ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Яңгырады ray вә таш
Төн. Кара төн. Качты йокы.
Уйлар агышы...
Колакта һаман яңгырый Тояк тавышы.
Көндез михнәтле юлларда Китәрсә тузан.
Төнен ярсып кешни бүз ат Сүнгән йолдыздан.
Гомер буе тынгы бирми.
Эзли, эзәрли.
Әллә үз итеп кызгана.
Әллә каһәрли?
Җайдаклымы бу аргамак, йә җайдаксызмы?
Җайдагы булса, башлымы.
Әллә башсызмы?
Кайсы гасыр капкасыннан Чыккан ул җилеп?
Кайсы гасыр капкасына Югалыр кереп?
Түгелме ул бер Кисекбаш? Чикләр үтәлми.
Ничә дәвер иленә кайта. Кайтып җитәлми?
Әллә йөгәнсез-иярсез, Төннәрне сөзеп, Качкан ул кансыз тираннан, Тышавын өзеп?
Атылган йөрәк мәллә бу. Сатылган намус?
Үз иясен эзли намус — Аралар алыс...
Үткәннән сабак ал, кеше, Сәгатькә кара! — Төзәт хатаңны, гомерең Кысыла бара!
Очкыннар чәчри тояктан Монда, аръякта — Йөрәктәге яра сыман Яна байраклар.
...Коела таллардан яфрак — Күбекле көмеш.
Син төнлә тояк тавышын Ишетергә тиеш.Тирәнлек сәгате турында баллада
Бер чак шулай без кул сәгатьләрен Куранттан дөресләп күчердек. Күчердек тә ике мең метрга «Тирәнлек сәгате»VII VIII төшердек.
Таң ата. көн ярмаланып килә... йөрәк типми. Тәмам кысылган. Кара алтын көттем үлем көткән Әсир сыман — язып һушымнан.
Үлем — яшәү, яшәү — үлем иде; Туып мәгърифәтле анадан.
Мәгърифәтле катламнарны талап. Без мәҗүси булдык яңадан.
•Чыксын’..» «Юк. чыкмасын!..»
Җир — дегет-саз. Үпкәдә — газ— Нәфт* бөркәнгән Шакшы суда шашкан соңгы торна Егылып төште соңгы Коръәнгә.
Шул торнаны эзләп, тирән төшәм. Әмма һаман җанны турайтып, •Ул монда!» дип сөрән сала сыман Җир астыннан сәгать куранты...
II
һәм, ниһаять — пакыт! Без үткәнне Бүгенге кон аша фашладык.
Корбан чалган нурлы пәйгамбәрдәй Мирасны күтәрә башладык.
Пычрак идек, ай-һай. шакшы идек!.. Тау-тау баткак өскә тәгәри.
Күкертле баткакны сукыр шәмдәй Безләп янган күзләр зәңгәрли...
Менә кинәт... Чиркәү суы сыман Кургаш сулар шарлап бөркелде. Торна түгел - торбадан бәгъзе сак. Бәппе җылы нәфт сикерде!..
Тамак хакы өчен ялчы-батрак — Мин. «алтып»ны алып учыма. «Торнам!» — дидем...
Торнам — сорнай икән.
Кан кычкыра иде һушымда...
Ялтырга алданган мәҗүсидәй. Мин тәмләдем алтын карасын. Мәгърифәтсез учта дөрләп яна Мәгърифәтле катлам баласы!..
Яшәү — утрак, мәгънәбез — бәдәви, Ил пычратып, калдык бәетсез.
Син гафу ит. Бөек Җылытучы. Без бәстсезгә син гаепсез...
Күтәрдек пакерны... Текелдәми, йореми тирәнлек сәгате!
Аптырадык.. Шулай да момкинме?
Күп тә үтми, белдек сәбәбен:
Безгә килгән сәгатьче-инженер Алексашка исерек уянган.
1 Җнр асты катламнарындагы казылма бзйлыклпрчын куәтен. басымын һ. б. бклгглн торган җайланып Пакср дигаи күн буынлы торба эчен» куела
VIII Нефть гарәп сүзе «нафт^тан алынганлыктан, аны уз телебстп> яркчлы pw-m куя.зд- ныргй булдым ( Автор искармаларе)
Кызма баштан тирәнлек сәгатен Оныткан ул борып куярга... Кешеләргә әмма бу җир мае Җибәрсә дә сагыну өлгесен. Каләм астан язып ук алмагач. Нәселе аның калган билгесез.
III
йөрәгендә бәхет басымы нинди? Иреклеме дәрман, куәтләр.’ Җир өстенә ташылган алтыннан Алтынга бай микән келәтләр?
Кчнәт миндә басым күтәрелде.
Беркем борчылмады. Шул көнне Моннан яздым. Ник сәгать боручы
Булып тумавыма үкендем.
...Курантларда сәгать төзәткәндә Курант үзе, ахры, искәрми Кул сәгатьләребез этли дә бит, Тирәнлек сәгате эшләми...
Заман башында
Венерам
Хушлашу
Верен эшлнгнн дусларым Владимир Ко-щеев, Александр Фабрициус. Илдус Ни яаев. Индус Керимов, Флүр Хоснияров- ларга
Дөнья тыныч. Туплар атмый. Әмма Нидер, кемдер шартлый... Беләсең. Шундый тыныч... Җәлил Әминәсе Булып күз апдыма киләсең.
Сиңа төртеп күрсәтәләр сыман: «Халык дошманының хатыны». Төш кенә бу. Бу — хыялда булган Кыргый курчак уены, алтыным.
Каурый белән хәят көзгесеннән Бар тапларны сөртсәм, кыз бала, Гүзәл Илаһ булып бу көзгедә Синең генә нурлы йөз кала...
Карашыңның кырыс сөрмәсендә Кайдан мондый моңсу тирәнлек? Яшьли сиздем: халык милке икән Синең түзем, синең зирәклек.
Соңламаска! Кояш күкрәгеннән Сыдырып бераз сөю сөрмәсен, Илгә бирик! Кеше сөймичә дә Яшим, дип, алдана күрмәсен.
Кем өчендер заман ахыры бу, Безнең өчен — башы заманның. Заман башы сөюе хакына Пычак йөзе сыман таландык.
Сак бул. дисең. Әйе, мәкер сансыз. Тыныч туплар турыдан атмыйлар. Буровойда җиңел тимер тонна, Фәрештәләр мине саклыйлар.
Төнгә каршы дошманга гөл бирик. Ул гөл сөя. Чөнки үлемсез, һәм, ут алып, без балконга чыгыйк. Дусларга ерактан күренсен!
Ишек ач та — сер көт. Шулай икән. Ишек ачтым — кинәт яшәрдем. Бу дөньядан шашкан күзләремә Сандугач моңнары чәчрәде.
Колак күрер, күз ишетер булды. Мондый мәлдә нинди рәнҗүләр?! Бүре казыган Күзәй урманнарын Яңгыратып көлдем мин, юләр.
һәм үземне мәңгегә шат тойдым. Боре яшькелтенә буралып. Баксам — тездән балчык...
Күккә баксам — Кояш чыккан җирдә торамын.
Буровойның нәзек челтәр сыны Шәфәкъ канындамы яралган? Ак каеннар, үрелеп, бу каннарның Читен генә әле ялаган...
Я, хушыгыз, мазут сөргенендә Чәчкә аткан умырзаялар! Шигъриятнең мәңге сөргенлеген Аңлап үлә алар, заялар.
Я, хушыгыз, зәһәр салкыннарда Җылы почмак биргән дусларым! Сарайларга илтер өчен Сезнең
Йөрәк алтыннарын учладым...
Адаштым таныш урында, нык аек булсаң кыен;
Упкыннарга алып керде кемнәрдер таккан уем
Тауга тезләнгән авыллар тауга ни ялваралар?
Кысыр болытлар «Бетмибез!» дип микән кабаралар?
Тирбәлә телдә якты сүз, тик нигә өзеп булмый?
Ник җиргә шатланып баксаң, кайгырмый түзеп булмый?
Сине уйласам, и тормыш, җаным җырлар ыргыта;
Тик халкыма сузган чакта кемнәрдер кулдан тота.
Маңгаемнан нур чәчелә — томанда нурлар фидан;
Намусның тук базарында сатылып бетте иман.
Мин алла белән бәхәстә, аллалар мине сөйми
Бу хакта пртакул белә, кеше дә шулай сөйли.
Томан сукырайткан кояш, күрми батышка күчә. Ул да иртән яктырам, дип. кичен упкынга төшә.
Сандугачлар гүя бәхил бул, дип. Моңны көрәк белән көриләр. Саф һаваның зәңгәр сөтен имә Төндә карыны ачкан бөреләр...
Китәм дәме? Вакытмы? Җиттеме? Мин дә бәхиллекләр биримме?
Күрә торып, әллә сазлыкларның Классикасында эримме9
Болдырда ни? Каен суы. ахры Чиләгеннән эчәм чәмләнеп. Юлга чыгам, бурлактай өстерәп Буровойдан төшкән шәүләне.
232 Луровпй. Күзәй аәылы я.заны.
Сафуан Муллагалиев
Зурлыктамыни авырлык
Тау-тау алтыннар басалмый. Әллә ни зур да түгел.
Зурлыктамыни авырлык — Хакыйкать булуында!..
Мин бер бөртек кызыл чәчәк — Ык буе болыныннан...
Ирек
Көтәләрдер кебек
Гугры булып туган туфрагына Имәнкәйләр тауга иңгәннәр...
Канатсыз кош кебек чакларымда Канатларым булды имәннәр...
Мин рух көче
Алдым имәннәрдән.
Тарихыма салдым күперне —
Имән күпер аша
Иң борынгы бабам
Миңа шигъри тылсым китерде.
Шигъри тылсым...
Шигъри нәкыш уеп.
Бизәдем мин күперләремне...
Оныклар да бүген
Көтәләрдер кебек
Мәңгелек җыр китергәнемне...
Сафуан ЧУЛЛАГАЛИЕВ (1927) - шагыйрь. ‘Сәлам бирем*. *К»лге балкыш*. • Мәңгелек ичрәк» исемле шигырь китаплары аагиры. Калаңда яши.
Бәлки кургашын сеңгәндер Без күргән авырлыкка? лчәмәк булам аерып.
Юк. булмый аерып та..
Заман бизмәненә куям.
Ышанмаса да күңел —
...Бәлки тылсым.
Бәлки ут син.
Иң мөкатдәсе утның:
Бернидән дә курыкмыйсың.
Кодрәтең синен үткен..
Тик куркасың син кешенең
Ирексез калуыннан.
Ирексезләрнең язмышы Гомергә канлы булган.
...Сине кеше киләчәге Кызыктыра бигерәк,— Син - Галәм күген яктыртыр Бер кояш кебегрәк...
Тик кояш бата кич булгач, Син төнлә дә нур чәчеп. Яктыртасың рухыбызны Киләсе көнгә дәшеп...
Сүндермәгез
«Искелекне» бетерәбез, диеп, Рухи Куперләрне сүттеләр . Аңыбызны яктырткан кояшка -Янгын» диеп, сулар сиптеләр,— Кояш исән, ләкин томан каплый — Томан аша нурлар үтәме? Томанлы аң белән томангамы Хәсрәтемне әйтим, үпкәмне...
Кара томан аша юлларымны — Киләчәкне күрә аламмы? Куанырмынмыни
«Чиксез доньям бу...».— дип. Кәрлә агач үскән аланны...
...Күңелемдә томан таралыр бер. Зиһенгә нур үтеп, балкыр аң! Ялган бәхет нигә кирәк мина, Ялган... нигә безгә, батырлар'
«Янгын» диеп, су сипмәгез безнең Аңга якты биргән кояшка Билен бөгеп кенә тора алмый. Баш күтәрә хәтта юаш та. Мәңгелек юл булсын кояшка!
Эт түгел ул — кеше, югыйсә
Кем икәнен аның белмәсәм дә. Туры килде бергә эшләргә: Бер карасаң, яхшы кеше төсле, Бер карасаң, әзер тешләргә ..
Эт икән, дип уйлый күрмәгез сез.
Эт түгел ул - кеше югыйсә... Ләкин телен эт гә яламындыр. Пычак белән кырып юмыйча...