АФӘТ
РОМАН
Сигезенче бүлек
р-егетларне эти солдат уйната» Авылдагы хәрби хезмәткә барасы япь-яшь егетләрдән алып, инде армия хезмәтендә булган һәм анда булмаган кырык яшькә кадәрге ирләр — барысы да «солдат Әти аларны иске мәчет янындагы ачыклыкта тезеп, тигез сафларда такыр басудагы Шалкан атавы дигән җиргә алып китә «Солдатлар* агачтан үзләре ясап корымга буяган «мылтыклар-ын түтәсеннән сул кулларына тотып иңнәренә салалар да. дүртләп тезелгән тигез сафта әтинең айт-двасына горес-гөрес басып, урамнан җырлап үтәләр
Дошман килсә ил естенә.
Кол буласын белсен ул1 Эх
Ленин юлы — якты нур
Коммунага юл ача Юллар ача. голлар чача. Коммуна мәңге яшә'
Җыр башлану белән хатыннар, кызлар, малайлар, әби-бабайлар. яшь киленнәр, бала-чага — бөтенесе, әле көн иртә булса да. урамга ябырылалар.
Сафтагы рәтләр чуар, җирдә аунарга уңай нинди иске киемнәре бар. « солдатлар»ның өсләрендә әнә шул Аякларында бик азларының гына күн итек яки ботинка, зур күпчелегенең—чабата Әмма чабаталы аяклар да нык. тигез басалар Гәүдәләр төз. күкрәкләр киерелгән. йөзләр җитди, тавышлар көр
Сафта адымын бутаган кешене әти шундук күреп алып, аңа
— Кызылармеец Фәлән Фәләнов. левый, левый, айт-два, айт- два,—дип гомуми ритмга җайлашырга булыша
Хатын-кызлар
— Кара, ничек матур атлыйлар,— дип «солдатлар»га сокланып карыйлар
Ахыры Башы 3 иче спида
Соңгы көннәрдә без дә бүтән уеннарны оныттык, Чүлмәк тау итәгендә «солдат уены белән мавыгабыз Өлкәннәрнең үз айт-два- сы. безнең үз айт-двабыз.
Әти элек тә җитди кеше иде, хәзер тагын да җитдиләнде Өйгә ул, тәмам арып, йокларга гына кайта Әни белән дә, минем белән дә бик аз сөйләшә.
— Син яңадан нәкъ Урта Азиядәге вакытыңдагы кебек. Сабир,— ди аңа әни.
Әти саран гына елмая.
— Шул чактагы шикелле яшьтәме9
— Шул чактагы шикелле үк җитди, шундагыдай ук каралдың, тешләрең генә ак калды
«Солдатлар» Шалкан атавыннан алҗып, тир-тузанга батып, кич кенә әйләнеп кайталар Ләкин көтүдәге сарыклар шикелле тәртипсез таралышып түгел, иртә беләндәге төсле үк сафка тезелеп, җырлап кайталар:
Данлы Кызыл Армияңә.
Партиябез, ышан' Партиябез, ышан1 Нинди генә алышта да Җиңелер дошман. Җиңелер дошман!
Әти сафны бөтен авыл аша үткәреп, иске мәчет янындагы ачыклыкта туктата. Агач мылтыкларны иңнәрдән төшерергә кушып. К ноге1 •• әмерен бирә. Команда бердәм үтәлмәсә, шундук «Отставить1 ди Мылтыклар яңадан иңнәргә менеп кунаклый Кабат «К ноге!' командасы яңгырый. Әти арыган, алҗыган кешеләрнең тизрәк өйләренә таралып ял итәргә теләүләрен бөтенләй күрми шикелле Ниһаять, мылтыклар иңнәрдән ул теләгәнчә төшәләр. Әти «Вольно1» әмерен бирә һәм:
— Иртәгә дә көндәгечә шушында җыйналабыз, соңга калучы булмасын Разойдись! — дип кычкыра.
Иртәләрен иске мәчет янына соңга калып килгән «солдатлар-- ны авыр «җәза» көтә Алар хәрби өйрәнүләрне үтәр өчен район үзәгенә җибәреләләр Анда авылдагыдан күпкә каты, ди Әнә физкультура укытучыбыз Габбас абый өч рәт соңга калгач, шундый «бәхеткә» иреште Ул авылдашларын хәрби хәзерлеккә өйрәтүдә әтинең уң кулы булырдай кеше, югыйсә. Әмма аның уенда, хәрби өйрәнүләрдән бигрәк. Гөләндәм апа. Ул Чокырлыда укыта. Үзе үтә чибәр. Габбас абый аның янына һәр кичне барып, таңда гына кайта, дип сөйлиләр.
— Каран кадәр җирдән Гөләндәме янына кайтып йөрми торгандыр инде хәзер Зарар юк. икесенә дә бераз ял булыр Ни кушылмыйлар, ни ташлашмыйлар шулар. Нинди мәхәббәттер ул. аңламыйм.— ди әти алар турында.
«Солдатлар»ны сафка тезгәндә Зиннәт абый беренче булып баса Ул авылда иң озын, иң чандыр кеше Тик аңа «солдат уенььнда сирәк катнашырга туры килә. Колхоз председателе дә. шул ук вакытта партия оешмасы секретаре да ул булгач, аны көн дә диярлек районгамы, бүтән берәр ярымы чакырып кына торалар Телиме, теләмиме. Зиннәт абый чакырган җиргә китә
Хәзер әтине Бәештә Сабир-фитфебль дип атыйлар Фитфебль сүзенең нинди мәгънә аңлатуын белмәгәнгә, миңа ул үтә яман кушамат булып тоела. Бүген түзмәдем, ул сүзнең мәгънәсен атинең үзеннән сорадым.
— Фельдфебль иске патша армиясендәге солдаттан бер баскычка өстен чин ул. улым Аларны бик кансыз булганнар, солдатларның, бигрәк тә рус милләтеннән булмаганнарның теңкәләренә тигәннәр, 92
дип сөйлиләр Кайдан казып чыгардың син ул сүзне9—диде әти
— Авылда хәзер сине Сабир-фитфебль диләр, шуңа сорадым.— дидем мин. уңайсызланып
Әти башта минем сүзләремнән аптырап калды, аннары шаркылдап көләргә кереште
— Сабир-фельдфебль диген ә?!. Мин—фельдфебль! Ха-ха-ха. *
— Сиңа көлке, ә кешеләр зар җылыйлар синнән.— диде әни | аңа. киная белән. <
Әти көлүдән туктады, җитдиләнде. *
— Ничек зар елыйлар? Кемнәр, мәсәлән9 s
Әни бу сораудан югалып калды Аннары авыр көрсенеп:
— Бик таләпчән, дип зарланалар Зар елыйлар диюем шул,— < диде.
— Бу инде башка сүз Өйрәнгәндә кыен булса, сугышта җиңел ® була, дигән бөек рус полководецы Суворов Бүген фельдфебль дип таләпчәнлегемнән зарланган кешеләр кайчан да булса рәхмәт әйтер- 2 ләр әле миңа.
Әти бу минутта үз-үзеннән канәгать иде
— Сугыш булыр дисеңмени син. Сабир9
— Булырга охшый. Мәликә Радиодан көн саен ишетәсеңдер, газеталарга да язалар. Франко Испаниядә кан коя. Муссолини — Хәбәшстанда Японнар Кытайны инде күпме еллар баш идерергә азапланалар Германиядә немец фашистлары. Ерак Көнчыгышта япон самурайлары ашкынып кораллана Бөтен империалистлар безгә теш кайрыйлар Иртәме. соңмы, сугыш котылгысыз безгә.
Әни куркып калды
— Авызыңнан җил алсын бу сүзләрне. Сабир Коточкыч сүзләр сөйлисең син
— Аңла, мин сөйләмим, дөнья шуңа бара. Мәликә Ләкин нинди генә сугышта да без җиңеп чыгачакбыз. Моңа аз гына да шигем юк. Әнә. күрә торгансың, бер Бәештә генә дә никадәр кызылармеец бар Бөтен Советлар Союзында алар никадәр' Бихисап, беләсең килсә. Өстәвенә техника, танклар, самолетлар, диңгез кораблары, бөек юлбашчыбыз Сталин бар Революциядән соң безнең сугышырга мылтыкларыбыз да. булган мылтыкларыбызга җитәрлек кадәр патроннарыбыз да юк иде Шулай да җиңелмәдек, җиңдек Хәзер исә безнең көчебез ул чактагыдан мең өлеш артык
— Көчебез барын мин дә беләм. Сабир Тик яңадан да күпме кан коелыр
— Сүзең хак. Мәликә, сугыш кансыз булмый Без бит үзебез сугыш теләмибез, ул бәлки булмас та. Империалистларның да башлары ике түгел, безне бүрек атып егарга мөмкин булмавын үз тәҗрибәләрендә беләләр
2
Хәйрүш абзый үлгәннән соң Зада апа алмаштырып куйгандай үзгәрде Ике-өч көн эчендә аның чәчләре ап-ак булды, битенә тирән җыерчыклар уелды, аякларын көчкә атлап йөри башлады
— Бик нык бетерештең син. күрше.— ди аңа әни
Зада апа сулкылдап елый башлады Гомумән, ул хәзер кайчан күрсәң дә елый
— Тамагыма аш үтми, күзләремә йокы керми. Мәликә. Уемда гел Хәйрүш кенә Аның миңа гомере буена бер генә авыр сүз дә әйткәне булмады бит
— Хәлеңне аңлыйм, күрше Тик үлгән артыннан үлеп булмый, дигән сүз бар Кызың турында уйла күбрәк, боектырма аны Сиңа
карап ул да әнә күләгә кебек йөри. Хәлегез авыр, беләм. Шулай да ярамый үз-үзегезне бетерү. Элек кәртинкә күк йөргән хатын бит син. Хәйрүш абый бу кыяфәттә күрсә, һич тә хупламас иде сине,— дип үгетли аны әни.
— Әй, үз башыңа төшмәгәч белмисең хәлемне, Мәликә, белмисең! Дөньяда минем хәзер бер көн торасым килми, бер көн...— Зада апа яулык чите белән йөзен каплый.— Аккош булсаң икән,— дип такмаклый ул күз яшьләре аша.— аккош парын җугалтса, бер көн җәшәми. ди. Күккә биеккә күтәрелә дә. канатларын җыеп, шуннан җиргә таш шикелле атылып төшеп һәлак була, ди...
— Җүләр сүзләр сөйлисең, Зада җаным. Акылыңа кил, тиле хатын түгел бит син.
— Акыллы булып җалгызым нишлим суң?
— Ялгыз түгел син. кызың бар.
— Мине дөнҗәдә Миләүшәм генә тота да инде...
Сүз арасында әни тиз генә табын хәзерләп Зада апаны көчләп диярлек өстәл артына утырта.
— Әйдә эч әле шушы чәйне как белән, җаның тынычланып, күңелең ачылып китәр. Ташла елавыңны, күрше. Олы кеше өчен бертуктаусыз яшь сыгып йөрү, үпкәләмә, әйбәт түгел.
Зада апа әнинең сүзләрен бөтенләй ишетми бугай, бернигә кагылмый. өстәл артында таш сын кебек утыра.
— Зада җаным...
Кунак, сискәнеп, нурсыз, моңсу күзләрен мөлдерәтеп әнигә карый.
— Әйдә, ашап эч әле.
Зада апа. авыр сулап, чынаяктан тәлинкәсенә чәй сала. Мин аның кызганыч кыяфәтен артык күрмәс өчен өйдән чыгып китәм.
Хәйрүш абзыйны мин дә оныта алмыйм. Бүген аны төшемдә дә күрдем Чуал ярына аякларын салындырып утырган да курай тарта, имеш. Янында чыбыркысы да, көтүе дә юк. бер ялгызы. Башындагы беләүләнеп беткән кәләпүшен кырын салган, йөзендә шат елмаю балкый, кесәсеннән, күзләрне чагылдыргыч нурлар сибеп, абага чәчәге күренеп тора. Мин. ул үлмәгән, абага чәчәгенә генә киткән булган, дип уйлыйм, имеш. Кинәт йокымнан уянып ялт итеп торып утырдым Өй эченнән бик дәртләнеп курай тарткан тавыш ишетелде. Хәйрүш абзый исән икән бит, исән! Чоланнан атылып чыгып өйгә кердем Хәйрүш абзый урынына анда радиодан иртәнге концерт тапшыралар булып чыкты..
Төшемне мин берәүгә дә сөйләмәдем, уңайсызландым.
Көндез Миләүшә белән тау буена чыктык. Ул да, әтисе үлгәч, әнисе шикелле үк күзгә күренеп үзгәрде. Ябыкты, уйчанланды. Без аның белән һәр икебез үз уйларыбызга бирелеп озак йөрдек. Ул да сөйләшмәде, мин дә. Тау буена таралган көтүне күргәч, Миләүшәнең күзләреннән яшь бәреп чыкты.
— Миңа әти исәндер, шундадыр кебек, барып карыйбызмы? — диде ул.
— Бармыйк. Миләүшә. Яхшысы — әтиең чишмәсе янына төшеп, ул утырткан тирәкләрне карыйк.
Миләүшә каршы килмәде. Без Кызылъяр астына юнәлдек. Анда бик шәп чишмә бар. Ул, тау астыннан ургылып чыгып, Чуалга агып төшә. Чишмә авызына имән улак көйләнгән, тирәсенә бик пөхтә итеп таш җәелгән. Чишмәдән ерак түгел ундүрт төп тирәк үсә. Чишмәгә улак куючы да. аның тирәсенә таш җәйгән кеше дә Хәйрүш абзый. Тирәкләрне дә ул утырткан. Миләүшә тугач, ел саен бер тирәк утырткан ул монда. Миләүшәгә инде ундүрт яшь — тирәкләр саны да шул кадәр үк. Бу чишмәне Бәештә Хәйрүш чишмәсе дип атыйлар. Хәйрүш абзый үзе юк, ә чишмәсе бар, ул элеккечә үк ургылып чыгып, шаулап ага.
— Тәмле дә соң шуның суы.— дип мактый аны халык
Коры елларда яңгыр боткасы да шушы чишмә янында пешерелә. диләр. Яңгыр боткасын минем ашаганым да. аның ничек пешерелүен дә күргәнем юк. Гайфинең сөйләвенә караганда, бик тәмле булырга тиеш ул Башта авылдагы һәр хуҗалыктан ярма, йомырка, сөт, май җыялар, аннары җыелган нәрсәләрне бөтенесен бер казанга ь салып пешереп сыйланалар, ди Ботка ашалгач, яңгыр теләү башла- § на. кешеләр бер-берләрен кайда очратсалар, шунда су белән коен- * дыралар. беркем дә моңа ачуланмый да. үпкәләми дә ди. *
Чишмә яныннан без, үзебез дә сизмәстән, таштан-ташка сикергә- 4 ли-сикергәли Кызылъярга күтәрелә башладык. Кызылъяр — Каршы < тауның иң текә һәм иң биек җире Аның нәкъ яртысында ерактан и караганда коңгырт билбауга охшаган өч-дүрт метр калынлыгындагы ' комташ катлавы бар. Нинди генә язулар юк ул билбауда' Кызылъярга »• күтәрелгән һәр кеше анда үзенең истәлеген калдырырга тырышкан * Укый-яза белмәүчеләр тамгаларын салганнар һәр язу. һәр тамга ташка тирән, вакыт сынавына бирешмәслек итеп уелган. Андагы күпчелек истәлекләр гарәп хәрефләре белән тырналган. Яңалифчә языл-ганнары да аз түгел Менә монда менгән һәркемнең игътибарын үзләренә тарта торган ялкынлы сүзләр «Без комсомоллар — искелеккә бомбалар! Рәхи, Зиннәт, Хөршидә, Гыйльфан 1930 Май»
Бу язуны ташка уйган кешеләрдән Рәхи дигәненнән башкаларын мин күреп беләм Зиннәт абый хәзер колхоз председателе һәм парторг. Гыйльфан абый район үзәгендә милиционер. Хөршидә апа безгә рус теле укыта, ул — Зиннәт абыйның хатыны Рәхи юк. аны кулаклар үтергәннәр. Ут егет иде Рәхи. дип кешеләр аны әле дә сагынып искә алалар Такташ абый сүзләрен монда ташка уючы да. бәлки, ул булгандыр. Язуда аның исеме беренче бит Кеше үзе күптән юк. ә ядкаре саклана
Менә тагын бер язу
«Хуш. авылым, дуслар.
Армиягә китам козга Таштагы шушы язуым Истәлек булсын сезгә Хәлим Гатин 1936 ел август»
Бу кешене мин беләм. Миләүшә аның турында
— Түбән очның Хәлим абый язган моны, ул хәзер Ерак Көнчыгышта чик сакчысы.— диде
Кара. кара. Гайфи белән Кәрим дә истәлек калдырырга өлгергәннәр икән инде монда «Монда мендек дүртенче сыйныф укучылары Гайфи Б Кәрим М ■ Быел без алтынчы классны тәмамладык, димәк, дусларым инде Кызылъярда моннан ике ел элек үк имзаларын салганнар Аларның кәкре-бөкре хәрефләрдән оештырылган ядкарь язуларын мин ничек бүтән менүләремдә искәрмәгәнмен, гаҗәп Баешкә килгәч тә. малайлар кыерсытканда бик еш менә идем бит бу тауга Булачак дусларымның чатан-ботан язулары ул чакта ук күзләремә чалынгандыр бит югыйсә
Миләүшә белән без үзебез таный алган барлык язуларны укып чыктык Шулай язудан язуга күчеп йөргәндә, аяк астымнан бер очлы тимер кисәге күтәреп алдым
— Миләүшә, әйдә без дә ташка исемнәребезне язабыз’
Күршем күзләрен тутырып миңа карады
— Бергәме’
— Син ничек теләсәң, шулай язарбыз
— Бергә языйк — Ул бу минутта элекке Миләүшәгә әверелде _ Ташның иң әйбәт җирен сайлыйк, кешеләр бозарлык та. бетерерлек тә булмасын.
Мин таш билбауның иң калку җиренә: «Миләүшә Ирек 1937 ел, июнь". дип яздым Ташка язу җиңел эш түгел икән, манма тиргә төштем, бармакларым, уч төпләрем кабарып бетте. Минем арттан Миләүшә язуны тирәнәйтә төште. Ахырда миңа борылды да. серле итеп:
— Хәзер син монда исемеңне бүтән берәү белән дә янәшә яза алмыйсың инде.— диде.
Аның бу сүзләре миңа барып җитмәде.
— Нигә?
Миләүшә көлде.
— Кара әнә. монда берәү дә ике истәлек калдырмаган. Син дә калдырмассың. Калдырмам, диген, йә?
Кызылъярга менгәч, сөекле әтисен югалту кайгысын беразга онытып торган күршемнең кәефен кырасым килмәде.
-— Калдырмам.— дидем.
— Бел. Ирек, синең бу вәгъдәңә әнә күктәге кояш шаһит.
Таш билбаудагы язуларны уку белән мавыгып, үзебез күтәрелгән биеклектән тирә-юньгә күз ташларга да оныткан идем. Миләүшә әйткәч, ирексездән кояшка карадым Ул инде баюга якынлаша иде Күзләрем такыр басуга төште Юл өстенә тузан болыты күтәреп, «солдатлар» атлыйлар. Юл читеннән тузансыз якта әти бара. Кызылъяр- дан әти дә. аның солдатлары да кырмыскалар кебек кенә булып күренәләр. Мин дәртле җыр тавышын ишетергә теләп тыңландым, ләкин бернинди тавыш та ишетелмәде.
3
Иртән, әни эшкә китәргә өлгермәгән иде әле. безгә Гайфи килеп керде.
— Исәнмесез!
— Сау-сәламәт без, Гайфи Нишләп бусага аша гына сәлам бирәсең, үт өйгә.— диде аңа әни.— Кая югалган идең, бу арада күренмәдең?
Җирән иң элек борынын тартып куйды.
— Кереп тормыйм. Мәликә апа. өй эчендә һава аз кебек миңа Урманда идем мин Анда әти белән күмер яндырдык, печән чаптык
— Мактана торгансың?
Гайфинең борын яфраклары киерелде.
— Юк. Мәликә апа. ышанмасагыз. әтидән сорарсыз әнә.
— Инде кул астына керә башладым дисең алайса?
— Әйе. Ирек, тегермәнгә төшәсеңме?
Мин сагая калдым. Җирән тагын нәрсәдер эшләргә җыена булыр.
— Нишләмәкче буласыз анда? Арыкта су кермәгез тагы...
— Кермибез. Тегермән күләгәсенә ашлык суктыру җайланмасы көйлиләр, шуны карыйбыз.
Әни бүтән сүз озайтмады, без урамга чыктык.
Гайфигә урман һавасы килешкәнгә ошый, ничектер тазарып, чибәрләнәп киткән кебек. Йөзе кояшта янган, учлары сөялләнгән Бездән чыгып бераз киткәч, ул:
— Яңалык ишеттеңме9 — диде.
— Ниндине?
— Адәм ышанмаслык Бичура кияүгә чыккан бит. ишетмәдеңмени шуны?
Мин аптырап калдым.
— Кемгә чыккан?
— Дагалы бүрегә.
— Ә?!.— Туктадык.— Юктыр ла. ирештерә торгансың.
— Ялганласам, күзләрем чәчрәп чыксын менә'
Юк. Җирән шаяртса, алай ант итмәс, дөрестер. Тик Чокыр- лыдагы Гөләндәм апаны ничек Бичурага алыштыра алды икән Габбас абый' Ни буе. ни чибәрлеге, ни кешелеге юк бит ул чәрелдекнең Шул какча ләтчә янәшәсендә ничек кешеләргә күренер ул? Гарип-гораба булса бер хәл иде. Зада апа әйткәндәй, грунадирдай егет бит
— Төшеңә генә кергәндер ул синең9
Гайфи йөзен чытып миңа каш астыннан карады Аннары аяк астындагы кечкенә генә йомычка кисәген бер читкә тибеп очырды да:
— Кемнәр дип уйлыйсың соң син аларны ул кадәр9 — диде.— Пар алар Ике чабата бер кием Чиләгенә күрә капкачы Әтиеңә Сабир-фитфибль кушаматын кем такты9 Дагалы бүре Безнең директорның ордены үзенеке түгел, ул аны сугышта һәлак булган бер командирның күкрәгеннән йолкып алган, шуңа иркенлеп тагып йөрергә дә базмый, дип тә лыгырдап йөри әле ул Тыштан елмайган була, эче аның ташландык баз кебек Бичурасы ничек бар — шулай, чын йөзен яшерә белми. Бөтен нәселләре шундый аларның Авыл җитәкчеләре өстеннән бөтен ясалуларны районга тик Габбас калай әтәч кенә яза. ди әти. Юньле булса, аңа Гөләндәм апа чыгар иде Егет булган егет Бичураны хатын итеп аламы9 Үлсә дә алмый.
Әтинең ордены үзенеке түгел, ниндидер башка кешенеке, имеш. Уйлап чыгарырга кирәк бит! Битендәге кылыч ярасын да ул бәлки кешедән алгандыр. Михаил Васильевич кул куйган тәбрикләү кәгазен дә9 Тагын Сабир-фельдфебль. Тәки эт икән Габбас абый Әти аны авылдан хәрби әзерлекне районда үтәргә җибәреп, бик дөрес эшләгән...
— Без аларга туй бүләге әзерләргә тиеш.— дип Гайфи минем уйларымны бүлде.
— Кирәкләре бар'
Гыйфи көлеп җибәрде
— Әбәзәтелне кирәк.— диде ул.— Без чит кешеләр түгел ич аларга. Укучылары Бүләкнең кемнән икәнен белмәсәләр дә. истәлекле булсын.
Дустымны мин аңламадым Ничектер сәерләнеп кайткан түгелме соң ул урманнан9 Һаҗәр апаны да. Габбас абыйны да яратмый үзе. Бүләк, ди Бүләкне, минем белүемчә, яраткан кешегә генә бирәләр бит аны
— Яхшатлы буласың киләме9
— Җүләр син. шыр җүләр.— диде Гайфи миңа, ачуланып Нинди бүләк икәнен белмисең, акыл сатасың
— Чәтертәнгә барып тагын еланнар алып кайтабызмы әллә9 — дидем мин. кыюсыз гына
— Чәберчек күкәйләр табабыз
— Шуннан?
— Тугыз калган уннан.— диде Гайфи. үртәлеп — Туйларын бөтен авылга сасытабыз, бөтен авылны көлдерәбез. Әллә син миңа Басарга барып уку күңелле булыр дисеңме9 Кем аркасында барам9 Бичура аркасында
Дустым чыннан да хаклы төсле тоелды миңа «Бүләк икән • бүләк»! Нигә шундый «әйбәт» кешеләрнең туйларын котламаска9
— Чәберчек йомыркаларны аларга ничек бүләк- итәрбез соң? — дидем мин
— Ә менә бу нәрсәгә? — Гайфи кесәсеннән рогатка чыгарды — Чәберчек күкәйне стакангамы, бүтән бер кечкенә савыткамы салабыз да тәрәзәдән бах түшәмнәренә Туйдагылар аңнарына килгәнче үзебез таябыз Шул Тик менә чәберчек күкәйләр каян табарга’
— Ничә кирәк9
— Ике-өч булса җитә.
— Табарбыз.
— Кара, бу турыда берәүгә дә теш агартасы булма!
— Мине кем дип уйлыйсың9 Тузбашлар турында әйттемме кешегә9
— Әйтмәдең, егет шул син!
Без бер-беребезгә карап алдык та тегермән янына йөгердек.
Тугызынчы бүлек
Бәештә ике мәчет бар. Берсе яңа. берсе иске Икесенең дә ай- ураклы биек манаралары әллә кайлардан күренеп торалар. Яңа мәчеттә хәзер мәктәп — анда без укыйбыз, искесе буш, бикле.
Ике мәчетнең дә тирәләрендә карт тупыллар үсә. Алар авылны яшеллеккә күмеп, аңа ямь биреп утыралар, һәр тупылда өем-өем карга оялары Быел яз көне әти. мәктәпне карга тавышыннан аз булса да арындыру нияте белән, унлап тупылны кистерде. Ләкин моның бернинди дә файдасы булмады. Киселгән тупыллардагы ояларыннан мәхрүм калган каргалар исән тупылларга күчеп ояладылар. Ту- пылларны кискән көнне үк Түбән очның Чепи Гайнетдин үзе кебек үк дүрт диндар картны ияртеп безнең өйгә килде. Ул, авызыннан күбекләр чәчеп, әтигә:
— Мәчет тупылларын кисеп авыл ямен җибәрергә сиңа кем хокук бирде, килмешәк9! — дип акырды
— Ипләбрәк сөйләш, абзый, мин килмешәк түгел, мәктәп директоры.— диде аңа әти. тыныч кына.— Тупыллар күләгәсендә балаларга классларда караңгы Өстәвенә, аларга оялаган каргалар тавышы укучыларга дәрес тыңларга комачаулый.
Гайнетдин карт ярсып таягы белән идәнне төйде.
— Мәсҗеттә сез өйдәш кенә, бел шуны. Аны бездән мәктәп салганчы вакытлыча гына алдылар. Син дырыктор икән, сал үз мәктәбеңне Кул якма мир әйберенә. Мәсҗеткә, аның тирәсендәге агачларга син түгел, без хуҗа. Бүтән үз белдегең белән анда кыл да кыймылдатасы булма!
— Моны син кем исеменнән әйтәсең. Гайнетдин абзый? — дип сорады әти, аның каршына басып.
— Голәмә исеменнән, безнең исемнән.— диде моңарчы тыныч кына басып торган картларның берсе
— Ие. ие, безнең исемнән.— дип телгә килделәр бүтән картлар да.
— Мин сезгә совет власте исеменнән, коммунист буларак әйтәм мәчетегез инде мәчет түгел, мәктәп Анда сезнең оныкларыгыз укый. Моңарчы аның манарасына кагылырга базмый йөри идем, бүгенге килүегез белән сез миңа аны кисеп төшерергә кыюлык бирдегез, рәхмәт.— диде әти — Мәктәп түбәсендә манара булмаячак, белегез шуны1
Чепи Гайнетдин дә. аның иптәшләре дә бер мәлгә өнсез калдылар. Аннары картларның берсе кызганыч тавыш белән әтигә инәлде.
— Кагылма манарага, дырыктыр. мөселман бул!
— Тагын кем булырга, үзегез кебек намазлык өстенә дә менәргә кушасызмы әллә миңа9
— Юк. менмә намазлыкка, анысын сорамыйбыз, кеше бул, безнең сүзгә колак сал. тимә манарага.
— Әйтергә теләгән сүзегез шул гына булса, аңлашылды миңа Хушыгыз, агайлар.— Әти картлардан кырт борылып, барып радионы тоташтырды.
Чакырылмаган кунаклар, баскан урыннарында бераз таптанып торгач, мыштым гына чыгып киттеләр.
Тирә-күрше авылларның берсендә дә мәчет манаралары юк инде. Халык арасында. Бөреледә мәчет манарасын кискән Шәрифулла исемле кеше телсез калган. Каенсарның Мәҗит атлы кеше аяксыз-кулсыз булган, Чистай ягындагы бер авылда манара кисәргә менгән кешене аяз * көнне яшен суккан, манара кискән кешеләргә мөгез чыга, аларның g бала-чагалары хайванга әверелә икән, дигән сүзләр йөри. Рус. керәшен * авылларындагы чиркәүләрнең чаңнарын төшергән, хачларын алган ке- * шеләр дә игелек күрмиләр, имеш. Кайсы йә бумалыга әйләнә, йә бәвеле = тотмый башлый, кайсын җир йота, кайсы сөйләшкәндә дуңгыз булып 6 чыелдый, ат шикелле кешни, үгез күк мөгри башлый, ймеш. <
Бәеш — базарлы авыл. Һәр җомгада базарга килүчеләр шундый н имеш-мимешләрне мыскаллап кына түгел, потлап тараталар, һәр ® сөйләүче андый нәрсәләрне бик якын белешемнән ишеттем, бу тәгаен - чын, дип сөйли. Бу сөйләүләрдә киселгән мәчет манаралары төбеннән i көлтә-көлтә утлар күтәрелүе дә. манарасыз мәчетләрдә җен-пәриләрнең, убырларның, бичураларның караңгы төшү белән туй итә. күңел ача башлаулары да. кыерсытылган мәчетләрнең тәрәзәләрендә көн саен кан таплары пәйда булу да сөйләнә. Кыскасы, кеше хыялы нинди тузга да язылмас нәрсәләр уйлап чыгарырга сәләтле, берсе дә калмый. Безгә кызык, без дүрт дус — Гайфи. Кәрим. Сөләй һәм мин — һәр җомга саен чәчләрне үрә торгызырлык шундый «яңалыкларны - тыңлап йөрибез. Каникул бит. теләгән җирдә теләгән кадәр киләп сарып була, беркем бер сүз әйтми
Сөләй бөтен имеш-мимешләргә ышана, ул аларны хак. чыннан да булган хәлләр, дип һич икеләнүсез кабул итә. Аның әтисе Лотфулла абзый бик диндар кеше. Аңа хатыны Сорур апа белән танышырга мәчет булышкан. Сөләй шулай ди. Лотфи абзый бик яшьли әтисенә ияреп мәчеткә, намазга йөри башлаган. Егет булгач ул Чуал буена ат сугарырга төшкәндә бер көнне чишмә юлында Сорур апаны ялгызын гына очраткан. Ул чакта егет белән кызга икәүдән-икәү генә аулак калып гәпләшергә ярамаган, бу зина саналган. Лотфи абзый Сорур апага, иртәгә әтиең мәчеттән кайткач, аның уң кәвешенең олтырагы астыннан минем мәктүбемне ал, мин сиңа йөрәк серләремне язармын, дигән. Сорур апа алырмын да. алмамын да димәгән, йөзен яулык почмагы белән каплап, сүзсез узып киткән. Намазга барган кешеләр мәчеткә кергәндә аяк киемнәрен өйалдында салып, эчкә оекчан гына үтә торган булганнар Лотфи абзый мәчеткә башкалардан соңрак килеп. Сорур апаның әтисе Зарифулла картның уң кәвешенә мәктүбен салып, башкалар янына намаз укырга кергән Ул хатына җавап көтеп төнен йокысыз үткәргән Лотфулла абзый мәктүбенең Зарифулла карт кулына эләгүеннән курыккан Мәктүбенә исемен язмаган булган, әлбәттә Ләкин барыбер курыккан Бер атнамы. ун көнме үткәч, картның сул кәвешенең олтаны астында Сорур апаның җавабын тапкач, башы күккә тигән егетнең. Алар өйләнешкәнче шулай бер-берсенә хатлар язышканнар Кызы белән булачак киявенең хатларын тәкъва Зарифулла карт кәвешләренең олтырагы астында һич нәрсә белми үзе ташыган. Тагын шунысы кызык. Лотфулла абзый да, Сорур апа да үзләре укый-яза белмәгәннәр, хатларын кешедән яздырып, кешедән укытканнар
Лотфулла абзый яңа мәчетне мәктәпкә әйләндергәндә, изге йортны мөртәтләрдән пычраттырмыйк. мәчет ул алла йорты, аңа динсезләр аяк басарга тиеш түгел, мәчет өчен шәһит китсәм китәм. әмма ләкин аны мәктәп иттермим, дип бик хәтәр дулап йөргән, имеш Аны яклаучылар да шактый табылган, тик шулай да мәчет мәктәпкә әверелми кала алмаган
Бездә әти белән Зиннәт абый арасындагы сөйләшүдән соң икенче
— Әйдә, кузгал! — дип кычкырды аңа Зиннәт абый, башы өстенә күтәргән уң кулын кискен генә аска төшереп.
көнне иртүк клубка коммунистлар, комсомоллар һәм авыл активы җыйналды Анда киңәшмә барганда ук Бәештә өйдән-өйгә төрле хәбәрләр таралды. Колхозга керми ятучы аерым хуҗалыкларны ерак утрауга, кешеләр яшәми торган җиргә сөрергә җыеналар, имеш Намаз укыган, ураза тоткан кешеләргә бик зур налог салачаклар, бөтен дин китапларын, тәсбихләрне, намазлыкларны, тәһарәт комганнарын җыячаклар, имеш. Шәһәрләрдә ит беткән, кемнең ике терлеге булса, берсен алачаклар, ун яшьтән узган балаларның барысын да приютка җыячаклар, чукындырачаклар, имеш, һәм башкалар, һәм башкалар. Боларны кемнәрнең тыелгысыз фантазиясе уйлап чыгарып бетергәндер. билгесез.
Клубта җыелыш бетүне бөтен авыл куркулы сагаю белән көтте Җыелыштан чыгучыларның йөзләре сүрән иде. аларга төрле яктан төрле сораулар яуды:
— Ишек төбегезгә кизү куеп нәрсә хәл иттегез7 8 * 9 10 11
— Авылдан кемнәр куылачак7
— Приютка барлык балаларны да алачаклармы?
— Дин тотучыларны нишләтәчәкләр7
Җыелыштан чыгучыларда бу тозсыз сораулар көлке уяттылар
— Туксан яшьлек Сафура карчыкны йөзнең аргы ягына чыккан Габдразак картка кияүгә биреп, туй итү турында сөйләштек. Алар икесе дә ялгызлар бит. бичаралар Берсе тол. икенчесе буйдак, ишле- кушлы. булып, картлык көннәрендә рәхәт кичерсеннәр, дидек.— диде клуб мөдире Фәхри.
— Җүләр сата ул. тыңламагыз аны.— диде Зиннәт абый, Фәхри ягына кул селтәп — Сүз колхозны ныгыту, авылны культуралаштыру турында барды Беркемгә дә берни дә булмаячак Фәхри, син тузга язмаганны сөйләмә, мәктәп өстендәге манараны кисеп төшерәбез, шуны хәл иттек. Шул гына.
— Их. Зиннәт туган. Бәешне чуваш авылы ясыйсыз икән. Хурлыктан авылны хет ташлап кач хәзер.— диде Лотфулла абзый, үртәлеп.
7
Мәчет манарасының үзәк баганасына бәйләнгән арканны тракторга таккач. Хатип абый руль артына утырды.
Трактор моторы үкереп эшли башлады Мәчет тирәсенә җыйналган бөтен халыкның күзе манарага кадакланды Трактор урыныннан салмак кына кузгалды Аркан башта акрын гына тартыла, аннары дугаланып җир өстеннән күтәрелә башлады Шул чак. һич уйламаганда, ап-ак сакаллы Сәлим карт, халык арасыннан йөгереп чыгып. трактор алдына сузылып ятты.
— Туктат трактырыңны. кешене хәрап итәсең бит. алласыз! — дип акырды Хатип абыйга Лотфулла абзый.
Тракторчы алга түгел, артка, соңгы минутларын сизеп утырган биеклеге белән саубуллашучы манарага текәлгән иде. мотор гөрелтесе аша үзенә кычкырганны ишетмәде Аркан тартылганнан тартылды Манара төшерү тамашасына җыйналган кешеләр арасында тәшвишле шау-шу купты. Трактор җирдә яткан карт өстенә инде барып җитә язды Шунда халык арасыннан клуб мөдире Фәхри. Хатип абыйга кепкасын атып, аны үзенә каратты һәм. кулларын болгап, тракторны туктатырга кушты.
Трактор туктады Аның тирәсендәге кешеләр җиңел сулап куйдылар.
— Нәрсә булды, ник туктаттың9 — дип кычкырды Хатип абый, куркудан йөзе киндер төсенә кереп агарынган клуб мөдиренә
Фәхри абый трактор алдында яткан картка төртеп күрсәтте.
Хатип абый руль артыннан җиргә сикереп төште
— Сакаллы сабый, тешсез исәр, әҗәлең җиткәнне көтәргә тәкатең калмадымыни, мине төрмәдә чертергәме исәбең9 Юк. черетми * тор! — дип ул Сәлим бабайны, якасыннан эләктереп, аякларына | бастырды
Мәчет ягыннан Зиннәт абыйның: *
— Әй. Хатип, ник туктадың, ник тарттырмыйсың?—дип кыч- 3 кырганы ишетелде
— Сәлим бабай трактор алдына ятты, шуңа туктады ул.— диде- < ләр аңа
Трактор тирәсендәгеләрдән кемнәрдер арканны трактордан ыч- “ кындырырга. кемнәрдер Хатип абыйны кыйнарга итә башладылар Та- - выш-гауга купты. Трактор янына әти белән Зиннәт абый килделәр *
— Кем монда буза куптара9 Йәле алга чыгыгыз, кемнәр тарих тәгәрмәчен кирегә тәгәрәтергә чамалый9
Әтинең ныклы һәм көр тавышыннан кешеләр тынып калдылар.
— Менә ул эшне туктатты.— дип Хатип абый Сәлим бабайга күрсәтте.
— Туктаттым шул, тагын туктатам.— Карт, яңадан җиргә сузылып ятып, чал башын тәгәрмәч астына тыкты — Манара өчен шәһит китәм, җәмәгать, яманлап телгә алмагыз!
— Алай, алай. Сәлим абзый, безгә манараны төшерергә аяк чалам дисең инде алайса. Тик син моның белән. Каран базарында теге тары белән каз күтәреп йөргән чагыңдагы кебек, берни дә чыгара алмаячаксың. көлкегә генә калачаксың бит Синең яңадан таш капчыкка бик керәсең килгән, ахры Үтермибез, ихтыярың бәрәңге дигәндәй, теләгең шул булгач, кертәбез анда сине Ишетәсеңме мине, Сәлим абзый9
Зиннур абыйның тавышын күтәрми генә картка мөрәҗәгать итүе трактор тирәсенә сырышкан кайнар башларны сагайтты Алар берәм- берәм артка чигенә башладылар. Сәлим бабай, яткан җиреннән кузгалып. башта дүрт аякланды, аннары зур авырлык белән гәүдәсен язды Аның төссез күзләрен яшь пәрдәсе каплаган иде
— Ник тордың. Сәлим абзый, бер яткач тормыйлар инде, яталар аны Без монда кәмит күрсәтүеңне карарга килмәдек, авылны күләгәләп торган искелек албастысыннан арынырга җыйналдык бит Син безнең эшне тоткарларга телисең Моны эшләргә кем кушты сиңа9 Ник дәшмисең, таш капчыкны исеңә төшергәч, телдән яздыңмы әллә9
— Көчленеке замана
Карт, халык арасыннан чыгып, башын иеп. исерек шикелле кыеш- мыеш атлап өенә, түбән очка юнәлде
— Трактор астына ятып рәт чыкмагач, яңадан Каран базарына юл тотты бугай картлач.— дип көлде шунда Габбас абый
Аңа кушылып көлүче булмады
Сәлим бабайны. Бәешнеке түгел, кыр ягыныкы, диләр Сөйләшкәндә. Мирсәет абый шикелле үк. ул да »з- авазын анык әитми. дылаштыра Бәешлеләр аның Зәбих байда озак еллар тамак хакына хезмәт иткәнен, гомеренә йорты-җире дә. семьясы да булмаганын. Зәбих бай үлгәч, аның хатыны Зөлхиҗә Сәлим бабайны йортка керткәнен сөйлиләр Алар әйбәт кенә торып киткәннәр Революциядән соң. хәрби коммунизм заманында, нинди генә авыр салымнарны да Сәлим бабай түләп барган Колхозлашу вакытында да атларын, терлекләрен алуга каршы килмәгән Аның үзен, син кулак, дип колхозга алмаганнар Бай варисы, байның бар байлыгы аңа калган бит Башта хезмәтче аннары гомере буе үзе бил бөккән бае йортының формаль хуҗасы бул
ган ич. Үзен колхозга алмаганга Сәлим бабай бик нык үпкәләгән совет хөкүмәтенә Бервакыт Каран базарына чыгып, кулаклар коткысы белән, бер кулына каз тотып, билендәге алъяпкычына күпмедер тары салып: «Колхоз тары аламы икән, сәвит каз аламы икән?» — дип шыран ярып кычкырып, шуның үчен алып йөргән Базардагы халык аның сүзләренең күчермә мәгънәсен тиз аңлаган Милиционер чакырып китергәннәр. Колхозның таралуы, советның кадалуы белән дөнья сасытып кызыксынганы өчен, аны бер елга якын «таш капчык»та акылга өйрәтеп чыгарганнар Бу: «Ләгънәт төшсен Николайга, ике сыер саудырды, рәхмәт яусын Сталинга, кәҗәдән дә яздырды»,— кебек чәнечкеле җырлар. «Татарстан алга чыккан, ашта пешерелә кычыткан. күәсләр ялга чыккан самавыр базарга чыккан»,— шикелле такмазалар туган заман булган.
Сәлим бабай әле дә колхозчы түгел, аерым хуҗалык. Зәбих бай дирбиясеннән аларда инде берни дә калмаган, мунчада торалар Бар куанычлары — бик шәп алма бакчалары, шуның исәбенә яшиләр
Сәлим бабайның кыерсытылган малай кебек башын иеп мәчет яныннан өенә шым гына кайтып китүе башкаларга да тәэсир итте, шаулашу тынды Хатип абый кабат руль артына утырды. Зиннәт абый, трактор алдына басып, тагын команда бирде.
— Тарттыр!
Трактор, ярсу ат шикелле, алга ыргылды. Манарага бәйләнгән аркан яңадан тураеп кыл кебек тартылды Манара, кайсы яккарак түним икән, дигән сыман аз гына чайкалды да тракторга ияреп янтайды һәм мәктәп түбәсенең бер өлешен шатыр-шотыр җимереп, гөрселдәп җиргә ауды. Ул ауган урында, бомба шартлагандагы кебек (кинода күргәнем бар), төрле якка куе тузан болыты таралды Тупыл- лардагы ояларыннан, ямьсез каркылдашып, каргалар күтәрелде. Манара төшергәнне тамаша кылган халык авыр сулап куйды.
Бер читтә кара көеп басып торган Лотфулла абзый
— Тәки матурлыкның башына җиттеләр, муеннары аска килге- реләр! —дип мыгырданып. Чуал ягына атлады.
Без, малайлар, ауган манараны янына барып карарга чаптык. Ул авыл өстендә утырганда әллә ни дәү күренми иде, ә җирдә әнә күпмегә сузылган1 Түбәннән бәләкәй генә булып күренгән ае гына да минем буе бар Ул җиргә кинәт бәрелүдән урталай сынып, үзен куе итеп бизәгән төрле төстәге пыяла мәрҗәннәрен кояшта җемелдәтеп, тузан эчендә аунап ята.
Кемдер:
— Карагыз, мылтык бар монда, мылтык! — дип кычкырып җибәрде
Зиннәт абый бу тавышка шундук килеп җитеп, манараның калай түбәсен җимереп тышка чыккан мылтыкны кулына алды.
— Хәрби винтовка бит бу. мәчеткә каян килгән ул?!
— Зиннәт абый, манара эчендә әнә тагын бар алар, күп,— диде малайлар арасыннан Кәрим
Кулына тоткан мылтыкны нишләтергә аптырап калган парторг янына әти килеп җитте. Кешеләр манараның түбә калаен куптаргач, аннан тагын унҗиде винтовка һәм дүрт тартма патрон табып алдылар.
Халык аларны күреп ах итте!
— Тулы арсенал монда. Манарага кем яшергән аларны? — диде әти. кашларын җыерып
— Хөснулла мәзиннән сорагыз, ул белергә тиеш, элек бу манарага көн дә менә, аңа ул хуҗа иде.—диде көч-хәл белән укырга-язарга өйрәнгән «шәкертем» Ярулла абзый
Каргалар ояларына кире әйләнеп кайттылар Манара төшергәнне күрергә җыйналган халык акрынлап таралды
Мәктәп өстеннән манара төшерелгәннең икенче көнендә, истә- санда юкта, безгә төштән соң райком секретаре Җәгъфәров абый килеп керде. Ул, барыбыз белән дә кул биреп күрешеп чыккач әтигә л җитди итеп: *
Ну. Сабир, мин синнән, русларча әйтсәк, йомычка юнарга кил- ө дем, әзерлән.— диде. <
Әти. аның бу сүзләрен күптән көткән кеше төсле, тыныч кына * җавап кайтарды. х
Гаебем бар икән. Борһан. миннән йомычка юну гына түгел. = чөй ясасаң да риза
Җәгъфәров абый өстендәге пиджагын салып чөйгә элде
— Кичә, бөтен авылыгыз күз алдында эшләгән партизанлы- s гыңны нәрсәгә саныйсың син. безнең эштә файдагамы, зыянгамы9 Йә- * ле, бәялә шуны үзең...
Әтинең битендәге яра җөе тартышып куйды
— Манара кисеп төшерүне күздә тотасыңмы син9
Кунак, кесәсеннән зур кулъяулыгы чыгарып, изүен соңгы төймәсенә кадәр чиште дә тирләгән калын муенын озаклап сөртте
— Нәкъ өстенә бастың. Бүген райкомга өстеңнән жалу килде, йөзләп кеше кул куйган, бездән мәктәбебезнең директоры иптәш Сабир Кадыйров вәхшиләрчә көлде, дигәннәр. Алар сиңа безнең кичекмәстән катгый чара күрүебезне таләп итәләр
— Эш эшләнгән, күрегез.
Кунакның ачуы чыкты
— Эш эшләнгән, имеш! Гасабиланма әле. зинһар.— диде ул. кулъяулыгын чалбар кесәсенә тыгып.— Җиңүчеләрне хөкемгә тартмыйлар. дисеңдер син. бәлки9 Юк. Сабир, тарталар Мондый җиңүең белән син коммунист исеменә кара яктың Утызынчы ел түгел, утыз җиденче ел хәзер Халыкның аң дәрәҗәсе, фикерләве чиксез үсте Эш синең мәктәбең өстеннән манараны аударуда түгел, аны чәнчелдереп син бик әйбәт иткәнсең, тагын авылыгыз өстендәге икенче ма-нараны да капландырасы булыр, сүз аны ничек төшерү турында бара Авылыгыз халкына манараның заманы үткәнен, аның инде бөтенләй кирәксезлеген, артыклыгын түземлелек белән аңлатырга, якын тирәдәге башка авылларның манаралардан күптән арындырылганлыгын. тик сезнең авылыгызда гына искелек варисының бүгенге яңа тормышка кара күләгә төшереп, аның ямен җибәреп тормаска тиешлеген иренмичә төшендерергә кирәк иде Эшебездә беренче нәүбәттә халыкка таянсак кына, без теләгебезгә ирешә, максатыбызны тормышка ашыра алабыз Син сайлаган юл хәзер эшебездә җинаять белән бер ул..
Кунак кызып-кызып сөйләде, әти аны бүлдерми тыныч кына тыңлады.
Җәгьфәров абый — мичкә кебек юан кеше Аның гәүдә калынлыгы җайдак чакта әллә ни сизелми, иярдә ул егетләрчә, коеп куйгандай утыра Аттан төшкәч, аю шикелле килбәтсезләнә, иңнәре салына, зур корсагы мендәр сыман алга чыга, бүрәнәдәй юан аяклары чалыш- чолыш атлыйлар Авыру кеше ул. сәламәт түгел
— Мине тагын мәктәбегез түбәсенә патроннар һәм мылтыкларның кайдан килүләре кызыксындыра Өстеңнән райкомга жалу язучылар яшерен арсеналларының фаш ителүенә үчлекләнм иләрме икән сиңа9
— Ул турыда берни дә әйтә алмыйм. Борһан Минем өчен чишелмәс табышмак ул — Әти четерекле әңгәмәне йотылып тыңлавыма игътибар итеп: — Улым. бар. Борһан абыеңның атын тиз генә дворга төшер әле.— диде
Мин теләр-теләмәс кенә бүлмәдән чыгып киттем
Унынчы бүлек
Чуал буенда ялгызым гына балык каптырып утырганда яныма Ярулла абзый килеп чүгәләде.
— Нихәл. Ирек, кабамы ташбашлар?
Балык капмауга ансыз да эчем пошып утырам, юри үртәгәндәй сорый бит. күр! Нәрсә калгандыр аңа су буенда, ник кешегә комачаулап йөридер9!.
Теләр-теләмәс кенә җавап кайтардым:
— Капмыйлар...
— Шулайдыр. Балык вакыты түгел көндез.— Ярулла абзый гәүдә торышын үзгәртми генә, күлмәк җиңе белән тирләгән битен, кәләпүшен салып, такыр башын сөртте Боларны мин аның тын тугайга төшкән шәүләсеннән күрдем.— Көн эссе чакта җимгә исе китми балыкның. Кояш чыкканда, җә кич төш син балыкка, бөтенләй башкача булыр. Хәзер әнә калкавычың су өстендә үле кебек ята. селкенеп тә карамый, кояш чыкканда мин әйтте диярсең менә, ул биеп кенә торыр Таңнан төшәргә кирәк балыкка, аяк астында чык кипкәнче..
Әңгәмә куертырга атлыгып тормавымны шәйләп, абзам бәлки торып китеп барыр, дип мин аның сүзләрен җавапсыз калдырып, калкавычыма текәлеп утыруымны дәвам иттем.
— Бүре балалары күрәсең киләме, Ирек9
Күзләремне калкавычтан аерып, башымны Ярулла абзыйга борганымны сизми дә калдым
— Бүре балалары тоттыгызмы әллә9
Ярулла абзый аякларына калкып, башына кәләпүшен киде.
— Тотмадым, ояларында әле ул эт токымнары. Тик җырак түгел, теләсәң, әйдә барабыз, шушында гына, күрерсең. Әмма башта аналарын дөмектерергә бер таза күсәк табыйк. Күсәк эзләп килгән кеше бит мин монда.
Ярулла абзыйның сүзләренә ышанырга да. ышанмаска да белмәдем Авылдан җиде-сигез йөз метр җирдә нинди бүре оясы булсын инде. Чуал читендәге таллык урман түгел бит. ирештерәдер, дип уйладым. Шуңа күрә:
— Безнең икебезне дә ботарлап ташламасмы соң бүре?—дидем Ярулла абзый тавышсыз гына көлде.
— Ташламый Капкында шыңшып утыра инде ул мур кырган. Төнәген оясын тапкач, килеп капкын салганыем мин аңа. бүген килеп карасам, эләккән терлек-туар газраиле. Бүредән курыкма син. Ирек, адәмнән курык Бүре җәй көне түгел, кыш көне бик ачыкканда да. ялгызы гына булса, бәндәгә тими, курка. Әйдә.
Кармагымны җыеп үләннәр арасына яшергәч. Ярулла абзыйга ияреп, яр чите үзәнлегендәге куе куаклар арасына атладым Ярулла абзый күсәк эзләп төрле якка сугылды, ташудан калган төрле агачларны күтәреп карады, тик берсен дә алмады Мин аның артыннан ике-өч адым гына калып, тагылган кебек бардым Таллык эчендә ышык, җил исми, үтә бөркү иде. бик тиз тиргә баттым, күлмәгем тәнемә сыланып. эчемне пошырды. Күсәк эзләп без таллык эчендә шактый тулгандык. Вакыт узган саен Ярулла абзыйга ачуым чыга барды, турыга гына барсак ни булган, нигә урап йөрергә9 Без монда буталган-да бүре, капкыннан ычкынып, балаларын алып китсә, авыз ачып кала бит инде ул
Ниһаять, без еллар дәвамында язгы сулар ярган тирән коры чокыр читенә барып чыктык. Чокыр эче котырып үскән әрекмән, ат кузгалагы, шайтан таягы, кычыткан, билчән шикелле эре сабаклы күләгәле үләннәр белән капланган. Бераздан Ярулла абзый аяк ас
тыннан җилле генә имән казык күтәрде
— Өйгә кайтып, лом алып килергә туры килмәгәе, дигән идем инде, табылды, рәхмәт төшкере' Бирим дигән колына, чыгарып куяр .юлына, мөгаен, шушыдыр.— диде ул. казыкны җиргә сугып ныклыгын тикшергәч — Соры каракны моның белән иярләпме иярлибез хәзер, ал л аһ ы теләсә *
— Кая соң ул?— дидем мин. түземсезләнеп.
— Шушында инде, гелләр уйламаган төштә. Бу чокырның яры * бер бик тә аулак урында мәгарә сыман эчкә уелып кергән Анда җил * дә. яңгыр да үтәрлек түгел. Мур кырган мәлгунь шуны оя иткән, х хәерсез. Өч көн тоташтан эзләдем разбунникны. аяк ите ашап әллә S кайларда урап йөрдем Эзләгәнем, менә күрерсең, борын төбемдә үк < яткан Оятсыз димә инде син ул ут күзне, авыл читенә үк килеп ба- ь лалаган. ләгънәт төшкере. һич уйларлык җирдә түгел Тик үз башы- s на булган оятсызлыгы, үз башына булган мәлгуньнең. Менә килеп “■ җиттек инде. u
Бу сүзне ишеткәч, эчемә салкын йөгерде. Миңа бүре инде капкыннан ычкынып, безне сагалап утырадыр төсле тоелды Өстебезгә кинәт ташланса, икебез дә бетәчәкбез, нигә килдем монда, дигән уй узды башымнан
Ярулла абзый чокыр эченә төшә башлады Мин аңа иярергә дә. кире Чуал буена китәргә дә курыктым Бөтен тәнем туңгандагы шикелле калтырана башлады. Шунда
— Авылга кайтып китик. Ярулла абзый, бармыйк бүре янына, бетәрбез икебез дә,— дидем, як-ягыма каранып
— Курыкма. Ирек, ир малай бит син. Бүре бик теләсә дә бетерә алмый безне. Җыры җырланган инде аның, капкында ул. Көтүләре белән йөргәндә генә кыю алар.— дип тынычландырырга тырышты мине аучы.
— Куркак булса, авыл читенә килеп балаламас иде әле
— Уңай урын тапкан да балалаган. Оясының кайда икәнен белдермәс өчен безнең авыл терлекләренә кагылмаган да шуңа күрә Чалмаларны корткан Анда өченче көн көпә-көндез көтүгә килеп җиде сарыкны буган Чалмалар әйткәч, эзләп таптым аны монда
— Бәлки анысы бүтән, бусы бүтән бүредер’
— Шушы бер бүре. Гомерем буе аулыйм бит мин ул ил корткычларны. беләм Шуңа үземне дә Бүре Ярулла диләр ич. ишетә торгансың.
Әйе. Ярулла абзыйның авылда кушаматы — Бүре Әмма кыяфәте белән ул бүрегә бөтенләй охшамаган Гәүдәсе базык, таза, аяклары нык. бите бераз озынчарак, күзләре үткен, ияге алгарак чыгып тора, көрәктәй куллары сөялле Нинди генә эшкә тотынса да. ялт итеп эшләп ташлый Ярулла абзый Бура да бурый, өйләр дә җиткерә, мич тә чыгара, өстәл, урындык, шкаф кебек нәрсәләр дә ясый Әмма арада иң яраткан һөнәре сунарчылык Күбрәк ул бүреләр аулый Куша-маты да шуннан Колхозчы түгел Аерым хуҗалык булып яшәвен дә сунарчы булуына ишарәли Мин болай берәүгә дә бәйле түгел, үземә үзем түрә дә. хезмәтче дә. теләгән чагымда теләгән җиремә чыгып китәм. кайда йөрдең дип сораучы, чокчынучы юк. колхозда алай итеп кара, персидәтел бар. бригадир бар. идарә бар. алардан рөхсәт алмый кирәк җиреңә кит. шундук койрыгыңа басып, трутдиныңны штрауга шалт кисәләр, эх тә итә алмыйсың, ди
Бүреләрне Ярулла абзый, капкын салып, тере килеш тотып алып кайта Алып кайта да ишегалдында чылбырга утырта Шуннан соң тере бүрене Ярулла абзыйларга килеп бөтен авыл тамаша кыла Соры явы.ч чылбырда нишләргә белми табан ялтыратырга ниятләп ары йолкына, бире йолкына, ләкин юкка изалана, ычкына алмый Ахырда, борынын күккә төбәп, арт санына утыра да. тоткынлык
гарьлегеннән сузып-сузып улый башлый Бүре улавы галәмәт тә ямьсез бит ул. шуны гына көткән шикелле, бөтен авыл этләре дәррәү телгә киләләр Авылда купкан эт гаугасына аучы түзми, өеннән лом күтәреп чыгып, бүренең башына берне кизәнеп тондыра Улау кинәт өзелә һәм ямьсез тавыш тынгач, авылда этләрнең ярсып өрүләре дә акрынлап төкәнә
Ярулла абзый бүреләр газраиле булуы белән тирә-юньдә дан тота. Якын тирәләрдәге авылларда бу ерткычлар үзләренең ишәюләрен сиздерә башласалар, көне-сәгате белән аның янына илчеләр килеп җитә Аучы ялындырып тормый, чакырган җиргә бара һәм аннан бүреләрне бетерми әйләнеп кайтмый.
Бүреләргә мәрхәмәтсез булса да, башка җан ияләрен кызгана Ярулла абзый Кан күрсәм, күңелем болгана, дип тавык тә суймый диләр аны Йомшак табигатьле, кече күңелле, бала җанлы кеше ул Кәшәкә юндырасы, шар кырдырасы, кыекбаш калагы ясатасы, бура таяклары һәм шакмаклары кистерәсе булса, без малай-шалай аңа керәбез Беребезне дә борып чыгармый, ни сорасак та ясап бирә.
— Ходай тәгалә үзебезгә балалар бирмәде, кызганды. Бөтен авыл баласы безнеке булса да. сүз әйтмәс идем, ди Ярулла.— Хатыны Хәбибә түти ачы сагыш белән шулай сөйли икән.
Шундый яхшы кешеләрнең нигә булмагандыр балалары, аңлашылмый.
Бүре, безнең якынлашуны күргәч, колакларын шомартып читкә сикерде һәм. шундук кызганыч чинап җиргә ауды. Тонык кына булып капкын чылбыры чылтырап алды. Ярулла абзый бүре янына йөгереп барып кулындагы күсәге белән аңа алагаем кизәнеп сукты. Бүре, күзләрен ут күк яндырып, үткен сары тешләрен ярсулы ыржайтып аучыга ташланмакчы булды, ләкин күсәк аның арт санын имгәткән иде. ахры, аякларына күтәрелә алмады. Күсәк иркен селтәнеп ерткычның киң маңгаена төшкәч, ул тынсыз калып җиргә сеңде Аның кан баскан, утлы күмер күк янган ачулы күзләре йомылдылар, авы-зыннан - борыныннан кан китте.
— Безгә ташланыр дип котың очкан иде, бетте бүре, җан тәслим кылды,— диде Ярулла абзый миңа, күсәген читкә атып.
Үлеп яткан бүренең сөт тулып бүрткән имчәкләрен күргәч, миңа ул үтә кызганыч булып китте Балалары ятим калдылар бит хәзер, алар әнисез нишләрләр, дип уйладым
— Инде балаларын да үтерәсезме. Ярулла абзый?
— Юк. аларга тимим, аларның гаепләре юк. Менә аналарының тиресен тунап алгач, аларны капчыкка төйим дә илтеп тапшырам райунга Анда теләсәләр нишләтсеннәр, эшем җук.
Мин кечкенә мәгарә эчендәге бүре балаларын карап тормадым, кан күреп күңелем болгана, косасым килә башлаган иде. Ярулла абзыйга ләм-мим сүз әйтмичә, чокырдан өскә күтәрелеп, таллык эчләп авыл ягына юнәлдем
2
Төнлә фермада кемнәрдер унбер сыерны пычаклар белән яралап бетерүләре турындагы хәбәрне әни иртән сепараторга сөт аертырга баргач ишетеп кайтты.
— Берәрсенең чираттагы уйдырмасын сөйлисеңдер,— дип әти аңа башта ышанмады.
— Уйдырма түгел бу. Сабир.— диде әни.— Ферма каравылчысы Әндәр карт терлекләр янына төшеп тә карамаган, өендә кичтән үк ятып йоклаган булган Бик зур каза бит бу
Әтинең бу күңелсез яңалыкка нәтиҗәсе катгый булды.
— Корткычлар эше ул. Кичекмәстән авылдагы шикләнердәй кешеләрне берәм-берәм чакыртып, җитди сөйләшергә кирәк Мин идарәгә барам, белергә кирәк, бәлки манара үчен алудыр бу — Ул тиз генә гимнастеркасын киде һәм өйдән җәһәт кенә чыгып китте, ләкин шундук әйләнеп тә керде
— Итекләрне тапмыйм, кая тыктың аларны, тизрәк бир әле * — Мин тимәдем итекләреңә, кайда салып калдырсаң, шундадыр § — Салып калдырган җирдә булсалар, синнән сорап торыр идем- * ме мин аларны?—диде әти. гасабиланып *
— Ирек улым, әтиеңнең итекләрен син берәр яры куйдыңмы х әллә? ч
— Тимәдем мин аларга. <
Әтинең коры чакта да. пычракта да аякларын чишенеп, итеклә- ь рен болдырда калдырмыйча өйгә кергәне юк. Мине дә шуңа өйрәтә ® Безнең болдыр каплаулы. аяк киемнәре чыланырлык түгел. Бәештә. * гомумән, аяк чишенми өйгә керү гадәте юк. Шуңа күрә кайсы гына * өйдә дә идән балавыз күк сап-сары. чип-чиста
Авылда урлашу булмаганга күрә, әтинең итекләрен берәрсе шаярып яшереп куйгандыр дип, эзләмәгән җирне калдырмадык, ләкин тапмадык. Әти колхоз идарәсенә аякларына галошлар гына элеп китте Аның бер пар күн итекләреннән башка аяк киемнәре юклыгын бөтен авыл белә, шуңа күрә кем дә булса киселгән мәчет манарасы өчен үч итеп алып киткән, күрәсең, аларны. Әти яланаяк йөрмәс йөрүен, кибеттә аңа ярарлык бер дигән хром итекләр бар, теләсә бүген үк туларның бер парын алып кияр Беләсе иде. кем эше икән бу9 Мәктәп директорын тәки яланаяк калдырдым, дип авыз ерып утырадыр ул явыз хәзер, һәй. нинди кара эчле, башкаларга этлек эшләүдән тәм табучы кешеләр дә никадәр әле дөньяда, берсен калдырмаска иде шулар- ның...
Зада апа керде Ул соңгы көннәрдә Хәйрүш абзыйны югалту хәсрәтеннән бераз айный төшкән иде инде, шулай да электәгечә түгел, салпы иде әле. Бүген аның йөзе күпкә җанланган иде
— Чәкән Мәдинәсе лыгырдый анда. имеш. Сабир райунга баргач, бик нык төшергән дә трантасында җул буе берни сизми җоклап кайткан. җулда очраучылар аның итекләрен салдырып алганнар, шуңа күрә бүген аякларына кәлүш киеп, авылда адәм мәсхәрәсе булып җөри. ди.— диде ул әнигә.
— Лыгырдасын әйдә, гайбәт таратудан бүтән эше юк бит аның Сабирның эчмәвен бөтен кеше белә Болдырдан аның итекләрен алып китүче дә бәлки шулдыр әле Ул аларның югалуларын кайдан белер иде башкача?
Зада апа гаҗәпләнеп әнигә төбәлде
— Сабирның итекләре чынлап та югалдымыни9
Мин әнинең җавабын тыңлап тормадым, яралы сыерларны карарга фермага чыгып чаптым Ишетмәсәң ишет менә, дип уйладым урамнан барганда, әтинең юл буе йокларлык исергәне түгел, аракыны иснәп караганы да юк бит Эчеп организмнарын агулаучыларны, акча түләп үзләренә чир алучыларны һич аңламыйм мин. ди ул Аның итекләренең югалганын Чәкән Мәдинәсе каян белеп өлгергән диген9 Әни хаклыдыр, үзе алып киткәндер ул аларны Әйе. чыннан да аның эшедер ул. Без әтинең итекләре югалуны берәүгә дә әйтмәдек ич әле Әтинең кичә район үзәгенә баруы дөрес Анда аңа орып-бәреп манара кискәне өчен райком бюросында шәхси карточкасына язып каты шелтә биргәннәр Халыкны санга сукмаганы, аның изге дип йөргән әйберен, алдан бернинди аңлату эшләре үткәрмичә, көпә-көндез вәхшиләрчә җимерткәне өчен аны хәтта партиядән куарга кирәк, диючеләр дә булган Җәгьфәров абый әтине, ул бу ялгышын усал ният белән эшләмәгән. сәяси сукырлык кына күрсәткән, иптәш Кадыйров ялгышын
һичшиксез аңлар, киләчәктә партизаннарча түгел, тиешенчә уйлап эш итәр. Кадыйровның төп хатасы — манараның совет мәктәбе өстендә кукраеп утыруы урынсыз икәнен халыкны җыеп түземле аңлатмавында һәм аны шау-шусыз гына сүттермәвендә. дип яклап чыккан Ялгышын әти хәзер үзе дә таный Алып-бәреп, ду күчереп эш итү гражданнар сугышы вакыты һәм аннан соңгы чор өчен генә яраганын, хәзер инде бүтән заман икәнен исемнән чыгарганмын, ди. Манара төшереп үзенә күпме борчу алды, күпме эш ясады ул. Мәктәп түбәсенең җимерелгән җирен төзәттерәсе, манара урынын яхшылап яптырасы. аннары бөтен мәктәп түбәсен, яңа ямавы әллә каян кычкырып тормасын өчен, тоташтан бер төскә буятасы бар. Әмма авылда бу эшләрне башкарырга теләүче юк Бәештәге осталарны әти белән Зиннәт абый идарәгә чакырып сөйләшкән, алар: Җимергәндә безне чакырып мәшәкатьләнмәдегез, ул эшләрне бездән башка гына хәл итегез, авызы пешәсен белгән кеше кайнар нәрсәне өреп каба .— дин киреләнеп, риза булмаганнар Әтинең итекләрен болдырдан алып китүчеләр дә шулардыр әле. бәлки Манара булмады ул манара әтигә, бәла булды Әмма аның эшләгән хатасы өчен борчылуы да. үкенүе дә сизелми Мин үземчә хаклы, ди Хаклы булса, ай-һай. исәп карточкасына язып каты шелтә бирерләр идеме икән?! Райкомда ул бар гаепне үз өстенә алган Манара төшерүне башлап йөрүче дә. аны эшкә ашыручы да мин. партоешма секретарена җәза бирмәгез, ул бары минем таләпләремне генә үтәде, дигән. Мәктәп түбәсен төзәттерергә аңа осталарны башка авыллардан эзлисе була хәзер. Бүген аларны эзләп Чокырлыга барырга җыенган иде. бара алмас, фермадагы төнге фаҗига һәм итекләре юклык тоткарлар аны
Колхозның сыер фермасы Яңа урам башында Кондыз инеше буена урнашкан Бик ямьле җир ул Ферма янында кәүсәләренә ике-өч кешенең колачы җитмәслек карт өянкеләр үсә. Элек анда май заводы булган, диләр Киндер орлыгыннан, көнбагыштан, мәктән май чыгарганнар Колхоз төзелгәч, аны җимереп, шул урында авылдан сөрелгән кулакларның төрле каралтыларыннан укмаштырып, сыер фермасы ясаганнар Май заводы хәзер бүтән җирдә, авылның түбән очында. Кәримнәрдән ерак түгел.
Мин барганда фермада халык шактый иде Фаҗига монда, чыннан да. зур булганга охшый Биш-алты ир яраларыннан савыкмаслык сыерларны суеп, эшкәртеп яталар Араларында Гыйльмулла абзый белән Лотфулла абзый да бар Сөләй белән Кәрим дә әтиләреннән калмаганнар. шунда. Сугымда катнашмаган кешеләр утарны каннан арындыралар
— Ирек, монда кил.— дип Сөләй мине үз янына чакырды Мин баргач, күзләрен шарландырып, борынын тарта-тарта сөйләп китте:— Пычакларын күрсәң, чәч пәкесе күк үткен булган Финка, ди Зиннур абый Төбеннән сынган Сынмаса, бөтен сыерларны харап итәсе булган алар Пычак сабын утар читеннән Кәрим тапты Пычакның сыныгы бер сыерның эченнән чыкты.
— Барысы ничә сыерга тигәннәр?—дип кызыксындым мин.
— Унбергә Бишесе үлгән Берсенең яралары тирән түгел, төзәлерлек Калганнарын суйдылар Әнә никадәр ит булды.
— Кемнәрдән шикләнәләр9
— Шикләнеп торасы да юк. аерым хуҗалыклар эше икәне күренеп тора Нинди колхозчы үз терлекләренә үзе кул күтәрә9 Җүләр түгел колхозчы Зиннәт абый, авылда финка берәүдә дә юк читтән килгән кеше эше бу. дип финканың сабын да. пычагын да идарәгә алып китте Милиция чакырып тикшертәбез, табылмый калмас җинаятьче, ди Авылда безнең андый кансыз адәмнәр юк. дип авыл кешеләрен буйыйсы килми аның. Аерым хуҗалыклар эше икәне күренеп тора югыйсә. Шуларны ник авылдан сөрми яшәтә торганнар- 108
дыр? Сезнең күрше Бүре Ярулла эшедер әле бу Бүрене бер сугуда дөмектергәнне сыерларны харап итүне чүпкә дә санамый инде ул.
— Каннан курка ул. тавык та суйганы юк Ярулла абзыйның,— дип якладым мин күршемне Әмма шунда күз алдыма моннан берничә көн алда гына бүрене күз дә йоммый күсәк белән сугып үтерүе килде. Икеләнә калдым ♦
Сөләй. икеләнүемне куәтләгәндәй, бәхәсләшергә урын калдыр- § маслык итеп
— Миңа ышанмасаң. әнә өлкәннәрдән сора, алар әйтер Бүре * Ярулланың кем икәнен Аерым хуҗалык булып колхозга керми ятуы s юкка түгел аның, корткычлык эшләр өчен.— диде
Мин күршебезне яклап Сөләйгә бер сүз дә әйтә алмадым
Бәештә унлап аерым хуҗалык бар Аларның күбесе җир чәчми. и терлек асрамый инде Промартельгә кап сугу, лесхозда күмер янды- S ру, дегет чыгару, мунчала салу кабык төшерү, урман кисү исәбенә - көн итәләр. Бәрәңге бакчалары бар Авылда нинди генә явызлык эш- * ләнсә дә — янгын чыгамы, ат, мал-туар югаламы. Чәтертәндә нинди дә булса терлек батамы — алардан күрәләр, бу аларның гына эше. дип карыйлар. Аерым хуҗалыклар арасында төрле кеше бар кайберләре элек хәлле хуҗалык булып, коллективлашу чорында бөтен терлек-туарларын сатып, колхозга буш кул белән керергә теләгәннәр, билгеле, аларны колхозга алмаганнар Кайберләре чи диндар, күмәкләшү шайтан фигыле, чын мөэмин-мөселман өчен әртил булып яшәү гөнаһ, дип иртәме. соңмы колхозларның таралуын көтеп яшәүчеләр, берәүләре атлы-туарлы вакытта кермәгәч, хәзер таякка калгач, гариза күтәреп колхоз идарәсенә барырга тартыналар Безнең күрше Ярулла абзыйда әнә сунарчылык чире Сыерларга вәхшиләрчә һөҗүмгә ташланучы чынлап та ул микәнни7 һич ышанасы килми
Төш алдыннан авылга ике милиционер килде Ләкин алар да төнге фаҗигагә бернинди ачыклык кертә алмадылар Ферма утарын, утар тирәләрен караштырып берничә тапкыр әйләнгәч, идарәдә ферма мөдире Заһид абый һәм Зиннәт абый белән сөйләштеләр дә. ферма каравылчысы Әндәр картны тарантасларына утыртып китеп бардылар
Әтигә мәктәп түбәсен төзәттерергә осталар эзләп Чокырлыга барырга туры килмәячәк Идарәгә чакырылган осталар сүз тыңламаганнары өчен гафу үтенгәннәр һәм. әти аларны кайчан чакырса, шул сәгатьтә эшкә тотынырга әзер икәннәрен әйткәннәр
Таһир исемлесе хәтта
— Мәктәп безнеке бит ул. анда үз балаларыбыз укый, хак-фәлән таләп итмәбез. Без биш иргә ике көнлек эш анда Материаллар да эзләмә, төшерелгән манарадагы такталар да. калай да мәктәпнең бүтән кирәкләренә дә артып калырлык, без барып чамаладык инде аны.— дигән
Әти моңа шатланып бетә алмады Төшке ашны ашаганда әнигә
— Әйбәт шушы Баешнең кешеләре, ачу саклый белмиләр, ярдәмчелләр. гадиләр Фермага һөҗүм оештыручыларның авыллар түгеллегенә иманым камил минем Солдат уйнатканда өйрәндем мин бәеш- леләрне. берсен дә кара уйлы дия алмыйм.— диде
Мин сорау бирдем
— Аерым хуҗалыкларны дамы-’
Әти миңа сынаулы карап алды
— Аларны да Аерым хуҗалыкларны башка камырдан әвәләнгән кешеләр, дип уйлама, улым Безнең кебек үк кешеләр алар Тик аңнары гына тиешле югарылыкта түгел Без. авыл коммунистлары, кирәк кадәр аңлату эшләре алып барсак, алар да инде күптән колхозчы булырлар иде
— Ферма сыерларын кемнәр чәнчеп йөргәннәр соң төнлә-’
— Хәзергә билгесез, улым.
— Ә синең итекләреңне Бәеш кешеләре урламаганмыни?
— Нәтиҗә ясарга ашыкма, улым, син кечкенә әле, күп нәрсәне аңламыйсың.
Әти белән әни гел шулай, берәр нәрсә турында җентекләп сораша башласам, шып туктаталар. Әле син кечкенә, имеш. Кечкенә булсам да. кичә мәче куганда амбар кәрнизеннән маузер табуымны белми шул әле әти. Әйтмим дә мин аны аңа Кулларыма тоттырып та каратмый ул аннары коралны Менә алар чыгып киткәч, өйгә алып төшеп, әнинең машина мае белән әйбәтләп майлыйм әле. ялтырап торсын.
Төштән соң амбар түбәсенә менсәм, маузер урынында юк иде инде Төшемдә генә күргән идемме соң әллә мин аны9 Әллә әти аның кәрниздә ятканын күптән белеп, төнге вакыйгадан соң башка җиргә яшердеме икән9 Белсә, ул аны амбар түбәсендә тутыктырып яткырмас. чистартып үзенә якынрак җирдә саклар иде.
Амбар түбәсеннән мин кәефем кырылып төштем.
Йокымнан якында гына мылтык аткан тавышка уянып киттем. Өй артында аяк тавышлары, кемнеңдер калын, карлыккан тавыш белән бик әшәке сүгенгәне ишетелде.
Әти дә уянган икән, ул чалбарын тиз генә киде дә ачык тәрәзәдән тышка сикерде
Әни аның артыннан
— Сабир, зинһар, сак бул. харап итеп ташламасыннар.— дип кычкырып калды.
Мин чоланның ачык ишегеннән әнинең ашыга-ашыга күлмәк кигәнен күрдем Аннары ул өйдән чыкты Мин дә урынымнан торып тышка атылдым.
— Ник тордың, улым, бар кереп ят урыныңа, йөрмә!
Әнине тыңламадым, түрбакча ягына юнәлдем.
Ай яктысында бөтен нәрсәләр кичке эңгердәге шикелле аермачык иде Мин әтинең өй почмагында посып торганын күрдем.
— Мәликә. Ирек, йөрмәгез монда буталып, өйгә керегез.— диде әти безгә шыпырт кына
Шулчак өй артыннан Ярулла абзый килеп чыкты. Ул яланбаш, яланаяк иде.
— Сабир туган, милиция чакырт, кеше үтердем мин,— диде ул. ят тавыш белән.
Әти поскан почмагыннан аерылды.
— Кемне?
— Менә сезнең өйнең элекке хуҗасы Исм ай байны Әйдә, күр- сәтәм
Ярулла абзый борылып яңадан өй артына кереп китте, әти аңа иярде Әни белән мин алар артыннан киттек Почмакны борылуыбыз булды, өй ышыгындагы караңгыда безнең якка очкын чәчрәде һәм колакны тондырып мылтык шартлаганы ишетелде.
— Ятыгыз!—дип кычкырды әти.
— Дөмекмәгән икән әле бу мәлгунь! Үзең дә ят. Сабир энем, атып җыкмасын.— диде Ярулла абзый әтигә.— Тик күп атарлык рәте калмагандыр инде, корсагына дүрт җәпле сәнәк кададым мин аның.
Караңгыдан ачулы чырылдык аваз ишетелде.
— Ялгышасың. Бүре, сине генә чәнчелдерерлек дәрман бар әле миндә Кичә колхозыгызның сыерларын үләт базына юллаган шикелле, иманың укып кал. сине дә зиратка олактырам
Мин. яткан җиремнән башымны бераз күтәреп, күзләремне ачыбрак карагач, өебез нигезе буенда ниндидер карачкы кыймылдавын күрдем Шул арада әти урыныннан тиз генә сикереп торып карачкыга барып капланды.
— Ай!..
Бу әни тавышы иде Тагын мылтык шартлады
Мин пуля әтине дә. әнине дә бетерде дип уйладым. Йөрәгем шашынып тибә башлады, күз алдымдагы бөтен нәрсә асты-өскә капланган сыман булды.
Әти кулында аңыма килдем. Әни елый, ишегалдына кешеләр ♦ җыйналган, сөйләшәләр
— Әти. әни. сезнең икегезгә дә берни дә булмадымы9
— Юк. улым, юк, без икебез дә сау-сәламәт Соңгы пулясын ул ♦ үзенең чигәсенә атты. =
Кешеләр арасыннан Ярулла абзый тавышы килә Аның сүзләре- ч нә колак салдым. ®
— Ишегалдымда кемнеңдер җөргәнен ишетеп тәрәзәгә килсәм. ь берәү кочагына салам күтәреп, чатанлый-чатанлый күршеләр ихата- = сына кереп бара Исмай бай икәнен шундук таныдым моның. Син. а. бандит, ут салырга җөрисең түгелме соң. мин исән чакта барып чык- * мае синең бу эшең, дип өйдән чыгып, сәнәкне эләктердем дә чаптым артыннан. Саламын Сабир күршенең өйалды астына тутырып ята бу Кулларыңны күтәр, иблис, юкса хәзер чәнчим үзеңне, дип кычкырдым Күтәрмәде кулларын, мылтыгы булган икән, шуннан атып җибәрде минем җакка. Алла саклагандыр, алда әле җыясы ризыгым бар. күрәсең, тимәде җәдрәсе Шуннан озак уйлап тормадым, җен ачуым белән кададым сәнәкне эченә. Бандитның догасы сүгенү бит. бикләр дә ямьсез сүгенеп йөзтүбән капланды бу Аннары тавышка өеннән Сабир күрше чыкты Киттек икәүләп янына. Тагын атты «Колхоз сыерларын бетергән шикелле, сезне дә җәһәннәмгә олактырам-,— дип гыжлый үзе Сабир җегет икән, аның ырылдавын колагына элеп тормады, барып капланды өстенә Исмай әзерләнеп торган булгандыр инде, тере килеш бирелмәде, үзен-үзе атты.
— Өенә ут төртмәкче идемени соң ул9—дип кызыксынды арадан кемдер.
— Саламны үз нигезендә ятып йокларга минем ихатамнан алып чыкмагандыр дим мин.— дип җавап кайтарды аңа Ярулла абзый — Карагыз әнә өйалды астын Шунда тутырып җатадырые ул аны
Ферма сыерларын харап итүче дә. узган төнне болдырдан әтинең күн итекләрен урлап китүче дә шул Исмай бай булган икән Маузерны да ул алган Шуңардан ук аткан да Итекләр аягында. -Акбатыр Хафиз Исмаевка дигән язулы маузер кулында иде аның Ярулла абзыйның бүре түгел, кеше куркыныч дигәне дөрескә чыкты Җәһәннәм астыннан кайтып, колхозга никадәр корткычлык эшләде ул бәндә Чак кына Ярулла абзыйны, әтине атып үтермәде. Монысына мин гаепле Маузерны тапкач та әтигә алып төшеп бирсәм, уңасы икәнмен. Ә Ярулла абзый егет икән Кораллы бандиттан куркып тормаган. барган да чәнечкән Мин исә мәми авыз, шул Тәкәрлеккә Ярулла абзыйны яклап бер сүз әйтмәдем Күршебезнең, үзем наданлыктан арындырган кешенең намуслы бәндәме, түгелме икәненә икеләнеп, колакларымны ишәктәй шәлперәйтеп басып тордым Күрсен хәзер сипкел оясы Ярулла абзыйны, аерым хуҗалык булса да. йөзе ак. намусы пакь аның Әти. аерым хуҗалыклар да без әвәләнгән камырдан, дип дорес әйткән ич
Унберенче бүлек
Печән өсте авылда иң күңелле, иң хозур чак Ул озакка сузылмый. кыска вакытлы була Кошлар сайравы астында, чәчәкләр хуш
исенә өртелгән сыек томанлы бер иртәдә башлана да. таң вакытындагы матур төш кебек, күңелгә рәхәт моңсулык иңдереп, үтеп тә китә Аллы-гөлле чәчәкләргә бизәлгән, төрле бөҗәкләр авазыннан зыңлап торган иркен болында башта күперенке печән теземнәре барлыкка килә, аннары алардан җыйнак чүмәләләр салына, ул да булмый. чүмәләләр дәү-дәү кибәннәргә оеша.
Бәеш болыны басу читендә урман куелыгына дугаланып кергән Олачык дигән җирдә Кайчандыр анда куе урман булган, диләр. Тик ул урман кая киткән, янып юкка чыкканмы, әллә төпләнгәнме — белүче юк Хәзер анда зур агачлар түгел, хәтта кечкенә куаклар да үсми, өсте чокыр-чакырлар белән уйгаланмаган. ындыр табагы шикелле тигез.
Олачык — авылга шактый ерак. Печән өстендә, бару-кайтуга вакыт әрәм итмәс өчен, анда кунып-төнеп эшлиләр Яшьләр моңа куанып бетә алмый Печән вакытында Чүлмәк тау итәгендәге уенлык Олачыкка күчә һәм урман куены берничә көн һәр кичне җыр. гармун тавышларыннан таңга кадәр гөрләп тора.
Быел да печәнчеләр Олачыкта башка еллардагыча кунып-төнеп эшлиләр Мин мәктәп атында печән ташыйм Арбамны өлкәннәр төяп бастырыклап җибәрәләр, мин аны кибәннәр куйган җиргә илтеп аударам Анда да үзем аудармыйм, өлкәннәр аудара Минем вазифам ат йөртү генә Арбага төялгән хуш исле яшел печән өстенә сузылып, җирдән биектә, зәңгәр күк бушлыгында, очынып-очынып сайраган тургайларны тыңлап тирә-юньне күзәтүе үзе бер бәхет Болында кешеләрнең үзара сөйләшүләре, егетләр-кызларның бер-берләре белән шаярышулары, көлешүләре, кемнәрнеңдер дәртләнеп җыр су-зып җибәрүләре күңелдә чиксез шатлык уята, үзеңне ничектер бәй- рәм-тантана үзәгендә итеп сизәсең, хезмәт кешеләре арасында булуыңа. алар белән бер үк һаваны сулавыңа куанасың. Мондагы җанлылык сине иркәли, үзеңнең зур. кирәкле, файдалы эшкә кечкенә генә булса да өлеш кертүеңне тоеп горурланасың. Болын өстендәге печән чүмәләләренең күзгә күренеп кимүләре, алардан дәү-дәү кибәннәр салыну сине тылсым дөньясында итеп сиздерә Атны кибән төбенә барганда үз җаена атлатасың да. арбадан печән бушатылгач, башкалардан калышмас өчен, куалыйсың. Бахбай да эшнең мөһимлеген, ашыгычлыгын, кичектерергә ярамаганлыгын сизә шикелле, күндәм йөри, үшәнләнми.
Бәештәге эшкә яраклы бөтен кеше болында Укытучыларның да кайберләре монда Хөршидә. Һаҗәр апалар печән җыя. Габбас һәм Җамалый абыйлар арбаларга печән төяшәләр. Мирсәет абый кибән өстендә — эшнең иң җаваплы җирендә Кибән аннан-моннан. килде- китте. ничек кирәк алай гына өелсә, көчле җилдә тарала, я яңгырлар башлангач, очыннан нигезенә кадәр чыланып әрәм була. имеш. Шуңа күрә кибән куйганда аның өстенә астан бирелгән печәнне тиешенчә салырга маһир кешене генә менә, диләр Мирсәет абый йөзенә кызыллык китерүчеләрдән түгел, нинди эшкә алынса да. аны җиренә җиткерә
Әнә ул кибән өстенә печән атучыларны:
— Ипләбрәк, егетләр, чәбәләндереп бирмәгез печәнне, саклар өчен өябез бит аны. ничек ята. шулай бирегез.— дип кисәтә.
Егетләр аның сүзләрен авырга алмыйлар:
— Була ул. сез дигәнчә эшлибез. Мирсәет абый.— диләр.
Минем әти белән әни болынга килә алмадылар Әтине мәктәптәге ремонт эшләре тоткарлады, әни медпунктын саклап калды. Әмма мин монда үземне ялгыз итеп тоймыйм. Сөләй белән Кәрим — янымда Дуслар да. минем кебек үк. печән ташыйлар. Арабызда Гайфи генә юк. урманда әтисе белән күмер яндыра, авылда ул инде күптәннән күренми.
Арбамны кибән төбенә бушатып, атымны яңадан чүмәләләр ягына юырттырганда печән җыючы хатын-кызлар ягыннан Зиннәт абыйның:
— Ирек^ Ирек, борыл әле монда!— дип кычкыруы ишетелде
Бөтенләй кире якка чакыра, нәрсәгә икән? Орышырга дисәң, йөгемдәге печәнне түгеп-чәчеп йөрмим бугай, иптәшләремнән дә ким * эшләмим кебек. Сөләй белән Кәрим ничә йөк илтеп аударсалар мин 2 дә шул кадәр үк илттем...
Чакыргач тыңламый ярамый, туры бияне Зиннәт абый ягына * бордым. Z
— Нәрсә бар, Зиннәт абый?
— Хөршидә апаңны тиз генә әниең янына кайтарып куярга ки- < рәк. туган
Менә сиңа мә! Миннән бүтән кешене җибәрсә, ни була инде аңа'’ ®
— Авырдымы әллә Хөршидә апа?
— Авырды шул...
Зиннәт абый, арбама сикереп менеп, дилбегәне үз кулына алды Минем күз алдыма һәрвакыт кырыс Хөршидә апа килде Иртә белән генә күрдем бит мин аны. берни юк кебек иде. кызу суккан, күрәсең.
Зиннәт абый атны зур гына бер печән чүмәләсе янына туктатып, арбадан сикереп төште. Хөршидә апа шул чүмәләнең күләгә ягында ярым ятып тора икән. Хәле аның, чыннан да, мөшкел булырга охшый. Ниндидер көрән тимгелләр ямьсезләгән йөзе тирләгән, еш-еш сулый, күзләре калайланган.
— Ничек. Хөршидә, бераз җиңеләймәдеме9
Хөршидә апа җавап урынына калку корсагын тотып бөгелеп төште.
— Тудыргач кына җиңеләер инде ул. Зиннәткәем. Ай
Мин укытучымның газаплануын күрмәс өчен читкә борылдым Зиннәт абый чытыр арба үрәчәсен күмеп тиз генә печән төяде һәм шул печән өстенә хатынын күтәреп салды
— Бик үк борчылма инде син. Хөршидә Төштән соң мин үзем дә кайтып җитәргә тырышырмын
— Йөрмә, эшеңне кара Миңа синең барыбер файдаң тимәс
Зиннәт абый хатынына җавап кайтармады, мине ашыктырды
— Әйдә. Ирек, утыр да куала атыңны Хөршидә апаңны әниеңә кайтарып тапшыру белән борылып кил монда. Йә. Хөршидә, уңыш телим сиңа. Хәерле юл сезгә!
Кузгалып киттек. Авыл белән болын арасы биш-алты чакрым бар. Монда яңадан әйләнеп килгәнче ким дигәндә сәгать ярым, ике сәгать вакыт узачак. Ашыгырга булгач ашыгырга1
— Йә. бахбай, күрсәт әле җитезлегеңне, на!.
Ат болын өсләп юыртканда Хөршидә апа аны-моны әйтмәде, ара- тирә ыңгырашкалап кына алды Юлга чыгып юырта башлагач, бер йөз адым да китмәдек, җиңемнән тартты
— Ирек үскәнем, зинһар, атыңны туктат, бераз сулу алыйм
Мин аптырап аңа карадым Ни дигән сүз инде бу9 Зиннәт абый, тизрәк кайтып җитегез, диде, ә ул туктатырга куша Туктадык Бераз торгач, мин атны кузгатып яңадан юырттыра башладым
— Ирек үскәнем, юырттырма атыңны, туктат, зинһар, туктат! — Хөршидә апа корсагын куллары белән кысып арбадагы печән өстендә йомгак кебек тәгәри башлады Кыяфәте кызганыч та. әллә ничек куркыныч та иде аның Бераздан тынычланды Яңадан кузгалып киттек Мин атны куарга да. кумаска да белмәдем Хөршидә апа юлда үлмәсә генә ярар иде. дип уйладым Әнә ничек газаплана бит. үлүе дә мөмкин Үлә калса. Зиннәт абый җанымны алачак Күңелсез, бик кү- нелсез булып китте миңа Мине җибәрми үзе кайтса нәрсә булган инде аңа9 Әнә тагын атны туктатырга куша Үлә. валлаһи үлә Хөршидә апа • <к 113
юлда. Әллә болынга кире барып. Зиннәт абыйга «Хатыныңны үзең алып кайт авылга .— дияргәме7 Юк. алай булмый, болынга инде кире барырга байтак ара. Тагын кузгалдык Бераздан тагын туктадык. Тагын тагын тагын Мин шабыр тиргә төштем, кайтасы юлыбызның чиге дә. ахыры да булмас шикелле тоела башлады. Без кайтмыйбыз, әйтерсең, бер урында таптанабыз кебек иде Артымда авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып, ыңгыраша-ыңгыраша Хөршидә апа арбадагы печән өстендә тәгәрәп йөри Акрын кайтуыбызга борчылудан. Хөршидә апаның чыелдап-чыелдап җибәрүләреннән йөрәгем кага, җитмәсә үлеп эчәсем килә Шуның әстенә. ат тирәсендә очкан кигәвеннәрнең безелдәве эчемне пошыра.
Күп азаплангач, ниһаять. Олачык белән авыл арасының яртысындагы әрәмәлеккә җиттек. Анда аз гына тау төшәсе Әрәмәлек уртасында иренеп кенә агып яткан, аркылысына каз утырса бүәлерлек инеш тә бар Инеш өстендә бәләкәй генә күпер, күпернең ике ягында чикләвек, шомырт, миләш, тал куаклары
Атны акрын гына атлатып таучыкны төшкәч, Хөршидә апа
— Ирек үскәнем, атыңны уңга куаклар арасына борчы, зинһар.— диде.
Нишләмәкче була икән инде ул анда7 Болай да ташбака адымнары белән кайтабыз, әнә төш тә җитте, ә юлның яртысы гына үтелде әле Куаклыкта нәрсә калган безгә7 Кайтырга икән, кайтырга кирәк.
Мин укытучы апамны тыңламадым Атым юлдан атлавын дәвам итте. Күперне чыктык
— Туктыйк. Ирек...
Туктадык Хөршидә апа. зур авырлык белән арбадан төшеп, мүкәләп диярлек куаклар арасына юнәлде.
Шул гына җитмәгән иде. ничек утыра инде ул хәзер арбага7 Эх. бар икән күрәселәрем
Әмма күрәселәрем минем әле алда булган.
Шулай күпмедер вакыт үтте. Көттем, укытучы апам куаклар арасыннан чыкмады. Нишли ул анда7 Ыңгырашканы да ишетелми, әллә үлдеме икән7
Шактый икеләнеп торгач, арбадан төшеп, куаклыкка кердем. Уңга, сулга күз ташладым. Хөршидә апа күренмәде. Кая киткән ул7 Тыңлана башладым. Озакламый тонык кына булып ыңгырашуга охшаган тавыш ишетелде. Алдымдагы куакны әйләнеп үтеп кечкенә генә ачыклыкка чыктым һәм алдымдагы сәер күренештән имәнеп киттем Хөршидә апам ярым шәрәләнеп, тезләрен чәнчеп җирдә ята Күзләрен чытырдатып йомган, авызын киереп ачкан Мин уңайсызлануымнан нишләвемә хисап бирмичә атым янына йөгердем Битем, кулларым ботакларга сыдырылды. Ник кердем инде мин анда, исән калса ничек йөзенә карармын, ничек күзенә күренермен Хөршидә апаның7 Ничек7 Арбадагы печән өстенә капланып. гарьлегемнән үксергә керештем. Бу минутта миннән дә мескен, миннән дә бәхетсез беркем дә юктыр төсле иде миңа
Шулай күпме үткәндер, белмим, бервакыт зәгыйфь кенә булып Хөршидә апаның тавышы ишетелде
— Ирек үскәнем, зинһар, яныма килче...
Барыргамы, бармаскамы7 Барыйм, бәлки үләр алдыннан берәр сүз әйтеп калдырырга телидер
Бу керүемдә Хөршидә апа шул ук ярым шәрә килеш куак төбенә сөялеп утырган иде Аңардан башымны читкә борып куак артында туктап калдым.
— Мин килдем, апа.
— Яныма ук кил. үскәнем, булыш миңа..
Барсам да бардым, бармасам да Шуннан соң нәрсәләр булганы өзек-өзек кенә хәтеремдә калды. Башта мин тартынудан күзләремне 114
йомган килеш Хөршидә апаның кулларына тотынып нәрсәдер тарттым бугай Күпмедер вакыттан соң укытучы апам иркен сулап җибәрде шикелле. Аннары бала елаган тавыш ишетелде Аннан соң Хөршидә апа күлмәк итәген ертып, аннан берничә бөртек җеп сүтеп алды һәм баланың кендеген бәйләде Аннары тагын ниләрдер эшләде
Зиннәт абый белән Хөршидә апаның кызлары булды. Алар аңа. * минем исемгә тәңгәл итеп. Иркә исеме бирделәр Шул рәвешчә Олачык § белән Бәеш арасындагы юл беркайчан да онытылмаслык булып күңе- * лемә уелды. Куаклыктагы кечкенә генә ачыклыкта Хөршидә апаның * баласын тудыруда катнашуым бик озакка кадәр төшемә кереп йөдәтте х Шул көнне күңелемә, үскәч берәүгә дә өйләнмим, дип беркетеп куй- 2 дым Чөнки Хөршидә апаның бала тудырганда кичергән газаплары ми- < нем бала күңелемне тетрәтеп, астын өскә китерде.
Мин куаклыкта Хөршидә апага булышкан арада ат. кигәвеннәр би- х мазалавына түзә алмый, киткән булып чыкты Авылга җәяү кайтырга. “ Хөршидә апаны алырга ат белән әнине җибәрергә туры килде
Болынга мин кабат бармадым
2
Иртән, турыбызга теге вакытта Ярулла абзый белән бергәләп утырткан шомыртларыма су сибеп йөргәндә, яныма уйламаганда Гай- фи килде. Ул ничектер гадәттәгечә түгел, кәефсез төсле күренде миңа Очратмавыбызга атнадан арткан иде бугай инде, кызыксынып
— Күптән күренмәдең, әллә авырдыңмы7 — дидем
— Авырмадым, әти белән урманда зелпе тамыры әзерләдек,— диде дустым. кашларын җыерып, капыл гына.— Мин сиңа яңалык әйтергә килдем.
— Нинди яңалык7
— Калай әтәч белән Бичураның туйлары булачак Алар бүген кич үз күргән кешеләрен язылышуларына багышланган кичәгә чакыру белән чикләнәчәкләр Яңалык шул
Әһә. юкәдә икән чикләвек. Җирәннең балтасы • менә ни өчен суга төшкән икән
— Кызганыч.— дидем мин. көлеп.— туй үткәрмәгәч, «бүләксез» калып, күп нәрсә югалтачаклар бит алар.
Дустымның күзләре ачулы кысылды
— Син теләсәң нишлә, әйткәнемне мин барыбер җиренә җиткерәм
— Ничек, көпә-көндезме7
— Көндезме, кичме, төнләме — анысын күз күрер Йомыркаларың ничек, «тәмләнделәрме- инде7
— Яннарына якын бармаслыктыр, аларны мин сөйләшкән көнне үк тишкәләп амбар түбәсенә кояшка тездем
Дустым, авызын турсайтып, йөзен читкә борды
— Ишкәнсең ишәк чумарын, син тезгән көнне үк каргалар сыйлангандыр инде алар белән
Курка калдым. Җирән әйткән дөрескә чыкса, мин. кем әйтмешли, күке мие эчкән тинтәк, сүзендә тормаучы такылдык булам бит
Текә баскыч буйлап амбар түбәсенә күтәрелгәч, күз алларым караңгыланып китте Тезгән йомыркаларым чыннан да юк, аларның тик буш кабыклары гына калган иде Гайфи
__ Бу теге без күпме тырышып та тота алмаган сыңар бәбәкле ала каракның чираттагы «шаяруы». Шәп тыгындыргансың аны. иреннәрен ялый-ялый рәхмәт укыгандыр үзеңә Ирек дус.— диде, мыскыллы елмаеп
Үртәлүдән, башым иелеп, өнсез калдым
Мәлҗерәмә, чәнчелсен йомыркалар, баш ярылып күз чыкмады.
әйдә симерсен сыңар бәбәк, төкер. Яшәсен яңа план! — дип дустым, борчылып өтәләнүемне күрептер, аркамны какты.
— Нәрсә'’..
— Тозлы кәбестә1 —Җирән шаркылдап көлде.— Озын колга башына алама чүпрәк бәйлибез дә аны абзар тиресендә чылатабыз Аннары шул «хушбуйлы чүпрәкне тәрәзәдән мәҗлес табынына, һоп. ташлыйбыз.
— Тотылсак, аның өчен минут та яшәтмиләр, бәреп үтерәләр безне...
— Тотмыйлар. Авыз ачып, аякларыбызны кесәләребезгә тыгып көтеп торабызмы анда? Тормыйбыз. Мәҗлестәгеләрдән кем дә булса акылына килгәнче маминт табан ялтыратабыз.
— Бүләк • синнән икәнне Бичура шундук төшенеп, моны разбун- ник Бәдретдинов кына эшләде, диячәк. Бу көн кебек ачык.
— Дисә, аны дәлилләргә дә кирәк ич әле. Дәлилсез гаеп — агусыз җылан ул. күренеше имәнгеч. ә зыян салыр чамасы тирес кортыныкы белән бер. ди әти. Гаепләргә нигез калдырмыйм Бичурага, бүген мин авылда булмыйм бит.
— Кайда буласың?
— Аптыратыйммы, йөдәтимме уенындагы кебек син. Ирек дус. сорау арты сорау яудырасың. Камали бабайга ияреп атлар сакларга бара- чагыбызны оныттыңмыни?
— Онытмадым, аны беләм. «бүләкне ничек һәм кайчан тапшыра- чагыбызны белмим
— Үкчәләрең белән уйлый башлагансың бугай син. дус. Караңгы төшкәч атларга атланып урманнан авылга җилдерәбез һәм үзебезгә нәкъ кирәк вакытка кайтып җитәбез. Без кайтканда мәҗлеснең иң кызган чагы була. Эшебезне тиз-тиз майтарабыз да атларыбызда яңадан урманга сызабыз Кем әйтмешли, шулай без ике куянны берьюлы тотабыз— урманда атлар да саклыйбыз, бүләк - тә тапшырабыз...
Шулчак, ни гаҗәптер, мин үземне бүләгебез > ташланганда мәҗ- лестәгеләр арасында итеп күрдем һәм кинәт ныклы карарга килеп Гайфигә:
— Без син уйлаган хулиганлыкны эшләргә тиеш түгелбез! —дидем
— Нәрсә, хәзер үк шыр җибәрдеңме әллә? — диде ул миңа.
— Хикмәт шыр җибәрүдә түгел. Уйла, без Бичурадан үч алабыз, ә мәҗлескә җыйналган кешеләрнең ни гаепләре бар. аларны шакшыга коендырудан безгә ни файда?
— Син нишләргә киңәш итәсең соң?
— Берни дә эшләмәскә, мәҗлесне бөтенләй юк дип санарга.
— Мин сине дус кешегә исәпләп йөргән булам, син ике аяклы куян икәнсең бит. куян!..— Җирән, кырт борылып, янымнан китеп барды.
Күр инде, яман эштән баш тартырга киңәш иткәч үпкәләде, адәм көлкесе! Аның хәтерен калдырырлык нәрсә әйттем мин? Бичураны түгел. мәҗлескә җыеласы кешеләрне якладым Ике аяклы куян, имеш. Ә үзең, үзең кем син?
Кичкә таба көчле яңгыр явып үткәч, юештә урманга атлар сакларга баруны мин кирәк тапмадым Тирә-юньгә эңгер иңгәч, иртән Җирәннең үземне аңламавына эчем пошып урамга чыктым. Ике аяклы куян син диде бит ахмак. Кешенең хәтере калыр, борчылыр, үпкәләр, дими, теленә ни килсә, шуны әйтә исәр баш. Бүген ул уйлаган этлеген эшләми тынычланмаячак, кая мәҗлес җыелачак өй тирәсенә барыйм әле, бәлки. очратып комачаулармын аңа..
Һаҗәр апа торган өйнең, эчендә бөркүгәдер, урам яктагы өч тәрәзәсенең икесе шар ачык Шуларның кырыйдагысыннан үрелеп өй эченә күз салдым Табын өстенә үк тиеп диярлек асылмалы унлы лампа яна Ишек катында клуб мөдире Фәтхи абый урындыкка утырып чайкала- 116
чайкала гармун уйный Район осоавиахим оешмасы вәкиле Бикмуллин абый бөкрәя төшеп бии Аның чырае кып-кызыл. шабыр тир. иңнәре салынган, язгы ана каз шикелле бер урында тыпырдавы уйналган көйгә туры килми Габбас абый мич буенда кулларын чәбәкләп Бикмуллин абыйны дәртләндереп утыра Һаҗәр апа казан янында кайнаша Немец теле укытучыбыз Петр Иванович бер кулына буш стакан тотып, икенче * кулындагы кыярлы чәнечкесен болгый-болгый янәшәсендәге Сәлимә 2 апага нәрсәдер сөйли. Калган дүрт-биш кунак Шахта көенә җыр- * лыйлар ♦
Миңа, оятыңны югалтып тәрәзә янында торма, кит. дигән шикелле х итеп, яңгыр ява башлады Мин. нәрсәгә дип чыланам монда. Җирән * шыр җүләр түгел, уйлаганын җиренә җиткерергә яңгырда ул килми дә < килми инде, дип тизрәк өйгә йөгердем.
Төн урталарында кемдер безнең ишекне шакыды Әти урыныннан “ торды
— Кем бар анда9
— Бу мин. Максимов. Петр Иванович. Вакытсыз борчуым өчен гафу итегез мине. Сабир Кадыйрович Һаҗәр үлем хәлендә Аның морҗасыннан кемдер бомба ташлады Исаркин үлде бугай яраланучылар да бар шикелле Ут сүнде, мин тизрәк сезгә йөгердем
Әти дә. әни дә. тиз-тиз киенеп. Петр Иванович белән бергә фаҗига урынына чаптылар Әти бераздан әйләнеп кайтты Мин аңардан Һаҗәр апаларда нәрсә булуы белән кызыксынгач, ят. йокла, берни дә булмаган. үлүче дә, яраланучылар да юк. морҗада бомба түгел, сүндерелмәгән известь тутырылган фляга шартлаган, диде Мин. тәки үзенекен эшләгән Җирән, дип уйладым
Әни. бомба шартлагач йөрәге сынаткан Һаҗәр апа белән төне буе мазаланып, аның яныннан тик иртә белән генә кайтты
Әти әнигә тыныч кына җавап бирде
— Борчылма, Мәликә, мин сау-сәламәт
— Нигә төсең китте соң9 Куй әле градусник, температураңны үлчик. аннары саумы, авырумы икәнеңне чамаларбыз. Беләм мин сине.
— Калдыр әле градуснигыңны. Мәликә. Әйтәм ич сиңа, авырмыйм мин.
— Бер дә юктан гына түгел ич бу кыяфәтең.
— Түгел Кичәге газетада бер сәер мәкалә бар. шуны укыгач, аптырап калдым мин.
— Нинди мәкалә ул аптырарлык9
— «Җәгъфәровның чын йөзен ачарга» дигән мәкалә.
— Нәрсә, нәрсә?..
Әтинең сүзләреннән соң өйгә атылып кердем. Әнигә бу ошамады
— Син һаман юынмадыңмыни әле? Бар. юын! Аннан ташла шул үзеңә кагылмый торган сүзләргә колак салу гадәтеңне. Үз дөньяңнан тизрәк качарга тырышма, бала әле син.
Мин теләмичә генә юынырга чыгып киттем Җәгъфәров абыйга нәрсә булган анда9 Ялган йөзле микәнни ул9 Аны әти белән әни генә түгел. мин дә беләм ич Чын коммунист ул. Әтине әнә мәчет манарасын ордым-бәрдем кискәне өчен башта өйгә килеп сүкте, аннары райкомга чакырып учет карточкасына яздырып каты шелтә бирдерде. «Ташла үзеңә кагылмый торган сүзләргә колак салу гадәтеңне», имеш, хурланып үләрсең..
Тиз-тиз генә юынып өйгә кердем. Мин кергәч, әти белән әнинең сүзләре бүленде. Әни миңа;
— Улым. бар. йөгереп кенә кибеттән шикәр алып кайт әле, шикәр беткән икән безнең.— диде.
Беләм мин әнине, хәйләли Үзләренә сөйләшергә комачаулавымнан котылу өчен уйлап тапты шикәр бетүне. Йөгереп кенә ди тагын, аягыма кадак кадалганнан соң титаклаудан яңа арынуымны оныткан диярсең. Эх. әни. әни
Мин кибеттән шикәр алып кайтканда әти дә, әни дә өйдә юк. эшкә киткәннәр иде инде. Әни миңа аягымдагы бәйләүне алмаштырырга медпунктка керергә кушып язу калдырган Бәлки, медпунктка да йөгереп кенә барыргадыр91
Әнинең язуын укыгач, мин әтине борчуга салган теге газетаны эзләп өстәл өстен, урындыкларны, шкаф түбәсен, тәрәзә төпләрен караштырдым. әмма эзләгән җирләремдә аңа юлыкмадым. Әти үзе белән алды микәнни соң аны9 Өстәл тартмасын да ачып карадым, юк. Китап шкафында китаплар гына Чоландагы иске газеталар арасында да ул булмаска тиеш Әти анда кирәксезләрен генә чыгарта. Кайда гына яшерделәр икән соң алар аны? Әнинең үзенә кирәк буласы кәгазьләрне ашъяулык астына тыга торган гадәте бар. бәлки шундадыр ул? Ура, шунда! Менә ул мәкалә.
ҖӘГЪФӘРОВНЫҢ ЧЫН ЙӨЗЕН АЧАРГА
Иптәш Сталин ВКП(6) Үзәк Комитетының февраль-март Пленумында ясаган докладында большевистик уяулыкны күтәрү, гам ьсезлекне. тыныч күңеллелекне. семьячылыкны тәмам бетерү, халык дошманнарының тамырын корыту һәм кадрларны сәяси тәрбияләү мәсьәләсен бетен кискенлеге белән куйды
Ләкин Каран райкомы җитәкчеләре, бюро членнары юлбашчының бу күрсәтмәләрен үтәмиләр Алар большевистик уяулыкны принципиаль югарылыкка күтәрү урынына эштә сәяси сукырлык, гамьсезлек һәм тыныч күңеллелек күрсәтәләр Тәнкыйтьне томалап. берсен-берсе яклашып, семьячылыкны һәм ялагайлыкны тамыр җәйдерәләр. Халык дошманнарының контрреволюцион эшләрен рәхимсез фаш итү. җимерү урынына аларга килешүчәнлек, ачык авызлылык күрсәтәләр Ягъни, чүпне өйдән чыгармыйлар Партия документларын тикшерү һәм алыштыру вакытында райком секретаре Җәгъфәровка партияне алдаучы троцкийчы Якушин турында берничә сигнал бирелә Җәгъфәров бу сигналларга политик бәя бирми, ул халык дошманы Якушинга җиңел генә партия билеты тоттыра, аның белән дуслаша, аңа кунакка йори. семьячылык обстановка- 118
118
сына кереп бата Нәтиҗәдә райком секретаре Җәгъфәров үзенең сыйнфый уяулыгын югалта Бу хәл бигрәк тә соңгы вакытта троцкийчы Якушинның чын йөзе фаш ителгәннән соң ачык күренә
Җәгъфәров завод партоешмасында фаш ителгән халык дошманы ЯКУШИННЫҢ эшен оч ай буе төрле сәбәпләр табып, райком бюросына куймый килә Бу факттан райком төрле партия оешмаларына тиешле сабак алу ясамый Хәтта халык дошманы Якушин башлангыч партия оешмасы тарафыннан партия сафыннан чыгарылганнан соң да. райком ♦ секретаре Җәгъфәров аңа башлангыч партия оешмасының отчет-сайлау җыелышында *- катнашырга рөхсәт бирә 2
Җәгьфәровның үзенең дә үткән юлы таза түгел. Ул — моннан берничә еллар элек * Кәркәш оешмасында булган милләтчеләр төркеменең бер вәкиле Партия документна- ♦ рын алыштыру вакытында Җәгъфәров үзенең бу пычраклыгын яшереп кала, партияне = алдый Ул шулай ук троцкийчы буржуаз милләтче Байсаров һәм Бакировлар белән бул- * ган бәйләнешен партиядән әлегә чаклы яшереп килә
Җәгьфәровның Каран райкомында урнашып килгән зарарлы практикасы әле дә < бетмәгән Коммунистларның район күләмендәге отчет-сайлау җыелышында Якушин һәм *" Гозәеровларның иярченнәре сыйфатында фаш ителгән кешеләр әлегә чаклы райком та- = рафыннан тикшерелмәгәннәр Райком пленумы членнарыннан Нәфыйгов һәм Аюкиннар = тәнкыйтьне кысалар. Алар өлкә газеталарына хәбәрче булып торучы Илдарханов һәм * Төхбәтов иптәшләрне төрлечә куркыталар эзәрлеклиләр
Каран райкомының яңа составы партиягә зарарлы булган менә бу күренешләргә тыныч күңеллелек белән карый, аңа килешүчәнлек күрсәтә Мондый черек практиканы большевистик тәнкыйть уты астына алырга, партия оешмаларының эшендәге гамьсез- лекне. идиотларча тыныч күңеллелекне җимереп ташларга кирәк
X. Бәдри.
Зур, бөтен Татарстан укый торган газета бит бу! Нәрсә булыр икән Җәгъфәров абыйга хәзер7 Шаять, урынында калдырмаслар Мәкаләдә хәтта аны бер урында да иптәш дип тә атамаганнар ич Бу тикмәгә түгел. Халык дошманнары белән дуслашу, аларны үз канаты астына алу уен эшме? Юк. Үзе дә шулар сыңары булгач, бу табигый Газета аны тагын буржуаз милләтчеләр төркеменең бер вәкиле дип атаган. Ә үзе райком секретаре! Әтигә мәчет манарасын кискәне өчен шәхси карточкасына яздырып каты шелтәне юкка гына бирдермәгән ул. үзенең дуслары — халык дошманнары каршында яхшатлы булып күренер өчен эшләгән
Мин газетадагы бу усал мәкаләне кат-кат укыдым, укыган саен фикерләрем ачыклана, ныгый. Җәгъфәров абыйга нәфрәтем арта барды
Уникенче бүлек
1
Колхоз уракка төште. Эшкә яраклы бөтен кеше кырда. Каерылып уңган ашлыкны МТСтан килгән бер «Коммунар» комбайны гына урып өлгерә алмый, өч атлы ургыч та иртәдән кичкә кадәр туктаусыз җилпенәләр, хатын-кызлар да. билләрен турайтмыйча, бер-берләре белән ярыша-ярыша кулдан уралар Комбайнга ышаныч аз. эшләүдән бигрәк, ул күбрәк тик тора. Кайчан карасаң да. йә әвернәсенә салам чорналып тукталган, йә валлары тыгылган, йә механизмнарын хәрәкәткә китерә торган юк кына шкивы яки чылбыры өзелгән була, йә моторы, йә сугу аппараты көйсезләнә Күрше колхозларда эшләүче комбайннар көнгә егермешәр гектар җирне ялап ташлагандай итә. диләр Чындыр-мы ул. ялгандырмы — билгесез. Безнең комбайнчы Насыйб абый иң шәп’ урган көннәрендә дә дүрт-биш гектардан арттыра алганы юк.
Комбайнны тракторына тагып йөртүче Хатип абый, үртәлеп
— Бу шайтан калтырчасы белән уру. амбарларга үзем керәм. дип торган ашлыкны әрәм итү генә, йөрәк әрни, ашлыкның яртысыннан күбрәген җирдә калдырабыз.— дип зарлана
Насыйб абыйның комбайнын белүе дә чамалы бугай Ул аның кай җире ватылса да. майга, тузанга батып карарлыгы калмаган китабын
кимендә ярты сәгать актармый төзәтергә керешми.
Хатип абый аңа әле кичә генә:
— Сихерче китабына охшаган кулга алырга чирканыч бу әфтиягеңне утка якмый булмас синең. Аның белән үзең дә газап чигәсең, комбайнны да газаплыйсың — диде.
Насыйб абый аңа ләм-мәм сүз әйтмәде.
Кәрим белән мин комбайннан ашлык ташыйбыз Кәрим — колхоз атында, мин — мәктәпнекендә. Комбайн кәҗәләнмәгәндә - эшебез рәхәт. бункерга җыелган ашлыкны йөкләребезгә төйибез дә ындыр табагына ашыгабыз. Кәрим юл буе җырлый, мин. арбамдагы гәрәбәдәй бөртекләр өстенә сузылып ятып, аны тыңлап кайтам.
Атлар кайта атлап-атлап.
Басу тузанын таптап
Көннәр торсын гел кояшлы.
Китмәсен болыт каплап...
Уена ни килсә, шуны җырлый Шөлдер. Теләсә нинди җырның сүзләрен үзенә ошаганча үзгәртә, нинди генә көйне дә бөтен тавышына суза. Уракчы хатыннар аны. эшләреннән туктап, тыңлап калалар.
Атка юл таныш, ул үз җаена кайта. Йөгемнән төшеп. Кәрим янына күчеп утырам. Дустым йөгенә сузылып яткан, күзләрен зәңгәр күк бушлыгына төбәгән, елмая Мин килгәч, ул торып утырды
— Җырла, ник туктадын?
— Күр әнә. тургай да гел сайрамый, күктән җиргә төшеп ял итә. Аннары гына сөекле биеклегенә тагын күтәрелеп чыңлый башлый.
— Син дә. тургай күк. ял итәсең алайса?
— Ял итмим, уйланам.
— Нәрсә турында?
— Безнең менә бу кырлар, авылыбыз, аларның киләчәге турында.
— һәм җырчы артист булу хакында, шулаймы?
— Артист булу минем гамемә дә кергәне юк.
— Кем булырга уйлыйсың соң син9
— Ә син үзең?
— Мин очучы булырга хыялланам Челюскинчыларны коткарган герой очучылар шикелле, яки Чкалов һәм Громов абыйлар кебек булырга. Гүзәл җиребезгә һавадан, югарыдан сокланырга хыялланам
Кәрим шаркылдап көлде.
— Сөләй дә. Гайфи дә. син дә — очучы. Бер Бәеш өчен күбрәк булмасмы соң бу9 Өчегезне берьюлы нинди котырган чебен тешләде сезне? Сәламәтлекләре, буй-сыннары, күзләренең үткенлеге, тагын башка сыйфатлары очучы булырга яраклымы, түгелме, белмиләр, инде очалар. безнең ише җир кортларына биектән генә карарга чамалыйлар. Тумаган тайның атланып билен сындырасыз түгелме сез?
— Әллә көнләшәсеңме?
— Юк. көнләшмим.
— Без синең шикелле җырчы түгел. Синең кем буласың туганда ук маңгаеңа язылган. Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдиновлар кебек...
— Булмыйм.
— Нишләргә уйлыйсың соң?
— Кырчы-агроном булам. Барыгыз да канат ярып күккә күтәрелгәч. сезне туйдырырга кемдер икмәк үстерергә тиеш бит. шулаймы? Ул вазифаны мин башкарачакмын.
Туган кырлар, күңелем сезгә гашыйк. Сез гел минем йөрәк түремдә. Бабаларым сезгә көчен салган.
Атам тире сезгә түгелгән
Тавышы, чыннан да. соклангыч Кәримнең. Тавыш кыллары гына
түгел, йөрәге җырлый аның. Агроном булам, ди бит.ә9! Менә беләм дип йөр иптәшеңне
Инде ындыр табагына кайтып җитәргә күп калмаган иде. артыма борылып карагач, атымның ярыйсы ук еракта туктап торуын күрдем Сүз бозау имезә, ди Зада апа. дөрес шул. Сүзгә алданып төп вазифамны исемнән чыгарганмын. Кәримнең арбасыннан төшеп тизрәк атым яны- * на йөгердем. Ул тугарылган, шуңа туктаган икән. Аны яңадан җигеп § азапланганда ындырлар артыннан килеп чыгып арбам янына Сәлим * бабай туктады. *
— Каян алып кайтасыз бу арышны, улым?—диде ул. күзләрен = челт-челт йомып.
— Комбайннан <
— Камбайдан9 И-и-и җык кергере. әпекәйгә крачин исе сеңдереп н әрәм итәр заманнарны да күрәсе булган икән
— Учыңа алып иснәп кара әнә, Сәлим бабай, бернинди керосин исе “ дә юк бу икмәктә Иснә, иснә иснәгәч үзең дә әйтерсең
Сәлим бабай йөктән учына арыш алып, башта озаклап иснәде, аннары берничә бөртекне тешсез авызына кабып теле белән шактый әвәләде.
— Арышта керосин тәме бармы. Сәлим бабай9
Карт, авызындагы бөртекләрне учына төкереп, төссез күзләрен миңа текәде.
— Крачин тәме дә. крачин исе дә җук сыман болай Син кем малае әле9
— Бу авылныкы түгел мин, Сәлим бабай.
— Ничек инде бу авылныкы түгел. Бәеш икмәген ташыйсыңдыр бит9
— Әлбәттә.
— Әлбәттә, әлбәттә... җаннар хәзер рәхәттә... Иптәшең кайнар Гыйльмулла малае бугай?
— Шул
— Шәп җырлый ул. тавышы матур. Син үзеңнең кем малае икәнеңне әйтмәдең инде мин карт кешегә, яшердең Әллә минем алма бакчама кереп тотылганың барыемы, гөнаһ шомлыгы9
— Сабир директор малае мин
— Алай икән. Синеңчә әйтсәң, мин дә Бәешнеке түгел, монда тумадым. Дырыктыр малае икәнсең, инде танырмын, җарар Менә нәрсә әйтергә чыктым мин бу җулга.улым. Сез җәнәдән камбай җанына барганда минем бакча артына туктагыз әле. алма бирермен мин сезгә Күп итеп бирермен Үзегез дә ашарсыз, уракчыларны да. камбайда эшләүчеләрне дә сыйларсыз. Авылдашларыма бер файда булыр, алмаларым череп әрәм булалар, җугыйса.
Мин Сәлим бабайга бернинди дә җавап кайтармадым, атымны кузгатып китеп бардым Ул исә баскан урынында торып калды Кулактан алган алма — эттән алган бер сөяк, үзе ашасын алмаларын
2
Колхозның ындыр табагы — Чуал буенда, тегермән янында Эш өчен бик уңайлы җир ул Бердән, мәйданы өстәл өсте кебек тигез, икенчедән. тегермән кирәк вакытта сугу машинасын су көче белән эшләтә, моның өчен анда махсус җайланма көйләделәр, өченчедән әзер ашлыкны эшкәртү һәм вакытлыча саклау өчен шунда ук түбәсеннән яңгыр үтмәслек, тирә-ягыннан җил өрмәслек иркен әвен бар Әвеннән ерак түгел зур киптергеч
Уракка төшкәннән бирле ындыр табагы кешесез тормый. Төннәрен анда катлаулы машина белән ашлык сугалар. Көндезләрен сугылган
ашлык, эшкәртелеп, дәүләткә озатыла.
Урак өстендә колхозда теңкәгә иң тигән нәрсә — атлар азлыгы. Килде-китте эшләгән бер комбайн гына да биш атны үзенә бәйләгән шикелле тота Комбайннан тыш тагын чәчү, дәүләткә ашлык тапшыру, төннәрен басудан ындыр табагындагы сугу машинасына көлтә ташу бар Колхозда нибары кырык ике баш ат Шуларның икесе янгын сараенда. өчесе трактор белән комбайнга ягулык-майлау материаллары ташыйлар, җидесе буаз, дүртесе карт Кыскасы, колхозда эшкә яраклы атлар утыз тирәсе. Эшкә яраклы дигән атларның да камыт яки ыңгырчак сукканнары, аяклары авырта торганнары, чыгымчылары, үшәннәре бар Шуңа күрә мәктәп атын колхоз бик теләп файдалана
Ындыр табагына көлтә төннәрен генә ташыла Бу эшкә күбрәк чәчүдәге атлар тартыла. Аңа дәүләткә ашлык тапшырудагы атларны алып булмый, элеваторга кадәр ара кырык чакрым, аннан кайтуы тагын кырык — барысы сиксән, аларның хәтта рәтләп ял итәргә дә вакытлары калмый Кайтулары була, йөкләре шундук төялеп, тагын элеваторга юнәләләр. Шулай да колхоз дәүләткә ашлык тапшыру буенча койрыкта сөйрәлә Районда барлыгы туксан дүрт хуҗалык, шуларның сиксән җидесе безнең -Марс колхозыннан алда.
Кәрим белән мин төш вакытына ындыр табагына кайтып җитәргә ашыгабыз Анда тегермән буасы янәшәдә генә, өстеңне чишенәсең дә чумасың суга. Ә җәйге кызуда су коенуга ни җитә!
Уракка төшкәннән бирле әтинең ындыр табагына килми калган көне сирәк Монда аны көтеп алалар Әти үзе белән бер кочак газета алып килә, ындыр табагында эшләүчеләрне Испаниядәге. Хәбәшстандагы, Кытайдагы һәм дөньяның башка почмакларындагы хәлләр белән таныштыра. районда һәм республикада урып-җыюның, дәүләткә ашлык тапшыруның барышы турында сөйли
Ындыр табагына әти бүген дә килде. Ул. гадәтенчә, хәрби киемнән Бу кызуда күн итекләрдән, галифедан, гимнастеркадан ничек түзәдер, билгесез. Гимнастерка якасының өске төймәләрен ычкындырып, фуражкасын кулына тоткан Ындыр табагында эшләүчеләр лапас күләгәсендә төшке ашка утырганнар иде. әти килгән уңаена ук шунда керде
— Мактап йөрисең. Сабир туган, әйдә утыр табынга,— диде Лотфулла абзый әтигә, үз янында урын күрсәтеп.
— Рәхмәт. Лотфулла, рәхмәт яусын, мин тук. яңа гына өйдә ашап килдем Сезне мин бүген дә куандыра алмыйм, арттан караганда без һаман да җиденче, иптәшләр.
— Үзең беләсең, атлар азлык, элеватор ераклык ега бит безне. Сабир туган Комбайныбыз да җүнле туры килмәде, хәерчегә җил каршы дигәндәй, пулный хут эшли алмый, менә шуларның бөтенесенең нәтиҗәсе инде ул артталык.— диде аңа Лотфулла абзый.
— Сез шуңа канәгать, ризамы?
— Ник риза булыйк ди9 Әмма ни эшләмәк кирәк, кендектән югары сикереп булмый
— Була. Лотфулла. Менә син ындыр бригадиры, әйт әле. күпме чистартылган ашлыгыгыз бар?
— Бер егерме тонна тирәсе булыр..
— Төгәллеккә өйрәник, иптәшләр. Безгә МТСтан ярдәмгә йөк машинасы бирәчәкләр Ул бер генә минут та тик тормаска тиеш. Йөк машинасына сезнең ашлык иң күбе ике тәүлеклек мәшәкать ул.
— Бирсеннәр генә, машинаны тик тотмабыз Элеваторга хәзер ашлык илтә торган атларны басудан көлтә ташуга куярбыз да сугу машинасын тулы көченә кытырдатырбыз. Сезне бүген дә куандыра алмыйм, дигән буласың тагын' Шатлыклы хәбәр алып килгәнең өчен мең рәхмәт. Сабир туган Әйдә, бераз дөнья хәлләре белән дә таныштыр инде
Ындыр табагындагылар әти килгәч тә гадәттәгечә, аның тирәсенә елышканнар иде инде.
— Бик теләп, диде әти.— Менә сезгә кызыклы гына бер нәрсә укыйм әле. дикъкать белән тыңлагыз, соңыннан туган фикерләрегезне әйтерсез. Әти тирләгән маңгаен кулъяулыгы белән сөртте дә. көшел өстенә җайлап утырып, кулындагы газеталарның берсен җәйгәч, салмак тавыш белән укый башлады.
БЕРЛИНДА ЯСАЛМА ФИЛЛӘР к
3
Фашистлар матбугатында советка каршы котырынып саташуның чираттагы чача- * лануе күренә Берлинда чыга торган «Ангрифф. газетасының кичке басмасында һәм фа- - шистларның бутан кичке газеталарында Советлар Союзында берьюлы ике фетнә булу - турында шаккатыргыч хәбәр басылды Аларның берсе Алма-Атада, икенчесе Казанда г булган, имеш Икенче фетнә турында, «татарлар Мәскәүгә сугыш игълан иттеләр- дие- - лә. ләкин татарларның яңа ханының исеме әйтелмәгән
Җирәнгеч фашист алдакчылар, алдау никадәр оятсызрак һәм кабахәтрәк булса, үзләрен җинаять өстендә тоту һәм фаш итү шулкадәр кыенрак булыр, дип уйлыйлар Хәл- “ буки, аларны тоту һәм фаш итү бер дә кыен түгел Дөньяда ялган эшләп чыгаручы фаб- а. рикантлар гына түгел, бәлки намуслы совет матбугаты да бар Алма-Атада да. Казанда > да газеталар чыга Фашист ялганчылар Алма-Атада һәм Казанда канлы вакыйгалар бул- и ды. Мәскәүгә поход хәзерләнде дип язган көндә нинди нәрсәләр булганлыкны бу газеталар җитәрлек ачык һәм тулы итеп язалар
Әти. укуыннан туктап, тирәсендәге кешеләргә карады
— Ничек, ялыктырмыйммы мин сезне, иптәшләр9
— Юк, юк, бик кызыклы хәбәр бу, ялыктырмый, укыгыз, укы.— диде Мирсәет абый тавышы
Мин артыма борылып карадым һәм Мирсәет абый белән Кәшиф абыйның колхозчылар арасында көшел читендә утыруларын күрдем Бер генә түгел, биштер ул безнең биология укытучыбыз, дип уйладым мин Мирсәет абый турында, аның белән горурланып Кайда эш тыгыз, ул шунда, ничек өлгерәдер
Әти гимнастерка изүен соңгы төймәсенәчә чиште дә укуын дәвам итте.
Чыклыкта исә совет Казаны бәхетле һәм тук яши Франциянең атаклы хатын-кыз очучысы Мариз Бастье егерме тугызынчы июльдә Омскидан Казанга очып килде Аны бик яхшы каршы алдылар, ул -Яхшы кабул иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт- дип язды һәм Мәскәүгә очып китте, анда да аны бик һәйбәт каршы алдылар Шунысы гаҗәп, ул Казанда да. Мәскәүдә дә булып. «татарлар*ның «мәскәүлеләр>гә каршы сугыш алып баруларын күрмәде Ә Берлин газетасының Варшава хәбәрчесе «күргән*
Ул көнне Казанда атыш булдымы9 Әйе. булды Иптәш Шевчук вак калибрлы вин товкадан атып 22.6 очко, ә иптәш Алексеев 16 8 очко алды Татарлар руслар белән керештеләрме? Әйе. көрәштеләр һәм татар җиңде Иптәш Нәҗметдинов шашкада уйнап унбер очко, ә Хрустален ун очко гына алды Казандылар Союзның башка шәһәрләренә каршы чыктылармы? Әйе. чыктылар Казан «Динаыо-сының балалар командасы Киев «Локо- мотив*ының балалар командасына каршы чыкты
Боларның барысы турында да һәм тагын бик күп нәрсәләр турында безгә Казан газетасы хәбәр итә һәм безнең алдыбызда — Советлар Союзының зур шәһәренең күңелле һәм матур тормышы Анда төрле милләтләрдән булган хезмәт ияләре туганнарча яшиләр һәм эшлиләр Билгеле, фашист газеталарының бу уйдырмалары гади саташу гына түгел, шуның өстенә мәгънәсезлек тә
Гадәттә әлегә кадәр буржуаз матбугатта газета филләре чебеннән ясала иде Чебен никадәр генә кечкенә булмасын, чебенсез фил ясап булмый Ләкин фашист матбугатында чебеннәр барысы да эчпошудан һәм талантсызлыктан үлеп беткәннәр, күрәсең Күмердән ясалма бензин, спирттан ясалма каучук, оннан ясалма сосиска җитештерү ар тыннан хәзер инде һавадан ясалма филләр эшләнә башлады Хәзер инде күпертү өчен чебеннәр дә кирәкми, ялганны суырып алу өчен бармаклар да кирәкми Мәгънәсезлек чиста, табигый юләрлек төсендә чыга Акыл да. талант та булмаганда, идиотларча күңел сез ахмаклык кына кала Ул бары тик Геббельс Розенберг әфәнделәрне һәм аларга буйсынган язу карасы колларын гына характерлый Дөньяда әле Германиянең фашистик журналистикасы төшкән түбәнлеккә һичбер төрле фәхишәлек тә төшкәне юк иде
Әти. кулындагы газетаны төреп, тирәсендәге колхозчыларга карады
— Яңа гына ишеткәнегезгә карата кайсыгызда нинди фикерләр туды, иптәшләр, әйдәгез сөйләшеп алыйк әле
Беренче булып Мирсәет абый телгә килде
— Фашистларның чираттагы бу пычрак чыгышлары бездә алар-
га карата җирәнү һәм нәфрәттән башка берни дә тудырмый Минем үземне бу мәкаләдәге фашистлар уйдырмасы гаҗәпкә калдырды, алар- ың һәртөрле пычраклыкка барулары яңа эш түгел Мин ышанам, илебез дошманнары бернинди юл белән дә безнең фикерләребезне чуалта алмаслар
— Фашистларның уйдырмаларына җавап итеп, без дәүләткә ашлык тапшыру планын арттырып үтәрбез Мин Мирсәет белән тулы- сынча килешәм. Минемчә, ул барыбызның да уртак фикерен әйтте Рәхмәт. Сабир туган, дөнья хәлләре белән таныштырганың өчен. Ә хәзер эшкә тотыныйк, иптәшләр. МТС машинасы алдында сынатырлык булмыйк.— диде Лотфулла абзый, урыныннан торып
Кәрим белән мин. атларыбызның аркалыкларын күтәреп, комбайн янына ашыктык.
Мин юл буе газетада әти яңа гына укыган мәкалә турында уйлап бардым Күңелемдә фашистларга чиксез нәфрәт кайнады Кәримнең уенда да шул мәкалә иде бугай, башка вакытта җырламый түзми торган иптәшемнең комбайн янына барып җиткәнче тавышы-тыны чыкмады
3
Бөтен Бәешкә бер велосипед бар. Ул да авыл кешесендә түгел, мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Нурулла абыйда. Бәешлеләр ике генә көпчәкле бу сәер машинаны әллә өнәмиләр, әллә аны алырга акча кызганалар, белмәссең Авыл өчен нинди шәп транспорт югыйсә. Аңа бензин да. печән яки солы да юнәтәсе юк. шиннарына яхшылап һава тутырсаң, эшең бетә, утыр да көннәр яхшы торганда җаның теләгән җиргә бараннары Язгы-көзге пычракларда һәм кыш көне генә йөреп булмый аңарда Җир коры чакта теләгән төшеңә элдерә аласың Ат сорап кемгәдер ялынасы да. аны ашатасы, эчертәсе бар дип кайгырасы да юк Нурулла абыйның җаны тыныч, кая булса да барасы килсә, велосипедына атлана да китеп бара, аннары озак та үтми, йомышын йомышлап әйләнеп кайтып та җитә Ул бүген Каранга барган булган, кичен безгә килде Чәй эчеп утыра идек, әти белән әни кыстап, аны да өстәл янына чакырдылар
Нурулла абый алдына чәй ясап куйгач
— Сабир Кадыйрович, мине чәй белән сыйларлык түгел, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә кердем бит.— диде
Әтинең күзләре аңа сагаюлы текәлделәр.
— Әйт хәбәреңне, тыңлыйм
— Борчылмагыз, бәлки сез шатланырсыз гына аңа. Кыскасы, мине Әтрәч мәктәбенә директор итеп күчерәләр Күңелсез дигән хәбәрем шул.
Әти урыныннан торды
— Дөрес, минем өчен күңелле хәбәр түгел бу Әмма котлыйм сине. Нурулла Габитович Мин кузгалганга карама, әйдә тынычлап кына эч әле син чәеңне — Әти. башын иеп. кулларын артка куеп, идән буйлап берничә тапкыр ишекле-түрле үтте — Әтрәч мәктәбенең элекке директоры Клеблиевне кая күчерәләр9
— Ул кулга алынган. Сабир Кадыйрович
Димәк, тагын бер халык дошманы фаш ителгән Кая борын тыгарга белгәннәр ул ыштыр битләр Безгә, яшь буынга, үзләрендәге агуны мәктәп аша күчерергә ниятләгәннәр Безнең сафлыкны Дзержинский — тимер Феликс варислары саклаганны хәтерләреннән чыгарган алар Керпе бияләйле Ежов барын онытканнар Уңышларыбыз ишәя барган саен сыйнфый көрәш кискенләшә бара —■ ди әти еш кына иптәш Сталинның зирәк сүзләрен кабатлап Чекистлар халык дошман- 124
нарын фаш итүгә җиң сызганып, яңа көч белән тотындылар, димәк Әле күптән түгел генә газеталарда зур хәрби башлыклардан Тухачевский. Якир. Уборевич. Корж. Эйдеман. Фельдман. Примаков һәм Пут- наның корткычлык һәм шпионлык эшләре белән шөгыльләнүләре фаш ителү турында хәбәр игълан ителгән иде. Корткычлар тик үзәктә генә түгел. илебезнең барлык урыннарында да бар. димәк Радио, газета- ♦ лар аша юкка гына уяу булырга, троцкийчы корткычларны, йөзләренә ~ битлек каплаган шпионнарны аяусыз тар-мар итеп, тамырларын коры- < тырга чакырмыйлар... ♦
Нурулла абыйның
— Барасым бер дә килми минем ул мәктәпкә. Сабир Кадыйро- ч вич Тик өстән кушкач нәмә кыласың.— дигән сүзләре уйларымны ® бүлделәр. н
Әти йөрүдән туктады. =
— Нурулла Габитович. турысын гына әйт әле. безнең мәктәптә 2 син үз урыныңа уку-укыту бүлеге мөдире итеп кемне калдырыр идең’’ * Нурулла абый бераз уйланып торгач, әтинең соравына сорау белән үк җавап кайтарды
— Ә сез үзегез кемне күздә тотасыз. Сабир Кадыйрович7
Әти маңгаена төшкән чәчләрен артка сыпырып куйды
— Безнең мәктәптә ул эшкә кулай, синнән кала, бер Мирсәет кенә инде Тик мин аны уку-укыту мөдирлегенә җигәргә теләмәс идем Үзең беләсең, ул укыткан фәннәренә җаны-тәне белән бирелгән, алар- ны табигатькә, әйләнә-тирәгә бәйләп укыта торган кеше Көз керә менә. дәресләрен ул кырда, болында, елга буенда, урманда үткәрә башлаячак. Бу бик яхшы Балаларга озын, ялыктыргыч кыш алдыннан саф һава сулау зарур Алар караңгы, тынчу классларда айлар буе уты-рачаклар бит Мирсәет завуч булып алса, укытуына зыян киләчәк
— Ә Һаҗәр турында нәрсә әйтерсез7
Әти өметсез төстә кулын селтәде.
— Сәламәтлеге, холкы уку-укыту бүлеге мөдире булырлыкмы аның7 Ю-ук, коллегаларының эшләрендәге кимчелекләрне күрә һәм аларны такт белән төзәттерә белә, укымышлы, методик ярдәмгә сәләтле. сабыр табигатьле һәм үз өстендә эшли ала торган кеше кирәк ул эшкә. Җамалыйны куяргадыр бәлки, ә?..
— Исаркин. үзегезгә мәгълүм, шешә белән дус. аннары җыйнаксыз да Завучлыкка үзе дә риза булмаячак ул.
— Син дә директор булырга атлыгып тормыйсың ич әнә. шулай да китәсең. Кушкач, бәлки Җамалый да ризалашыр, ничек уйлыйсың7
— Аның белән миңа түгел, сезгә эшлисе, үзегез хәл итегез
Районда утыручыларың, шул исәптән Җәгъфәров абыйның башларына тай типтеме икәнни шулай эшләмәсәләр7 Нурулла абый урынына Әтрәчкә бүтән кешене күчерсәләр, ярамас идеме7 Күчерсеннәр иде әнә Һаҗәр апаны яки Габбас абыйны Юк. әйбәт укытучыны күчерәләр Бәеш укучылары белем алмасыннар, надан калсыннар әйдә, дияләрдер инде.
Нурулла абый велосипедына атланып, шулай директорлыкка китеп барды Ул киткәч уку-укыту мөдире булып Җамалый абый эшли башлады, ә география дәресләрен алып баруны немец теле укытучыбыз Петр Иванович Максимовка йөкләделәр
Унөченче бүлек
Җәйге каникуллар артта калды Хәзер инде алар тик төштә генә булдылар кебек Мин яңадан һәр иртәне мәктәпкә ашыгам, һәр иртәне
I2S
Сөләй мине элеккечә үк капка төпләренә чыгып көтеп ала. Без аның белән киләчәккә төрле планнар корабыз, хыялланабыз. Үскәч икебез дә очучы буласы кешеләр бит. әңгәмәбез башлыча самолетлар, атаклы очучылар турында бара
Мәктәбебез, өстеннән манара төшкәч, ничектер зураеп, биегәеп киткән төсле тоела Аның хәзер эчендә дә якты Мәктәп тирәсендәге тупылларны җәй көне нык кына сирәкләделәр. Ямьсез тавышлар да юк. Тупылларның исән калганнарындагы карга оялары хәзер ял итәләр, аларның тынгысыз хуҗалары безне язга кадәр тынычлыкта калдырдылар. Җәйге каникуллар башланганчы колакларны тондырган каргалар мәйханәсен хәзер дәресләр барганда ишетмәү ничектер сәер дә, гаҗәп тә.
Мин инде җиденчедә Миләүшә белән узган уку елындагыча ук бергә утырабыз Сөләй безнең артта Кәрим Гамбәр белән тәрәзә буенда <Камчатка»да Гайфи урыны буш. Җирән көзге сынауларын бирмәде, рус мәктәбенә күчте Ала күз Гайшә җәй көне Кәҗә Гыймадие- на кияүгә чыкты Беркөн без аның белән ул судан кайтып килгәндә очраштык. «Классташларыбызның барысына да сәлам әйт. Гайшә «кытый»лардан котылуына шатлана диген».— диде ул миңа. Бераз ябыга төшкән, хәтта чибәрләнгән дә кебек. Кешегә бәхетенә ирешү өчен күп кирәкми, яраткан кешесе белән бергә булу да җитә икән, дип уйладым мин аннан аерылгач Сәламен классташларыма тапшырдым, әлбәттә. Гайшәнең зур тормышка бернинди борчылуларсыз, шулай җиңел генә аяк басуына барыбыз да сөендек.
Мәктәп тормышы элекке эзеннән үк ага. Укытучылар коллективына өч кыз өстәлде Өчесе дә Алабуга педагогия техникумын бетергәннәр Икесе башлангыч классларда, Оркыя апа исемлесе Хөршидә апа урынында рус теле укыта. Ул безнең класс җитәкчесе дә Җиденче чыгарылыш классы булгангамы, быел безгә караш икенче. Укытучыларның. Һаҗәр апа белән Габбас абыйдан калганнары, безне инде өлкәннәр саныйлар Белемебез белән бер елдан без дә аларның кайбер- ләрен куып җитәчәкбез ич.
Соңгы көннәрдә мәктәптә башлангыч класслар гына укый Бишенче. алтынчы, җиденче класслар колхозның бодай басуында башак җыюда.
Кырда башак җыю тынчу класста дәрестә утырудан мең артык. Кырда син үзеңә-үзең хуҗа. Теләсәң эшлисең, арысаң, ял итәсең. Тик үзеңә бүлеп бирелгән кишәрлектә башаклар калдырма һәм нормаңны үтә һәр укучы көнгә өч арыш капчыгы башак тапшырырга тиеш. Бу — колхозга укучы үз куллары белән җыеп биргән илле-алтмыш килограмм чамасы өстәмә ашлык дигән сүз Зиннәт абый, районнан безгә шундый күрсәтмә булды, үстерелгән игеннең бер генә бөртеге дә кырда калып әрәм булмаска тиеш. ди. Без кайбер көннәрне норманы икеләтә үтибез. Дүрт ат без җыйган башакларны ындыр табагына тоткарлыксыз ташый, өлгер генә
Өченче көн басудан кайтканда Сөләй Кәрим белән миңа:
— Безгә, егетләр, башак җыеп азапланмаска, йомран оялары гына казырга кирәк. Йомран кыш көне ашарга үзенә поттан артык ашлык әзерли, ди әти. Әйдә, иртәгә басуга үзебез белән көрәк алып барабыз да, кешеләр күзеннән читтәрәк йомран оясы табып, шуны казыйбыз. Аннары безгә башаклар кыркып этләнәсе булмый,— диде.
— Син ялгыз нарат төбендә хәзинә дә таптың инде, йомран ояң да шулай булачак Мин сиңа бу эшеңдә иптәш түгел,— дип, Кәрим Сө- ләйнең бу тәкъдимен хупламады.
— Ә син. Ирек, ризамы?
— Көрәк алып килсәң, карарбыз,— дидем
Акылым тулмастыр минем, валлаһи! Гел шулай, башта ризалашам. аннары икеләнә, уйлана башлыйм. Кәрим әнә әйтү белән кырт 126
кисте дә эше бетте. Безгә бит башта кеше күзеннән читтәге йомран оясын табасы, аннары аны казыйсы бар. Йомран оясыннан бер пот бодай чыкса ярый да бит. чыкмаса — башак та җыймыйбыз, көлкегә дә калабыз. Бу — күктәге торнаны тотарга ымсынып, кулдагы чыпчыкны очырып җибәрү булачак Юк. сипкел оясының сүзенә алданып, адәм ф мәсхәрәсенә калудан сакланырга, йомран амбарына алданмаска, ба- * шак җыярга кирәк. Йомран оясын табып үзе казысын Сөләй 2
Иртәгесен дустым, кулына көрәк тотып, капка төпләрендә мине ф көтеп тора иде инде.
— Мин, дустым, йомран оясын эзләшмим дә. казышмыйм да Кү- s тәреп йөрмә көрәгеңне, калдыр Кәрим хаклы.— дидем мин аңа. =
— Әй. сыбызгы, сыбызгы, син сүзеңә хуҗа булсаң, үтез бозаулар. * кәҗә тәкәсе буазланыр иде. көрәк алып кил карарбыз, имеш. Менә ка- £ радың. Буш куык. Син ышандырмасаң, мин бүтән кеше табар идем.— s диде ул. миңа үпкәләп. £
— Тап, әле соң түгел ич.
— Тапмас дисеңме, табармын, авылда малайлар Кәрим белән син генәме әллә9
Сөләй. бишенчедә укучы ике малайны ияртеп, басуга бездән алда йомран оясы эзләргә китте Без Тәкәрлекнең үзен дә. аңа ияреп киткән малайларны да ул көнне бүтән күрмәдек.
Икенче көнне мәктәп коридорында (кичә Сөләйнең басуда ни белән шөгыльләнүен кайдан белгәннәрдер) зур ватман кәгазенә бик шәпләп ясалган карикатура эленде Карикатурада Сөләйне үзе зурлык йомран белән өстенә БОДАЙ сүзе язылган юан капчык өчен тарткалаш- тырып төшергәннәр һәм шунда ук эре хәрефләр белән 7'£> ■ классы укучысы Лотфуллин Сөләйманнан үрнәк алмагыз Ул кичә, башак җыюдан качып, пионер исеменә тап төшерде».— дип язганнар иде
Басуга китәр алдыннан Мирсәет абый безгә йомраннарның кышка бернинди дә азык әзерләмәүләре, аларның кышны аюлар, бурсыклар, янутлар, керпеләр кебек йоклап үткәрүләре турында сөйләде
2
Мәктәптән кайтканда Гайфи очрады Ул мине юлымда махсус көтеп торган. Зурлар шикелле кул кысышып күрештек Үзгәргән Җирән. Өстендә яңа пинжәк-чалбар. аякларында күн итекләр, күлмәк якасының соңгы сәдәбе төймәләнмәгән, кепкасы кулында Әмма үз-үзен тотышы элеккечә, анысы киемнәре белән бергә яңармаган
— Ничек сез монда минсез? Бичура хәзер кайсыгызга каныга9 — дип сүз башлады ул
— Без укулар башланганнан бирле гел басуга башак җыярга йөрдек бит әле. дус Үзең ничек9 Бөтенләй чит кешеләр арасында ялгызыңа гына күңелсездер инде Уку авырмы русча9 Анда үзеңне ничек каршыладылар9
— Син хаклы, миңа Басарда бик үк күңелле түгел Шулай да күнегә барам инде Фатирым бик әйбәт кешеләрдә Фатир хуҗаларым Денис абый белән Маша апа -Син туганда ук Басарныкы буласы булгансың, сине ләкләкләр ялгыш Бәешкә илтеп ташлаганнар, татар җирән булмый, татар кара»,— дип көләләр Җирән аларча ■ рыжий» икән Әти миңа русча-татарча сүзлек сатып алды, шуннан карап белдем Маша апа «Син безне татарчага өйрәт, без сине русчага өйрәтербез».— ди Аларның ун яшьлек Федя исемле малайлары. Дуня исемле сигез яшьлек кызлары да бар Мин хәзер телемне күнектерер өчен көн саен русча башта йөзгә, аннары йөздән кирегә саныйм. Баштарак авыр иде. инде күнектем Маруся апа белән балалары татарча санарга өйрәнәләр Мин инде атнадагы көн исемнәрен русча да бутамыйм Мәктәптә
малайлар башта мине өнәмәделәр, «гололобый» — «шәрә маңгай» дип мыскыллыйлар иде. Беркөнне мин аларга бишташлы уйнап күрсәттем Рус малайлары да минем уенымны кабатламакчылар иде. чыкмады Менә болай уйныйлар аны дип тагын күрсәттем. Тагын маташып карадылар. булмады Хәзер аларның бөтен шөгыльләре шул бишташлы уйнарга өйрәнү. Мине алар Гайфи димиләр, үзләренчә Гриша дип йөртәләр. -гололобыйны» оныттылар .
Безнең капка төбенә җиткәч Гайфи
— Сезгә кереп тормыйм. Ирек, минем кордонга барышым Күмер яндырган өчен аннан акча аласы бар. Әти биле кузгалып урын өстендә ята. мине җибәрде Ашыгыч эшең булмаса. әйдә, барыйк бергәләп,— диде миңа.
— Бернинди эшем дә юк минем, хәзер, портфелемне калдырам да китәбез, дус.
— Син ашамаган бит, юлда ашарсың, бер кыерчык ипи алырга онытма.
Кордон Бәештән биш чакрым тирәсе читтә, тау битләвендәге урман аланында Минем әле анда беренче баруым, әмма андагы өйләр һәм каралтыларны район үзәгенә барганда юлның сул ягында ерактан күргәнем бар.
Кордонга без урман аша киттек. Гайфи миңа көзге матурлыкка сокланырга комачауламады. Ул. үз уйларына бирелеп, як-ягына карана-карана. янәшәмдә тын гына атлады Менә ул кинәт иелеп юл читеннән юан балтырлы, калын коңгырт эшләпәле бик купшы бер гөмбәне кулына алды
— Кара, нинди хәзинә әрәм була урманда. Каен гөмбәсе бу Иң тәмле гөмбәләрнең берсе Туклыклы да. итең бер якта торсын Без. татарлар, ашарга күнекмәгәнбез шундый шәп урман ризыгын Кыздырганы. ашы. сумсасы бер дигән була гөмбәнең. Тозлаганын әйтмим дә инде Быел әти белән без урманда җәй буе гөмбә ашадык. Синең. Ирек, гөмбә ашаганың бармы?
— Юк. Безнең өйдә аны җыючы да. ашаучы да юк.
— Сабир абый да. Мәликә апа да дөнья күргән культуралы кешеләр бит Нигә алар гөмбәдән борын чөерәләр, аңламыйм
— Бу гаҗәп түгел, әтинең дә. әнинең дә гомерләренең күп өлеше Урта Азиядә үткән. Бәлки анда гөмбә үсмидер, шуңа күнекмәгәннәр- дер.
— Минем Басардагы фатир хуҗаларым Денис абый белән Маша апа иң тәмле гөмбәләрне кышка бер кисмәк тозлаганнар Бәрәңгене алар йә тозлаган кәбестәсез, йә тозлаган гөмбәсез ашамыйлар. Әллә никадәр киптергәннәр дә Хәзер юл буендагы бу гөмбәләрне Маша апа күрсә батюшки дип ах итәр иде Күр. әрәм булалар бит инде алар, кайтканда бәлки җыярбыз13 14 15 16 17
-— Нәрсәгә салырбыз, савытыбыз юк бит.
— Ә күлмәк нәрсәгә? Якасын җиңнәре белән урап төйнәдең, менә дигән капчык була
— Кордонга барыйк әле. кайтканда күз күрер.
Кайтканда без килгән юлдан түгел, тау итәгендәге сукмактан кайттык Инде бөтен тирә-юнь караңгылыкка өртелгән, күктә йолдызлар калка башлаган иде
13 Тормыш зур һәм кечкенә күңелсезлекләрдән генә тора шикелле тоела миңа Ул эчпошыргыч күңелсезлекләр җирдә дә үсмиләр, күк тән дә төшмиләр, ни өчендер аларны кешеләр тудыра Еш кына мин.
кешеләрнең кайберләреңә нәрсә җитми, нигә алар безнең гомуми 128
бәхетебезне күпсенәләр, илебезне үткәнендәге кара көннәренә кайтарырга телиләр, дип уйланам Әмма үз-үземә куйган сорауларыма җавап таба алмыйм, көннән-көн бутала барам Мин малай гына әле. тормыш тәҗрибәм чыпчык томшыгы кадәр генә, сорауларыма җаваплар таба алмавымны шуңа сылтарга була, ә зурлар зурлар да ул четерекле сорауларга анык җавап таба алмыйлар ♦
Бүген инде берничә көн тәрәзә төбендә аунаган "Кызыл Татар- 2 стан» газетасын кулыма алып ачуга, күзем бер мәкалә астындагы 18 Н Баян имзасына төште Шундук хәтеремдә әле күптән түгел генә * «Чаян» журналында басылган Нур Баян комбайны» дигән карикату- х ра һәм аның астындагы
Минем белән яшьтәш кызлар н
Комбайнны оста йөртәләр. =
Комбайннар бара, артларыннан х
Тезелеп кала билле көлтәләр
— дигән юллар яңарды
Күренекле шагыйрь тезмәдән чәчмәгә күчеп нәрсә язды икән, дип. ахырына аның имзасы куелган мәкаләгә күз йөртә башладым «Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар ы социалистик чынбарлыкны бозып күрсәтә торган бер әсәр» Бу җөмләне укуга, тәнем эсселе-суыклы булып китте. Нәрсә, шашканмы әллә ул Нур Баян абый7 Мәкаләне ары укырга көчем җитмәде, газетаны өстәлгә ташлап, китап шкафына борылдым Әнә ул • Тирән тамырлар» Аның «Фәхрине үтереп ташладылар* дигән беренче юлыннан, кулак Вәли Хәсәнов- ка чыгарылган хөкем карары җиренә җиткерелеп, китап ябылганга кадәр булган вакыйгалардан мин чынбарлыкның ничек бозылып күрсәтелүен, контрреволюцион милләтчелек рухын табарга һәм күзалларга тырыштым Башым буталды, бернигә дә ирешә алмадым Бераздан газетаны яңадан кулыма алып, мәкаләне бик дикъкать белән укырга керештем
18 Галимҗан Ибраһимовның «Тиран тамырлар*ы социалистик чынбарлыкны гаять бозып күрсәтә торган бер әсәр Ул турыдан-туры контрреволюцион милләтчелек рухында язылган һәм зарарлы идеяләр тарата Ә әсәрендә шундый тирән хаталары булган Г Ибраһимов ни өчен соң бу көнгә кадәр тавыш тынсыз ята’ Нигә матбугат битләрендә бер генә булса да мәкалә белән чыкмый9 Нигә Татарстан язучылары һәм укучылар җәмәгатьчелегенә үзенең хаталарын танып бер хат та язмый ' Күп хаталар эченә кереп чумган һәм тирә-ягы контрреволюцион элементлар белән чолганып алынган, соңгы көннәргә кадәр алар белән элемтәдә торган Г Ибраһимов хаталарын танырга вакыт тапмыймы’ һич алай түгел Ул әле соңгы көннәргә кадәр диярлек политик зарарлы әсәрләрен Һичбер төзәтүсез бастыру турында кисәтә торган хатлар язып ятты Язучылар союзының элекке җитәкчеләре белән ныклы элемтәдә булды
Илебездә контрреволюцион троцкийчы-бухаринчы һәм милләтче шпион бандитларны тамырлары белән йолкып ташлау барган бер чорда Г Ибраһимовның тик ятуы очраклы гына бер хәл түгел Бу һәрбер укучыны шиккә калдыра торган хәл һәм зарарлы күренеш Шуңа күрә Г Ибраһимовның иҗатын тикшерүдә бу мәкалә белән генә чикләнеп калмыйча, киләчәктә аны тикшерү эшен дәвам итәргә кирәк
Н Баян
Бу — татар әдәбиятының иң зур язучысы Галимҗан Ибраһимов өстендә дә көйдергеч яшен утлары ялтырый башлады, дигән сүз Язучылардан фәлән-фәләннәр кулга алынганнар, алар халык дошманнары икән, дигән сүзләр мәктәптә күптән йөри иде инде, димәк, алар һәммәсе дә хак сүзләр булып чыга Ә бит Н Баян мәкаләсендә дә. Язучылар союзының элекке җитәкчеләре белән ныклы элемтәдә булды, диелгән Бу. Язучылар союзының элекке җитәкчеләре - халык дошманнары. дигән сүз түгелме соң7 Кави Нәҗми Фатих Сәйфи-Казан- лы. Гомәр Толымбай китапларының җыеп алынулары юккадырмы7 Һаҗәр апа Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнгәндә аның Габдулла
Тукайны шагыйрьгә санамавын, аны такмакчы дип кимсетүен, гарәп алфавитын яңалифкә күчергәндә бу күренекле язучының аңа теше- тырнагы белән каршы торганың сөйләгән иде Н Баян аны. күп хаталар эченә кереп чумган һәм тирә-ягы контрреволюцион элементлар белән чолгап алынган, ди Беләсе иде. нинди хаталар һәм нинди контрреволюцион элементлар икән ул’ -Тирән там ырлар >ны миңа тагын бер тапкыр бик җентекләп укып чыгарга кирәк. Н Баян аны гаять зарарлы әсәр дигән бит
Укылган мәкалә тудырган четерекле сорауларга җавап табу хәлемнән килмәгәч, мин нишләргә аптырап, радионы тоташтырдым Гөлсем Сөләйманова концертын тапшыралар Атаклы артистканың йөрәк түреннән агылган тирән хисле җырлары миңа буталчык уйларымнан арынырга ярдәм иттеләр Мин җырлар тәэсиренә бирелеп, үземне ун- унбиш минут элек кенә борчыган сораулардан күпмегәдер бушандым Шулай концерт тыңлап утырганда әти кайтып керде һәм. минем янга түргә үтеп, радионы сүндерде
— Мәликә.
-— Әни өйдә юк. әти. ул эшеннән кайтмады әле.
— Йөгереп кенә барып чакырып кайт әле аны, улым
Нәрсә булган әтигә’ Аның беркайчан да радионы кайтып керү белән сүндергәне, әнине эшеннән чакыртып кайтарганы юк иде моңарчы Авырыймы икән әллә ул? Гомер булмаган хәл өй эченә аякларын чишенми кергән Йөзе уйчан, караңгы, кашлары бер җыерылалар, бер язылалар, иреннәре ничектер мыскыллы елмаялар төсле. Битендәге яра җөе генә никтер, гадәттәгечә, тартышмый, тыныч.
Әти миңа ияреп урамга чыкты һәм шундук борылып яңадан өйгә кереп китте.
Әнигә мин әтинең аны өйдә көткәнен, үзен ничектер сәер тотуын, бүлмәгә хәтта итекләрен дә салмый керүен әйттем
-— Хәзер кайтам улым, хәлен бик яхшы аңлыйм мин аның Башындагы меңләгән сорауларга җавап таба алмый җанын кыйный ул хәзер.
— Нинди сорауларга җавап эзли ул. әни9
— Җәгъфәров абыең кулга алынган, шуны ишетеп хафалана булыр. бүтән түгел.
Димәк, безнең районда тагын бер халык дошманы фаш ителгән. Ә бит ул бөтен районга хуҗа исәпләнә иде Кызык, әти нигә аның өчен хафалана икән9
Ундүртенче бүлек
Көтмәгәндә мине әтисез калдырып, гамьсез балачагыма иләмсез зур кара нокта куйган көзге шыксыз караңгы төн күңелемә гомергә җуелмаслык булып уелды Мин аны берничек тә оныта алмыйм, сыкрыйм Чәчләрне үрә торгызырлык еракта калган ул төндә булган күренешләр уйларымда яңарганда тыным кысыла, суларга ничектер һава җитми башлый, йөрәгемнең тибеше ешая.
Иптәшләрем белән төнгә кадәр шар сугып арыгач, өйгә кайттым Үлеп ашыйсым килгән иде Олы якта әти китап шкафыннан нәрсәдёр эзли, кече якта әни. гадәттәгечә, үз эшләре белән кайнаша Әтинең аяк астында унлап китап аунап ята. ул аларга игътибар итми, таптый Ни булган аңа. үзе миңа китап битләрен бөкләргә дә рөхсәт итми бит.' шкафтан укырга алган китабымны тиешле-тиешсез җирдә онытсам орыша, бүген кадерләп саклый торган китапларын идәнгә чәчеп ташлап таптый, дип гаҗәпләндем
Ашыйсым килү онытылды мин. шкаф янына үтеп, идәндәге китапларны җыя башладым
Әти:
— Улым, кагылма аларга, комачаулама миңа. Иң яхшысы — дәресләреңне карарга утыр,— диде
Мин мәктәптән кайтып ашап-эчкәч. уенга чыкканчы ук карыйм * бит дәресләремне Әти моны белә. Нигә ул миңа бүген яңадан дәреслә- 2 ремне әзерләргә куша7 Мин кулыма алган Дошманнар, -Түбән ел- * гада». «Тирән тамырлар». «Безнең көннәр•. Өч нарат ■ <Дүрт туган* «Алар өчәү иде» китапларын нигә ул идәнгә ташлатты7 Нәрсә булган = аңа7 Аларның кайберләрен мактый-мактый үзе укыткан иде ич миңа
Әти, шкафтан калын гына бер китап алып, өстәл янындагы урын- < дыкларның берсенә барып утырды
— Шамил булып Шамилның да дошманлыгына ышанмыйм мин s Мәликә. Аны үземне белгәндәй беләм бит мин Син дә беләсең. Зама- “■ нында безнең комиссар иде ич ул. Коммунистлар партиясенә җаны- u тәне белән бирелгән саф намуслы егет иде Башыма сыймый, неужели үзгәрде икән?
— Җәгъфәров кулга алынганнан бирле башым буталды инде минем, Сабир. Газеталарда көн саен халык дошманнарын фаш итеп язалар, әллә кемнәр бар бит араларында Әмма Шамил Усмановның дошман булуына минем дә ышанасым килми
Әти, авыр сулап кулындагы китапны әйләндерә-әйләндерә карагач, идәнгә ташлады Әһә. шкафны менә кемнәрдән арындыра икән ул. дип уйладым мин Советлар Союзы маршаллары Тухачевский һәм Егоров халык дошманнары булгач, нигә ниндидер Шамил Усмановның дошман булмавына шикләнә икән ул7 Райком секретаре Җәгъфәров абыйны утырткач та аһ орды Бу ниндидер аңлашылмаучылык. Бор- һан гадел һәм турылыклы коммунист, бүген-иртәгә ул. һичшиксез, акланыр, диде Акланды, пычагым Инде аның артыннан райком белән райисполкомда эшләүчеләрнең яртысыннан күбрәген утыртып бетергәннәр, ди. Әмма берсенең дә акланганын сөйләмиләр Утсыз төтен буламы7 Булмый
Әти, урыныннан торып, аунаган китапларны аягы белән бергә җыйды да әнигә:
— Боларны хәзер үк мичкә тык. Мәликә, яндырырсың,— диде
Ярар, ул китапларны язган кешеләр дошман да булсыннар, ди Тик аларның китапларының ни гаебе бар7 Аларны нигә яндырырга7 Китаплар яндыру фашистлар шөгыле бит. нигә аларга ияреп, аларның вәхшилеген кабатларга? Нигә әни әтигә каршы килми7
Әни. идәндә аунаган китапларны җыеп мичкә тыккач, өстәл әзерләде Әти борчулы, сүлпән, уйчан иде Ашарга утыргач, әни аны тынычландырырга тырышты
— Әйдә, кунакта кебек утырма әле. Сабир, аша яхшылап Борчылма әллә кемнәр өчен. Мәктәбең турында уйла әнә Үз мәшәкатьләрең дә муеныңнан синең
Әти йөзен чытып аны туктатты
— Ташла юк сүзеңне. Мәликә, сару кайнатма Әллә кемнәр өчен борчылма, дисең син Нигә борчылмыйм, илебездәге хәзерге хәлләргә гамьсез кала, битараф була алмыйм мин коммунист бит Бүген кулга алына торган халык дошманнары турында башымда мең төрле сораулар бутала, аларга берөзлексез җавап эзлим, әмма табалмыйм Бүгенебез һәм киләчәгебез турында ничек уйламаска, ничек тыныч калырга мөмкин7 Фронтта чакта дошман безгә билгеле, ул яшеренми безнең өскә качып-посып түгел, ачыктан-ачык кмлә иде Хәзер кемнең дус. кемнең дошман икәнен аерырлык түгел, бөтенесе буталды Иптәш Сталин безне уяу һәм сизгер булырга чакыра Минем белән кул- га-кул тотынып эшләп мин уйлаганча ук уйлаган кешеләр кулга
алынганда нинди уяулык һәм нинди сизгерлек күрсәтим мин...
Әтинең бүгенге күк аптырашта калган чагын күргәнем юк иде әле минем. Дөрес. Хәйрүш абзыйны яшен суккач, берничә көн. балтасы суга төшкән кеше кебек, уйланып йөргән иде ул Тик ул чакта хәзергечә түгел, бөтенләй башкача борчылган иде әти.
Мин юынып урыныма барып яттым, әти белән әни сөйләшә калдылар Иртәгә Басардан Гайфи кайтырга тиеш, без аның белән Таш- пичне карарга барачакбыз, яхшылап ял итәргә кирәк. Кем белә, бәлки. мәгарә стеналарында борынгы кешеләр ясаган рәсемнәрне, идәннәрендә иске учак калдыкларын, мамонт сөякләрен очратырбыз? Әтинең борчылуы турында түгел. Ташпич турында уйланып йокыга талганымны сизмәдем дә.
Өйалды ишеген бик хәтәр дөбердәткән тавышка йокымнан уяндым. Әтинең үз урыныннан:
— Сабыр итегез, хәзер, хәзер ачам.— дигән тавышы ишетелде. Өй эче дөм-караңгы иде. әти дөп-дөп басып ишеккә үтте.
— Ни булды? Нигә безне генә түгел, бөтен авылны аякка бастырырлык итеп ишек дөбердәтәсез7
Ачык ишектә электр фонаре яктысы күренде Әни торып ут алды. Бүлмәгә башта майка һәм трусиктан гына әти, аның артыннан хәрби киемле өч кеше. Һаҗәр апа. Әюп һәм Зиннәт абыйлар керде. Хәрбиләрнең кулларында кесә фонарьлары һәм наганнар иде. Аларның берсе әтигә наганын төзәп:
— Киен! — диде
— Мин аңламыйм, ни эш бу? — диде әти.
— Син кулга алынасың, менә ордер.— Әтигә киенергә кушкан хәрби. фонарен өстәлгә куеп, кесәсеннән бер кәгазь чыгарды.
Әти трусиктан гына килеш аягына чолгавын урап итеген кия башлады Кесәсеннән кәгазь чыгарган хәрби ачуланып акырды:
— Чалбарың кияргә оныттың, мерзавец!
Көтелмәгән кунаклар ябырылып бүлмәгә кергәч, югалып калган әни:
— Киемнәреңнең яңаларын ки. Сабир, хәзер бирәм,— дип кием шкафына омтылды.
Хәрбиләрнең берсе аңа:
— Урыныңнан кузгаласы булма, хәзер атам! —дип җикерде һәм шкафны үзе барып ачып, аннан әтинең яңа гимнастеркасын һәм гали- фесен алып килде.
Әни пышык-пышык җылый башлады.
— Елама. Мәликә, ниндидер аңлашылмаучылык бу. Үзең беләсең. бернинди гаебем дә юк.— диде аңа әти, аякларын киенә-киенә.
— Сөйләшмәскә!
Әни кинәт елаудан туктады.
— Ничек инде ул сөйләшмәскә7 Кемнәр дип уйлыйсыз сез безне? Ул коммунист, мин аның хатыны Ир белән хатын сөйләшмәскә тиеш дигән закон кайда бар?
Әтигә киенергә кушкан хәрби күзләрен акайтып әнигә карады.
— Синең иреңә иярәсең киләме әллә7 Бик теләсәң ияртербез. Беләбез без аның нинди коммунист икәнен Өеңдә каласың килсә, тыныңны чыгарма!
— Шулаймы? Алыгыз алайса мине дә ирем белән бергә, бирегез миңа да киемнәремне!
Хәрбиләрнең моңарчы сүзсез торганы әни янына килде.
— Тынычланыгыз, апа. Әнә улыгыз бар сезнең, аны кем белән калдырырсыз7 Уйлап эш итегез.
— Уйлыйсы юк. улыбыз да безгә иярер.
Хәрби әни белән артык сүз куертмады, ишек катындагы элекке урынына барып басты
Әти гимнастеркасын кигәч, хәрбиләр аның түшендә балкыган Кызыл Байрак орденын күрделәр Аларның әти янәшәсендә торганы орденга ябышып, аны көч белән үзенә йолыкты Кинәт кием ертылган тавыш ишетелде Мин ирексездән күзләремне чытырдатып йомдым Күзләремне ачканда әтинең күкрәгендә орден инде юк. аның урынында йодрык сыярлык ямьсез тишек кенә калган, әтинең йөзе ярсып * күгәргән, кара күзләре хәрбигә ашардай булып текәлгән иде S
— Бу башбаштаклыгыгыз өчен сез җавап бирерсез.— диде ул. * сүзләрен тешләре арасыннан сыгып — Минем күкрәгемә Үзәк Коми- _ тет члены Ян Францевич Рудзутак кадады аны Орденны миннән сез х түгел, хөкүмәт кенә ала ала'
— Дәшмә1
Мин мендәргә капланып җылый башладым Әти яныма килеп утырып башымны сыйпады
— Елама, улым, пионер еламый Мин дошман да. корткыч та тү- х гел. сиңа дөресен әйтәм Партия каршында да. халкыбыз каршында ■да, синең каршыңда да намусым пакь Минем турыда начар уйлама Менә күрерсең, берничә көннән әйләнеп кайтырмын Елама, улым нык бул
Хәрбиләр ашыктылар, күрәсең, өйне тентемәделәр
Әтине әни белән саубуллаштырмадылар. аны минем яннан торгызып, өйдән алып чыгып киттеләр Әни. үз-үзен белешмичә, юка халаттан гына килеш ишеккә ташланды
— Сабир!
Тыштан әтинең:
— Хәзер үк кер өйгә. Мәликә, кер. салкын тидерерсең Бер гаебем дә юк минем, тиздән әйләнеп кайтырмын — дигән тавышы ишетелде
Мин әтине шул шыксыз караңгы төннән соң яңадан беркайчан да күрмәдем Ул. дөньяда бөтенләй булмаган кебек, кинәт юкка чыкты
2
Иртән мәктәпкә киттем Башым чатнап авырта иде Әни белән без төне буе йокламадык, әтине нигә кулга алдылар, аңа нәрсә булыр, дип ут йотып утырдык
Мәктәптә әтинең кулга алынуын бөтен кеше белә иде инде Малайлар мине:
— Әнә корткыч малае килә җимерик борынын фашистның1 — дип каршыладылар
Үземә якынрак торган малайларга мин портфелем белән уңлы- суллы кундырдым
— Сез үзегез фашист!
— Ә. син шулаймы91 Җаныңны алабыз хәзер' — Малайлар өерләре белән миңа ташландылар Кайсы аркама, кайсы башыма, кайсы борыныма тондырды Озакламый мин җирдә ауный, мине малайлар җыйнаулашып типкәлиләр иде инде Шулчак кайдандыр Мирсәет абый килеп чыкмаса, эш нәрсә белән бетәр иде. белмим аның тавышы ишетелде
— Нишләвегез бу, пионерлар бит сез. ничек оялмыйсыз91
Миңа ябырылган малайлар, стенага атылган борчаклар кебек, төрлесе төрле якка сибелделәр
Мирсәет абый миңа торырга булышты класска алып керде
— Бала атасы өчен җавап бирми, кимсеттермәгез иптәшегезне,— диде ул классташларыма
Мин башымны иеп урыныма үттем Яныма Сөләй белән Кәрим килеп җитте
— Кемнәр башлады, әйт, киләсе тәнәфестә үк авызларын җимерәбез.
Дәшмәдем Хәтеремә әтинең «Мин дошман түгел, сиңа дөресен әйтәм Партиябез алдында да, халкыбыз каршында да, синең каршыңда да намусым пакь минем»,— дигән сүзләре килде Күңелем тулды, сулкылдап елый башлавымны сизми дә калдым
— Ирек, мә кулъяулыгы.
Нигә бирәләр миңа кулъяулык, кем бирә, аңламадым. Миләүшә бирә бугай Әйе, ул Мин йөзем белән партага капландым. Миләүшә генә аңлый шул мине хәзер. Аның да әтисе юк, минем дә Ничек юк’ Әти исән ич, ул берничә көннән әйләнеп кайтырга тиеш. Үзе шулай диде бит Кайтсын гына, күрсәтер кемнең фашист, кемнең фашист түгеллеген...
Класста кинәт шау-шу тынды. Бөтен укучыларның аягүрә басканнары ишетелде. Мин тормадым.
— Утырыгыз,— дигән чәрелдек тавыш ишетелде. Ә-ә, Бичура кергән икән.
— Кадыйров, йә, бас әле.
Мин. урынымнан торып, йөземне тәрәзәгә бордым.
— Букчаңны алып өеңә кайтып кит син. Халык дошманы баласына мәктәптә урын юк безнең. Бар, бар, катып торма, кайтып кит.
Артымда Сөләй тавышы ишетелде:
— Һаҗәр апа, Мирсәет абый, бала атасы өчен җавап бирми, диде бит, сез нигә куасыз аны?
— Мирсәет абыегыз дөрес әйтмәгән. Хәзер мәктәп директоры — мин. Шулай булгач, мәктәптә минем сүзем — закун!
Класста шау-шу купты.
— Тәртип! Тәртип' Тәртип бозмагыз! Җитте!.. Сезнең дә халык дошманы малаен яклап, төрмәгә утырасыгыз киләмени’—дип чәрелдәде Бичура, өстәл төеп.— Мин тыя белермен сезне. Кара, ничек остарганнар1 Бүтән тыныгыз чыкмасын, телегезне тешләтмәсәм, мин мин булмам, туктагыз өрүдән, әрсез алабайлар!
Дөреслекме инде шул: директор вазифаларын шул канатсыз чүрәкәйгә тапшырганнар, бөтен районда юк микәнни аңа лаек башка кеше...
— Кадыйров, класстан артыңа тибеп чыгарганны көтмә, бар, үзең чыгып кит. Әниеңә әйт, бүген үк өйне бушатыгыз, торырга мин күчәм анда. Ул директор өе...
Мин. портфелемне алып, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, ишеккә юнәлдем Миләүшә миңа иярде.
— Хәйриева, син кая барасың?
— Өйгә кайтам.
— Нәрсә булды сиңа?
— Башым авырта.
— Син әниеңнең мәктәптә эшләмәвен телисеңмени?
— Эшлим дигән кешегә колхозда да эш бетмәгән. Сабир абый булмагач, эшләде ни ул мәктәптә, эшләмәде ни...
— Бу сүзләрең өчен үкенергә туры килмәсен сиңа, кызый! — дип чәрелдәде Бичура, җене чыгып.
Миләүшә аңа җавап кайтармады.
— Сез нигә сабакта түгел? — диде әни, без кайтып кергәч.— Нәрсә булды сиңа, улым, кем белән сугыштың?
Минем өчен Миләүшә җавап бирде.
— Аны корткыч улы дип малайлар кыйнады, Мәликә апа.
— Ярабби, бар икән күрәселәребез' —Әни, мине кочагына алып, елый-елый бит-кулларымны сыйпый башлады.
— Әни. кирәкми.— дидем мин үзем дә елап; җибәрүдән көчкә тыелып — Торыр җир эзләргә кирәк безгә. Әти урынында хәзер 134
Һаҗәр апа. Ул, бу өйдән бүген үк чыгып китегез, анда мин күчәм. диде Миңа мәктәпкә бүтән аяк атламаска кушты.
Әни югалып калды
— Кыш авызыннан кая барыйк без, балам9 Кая9.
— Безгә күчегез.— диде Миләүшә.
— Сезгә?.. Анаң нәрсә әйтер бит *
— Ул шатланып риза булыр, мин аны хәзер алып керәм.— g Миләүшә йөгереп үзләренә чыгып китте. Озак та үтмәде, әнисен ияр- * теп безгә ул яңадан керде. *
— Кызым дөрес әйткән, күчегез безгә, бүтән җирдән фатир эз- = ләп азапланмагыз. Монда килеп рәхәт күрмәячәк Һаҗәр дәҗҗал £ Бу нигезнең гүпче бәхете җук аның. Муены астына килсен монда < какча шүрәле токымының, чәнчелсен аяклы тәре, бөтен теләгем шул н минем аңа.
Без шул көнне үк җыенып Миләүшәләргә күчтек Иртәгесен әни х районга әтине эзләп китте. Миләүшә мәктәптә. Зада апа кайдадыр 2 биләмдә иде. Мин чит өйдә ялгызым нишләргә белмәдем Кагаеп бүлмәдә утырасым да. урамга чыгып нишләргә аптырап буталып йөрисем дә килмәде. Бәеш үзе дә. аның кешеләре дә миңа инде чит. ят төсле иде. Бераздан үз-үземә урын таба алмыйча Чуал буена, үзебезнең балык каптыра торган җиргә төштем. Әле ноябрь башы гына булса да. көн ярыйсы ук салкын, җилле иде. Бишмәт якамны күтәреп, яр читенә утырдым. Күз алдымда гел әти торды Миннән малайлар кичә фашист ясаган кебек, ниндидер үчлекле кешеләр әтидән дә халык дошманы ясарга телиләр Тик бу барып чыкмас, әти чын коммунист, хаклык өстен чыгар, гаделлек җиңәр, дип уйладым мин. Шулай моңаеп утырганда, яныма Зиннәт абый килеп чы кты.
— Нихәл. Ирек, нигә син монда җил йотып утырасың? Яле тор. селкенгәлә, юкса тәмам күгәргәнсең, салкын тидерүең ихтимал, ярамый болай. ярамый, селкен, хәрәкәтлән әйдә!
Үзе әтине кулга алуда катнашты, хәзер хәлем белән кызыксына, селкенгәләргә. хәрәкәтләнергә куша, көлә булыр
— Кара, минем белән сөйләшергә дә теләмисең, ахры, син Алай ярамый, энем Мин сиңа да. әтиеңә дә дошман түгел Сабир абыйның начар кеше түгеллегенә иманым камил минем
— Нигә әтине алырга килгән кешеләргә әйтмәдегез, миңа әйтәсез аны?
— Их, энем, кечкенә кеше шул мин. бик кечкенә Шулай да әйтеп карадым. -Син белмисең аны. тыгылма*.— диделәр
Зиннәт абыйның сүзләреннән мин аның әти өчен борчылуын тойдым.
— Һаҗәр сине мәктәптән куды, диделәр миңа Хакы юк аның моны эшләргә. Ул башбаштаклык турында мин райкомга җиткерәчәкмен, син мәктәптән читтә калырга тиеш түгел Монда җил йотып утырганчы, ат абзарына Камали бабаң янына бар син Иртәгә мине районга чакыралар, сөйләшермен, кайгырма юкка, барысы да җайга салынып, без дигәнчә булыр
— Кирәкми, Зиннәт абый, сөйләшмәгез. Бичура укыткан мәктәпкә моннан соң мин үзем үк бармыйм
— Барырсың, энем Һаҗәрнең шәхси мәктәбе түгел, совет мәктәбе ул
— Әни әти яныннан кайту белән, без Бәештән китәбез барыбер
— Мәликә ана әтиең янына киттемени'' Казанга укмы ’
111 — Юк. Каранга гына
— Сабир абыйны кулга алынган төнне үк Казанга алып киттеләр аны. районда юк ул Нигә Мәликә апа минем белән сөйләшмәде барганчы?
— Белмим
Камали бабай янында мин кичкә кадәр булдым Төшке ашка кайтмадым. Камали бабай, әйдә бергәләп тамак ялгап алыйк та. атларга башак болгатырбыз, өйгә кайтып йөрсәк, озак юанырбыз. дип үзе белән бергә өстәл артына утыртты. Ул. моның ярасына тоз салмыйм дигәндер инде, әтинең кулга алынуы белән дә. минем нигә дәрескә бармавым белән дә кызыксынмады Бөтен гәбе атлар, яшь колыннар турында барды.
— Быел бездә атлар үрчеме узган җылгыдан алты башка артачак Әле менә кичә генә Шоңкар колынлады. Колыны, синең дусың Гайфетдиннең атасы әйтмешли, кәртинкә күк Маңгаенда җолдызы бар. алгы ике аягы, әнисенеке шикелле, оеклы. Хәзер үк күренә, үскәч ул бик җилле ат булыр, туу белән аякланды. Шуңа күрә исемне дә матурны табарга кирәк аңа Бәлкем син булышырсың, Ирек, уйла әле. яшь баш карт баш түгел, тизрәк аңыша,— диде ул миңа сүз арасында, ирен читләре белән генә елмаеп.
— Күрергә ярыймы соң әле ул колынны? — дидем мин.
— Ник җарамасын. җарый. Анасы белән абзарның Чәтертәнгә караган башындагы җылы аранда ул Әйдәле, таныштырыйм үзегезне...
Яңа туган колында мин искитәрдәй бер нәрсә дә күрмәдем, ул безгә хәтта игътибар да итмәде
— Ничек. Ирек, ошыймы сиңа бәләкәч9 Матур бит! Төкер өстенә. Күз тимәсен өчен аңа төсле чүпрәк кисәкләреннән тегелгән муенса кидерәсе булыр. Уйладыңмы, нинди исем бирергә бу чибәр бәләкәчкә?
— Очкын кушыйк. Камали бабай, үскәч бик җилле ат булыр дисең бит Очсын Очкын киләчәккә чайкап ялларын..
— Безнең атларда җук әйбәт исем таптың, егет. Яшь баш яшь баш шул. тиз шәйли Очкын Очкын Шәп исем. шәп. рәхмәт, улым.— Камали бабай мине үз итеп күкрәгенә кысты.
Шулчак безнең янга Миләүшә килеп басты.
— Бөтен авылны бетереп эзләдем, менә кая качкансың син.
— Качмадым мин. атлар карарга килдем.
— Әйдә кайтыйк. Мәликә апа. кайда йөри икән ул. дип борчыла.
— Әйе. кайт. улым, бүгенгә җитәр. Иртәгә тагын кил. без сине Очкын белән бергәләп көтәрбез монда Бар, әниеңә, Камали бабай сиңа бик үк ут йотмаска, сыктап җаныңны кыйнамаска кушты, диң. Ярар, барыгыз, оланнар, хушыгыз бүгенгә.
Кайтканда мин Миләүшәдән яңа туган колынга күз тимәсен өчен төсле чүпрәк кисәкләреннән муенса тегүен үтендем. Колынның исеме Миләүшәгә дә ошады
— Очкын — матур исем.—диде ул.— Очкын сүзен мин муенсага да чигәчәкмен.
3
Әтине эзләп әни минем белән бергә Казанга барырга карар бирде Хуҗалыгыбыздагы бердәнбер терлегебез Мүкләкне, әзерләнгән печәне белән бергә, колхозга тапшырдык. Утыныбызны соңгы пүлә- ненәчә Кәшиф абый төяп китте Калай әтәч белән Бичуранапч оятлары юк. ихахайлап ягарлар, эйебит Хәрам аларга сезнең утыныгыз. Сабир абыйның көче кергән аңа. Димәк, изге утын бу Әтиеңнең өстеннән язып биреп башына җитүчеләр дә шулардыр, дип фикер йөртәм мин. эйебит Кешегә этлек эшләү ул хайваннар өчен ләззәт кенә Һаҗәре дә. Габбасы да бер калыптан сугылган күк. аермалары
берсенең акылы тулмас хатын, икенчесенең үз-үзен генә яратучы карун ир булуларында гына. Бер-берләрен аңладылар, уртак тел таптылар. серләре килеште, ике тишек чабата кушылып бер кием булды. эйебит Атаңны өтермәгә яптырып, мәктәпне үз кулларына алдылар Сизә идем, күптән кыҗрыйлар иде инде алар аңа. тәки ирештеләр теләкләренә. Син. Ирек, әтиең өчен кайгырма, ул — утта янмый. * суда батмый торган гадел һәм тугры кеше Башымны кисәргә бирәм. 2 ул дошман түгел. Бәештә аның яхшылыгын күпсенгән кешеләр чак- ' тылар аны Әмма Сабир абый, мин әйтте диярсең, менә озакламас. * акланып чыгар, эйебит. Китмәскә иде сезгә пока Бәештән көтәргә х иде аның кайтканын. Утыныгыз өчен Мәликә апага акча бирәсе идем алмады Тик мин бер агачын да югалтмам утыныгызның. Үзегез кай- < ту белән кайда урнашсагыз, шунда соңгы пүләненә кадәр ташыр- и мын, эйебит-,— диде миңа утынны алырга килгәч Кәшиф абый “
Бу сүзләр авылда сөйләнгәндә әти инде еракта. Казанда иде - Аның язмышын хәл иткәндә халык фикере белән кызыксынучы, бел- * мим. табылыр микән91
Унбишенче бүлек
1
Бәештә безне инде берни дә тоткарламый Шулай да дәррәү кубынып һаман чыгып китә алмыйбыз әле Юл төшкәнне — Кама катканны көтәбез Хәлемнән килсә, әнине ияртеп бүген очар идем әти янына Казанга. Булмый. Кемнең кендегеннән югары сикерә алганы бар?.. Юк. Башымны уйлар өермәсе тинтерәтә, берсеннән-берсе авыррак сораулар җәфалый, кайчан тынычлыкта калырмын, белмим Туйдым, чын-чынлап туйдым бу билгесезлектән Онытыласым, тынычлап йоклыйсым килә Тизрәк китәргә иде инде Бәештән Китсәк, бөтен күңелсезлекләр безгә иярмәс, монда төпләнеп калыр кебек Иртәгебез бүгенебездән дә яман булмас, шәт Болын кебек иркен өйдән соң Миләүшәләрнең аналы-кызлы икесенә генә дә кысрык куышларында яшәү дә читен. Әни ничектер, белмим, фатир төшкәннән бирле нишләсәм дә мин үземне Зада апа белән Миләүшәгә комачау-лыйм төсле сизәм Кеше өсте — ут өсте, дип безнең шикелле кая барырга аптырап фатир кергән адәмнәр әйткәндер Әнинең дә Бәештән китәргә ашыгуы, бәлки, күбрәк шулай кысан фатирда газаплангангадыр Ул үзен кая куярга белми хәзер бөтенләй элекке әни кебек түгел, үзгәрде, танырлыгы калмады
Зада апа, без аларга күчкәч, мәктәпне җыештырырга бүтән бармады
Хезмәт укытучыбыз Кәшиф абый да мәктәптән китеп колхозда эшли башлады.
— Тинтәк белән тапма да. бүлешмә дә. тапсаң бөтенесен аңа гына бир. үзеңә тамчы да алма, эйебит Һаҗәре дә, Габбасы да балаларны җәберлиләр, шуңа җаным әрни, гаделсезлекне сөймим, укытудан чыгуымның сәбәбе шул,—диде ул Камали бабайга, ферма сыерларына Олачыктан печән алып кайтырга ат җигәргә төшкәч
Әти кулга алынганнан бирле. Сөләй белән Кәримнең минем белән очрашканнары юк Алар әтинең халык дошманы икәненә тәмам ышандылар, күрәсең. Гайфинең Басарыннан кайтканы юк Ул әле. бәлки, әтинең кулга алынуын ишетмәгәндер дә Ишетсә, тасыраеп килеп җитәр иде Ул дуслыкка турылыклы. Сөләй белән Кәрим күк, җил ары иссә — ары. бире иссә — бире каерылып, өч нарат арасында да адашып йөрми
Классташларымнан бар аралашкан кешем хәзер Миләүшә генә
Без аның белән, ул мәктәптән кайткач, дәресләр карыйбыз, сөйләшәбез. Миңа киләчәктә укуымны барыбер дәвам итәсе бит. мәктәптән кудылар дип. дәреслекләрдән йөз чөерергә ярамый, үзлегемнән укыйм
Кичә Ярулла абзый керде. Өйдә әни белән икәү генә идек. Ул
— Буш башлы ахмак, күке мие эчкән әтрәк әләмнәрнең кыерсытуларына төкерегез. Мәликә күрше. Сабирның сәвиткә дошманлыгына мин бөртек тә ышанмыйм Бу сүземне теләсә кемнең күзенә карап әйтә алам Ежуф белән Сталинның үзләренә дә Сабирның кулга алынуы аңлашылмаучылык ул. Мин аның саф намуслы кеше икәненә дә. чын камунис булуына да. сәвит хөкүмәтенә, шулай ук халыкка турылыклыгына да. ипи белән ант итеп әйтәм, әз генә дә шикләнмим Көнләштеләр аңардан, шуңа башын ашарга булдылар. Бу тик безнең Бәеш кешеләренең генә эше Мәчет үчен алдылар, дим мин Сабирдан Тик кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Сабирның эше кырык елга сузылмас, тиз ачыкланыр, мин әйтте диярсез, иң күбе бер ай-ай ярымнан акланып кайтып, эшенә керешер. Моңа һич шикләнмим мин Сезгә бу өйдә кысрык. Мәликә сеңлем, әйдәгез, безгә күчегез торырга. Хәбибәнең дә. минем дә күңелләребез киң, өебез дә иркен Ирекне Бәдри малае Гайфетдин янына. Басарга укырга җибәрербез, урысча өйрәнер. Курыкмагыз миннән, ялгыз хуҗалык дигәч тә. Ярулла кешелеген югалтып, битенә ыштыр каплаган залим бәндә түгел Сезне үзебезгә ихлас күңелдән чакырам. Сабирга булган ышанычым, аңа хөрмәтем хакына.— диде.
Әни аңа безнең Баештән шушы көннәрдә китәсебезне белдерде һәм әтинең гаепсезлегенә ышанганы, хәлебезгә кергәне өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
— Ай-ай ярым көтегез, кубынмагыз Бәештән. барып йөрмәгез Казанга. Сабирны монда гына көтегез.— дип үгетләде Ярулла абзый
Әмма әнинең үз бише биш булды.
— Казанга бармый ярамый Бәештә мин инде иремнән башка бер көн дә кала алмыйм, Ярулла абый
— Казанга үзең генә барып кайт. Ирекне бездә калдырып тор.
- Аны үземнән калдыра алмыйм, ул миңа юлда иптәш булыр Ниһаять. Кама катты. Без юлга кузгалыр көн килде
Бәештә соңгы кичемне мин Миләүшә белән үткәрдем Башта без Түбән очны әйләндек, аннары ашыкмый гына Югары очка мендек Һава тын. салкын, күк аяз иде Югары очтан тау буена үтеп, Хәйрүш абзый чишмәсенең җырын тыңладык, аның янындагы шәрә тирәкләрнең, йокымсыраган төсле, тын гына оеп утыруларына сокландык Аннан соң авыл башына кайтып Чүлмәк тауга күтәрелдек Анда инде чана, чаңгы шуып мәш килгән бала-чагалар юк. өйләренә таралганнар иде
Бөтен кич буена берни турында да сөйләшмәдек. Минем онытылып елыйсым килә иде. хәлемне аңлапмыдыр, беренче сүз каткан кеше оттыра дип җәдәч аергандагы кебек. Миләүшә тел ачмады. Уйларым ул кичне дә гел әти тирәсендә буталдылар Нинди гаеп яктылар икән аңа. хәзер нишли икән, мәктәп турында, әни белән минем турымда уйлый микән9 Һәм башкалар, һәм башкалар
Чүлмәк таудан без төнге авылны күзәттек Кы.зылъярга. Каршы тауга озак карап тордык. Күк йөзен исәпсез-хисапсыз йолдызлар ч,у-/ арлаган иде. мин Җидегәнгә карадым Әнә минем йолдызым Аның, янәшәсендә үк Кәрим. Сөләй һәм Гайфи йолдызлары Кайларга гына барсам да. кайларда гына йөрсәм дә. Җидегән миңа гомерем буена1 балачак дусларымны, ат саклаган җәйге сихри төннәрне. Камали бабайны. Бәешне искә төшерәчәк Дусларым да. еллар үткәч, мине искә алырлар микән9 Бәлки, алар Җидегәннең безгә уртак икәнен онытканнардыр да инде?
Миләүшәнең җиңемнән тартуы уйларымны бүлде
— Ирек, әйдә без күктә үз йолдызларыбызны билгелик Аерылгач, шуларга карап, бер-беребезне искә төшерербез, ә19 20 21 22 23 24 25 26
Мин Җидегән чүмеченнән күзләремне аермыйча
— Күктә минем йолдызым бар инде. Миләүшә Әнә ул. күрәсеңме Җидегән чүмеченең сабы белән тоташкан почмагын9 Шул почмак * йолдыз минеке.— дидем
— Синең йолдызың астындагысы минеке алайса, яме. Ирек * Онытмассың бит9 *
— Юк. Миләүшә. Кәрим йолдызы ул. синеке була алмый
— Кәрим йолдызы9 Кайсының иясе юк соң аларның9
— Җидегән чүмечендәгеләр барысы да ияле
— Ә сабындагылары иялеме9
— Алары иясез.
— Синең йолдызың өстендә Җидегән чүмече сабындагы беренче х йолдыз минеке булыр алайса, яме9 Сине искә төшергәндә мин шул u йолдызга карармын. Син дә Җидегәнне күргәндә дусларың белән бергә мине дә күз алдыңа китерерсең. Бәештән киткәч, айга бер тапкыр гына булса да хат яз миңа Язарсың бит. Ирек9
Их, берәүдә әнкәй кайгысы, берәүдә җәнкәй кайгысы, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, дигән уй узды башымнан
— Күз күрер.— дидем, теләр-теләмәс кенә
Бу минутта миндә хатлар алышу кайгысы юк иде Иртәдән башлап тормышымда яңа сәхифә, шомлы карурман сыман, билгесез сәхифә ачылачак иде бит. башымны алда нәрсәләр көтүе, киләчәктә юлдашларым шатлыклармы, борчылулармы булачагы турындагы уйлар биләгән иде. Әңгәмәбез ачның ничек тә хет бәләкәй генә булса да ипи сыныгы юнәтүне кайгыртканда, тукның ваемсыз төстә тузганак шарына өреп кечкенә парашютлар очыру турында хыяллануына охшады безнең. Аны Миләүшә сиздеме, сизмәдеме — белмим
19
Иртәгесен, таңнан торып, атлар дворына төштем
— Бүген иртәләгәнсең, улым. Очкының җокыда бит әле.— дип каршылады мине Камали бабай — Әтиең кайттымы әллә9
— Кайтмады Мин синең белән саубуллашырга төштем, Камали бабай Без бүген әни белән Бәештән китәбез
Картның сыңгф күзе киң ачылды
— Китәсез9 Кан китәсез9
— Әтине эзләп Казанга барабыз
Карт тирән көрсенде
— Бәла җангыз җөрми, үз артыннан ишләрен дә ияртә Шулай Тормыш, бакый, адәмгә бер алдын, биш артын күрсәтә, һич аңламассың аны Сүз уңаенда әйтәм боларны. авырга алма. улым. Синең җәштән четерекле тормышның буталчык табышмакларына җавап эзләргә тотыну иртәрәк, әмма башка чара җук. күрәсең Күрәсене күрми гүргә кереп булмый, дигән борынгылар Киңәшем, улым сиңа шул баш бирмә хәсрәт-сагышларга. тез чүкмә алар алдында, үзеңә хыянәт итмә тормышта, җегет бул Нинди генә кара болыт та күк җөзен озак каплап тора алмый, кояш нурлары нинди генә калын болытны да тишәләр Әйе Хәзер элекке Микулай заманы түгел җу- галмассың, аллаһы теләсә Күңелем сизә, менә күрерсең, әтиең, һичшиксез. акланыр
Картның сүзләре күңелемне йомшартканнан-йомшарта бардылар Мин. күзләремнән яшь ага башлаудан куркып, тизрәк китәргә булдым
— Әни югалтыр, кайтыйм мин. Камали бабай, сау бул
— Очкының белән дә саубуллашмыйсыңмыни7
— Уятмыйк, йокласын ул.
— Алай җарамый, улым, саубуллаш. Җоклатмыйбыз. уятабыз ул җокы чүлмәген.— Камали бабай бер кулына фонарь тотты, икенче кулын минем иңемә салды — Әйдә.
Без Шонкар ябылган аранга юнәлдек.
Ат безне жиңелчә кешнәп каршылады Колыны да. ул да инде аяк өстендә иде
— Әнә. Ирек абый килер дип. җокысыннан уянып көткән ул сине Мә. шушы ипи катысын каптыр анасына.— Карт кесәсеннән бер-ике кабарлык кына ипи сыныгы чыгарып миңа бирде.— Кер җаннарына.
Мин. аранга кереп. Шонкарга кулымдагы ипи катысын бирдем дә Очкынның башыннан сыйпадым.
— Хуш. Очкын, тизрәк үс. Камали бабайны тыңла, борчыма.
Колын, әйткәнемне аңлап, баш каккандай итте.
— Булды, улым. бар. изге җул сезгә Бәхетле бул. Очкын белән без синең тизрәк әйләнеп кайтканыңны көтәрбез.
— Рәхмәт. Камали бабай, рәхмәт яусын сиңа.
— Мине җакын итеп саубуллашырга төшкәнең өчен үзеңә рәхмәт, улым
Двордан кайтканда Зиннәт абый очрады.
— Нихәл. Ирек. Камали бабай янында кундыңмы әллә7
— Бер килеш. Зиннәт абый Кунмадым, иртәләтеп Камали бабай белән саубуллашырга төштем. Без әти янына китәбез бит.
— Кайчан, бүген кузгаласызмы әллә7
— Менә кайтып ашыйм да юлга чыгабыз.
— Бик ашыкмагыз, мин районга барам. Каранга кадәр утырта китәрмен, көтегез. Берәр сәгатьтән сезгә үзем кагылырмын.
Зиннәт абыйдан аерылгач туры әни янына кайтмадым. Ярулла абзыйларга кердем. Алар ирле-хатынлы кап сугалар иде.
— Әйдә, Ирек, түргә уз. бик шапшак чагыбыз, гаепләмә,— дип каршы алды мине Хәбибә түти.
— Зарар юк. Ирек үз кеше, аның безгә беренче керүе генә түгел бит.— диде Ярулла абзый — Әйдә өстеңне чишен, үзеңә ошаган җиргә утыр, нинди яңалыклар алып кердең, сөйлә.
— Чишенеп тә. утырып та тормыйм, рәхмәт Мин сезгә бер генә минутка, саубуллашырга гына кердем
— Саубуллашырга7 — Хуҗалар эшләреннән туктадылар.— Кая барасың7
— Хәзер әтине эзләргә Казанга китәбез.
Хәбибә түти орыша башлады
— Алданрак керергә ярамадымыни сиңа бу хәбәрең белән, Ирек үскәнем, юлыгызга нәрсә дә булса әзерләр идем Без сезгә чит кешеләр түгел, орынып торган күршеләр Ызгышмадык, талашмадык, бертуганнар күк яшәдек, ничек була инде ул сезне буш кул белән озату7 Әзрәк тоткарлана алмыйсызмы соң хет?
— Юк. Хәбибә түти, ашап-эчәбез дә юлга чыгабыз.
— һәй. аллам, кеше көлкесенә калдым бит. калдым.
— Калмадың. Хәбибә түти, безгә берни дә кирәкми
— Һәй. нәрсә кирәген, нәрсә кирәкмәсен беләсеңмени әле син'V
— Ярар, тынычлан, карчык, берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз,— диде моңарчы сүзгә катнашмаган Ярулла абзый
Мин алардан чыккач туктап калдым Тагын кая барырга7 Мирсәет абыйларга керергә уңайсыз, ул олы кешене тынычсызлау булыр, бәлки Сөләй белән Кәрим алдында түбәнсенергәдер7 Кирәкми, потлары бер тиен ул куян йөрәкләрнең, бармыйм яннарына
Инде көн яктырган иде. як-ягыма күз аттым Бөтен әйләнә-тирә ничектер бәйрәмчә төсле, авыл, юылгандай, ап-ак. Кайбер өйләрнең морҗаларыннан күксел багана булып төтен күтәрелә Жил юк. тын. Бәлки хәзер барып, мәктәп белән саубуллашыргадыр9 Юк. бармыйм. анда Бичураның очравы бар. аны мәктәп тирәсендә каңгырап йөрүем белән шатландырмыйм Анда мин үзем генә түгел, тиздән әти * белән бергә барырмын. 2
— Әйдә, утырып аша да юлга чыгарбыз, улым.— дип каршылады әни *
Ул. ни гаҗәптер, мин өйдә юкка борчылмаган, тыныч иде. Юлга = кузгалыр алдыннан әллә кайларда биләмдә йөрисең, сине көтә-көтә х көтек булдым инде, түзәрлегем калмады, дип гадәтенчә орыша баш- < ламавына гаҗәпләндем
— Ашыкмыйк, әни. Зиннәт абый Каранга бара - Сезне утыртып х барырмын, берәр сәгатьтән кагылырмын .— диде
— Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына шушы инде ул. ~ Болай булгач, юлыгыз уңа да уңа сезнең.— дип куанды сүзләремә Зада апа.
Әни бер сүз дә дәшмәде.
Мин ашап өстәл артыннан торырга өлгермәдем, култык астына ниндидер төргәк кыстырып. Ярулла абзый килеп керде Исәнләшкәч:
— Өлгердем.— диде ул, елмаеп.— Менә сезгә кечкенә генә юл аягы Мәликә күрше, тот әле. мә
Әни аптырап калды
— Нинди юл аягы, нәрсә ул? Безгә берни дә кирәкми. Ярулла абый.
Сунарчы агай җитдиләнде
— Курыкма, күрше, урланган нәрсә бирмим, ал Үзегез ашама- сагыз, Сабир күршене сыйларсыз. Алмасагыз, мин дә. Хәбибә дә разый булмабыз. Рәнҗетмә безне
— Нәрсә соң бу?
— Какланган каз. күрше
— Рәхмәт, Ярулла абзый, ала алмыйм мин бүләгегезне Без юлга чыгабыз бит. җәяүлегә янчык та авыр, дигәннәр, керегез хәлебезгә, зинһар, йөгебез болай да шактый. Тимер юлга чаклы үтәсе юлыбыз гына да йөз чакрымга якын Үз итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә.
Ярулла абзый
— Аптырама, күрше, йөгегезне аркагызда биштәрдә күтәреп бармассыз, мин сезгә үземнең җиңел чанамны бирәм. аның бер авырлыгы да юк. шуңа салып тартып барырсыз. Юл түбән төшкәндә Ирек аңа утырып шуар да. бер дә аптырамагыз,— диде үҗәтләнеп
— Уңайсыз миңа, нәрсә әйтергә дә белмим — Әни кулына тоткан казны кая куярга белми аптырады
— Юкка баш ватма, күрше, мин сезгә казны Сабир энекәшне канатларына утыртып алып кайтсын дип керттем Хикмәтле каз ул. һич икеләнми алыгыз — Сунарчы агай миңа күз кысты — Йә. син ничек. каршы килмисеңме. Ирек9
— Рәхмәт сезгә. Ярулла абзый. Хәбибә түти белән икегезгә дә рәхмәт яусын
— Уңган юлга чыгыгыз, моннан икәүләп барып. Казаннан өчәүләп әйләнеп кайтыгыз Кая. мин сезгә тиз генә чанамны алып керим
Ярулла абзый чыгып киткәч күп тә үтмәде, капка төбенә Зиннәт абый килеп туктады Мин кабаланып аның янына чыктым
- Әйдә. энем, әйберләрегезне алып чык.— дип каршылады ул мине — Ничек. Мәликә апа әзерме анда?
— Әзер, хәзер чакырам
Без — әни мин. Зада апа һәм Миләүшә, әйберләрне күтәреп капка төбенә чыккач. Ярулла абзый да килеп җитте
Зиннәт абый, әни белән мине җәй исе аңкып торган карасу-яшел төстәге йомшак печән белән түбәләмә тутырылган кашовкасының түренә утырткач, үзе кучер урынына кунаклады. Ярулла абзый чанасын’ бавын кыска гына калдырып, кашовка артына такты
— Изге юл сезгә, исән йөреп сау кайтыгыз!
— Яхшы теләгегез өчен мең рәхмәт, сау булыгыз! — Әни бияләйле кулы белән яшьле күзләрен сөртте. Ул безнең яңадан Бәешкә әйләнеп кайтмаячагыбызны. бәлки, шул чакта ук сизгән булгандыр, мөгаен...
Ат урыныннан ук юртып кузгалып китте. Зада апа. Миләүшә. Ярулла абзый, урам уртасына чыгып, кул болгап озатып калдылар.
Бәештән китү, аның безне туганнарча үз иткән эчкерсез кешеләре белән аерылышу минем күңелемдә бернинди сызлану да. сыкрану да уятмады Мөгаен, бу минем күпмедер вакыттан соң анда кабат әйләнеп кайтасыбызга ышануымнан килгән булгандыр.
Казанга без. әни белән икебез дә. матур тәңкәләрен көн яктысында елкылдатып. канатларын уйнаклата-уйнаклата. алдын-артын уйламый сөкәгә барып кергән гамьсез балык кебек, башларыбызга бәла эзләп барганбыз. Анда әни республикадагы иң югары оешмаларның ишекләрен күпме генә кагып караса да. әтине күрү бәхетенә ирешә алмадык Ул гына да түгел. Казанга килеп ике атна үткәч, әни дә кулга алынды. Бу минем өчен аяз көн кинәт кенә кара төнгә әверелеп, бөтен нәрсәне караңгылык чорнаган шикелле, көтмәгәндә булды Чит шәһәрдә, ят һәм бөтенләй таныш түгел кешеләр арасында. ялгызым бер тиен акчасыз нишләргә, кая барырга аптырап калгач мине. Черек күл буендагы Татарстан эчке эшләр халык комиссариатының пропусклар бүлеге алдындагы коридорда әнинең кереп киткән ишегеннән әйләнеп чыгуын көтеп өч төн кунгач, халык дош-маннарының балалары өчен оештырылган махсус колониягә озаттылар Төш идеме бу. өнме — берни дә аңламадым Акылдан шашканмын. башкача тормышымны болай асты өскә килгән, итеп күрмәс идем, дип еш кына үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Ләкин моның чынбарлык, хакыйкать икәненә миңа озакламый ышанырга туры килде Тормышның Камали бабай әйткән буталчык табышмаклары белән йөзгә-йөз очраштым Кыскасы, үзе дә гомеренең ике дистәгә якын иң гүзәл елларын нахакка кимсетелеп чәнечкеле тимерчыбык киртәләре артында тоткынлыкта үткәргән шагыйрь сүзләрен әзрәк үзгәртеп, үземә яраштырып әйтсәм бирде тормыш кирәкне, авыр чакта тез чүкмәскә, сыкрамаска өйрәтте.
Берекче кисәк тәмам.
1967 ел
Усть-Качка — Казан