Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХӘББӘТ ЯШӘРГӘ ТИЕШ!


Милләтебез хәлләре...
лдә революция бара.
Әйе-әйе. чып-чын революция бара'
Безнең очен 1905 елда ук башланып киткән революция ул. һәм без тагын шунысын да яхшы хәтерлибез озак еллар буена дәвам иткән Сталин террорыннан соң, илленче елларның уртасы җиткәндә, Н С Хрущевның шәхси каһарманлыгы аркасында яңадан да бер мәртәбә җанланып алган иде ул
Менә хәзер, инде бу юлы. ул канатларын киң җәйде Тормышыбызның бик күп тармакларына үтеп керде
Без, татарлар, революцияләрнең һәммәсенә актив рәвештә катнашып килдек Чонки бик күп нәрсәдән мәхрүм идек Безнең яулап аласы хокукларыбыз күп иде'
Бу революциядән дә күпне көтәбез без Бик күпне1 Чөнки Сталин кыяфәтендә ил башына менеп утырган явызлык безнең милләтне — татарны — бөтенләй дә бетерергә теләде Татар өчен Иван Грозныйдан кала икенче палач булды ул
Брежнев исеме аша идарә иткән явызлык исә безнең халыкны бүтәнрәк юл ■ — тыныч агрессия юлы белән юк итәргә кереште Ул ассимиляция процессын, илдәге торле милләтләрне бергә кушу бутау процессын бик тә ашыктырды Аеруча Татарстанда кы- зулатылды бу хәрәкәт Әнә шул максат белән безнең республикада бихисап зур предприятиеләр салынды Алар күп итеп, берсе остенә икенчесе салынды' Эшләү очен исә илнең төрле почмакларыннан үзенә урын таба алмый йөргән тамырсыз адәмнәр ташкыны агылды
Нәтиҗәдә, республикада яшәүчеләр арасында татарлар биләгән өлеш тагын да ке-черәйде Бу — аерым игътибарга лаеклы бик тә зур нәрсә. Бу - татарларга милләт буларак үсә алу өчен гарантия бик нык кимү дигән сүз. Милләтнең яшәү ышанычы азаю дигән сүз!
Шушы зур куркынычны әле күпләр аңлап бетермиләр Аңлап бетермәгәч, тиешле игътибарны да бирмиләр Әиә шул сәбәпле, фикер ачыграк күз алдына килсен өчен, бер чагыштыру китереп үтик
Мисал өчен бер гаиләне алыйк Аның үз ое яисә фатиры була. Шул өйдә яисә фатирда әлеге гаилә матур гына гомер кичерә, үз өендә үзенчә яшәп, әйбәт кенә көн күрә Сөенә-сөенә бала-чагалар үстерә “Минем ныклы киләчәгем бар* — дип уйлау аңа шатлык бирә тагын да матуррак яшәү өчен көч һәм дәрт тудыра Мондый кеше инде җирдә очраклы зат булып яшәми Аның гомере мәгънәле була, ямьле була Ул — мәңгелеккә баручы нәселнең бер боҗрасы шйкеллерәк
Инде хәзер күз алдына китерик шул фатирга, болар өстенә тагын бер гаилә, бөтенләй чит гаилә килеп керде ди Алар белән бергә даими рәвештә яши башлады, ди Һәркем алдан ук белеп тора мондый очракта инде тормышның бөтенләй рәте китә Яшәү — яшәү булмый, балаларга үзеңчә тәрбия бирү турында инде әйткән дә юк'
Соңгы елларда кайбер кешеләр тарафыннан алга сөрелә торган -уртак өй» дигән сүз — әнә шундый ситуация бит инде ул' Бер үк өйдә әллә ничә гаиләне бергә яшәтергә маташу
Балтик буе республикалары. Молдавия һәм башка халыклар менә ни өчен борчыла башлады хәзер Кешелек табигатенә каршы эш эшләнгәнгә күрә, бик дөрес борчылалар алар
И
Аннан соң, әйдәгез әле җитди кешеләр булып уйлап карыйк Милләтнең Җир йөзендә бер ышанычлы урыны булырга тиешме юкмы''1 Милләт үзе теләгәнчә һәм иркенләп. кысылмыйча, башкалар белән бәхәс.т ямичә-тарткалашмыйча. үз көенә генә яши алырдай андый бер урын — Ватан булырга тиеш Бу бит инде бер дә бәхәсле фикер түгел кебек Ә без соңгы елларда тырыша-тырыша шуның киресен расламакчы булабыз Ягъни, бер өйдә ике яки берничә гаилә яшәргә тиеш дип расламакчы булабыз Шулай итеп, объектив чынбарлыкның объектив таләпләренә каршы барабыз Ләкин вакыт агышы безне тора-бара барыбер киресенә ышандырыр без бу мәсьәләдә дә үзебезнең ялгышыбызны аңларбыз — һәр халыкның, һәр милләтнең үзбаш булып, бәйсез рәвештә яшәвенә юл куймыйча булдыра алмабыз1
Әйе. безнең бу революциягә өметләребез зурдан
Ләкин шунысы бар өметләнеп кенә ятсак, безнең милләтнең хәле тамчы да үзгәрмәячәк Хәтта әле алай гына да түгел көтеп яту безне агым буйлап кире якка таба алып китәчәк Үткән еллар кочагына таба1
Димәк, хәзер безнең — нәкъ көрәш вакытыбыз' Җиң сызганып эшләр вакытыбыз һәм милләт өчен куанычлы олы-олы яңалыкларны яулап алу вакытыбыз1
Моңа кадәрге революцияләрнең, көрәшләрнең иң алгы сафында барган татар шигърияте өчен бүген — көрәшнең бигрәк тә зурысы, мөһиме, әһәмиятлесе' Шуңа күрә. без биредә шигъриятнең хәзерге хәлен кыскача гына тикшерергә алынгач та — иң башта аның, шигъриятнең, көрәшче сыйфатын барлау сорала кебек
Чыннан да. бу революциянең — Яңарыш революциясенең көрәшчесе буларак татар шигърияте ничек яши ’ Анда бүгенге зур көрәшнең ялкыны дөрлиме’ Бүгенге шигърияттә көрәшче йөрәге тибәме"’
Юк, әдәбиятның һәм. аерым алганда, шигъриятнең эстетик ягы өчен җан атучылар биредә борчылмасыннар Без вульгар социологизм сызган юлдан китеп, әсәрләрнең бары тик идея ягын гына күздән кичерергә теләмибез Без биредә, эстетик якны да күздән ычкындырмастан, шигырьдә бүгенге зур көрәш ялкыны ни дәрәҗәдә чагылуын күзәтеп чыгарга гына телибез Хәер. >көрәш ялкыны- дигән сүз бер үк вакытта эчтәлек мөһимлеген дә. хис кайнарлыгын да, димәк, әсәрнең укучыга тәэсир көчен дә — һәммәсен дә берләштерә түгелме соң?!
Шигъриятебез хәлләре...
Газета-журналларыбызның соңгы саннарына күз салыйк
Сөбханалла, әле тәмам канәгать кылырдай ук булмаса да. әдәби матбугатыбызның киңәя төшүе сизелә. -Идел- журналыбыз яңа революция җимеше булып туды Ә хәзер ул үзе, басылып чыккан беренче саннары белән үк. үзендәге әсәрләрнең эчтәлеге белән үк. Яңарыш революциясен көчәйтергә булыша -Идел-дә революцион аһәң шактый көчле Моңа карата без. картларча әйтсәк. -Бәрәкалла1 •— дияргә тиешбез
Шулай ук -Социалистик Татарстан-ыбызның да соңгы елларда халык, милләт җанына якынаюы нык сизелә Мәкаләләрдә һәм шигъри әсәрләрдә бигрәк та күренә Ә ■ Әллүки" кушымтасы исә тәмам халык күңеленә сары май булып ятты' Язучылар инде аны хәзер булачак әдәби газетаның бик әйбәт үрнәге итеп күрәләр
Шулай да. «Татарстан яшьләре» бүгенгәчә татарча басмалардан иң демократик юналештәгесе булып кала бирә Гәрчә -Идел- бу яктан аның үкчәсенә басып килсә дә. әлегә беренчелек барыбер яшьләр газетасында торып кала Чөнки ул төрле катлам укучыларының мәнфәгатьләрен киңрәк чагылдыра Хис. йөрәк аша тәэсир итүче язмаларга күп урын бүлеп тә галета дөрес эшли Чөнки безнең халкыбыз нигездә барыбер көнчыгыш милләте Ул дөньяны, чынбарлыкны күбрәк йорәк һәм хис аркылы кибул итеп яшң Икенче яктан, бүгенге укучыларның нң зур катламы хатын-кызлар Ә алар, белгәнегезчә бик тә үзенчәлекле психологиягә ия Минемчә матбага әһелләре укучылар катламын тулырак иңләү өчен тырышканда боларны истә тотарга тиешле
Шулай итеп, газета һәм журналларыбы.шың яңа саннары дидек
Аларда бүген дәвам итүче революция аһәңе чыннан да. шактый гына сизелә икән бит Әйдәгез. мисалларга мөрәҗәгать итик
Беткән Хәтер, онытыл.-ан Тарих'
Тәрәзәссл-ниссз туң йортта
Шат. бәхетле булып лшәу лгиңел.
Әверелсәң гамьсез ла ң корт ки
Минме синең улың, мокыт кавем?
Кем син’ Кайда? Кемгә хезмәтең’
Үзеңә тиң дорсс тарихыңны
Кайсы гасырлардан эзләттең’
Бу тавышны, бу шигъри аһәңне таныйсызмы’
Татар хаткының яшь буыны исеменнән әлеге ялкынлы сүзләрне шагыйрь Ркаил Зәйдуллин әйтә Кискен итеп бәгырьләргә үтәрлек итеп әйтә' һәм без. үзебезне татар диеп йөрүчеләр, намуслы яшь буынның югарыдагыча чагылган кискенлегенә лаек Безнең моңа кадәр дәвам итеп килүче битарафлыгыбызга — яшьлек исеменнән. Намус исеменнән бары тик әнә шундый җавап кына була ала'
Ркаилнең •«Идел-дә басылган (2 сан. 1989 ел) "Күңелемдә яшьни яшеннәр* циклында көчле шигырьләр, ялкынлы әсәрләр тагын да бар Торгынлык чорын кыш белән чагыштырып язылган шигырьдә, мәсәлән, мондый юллар бар:
Яз килгәндә бераз җанда
Уянып китә өмет
Тирәкләрдәге бөреләр
Күккә үрелгән кебек,
Нурга төрелгән кебек
Бу һәм башка шигырьләрнең тирән мәгънәле эчтәлеге белән танышуны укучының үзенә калдырып, биредә үзебезнең бер зур куанычыбызны гына әйтеп узасы килә Шагыйрь зур Шигърият юлына килеп чыккан Иң авыр, иң олы каршылыклар тупланган юлга аяк баскан Талант һәм каһарманлык иң күп сорала торган юл ул Бу гасырның башында Тукайлар атлаган юл' Гасырның ахырында, инде гасыр тәмамланып килгән чагында, Тукайча әнә шундый кыю аһәңле яшьләрнең ул юлны дәвам итүе — татар укучысына гына түгел, ә тулаем татар милләтенә дә бик зур куаныч!
Йөрәгендә моның, җелегендә
Ашкын атлар, алар тик тормас
Баш бирәчәк түгел,—диде хуҗа.—
Бер ычкынса, бүтән тоттырмас
Ашкын ат» ДИП исемләнгән бу шигырьнең авторы — сезгә бик таныш булган талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин «Казан утлары» 1989 елгы 7 санында аның тугыз шигырен урнаштырган Кыска гына итеп әйткәндә. К. Сибгатуллинның бу бәйләмендә заман рухы көчле, аның бөтен иҗатына хас булганча, халыкчанлык көчле Чор күренешләре шигырьләр аша тирән фәлсәфи мәгънә ала Анда "Яңадан сайлау» сыман кон кадагына сугучы әсәрләр дә бар. «Бурыч» шикелле мәңгелек темага багышланганнары да очрый
"Бурычлы мин*, диләр гомер буе,
"зур бурычлы мин», дип яшиләр Бурычларын түләр вакыт җиткәч бурычлылар бер суз дәшмиләр
Ә өченче бер шигырендә К Сибгатуллин бүгенге кайгылы-гарасатлы чор кешеләренең күңел төпкелләренә үк үтәрдәй сүзләр әйтә:
Мәрхәмәтең, изгелегең кала
җанда балкыш булып
Җирдә кылган бөек эшең кала
күктә алкыш булып
Кешеләрнең хыянәте кала
синдә нәфрәт булып.
Якыннарның бәхетсезлекләре кала хәсрәт булып.
Әйе шагыйрь безнең тел очында торганны яза Чыннан да, дөньяда нинди генә үзгәрешләр булса да. кешеләрнең кылган гамәлен билгеләү өчен һәрчак әнә шул ике сүз кирәк булачак «Изгелек» һәм «әшәкелек- дигән сүзләр Кешеләрнең язмыш сукмаклары гел Изгелек дигән тау белән Әшәкелек дигән упкын арасыннан бара!
Кадыйр Сибгатуллинның яңа бәйләме шагыйрь иҗатында икенче сулыш ачылу турында сөйли Шул ук вакытта бу — Яңарыш чорының шифалы җилләре җимеше дә 154
Шул ук > Казан утлары - журналының узган елгы 8 санында басылган шигырьләрендә Лена Шакирҗанова үзенең илһам юлына тугры калып, күңеленең яна серләрен ача Биредә туры сүз. намус, ил кайгысын уйлау һәм әлбәттә — сөю' -Сөю- дигән һәйкәлгә эпиграф итеп язардай ялкынлы сүзләр
Колдан голлар яралт.
кабат ярат.
сүнеп калма йвраксезлектэн!
Шагыйрәнең -Социалистик Татарстан- битләрендә дә кыю. революцион фикерле әсәрләре еш басыла тора Иң мөһиме, ул халык йөрәгендәгене, безнең йөрәк түрендәге- ләрне төп-төгәл итеп, бик тә тәэсирле итеп әйтеп бирә -Туган телгә -Кәгазь кадере-— әнә шундыйлардан
Халкым теле — хак телем син.
йөрәк телем.
Килачагем өчем мацге кирак телем!!
Тагын бер шагыйрь турында әйтми китү мөмкин түгел -Социалистик Татарстан- безнең зур шагыйребез Мөдәррис Әгъләмовның -Исәннәр турында балладалар- циклын баса башлады Миңа ул балладаларның әле дөньяга чыкмаганнарын да укырга туры килде Алар чын мәгънәсендә көрәшче токымыннан яралган балладалар Революцион рухлы, кайнар хисле әсәрләр алар'
Газета-журналларыбызда срңгы вакытта басылган андый шигырьләрнең биредә барысын да китерә калсак — шактый мәйдан кирәк булыр иде Әйбәт шигырь язып матбугатта бастырган ләкин бары тик урын җитмәү аркасында гына исеме бу мәкаләдә телгә алынмый калган бүтән шагыйрьләр миңа үпкәләмәс дип ышанам Соңгы елларда безнең поэзия чыннан да. шактый җанланды кайнарланды, активлашты Югарыда без моның кайбер мисалларын күреп үттек Алар күп
Бусы шулай Шигърият, һичшиксез, активлашты Ләкин, менә шул фикер белән беррэттән, тагын шунысын да әйтми китү ярамый Бездә кайчак поэзияне бөтенләй тәнкыйтьтән өстен итеп куярга теләү очрый Бигрәк тә журналда -Заман һәм шигырь- дигән дискуссия булып, аның барышында бүгенге кайсыбер шагыйрьләр колагына шактый усал сүзләр әйтелгәннән соң. шуңа җавап рәвешендәрәк калкып чыкты сыман әлеге тенденция
Ләкин кистереп әйтергә кирәк җанлану һәм активлык сизелүгә карамастан әле безнең поэзияне бөтенләй кимчелексез дип булмый Ә аз гына элегрәк торгынлык елларында һәм аның ахыргы чорында, безнең шигърияттә борчылырдай хәлләр тагын да күбрәк иде1 Шуңа күрә теге яки бу кеше сүз алып, шигъриятебезнең аерым кимчелекләрен күрсәтә икән, аның бу адымын -тулаем поэзиягә кизәнү- дип аңлатырга ашык- масак иде Кимчелекне күрсәтү — шигърият үсеше өчен кирәк* Әлбәттә, биредә уңай якларга да басым ясап барылырга тиеш
Яшь шагыйрьләрбез иҗаты турында сүз кузгалгач, биредә тагын шунысын да әйтеп китү сорала Алда билгеләп үткәнебезчә, тулаем алганда бик тә кызыклы булып чыга башлаган «Идел- журналының кайбер әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә яшь шагыйрьләр иҗатын бер дә кимчелексез ңтеп күрсәтергә тырышу тенденциясе сизелә Беренче санда урнаштырылган Ф Зөлкарнәев мәкаләсе һәм дүртенче сандагы Ә Pollution язмасы әнә шундыйрак тәэсир калдыра Әлбәттә, яшь шагыйрьләрне мактау җиңел эш Авторлар алдында да яхшы буласың укучыларда -әйбәт кеше- дигән тәэсир дә калдырырга мөмкин Ләкин әдәби тәнкыйтьнең бурычы яхшы якны да. җи тешсез якны ла гадел рәвештә әйтү һәр икесен дә билгеләү* -Казан утлары-ның 1985 елгы 1 һәм 1989 елгы 6 саннарында басылган мәкалаләрдэ яшь шагыйрьләр иҗатының уңышлы һәм җитешмәгән яклары хакында сүз бара һәр ике як бергә карала ул мәкаләләрдә Ф Зөлкарнәев белән Ә Рашитов исә бу яшь шагыйрьләрнең әлеге мәкаләләрдә әйтелгән йомшак якларын юк итеп күрсәтергә тырышалар Фактта аларны гел мәк тауны гына таләп итәләр Болай эшләү дөрес түгел Чын әдәбияттан читкә .шып китә торган мондый юл белән килешеп булмый Без иҗатчыларыбызның уңышлы һәм уңышсыз якларын үз накытында әйтә барырга тиешбез* Җитәр торгынлык чорында инде бик күп макташтык Тик эшебез генә алга бармады Яшь шагыйрьләрнең үзләре өчен дә. гел мактауга караганда, ике якны да билгеләп бару, һичшиксез, файдалырак Алар үзләре дә моны яхшы аңларга тиешләр
Бүген реаль тормышны, аның каршылыкларын һәм киртәләрен чын хәлендә әйтү һәм язу момкин булган дәвердә үткән чордан ияреп килүче мондый сабаклардан без гыйбрәт алырга тиешбез
Әйе. авырткан-сызлаган җирләребез турында ачыктан-ачык сөйләшер коннар килде Әдәби ижат мәйданына аяк баскан жегетләргә халыкның алы мәсьәләләрен күтәреп чыгу кене килде Тагын бер мәртәбә булса да янә кабатлыйк Тукай кебек кыю рәвештә күтәрер вакытлар җитте* Яшәүнең олы дөреслеген генә төп хакыйкать дип саный торган бары тик шуңа гына табына торган көннәр бу*
Иҗаттагы егетләрнең чыннан да җегеглеге сынала торган чак бу'
Ә соң кызларыбыз"* Алар соң ни дип җырлый бүген’
Урман җыры
езнең бәхет — шаулы урман иде...
Алсу Гайфуллина
Яшь шагыйрә Алсу Гайфуллинаның узган ел басылып чыккан беренче китабына исем бик тә дөрес куелган — «Урман җыры- Бу исемдә халык һәм җәмгыять бәхетенең бердәнбер ныклы җирлеген, бердәнбер дөрес нигезен әйтеп бирү дә бар Бу исемдә табигатьнең шигърият өчен бигрәк тә төп таяныч икәнлеген раслау да бар Шул ук вакытта шигъриятнең үзен серле урман белән ч u ыштыру. аларның икесен тәңгәлләш- терү дә күңелгә хуш килә Чыннан да, ихлас шигърият ул урман җыры сыман була Бүгенге тормыш һәм табигать шавы шагыйрьләр йөрәгендә әнә шундый калын урман аһәңнәре сыман тирән серләр ишеттереп шаулый Җырлый!
Их. менә икәү булсамы
Бу тормыш дигәннәре'
Берсендә утыртыр идем
Агачлар,—
Имәннәрне’
Икенчесендә аларга
Сөялеп торыр идем
Шул имәннәр арасында
Уйланып йөрер идем
Ишеттегезме, күрдегезме — беренче юлда ук НИНДИ үзенчәлекле һәм табигый тавыш* Нәкъ менә Алсуның үзенеке булган шигъри аһәң, интонация*
Биредә эш шигырьнең тышкы рәвешендә, формасында гына түгел Эш шигырь эчендә яши торган үзенчәлекле йөрәктә, натурада, шәхестә! Беренче юллардан ук игътибарны җәлеп итәрдәй әлеге үзенчәлек — әнә шул йөрәкнең ихлас авазы Бу — яшьлек авазы1 Ләкин анда якындагы балачактан килгән самими беркатлылык та чагыла Их менә • дип башлау — шуның ачык билгесе «Бу тормыш дигәннәре- — монысы инде акыл ала. ачы сабаклар җыя башлаган, уйлана башлаган кеше сүзләренә күбрәк тартым Ә инде -агачлар — имәннәрне!» диюдә без кыю, тәвәккәл фикер һәм карар тавышын ишетәбез .
Шигырьдә әнә шундый хәрәкәтчәнлек, активлык көчле Динамизм көчле Нәтиҗәдә. әсәрнең тәэсир көче зур.
Әле мисал итеп китерелгән шигырьдә чагылган сыйфат йөрәңнең бик тә кайнарлыгы. ярсу хисләр, кичерешләр муллыгы тормыш һәм яшәү күренешләренең әнә шундый кайнар халәттә «эретелеп» бирелүе — Алсуның бик күп шигырьләренә хас Бөтен шигърияте өчен хас
Китапның исеме дә -Урман җыры- дип куелгач, шагыйрә үзе дә урман кызы булгач (Алсу һөнәрен дә табигатькә бәйле рәвештә сайлаган, ул университетның география факультетында укый), китаптагы шигырьләрнең дә күпчелеге, табигый ки, урманга багышланган.
Табигать күренешләре әнә шулай бик тә актив монда Аларны беркайчан да кешедән аерым күрмисең Алар шагыйрәнең үз йөрәге төсле лепердәп торалар Кеше йөрәге белән табигать күренеше бергә тоташып ук китә* Бу ялгануның, бу берлекнең иң ачык мисалы түбәндәге шигырьдер, мөгаен
Заманында мин урманны
Тузгыган яшел чәченә
Ромашкалар кадап куйган.
Минем белән һәрвакыт дус
Бер кызга тиңли идем.
Кешеләр һәм тормыш күренешләре хакында язганда да Алсу иң кайнар, иң киеренке ситуацияләрне табарга тырыша Яшәүнең иң калку чагылышларын эзли, шулар- ны күзли
Ә шулай да «Урман җыры»ның иң соклангыч һәм иң моңлы өлеше — сөю турында. мәхәббәт турында Шагыйрәнең андый шигырьләрен мисал өчен китергәндә һич тә тукталып булмый, шуңа күрә берсен тулы килеш укыйк
Мин ефәк ак күлмәк киярмен.
Чәчемне сибәрмен җилкәмә. Йогереп каршыңа чыгармын Иртәгә,
иртәгә.
иртәгә
Яныңда очынып йөрермен, Уралып гаҗәеп челтәргә "Йа аллам, күпсенмә».— диярсең Иртәгә,
иртәгә,
иртәгә
Ә бүген, соңгы кат талпынып, Мин кайтам узелшең үткәнгә. Тотып ал син мине, җибәрмә, Яныңнан йөгереп үткәндә
Күрдегез: монда «сөю» дигән сүз дә юк Әмма анда сойгән йөрәкнең шулкадәр дә балкыган, нурланган халәте бар' Яшьлекнең чын яме. тәме ләззәте анда Ашкыну һәм уенчаклык анда Шигырь үзен укучы кеше йөрәгенә әнә шуларның — яшьлеккә бәйле хисләрнең — барысын да берьюлы бүләк итә' Синеке итә Менә чын поэзиянең көче кайда'
Әйе. Алсуның беренче китабы кайнар хисләргә бик тә бай Ул үз укучысын яшь йөрәк кичерә торган дулкынланулар, бәргәләнүләр белән еш очраштыра «Диңгез булса— шундый булсын. Җанын бәрсен ярларына' - Бу сүзләр аның шигырьләрендә яши торган лирик геройның асыл сыйфатын гәүдәләндерәләр Китап мәхәббәт лирикасының иң тирән төпкелләрендә йөздерә.
Кочак-кочак
лшн ягармын учак.
Газабымны яндырырга теләп
Тагы н-тагын
җылысында аның
Сине көтеп әрнеп куяр йөрәк
Әйе. безнең алда — сәләтле шагыйрә Чын шагыйрә Яшәү дигән күренешнең бик күп драма һәм трагедияләренә сизгер шагыйрә Әле алдагы иҗаты белән тагын да күбрәк яңа. гүзәл җырлар бүләк итәчәк шагыйрә
Кайчагында яшь шагыйрьгә, тормыш турында тулаем карап уйлануга күчкән чакларда. вакыт-вакыт шигъри энҗеләргә барып җитмичә дә кала Андый әсәрләрдә барыбызга да билгеле булган таныш сүзләр тезелеп китә, ә хис кузгалмый Алсуның иң әйбәт шигырьләрендә була торган кайнар кичереш андый әсәрләрдә күренми Китапны ачып җибәргән берничә тезмә әнә шундый тәэсир калдыра Болар инде яшь шагыйрәнең яшүсмер чак мавыгуларыдыр мөгаен Аларга шулай дип карарга кирәктер Балки аларны китапның иң беренче рәтенә чыгарып куймау дөресрәк булыр иде
Элекке еллар, торгынлык чоры булса. Алсуның бу китабындагы байтак кына шигырьләрне кайберәүләр «альбом шигырьләре» дип кенә җибәрер иде Ләкин без хәзер андый шигырьләргә дә бераз бүтәнчәрәк карарга тиештер
"Елак шигырьләр» дип тамга сугылган әсәрләр матбугаттан кире борылганда, гадәттә. автордан зур социаль-фәлсәфи мәгънәле әсәрләр таләп ителде Ләкин үз йөрәге белән әле ул дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгән яшьлек андый әсәрләрне каян алсын соң” Менә шуннан китте инде ихласлыктан баш тарту, елак йөрәк шигырьләреннән баш тарту хисабына бик тә акыллы, бик тирән фикерле әсәрләр язарга омтылыш Алар күбрәк очракта акыл белән, баш вату юлы белән иҗат ителделәр
Нәтиҗәдә, күпләр шигърияте байтак кына дәрәҗәдә үзенең чын юлыннан, асыл сукмагыннан читләште Салкынлык ягына таба авышты Поэзиябезнең укучы каршында абруе да кимеде Әйе. абруй төшүгә бер яктан буш. көпшәк тезмәләр булышса, икенче яктан салкын, хиссез юллар нык ярдәм итте
Хәзер — яшәвебезнең үзәгенә кешелек сыйфатлары куела башлаган чорда — безгә ихласлык кадерен белер чак җитте Чөнки ул — кешенең кешелеген билгеләүче иң асыл сыйфатлардан берсе, иң мөһиме Алсуның бу китабындагы үтә ихлас шигырьләр дә. кайчак бер кеше язмышын гына күздә тоткан сыман булып тоелган әсәрләр дә. бүген «альбом шигырьләре» дип түгел, ә яшь йөрәкнең садә хисләре дип кабул ителергә тиеш Салкын акыл белән генә яшәүче, йөрәкләре инде картаеп килүче кайберәүләр андый саф хисләрнең кадерен дә. бәһасен дә онытмаска тиешләр! Поэзия өчен, ә бигрәк тә татар поэзиясе өчен, робот акыл уйлап чыгарган авыр метафораларга караганда, тере хйс күпкә кадерлерәк, кыйммәтрәк Чөнки аның җаны бар! Ә җаны бар нәрсә — ул үсә ала' Ул киләчәктә зур була ала!
Әйе, бу бит әле беренче китап Без хәзер беренче китапларны алай еш күрмибез Җиде миллионлы татар халкы өчен бердәнбер булган китап нәшрияты елга 3-4 тән артык чыгармый беренче китапларны Шулай булгач, бу очрак инде татар укучысы өчен икеләтә бәйрәм төсен алырга тиеш Бердән, яңа авторның тәүге китабы, шигырь сөючеләргә тәүге бүләге. Ә икенчедән — анда һәркемнең йөрәген кузгатырдай ялкынлы әсәрләр тупланган. Үз кулына алып укыган кеше ул шигырьләрне язган авторга, һичшиксез. рәхмәт сүзен әйтәчәк!
Язгы ярсу
Фирая Зыятдинова исеме безнең халкыбызга барыннан да бигрәк җыр аша таныш Композитор Луиза Батыркаеваның Фирая сүзләренә язган «Мин сине шундый сагындым - җыры замананың катлаулы чынбарлыгында гомер итүче бөтен гашыйк йөрәкләрнең дә эчке халәтен әйтеп бирә төсле Сөйгән кешеңне үтә нык сагыну да. ялгыз йөрәкнең үз тиңен көткән чагындагы төрле-төрле шик-шөбһәләре дә. курку-борчы- лулары да — һәммәсе, һәммәсе гаять тә нечкә итеп, бик тә нәфис моңга төреп әйтелә анда' Аннан соң ул җырның сүзләре белән көе бик тә тәңгәл килгән, алар бер-берсенә шулкадәр дә ятышып тора1 Инде мәшһүр җырчыбыз Айдар Фәйзрахмановның ягымлы. йөрәккә ятышлы лирик аһәңендә дә яңгырагач — «Мин сине шундый сагындым • камиллекнең иң-иң югары дәрәҗәсенә менеп җитә төсле Тыңлаучының күңел дөнь-ясын тоташы белән, бер генә тыныч почмак та калдырмыйча, тулысынча айкап чыга ул җыр. ул моң1
Ә китапларына килсәк, шагыйрә үзенең «Матур буласым килә» дип исемләнгән китабын 1986 елда чыгарган иде Ул китап киштәләреннән тиз югалды.
1988 елда шагыйрәнең икенче китабы да басылып чыкты Аның исеме «Язгы ярсу- Фирая Зыятдинованың бу китабы тәнкыйтьче Фаиз Зөлкарнәев редакциясендә чыккан Шигырьләрнең урнаштырылуында бу бик тә сизелә. Китапның беренче битен ачуга ук укучы күңеле моң һәм кичерешләр дәрьясына килеп эләгә, хиснең кайнар ялкыннары белән очраша Тәүге шигырьнең исеме үк «Җыр ул — минем җаным » дип билгеләнгән.
Элек-электән ук
Халык белеп әйткән.
«Тән ярасы нәрсә?!
Җан ярасы хәтәр.'»
Күбәләктәй җанны
Тәннән өстен куйган
Кайчак кеше җаны
Тик бер җырга сыйган.
Моң һәм хис дөньясы булган шигъриятне Ф Зыятдинова әнә шулай яза Бу мо- хитне гаять тирәннән, эчкәредән тою аның шигъриятендә ачык сизелә.
Бүгенге замандаш йөрәген яулау өчен ни кирәк7
Шигырь язган кешенең үз күңеленең хискә, моңга бик тә бай булуы кирәк Беренче карашка үтә гади сыман тоелган әлеге таләпне кайчакларда санга сукмау да сизелә Янәсе, аны кем белмәгән инде1 Аны кем аңламый инде! Ләкин үз күңелендә моң дигән изге халәтне гомерендә бер мәртәбә татып карамаган ничәмә-ничә кешенең шигырь язып, шагыйрь булып йөрүен беләбез без! Шуңа күрә шигъриятнең бу нигез таләбе безнеке сыман чуалчык заманда һич тә игътибардан читтә калырга тиеш түгел!
Моңга, хискә ия шагыйрьнең исә үз иҗатында тулысынча ачыла алуы кирәк Үз күңеленнән ташыган кичереш ташкынына тулысынча иярә алуы кирәк Шулай булса — инде аңа без дә ияреп китәчәкбез, битараф калмаячакбыз
Ф Зыятдинованың ихласлыгы, эчкерсезлеге укучыны үзенә тиз ияртә
Болын буйлап бер кыз килә
Унсигездә ул Колә
Мин дә елмаймакчы булам
Никтер елыйсы килә
Моңга булган зур тугрылык шагыйрә йөрәген менә нинди кыюлыкка да алып бара' Әлеге батырлыкның ни бәһа торганын укучы, әлбәттә, бик яхшы аңлап тора
Бу китапта без инде сөю хисенең бүтән төрлерәген күрәбез Ул хис инде тормышның. көнкүрешнең бихисап ваклыклары белән бәйләнгән, шуларга ялганган Ярсу тай кулга ияләндерелгән шикелле яшьлекнең ярсу хисләре дә -тормыш- дигән авыр да. мәгънәле дә арбага җигелгән Ул хәзер, югарыга ашкынудан бигрәк, әлеге арбаны алга таба тартырга тиеш Яшәү кануны шулай таләп итә Татар хатын-кызлары гомер-го- мергә изге итеп үтәгән авыр и , ифа бу Милләт өчен халык өчен кадерле олы хезмәт. гаять кадерле эш ул Әнә шул процесста тагын — үзәк өзгеч шигырь юллары пайда була
Ута гомер, сизелми дә
Сизелми дә ута көннәр
Гел көрәш тә, гел бәрелеш —
Ничек түзә нәфис гөлләр’’
Замананың әлеге нәфис гөлләре янәшәсендә барган байтак кына көрәшләр күренә бу китапта Шагыйрә йөрәге -аларның урта бер җирендә Үзенә бик күп төрле ва- | ифалар алган бүгенге хатын-кыз йөрәге ул. Шул ук вакытта без аның нәкъ менә та- i.ip хатыны икәнен дә белеп, күреп торабыз Милли сыйфатлар шигърият .UII.I шактый ачык гәүдәләнә Мисал өчен, бер шигырендә Фирая И көйдерә рәхимсез ут Көйдерә йөрәк турын Ничек итеп ялгыйм икән Өзелгән кояш нурын ” дип бик тә гаҗиз хәлдә калса, бүтән бер шигырендә инде ул болай дип белдер»
Нәрсә кирәк ул болытка.
Нәрсә калган күгемдә'
Таратыйм әле мин ины
Яшен булып телим дә'
Бу тәвәккәллектә дөнья каршыеында югалып калырга яратмаган үзебезнең татар хатын-кызлары холкы ярылып ята Әйе. биредә бик күбесе милли чынбарлыктан алынган хатын-кызга игътибарлы һәм җылы караш җитмәү дә. шул сәбәпле гөлләрнең җылыга тилмерү күренешләре дә. баштан ашкан мәшәкать арасына йөрәк хәлләре килеп катнашу да, дөнья агышының бер мәлгә әздән чыккандай булып алуы да. оял- чан холык-фигыль дә һәм янә йөрәкнең үзен сиздерә башлавы күкрәк эчендәге читлектә сулык-сулык килүе
Китапны укып чыккач та шуны әйтергә була шагыйрә йөрәге көнкүреш гадәтилегенә баш бирмәс өчен, үзенең ихласлыгын кайнарлыгын, зчкерсез-садалеген саклап калу өчен көрәшә
Әмма тормыш ваклыкларына Һәм. алардан да куркынычрагы еллар агышына каршы торуы кыен Вакыт-вакыт чын шигырь үк булып җитмәгән кайбер тезмәләрнең китапка үтеп керүен дә. бер яктан, әнә шуның белән аңлатырга буладыр Турыдан-ту- ры үгет-нәсихәт сүзләре дә тешкә тигәләп уза
Ф Зыятдинова иҗат дөньясының серләрен, иҗат газапларының чын баһасеи бик яхшы белә Бу хакта ул шактый гына шигырьләр дә яза Тик шагыйрәнең яңа китабы уңае белән язылган бу күзәтүебезне -Шагыйрь- дигән әсәр юллары Гн лән тәмам лыйсы килә
Дллага табынган кебек,
Кояшка табына ул
Бәләкәй генә очкыннан
Ут булып кабына ул
Хәтер тәрәзәләре...
Шигырь сөючеләргә моңа кадәр дә үзенең күп кенә китапларын бүләк иткән ша гыйрә Клара Булатова узган елда (1989) әнә шулай дип исемләнгән яңа китабын чыгар
ды Хәтер тәрәзәләре Әйе. ике сүз дә бик саллы Ә алардан хасил ителгән яңа сүз. яңа төшенчә исә тагын да саллырак, тагын да мәгънәлерәк Ул — хәтер тәрәзәләре аша яшәеш күренешләренә күз салырга, кадерле уйлануларын безнең белән уртаклашырга ниятли
Әйдәгез, без дә шагыйрәнең хәтер тәрәзәләренә багыйк Укучының сизгер күңел күзе ниләр күрә ала соң анда’
Бик тә шигъри тасвирланган һәм тәэсирләндерерлек килеп чыккан вакыйгалар, күренешләр шактый гына очрый бу китапта Ләкин шулай да шагыйрә туган якка, җанга якын урыннарга багышланган әсәрләрен укучыга иң башта тәкъдим итә Аларга китабының иң беренче битләрен багышлый. Кайбер авторларның җыентыкларын укый башлагач, андый әсәрләрнең гадәт буенча гына иң алга чыгарып куелуын сизәсең Андый әсәрләр, гадәттә, темасы ечен генә алгы планга чыгарылалар Шундый хәйлә, алым безнең редакторлар тарафыннан да шактый яклау таба Ләкин кызганыч, байтак очракларда ул әсәрләрне үтеп чыгуы, үтеп китүе кыен була Алар күп чагында ниндидер бер мәҗбүрият кушуы буенча гына язылганлыкларын сиздереп торалар
Ә биредә. Клара Булатованың яңа китабында, алар — иң изге, иң кадерле сүзләр сыман кабул ителә Шагыйрәнең туган җиренә, туган халкына карата үз йорәгендә олы мәхәббәт хисе йөртүен бик дәлилле раслыйлар.
Энҗе сипкән, чык төшкән,
Дога иңгән һәр төштән
Чишлә типкән җирем син.
Кер чайкаган инештән
Челтер-челтер көмештәй
Көйләр откан җирем син
Шушы берничә генә юлда укучы үз туган җиренә олы мәхәббәт уятучы, аны сөю тәрбияләүче нинди нечкә агым белән очраша* Игътибар итегез әле иң беренче итеп ■энҗе сипкән чык төшкән» сүзләре кулланыла Бу бик матур чагыштыру туган якның иртәнге гүзәл бер манзарасы гына түгел бит! Биредә әнә шул «энҗе» дигән сүз аша туган якның кадере дә. кеше әчеп үтә мөһимлеге дә сеңдерелә. Ә инде икенче юлдагы • дога иңгән» тәкъбиренең нинди җитди сүз булуы барыбызга да мәгълүм Без инде аның күңелләрне буйсындыручан көчен беләбез Биредә шагыйрә әлеге тәкъбирне кулланып бик тә ота Чөнки ул сүзләр, ул тәкъбирләр —- безнең тормышның аерылгысыз өлеше Ата-бабаларыбыз һәм бүгенгебезнең рухи тамыры ул
Кыскасы, нибары бер строфада туган якның җанга якын, кадерле чынлыгы ачыла Шигырь укучыны үзенең туган авылына алып кайта Аны үз авылының яшел чирәмендә ялан тәпи килеш китереп бастыра Туган җир җылысын, дымын тойдыра Әнә шулай итеп сиңа сихәт, ныклык иңдерә. Бу әхлакый һәм рухи ныклык кына түгел, ә чын мәгънәсендәге, туп-туры мәгънәсендәге физик ныклык та* Хәзерге медицина җирдә ялан тәпи йөрүнең кеше өчен бик кирәк булуын инде, ниһаять, аңлый башлады Моны без дә истә тотарга тиеш*
Әйе шагыйрәнең шигъри осталыгы күз алдында Аның шигырь юллары төзек, йөгерек Алар бик җитез, хәрәкәтчән Ә бу сыйфат исә укучы күңелен җәлеп итүдә мөһим роль уйный Чөнки рухи активлык дигән сүз бу* Ә андый активлык, көчле хәрәкәт күңелне җәлеп итә. битараф калдырмый?
Әле алай гына да түгел Гүяки К Булатова үз укучыларының каршыларына килеп баскан да, ягымлы тавышы белән шигырьләрен укый, күңелләргә сала
Ярый әле җырым тына белми!
Калган булса әгәр тукталып.
Минем җирне ничек сөюемне
Кайдан белер иде бу халык?
Әнә шундый табигый, иркен агыш Ике якын кеше үзара сөйләшеп утырган төсле гади генә сүзләр Ләкин, шигырьнең үзенә тарта торган, җанга үтеп керә торган бер көе. бер моңы бар Музыка коралларының алиһәсе булган скрипка моңы кебек нәфис аһәңе бар аның Шул аһәң гади генә тоелган сүзләр тезмәсен шигърият дәрәҗәсенә күтәрә Гади генә тоелган юллардан безнең күңелләргә шигъри тәэсир агыла
Юк, жин китҗиҗ әле, монда калам
Аерылып киткән кошлардан.
Җанга кирәк назны, җырны, язны
Монда табуыма ышанам
Беренче юлларда, инде шактый кабатланган кошлар образы алынуы бераз ошамас а да. өченче юлда шагыйрә безнец игътибарны тартырлык тәэсирле яңача яңгырый торган сүзләр таба. Шул ук вакытта туган якка бәйле рәвештә лирик геройның үз җаны, үз күңеле дә ачылып китә Без аның эчке халәтен тоеп алабыз
Туган ягыбызга, Татарстанга мәхәббәт тәрбияләү чарасы буларак мондый шигырьләр хәзер, билгеле, бик зур роль уйнарга тиешләр Китапта андый әсәрләр, уңышлы шигырьләр куп Яшь буын күңеленә шифалы яңгыр булып яусын иде алар Бүтән мәктәпләрдәге, бүтән урыннардагы тәрбиячеләр укытучылар актив файдалансын иде андый шигырьләрне!
Туган җирдә яшәүче замандашларыбыз күңелен тирәннән ачучы, психологик яктан нечкә иҗат ителгән шигырьләр дә күп бу китапта Кышның соңгы көннәрендә шагыйрә күңеленә менә нинди уйлар килә
Алданма, кар, гомерең аз
Безнең яшьлек шикелле
Күбәләк кар, уйнаклап кал
Соңгы тапкыр очынып
Шагыйрәнең җанын ачучы әсәрләр күп биредә Менә тагын бер ««зек
Гәүдә дә калынаядыр,
Йореш тә салмаклана
Ү згәрәм
Бары йорәгем Тынгысыз килеш кала УЛ һаман үлчәү саклалеый. Карамый уңга, сулга.
Ялгыша, яна, алдана
һәм хаклы булып чыга
Бу инде бер К Булатованың гына түгел, бу инде бик күпләрнең рухи портреты дияргә була Шигырьдә тасвирланган андый җаннар бүгенге таш-тимер дөньясындагы бер яшел бакча кебек алар* Алар дөньяны чын кешелек матурлыгы белән бизәп, сулышны иркенәйтеп торалар Мондый чын яшәү* мисалы янында исәп-хисапка корылган мескенлекләр түбән кала. Табигый яшәү гүзәллегеннән туган камиллек белән бер генә карьераның да, дан һәм дәрәҗә артыннан кууның да ярыша алмавын шигърият һәрчак раслап килде К Булатова шигыре шуның тагын бер мисалы Ләкин бүген безнең поэзиядә бу юнәлештә кочне күп мәртәбә арттырырга кирәк Чөнки хәзер таш-тимер ташкыны тормышка гына түгел, ә поэзиянең үзенә дә үтеп керә башлады* Ә бу кеше өчен генә түгел, поэзиянең -- боек Гармониянең — үзе өчен дә һәлакәт дигән сүз!
Туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт хисе әлеге китапта хатын-кыз мәхәббәте биеклегенә күтәрелеп тагын да тәэсирлерәк булып яңгырый башлый Әнә шул мәхәббәт хисе бүгенге кешенең кешелеген ныгытуда, аны үстерүдә булыша Андагы хис диньясын баета, зурайта, тирәнәйтә. Менә бер үрнәк
Үзеңне күреплэр күзем туймый
Янымда син барда җыры.* тыняый, Син юкта сагыштан җан ы м тынмый. Синеңчә, бу ни соң. сөю булмый?
Укучы шундук сизгәндер бу юлларда без югарыда карап үткән ике шагыйрәнең берсенекенә дә охшамаган мәхәббәт Бу инде — сабыр, тыйнак ләкин тирән эчке кочка. күңел тартылуына нигезләнгән мәхәббәт Шигырьнең язылу рәвеше дә борынгы шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрен хәтерләтә Ерак тарихыбыздан ук килә торган йөрәк моңының ииле-салмак. тирән агышы да бар анда Дастаннар рухы чагылып китә сыман кыска гына күләмле менә шушы бер мәхәббәт шигырендә'
Күпчелек укучылар инде беләдер шагыйрә К Булатова озак еллар буена Әлмәт шәһәрендә укытучы булып эшли Шуңа Күрә мәктәп темасы аның яңа китабымда зур г ы на урын били Ләкин бу - иҗат очен азык бирүче гади бер эш Кенә түгел Мәктәп — яшь буынның киләчәк язмышын хәл итү урыны яшь буын очен көрәш мәйданы М<>ны аңлау бүген бигрәк тә мөһим Ул көрәштә укытучы — тон фигура үтә җаваплы Вазыйфа башкаручы Аның яшь кешегә карата сизгер игътибарлы нечкә күңелле булуы «е-
руна зарур, аеруча мөһим Ә инде мәктәптә шагыйрә эшләү -'балалар өчен бик тә зур бәхет!
Яшь буынны югалтмау бүген татар халкы өчен бигрәк тә кирәк Без хәзер буыннарны ялгый алырга тиешбез Шунсыз халык гомерен озайту мөмкин түгел Шагыйрә Клара Булатова ничә еллар инде менә шул изге ваэыйфаны фидакарьләрчә башкарып килә Бу эш — үзе зур батырлык түгелмени7' Их. бүтән шагыйрә һәм шагыйрьләребез дә кушылсыннар иде бүген яшь буынны яклау, саклау көрәшенә’ Аларның үзләре өчен үк күпме файда булыр иде Күп әсәрләренә тормыш һәм яшәү чынлыгы кушылыр иде' Конкрет мәгънә артыр иде Чынлыктан килеп кергән кайнар-кайнар проблемалар булыр иде әсәрләрдә Шул юл белән алар бүгенге татар халкының реаль хәленә якынрак килерләр иде'
Апа. хәтерлисез .«икән Безгә килгән көннәрне?
Шул чактан нурга төрдегез Сез безнең күңелләрне
Безнең бүтән иҗатчыларыбыз да үзләренә әнә шундый сүзләр ишетә алу хыялыннан ваз кичмәсеннәр иде Заманның бик реаль корәшенңән күпләр читтә йөргән чагында (күп чагында иҗатлары да кызганыч чорга кереп баруга карамастан!) шагыйрә К Булатова үрнәге якты мисал булып балкый!
Соңгы сүз
Әйе. көрәш һәм мәхәббәт — поэзиянең ике канаты, Алар шагыйрь йөрәгендә дә. укучы күңелендә дә кайнар хис, тирән кичереш булып яшиләр Бары тик шулай гына!
Бүгенге шигъриятнең татар халкы, татар милләте белән бәйләнеше дә әнә шундый кайнар хисләр аша ныгытылганда гына нык һәм ышанычлы була ала. Ә хәзерге чынбарлыкта, алдарак күреп узганыбызча, кайнар кичерешләр тудырырдай күренешләр күп Бик тә күп!
Димәк, шагыйрьләребезнең дә, шагыйрәләребезнең дә корәш һәм мәхәббәт җыры тагын да көчәячәк дигән сүз!
Халкыбызга, милләтебезгә булган олы мәхәббәт тойгысы да бүген әнә шундый кайнар хисләр ташкыны булып яшәсен иде