КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫ ТУРЫНДА
атар этносы тармагының зур этнографик бүленешләре арасында, мәгълүм булганча, кечерәк
территориаль төркемнәр дә бар. Шуларның берсе — керәшеннәр.
Үзләренең аерым диннәре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, йолалары,
бәйрәмнәре, этнографик билгеләре белән нык аерылып торган бу татарларның болай үзгә
оешулары кайчан һәм ничек булган соң? Керәшеннәрнең Идел буе татарларыннан аерылып чыгу дәвере
XVI гасыр урталары һәм XVII гасырның икенче яртысына — урыс патшасы Явыз Иван тарафыннан Казан
ханлыгын басып алу вакытларына туры килә. Дөрес, чыганакларда күрсәтелгәнчә, Казан ханлыгы белән
Мәскәү арасындагы сугышлар вакытында әсир төшкән татар сугышчыларын көчләп чукындыру очраклары
моңа кадәр дә булгалаган.
XVI___ XVII гасыр әдәбияты һәм тарихи мәгълүматларга караганда, чукындырылган
татарларга карата төрки халыклар әйтелешендә шул вакытларда «керәшен» атамасы барлыкка килә.
XVIII—XIX гасыр урталарында керәшен татарларны «яңа чукындырылганнар» һәм «элек
чукындырылганнар» дип атау киң кулланылыш ала башлый. Беренчеләренә XVIII йөз башларыннан алып
һәм соңрак, ә икенчеләре исә бабалары XVI гасыр урталарыннан башлап XVIII гасыр башларына кадәр
христианлаштырылган татарлар керә.
Чукындыру процессы чиркәү, миссионерлар тарафыннан алып барыла. Бу — дини нигездә халыклар
арасындагы бердәмлекне какшату өчен махсус эшләнә. Шулай ук бу эштә чукындырылган бай
катлауларның да роле зур була. 1713 елда 2000 татар феодалыннан 100 гә якыны христиан динен кабул
итәргә мәҗбүр 1719 елга, 160 ел буена алып барылган миссионерлык эше нәтиҗәсендә. Урта Идел буе
төбәгендә 30 меңгә якын керәшен татарлары булуы мәгьлүм Ләкин дин өлкәсендә шактый гына
каршылыклар да барлыкка килә. Казан митрополиты Сильвестрның 1729 елда язган шикаятенә караганда,
170 ел элек чукындырылган татарларда дини тормыш бернигә дә ярамаганлык бәян итә Чөнки алар
чиркәүгә йөрмиләр, урыс телендә сөйләшмиләр, христиан гыйбадәтен башкара белмиләр, балаларын
чукындырмыйлар, мәет җирләү кебек йолаларны татарча үткәрәләр. Күпчелеге бары тик җәза бирелүдән
куркып кына православие динендә тора, ә мөмкинлек булу белән янә үз диненә кайта. XIX гасыр башларына
31145 керәшен татарларыннан 13777 кешенең кире мөселманлыкка чыгарга әзер торганлыгы мәгълүм.
Мондый күренешләр дәүләтне һәм чиркәүне, билгеле ки, чукындыру сәясәтендә сыгылмалы тактикага
күчәргә мәҗбүр итә. Миссионерлар яңадан чукындыру эшләрен җәелдерүне төп максат итеп куймыйча,
электә чукынган татарларны христиан дине кысаларында саклап калырга тырышалар. Җирле телне белүче
миссионер кадрлар әзерли башлыйлар, җирле телдә христиан дине китаплары бастыралар, чиркәүләр һәм
алар каршында мәктәпләр ачалар. Синодның 1804 елгы махсус карары нигезендә, урыс булмаган ха-
лыкларны христианлаштыру җирле телдә алып барылырга тиеш була. Бу эшне 1813 елда төзелгән «Библия
җәмгыяте» башкара. Җәмгыять күпләп дини китаплар чыгара Семинарияләрдә. өяз училищеларында татар
теле укытуны оештыра.
XIX йөзнең 70 елларда миссионерлар урыслаштыру ның Н. И. Ильминский эшләгән яңа методын
куллана башлыйлар Бу метод христиан динен тарату, аны ныгыту эше чукындырылган халыкның үзеннән
чыккан миссионерлар, ру ханилар тарафыннан башка-
Т
рылудаи кисапларны татарча урыс хәрефләре белән бастырып чыгарудан гыйбарәт була Идел буенда
яшәүче халыкларны урыслаштыру һәм христиан динен ныгытуны шул халыкларның үз телләре аша үткәрү
— дәүләттән яклау тапкан Ильминский мәсләге Ул керәшен татарлары эчен урыс хәрефләре белән
алфавит төзи, әлифба бастыра, дини мәктәпләр ачтыра.
Әкренләп керәшен татарлар үз телләрендә Библия һәм башка дини әдәбият укырга ейрәнәләр,
чиркәүдә гыйбадәт кыла, татар телендә җырлый башлыйлар Шул ук вакытта аңа язмачылык һәм белем алу
көтелмәгән башка нәтиҗәләр дә бирә Аеруча яшьләр урыс әдәбиятының яхшы үрнәкләре, алдынгы
иҗтимагый-сәяси карашлар белән таныша башлый Бу уңайдан, үзләренең куркуларын белдереп,
миссионерлар болаи дип яздылар «Бигрәк тә соңгы вакытта материалистик караштагы әдәбият күбәеп
китте, мәктәп белеме исә яшьләргә бу китапларга юл ача»
Өч йөз ел ярым вакыт эчендә үткәрелгән христианлаштыру һәм урыслаштыру сәясәте эзсез генә
калмады. Дәүләт һәм миссионерлар элек чукындырылган татарларны христиан динендә калдыруга
ирештеләр, шул нигездә аларны татарлардан берникадәр аердылар. Бу мәсьәләдә Февраль һәм Октябрь
революцияләреннән соң булган берничә генә мисалга тукталып үтик 1917 елда «Идел буе яак халыклар
җәмгыяте» төзелә. Аида керәшен татар секциясе дә була Шул ук елның көзендә җәмгыять «Вак халыклар
берлеге» итеп үзгәртелә Биредәге элекке секция урынына керәшен татарлар җәмгыяте оеша. Җәмгыять
кыска гына вакыт эчендә укытучылар семинариясе ачарга өлгерә, газета чыгара башлый, зыялыларны үз
тирәсенә берләштерә
Ул елларда керәшен татарларның бер элешендә, аеруча клерикаль интеллигенциядә керәшен
татарлар аерым «милләт» дигән фикер оеша һәм ул еш кына бәхәсләр килеп чыгуга сәбәп була.
1919 елда Казанда милләтләр буенча губерна бүлегенең керәшен бүлекчәсе (1920 елда Бөтенсоюз
керәшен бүлеге итеп үзгәртелә) керәшеннәрне аерым халык итеп карарга омтыла башлый. Шул ук хәл 1920
елда Бөтенроссия керәшен съездында да кабатлана. Съезд мәдәни-сәяси автономияне яклаучылар һәм
татарлар белән якынаерга теләүчеләрне килештерә алмый 1921 елның март аенда үткәрелгән керәшен
коммунистларының өлкә конференциясе, мәдәии-милли автономия төзү РКП(б) программасына каршы
килә дип, аны кирәксез таба. 1922 елда керәшен мәсьәләсе елкә комитеты оештырган махсус комиссия
тарафыннан өйрәнелә һәм керәшеннәр белән татарларның, нигездә, кушылу мөмкинлеге бар дип таба
Ләкин кушылу югарыдай төшерелгән карарлар белән эшләнергә тиеш түгеллеге дә әйтелә. Моның өчен
керешен гааәмендә әзерлек эшләре алып барырга, алардагы психологик каршылыкларны җимерергә,
карагруһчыл идеяләрдән арынырга кирәк була Шуңа күрә бу максаттан практик эшләр җәя керәшеннәрнең
килеп чыгышы киң яктыртыла, мәктәпләрдә укытуны татар язмасына күчерелер һәм башкалар Бу өлкәдә
«Киңәш» газетасы да шактый уңай роль уйный
Дини нигездә ясалма тудырылган аерым «милләт» дигән ялгыш карашлар тора- бара тотрыклы
фикерләр барлыкка килүгә этәргеч була һәм ул вакыты белән кирәксез максатларда файдаланылырга
мөмкин Шуңа күрә боларны ачыклау фәнни планда гына түгел, гамәли яктан да бик зарур Милли
мәсьәләләрдә бары тик хакыйкать кенә бердәнбер таяныч була ала.
Үзгәртеп кору җилләре бүгенге көндә керәшен татарлары хәятенә дә яңалыклар ки терел чыгарды
Аның бер нәтиҗәсе буларак 1989 елның 5 декабрендә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт
драма һәм комедия театрында үткәрелгән керәшен нәр этнографиясен һәм халык авыз иҗатын өйрәнүгә
багышланган гыильми конференцияне әйтеп үтәргә кирәк Биредә галимнәрнең бу тема буенча ясаган
докладлары төрле төбәкләрдән килгән фольклор группаларының чыгышлары зур кызыксыну уятты
Шушы елның апрель аенда Татар иҗтимагый үзәге каршында керәшен татарларының этнографик
мәдәни-агарту берләшмәсе төзелде