Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Энҗе Мөэминова

ИКЕ ҖЫР
Уятырмын үбеп кенә
(БИШЕК ҖЫРЫ)
Баш астыңда мамык мендәр. Өстеңдә мамык юрган.
Тыныч йокы теләп сиңа Бар донья тынган. Әлли, бәлли, бәү.
Йокың тыныч булсын диеп, Йолдызлар тора сакта. Җемелдәшеп сөйләшәләр Гел синең хакта. Әлли, бәлли, бәү.
Йокла инде, йокла, балам, Матур төш күреп кенә. Уятырмын үбеп кенә. Бер үбеп кенә. Әлли, бәлли, бәү.
Көмеш кебек сафлык ул
(Комеш ryit.-a. 25 елдан соң!
Көмеш — көмеш булып кала. Нинди генә шартта да. Саклый ул көмеш сафлыг ын. Тоныкланган чакта да.
Яши белгәнегез өчен. Тормышның кадерен белеп. Гомер иткәнегез өчен Пар күгәрченнәр кебек.
Көмеш туй Сезгә бүләк ул! Җиңеп яшәү шатлыгы
Гомерегезнең балкып торган. Көмеш кебек сафлыгы'
Хәтерләтеп челтерәп аккан Көмеш чишмә җырларын, Көмеш сафлык бөркеп торсын. Гомерегезнең киләчәктә Бергә үтәр еллары!
Котлы булсын туегыз! Гел янәшә булыгыз!
Фирая Зыятдинова
Ташкын
Каян ала ташкын мондый көчне. Каян ала мондый ярсуны?
Каян ала мондый кайнарлыкны? Кар суы бит үзе, кар суы!
Бар нәрсәне юып алып китә — Саламын ни аңа, ташың ни... Язлар җиткәч, елга бер булса да, Булмыйдыр шул инде ташымый.
Бер гөнаһсыз ак кар бөртекләрен Кояш, күрче, әнә нишләткән! Бөтереп алса язмыш үз куенына. Булмыйдыр шул инде нишләп тә...
Бөтерелеп ага болганчык су, Танымыйм мин анда ак карны. Китеп барды ташкын әллә кая. Күңел диңгеземне актарып...
Ашыгам...
Көннәр көнне ашыктырган төсле.
Әй ашыга уйлар, ашыга.
Нәрсә кирәк җанга, нәрсә җитми. Алда мине ниләр каршылар?
«Кунак кына» бит без бу дөньяда, Ашыгабыз шуңа микәнни?
Юргаларың читтә торып торсын,— Тизлекләргә күзләр иярми.
Әй ашыгам инде, уйлаган юк Иртәгесен нәрсә көтәсен. Үзем ашыгам, бүтәннәрне куам. Әйтерсең лә дөнья бетәсе...
Шау-гөр килә егерменче гасыр, Шул гасырның мин бер баласы. Дөнья кайный зур бер казан сыман. Башны гына кая саласы?!.
Нигә тыныч яши алмый минем күңел? Кемнәр салган күңелемә бу давылны? Җиде буын бабамнармы, атам-анам. Әллә җаннан газиз күргән авылыммы?
Өзелеп төшкән яфракка да күңел әрни. Чәчәкләрдә тузан күрсәм, эчем поша. Сабыйларның елаганын тыңлый алмыйм. Үзем дә бит сабый булган инде, юкса...
Әле һаман сабыйлыктан чыгып булмый, һаман елыйм сабыйларча үксеп-үксеп. Ә сөенсәм, күзләремнән нур түгелә, Ни1 ә тигез була алмыйм, алла белсен!
Актарыла, бөтерелә, әйтерсең лә
Боз кузгалган язгы елга минем күңел. Кемнәр салган күңелемә бу давылны? Ник ярсый ул, нигә сабыр, тыныч түгел?!.
Арткан саен
...Кирәк булса, диңгез кебек Актарылып дулармын.
Кирәк икән, ташка ятып, Бер туйганчы елармын.
Кирәк булса, елгаларын Кирегә дә борырмын.
Кирәк икән, давылларда Кыя таштай торырмын.
Сәерсенмәгез, күрсәгез. Нигә, дип. шулай ярсый? Миндә — давылларның шавы.
Кайнарлыгы Кояшның.
Миндә — Җиремнең ныклыгы.
Уйламагыз: «Кыз бала...» Авырлыклар арткан саен. Мин ныгый гына барам.
Яшьлегемдә җыр башладым Дәвамы бул син җырымның. Ерактагы йолдыз бул син — Тигез генә сип нурыңны.
Якын килмә күнегермен. Йә бизәрмен, күзем чагылып. Ә минем уй дөнья көтү. Гомер буе сине сагынып.
Бикә Рахимова
Кирәк түгел фал ачулар
Ил-көн өчен
Иркен сулыш алыйм дисәм. Сулышым иркен түгел. Ил-көн өчен яшим дисәм. Алдымда ил-көн түгел.
Ил-көн түгел, әллә нәрсә Тузгыган ул, болгана,— Адәмнәре чәбәләнә. Аергандай корт ана.
Бер эз белән үткәнемә Кайтыйм дисәм тагын да.
Сукмаклары тармаклана.
Икеләнү җанымда.
Ә шулай да мин кайсысын Сайларга белер идем: Кояш балаларын җыйган Мәйданга килер идем.
...Үткәнемә юлларымны Чын дөресен сайласам, Гаҗәпкә, дим, калмассыз бит, Сандугачтай сайрасам...
Арам, ял итеп алам. Тагын торам, кузгалам; Эшем шундый якын миңа. Гүя минем үз балам.
Җәберсетү, кимсетүләр — Әллә бар ул, әллә юк. Бирешмимен, корычландым. Холкым хәтта корыч күк.
Адымнарым авырайса. Сискәнеп китәм дә мин. Шуып кына китә йөгем, Бар көчкә этәм дә мин. Җир дә тизрәк әйләнә күк — Шулай миңа тоела. Мин дә этеп барам сыман, Тик... күз яшем коела...
Барам, барам максатыма, Юлда тукталаммы соң? ...Их. дускаем, син дә шулай Максатчан булсаңчы соң?
Безнең ул чак — һәммәсенең — Олының, нарасыйның Күз яшьләрен киптерүдән Күңелебез арырмы соң?!
Мин күргән-белгән, кичкәннең Ьолар әле бер каты.
Асылына төшәсе бар — Төш-чикләвек бик каты.
Асылына төшәсе бар Гамьнәрнең, уйларның да... Ерак-еракта күңелем. Диңгезнең буйларында.
Акшынулары диңгезнең Күңелгә тәңгәл килгәч. Төпкелдән чыккан дулкыннар Йөрәккә килеп тигәч.—
Тирәнлеккә баш июләр, Шаккатып аһ итүләр Чоңгылларга тарта икән. Шул икән баш китүләр...
Безнең кайнап торган заман — Менә шушы бүгенге — Алдагының, давылларның Җиле генә түгелме?..
Ә шулай да кирәк түгел Ашыгып фал ачулар. Күрәзәлек итүләрдән Җанда бары — ачулар...
Өләшкәндәй итәм сезгә Хатын-кыз акылымны... Донья уңаенамы ул, Әллә ул аркылымы?
Юк, юк, дөньяның җаена Игелекле нур булыр.
Безме сөймәгән тормышны... Сүзем яклап гел торыр.
Кайдан килгән, кая күчә Безнең уй һәм теләкләр?— Әнкәйләрдән килгән гамьнәр Безне һаман җитәкләр. Алармы тырышмаганнар. Көчсез иңгә йөк салып. Үтәргә тайгак кичүне. Үткәндәй аннан Алып.
Әллә уйларга, әллә юк Башсыз калуны хәтта — Атылган йолдызлар кебек, Кылыч уйнаган чакта...
Хатын-кыз ул акыл бирер: Ак кылыч буялмасын. Анадан туган балада Ерткычлык уянмасын.
Тирә-юнем гөлчәчәк дип. Инде күпме җырладык. Без җырлаудан үскән «чәчәк» Булыр меңәр олаулык.
Чәчәк диеп җырлаулардан Чәчәккә әйләнмәдек, Тигәнәкне күреп һаман Кемнәргә бәйләнмәдек... Үткән эшкә салават дип. Кулны болгап югалыйк? Юк инде, туган-кардәшләр. Соң булса да. оялыйк...
...Тирә-юнем гөл диюдән Гөл булса икән илләр... Чәнчешеп, әрнеп авырта Кычыткан чаккан җирләр.
Иртә таңда кояш белән Мин дә торам, җыенам. Җәмәгать арбасының бер Почмагына сыенам.
Халык та шулай сыена: Басканнар, оеганнар; һәрчак миңа юлдаш була Сомсере коелганнар.
Мин менә аңларга тиеш Аларның күңелен дә: Миңа сөеп караганның. Бик алай түгелнең дә. Иң кара болыт тарала, Нурдан балкып карасаң. Җылы сүзне, киң күңелне Бер дару дип санасаң.
Шул уйларым белән генә Хәлләренә керсәм дә, Бәхет ачкычын янымда, йортәм гүя кесәмдә...
Шул ачкычны алып кына Юлдашларга бирәсе. Йөзләрендә елмаюны Күрәсе иде. күрәсе...
Халисә Мөдәрисова
Көмеш дага
Исемдә иске алачык.
Учакта күмер яна. Алачыкта картәтием Атларга дага кага.
Үзе сөйли:— Гел көмештән Бар бәхет дагасы,— ди,— Бик бәхетле кеше генә Даганы табасы,— ди.— Яу җиңеп агаңнар кайтыр. Даганы тапсаң, хәтта...
Ә җиңгиләр сабан сөрә — Дагасыз арык атлар...
Мин бер сабый, мин ышанам. Эзләмим мин яңасын.— Менә-менә табармын, дип, Эзлим бәхет дагасын.
Эзләсәм дә табалмадым Шушы көмеш даганы. Тапмасам да ул даганы. Тынды сулыш яланы.
Табылмаган дага кебек. Агаларым кайтмады. Сандык төбендә саклана Агайларның хатлары.
Сынык дага кебек ятим Тугры җиңгәм антлары...
Бала чагым күптән үтте, Хәзер башка заман да... Ләкин мин һаман ышанам Шушы матур ялганга.
Миңа кирәкми даганың Алтыны, көмеше дә: Төшәре төште, барыбер, Үземнең өлешемә.
Тик шулай да дага эзләп Юллардан үтәм менә: Тапсам, элеп китәр идем Җиңгиләр читәненә.
Ул синең ялгышың, диләр. Таплаучың, кара таңың. Ул синең нахагың, диләр. Бәхетең түгел, кайгың.
Кара кайгым да кадерле — Иң зур бәхетем кадәр. Таңнарым кара булса да, Төннәрем — тоташ зәңгәр. Ялгышым булса да — якын: Синеке, минеке ул.
Үзем сайлап алган бәхет, Өлешкә тигән түгел.
Син минем кара таңым да, Кояшлы ахагым да. Таплаучым да, аклаучым да... Хагым да. нахагым да.
Шәмәхә төн
Шәмәхә төн, алчак күңелемне Тагын адаштырдың, күпкә микән? Тиле йөрәк, сагыну, әрнүләрең Әле күптән генә үткән микән?
Шәмәхә төн, алмаз йолдызларны Кабат җанда минем кабызмачы, Март аеның салкын тамчыларын Туңган йөрәгемә тамызмачы.
Шәмәхә төн, үтәрсең син тиздән, Беләм синен күпкә түгеленне. Алгысытма - югалтулар белән Өзгәләнеп беткән күңелемне.
Шәмәхә төн, мине адаштырма. Салма мине килер газапларга... Шәмәхә төн, коткар, дия-дия Үзем керәм синең кочакларга.
Тол хатындай моңсу ак болытлар, Шәфәкъләрдә ялкын-яралар. Кошлар китә, ә агачлар җирдә Сары шәлен болгап калалар.
Табигатьнең соңгы күкрәве бу. Хушлашуы бүген үзара.
Кан саркыган яна яра кебек Куаклыкта балан кызара.
Язмыш кебек үрелеп-үрелеп үскән. Тәлгәшләре тора тын гына.
Ак болыттай моңсу тол хатыннар, Жырлый-җырлын колмак сындыра.
Кайда икән, кайда яз айлары, Кәккүк көткән чаклар үз парын. Чәчкәйләрен ярның жил тузгытып. Иярләгән чагы толпарын?
Кинәт җырны бүлеп, жир тутырып. Яңгырап, чыңлап китте тын бушлык. Бар дөньяны сихри моңга күмде Бөре кебек кенә бер кошчык.
Көзләр түгел, язлар кайтты җиргә. Күкрәүләрне күмде бу йөрәк, Әйтерсең лә яшәү матурлыгын Исбат итә бүген табигать.
Яшәр әле, яшьнәр яз айлары. Кәккүк чакырыр тагып үз парын. Бөреләнер өчен яфрак коя Тол хатындай сабыр урманым.
Дилә Булгакова

Вакытның минутын санап. Яңгырлар тамчылады. Яшеннәр, гүя, ярышып Болытны камчылады.
Кургаш болытларны, җайлап.
Әйдәде җилләр ары, Әмма йөрәгемдә калды Яшеннең чаткылары.
Ашыга тулып ташырга Күптән көтелгән минут...
Мин үзем — атылган яшен, Үзем — тулышкан болыт...
»
Берәм-берәм йолдыз җыйдым сихри күктән. Соңлаганмын — бүләк иткән берәү күптән.
Мин аларны күккә түгел, җиргә аттым.
Синең өчен таш өстендә чәчәк аттым!
Гөлгә карап сокландың да калдың моңсу, Гөл өстенә ник салмадың бер йотым су?
Берәм-берәм җыйган идем йолдыз күктән, Соңлаганмын — бүләк иткән берәү күптән.
Соңлаганмын, аңламадың гөлләр телен, йолдыз серен,—
Аларда бит минем яшәү, минем сөю, минем үлем.
Уфа.
Фәйрүзә Мөслимова
Олы кое
Кайтырсың
Сукбайлыкка чыктыңмы'’ Оттырдыңмы, оттыңмы’’
Арандагы ат идеңме’’ Ирек сиңа ят идеме?
Тезгенеңне чиштеңме?
Җилләр булып истеңме’’
Кояшка үрелдеңме?
Нурга әверелдеңме’’
Чәчәкләргә кундыңмы’’ Үзең чәчәк булдыңмы?
Асылына кайтырсың.
Оттырырсың, отырсын...
Дулкынланам
Дулкынланам? Сиңа гына Тоелгандыр шулай Тавышыңнан каушар өчен Сәбәп тә юк болаи.
Дулкынланам? Менә кызык. Идел кебек, имеш.
Я згы җилдән чайпалган чак Инеш кенә килеш.
Дулкынланам? Әйтер су зем Оныттырдың кебек Көтмәгәндә юлыкканга Калдым, ахры, җебеп. Синен тавыш давыл кебек. Чайпалмаска өйрәт... Ахрысы, хак: Идел кебек Дулкынландым кинәт.
Олы кое дип йөртәләр аны. Булган, димәк, бездә кечесе дә. Ә монысы Олы килеш яши. Изге килеш — авыл кешесенә.
Таң кызының серле көзгеседәй Тау астында калган онытылып... Бизәнешеп торган тупыллардан Көлеп узган була ап-ак болыт.
Ындыр артлап сукмак салынгандыр Без яшәгән гасырлардан элек. Төшкәннәрдер кызлар безнең кебек Көянтәгә чиләкләрен элеп.
Юкка гына кук йөзедәй зәңгәр, Җырдай моңлы булып тумашидыр: Олы кое — тирәнлеге белән Бик күпләрнең серен тыңлагандыр.
Шул коеның агач улагыннан Шук егетләр атлар эчергәндер.
Үлеп бара торган Олы кое
Шул чакларны искә төшерәдер™
Урамнарда хәзер — колонкалар... Ул — барыбер керсез балачакның. Яшь гомернең ихлас матурлыгы, Горурлыгы булып калачактыр.
Хәзер, әнә, сиртмәләре яна. Юлларында — култыксалы басма. Читкә киткән егетләре шулай Юа нал ар монда, ялга кайтса.
Туган җирне җирсеп кайтканнарга Олы кое мөлдерәмә тулы.
Кук йөзедәй якты көзгесендә Балкып уйный назлы кояш нуры.
Көязләнеп, әнә, сихерләнеп, Тупыллары тора онытылып. Сукмак буйлап кытлар төшеп килә, йөзеп килә күктән ап-ак болыт...
Үзем өчен
Эндәшергә кыймадым шул. Изгедер, дип уйладым. Үзем күтәрдем күкләргә. Ничек җитсен буйларым?
Инде дә сиңа багышлап Җырлар яза алмамын: Пакьлегеңә инанганга Өметемне алдадың.
Ә шулай да рәхмәтлемен — Моңнарымны уяттың: Ихтыярсыз елмайттың да. көлдердең дә елаттың.
Тетрәндереп кагылдың да...
Йоклап яткан җаныма Бәреп кердең. Шул мизгелне Хиссиятем сагына.
Изгедер дип санаганга
Эндәшергә кыймадым...
Синең хакта дип уйлама — Үзем өчен җырладым!
Алтын йозак
Сер сыйдыру — сәнгатьтер ул. Тыңлаучыны таптык инде. Серебезне ачу белән Алтын биккә яптык инде.
Җиде күккә күтәрелдек. Кул изәде җирдән безгә! Аның гына... үз хәлләрен Сорашмады беребез дә.
Тыңлаучылар кирәк безгә Аңлаучылар серебезне. Аударасы килә тизрәк Җанны кыйган йөгебезне.
Сөйләүчеләр күбрәк чакта Тыңлаучылар кадерлерәк. Канатланып китәр өчен Бушанырга әзер йөрәк.