Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫНЧЫ ДӘРЕС


Тиздән яз килер. An-ак
кар эрер.
Тышта балалар
Күлмәкчән йорер
атарча җөмләләр төзеп сөйли башлаганда авазларны дөрес әйтү,
сүзләрнең төгәл мәгънәләрен аңлау белән бергә, җөм лә төзелешенә,
андагы сүзләрнең урнашу тәртибенә дә аерым игътибар итәргә кирәк.
Безнең телебездә, мәсәлән, хәбәр һәрчак диярлек җөмләнең ахырында килә.
Телне камил белмәгән яисә әле татар теленә өйрәнә генә башлаган балалар,
рус теленә ияреп, бу җәһәттән шактый гына хата ясыйлар. Мәсәлән:
— Әни әйтте, без иртәгә кунакка барабыз.
— Ул миңа әйтте, син яхшы кыз дип.
— Мин күрдем, ул ничек очып китте,— рәвешендә төзелгән җөмләләрне
балалар теленнән еш ишетергә мөмкин. Ә дөресе болай:
— Әни, без иртәгә кунакка барабыз, диде.
— Ул миңа, син яхшы кыз, дип әйтте.
— Мин аның ничек очып киткәнен күрдем һ. б.
Бары тик шигъри юлларда гына хәбәр җөмләдә төрлечә урна шырга
мөмкин:
МОНИР МАЗУНОВ
Февральдә, февральдә Җилләр уйный кырларда.
Көртләр өелә юлларга. Кар таулары шәп булса да.
Суык була урамда.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
Бар җир карланган.
Сулар бозланган. Уйный җил-буран, Бу кайчак,
туган?
Игътибар
зибез:
итегез, гадәти сөйләмдә без ул җөмләләрне болай тө-
Кырларда җилләр уйный.
Юлларга көртләр өелә.
Урамда суык була.
Җил-буран уйный.
2. Авазларның дөрес әйтелешен кабатлыйбыз:
Т
Татар теле дәресләре
БАЛ КОРТЫ
ӘХМӘТ ФӘИЗИ
Чәй эчәбез бал белән Бала-чагалар белән. Бала-чага
алты җан: Әхмәт. Нәҗип. Закирҗан. Зәйнәп белән
Галия.
Иң соңгысы Асия.
• Бал дисәң, бер кими. Кашык тыксаң, өч кими. Алты
кашык тыгылса. Иртә тия. кич тими.
Нигә дисәң, бал татлы, •Юкә бал» дип атаклы.
Кәрәзләре сап-сары. Саркып тора аслары. Кашык белән
аласың. Тел өстенә саласың. Эреп китә авызда.
Кара аны. сак кылан. Ашъяулыкка тамызма! Чәй
эчәбез бал белән Бала-чагалар белән. Балны кем бигрәк
сөя? Иң кечкенә Асия.
Искә тпшерик: б авазы йомшак, иреннәрне йомар-йоммас әйтелә, ч, җ
авазлары да йомшак, өрелеп әйтелә, к (к).г (г) авазлары тирән тел артында
ясала.
Бүгенге дәрес — өс-баш, аяк киемнәре турында. Түбәндәге сүзләрне отып
калыйк: күлмәк, тасма, тун, чалбар, бүрек, чүәк. оек. киен, чишен һ. б.
1. Башлап, матур итеп киенгән курчакның өс киемнәрен атап чыгарга
мөмкин.
— Яле, карыйк, Айсылу ничек киенгән икән?
— Айсылу матур күлмәк кигән.
— Чәченә алсу тасма бәйләгән.
— Аягына чүәкләр кигән.
2. «Курчакны киендерү» уены уйнала. Бу уенны магнитлы курчакны
киендерү, чишендерү рәвешендә яки шул ук курчак белән уздырырга мөмкин.
Курчакка чалбар (итәк) кидерелә.
— Курчак нәрсә киде?
— Ул нинди төстә?
Курчакка кофта кидерелә.
— Ул тагын нәрсә киде?
— Кофта нинди төстә?
Шул рәвешле, һәр кигән кием исеме берничә тапкыр кабатлана.
3. »Тиз әйт!» уены уйнала. Балага өс баш, аяк киемнәре сурәт ләнгән
рәсемнәр күрсәтелә. Бала тиз отып, аның исемен әйтергә тиеш.
— Бу күлмәк, бу тун, бу чалбар, бүрек, итек һ. б.
• Биредә нәрсә юк?» уены уйнала. Өстәлгә өс киемнәре куела. Уенда
катнашучы бала аларга арты белән борыла. Өстәлдән бер кием
алына,
тиеш. ♦ Биредә нәрсә юк?* соравына бала тиз генә җавап бирергә
ЯҢА КИЕМНӘР
ПЛАТОН ВОРОНЬКО (Злги Иңри TjpKtMJCtMd»!
Мин бәйрәмгә мәчемә
Итек алдым, мәче, мә!
Тарадым мыекларын.
Ямадым оекларын.
Бүләгем булсын, дидем —
Трусик та тегеп бирдем.
Ләкин кидерә белмим, уйлыйм:
Койрыгын кая куйыйм?
Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә, өс киемнәренең исемнәре
таптырыла.
АВЫРАЯК
ИДРИС ТУКТАР
Авыраяк озак йоклады. Ахырда уянды. Иснәде. Киерелде. Тәрәзә аша
тышка карады. Тышта тәрәзә каршында боз каткан.
Авыраяк:
— Әнкәй, минем тимераякларым кайда икән?—диде.
Әнисе белән бергә тимераякларны эзләп таптылар.
— Әнкәй, минем тимераякларымны бәйләш әле.
Әнкәсе тимераякларны бәйләште.
— Әнкәй, минем туным кайда?
Авыраякның туны үз урынына эленмәгән иде. '
— Әнкәй, әнкәй! Минем бүрегем кайда соң?
Авыраякның бүреге су кисмәге артыннан табылды.
— Әнкәй, әнкәй! Баядан бирле әнкәй, дим!.. Минем бияләйләрем кайда
икән инде?
Бияләйләре берсе карават астында, икенчесе диван астында яткан. Әнкәсе
аларны таяк белән өстерәп чыгардь!.
Авыраяк авыраеп кына ишегалдына чыкса: ^>леге боз эреп беткән.
Авыраяк авыраеп кына өйгә керде:
— Әнкәй, тимераякларымны чиш!
Тимераяклар чишелде.
— Әнкәй, тунымны салдыр!
Тун салынды.
— Әнкәй, әнкәй? Бүрегемне элеп куй.
Бүрек эленде.
— Әнкәй, әнкәй! Баядан бирле әнкәй, дим!.. Бияләйләремне дә алып куй.
Бияләйләр алып куелды.
Авыраяк авыраеп тәрәзә аша тышка караса: әлеге эрегән боз яңадан
каткан.
Авыраяк авыраеп кына уйлап алды:
— Мин бу кышны тимераякта шуа алырмынмы икән? Әллә киләсе кышны
көтимме икән?
Фәһимә ХИСАМОВА.
филология фәннәре кандидаты.
Рәшидә БОРҺАНОВА,
методист.