Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Татар шагыйрьләре Сәйдәш турында
Илдар Ю з е е в
Равил Фәйзуллин
Сәйдәш рухы йөрде фронтларда, окопларда, алгы сызыкта. Туплар булып яңгырады «Марш» фашизмга каршы, коллыкка! Шифа-омет булып кунды Сәйдәш Әсирләрнең туңган җанына.
Җиңү булып, яшьнәп керде Сәйдәш Бранденбург капкаларыннан!
Сәйдәш — җыя бергә, туплый, әйди, йокымсыраганны да кузгата.
Якты рух өсти ул. Кешелекле тавыш-аһәңнәрне уята.
Эчке тоем белән рухка үтү — Сәйдәш талантының иркендә. Җырлары аның — шәхси үзенеке дә, шул вакытта — һәркемнеке дә!
Зөлфәт
Юк.
Бер без генә түгел.
Хәтта
көйләрен дә
Сагына сине — язлар җырчысын.
Салих абый.
Кабатланмас бер матурлык булып Син тормышны бизәп торырсың. Менә урам.
Сәйдәш күңеледәй
Киң һәм матур...
Әйтерсең лә
Моңнарыннан аның нурланган.
Менә Сәйдәш,
Илебезнең мәгърур данын җырлап. Марш булып үтә урамнан. Ул моң булып яши күңелләрдә. Ул рух алып керә өйләргә.
Их,
Исән чакта сине күрәлмәдем, Сүзем бик күп иде сөйләргә.
Дәште комбат:
— Кемнәр көйне тоя? Музыкага кемнең куллар нык — Сәйдәшевнең
«Совет Армиясе Маршы»н оркестрда уйнарлык?
Каеннарны сарды Сәйдәш маршы.
Юк,
без ким түгел җирдә һичкемнән!— Әйтерсең лә
туган як казлары Күтәрелде таулар өстеннән.
Тешен кысты комбат:
— Сәйдәшчеләр!
Без исән-сау чакта бу җирдә
Яңгырыйк
бер якты аваз булып, ''Үзебезгә насыйп гомердә!
Күтәрелдек...
Җитәкләде җанны,
Сәйдәш үзе безне күтәрде:
«И туганнар, бирмик килмешәккә
Тургай сайрап торган күкләрне!..»