Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮКЕРТЛЕ ЧИШМӘ


нең өйдә тишелмәгән көзге, ертылмаган тәрәзә өлгесе калмаган булыр иде.
— Җил тегермәне белән сугышучы Дон Кихот син,— дим мин аңа.
— Шулайдыр, шулайдыр,— дип килешә ул һәм үз эшен дәвам итә. Кайвакыт мин, аның ачуын чыгарырга тырышып, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә футбол тубы куалап йөри башлыйм. Тубымны матурлап өеп куелган мендәрләргә дә юнәлтәм, шкаф башына да кундырам. Ул коты очып миңа карап тора, ләкин ачуланмый. Әйберләрне ватмый- җимерми генә туктасам, җиңел сулыш алып куя.
— Мин начар малай, әйеме? — дим мин аңа.
— Алай димә, наныем,— ди ул, сүзләремне чын күңеленнән кире кагып.— Яхшыдан яман тумас. Әти-әниләрең бик әйбәт кешеләр бит синең. Ходай үзләренә гомер генә бирсен.
Сәрбиназ апага безнең әти фәрештәләрнең фәрештәсе булып тоела. Чөнки әти аңа үзебезнең йорттан ук бик шәп фатир алып бирде. Аның фатиры миңа да бик ошый, чөнки ул иң югары катта. Аның балконыннан бөтен Казан күренә. Сәрбиназ апа, үзенә фатир алып биргәннән бирле, әтигә рәхмәт укудан туктамый. Хәтта бер көнне, мәчеткә барып, әтигә багышлатып коръән укытып кайткан.
Без өчәүләшеп җылы якларга ялга киткән чакларда яки җәйләрен дачада яшәп ятканда өйдә Сәрбиназ апа кала. Гомерен безгә багышлап, үзе кияүгә дә чыга алмады, бичара. Ә бит элек бик чибәр иде ул. Аның белән урамга чыксак, борылып карамаган кеше калмый иде. Яучылап та карамадылар түгел үзен, әмма әтинең шундый тугрылыклы хезмәтчене һич тә кулыннан ычкындырасы килмәде бугай.
— Әйбәт кеше синеңчә нинди була? — дип сорыйм мин Сәрбиназ
Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — күпсанлы шигырь һәм проза китаплары авторы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Казанда яши.
езнең өйдә бүген иртәдән бирле ыгы-зыгы. Әни чыж да пыж таба ашлары пешерә. Кухнядан бәреп чыккан кызган май, кызган суган исләренә чыдый алмыйча, аяк астында песи урала. Ләкин аңа әһәмият бирүче юк. Сәрбиназ апа өйне җыештыра. Ул миңа туган апа түгел. Ул кайчандыр мине карап үстергән, ә инде мин ай үсәсен көн үсеп, чын-чын- лап адәм рәтенә кергәч, Сәрбиназ апа бөтен көчен тузан белән көрәшкә түгә башлады. Аның кулында һәрвакыт ике чүпрәк булыр: чүпрәкләренең берсе юеш, берсе коры. Әгәр дә көзгеләр, тәрәзә пыялалары ышкыганга туза торган булсалар, без
ападан. Ул, кулындагы чүпрәкләрен әвеш-тәвеш китереп, уйланырга тотына.
Әйбәт кешеме? Әйбәт кеше бервакытта да көчсезләрне рәнҗетми, ярдәмчел була. Хәрәм ризык ашамый, алдашмый. Синең әтиең төсле инде...
Сәрбиназ апаның әйбәт кешене тасвирлавы шуның белән тәмамлана. Мин дә артыгын төпченмим.
Безнең әти, Сәрбиназ апа әйтмешли, бик зур кеше. Һәм ул бүген тагын да зуррак булып кайтачак. Нигә дисәң, бүген — сайлау көне. Илнең иң югары органына депутат булып сайланачак безнең әти. Аның сайланачагына беребезнең дә күңелендә шик юк. Шулай да Сәрбиназ апа, пошынып:
— И ходаем, сайлаулар әйбәт кенә үтсә ярар иде инде! — ди. Аңа беребез дә сүз әйтмибез, һәркем үз уйлары белән мәшгуль. Ә Сәрбиназ апа, күңелен юатыр өченме, сөйләнүен дәвам итә:
— Бар да әйбәт булыр әле, алла боерса. Фәрештәдәй кешене сызып ташларга кемнең кулы барсын? Габдрахман Зарипович, дип бөтен кеше үлеп тора бит. И-и, аны белеп кенә бетермиләр әле. Белсәләр. Мәскәүнең дә иң биек җирендә утыра торган кеше ул Габдрахман Зарипович!
Әтине күрше-тирәләр дә ярата. Кайда да аны мактап торуларын ишетәсең. Машинасы ишек төбенә килеп туктауга, күршеләр берсен- берсе уздырып: «Берәр ярдәм кирәкмиме, Габдрахман Зарипович?» дип йөгереп чыгып җитәләр. Әгәр әтинең бер-бер әйберен күтәреп кертешсәләр, ул көнне әтигә ярдәм итә алган кеше үзен бәхетле саный. Хәер, күршеләргә мондый бәхет еш эләкми. Чөнки, әти тегене-моны алса, аның шоферы ук ялт кына өйгә кайтарып китә. Күршеләр түгел, үзебез дә күпвакыт сизми калабыз аның нәрсә китереп киткәнен. Әти Ирек абыйның менә шушы сыйфатын мактап бетерә алмый.
Дөньялар шулай барган чакта әллә каян гына үзгәртеп кору дигән сүз килеп чыкты, әтинең чырае караңгыланып китте. «Кара халык ул — кара сарык, ә кара сарыкка чыбыркы гына кирәк»,— дип сөйләнде ул. Бигрәк тә, өстәгеләргә өстенлекләр бетсен, дип кычкыручыларга ачуы килде аның.
— Бу иң юләр сүз инде! — диде ул, бервакыт өйдә сүз кузгалгач. - Өстәгеләрнең ничек инде өстенлеге бетсен? Өстә утыру — үзе өстенлек.
Шулай да, үзе әнигә әйтте:
— Бүгеннән һәр нәрсәне шәһәр кибетләреннән алырсың, өргән этләрнең авызы тугылсын,— диде. Әни аны моны әйтмәде, бары тик бераз көлемсерәп кенә куйды. Әнине безнең тирәдәге кибет сатучылары яхшы беләләр, әгәр ул кибеткә килеп керсә, ни кирәк тә ни кирәк, дип, янында бөтерелергә генә торалар.
Беркөнне әни хәтта болай дип тә сөйләнеп алды:
— Бу кибетчеләрне әйтәм әле, нәрсәгә шулай ялагайланалардыр. Җир тишегеннән булса да мин сораган әйберне тапмый калмыйлар. Кибетләрдә әйбер юк дибез, бар икән бит ул әйбер. Мин ул кибетчеләргә беркем дә түгел бит, югыйсә.
Әти әнигә бармак янап куйды:
— Син шаярма, әнкәсе, халык бик хәйләкәр ул. Аларның үз так тнкасы бар. Туктале, ди ул, хатын белән ир — бер ишекнең ике тоткасы, кайсы тоткадан тартсаң да, шул ук ишек ачыла. Син тотынган тоткадан тартып, алар минем ишекне ачарга тырышалар. Әмма минем ишек бик калын, алай тартканга гына ачылырлык түгел. Ә алар тартсыннар, ке рү юлын эзләсеннәр. Мин нәкъ менә шуңа исәпләп, махсус кибеттән баш тарттым да. Урының югары булганда аның нигә кирәк- бар? Болай хәтта шәбрәк тә. ЙӘ әйт әле: элеккегә караганда начарайдымы синең тормышың?
— Соң шуны әйтеп торам бит,— диде әни.— Фәлән нәрсә әзерләп куйдым дип өйгә дә шалтыраталар.
— Шулай шул’ Ә кайбер юләр башларның өстенлекләрдән арынырга көче җитми... Ә-ә, мин сиңа шуны да әйтергә онытып торам икән: хәзер без дәваланырга махсус поликлиникага йөрмәячәкбез. Мин үз поликлиникабызның баш врачына шалтыратып куйдым. Ул. кирәк булса- нитсә үземә әйтерсез, диде.
Ләкин әтинең эчен пошырган бер нәрсә турында әйтми китсәң ярамастыр. Ул да булса бер округтан өч кешенең бер үк урынга сайлануы. Бер казанга, әлбәттә, өч тәкә башы сыймаячак, әти әйтмешли. Көчең җитеп, башкаларны этеп төшерә алсаң гына ул урынга син хуҗа булачаксың.
Әтинең көндәшләреннән берсе зур заводның директоры икән, ә икенчесе — гап-гади бер укытучы. Җитмәсә, әле хатын-кыз. Бусы әтине куркытмады. Укытучыларны җырларда мактап җырласак та, алар- ны түр башына менгерергә беркемнең дә ашкынып торганы юк. Исемен журналистлар бераз иләп йөртерләр дә. төшеп калыр. Ә менә икенчесе әтине чын-чынлап куркыта. Завод директоры уен эш түгел ул. Заводы нинди диген әле: безнең республикага гына түгел, Мәскәүнең үзенә буйсына торган завод. Мондый кеше белән бил алышу җиңел булмаячак.
Сайлаучылар белән очрашуга барган саен, әтинең кәефе кырылып кайта. Хәтта ябыга ук башлады. Төннәрен сикереп тора да әрле-бирле йөрергә тотына. Имезлеккә өйрәнгән баланы имезләктән аерсаң чиргә сабыша, әтинең дә хәле менә шундыйрак иде.
Бик теләгән кешенең учына йолдыз төшә, диләр. Безнең әти дә, күрәсең, бик теләгәндер инде, аның да учына йолдыз төште!
Болай булды ул: теге завод директорының бер кызы ниндидер начар юлда йөри икән. Менә шуны журналистлар каяндыр белеп алган да, үз кызын да тәрбияли алмаган кешенең депутат булырга хакы юк, дип, газетага язып чыктылар. Сайлаучылар белән очрашулар вакытында әтинең ышанычлылары да бу хәбәрне бик оста кулланды, ахры. Теге директорның баш очында давыл куерганнан-куера барды, һәм ул, бичара, көннәрдән бер көнне үзенең кандидатурасын алырга мәҗбүр булды. Моны ишеткәч, әтинең шатланганын күрсәгез!
— Туганда ук авызыңа бәхет җимеше кабып тугансың ахры син, Габдрахман,— диде әни, сөенеченнән балкып.
Берничә көн әтинең йөзеннән шатлык нуры китмәде. Әмма, баштарак ниндидер бер укытучы үзенә көндәш була алмас дип санаса да, тора-бара эченә шик йөгерә башлады. «Хәзерге заман кешесен белмәссең,— дип сөйләнде ул,— бөркетне тавык чукып атарга да мөмкин. Хәзер бүрегә көчек ташлана торган чак, чөнки көчекне өстереп торучылар була. Нәрсәдер эшләргә, вакыт үткәнче нидер кылырга иде».
— Әллә үзе белән әйбәтләп күзгә-күз сөйләшеп карарга микән, әнкәсе, ә? Ниндирәк кеше икән, син белмисеңме аны?
— Юк шул,— диде әни.— Без бит кеше белән аралашмыйбыз. Аралашсаң да, шәһәр тиклем шәһәрдә кемне генә белеп бетермәк кирәк.
— Мин беләм аны, әти,— дидем мин сүзгә кушылып.
— Син?
— Әйе, мин.
— Сезнең мәктәптә укытмыйдыр бит?
— Юк, ул кайдадыр француз теленнән укыта бугай.
— Нишләп соң әле син беләсең аны?
— Кайчагында сез белмәгәннәрне дә беләм мин шулай,— дип, әтиләр алдында мактанып куйган булдым. Ә аннары Кадрия Сабитовна белән ничек танышканымны сөйләп бирдем.
Узган ел, Май бәйрәме алдыннан, берничә малай күрше йортның ишегалдында Айратның мопедын рәтләп маташа идек. Шулай мопед белән мәшәкатьләнеп ятканда безнең янга бер апа килеп басты. Тавышланасыз, дип безгә вәгазь укый башлар инде бу дип көткән идек, тик ул безне сүзсез генә күзәтүендә булды.
— Моның уе җүнлелектә түгел инде,— диде Айрат минем колакка,— әллә читкәрәк таябызмы?
Без, өч малай, мопедны өстерәп читкәрәк китә башладык. Шулвакыт теге апа безнең каршыга басты да:
— Егетләр, туктагыз әле,— диде.
Без туктап калдык. Теге апа ашыгып сөйләргә тотынды:
— Сез әйбәт малайларга охшагансыз. Сезгә минем бер үтенечем бар иде...
Үтенеч сүзен ишеткәч, безнең чырайлар бозыла башлады, бер урында таптанып куйдык. Өлкәннәрнең уен белмәссең: кечкенә генә үтенеч дип, әллә нинди эшкә кушарлар.
Безнең күңелдә нинди шикләр уянганы йөзләребезгә язылган иде, ахрысы, әлеге апа безне тынычландырырга ашыкты:
— Танышыйк әле башта,— диде ул.— Мин Кадрия Сабитовна Зө- фәрова булам. Укытучы. Менә сезнең кебек егетләргә француз телен өй- рәтәм. Минем дә сезнең кебек улым бар, ләкин ул авыру, урамга чыга алмый. Иртәгә менә Май бәйрәме. Берәр сәгатькә генә булса да шуның янына кереп утыра алмассызмы дигән идем. Мөгаен сез гитарада уйныйсыздыр, магнитофоннарыгыз да бардыр. Уйнагыз, җырлагыз, теләсә нәрсә кыланыгыз, тик аның күңелен ачыгыз бераз. Зинһар өчен...
Кадрия Сабитовна, сумкасыннан егерме биш сум акча алып, Саша га сузды:
— Үзегез тигезләп бүлерсез шунда. Ә без менә монда торабыз.— Ул ике катлы, искереп беткән бер өйгә күрсәтте һәм квартира номерын атады.— Тик зинһар Артурга — минем улымның исеме Артур — үзегезне мин чакырганны әйтмәгез. Шушы ишегалды малайлары буларак, хәл белергә генә кердек, диегез.
Кадрия Сабитовна, безне кире уйламасыннар диптер инде, ашыга ашыга китеп барды.
Май бәйрәме көнне без Артурларга киттек. Кадрия Сабитовна безне бик гаҗәпләнгән булып каршы алды.
— Улым Артур,—диде ул, дулкынлануын яшермичә,— синең яныңа егетләр килгән. Бергә-бергә күңелле генә утырыгыз.
Кадрия Сабитовна өстәл әзерләде. Ниндидер тәмле-тәмле ризыклар пешергән иде, һәрберебезне кыстый-кыстый ашатты. Артур гел ятып кы на тора икән. Кулларын да бик авырлык белән генә кыймылдата. Кад рия Сабитовна аның аркасына берничә мендәр куеп, шуңарга улын сөяп утыртты. Безнең тартынып утыруыбызны күреп, Кадрия Сабитов на чыгып китте.
— Сез утырыгыз, егетләр, минем бер җиргә барып кайтасым бар,— диде ул.
Мин әтигә, кыска гына итеп, шуларны сөйләп бирдем. с?ти минем сүзләрдән соң җанланып китте. Аның күңелендә ниндидер план туды, ахрысы.
— Әйдә, җыен,— диде ул,— Кадрия Сабитовналарга барабыз. Магнитофоныңны да ал, Артурга калдырып торырсың.
Без, тиз генә киенеп, Кадрия Сабитовналарга киттек. Озак озак зво нок биреп торсак та ишек ачучы булмады.
_ Артур өйдә үзе генәдер,— дидем мин әтигә,— башка вакытта килербез.
Без китәргә җыенып торганда Кадрия Сабитовна кайтып керде.
— Әллә безгә кунаклар килгән инде,— диде ул, бер — әтигә, бер миңа карап.— О-о, кунакларның да ниндие икән әле. Габдрахман Зари пович! Караңгыда танымый да торам. Әйдәгез, әйдә, ойгә узыгыз.
Кадрия Сабитовна. ишеген ачып, безне алга уздырды да коридор ларының утын кабызды. Әти, эшләпәсен салып, чөйгә элде.
— Менә кайда яшәп ята икән безнең булачак депутатыбыз. Күрше ләр үк икәнбез бит.
— Депутат булулар безгә тәтемәс инде ул. Сезнең кебек көндәшләр барында бездәй гади бәндәләргә тавыш биреп тормаслар.— диде Кадрия Сабитовна.
— Алай димәгез, Кадрия Сабитовна, укытучылар булмаса, без беребез дә юк. Кем әйтмешли, дөньяда иң галим, иң гүзәл кеше сез. Кая әле, кая, эчкә дә үтик. Ничегрәк яшәп ятасыз икән.
Әти эчкә узды. Күптән белгән кешесе итеп, Артур белән дә исәнләште. Аның шулай кеше белән тиз арада уртак тел табуына гаҗәпләнеп карап тордым.
— Матур гына икән дөньягыз,— диде ул, бер бүлмәле фатирны баштан аяк күз йөртеп чыкканнан соң.— Кая карама пөхтәлек, чисталык. Ничек шулай барысына да өлгерәсез, Кадрия Сабитовна? Авырдыр бит? Укытасыз, өй мәшәкатьләре, тагын менә депутат та булып китсәгез...
— Җиңел түгел инде,— диде Кадрия Сабитовна көрсенеп.— Ә депутатлыкка килгәндә, коллектив сүзенә каршы килмим, дип кенә ризалыгымны биргән идем. Аннары көрәш, ничектер, үзенә тарта башлады. Күңелгә төрле уйлар килде. Нигә әле, мин әйтәм, гел бер үк кешеләр генә сайланырга тиеш? Без алардан киммени?! Иң ачуны китергәне шул: үзең сайлап куйган депутатка йомыш белән дә керә алмый башлыйсың. Озак торса бал да ачый дигәндәй, гел бер үк кешеләр сайлана килгәч — бозыла шул. Заманның болгануы да менә шуннан бит, Габдрахман За- рипович.
— Әйе, әйе,— диде әти,— эш-эш дип, кешеләрне онытып җибәрәбез.— Аннан соң әти як-ягыиа каранып куйды:
— Әллә телефоныгыз да юк инде, Кадрия Сабитовна?
— Әй ул телефон! — диде Кадрия Сабитовна, авыр көрсенеп.— Телефон гына түгел, бәгырьгә утырган таш булды ул. Күпме җирләргә яздым. күпме түрәләрнең бусагасын таптадым — юк, диләр, өегезгә кабель кермәгән, диләр.
- - Ничек инде шушындый хәлдә телефонсыз яшәргә мөмкин? Әгәр төнлә «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк булса? Ялгыз калган чакларда авыру кешегә нәрсә кирәк булмас.
Әти бик озак тузынды, соңыннан:
— Нигә соң аны миңа язмадыгыз? — диде.
— Яздым, Габдрахман Зарипович, сезгә дә яздым. Хәтта бер генә мәртәбә дә түгел.
Кадрия Сабитовна тиз-тиз шкаф тартмаларын актарырга тотынды. Тартмадан кулъяулыкка төреп куелган бер төргәк хатлар тартып чыгарды.
— Менә алар, Габдрахман Зарипович, болар бар да телефон куеп булмый дип, килгән җаваплар!! Монда сезнең кулыгыз куелганнары да бар.
Әти бик үкенгән кыяфәт белән хатларны караштырып утырды.
— Эш, эш дип бер әйләнешкә кереп китәбез дә кешеләр язмышы турында кайгыртырга вакытыбыз калмый,— диде әти, хатларны хуҗасына тапшырып — Ярар, соң булса да уң булсын ди бит халык. Ир тәгедән сезгә телефон кертерләр. Үземнең өй телефонын сезгә күчерттерермен. Ярамый болай, ярамый. Тешлерәк тә булырга кирәк, Кадрия Сабитовна. Хәзер заманы шундый. Бар нәрсәсе җитеш кешене генә тыйнаклык бизи.
Әти, кешеләрдә миһербан, шәфкать бетеп бара, дип, озак кына сөйләнде. Киткән чакта мин Артурга магнитофонымны калдырдым. Ул тарткалаш! н маташты, алмаска теләде. Әти әйткәч кенә ризалашты.
Өйгә кайту белән әти кемнәргәдер шалтыратты: берәүләрне эт итеп сүкте, икенче берәүләргә урыныннан очыру белән янады. Ахыргы сүз шул булды: «Хәзер үк минем өемә ике телефонистыңны җибәр, минем номерны әнә Зөфәровага күчер. Алар йортына кабель кермәгән дисең
ме? Ә син безнең йорт белән алар йорты арасында ничә метр ара икәнен беләсеңме? Вәт шул! Кабель кермәсә, түбәдән чыбык сузарсыз. Бер түбәдән икенче түбәгә мәче сикерерлек ара, шуңа җитәрлек кенә чыбык табарсыз, дип уйлыйм. Әйе, әйе, дөрес аңлагансың. Нәкъ менә минем телефонны Зөфәровага керт, башкасы турында соңыннан сөйләшербез».
Бер сәгать үткәндерме юкмы, безгә монтерлар килеп тә керде. Түбәдән чыбык сузып безнең телефонны Кадрия Сабитовналарга күчерделәр.
— Монысын ничек аңларга инде? — диде әни.
— Шаулама, әнкәсе, шаулама. Димәк, шулай кирәк,— диде әти.
Ул тагын берничә мәртәбә Кадрия Сабитовналарга барып кайтты, ә тиздән Зөфәрованың үз кандидатурасын кире алуы турында газета ларда хәбәр иттеләр.
— Карале, Габдрахман,— диде әни соклану һәм гаҗәпләнү белән.— Син бөтен кошларны этеп төшереп, чит ояда хуҗа булып калган күке баласына охшап киттең. Хәзер барлык җим синең авызыңа гына эләгәчәк.
— Дөнья ул үзе дә зур бер оя, әнкәсе. Анда һәркем берсен берсе этеп төшерергә тырыша. Кем көчлерәк — ояга шул хуҗа. Әмма оядан этеп төшерүнең дә үз җае бар. Үзең этеп төшергән кош баласы түбәнгә тәгәрәгәндә бөтен кошка караганда да ныграк кычкыр, җәлләгән бул, күз яше түк. Бүтәннәр синең өзгәләнгәнеңне күреп, үзеңне жәлләсеннәр. Вакытын, җаен туры китереп үз ризыгыңны бүтәннәргә бир, саран ланма. Синең бер юмартлыгың бервакыт мең рәхмәт булып ^зеңә кай тачак.
Әти рухланып озак кына сөйләнде. Аннары болай дип сүзен тәмам лады:
— Ә теге Кадрия Сабитовна хәзер гомере буе рәхмәт укыячак. Ма лаена коляска табуда булыштым. Хәзер ул үзе үк минем кандидатура ны яклап кешеләрне агитацияләчәк. Хәер, агитацияләргә өлгерә алмастыр да, чөнки аның малаена ике айлык путевка таптык. Икәүләп санаторийга китәчәкләр.
Менә, ниһаять, бүген — сайлаулар көне. Әтиебезнең сайлануына беребезнең дә шиге юк. Тиздән ул өйгә балкып кайтып керер. Инде та бын әзер. Затлы ризыклар, татлы шәраблар белән өстәл тулган. Сайлау нәтиҗәләре билгеле булуга, әтинең дуслары котларга килә башлар. Ки чә телефон куярга дип тә килгәннәр иде, ләкин әти әлегә куйдыртмады. Чөнки моннан берничә көн элек кенә әтинең үз телефонын бер инвалид ка керттерүе турында газетага зур итеп мәкалә язып чыкканнар иде. Менә шул шаукым бераз сүрелсен, шуннан соң барысын да эшләтәчәк безнең әти. Безнең әти ул тау астыннан бәреп чыккан күкертле чишмә кебек. Андый чишмәне таш белән бастырып куеп кына агуыннан тукта тып булмый. Бастырсаң таш астыннан чыгар, юлын бусаң - урап үтәр. Аның суы эләккән барлык үсемлек саргаеп калыр, үсүеннән тук тар, ә чишмә агар да агар...