СИСКӘНДЕРӘ ТОРГАН ШИГЫРЬЛӘР
r пг 1Гагыйрь Рәфикъ Юнысның яңа шигырьләр җыентыгын беренче мәртәбә II II КулЫНа
алгаи УКУЧЫ аннан нечкә лирика, мөлаем образлар, купшы де- [ || || тальләр эзләп
ялгыша. Китапның исеме («Учтагы песнәк») укучы күңелен шунда ук лирик аһәңгә көйли
көйләвен ................................................................................... Ләкин Р Юныс иҗаты үзенең
беренче шигырьләреннән үк укучыны сискәндереп җибәрә.
Танымыйсың әллә мине?
Белмисеңме кемлегем?
Мин — үзәге шушы җирнең.
Мин — доньяның кендеге
Начар үзәк — килз һәрчак
Читтә торып каласым.
Начар кендек — тошеп кала
Язды тормыш арбасы.'
Укучы уйга кала. Ничек инде ул? Лирик герой һәрвакыт уңай, бөек идеаллар бе лән
ашкынып яшәүче чын гражданин булырга тиеш ләбаса! Шулай күнеккәнбез. Шу лай
күнектергәннәр. Ә монда., ниндидер «начар үзәк», тошеп кала язган тормыш арба сы хакында
сүз бара. Алай гына да түгел икән әле:
Оныттырдылар -
Хак хуҗа
Без икәнне оныттык.
Кемгәдер алтын-кимештән
Кыйммәт безнең мокытлык!
Укучы исә. үз халәтенә җавап эзли-эзли. башка шигырьләргә күз сала. Менә • Үткәргеч»
шигыре
Ага вакыт. Мин карышмыйм.
Үткәргеч мин — үткәрәм.
Мәшәкатьме — салкын гына Башкаларга зтәрәм .
Яисә инде менә «Минем вөҗдан шундый» әсәреннән юллар
Минем воҗдан әдәп белә
Уятмый ул мине тонлә.
Кондез керә шакып кына
һәр кушканга күнеп торган
Бухгалтер күк минем воҗдан..
«Күнеккәнбез» шигырендә дә шул аһәң дәвам итә:
Бер гамь дә юк.' Уңайсызрак
Фидакарьләр каршында тик Юанабыз аларның ди Сугарлар бер башына,
дип ..
К»»«н 1«Я9
]
Китап
күзетү
р.ф.къ Юны» У-Т.ГМ •и'—< ........................ н.шрмты
Баштарак укучы очей сәеррәк тоелган иҗат манерасы, шикле, бәхәсле лирик герое.
астыртын колү, торттерү, ишарәләре белән китап безне үзенә бөтенләй яулап ала. Ләкин
гаҗәпсенсә, укучы тагын бер ялгышыр. Чөнки шигъриятнең Р. Юныс тәк-ьднм иткән юлы безгә
бик тә таныш бит Чынлыкта Тукай, Бабичларның пародии поэзия традицияләрен дәвам итә
шагыйрь. Инде онытыла язган иҗат алымнарын, образларны бүгенге кон материалы белән
яңарта, үстерә. Читләтеп әйтү, ироник көлү, ишарәләү, үз кимчелек һәм гөнаһларын лирик
геройларның үзләреннән әйттерү — болар вакытында сатирик поэзиянең иң отышлы
алымнарыннан берсе иде ләбаса.
Р. Юнысның пародии лирикасы, әлбәттә, юктан бар булмаган. Мондый шигърият, гадәттә,
җәмгыять үсешенең иң мөһим, кискен борылыш моментларында активлаша. Р. Юныс та бүгенге
чорыбызны бөтен катлаулыгында тоя һәм аны пародик-лирик герой образы аша кыю ачып
бирергә омтыла.
Укучыны дистә еллар буе, совет әдәбиятының төп герое — уңай герой гына булырга тиеш,
дип ышандырып килделәр. Р. Юныс лирик героен нинди кысаларга кертергә соң? Биредә Г.
Ибраһимовның бер сүзе искә төшә. Ул, Ш. Бабичның «Газазил» поэмасындагы уңай герой
хакында сүз чыккач, аны «көлү» дип билгеләгән иде.
Р. Юныс та үз шигърияте белән кеше күңелендә ысланып яткан хисләрне кузгат- макчы,
укучыны тирән уйларга этәрмәкче була. Ул куркаклыктан, мокытлыктан, ялган активлыктан көлә.
Шагыйрьнең лирик герое, беренче карашка, коеп куйган тискәре герой да түгел. Ул бары тик
торгынлык чорының типик герое, тирә юнебездәге меңәрләгән, миллионлаган кешеләрнең
берсе.
Шуны да искәртергә кирәк: Р Юнысның герое, җыентыкны уку барышында даими үсә,
үзгәрә. Ул үз эченә генә бикләнеп, үз күңел ваклыкларында гына чокчынмый, хәтта үз
кимчелекләрен, үз хаталарын тану дәрәҗәсенә дә менеп җитә.
Партиягә алдык — ришвәтчене.
Белгән килеш, мин кул күтәрдем.
Дошманны мин. димәк, күрә торып.
Чик сызыгы аша үткәрдем...
Әмма, төп иҗат алымы буларак, һәр әсәрдә диярлек, шул ук ирония, шул ук ишарә, көлү
дәвам итә.
Ай. бетмәгән әле дары.
Битарафлык базында.
Дошман тыныч йоклый ала
Доньяда без барында.
Шул ук ироник яссылыкта язылган, әмма инде политик мотивлар белән Ьртелгән бер
төркем әсәрләрендә шагыйрь әле халыклар язмышы мәсьәләсен («һәйкәл», «Кит сеннәр».
«Кулымда әрем исе».) әле авыл борчуларын («И авыл», «И ана»,) әле яшь буын яшүсмерләр
проблемасын («Урам сугышы каһарманнары», «Мескеннәр», «Сөяр кә») әле табигатьне саклау
мәсьәләсен («Тәртипкә саласы бар» һ. б.) күтәреп чыга.
Р. Юныс яңа җыентыгына исемне «Учтагы песнәк» исемле поэмасыннан алып куйган.
Димәк, бу әсәрдә әйтелгән фикерләр — җыентыкның да үзәк, төп фикере. Шу ңа күрә дә укучы
поэманы икеләтә, өчләтә игътибар белән укый. Ләкин автор бу әсәрен җыентыкның башына да.
ахырына да куймаган. Әйе, бу аңлашыла да. Чөнки укучыны поэмага әзерләргә кирәк «Дөнья
көтәбез», «Көньяк, диңгез яры», «Сагынам», «Балыкчы бәете., чынлап та, укучыны шушы
поэмага алып киләләр, аны аң лау өчен ачкыч хезмәтен үтиләр.
Әйтергә кирәк: бу лирик фәлсәфи поэма табигатьне саклау хакында гына түгел.
Замандашының асылына төшенергә, аның уй ниятен, омтылышларын барларга һәм
битарафлыгын, куркаклыгын, ерткычлыгын рас итәргә алына автор. Төрлечә сынап, сындырып
яисә сыйпап карый. Табигать аша, табигатьнең җанлы күзәнәкләре аша сыный шагыйрь. Һәм
һәрчак үзенең иҗат манерасына тугры кала.
Кыскасы, бик авыр һәм җаваплы миссия башкара шагыйрь. Лирика белән көлүне бергә
кушып. Тукайлардан килүче шигъри традицияне яңарта. Икеләнми әйтергә мөмкин: Бу яктан Р.
Юныс бүгенге татар поэзиясендә үзенчәлекле оригиналь шагыйрь була рак билгеләнергә хаклы.