КЕНӘРИ — ЧИТЛЕК КОШЫ
Хөрмәтле Ринат!
Яңарак кына, бер тында дип әйтерлек.
•Кенәри»еңне укып чыктым. Әсәрдәге теге яки бу
хәл-әхвәл, герой исемнәре хакында сейләргә дә
түгел... Әмма шуңа да карамас тан. «кенәри»ләрең
мәхәббәт ярымутравында гына түгел, минем хәтер
тирәгемдә дә инде атналар буе чут-чут киләләр.
Чөнки анда һәр нәрсә ачык, төгәл, чамалы. Тормы
шыбыздагы һәркемнең күз йөзенә бәрелеп торган
дөньяви булмышның шундый кинәттән зәвыклы бер
роман булып гәүдәләнеше үзе үк гыйбрәтле.
Атлаган юл-сукмаклары бызны һәрчак кара мәче
булып кисеп үткән
• арысланнар» безгә нинди таныш! Әмма... аларны
әсәр биеклегенә күтәрүе генә җиңел түгел. Ә син исә
шундый «җиңел» күтәр гәнсең. хәтта
«буыннарыңның шыгырдавы» да тоелмый. Афәрин!
Моннан тыш. минемчә, иң әһәмиятле се — һәр
геройның үз атмосферасы, социаль фәлсәфи нигез
ташы булуындадыр. Нәкъ шуңа күрә аларның
һәркайсында да үзге- лекле характер, көчләп
тагылмаган адәми сыйфатлар бар. Моны мин бер
Арыслан бе лән Асия язмышына кагылып кына
әйтмим. Ә Капкаев? Ә Җантимер? Эт атучы Гыйле
мең мине дә бала чагымдагы Ак колагыма алып
кайтты. Шул Ак колактай үрсәләнгән җаным әченеп
ярсып Санияне. Фидаилны язмыш тозагыннан
курчаларга тырышты.
Уйлап карасаң әсәрдә һич тә түбән дәрәҗәле.
ягъни «булышчы» образ юк кебек.. һәр исем
артында характер, язмышы шат лык һәм
хәсрәтләрдән үрелгән шәхес бар. Тагын шунысы
гаҗәп: әсәрдәге һәр эпизод, хәл-әхвәл тирәсендә
синең үз тының, әрнүле үз моңын барлыгы сизелә.
Прозага карата
• моң» сүзен куллану бәлки сәеррәк тоеладыр Әмма
«Кенәричеңдә бар ул андый моң. Әсәрдәге синең тел
дулкыннарыңа колач ташлап, бер тын чумып чумып
алгаласам. бәлки ул моңны мин өскәрәк калкытып,
исбатлап та күрсәтә алыр идем. Ләкин чумарга
форсат юк.
Уңышлы романың белән үзеңне ихлас күңелдән
котлыйм. Иделләр, яшел аланнар аша дуслык
сәламнәре юллап, бәхетле илһам сәгатьләре теләп.
Муса ГАЛИ.
Уфа шәһәре.
картларга да. балаларын тәрбияләүдә тәҗрибәгә
мохтаҗ әти әниләргә дә зур ярдәм итәр дип уйлыйм.
Рухи түбәнлеккә төшкән кешеләр, аларның
корбаннары язмышын укыганда журнал битләренә
күз яшьләрен тамдырырлык әсәре өчен авторга
рәхмәт белдерәм.
Мин гади эшче. Милләтем — татар. Уфа
каласында яшим. Оч ел «Казан утлары«н
алдырмаган идем. Бәлки шул еллардагы саннарда
язучының биографиясе басылган дыр? Мөмк-'н f-
лса. киләсе саннарда бу язучы турында, аның
әсәрләре турында берәр мәкалә бастырып
чыгарырсыз әле. Та гын бер зур теләгем бар. Казан
китаплары бездә бөтенләй сатылмый. Р
Мөхәммәдиев нең китапларын үз кулларым белән
тотып, тагы бер кат яңабаштан укып чыгасым килә.
Гөлнур РӘХМӘТУЛЛИНА.
Журналның 4-5 саннарында басылган Р.
Мөхәммәдиев романын зур дулкынлану белән укып
чыктым. Кешеләр язмышын, тарихны һәм бүгенге
көнне бергә бәйләп сурәтләгән вакыйгаларга бай бу
әсәр беркемне дә битараф калдырмастыр. Яшьләргә
дә
Гаиләдә каршылыклы тәрбия алган төп герой
Асия үз язмышын үзенчә корырга, буйсынмыйча
яшәргә тели. Намусы тапталып кияүгә чыккач та,
ул Фидаилгә тугры калырга теләми Авырлыклар
күреп үскән ире аны гафу итми. Ләкин шартлап
өзелергә торган кыл һаман сузыла әле...
Табигать кочагында азгыннар кәеф-сафа
кора. Ә табигать җирәнә анардан Кайбер җитәкче
креслосында утыручыларның шундый кәеф-сафа
корып яшәүләренә әсәрдә дөрес бәя бирелгән.
Фидаилнең изгелеге эт атучы Гыйлемгә дә
тия. Аңа бердәнбер улы Җантимерне табышырга
булыша Атасы җилкәсендә укып врач булган
Җантимер (исеме гаҗәп дөрес куелган) наркоманга
әйләнгән. Тик бабасының «халык дошманы»
булуы гына шулкадәр түбәнчелеккә этәрер иде
микән?! Әтисенең йомшаклыгы, өметсезлеге дә
балага тәэсир итми калмаган, минемчә
Мәчет карты белән очрашкан эпизод бик
уңышлы Аның «Күңелең изгелектә булуда Үч һәм
ачу сакларга ярамый дөньяга»,— дигән сүзләренә
Фидаил колак салган шикелле
Тулаем алганда, язучыга зур рәхмәт Әсәрне
укыган һәркемнең күңелендә «җиңел» тормышта
яшәүче адәмнәргә карата нәфрәте уяна. Теләгем
шул дөнья гыйбрәтләре әдәбиятта күбрәк
фашлансын иде. Яшьләргә оятсызлыкның чигенә
чыккан Асияләр, Арысланнар хакында әсәрләр
бик кирәк. Бүген әхлагыбыз югала түгелме? Кеше
бит хайваннан эчке хисләре, уй-кичерешләренең
тирәнлеге, омтылышларының зурлыгы белән
аерыла лабаса.
Әиисә ЯГЬФӘРОВА.
Башкортстан.