Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАТЛЫЛЫК

ез. әгәр шулай әйтү яраса, инкяр итүләр чорына килеп кердек. Электән урнашып катып калган карашлар, карарлар, принциплар җимерелә, бер дә какшамас кебек тоелган, гасырларда яшәр сыман булып, лозунгка әверелгән купшы вәгъдә-ышандырулар сына, ватыла, ишелә. Тарихыбызны ялган чүп-чарлардан арындыру бара Әдәбиятыбызга да яңача бәяләү таләп ителә Бу хәрәкәт кискен, рәхимсез, аяусыз булырга охшаган. Әле кайчан гына «Аһ. нинди актуаль!»— дип мәдхия укылган калын-ка- лын роман-повестьлар, су буедай озын поэмалар «көннең кадагы «на сугып бетерергә дә өлгермичә, бик тиз искерәләр Күпмедер дәрәҗәдә аяныч, әлбәттә Ләкин ялган баллы, тыныч, тымызык үткәнне кырыс, ачы хакыйкать чоры алмаштырганда бу — котылгысыз хәл
Әнә шул басылып чыккан көненнән онытылуга дучар ителгән әсәрләрне мактап. аларга фатихасын биреп утыручы әдәби тәнкыйтьнең язмышы тагын да кызганычрак Шуңа күрә теге яки бу авторның төрле елларда язылган мәкалә-рецензия- ләрдән гыйбарәт булган җыентыкларының бүгенге укучыда нинди фикер уятачагын сиземләү читен түгел. Мин үзем дә Фәрваз Миңнуллинның Затлылык»1 дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләр китабын мәгълүм бер сагаю белән кулыма алдым Бәлки ул кадәр игътибар да итмәс идем, әмма үз вакытында тәнкыйтьченең «Прозаның гражданлык йөзе» (1984) исемле китабындагы татар әдәбияты өчен янып-көеп, авторларның кемлегенә карамый гадел бәя-сен биргән язмалары уңай тәэсир калдырганнар иде Бу җыентыкта да әдәбиятыбызның бүгенге хәле, аның киләчәге өчен авторның борчулы хисе сүнмәгән дә. сүрелмәгән дә икәнен күрәсең
Ф Миңнуллинның -Затлылык» китабына соңгы 4-5 елда (1984—1989) язылган мәкаләләре кертелгән, димәк, автор, мөмкинлектән файдаланып калыйм дип (китап бит көттереп кенә чыга торган нәрсә) элеккерәк язмаларын урнаштырудан баш тарткан Бу үзе үк хуплауга лаек сыйфат Без дә хөрмәтле укучы, синең белән китап битләренә сәяхәтебезне башлыйк әле
*Миңнуллин Ф Затлылык Татарстан китап нашрияты. 1989 ел
Китап ике кисәктән булып. «Традицияләр яктылыгында» дигән беренче бүлектә бүгенге татар әдәбиятының гомум проблемаларына багышланган мәкаләләр урын алган Укучы хәтерлидер. «Казан утлары»- ның 1983 елгы 2 санында А Гыйләҗевның • Тынычлану зарарлы!» исемле мәкаләсеннән соң журнал битләрендә прозабызның хәзерге хәле турында кызу бәхәсләр барган иде «Реаль хәлләргә күз салыйк» дигән мәкаләсе белән Ф Миңнуллин әлеге тәнкыйди бәйгегә кушылып китә. Шунысын да әйтим, җыентык нәкъ менә шул мәкалә белән башлана да. бу исә китапның башыннан ахырына кадәр иҗат сафлыгы. әдәби җәүһәрләр өчен көрәш барачагын вәгъдә итә Һәм укучы, әгәр дә җанына гамьсезлек чире йокмаган булса, авырттырып тешли, чәнчеп ала. бераз гына дуамалланып та куя торган каләмле тәнкыйтьченең борчылып, кайнарланып язган фикерләренә берничек тә битараф калмый
Ф Миңнуллин проза өлкәсендә теге әсәр әйбәт, ә монысы алай ук түгел дигән буш бәхәсләшүләр белән булышмыйча, иң әүвәл әдәбиятның үсешен тоткарлаган нәрсәләргә игътибарын юнәлтеп, уйландыра торган нәтиҗәләр ясый «Татар әдәбия-ты элек-электән авыл әдәбияты булып килде, — ди автор. — аның бу теманы яктыртуда гасырлар буе туплап килгән бай тәҗрибәсе бар» Әмма соңгы чирек гасыр эчендә Татарстан эре промышленность, гигант төзелешләр, нефть чыгару төбәгенә әверелде Шуңа мөнәсәбәттә әдәбиятка яңа эчтәлек, яңа геройлар килде Ләкин произ-водство темасы әдәбиятта иң авырткан урын булып калды һәм кала бирә Юк. укылмыйлар мондый әсәрләр, никадәр шау-шу килеп маташсак та. бу олкәдә казаныш дип әйтерлек роман-повестьларны атап булмый Хикмәт нәрсәдә? Теманы белмәүдәме’ Актуаль теманың чабуына асылынып ашыгудамы’ Юк. ди тәнкыйтьче, иң төп сәбәп традицияләр аз булуда, тәҗрибә җитмәүдә, дип раслый Ор-яңа өлкәне үзләштерү акрынлык белән, дистә еллар дәвамында сантиметрлап-милли- метрлал кына бара икәнен әйтә Тәнкыйтьченең ни кадәр хаклы булуын вакыт үзе күрсәтер Бүгенге прозаның сыйфаты хакында уйланганда автор киң калачлы, катлаулы жанр булган романның язмышы белән дә борчыла 10-12 ел эчендә 30 га якын роман басылганын әйтеп, шактый кырыс нәти-җәгә килә «Шуларның кулга татарлыгы, әдәбиятның уңышы дип санарлыгы берничә генә. Сәбәп нәрсәдә’ .Буыннар алмашуында- —ди тәнкыйтьче Ягъни ол- кән буынга алмашка килгән урта буын язучыларга алы характерлар эпик киңлек һәм масштаблылык белән эшләү осталыгы җитеп бетмәгәнен әйтә Нәтиҗәдә безнең әдәбиятта повесть активлаша һәм нәкъ шушы жанр прозаның үсеш асылын билгели дә инде. 'ТЪнкыйтьче тематик калачы киңәйгән. сюжет-композиция тезелеше төрлеләнгән һәм эчтәлеге, куелган проблемалары ягыннан гаять чуар булган повестьның эчке үзәк сутын тоеп ала алган Һәм. нәтиҗәдә, шул актив жанр аша татар Прозасының милли үзенчәлеген ачып биргән Бу үзенчәлек — әхлакый мәсьәләләрнең алгы планда торуы
Әдәп-әхлак мәсьәләләре XX йөз башы әдәбиятында кечле бер күтәрелешен кичергән иде инде, менә 70-80 елларда яңа эчтәлек. яңа характерлар, яңа проблемалар белән ул тагын заман таләбенә әверелде М Мәһдиев, А Гыйләҗев. X Сарьян. В Нуруллин. Ә Баянов кебек азучыларыбыз иҗатлары белән әнә шул традицияләрнең өзелми дәвам итүен расладылар Әхлак мәсьәләләре, мораль кагыйдәләрнең Тотрыклыгы ахыр чиктә җәмгыятьнең Кешелекнең яшәү-яшәмәвен дә хәл итә торган көч булып торалар
Хәзерге көн чәчмә әсәрләрендә уртак төп сыйфатны анык билгеләгән Ф Миң- нуллин, татар прозасындагы аерым тармакларның үзенчәлеге турында сөйләгендә, бәхәсләшергә урыннар калдыра Әйтик, «Безнең прозада сугыш темасы- дигән мәкаләдә катлаулы, четерекле бу өлкәнең хәл-торышы турында сүз бара Авторның язганынча «Ватан сугышының беренче көннәреннән үк татар әдәбияты дошманга каршы гомумхалык көрәшенә кушыла, матур әдәбиятның бөтен тармаклары һәм барлык жанрлары фронт өчен эшли башлый- Сугыштан соң да бу темага багышланган китаплар даими дөнья күрә тора Шул әсәрләрне анализлап, тәнкыйтьче мондый фикер әйтә: «Татар әдипләре язган барлык әсәрләрнең үзәгеннән аеруча калку һәм көчле булып бер хис сузыла Ул Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисе'» Fy бөтен совет халкы өчен уртак хис Дөрес сугышның милли йөзе юктыр да инде Әмма минем украин, белорустан аермалы була рак. татар солдатының сугышка үз мөнә сәбәтен күрәсем, беләсем килгән ид« Татарның буыннар дәвамында туплан ган һәм үзенә генә хас булган гореф-гадәтләр. карашлар системасы, дөньяны тану, бәяләве нигезендә тәрбияләнгән кешедә уртак фаҗигане хосусый кабул итү ничек’ Башка милләт вәкилләре белән уртак яклары нинди дә. аермасы нәрсәдә’ Ә бит безнең сугыш чорында күрсәткән каһарманлыклары белән бөтен дөньяга билгеле никадәр геройларыбыз бар' һәм без хаклы рәвештә горурланып татарларның 200 гә якын Советлар Союзы герое бар дибез Ә бит безнең Татарстанга сугыш килмәде, татарлар яши торган күп өлкәләргә фашист аягы басмады Шул ух вакытта, тулы булмаган мәгълүматларга караганда. Ватан өчен кан койгыч сугышта ярты миллионлап татар егете башын салды Герой исемен теләсә кемгә генә бирмиләр, илбасарларга каршы сугышның иң алгы сафында безнең әтиләребез бардылар Ә пуля дигәнең әнә шул беренчеләргә тия дә инде Шуңа күрә дә Ф Миңнуллинның «авыр елларда явыз һәм мәкерле дошманны җиңгән халкыбызга лаек әсәрләр иҗат итә алганыбыз юк- дигән тирән, ачынулы сүзләрен тыңлап сызланырга гына кала
Ф Миңнуллин күп миллионлаган җаннарны алып киткән сугышмы анда катнашучы кешеләрне шомартып, ясалма патриотизм белән сугарып тасвирлауга кискен каршы чыга Чынлап та. фашист солдатларын нинди генә кыяфәттә сурәтләмәде әдәбият' Алар коточкыч аңгыралар, өстәвенә пычракка баткан бетле мескеннәр дә, алар барып чыккан эчкечеләр, җенси мөнәсәбәттә кешелек сыйфатының тамчысы да калмаган маньяклар, тагын әллә нәрсәләр Юк. сугыш ниндидер «тек кабилә белән чәкәләшү түгел, ә ике принципның, коч акыл белем ягыннан гаять әзерлекле булган ике капма-каршы системаның рәхимсез, ташламасыз бәрелеше иде Моны сурәтләүдә нигез булып бары тик кырыс чынбарлык хакыйкать, тормыш чынлыгы гына булырга тиеш Шул юнәлештән чыгып. тәнкыйтьче Г Әлсәләмав иҗаты белой X Камалов романнарын чагынгтыра да. беренчесенең -социалистик реалндм» принципларына имгеаләист» язылган норматив әдәбият үрнәге булуын, ә икенчесенең тормыш чынлыгы б«-лан сут арылган әсәрләр икәнлеген раслый
Китаптагы мәкаләләр төрле темаларны эченә алса да. аларның һәрберсендә әдәбиятның бүгенге торышы, киләчәге әчем борчылу ята Әдәби җәүһәрләрме кайнарланып яклау, конъяжтур әсәрләрме һичбер ташламасыз элеп алып Селкеп салу да шуннан кил>> Ә бит кпклскче роман-повестьлар заманында күпме купшы мактауларга, премияләргә ия булганнар иде* «Шома-шома егетләр 25-ЭО ел эчендә татар игфтен әрэм- ni.ip.tM итеп бетерделәр дә күкрәкләренә алтын Йолдыз тагып, башка тарафларга китеп бардылар Бел язучылар, алариың
шул эшләрен мактап, кул чабып тордык — дип нәфрәтләнә һәм. — матур- елгыр егетләр, республика табигатенең иң гүзәл тешләрен тәмам пычратып, гигант заводлар, яңа калалар салдылар да. күкрәкләренә йолдыз тагып алгач, өскәрәк үр-мәләделәр. Без, аларны мактап том-том очерклар. документаль китаплар яздык » — дип гарьләнә Йәгез. уйланыйк. ' чынлап та. экология һәлакәткә килеп җиткән Татарстан фаҗигасенең башында әнә шул төшемле темага чат ябышып, татар халкы яши торган төбәкнең иминлеген дан- шөһрәт, гонорар-премия акчасына алыштырган кайбер язучылар да тормадылармы’ Адашмадымы укучы’ Буталмадыкмы без’ Тәнкыйть әнә шулар өчен дә кайгырырга тиеш иде. Үз алдына мескен-өтек таләпләр кую аркасында аяныч хәлгә калды да инде безнең әдәби тәнкыйть. Ф Миң- нуллин дөрес әйтә, җәмгыять тормышында тәнкыйтьченең катнашы булмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Һәм була да алмый Тәнкыйтьчене татар әдәбиятының киләчәге дә. аны укыр кеше тәрбияли торган мәктәпләр дә, китапның сыйфаты да, тиражы да. ахыр килеп. «Габдулла Тукайның -Секреты Корана- исемле китабын кабат бастырырга» әмер биреп утыручы надан бәндәләрне дә борчырга тиеш Шуңа күрә Ф Миңнуллин тәнкыйть китапларына да таләпне югары куя Халыкның рухи байлыгы, иманы, ил язмышы өчен чын-чын- лап борчылып, «бугазыңа тоср тыгылмый- икән, иң яхшысы, каләмгә тотынмаска куша.
Үзен әдәби тәнкыйтькә багышлаган, яки шул юлда каләм тибрәтергә ниятләүче һәркем өчен ачы сабак, гыйбрәт аша туган киңәш бу
һәр мәкаләдә мин авторның борчулы җанын тоям
«Кичермәсләр безне, кичермәсләр. .» исемле мәкаләдә чын сәнгать белән халтураның буталып бетүенә, «дилбегәне үз кулларына» эләктерергә өлгергән карьеристларның әдәбият язмышын хәл итеп утыруларына ачынган тәнкыйтьче, кайнар-ланып. шул мүкләнгән күренеш-типларны туздырырга алына Төссез, талантсыз әсәрләрне рәхимсез камчыларга керешкән автор вакыт-вакыт шактый авырттырып, үзәгеңә үтәрлек итеп тә әйтә Ачы каһкаһә белән сугарылган тәнкыйть утына эләккән X Хәйруллин. Җ Рәхимов Г Кашапов һ. б га ходай түземлек бирсен дә. бу әдипләр «тетеп ташланган» романнарының шактый көпшәк булуын танып, иҗатларына таләпчәнлекне арттыра төшсеннәр иде.
Әмма Ф Миңнуллин кайвакыт ачынып, эмоциягә бирелеп каударлана башлаганда, үз-үзенә каршы килә торган нәтиҗәләр дә ясап куя Әйтик, урта кул язучыларны бер -пыр туздырып» алганнан соң ул Ә Еники Г. Бәширов. М Мәһдиев. М Юныс исемнәрен атаганда җиңел сулап куя (шөкер, ярый әле алар бар!) һәм. тәмам тынычланып. прозабыз өчен сабыр гына сөенеп ала: • Сыйфат ягыннан караганда исә күңелдә өмет уятырдай күренешләрнең, заманчарак тенденцияләрнең көчәя баруы шатландыра» Ләкин бераздан тагын «кызып» китә дә. шушы фикерен инкяр итеп, «соңгы 10- 15 ел вакыт эчендә безнең проза сыйфат ягыннан тагын да түбән төште» дип нәтиҗә ясый да куя Йо инде, алай ук ярамас бит Прозабызны Ә Еники, М Мәһдиевләр күтәргән биеклектә кабул итәргә әзер Ф Бәйрәмова. М Галиев кебек менә дигән язучыларыбыз килде әдәбиятка. Бу инде, һичшиксез, безнең прозабызның киләчәге өметле дигән сүз.
Хәер китап авторының ачынулы-үртә- нүле-нәфрәтле хәлен аңлау кыен түгел Чөнки Фәрваз Миңнуллин — күп еллар буе өметләнеп яшәгән илле яшьлекләр буыныннан «Бүген килеп җитәр, иртәгә килеп җитәр дип. коммунизм көттек.— дип яза ул — Без көткән гадел җәмгыять һаман күренмәде Хыялыбыз тормышка ашмады. Экономик, экологик. социаль мәсьәләләр, ниһаять, милли мәсьәләләр коннән-көн кискенләшә барды Нигә шулай килеп чыкты’ Без кайда ялгыштык? Без кайчан ялгыштык’ Гомер дигәнең бергенә бирелә. Автор инде икенче кат алданырга теләми Шуңа күрә ү-кен. киеренке мәсьәләләрне сыйпап-шомартып. сикереп яисә урап узарга азапланган әсәрләргә карата аның карашы кырыс та. урыны-урыны белән рәхимсез дә.
Хуш, тәнкыйтьченең кыл иләге аша кемнәр генә уза алганнар соң? Китапның «Затлылык» дигән бүлеге, исеменнән үк аңлашылганча, шуларга багышланган. Биредә аерым язучыларның (Г. Ибраһимов, И Гази. Ә. Еники, М Юныс. Н Фәттах һ б ) иҗатлары хакында сөйләнә. Бүлекнең Г Ибраһимовка багышланган мәкалә белән ачылуы очраклы түгел. Татар совет прозасының башында Г Ибраһимов тора Дөрес, 20 нче елларда кызыклы роман-повестьлар иҗат иткән башка язучыларыбыз да брр безнең, ләкин беренчелек. бәхәссез. Ибраһимовта Ул башка өлкәләрдә дә (әдәби тәнкыйть, тел белеме, тарих, җәмәгать эше һ. б ) беренче булырга омтылган. Ф Миңнуллин аңа узаманлык хас дип әйтә. Бу минем өчен яңа фикер һәм ул әдипнең характерын, иҗат принципларын ачык күз алдына китерергә ярдәм итә.
-Кайчакларда Галимҗан Ибраһимов күз алдына революция солдаты булып түгел, ә бәлки аның корбаны булып килеп баса» .— ди тәнкыйтьче Уйландыра торган фикер. Революция солдаты Г Ибраһимов һәм революция корбаны Г Ибраһимов. «Безнең көннәр», «Кызыл чәчәкләр», «Ти-
рэн тамырлар»да бетен каршылыгына,
кдеренкелеген.», кискенлегенә сурәтләнгән
сыйнфый көрәш ахыр чиктә совет эшенә җаиы-тәне
белән бирелгән, хезмәт иткән тугрылыклы солдатын
да үз корбанына әйләндерде түгелме соң’ һәм ахыр
чиктә, язучы үзе үк үз һәлакәтен дә якынайтмадымы7
Күрәсең, безгә Галимҗан Ибраһимовны ачарга
да ачарга икән әле
Хак Ибраһимов иҗат мәйданында беренче иде
һәм аннан соң әдәбиятка килгән Ә Еники. Г Бәширов.
И Газилар аның көчле йогынтысында чын талант
булып җитештеләр
Китапта Әмирхан Еники турындагы мәкалә үзгә
бер җылылык һәм соклану хисе белән язылган
«Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның
әсәрләре - ди автор - - Гүяки алар каләмне язу
карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып
язылганнар Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән
бергә, сине сафландыра һәм пакьлән- дерә торган,
сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм
канатландыра торган ру хи коч тә бар • Тәнкыйтьче Ә
Еники иҗатының төп үзенчәлеге итеп әнә шул
нәфислектән, сүзсез моңнан, якты сагыштан үсеп
чыккан •затлылык* сыйфатын атый Ф Миңнул- лин
туган ил, туган җиргә, халыкның үткәненә. аның
гореф-гадәтләренә, изге йолаларына тугрылыклы
калган язучының әсәрләрен кичке шәфәкътәй үзгә
бер моң белән сугарылган иҗат дип бәяли Кичке шә-
фәкъ Вакытның акыл чәчә торган, күңелгә. уйга гамь
тула торган мизгеле бу Чынлап та. җаныңны кая
куярга белми бәргәләнгәндә Ә Еникигә мөрәҗәгать
итәсең
Ф Миңнуллин Ә Еники хакында яратып.
сокланып. рәхәтләнеп яза Гомумән, китапның
беренче бүлегендә без ачулы, ачынулы. кешенең
кемлегенә урынына- урындыгына карамый йоэенә
бәреп әйтә торган тәнкыйтьче белән очрашсак
икенче бүлектә исә, әдәбиятыбызның асыл талант-
лары турында сөйләүче матурлыкка, батырлыкка
дан җырлаучы эәвыкъле каләм язмаларын күрәбез
Бу бүлеккә кергән мәкаләләр иҗатны анализлаудан
бигрәк, язучы турында язылган кыйссаларны хә-
терләтәләр Ф Миңнуллин әдәбият дөньясындагы
энҗе бөртекләрен таш балчык ләм эченнән аралап
аларны бар матурлыгында. бар затлылыгында
укучыга күрсәт» белә Затлылар турында затлы итеп
сойли ала ул...