагы эшләремне дә үтәргә кирәк иде ләбаса
— Мин кичегүегезне генә әйтмим, башка яктан да гайрәтне чигермәвегез хаҗәт Илнең күзе очлы, безгә хәбәрләр килә тора.
Гариповның йоны кабару сәбәбен чамалый башлаган Фарукҗан. Тураев искәртүләрен һәм Чека председателе кисәтүен хәтерләп, берни 78
белмәгәнгә сабышты Йөрәге кымырҗуын басарга тырышып. Сими- ниев чаккандыр инде, дип уйлады Аның исәбенчә. эчен тырнаган хәбәрне Ревком әһеле үзе белдерергә тиеш иде Әмма көтеп-көтеп тә Га- риповның ни дә булса өстәргә ашыкмавын күргәч. Фарукжан ирексез- дән телгә килде Чөнки ул һаман шулай авызын йомып утырса. Габделхәмитнең: бу егет сырт кабартып маташа икән әле. дип уйлавы һәм * тагын да җенләнәрәк бирүе ихтимал иде
— Тел сөяксез,— диде Фарукҗан — Кемнәргәдер ышанып. Сипу- = лян кышлагына да йөгерттегез ич безне, нәтиҗәсе генә, белгәнегезчә. g ташка үлчим булып чыкты. »
Гарипов әңгәмәне үзе теләгән юнәлештән читкә борып алып ки- = тәргә ирек бирмәде, Фарукҗан әйткәнне бөтенләй ишетмәгәндәй
— Яңа җирдә нинди шәп дуслар таптыгыз соң9— дип сорады » — Бохара революциясенә хезмәт итүчеләр миңа барысы да дус. * — Эредән кубарга яратабыз да инде без.— диде Гарипов
— Дөресе генә ө
— Ә исемнәрен атасак9 Күзгә төтен җибәрмәсәк9
— Монда бөтен гомер эштә уза инде.— диде Фарукҗан — Кеше н белән шунда танышыла Миңа иптәш Әминев тә бик ошый. Юлтай Си- миниев белән Латыйфхан Нурморатовлар да күңелгә якын әйбәт егетләр
— Шулаймыни9
Гариповның чәнечкеле тавышы буенча Фарукҗан үзенең артыграк бөгеп ташлавын чамалады һәм тизрәк хатасын төзәтергә ашыкты
— Билгеле, эш барышында үзара бәхәскә дә кергәлибез, әмма
— Йә. йә, нәрсә «әмма»?
— Әмма сер сыйдырырлык, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык кешеләр алар
— Шулай икән, нинди ике төрле сүз булырга мөмкин9 Безнең максатыбыз бер генә. Ревком һәм Халык Комиссарлары Советы карарларын үтәү Ревком рәисе аңлатканча, бөтен Бохара мәмләкәте халкы бер сулыш алып яшәргә, бер сафка басып көрәшергә тиеш Үзара баш бирми, һәркайсыбыз мөгез чыгарырга тотынса, потыбыз бер тиен!
Фарукҗан Ревком председателе урынбасарының партияне бөтенләй телгә алмавына игътибар итте Гаҗәп! Әйтерсең лә. Бохара революциясе коммунистлар җитәкчелегендә ясалмаган. Әйтерсең лә, Ревком башына менеп утырган бай сәүдәгәр бер сынык икмәккә мохтаҗ диһканнарны гына көне-төне кайгыртудан бушамый! Нәрсәдер сәеррәк акыл сатып тора шикелле бу Гарипов Үзенең чын уйларын әйтеп бирүдән ни өчен сакланырга тиеш соң әле Фарукҗан9 Бер сүзгә килә алмаудан куркыпмы9 Билгеле, андый очракта хәлләр катлауланмый калмас Чека председателе юкка гына сак булырга өндәмәгәндер инде егетне Тик хәзер ул Ревкомда коммунист белән йөзгә-йөз сөйләшә ләбаса' Фронтларда бет симертеп, нужа шулпасы эчеп тапкан хакыйкатен нигә ярып салмаска тиеш соң әле ул9
— Бай белән ярлы бер сулыш алырмы икән9— диде ул ниһаять — Изүче белән изелүче бер сафка басармы9
— Монда байлыкның ни катнашы бар9
— Хакимлекне кесәсе кабарган сәүдәгәрләр эләктереп алгач
— Тураев исе килә бу сүзләрдән,— дип чыраен сытты Гарипов — Сәүдәгәр гаиләсендә туу гына кешегә ышанычны какшатырга тиеш түгел, агай-эне
— Аларның эчкерсезлегенә шикләнми карау мөмкинмени9
— Сез Коминтерн вәкиле Куйбышевны. Бөтен Русия Чекасы башлыгы Дзержинскийны да дошман күрәсезме9
— Тәүбә, тәүбә. Аларны миллионер Мөхетдиневләр белән чагыштырырга ярамый ич инде,—диде Фарукҗан ачуы килеп
— Ә нигә ярамасын9 Беренчесе — кадет корпусын тәмамлаган
офицер малае, икенчесе — Польша морзасы.
Байкучатов үзенә үрнәк, чын коммунист дип санаган бу кешеләрнең кем баласы икәнлеген бөтенләй белмәгәнлектән. аптырап калды әмма Гарипов алдында наданлыгын күрсәтәсе килмәгәнлектән. бәхәстән тыелды. Ревком әһеле исә дәлилләрен тагын да ныгытып куйды
— Гаҗәп түгел,— диде ул,— өстен катламнарның иң намуслы, иң алдынгы вәкилләре элегрәк тә хезмәт ияләре ягына чыккалаган Маркс көрәштәше Энгельснең фабрикант булуы һәр укымышлы кешегә билгеле Мөхетдиневне дә нәкъ менә шундый каһарманнар исәбенә кертү табигый булачак.
— Ул үзенең байлыгын фәкыйрьләр белән уртаклашканмы соң’
— Монысы һич тә мәҗбүри эш түгел.— диде Гарипов.— Мөхетди- невләр мөлкәте болай да Бохара мәмләкәтенең байлыгы санала. Берничә көндәшен генә искә алмасак. кем дә алар малына күз алартмый
— Революцион аңга ия кеше башкаларның мохтаҗлык кичерүен үзе күрергә һәм тоярга, аларның хәлен җиңеләйтүне кайгыртырга тиештер.— диде Фарукҗан — Югыйсә, аның революционер исемен күтәреп йөрүеннән ни мәгънә7
— Әйдәгез, без бу хакта сөйләшмик әле,— диде йөзе кырысланган Гарипов — Бала кеше исән-сау атасының малына хуҗа була алмый. Габделкадыйр әкәнең юмартлыгын, үз тормышын куркыныч астына куеп, әмир золымына каршы җаны-тәне белән көрәшүен монда олысы-кечесе бик яхшы белә Без аларга акыл өйрәтергә килмәдек, бары булышырга гына. Шулай килештек ич инде?
Фарукҗан эндәшмәде, ул инде хәзер Габделхәмит Гариповның Мөхетдиневлар тарафдары булуын да. үзенә карата аның мөнәсәбәте үзгәрүен дә ачык төшенде. Әмма бу үзгәрешнең сәбәбен бик үк аңлап бетермәде Беренчедән. Тураев искәрткәнчә, ике сыңар — бер кием булган Мөхетдинев белән Хуҗаевның соңгысын ялгыш та телгә алмавы белән сәерсендерде Гарипов Икенчедән. Шиһабетдиновны Мөхет- диневкә ялгап олылавы белән дә гаҗәпләндерде Монысы инде Таштимер Тураев фаразына бөтенләй каршы килә иде Ут белән бозны бергә куш. имеш' Монда ниндидер сер. хәйлә-мазар булырга тиеш, күрәсең Югыйсә Байкучатов Шиһабетдиновны кайгыртуын сиздереп кенә сөйкемсез сөяккә әйләнмәскә тиеш иде. Үзенең күңел сындырырлык бүтән кимчелеге, җан биздерерлек адымы күзгә чалынмавына иманы камил иде аның Димәк, ниндидер астыртын уй борчый Гарипов- ны. шунлыктан капшыйдыр инде ул якташын.
Ревком председателе урынбасары аның дәшмәвен килешү билгесе санапмы, сүзен эшлекле йомыш кушу белән тәмамлады
— Сезне берәр атнага Ташкентка җибәрергә булдык әле.— диде ул — БХСРның сәүдә вәкиллегенә йөк озата барырсыз.
— Кайчан?
— Иртәгә үк юлга җыену кирәк Командировка якларын иптәш Әминев үзе аңлатыр Чекага кайткач та, аның хозурына керегез Йомыш җаваплы, сынатмагыз. Бохара республикасы финанс кыенлыкларын җиңә алмаса. халык революцияне кабул күрмәячәк Шунлыктан безнең өчен сәүдә хәлиткеч әһәмияткә ия.
— Аңлашыла.
— Урысча да белә торган дөнья күргән егет, тырыш чекист булуыгызны исәпкә алып кушабыз бу җаваплы эшне
— Рәхмәт
— Барыгыз, хәерле юл телим!
Әңгәмә сугу әллә ни барып чыкмаса да. очрашуның болай эшлекле тәмамлануына бик риза иде Фарукҗан Ләкин Чека председателе Әми- 80
нев бер дә уйламаганда аны яңадан пошаманга төшерде Кисәтүләремне күңелегезгә юньләп салмагансыз, ахры, егеткәй7— диде ул
— Нигә. Галимҗан абый7
— Саксызлыгыгыз көттермәгән ич.
— Нинди саксызлык? *
— Көтелмәгән командировканың серен аңларга башыгыз җитми- > мени соң. җанкисәгем7 =
— СеР’ 5
— Бәласеннән башаяк, дип ераккарак олактырырга тырышулары ♦ түгелме икән болай сезне? =
— Шул сәбәп булдымы икәнни7 s
— Вакыйгалар куерган җирдәнчитләштереп, хәтәр кызуыгызны я
сүрелдерергә омтылу сыман бу. минемчә
— Чыннан да. Ташны менә кая тәгәрәткән икән Гарипов' Ә мин. s тиле, җаваплы эш куштылар, дип кәперенә яздым тагын *
— Моны инде мич башыннан төшмәгән җан аңламаса гына Йөк X озата баручылар сездән башка да җитәрлек булачак анда
— Таманысы Чека мине ул сәфәрдән йолып кала алмыймыни7 Бүтән берәр йомыш кушыпмы, авырый дипме7
— Ревком сүзен санга сукмау ярамый шул. Гарипов сезне тәгаенләп атагач, тәкъдимне кире кагу кыенрак Уйларга кирәк
— Моны уйлап баш ваткан арада ашыгычрак бер нәрсәне хәл итәсе иде, иптәш Әминев.— диде Фарукҗан— Чека таяна алырдай кешеләрне барлый йөрергә кушкан идегез ич әле сез
— Әйе
— Эзләнә торгач, менә дигән ике егеткә юлыктым мин Үзебезнең эшкә тартасы иде аларны
— Ниндирәк кешеләр?
— Икесе дә кызыл гаскәри, хәрби комиссарның аерым отрядыннан Элек берсе көтү көткән, икенчесе иген иккән, аннары бераз Каганда. заводта эшләп алганнар. Икесе дә әмир өнен штурмлауда катнашканнар
— Кайдан белдегез?
— Үзләре сөйләде.
— Сайрамыйлар гына микән соң алар7 Тикшердегезме7
— Өлгермәдем Тик безнең сөяк булулары әллә кайдан сизелә
Чека председателе Фарукҗанга карап көлемсерәде дә
— Болай ярамый. Байкучатов. - диде - Башта яхшылап аныкларга кирәк кешене Әгәр аларның һич югы берсе генә дошман шымчысы булса да, күпме бәла чыгасын чамалыйсызмы7 Безнең кебек тәҗрибәсез. махсус әзерлексез чекистләрнең ышанычын казанып, серебезне ятларга ташый башласа, халыкка зыян-зәвер китереп яман атын үзебезгә күтәртсә7
Фарукҗанның. Амантай белән Иргәштән шикләнмәсә дә. Әми- невкә каршы килергә теле бармады Аның ни әйтергә дә кыймый торуын күреп. Чека председателе йомшый төште
— Ton Бохара егетләреме соң үзләре?— диде
— Әйе Берсе үзбәк, икенчесе казакъ
- Монысы яхшы, күздән ычкындыру ярамас аларны
— Егетләрне иртәгә басмачыларга каршы Байсын ягына җибәрергә җыеналар Аларны шушында калдыру күбрәк акланыр иде
Фарукҗан Чека председателенә Амантай белән Иргәш турында бөтен белгәннәрен сөйләп биреп, үз тәкъдимен кыюрак нигезли башлады
Мин бүген кичен аерым отрядның командиры белән очрашам әле. сөйләшеп карармын,— диде Әминев — Соңрак кагылырсыз, утым янып торуы тәрәзәдән күренер
Фарукҗан инде чыгып китәргә кузгалганда гына Чека рәисе аны бусагада туктатып:
— Монда сезне бер хат көтә бит әле.— диде.— Ниндидер үсмер малай китерде Дежур кулына да бирмәгән, мине көтеп алды
Байкучатов. коридорга чыгып, үтә пөхтә һәм җиренә җиткереп ябыштырылган конвертны ачкач, иң элек хат язучының кулы таныш булмавына игътибар итте, аннары кәгазь битенең аскы почмагындагы имзаны укыды Хәбәр бөтенләй өмет итмәгән кешедән — Зөһрәгөлдән килгән иде
18
• Фарукҗан'
Кайчан да булса сезгә хат язарга туры килер, дип бөтенләй башыма китермәгән идем Шуна күрә кайда эшләвегезне, яшәвегезне дә сорап тормаганмын Тик бүген очраклы рәвештә исемегезне ишеткәч, аннан да бигрәк, гәп коручыларның нәкъ менә сезне күздә тотуларын чамалагач кына, кулыма каләм алдым Фарукҗан. моннан соң бик каты сак булыгыз Бохарада сезгә теш кайраучылар бар икән Алар берни алдында да тукталып калмаячак, уңны-сулны карап, итәк-җиңне җыеп йөрегез Бу сүзләрне язасым килмәсә дә. бәлагә таруыгыздан, харап булуыгыздан куркып, үтенәм тормышыгыз кыл өстендә китегез сез тизрәк бу яклардан1 Үз арагыздагы хыянәтче бик хәтәр, серегезне зинһар теләсә кемгә чишмәгез Уку өенә бүтән аяк баса күрмәгез, безнең танышлыкны берәү дә белмәсә яхшырак Шуның өчен исемемне телгә алмагыз, бу хатны да укыгач юк итегез
Үзебезнең язмышны уйлагач, торып-торып елыйсым килә: нинди гаебебез булды икән тәңре һәм аның бәндәләре алдында’ Ә сез соңгы тапкыр күрешкәндә шул кадәр йончыган идегез, мин әле дә бүлмәдә ничек өстәлгә таянып утырган көе йокыга талган кыяфәтегезне оныта алмыйм Әле дә. икейөзле хаиннәр җанын гына кыймаса ярар иде. дип сезнең өчен шул хәтле куркам, эшем эш, ашым аш түгел, йокыларым да әллә кая очты хәзер Бохарада чын революция ясарга әле иртәрәк Мондагы халыкның хәлен дә. гадәтен дә беләм ич мин Дөнья кырылган чакта кеше гаугасына тыгылып нигә тозакка кабарга’ Ыгы-зыгы басылгач, ихлас күңелдән булышып йөрүебезне җирле халык онытсын яки гаепләсен өчен генәме? Күр дә тор. бу бер заман нәкъ менә шучай булачак әле Кайтып китегез сез. Фарукҗан. илкәйгә' Гомер ике килми мөмкинлегегез барда үз бәхетегезне кайгыртырга тырышыгыз Минемчә, сез хәзер бик үзгәргән, кем күңелен дә эретерлек егет булып җитешкәнсез Хәвеф-хәтәрдән исәнаман котылуыгызны теләүче яшьлек дустыгыз •
Фарукҗан. Зөһрәгөлнең бу хатын укыгач, иңенә ишелгән авырлыкны тоймый кала алмады Симиниевләрнең өнәми каравы. Тураев искәртүе. Гариповның сәер әңгәмәсе һәм ул кушкан йомышның яшерен серен Чека председателенең аңлатып бирүе, ниһаять, яшьлек дустының кисәтүе — болар барысы да аның баш очында болыт куеруын раслый иде Кем икән соң ул араларында йөрүче елан? Дошманы кем булса да. койрыкны кысып аулакка шыла торганнардан түгел шул Байкучатов Муены сынганчы яки җиңеп чыкканчы көрәшәчәк ул алар белән Яхшылык тели теләвен Зөһрәгөл, әмма яңа Фарук- җанның. әйе. әйе. моннан җиде еллар элек күргән шәкерттән бөтенләй аерыла торган егетнең ниндирәк кеше икәнлеген белми шул кы- зыкай Кызыкай9
Фарукҗан яңадан хатка күз йөгертте «Харап булуыгыздан куркып үзебезнең язмышны уйлагач оныта алмыйм кем күңелен дә эретерлек егет* Хәвеф-хәтәр барлыгын гына хәбәр итми, тагын ниләр турындадыр ишарәли шикелле бу хат. Әллә соң күңеле кузгалганмы Зөһрәгөлнең9 Хәзер нишли ала инде ике бала анасы? Кияве нинди кеше икән9 Яшьлек хисләренә таянып кына алар тормышына бәреп керә аламы соң Фарукҗан9 Юк. юк шул! Еллар буе исеннән чыгармавы рас. аны яратуын да яшерә алмый ул. әмма хәзер кайбер нәрсәләр ачыклангач Мин-минлегенә кагылганлыктан гына түгел, инде язмышны үзгәртү мөмкин булмаганлыгын төшенүе, шуңа күрә яшьлек мәхәббәтеннән өмет өзүе аркасында да Зөһрәгөлгә баглы планнар корырга җөрьәт итми иде Фарукҗан Илләр язмышы капылт 82
үзгәргән заманда ниндидер бер егетнең хыяллары чәлпәрәмә килүен кем санга тыга7 Җәрәхәтле аның бәгыре, хаты күрсәткәнчә, сөйгәне дә тыныч түгел, ахры, әмма шул кадәр ераклашкан ярларга хәзер күпер салу мөмкинмени7 Зөһрәгөл үзен телгә алуны үзе үк тыеп торганда кая инде ул!
Байкучатов шырпы сызып, хатка ут төртте дә аның дөрли-дөрли 3 янып бетүен сабыр гына күзәтеп торды Кемнәр янавын өзеп әйтә £ алмаса да, кисәтүе өчен рәхмәт Зөһрәгөлгә һөҗүмне күндәм генә көтеп х тормаячак инде Фарукҗан, ышаныгыз!
• • • х
ct
К
Аны күреп алгач урыннарыннан сикереп торган Амантай белән » Иргәшне Байкучатов бер ишарә белән кире сәкегә утыртты һәм үзе дә «“ алар янына теркәлеп: s
— Хәлдән килгәннең барын да эшләдем, егетләр,— диде — Кал- е дырырлармы, юкмы — бүген кичен хәл ителергә тиеш
— Рәхмәт, җулдас Байкучатов. Өметебез сездә генә гуй. көтәрбез. н Фарукҗан кесәсеннән берничә көмеш чыгарып
— Берегез чәй дә алып килегез инде.— диде — Иркенләп гәп корырга да була хәзер
Иргәш җитез генә йомышны үтәргә торып киткәч, Байкучатов кеше-карадан бушый төшкән чәйханә залына бер караш ташлап алды да:
— Амантай, яхшы беләсеңме син бу иптәшеңне7— дип эндәште.
— Нигә алай дисез7
— Буламы аңа ышанырга?
— Булады гуй, отрядта да үз итәләр аны Гидай Аның белән бергә сугышка керүчеләр Иргәшне тәвәккәл, куркусыз, дип сөйләделәр Менә миңа да ярдәм кулын беренче ул сузды
— Кара аны. мөгез чыгарса, башың белән җавап бирәчәксең1 Берәр чынаяк чәй белән тамакны чылаткач, Фарукҗан үзен кызыксындырган нәрсәләрне сорашырга тотынды
— Иргәш туган,— дип эндәште ул,— син Рахманкол белән танышмы7
— Хәрби комиссар йомышчысын әйтәсезме7
— Әйе. Тик икегез дә миңа «син» дип кенә эндәшегез әле. егетләр, дусларча булсын!
Иргәш, Амантайның «менә күрдеңме7» дигән төсле карашына елмаеп, сүзен дәвам итте
— Мин аны Җидесуда чакта ук белә идем Чөнки ул анда да гел Баһаветдин уртак тирәсендә чуалды
— Чуалды? Нигә алай дисең7
— Ә нәрсә?— диде Иргәш сорауга сорау белән
— Өнәмәгән шикеллерәк телгә алдың түгелме7
— Мин генә имәс, баштарак аны уртак Шиһабетдинов үзе дә бик үк хуп күрмәде бугай
— Алайса нигә үзенә йомышчы итеп алган соң7
— Ул Җидесудан киткәндә иптәшкә бөтенләй бүтән кешене сайлаган була Акларга каршы иңгә-иң торып сугышкан. Верный фетнәсен дә бергәләп бастырышкан егетне
— Нигә сүтелгән соң7
— Сүтелмәгән. Верный политбүлеге бирмәгән Тиздән ул егетне запас батальон комиссары итеп билгеләгәннәр Менә ул азамат ичмасам егет дисәң дә егет иде Атакага барганда алга ургыла, чигенгәндә иң арттан, бүтәннәрне каплап, атыша-атыша иң соңыннан гына чигенә иде
— Ә Рахманкол7 Начар сугыштымыни ул7
— Начар түгел,— диде Иргәш төмсә генә.
— Шиһабетдинов аны башта ни өчен ошатмаган икән соң?
— Рахманкол революциягә кадәр полициядә хезмәт иткән.
— Шулаймыни9 Кызы-ы-ык Сез моны белә идегезме?
— Ул яшереп маташмады Хәер, теләсә дә. бу эш кулыннан килмәс иде Безнең арада Верный егетләре җитәрлек иде ич.
— Кызыллар ягына кайчан чыккан икән?
— Былтыр Ташкенттан безнең мөселман батальоны килү белән үзе кушылырга омтылган Чая егет ул. урысчасы да яхшы.
Фарукҗан Иргәш сүзләреннән аның Рахманколга бик үк дусларча мөнәсәбәттә булмавын ачыкласа да. әле үзен канәгатьләндерерлек дәлилләр ала алмаган иде Ни өчен ошатмаган икән ул аны9 Ошатмавы яки Рахманколга бик үк битараф карамавы сизелеп тора лабаса.
— Ярый, егетләр.— диде Байкучатов.— кичке эшкә дә әзерләнергә кирәк ич әле безгә. Киемнәрегезне берәр җирдә алыштырып, мылтыкларыгызны шунда яшереп килерсез инде. Сәгать җиде-сигезләр тирәсендә Газәли мәхәлләсенең чәйханәсендә хозурлана башларбыз Сез Каганга кайтып тормыйсыздыр ич инде?
— Юк. билгеле.
— Хәер, вакыт та калмаган икән ләбаса. Монда борын төртерлек берәр урыныгыз бармы соң?
— Бохарада Иргәшнең танышлары яши икән,— диде Амантай.— Чәйханәдә нишлибез инде9
— Анда хәзер төрле тынгысыз халык җыйнала икән Ләбихәвез Әрбаб мәхәлләсендәге шундыйрак бер оя әфьюн тартучылар аркасында туздырылганнан соң. Бохараның кайбер әһелләре Газәлидә күңел ача башлаган. Чәйдер, гәптер, җырдыр, төрле планнар корудыр— барысы да шунда икән
— Әлә-лә, күрәбез икән тамашаны,— дип елмайды Иргәш.
— Безнең бурыч — әнә шундыйларга тыныч кына колак салып утыру,— диде Фарукҗан Хәбәрдаррак кешеләр тирәсенә елышырга кирәк Сез. Иргәш, бездән аерым җиргә кунакларсыз
— Хуп мәйле.
— Иптәшләрегезне, алар белән кызыксынган шикле бәндәләрне дә караштырырсыз. Әмма төп бурычыгыз — Шиһабетдинов һәлакәте турында берәр яңалык ишетү
— Әле ул вакыйга тәмам ачыкланмадымыни?—дип сорады Иргәш.
Борчыла, вакыйганы авыр кичерә, күрәсең. Әмма ничек тынычландыра ала соң инде ул Иргәшне9 Шуңа күрә саран рәвештә
— Үзара гына әйткәндә — юк.— дип кенә җавап бирде
— Гаҗәп!
— Әгәр чәйханәдә безгә берәр куркыныч янаса, тавыш-тынсыз юкка чыгарга Мөшкел хәлдә лампаны бәреп төшерергә мөмкин. Бәрелеш була-нитә калса, бәлагә тарымас өчен, чәйханәнең бар тарафын алдан ук караштырып куегыз. Бигрәк тә керү-чыгу юлларын.
— Җарайды,— диде Амантай.— Анда безне шундый әкәмәтләр дә көтәмени соң?
— Белмим, бу инде һәр очракка әзер булыр өчен кисәтүем. Газәли мәхәлләсен беләсезме?
— Беләбез.
— Без. Амантай, шундагы чәйханә янында кыл җидедә очрашачакбыз. Ә сезгә. Иргәш. алданрак яки бераз соңрак килсәгез дә ярый Хәзер, әйдәгез. Чекага кузгалдык Икегезгә дә алтатарлар бирим әле Калганын шунда юл уңаенда аңлатырмын.
Дәвамы киласе санда