Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЕН СУККАН ИМӘН


Иделнең уң ярында татар хатын-кызларыннан иң өлкән һәм бик тә үзенчәлекле шагыйрә Газизә Сәмитова туып үскән Ташлыяр исемле авыл бар Теплоходта Волгоград белән Әстерхан шәһәрләре арасын үткән саен күңелемдә шул авылны күрү теләге туа иде. Әмма һаман ничектер форсат чыкмый торды.
Былтыр җәй, ниһаять, җаен туры китердем бер сәяхәтем вакытында теплоходтан төшеп калып. шагыйрә авылында, ул яшәгән йортта булдым. аны күреп белгән карчык-корчык белән очрашып сөйләштем, зиратка барып, каберенә баш идем
Кичкырын. шуннан пристаньга кайтырга чыкканда, зират капкасы янында мин кәкре башлы тимер таякка таянган өлкән яшьләрдәге бер агайны куып җиттем Аның бер аягы протез бугай, атлаган саен ишетелер-ишетелмәс шыгырдап куя Елгачы киеменнән булганга, ул миңа пристаньда эшлидер кебек тоелды. Шуңа күрә, сәлам биреп исәнләшкәннән соң. турыдан-туры
— Әйтмәссезме. Әстерханга теплоход кайчанрак булыр икән9 — дип сорадым.
Абзый кеше, карасу-зәңгәр кителенең күкрәк кесәсеннән чылбырлы сәгатен алып, күзләрен кысып карады да
— Юк. пассажир теплоходы тиз булмас әле.— диде.— Ә менә Әстерханга баручы юл участогы судносы озакламыйча килеп җитәргә тиеш Мин үзем Владимировкага шуның белән кайтам. Бик ашыксагыз. капитаны белән сөйләшеп карагыз, бәлкем, сезне дә утыртыр Сизелерлек акцент белән сөйләшүеме, әллә килеш-килбәтеме ничектер таныш кебек тоелды Ихтыярсыздан йөзенә кызыксынып карадым Янәшә барган шәпкә ул да сораулы күзләре белән миңа текәлде Аннары үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды
— Әгәр ялгышсам, гафу итегез Мин сезне кайдадыр күргән-белгән кешегә охшатам, тавышыгыз да таныш шикелле.
Шул арада мин аны үзем дә танып алдым һәм. шундук татарчага күчеп, бу көтелмәгән очрашуга бик гаҗәпләнгән хәлдә:
— Чү. Мирза дус. син ләбаса бу! — дип кочаклап алдым — Хәтернең гаебе юк. без үзебез танымаслык булып үзгәргәнбез
— Анысын дөрес әйтәсең,— диде ул. ябык куллары белән минем иңбашыма каккалап — Яшь вакытта синең дә чәчең чем-кара, куе иде. кышкы суыкта да егетләнеп, яланбаш йөри идең бит Ә хәзер әнә чаларгансың Их-х. аннан бирле Күпме гомер үтте
Әйе. исәпләсәң искитмәле, безнең соңгы очрашуга ярты гасыр үткән дә киткән Үзе бер гомер1 Шулай да мин яхшы хәтерлим, ул вакыт-
Сафа САБИРОВ (1915) — «Су өстендә акчарлаклар». «Йөзмә шәһәр утлары» һәм башка китаплар авторы Казанда яши
та Мирзаны безнең белән бергә хәрби хезмәткә алмадылар комиссиядән үтмәде, пароходта капитан ярдәмчесе булып эшли калды Баштарак хат язышып торсак та. сугыш елларында без бер-беребезне югалттык Инде менә илле еллап вакыт узгач, көтмәгәндә очрашу
Мирза — минем якын яшьлек дустым Кытлык елларны техникумда укыганда, пароходта практика үткәндә, кем әйтмешли, барын — бергә, югын уртак итеп яшәдек. Ул. каникул вакытларында барыр җирем булмаганга мине үзләренә алып кайта бөтен семьялары белән якын итәләр, энесе Хәбиб әдәбиятны бик ярата Тукай Такташ шигырьләрен яттан белә, үзе дә язгалый. кайберләрен миңа да укып күрсәтә иде Минемчә, анда чынлап та уй-хисләрен үзенчә әйтү сәләте, талант чаткысы бар иде
Шуңа күрә дә. Мирзаны очрату белән, күз алдыма шул киң маңгайлы мөлаем яшүсмер килеп басты Очрашу дулкыны бераз басылып, аны-моны сорашканнан соң. Хәбиб белән кызыксынмый булдыра алмадым
— Карале, синең бик тә уңган энекәшең бар бит Хәтерлим, һәр эштә синең күк булырга ярата иде Хәзер ул нихәлдә, тормышта нинди юлдан атлап китте9 — дидем
— Ә-ә аны-ы әйтәсеңме Син Хәбибне хәтерлисеңмени әле7 - диде дә Мирза, теле көрмәкләнгәндәй тынып калды
Беравык сүзсез атлагач, без Идел буена килеп чыктык, биек яр өстендә чирәмдә бераз ял итәргә булдык Мирза китель каптырмаларын ычкындырды, тирләгән ияк астын муенын шакмаклы кулъяулыгы белән ашыкмый гына сөртә-сөртә. дәшми-тынмый утыра бирде
— Дускаем, теге чакны син Югары Идел пароходчылыгында эшли идең бит. бу якларга ничек күчәсе иттең9 дидем озакка сузылган тынлыкны бозып
— Әйе, шулай килеп чыкты.— диде Мирза — Кырыгынчы елны мин эшли торган 'Донбасс* пароходы Түбән Иделгә күчерелгәч. Владимировка затонында кышларга калдым аннары бөтенләйгә шунда төпләнеп, әни белән энекәшне дә үз яныма чакырып алдым Чөнки ул вакытта миңа Казаннан ерактарак булырга, таныш-белешләр күзенә чалынмый яшәргә кирәк иде
Шушы урында мин Мирзадан чүт кенә 'Хатыныңны чакыртмадыңмыни7 -дип сорамадым Чөнки мин Мирзаның туенда кияү егете булып йөргән кеше — аның хатыны Зөлфияне яхшы хәтерлим БезИең техникумда иң матур, иң әйбәт укучы бик тә сөйкемле ул кызга без егетләр барыбыз да сокланып карый идек Аның әтисе мәшһүр драматург һәм артист — безнең драмтүгәрәккә шефлык итә репе тиңияләргә килә иде Әмма, безнең барыбызны да көнләштереп Зөл-фиягә Мирза өйләнде
Ә менә хәзер аның турында да ләм-мим Ул елга аръягындагы томан сарган тугайларга моңсу күзләре белән карап торганнан соң авыр сулады
— Әни бирегә бер дә теләмичә килде. - диде — Хәер, аның сәламәтлеге инде бик какшаган иде. монда гел авылны сагынып моңайды Ул вафат булганда мин үзем фронтта идем Үлгәч мөселман зиратына күмегез дип васыять әйтеп калдырган булгач, аны бирег * китереп җирләгәннәр Менә бүген шулар янына килеп, каберләрен каравым әле Ярар, ул хакта калып торсын әле. ә син үзең монда ничек киләсе иттең бу зиратта кемең бар7
Мин бирегә ник килүемне әйттем һәм аның үзеннән
- Туктале. туганкай, сине ничек аңларга7' — дин гаҗәпләндем Башта әниеңне генә әйткән идең, инде -шулар янына дисең Әллә мин ялгыш ишеттемме9
— Юк. ялгыш ишетмәдең, дөресе шулай — икенче кабердә энекәш йоклый, әле генә син искә алган Хәбибрахман Шулай да - дип
дәвам итте Мирза, авыр көрсенеп — сиңа әйбәт аңлашылсын өчен, сүзне бераз ерактанрак башларга туры килә Мин боларны. якын дустым булганга, сиңа гына сөйлим, мине аңларсың дип ышанам
Хәрби хезмәткә мине сугышның беренче көзендә алдылар. Анда миначылар отрядына эләктем Фронтта хәлләрнең авыр чагы иде. яхшылап әзерләнергә вакыт булмады. Саратов янындагы хәрби лагерьда өч атна чамасы алай-болай өйрәттеләр дә. фронтка җибәрделәр Ләкин миңа анда озак булырга туры килмәде Тиздән. Мәскәү янында башланган һөҗүм сугышлары барышында аягым яраланып, кар өстендә егылып калдым тез капкачым чәрдәкләнгән, кан тамырларым зарарланган булып чыкты
Иртәгесен, эвакогоспитальгә эләккәч, операция ясадылар Аннары. Чабаксардагы госпитальдә берничә ай дәваланганнан соң, кырык икенче елның язында агач аяк белән титаклап, яңадан Владимировка- га кайтып кердем
Шушы урында Мирза, фикерен туплагандай, тынып торды, авыр сулап куйды Ә миңа аның баядан бирле хатыны турында ләм-мим әйтмәве ничектер сәер тоела башлады Авыз йомып утыру озакка сузылгач. мин кабат сорыйсы иттем
— Тормыш юлдашың нихәл соң, исәнлеге-саулыгы ничек9
Мирза миңа туры карамыйча, ишетелер-ишетелмәс хәлсез тавыш белән:
— Төгәл генә әйтә алмыйм, исән булса кирәк.— диде.— Без бит сугышка хәтле, өйләнгәннең икенче елында ук аерылышкан идек
— Ничек алай килеп чыкты соң? Яратышып өйләнешкән идегез бит
— Әйе. бик тату яшәп тә киткән идек Әти-әнисе дә минем өчен үлеп торалар, гомумән дөнья матур, тормыш ал да гөл иде
Әнә шундый рәхәт көннәрнең берендә һич тә уйламаганда-көтмә- гәндә каенатамны, халык дошманы дип. кулга алдылар Зөлфиянең әнисе, театрдан чыгып, каядыр Урта Азиягә китәргә мәҗбүр булды
Ул вакытта андый кешеләргә һәм аның якыннарына нинди караш булганын үзең дә беләсеңдер. Кыскасы, миңа да Зөлфия белән аерылышырга туры килде Бу вакытта ул йөкле иде инде Әйе. берни эшләр хәл юк, заманы шундый иде Дөресен әйтергә кирәк, әни дә. Хәбибрахман да минем бу адымымны өнәмәделәр Хәбиб исә хәтта минем белән рәтләп сөйләшмәс булып үзгәрде.
Аерылышуыбызга өч-дүрт ай үткәч, шундый хәл булды өстәл өстендә Хәбиб калдырган китапны караштыргалап утырганда арадан бер хат килеп төште Адресын күрү белән таныдым Зөлфия кулы Түзмәдем, шундук кабаланып укырга тотындым Хәбиб аңа әнинең һәм үзенең минем өчен оялуларын, борчылуларын әйтеп язган булса кирәк Зөлфиянең җавап хатыннан шул сизелә иде. Туганнарча якын итүләре өчен аларга рәхмәт әйтелгән. Аннары төсе-бите белән миңа бик тә охшаш малай табуы турында хәбәр иткән иде. Менә шундый хәл. дускаем, теләсә нәрсә уйла, теләсәң ничек аңла
Ярар, анысы күптән булган хәл. хәзергә калып торсын, алгарак күчик Ул вакытта без затонга якында гына, үз өебездә тора идек Ишегалдында Алабай дигән бик акыллы чуар этем бар иде Бичаракай онытмаган, капкадан керүемә танып алды, чиный-чиный сырпалана башлады
Ишекне ачып өйгә керсәм, кухняда күрмәгән-белмәгән яшь кенә бер хатын пешеренеп йөри Ачык изүле зәңгәр халат өстеннән ак алъяпкыч бәйләгән, куе чәчләрен артка яткырып тараган. Ул мине ярдәм сорап килүче авыру кеше дип уйлады бугай, күрү белән:
— Медпунктта дежур сестра юкмыни, кай төшегез авырта9 — дип сорады
— Минем бер җирем дә авыртмый, аягым төзәлеп килә.— дидем
мин һәм үземнең кем икәнлегемне әйттем
Ул миңа шинелемне салырга ярдәм итте Аяк өсте генә сөйләшкән арада мин аның Елизавета Николаевна исемле икәнен, затон медпунктында дежур сестра булып эшләвен белдем Ире Севастополь портында кранчы булып эшләгән, сугышның беренче төнендә бомба шартлаудан үлгән Ә Елизавета үзе. бер төркем ятим балалар һәм ундүрт яшьлек энесе белән бергә эвакуацияләнеп, бирегә килгән, болар- ны фатирга безгә керткәннәр Энесе Федор безнең Хәбиб белән яшьтәш. мәктәптә бер класста укыйлар икән
Озакламыйча шау-гөр килеп, алар үзләре дә кайтып керде Икесе дә яланбаш, үзләренчә чәч җибәргәннәр. Хәбиб сизелерлек үскән, өстендә минем иске бушлат Кулымны кысып исәнләште, ләкин кинәт нидер хәтерләгәндәй, кашларын җыерып куйды Аннары сабакташына борылып:
— Федя. таныш бул. бу минем абыем Мирза, фронтовик.— диде һаман Зөлфия өчен гафу итми —дип уйладым мин
- Шулаймы, чын фронтовикмы7 — дип зәңгәр күзләрен очкынландырып миңа карады Лизаның энесе— Менә гаҗәп. Хәбиб, син шундый фронтовик туганың булуын нишләп бер дә әйткәнең юк7 Хәбиб дәшмәде
Без кулларны юып өстәл янына утырышкан арада. Лиза өйгә тәмле ис таратып, тәлинкәләргә уха салырга кереште Мин госпитальдән паекка алган икмәк белән шикәрне дә өстәдем Шәпләп сыйландык
Федя бик төпченүчән икән, чәй янында сугыш хәлләрен сораштыра-сораштыра аптыратып бетерде
Хәбиб табын яныннан элегрәк торып киткән һәм без түр якка чыкканда ул инде йоклап ята иде Шунда ачык ишектән төшкән ут яктысында аның караваты янында стенага эленгән фоторәсемгә күзем төште
Юл кайтып арылган, күрәсең, иртәгесен соң гына уяндым Яшьләр ашап-эчеп инде мәктәпкә киткән. Елизавета алгы якта остәлне җыештырып йөри иде Хәбибнең пөхтә итеп җыелган караватына карау белән, кичә кич күргән теге фотоны хәтерләдем Әмма бүген рәсем юкка чыккан, аның урынында стенада түгәрәк эшләпәле тимер кадак кына тырпаен тора иде Мин Лизага
— Кичә кич монда фоторәсем бар иде шикелле — дидем
- Әйе. ике хатын-кыз янәшә утырып төшкән рәсем бар иде.— диде Елизавета, карават янына килеп карап — Аларның берсе, инде карчык кеше Хәбиб аны әнием дигән иде Икенчесен — тез башына бала утыртып төшкән сөйкемле яшь хатынны — Хәбиб монысы туганыбыз дип әйтте бугай
Елизавета эшкә киткәч, тамакка капкалап алдым да. ишегалдына чыктым. Алабай белән бергә каралты-кураны. бакчаны тамаша кылып йөрдек
Шундый кояшлы матур көнне өйдә утырып буламыни7' Яр буйлап затонга таба киттем Аягым юклыгы бик сизелмәсен дип. мөмкин кадәр аксамыйчарак атларга тырышам
Борыннары белән ярга терәлеп тезелгән буксир пароходлары арасыннан үземнең Донбассны ерактан ук танып алдым Дулкынланып палубага мендем Ләкин биредә таныш йөзләр күренмәде Бөтен команда алмашынып беткән карт-коры да хатын-кыз Шулай да тырышканнар. пароходны ремонтлап, әзерләп куйганнар, тик Иделгә чыгарга капитаннары гына юк икән Минем элек монда эшләгәнлегем не белгәч, әйдәгез, безгә капитан булып килегез дип. үгетләргә тотындылар Затон капитаны да. хәл-әхвәлне белешкәннән соң. шуны әйтте Кызыктыргыч тәкъдим бит. риза булдым Әмма больницада врач, про-тезны күрү белән, башын гына чайкап куйды Капитанлыкка рөхсәт бирү урынына, коры җирдә җиңелрәк эш сайларга киңәш итте Кая ба
рып сугылырга белмичә аптырап калдым, йокым качты
Нәкъ шул чакны күршебез, яше җитмештән узган маякчы карт авырып китте Беркөн шулай хәлен белергә кереп, сүз арасында үземнең зарымны әйткәч, киңәш итте бу:
Безнең идарәдә миңа алмаш таба алмыйлар. Тот та шунда кер Барып-кайтып йөрергә дә ерак түгел, рәхәтләнеп эшлә.
Мине пристаньга якында гына. Актүбә тармагы белән Идел арасындагы утрауда урнашкан постка маякчы итеп билгеләделәр Мәктәптә укулары тәмамлангач Хәбиб белән Федя да килеп, кул арасына керә башладылар
Эш әллә ни авыр түгел кич эңгер төшкәндә фонарьларны көймәгә төяп, тиешле урынга илтеп куясы да ут кабызасы иртән яктыргач, барысын да җыеп кайтасы, куыкларны чистартасы, керосин саласы Боларын гадәттә яшьләр башкара Ә мин яр өстендә баганага тирәнлекне күрсәткеч сигналлар әләм, запас ишкәкләр ясыйм, талчыбыктан сокә үрәм Балык ярыйсы эләгә, күбрәк шуның белән тукланабыз
Эштән буш көннәрне Елизавета килгәли. су буенда савыт-сабаны ком белән ышкып чистарта Ул гомумән эшкә уңган, тырыш хатын булып чыкты Балыкны да әле кыздырып, әле каклап яки уха итеп пешерә, төрләндерә, уылдыкны тәмле итеп тозлый белә; үзебездән арткан балыкны ара-тирә пристаньга да илтеп саткалый
Баштарак Елизавета мине читсенә, өйдә икебез генә булганда сүзсез кала иде Шулай да тора-бара акрынлап ияләште, ә бер хәтәр вакыйгадан соң ул мине бөтенләй үз итте диярлек
Ул чакны көн буе бездә булганнан соң. Елизаветага өйгә кайтырга кирәк иде Аны Актүбә аша көймәдә аргы якка үзем чыгарырга булдым Җилле-яңгырлы кич булса да. яр буенда ышыкта алай хәтәр түгел кебек иде Кузгалып киткәч, ачык су өстендә давыл көчле булып чыкты, ярсу дулкыннар көймәне чөеп уйный, баштанаяк коендыра койрык якта ике куллап көймә читләренә ябышып утырган Лизаның куркуы йөзенә чыккан, ә Алабай шомланып шыңшый иде
Шул мәлне нәрсәнеңдер ажгырып безгә таба якынаюын ишеттем Нәрсә икәнен абайларга да өлгермәдем, ниндидер катер зур тизлектә барган шәпкә яны белән бәреп, көймәбезне әйләндереп үтте
Су өстенә калкып чыгу белән көймәгә тотындым Ә Лиза юк Әйләнә-тирәдән эзлим, кычкырып та карыйм, ул һаман юк Суга батты микәнни7' Карыйм. Алабай ачыргаланып, көймә астына кермәкче була. Әһә. аңлашылды Димәк. Лиза көймә астында капланып калган Коткарганда ул ярым һушсыз хәлендә иде, мин аны яр буена көчкә алып чыктым
Әлеге давыллы кичтән соң Лиза сизелерлек үзгәрде Миңа сез дип түгел, син дип эндәшә, елмаеп сөйләшә торган булып китте Аңа карап мин дә елмаям күңелем күтәрелүен сизәм Яшь вакыттагы кебек дулкынланып. аның килгәнен көтәм. аргы якта яр өстеннән кул изәгәнен күрү белән, аны үзем көймәдә чыгып каршылыйм
Безнең мөнәсәбәтләрне яшьләр, әлбәттә, сизәләр Федя — киң күңелле егет — каршы түгел, апасы белән миңа бәхет теләве күренеп тора Ә Хәбиб киресенчә, отыры салкыная төште, хәзер инде бер миңа гына түгел хәтта Лизага кырын карый башлады
Җитмәсә, үч иткәндәй, караваты янына стенага тагын теге фоторәсемне элеп куйды бу. Күрү белән күзләрем шар булды Рәсемдәге ике хатын-кызның берсе — безнең әни. икенчесе — минем аерган хатыным Зөлфия Тез башына куе чәчле малай утыртып төшкән Лиза күрмәсен дип. карточканы алып, тиз генә яшереп куйдым Бу рәсемгә алар, мөгаен, мин фронтта чакны очрашып төшкәннәрдер
Хәбиб, стенадагы рамның юклыгын күрүгә, кашларын җыерып
— Әнинең сурәтен син алдыңмы7 . Хәзер үк урынына куй! — диде
Бүтән чакны мин ул малай актыгына абыйсы белән алай дорфа сөйләшергә ирек бирмәс идем Бу юлы хаклык аның ягында булгангамы. ничектер уңайсызланып калдым авызын капларлык сүз таба алмадым
— Анда, әни үзе генә түгел, читләр дә бар.— дип акланырга тырыштым
— Нигә чит булсын Үз улың чит була димени’’ Әни соңгы сулышына кадәр алар турында борчылды, аларны ташлама дип, миңа васыять әйтеп калдырды
Мирза, сүзеннән туктап, елганың үр ягына борылып карады • Әнә. безнең теплоход килә Әйдә пристаньга төшик».— диде
Кичке караңгылык иңгән вакыт Көндезге бөркүдән соң су буенда салкынча-дымсу һаваның сафлыгы тәнгә дә, җанга да рәхәт җиңеллек бирә
Теплоход капитаны Мирзаны кадерле кунак кебек олылап каршылады һәм, палубага аяк басу белән, безне кызыл почмакка алып керде
Кызыл почмак дигәннәрен кирәк вакытта ашханә итеп тә файдаланалар икән Ак халатлы кок хатын безнең өстәлгә графин ике кружка китереп куйды
— Эсседә тамагыгыз кипкәндер Кичке аш өлгергәнче менә салкын квас, сусавыгызны баса торыгыз.— диде
— Сине монда яхшы беләләр, бик хөрмәт итәләр икән — дидем Мирзага
— Әйе шул. үзем дә шуңа уңайсызланам.— Мирза көенечле елмаеп куйды — Бу теплоходның исемен күрдеңме соң’’ Алайса ярар, ашыкма, бераздан мин сөйләгәннәрдән анысы да ачыкланыр
Сугышның инде икенче елы булса да. навигациянең беренче яртысы әйбәт кенә барды, пароходлар тәүлек буе туктаусыз йөри бирде, без дә зарланырлык бәла-каза күрмәдек Әмма җәйнең икенче яртысында фронт безгә якынайды Сталинградка килеп җиткәнче үк әле дошман авиациясе Иделнең түбәнге агымында безнең кәрваннарны аяусыз бомбалый иде Дошман миналарына эләгеп, нефть кәрваннары шартлый, пароход тулы пассажирлар һәлак була башлады, бөтен флот төнлә эшләүгә күчте
Мондый шартларда, табигый, безнең эш тә катлауланды, күпкә кыенлашты Көндезләрен туктаусыз күзәтеп торырга һәм. мина төшкән урыннарны билгеләп, шундук трал базасына хәбәр итәргә кирәк Ә төннәрендә кәрваннарны көймәдә чыгып каршылыйбыз, хәвефсез юл күрсәтеп озатабыз.
Күпертми-нитми әйтәм. җитәкчеләр дә эшебездән канәгать була, безне еш кына күршеләргә үрнәк итеп куялар иде
Хәлләр авыр, эш күп булса да. Лиза белән мин чиксез бәхетле Сугыш бетүгә өйләнешергә сүз куештык Минем исәп алай сузмаска иде Әмма ул килешмәде Вакыты кулай түгел, дошманны җиңгәч тә өлгерербез».— дип каршы төште
Август ахырларында дошман безнең участокка бигрәк тә каныкты. көн саен икешәр, очәр мәртәбә килеп мина ташлый башлады Августның утыз бере көнне дә шулай булды Төштән соң өйдә чирек сәгать черем итмәгәнмендер. якында гына самолет үкергән тавышка уянып киттем Ойдән чыгарга өлгермәдем. Федя йөгереп керде, фашист козгынының фарватерга мина ташлавын әйтте
Шундук Хәбибне тралчылар базасына хәбәр итәргә җибәрдем Үч иткәндәй, нәкъ шул мәлне түбән якта борылыш артыннан зур-зур ике ак пароход килеп чыкты Бинокльдән күрәм. икесе дә тал-чыбык- ка төрүле. икесе дә гаскәриләр белән тулы Әһә. мин әйтәм. хәйләкәр фашист миналарны боларга «күчтәнәч - итеп ташлаган икән Пароходларга туктарга сигнал бирдек
Озакламыйча базадан кечерәк кенә тимер баржа таккан Маяк
чы теплоходында тралчылар килеп җитте. Безнекеләр яр өстендә торып калды үзем, өлкән маякчы буларак, тралчыларга мина төшкән урынны күрсәтергә киттем Теплоход алдан бара, корпусы маг- нитсыз булганга, аңа мина куркыныч түгел. Су төбендәге магнитлы минаны безнең арттан килүче трал баржасы шартлатырга тиеш.
Елга үзәге буйлап түбән таба да. агымга каршы да узабыз, тагын һәм тагын үтәбез, барыбыз да тын да алмыйча тралчы баржага карап барабыз Мәгәр мина һаман табылмый, без түземсезлек белән көткән дәһшәтле шартлау яңгырамый
Тралчылар командиры, запастан чакыртылган урта яшьләрдәге лейтенант, каш астыннан карап әйтте:
Монда юк минаны эзләп су сөрүдә ни мәгънә. Әйт әле. ул минаның кай турга төшкәнен үз күзең белән ачык күрдеңме, кирәкмәскә баш әйләндермисеңме7
Уңайсыз булса да дөресен әйтергә:
- Юк. үзем түгел, энекәшем күрде, аның вахтасы иде.— дип акланырга мәҗбүр булдым
Эшне туктатып, кире кайтырга туры килде. Ә түбән очта без туктаткан пароходлар кузгалырга рөхсәт сорап, әледән-әле гудок бирә башладылар.
Болай булгач, аларны тоткарлауда мәгънә юк. тегендә — фронт өстәмә көчләр көтә, корал көтә бит Әнә шулай уйлап, мачта очына рөхсәт сигналы күтәрергә керештем
Шунда Хәбиб каршы төште:
Тукта, күтәрми тор Сез анда мина төшкән урыннан читтә- рәк йөздегез шикелле Аз гына сабыр ит. мин үзем барып күрсәтим әле
Тралчылар командиры каршы килмәде:
Дөрес әйтәсең, энекәш, мондый эштә әштер-өштер генә ярамый. Әйдә, кузгалыйк.
Без очебез дә будка каршында торып калдык. «Маякчы* тагын тимер баржасын өстерәп кире китте. Бу юлы ул без йөргән урыннан шактый сулданрак китеп барды һәм. ак бакен яныннан үтүгә, аның корпусы астыннан болганчык су өермәсе бәреп чыкты, шартлау дулкыны гөрселдәп һаваны тетрәтте
Берничә минуттан без көймәдә барып җиткәндә «Маякчы»ның арткы ягы суга иңә төшкән, матрослар берсен-берсе ашыктыра- ашыктыра аның корпусындагы зур гына тишекне киндер пластырь белән каплап маташа, капитан күперчегендә тралчылар командиры, биноклен як-якка юнәлтә-юнәлтә. су өстендә нидер эзли иде. Мин өскә күтәрелү белән-
Менә бәла! Арткы палубада тралга карап барган җирдән сезнең егет юкка чыкты бит,— диде ул. дулкынланып.
— Ничек инде ул юкка чыкты?!
Мина шартлаудан күтәрелгән өермә баганасы өстемә ишелеп мине аяктан екты.— диде тралчылар командиры, гаепле кешесыман каушап.— суга егылып төшүдән көчкә тотынып калдым. Аякка басып караганда, егет юк иде инде, ул басып торган урында теплоход борты умырылып тишелгән иде.
Ул көнне без Хәбибне караңгы төшкәнче эзләдек, әмма таба алмадык. Иртәгесен күрше участоктан килеп әйттеләр: агым су аның үле гәүдәсен бездән түбәнге участокта яр буена илтеп чыгарган иде
Бу авыр фаҗигане башыма сыйдыра алмыйча. Мирзаның сүзен бүлеп сорадым:
- Аңлашылмый Маякчыкның корпусы магнитсыз булгач, мина ник аның астында шартлаган икән?
Әйе. барыбыз да шулай уйлаган идек.— диде Мирза — Моңарчы фашист һаман магнитлы мина ташлады, без шуны зарарсыз-
лап килдек. Ә бу юлы. бәхетсезлеккә каршы, бүтән төр мина — мотор гөрелдәүдән шартлый торган акустик мина булып чыкты
Безнең Хәбибебез әнә шулай үзенең үлеме белән :<нк>ри зш< ь>ң төялгән зур пароходны юлда һәлак булудан коткарып калды Аны:-; батырлыгы. телдән-телгә күчеп, бөтен Идел буена таралды сл хак га газеталарда яздылар Минада шартлаган теплоход (хминнан чыккач. Хәбиб истәлеген мәңгеләштерү өчен аңа -Маякчы Ш-«мшев исеме бирелде Күрүеңчә, ул әле булса әйбәт кенә йөзеп йөри
Мин Хәбибне Ташлыяр зиратына илт- : әни кабере б<- 1ән яг ■ шә җирләдем Шул көзне үк икесенең дә баш очына яшь каен гырг- кан идем Хәзер алар зур булып үстеләр өтен әйлән-е гирн ямь биреп, үзара гәпләшкәндәй яфраклары бг юн акрын гына лебердәшеп утыралар Быел җәй башында алар янында үземә дә урын билгеләп, барысын бергә чардуган белән ураткан идем Менә бүген шуны буяп кайтып килүем әле.
Гаҗәп хәл. еш искә алганга булса кирәк. Хәбиб үлмәгәндер, вакытлы рәвештә берәр яры киткәндер кебек кенә тоела. аның теплоходын күргән саен, үзен очраткандай булам Менә хәзер бирегә кереп утыргач та. йөрәк телгәләнә, әллә кайчангы хәсрәтле үкенечле уйлар кузгала.
Мин кинәт гаҗәпләнү белән
— Присганьда караңгыда исеменә игътибар итмәгән ид« м. 6v шул теплоходмыни7' — дип кычкырып җибәрүемне си ,ми д-« калдым
— Әйе, Маякчы Шәмсиев» — шушы Аңа бу исем Ф нпилия би Советы приказы белән бирелде Менә хәзер мине ник хорм.»гл..'| - ләрен аңладыңмы инде7 Хәбибкә тиешле хөрмәтне миңа кабул in ip- гә туры килә
Шуның өстенә туган-тумачасыз, ялгыз яшәү үзәккә үтә
— Нишләп ялгыз7 Син Лиза белән өйләнешергә җыенганыгыз турында әйткән идең ич
— Ул ният барып чыкмады. Лизага әллә ни булды '
за тагын уфтанып алды — Хәбиб һәлак булганнан соң ка сирәгрәк йөри башлады, миңа карата ни сәбәптәндер ды Ахырда
— Сугыш хәлләрен үзең дә беләсең. Мирза, диде - мине в< енкоматка чакыртып исәпкә алдылар Кичләрен медсестралар курсы на укырга йөрергә куштылар Озакламыйча алын куюлары ,ы их тимал.
Тиздән аны. дөрестән дә. фронтка җибәрде.ләр Соңыннан медпункт кешеләреннән ишетеп белдем. Лизаны хәрби комио • . .
кыртып алмаган, ул үз теләге белән киткән булып чыкты
Менә шундый хәл. дускаем, теләсәң нәрсә уйла теләсәң ни .» к аңла
Кичке аштан соң без. палубага чыгып, эскәмиягә утырдык Геп лоход төнге тынлыкта сиздерми генә алга шуыша1 Вахта кч ш< - <ш белән мәшгуль начар күренә торган маяклар очрасa UKI.HI < -
алмаштыралар, давыл кузгатканнарын тиешле урыш .. к\ чср> ; • я-лар да. юл уңаена борылып, тагын китеп баралар Мир о ң • ■
утыруы озакка сузылгач, мин аңа
— Сугыштан соң гомерең шул постта үттем- i ........................................ ......
бирдем
— Юк. сугыш беткәнче үк әле. аннан алып, прш . . i , .
башлыгы, аннары диспетчер итеп куйдылар Бантик - . •
тозын баржаларга төяп озатуда эшләдем Үземч» бо i >. . .
шикелле Орден белән дә бүләкләделәр Ул җәһәттән б.-р i - • -
ким-хур түгел, зарланырга урын юк
Әмма мин. ялга чыкканнан бирле, дәваланып булмый торган аныр чир йокысызлык чире белән җәфа чигәм Искитмәле хәл '-.онны
мендәргә төртүгә йокыга китәм дә. шундук саташа башлыйм Бик озак йоклаган кебек, иләс-миләс уянып китсәм, күп дигәндә ярты сәгать вакыт үткән була Аннары инде күзгә һич йокы керми, төштә күргәннәрне төрлечә юрап, төрлечә уйлап ята-ята баш түнеп бетә.
Үзең беләсең, хәзер уйланырлык, баш ватарлык нәрсәләр аз түгел Тормыш күз алдында үзгәреп тора. Кайчандыр без изге санаган кайбер шәхесләр яман залим булып чыкты, каторгага сөрелгән халык дошманнары ның гөнаһсыз корбаннар икәнлеге ачылды.
Бу искитмәле үзгәрешне мин үз күзем белән күрдем, башымнан кичердем Шуннан элек кенә -Зур Идел газетасында безнең техникумга сиксән ел тулу уңае белән очрашу үткәреләчәк, анда укып чыгучыларны очрашуга чакырабыз дип язылган белдерүне күргән идем. Ничектер күңелем җилкенеп китте. Тукта, мин әйтәм, яшьлек елларым үткән шәһәрне, бергә укыган дусларны күреп кайтыйм әле. Шулай дип. Казанга бардым, үзәк мәйданда күтәрелгән Татарстан» кунакханәсендә туктадым. Заманында мин театрал идем бит. бу юлы да беренче кичне үк театрга барырга булдым. Шул ният белән вестибюль-гә төшкәч, афишада үземә каенатай тиешле драматургның исемен күреп шаккаттым Кичен аның пьесасы куелачак икән
— Бу тыелган пьесаны куярга ничек батырчылык иткәннәр икән9 — дип үзалдыма әйтеп куюымны сизми дә калдым.
Шунда минем белән янәшәдә афишага карап торган урта яшьпәр- дәге ир кеше гаҗәпләнеп:
— Белмисезмени, ул хаксызга гаепләнгән булып чыкты бит.— диде
Бу сүзләрдән шатланырга да. кайгырырга да белмәдем, зиһенем чуалды Бераз аңыма килгәч, әле һаман башыма сыйдыра алмыйча дөресен әйтәсезме, чынлапмы, дип сораудан чак тыелып калдым Моннан соң инде театрга барырга аягым тартмады. Киосктан газета алдым да. үзем генә калырга, тынычланырга теләп, бүлмәмә кереп бикләндем Әмма барыбер тынычлык тапмадым. Бераздан, буфетта тамак ялгап кергәч, йокы алдыннан газетаны карый башлауга, тагын шул спектакльгә, төгәлрәге, аны бик мактап язылган мәкаләгә тарыдым Ул тонне йокым йокы булмады, әллә нинди буталчык төшләр күреп саташып чыктым
Иртәгесен телефоннан шалтыратып белдем, очрашу кич белән театр бинасында булачак, моның өчен техникумга барып билгеләнергә кирәк икән.
Уку бинасына барып керүгә, каршы стенадагы стендларда — техникумны тәмамлаучы атаклы кешеләрнең, хезмәт алдынгыларының портретлары. Очрашуга килүче һәркем иң әүвәл үз сабакташлары янында туктала Безнең курсташлардан Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән капитан Кәбир Ибраһимов рәсемнәре куелган.
Бераз читтәрәк. махсус стендта — атказанган педагогларның рәсемнәре. Шулар арасында көтмәгәндә үземнең яшь чагымда төшкән сурәтемне күреп, бик аптырап калдым Рәсем астындагы язуны укыгач кына ул кешенең мин түгел, хәзерге вакытта корабльләр төзү теориясеннән укытучы икәнен белдем.
Шулай да бу охшашлык бик сәер тоелды һәм дулкынландырды мине Канцеляриядә килгән кунакларны теркәүче өлкән яшьләрдәге ханым ул педагогның үзен дә. әнисен дә якыннан белә булып чыкты Минем читләтебрәк кызыксынып сораштыруыма, сүзчән ханым ачык йөз белән бәйнә-бәйнә тезде дә бирде.
— Хәбиб Салихович безнең студентларның иң яраткан укытучысы Әтисе фронтта һәлак булды Әнисе Зөлфия апай да безнең техникумны тәмамлаган кеше Бер ялгызына кыен булса да. улын укытты. кеше итеп үстерде Хәбиб әнисенең өметен аклады Башта безнең техникумны, аннары су транспорты институтын яхшыга тәмамлады 106
Сурәтне күргәч тә башымда шундыйрак фараз ган иде фамилиясе бүтәнчә булганга гына бераз шигем бар иде Ән. сенең исемен дә атап әйткәч, икеләнергә урын калмады, үземә охшаган ■' чибәр ир- егет минем улым булып чыга бит
Минем эчке халәтем йөземә чыктымы, әллә Хәбибкә охшашлыгымны төсмерләп алдымы — ханым миңа ничектер сәерсенү белән текәлебрәк карый, кайда, ничек гомер итүемне җентекләбрәк сораштыра башлады Ярый әле шул мәлне бер төркем кунаклар килеп керде Ханым аларны теркәгән арада мин шыпырт кына чыгып тайдым Бик каушаган булуыма карамастан, ишеккә үткәндә туктап, теге сурәткә кабат карадым Хәтта бит чокырлары, иягендәге ясмык гле генә түгәрәк миңе дә— барысы да минеке иде
Анысы да монысы, сәгате-минуты белән монда Зөлфия үзе килеп чыгуы, бергә укыган сабакташлар очравы да ихтимал бит Теге дөньядан әйләнеп кайткан тере мәет кебек, мондый хәлдә алар күзенә ничек күренәсең, ни дип әйтәсең7. Үземне һәм улымны, элеккеге хатынымны уңайсыз хәлгә куюның, инде әллә кайчан онытылган имеш-мимеш гайбәтләрне кабат кузгатырга сәбәп бирүнең ник кирәге бар17 Һәм мин очрашуга бармаска булдым, шул ук көнне беренче очраган поезд белән кире кайтырга чыктым
Шәһәрдә әллә ни сизелмәгән иде. поезд кузгалганда вагон тәрәзәсеннән карауга кинәт бик ямансу булып китте Кайчандыр Зөлфия белән кулга-кул тотынып йөргән Кремль тауларын. Казанка буйларын күрен күңелем тулды Хәзер дә. уйлап торам да. исем-акылым китә, үз бәхетемне үзем җимердем бит. адашкан эт шикелле, бер башым торып калдым, һичкемгә кирәгем юк
Шулай да моңарчы мин бик бирешмәдем Бер мин генә түгел, тормыш шулай кушты дип үз-үземне юата идем Бактың исә. һәркем минем кебек коелып төшмәгән Әнә әтисе репрессияләнгән Зөлфиягә курыкмыйча өйләнүче, баласын уллыкка алучы киң күңелле кыю кеше дә булган бит Әнием белән энекәшем Хәбиб тә авыр көннәрдә Зөлфиягә терәк булырга тырышканнар Зөлфия дә җавапсыз калмаган. рәхмәт йөзеннән улына Хәбиб исемен кушкан Хәзер, ул көннәрнең аянычлы истәлеге булып, аларның әни белән бергә төшкән фоторәсеме генә калды.
Гомер онытасым юк. мин малай чакны безнең авыл читендә, яшел чирәмле калкулыкта зур ябалдашлы мәһабәт карт имән бар иде Көндезләрен без бала-чага шунда мәш киләбез кичләрен яшьләр җыелып күңел ачалар Имән сәфәр чыгучыларга, хәерле юл теләгәндәй, яшел яулыгын болгап озатып кала, туган авылны сагынып кайтучыларны ерактан күреп, якты чырай белән каршылый иде Шуңа да авыл халкы аны ярата, җырларына кушып җырлый Безнең Хәбиб аның хакында бик матур гына шигырь дә язган иде
Көннәрнең берендә, төгәлрәге, хәтәр җил-давыллы караңгы төнне яшен сугудан шул имән янды, өтек ботаклары як-якка тырпайган кара күмерле кәүсә генә торып калды, аннан кош-корт кына түгел, бөтен авыл бизде
Бу вакыйга халыкта авыр тәэсир калдырды Хорафатларга ыша- нучан әби-сәби аны төрлечә юрады, бәла-казасы тимәсен дип сәдакалар бирделәр Без. бала-чага, әлеге имәнгә карамыйча үтәргә тырыша идек Менә хәзер, картлык көнемдә мин дә шул котсыз кара имән кебек калдым, дөньяда һичкемем юк
Мирза соңгы сүзләрен эчке ачыну белән и шетелер-и тетелмәс пышылдап Әйтте, хәле беткәндәй, башын түбән иде
Шулчак безнең баш очында гына кинәт гудок кычкыртып җибәрде Владимировка пристанена якынаеп киләбез икән Сүз белән мавыгып. таң атканын да сизми калганбыз
Маякчы Шәмсиев- теплоходы бирегә берничә минутка. Мирзаны
төшереп калдырырга гына туктады. Төнге вахтада торучы капитан аны онытып бетермәгез, тагын килегез дип. озатып калды, күчтәнәчкә берничә сазан балыгы да бирде Мин Мирза белән киләчәктә элемтәне өзмәскә, хат язып торырга сүз куешып саубуллаштым
Теплоход елга уртасында агым уңаена борылгач, рубкага менеп бинокльдән караганда. Мирза инде яр өстендә тора, иртәнге алсу таң фонында аның ялгыз шәүләсе бая үзе сөйләгән, яшен суккан имән төсле караеп шәйләнә иде.
Әстерханнан кире кайтышлый Ташлыяр буеннан узганда мин тагын шагыйрә Газизә Сәмитованы хәтерләдем менә ичмасам каһарман зат. гадәт-йола, шәригать законнары изге саналган бер заманда хатын-кыз башы белән үзенең шәхси һәм иҗат хокукы өчен көрәшә алган бит Ә менә минем сабакташым Мирза, авыр көннәрдә үзен-үзе ихтыяри сөргенгә дучар итеп, тормышын харап иткән, сөйгән хатыныннан. бердәнбер баласыннан мәхрүм калган Күркәм шәфкать туташы Елизавета белән дә гаилә кора алмаган Ник алай килеп чыккан7 Моның тамыры кайда, сәбәбе нәрсәдә7 Әнә шундый авыр уйлар, күңелсез сораулар мине әле дә борчый
Ә вакыт дигәнең тукталып тормый, үз җае белән тәгәри бирә Мирза белән очрашканга да инде шактый гомер. Ә мин аңа әле һаман хат яза алганым юк. дөресрәге, нишләптер һаман суза киләм. Кәгазь, каләм алып өстәл янына утырсам, ни язарга, белмичә аптырап калам Җылы сүзләр белән юатсам, авырткан җиренә кагылып, хәтерен калдырырмын шикелле Берни әйтмәсәм дә уңайсыз, ничектер игътибар итмәү, битарафлык күрсәтү шикеллерәк килеп чыгар сыман
Ул хакта уйлый башласам, иң әүвәл минем күз алдыма Мирза үзе сөйләгән манзара — теге яшен сугудан кара көйгән имән килеп баса Шул ук вакытта саф йөрәкле Хәбиб тә истә, иртән алсу таң атканда аның исемендәге ак теплоходта Идел буйлап баргандай, сулыш киңәя, күңелсез уйлар тарала.
Әмма ләкин боларны һичничек әйтеп булмый, хат тагын язылмый кала бирә.