Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУЛАКЛАР КОЛХОЗЫ

ртаи авылы малайлары сабан чәчүе беткәч, атларны Ерак елга үзәненә тенге көтүгә алып чыгалар иде Борын заманнардан килгән бу рәхәт хезмәт, печән өстендә тукталып тора да. уракка төшкәнче тагын дәвам итә иде Атларның бергә көтүгә китүе-кайтуы бөтен авылга шатлык иде Быел исә, кырда язгы эшләр беткәч, төнге көтүгә чыгучы атлар нибарысы унике башка калды, унике аерым хуҗалык атлары алар Кичен һәм иртән кабатлана торган җәйге бәйрәмнең котмәгәндә кечерәюе Юртайның уйлы кешеләрен пошаманга салды — мал авызына йозак элү адәмне 41ЧК.1 интектерүгә китерәчәк ләбаса!
Кичә исә төнге көтүне авыл власте башында торучылар бөтенләй тыйдылар Юртайга Бикмураев дигән вәкил килеп төшкән икән бик усал кеше. ди. төнге көтүне туктату турында шул вәкил башлап әмер биргән
— Калхуз җирләрендә аерым хуҗалык атлары йөрмәскә тиеш?— дип аяк тибеп кычкырган Бикмураев
Бәйрәмхан. шул хәбәрне ишеткәч. Бикмураевны яман сүзләр белән сүгеп ташлады
— Атасының Гражданнар сугышында берсеннән-берсе хәтәр сүзләрне өзлексез тезәргә өйрәнгән иде ул Шөкер бу гадәте яу кырында калды, тик Бикмураев әмере сүгенү сүзләрен янә теленә салды Бераздан хурлап тиргәүдән туктады Шулай да сүгенүе сүрәнәеп бетмәгән иде - Анаңның Аякларың башыңа уралгыры' Ич югы күнитегеңнең табаны купкыры!
Вәкилнең әмеренә каршы дәлилләр эзләргә кереште Бәйрәмхан һәм. үзенчә, тапты да колхоз атларын да гонге көтүгә алып чыксыннар соң. җәен ат малын утарда тоту чеп-чи ахмаклык лабаса. Юртам җирләрендә гомер-гомергә уртак файдаланылган көтүлекләр җитәрлек, аларны колхозныкы иткән игълан яңгырамады әлегә, бәлки, киләчәктә мондый хәл дә булыр ә хәзергә көтүлекләр — авылныкы, без томана затлардан түгел, җирнең кемнеке булуын беләбез. вәкил агайне аннары да килеп, безнең Юртай малайларының авылны яратуын аңышмыйсыңдыр син. вәкил кеше, минем Корбатне
Мәгъсум ХУЖИН (1930) прозаик «Авылыл« урамнары*. *Оч кагн ышыгы -Урак осте болытлары» һлм башки китаплар авторы Каламда яши
дә төнлә ат көтү бәхетеннән мәхрүм итәсең Әмереңнең шундый аяныч якларын уйлап бак'
Начар йоклады Бәйрәмхан. Сискәнеп уяна да Бикмураев белән күңеленнән сүз көрәштерә Вәкилне егып салган кебек була да тагын йокыга китә Тик авылга таралган яңа хәбәр һәм Бикмураевның үз әмерен кирү алмавы аны тагын куркындырып уята.
Инеш буена төнгә җибәргән атлары янына өч тапкыр төшеп менде Кара бия өчен борчылды, колынлар чагы җиткән, аны төнге көтүгә быел чыгармаган иде. кичә, атларын инеш буена гына җибәрәсе булгач, буаз бияне дә иярткән иде Абзардан чыгарасы калмаган икән, дип уйлады, әмма инеш буена төнлә төшүләрендә бияне алып та менмәде, төнге көтүне сагынгандыр, быел бөтенләй чыкмады, яшь колын белән Ерак елга үзәненә җибәреп булмаячак, аннары ат көтүен тыйды бит теге аты киткере вәкил, дип фикер йөртте һәм. таң атмастан бөтенләй үк торды Бәйрәмхан
—* Син йокла, иртә әле.— дип пышылдады ул кузгала башлаган хатыны Хуриягә.— Балалар уянмасын Икәүләп йөрергә тотынсак, теге өйгә дә ишетелер, әти белән әнигә дә тынгы бирмәбез. Минем йокы югалды — Тукталып торды да — Нишләптер...— дип өстәде Ишегалдында йөренә торгач, башына мондый уй килде: Бикмураев әмеренә каршы фикерләрен аның үзенә барып әйтергә булды Вәкилгә әйтәсе дәлилләре турында, тезләренә таянып, башын тотып, баскычта кабат уйланып утырды Хуриянең:
— Сиңа әйтәм самавыр кайнады чәй эчеп алыйк.— дигән сүзләре аның аңына тиз генә барып җитмәде Хатыны — Бәйрәмхан. чәй ясадым әйдә, чәй эчәбез.— дип кабатлагач кына, уйларыннан бүленде
— Син дә тордыңмыни? Йоклыйсы идең, миңа карамаска идең
Ире торганнан соң авыл хатынының йоклап ятмаячагын искәрмичә әйтелде бугай бу сүзләр, әллә гаилә тынычлыгын бозуга үзен гаепле санадымы шунда — шәт. шулайдыр.
— Ни. Хурия. бар. Корбатне уят.
— Баланың таң йокысын бүлдермик Ашыгыч эш юк ич.
— Уят' Атны алып менәр Алашаны Биясе йөрсен, тынычлыгын бозмыйк тиздән уйнак колын алып кайтыр, шулай боерган булыр, дим
Бәйрәмхан Коба алашаны һәм Кара бияне инеш буена кичтән тышаулап җибәргән иде Аңардан күреп, колхозга кермәгән тагын өч кеше атларын төнгә инеш буена төшереп тышауладылар Берсе Хуриянең абыйсы Шәйхетдин иде
Чәй эчелде Бәйрәмхан аның тәмен тапмады Тугыз яшьлек малае Корбәт Коба алашаны атланып алып та менде Йокысы ачылыр-ачылмас иде малайның, атны йөгәнен салдырып ишегалдына җибәргәч өйгә кереп, түшәгенә чумды, атның нигә иртүк кирәк булуы белән кызыксынмады — йокы тәмлерәк Әтисе атка тагын йөгән кидереп, аны тезгененнән җитәкләп капкадан чыкканда, малай йоклый иде инде Ә Бәйрәмхан Коба алашаны урам уртасына төшерде авыл советы һәм колхоз кәнсәләре урнашкан элекке каравыл өенә таба китеп барды Күршесе Шәйхетдин ул узганда урамга чыгып тамак кырган иде — туктамады Бәйрәмхан. ишетмәгәндер Шәйхетдин дә колхозга кермәгән һәм керер исәбе дә юк Авыл башлыклары кән- сә дигәннәренә чакыртып әгиткә керешкәч, аларның сүзләрен тыңлап та бетермәстән
— Кыеш эшкә тотындыгыз.— дип әйтеп салган иде Шәйхетдин.— Көчли башладыгыз Хәтерегез тишек-тошык Бүтән чакта Ленинны мисал итәсез, ә хәзер нигә аның әмерен онытасыз9 Крәстиән- гә мөнәсәбәттә көчләү кулланырга ярамый, дигән идеме Ленин бабай9 Шулай тәгаенләп әйткән иде Минем кендегем җиргә береккән. 106
ә сез мине, калхузга тыгып, җирсез калдырырга ниятлисез Калхузга башлап к< м керде7 Ярлы-ябагай Революция булып унөч ел узгач та үзләренә бирелгән җирнең файдасын күрергә иренгән булдыксызлар, калхузга сыенып, тамак туйдыру җаен эзлиләр Ә сез шундыйлардан яңа бер изүче сыйныф әвәләмәкчесез — Ленин бетергән изүче сый- ф ныф урынын буш тотмаска исәбегез Үкенечкә каршы Мине кыеш 2 әгитегезгә бүтән дәшмәгез. Мине кулак ясап куу белән дә өркетмә- g гез Революция биргән җирнең файдасын табып яшәвемне беләсез ч Акны кара дип атый алмассыз Вөҗданыгыз булса. Сау булып торы- 5 гыз.. <
Кәнсәдә бу сөйләшү кичә генә булган иде Вәкил булып килгән 2 Бикмураевны күрмәмешкә салынды Шәйхетдин, сүзләрен авыл ч башлыкларына төбәп әйтте Шушы кискенлеге турында Бәйрәмхан - белән сөйләшүне иртәнгә калдырган иде ул Тик өлгерә алмады. Бәй- * рәмхан атын җитәкләп каядыр китеп барды әнә Инде тыкрыкка 60- s рылды. кычкырып туктатырга соңрак, хәер, таңнан авыл тынлыгын £ бозып сөрән салу да килешми Кияүне әйтәм, Бәйрәмханны. дип * уйлады ул. кояш күтәрелмәстән ат җитәкләп урам йөри, тагын ни я әкәмәт кылмакчы икән, ат көтүен туктаттыруга үзенчә баш күтәрүе- * дер. кирәкмәсне майтарып ташлавы ихтимал кызыш җанның, һай кияү балакай, синең холкыңа түзеп яшәгән сеңелгә чыдам бирсен. £ шөкер, җаеңа төшенде, шуңа акылы җитте, безнең нәсел шул. сеңел- 3 не әйтәм. Хурияне әйтәм
Нәселен акыллы санауда мактанып җибәрүе булса да. хак иде бу. нәселгә бирелгән Акыллы кушаматы Шәйхетдиннең бабасыннан ук килә иде. Нәселнең һәр кешесенә шушы кушамат тагыла бара Акыллы Шәйхетдине. Акыллы Хуриясе. Шәйхетдиннең хатыны һәм балалары да шушы кушаматны йөртәләр, боерган булса, балаларының балалары да мактанычлы кушаматтан йөз чөермәсләр Ә Хурияне Хурияне хәзер Акыллы кушаматы белән атамыйлар икән ич. әй. кияүгә чыкканнан бирле ул Бәйрәмхан Хуриясе булып китте Алай, нәсел кушаматы ир затларында ы нык саклана шул
Кушаматы белән мактанып куярга яратса да. һәм кияве аңардан ун яшькә кечерәк булса да. Шәйхетдин Бәйрәмханны үзеннән акыллырак саный, шушы көчне тануы ук аның акылы ныклыгын сөйли Кичә ул. колхозга димләүче авыл башлыклары һәм вәкил Бикмураев белән бәхәс тотканда. Бәйрәмхан әйткән дәлилләрне дә китергән иде Изүче яңа сыйныф ясалырга торуы да - кияве сүзләре Бикмураев- ның. бу турыда ишеткәч, колаклары тонып, күзләре акайды бугай, дошманына ташланырга җыенган ерткычтай үкереп куйды, әмма Шәйхетдин аның ягына барыбер карамады Кәнеәдән кайтуга керәсе калган икән дә бит Бәйрәмхан янына, соң иде шул Шәйхетдинне кәнсәгә төн урнашкач кына чакыртуы вәкилнең хәйләсе булган икән Бәйрәмхан белән киңәшергә вакыт калдырмый ягъни, аннары иртүк Бәйрәмханны дәштерә әнә бит. таңнан аяк киенгән кияү балакай, вәкил катына барышыдыр
— Имансыз' - дип. вәкил Бикмураевка хәзер генә бәясен чыгарды Шәйхетдин
Ә Бәйрәм ханга авыл башлыкларын ың җыелуын көтәргә туры килмәде, алар кәнсәләрдә иде. озын эскәмиягә тезелешеп утырганнар. каршыларында берәү йөренә — вәкил шул булыр авылныкы түгел, уң кулын салмак селтәп сөйли, сүзләрен аңлап булмый, ачык тәрәзәдән күнитегенең шыгырдавы сүзләренә караганда ныграк ишетелә Атын багана башына бәйләгәч кулларын бер-берсенә кага-кага. баскычка таба атлады Бәйрәмхан Шыгырдавык ишекне каерып ачты. эчкә тиз генә кереп, юка киез эшләпәсен салды
Әссәламегаләйкем'
Авыл башлыклары авыл советы һәм колхоз рәисләре, авыл со-
веты сәркәтибе һәм колхоз хисапчысы — аның сәламен алдылар, алар картына басып калган таныш түгел кеше эндәшмәде Бәйрәм- хан аңа атап кына сәламен кабат бирмәде. Бикмураевны башта җентекләп күздән кичерде, аннары аңа туры карап
— Мин шушы Юртай авылы крәстиәне Уразман улы Бәйрәм- хан булам.— диде Тавышы тыныч иде — Сине кем дип белик9
— Ә-ә. син буласыңмыни авылның кулаклар башлыгы9!—дип кулларын җәеп алды Бикмураев. Сөенә иде ул. әйтерсең, көтмәгәндә мул хәзинә тапты, әй— Нәкъ сине чакыртырга тора идем.
— Мин үземне. Юртай крәстиәне. дидем Мин кулак түгел. Шулай булгач кулаклар башлыгы да була алмыйм
— һа' Кулак түгел, ә9' Нигә алайса, кулак булмагач, калхузга кермисең9 Башкаларны күмхуҗга каршы котыртасың9
— Котыртмыйм Тукта, шулай да сине кем дип белик9
— Бик беләсең киләме?
— Әдәпсез кыланасың.— Бәйрәмхан тәрәзә янына барды һәм — Әнә. күрәсеңме9 — дип урамга ишарәләп сорады
— Нәрсәне?
— Ат башын*
— Сүгенмә, кулак калдыгы!
Авыл башлыклары, урыннарыннан сүзсез генә кузгалып, ишек катынарак елыштылар, өй түрендә, ачык тәрәзә каршында. Бәйрәмхан белән Бикмураев кара-каршы басып калдылар
— Күрәсеңме, дим9!
— Күрәм. ди. Шуннан ни булган?
— Жан иясе ул. Ашарга кирәк Сорап ала алмый Нигә төнге көтүне тыйдың9 Безнең Юртайга нигә хуҗа булдың әле син9
— Ә-ә. менә нәрсәдә икән дәгъваң' Тыйдым, ат көтүен мин тыйдым. кулак атларын көтүне' Чөнки миңа, калхузцентр вәкиле буларак. шундый вәкаләт бирелде, калхузга көрмәүчеләрнең мал-терлеген көтүгә чыгармаска кушылды Сыер-сарыкларыгызны да көтүгә чыгартмам!
— Анысы булмас' — дип кычкыруын сизмичә калды Бәйрәмхан
— Булдырырмын' Әлегә менә бу җебегәннәрегез.— Бикмураев авыл советы рәисе һәм сәркәтибе. колхоз рәисе һәм хисапчысы ягына башын какты каршы төшеп маташалар Авылдашларын рәнҗетергә теләмиләр, имеш! Ярлы калхузчыны кулактан аерырга башлары җитми'
— Алай калхузүзәктән үк килгәнсең, инде дә бик белдеклесен икән, әйтеп бир мин бу атны нәрсә ашатып асрарга тиешмен?
— Үз җиреңдә үстергәнне ашат!
— Чирәм күпереп үскән чакта атка бодай ашатыйммы9 Аннары минем ашлыгым да яңа җиткәнчегә таман гына Бүген-иртәгә колынларга торган биям дә бар Анысы төнге көтүгә быел йөрмәде.
— Ике атың бармы9!
— Ике атым бар Кара бия исән-сау колынласа, ат малым өч баш булыр
— Сез. булдыксыз җаннар.— Бикмураев авыл башлыкларына борылып кычкырды.— нигә әйтмәдегез аның ике аты булуын9 Сез үзегез кулак тегермәненә су коясыз икән монда' Үзегезне шушы кулак белән бергә сөрергә кирәк сезнең!
— Маңгайга тамга сугарга әвәс икәнсең, калхузцентр,— диде Бәйрәмхан һәм. эскәмиянең урта төшенә утырып, сул аягының чаба; та киндерәсе башына эләгеп калган чалбар балагын төшерде, кыска кара чәчләрен алга сыпырды, шулар яткач, озынча йөзе түгәрәкләнә төште — Тамганы, көтүдән кайтканда адашкач, табып аерыр өчен, малга гына сугалар Ә мин — кеше! Алар да.— дип авыл башлыклары ягына учларын җәеп күрсәтте Куллары зур. йонлач иде. күлмәк 108
җиңнәре тартылгач, беләкләрен дә куе йон каплавы күренде — Ләкин хәзер син минем белән генә сөйләш. Ә сез.— дип авыл башлыкларына тагын карады ул.— чыгып торсагыз да була, үз хуҗалыгыгызда эшегез бетмәгәндер, инде калхузыгыз эшенә тотынырга да вакыт, кояш калка, калхузга кергән кешенең дә эше крәстиән хезмәте ф булып каладыр, шәт Югыйсә, төн йокламыйча каравыл өе саклаган = кыяфәтегездән авылдашлар куркып качар
— Бар. кайтыгыз.— дип боерды авыл башлыкларына Бикмура- - ев. үзе кулак дип атаган Бәйрәмхан тәкъдименә ризалашуын абайла- - мыйча калды — Озак юанмагыз Миңа май яккан бер-ике телем ик- < мәк. шешәгә тутырып чәй алып килерсез
Бәйрәмхан. башын акрын чайкап, елтыр зур күзләрен уйнатып " алды да. авылдашлары ашыгып чыгып киткәч, көлемсерәп әйтеп * куйды: *
— Фатирга төшәргә дә вакытың булмаган, ахрысы
— Кая вакыт ди сиңа! Эш муеннан' һәм ашыгыч'
Бикмураев өстәл артындагы урындыкка утырды, учлары белән х йөзен сыпырды, кул аркалары белән батынкы күз төпләрен озаклап 7 ышкыды, авызын учы белән каплап иснәде Кинәт җилкәләрен кызу- * лап селкеткәләде һәм кулларын селеккәләде. бераз тыныч торды Ан- - нары шулай ук кинәт болай да юка иреннәрен кысты, бөгелмәле - кашларын — сәер, мондый нечкә кашлар ирлек кыяфәтен хәйран 60- s за иде — җыерды, батынкы күзләре ярдагы янәшә кош ояларына охшап алды Аның хәрәкәтләрен күзәтеп утырган Бәйрәмхан. йөзендә иман юк моның, дип уйлады йөзе кырт кискән яр сыман
— Җебегәннең дә җебегәннәре синең авылың башлыклары* Йөз хуҗалыклы авылда калхуз төзеп бетерә алмасыннар инде, йә*
— Минекеләрме * Калхузга җитәкчелек итәргә алынучыларына мөнәсәбәтем юк Ә авыл советы башлыкларын мин дә сайладым Илдәге властька каршы түгел мин Каршы була да алмыйм, чөнки революция куйган власть астында рәтле яши башлаган кешемен Мин өйләнгәч кенә атлы булдык без! Ат Ә. әйе. мин төгәллекне, дөреслекне яратам Шулай булгач, әлегә тагын бер нәрсәне искәртим Юртайда йөз түгел, ә йөз дә сигез ихата бар
— Шуның уникесе кулак хуҗалыгы Тоташ күмәкләшүне шулар тоткарлый һәм алар синең коткыңа бирелгән'
— Алар кулак түгел Әйткәнемчә мин дә кулак исәбенә кермим вәкил агайне, революциягә чаклы безнең гаилә ярлы иде
— Менә-менә. синең авыл башлыкларың да шуны тукый'
— Хак әйтәләр Унике хуҗалыктан кулак буларак сөрелерлек бер генә кеше дә юк Революциягә чаклы хәлле саналганы авылыбызның хәзрәте Аны да эшләмичә баеганга исәпләп булмый Авыл халкы аңа шәригать нигезендә сәдакасын бирде Әмма, моңа җавап итеп, хәзрәт халыкны бер иманда тотты Димәк ки. аңа хезмәте өчен түләнде Шулаймы’
Бикмураев урыныннан торды, өстәлгә кул аркасы белән суккалады.
— Син нәрсә, мине дә үз ягыңа аудармакчы буласыңмы ' Намуслы совет работнигын төпсез сазлыкка өстерәргәме ниятең’ Үз арбасына мине — чын совет кешесен утыртмакчы. әй!
— Ашыкма, калхузүзәк вәкил, минем арбамда сиңа аталган урын юк. - дип тынычлыгын җуймыйча туктатты аны Бәйрәмхан Без ипләп сөйләшик, кычкырышырга тотынсак, хаклыкка җитмәбез Ә миңа хаклыкның өстенлек алуы кирәк Утыр син. югыйсә, миңа очып кунарга торасың Бу әзмәвер гәүдәң белән мине чебен урынына сытуың мөмкин
— Кирәк икән -кунармын' Синең кебекләрне авылдан сөреп, күк түбәсенә дә кунармын'
— Ә минем ниятем — синең миңа, минем кебекләргә, үзебез теләгәнчә яшәргә юл куюыңа ирешү Син безне авылдашлар каршында, район һәм Татарстан җөмһүрияте каршында, ахыр килен, ил каршында якларга тиешсең Үзебезчә яшик без. Юл бирегез.
— Мин синең кебекләрне якларга тиешме9! Ю-ук! Калхузга керегез! Безнеңчә яшәгез — мин вәкил булып килгән Юртай тоташ күмәкләшергә тиеш' Райбашкарма рәисенә сүз бирдем. Юртайны тоташ күмәкләштерәм. сөрсәм дә. ике кулактан арттырмам, дидем
— Мин калхузга кермәячәкмен
— Димәк, сөрәбез сине!
— Сөргенгә җибәрерлек гаебем юк Мин җинаять кылмадым
— Калхузга кермисеңме9 Кермисең' Жинаятең бу синең. Башкаларны унбер хуҗалыкны, калхузга кермәскә котыртасыңмы7 Котыртасың' Монысы тагын да зуррак җинаятең. Совет властен санламавың' Бик беләсең килсә, җәһәннәмгә үк сөрербез!
Бәйрәмхан. ә бит. чыннан да. шундый гаепләр ташларга күп сорап тормас бу калхузүзәк вәкил, дип уйлады Маңгаен, чәчләрен ышкыштырды. бераз вакыт җавапсыз торды
— Тавышны күтәрмичә сөйләшергә килешкән идек.— дип тураеп утырды ул — Сүздә тору кирәк Кызып китсәм, холык пырдымсыз. син мине түгел, мин сине чебен урынына сытуым ихтимал, күреп торасың, гәүдәм кукраеп катмаган Тагын бер кабатлыйм хөкем чыгарырга ашыкма Мин коткы белән шөгыльләнмәдем Совет властен сан итүем хакында шулай ук анык әйттем Инде бүлдермичә тыңла Мин җиткелекле яшим Калхузга кушылмаган унбер хуҗалык та ким-хурлардан түгел. Безнең ишеләрдән калхузга керүчеләр булды, шактый алар Авыл гел ярлылардан гына тормый, совет корылгач. авыл ярлылыктан тизрәк чыга барды Белдергәнемчә, мин үзем дә совет булгач кына тамагы туючылар исәбенә керәм. Моны бөтен Юртай белә Ләкин мин үзем үз гаиләм турында кайгыртам, мин башкаларга хуҗа түгел.
— Чеп-чи кулак идеологиясе' Авылыгыз ярлылары турында кем кайгыртырга тиеш? Аларны хөкүмәт җилкәсенә атландырмакчы буласыңмы7
Бәйрәмхан. йодрыкларын селтәп. Бикмураевка таба атлады, вәкил ул якынайганчы ук урындыгында артка кайшалды Шул чакта өйалдында идән шыгырдады. Бәйрәмхан кинәт тукталып калды кулларын уа-уа урынына кире барып утырды Шыгырдау тынды, керүче дә булмады.
— Ата ялкауларны үз җилкәмә атландырмам' Эшләрен эш итеп эшләсеннәр' Совет рәхәт яшәргә җир бирде, шөкер Әмма эшләп аша. диде Минем җилкәмә йок җитәрлек өелгән, туачак балаларыма гына буш урыннар бар анда, шуны бел. калхузүзәк вәкил! Инде тагын шуларны да белеп тор. безнең гаиләне авылдан сөрү ниятеңә керешсәң. бик тә кирәк булыр болар сиңа Гаиләмдә минем сигез җан. әти. әни. үзем хатыным һәм дүрт балам Әти-әни картайды, малай мәктәпнең икенче сыйныфына күчте, сеңелләре аяксыздан-күтсез. дигәндәи кечесе бишек юешли Безгә бер сыерның сөте җитми Шөкер. кышлаган танабыз бар. Тормыш бит. әле картлыкка чыкмадык, тагын балаларыбыз булыр, миңа да. хатыныма да утыз ике генә яшь Ике сыер асрап җибәрербез, дибез. Сарык малы ишле, кош- корты да җитәрлек Атларыбыз, әйе. икәү Шөкер. Хәзергә.
— Анысын ишеттем Калхузга атлар күп кирәк. Иң киме — берсен бүген үк алырбыз Кулак буларак кумаган очракта да. дим
Бәйрәмхан көлеп җибәрде
— Ала алмаячаксыз, чөнки Кара биябез—инче Ә әнә ул Коба алаша — Кара биянең беренче колыны. Бүген-иртәгә көткән туагы- быз шулай ук инчедән була
— Инчесе нәрсә тагын7
— Бәрәкалла, син үзебезнең татар адәме ләбаса! Кайда үстең соң син’’ Инчене белмә инде, әкәмәт'
— Син минем кайда үсүемне тикшермә! Шул ук син әйткән татар арасында үстем ф
— Димәк, татарның гореф-гадәтен белергә мәжбүрсең Хатынга 3 үз ата-анасы ягы биргән аяклы мал инче була. Бу аяклы мал гомере " буена аның үз милкендә исәпләнә Хәтта син дә. калхузүзәк вәкил ч булсаң да. инчене хатыннан тартып ала алмыйсың 2
Бикмураев. башын иеп. озын кара чәчләре арасына бармакларын < тыкты Уйлана иде Әллә шәһәрдә яшәүче гаиләсе исенә төште дә 2 шуның иминлеге өчен хафаландымы — балаларына сауган шәбендә- ч ге бер касә сөт юнәтүе дә кыен бит бу бичаракайга яки Бәирәмханга ~ ишле гаиләне алып баруы авырлыгына төшендеме — колхозүзәк вә- * киле дә кешелек сыйфатларыннан мәхрүм түгелдер ләбаса Ләкин х аның аскг> карап утыруына икенең берсе дә сәбәп булмаган икән %
— Син миңа яшьтәш икәнсең үзең, әмма аң дәрәҗәң бик түбән * синең,— дип тагын иснәнде вәкил Төн йокламавы сиздерә — Гәзит- s ләр дә укымыйсың икән Хәзергесе вакытта кайсы гына гәзитне * кулыңа алсаң да. кулакларны бетерү турындагы чакыруларны күрерсең Кулакларга юлбашчыбыз иптәш Сталин бәясе һәр санда бар я Иптәш Сталин яза. партия авылда кулакларны чикләү политикасын- 2 нан бетерү политикасына күчте ди Менә без шушы сүзләргә таянып эшлибез Җитәкче күрсәтмәләр язылган гәзитләр менә монда йөри — Бикмураев өстәл почмагында яткан күн сумкага кагылып куйды — Үземнән калдырмыйм мин аларны' Ә син кулакларны бетерү турындагы карарны да укымагансың Хәреф танымыйсың, ахрысы Юртай авылында бу карар үтәлми Әле мин авылыгыз башлыкларының. бездә кулаклар юк. дигән сүзләренә ышанып. Юртайны тоташ кү- мәкләштермәкче идем Хаталык кыла яздым Үземне дә Синең кебек ата кулакларның калхузга нигә кирәге бар ди” Сезне калхуз- лар-савхузлар алыштыра Иптәш Сталин шулай дигәнме"’ Дигән' Кулакларны бетерергә, дигәнме? Дигән' Бөтен партия әйтте моны' Мин менә шушы карарны үтәргә җибәрелгән вәкил
Ул күн сумкадан торба итеп төрелгән газета алды Кызыл Татарстан • газетасы иде бу
— Менә ул сезгә аталган карар Татарстанда кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү турында ТССЖ — Татарстан Совет Социалистик Җөмһүрияте ягъни. Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карары диелгән Монда, беләсең килсә, кулакларны еракка сөрү яки башка торак урыннарына күчерү турында сүз бара Баштагы ике пунктын укыйк Беренчесе болай Татарстан Җөмһүриятендәге барлык кулакларның, шулай ук Татарстан Җөмһүриятеннән сөрелә торган кулакларның бөтен милкенә конфискация ясарга, диелгән Икенчесендә, кулак хуҗалыкларның милекләренә конфискация ясаганда, аларга йорт кирәге әйберләре (кием, урын савыт-саба һ б ) һәм шулай ук өч-дүрт айлык азык продуктлары калдырылырга тиеш, дип билгеләгәннәр Тиеш, тиеш монысын мөмкин дип тә аңлап була Лры таба синең кебек төгәллек яратучылар игътибарына санап та күрсәтелә ике-өч хуҗалыкка бер ат һәм бер сыер, бер хуҗалыкка икешәр сарык һәм ким дәрәҗәдә кирәк булган авыл хуҗалыгы кораллары калдырыла. Аңладыңмы"’
Бикмураев соравына җавап көтмәстән укуын дәвам итмәкче иде д». Бәй ром хан аны
— Йөгерек укыдың, дөрес укыдың, хәрефне әйбәт таныйсың икән дип бүлдерде Аның кулында да -Кызыл Татарстан» газетасының шул ук саны иде һәм ул Бикмураевның укуын чагыштырып барган иде Моңа вәкил аптырап калды
— Син яңалифне таныйсыңмы'’ Тиз өйрәнгәнсең
— Нигә танымаска’’ Аңгыра зат түгелмен Яңалифнең керә башлавына ике ел. аны танырга өйрәнергә бик җитә бу вакыт Тик хикмәт - карарның төгәл булмавында. Менә син нәрсәне аңлатып бир миңа.— Бәйрәмхан газетасына уң кулының имән бармагын төрткәләде.— бер ат һәм бер сыер ике хуҗалыккамы әллә өчкәме калдырыла’’ Бер хуҗалыкка икешәр сарык, дигәнен ничек аңларга’’ Бөтен җөмһүрияттә бер хуҗалыкка гына ике сарык калдырыламы яисә һәр хуҗалыкка ике сарыкмы? Өч-дүрт айлык ризыкка күпме нәрсә керә?
— Юкка башыңны катырма. Бәйрәмхан! Син кулакларның ничек сөрелгәнен белергә тиешсең Аларга бер нәрсә дә калдырылмый1
— Кулакларны куучылар карарны боза! Карарда бер нәрсә дә калдырылмавы әйтелмәгән!
— Анысы безгә әйтелгән1 Карарда инче-минче турында сыңар сүз дә юк1 Халык гадәте, фәлән-төгән, дип сайрап, атлы булып кал- макчысың. ә1 Хәйләкәрсең! Ата кулак!
— Димәк, син мине башка авыл кешеләрен куган кебек кумакчы буласың’ Кичә син минем атымны ач калдырдың, бүген минем авызымнан ризыгымны тартып алырга исәбең!
— Нигә мин куам ди’ Авылдашларың карар чыгарып сөрәчәк
— Алай Шулай да син. калхузүзәк вәкил, байлыгым турында минем үз авызымнан ишет
— Кәгазьгә терки барыйммы’’
— Анысы синең эш Әйе Минем каралты-курам төзек. Уру- суыру машиналарым бар Бурыч биреп тору ширкәте акчасына алган идем аларны. бурычым вакытында кайтарылды Өйләребез кара- каршы. урам ягындагысын әти салды, анысының аскы ниргәләре туза башлаган, егерме биш ел торган йорт чөнки, тәрәзә яңакларын былтыр гына кабат алыштырдык, түбә тактасы черемәгән Эчкәрге йортны мин җиткердем Өйләнгәч. Ике балабыз тугач кына әле Анысы яңага исәпләнә, димәк Хәзергесе көндә мин шул өйнең икенче катын күтәрәм
— Ике катлы йорт саласыңмы ” Авылың башлыклары шуны да яшергәннәр бит миннән1 Астыртын җаннар!
Бәйрәмхан вәкилнең авыл башлыкларына кагылышлы сүзләрен бу юлы игътибарсыз калдырды Бикмураевка карамыйча сөйләвен дәвам итте
— Әйе йортның икенче катын күтәрәм Нигезен шуңа исәпләп салган идем Гаилә ишле Кысан Балаларны укытасы, әйбәт тәрбияне иркенлектә бирәсе иде үзләренә Укымышлы, дәрәҗәле гаиләләрдәге кебек Хыялда гына калыр микәнни болар Их-х. баш эшләп җиткермәде, алдан башка кермәде шул фикер, хәзер соңдыр. Карале, вәкил иптәш.— дип Бикмураев каршына җәһәтләнеп барды Бәйрәмхан.— болай эшләсәк, ни Болай итик без.— дип буталып алды, шул арада фикерен авылны тоташ күмәкләштерергә килгән вәкил һичшиксез аңларлык итеп түгәрәкләргә тырышты — әйе. нәкъ шулай итик бүгенгә чаклы калхузга кермәгән кешеләрдән аерым калхуз оештырыйк!
— Бер авылда ике калхузмы’’ Хәзерге калхуздан. тәк. сигез тапкырга кечкенәрәк калхузмы9 Кемгә кирәге бар ди ул сезнең бәп- бәләкәй калхузыгызның9 Болай да калхузыгыз зурдан түгел.
— Безгә — унике хуҗалыкка кирәк1 —дип үзенең тапкыр фикеренә рухланып китте Бәйрәмхан — Җирне йөз дә сигез ихатага уртак иткәнче аның бер өлешен унике гаиләгә готаш итү хәерлерәк. Бәлки, унике генә гаилә булып калмас идек Башта төзелгән калхуздан кайберәүләрне үзебезгә алыр идек. Теләкләре булса Үзебезгә тиңнәрен
— Баеракларын. шулаймы9
— Нигә баеракларын7 Эш сөючеләрен
— Син калхузның персидәтеле булыр идеңме7
— Нигә мин рәис булырга ди7 Әнә —диде дә капылт тукталды Бәйрәмхан. колхозүзәк вәкиле алдында кемне дә булса тәгаенләп ф атавы әләк-ошак булып аңлашылуы башына китереп сукты, ә рәислек- - кә хатынының абыйсы Шәйхетдинне исендә тоткан иде
— Йә. йә. кемне’
— Кемне, дип Кемне сайласалар, шул булыр иде безнең хуҗа- В лыкның башлыгы Моны хәл кылырга ялгызымның вәкаләтем юк
— Бушка хыялланма. Бәйрәмхан' Сөрәбез сине' Авылдан берәү- ~ не булса да сөрмәсәм. минем үземә гаепне тау итеп өячәкләр Кулак- ? лардан калхуз оештыру өчен җибәрелмәгән мин монда' Калхуз ку- i лактан башка гына була' Кулаклар өереннән калхуз оештырмакчы- ♦ сың. ә7' Барып чыкмас' Мондый коткыңа бүген үк берәр чарасын кү- = рербез! Күрермен! Кулаклар калхузы оештырмакчы. әй' 2
Бәйрәмхан монысына нинди җавап кайтарырга белмәде, башын * чайкап аптырап калды
-— Мәрхәмәт белмәс бәндә икәнсең.— дип ишеккә таба юнәлде > ул — Син кешене тереләй тунарга әзерсең Революция, дидек, совет. дидек, тигез хокук, дип мактандык —■ Бәйрәмхан кире борылды да — Гражданнар сугышында революцияне яклап сугыштым мин' —дип күкрәк какты — Революция кешесе мин'
— Шапырынма' Мин дә гражданнар сугышында кулга кылыч тоттым Мактанмыйм бит. Ә синең гражданнар сугышында кайсы яклы булуыңны тиз ачыкларбыз' Хәер, аклар ягында инде югыйсә хәзер кулаклар калхузы оештырырга җыенмас идең
— Мин аклар ягындамы ” Их-х. ата-бабаңны' Кем үстерде икән сине” — Бәйрәмхан. йодрыкларын йомарлап. Бикмураевка таба атлады — Совет тәрбияләде микәнни соң сине миһербансыз итеп’ Юктыр. алай түгелдер' Бүгенге көнгә каян табылдың икән син ' Чеп- чи җәллад бит син'
Ачык тәрәзәдән
— Әти-и! — дигән тавыш ишетелде
Малае Корбәт тавышы иде Бәйрәмхан тәрәзәгә атылды
— Әти' Кара бия колынлыйсы итә’
— Тезгенен ычкындыр алашаның' — дип кычкырды малаена Бәйрәмхан һәм. кабаланып, тәрәзәдән төшә башлады, киндер алъяпкычы кадак башына эләгеп ертылды, шуны ычкындырганда терсәге бәрелде дә. бер өлге пыяла челтерәп-чыңлап коелды
Малае Корбәт үзен тыныч тота, бик әһәмиятле эш башкаручы кеше кебек җитди иде
— Ашыкма әти Пыяланы әрәм иттең, үзебез куясы була бит аны,— диде ул Бер уңайдан әтисе әлегә белмәгән эшен мактанып хәбәр итте — Әти Кара бияне мин алып мендем Алашаны алырга төшкәч, аның ялваргандай торуы күз алдыма килеп уяндым Ашыкма син. әти Кара бия янында бабай белән Шәйхетдин абый калды Әни синең кая киткәнеңне белмәде Шәйхетдин абый кәнсәдә түгел микән, дигәч, мин туры монда йөгердем _
Малаеның сүзләре Бәйрәмханның аңына барып җитмәде Ул атка инде атланган иде. тезген очы белән Коба алашага уңлы-суллы сукты һәм ат урыныннан ук чабып китте Корбәт арттан йөгерде Бикмураев ачык тәрәзәдән
— Аты шәп күренә кулакның' Мондый атлар калхузга бик тә кирәк - дип карап калды
Авылда беренче төн ат көтүе чыкмаса да. Коба алашаның тояк тавышлары иртән атларның юыртып-сөенешеп кайтуларын искәртте Кайдадыр — әллә колхоз атлары ябылган утарда, әллә колхозга
кермәгән хуҗалык ишегалдында — Коба алашаның тояк тавышларын ишетеп, ахрысы, ат кешнәде Аннары аңа тагын, тагын кушылдылар Зур булмаган Юртайда бер мәлдә ат кешнәүләре тоташ җыр булып яңгырады Моңсу иде бу җыр Моңсулыкка авылда беренче тапкыр ат көтүе чыкмавы сәбәпче иде. Юк. алай гына түгел икән. Кара биянең колынларга торуы авылда күмәк кешнәү кузгаткан икән! Тик Коба алаша гына кушылып кешни алмады, ул томырылып чаба иде. .
Колын туды Бия колын Аңа исем кушарга Бәйрәмхан. әтисе белән киңәшкәч. Корбәткә әйтте:
— Колын үсеп җиткәндә, син дә ат җигәргә ярарсың.— диде ул — Аны үзең карап үстерерсең.
— Әти. мин аны иң элек тырмага җигәрмен, яме!
Бәйрәмхан. колынга сокланып торган Корбатнең җилкәсенә кулын салып, аны үзенә елыштырды.
— Атны башта сиртмә арбага җигеп өйрәтербез, улы.м Шулай кирәк
— Алайса башта тарантаска утырып урам әйләнәм!
— Монысы бөтенләй дә ярамый' Сөрхәнтәйлеккә йөз тотуың булыр иде монысы, тырай тибеп йөрүче малай итеп үстермим ләбаса мин сине Атка элгәре җиңел йөк тарттырырсың. Кара биянең соңгы колынлавыдыр бу. Шуңа күрә колынга исемне син куш. Үз атыңа
Малай, үзенә аталган колыны булудан дулкынланып, югалып калды, исемне тиз генә таба алмады Беравыктан.
— Кара Кара — дип кабатлады. Кара бия. дияргә иде исәбе. Исем табышуда булышып җибәрүен көтеп, әтисенә карады, әмма әтисе малаеның үз башын эшләтүен көтте— Кара Кара Юк. аның әнисе Кара бия. Әти. таптым! Бәләкәй бия!
— Ярар Тик. улым, колын гәүдәгә, сөбханалла. Кара биянең үзеннән кечкенә булмаячак.
— Кара биянең колыны булгач, анасыннан барыбер бәләкәй була ич инде ул
— Мин риза Шулай уйлавың хәерле.
Төш узгач. Корбәт Шәйхетдин абыйсын чакырып чыкты. Бу йомышны үтәгәч, әтисе аңа уенга онытылып югалмаска, өй тирәсендә булырга кушты Ә Бәйрәмхан һәм Шәйхетдин баз өстенә корылган такта алачык эченә кереп сөйләштеләр Монда бөркү түгел иде. аннары кергән-чыкканның күзенә чалынмыйсың, алачык түр өй каршындагы җимеш бакчасы почмагында, урамнан узучыларга тавышлары ишетелмәячәк
Бәйрәмхан. кәнсәдә соңгы мәлдә кызышып сикереп торуын һәм ашыгудан тәрәзә ватуын да әйтеп, колхозүзәк вәкиле белән әңгәмәсенең эчтәлеген сөйләде.
— Тәрәзәдән йөрергә яратасың инде син.— дип көлеп куйды Шәйхетдин.— Андый гадәтең бар.
— Нәрсәгә ишарәләвең булды бу?
— Сеңелгә өйләнергә теләвеңне безгә ничек ирештергән идең9 Оныттың мәллә? — дип һаман да көлемсерәде Шәйхетдин, аның шаяртырга тырышуы Бәйрәмхан сөйләгән сүзләрне күңеленә сеңдереп өлгерү өчен кирәк иде
— Әй. ташлачы1 — дип кул селтәде Бәйрәмхан.— Аңлап торасың лабаса. шаяртыр чак түгел! Безне авылдан сөрергә торалар! Ашыгыч чарасын күрергә кирәк! — Һәм. өйләнүе күз алдына килде дә. үзе дә елмайды — Ә-ә-ә инде хәтереңә төгәл төшерәсең килсә. Шәйхетдин абзыкай Хуриягә өйләнәчәгемне тәрәзәдән кереп әйтүем мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә кирәклектән иде. урамнан әйләнеп ишегегездән керергә вакыт калмаган иде!
..Хәтерендә .. Ян бакчага бәрәңгене кичә утыртып бетерделәр. Күрше Шәйхетдиннән ат алып торып, сука белән ярдырып салдылар. Булышырга күрше-тирә керде. Хурия дә бар иде Соңгы ике елда Хурия Бәйрәмхан белән бик аралашмас булды, бала чакта, буйга җиткәндә дә. Бәйрәмхан тирәсендә чәтелдәп йөрер иде үзе югыйсә ф Әле быел, кар эреп беткәч инде, кичке уңайда очраштылар да. , Хурияләрнең капка төбендәге эскәмиядә утырып тордылар Гаҗәп 5 тә булды инде: элек чәте-чәте килә торган Хурия ни сөйләшми, ни * кереп китми, утыра шунда телен йотып. Бәйрәмханга туры карама- 2 ган булып Кичә бәрәңге салганда да гел Бәирәмханның әнисе янын- £ да булды, егетне күрмәмешкә салышты Күрше Хуриянең. Акыллы 2 Хуриясенең үзен тотышы нигәдер үзгәрде Әллә Бәйрәмханга гына $ шулай тоеламы соң бу.. £

Бәйрәмхан белән ә i исе бүген иртәдән бәрәңге бакчасының түр кир- = тәсен яңартып кора баш таганнар иде Озакка сузылды, баганалары че- регән икән, яңа 6ai апаларга ырмау алу кулны тотты, ә югыйсә бага- > наларны алыштырырга исәпләмәгәннәр иде Шулай инде искегә ти- * мә Соңгы багананы утырткач, әтисе ишегалды тирәсендәге эшләрне ® карарга кереп китте, соңгы торыкны Бәйрәмхан үзе генә тотып бе- и терә иде инде Киртәләр арасына куярга тезләнеп шакмак кискәндә. Г янына әнисе килде
— Күршеләргә димче керде.
Егет эндәшмәде.
— Әллә ишетми инде. Хурияне димлиләр' Чукрак!
— Ә-ә‘!
Бәйрәмхан кашларын җыерып, күзләрен акайтып әнисенә карады. әйтерсең, күршегә димче килүенә әнисе гаепле иде Кул пычкысын селтәп атты, сикереп торды да. үзләренең һәм күршеләренең бакчаларын кисеп. Хурияләргә таба йөгерде Алты почмаклы йортның түрдәге урта тәрәзәсе ачык иде. өйдә табын янына утырырга җыенып торучыларны сискәндереп, шул тәрәзәгә килеп капланды, ойдәгеләр аны-моны аңышып өлгергәнче, кереп каршыларына да бас-ты.
— Хуриягә мин әйләнәм'—дип ярып салды ул.— Димчегә ризалык бирмисез! Күрегезче бу күршеләрне, астыртын эш йөргмәк- челәр!
— Кыз димләү турында сүз булмады бит әле. Бәйрәмхан энем, — дип күрше егетен дуамалланудан туктатырга тырышты Шәйхетдин
— Булырга тора' Әмма булмаячак! Син Шәйхетдин абый Хуриягә әтисе урынына калган кеше, мин җибәрәчәк димчене каршыларга әзерлеген күр'
— Бәйрәмхан. безнең өйнең ишеге дә бар. ишектән керәсе идең
— Ишегегездән кергәнем бар. Шәйхетдин абый Киләчәктә кияү булып керермен! Шулай боерган' Ә син нигә терәлеп каттың*—дип эндәште аннары аралыктан чыгар-чыкмас торган Хуриягә
Мин
- Мин дә мин! Менә шул мин сиңа быел өйләнәчәкмен' Алла боерса, быел игеннәребез уңар да көзге байлык мул булыр Быел гына, димим гел тук-рәхәт яшәрбез. Аңладыңмы шуны Хурия*
Мин
— Йә. ярар, син дә мин'
— Син Син. Бәйрәмхан. шуннан да соңга калдырмассың инде, яме..—дип пышылдады Хурия. Бәйрәмхан ишек катына якынайгач; үзенең авыз читләре калтыранды, күзләре челт-челт йомылып ачылды, егет тупсаны атлаганда, аңа омтылмакчы булды, әмма егетнең барыбер туктамаячагын сизде дымсу күзләрен яшереп йөзен каплады
— Хуриягә өйләнәчәгемне тәрәзәдән кереп әйтсәм дә. сеңлең белән әйбәт яшибез. Шәйхетдин абый.— дип хәтерләүләргә чик куясы итте Бәйрәмхан — Беләсең, мин хатынны какмыйм Аннары да килеп. Хурия үзен беркайчан да кактырмаячак
— Менә кияү балакай, синең унике хуҗалыктан калхуз оештырырга уйлавың, берәүләр ишектән йөргәндә.— дип әңгәмәнең үзәгенә төште Шәйхетдин — икенчеләрнең тәрәзәдән керүе кебек булмас микән’ Властьлар бер авылда ике калхуз ясауга бармастыр.
— Ялгышасың. Шәйхетдин абый' Ишектән куганда, тәрәзәдән керергә җыенмыйбыз! Без икенче ишек кисәбез' Ә властьлардан күмәкләшеп рөхсәт сораганчы, аерым хуҗалыкларның кечкенә калхуз- га берләшергә ризалыкларын белергә кирәк. Аларга мин йөри башласам. вәкилгә барып ирешәчәк тә коткы таратуга санаячак моны вәкил.
— Бу йомышны миңа йөкләргә җыенасыңмы’
— Сиңа да ярамый
— Кемгә ярый соң’
— Әти әйтә, өчебез, ди. син. мин һәм әти үзе, һәркайсыбыз бе- рәрсенә барыйк, аннары бүтәннәрдән алар белешер, ди.
— Кода дөрес әйтә.
— Ләкин һәркайсына уйлану өчен аз булса да вакыт кирәк Җавапны белер өчен чылбырны буынлап сүтәбезме’ Безнең кайда аяк басуыбызны да күзәтеп торачаклар Төннең дә күзе бар хәзер Ашыгырга кирәк безгә, вәкил бик коры тотмакчы. әйтәм ич. сезнең өйләргә, ди. авыл советы һәм калхуз кәнсәләриләрен күчерәчәкбез, ди
— Тәгаенләп тә куйган Башкаларның йортларын нишләтер икән соң?
— Юкка пошынма, таркату җаен андыйлар тиз таба. Сизеп торам Шәйхетдин абый тереләй тунаячаклар безне! Кая гына сөрсәләр дә. көн күрсәтмәячәкләр Үз илеңдә яшәргә урын бетте Җәллад кулыннан узганчы бисмиллаңны әйт тә. хет үзеңне үзең .
— Әстагъфирулла. диген!
— Гаиләмдә тагын җиде җан Үзем генә булсам, һич кичегүсез үземә үзем кул салыр идем
— Туктале. кияү, ялгыш-яман уйга керәсең
— Көн бетте безгә
— Бәлки, синеңчә булыр — аерым калхуз оештырырга рөхсәт итәрләр Нигә куркырга икән миңа, барысын да үзем йөреп чыгам' Бәлки, оешкан калхузга керергә кирәктер, ни язганын авылдашлар белән бергә күрербез.
— Юк инде, абзыкаи кермим мин анда' Аннары да килеп, мине ул калхузга алмыйлар Бүген инде алмыйлар' Миңа кулак тамгасы сугылды Ә кулакларны төзелгән калхузга алмыйлар Аларны бетерү турында гына сүз бара Ә бетерүне ничек аңларга’ Үтерүме’ Минем хатынның бертуган абыйсы булганың өчен, сине дә алмаулары бик ихтимал Менә нинди заманнар җитте'
Җимеш бакчасында аяк тавышы ишетелгән кебек булгач, алар икесе дә алачык ишегенә карадылар Бәйрәмхан ишек янына ук килде. бакчада кеше-кара күренмәде, аяк тавышы кабат ишетелмәде Кемдер йөргән кебек тоелган гынадыр, күрәсең.
— Мин менә болай уйлаган идем.— диде Бәйрәмхан. бүкәнне Шәйхетдин янынарак күчереп утырды Алъяпкычы кесәсеннән кәгазь чыгарды — Монда бер генә җөмлә Сез унике хуҗалыктан авылда аерым калхуз оештырырга ризамы’ Шушыны һәркайсына укытырга кирәк Бүген малайның башы күккә тигән көн. кемгә кереп сөенечен әйтсә дә. гаеп саналмас Җавабын һәркем үзе җаен табып ирештерер
Баланы катыштыру дөрес булмас
Алачыкның арткы ягында тактага шакыдылар Бәйрәмхан язуны оекбаш кунычына бөгәрләп тыкты Шәйхетдин тәмам каушап, урынында боргаланды
- Әти Әти. дим мин ул өйләрне хәзерендә йөгереп кенә йөреп чыгам! Әти ' _
— Ах-х. синмени әле анда малай актыгы' Кер монда'
Корбәт алачыкка керүгә үк. Бәйрәмхан аның колагын борды х — Алла-а! Әти. колакны өзәсең'
— Өзелсен' Яшертен сүзне качып-посып тыңлый торган колак- а. ның булмавы хәер!
— Мин туакка. Бәләкәй биягә инде, үлән өзәргә дип кергән идем < ич' Үзегез ишетелерлек итеп сөйләшәсез бит
— Яңа туган колын үлән ашаган ди сиңа, аңгыра баш' •
— Бәләкәй бия минем кулны ялады бит. мин аны ашарга сорый = дип белдем =
— Син менә шушы кәгазьне кемнәргә укытачагыңны бел — бу- * лырсың егет’ *
Бәйрәмхан. баланы бутамыйк бу эшкә Уйла әле
Ләкин Бәйрәмхан Шәйхетдин ягына кул гына селтәд»
— Башын эшләтеп үссен минем малай Инде сабый түгел — £ Аннары Корбәтне колынга исем кушкандагыча үзенә елыштырды - S Улым, шушы язуны калхузга кермәгән кешеләрнең йорт башлыкларына укыт Анда латин һәм гарәп хәрефләре белән бер үк сүзләр язылган Риза булганнары сиңа әйтеп үк җибәрсеннәр, калганнары үзләре миңа хәбәр итәр Туктале. син калхузга кергән кешеләрнең дә кайберләреңә сөенечеңне әйт тик аларга кәгазьне укытма Бутый күрмә яме Йөгереп кенә йөр
Корбәт йөгереп кенә йөргән иде. кәгазьне тиешсез кешеләргә укытмаган иде. әтисе кушкан йомышны төгәл үтәвенә сөенә иде ул Әмма өйдә аны көенечле хәл көтте Үзе барган кешеләрнең барысының да авылда аерым колхозга берләшергә ризалыкларын әтисе белмичә калды Бәйрәмханны. район үзәгеннән килеп, алып киткәннәр иде Вәкил Бикмураев. Юрта й дан район үзәгенә телефон чыбыгы су-зылмаган булса да. милициягә хәбәр салу әмәлен тапкан, димәк Бәйрәмхан әйткәндәй әшәкелек кылуда җәһәтлеккә һәм үҗәтлеккә кем шушылай ныклап өйрәтте икән бу бәндәне
Уразманов Бәйрәмханны раймилициядә тынчу һәм караңгы келәткә яптылар Кулга алынуының иртәгесен үк күкрәк баласын күтәреп килгән хатыны Хурияне аның белән очраштырмадылар, китергән ризыкларын алмадылар Хурия ире ябылган келәт янына бара башлагач. аны. җилтерәтеп, милиция башлыгы бүлмәсенә алып керделәр Мондый түрәләрне күреп белмәгән авыл апасының начальникка үтенечен әйтергә көче җитмәде Ул. идәннән түшәмгәчә тәрәзәле зур бүлмәнең тупсасын атлап керүгә, телсез калды баласын тартып алуларыннан куркып күкрәгенә ныграк кысты Каты ук кысты бугай сабый елап җибәрде Хуриянең авыз читләре калтырана күзләре челт-челт йомылып ачыла иде Тик аның бу хәрәкәтләре Бәйрәмхан өйләнәчәге турында хәбәр иткән чактагыдан үзгә иде ул чактагы шатлык урынына хәзер кайгы иде Озакка сузылачак һәм онытыл-мас кайгы иде
Бәйрәмханны ябылудан атна туласы көнне иртән чыгардылар Хурия аны кууларына һәм үзен дә ябып кую белән куркытуларына карамастан милиция бинасы янында беркая да китмичә көтте Ирен күргәч, кулындагы кечерәйгән төенчеге төшеп китте, баласын ычкындырмаска көче җитте. Бәйрәмханга таба берничә адым атлагач акрын, бик акрын сыгылып җиргә утырды Аның каршына әле атна элек кенә кодрәт иясе булган Бәйрәмханы килә иде Килә иде’’ Юк.
килми ә инде ап-ак чәчле, җилкәләре салынган, аяк буыннары тотмаучы Бәйрәмханы сөйрәлә иде — бер атнада кешене нинди хәлгә калдырып була икән Хәлсез ир хатыны белән баласы янына егылды.
— Исән..
— Исән. Хурия Тик бу кызыбыз төпчегебез булыр инде
Хурия. баланы әтисе алдына куеп төенчекне алып килде, ашъяулыкта моннан ике төн элек абыйсы Шәйхетдин качып кына китереп киткән ризыклар бар иде әле. Каршыдагы тыкрыкка керделәр. Киртә буена утырып, тамак ялгадылар Кайту ягына атладылар. Хурия шул чак теге көнне Корбатнең йомыш белән барган кешеләрдән аерым колхоз төзергә ризалык алып кайтуын әйтте.
— Алайса.— дип туктады Бәйрәмхан.— алайса, алайса райбашкармага кереп, үз калхузыбызны оештырырга рөхсәт алыйк. Тагын кайчан монда килермен аннары, эшне бетереп кайтырга кирәк
— Әйтәсем калмаган икән
— Юк-юк. алай димә. Хурия Безнең бит әле Юртайда яшисебез бар Безне төзелгән калхузга инде алмыйлар Унике ихатадан ширкәт булып, кендегебез киселгән төштә яшәрбез, шәт.
— Әллә кермисеңме соң. Бәйрәмхан? Киемнәрең керләнгән. Дәү кешеләр янына болай керү уңайсыз. Яланбаш килеш тагын.
— Ә-ә, эшләпә онытылган икән Мин аны баш астына салып йоклый идем.
— Чәчләрең ап-ак...
Бәйрәмхан чәчләрен сыпырды.
— Агарганмы. Ярар, кайчан да булса барыбер агарасы инде алар. Баш исән булсын
Райбашкарма рәисе катына ук керә алды Бәйрәмхан авылдан олы үтенеч белән килгән ярлы кешегә санап, аны тоткарламадылар Тик йомышы уңмады, райбашкарма башлыгы Юртайда тагын бер колхоз оештырырга рөхсәт итмәде
— Социализмга кулаклар калхузы кирәкми. Уразманов!— дип кырт кисте ул.
— Без кулаклар түгел, үз көчебез белән көн күрүчеләр. Без аерым ширкәт булырга телибез.
— Телисез ’ Ә син башкаларның теләген каян беләсең?
— Мин барысының да ризамы-юкмы икәнлеген белешергә малайга кушкан идем Алар риза булган, хатыным шуны әле әйтте. Мин моны вакытында белмәдем, малай кайтып өлгергәнче мине милиция алып китте.
— Их син. мескен кулак калдыгы' — дип көлде райбашкарма рәисе — Кыяфәтеңә кара, хөрәсән бит син' Нинди калхуз оештыра аласың ди син' Калхуз оештырырга Бикмураевлар кирәк! Малае да калхузга каршы үгеткә керешкән икән моның, ә1 Аннары.— дип тавышын тагын кискенәйтте рәис. авылың хәлләрен белмисең икән син. авылыңнан аерылгансың
— Ябылуда идем
— Сине авылдан аерып торган арада. Уразманов. вәкил Бикму- раев шәп эшләде Юртайда' Авылны тоташ күмәкләштерергә тырышуыбыз сезнең өчен ләбаса! Калхузчылар сөрелмәячәк Ә син. аңгыра баш. шуны аңламыйсың Күмәкләшергә тешең-тырнагың белән каршы торасың Бикмураевны кыстык бераз, ату бит башта барган авылының яртысын кулак буларак сөрде, чамасыз кыланды. Юртайдан бер-ике хуҗалыкны гына сөрермен, алай да булдыра алам, дип сүз бирде Тәк Юртайда кичәгесе көнгә. . Тәк-тәк. .— Райбашкарма рәисе өстәл өстеннән бер бит кәгазь аерып алды.— Тәк Юртай менә монда икән Юртайда кичәгесе көнгә күмәкләшмәгән өч кенә хуҗалык калган Димәк ки. син кулаклар калхузы оештыру турында тилереп кенә йөрисең
-Сындырганнар икән күбесен —дип уйлады Бәирәмхан.
— Ә сез өч хуҗалыктан калхуз булып берләшергә рөхсәт итегез' Бер авылда ике калхуз ярамый дисәгез без ширкәт булыйк соң'
— Әйтәм ич. тилермә. Уразманов' Иртәгә Юртайда калхузга кермәгән бер син калачаксың Яхшылыгым тисен үзеңә — тизрәк Юртаеңа сыпырт та сөрелереңә әзерләнә тор' ’
— Хәзергә кыласыз да кыласыз, кайчан да булса башыгызны ; тотарсыз Ә бит элгәре, кылганчы, дим. башыңны тотып уйлану - мәслихәт
Алар авылга кичкырын кайтып керделәр Капка төбенә җиткәч. < урам як өйдән Бикмураев тавышын ишетеп туктады Бәйрәмхан 2 Ни кыла монда бу җәллад9 •
Тәрәзә турына барды Өй эчендә элекке җиһазлар сирәк күрен- 2 де Бикмураев һәм авыл башлыклары каршында Шәйхетдин белән ♦ Юртайның хәзрәте калтыранып утыралар иде
Эчкәрге өйдә тын Мунча тәрәзәсендә тонык ут күренә
Бәйрәмханнарның ике өен дә колхозга алу турында, үзләренә. > сөрелгәнчегә чаклы мунчада яшәргә боерып, авыл җыены бүген ка- * рар чыгарган икән Абзар-курага, мал-туарга әлегә тимәгәннәр Мун- * чада бүген сигез җан кунарга тиеш иде Ләкин Бәйрәмхан. авыл җые- ■- ны карары белән ризалашмыйча, барысына да йоклау урынын келәт- " кә күчертте Әле төн озынаюга керешмәгән, төнгә көндезге җылы _ мулдан кала, келәттә туңмаслар.
Болай булгач, китәргә әзерлек күрергә кирәк иде Бәйрәмхан. үзләренә нинди маллар — атларның берсенә булса да төянеп китәргә кирәк ләбаса — калдырылачагын белергә теләп авыл башлыклары янына керергә теләгән иде дә. Хурия, телеңне әрәм итмә, дигәч, бу фикереннән кайтты
Шулай шул. колхозүзәк вәкиле Бикмураев. кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү турында карарда бер хуҗалыкка ат калдыру турында әйтелмәгән, дип кенә авызыңны йомачак Әллә соң Әллә соң. тукмап акылга утыртыргамы бу вәкилне9' Юк дип башын чайкап уйлануында булды Бәйрәмхан. әти әйткәндәй, иш >кне колагын кисеп кенә чапкын итеп булмый Ишәк шулай ук түш >к кадерен дә белмәс, ишәккә алтын ияр куйсаң да һаман ишәк булып калачак ул Гаҗәп бит. әй. мин дә. Бикмурай да революцияне яклаганбыз. Ә хәзер. ил тынычлангач, бер-беребезгә дошманнар
Билгесез сәфәргә әзерләнә башладылар Карт белән карчык та күтәрә алырлык төенчекләр төйнәделәр, киемнәренең яңаракларын киделәр Балаларын йоклаткач. Хурия дә җыенды Бәйрәмхан җыенуга катнашмады мунчада су җылытып юынып алгач, келәтнең ишек яны стенасына сөялеп, сүзсез утыра бирде Әти-әнисенең. Ху- риянең, синең аркада шушы хәлгә төштек, дип рәнҗүләреннән курка иде ул Ләкин аңа берсе дә үпкә белдермәде Малае Корбәт йокламый икән, урыныннан торып, әтисенең тезенә таянды
— Әти. без барачак төштә мәктәп бармы соң’ Мин татарча гына укый беләм бит Аннары тагын Бәләкәй бия арыр инде ул. име Аны арбага яткырып булмыймы соң9
Бәйрәмхан Корбатнең башыннан сыйпады, малай йокыга изрәгәнче озаклап сөйде
— Шундый сорауларың булуы хәерле, улым Мәктәп Татарча Бәләкәй бия арыр, дисең инде Үзебез арымагаек
Төн уртасында капка төбенә җигүле ат килеп туктады Ишегалдыңда ят тавышлар ишетелде Бәирәмхан келәт ишеген ачты
— Менә кайда качып ята икән ата кулак' — диде милиционерларның берсе Бездән кача алмассың* Киен’ — дип боерды ул Бәи- рәмханга Тизрәк бул' Малаең кайда' Кечкенә агентка да дөнья күрсәтик'
Бу юлы. Бәирәмхан белән бергә, аның тугыз яшьлек малае Корбатне дә алып киттеләр
Утызынчы елның июнендә таркатылган бу гаиләдән Юртайга кайтып йөрүче булмады Бәйрәмханның әти-әнисе. хатыны Хурия һәм Бәирәмхан үзе инде вафат гүрләре Юртай кар .ясе каберстанында түгел, төрле төбәктә Корбатнең сеңелләре, хәтта өлкәне дә — Юртайдан киткәндә алты яшь тулганы да — авылны хәтерләмиләр Ә Корбәт авылын онытмый, аның анда бик кайтасы килә.
Кайтыр да иде Ләкин әтисе белән аны алып киткән чакта бер йөз дә сигез ихатадан торган Юртай авылы беткән икән инде Шулай да Корбәткә Юртайда хәзер дә атларны төнге көтүгә алып чыгалардыр кебек Тын кичләрдә малайлар, атларына атланып, авыл башындагы күпер төбенә җыелалардыр Көн узып бер-берсен сагынышкан атлар кешнәшәләрдер. Иртән тук атлар Юртай урамына юыртып килеп керәләрдер . Алар арасында Корбәтләрнең Юртай ихатасында туган соңгы колын — Бәләкәй бия дә бардыр кебек.
1988