Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре


Татарстан эшче, крәстиян һәм кызыл гаскәр
вәкилләре советларының Мәркәз (Үзәк) башкармасы
һәм Т.С.С.Җ. Халык Комиссарлары Советының
ДЕКРЕТЫ
Татарстан җөмһүриятендә (республикасында)
татар телен гамәлгә кую хакында
Озак елгы гражданнар сугышы соңында Татарстан җөмһүриятендә (рес-
публикасында) беренче мәртәбә тыныч мәдәни тормыш төзүгә мөмкинлек бу-
луын игътибарга алып. Татарстан Мәркәз (Үзәк) башкармасы һәм Татарстан
Халык Комиссарлары Советы үз кул көче белән торган халык өчен карар бирде:
1) Бөтен хөкүмәт совет мөәссәсәләрендә (оешмаларында) тагар телен
мәҗбүри итеп кертергә
Тә н б и һ (искәрмә) Җәмәгать мөәссәсәләрендә (оешмалары) кооператив
һәм кәсептәш союзлары оешмалары татар телен үз карамаклары белән кер-
терләр
2) Бу положениене тәртипле һәм тиз рәвештә гамәлгә куяр өчен,
Татарстан Мәркәз Башкармасы янында аның шөгьбәсе (бүлеге) хокукы белән
татар телен гамәлгә кую өчен махсус комиссия төзелә Бу комиссия татар
мәдәни көчләрен кирәк мәркәздә, кирәк урыннарда булсын хисапка алу һәм
булу юлы белән тәрәккый иттерә һәм алардан файдалана, шулай ук Татарстан
Мәгариф Комиссариаты аркылы татар телен һәм үз кул көче белән торучылар-
ның гореф, гадәтләрен белгән татар мәдәни көчләрен хәзерләү юлында чаралар
күрә Комиссиянең карарлары бөтен совет мөәссәсәләре (оешмалары) өчен
мәҗбүри: комиссиянең карарларыннан бары тик Татарстан Мәркәз Баш-
кармасы һәм Халык Комиссарлары Советына гына шикаять итәргә мөмкин
3) Татар телен гамәлгә куйган вакытта мәҗбүри имла итеп Татарстан Мә-
гариф комиссариаты тарафыннан эшләнгән яңа имла алына Халык мәгариф
комиссариатына шулай ук мәмләкәт хәбәрләшүе вакытында муафикъ булган
истиляхларын һәм телеграф белән хәбәрләшү өчен татар әлифбасы төзергә
махсус комиссия төзергә тәкъдим ителә.
•I) Халык мәгариф комиссариатына үзләре теләгән халык галякате (элем-
тә) һәм совет эшчеләре өчен тиз көндә татар теле курслары ачу эше тапшырыла.
Бөтен рус 1 нче баскыч мәктәпләрендә теләгән кешеләр өчен татар теле
укытуны, шулай ук татар мәктәпләрендә рус теле укытуны кертергә
5) Татарстан мәгариф комиссариатына вакыты белән ябылган татар
мәктәпләренең рухани мәктәпләрдән башкаларын ачу эше һәм татар халык
театрларын көчле сурәттә алга җибәрү эше тапшырыла Бөтен совет моәссәсә-
ләре (оешмалары) Халык мәгариф комиссариатына ярдәм итәргә тиешләр
6) Татарстан Мәркәз Башкармасы һәм Татарстан Гадлия (юстиция)
эшләре халык комиссариатының һәм урыннардагы мөәссәсәләрнең
(оешмаларның) үзара гамәли килешүләре буенча мәхкәмә (суд) эшләре һәм
карарлар хөкем ителүченең ана телләрендә булсын өчен, күбрәк халкы татар
булган урыннарда татар телендә халык мәхкәмәләре (судлары) ясарга Кирәк
чагында халык мәхкәмәләре мөәссәсә Татарстан Мәркәз Башкармасы һәм
Гадлия (юстиция) эшләре комиссариаты яисә аларның урыннардагы
мөәссәсәләре (оешмалары) тарафыннан тасдыйк ителгән (расланган)
тәрҗемәчеләр белән файдаланырлар
Тән би һ 1 Тәрҗемәләр протоколга гайнән (үзгәртмичә) кертелеп гаеп-
ләнгән кеше һәм Шаһидләргә укылып чыгыла Тәрҗемәләр дөрес булмаган
яисә касдан (белә торып, юри) дорес эшләнмәгән тәрҗемәләр өчен инкыйляби
(революцион) хәрби трибунал алдында мәсьүл (җаваплы) булалар
Тән би һ 2 Гадлия (юстиция) эшләре Халык Комиссариатына бер ай
мөддәт (вакыт) эчендә кәнсәләрия эшләрен (делопроизводство) катнаш йөртү
хакында положение төзү эше тапшырыла,
7) Татар шрифты ясалганча һәм татар телен гамәлгә кую комиссиясенең
махсус карарына һәм Татарстан Мәркәз Башкармасы Татарстан Халык Комис-
сарлары Советының декретына кг.дәр тиешле булган урыннарда Комиссия
белән почта телеграф идарәсенең гамәли килешүләре буенча телеграф кон-
тораларында тизлек беләч рус шрифты белән язылган татар телендәге теле-
граммаларны кабул итү һәм тапшыру ысулын кертергә Тизлек белән бөтен
телеграф контораларында татарча язылган адреслы заказной хатларны кабул
итә башларга Татар телен гамәлгә кую комиссиясенә простой хатларны да
татарча адреслар белән җибәрү өчен ашыгыч чаралар күрергә тәкъдим ителә
8) Татарстан Мәркәз Башкармасы Халык Комиссарлары Советы һәм
совет мөәссәсәләренең (оешмаларының) игълан ителергә тиеш булган бөтен
декрет һәм карарлары татар һәм рус телләрендә нәшер ителер
9) Казан шәһәрендә һәм кантоннарда рус пролетариаты һәм крәстиән-
нәренең шактый зур процент тәшкил иткәнлектән бары тик татар телен генә
кертүнең аларга уңайсызлыклар тудыруы мөмкин булганлыктан — татар теле
белән беррәттән үк рус теле дә хөкүмәт теле хокукы белән яши
10) Хөкүмәт мөәссәсәләре (оешмалары) арасындагы язышу һәм эчке
делопроизводство мәмләкәт (дәүләт) телләреннән берсендә йөртелер Дело-
производство нинди телдә йөртелсә дә. моәссәсәләрдә (оешмаларда) мәмләкәт
(дәүләт) телләренең һәрберсесе буенча справкалар бирә торган тәрҗемәчеләр
бюросы төзелер
Тән би һ 1 Тәрҗемәчеләр бюросы татар телен гамәлгә кую комиссиясенең
күрсәтүе буенча төзелеп, аерым кәнсәләрие аппараты булмыйча өч мәркәзи
(үзәк) комиссариатларда өч тәрҗемәчедән, урыннарда бер. икедән артык
булмаска тиеш.
Т ә н б и һ 2 Тәрҗемәчеләр бюросы төзелү тиеш табылган бөтен мөәссәсә-
ләрне (оешмаларны) тәрҗемәчеләр белән тәэмин итү татар телен гамәлгә кую
комиссиясенә тапшырыла
Т ә н б и һ 3. Тәрҗемәчеләр булмаган вакытта мөәссәсәләр (оешмалар)
татар телен үз көчләре белән мөмкин булган дәрәҗәдә гамәлгә куялар
11) Бу декретны гамәлгә куйган вакыттагы бөтен аңлашылмаулар татар
телен гамәлгә кую комиссиясе тарафыннан хәл ителә
Татарстан Мәркәз (үзәк) Башкармасы рәисе (председателе)
Б. МАНСУРОВ
Татарстан Халык Комиссарлары Советы рәисе
С. СӘИДГАЛИЕВ
Татарстан Мәркәз Башкармасы сәркәтибе (секретаре)
ГАЙНУЛЛИН
1921 иче ел. 25 нче июнь
-Татарстан хәбәрләре -. 1921. Л- 130
(29 июнь. 1921)