Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛСЕЗЛӘНҮ: ТАМЫРЫ ҺӘМ ҖИМЕШЛӘРЕ


Чаллы язучылары оешмасында җыелыш Алып баручысы — Рахман Хисмәтул- лии Җыентык чыгару турында сейләшәләр Катнашучыларның тугызы — татар, өчесе — рус телле. Рус телендә язучылар арасында татарлар да бар Көн тәртибенең икенчесенә кучкәч, Рахман әйтте
— Хәзер без җыелышны татарча алып барабыз
Рус телле язучылар матур гына урыннарыннан тордылар да чыгып киттеләр Юк, протест йөзеннән тугел. Гадәти хәл иде бу Ара бозылмады
— Нишлисез сез, егетләр? Әгәр киләсе җыелышта русча сөйләшә башлагач, татар телле язучылар чыгып китсә? Телләрнең бит хокуклары тигез Бу соң татар телен кимсетү түгелме? — дип сорарга авызымны ачкан идем, өлгерә алмый калдым Соравымны оешманың җаваплы секретаре Рахмай Хисмәтуллинга бирергә туры килде
— Бер дә хафаланмагыз,— диде Рахмай — Без инде мондый хәлгә күнеккән Аларга рәнҗемибез Табигый хәл Шунысын да аңларга кирәк әгәр җыелыш русча барганда, без ташлап чыгып китсәк, безгә милләтчелек мөһере сугарлар иде Аларның бездән аерылып китүләре — интернационалистлык санала.
Мин безнең Татарстандагы интернационалистлык белән таныш түгел диярлек Европадагы интернациональ мөнәсәбәтләр бөтенләй башка Франция мәктәпләрендә, гадәттә, инглиз яисә алман телен өйрәнәләр Инглизләрдә, киресенчә, йә француз, йә итальян телен үзләштерәләр Европаның югары белем алган кешесе ике-өч, хәтта дүрт телдә рәхәтләнеп сейләшеп йөри ала
Интернационаллык — милләтләр арасындагы мөнәсәбәт дигән сүз Интернационалист булу өчен иң беренче шарт — үз телеңнән тыш башка бер милләтнең телен белү Ни өчен алай? Чөнки аралашу бары тик тел аркылы гына эшкә ашырыла ала, шунлыктан, үзен интернационалист санаган кеше, ким дигәндә, ике тел белергә тиеш Европа интернационалист лыгы менә шушы кагыйдә нигезендә исбат ителә
Интернационаллыкны аңлау мәсьәләсен җиңеләйтү өчен милләтләрне елга ярлары итеп күз алдына китерик Ярларны үзара нинди юл белән тоташтырып була? Билгеле, күпер Ярларның ике ягыннан да күпер сала башладылар, ди Елга уртасында күпер тоташты— интернационаллык барлыкка килде. Әйтик, елганың бер як ярыннан күпернең ярты өлешен салдылар, икенче як яр күпер салудан баш тартты Бу очракта элемтә һәм аралашу мөмкинме соң? Ә бит безне шушы көнгә кадәр күперне бары тик бер яктан, бары тик безнең яктан гына салырга өйрәтеп киләләр
Туган ягыма соңгы тапкыр кайтуымда мин Баулыда. Чаллыда һәм Түбән Камада булдым Шул өч шәһәрнең күңелемә иң хуш килгәне — Түбән Кама Бу шәһәрдә халкымның милли йөзе күзгә ныграк чалына Урамнарында рәхәтләнеп татарча сейләшеп иериләр һәм, ялгышсам, төзәтерләр, бу шәһәрдә яшәүчеләрнең күңелендә башка төбәкләрдә инде бөтенләй юкка чыгып килгән милли горурлыкны тоярга була Бу куанычлы хәлнең каян туганын ачыклау өчен, билгеле, фәнни тикшерү уздырырга кирәк булыр иде Мин сәбәпләрнең берсен генә әйтә алам — шәһәрдә сигез ел буе «Җидегән чишмә» оешмасының эшләп килүе Шәһәр башлыкларының, андагы завод-фабрика җитәкчеләренең бу ан
Ч
самбльгә мәрхәмәтле булулары һәм. ниһаять. Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдинов бөеклегендәге фидакяр җаннар яшәве
Татарстанымның җитәкчеләренә, интеллигенция катламына, зыялыларга мерәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: респуб >иканың башка шәһәрләрендә һәм авылларында да Түбән Камадагы шикелле чишмәләр чыга башласын иде! Үз эшемдә мин утыз елга якын коллективларны берләштерү, аларны бердәм, тату яшәтү өчен тәрбия алып бардым Кешеләр коллективын боерык белән дә. үгетләп тә, камчылап та чын-чыннан берләштереп булмый Культ һәм торгынлык елларындагы ысулда берләшкән коллективлар, тышкы яктан гына укмаша да, иң беренче сынау вакытында ук таралып, таркалып тешә. Адәм баласын нәкъ менә Түбән Камада кулланган чаралар — бергәләп халык моңнарын тыңлау, серләшү, бәхәсләшү, бергәләшеп «Туган тел»не җырлау берләштерә. Мондый берләшү рухи мәҗлес, бергәлек гыйбадәте вакытында барлыкка килә, шунлыктан күңелгә — күңел, йөрәккә — йөрәк, хискә хис тоташа.
Түбән Камада йөргәндә туган телемдә сөйләшүгә шулкадәр күнегеп киткәнмен, бер кибеткә кергәч, сатучыга татарча дәшкәнмен. Ул мине ишетмәде дә, хәтта минем якка борылып та карамады Күңелемә хуш килгән калада мондый кешеләр барлыгына ышанасым килмәде Борылып чыгып киттем Бер тын йөрел кердем дә шул ук сатучы хатынга инглизчә дәштем. Сатучының кабалануын күрсәгез иде! Бөтерелеп йөри. Бүлек ме- дирен җилтерәтеп алып килде «Баш өсте! Нәрсә телисез, мистер? Рәхим итегез!..<■
— Теләгән нәрсәм шул,— дим итагатьле апаларга.— Татарча сөйләшәсем килә.
Елмаюлар сүнде, йөзләренә шундук кыргый фанатиклардагы кырыслык бәреп чыкты. Инглизчә дәшүем шаяру да, аны хәйран калдырырга ниятләгән алым да түгел иде. Фәнни сынамыш иде бу Бу хатын, үз теленнән тыш, башка барлык телләргә карата да шулай дорфамы, әллә Татарстандагы җирле халык теленә генә шундый шапшак битарафлык белән карыймы икән, дип кызыксынуны ачыклау өчен кулландым мин инглизчәне һәм ачыкладым Тарихның фаҗигале елларында ата-бабаларымның каннары коелган, туфрагында аларның сөякләре яткан җирдә туган телебез ят телгә әйләнеп киткән. Аны ихтирам итми башлаганнар Аның абруе югалган. Кем гаепле? Сату эшендә нервлары бозылып беткән мескен хатыннармы, без үзебезме? Без үзебез. Саклый алмадык телебезне. Кадерен белмәдек Аның боеклеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмадык. Милләткә карата булган ихтирамның телдә икәнлеген әйтмәделәр безгә галимнәребез. Адәм баласы-ның кешелек тамгасы телдә икәнлеген дә аңлатучы булмады.
Америкага килгән мигрантка иң беренче итеп инглиз телен өйрәнү шарты куела. Аннан соң бу илнең законнарын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тиешсең. Әгәр син шушы шартларны үтәмәсәң, бигайбә, сау бул. һәр илдә шулай. Италиягә килгән кеше — итальян, Франциягә килүче француз телен өйрәнә. Япониядә японча сөйләшеп йөриләр. Безнең, территориясе һәм халык саны буенча, урта бер Европа иле зурлыгындагы республикабызда исә туган телебезгә якын да килмәгән, бөтенләй башка, Һинд-Европа семьясына кергән телдә сөйләшәләр һәм бездән дә шул телдә сөйләшүне таләп итәләр Гомумән, тарихта мондый гадәтнең булганы юк иде. Кайдан килеп чыкты икән бу? Нинди шартлар тудырды икән бу парадоксны?
Туган телне саклау кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора бүгенге көндә. Тел — кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Тел тудырган топонимнар аша ата-бабаларыбыз моннан мең ел элек яшәгән җирләрнең табигатен, хәтта географиясен реконструкцияләп өйрәнергә була. Иван Грозный чорында һәм аннан соңгы гасырлардагы катаклизмнар иң чыдам, иң түзем генотип вәкилләрен генә исән калдырган. Минем милләтем менә шундый шартларда барлыкка килгән һәм аның ыруглардан милләткә әверелү юлы туган телебездә сурәтләнеп калган. Бүгенге көндә без шул телне югалту куркынычы алдына килеп басканбыз.
Тел югалту фаҗигасенең нәрсә икәнлеген аңламаган кешеләр, бу нигә безне курййе тырга тели, без бит бөтенләй телсез калмыйбыз, киресенчә. Советлар Союзының теләсә нинди төбәгендә теләсә кем аңлый торган җиңел һәм кулай тел вәкилләренә әйләнеп киләбез. дип юанулары мөмкин. Без, татарлар, русчага кайда һәм нинди шартларда өйрәнәбез? Уку йортларында, шәһәр тормышында, армия хезмәтендә, партия һәм администрация эшендә. Рус гаиләсендә туып, русның бишек җырларын, әкиятләрен тыңлап, рус фольклоры тәэсирендә үскәннәрнең теле бөтенләй үзгә Ул — чын халык теле. Толстой, Достоевский.
Чехов, Лесков. Андрей Платонов теле — халык теленең байлыгын туплаган әдәбн сөйләм безнең арабызда бөтенләй очрамый диярлек Без үзләштергән тел — администра- тив-бюрократлар теле, культ чорында безне камчылап эшләткән, торгынлык чорында ялганларга, урлашырга, аракы эчәргә, зина кылып йөрергә өйрәткән тел Бу телдә рухны җанландырып торган шифалы көч, хисләр сизгерлеген сакларлык моңлы яңгыраш һәм әхлакны бөтенәйтүче ашламалар бармы соң? Административ-бюрократлар телендә каян булсын ди?! Шушы хәлне аңласаң, соңгы елларда кеше үтерү, йорт басу, гаилә таркалу статистикасының кинәт үсеп китүенә төшенү бер дә катлаулы эш түгел
Японнарның электроника, машиналар ясау, фән, техника буенча беренче урынга күтәрелүләре турында сөйләп торасы юктыр. Хикмәт нәрсәдә? Телне саклау буенча, башка халыклар арасында, Япония беренче урында тора Ярлыландырылган телгә яңалык кертүе кыен икән ул, японнарга исә һәр яңалык үзеннән-үзе агылып тора
Тел саклауга, тел байлыкларын халыкка җиткерү өчен тотылган акча Япония дәүләтенең бюджетында икенче урында тора Кешене хезмәт сөяргә, һөнәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтү туган телдә төрле әйтемнәр табышмаклар рәвешендә яши Аларның тәэсире махсус кулланмалар, инструкцияләр белән чагыштырганда көчлерәк тә икән Туган телдә кешене тәртипкә, җыйнаклыкка, тугрылыкка өйрәтү кануннары да яшәп килә икән. Бүгенге һәм борынгы катламнарны эченә сыйдырган киң диапазонлы баи телне өйрәнү процессы үзе дә зур бер белем икән һәм туган телне үзләштерү вакытында кешенең фикер йөртү сәләте көчәя, эрудициясе киңәя һәм теләсә нинди фәнне тирәнтеи аңлау мөмкинлеге ачыла икән Японнар шушы хакыйкатькә башкалардан алда төшенгән, телне кадерләп, саклауга, аны баетырга киткән чыгымның керем булып кире әйләнеп кайтуын аңлаган Япониядә ясалган әйберләрнең сыйфаты, эстетик камиллеге безне хәйран калдыра Шулай сокланып карап торганда без Япониянең техника һәм производство буенча беренче урынга чыгуына туган тел ярдәм итүен күз алдына китерә алмыйбыз, чөнки безгә бу турыда аңлатканнары юк
Татар телендә мәктәпләр ачу, балалар бакчасында туган гелдә тәрбия бирү турында шактый яздык шикелле Дөресен әйткәндә, бу турыда никадәр сөйләсәң дә, кул булмас Ата-ананың газиз балаларын рус мәктәбенә бирә башлавы күл гасырлар буе татар телен бетерү юлында кулланылган чараларның бер нәтиҗәсе генә Гадәттә нәтиҗәгә каршы көрәш сирәк очракта уңышка ирештерә Без, татар телен аякка бастыру өчен, аның һәлакәт хәленә җигүенең сәбәпләрен ачыкларга, шулардай котылдыру юлында эшләргә тиешбез
Татарларга, аларның диннәренә, гореф-гадәтләренә каршы пропаганда Сергии Радонежский нотыкларыннан башлана Бүгенге русофилларның аллалары саналган Изге Сергии үзенең ялкынлы талантын рус князьләрен берләштерүгә генә түгел, «6асурманнар»ны кырып, юк итүгә дә юнәлткән Казан татарларына каршы махсус коткы Иван Пересветов әсәрләрендә шулкадәр кискенләнгән ки, ул хәтта болай дип яза иАндагы җәннәтнеке шикелле җирләр, татарлар үзләре безгә дус булган очракта да, басып алынырга тиеш» Иван Пересветов язмаларында кешелек дөньясының иң әшәке дошманы итеп татар күрсәтелә Аның токымы, теле, гореф-гадәтләре юкка чыгарылырга бетерелергә тиеш, янәсе Бу документның төп максаты шул
Казан каласы 1 552 елның 2 октябрендә басып алына Башкалабызның урамнарында кан елга булып ага Бу вәхшәтне онытырга хакыбыз юк безнең Иван Грозный вандалларының иң беренче эше шуннан гыйбарәт татарларның байлыкларын талау белән бергә, ничә гасырлар тупланып килгән елъязмаларны, архивларны яндыру коточкыч вәхшилек белән башкарыла Казан ханлыгындагы 483 мәчет белән 483 мәдрәсә көлгә әйләндерелә Татар аристократиясенең күбесе Иван Грозный ягына күчә, татар теленең зур бер өлешенең юкка чыгуын аңлатып тору кирәк түгелдер дип уйлыйм Иөз егерме биш елга сузылган азатлык керәшендә татар халкының өчтән бер өлеше үтерелә, калганнары төрле якка тарала Бу хол, билгеле, туган телгә тәэсир итми калмый Беек рус тарихчысы Михаил Георгиевич Худяковның фәнни эшләре белән таныш кеше белә Иван Грозный Казанны алырга юнәлгән чакта тагарлар һәм руслар сан ягыннан тигез була Ул чорда, билгеле, халык санын язу булмаган Тарихчыларның кайберләре бу ике халыкның саны ун миллион чамасы булган дип бара, икенчеләре алты миллион белән чикләнә Эш анда түгел Бүгенге кендә без һаман шул чама исәпләнәбез Казан ханлыгын җимерүче халыкның саны исә бүгенге кендә йөз кырык миллионга җитеп килә Территория өчен башланган көрәш тел өлкәсенә дә күчми калмый Шуларның кайсы җиңеп чыгарга тиеш?
Берничә гасырга сузылган чукындыру процессы да. татарларның тирләрен килмешәк алпавытларга, патша куштаннарына кисеп биреп, халыкны туган җиреннән куу да телнең үсүенә, ныгуына ярдәм итми, билгеле Тик хәтта шушындый чаралар да тагар телен җиңә алмый Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Дин яши Дин халыкны эчтән, рухи яктан, шәхеснең әхлагы, җаны аша берләштерә, шул диндәге башка халыкларга тоташтыра. Кыскасы, унтугызынчы гасырның азагында, егерменче гасырның башында җанланып киткән татар Ренессансына тикле гореф-гадәтләрне, халык иҗатын, телне, милли горурлык хисен дин саклап торган Сүз уңаенда әйтеп китик бездә халык иҗатының гаҗәп бай бер тармагы — дин каналы аша сулыш алып, татар халкының рухи дөньясына туктаусыз тәэсир ител торган мөнәҗәтләр бөтенләй өйрәнелмәгән әле.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соң. туктаусыз кысылган, мәйданы һаман тарая килгән татар теленә Яңару чорында әзме-күпме үсү мөмкинлеге туа. 1905 ел революциясеннән соң газета-җурналларның ишәеп китүе. Кол Гали, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый шикелле шәхесләрнең иҗатларына игътибар уяну, Шиһабетдин Мәрҗани кебек гигантлар калдырган хезмәтләрне аңлау һәм пропагандалый башлау дәрәҗәсенә күтәрелү бу чорның чын-чынлап татар дөньясында Ренессанс чоры барлыкка килүен күрсәтә. Әгәр егерменче гасыр башында җанланган хәрәкәт өзлексез дәвам итсә, татар теле, тулысынча үзенең уналтынчы гасырга кадәрге хәленә кайта алмаса да. яшәвен, үсешен дәвам итәр иде әле Утызынчы елларда кузгалган Сталин ерткычлыклары Иван Грозныйның канлы кулы эшли алмаган афәтләрне китерде
Шиһабетдин Мәрҗани. Тукай һәм Риза Фәхретдинев чорларында татар теле бик зур уңышлык ларга ирешә, шуңа карамастан безнең туган телебез байлык һәм диапазон киңлеге ягыннан барыбер XVI гасырдагы дәрәҗәсенә күтәрелә алмый Мәрҗани чоры телнең фикер йөртү, мәгърифәт тармагын үстерсә. Тукай һәм Дәрдмәнд чоры әдәби телне баета Дипломатия, чит илләр белән элемтә тоту юкка чыгарылган Дәүләт, идарә итү теле — руслар кулында Телнең армия, сугыш гыйлемендә кулланыла торган тармагы да — аларда Хәтта фән, сәнгать, культура өлкәсендә кулланыла торган лексикага да, татар телен үткәрмәс өчен, киртәлекләр куелган Ярый әле ул чорда дин исән булган Туган телебез дин өлкәсеннән философик терминнарны, логика алымнарын, абстракт фикер йөртү механизмнарын туктаусыз үзләштереп торган.
Сталинның беренче һөҗүме юкка гына Солтангалиевкә каршы юнәлтелмәгән. Революция чорында да, егерменче елларда да ислам динен тотучы милләтләр һәм, гомумән Шәрыкта яшәүче халыкларның алдынгы сафларында татарлар бара. Урта Азиядәге революцияне оештыруда татарларның өлешен күптән өйрәнергә вакыт Үзәктәге Милләтләр халык комиссариатында. Мөселман комитетында. Мәскәүдәге милли матбугатта дисеңме, кая гына карама — татар зыялылары ЦИК татар телендә газета чыгара. «Исәбәт» авторы, указын югалткан мулла Чыгтай, Идел буе, Урта Азия, Себер һәм Кавказга тарала торган «Фән һәм дин» журналын бастыра. Донбасста, Каспии диңгезе буенда, Себердә. Урта Азиядә татарларның культура учаклары оеша.
Солтангалиевне эзәрлекләү, асылда, татарларны, аларның милли тойгыларын, горур-лыкларын эзәрлекләү иде һәм бу хәрәкәт, беренче чиратта, талантларны юкка чыгаруга юнәлтелгән Төрмәгә эләккән, атыл үтерелгән язучыларны, артистларны, сәнгать һәм культура әһелләрен генә алып карагыз һәр талант иясе тапталган, сытылган, тар-мар ителгән Шушы процесс, күпмедер йомшартылып, торгынлык чоры аша безнең көнгә кадәр килеп җитте. Халыкны юкка чыгаруның иң уңышлы тактикасы — аның талантларым кырып ташлау Тоталитар диктаторның, административ-бюрократ түрәнең иң куркыныч дошманы — талант Талант бит ул иман сизгерлеге һәм вөждан егәрлеге Культ һәм торгынлык чорында моны аңлап эш иткәннәр.
Татар телен юкка чыгару өчен ташланган бомбаларның иң көчлесе, минемчә, Кырым татарларына. Ватан сугышында каһарманнарча көрәшкән, тулы бер халыкка сатлык җан мөһере сугып, аларны туган г /фракларыннан сөрү Мин — ул трагедиянең шаһиты
Курку һәр очракта телгә зыян китерә Курыкканнан соң адәм баласы тотлыгып сөйләшә башлый Кайвакыт көчле тетрәнү кешене мәңге тотлыгып сөйләшү зәгыйфьлегенә дучар итә Кырым татарларын туган туфракларыннан кугандагы бер хәлгә тукталасы килә
Геноцид белән җитәкчелек итүче Богдан Кобулов 1944 елның 19 июлендә Л. П Бериягә рапорт бирә -Кырым татарлардан азат» Берия шул ук рапортны Сталинга җиткерә Шушы операцияне уңышлы үткәргәннәре өчен меңләгән кешегә орден өләшәләр «Җиңү* бәйрәменә багышланган банкет барганда Кобуловка әйтәләр «Арабат атавындагы татар
авылларын чистартырга онытканбыз» Сивашны диңгездән каплап торган Арабат атавында балыкчылар һәм тоз чыгаручылар яшәгән булган Ирләр, билгеле, фронтта каи коя Күбесе — хатын-кыз, бала-чага, картлар.
Кобулов боера «Ике сәгатьтән Арабатта фер татар заты да калмаска тиеш. Бер генә татар заты исән калса да, башыгыз белән җавап бирәчәксез» Берия фашистына ике сәгатьтә йаз километрга диярлек сузылган утраудан татарларны җыеп өлгереп булмавын аңлаталар һәм Сталинның ялчысы Арабатны чистартырга бер тәүлек вакыт бүлә
Геиическ портыннан бер иске баржаны буксирга тагыл алып чыгалар Утраудагы татарларны җыеп шул баржага төниләр Баржаны Азов диңгезенең тирән жиренә илтеп кингстонын (корабльнең су асты өлешендәге уем капкачы) ачалар, кеше белән тулы трюмны чөйләп биклиләр Баржа безнең кан кардәшләребезне су астына алып китә Буксирга төялгән җан кыючылар, автомат тотып, баржа баткан җирне берничә сәгать саклап торалар. Тарих бит бу. Шул ук — безнең канга баткан, тапталган, сытылган тарих.
Аларны геноцидка дучар иткәннән соң, казан татарларының күпчелеге «Кырым татарлары — бөтенләй башка халык, безнең алар белән бернинди кан кардәшлегебез уртаклыгыбыз юк»,— дип, маңгайларын җиргә орыл, туганлыктан ваз кичәргә тотындылар Кабахәтлек, сатлык җанлык, җаһиллек иде бу. Соң бит безнең арада Иван Грозный чорыннан ук туктаусыз эшкә ашырылып килгән колониаль сәясәтнең, халыкларны бүлгәләп, кисәкләп юкка чыгару тактикасын аңлаучылар булмый калмагандыр? Эш менә нәрсәдә шул ук канлы Иван чорыннан көндәлек тормышта кулланылып килгән бер феномен, кырым татарларын сөргәннән соң, тагын да көчәебрәк китте Колониаль шартларда төп түрәләр җирле халыкның милләтен сатарга әзер торган вәкилләрен идарәгә утыртып, аларга мул, рәхәт яшәү шартлары булдыра башлады Әкренләп, культура, мәгърифәт, фән өлкәләренә дә шундыйрак кешеләр килә торды Шул рәвешле халык мәнфәгатен сату, милләткә хыянәт итү отышлы бер бизнеска әйләнеп китә Тора-бара бу эшнең әхлакый шапшаклыгы, кабахәтлеге дә күзгә бәрелми, гадәти бер җайланыш булып тоела Безне кырым татарларыннан читләштереп, аларга таш аттыру гадәте дә шушындый кешеләр аша таралды
Татарлар — тырыш һәм эшчән халык Алар ышанычлы Юкка гына рус патшаларын саклаучы гвардия татарлардан оештырылмаган бит Башкалада метро казый башлагач, бу авыр һәм җаваплы эшкә дә күбрәк татарларны сайлап алалар Метрополитен төзүчеләрнең беренче газеталары татар телендә чыга Безнең халыкның тырышлыгы, аның гасырларга сузылган изелүдән, кимсетелүдән котылырга тырышуы бер зыян да эшләп ташлый. Милләтчелеккә каршы көрәш башлангач, рәсми эш теле ител рус теле таныла Җитәкчелеккә күтәрелү һәм җәмгыятьтәге абруйлырак урынга эләгү өчен рус телен үзләштерү зарури шартка әйләнә
Минем халкымда «укып кеше булу» өмете нанга баткан иң каһәрле елларда да сүнмичә саклана алган Рус телен без, халкыбызны белемгә, культурага ирештергән тел, дип игълан иттек. Яңарту чорының күзаллавына, яңача фикер йөртүгә ирешкәч, аңладык «белем» дип аталган нәрсә сталинизм тәгълиматының бер инструкциясе, «культура» дип аталганы тоталитар ритуалларның бер шаблоны гына икән. Бүгенге көндә безгә ул «белем» һәм «культура» трафарет ларыннан ашыгыч рәвештә котылырга кирәк
Татарларда элек-электән һәм бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң Европа, Шәрык илләренең уку йортларында белем алу табигый хәл санала иде Диктатураның ата-баба гадәтләрен юкка чыгаруы безнең өчен коточкыч югалту булды
Безнең гаиләдә белем һәм дин. белемле кеше һәм иманлы кеше синоним санала иде Изелүдән, фәкыйрьлектән, гасырлар буе халкымның җелеген суырган кытлыктан котылу һәр татар гаиләсенең якты өмете иде. Әле дә хәтеремдә, утызынчы елларда безнең Исергәлтә җәйге кичләрдә калка төбенә чыгып «ләчтит» саталар Әйе, диләр аксакаллар, хәзер инде татарча белән ындыр артыннан ары нитеп булмый Урысча үрәнергә кирәк . Татарча белемнең ничә классы русча белемнең ничә классына тиң икәнлеге турында бәхәс башлана Татарчаның ун классы русчаның җиде классы чамасы инде ул, дигән карарга килеләр Чөнки тормыш тәҗрибәсе нәкъ шуны күрсәтә Әлләни сәләте булмаган, тырышлыгы да ташка үлчим Габделгани малае, русча шома сукалавы аркасында, район башкарма комитетыннан өлкә күләмендәге эшкә күтәрелгән Ә мескен Хәйрулланың Әбугалисинага тиң газиз улы. русча белмәгәнгә күрә, һаман баткак буразнада сабан
артыннан сөйрәлеп йөри Чоры нинди иде бит аның! Рус галиме Отто Юльевич Шмидт Котыпны җиңгән, Чкалов. Төньяк полюс аша очып. АКШка барып җиткән. Папанин. Ширшов, Кренкель. Федоров — барысы да русча белем алган кешеләр, бозга утырып. Котыл диңгезен аркылыга-буйга кичеп чыкканнар. Татарча белем алган сөлек кебек безнең балалар. борыннарыннан кан киткәнче тырышсалар да. клуб мөдире постыннан уздыра алмый Әтиләр, бу чарасызлыкка аптырап, газиз балаларын рус мәктәбенә илтә башлады Бөтенләй башка телдә укып «кеше булган-. дөнья күләмендә данлыклы вулконолог Һарун Таҗиев. галим, әдип-фантаст Айзек Әҗимов. дөнья балеты сәнгатен яңа баскычка күтәргән Ковент-Гарден король балетының балетмейстеры Рудольф Нуриевлар турында татар халкы әле шушы көнгә кадәр хәбәрдар түгел диярлек.
Татар теленең тамырына тагын бер кат балта чабуга Татарстанда нефть чыгара башлау сәбәп булды Бу чорга кадәр татар теленә җитәкчеләр генә төкерә иде әле Бригадирлыкка ирешүчеләр русча сүгенә башлый, председательлеккә ирешкәннәр яртылаш русча сөйләшә, район комитетына кадәр күтәрелгән татарлар инде татар телендә сөйләшүне оят саный башлый иде Шушы агымга нефть чыгаручылар кушылды Чөнки бу эшне бары тик русча сөйләшеп эшләгәндә генә башкарып була иде Барлык инструкцияләр, кулланмалар,терминнар русча язылган КамАЗ, Түбән Кама химия комбинаты шулай ук татар телен корытуга байтак өлеш кертте Идел һәм Чулман елгаларына салынган гидроэлектростанцияләр безнең ата-бабалаоыбызның сөякләрен генә түгел, аларның кабер таш-ларын, җир астында яткан археологик, топонимик хәзинәләрне дә суга тончыктырдылар Кайбер яэучыларыбыз шушы төзелешләргә багышланган сандык зурлыгы романнарында варварлыкка мәдхия җырлады
Мин үзем — Баулы тирәсендә нефть чыгара башлагач туган хәлләрнең шаһиты. Нефтьчеләр килгәнче, безнең Исергәп инешенә коя торган Шәмәй елгасында «патша балыгы- керкә яши иде Безнең инешкә, Ык елгасына бер тапкыр җәтмә белән кереп чыксаң, гаиләңә бер тәүлек буе ашарлык балык тота идең. Авыл тирәсендә суер, ас, сусар, ятчә шикелле җәнлекләрнең исәбе-хисабы юк иде әле ул чакта Урманнарда җи- ләк-җимеш үсә. берничә гектарга җәелгән чиялекләр, карлыган һәм балан, шомырт һәм бөрлегән куаклары каплаган әрәмәлекләр Бәлки, дала белән урман зонасы арасында булганлыктандыр, мондагы табигать чиктән тыш нәзберек икән.
Баулы районы җиреннән нефть тапкач, монда үзгә халык җыела башлады «Янгын» исемле повестенда андыиларны Валентин Распутин «архаровлар» дип атый. Чыннан да. аларның кайбере Африкага барып, сафари ясап йөрүчеләрне хәтерләтә иде Бер җирдә дә тамыр җибәрмичә, пәри үләне шикелле, акча җиле кайсы якка иссә, шунда тәгәри торган бәндәләр иде алар Табигатьне дә Аллаһы тәгалә, әйтерсең, бары тик аларның күңелләрен ачу өчен генә яраткан Безнең җиргә урнашу белән алар балыкка, ауга, табигать кочагында ял итәргә иөри башлады Балыкны динамит белән шартлатып кына тоталар Елгадан балыкны җыеп кына өлгер Ауга, «бобик-ка утырып, караңгыда чыгалар Машинаның утын яндыралар, ялан бетереп куян куалар, тәгәрмәч белән таптаталар Кырыгынчы елларның азагында иде булса кирәк, шулай. «ду« китереп яланнарда җәнлек куып йөргәндә безнең Исергәп авылының Газнан абзый кызы Фәүзияне атып, канга батырып киттеләр. Газнан абзый гаиләсе Таллык дигән җирдә хутор рәвешендә салынган йортта яши иде Кызы Фәүзия икенче сменада укый Мәктәптән кайтып килгән баланы, җәнлеккә санап, атканнар да. абайлагач, кар өстендә канга батып яткан килеш, калдырып качканнар.
Нефть манараларын сөйрәгәндә тапталган болыннар, киселгән урманнар һәм нефтькә буялган куаклыкларның күбесе, терелә алмыйча, һәлак булды Соңгы кайтуымда мәктәп балаларыннан сорыйм Аларның күбесе кеш, суар. суер, ятчә шикелле җәнлекләрнең нәрсә икәнлеген бөтенләй белми Андый исемнәр телебездән төшеп калып югалган. Ногыт чикләвегенең нәрсә икәнлеген дә белүче юк. Кытлык елларда халкымны яман авырулардан коткарып калган какы, юа, җенпекәи кебек шифалы үләннәрне танучы да шактый аз. Әгәр экологик катастрофа шушы темп белән барса, безнең оныкларыбыз кибеттә сатыла торган бәрхет аюдан башка җәнлекләрне белми башлаячаклар Тел белән табигать, зират ягына таба, янәшә атлап баралар.
Баулыдагы 41 урамның нибары алтысына гына татар исеме кушканнар, калган- нарында — бу җиргә килеп урнашкан халыкның исеме Авыл исемнәре югалып бара Авылны колхоз исеме белән атау гадәткә кереп киткән Хәтта тулы район исеме юкка чыгуын да очратырга була Мәскәү шифаханәсендә ятучы бер татар малае үзенең туган ягын миңа -Дрожжаной»,— дип аңлата
Саян-Шушеиск ГЭСыи төзегәннән соң безнең ерак терки бабаларыбызның ташка язган истәлекләре, орхои-енисей руник язмалары юкка чыкты Уссури узәнлекләреннән алып Кара диңгез, Днепр елгасына кадәр җир өстен каплаган курганнарга күмелгән кан кардәшләребез сөннәр, бәҗәнәкләр. кыпчаклар калдырган мирасларны «әзер шәм яндырып эзләсәң дә табарлык түгел Шунлыктан, революциягә кадәр татарлар шыр надан булган, аларны социалистик революция генә укырга-язарга өйрәтте, дип. курыкмыйча әйтергә бүла.
Безнең туган телебезне юкка чыгаруда нинди көчләр роль уйнавын да күрсәтү кирәк кебек Минемчә, менә болар:
— Мөстәкыйльлекне югалткандагы катаклизмнар, җимергеч борылышлар;
— Ялган, ясалма, кара тарих.
— Сталинның милли сәясәте аркасында өченче сортлы милләткә әйләнеп, милли хокукны югалту;
— Туган җиребезгә туктаусыз куыл, китерелеп торган миграция яулары һәм, шуңа параллель төстә, төп халыкны читкә җибәрү хәрәкәте.
— Табигатьне һәм телне катастрофага җиткергән экология кризисы;
— Идарә эшенә туган теленә дошман кешеләрне сайлап утыртуларның яман нәтиҗәсен дә онытырга ярамый. Бу процесс 1938 елны Сталин һәм Молотов имзасы белән Советлар Союзында яшәүчеләргә рус теле мәҗбүри, дигән карар чыкканнан соң башланды Ул карар үзгәртелмәгән, яши, -эшен» дәвам итә.
— Татар теле өчен кара кайгылы, канлы еллар — Сталин диктатурасы еллары. Ул чорда «милләтче» яисә «халык дошманы» исемен алу өчен туган телгә тугрылык та җитә иде Татарларның бик күпләре туган телдән ваз кичеп, русча сөйләшеп яшәүне исән калу юлы итеп сайладылар.
— Әдәбият мәсьәләсе Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында — җитәкчеләр мафиясенә Кызганычка каршы, минемчә, әдәбиятыбыз халыкка хакыйкатьне җиткерә алмады Халык — әдәбияттан, бер уңайдан әдәбиятның нигезе булган телдән дә бизде
Туган телне үтерүдә катнашкан көчләрнең бер өлешен генә искә альт уздым мин. Андый көчләр безнең тормыш-көнкүрешне төрле яктан чорнап алган Ә без әлегә, телне тергезү өчен, ике генә чараны көн тәртибенә куя алдык бакчаларда балаларга үз телебездә тәрбия бирү һәм татар мәктәпләрен торгызуны. Иөз төрле чир белән хасталатып яткан кешене терелтү өчен аның бары тик бер генә авыруын дәвалау җитәме' Туган телебезне коткару өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк' Тиз вакыт эчендә объектив тарихны язып халыкка җиткерү зарур Культ һәм торгынлык чорында репрессиягә эләгеп һәлак булган язучыларның, галимнәрнең мирасларын өйрәнергә дә вакыт җитте Бу эшне озакка сузмаска иде! М. Г Худяковның китапларын рус телендә һәм татарчага тәрҗемә итеп күп тираж белән халыкка тарату турында әйтеп тә торасы юк Белмим, ни сәбәптер, безнең нәшриятта Лев Николаевич Гумилев әсәрләре дә күренми әле Бәлки безгә, тарихи кыйммәткә ия әсәрләргә юл һәм кәгазь бирү өчен, үз әсәрләребеэдәге «су»ны кысыл, тыгызрак язарга кирәктер'
Шиһабетдин Мәрҗани. Һади Атласи һәм Михаил Худяков язган тарихны халык белми. Татар тарихын, халык фаҗигасен аңлату хәзер дә кичермәслек дәрәҗәдә сүлпән бара Без әле һаман, авызыбызны ачып, югарыдан боерык көтеп утырабыз Тарихыбызны пычрату процессы исә дәвам итә. Шул процессның меңнән, иөз меңнән бер мисалы
«...Татары хватают всех подряд, без раэбора, они режут каждого, кто защищает себя Выводят скот, жгут дома, тащат добро Люди не успели опомниться, как — связанные и полуголые.— они уже гонимы навстречу рабству
Выгоняют их прочь из Руси — быстро, безжалостно. Татары спешат на просторы родных степей, прочь из мрачных лесов Московии А в степи дают отдых коням, начинают делить добычу И тут же сквернят на глазах мужей и детей, свершают обряд обрезания над мальчиками, рвут из рук в руки девочек, которых можно продать для гаремов, вспарывают на глазах у всех — животы «сырей и. вывалив теплые кишки в тазы, татары ковыряются пальцами в парных внутренностях. чтобы по изгибам кишок людских предугадать свою дикую татарскую судьбу »
Юк. Иван Грозный чорында язылмаган бу юллар Хәбәрдарлык һәм хакыйкать эзләү чорында, халыклар Дуслыгы өчен кереш, шәфкатьлелек эзләү чорында, бүгенге көндә
иц популяр, лауреат язучы Валентин Пикульның канлы кулы белән язылган (В Пикуль Избранные произведения 1988 год. Том 2. Летопись вторая. Стр. 132.) Китал 250 000 данә таралган Моңа кадәр бу язма миллион тираж белән басылып чыккан иде инде һәм 1989 елны, Мәскәүдә уздырылган китап ярминкәсендә макталып, чит илләргә дә сатылды
Виктор Астафьев грузиннар турында, алар — сәүдәгәр халык, дип әйткән өчен гена дә, Грузия язучылары съездны бердәм ташлап чыгып киткәннәр иде Безнең татар язучылары арасында җиде миллионлы халкыбыз йөзенә кан катнаш пычрак ыргыткан кешегә каршы сүз әйтүче булдымы' Юк, булмады һәм булмаячак Бармы ул безнең татарда пәйгамбәрлек вазифасын өстенә алган әдипләр? Бу сорауга укучы җавап бирергә тиеш
Мин түземсезлек белән Татарстан Верховный Советының дәүләт теле турындагы карарын кетәм Туган республикамда бер генә телме, әллә ике тел дәүләт теле статусын алырмы икән? Әгәр дәүләт статусын ике тел алса, татар теленең аякка басуына өмет баглау буш иллюзия генә булып калачак. Идарә итәргә тигез хокуклы ике түрәне утырттык, ди Шуларның берсе таза, көчле, икенчесе бик нык авыру. Шушы очракта җитәкчелек эшендә аларның өлешләре тигез була аламы? Мин озак еллар АКШтагы «ак» халык белән негрлар арасындагы мөнәсәбәтне күзәтеп йөрдем. Илленче елларда «ак» халыкны «кара»лардан аерып карау илдә чиктән тыш кискен, хәтта куркыныч хәлләр тудырган иде. Соңгы вакытта бу турыда сүз кузгалмый Нью-Иоркның һәм башка зур шәһәрләрнең мэры итеп негрларны сайлый башладылар Негрлардан министрлар, генераллар, зур ранглы культура җитәкчеләре, сәнгать һәм әдәбият әһелләре күтәрелеп чыкты.
Алтмышынчы еллар башында АКШта бер даһи закон кабул ителде дәүләт эшенә бәйле тармакка ике бертигез сыйфатлы шәхес табылса, беренче чиратта, негрны яисә башка бер азчылык милләт вәкилен сайлап алырга! Университетларга һәм колледжларга кергәндә абитуриент ларны да нәкъ шушы принцип нигезендә үткәрәләр. Гаҗәп акыллы, Америка өчен искиткеч отышлы закон булып чыкты бу АКШка негрлар иленә әйләнү куркынычы янамый, шушы закон аркасында, илдәге милләтләр арасындагы дошманлык юкка чыкты Бездә дә шушы алымны куллана алырлармы икән?
Без шушы көнгә кадәр милләт турында, бигрәк тә үзебез, татарлар, турында эндәшмәүне алга сөрдек, чөнки милли мәсьәләне кузгатучының язмышы фаҗига белән тәмамлана иде Язучылар арасында да бу темага кагылган кешеләр яшьләр арасында гына очрый диярлек Әле узган айны гына Туфан Миңнуллин Мәскәү радиосыннан чыгыш ясады. Милләтләргә карата гаделлеккә өндәүче акыллы чыгыш иде бу Шулай да депутатыбыз, чыгышын тәмамлаганда, шаблонга әйләнгән өндәмәне кычкырмыйча булдыра алмады «Руслар белән мәңге дуслык!»
Дөрес, әлеге өндәмә бүгенге көндә дә бәясен югалтмаган, ләкин мин, дуслык ике яктан да дәлилләнсен һәм ныгытылсын өчен, руслар тарафыннан да; «Татарлар белән дуслык мәңге яшәсен!» дигән өндәмә ишетергә телим. Кырык алты ел рус арасында яшәп, минем бу сүзне бер генә тапкыр да ишеткәнем булмады.
Бу дуслык турында уйлаганда без тарихны онытып торырга тырышабыз Изге хискә кан шәүләсе. Казан каласының урамнарында аунап яткан мәетләрнең шәүләсе төшмәсен! Тагын бер шарт йөз кырык миллион белән җиде миллион арасындагы мөнәсәбәтне күз алдына китереп карагыз әле Шул йөз миллион ярым рус кешесенең һәммәсе дуслык серләрен дөрес аңласын өчен, безгә бик нык тырышырга кирәк бит. Уйлап карасаң, ул яктан күрсәтелгән дуслык хисе кайнаррак булырга тиеш иде, чынбарлыкта исә, ни сәбәптер, без моны сизмибез
Кырык алты ел рус арасында яшәп мин руслардан татар булганлыгым өчен кимсетү һәм читкә этүне тоймадым Чыннан да. руслар — киң күңелле, ярдәмчел һәм интернациональ табигатьле халык Шул ук вакытта шовинистлык һәм русофиллык мәсьләсе бүгенге чынбарлыкта бөтенләй юк дисәк, ялганчы булыр идек.
Хезмәт коллективы шартларында шовинистлык та, милли эгоизм да барлыкка килә алмый. Әгәр син алган вазифаңны гадел башкарасың, хезмәттәшләреңә тугрылык һәм ихласлык белән карыйсың икән, синең нинди милләт вәкиле булуыңа беркем дә әһәмият биреп тормый Табигый интернационаллыкны күрсәтергә теләгәндә журналистлар мисалга хезмәт коллективын күрсәтәләр. Чын-чыннан зыялы шәхесләр арасында да милли киеренкелек юк Туган җирләреннән куылган милләтләрне язучы Анатолий Приставкин, академик Сахаров һәм шагыйрь Евгений Евтушенко яклап чыкты. Татар цнтеллигентлары арасында, Рөстәм Кутуйны искә алмаганда, бу мәсьәләне күтәрергә батырлыгы җиткән язучыны хәтерләмим мин.
Милли киеренкелек тудыручы сыйфатлар бюрократлар арасында барлыкка килә, шулардай тарала Бюрократларның аппаратта гына түгеллеген аңлатасы юктыр дип уйлыйм Андый кешеләр интеллигенция катламында да җитәрлек Бюрократ ул. бер карасаң, интернационалист, ләкин аның интернационалистлыгы милләтләр арасындагы интернационаллыкка бер тамчы да охшамаган Алар, төрле милләт бюрократлары, үз интернационаллыкларын ясаганнар Бюрократлар кодексы адәм баласын, аның сәләтен, хисләрен, язмышын һәм башка сыйфатларын анкетадагы сүзләргә алыштыра да абстракт бер фикциягә әйләндерә Безнең замандагы татар бюрократы, өстәл артына килеп утыру белән, руска әйләнә. Үземне татар итеп белгертсәм, руслар урынымнан куып чыгарыр, дип курка ул һәм властька тугрылыклы булуын үз милләтенә карата эшләгән әшәкелекләре аша исбатларга тотына.
Бюрократлыкның иң каты, иң аяусыз бер төре белән очрашу гомер онытылмаслык булып бәгыремә сеңеп калган.
Кара диңгез пароходчылыгында эшләгәндә, 1961 елны миңа Феодосиядән квартира бирделәр. Кулыма ике бүлмәле квартираның ордерын тотып, прописка артыннан йөри башладым Паспорт өстәле, милиция идарәсе, шәһәр башкарма комитеты, партиянең шәһәр комитеты. Симферопольдәге өлкә башкарма комитеты, ниһаять, иң югары нокта — партиянең өлкә комитеты Егерме сигез көн буена, иртәдән кичкә чаклы, шул оешмаларның ишек төбен таптап, барысында да булып чыктым да больницага кереп яттым Шул бюрократларның берсе генә дә. сине, анкетаңда »татар« сүзе торганга, пропискага алмыйбыз, дип әйтмәде Шулкадәр ягымлы, елмаеп кына сөйләшәләр һәм. футбол тубын тибеп җибәргән шикелле, икенче бюрократка озаталар Ә үзем — ул чакта диңгезчеләргә интернациональ тәрбия бирүче, политработник Чит илләрдә йөргәндә илебездәге интернациональ дуслык, азчылык милләтләрнең совет чорында шундый зур уңышлыкларга ирешүләре, культура яулаулары, совет илендә кешенең кадере биниһая зур булуы турында лекцияләр сөйләп йөрим.
Туган республикама соңгы кайтуымда партия работниклары арасында милли мәсьәләне аңлаучы кадрлар барлыкка килүен күрел куандым Баулының райком секретарьлары шундый матур итеп татарча сөйләшә башлаганнар Культ һәм торгынлык еллары калдырган сәбәпсез курку тиз генә бетмәс бетүен Ул бар әле, сизелә, комачаулый Чаллыда. Түбән Камада шәһәр башкарма комитетының культура бүлегендә, партиянең шәһәр комитетындагы идеология эшендә милли мәсьәләнең җитдилеген аңларлык. югарырак утыручылар аяк чалмаган очракта, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек кадрлар барлыкка килгән Соңгы вакытта партиягә каршы күсәк күтәрү модага кереп китте Тупаслык, сукырлык күсәге менә шушы вөҗданлы яңа кадрларга тия күрмәсен иде. Без, язучылар, аларга ярдәм итәргә тиешбез
Республикада бүгенге көндә катастрофа хәлендә торган тел мәсьәләсен һәм барлык милли проблемаларны һәр очракта руслар белән бергә хәл итәргә туры киләчәк Патша заманы, кулы төрмәсе, торгынлыкның тынчу атмосферасы безне яман бер гадәткә өйрәткән милли мәсьәлә каршыбызга килеп басу белән без йә йодрык йомарлап кычкыра башлыйбыз, яисә тынычрак якка китеп посабыз Бүгенге көндә бу гадәтләрнең икесе дә куркыныч, икесе дә җиңелүгә дучар булачак Милли горурлыкны, тапталган абруйны кире кайтару — гаҗәеп авыр, катлаулы эш Бу эшкә керешер алдыннан без акыл, түземлек, чама, фидакярлек белән коралланырга тиешбез Каршылыклар очраганда (алар һәр адымда очрый һәм очраячак), кире борылмыйча, әдәп саклап, акыл һәм түземлек белән, аңлашу, аңлату, халыкка мөрәҗәгать итү юлы белән эш итәргә тиешбез Эш авыр Безгә бердәмлек кирәк Бүгенге көндә иң кирәк нәрсә — бердәмлек
Балтыйк буендагы республикаларны алыйк Милли мәсьәләне иң уңышлы чишкән халыклар хәзергә шулар Аларда экстремистлык юк Алар европача культуралы Литвалылар. латышлар, хтоннар максатларына ирешүгә инанганнар Инану аларга коч бирә, аларны берләштерә Без дә ышанырга тиеш Безнең максатның тормышка ашуы беркемгә дә. бер генә башка милләткә дә зыян китерми Киресенчә, без милли мәсьәләләрне уңай хәл итсәк, регионыбызда тынычлык һәм дуслык тагын да көчәячәк Шартлар бер — яңару хәбәрдарлык. яңача фикер йөртү Бәхетле, яңача чорда яшибез
Баулы — Түбән Кама — Мәскәү