Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Мөхәммәт Мәһдиевкә 60 яшь
Күренекле әдип, тәнкыйтьче һәм галим Мохәм мәт Сөнгат
улы Мәһдиен 1930 елның 1 гыйнварын да Татарстанның Арча
районы Геберчәк авылында туган. Арча педагогия училищесен
тәмамлаганнан соң (1947). ул халыкка аң белем бирү эшен сай
лый, башта авыл мәктәбендә, аннары Казан дәүләт
университетында бүгенгәчә укыта.
М. Мәһдиен вакытлы матбугатта мәкаләләрен һәм
хикәяләрен алтмышынчы еллардан бирле басты рып килә. Ул —
«Борчулы еч көн, комедиясе, дистәләгән татар әдәбияты
дәреслекләре авторы. Әмма күпчелек укучылар аны, нигездә,
сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтләгән үзенчәлекле «Без —
кырык беренче ел балалары*, «Кеше китә — җыры кала*. •
Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге», «Исәнме, Кәшфи абый!»,
«Бәхилләшү» повестьларын, «Фронтовиклар», «Каз канатлары»,
«Мәңгелек яз> роман нарын иҗат итүче буларак таный, шулар
өчен ярата.
Филология фәннәре кандидаты. РСФСРның атказанган
культура хезмәткәре М. Мәһдиев татар һәм рус телләрендә
егермеләп китап чыгарды, университетның һәм Язучылар
берлегенең җәмәгать эшләрендә даими катнашып килә.
Ул — 1969 елдан СССР Язучылар берлеге члены.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм «Казан утлары»
редакциясе каләмдәшебезне истәлекле бәйрәме белән котлый һәм аңа озын гомер, сәламәтлек, яңа
иҗади казанышлар тели!