Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОМАННАРГА ТӨРЕНГӘН ЯШЬЛЕК ТУРЫНДА


Яшьлек, күксел таулар төсле Киткән саен матур, ягымлы Томаннарга төренер яшьлегемне Мин онытмам кайнар чагымны...
аҗәп! Кайдан соң әле бу эпиграф? Ә-ә, әйе бу минем үз шигыремнән. Аны мин әле Күкчәтау татар җидееллык мәктәбен тәмамлар алдыннан, Нури Арсланов белән Мола Чукы тауларына барып, текә кыяларга үрмә- ләп-тырмашып менеп, киң дөнья белән танышып йөргән алсу көннәремдә язган идем. 1927 ел. Миңа нибары 16 яшь, балалыктан яшүсмерлеккә аяк атлаган гүзәл чор! Үзем «томаннарга төренер яшьлек» турында язам. Гаҗәп!..
Мин инде җидееллык мәктәпне тәмамладым. Инде укуымны дәвам иттерергә һәм Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Хәсән Туфаннар белән очрашырга (миңа калса, алар әллә кайчан минем Казанга килүемне зарыгып көтеп торалар) барам. Билгеле, буш кул белән түгел — байлык бар — ике калын дәфтәр. Берсе кара, колен кор тышлысы — шигырьләр. Икенчесе үзем эскәнҗәдә (станокта) төпләгән, катыргы тышлысы — хикәяләр. Аның эчке тышлыгын, минем соравым буенча, бик зур тырыш лык белән, төрле төстәге буяулар кулланып Нури дус ясады. Текә биек таулар өстендә караңгы болытлар өерелә. Алгы планда — шул караңгы күккә үрелгән ике мәһабәт таш кыя. Кыялар аралыгыннан ачулы, үч алу нәфрәте, гайрәт белән янган ике күз карый. Күзләр арасында булат хәнҗәр! Хәнҗәрнең үткен очыннан кан там чылый һәм... кыя итәгендә ул кызыл тамчылар хәрефләргә әвереләләр: «Тау гыйшкы*. Хәзер инде бу беренче хикәямнең сюжетын хәтерләмим, әмма ачулы күзләр, очыннан кан тамып торган хәнҗәр әле дә күз алдымнан китми...
Түбәм күккә тиде — Казаннан, педагогия техникумыннан хат! Имтиханга чакырганнар. Бу уку йортына, мине укырга алуларын үтенеп хат-гариза язуымны хәтерләмим, менә аларның чакыруы күңелгә уелып калган.
— һай-һай, артык ерак җиргә үреләсең, барып җитә алырсыңмы икән?— диде әти көрсенеп.
— И, теле бар ич, табар,— әни сөенеченнән елмаеп, беренче тапкыр аркамнан кагып куйды.— Үзең сыман гомер буе балта күтәртмәкче буласыңмы, укыса, начальник булыр!
Әти миңа фанердан, бик җиңел итеп, клеенка белән тышлап, чемодан да ясап бирде. Биге дә бар. Анда алмашка дигән күлмәк-ыштанны, китапларны дәреслек ләрне. конспектларны һәм беренче әсәрләрем язылган ике калын дәфтәремне салдым. Күтәреп карадым — салмак! Бу мәшәкатьне түр өйдә, ишекне ябып, аулакта гына башкарып маташа идем, алдагы өйдә әтинең тавышы ишетелде:
— Рәбига, Ибрайның кнтәренә өч кенә көн калып бара. Әйттем бит. юлга бер ярты капчык сохари киптер, дип — кузгалганың күренми...
— Нәрсә?— Әтинең сүзен бүлеп әни әче тавыш белән кычкырып җибәрде.— Ярты капчык! Болай да бер сыер алырлык акча бирергә җыенасың!
— Җитәр! — Әти ачу белән өстәлгә сукты.— Күп сөйләмә, хәзер үк камыр куй!
Тышкы ишек шарт итеп ябылды. Әни мышык мышык елый башлады Мин
Г
дэ хафага калдым Нигә инде ул хәтле сохари? Үзе бит 45 сум акча бирэм дигән иде. Әллә акчаны азайтырга уйлыймы9..
Ниһаять, кемдер кычкырды. <Казан'.
Мин сәндерәдән очып тошердәй булып, башымны күтәргән идем, вагонның тимер түшәменә шак иттем. Күзләремнән утлар чәчрәде. Юк. күпме талпынмыйм, ашык мыйм. бу урыннан тиз генә тошеп китеп булмый. Ә йерәк ашкына. Казанны, бала чактан ук кыйбла саналган моңлы, нурлы Казанны үз күзләрем белән күрәсе иде. Әмма... Вагон дыңгычланган. Юлчылар берсе өстендә берсе утыра диярлек. Дау. дән жал. сүгенү, елау һәм күзачкысыз төтен, тәмәке төтене .Казан, дигәч, вагондагы бар халык, берьюлы ишеккә таба авышты, берсен берсе этә. кысрыклый башлады.
Халык бераз сирәгәя төшкәч, идәнгә сикердем, тиз генә пальтомны кидем. 1>ги биргән 45 сум акчалы бумажникиы чалбар кесәсендә саклап килгән идем, инде пальтоның эчке кесәсенә күчердем. Алай болай төшеп калмасын (алла сакласын, бар байлык шул бит!). Кулда — чемодан, иңдә — капчык! Мине шундук ишеккә таба этеп алып киттеләр — хәерле сәгатьтә!
Перронга чыгу белән яхшылап Казанны карармын дигән идем. Кая ул? Күтәреп. очыртып алып баралар. Уң кулда — чемодан, сул кул белән иңемдәге капчыкны тотам. Пальтоның төймәләре вагоннан төшкәндә үк коелып калганнар иде. Хәзер аның бер чабуы артта, икенчесен алдан тартып баралар. Йолкып алып китмәсәләр генә ярар иде. Сулда кызыл кирпечтән салынган бер зур бина. Арырак — тар гына аралык. Мөгаен, капка. Шунда ишелеп кердек тә. бүселеп чыктык. Чемоданым •лып» итеп җиргә төште, аның өстенә капчык ауды.
— Уф алла!
Каршыда ат башлары хәтле ташлар түшәлгән киң мәйдан. Резина тәгәрмәчле, фаэтоннарга җигелгән аргамаклар тып тын басып киләләр. Берсеннән берсе сылу. Даналы! Кайсы җирән, кайсы алмачуар. кпи<ы күмер кара, кайсы сөттәй ак — акбүз Фаэтонның алдагы утыргычларында — «күрәсезме пбзәгызны» дип хуҗалар кукы райган. Әйберләремне күтәреп, фаэтон көтүчеләр янына киттем. Чираттагы юлчылар, кунаклар үз юлларына китеп беттеләр. Мәйданда ялгыз үзем генә калдым
— Әй. саламторхан, нишләп утырасың?— Башымны күтәрсәм — җирән аргамак җигелгән бер фаэтон.— Әллә Казанга беренче килүеңме?
Сикереп тордым: «Әйе. әйе, абый!, — дим
— Кайда барасың?
— Менә, абый,— кесәдән теге хикмәтле хатны чыгардым.
— Ахмак, үзең әйт. мин мулла түгел, укый белмим
— Чернышев урамы. 5 иче йорт.
— Ярар, алып барырмын, алдан йөри торганы бармы соң?
— Анысы нәрсә, абый, алдан йори торганы, көчекме’
— Аңгыра, акчаң бармы? — дим.- Күрсәт җәтрәк, булмаса - I.HI.-Ч
— Менә, хәзер! — Тиз генә пальто кесәсенә тыгылдым, бумажник юк. Чалбар кесәләрен актара башладым, буш!
— Нәрсә, җилләр искәнме?— извозчик мәсхәрәләп көлде дә дилбегәләрен какты. — Әйдә, малкай! Башка пассажирны эзлик, бусын тишек чемоданга утырткан нар, на-а!
Дагалы тояклар урам ташларына шак шок итте, әйтерсең лә маңгаема типтеләр
Моң! Сагышлы һәм ләззәтле моң. бер якыная, бер ераклаша, аннан тагын дулкынланып килеп бәгырьне тетрәндерә һәм иркәли. Әллә төш. әллә он Күзлә ремне ачтым арып килеп егылгач, йоклап киткәнмен икән. Кузгалырга, алай гына түгел, катта сулыш алнрг. ал куркам бу гуазл жмр. тнлеммлм мои мии™ «ар урынсыз хәрәкәтемнән тынып калыр төсле
Яңгырыйдыр кыя ташлары Табылмаган донья малы өчен Кяңгырыйдыр егет башлары
Манам мондмЯ моңлы татар коа». 6Р.Т.Й матур «тап татарча жмрл.у.» «шат канам юк ил,. Могжкза! Торьи. утырам», типчагына каранам» Jyp. иктм «үлм. Тигез р»т «алан ТТ.ЮЛГ.Н Тимур «ар.а.тл.р Ман. шушы «ил. «ик »•« <-’■ «а»»
ТИИИИИ. кклоп шылган тулай торак. Эиа. ки «мрмИякгм к.р.ю.тт. «.кан кЛ-к кианнапгн «» г.знмНч. атиаи «ар тгет. Огетила горами, геуш.а.а» ..«»»«.. чалбар Наза күранм... ггена,■« «ормаган Тузгак соргмлт чаклар Димак. уа май йоклан каткач карап иткаи Хазар мана шушм агат жмрлалм «ит Ьул.а ла «ула ииап ал.» затын» шул «алар »'»< һзм кор таимш! В.р каагмл.рм» гералмп китте, актта ит» «ир
- Ай-Һай гына диеп бер кычкырсам.
гәи 45 сум акчаны урлатуымны да. ул жыр яңгыраган мизгелдә ончтып тордым. Ә ха- эер! Хәзер ул кара кайгы жаныма тагын ябырылды. Ярый але сохарилар бар. Ачтан үлмәм. Техникумга кергәч, стипендия бирерләр.
Күршем торды. Миннән аз гына калку, нык коелган егет. йөзе аз гына тутлы булса да ачык, мөлаем. Үзе килеп кул бирде: «Кемито⇇ Бөгелмә ягыннан. Техникумның II курсында укыйм, вакытлыча Устнядә баржа бушатам. Ә сез кайдан?..»
Мин хәлне сөйләп бирдем. Күрше кайдандыр бер чәйнек кайнар су алып килде. Тәрәзә төбенә жайлвштык. Мин сохари капчыгының авызын чиштем...
Мине техникумга алмадылар, тулай торактан куып чыгардылар. Химиядән ниндидер бер кислотаның составы формуласын дөрес язмаганмын һәм балл житмәгән.
Урамда — яңгыр. Көзге шыксыз яңгыр. Шыбыр да шыбыр, һич туктауны белми. Мин Кремль стенасы буендагы куышта. Казан елгасына каран, аптырап утырам мено сиңа нурлы Казан!
Инде нишләргә? Өйгә кантын китәргәме? Пальтоны сатып. «Юк!» Кычкырып жнбәрдем дә, үз тавышыма үзем сискәнеп киттем. Кайтмыйм! Бусагадан атлап керүгә үги ана. мыскыллап авызын кыйшайтыр.
Казанка өстендәге томан таралды. Яңгыр тукталгандай булды. Суык, дерелдим. Ә көн инде кичкә авыша. Бу төнне кайда уздырырмын? Нәрсә ашармын? «Тукта, бул- маса. вокзалга барыйм. Бәлки шунда берәр урындыкта черем итен алырмын*.
Киттем. Үрдән Проломный (хәзер Бауман) урамына тошәм. Тайгак, берничә тапкыр аягым шуып китеп егыла яздым. Ниһаять, таш түшәлгән урам.
— Ибраһим!
Сискәнеп туктап калдым. Тавыш килгән якка борылдым — урамның аргы ягыннан Мостаф-негр килә (соңыннан ул шагыйрь Мостафа Ногман булды). Тулай торакта минем белән янәшә яткан иде. хәзер инде ул техникумда укып йөри.
— Кара әле, күрше, болай итик Комендант яңа гына өенә кайтып китте. Күрдем. Ул әле иртәгәсез килми. Әйдә тулай торакка! Икәү бер топчанга ятарбыз,— диде ул миңа.— Иртәгә, ул килгәнче, шыларсың. Әйдә, әйдә, киттек!
Без парлашып Проломный буенча түбән төшеп киттек. Мостафа сөйли:
— Кара әле, күрше, мин монда абыйларга килгән идем. Ул «Спартак* фабрика сында эшли. Фабрикага кендекчеләр кирәк, ди.
Куанып киттем «Барам!» — дип кычкырып жнбәрдем.
Менә мин Казан аяк киемнәре фабрикасы «Спартак»та көнлекче. Иртәнге 8 дән кичке 6 га хәтле фабрика курасындагы әрдәнә-әрдәнә өелгән чи тиреләрне әле бер цехка, әле икенче цехка ташыйбыз. Ул арада машина белән килгәннәрен бушатабыз. Сарык-кәжә тиреләр# әллә ни түгел, сыер-үгез тиреләре авыр. Икәүләшеп, көч-хәл күтәрәбез. Өс-баш пычрана, майлана. Арыйбыз. Сменадан соң исә кулга 20 тиен көмеш тоттыралар — шәп! Бу инде миңа тәүлек буенча ашап-эчәргә житә. Тошке ашка фабрика ашханәсенә керәбез. Менә дигән өреле, токмачлы аш - телеңне йотарсың!
Эштән чыккач та әле тулай торакка ашыкмыйм. Комендантка юлыгуың бар. Шулай эштән иртәрәк кайткан бер көнне, кинога керерлек акча булмагач. Черек күл буена чыккан идем, искитте. Халык' Барысының да кулларында көрәк, лом, кул арбасы.
— Нишлисез, егетләр?
— Акча эшлибез. Син нәрсә аптырап утырасың, әйдә, әйбәт эшләсәң, бригадама алам.
Шулай бер дә уйламаганда, тире ташуны ташлап, җир казучыга әйләндем. Бердән, бу эш бик якын, икенчедән, чыннан да. «көрәкне батырып эшләсәң», норманы арттырып тутырсаң -70-80 тиен, хәтта бер сумга хәтле «төшереп» була икән.
Беркөнне шулай Чернышев урамы (хәзер Ленин урамы) буенча университетка таба төшеп бара идем, почта янында, каршы килүче бер ханымга бәрелеп киттем: • Гафу итегез»,— дип. оялып башымны күтәрдем һәм. Үз күзләремә ү.эйм ышанмыйча артка чигендем.
— Ибраһим, бу синме? ,
Каршымда Күкчәтау мәктәбендәге мөгаллимәм Маһитап — «алма апа» басып тора. Телем бәйләнде. Нишләргә дә белмим, катып калдым. Почта стенасына китеп сөялгәч кенә исемә килдем.
— Исәнмесез, «Алма апа*!
— Син кайчан монда килеп чыктың? Укыйсыңмы?
‡‡ф<мт ҢурнеНИЧ Канет.,» 1907 иче ,-- --нке Ә.-iwar „олтн-т,- Әлмкт апылындя тучи, 1920 щ елларда
Ката,, игдтгхнику имида тимй Пединститутны .кызыл диплом. 6гл->и тамямлмй Минлил., һом Бул техникумнарында ана тели укыта Шик Ватан сугышы фронтларында бнрннчо мортоП» ярплниып. 11*42 <-лла
Хәлне сөйләп бирдем.
— Ярар, бер дә кайгырма,— ул аналарча иркәләп аркамнан какты.— Мин нр тага үк техникумга барып, директор белән сөйләшермен. Син берсекөнгә бар. мин көтеп торырмын.
— Сез кайда укыйсыз. «Алма апа«?
— КПИдә. Көнчыгыш педагогия институтында.
Ул тагын аркамнан какты, елмайды. Дөнья яктырды да китте.
Мине техникумның I курсының I! группасына билгеләделәр. I группада Ала бугадагы хәзерлек курсын тәмамлап килгәннәр (Мостафа дус та шунда) үзләре генә укыйлар икән. Элекке елларда Казанда аерым аерым рус. татар, чуваш, мари, удмурт педагогия техникумнары эшләп килгән булган. Ә бу ел исә пларның барысын берләштереп. зур бер техникум корганнар. Техникум Болакның сул ягындагы, элекке Учи тельская семинария бинасына урнашкан. (Хәзер анда педагогия институты). Ә студент ларга тулай торак итеп, Казанка буендагы элекке хатын-кыз монастырен билгелә- гәннәр.
Уф алла, ниһаять, мин дә — тулы хокуклы студент! Иртә белән торам да башка лар белән бергә техникумга йогерәм — лекцияләр тыңларга) Минем сабакташлар миңа хәтле ике айлап укыганнар. Димәк, минем бурыч — аларны куып җитү, баш күтәрми уку, тырышу. Йокыны кыскартканнан кыскарта барам, ял көннәре юк. Кино онытылды. Рәхмәт әле, тирәяктагы иптәшләр булышалар: конспектларын бирәләр, төшенмәгәнне, бергә утырып укып, әйтеп, мәсьәләләрне чыгарышалар. Укытучы ларыма да рәхмәт — кат-кат әйтеп төшендерәләр, өстәмә дәресләр бирәләр. Кайбер лөре хәтта, дәрестән соң калып, минем белән шөгыльләнә. Безне мәртәбәле остазлар укытты: Җамал Вәлиди, Хуҗа Вәдыйги. Гариф Богданов. Габдулла Шынаси. Солтан Габоши. Мөхетдин Корбангалиен. Гасыйм Клсыймов. Соләх Атнагулов, Әминә Хәли това. Илһамия Богданович, соңрак Салих Сәйдәшен һ. б. Вәхмәт Се.зго, гыйлем хадим норе! Сезнең якты образыгызны горурлык белән күңел түрендә саклыйм
Вез әле монастырьга күчмәдек, анда — югары курс студентлары. Техникумга быел кергәннәр — Чернышев урамындагы ике катлы бинаның өске катына һәм без. Малайлар — Проломныйда. Ул — озынча бүлмә. Почмакка барып җиткәч, ул әле. сулга борылып, тагын бераз дәвам итә. Залның ике як стенасы буйлап топчаинар тезелеп киткән, җәмгысе 70 тән арта. Уртада калын тактадан эштер эштер генә кагылган озын-озын өстәлләр. Ике якта — шундый ук эскәмияләр. Шушында ашый быз, шушында ук төркем төркем булып дөрес хәзерлибез.
Дүрт-биш лампочка кызарып кына яктырта. Кайчакларда бөтенләй сүнеп тә калалар. Әмма без гыйлем эстәүдән чигенмибез. Шушы хәтле халык бер бүлмәдә булуга карамастан, шау-шу, ызгыш юк. Тәмәке тартуларын да хәтерләмим Аракы турында ишеткәнем дә булмады. Теләк, омтылыш — бары тик белем алу.
Минем Күкчотаудан Казанга килүемдә икенче максат та бар иде бит. Эдипләр белән очрашу. Гаҗәп, Казанга килгәч, мине Галимҗан Ибраһимоа та каршы алмады. Такташ белән Туфан да күренми. Күрәсең, үземә берәр чарасын табарга кирәктер. Сораша торгач, белдем: Галимҗан ага авырган. Аңа операция ясап, бер үпкәсен бөтенләй кисеп алып ташлаганнар. Хәзер ул Ялтада дәваланып ята, ди.
Ә калганнары? Мин инде аларның кай тирәдә йөрүләрен белеп алдым Безнең тулай торакның аскы катында «Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газеталары һәм • Авыл яшьләре» журналы редакцияләре эшли. Арырак — «Кызыл Татарстан» газетасы, «Чаян» журналы, түбәндә — «Азат хатын, журналы редакциясе. Бу пыяла түбәле «Пвссаж.дп — Татарстан китап нәшрияты һәм Гажур (газета журналлар бер лошмәсе) дигән оешма Язучылар, шагыйрьләр, һичшиксез, шушы тирәдә йөрергә тиешләр. Билгеле, бу серле нҗатханәлөрнек ишекләрен ачып керергә кыюлык җитми. Шулай да, буш вакытларда бу тирәдә чуалам бәлкем берәрсен очратырмын.
Шулай беркөнне, кичкә таба, тагын .Пассаж» тирәсендә йөргәндә бер күзлекле абый капылт туктатты.
— Әй, егет, ннгә монда йөрисең? Көн дә күрәм
— Тик.
Ахмак! Син тик йөрмә, эш белән йөр! Кайда укыйсың.
— Педтехннкумда.
- Алайса, әйдә киттек.
Нишлим'1 Иярдем дә киттем. .Пассаж» га кердек Агайның эш бүлмәс, эур гына икән Каршыда бар гтеианы алып торгаи тарам Уртада астат Шкаф тар күп. Идәндә газета журнал тегелмәләре Хуҗа арттагы шкафын ачып шүрлегеннән бер юкп гына брошюра сыман китапчык һо.м берничә төпләмә бланклар алып о. г.. лонө куйды Камыш урындыгын тартып утырды
— Мен-> бу китап, энем, каталог дип атала. Монда барлык газета-асуриаллар
L 143
ның бәяләре язылган. Менә бусы — подписка бланкы. Төшергеч аша өч нөсхәдә тутырыла. Син, педтехникумыңа кайт та. газета-журналларга язылу оештыр! Акчаңны. подписка кәгазьләреңне сакла, югалтып, хур булма!
Шулай итеп. мин. уйламаганда, матбугат таратучыга әйләндем. Профком да бу эшне мәгкуль күрде. Мин хәтта студенттан акча алып та тормыйм, ведомостька кул гына куйдырам. Стипендия бирелгәндә, бу сумманы кассир тотып кала. Соңыннан мин акчаны алам да, подписка квитанцияләре белән теге күзлекле абыйга тапшырам...
Тиздән кышкы каникуллар. Өйгә кайтасы иде. сагындым. Юлы да буш, акча түлисе юк. Тик өйгә ничек кайтып керерсең, ничек дуслар күзенә күренерсең?. Каникулга китәр көннәр якынлашкан саен шул бер сорау мине иги дә тора. Бар хикмәт шунда — минем өс-баш бик хөрти. Теге вакытта тире ташып, җир казып, кием-салым майланып, пычранып, таланып бетте. Инде әллә ничә тапкыр пннжәк- чалбарны юып. ямап маташтым. Һич рәткә кертеп булмый. Бер тишекне ямыйсың, икенчесе авызын ача. Бу килеш кайтсаң, ишектән керер-кермәс әни бот чабып көләр.
— Әй аллам, кара әле. әтисе, Казаннан нинди «ширмаш» кайткан! Ә без...— дип, авызын кыйшайтып көләр, теге 45 сумны чәйнәргә тотыныр.
Юк, кайтмыйм, адәм көлкесе булып, әтине җәрәхәтләмим. Калам! Берәр җиргә эшкә кереп, акча табарга — киенергә кирәк... Аптырагач, тулай торакта үземә урын таба алмагач, урамга чыгып киттем, «Пассаж» ягына. Борын төшкән.
— Ибраһим!— сискәнеп башымны күтәрсәм, теге күзлекле абый.— Син миңа бик кирәк идең, ведомостьны ябарга кушалар.
Ул мине җилтерәтеп үзенең кабинетына алып керде дә, кулыма бер кәгазь тоттырды: «Мә. касса ябылганчы алып кал!«
Касса якында гына. Берәү дә юк. Форточка кебек бер тәрәзәчеккә теге кәгазьне суздым. Йөнтәс кул аны тартып алды да кире ташлады.
— Синең өчен мин кул куйыйммы? Соңгы минутка кадәр йөриләр дә!
Кул куйдым да, кәгазьне тагын теге тәрәзәчеккә суздым. Инде китсәм дә ярыйдыр. дип кузгала гына башлаган идем, эчтәге адәм: «Әй, егет, мә!«— дип кычкырды.
Иртәне җиткерә алмыйча алҗып беттем. Төнозын керфек какмадым. Нинди йокы керсен — мендәр астында сиксән сум акча ята! Ышанасызмы? Төп-төгәл сиксән сум!! Подписка җыюым өчен мөкяфәт.
Серне иң якын дус Мостафага ачгым. Башта ул да: «Ул хәтле үк булмас! Шартлатасың!»—дип, ышанмаган иде. Мендәр астыннан акчаны чыгаргач, исе китте.
Без. борынны югары чөеп, печән базарына йөгердек.
Бу мәшһүр базарга минем беренче килүем иде. Башта югалып калдым. Биек таш койма буенда зур-зур казаннар кайный. Ак алъяпкыч бәйләгән сакаллы абзыйлар. озын саплы чүмечләр белән шул казаннарны бутыйлар. Тозын татыйлар. Төтен. Бу. Каршыда өстәлләр, эскәмияләр. Безнең кебекләр ашыга йотлыга нидер ашыйлар.
— Әйдәгез әле, тәти егетләр, үзегезне кызлар кочардай итеп, матурлап чыгарыйм, әйдүк.— дип, якындагы бер чаршау артыннан ак халатлы кеше чыкты да, безнең җиңнән үзенә таба тарта башлады. Көчкә котылдык.
— Әйдә, без дә бөкләп алыйк!— дип Мостафа мине казаннар кайнаган якка алып китте.
— Ярар, син заказ бир. мин өстәл тирәсеннән урын алам.
Ите аз булса да. шулпасы өреле, токмачы куе иде. Кәеф күтәрелде. Хуҗа белән исәп-хисап ясадык та кием-салым рәтенә киттек. Базарның уртасына үттек. Сатучылар монда да үз товарларын мактап, узып баручыларны үз якларына тарталар:
— Мә әле, агай, бу кама бүрекне киеп җиффәр әле, хатының, күрүгә, муеныңа сарылыр.
— Әй. егетләр, монда килегез! Менә дигән диагональ чалбарлар. Кияү егетләре өчен, соңгылары! Кайсыгызга? Сезгәме? Менә бу соры төстәгесеме? Менә менә сезгә бик килешә торганы күк төс икән! Бәясенең дә яртысын киметәм. Күреп торам — студент егетләр. Рәхәтен күрегез!
Акчасын биреп, бу мактаулы чалбарны алып алгарак кузгалдык. Күлмәк-ыштан, постау пинжәк. соры бобрик. Пальто. Шундый ук бобрик. Кепка һәм җылы эчле ботинкалар да алдык. Болай киенгәч, инде каникулда өйгә кайтырга да була, аллага шөкер, сынатырлык түгел...
Эре, салмак адымнар белән, ашыкмыйча гына Такташ чыкты, сәхнәнең уртасына килеп җиткәч, туктады. Башын капылт кына түбән иде, озын, саргылт чәчләр ишелеп төшеп, маңгаен капладылар. Уртача буй. авыл егетләренә хас нык коелган гәүдәгә аксыл-күк костюм-чалбар бик ятышлы. Ак күлмәк якасы һәм күгелҗем
галстук костюмны тагын да яктырта төшә.
Зал ду килеп кул чаба, ишетергә теләгән шигырьләрнен исемен кычкыра. Кинәт аш артка чөелде, чәчләр, чәчрәп таралып, икегә аерылдылар. Зур зәп зәңгәр күзләр залга төбәлде - һәрбер тыңлаучыны бораулап үтте һәм тылсымлады Шау шу тынды.
— Берегезнең дә күңелен калдырмас өчен, бүген сез сораганнарны түгел, үзем уйлаганны, яңа шигырь укыйм.
Бу яңа шигырь соңыннан «Киләчәккә хатлар, дип аталачак мәшһүр поэмадан езек иде. Без уз-үзебезне онытып, сихерләнеп шигырь тәэсиренә бирелдек.
Мин. шагыйрь үзе исән чакта да. ул безнең арадан киткәч тә. бик күп төрле артистлар башкаруында Такташ шигырьләрен тыңладым. Хөрмәтле нәфис сүз оста ларыбызга һич тел-теш тидерәсем килми. Алар барысы да диярлек шигырьнең эчтә легенл. ритмына, рухына кереп, һәрбер сүзен ачык, дөрес әйтеп, паузаларны, басым нарны саклап, матур сөйлиләр. Рәхмәт һәм ихтирам аларга' Әмма, миңа калса, аларның берсе дә шагыйрьнең үзе кебек, бик гади, шуның беләи бергә беренче сүздән үк — аккордтан соң дияр идем — тыңлаучыны үзенә кочып ала торган тылсымга ия түгелләр. Нәрсәдә соң бу хикмәт? Бу турыда мин күп уйландым - нәрсәдә соң бу. могҗиза дип әйтерлек, самими тәэсир’ Минемчә, шигырьнең эчке ялкыны, аның дөньяга туу процессы нәкъ менә шушы мизгелдә, тыңлаучылар алдында бара, илаһи чишмә булып ташый кебек. Тагын шуны да өстисе килә, шигырьдәге аерым сүзләрне мишәрчәләп әйтүе дә чыгышны көчәйтә иде. ахрысы.
Туфанның сәхнәгә чыгуын абайламый да калдык Ул. ничектер жир астыннан чыккан кебек, сәхнә кырыендагы мөнбәр эченнән калкып чыкты Шома итеп артка таралган, күпереп торган чәч. Киң маңгай. Аксыл, көнчыгыш халыкларына тартым җәенкерәк йоа. Соргылт костюм. Чигүле күлмәк. Аның күзләре төбәлеп өтеп карамый лар. Йомшак караш. Ул елмая. Ләкин аның елмаюы да. «менә мин кем» дигән чекерәйгән елмаю түгел, киресенчә, «гафу итегез инде», дигән сыман кыюсыз, мәрхә мәтле елмаю. Туфанның шигырь укуы да бик акрын башланды. Халык арасында сүзләр ишетелгәләсә дә. танышын күтәрмәде, салмак, тыныч, баритон таныш белән уйга, фәлсәфәгә, ерак галми чакырды. Хәтерем ялгышмася, ул бу юлы «Урал эскизлары» циклыннан күп кенә шигырьләр укыды ларның бетүен дә китмәде
Бу «кит«ларның чыгышыннан соң сәхнә бераз буш торды Аннан кыюсыз гына атлап, озын. ябык, бик фәкыйрь киенгән, кара чәчле бер егет чыкты Йөткерде Борынын тарткалап алды. «Тегермән».- диде.
Халык бераз тына башлагач, шигырен укырга кереште Шигырь, инде канатлары әйләнүдән туктаган иске тегермон турында, моң. сагыш белән тулы Бу шигырь миңа бик ошады, тик бу егетнең үзен танымыйм Болай күренеп тор.
Мин уйланып торган арада теге егет шигырен укып бетереп төшеп тә киткән Шундук сохнпга Такташ күтәрелде. ______
- XUT.II, Госмаи лЯвот шигнрк Лиич бу ШИГЫр, ОШ.ИМЯ M.U. теггры»... «н колак какк... кулак иалагнык я.рн Әгер «кил. бу > »У«« ««"
башкача и.шр иде». Х.т»,,' Сии туры .Лтиаиг. үпиш.»»., «У™ ™Р“
минем ДӘ борынны канаталар дус ишләр!..
“у очрашулар, шигыре ....................... лар.- етн. е.еи Татар .«.и.ет ««рты б.и.ем.А.
утдырыл» ииеи. М..и.а «иие. «екикулдеи к.Рткеч. Мигт.ф. ДУ
«.Ы.ШИ ухиичумеи «ИК икыи ик... В.Ш.КТ.» чыгып Пршшы.ывг. бар
Бервакыт сәхнәгә лап-лоп атлап, кирза итекләрдән, таушалган костюм кигән, әмма ак күлмәк, кара галстуктан, соры кепкадан озын. ябык, тузган кара чәчле берәү килеп чыкты, һәм • һөҗүм »гә күчте.
- Бу кем?
— Кутуй! Кутуй!
Зал яңгырап, чайкалып киткәндәй булды Ә тавыш һаман көчәйгәннән көчәя бара. Шагыйрь авыр, салмак сүзләрне берсе артыннан берсен залга ташлый. Алгы рәттә утыручы кайберәүләр (шулар арасында мин үзем дә) утырган җирдән чайка лып киткәндәй була, башын яшереп, иелә төшә, сәхнәдән ташланган «ташлар. Имгәтмәсен, дигәндәй. Миңа, кызганычка каршы. Маяковскийның шигырь укуын тыңларга туры килмәде Әмма бу бәхеткә ирешкән кешеләрнең әйтүләренә караганда, безнең Кутуй да аннан калышасы булмаган
Кутуй үземец ул вакытта модалы булган футуристик шигырьләрем туптан аткай кебек атты атты да. нәкз. килгәндәге кебек, лап лоп атлап, чыгып та китте, .алкыш
ганда, беренче кварталның аргы башындагы ярым түгәрәк балконлы матур гына бина. Залы да кечкенә (йөз кешелек чамасында), нәкъ шигърият ечен салынган кебек. Сәхнә белән зал бер берсенә күзгә-күз карашып, фикер алыша ала.
Менә шунда йөри башладык. Мостафа үзе дә шигырьләр яза икән. Мин үземнең теге. Күкчәтаудан алып килгән шигырь белән шыгрым тулы калын дәфтәрне дә ана биреп тордым укырга. Редакцияләргә үк алып барырга һаман әле батырлык җитенкерәми.
Алай да бу шигырь кичәләренә йөрү миңа бик файдалы булды — бердән, өр- яңа шигырьләр, бәхәсләр тыңлыйм, икенчедән, инде байтак шагыйрьләрне күреп беләм. Урамда күрсәм, таныйм. Ә менә Хатип Госман белән бик тиз танышып, дуслашып алдым. Мин аның шигырьләрен әле Күкчәтауда вакытта ук «Яшь ленинчы» газетасында укып бара идем. «Хатип Госман Сулмашлы» дип нмзалый иде ул аларны. Ошый иде аның шигырьләре миңа. Хәзер менә без дуслар. Безнең болай бик тиз арада бер-беребезгә ияләшүдә шигърияттән башка да бер сәбәп бар иде. Уртак диярлек язмыш, кагылу-сугылу. фәкыйрьлек, уку йортына керә алмыйча, тилмереп йөрү. Хатип Казанга килүгә Татрабфакка укырга кергән булган, ләкин озак укый алмаган. Кемдер, ул — мулла баласы, дип. өстеннән шикаять язган. Аны рабфактан куып чыгарганнар. Башка уку йортларына да керер әмәл юк. Теләсәң нишлә.
Теге кичәдән соң бергә кайттык. Ул Болак буендагы бер өйнең подвалында тора икән. Укудан соң мин аның янына кереп утыра башладым. Ул — миннән бер-ике яшькә олы. бик кабилиятле, акыллы, басынкы, һәр адымын уйлап баса торган, өметле егет. Ул мондагы күп язучылар, шагыйрьләр белән аралашып өлгергән, мине дә алар белән таныштырырга булды.
(Алга китеп әйтим: 1935 елның көзендә без икебез дә Казан педагогия институтының татар теле-әдәбияты факультетына укырга кердек һәм тулай торакта икәү генә бер бүлмәдә тордык.)
Безнең техникумның уку-хезмәт хуҗалыгы да бар. Ул Казаннан ерак та түгел, күңелгә бик хуш килә торган җирдә — Зәңгәр күл буенда урнашкан. Элек бу Апа- иаевларның утары булган, диләр. Бик мөмкин. Монда күп кенә торак биналар, хуҗалык корылмалары, хәтта су тегермәне дә бар. Дача биналары зур, ике катлы, агачтан бурап салынган, такта белән тышланган һәм сарыга буялган. Күл ярында төп бина. Ике катлы, асты таш, өсте агач. Аскы катта зур зал (хәзер безнең клуб), икенче башында — бүлмәләр, подвалда — аш-су хәзерли торган урын. Ашау-эчү шул подвал кырында өстә, түбәсе ябылган ачык верандада. Шунда җыелабыз, ашый- эчәбез, киңәшәбез. Өске катта пароходтагы кебек, ап-ак веранда.
Зәңгәр күлгә кечерәк кенә бер елга агып керә дә Казан ягына таба агып чыга. Елганың агып чыга торган төшендә — буа. Буа өстендә — тегермән. Ул әле безнең чорда да техникум ихтыяҗын тәэмин итәрлек он тарта иде.
Бу хуҗалыкта иртә яздан көзгә хәтле студентлар хезмәт практикасы үтәләр. Бездәге студентларның барысы да диярлек үзен-үзе белә башлаганнан ук җирне тырнап, чәчеп-урып үскән, эшчән егет-кызлар. Шуның өчен монда килү — бәйрәм.
Утарда эшләү чират белән, курслап оештырыла, берәр айлап. Без, I курс студентлары. еллык имтиханнарны тапшырып, алдагы курска күчү сөенеченә ирешү белән, Зәңгәр күлгә ашкындык һәм алданмадык. Ул бөтен яктан безгә хуш килде. Минем дус Мостафа Ногман, монда килүгә, «Зәңгәр күл» исемле бик матур шигырь язды. Ул шундук «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыкты.
Бу хуҗалыкта бодай, арпа, солы, төрле ярма культуралары чәчәләр, күп итеп бәрәңге һәм яшелчәләр утырталар. Барысы да студент казанына бара — арзан, кыш буена җитәрлек. Егетләр хуҗалыктагы атларга печән дә чабалар. Кыскасы, эш җитәрлек!
Бәрәңге бригадасында мин — бригадир. Иртә белән 7 дә чаң тавышына сикереп торабыз да физик күнегүләр ясау мәйданына чыгабыз. Аннан — юыну. Зәңгәр күлдә коенып булмый, суы бик салкын. Бригадалап иртәнге ашка җыелабыз.
Тагын чаң сугалар: даң-доң!
Хуҗалыкның директоры килә — һәр бригадага эш бүлеп бирә. Складтан эш кораллары алабыз да, бригадалап тезелешеп, җырлап эшкә китәбез. Минем бурыч — көрәк, чиләк кебек кирәк-яракны складтан алу һәм соңыннан тулысынча тапшыру. Петр дәдәйдән ат алып, арбага үлчәп, чәчүлек бәрәңге алу. Утыртуның сыйфатын тикшерү, булышу, су китерү һәм башка мохтаҗлыкларны ат белән башкару. Кичен, кырны үлчәп, эшне директорга тапшыру — нарядны ябу.
Бәрәңге кырыбыз — Зәңгәр күлнең аргы башында, кара туфраклы, бик уңышлы җирдә. Аралар 2—3 чакрым булыр. Ат көр. җилдерә генә. Әле колыны да бар. Нәкъ әнисе төсле җирән, кояшта ялт йолт итеп, ялкынланып тора. Бик шаян, ари-тирә. йөгереп килеп, мине тешләмәкче дә була, күрәсең, әнисен кызгана.
күккә тия^ ЯНЫНДа үскән м»лай күренәсең.— дип, Петр дәдәй мактап куя — түбәм Берсендә шулай барабыз, җырлагандай итәм үземчә. Кеше алдында җырларга оялам, барып чыкмас.
- Егет, синең тавышың юк,- дип Солтан абый Габәши, мине беренче тыңла ганнан соң ук, хордан чыгарга кушкан иде. Аннан жәлләде, ахры, яныма килеп,- үэең генә калганда кычкырып җырла, һәр нәрсәгә күнегү кирәк.-дип юатты.
— Аоый, тукта әле!
Карасам, юл читендә, чирәмдә бер кыз утыра. Уң аягын яулык белән бәйләгән. Бу кыз безнең группадан түгел, мәктәпкәчә тәрбия бүлегеннән. Исемен дә белмим.
— Килгәндә ялгыш пыяла кыйпылчыгына бастым, кан күп акты.
— Ярар, менә бәрәңге алып барам да. кире кайтканда, утыртып алып кайтыр мын, елама!
Юыртып киттем, кыз, башын иеп, утырып калды. Бик тиз урап килдем, бәрәңгене дәррәү бушаттык, алып та киттеләр, утырта да башладылар. Планны тутырырга кирәк.
— Әйдә, утыр!— Кызым йөзен чыта-чыта торды да бер атлауга авып китте. Сикереп төшеп, күтәреп арбага утырттым. Чибәр кыз күренә. Түгәрәк йөзле, яшькелт күзле. Толымы биленә хәтле тошкән. Бит алмалары, иреннәре янып тора.
— Исемең ничек?
— Гайшә.
— Гайшә?! - Нигәдер гаҗәпләнеп борылып карадым — На на, кашкабай' — Үзем уйга калдым. Кара әле, микем Күкчәтауда яратып йөргән кызымның исеме дә Гайшә иде бит...
Мин инде хәзер — педтехннкумның II курс студенты Безне монастырьдагы тулай торакка күчерделәр. Монастырь биек, таш койма белән уратып алынган мөстәкыйль бер шәһәрчек — өчәр, дүртәр катлы зур зур биналар. Малайлар бер корпуска, кызлар икенчесенә урнашкан. Ара-тиро бер беребезгә кунакка дп йорсшәбсз — авылдан күчтәнәчләр килгәндә, посылкалар алганда. Ул заманда безнең кызлар егет лорие шефка алалар, киемнәрен юплар, ямыйлар, тоймә-сәдәфләрен тагалар иде. Гомумән, шефка алган кыз «үз» егетенең ботен. чиста йөрүенә җаваплы. Бу гадәтнең башы гомуми җыелышка бәйле. Курсның старостасы егетләрнең исем фамилияләрен аерым кәгазьләргә яза да, бөтереп. бүреккә сала. Исемлек буенча кызлар өстәл янына чыгып, бүректән бер төргәкне алып старостага бирә. Староста кәгазьдәге исемне кычкырып укый.
Шул мизгелдән бу егет әлеге кызның « тәрбиясе »иә күчә. Бу хәл беркетмәгә языла. Атна саен санинструктор студентларның чисталыгын тикшерә Кием салымы юылганмы, ямалганмы, мунчада булганмы, тырнаклары кискәнме? Әгор егеттә бер Дефект табылса, җавапны шеф кыз бирә.
Язмышның шаяруы-колүе диимме, шобага салганда, минем шеф булып, теге Гайшә килеп чыкты. Икебез до шаккаттык.
Ниһаять, минем эшләр җайланды, ахрысы. Хәзер инде каләмне очлап, илһамны туплап, шигърият әдәбият белән шөгыльләнергә вакыттыр, дип дәртләнеп шнгьрн кичәләргә йөри башлаганда гына тагын киртә!
Әле былтыр мине үзебезнең курс комсомол ячейкасының секретаре итеп сайла ганннр иде. Өстәвенә, профкомга чакыртып, шул ук курстагы БНЖ (Бетсен наданлык җәмгыяте) рәисе итеп билгеләделәр. Атнасына ике кич үзебезгә беркетелгән Платан кварталындагы хәреф танымаучыларны укырга, язарга өйрәтергә тиешбез. Бу тою. димго бик тиз генә риза булуымның бер .сер.е дә бар иде Белеп алдым теге, «аксак» кыз да нәкъ шул квартал тирәсендә «укыта» икән. Шулай итеп, дәресләрдән соң. ашык-пошык кына ашыйбыз да. парлап (техникум халкы күздән югалгач, култыклашып), наданлык белән көрәшергә китәбез. Уку язуны төгәлләгәч (анда киде соң була) мин аны үзебезнең чат башында көтеп алам Гайшә күп сөйләми, нигездә, ул «мәшәкатьне» үлем башкарам, туктаусыз аны моны сөйлим, сүз бетсә, шигырьләр укыйм. Кайвакытта үземнекеләрне дә. тик авторын әйтмим, оялам Бу кыз мина көннән көн ошый бпра Ярата башладым, ахрысы, үзен, күренмәса моим Яман сулыйм, сагынам, хатта көнләшә дә башлыйм.
Бәй. мин киртә турында әйтмәкче идем бит хөрмәтле укучым Минем шигырь язасым килә.
Нинди киртә ул тагын? диярсең.
о монда техникум комсомоллары
ның отчет-сайлау конференциясе. Бездә бит меңнән артык комсомол. Шул конферен циядә мине комсомол комитетының секретаре итеп сайладылар да куйдылар. Әй китте тәгәрмәч тәгәрәп — мине әле райкомга, әле комсомол олкә комитетына чакырып «парлыйлар*. Монда директор, деканнар кыздыра: бу комсомолец начар укый, теге комсомолец җәмәгать эшеннән баш тарта, фәлән дә таган. Чыдап кына тор, кайда монда шигырь язу?!
һай. ничек тиз йөгерә бу еллар! Мин — техникумның III курс студенты. Киләсе елга — дипломлы укытучы! Комсомол эшенә дә ияләштем. Болар өстенә бер маҗараны әйтеп, мактанып та алыйм әле. Минем бер шигырь газетада басылып чыкты, әмма...
Шулай бер канне комсомол комитеты бүлмәсендә газеталар актарып утырганда, күзем «Яшь ленинчы*га төште. Алып карасам, өченче биттә... аптырап киттем — минем шигырь, Күкчәтау турында. Укып, ахырына җитсәм, имза — Мозаффаров. Мә сиңа, кирәк булса! Кем ул Мозаффаров? Мин бит теге коленкор тышлы дәфтәрне Мостафа Ногманга биргән идем. Киттем аны эзләп. Газетаны күрсәттем. Ул да башта шаккатты, аннан кычкырып җибәрде.
— Вәт карак! Мин синең шигырь дәфтәреңне, бик сорагач, II курстагы авылдаш Мозаффаровка биреп торган идем.
— Әйдә, киттек! Таптык. Газетаны күрсәттек — ә ул йөзен дә чытмады:
— Исегез киткән икән! Гонорары килгәч. Печән базарына барып, туйганчы токмач ашарбыз. Әле рәхмәт әйтерсез.— диде.
Шуның белән бу мәсьәлә хәл ителде.
Инде үземә дә шигырьләремне редакцияләргә тәкъдим итәргә вакыт җиткәндер, дип. коленкор тышлы дәфтәрне тагын кулга алдым. Ләкин әле дә теләкне тормышка ашырырга насыйп түгел икән.
Беркөнне комсомол кәгазьләрен актарып утырганда, директор шалтыратты:
— Ибраһим, тиз генә миңа кер әле.— ди.
Йөгердем. Кабинетта студентлар тулган. Алай да, директор минем кергәнне шәйләп алды да. ым белән «якынрак кил* диде. Килдем.
— Әле генә комсомолның олкә комитеты секретаре Галим Мөхәммәтҗанов шалтыратты, сине чакырды. — ди.
Татарстан комсомол өлкә комитетының беренче секретаре Галим Мөхәммәтҗанов кабинетына килеп кергәндә, анда халык тулган иде. Барысы да егетләр. Бераздан кулына папка тотып, ашыгып атлап, Галим үзе дә килеп керде. Урта буйлы, тыгыз бәдәнле егет, йөзе җәенке, күзләр кысынкы. Шома итеп артка таралган соргылт чәчләр. Өстендә өр яңа яшел френч. Шундый ук диагональдән тегелгән ярым галифе һәм тәбәнәк үкчәле сафьян итекләр. Өстәлгә ашыгып узышында ук барчабызга да җентекләп карап үтте.
— Исәнмесез, егетләр!—дип, папкасын өстәлгә куйды, урындыкка утырып тормады. өстәл кырыена басты. Сүзен башлап җибәрде.— Үзегез белгәнчә, илдә зур борылыш бара, — ул крестьяннарны күмәк хуҗалыкка — колхозга тарту. Беләсезме, сезне нигә чакырдык?
Тынлык. Аптыраш.
— Без сезнең барыгызны да авылларга җибәрергә уйлыйбыз. Сез — комсомолның каймагы, урыннарда аны Җитәкләп баручылар. Без сезгә ышанабыз. Бу — партия. иптәш Сталин кушкан бурыч!
Икенче бүлмәдә безгә мандатлар, юллык акча һәм пароходка билетлар да бирделәр. Юл газабы, гүр газабы артта калды.
Кичкә таба район үзәге Акташка килеп җитеп, мәгариф бүлегенә кердек һәм моннан инде иң соңгы фәрманны алдык. Мин Илтән-Бута дигән керәшен авыл мәктәбенә билгеләмәм. Бәхеткә, нәкъ шул авыл аркылы узучы юлаучы да туры килде.
Коч хәл белән мәктәпне эзләп таптым. Ул тузып, череп бер ягына кыйшайган, агач чиркәү янында икән — зур гына агач өй. калай түбәле (мөгаен, поп ое). Ишек бикләнмәгән. Ачып кердем Алда кечерәк бүлмә. Аннан — зуррагы. Ары - өлкән бүлмә. Мәктәп ягылмаган. Суык. Дым.
— Әбәү, сез әллә безнең учнтельме?
Сискәнеп борылдым. Өстенә озын соргылт чикмән кигән, шундый ук калын шәлгә төренгән хатын тора.
— Әйдә. улым, миңа гына барып җылын! Иртәнчәк начальник кайда торырга икәнен әйтер.
Начальник — авыл советы председателе Марфа исемле апа икән. Миңа бик ошады. Әмма мәктәпкә бу көнгә хәтле утын китертелмәгән. Берничә тәрәзәнең күзләре ватылган. Мич тә кыршылып беткән.
Икенче квнне үк эшкә тотындык. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр, күрәсең: тырышкач, мәктәп җанланды да китте. Җылынды. Яктырды. Көндез — балалар, кичләрен яшьләр шаугөр килә башлады
Мәктәп яшендә саналган 43 баланы яздым, 12 сенең мәктәпкә барырлык ас башы, аяк киемнәре юк. Мәгариф бүлегеннән ярдәм сорарга кирәктер. Кичке укуда — 26 яшь-җилкәнчәк, күбрәге кызлар.
Укыйбыз. I сыйныфта 17 бала. Алар залның алдынгы ягында утыра II сый ныфта 11 бала, алар — кечкенәләр артында. Ill сыйныф 9 бала, нкенче кырый як тәрәзәләргә каршы утыралар. IV сыйныф -6 бала. Мич артындагы кече бүлмәдә урнаштылар.
Дәрес бирү тәртибен болай оештырдым: беренче сыйныф балаларына кара так тада язу-сызу күнегүләрен алып барганда, икенче сыйныфтагылар үзлекләреннән китап укый, өченче сыйныфтагылар исәп хисап мәсьәләләрен чишә, дүртенче сыйныф тагылар җир шары картасын өйрәнә. Билгеле инде, дәресләр барысы да мәгариф бүлегеннән бирелгән төп программа нигезендә алып барыла. Карандаш, дәфтәр, дәрес лекләр, уку-укыту әсбапларын районнан алдык.
Тагын бер сөенеч — мәктәпкә йөрергә киемнәре булмаган үтә ярлы ганлә бала, ларына, минем язма үтенечем буенча, районнан киез итекләр, сырган фуфайкалар, бүрекләр җибәрделәр. Барлыгы 12 комплект. Ааылда мәктәпнең дәрәҗәсе күтәрелде Урамда барганда мине күргән һәр агай, туктап, бүреген салып, башын ия. •Рәхмәт, учитель, балаларны сөендердең, школабыз яктырып китте»,— диләр.
Кичке укуга килүчеләр саны мин көткәннән артык булып чыкты. Соңыннан гына төшендем — яшьләр монда бер берсе белән очрашу өчен дә киләләр икән. Бу авылда башка кайда барсыннар соң дәртле яшь-җилкәичекләр, бигрәк тә кышын
...Болытлы тон кич» кар төшергән.
Ә бүген юл елтыр-тасмалы. Юл буенда үскән орәнгелор Бос уранып иген башларын.
Йокыдан уянып, тәрәзәдән карауга исем китте. Бөтен дөнья ап ак. Беренче кпр! Әле кичә генә сөремләнеп, йөзләрен чытып утырган салам түбәле өйләр яктырып киткән — күпереп торган ап-ак шәл ябынганнар. Бүген якшәмбе, ял көне. Тагын бераз урынымда ауныйм әле. Кая ашыгырга?! Гомумән, хәзер минем эшләр җайга салынды бит.
Беренчедән, менә бу пөхтә бүлмә. Туган әнием кебек рәхимле Натук (Наталия) апа. Ул ялгыз. Ире. балта остасы Харитон, моннан ун еллар элек Себер ягына эш эзләп киткән дә югалган. Ике кыз буй җиткән. Олысы Настя. Бута егетенә кияүгә чыккан да Бөгелмәгә күчеп киткәннәр. Кече кызы Ольга белән «танышу» бик кызык булды. Беркөнне апага Казаннан хат килде. Хат эчендә фото да бар икән An.i • Кара, минем нинди чибәр кызым бар!» — дип. миңа сузды.
Фотога каравым булды, шаккаттым апаның Ольгасы янында минем Гайшә!
Апа, кайда укый соң Ольга?
- Кайда булсын, Казан педтехникумында. Әллә тегесен таныйсыңмы?- Сынап карады апа миңа.— Бик кадалып карадың лабаса!
Икенчедән, мәктәптәге эшләрем дә ярыйсы бара, әле күптән түгел генә район мәгариф бүлегеннән инспектор килгән иде. Дәресләрдә утырды, укучыларны сораш тырды: дәфтәрләрне дә тикшерде, укытып та карады. Ахырдан
- Әйбәт, шулай алып бар! — диде...
- Улым,— уйларымны бүлеп. Натук апа ишекне кысып кына ачты Улым, тор инде! Белен пешердем, кайнар чагында ашыйк' Аннан мин школга китам
Кайнар беленне, киндер маена манып манып, .бөкләп», сөтле чәй эчкәч, минем кәеф тагын да күтәрелә төште.
Апа өстәлне тиз тиз җыештырды да мәктәпкә мич ягарга, ид-н юарга китте Мин. киенеп, урамга чыктым - беренче карны шыгырдатып (суыткан) арлы бирле йөрдем дә кызарып дәртләнеп өйгә кердем
Беренче кар турында шигырь Да язып ташладым (югарыдагы дүртьюллык шул шнгырьдан өзек) Аннан Казанга хатлар яздым Берсе редакция. . (ул вакытта Казанда авыл хуҗалыгы журналы чыга иде) Мин җибәргән бу шигырьне алар басып чыгардылар. Икенче хат — Гайшәгә
Беркөнне нрто белән мнн әле укучыларыма яңа гына дәрес бирә башлаганда. Марфа апа килеп И|мЛмнв д0 рп(»комга чакыралар Бик ашыгыч дигәннәр, әйдә’ ди
Без барып кергәндә, район клубының залы халык белән шыгрым тулы иде. Сәхнәдә — кызыл комач ябылган өстәл. Графин белән су. Өстәл кырыендагы берәү, бер алга атлап, бер артка чигенеп, уң кулын туктаусыз күтәреп-төшереп кычкыра — әйтерсең ул үзенең сүзләрен залда утыручыларның миләренә кадак каккан кебек сугып-сугып иңдерергә тели. Сәхнәдән сөйләүчене таныдым: ВКП(б)ның Лкташ рай комы беренче секретаре Афанасьев иде. Озын. Чандыр. Эре соякле. Иөзе аксыл, күзләр кызарган — әллә авырган, әллә артык арыган. Тамак карлыккан. Тавыш бик авырлык белән генә чыга, ләкин гайрәт җитәрлек сизелә. Һәр сүзен кисеп сала. Караса, өтеп карый.
— Иптәш Сталин һәм большевиклар партиясе бүген крестьян алдында бары бер генә сорау куя: син кем белән? Я ул. колхозга кереп. Совет партия платформасын яклый, я кулаклар белән калып, безнең дошманга әверелә. Бүген авылда иң зур сыйнфый дошман — кулак. Без аны төбе-тамыры белән йолкып алып ташларга тиеш без. Дошман бирелмәсә. аны юк итәләр, ди бөек юлбашчыбыз даһи Сталин... Колхоз! Колхоз!— менә нәрсә сорала бездән. Хәзер үк авылларыгызга кайтып, бу наказны үтәргә керешегез! Барыгыз да райкомның оештыру бүлегенә кереп мандатлар алыгыз. Бүгеннән башлап сез — Акташ райкомының колхоз оештыру буенча тулы хокуклы вәкиле!
Әй. игенче, илең җавап көтә:
— Син кем белән бүген барасын? Иә. колхозга кереп — Совет яклы, йә дошманнар белән каласың?!
Син кем белән? Бу сорау хәзер һәр көн һәр газета, һәр журнал битеннән иген чегә төбәлә.
Районнан кайтуның икенче көнендә үк җыелыш җыярга ашыктык. Кич булды. Мин алып кайткан ике асылмалы лампаны, куыкларын чистартып, туп туры итеп керосин салып, зал түшәменең ике төшенә асып куйдык. Мәктәп көтә! Марфа апа иртәрәк килде. Нәрсә сөйләячәгебезне килештек. Билгеле инде: райком секретаре әйткәннәрне кабатлыйбыз. «Кунакларны» сабыр гына көттек. Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать. Берәү- дә күренми. Хәтта егетләр-кызлар да юк, аларга үзебез килмәскә куштык бит.
Икенче көнне иртәдән үк дежурлар өйдән-өйгә кереп, кичен җыелышка килергә кирәклеген тагын искәртеп, кем дә кем килми калса, штраф салына, дип кисәтеп йөрделәр.
Бу юлы килә башладылар. Берәмләп. Картлар. Ишектән керүгә, бүрекләрен салып, иелеп сәлам бирәләр. Утыралар. Тып тын. Беркем бер сүз кузгатмый. Утызлап карт-коры килгәч, сәгать уннарда башладык. Җыелышны алып бару өчен, рәис итеп, Кара Данилны. сәркатип итеп мине сайладылар.
Беренче сүз авыл советы председателе (авылдагы бердәнбер партия әгъзасы) Марфа апага бирелде.
— Инде, авылдашлар, безгә дә Илтән-Бутада колхоз оештырырга вакыт,— дип башлады ул сүзен, һәм өченче көн районда райком секретаре Афанасьевның ни сөйләгәнен бәйнә-бәйнә кабатлады. Үзегез ничек уйлыйсыз, әйтегез,— дип. сүзен түгәрәкләде.
Кемдер шырпы сызды, махра кабызды. Күрәм: тәмәке янчыгы кулдан-кулга китте. Ачы «самосад» исе борынны яра. Түзмәдем:
— Иптәшләр! (Көрәк сакаллы бабайларга ) Бу бит — мәктәп. Иртәгә сезнең үк балаларыгыз монда укырга килә. Жәлләгез аларны. Тәмәке тартуны хәзер үк туктатыгыз!
— Бик дөрес әйтә учитель.— дип кемдер иң арткы урындыктан мине сөендерде дә. өстәп куйды:— Хлайса. безгә өйләребезгә кайтып суырырга кирәк. Ул арада кузгала да башладылар. Марфа апа сикереп торды:
— Юк, юк, кузгалмагыз! Колхоз мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Сүз учительгә бирелә.
Мин, торып, аларны колхозга керергә чакырдым. Хәтердә: миннән соң бу турыда сөйләргә атылып торучы күренмәде.
— Булмаса. өйгә кайтып, җәмәгать белән акыллашырга кирәк,— диде алгы рәттәге бер карт. Калганнар да:
— Әйе. әйе.— диештеләр.
Халык, дәррәү кузгалып, чыгып та китте.
Ә райком һәркөнне сводка көтә:
, — Авылдан ничә хуҗалык колхозга язылды?
Бездә берәү дә юк. Марфа апа белән аптырашта калдык. Мин «Син кем белән?»
::Г х'.йч” иолвА* "’ДЫМ Совет власте өчен сугышып, бер кулсыз калган партизан “:налыр„д:х7;кХичбгх“к 6улып калуи ту₽ында шигы₽ь — хужмы~ ПК т^ки^’ Н1(Иг7"«ИЯТ9Әу ПрОЗаГа' авылга кайтыйк. Җыелышлар уздырабыз. Ә колхоз
r‘ » К ХвТ?’ **’ Ме V*6ea дә (мөгаен. Марфа апа да) колхозмын им я ермибеа Әйтик, иртәгә колхоз оештырдык - мал парны берләштер дек. ди хи,ы УД мал туариы, эш кирәк ярагын кал куябыз7 Кайда андый абзар лар, амбарлар?..
Ниһаять, Илтэн-Бута да уянды, әйтерсең, ике анага бүленергә жыенган умарта! Урам тулган ир-ат. Авылның әле бер очында, әле икенче очында, яки авыл советы алдында — торкем төркем халык. Сөйләшәләр, киңәшәләр. Авыл икегә ярылгандай булды: бер якта — Кара Данил белән ярлы ябага, икенче якта — өч туган бай Шубин нар һәм аларның иярченнәре.
Районның башка авылларында да шундый хәл икән. Марфа апа Олкон Бута базарында күргән бер вакыйга турында сөйләде:
— Бер крестьян аркасына ярты капчык тары күтәргән дә, базар халкыннан • Колхоз тары алырмы икән?» — дип сораган. Аннары сүзен-сүзгә бәреп, тезәргә тотынган: «Колхоз таралырмикән? Колхоз таралырмикән?. •
Кыскасы, авыл бик буталды. Туктаусыз җыелышлар уздырып торудан мәктәп нең дә. укуларның да рәте китте. Натук апа жыеп-юып өлгерә алмый. Стеналар тәмәке төтене белән ысланды. Мин шәкертләремнең дәфтәрләрен тикшереп өлгерә алмыйм, җыелышлар бик соң тарала
Ул конне дә шәкертләремә дәрес тапшырма ларны биреп, бер кочак дәфтәрне күтәреп, үз бүлмәмә кереп бара идем. Ишек вчылды да, аңа көчкә сыеп кар сарган толып керде. Мин тизрәк барып ишекне яптым — укучыларга суык бит. Керүче чай калып селкенде. Идәнгә бер өем кар коелды.
— Толыбыгызны ишек алдында кагып керергә иде. — дим.
— Син кем? Учительме?
— Әйе, учитель.
— Алайса, киен, киттек!— Толыпның якасы каерылды: шинель, кызыл петлица- Апыл советы ишеген ачып керү белән теге хәрби (ул район ГПУ бүлеге началь нигы икән), урындыгыннан торып, өстәл янына чыккан Марфа апага бер кәгазь сузды. Апа аптырап карады.
— Укы! Менә шушы гражданнарның өенә алып бар' Йолкып алып ташлый быз. Марфа апа нигәдер тетрәнеп, агарынып китте.
— Беренчеләп Шубиннарга бардык. Башлап Иван өенә кердек. Өйдә — ике кыз гына. Берсе идән себерә, берсе сәке кырыена утырып табакка бәрәңге әрчи.
- Ата анагыз кайда?— диде начальник ачулы тавыш белән
— Сезгә кем кирәк?
- Инан Шубин!
—Ул Бөгелмә базарына китте.
- Кайчан?
— Кичә.
- Сволочь!— Иван Иванович әшәке сүгенде. - Качып өлгергән. Барыбер тота быз! Әйдәгез, абзарларны карыйбыз!
Ми» ко»4жск«ш« актыни -Ии» Шуби» Вар «оампаи бии. и». ,г~. <Н> бер тана, оч дуңгыз*, дип яздым.
Аннан каршыдагы Петр өенә кердек Энесе Трофим да анда икән чай эчеп утыралар. Өстәл тирәсендә бер көтү бала чага. Хатыны чәй ясый. Без килеп керүгә, барысы да сикерешеп тордылар.
Максим!— Начальник милиционерга боерды Хәзер үк икесен Д“ кат» лажкагп! Максим, алдан! Шубиннар, аның артыннан - марш'
Минем өчен иң фвжнгвлесе соңгы өйгә керү булды Бу шау шулар, елау сыктаулар, каргыш һәм нәләтләр белән буталып, көннең кичкә авышуын да с"’"“
Без Бабаевларга барып кергәндә, иң әйбәт укучым, ярдәмчем Әндрәй ишек таенда нәрсәдер эшләп маташа иде. Капка ачылуга ул. борылып:
- Учитель абый, мине эзләп килдегезме? - днде
Телсез калдым. Сабыйны ничек алдыйм?! Ул арада каршыдагы а&эардаи иске «»»«•».»«.»•
лаг..» »»»«.».» »«»• fcp «■’“» »үл»р™ ’“«™ “• •”р"-
туктады. Аннан, икеләнеп, тагын бер икс адым безгә таба атлады.
— Василий кайда?
— Казанда.
— Акча көриме?
Хатынның гәүдәсе чайкалып китте.
— Казан сезгә якынрак. Сез дә көрәгез.— Ул тамагын кырып, тагын да нидер әйтергә җыенган иде, хәрби киемдәге кешенең абзарга таба атлавын күргәч, гасаби бер тавыш белән акырып җибәрде, әйтерсең йөрәген суырып алдылар.
— Бандитлар!
Чиләк тәгәрәп китте. Әле яңа гына сауган, бу күтәрелеп торган җылы сөт кар өстен 1 акты. Хатын ава башлады.
Әнкәй! — Әндрәй. йөгереп килеп, анасын кочаклады.— Елама! Елама, әнкәй!-
Әй. учитель* — Начальник кычкыра икән.— Нәрсә катып торасың, ал папкаңны! Яз! Бер колынлы-.
Төне буе керфек какмадым. Натук апа да сөйләшми. Иртән мәктәпкә йөгердем. Укучыларым килә башлады. Аларның күзләренә карарга куркам. Гүя аларның һәрберсе миңа; «Син — учитель түгел, бандит! Бандит!•— дип әйтер кебек. Көттем, куркып. сагынып көттем. Юк. килмәде Әндрәй, килмәде. Бөтенләй ташлады ул мәктәпне.
Дүртенче сыйныф укучыларына географиядән дәрес бирим, дип, бүлмәмнән, глобус күтәреп чыгып килә идем, тышкы ишек бусагасында — Натук апа. Күзләре акайган.
— Марфаны... үтергәннәр. Катып калдым. Аннан бөтен тирә-як зырылдый кебек. Әллә глобус әйләнә, әллә мин үзем...
Мин авыл Советына барып кергәндә. Марфа апаның гәүдәсен үзенең язу өстәленә сузып салганнар, битенә ак дебет шәлен япканнар иде. Мәет янына дежур да куйганнар. Данил дәдәй кара кайгыга баткан халыкка аңлатып бирде:
- Бутадан чыккач, әрәмәлек арасындагы бер чокырга ташлаганнар. Пычак нәкъ йөрәгенә кадалган. Ат чанасын таба алмадык. Шуңа утырып качкан, сволочь. Буран иде. Эз дә күмелгән...
Марфа апаны җирләгәннең икенче көнендә мин Акташка язу-сызу әсбаплары алырга барган идем, очраклы рәвештә, бергә техникумда укыш торган керәшен егетен очраттым. Ул Гөлбакча дигән хуторда укыта икән. Үзе — Илтән-Бута егете.
— Николай, әйдә, син үз өеңә кайтып эшлә, мин синең хуторга барыйм.— дидем.
— Бик риза. Тик мондагы начальниклар карышмаслармы?..
111 у нд ук. мәгариф бүлеге башлыгына кереп, хәлне сөйләп бирдек.
Иртәгесе көнне Николай Илтән-Бутага килеп тә җитте. Мин исә, шул ук ат-чанага утырып. Гөлбакчага юнәлдем...
Моннан егерме еллар элек Илтән-Бута укучыларына хат язып, үземнең берике китабымны салып җибәргән идем — җавап булмады. Хәзер Акташ исемле район да юк, аны Әлмәткә кушканнар. Кем белә, бәлки, Илтән-Бута таралгандыр да. Язмыш, кешеләрне генә түгел, авылларны да талкый бит! Кызганыч. Салам түбәле ул авылны кабат күрер өчен әллә ниләр бирер идем...
Өстәмә. Югарыда язылган вакыйгалардан соң 5—6 ел үткәч, 1936 елның көзендә, пединститутта укып йөргәндә, урамда каршыма бер егет килеп чыкты.
— Абый, сез учитель Ибраһим Салахов түгелме?— ди.
— Әйе. Салахов, үзең кем буласың соң, энем?
— Әй. абый,— ул мине кочып алды.— Мин бит — Тимка.
- Тимофей! — Инде мин кочтым,— Я сөйлә. Әтиең Даннлмы әле. исәнме?
■ Әти исән. Теге вакытта бераз колхозда председатель булып эшләде дә, грамотасы җитмәгәч, ташлады. Мин монда рабфакны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек курсына кердем. Укып йөрим.
— Молодец. Молодец, яхшы иткәнсең.— Кылт итеп исемә Әндрәй төште.— Кара әле. Тимофей, теге Бабаев Андрейның язмышы ничегрәк булды икән? Белмисеңме?
— Ишетмәдегезменн, абый?— Анык тавышы калтырады.— Ул бит асылынып үлде . Үзегез беләсез, атасын, кулак дип. каядыр алып киттеләр. Кайтмады. Андрейны мәктәптән куып чыгардылар. Ул башта колхозда бераз эшләп йөрде. Беркөнне үзләренең мунчасына кергән дә...
Бу фаҗигада мин үземне дә гаепле саныйм. Әндрәйнең ачу һәм нәфрәт тулы карашы әле дә мине эзәрлекли...
1987 ел.