ВЕНГР ГАЛИМЕ ТАТАРЛАР АРАСЫНДА
Татар фольклорын җыюда һәм бастырып
чыгаруда чит ил тикшеренү челәренең дә
лаеклы өлеше бар Бу өлкәдә бигрәк тә венгр
галимнәре тырышлык күрсәткәннәр
XIX гасырның җитмешенче елларында Г
Балинт һәм XX гасыр башында Ю Мес- сорошның
татар фольклоры белән бәйле эш- чәнлекләре безгә
күптәннән билгеле иде. Соңгы елларда исә И.
Кунош эшчәнлеге турында да шактый гына
мәгълүмат тупланды
Бен.-р .-u.tu.iue И. Кунош
Инде би.Ислс булганча, венгр I ал име
лингвист Игнац Кунош татар фольклорын Беренче
бөтендөнья сугышы елларында (төгәлрәк
әйткәндә— 1916—1918 елларда) хәрби әсирләр
арасында җыйган Беркадәр элегрәк без ул язып
алган Ак бүре» әкиятен генә белә идек Бу әкиятне
Куношның - Төрек халык әдәбияты» (Истанбул.
1925) дигән китабыннан Г Толымбай күчереп алган
булган. Әмма Кунош эшчәнлегенең конкрет деталь-
ләре безнең өчен озак вакытлар билгесез булып
калды. Бары тик 1963 елда, венгр галиме Жужа
Кәкүкнең Будапештта чыга торган «Акта
Ориенталия- журналында Кунош архивындагы
татар фольклоры материалларына багышланган
мәкаләсе басылып чыккач кына, безгә кайбер яңа
фактлар мәгълүм булды Без бу турыда «Ак бү-
рекнең илгә кайтуы» дигән мәкаләбездә язган идек
инде ( Казан утлары». 1987, 8 сан).
Ниһаять, соңгы вакытта. Будапешт уни-
верситетының яшь галиме Имре Башки ярдәме
белән, безнең Куношка бәйле мәгълүматларыбыз
бермә-бер артты.
Кунош шул чорда үзенең хәрби әсирләр
арасындагы фәнни эшчәнлеге турында мәкаләләр дә
язган Аның "Татар хәрби әсирләре» лагеренда
Мөселман хәрби әсирләре лагерьларындагы
тикшеренүләр турында хисап» дип исемләнгән бер
мәкаләсе 1916 елда Будапешт күзәтүчесе» дигән
журналда дөнья күргән1 И Башки безгә венгр
телендә басылган бу мәкаләнең эчтәлеген язып
җибәрде Анда түбәндәгеләр хәбәр ителә Мөселман
хәрби әсирләре өчен ике лагерь була берсе —
ЭстОргом шәһәреннән ерак түгел Кеньермезье
дигән венгр поселогы тирәсендә, икенчесе —
Австриядәге Әгер шәһәре янында (Бу шәһәрләр
хәзерге Венгриянең төньягында урнашканнар) Бе-
ренчесендә Кырым һәм Казан татарлары тотылган
Кунош биредә беренче чиратта Кырым
татарларының фольклорын һәм телен өйрәнгән,
әкиятләр язып алган Икенче лагерьда. Кырым һәм
Казан татарларыннан тыш. Кавказ халыклары,
төрекмәннәр, башкортлар. нугайлар һ. б. булган
Монда Кунош Кырым татарларына караган
материаллар җыюны дәвам иттергән, шуның белән
бергә, башка халыкларның, аерым алганда Казан
татарлары һәм мишәрләрнең, җырларын һәм
әкиятләрен язып алган.
Куношның бу мәкаләсендә Казан татар-
ларының әсирлектәге тормышы турында
игътибарга лаек мәгълүматлар бар Менә Башки
хатыннан бер өзек: «Лагерьда татарлар үзләренең
әдәби һәм мәдәни тормышларын югары дәрәҗәдә
оештырганнар Ал арның «Кечерәк юаткыч» дигән
әдәби газеталары була Куношның белдерүенә ка-
раганда. башка татарларның (ягъни башка төрки
халыкларның— Л Җ.| фольклоры
Т
арасында иң кыйммәтлесе - Казан татарлары
фольклоры Аларның теле ис» әдәби тел дәрәҗәсен»
күтәрелгән-
Галим үзенең хезмәтендә бик мавыктыргыч Ак
бүре- әкиятен язып алганлыгын һәм фольклор
материалларын җыюда аңа Казанлы Вәлиевнең
(Шаһит Валиев) ярдам иткәнлеген до билгелеп уза
Әсирләрдән җыеп алынган музыкаль материал
нигезендә Вена Академиясенең «тавышлы архив-ы
очен. биредә австралияледер егермеләп пластинка
да эшлиләр Ул пластинкаларның язмышы мәгълүм
түгел һәрхәлдә татар җырлары турындагы хез-
мптие язганда Австрия галимнәре Лах һ.»м Янски*
анардан файдаланган булырга тиеш
Куношның әсирләр арасындагы эшчәи- легсн
яктырткан икенче x»-3MW «Тпрек халык
әдәбияты« китабында аерым бүлек итеп
урнаштырылган (7 бүлек 156 206 битләр) •
Моселман хәрби әсирләре лагерьларындагы лш
турында- дигән бу бүлектә автор безне
кызыксындырган мәсьәләләргә киңрәк тукталган
КуПош әлеге хезмәтнең беренче юлларында
ботендонья сугышының зур бәла булуын, шул
вакытта күрелгән авырлыкларның хәтердән
беркайчан да чыкмаячагын әйтә
Әсирләр арасында эшли башлаганда (1916
елда) галим 56 яшендә була «Эмма ул үзе «Сугыш
башланганда 60 яшемә бастым-.-- дип яза (157 бит)
Бу безнеңочен киләчәктә ачыкланырга тиешле факт
булып кала -Венгр биографик энциклопедия- се-ндә
Куношның I860 Хайлушамшонда туганлыгы әйтелә
1882 елда ул. Будапешт университетын тәмамлап.
укытучылык дипломы һәм магистрлык дәрәҗәсе
ала 1885 елдан биш ел буена Истанбулда яши Шул
чорда ул Кече Азия һәм Балкангв да сәяхәт ясый,
горки халыкларның фольклорын җыя 1890 елдан
галим Будапешт университетында торек теле һәм
әдәбиятын укыта башлый, бер үк вакытта
Коммерция академиясенең шәрык курсында ла
торек теленнән дәресләр бирә Соңрак. 1899 елда.
Кунош әлеге академиянең директоры була Шул ук
елдан ул. лингвист һәм этнограф Борнат Мункачн
белән бергә • Келт» семле - Шәрык күзәтүчесе-)
журналын редакцияли Кунош 1945 елның
январенда Будапештта үлә
Галимнең күп кенә хезмәтләре немец, инглиз
һәм торек телләрендә басылган Аның без сүз алып
бара Торган хезмәте дә торек телендә (Аны укуда
безгә Г Ибряһи- мов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты фәнни хезмәткәре С
Гыйләҗетдиноя ярдәм итте)
Әсирләр арасында эшләргә Кунош Венгрия
Фәннар академиясе үтенече буенча керешә Өлкән
яшьтә булуына карамастан, иленә файда итү,
шәрыкны ойраиүгә влеш
Татар әсирләреннән бер торкеж
кертү хакына галим әлеге җиңел булмаган эшкә
ризалык бирә Бу максатка Кунош оч елның (1916—
1918) өчәр аен багышлый *һәр иртә таңнан калкып,
тимер юл илә Әстәргумга китәр, анда ахшамга кадәр
калыр идем Татар әсирләре илә күрешкәнче иң
әүвәл бераз татарча үгрәндем»,— дип яза ул (157
бит)
Kasantatarische
Volkslieder
Auf Grund derSammiung
von Ignac Kunos
Кунош татар хәрби әсирләренең саны биш
меңнән артык булганлыгын әйтә Ләкин ул
«татарлар» дигәндә, гомумән, терки халыкларны
күздә тота Әйткәнебезчә, ал арның күбесе Казан
татарлары була
Кунош Казан татарлары теленең иң мөһим тел
булуын әйтеп, халкының күплеге өстенә. бу телнең,
матур һәм бизәкле булуы сәбәпле. Россиядәге төрле
төрки милләтләр өчен әдәби тел вазифасын
үтәгәнлеген кабат билгеләп уза.
Әгер шәһәре янындагы лагерьда 2 мең кеше
тотылган
Кунош бик итагатьле, әсирләрнең хәлен
ихластан аңлый һәм аларга теләктәшлек күрсәтә
торган йомшак күңелле, нечкә хисле кеше булып
күз алдына килә Татар әсирләре турында ул болай
дип яза -Еллар дәвамында ят җир икмәген ашаганга
күрә, бәхетсезлек яшьләре түгелер иде Кошлар
очып үткәндә туган җирләреннән хәбәр булып
тоелыр иде Лагерь янындагы Әгер елгасының
агымына хәйран калып. Идел һәм Агыйдел
елгаларының агымнарын ишетерләр иде Моңлы бер
җыр җырлаганда күзләреннән йөрәкләренә каннар
агар иде» (167 бит)
Биредәге татар гаскәриләре арасында
офицерлар булмый Әсирләр гади хезмәт кешеләре
булганлыктан, арада төрле һөнәр ияләре дә күп була
Венгр галиме алар турында сокланып яза Буш
вакытларын әсирләр төрле кул эшләре эшләп
балалар уенчыклары ясап үткәрәләр Татар йортла-
ры. тройкалы арбалар, җил һәм су тегермәннәре.
чатырлар, торле-төрле кошлар, еланнар һәм башка
хайваннар сурәтендәге уенчыклар «шул хәтле
маһирлык белән эшләнәләр иде ки. лагерь
командалыгы остаханәләр кордырды. бу
сурәтләрдән күргәзмә ачылды - (167 бит)
Көмешчеләр, тегүчеләр. буяучылар һ б лар эшләгән
нәрсәләрне. йорт кирәк-яракларын Әгер шәһәрен-
дәге зур кибетләр сатып ала Кунош үзенең
эшчәнлеге дәвамында меңнән артык шундый
этнографик материалларны туплап, сугышның
дүртенче елында Пешт шәһәрендә (хәзерге
Будапештның бер өлеше), шәрык ысулы белән
салынган бер бинада. «Татар әсирләре музее» дип
атап, күргәзмә оештыра Соңыннан андагы
экспонатлар Пешттагы Шәрык академиясе (икенче
исеме Экономика университеты) музеена күчерелә
«Әсирләрнең икенче иң яраткан шөгыле театр
уены иде», дип яза Кунош (168 бит)
Әсирләр гади хезмәт кешеләре булсалар да.
арадан әдәби иҗатка маһир затлар да чыга
Шундыйлардан бер укымышлы хәтта тарихи темага
пьеса яза Шунда ук утызлап татар яшьләреннән бер
тиркем төзелеп, репетиция башлыйлар Арада тегүче
дә. балта остасы да табыла, кирәкле костюмнар
тегелә, бик матур сәхнә ясала «Ниһаять, бер җомга
көнне уен башланды.— дип яза Кунош — Ачык бер
мәйданда булган сәхнә меңнәрчә әсирләр белән
тулы иде Меңнәрчә иреннәр тетри иде Меңнәрчә
күзләр яшьләнер иде Меңнәрчә «ал» авазлары
күкләргә чьпар иде Бу уеннарның сәхнәсе, аның
башкарылуы хәзер дә күз алдымдадыр» (168—169
битләр).
Биредә барысы ничә пьеса иҗат ителгәндер —
анысы мәгълүм түгел Әмма шулар арасыннан иң
яхшысы дип санаганын Кунош берничә әсирдән
күчертеп яздырган һәм. бөтендонья сугышының бер
ядкаре итеп, үзенең китапханәсендә саклаган
Биредә укымышлы татар яшьләреннән янә бер
торкем төзелә Бу яшерен төркемнең топ максаты
турында Кунош болай ди «Тоткынлык ачысын
татыган кайгылы йөрәкләрне тынычландыру һәм
йөрәкләрендәге хисләрне, миләрендәге фикерләрне
к үрсәтү•
Шушы ниятләрен тормышка ашыру өчен әлеге
яшьләр яшерен рәвештә алдарак телгә алынган
«Кечерәк юаткыч» дип аталган кулъязма газета
чыгара башлыйлар Газета айга бер мәртәбә бер
нөсхәдә чыга һәм
Auf dem Glpfel dea hohen Berges wuchi der
Welzen ecbwellend;
ale echwellend wncheenden Welien laset Gott
auch una aufwachsen.
Auf dem Glpfel dee hohen Bergen iat vlelleicht
Heu, vielleicht Gran, viellelcht eehe ich ale.
vlelleicht nicht wenn nicht. dann aterbe ich
achltesalich.
И Куношның 1980 елда Будапештта басылып чыккан җырлар
җыентыгыннан
үрнак.
кулдан-кулга йори Мондый эшләр лагерьда катгый
тыелганга күрә галетаның кемнәр тарафыннан
чыгарылганы беленми кала Куношны дус дип
санаганлыктан, аңа газетаны ара-тирә күрсәтә
торган булганнар Галим әсирләрнең бу фидакарь
эшенә дә гаҗәпләнә һәм соклана -Бу әдәби вә
фольклор газеты булып, анда әсирләрнең үз
темалары, халык шигырьләре, әсирлек хатирәләре
һәм ара-тирә бөтендөнья сугышы турындагы
фикерләре бар иде. ди Кунош — Болармы шулхәтле
камил бер сурәттә бәян итәрләр иде ки. мин укыган
вакытта хәйран кала идем Язган шигырьләре, халык
рухыннан купкан җырлары шулхәтле хәйран
калдырырлык иде. үз мәмләкәтләрен искә төшергән
хатирәләре шулхәтле тәэсирле. бөтендөнья
сугышына караган фикерләре шулхәтле тирән
мәгънәле иде ки. журналист булсалар да. моннан да
яхшырак итүп яза алмаслар иДе» (169 бит)
Газетаның кушымтасы да була Анда, гадәттә,
фольклор материаллары урнаштырыла Алар
арасында. Кунош сүзләре белән әйткәндә, «бәхетсез
татар әсирләренең йөрәкләреннән купкан-
«укучыларның йөрәкләрен телә» торган җырлар
күпчелекне тәшкил иткән булса кирәк
Дүртьюллык җыр үрнәкләрен галим бу
хезмәтендә күрсәтеп тә уза Анда Казан
татарларының алты (172— 173 битләр). Кырым
татарларының сигез (170 171 битләр). мишәрләрнең
биш (171 172 битләр) җыры теркәлгән Менә
туларның икесе Солдат чаче урга карый.
Кон да бер майлап тарый.
Туган җире исенә төшсә.
Кайтыр юлына карый
(Казчч татарлары җырларыннвк)
Ике юлның арасы - Без каеннан барасы Бара-
гора исемә төште Tj/ган илнең каласы
(Мишар-титар яи4р»рмииаи)
Куношның әсирләр белән мөнәсәбәте бик
дустанә була Әсирләр аңа үзләренең хәсрәтләрен
соилиләр хаҗәтләрен әйтәләр Галим аларга мөмкин
булганча ярдәм итә авыруларны врачка күрсәтә.
Әгер шәһәренә барырга теләгәннәргә атнага бер
тапкыр начальстводан рөхсәт ала. Үз чиратында
әсирләр дә аңа ачык чырай илтифат күрсәтергә
тырышалар «Мәмләкәтләреннән чәй вә
ашамлыклар сугыш сәдакасы алганда мине
чакырырлар иде Җомга вә бәйрәм көннәре булганда
аш өстәлләрендә минем дә урыным бар иде> — ди
ул (174 бит)
Кунош кайбер айлы кичләрдә венгр
офицерлары белән лагерь бакчасында утырганда
әсирләрнең скрипка һәм башка уен коралларына
кушылып җырлаган моңлы тавышлары ишетелеп
торуын аеруча тәэсирләнеп яза «Без аларның
кайгыларым ЭЧТӘН генә кичерә идек Бәхетсез
әсирнең гөнаһсыз йөрәк ачыларына бик күп кайгыр-
дык. әмма ни чара кулыбыздай берни дә килми*. —
ди ул (174 бит)
Кунош сүзләренә караганда, «ислам әсирләре
маҗар офицерлары тарафыннан бик әйбәт
басылалар, аларга аеруча диннәренә вә гадәтләренә
ярашлы ашамлыклар бирелә Имамнары бар.
намазларны кылалар Мпәэиннең сүзе ишетелгәндә.
5 мең мөэминнең намаз укыганы, «амин» сүзенең
йөрәкләрнең тирәнлегеннән чыгуы җир тетрәве
кебек йөрәкне тетрәтер иде» (166. 174 битләр)
Ниһаять, әсирләр белән саубуллашу көне дә
җитә Татар егетләре Куношка • Кечерәк
юаткыч«ның барлык нөсхәләрен һәм әсирләрнең
лагерьда төркемләп төшкән фоторәсемнәрен бүләк
итәләр Сүз уңаенда шуны да әйтик фотоларның
кайберләре Куношның 1986 елда Будапештта
басылып чыккан җырлар җыентыгында дөнья күрде
Ә «Кечерәк юаткыч-ның бер санын галим 1925 елда
Әнкарә шәһәрендә «Төрек учагы» җәмгыятендәге
очрашу вакытында, бөтен-
яо.
btjek taunifl baJJinda
buridep* oaken br boy da)
burulep oaken boydaj
kubuk bujuktire’* bzni br
/odaj
Ml.
MJ4k tauniB babinda
elle pifen elle ulen
elle kurem eile kurmlm
«ХЛ kurmiCe ulem
дннья сутышынык бер ядкаре буларак, шул
җәмгыятькә бүләк итеп бирә
Әсирләр белән хушлашу галимгә нык тәэсир
итә. ул аларнын киләчәк язмышлары турында
борчыла «Кем белә, аларны тагын бер күрерменме’
Кем белер, алар Ватаннарын гаиләләрен һәм
балаларын күрер- ләрм* ' Сугыш ул вакытта әле
дәвам итә иде Өметләре дә киселә башлаган иде
Җырлары көйләре. әкиятләре бездә калды
Кайгылары-хәсрәтләре очып илләренә
җитешерме’»
Кунош үзенең хезмәтен түбәндәге юллар
белән тәмамлый «Бетен дөнья канлы бер давылга
тап булып, без ул давыл эченә эләгеп, бәхетс ез
әсирләрнең күз яшьләрен «хаклык әдәбияты* исеме
астында дәфтәребезгә язып сакладык. Бу хезмәтемә
өстәмә итеп. Казан татарларының иң гүзәл. бер
әкияте булган -Ак бүре» әкиятен уку- чыларымның
игътибарына тәкъдим итәм (175 бит)
Шуннан соң бу китапта «Ак бүре*нең тексты
китерелә
Йомгаклап әйткәндә. Куношның әсир
бабаларыбыз теленнән язып алган фольк лор
материаллары — әкиятләр һәм җырлар белән
беррәттән, галимнең шул әсирләр тотылган
лагерьлардагы эшен, гомумән лагерь тормышын
чагылдырган хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия
Аларда халкыбызның асыл сыйфатлары бик ачык
күренә Хезмәт сеюче гади халык уллары экстремаль
шартларда да югалып калмаганнар, үзләренең
тоткынлыктагы газаплы тормышларына ямь өстәү
юлларын тапканнар кул эшләре, жыр-музыка. әдәби
иҗат белән шөгыльләнгәннәр, спектакль куйганнар,
яшерен рәвештә газета чыгарганнар, бай рәмнәрен
билгеләп узганнар...
Килер бер көн, тарихчыларыбыз, сәнгать
белгечләребез арасыннан күп телләр белүче яшь
фидакарьләр чыгып әсир баба- ларыбызның
каннары һәм күз яшьләре тамган җирләргә сәяхәткә
юнәлерләр, алар күргән җир-суларны күрерләр,
алар ясаган уенчыкларны, алар чыгарган
газеталарны эзләп табарлар, алар турында һәм
шулай ук Венгрия Фәннәр академиясенең член-кор-
респонденты, танылган тюрколог, саф күңелле
гуманист Игнац Кунош турында бай мәгълүматлы
гүзәл хезмәтләр иҗат итәрләр