Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ышан, кардәш!


Сынау
Көч-хәл белән таптым сине Кара төн уртасында, һәм сорадык төннән шунда: — Син бездән куркасың ла?
Нур бөркелде микән бездән, Әллә соң инде төннән Караңгырак караңгылык?..— Төн булды тездән түбән.
Безнең аяк астында төн Шыңшый, гүя әнчек бер: Юл бирсәң, ул — әзер, кабат Илең буйлап йөгерер.
Җилкәләргә пычак аткан Мәлнеме ул сагына? Кайтмакчымы бабайларның Колдан түбән чагына?
Мәскәү астында яшәгән Күселәр өеренә Әйләнмәсен ул кара төн. Ышан, кардәш, көчеңә!
Бу төн, җанны кытыклаган Фахишә чәче кебек, Ничәмә гасыр тирәңдә Сәрхүши йөрде көлеп.
Йөрде-йөрде дә капланды. Гел эреп килә әнә. Тыкшыналмый хәзер җанга, Керә алмый кесәңә.
...Дәвамы булыр көннәрнең Йолдызлы кичләр генә: Әверелер яңа кеше Җир шары күчәренә!
Дөнья буйлап йөзә сынау — Югалтма мәхәббәтең! —
Кем яхшырак белә халкын, Хәятен һәм сәнгатен?
Кем белә тарих юлларын
Бөеген, боекларын.
Хәзер инде тузан баскан
Оҗмахын — туган ягын?
Кем хәтерли таш юллардан Аккан елга каннарны.
Сөембикәгә кушылып Үксегән урамнарны?
Кемнәр белә — ирек өчен Шәһитләр исемлеген?
Кем эндәшә:
— Сез бездән дә Бәхетсез мәллә, энем?!
...Тату яшик, вәгъдәләшик. Бер сүздә булыйк, яле: Үзебезне дә белмәсәк. Без кеше микән әле?!
Гомер мизгелләре
Үксез үксү
Чулпы чеңләгәндәй көлүеңне Якты бер моң ит^п хәтерлим. Үксүләрдән ачы көлемсерәү Булып калгансың бит хәзер син.
Аксакал сүзләре
Җырладылар туегызда: «Әй, икегез, икегез!..» Сез, чыннан да, Таһир белән Зөһрә кебек идегез!.. Инде бүген хөкемзалга — балалар бүләргәме. Ятим калган мәхәббәтне күмәргәме килдегез?!
Ба-ла-а-м!..
Язгы суда йөзеп барам. Боз өстендә калган балам.
Шәһре Болгарда
Шәһре Болгар хәрабәләреннән Үзем куркам, үзем очрашам. Ул үзенең яшәү хакын даулый Чиркәү астындагы һәр таштан...
Мәхәббәт турында поэма
Мәхәббәт турында күп язылды, Тагын языйк, димен, каләмгә.— Мәхәббәт таң җиле канатында Оча — китә, бирми сәлам дә!
Ялгызлык
Берүзе калырга теләп, күңел Ялгызлыкка очар чагында, Дөньяда тол кала күрмә, диеп. Озатам аны туган ягыма.
Балачак
Мин әткәмне көтәм бугай.
Тынлык көтә — нәрсәдер?!—
Тынлык көтә... Чынлык шушы: Тынлык — минем яшьтәдер?
йөрәк сүзе
Очырыгыз мине Азатлыкка, Бирегез мина Ирек!
Дүрт йөз утыз сигез ел катламын Чыгалмаммыни җиңеп?!
Яшьлек гомере
Күзем йомсам, синен яшьлек — янда. Ачсам, алда — тере күләгән.
Үткән көннәр өчен безнең яшьлек Үз гомере белән түләгән.
Сөйләшү
— Бөтен халык изге иде элек. Бәхете дә бүген — бары хәтер;
Батырлык юк, мыскал матурлык юк!
— Минем дә күз начар күрә хәзер...
«Күрми» уздым
Төштә күрдем, кулым суздым,— Авыр булды төнге төшем...
Өндә күрдем, «күрми» уздым — Төштә елмаймавың өчен!
Соңару
Төнгә кердек ил белән, Бергәләп чыга алдык. Әнкәйләрне кадерләргә Әз генә сонга калдык...
Бәлки...
Чикерткә дә сайрый, сандугач та... Кырмыска да әле сайрыйдыр? һәм бозау да, бәлки, нәрсәнедер «Көл итәм!..» дип тешен кайрыйдыр.
Бүкәннәр дә әле шуышадыр Гүя бөгәрләнгән елан бер. Таш бәгырь дә бәлки:
— Өзелеп сөям!..
Оныталмыйм!..— дия торгандыр.