Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗАМАН ФРАГМЕНТЛАРЫ

Мин бәләкәй чакларда...

Март аенда мин дә — сабый бала.— еладым бит бөтен ил белән.
Башка язлар инде килмәстер дә, шытмас сыман иде гөл, үлән.
...Күл ырылдап куйды боз астында, төпсез күкләр уфылдап алды. «Беткән башлар беткән инде»,— диеп, күрше соңгы сарыгын чалды. Мескен хайван буаз булган икән — бәтиләре чыкты карыннан.
Шушы елны, язга чыдый алмый, авыл күле ашты ярыннан.
...Ә ул карый кара каймалардан — барлык балаларның атасы: төрепкәсен тоткан, галифедан, аннан аста — илнең картасы.
Ул картада аның җиңүләре, шәһәрләре, завод, ГЭСлары. Ай-һәй җитез, эшчән, батыр булган, даһи булган иптәш Сталин!
— Әгәр ул булмаса, агай-эне, капут иде Сәүит. имандыр! (Әйдә, абзый, кайгы исәбенә теләгәнчә безне инандыр).
— Атакага бардык аның белән, аның белән алдык Берлинны. Әнә, контр, кулсыз Күркә Гаяз үзе теләп плен бирелгән.
Хәзер башы Себерләрдә чери, халык дошманына ул да аз! Менә туган, мәйтәм, нигә әле ул үлгәчтен. бүген, көн аяз?
Вредительләр эше. понимаешь. Нигә әле Кояш елмая?
Ул чыкмаска тиеш бүгеннән соң... Их, төшеп үлим микән елгага. Инде хәзер ничек көн итербез, билләһи, кул салам үземә. Алыгыз, ал күктән бу Кояшны, мәңге күренмәсен күземә...
Сынып ирләр елый, без үксибез, бер авылдаш җирдә тырнаша... Ул вакытта салкын җил искәндер карлы-бозлы шыксыз кыр аша. Ач каргалар җирдә чокынгандыр, чукынгандыр урыс кешесе.
Безнең бабай һушсыз, күккә карап, ирен кыймылдатты:— ишетсен! ...Теге, Берлинны алган илереп елый.
Әти әйтә: «Качып яткан ул — сугышка да бармый, әллә кайда... Әтәчләнә — шактый капкан шул. Алла да юк аңа, мулла да юк, күз буярга гына елавы.
Үзе турында сүз әйтеп кара!
Шундук
чага башлар теле-еланы...
Әти еламый — ул уйга баткан. Бераз чамалыймын халәтен. Үзе җилкәсендә татыган шул бар ачысын нахак әләкнең. Белмим, шпионмы, корткыч дипме, төнлә белән килеп алганнар.
Шул төннән соң. бәлки, әтием дә еламаслык булып калган да...
Тик азактан, үзе кайткач, белдек — «Берлин алган» язып җибәргән... (Шундыйларның «хәер-фатихасы» миллионнарны олактырды кайтмас җирләргә. Күпме булды Берлин «алучылар». Рейхстагка байрак «элгәннәр».
Күпме шундый... Хәтта Гитлерны да тота язган, үзен күргәннәр...
Азмы шундый «Берлин алучылар» имә ветераннар кибетен...
Нигә әле бу аяусыз тормыш вөҗдан дигәннәрен кимсетте?)
Матәм айнытмаган шөһрәтле ил ач күзләрен төбәп ни көтә? Нинди тәкъдир һаман кешеләрне канлы төрмәсендә йөткертә? Дөреслеккә әле юллар ерак, аңа җитү җәберләр аша.
Кем ул,— үзе чаршау артындамы,— корбаннардан кыла тамаша? Дөнья дигән нинди сәхнә соң бу. кешеләре бар да актермы? Вакыт ачкан тарих галәмәте сәхнә артын шактый актарды. Кайбер затлар салгач битлекләрен, үрә торды халык чәчләре.
Сак мәркәзнең салкын ташларын да тишеп чыкты «даһи» чәчкәннәр. Дөнья өнсез калды — ачыласы фаҗиганың сизеп зурлыгын. Ничә буын мие агуланган — хәтер күтәрмәслек хурлыгы! Халык күтәрә ул. халык түзә башын иеп. бөгеп билкәен. Маңгаена мылтык төзәсәң дә: «Яшәсен»,— дип, «туган илкәем». Суксаң бара, тартсаң туктап кала, сүгенә-сүгенә керә утына, суга чума йөзә белмәсә дә йә саламга барып тотына.
Лидер фаш булганчы түзә халык. Аннан соң да түзми нишләсен... «Чорның дошманы§§§ ****ннан арындыра диварларын, китап киштәсен. Иске рамга тагын урнаштыра бердәм берне — яңа хуҗасын. Шул рамга карап сөйли башлый булган кайгыларын, нужасын...
...Пионерлар, бергә, лагерьларда ял итәбез Чулман ярында.
Чимбе елкәсендә .мскхс вахталар Үтерелгәннәр, хәтта тереләр » шунда күмелгән
Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ (1920| - шагыйрь, прозаик һәм галим "Лобачевскийныц яшьлеге-. -Кимеш дага- исемле романнар һәм башка китаплар авторы ТАССРныц атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Казанда яши
Болай булгач дөнья матур, дуслар, яшел җиләк пешә карында.
Шулай бер көн отряд вожатые безне җыеп тезде аланга.
Кояш үзе күктән тәгәрәп үк төшкән кебек безне карарга. Лагерь начальнигы бер мәл сүзсез басып торды, башын кашыды, һәм аннан соң аяз күккә карап болайракмы сүзен башлады:
— Кайгылы көн бүген.
әй. юк. гафу... Гарихи көн бүген, балалар. Арабызда һаман дошман яши. уяу булыйк, күрик чаралар.
Бүген менә Лаврентий Па... э-һем... Берияны тотып атканнар.
Америка шпионы булып, чыккан явыз, ләкин тотканнар... Көлергә дә. еларга да белми безнең халык басты да катты. Шунда:— Иптәш пионерлар.
дуслар, ура!— Дигән сүзе белән уятты...
Эшләпәле, һәр чак күзлек кигән, шундый була микән шпион? (Газеталардан укып белә идек). Шпионга да, димәк, эш кыен.
— Сталин булса, бик тимәсләр иде. Якташы ич. дусы, җитмәсә.
— Шундый башы белән шул еланны ничек белмәгән ул. вәт нәрсә!
Каян барын күреп бетерсен ди. бер үзе бит илкәйне тартты.— Вакытында шулай сөйли иде хатын-кызы. ире.ил карты.
Сөйли иде. Әле юкмы алар?!.
Берияны тотып аттылар... Ә ул тотып җибәргәннәрдән соң күпмеләре исән кайттылар? Исемнәре кайтты күпме урап. Җисемнәре кайда калганнар? Алар, димәк, билгесез солдатлар — сөякләрен күмгәч кылганнар.
„.Себер кары изгән сөякләрен, басып киткән тайга агачы, шахталарда калган гәүдәләре... Ул елларның хәтере ачы. Иске шахталарны актаралар Алтын тауда'. Шершин янында Алтын ята анда, иң зур алтын — күрсәң, тунар
кайнар каның да өем-өем кеше сөякләре.
култык таяклары, чәйнекләр... Патронын да кызганган садистлар. көрәк. ломнар белән чәрдәкләп, шул көенчә күмеп киткән алар... Үлгәнме ул. тере калганмы — җирне генә ишеп чыкмасын тик... Кызыксындырмаган калганы. Мәхшәр көнен көтеп ятмый ләкин, чыга алар Куропатлар'дан. Калитников* зиратыннан чьи а — димәк, яши торган затлардан... Кампучия. Чили. Сальвадор, дип. тетрәнгәндә барлык кешелек.— үзебезнең хәтер, көтмәгәндә, төште менә өскә ишелеп. «Мемориал» гына юса икән тереләргә сеңгән каннарны.
бүгеннән үк күпме җәлладның дим оҗмах күрер иде җаннары... Тентүләр һәм көтүләр чорына туры килгән икән балачак, безнең аша эзсез узмагандыр бу зилзилә — сиздерә кайчак. Сиздерә ул безнең холыкларда, монафикълык, ялагайлыкта... Бүген бәлки вакыты җиткәндер барына да куярга нокта?!
...Лаврентийны алып җәй дә китте...
Сак кешеләр үзләре дә сизми бераз иркен сулап куйдылар. Төнен һәрбер ишек шакулардан, сискәнүдән ахры туйдылар. Күрше белән күрше ымлап кына исәнләшеп йөри башлады. Күтәрелә төште шик-шөбһәләр белән җыерылган кашлары. Ничә еллар зиһеннәрне каплап торган пәрдә ачылды бераз. Фаҗи.аларны да үзе белән алып китсә икән шундый яз... Давыл булса, шушы авыл күле дулый, сыймас булып ярларга. Үлгәннәрне, исәннәрне табып вакыт җитте кебек барларга... ...Ярты кило арыш урлап «янган» Гариф абзый кайтты утырып. Плен төшкән кулсыз Күркә Гаяз исән кайтты срогын тутырып. Кеше үтереп эләккән Салих тәмам дуңгыз булып симергән.
— Ну. без теге «идейный»лар белән күп сөйләшми идек Себердә.
Если чуть што. перо в бок. вәссәлам. Хуҗа күрми, хуҗа үз кеше.
Ха-ха-ха!
Безнең корсакта ул вредительләр — то есть «идейный»лар өлеше... Тәмләп сөйли кеше үтерүче «халык дошманнарын» бөккәнен. Авыз ачып тыңлый халык аның «батырлыгын», «данлы» үткәнен. Күз дә йоммый катыйль ышандыра сугышларны үткән агайны. Йл эчендә булган фаҗиганы азлар гына әле абайлый.
Илдә амнистия... Бандит, карак кайта. Алар эше җиңел каралган. Урамнарны рецидивист баса. «Идейный»лар — һаман каргалган: алар дошман, алар көтеп торсын, алар белән эшләр катлаулы. Тикшерергә, тикшерергә кирәк... Шикле, шикле алар катламы...
Тикшерәләр, озак тикшерәләр, инәсеннән җебенә кадәр.
Алар тикшергәнче, еракларда казыла тора яңа каберләр. Түзәргә!— Тешне кысып, иреннәрне чәйнәп, йөрәкләрне йомып кулларга... Күпләр инде: «Ирек. ирек», диеп, бүре булып әзер уларга.
Уларсың да. уйларсың да. брамат, чирек гасыр үтсә нахакка. Туган якта түшәк булыр иде монда яткан салам, туң такта. Ирек барын хәтерлисең, күреп күктә очкан киек казларны. Исән булган бер әйләнеп кайтыр, кабул итмәсмени Казаны?! Казан. Казан — ерактагы сагым, дошманы да, дусы да анда. Көйрәтергә иде махрасын, әй, ансы да юк йөрәк янганда. ...Тикшерәләр, ай-һай озак, кәбәм, йөрәк кенә түзсен... Түзәргә! Ә аннан соң халык белән бергә яңабаштан барын төзергә. Ялалардан калган кара тапны иң авыры булыр юарга. Мөмкин булсын иде, дөньясыннан китеп торып, кабат туарга... Бер кат үлеп, кабат туарга?
Бер гомердә юньләп торып булмый. бу сулышын житми яшәргә. Ә үзебез акыл өйрәтәбез, ничек яшәргә дип, яшьләргә. Безгә юк та, ә аларга ничек? Ул яшьләр бит безнең балалар. Тарихка ут төртсәң, алар да шул безнең белән бергә янарлар Тарихларның шактый гына битен шәхес ясый, шәхес туздыра. Власть башына килгән тираннар ич бер-берсеннән ныграк уздыра. Сталинмы, Ежов, Бериямы, Адольфмы, Гиммлер. Мюллермы,— алар бар да халык палачлары, алар бар да политик шулерлар. Бар нәрсәне кәрткә сала алар: язмышларны, акыл, холыкны. Аларга тик манкорт арту кирәк, үзләре имеш, мие халыкның. Иелмәс баш чери төрмәләрдә, кыю фикер яна учакта. Тираннарның алымнары бер үк. аерма юк, баксаң, пычак та. Мәрьям улы Гайса пәйгамбәрдәй, үзләрен, әй, куя беләләр. Тормышларын бер легенда ясап, рухи яктан тәмам үләләр. Аннары корт җәмгыятькә күчеп, бик тирәнгә кереп урнаша. Иң зәһәре шул корт инде аның, ул вөҗданга кереп... урлаша...
Көтә Туфан, көтә Ибраһим'нар. Көтә бар халыклар... Көтәбез... Барында да бер борчылу: «Кемнәр аркасында шундый хәлдә без?» Берияны, Я годаны гына ишетеп белә күпләр әлегә. Калганнары'’ Шул берничә кеше салдымыни илне бәлагә? Алар гына булдыралмас иде шуның кадәр явыз эшләрне...
Тагын кемнең?
Кемнәрнеңдер булган озын куллар, үткен тешләре. Буталган бу дөнья, дөресрәге, бутаганнар «ил аталары- Бу тәмугны кабызучы ул бит — «Корыч» атлы баш атаманы... ...Җавап көтә моңа Вакыт. Тарих, җавап көтә Рухы мәрхүмнең. Арабызда масаеп яшисен — тере килеш таптап, син күмдең... Бар бит әле партбилета ылар да. «Юлбашчымны элеп түрләргә, яшәр иде алар элеккечә кешеләрне күмеп гүрләргә. Лексиконнары да үзгәрмәгән, чүпләнмәгән гади сүз белән: «Даһи ата», «халык дошманнары», «падло», «сука» —
шулар — сез белгән. Аждаһаның башын өздек, дисәк, яңасымы үсеп тиз чыккан? Бер яман чир генә түгел икән, бу бозыклык тәмам чыныккан.
Урладылар... таладылар илне, казналарың түзсен тик. абзый... Җаныңны да талар иде ваклап; Нәфес котырына — Аз. аз,— ди. Милли байлык — бөтен ил байлыгы азмы киткән чит-ят җирләргә. Ьәһасе юк без югалтканнарның — утта янган, очкан җилләргә. . Ә булганы җиде йозак салган сандыкларда бикләп саклана.
Ярый әле бераз сулыш алдык — чак кузгалып киттек, сак кына. Исхакыйлар. «Идегәй-ләр кайта, йолдыз булып калла. нур булып. Ә чын тарих - үзебезнең Тарих — ята бәхәс булып, сер булып .
Рухи байлык калса, кайтыр иман — күккә ашар биек манара... Тираннарны сытып, тарих кайтыр халыкка — чын, бөек манзара!