Логотип Казан Утлары
Роман

ГЫЙФРИТ


РОМАН ДИЛОГИЯНЕҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫ
5 әскәү, гадәттәгечә, миллионнарча утлары белән җемелдәп каршы алды Тынчуринны Инде ничә- мә-ничәнче тапкыр ул менә шулай башкала аэропортына килеп төшә Ничәнче тапкыр ошбу кала белән очрашу вакытында дулкынлану һәм яшерен күтәренкелек сизә ул Нәрсәсе бардыр, әмма һәр килүе яңача тоела Сәйдәргә, һәр килүендә нинди дә булса яңалык ача. нинди дә булса көтелмәгән очрашуга юлыга. Бу юлы да ул кешеләр төркеме белән бергә, башкалага килүдән җанланып сөйләшүләрен тыңлый-тыңлый, аркылы-торкылы сызыклар төшерелгән бетон реп утыра
Сәйдәр турыдан-туры министрлыкка барырга уйлаган иде, автобус «Үзәк парк» тукталышына килеп җиткәндә генә сәгатенә күз төшереп алды Ул барып җиткәнче министрлыктагылар төшке ашка таралышачак. Димәк, аңа кунакханәгә урнашып, өстен-башын тәртипкә китерергә вакыт бар Алдан сөйләшеп куйганча, урын «Россия»дә булырга тиеш.
Менә бит нинди дәрәҗәләргә иреште авылдашлары адым саен «Аю Хәлил малае» дип мыскыллаган Сәйдәр Тынчурин! Күрсеннәр иде алар, күрсеннәр иде аның нинди кыяфәт белән Мәскәүнең иң данлыклы, иң заманча кунакханәсенә килеп кереп, фамилиясен әйтүгә, «Рәхим итегез, иптәш Тынчурин. сезнең өчен аерым номер алдылар»,— дип каршылауларын Номеры нинди диген әле! Кы-
Ахыры Вашы 11 сандя
мәйданчыктан атлый. Кеше күп йөрүдән тузмасын-таралмасын дип тимер почмаклар сугылган баскычтан күтәрелә. Әйләнмәле тимер ишектән узып, шул ук кешеләр белән «Нишләп китермиләр икән инде»,— дия-дия, чомаданын көтә Хәер, күпвакыт аңа бу эшне эшләргә туры килми, чөнки аның кулында ярыйсы гына әйбер сыйдырышлы зур дипломат була. Шуңа күрә халык ташкынына керү белән ул, үзе дә сизмәстән, башкала кешеләре яши торган ашыгуга кушылып китә, вокзал алдына чыга, көтеп алып, йомшак, җылы автобуска ке
зыл мәйдан, Спасе манарасындагы бөтен ил карап торган төп сәгать. астарак күренекле капка. Дөрес, ул капкадан Сәйдәр Тын- чурин әлегә сәяхәтче булып кына кереп чыга Теге яктанрак кереп. Съездлар сараенда күп тапкырлар булганы бар аның. Килгән саен шунда концерттыр-нидер карый Ни генә әйтсәгез дә. авылдашлар, Сәйдәр Тынчурин сезнең мыскыллы көлүегездән өстен инде. Сез аның нинди дәрәҗәгә ирешүен башыгызга да китерә алмыйсыз. Сезнең тирескә, бәрәңге бакчасына һәм тагын шул чөгендер басуына гына карый торган күзләрегез шуннан арысын күрә аламы соң?! Сез бит кешедән көләргә генә беләсез...
Сәйдәр Тынчурин, шулай уйлый-уйлый. кунакханә бүлмәсендә өстен-башын тәртипкә китерде Вакыт бар иде әле. Сәйдәр шундагы күп санлы буфетларның берсендә ашыкмыйча гына ашап-эчеп алды. «Бик шәп булды бу»,— дия-дия. кунакханәдән чыгып китте
Мәскәүгә килгәндәге күтәренкелек Сәйдәрне ташламады, аны җитәкләп дигәндәй йөртте. Ул министрлыктагы кайбер эшләрен җиңел генә башкарды, керәсе җирләргә керде, әмма иң мөһиме,— министрның беренче урынбасарына керү ике көн аша унбиш сәгатькә билгеләнгән икән. Шулай итеп. Сәйдәрнең байтак кына вакыты буш булып чыкты «Нишләргә.— дип сорады ул үзеннән- үзе. министр урынбасарының кабул итү бүлмәсеннән белешкәч.— Кая барырга, нинди планнар корырга соң? Мәскәү хәтле Мәскәүгә аның беренче килүе түгел, әлбәттә, танышлары да бар. Танышлар дигәннән. Тынчурин бу очракта, билгеле ки. хатын-кыз затын истә тота иде.— Танышлар дигәннән, әгәр дә мәгәр Розалия янына барсаң.. Булуын була инде дә Үзен чакырырга да мөмкин. Телефоны бар. Юк, Розалиягә, үзе әйтмешли Розага бит инде хәзер кырык биш тулып килә. .' Эх-ма. вәт аңгыра сарык,— дип уйлап алды Сәйдәр бераздан үзен-үзе битәрләп.— Менә сиңа сала күмәче... Әле генә министр урынбасарының секретаре аңа елмаеп кулын сузды Ничек итеп сузды әле, ничек итеп сузды. Ул бит аның авыз турына диярлек китереп куйды кулын. «Үп» диюе иде бит. шулай иде Ә ул, җебегән нәмәрсә. аны тартып алды да кысты, күреште-саубуллашты Шулаймы икән? Ай-Һай. мондый нәмәрсәне замминистр абзагыз калдырыр микән? — Сәйдәр Тынчурин үз ка-ланчасыннан фикерли иде.— Туктале, торып тор әле, иптәш Тынчурин.— диде ул кинәт.— Әгәр дә мәгәр теге юлы килгәч танышкан марҗа янына барсам Чертановода дигән иде бит.. Барып белешү мөһим, аннары кунакханәгә алып килергә дә була...»
Бу максат Сәйдәр Тынчуринның хәрәкәтләренә тизлек өстәде, һәм ул такси тукталышына таба китте.
Вәт. сабакалар,— дип уйлады Сәйдәр, сүгенеп, беренче һәм икенче, аннары өченче буш такси да туктамагач.— Кай җәһәннәмгә ашыгалар соң болар, нигә туктамыйлар?» Ләкин алтынчы такси, тормозларын шыгырдатып. Тынчуринның алдына ук килеп туктады.
— Кайсы якка илтеп ташларга, атакай? — диде егерме биш яшьләрдәге япь-яшь шофер егет
Тынчурин ди ярыйсы гына шомарган кеше, аның мондый оятсыз танауларны гына күргәне бар. әлбәттә, шуңа ул бөтен гәүдәсе белән машина утыргычына сеңгән егеткә табарак борылып:
— Бабай диген, тешләреңә йомшаграк булыр, шеф,— диде. _________
Яле, бабай диген...
— О-го. син. атакай, сала күмәченә охшаган булсаң да, безнең агай-энене ярыйсы гына беләсең, ахры
— Сезне дә белмәгәч. .
— Ярый, ярый, телеңә бик салынма, кайсы якка тотарга боерасың9 — диде шофер, күптәнге танышына дәшкән сыман итеп.
— Чертаново дисезме әле9 Менә шунда тот —Сәйдәр бераз
дәшмичә барды, аннан өстәп куйды. — Мин кереп чыкканны көтеп торырсың, бәлки, өйдә туры килмәс
— О'кей атакай
Әйтерсең. Сәйдәр Тынчуринның килгәнен көтеп торганнар, ул кыңгырау төймәсенә кулын тидерергә өлгермәде, ишек ачылды
— Рәхим итегез, сез безгәме, сезгә кем кирәк’ — диде йокылы- * уяулы, талкыган җитен төсле чәчләрен җилкәләренә туздырып сал- = ган ханым Сәйдәр аны шундук танып алды, ул теге юлы танышкан | ханым иде
— Миңа Наташа... Жеребцова кирәк иде. •
— Мин булам — кем син?
— Без сезнең белән
— А-а-а, керегез, кер. Мин хәтерләдем сезне Сез
— Хәзер.— диде Сәйдәр иркен сулап.— Хәзер керәм. тик анда Z мине такси көтә.. х
— О-о-о. Җибәрегез сез аны, җибәрегез Бүген инде мин сезне < сыйларга тиеш. Шундый итеп сыйларга Җибәрегез
Сәйдәр әйләнеп кергәндә ханымның кыяфәте бермә-бер үзгәргән, аның йокылы-уяулыгының эзе дә калмаган, ул инде үз-үзен тәртипкә китерергә өлгергән иде
— Утырыгыз Нинди җилләр сезне башкалага ташлады’
— Командировка Министрлыкка,— диде Сәйдәр йомшак диванга. ханым янына янәшә утыра-утыра
— О-о-о' Күрәм, сез бик югары очучы кошка охшагансыз
— Тырышабыз На-та-ша.
— Әйбәт, әйбәт Безнең илдә тырышларны яраталар, билгеле
Сәйдәр инде бүлмәне дә. аннан битәр хуҗабикәне күзәтеп, аның ир-атны кызыктырырлык өстенлекләрен чамалап өлгергән иде. шуңа күрә Наташаның янәшәсенә үк килеп утыруын, аның үзенә генә хас хушбуй исен сизеп алды һәм моны «иркенрәк тот үзеңне» дигән ишарә икәнлеген аңлады
— Кофе эчәбезме, чәйме’ — Наташаның чәч учмасы Сәйдәрнең борын төбеннән үк узып китте һәм Сәйдәрнең болай да йомшарган ихтыярын тагын да йомшарта төште Аның инде хәзер ничек кенә булса да үзен Наташа кебек асыл ханымга лаек икәнлеген, үзенең сала агае түгеллеген, кайбер нәрсәләрне белүен күрсәтәсе килде
— Теге юлы, Наташа, син кофе белән чәйдән әйбәтрәк әйберне дә табып була дигән идең’ Ничегрәк соң ул хәлләр’
— О-о-о!—дип сузды Наташа — Син. күрәм. бик үк куркаклардан түгел - Монысы да тәҗрибәле ханымның алдан ук уйлап, ир- атның күңеленә сугып, аны кытыклап ала торган алымы иде.— Син. күрәм. үгезне мөгезеннән тотарга яратасың
— Үгезне мөгезеннән, ә хатын-кызны
Сәйдәр туктап калды. Наташага таба борылды һәм. диван артына кулын куйган булып, аның җилкәсенә кагылып китте
— Соң. кофе эчәбезме, чәйме яки
— Яки’ Яки нәрсәме’ О-о-о!—диде Наташа сузыбрак, өлгер тәнен уйнатып алды, урыныннан торды да. япон видеомагнитофонын кабызып, аңа заманның иң танылган рок-группасы Битлз язмаларын куеп җибәрде — Күп. бик күп акча кирәк бит аның өчен кадерле
Сәйдәр инде сизеп тора иде. Наташа аның исемен хәтеренә төшерә алмады, шуңа күрә әйтеп җибәрде
— Сайдар
- Кадерле Сайдар, ак-чааа? — һәм ул аңа таба борылып бикәче оста шикелле, бармакларын шартлатып алды — А-а-а-кча'
Сәйдәр урыннан торды. Наташа янына килде һәм җилкәсеннән кочаклап
— Акча булыр, «яки»гә дә, башкасына да...
— О-о-о! Атом станциясе төзелешендә акчаны күп бирәләрме9 — диде, ниһаять, Сәйдәрнең кайсы яктан искән җилләр ташлаганын исенә төшергән ханым — Ях-шы-ы-ы...
Сәйдәр хатынны үзенә таба кысты, ләкин тегесе шулай буласын сизеп торган диярсең, өлгеррәк булып чыкты, бармагын ирененә куеп:
— ТС-с-с!.. —диде.— Ашыкмагыз Мин телефоннан шалтыратырга һәм «яки» булган кеше белән сөйләшеп алырга тиеш..—һәм ул җиңел генә атлап, бәләкәй өстәл өстендәге телефон янына барды да андагы төймәләрне күз иярмәс тизлек белән һәм. ул төймәләрне күрсәтмичә бармаклары белән каплап, кирәкле саннарны җыйды.
— һэлло Сәлам, сэр, исән-саумы?... О-о-о' Әйе әйе Юк, һич юк һәрвакыттагыча — юк Юк. юк. иртәнге якта Унбердә Хоп. сэр
Наташа сөйләшеп бетереп трубканы куйды, Сәйдәргә таба борылып елмайды һәм:
— Менә булды да,— дип куйды.— Хәзер инде кофе эчәргә туры килер.
Сәйдәр инде болай да исергән иде. Наташаның телефоннан сөйләшүен күреп, аның ялт-йолт уйнаган тәннәренә карап тора-тора аның ихтыяры тәмам бәйдән ычкынган иде, ул тагын хатын янына килде..
Аннары алар сигарет кабыздылар Әллә нинди баш әйләндергеч, күз алларын гына түгел, аңны да томалый иде бу сигаретның төтене.— Сәйдәр моны ике-өч суыруга сизде Әмма ул, үлемгә хөкем ителгән бака баласы елан авызына таба барган сыман, ихтыярсызлык күрсәтеп, үзенең һәлакәтенә таба яңа адымнарын ясый иде
6
— Фирәзә...
— Искәндәр...
Бу ике сүз, ике исем берьюлы диярлек төзелеш мәйданының кышкы һавасына атылышып чыктылар да. берсен-берсе җылытып, берсенә-берсе көч өстәп, кара-каршы омтылдылар Алар өчен тирә- юньдәге кешеләр, төзелеш мәйданы, кышның салкынлыгы, аяк астындагы кар шыгырдавы, җирнең актарылып-актарылып ташланган борынгы катламнарыннан чыккан кантарлар юк иде шикелле. Аларның һәркайсы чынбарлыкта түгел, ә әкияттәге сыман зәңгәр диңгез артындагы өрфия томаннарга күмелгән кебек еракта-еракта иде Әгәр дә мәгәр тагын бер, нибары бер генә мизгел шулай торган булсалар да... Бәхеткә каршы, термослар бушатучы шоферның:
— Фирәзә апа. .— дигән тавышы ишетелде Шушы тавыш, һаваның салкын дулкыннарына кушылып, Фирәзә белән Искәндәр арасына керде, ал арны хәтер диңгезе эчендәге давыллы хисләрдән аерып алды да җир өстенә кайтарып бастырды Шундук Фирәзә куш учы белән авызын каплады. Ул, әйтерсең, үз авызыннан чыгарга тиешле: «Мин сине көтәм, мин сине сагынам. Искәндәр»,— дигән сүзләрне тыеп калырга өлгерде.
Искәндәр Фирәзәгә таба талпынды, әмма ми җепселе буйлап юлга чыккан бу боерык урынына икенчесе «Син нишлисең. Искәндәр9 Тукта! Тукта-а • — дигәне килеп җитте. Ул, чайкалып торган агач кәүсәсе шикелле, баскан җирендә калды.
Төзүче егетләр дә ни хакындадыр әрепләшә-әрепләшә машина янына килеп җиттеләр, вагонга керергә әзерләнә башладылар
— Болай булгач. Искәндәр абый.— диде Револь Вәлиев авызын ерып.— кеше хәтле кеше үлеме өчен җавап бирергә туры килми сиңа Хөкем эскәмиясе бу юлы читләтеп үтә
— һе. сөйләп торган буласың тагын. Саламторхан.— диде аның артыннан ук килеп чыккан Остап Безбожный.— Кайда, кайда соң ул ачтан үләсе кеше9... ♦
— Ничек?.. Оста-а-ап Остапыч, сез ул кешене күрмисезмени.’ = Сез начальствога ярарга тырышасыз.— дип карулашмакчы иде дә ё Револь, әмма Остап аңа ирек бирмәде.
— Вәт бит, ә, эшкә дисәң, урыныннан кузгатып булмый, ә аш ~ исен сизгәч нишли бу әрәмтамак.— диде ул һәм. Револьне төрткәли- х төрткәли, вагон болдырындагы термослар янына алып барды, берсен 2 аңа алырга кушып ымлады, ә икенчесен үзе эләктерде.
Егетләр аш табыны янында иркенрәк тә утырмакчылар иде. әмма Искәндәр реактор чокыры яныннан тагын бер КамАЗ үзбушаткычы- = ның килеп чыгуын күрде. «Да-а-а. бирәләр болар кирәкне - дип уйлап алды һәм. вагон эченә кереп, шау-гөр килеп утыручы егет- - ләргә:
— Тизрәк тотыйк, егетләр, тагын берәү килде,— диде.
Барысы да ашарга ябыштылар, бары тик Револь генә:
— Көненә бер тапкыр рәхәтләнеп ашарга да бирмиләр.— дип куйды Остап аны тагын җавапсыз калдырмады
— Авызыңны ачып торма, югыйсә моннан да коры калуың бик ихтимал,— диде Револь, күрәсең. Остапның шаяртмавын белә иде. авызын чапылдатып ашарга кереште. Илдар Корбанов, урыныннан кубып:
— Мин булдым. Искәндәр абый, утыр монда.— диде
Ул арада башкалар да берәм-берәм кузгалдылар, ничек ашыгып кергән булсалар, шулай ук ашыга-ашыга чыгып та киттеләр Кышкы суыкларда измә-бетон белән шаярырга ярамаганны бик яхшы беләләр иде алар.
Искәндәр бөтен җаны-тәне. аркасының һәр миллиметры белән тоеп торды; менә Фирәзә савытка ботка салды, менә ул күзләрен күтәреп аңа таба карады, менә ул беренче адымын атлады һәм менә ул аның артына килеп тә басты Белеп, тоеп торды, әмма Фирәзә үз янына килеп
— Мә, Искәндәр.— дип савытны сузгач та куырылып куйды Савыт үзе аның алдына төшеп утырды һәм аны тотып китергән кул — Фирәзәнең балдаклы кулы — каядыр артка таба чигенә башлады Искәндәрнең күзләре, шушы кулга төбәлгән килеш, аңардан калмыйча бардылар. Менә әлеге кул хәзер каядыр китеп югалачак, югала Искәндәр ирексездән. ниндидер бер кодрәт хөкеменә буйсынып. сул кулы белән шушы кулны тотып алды, башта аны өстәлгә куйды, әмма шул ук секунд эчендә яңадан күтәреп үзенең сул битенә китереп басты
— Фирәзә..
— Искәндәр. .
Нибары берничә мизгел, ахыр чиге, унбиш-егерме секунд шулай торды алар, әмма бу мизгел алар өчен дистәләгән елларга тиң иде.
— Искәндәр.— диде Фирәзә күзләрен йомган килеш, бары тик иреннәре белән генә. — Искәндәр , син. син мине кич-чер. Искәндәр. яме .
_ Фирәзә. Фирәзәкәем-Хыялым син минем.— диде Искәндәр. Фирәзә кулының битен яндырып-яндырып алуын тоеп Мин сине гомерем буена эзләдем, эзләдем бит.
— Ә мин сине, бары тик сине генә көттем. Искәндәр диде Фирәзә икенче кулын да Искәндәрнең уң битенә куеп Мин сине көттем Син кичерерсең, дип уйлаган идем Мин. Искәндәр, шушы
бала җәзасын гомерем буена татыдым Мин ул җәза шәрәбен гомерем буена эчтем. Искәндәр..
— Мин дә гомерем буена сине сагындым. Фирәзә
Тыштан болдырга кемнеңдер менгәне ишетелде, Фирәзә, кулларын Искәндәрдән алып, термослары янына күчеп басты. Искәндәр исә. ничек утырса, шул хәлдә алдына куелган ботка тулы тәлинкәгә карап торды
Ишек ачылып китте һәм, салкын парларына уралып, шофер егет килеп керде.
— Термосларны чыгарабызмы, Фирәзә апа? — диде ул һәм шул чагында гына ашап утыручы бригадирны күрде.— Ә-ә Ярар, алайса, термосларны чыгарыйм Минем әле аэропортка да барасым бар...
Фирәзә нәрсәдер эшләргә, термосларны җыярга керешкәндәй итте
— Ниш . Нишлисең инде син, Фирәзә апа? — диде шофер.— Чәй өстенә саласың бит ботканы
Хәле киткәнне сизеп, янәшәсендәге эскәмиягә утырды Фирәзә. Аның йөрәге күкрәк читлеген ватып-җимереп чыгардай булып тибә, күз алларында ниндидер кара таплар йөзеп-йөзеп йөри иде.
Искәндәр утырган урыныннан сикереп торды, ләкин Фирәзә алдында шофер егет басып тора иде инде.
— Фирәзә апа!
Бу тавыш Фирәзәне чынбарлыкка кайтарды. Ул күзләрен ачты, тирән итеп сулыш алды, шофер егеткә күтәрелеп карады, аннары аны читкәрәк тибәрде дә:
— Бар әле, чыгып тор әле. Фәрит...— диде.— Чыгып тор әле... Хәзер үтә, үтә ул...
Шофер егет әле Фирәзә апасына, әле бүлмә уртасында басып торган Искәндәргә карады, ни әйтергә белмичә, җилкәләрен җыерыбрак алды һәм машинасы янына чыгып китте
Фирәзә утырган урыныннан салмак кына торды, күзләрен тутырып Искәндәргә карады. Ул күзләрдә, таный белгән кешегә, ниләр генә юк иде! Искәндәр аларны күрде һәм анда язылган барлык нәрсәләрне — сөю хисләрен, бая ишетелгән рәнҗү-үкенү-сагыну давылларын бөтен җаны-тәне белән тойды. Бу тойгылар аңа кыюлык өстәде һәм ул шушы караш белән ике арадагы бушлыкны атлады.
Фирәзә моны көткән иде булса кирәк. Ул да, үзен артык тыеп тора алмыйча. Искәндәрнең күкрәгенә капланды
Үкседе дә үкседе ул...
Искәндәр аның аркасыннан, җилкәләреннән сөйде, аннары битләреннән, чигәләреннән сыйпап узды һәм, ниһаять, үзе дә сулкылдап куйды
Бу минутларда ни генә булмасын,— тыштагы шофер килеп керсен, тагын бүтәннәр килеп карап торсыннар, әмма инде иллегә якынлашып килүче бу ике кешене бер-берсеннән аерып ала торган көч табылмас кебек иде.
7
Тынчуринның мондый ук хәлгә калганы юк иде әле. Ул — янды дөрләп-дөбердәп янды! Казанда, Чаллыярда ничәмә-ничә тапкыр янардай эшләр эшләде — янмаган иде
Ниһаять, янды, янды Сәйдәр Тынчурин...
Наташа Жеребцовадан алып кабызган сигарет Сәйдәр Тынчурин- ны ике көн һәм ике төнгә чыгырыннан чыгарды. Шушы ике төн, ике көн эчендә ул үзен һәлакәт төпсезлегенә илтеп ташлаячак агулы матдә колына әверелде.
Болар барысы да Тынчуринның хәтерендә өзек-төтек булып сак
ланып калган иде. Шулай да ул үзенең нинди халәттәдер министр урынбасары янына баруын, аның белән эш турында сөйләшүен хәтерли. Димәк, министр урынбасарына кереп эш турында сөйләшерлек хәлдә булган, югыйсә аны уздырмаслар, югыйсә министр урынбасары аның белән сөйләшмәс иде
Кунакханә алдында аны тагын яңа дусларының берсе каршы * алды Бу очрашуны Сәйдәр бик яхшы хәтерли, бөтен вак-төягенә = хәтле исенә төшерә ала иде.
— Хэлло, Сайдер.— диде Сәйдәргә ир уртасы кеше — Хәерле 2 көн...
Көн бик үк хәерле түгел иде. Алай гынамы — хәерсез көн - иде бу
— Хэлло, әллә инде танымыйсың дамы, Сайдер9 Нихәл9
Бары тик шунда гына Сәйдәр Тынчурин бу кеше белән ике * көн бергә булуын искә төшерде. Z
— Тыныйм, Георг, таныйм
— Нигә борыныгыз җиргә тия язган соң, Сайдер9 Сөйләшү сез- - нең файдага булмадымы әллә?
Юк, министрлыкта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр моңарчы бер генә тапкыр да шулай уңышлы килеп чыкмагандыр. Яңа елда трестка беренче реактор нигезен кору өчен бер йөз дә ун миллион сум акча бирелде... Георг белән исәнләшеп торганда аның башыннан шушы уй узып китте Ләкин Тынчуринның күңеленә бу уңышлы сөйләшүдән бер мыскал да шатлык юк иде.
— Керәбезме, Георг,— дип ияге белән кунакханәгә күрсәтте Сәйдәр.— Рәхим ит..
— Кабызып җибәр. Сайдер?
Сәйдәр каршы килмәде һәм алар икесе бергә сигарет кабыздылар. Ләкин кунак-Георг Сәйдәрне бер, ә үзен икенче кесәсеннән алынган сигарет белән сыйлады
Тынчуринның кәефе күзгә күренеп ачылды Аның күзләренә нур иңде, баядан бирле теләр-теләмәс сөйләшкән теле телгә йокмый, министрлыкта булган сөйләшүне, анда үзен ничек «акыллы» тотуы турында сайрапмы-сайрый башлады.
Аннары алар тагын Наташаларга киттеләр Бу төн тагын татлы сөйләшү, күңел ачу һәм әледән-әле сигарет тартудан туган рәхәтлеккә күмелеп узды. Бу юлы инде аңа зәһәрле агуны мактап, аның кеше сәламәтлегенә китерә торган шифалары турында язылган китап белән дә сыйладылар Дөресрәге, аның кесәсенә салын куйдылар, кайткач бик җентекләп укып чыгарга куштылар Ә иртәгесен кунакханәгә кабат килгәч. Георг аның биш йөз сумына ун кап «затлы» сигарет бүләк итте
Иртәнге самолет кичке алтыларда гына килеп төште һәм менә хәзер Сәйдәр Тынчурин. юлда очраган машинага утырып. Көмеш Аланга якынлашып килә иде
Көндез арчылган юлга кар көртләрен дыңгычлап тутырган иде инде, шуңа күрә җиңел «Жигули» Ширәмәттән чыккач та озын һәм ярыйсы гына текә үрне менеп җитә алмады, аерата зур бер көрт эченә кереп чумды Шофер артка-алга биреп караган булды, кая ул. машина селкенми дә Ж,итмәсә бу төштә «җен оясы» икән, әйләнеп-бөтерелеп кар бураны дулый Төшәргә туры килер, ахрысы
Сәйдәр Тынчурин машинадан чыкты Көчле җил аның битенә салкын кар бөртекләрен китереп сылады Яңадан эчкә кереп китәсене китерде. Нишләп тә булмый, төртешергә кирәк. Шулай да. чыгып карагач. Сәйдәр күрсәтмә бирмичә булдыра алмады • Казырга. тәгәрмәч асларын чистартырга кирәк>,— диде ул үзенең тәнендәге хәлсезлеккә исе китеп Көрәге бар икән, шофер казырга кереште Сәйдәр исә. жилгә арты белән борылып, көтеп торды
Ниһаять, чыктылар Тауның каршы җирендә туктамас өчен Жигули» алга таба менеп китте, «тегендәрәк көтәрмен- дип булса кирәк пип-пип» кычкыртып алды. Сәйдәргә аның артыннан атлаудан башка чара калмады.
Бераз алга бөгелебрәк атлаганда, кар-буран арасында Фирәзә басып торган кебек күренде аңа. Сәйдәр ашыгып барып Фирәзәне тотмакчы иде. ләкин куып житә алмады. Тагын күтәрелеп карады, Фирәзә тагын алдарак басып торган сыман тоелды Сәйдәр туктап калды, күзләрен күн перчаткалары белән угалады, тагын алга карады анда Жигули» эзе буйлап шофер агай каршы килә иде
Машинага кереп утыргач та тынычлана алмады Сәйдәр, һаман да шулай борчылуында булды. «Их, Фирәзә, Фирәзә,— дип уйлады ул.— нигә, нигә соң яратмадың син мине7» Китәсе көнне купкан тавыш исенә төшкәч кенә Тынчурин чынбарлыкка кайтты, тагын да ныграк борчылырга кереште. Әгәр дә мәгәр китеп барган булса? Соңгы вакытларда, бигрәк тә соңгы ике ай эчендә ул бер генә дә түзеп тора алмый башлады. «Китәм, китәм, китәм»,— дип тәкъ- рарлап торды. Яратмады ул аны, Сәйдәрне. . Хәер Сәйдәр үзе... яраттымы соң аны7. Мәктәптә чагында ук ул Фирәзә белән бары тик класста бер матур булганы өчен, шушы матурны үзенеке итәсе килгән өчен генә йөрергә тырышты бугай.
Ул арада «Жигули» Көмеш Аланның вакытлы автовокзалы янына килеп җитте Тынчуринга төшәргә кирәк иде. Бу агайның кайтып китәсе дә бар Алдан ук сөйләшкәнчә, Сәйдәр ике унлыкны чыгарып агайга бирде. Әмма «Бәла-казасыз кайтып җит»,— дияргә онытты Каршысында калкып, буран аша күренеп торган өйләргә таба атлады
Өенә кайтмакчы иде ул, аяклары Динә квартирының ишек төбенә китереп бастырган булып чыкты.
Ишектән керүгә, Динәнең үзен-үзе әллә ничегрәк тотуын сизде, юка иреннәре читендәге мыскыллы елмаюны күрде Сәйдәр. Динәнең усалланганда гына шулай елмаюын белә иде ул. «Уз, әйдә»не көтеп тормыйча гына, өстен салды. Эчкә узды Монда ул үзен иркен, үз өендәгедән иркенрәк тота иде Монда — Динә. Ә Динә баштанаяк аның иркендә Бу аның — Сәйдәр Тынчуринның икенче өе дисәң дә ялгыш булмас, чөнки Динәнең мондый квартира алырга, кем әйтмешли, «башы яшьрәк-...
Сәйдәр бүлмәгә керде, диванга утырды һәм шундук үзендә искиткеч хәлсезлек сизде. Күңеле сыкранып-сыкранып алды Җитмәсә Динә дә һаман шулай әллә ничек карап тора, мыскыллы елмаюын йөзеннән алмый иде.
— Йә. нәрсәгә исең китте, Динәкәй7 — диде, ниһаять, Сәйдәр үзендәге хәлсезлекне, үзе сөйләгән сүзләргә битарафлыкны тоеп, ләкин ихтыярының иң соңгы көчен туплап — Ни булды7 Нәрсәгә исең китте7 — диде.
Элек булса мин аны кочаклап ук алган булыр идем».— дип уйлап алды Сәйдәр, ләкин урыныннан кузгалмады Аның үзенә дә аңлашылмый торган бер көч бөтен гәүдәсен шушы диванга тартып- ябыштырып куйган диярсең.
Сәйдәр салмак, теләр-теләмәс хәрәкәт белән уң кулын пинжәк кесәсенә тыккан иде, әйтерсең, кулына тигән сигарет кабы электр тогы булып башына сукты' Ул үзенең ни өчен хәлсез һәм битараф икәнлеген аңлады. Аның шушы сигаретны аласы, кабызасы килә ләбаса. Ничек ул. шуны аңламыйча, машинада тумран шикелле утырып кайтты, ничек итеп ул хәзер Динәнең өстенә карап та аны күрмичә тора соң?
Сигарет кабы Сәйдәрнең кулына ияреп чыкты. Ул, калтыранган бармаклары белән бер сигаретны тартып алып, авызына капты,
кабызгычыннан «чырт» иттереп ут элде һәм бөтен күкрәген тутырып төтен сулады Хикмәт' Төтен аның үпкәләрендә урнашып өлгермәде, ләкин Сәйдәр үз тәненә көч кайта башлаганны сизде. Күз алларындагы томан бетте, дөньяга битарафлыгы кими башлады Ул. ниһаять, каршысындагы Динәне мөлаем кыяфәттә күрде, аны үзенә тартып китерде.. *
— Йә, ни хәлләрең бар. Динә җаным’ — диде— Ниләр бар без- F нең трестта? Угрюмов кайттымы Япониядән’ Әллә мин әле һаман * да «башкаручы-мы’
Динә, аның тезләренә менеп кунаклаган килеш, баягы елмаюын- ф нан арынмаган хәлдә, әле генә Сәйдәр кесәсеннән чыккан сигарет - кабын алды, андагы рәсемне карады һәм кызыл-көрәнгә буялган S тырнаклары белән бер сигаретны эләктереп, ирененә куйды Ул « инде байтактан тәмәке көйрәтә иде Сәйдәр, аны-моны уйлап тормас- * тан. кабызгычын «черт» иттерде Динә дә әлеге ят каптагы сигарет- = тан күкрәк тутырып төтен суырды Сәйдәр аның бу хәрәкәтен ” күреп торды, ләкин аны-моны әйтмәде. Динәне тыймады Ә Динә- u нең тәненә ул арада рәхәт бер җиңеллек йөгерә иде инде
— Йә. ник дәшмисең, ниләр бар Көмеш Аланда’ — диде Сәйдәр. уң кулы белән Динәнең башын үзенә таба борып
Динә тагын сигареттан төтен суырды, гаҗәпләнеп, нечкә бармаклары арасындагы сигаретка карап-карап алды һәм
— Ишетмәдеңмени? — диде
— Нәрсәне?
Динә тагын сигаретын авызына капты
— Йә. нәрсә сузасың’ Нәрсәне ишетмәдеммени’ — Бу юлы инде Сәйдәрнең тавышы корычланды, анда усаллык төсмерләре чагылып китте: — Нәрсәне ишетмәдем?
Динә аның тезләреннән купты, бүлмә уртасынарак китеп басты һәм һәрбер сүзен суза төшебрәк әйтте
— Сөекле хатыныңның синнән киткәнен
Динә Сәйдәрнең күзләренә карап шулай диде Ул аның йөзендәге үзгәрешне, курку чаткыларын күрергә, шушыны күреп үзенә ниндидер бер канәгатьләнү табарга уйлаган иде булса кирәк Ләкин Ләкин Сәйдәр бу хәбәрне ишеткәч тә Динәгә төбәлеп карап торуында булды Аның күзләрендә дә. йөзендә дә үзгәреш әсәре күренмәде. Ә инде тагын бер мизгелдән ул
— Ха-ха-ха. .— дип кычкырып көлеп җибәрде
Динәнең дә кәефе күзгә күренеп үзгәрә иде Ул да үз авызыннан чыккан сүзләрнең Сәйдәргә нинди үзгәрешләр китерәсен онытты һәм шулай ук Сәйдәргә кушылып көләргә кереште
— Ничек китте, кая китте’ — диде Сәйдәр бераздан гына. Динәне кочаклавын дәвам итеп.— Ә син. син китмисеңме соң миннән’ Син китмисеңме соң?
Динәнең яшьлектән ташып торган дәрте, кайнарлыгы аларның икесен дә тойгылар дулаган чоңгылга тартып төшергән иде инде
Тышта көчле җил-буран Ул ә-ә-әнә теге яктагы Кара урман өстеннән атылып чыга да. яңа йортлар арасындагы бушлыкны узгач. Калатауның текә ярыннан борынгы елга өстенә ташлана иде
ӨЧЕНЧЕ БАШЛАМ 1
Җылы яз көннәре килеп җитте Көмеш Алан каршындагы Ка- латау һәм Текәяр кояш нурларында коена башлады Озакламый
аларны инде яшел юрган каплап алды Тиздән тау башында беренче чәчәкләр сап-сары үги ана яфраклары, ап-ак җил чәчәкләр калкып чыкты, аларга миләүшә һәм кызгылт-зәңгәрсу чәчәкле күкебашлар кушылды.
Өмет Наурның берсеннән-берсе уңганрак егетләре бульдозер һәм скреперлар ярдәмендә һаман-һаман тирәнгәрәк төшә, җирнең борынгы катламнарына тимер пычакларын батыра барган көннәрдә барлык эшне туктату куркынычы туды җир куеныннан су фонтаны бәрә башлады! Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин бернинди чара таба алмадылар. Куәтле насослар китергәч кенә, ниһаять, бу кыенлык җиңелде.
Апрель урталарында Көмеш Аланның яңа гына өлгертелгән клубында төзелештә катнашучы барлык оешмаларның берләштерелгән партия-хуҗалык активы җыелды. Партия өлкә комитетының төзелешләр буенча эшләүче секретаре Самвелов ясаган кереш сүздән соң, җитәкче иптәшләр аптырашта калып, ни җавап әйтергә дип баш ваттылар Берничә кеше чыгып: «Тегеләй эшлибез, планнарны фәлән- фәлән хәтле үтибез»,— дип мактана башлаганнар иде, залдагылар дәррәү кул чаба башлап, аларга сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр
Чынлап та, соңгы бер-ике айда Татарстан атом электр станциясендәге эшләр бик нык аксый иде Оештыру эшләре җитеп бет- мәгәндерме — төзелешкә кирәк-ярак бөтенләй диярлек килми башлады. Баш инженер хезмәте кирәкле проект кәгазьләрен булдыра алмады Моның өстәвенә, төзелә торган АЭС дирекциясе белән төзүчеләр арасында низаг чыкты. Ләкин болары әле аның, ни әйтсәң дә. бик тырышып көчәнгәндә җиңмәслек кыенлыклар түгел иде
Соңгы айларда, гомумән, бу атом станциясен төзү-төземәү мәсьәләсе кузгатылды Аерым кешеләр тарафыннан гына булса, билгеле, дәшмәсләр, аннары төрле сәбәпләр табып сузарлар, ә ул вакыт арасында төзелешкә мөмкин хәтле күбрәк көч салырлар, миллионнарны түгәрләр иде дә, ахыр килеп, фәлән-фәлән байлык салынды, дип эшне хәл итәрләр иде Хәзер исә халыкның теле ачылып китте. Газеталар дисеңме, радио, телевидение дисеңме — ни генә сөй-ләмиләр дә ни генә язмыйлар. Менә төзүчеләр белән республиканың кайбер оешмалары арасында да АЭСның кирәклеге турында бәхәс башланып китте Бу җыелышта ул мәсьәләгә кагылмаска тиешләр кебек тә. кем белсен хәзер кемнең нәрсә белән авыз чайкый башлавын. Әнә бит Фидаяров төзүчеләр арасында күркә кебек ничек кабарынып утыра. Мөгаен, тагын берәр гаеп табып сөйләргә җыенадыр 'Менә бит рәхмәтсез бәндә,— дип уйлады Тынчурин— Мин аны бер уч төбе хәтле белешмә кисәге белән эшкә урнаштырдым. Ә ул, яннарына барган саен, йә теге, йә бу яктан гаеп таба. Бигрәк тә аңа АЭСка куелачак реактор ошамый Ничә тапкыр шул хакта сүз кузгатты инде. Беркөнне, төзелешкә газета хәбәрчесе килгәч. аның бригадасына алып барганнар Янган утка май сибеп җи-бәргән Ни тырышты Тынчурин аның фикерен килгән кешеләргә ишеттермәскә, юк бит, парткомын әйтер идем Яхшы эшлиләр, дип, тәки шулар янына алып барган хәбәрчене Хәзер инде менә ничә йөз мең тираж белән «ТатАЭСка куелачак реактор ышанычсыз, аны куйдырмаска кирәк», дип язып чыктылар Бу тавышның көт тә тор бик зурга китүен, олы гауга кузгатуын...»
Тынчурин залга карады. Нишләптер чыгып сөйләргә теләүчеләр күренми иде әле. Фидаяров та уйга талып, уч төбе белән башын терәп утыра бирә. Бәлки, тавыш куптармас әле Беркөнне бит аңа ярыйсы гына анык итеп әйтелде...
Җыелыш рәисе кешеләрне кыстап-кыстап карады, трибунага чыгарга ашкынып торучылар барыбер табылмады Кешеләр бер-берсенә карарга кыймыйча утыра бирделәр Чөнки хәтерләре яхшы эшли һәм алар элекке елларда җитәкчеләргә туры әйтүчеләрнең нинди
«рәхәтләр кичергәннәрен бик әйбәт беләләр иде
— Миңа сүз бирегез әле.— дигән тавыш, шуңа күрәдер инде, тын залда өреп тутырылган резин куык шартлавын хәтерләтте — Рөхсәтме?
Җыелышны алып баручы трест парткомы секретаре, яшьлегенә карамастан чәче коелып, пеләше баш түбәсеннән артка таба ♦ узып киткән Фәргать Батыев мондый уңайсыз хәлдән чыгаручы Е табылганга шатланып: §
— Рәхим итегез, иптәш. —диде һәм иптәшнең фамилиясен атый | алмыйча тотлыкты Ул. ярдәм көтеп трест җитәкчесе Юрий Бо- “ рисович Угрюмовка. аннары ул «белмим дип җилкәләрен җыерып х күрсәткәч. Тынчуринга карады
Тынчурин чыгып килүченең кемлеген яхшы, бик яхшы белә - иде. әлбәттә, ул Батыевка борылып: >
— Комплекслы бригада җитәкчесе Фидаяров.— диде, ләкин анын - тавышы, микрофонга якын утырганга, бөтен залга ишетелде
Искәндәр халык арасыннан чыгып сәхнәгә таба барган арада залда җанлану ишетте, кайберәүләрнең үзара пышылдашуларын күрде Ләкин аны инде мондый вак-төяк кенә туктатып кала алмый иде
— Безнең бригадада сиксән ике кеше хәзер.— дип башлап китте Фидаяров сүзен, кесәсеннән кәгазь-фәлән чыгармыйча гына Бу аның тәҗрибәле оратор икәнлеген һәм мондый чыгышлар аңа ят нәрсә түгеллеген күрсәтә иде — Турысын әйтим, безнең бригадада эшнең ничек оештырылуы кебек мөһим нәрсәгә битараф караучылар да бар Аларга нәрсә, ал арның үз өсләренә яумый да таммый да. маташып алыгыз әле. карап карарбыз, дип тыныч күңел белән йөри бирәләр. Хәтта «Андый хәлләр күп булды инде, файдасы гына тимәде, һәр нәрсә һаман да шулай үз урынында кала килде»,— диючеләр бар Алар элегрәк тә шулай диләр иде Менә хәзер, эшкә карап түләүгә, хуҗалык исәбе белән эшләүгә килеп терәлгәч, андыйлар телләрен тешләде .
Искәндәр, сүзеннән туктап, тагын залга карады, аннары, яны беләнрәк борылып, президиумга күз төшерде Битараф кеше юк. аны игътибар белән тыңлыйлар, димәк, ул кирәкле сүз сөйли
— Безнең эш авыр, киләчәктә, реактор нигезен бетонлауга күчкәч тә шулай булса, андый авыр эшне күтәрүчеләр сирәгәер. Нәрсә исәбенә күтәрелер икән соң безнең эш хакы?
Зал җайланды, аннары берьюлы әллә ничә төштә әйтелгән сорау- хуплаулар ишетелде, кемдер а-га» дип тә куйды Ләкин бу соңгы «а-га> бары тик бер мәртәбә генә, ул да булса ничектер салмак, канаты сынган кош сыманрак кына талпынды да тынды.
— Тагын шуны әйтәсе килә, безнең трестка әле яңалыкларның кергәне юк Әле һаман да элеккечә, барыбызны да бер тырма белән тырмалатып яшибез Безнең авыздан чыккан сүзне ишетергә теләмиләр әлегә. Ишетмәмешкә салыналар Әлегәчә бер генә үзгәреш тә юк бездә Бөтен нәрсә имеш-мимешкә корылган Әгәр дә мәгәр үзебезнең бурычыбызны ныклап белмибез икән, белмәмеш эшкә бездән нинди мөнәсәбәт көтәргә мөмкин9 Күрәсең, трестның инженер-техниклары һәм җитәкчеләре дә башкарыласы эшләр белән аннан-моннан гына таныштыр Резервтагы җибәрү котельныен корабыз коруын да әлегәчә проектсыз корабыз9 Моны аңлавы бик кыен, иптәшләр Атом станциясен чама белән, проект документлары булмый торып салуны мин күз алдыма китерә алмыйм Бу - искиткеч җавапсызлык.
"Бәлки тагын юкка эзлимдер мин хаклыкны9 ------------------- Бу уй Ис
кәндәрне тотлыктырып алды, ләкин ул аны шунда ук җиңде -Юк инде. Фидаяровның алай гына җиңелергә исәбе юк әле Берәүне дә сатмыйм, ләбаса, үзебез өчен сөйлим»
Иптәшләр' — дин дәвам итте ул — Безнең АЭСны төзү-төзе-
мәү турында бәхәс кыза бара. Инде шулай де-факто куелганбыз икән, Татарстанның кеше иң күп яши,’ ил уртасындагы иң олы ике елга буена әлегә көче дә, ышанычлылыгы да. ниләр китерәсе дә нәмәгълүм гыйфрит торгызабыз икән, без беренче чиратта аны сыйфатлы итеп эшләргә тиешбез Чөнки аны бездән соң берәү дә жиренә житкерә, тагын да ышанычлырак итә алмаячак. Проектта каралган РБМК реакторы ышанычлы түгел. Илдә ул типтагы реактор куелган АЭСларда аварияләр булгалап тора Мин үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм бу реактор фән казанышы булудан ерак. Киләчәк өчен корыла торган АЭСта ул урнаштырылмаска тиеш1 Бу бик мөһим! Безнең илдә үк хәзерге көндә ышанычлы-рак саналган. МАГАТЭ аша уздырып яхшы дип табылган ВВЭР, ягъни водно-водяной энергетический реактор бар. Без төзи торган АЭСта шул куелырга тиеш. Мин бу хакта баш инженер Тынчу- ринга да, АЭС директорына да әйттем. Алар миңа карап көлемсерәделәр генә Республика газетасыннан килгән хәбәрче дә ярым- йорты итеп кенә чыгарды минем фикерне. Ләкин, иптәшләр, илдә башланган хәбәрдарлык үз эшен эшләр: халык безнең эшне белеп алыр, дип уйларга кирәк. Без — төзүчеләр,— нәрсә төзүебезне истән чыгармыйк һәм киләчәк буыннарның, туган җиребезнең куркынычсызлыгы, ахыр чиктә, яшәү-яшәмәве турында да уйларга бурыч- лыбыз. Әгәр дә без торак йортларның ярык-ертыкларын калдырып кеше кертәбез икән, бу начар нәрсә һәм бу хәл ничәмә гаиләнең үзәгенә үтә Ә инде АЭС реакторының кимчелекләрен күрә торып та аны оясына куябыз икән — <оу инде, гафу итегез, бөтен кешелеккә каршы котырынган гыйфритне шешәдән чыгарып җибәрү белән бер. Ишеткәнегез бардырмы-юытырмы, әйдәгез, мисалларга мөрәҗәгать итик Америкадагы «Тримайл Айленд» атом электр станциясендәге һәлакәттән соң чит илләрдә мондый типтагы реактордан файдаланмыйлар инде Көнбатыш илләре шушы һәлакәттән соң кур-кынычсызлык чараларына сигез йөз миллион сумлык акча бирделәр. Ә без безнең ни кырганыбыз бар? Мең тәңкә бирсәк, ун меңлек тавыш кубарабыз да. аннары «кирәк» җиргә тотабыз ул акчаны...
Шулвакыт Тынчуринның көчле тавышы залны ярды:
— Демагогия бу, иптәшләр, мәгънәсезлек. Совет фәненә, илебезнең атом энергетикасына ташланган коточкыч гаеп. Корткычлык бу!— диде ул президиумдагы урыныннан сикереп торып.— Ни сөйлисез сез. Фидаяр «в?
Әмма залдан:
— Бүлдермәгез, сөйләп бетерсен! Нигә бүлдерәсез кешене’ Дөрес сөйли!—дигән сүзләр яңгырады
Тынчурин урынына утырды да, янәшәсендәге Угрюмовка нәрсәдер сөйләргә кереште
— Ярый, иптәшләр, мине монда әллә ниләр әйтеп гаепләргә дә өлгерделәр Бетерәм алай булгач Ләкин шуны әйтәм: без инде битарафлык, хуҗасызлык һәм атом станциясе кебек мөһим объект төзелешендәге сыйфатсызлыкка түзеп тора алмаячакбыз. Безнең моңа хакыбыз юк...
Фидаяров трибунадан төшеп китте Залда баягыдан да тирәнрәк тынлык урнашты.
Ниһаять, сәхнәгә Тынчурин күтәрелде, дөресрәге, президиумдагы урыныннан чыкты. Искәндәр үз урынына килеп утыргач, янәшәсендәге Остап, сары мыекларын уйнатып:
— Ну бирә хәзер үзеңә. Искәндәр абый, түзеп кенә тор,— диде. Искәндәр дәшмәде, кулъяулыгын чыгарып маңгаендагы тир бөртекләрен сөртеп-сөртеп алды да тыңларга кереште
— ...ны бик хуплап тыңладыгыз. Ләкин аның бик дөрес кебек тоелган сүзләрендә, иптлшләр, не-ком-пе-тент-ность (ул шулай иҗек-
ләп. басым ясып әйтте) ята. Хәзер безнең кайбер акыллы башлар үзләрен бик белдекле итеп күрсәтә башладылар Акыл һәм белем җитмәүне халыкның тойгысына сугып, югары пафос белән тутыр- макчы булалар.
Залдагылар бу сүзләрдән бераз гына шаулашып алдылар да. тагын нәрсә әйтер икән дип көтә башладылар Остап Безбожный * исә Искәндәргә борылып. «Әйттем бит».— дигән мәгънәне сиздерде F
Шул ук вакытта үзләренең кем икәнлекләрен оныттылар Уй- £ лап карасаң, төзелештәге хәлләр турында сөйләргә, бигрәк тә хөкем 2 чыгарырга хаклары бармы соң аларның9 Искәндәр Фидаяров минем «. авылдашым, сабакташым һәм мин аны үзебезнең төзелешкә, гафу - итегез, иптәшләр, арты б.лы килеш алдым Кеше бәлки аңлар, үзенең 5 элекке «чыгышларыннан» соң берәр нәрсә төшенер дип өметләнгән идем Менә хәзер мин сезгә Фидаяровның артыннан килгән (дөресе— _ Тынчурин соратып алган иде) «эшлекле» кәгазләр арасыннан берсен = укып күрсәтим әле
Тынчурин пинжәгенең эчке кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алды да (алдан ук әзерләнеп килгән?) ут яктысына табарак борылып укырга кереште
«.. Төзелеш идарәсе җитәкчесе булып алгач та гражданин Фидаяровның җинаятьләре аеруча киң колач җәйде Ул. үзенә якынайтыл- ган берничә кеше белән дәүләткә каршы, аңа материаль зыян китерә торган эшләр оештырды Мәсәлән, төзелеш идарәсендә моңарчы әйбәт кенә эшләп килгән инженер һәм белгечләрне кысрыклап чыгару массовый төс алды. Моннан тыш Фидаяровның җинаятьчел төркеме төзелешкә кайтарылган кыйммәтле әйберләрне һәм шулар аша күп мең сумнар белән исәпләнгән акча үзләштерүне оештырды Шуның өстәвенә. Фидаяровчылар ришвәт алудан да тартынмадылар Мәсәлән, Фидаяровны туган көне белән котлап, идарә аппаратында эшләүчеләр аңа биш йөз сумлык кыйммәтле бүләк — япон магнитофоны биргәннәр. Моның белән ул төзелеш идарәсенә әхлакый зыян да китерде»
Бу урында инде зал умарта күче кебек гөжелди башлаган иде Аннан да. моннан да. «Нәрсә сөйли ул?». «Нигә кешегә яла яга9» дигән сораулар ишетелде Сәйдәр тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. ләкин залдагылар дәррәү кул чабарга керештеләр Өлкә комитетның беренче секретаре Тынчуринга борылып нәрсәдер әйтте Халык кул чабудан туктарга уйламады Тынчурин үзен тыңларга теләмәүләрен аңлады һәм президиумдагы урынына барып утырды
Башта Фидаяровны партиянең шәһәр комитетына чакырдылар «Намуслы эшче» исеменнән язылган хатны үзенә күрсәтмичә генә тикшергәннәр иде
— Нишләп соң ул хатны миңа укытмыйсыз? Нигә документлар буенча тикшермисез9 Элек эшләгән төштәге кешеләрдән сорамыйсыз9— дигәч, эшем кешеләре
— Тикшерербез' Табарбыз? —дип ышаныч белдерделәр
— Ярый, алайса, тикшереп бетергәч чакырырсыз Сезнең дәлилсез гаепләүләрегезне кире кагып утырырга минем вакытым да. теләгем дә юк,— дип чыгып китәргә туры килде Аның артыннан
— Булыр, озакламый вакытың булыр әле,— дигән янаулы тавыш ишетелеп калды
Шул ук кичне, эштән кайтып килгәндә, аның машинасын юл чатында туктаттылар ГАИ хезмәткәрләре белән бергә шәһәр прокуроры үзе һәм аның тикшерүчесе дә бар иде Шунда ук пүнәтәйләре дә табылды
Искәндәр аңлады аның өстенә чып-чын кара корт килеп кунды! Ләкин үзенең беркайчан бер генә кадак та алып кайтмаган һәм кайтмаячагын белгәнгә күрә, машинасыннан тыныч күңел белән чыгып басты.
ГАИ машинасындагы ике лейтенант Искәндәр янәшәсенә килеп бастылар. Тагын бер мизгелдән инде аларның махсус күнегүләр ясый-ясый чыныктырылган куллары Искәндәрнең беләзегеннән һәм терсәгеннән эләктереп алды. Бу шул хәтле көтелмәгәндә булды ки, Искәндәрнең тәне каршылык күрсәтергә дә өлгерә алмады. Аның беләкләрен салкын тимер кысты Кул богаулары чыртлап бикләнде.
— Бу сезнең дипломатмы9—диде шәһәр прокуроры (теге вакытта телефоннан дефицит әйбер сораган тавыш иде бу), Фидаяров машинасының арттагы буш креслосында ятучы күн тышлы дипломатка күрсәтеп.
— Әйе.
Машинаның ишекләре ачык иде инде Прокурор агай бөгелебрәк машина эченә керде һәм ике куллап дипломатны утыргычтан күтәреп алды. «Күр әле. ничек кадерләп тота. Кара, кара, табарсың анда ишәк чумарын»,— дип уйлап алды Искәндәр, машинасы тирәсендә ыгы-зыгы килүчеләргә карап елмайган килеш.
Елмаясы булмаган, әлеге кешеләрнең осталыгын таныйсы булган икән.
— Әйе. бу минем эш кагәзләре йөртә торган дипломатым,— диде Искәндәр.
— Бик әйбәт.— диде аның тавышына охшатыбрак шәһәр прокуроры.— Бик әйбәт. Ачып карарга рөхсәттер бит?
— Куллары богаулы кешедән рөхсәт сорыйлармы соң? — диде Искәндәр.— Ачыгыз соң, теләгегез шул гына булса, ачыгыз, карагыз.
— Якынрак килегез, иптәшләр,— диде прокурор пүнәтәйләргә таба борылып,— игътибар белән карап торыгыз...
һәм ул дипломатның ике ягындагы билдәмәнең ялтыравык кап-тыргычларына басты. Шомарып беткән җиз каптыргычлар чырт- чырт итеп ачылдылар. Хуҗасының һәр хәрәкәтен алдан күрергә өйрәнгән ярдәмче хатын-кыз, перчаткалы бармакларын сузып, дипломат капкачын ике яктан тотып өскә күтәрде.
Капкач яртылаш ачылгач та күрде Искәндәр: дипломат эчендәге кәгазьләр өстендә ят бер төргәк — газетага пөхтәләп төрелгән нәрсә ята иде Моңарчы куркуның ни икәнлеген белмәгән ир-ат йөрәге кысылып-чәнчешеп куйды, чигәләрен әллә нинди бер кыскыч кыса башлады.
Ул арада хатын-кызның перчаткалы куллары әлеге төргәкне үрелеп алды да тирә-юньдә басып торучыларга күрсәтебрәк:
— Күрәсезме бу төргәкне9 — диде.
— Күрәбез, күрмичә ни, күз алдында бит,— диде пүнәтәйләрнең берсе.
— Күзебез чыкмаган лабаса,— диде икенчесе, күпереп торган кара мыеклысы.
Искәндәр хәлнең җитдилеген, һәлакәт упкынының төпсез караңгылыгын күргәндәй булды Аның тамак төбе чатнап-ярылып киткәндәй булды, теле исә кайрак сыман кытыршыланып, аңкавына ябышты. «Нәрсә бу? Сез нәрсә эшлисез9 Минем андый әйберем юк иде. Кайдан килгән ул?»—димәкче булды Искәндәр, ләкин өлгерә алмады. Баягы куллар гаять осталык белән төргәкне сүтәргә кереште Искәндәр исә тораташ булып торып калды Бары тик күзләре, моңарчы беркайчан да сынатмаган зирәк күзләре генә перчаткалы кулларны күзәтте.
Ниһаять, төргәк сүтелеп бетте, һәм аннан саргылт-көрән төстәге дүрт төргәк йөзлек һәм тагын дүрт төргәк куе яшькелт илле сумлыклар килеп чыкты
Ого-го-го!— дип куйды Искәндәрнең ике ягында басып торучы милиционерлар беравыздан.— Менә сиңа мә! Шәп яши бу!
Күрдегезме?. Барыгыз да күрдегезме, иптәшләр!— диде прокурор, шатлыгын яшермичә — Төгәл күрдегезме. Бу ришвәтченең чын йөзен, кылган эшен күрдегезме?
Ялган Ялган акчалар болар Минем андый акчаларым юк,— * диде Искәндәр алга ыргылып.— Ялган Про-во-кация бу! Закон- ? сызлык!
Ләкин аны көчле, махсус күнектерелгән ир-егетләр үзләренең ~ тимер кысаларында элеккечә үк нык тотып тора иде Шуның өстә- « венә, уң якта басып торучы милиционерның буш кулы, кискен хәрә- “ кәт ясап, Искәндәрнең күкрәк астына тиеп китте =
Көтелмәгән, башкара белеп башкарылган бу хәрәкәттән Искәндәр £ тынсыз калды. Аңа һава җитми иде.
— Хәзер, хәзер күрсәтәбез сиңа бу акчаларның кемнеке икәнле- * ген,— диде прокурор һәм. үзенең машинасына барып, күн папка < алып килде. Тирәсендәгеләргә күрсәтеп ачты һәм аннан кыстыргычлар белән беркетелгән, машинкада язылган кәгазьне алды да укый башлады:
«...Шәһәр прокуратурасына килеп әйтүне үземнең намус эшем дип саныйм Миңа белгән кешеләр әйттеләр Фидаяров ришвәт хакына төзү материалларын теләсә кемгә сатып җибәрә, диделәр Ә безгә, эшебез тоткарланмасын өчен бик күп материал, шул исәптән, чит илдә эшләнгән ленолиум, бизәгеч плитәләр һәм башка төрле нәрсәләр кирәк иде. Мин берничә көн элек Фидаяровның эшкә килгәнен көтеп тордым да, ул машинасын җибәргәч, янына килеп «Хөрмәтле иптәш Фидаяров,— дидем. Ул минем кемнән килүемне аңлады, күрәсең, «Ни йомыш?»—диде Мин аңа «Фәлән-фәлән нәрсәләр кирәк»,— дидем «Ярый, уйлап карарбыз».— диде Фидаяров Мин «Кайчан сезне күреп булыр икән»,— дидем Мине күрергә кирәкми, минем машинада «дипломат» ятыр, ишек ачык булыр»,— диде Соңра, уйладым-уйладым да. намусыма каршы бара алмыйча, вөҗдансыз ришвәтчене фаш итәргә булдым һәм сезгә шул хакта үз теләгем белән килеп белдерү ясадым .»
— Нахак, бу эшләрегезнең барысы да ялган. Сез үзегез дә ялганчылар!— диде Искәндәр, нәфрәтеннән буыла язып Ул бөтен көчен куеп, җилкәләре белән янәшәдәге милиционерларның берсенә, аннары икенчесенә төртте Тегеләр көтелмәгән хәрәкәттән икесе ике якка мәтәлеп үк киттеләр. Искәндәр, ни эшләгәнен белештермичә, богауланган куллары белән прокурор алдындагы кәгазьләргә сукты Соңыннан аның җан ачысы белән ясаган бу хәрәкәтен «кулга алганда милиция һәм прокуратура хезмәткәрләренә каршылык күрсәтте» дип язып куячаклар.
Ләкин ачык авызлык күрсәткән баягы милиционерлар икесе берьюлы аңа килеп ябыштылар һәм. бу юлы инде яшеренеп-нитеп тормыйча, бөтен көчләрен куеп, сугар урыннарны бик яхшы белеп суктылар
Искәндәр ыңгырашып куйды да җиргә сыгылып төште
2
Ямьле, җылы май бәйрәме килеп җитте
Ләкин, бәйрәмгә берничә көн кала, Көмеш Аландагы атом электр станциясен һәм аның янәшәсендәге кала коручыларны, бөтен ил халкын, алай гынамы бөтен кешелек дөньясын тетрәнергә мәҗбүр иткән вакыйга — моңарчы күрелмәгән афәт килде
Фирәзә ашханәдә эшләүче хатын-кызларын җыеп бәйрәм көннәрендә ничек эшләү, кемнәр эшләячәген һәм тагын кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьләре турында киңәшеп утыра иде Кызларның кайсыдыр. кулы тик тормаганга күрәдер инде, өстәлдәге радионы кабызып җибәрде һәм шул ук мизгелдә бүлмәгә Казан радиосыннан «ТАСС хәбәре тапшырабыз» дигән сүзләр ишетелде Бу хәбәр кешене кайда һәм нинди халәттә генә куып җитсә дә шомландырып җибәрә... Чөнки дөнья тыныч түгел Әлеге кыз, үзенең хатасын аңлап, тиз генә радионы сүндермәкче иде Фирәзә һәм аның белән бергә утыручылар "Сүндермә!> —диделәр Ул арада дикторның шомлан- дыргыч тавышы яңгырады
Инде хәбәр ителгәнчә. Киев шәһәреннән тоңьякка таба 130 километр ераклыктагы Чернобыль атом электр станциясендә һәлакәт чыкты, һәлакәт урынында дәүләт комиссиясе эшли. Әлеге, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, һәлакәт 4 нче энергоблокның бер бинасында чыкты һәм реактор бинасы корылмаларының ишелүенә, беркадәр радиоактив матдәләрнең тирә-юнь мохиткә таралуына китерде. Калган өч блок туктатылды. Алар исән- имин хәлдә һәм файдалану резервында торалар. Һәла-кәт вакытында фаҗигале үлемнәр булды Зыян-зарар күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде. АЭС поселогында һәм аның тирәсендә яшәүчеләр эвакуацияләнде...
Бүлмә тынып калды Әллә каян гына килеп кергән шөпшәнең гүләве, чыгарга урын таба алмыйча бимазалануы ишетелде Хәбәрне аңлаучылар бер-берсенә карашып утыруларында булдылар Бу тынлыкны рус кызлары бозды Алар: «Нәрсә булды, нинди хәбәр? Нигә әйтмисез?»— диешә башладылар Фирәзә шунда гына тын алып:
— Бәхетсезлек, кызлар, бәхетсезлек!— диде.— Киев янындагы атом станциясендә һәлакәт булган.
Шул ук секундта кемнеңдер «Аһ!» дигәне ишетелде, барысы да шкаф артынарак утырган Надяның ни еларга, ни шыңшырга белмичә тынсыз торуын күрделәр Инде хәзер алар: «Ни булды, Наденька9»— диешеп урыннарыннан күтәрелделәр, кызый янына тупландылар Фирәзә килеп. Наденьканың кулларын битеннән алды да «Әйт, ни булды?»—диде Шуннан соң гына инде күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь агучы Наденька
— Анда Чернобыльдә., минем әтием белән әнием яши... Сеңелләрем дә... —диде
Шулай итеп, шомлы хәбәр, әллә кайдагы куркыныч булып кына калмыйча, Көмеш Аландагы ашханәдә, иң тыныч эштә эшләүчеләрнең дә борчу-кайгысына әверелде.
Шулай да әлеге һәлакәтнең зурлыгын, нинди куркыныч янавын кешеләр аңлап ук бетермиләр иде әле Хәзер дә шулайрак килеп чыкты, хатын-кызлар бераз кайгырыштылар, Наденьканы: «Елама әле. әнә бит андагы бөтен кеше чыгарылган, диделәр Хәбәрләре килеп тә җитәр, тукта, Наденька».— дип юаттылар да, тагын бәйрәм көннәрендәге мәшәкатьләренә күчтеләр
Бу һәлакәтне хәтта белгеч кешеләргә дә аңлар, аның бөтен тирәнлеге белән күз алдына китерер өчен вакыт һәм Чернобыльнең үзен, аңардан килгән зыянны кабат ишетү кирәк иде әле
Фирәзәнең хатын-кызлар тулай торагына күчеп, ялгызы гына бер бүлмәдә яши башлавына дүрт ай инде Шәрифуллин агайга рәхмәт, якташ итеп кенә мондагыдай шартларда да аерым бер бүлмә юллау җаен тапты, югыйсә эшләре бик үк шәптән түгел иде Фирәзә
нең Баштагы көннәрдә ул үзенең дөрес эшләве-эшләмәве турында нык уйланды Шикләнгән-икеләнеп калган минутлары да булмады түгел. Әмма көннәр үтү белән, аннан да бигрәк Сәйдәрнең Мәскәү- дән кайтып, Фирәзә киткәнне белүгә, Динә янына күчеп яши башлавын ишеткәч тә
Бер уйласаң, исләрең китәрлек егерме елдан артыграк бер к куышта яшәгән, бер урынга ятып йоклаган бер-берсе турында кай- ? гыртырга күнеккән ике кеше берсен-берсе күрергә дә теләми Моңа 1 ышануы кыен. Ләкин, нишләмәк кирәк, бер куышта яшәсәң дә, бер ~ урында егерме ел йокласаң да, булмаган мәхәббәтне акчага сатып ♦ алып булмый икән шул.. Кайберәүләр әйтер тамаклары туйганга. “ тормышлары яхшы булганга, кайгылары беткәнгә күрә майларына s чыдый алмаганнар, дип Хәлбуки, беркатлы фикерләү бу Мәхәббәт- " тән башка ир белән хатынны бер-берсенә бәйләп тотып булмый икән ул.
Искәндәр Нихәтле шатлык, нихәтле кайгы-хәсрәт китердең син < шушы Фирәзә дигән «башсыз» хатынга Фирәзә әле бүген дә, инде “ чирек гасыр үткәннән соң да оныта алмый бит син аңа китергән горурлык, шатлык тойгыларын һәм үзенә-үзе каршы килеп кылган тискәрелекләрен дә оныта алмый Ничек онытасың ди аларны9 Алар бит кемнәрнеңдер тормышында булып, синең өчен җиде кат йозак артында калган нәрсәләр түгел, алар синең белән бергә яшиләр Алар синең белән генә дөньядан китәчәк
Әйтә иде Фирәзәнең әбисе: «Язмыштан узмыш юк, кызым>.— дия иде. Күрәсең, чынлап та, әбисенең халык теленнән алып әйткән бу сүзләрендә дөреслек бардыр Фирәзәнең карынында җан иясе ярала башлагач, Искәндәр белән тормыш сукмагыннан кулга- кул тотынышып китәргә тиешләр иде кебек Юк бит. алай булып чыкмады Әбисе әйткән «язмыштан узмыш юк» дигән нәрсәнең уй- нап-уйнап алуыннандыр,— алар тагын бер шәһәргә килеп чыктылар Алар тагын бер-берсен көтеп, очрашулардан, хәтта күз карашларыннан да тәм табып яши башладылар
Әй, Искәндәр, Искәндәр! Фирәзәнең сине көткәнен, сине уйлап төннәр уздырганын белмисең, ишетмисең, сизмисеңмени соң син’ Сизәсеңдер, ишетәсең, беләсеңдер Үзең дә бит көн саен ашханәгә кереп чыкмыйча калмыйсың Юк, юк, тамак туйдырыр өчен генә түгел... Син бит Фирәзәне күреп чыгар өчен керәсең, әйеме, Искәндәр?.
Фирәзәнең әбисе әйтә торган иде замана ахыры җитә башлагач, кем турында уйлый башласаң, шул кеше алдыңа килеп чыгар, дип Дөрестер, ахрысы Фирәзә, бүлмәсенә ишек шакуларын ишетеп
— Керегез, әйе, әйе — дип өстәл артыннан чыга башлаган иде Ишектә күренгән кешенең Искәндәр икәнлеген танып тынсыз калды, тез асларына суктылармыни, чүгеп куйгандай итте — Ис кән дәр
Искәндәр артына борылып ишекне ныгытып япты
— Беләсеңме, Фирәзә, мин сине авылга кайтырга чакырмакчы идем Кайтабызмы?
Фирәзә бу тылсымлы күренештән айный алмыйча
— Бе-е-лмии-ии-м.— диде
— Мин бер яхшы кешедән авылга кайтып килергә машинасын сорап тордым Монда эшкә урнашып яши башлагач та авылны кайтып күрермен, дигән сүзем бар иде.— диде Искәндәр Фирәзәнең күзләренә туры карарга тырышып — Сүзне тотарга кирәктер ич Көннәр дә менә дигән Аннары, аннары бит минем кем Авылда сөйлиләр иде бит әле. теге бер бабай Типан кушаматлы бугай, авылга утыз ел читтә йөргәннән соң кайткан, дип Шуның кебек Утыз ел ук тулмады әле тулуын Юл күрсәтүче дә кирәк
— Яхшы булырмы соң. Искәндәр9 Кеше сүзе бар Беләсең
бит, безнең авыл кешеләренең теленә бер тарыма, бер тарысад арыма, диләр.
— Түзәрбез Элек тә сөйләмәделәр түгел. Курыкмый идең бит
Фирәзәнең бит алмаларына алсулык йөгерде Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды Кискен хәрәкәт белән чәчләрен артка чөйде дә:
— Кайчан кайтабыз соң, Искәндәр?— диде ул икеләнергә урын калдырмыйча.— Ничәсендә кайтабыз?
— Берсекөнгә, демонстрациядән соң кузгалырбыз. Ярыймы?
Фирәзә сүзсез генә баш какты.
— Бик яхшы. Мин сине тулай торак яныннан утыртып китәрмен.
— Ярый, Искәндәр, ярый.— һәм Фирәзә икенче мизгелдә авызыннан чыгып кош шикелле иреккә очкан сүзне тыеп кала алмады: — Җа-а-ным...
Искәндәр аны күкрәгенә тартып китерде дә рәхәтләнеп кочаклады.
Фирәзә карышмады.
3
Кояшлы җылы көн туры килде. Күк йөзендә ник бер болыт әсәре күренсен. Зәңгәрдән-зәңгәр гөмбәз Искәндәр белән Фирәзәне иркәләп кенә алып кайтып килә иде Алар юлга чыгар алдыннан ук «Зәй аша китәбез, Чистай аша кайтабыз»,— дип сөйләштеләр. Үзенеке булмаса да, үзенеке кебек үк тоелган ак «Жигули» күкрәген киереп, җиңел сулап, тигез генә гүләп Искәндәрнең һәр яңа хәрәкәтен җиренә җиткереп үтәп бара Аның ачык тәрәзәсеннән җылы, тыгыз җил кереп Искәндәр белән Фирәзәнең чәчләреннән сыйпап-сыйпап уза, битләрен иркәләп-иркәләп ала. Сулыш алуы рәхәт, дөнья иркен һәм ул инде бервакытта да начар якка үзгәрмәс, һәрвакыт шулай гына торыр сыман тоела.
— Ис кәндәр,— диде Фирәзә бераз тотлыгыбрак.— Сөйләле. үткән тормышың, хатының турында сөйләле Ба-а-лагыз турында да Кызың турында. . Язамы ул?
Искәндәр тагын бер кавым дәшмичә барды. Аның кашлары җыерылган, карашы алга, юлның бер ноктасына төбәлгән һәм ул, әйтерсең, Фирәзәнең соравын да, үзенең аңа җавап бирергә тиешлеген дә оныткан иде
Фирәзә үзенең соравын яңадан кабатламады «Ишетмәгәндер яки сөйлисе килмидер»,— дип уйлады ул. Ә бәлки аңа да хатыны белән аерылуны сөйләве җиңел түгелдер.
Ләкин Искәндәр Фирәзәнең соравын онытмаган булып чыкты. Ул чираттагы машиналарны узып-узып китте дә. юлда бүтән машина күренмәгәч, иркенгә чыкты һәм тизлекне арттырды. Машина сиртмәгә беркетелгән бишек сыман чайкалып кына бара башлады
— Кем белсен, бәлки әнә шундый хәлләрдән соң да бергә торып калган булыр идек. Ләкин Юк, Фирәзә, син уйлама Мин хатыннарны теләсә-теләмәсә дә. яратса-яратмаса да ирләренә бәйләп тотуны яклаучы кеше түгел Аерылышу да, бүтәнгә чыгу да ихтимал Тик бу кешечә булырга тиеш Хыянәт ителмәсен Хыянәтне кичерүе кыен.
Бу сүзләрне әйткәндә әгәр дә мәгәр Фирәзәгә борылып караган булса иде Искәндәр Ләкин Искәндәрнең үз хәле дә бик үк шәптән түгел, ул борылмады, акрын гына, тешләре аша сыгып кына сөйли бирде:
— Ике-өч көн үтмәде, минем бөтен түземлегемне бетергән, җанымны тетрәндергән хәл булды, элек яшәгән калада техникумда 36
укып йөргән кызыбыз кызыбыз Нәзирәне
Искәндәр сөйләп китә алмады, ул үз сүзенә үзе буылып калды Шулай да Искәндәр дәвам итте, ул бары тик Фирәзәгә күрсәтмәс өчен сулгарак борылган һәм юл читендәге нәрсәләрне караган булды, күзләреннән бәреп чыккан яшь тамчыларын гына сөртеп алды.
— Нәзирәне көпә-көндез машина таптады. Без барып җит- * кәндә җаны чыккан иде инде Скорыйга тиз генә хәбәр итмәгән- ? нәр Техникум яңа районда, бушлык аша үтәргә кирәк Юл аша | чыкканда Машинаны күрүче булмаган, эзләвен дә эзләмәделәр 2 юньләп. Хәер, аны эзләп тапканнан гына «
Машина урман арасындагы юлдан бара иде инде Юл читендә - Фирәзә яраткан чәчәкләр күренеп-күренеп калды Башка вакыт булса, билгеле. Фирәзә машинаны туктатыр, Искәндәр белән бергәләп чәчәкләр җыйган булыр иде Әмма хәзер. Искәндәр шундый . фаҗигале вакыйганы сөйләгәч тә
— Аннары сиңа беркадәр мәгълүм Минем өстән тикшерүләр < уздырырга керештеләр һәм озакламый мине алып та киттеләр “ Судта мин каршы төшәргә, закондагыча үз хокукларымнан файдаланырга тырышып карадым Кая ул? Мине бары тик җинаятьче итеп кенә карарга тиеш иделәр андагы хөкемдарлар Ул якларда. Фирәзә, кешенең гаеплеме-түгелме икәнлеген тикшереп тормыйлар иде ул вакытта Әнә бит Ишеткәнсең Карамусаев үзен әмир итеп хис итә башлаган ришвәтче, алдар һәм карьерист бәндәнең иң якыннарыннан иде Ярый инде, хаклык ул барыбер җирдә ятмый. Барыбер өскә чыга Ярый әле ил җитәкчелегенә яңа кешеләр килде. Югыйсә, кимендә тагын ике ел БАМ тайгаларын кисәсе бар иде
— Карале. Искәндәр синең зур төзелеш идарәсе начальнигы, аннары СМУда баш инженер булып эшләвеңне, тәҗрибәле төзүче икәнлегеңне беләләрме соң биредә9 Син бит партиядә дә булгансың9
Искәндәр байтак кына дәшмичә барды, аннары ирен читләре белән генә көлемсерәп куйды Ләкин бу елмаю ниндидер үкенечле елмаю иде
— Эш соң андамыни9 Кесәңдә билетың булуда гынамыни Фирәзә9— диде Искәндәр, машина рулен ике кулы белән салмак кына боргалый-боргалый — Әлбәттә, мин партия члены идем Ләкин бит минем хөкем астында булуымны беләсең
— Эшкә урнашканда бу хакта әйттеңме соң, парткомга кердеңме9 Сине бит аклаганнар, вакытыннан элек чыгарганнар Син инде. Искәндәр, беткә ачу тотып тунны утка якма
— Сәйдәр бу хакта сорады
— С-с-сәйдәргә ышансаң! Сәйдәр бәлки әле9 Юк. юк. син уйлама. Искәндәр, үзе аерылып китәргә мәҗбүр булган ирне яманлый дип уйлама. Башкалар аны белми Син дә белмисең әле Ул әле сиңа да, миңа да Карамусаевыңнан ким күрсәтмәс Ул искиткеч мәкерле кеше, Искәндәр, сак бул син аңардан сак бул
Инде хәзер Фирәзә битләрен каплап еларга ук кереште
Искәндәр аны юатмады, бер генә нәрсәне дә кайтарып сорамады, машинасын зур тизлектә алып баруын белде Ул арада тагын бер борылыш ясадылар, тагын бер чатка җиттеләр Ниһаять Карурман башланды алар урманы Монда инде асфальт юк. элеккечә үк гап- гади урман юлы .Жигули.нык юлы кыенлашты Иок машиналарының зур һәм авыр тәгәрмәчләре- салган эзләр күбәйде Берничә урында Искәндәргә машинадан чыгарга, барып юлны каран-чамалап килергә, аннары бераз арткарак чигенергә һәм якадан керергә туры КИЛДШулай тырышып-тырмашып килә-кила Җиләкле аланына җиттеләр
Искәндәр дә, Фирәзә дә үз аланнарын бер карауда танып алдылар. Аннары икесе берьюлы күзгә-күз карадылар
һәм, сүзсез генә, бер-берсенең кочагына тартылдылар ~
Якындагы каен ешлыгында сандугачның өзелеп-өзелеп сайравы ишетелде. Ул бичара, күрәсең, ялгызы гына иде һәм шуңа күрә аның сайравында сагышлы моң тулы иде. Аның артыннан ук ике пар сыерчык каеннарга тияр-тимәс узып китте Аларның эшләре ашыгыч, бик ашыгыч иде. күрәсең, туктап торуны, бушка вакыт уздыруны кирәк санамыйча, канатларын җилпеп яңа тизлек һәм юнәлеш алдылар, яңа ярылган яфраклар арасыннан өскә, зәңгәрдән- зәңгәр күккә таба атылдылар
Искәндәр белән Фирәзә боларның берсен дә күрмәде, әлбәттә Алар бер-берсенең кочагына ташланган мизгелдән соң әллә кая, ерак-еракта калган, ләкин хыялларында яшәгән яшьлек кайнарлыгына, мәхәббәт диңгезенең тирән төпкеленә чумып югалдылар...
Моны күреп торган агач яфраклары, үлән сабаклары, карт имәннең гасырдан артык дөньяны күзәтеп торган авыр ботаклары, ялгыз сандугач, гомумән, урмандагы барлык җан иясе тынып, ни булыр дигәндәй гаҗәпләнеп калды Баш очындагы зәңгәр күк йөзе, яңару шатлыгыннан яшел хәтфәләрне көнләп түгел, сәгатьләп үстергән бәрәкәтле җир шулай ук тынсыз торды.
Вакыт дигән нәрсәнең кирәге юк, ул инде хәзер ике йөрәкнең тирбәлеш-тибүенә карап үлчәнә иде
Озакламый аларның барысы да: ерактан күгелҗемләнеп күренгән Карурман, Җиләкле Алан, күпне күргән карт имән һәм сылу кызлар кебек ефәк күлмәк кигән яшь каеннар язгы караңгылык белән капланды
Тагын беравыктан иксез-чиксез күк йөзенә түм-түгәрәк ай йөзеп чыкты һәм бөтен нәрсә дә үз урынындамы, кичә мин калдырганда- гычамы, дип җирне күзәтергә кереште
Алар икесе дә җирдәге чынбарлыктан ерак китеп, сихри тылсымга уралган җиләк сабакларының борыннарны кытыклап торган хуш исләренә күмелгән хәлдә мәхәббәт тантанасын кичерделәр. Ләкин Фирәзә, Искәндәрдән аермалы буларак, әлегә бер нәрсәне, гомере буена хыялланган, кайчандыр үз теләге белән ваз кичкән бәхетнең үз карынында яңара башлаячагын белми, белми иде. «Әйе,— дип уйлады ул бу бәхетле мизгелдә,— әнә тегендә, биектәге күкнең йөзендә, Җир шарын каплап торган гөмбәздә һәркемнең бары тик үз йолдызы гына йөзә Әгәр дә мәгәр шушы бердәнбер йолдызыңны таба алмыйсың икән, бу инде зур үкенеч Димәк, син тормышны япа-ялгыз гына кичеп чыгарга дучар ителгәнсең. Димәк, син — бәхетсез...»
4
Искәндәр белән Фирәзә кеше гомеренә бары тик бер генә тапкыр туры килә торган бәхетле мизгелләрне кичергән мәлдә борынгы Карурман өстеннән иңрәп-улап самолет очып үтте
Ул Чаллыяр аэропортына турылап оча иде
Аның салонында моннан берничә көн элек коточкыч фаҗигале тетрәнү кичергән, өйләреннән нибары бер сумка, өсләрендә ни булса шул хәлдә чыгып китәргә дучар ителгән берничә хатын-кыз һәм бала-чага йокымсырый иде
Алар котырынган һәм бернинди авызлыклы йөгәнгә-дилбегәгә дә буйсынырга теләмичә, үзенең таш капчыктагы оясын туздырып- шартлап чыккан куәт-көч, ихтыяр, дөньядагы бөтен тереклекне юк итәргә хәленнән килгән атом-төш һәлакәтеннән ерагаялар иде. Ул һәлакәт меңләгән кешене туган-үскән, яшәгән җиреннән санаулы
минутлар эчендә кубарылып, чит-ят җирләргә китәргә мәҗбүр итте
Кешелекне сыйдырган җир шары бу көннәрдә сагаеп, тынын кысып тора, тагын да ниндидер фаҗига булмагае дип көтә иде
Берничә көн элек исеме бик аз кешегә генә мәгълүм булган, ләкин үз эчендә җәһәннәм көчләре кайнаудан алынган яктылыкны, җылыны кешеләргә биреп торучы Чернобыль атом электр станциясе * күпләрнең язмышын парә-парә китерде
Искәндәр белән Фирәзә генә түгел, җир шарының төрле якла- | рында яшәгән биш миллиардка якын адәм баласы бу кечкенә генә ? кала янындагы дүрт реакторның нибары берсе шартлаганнан соң ♦ нихәтле бәхетсезлек, үлем килгәнлеген аермачык күз алдына китерә * алмыйлар иде. билгеле
Анда — Чернобыльдә, үз эченә җәһәннәм иясе — гыйфрит көчлә- " рен җыеп алган һәм ул көчләрне кешегә хезмәткә куйган Дүртенче - блок бар Бар иде Шушы Дүртенче блок кешеләр тарафыннан сак- « сызлык-акылсызлык күрсәтүдән хурланып шартлый һәлакәт! һәлакәт! һәлакәт!
Бу сигнал атом электр станциясенең янгын сүндерүче лейтенантлары В Правик һәм В Кибенок сугышчан әзерлектә торган сәгатьләрдә яңгырый башлый
Бу вакытта атом станциясендә эшләүчеләр һәм аны төзүчеләр, шулай ук ил халкы тирән йокыда була
Бу егетләр үзләренең иптәшләре белән әнә шушы Дүртенче блокта яшеренеп, үз сәгатен көтеп яткан гыйфриткә каршы атлыйлар һәм шартлаудан соң дөрләп яна башлаган машиналар залы түбәсендәге көчле ялкынны сүндерергә керешәләр, тагын да көчлерәк фаҗиганың юлына аркылы төшәләр
Бу ялкын телләре башка реакторларга да үтеп керсә ни буласын алар бик яхшы белә. Ләкин инде булган шартлау да аларның гомерләрен кисәргә җитә, бик җитә
Бу егетләрнең кирза итекләре югары температурадан кайный башлаган битумга бата һәм бер адым атлавы да алар өчен кеше ышанмаслык авырлыкка әверелә
Бу егетләр ут кайнарлыгыннан һәм радиация нурларыннан һәр минут саен гомерләре кыскара, үлемнәре якыная барганны беләләр
Аларга тын алуы торган саен кыенлаша Бөтен тирә-юнь корым һәм төтенгә, көл һәм радиациягә күмелгән була
Әмма алар, рәхмәт яугырлары. бер адым да артка чигенмиләр
Бу егетләрнең күз аллары томалана, һәр яңа мизгел аларның көчен суыра, суыра, суыра һәм алар берәм-берәм үлемсезлек кочагына егылалар
Бәлки, әнә шушы егетләрнең йөрәгендәге кайнарлык, җирдәге халыкка тугрылык һәм бирелгәнлек көче җиңгәндер Бәлки алар шушы хис-тойгылар белән Ил һәм Я\ир халкын һәлакәтләрнең һәлакәтеннән. моңарчы берәү дә күрмәгән-ишетмәгән. күз алдына китерә дә алмаган иң соңгы һәлакәттән коткарып калганнардыр1
Соңыннан бу батырлыкка һәм бу һәлакәткә багышланган күп кенә баллада, шигырь һәм поэмалар язылыр
Әмма әле болар берсе дә Искәндәр белән Фирәзәгә билгеле- мәгълүм түгел иде Алар баш очларыннан узып барган ак тәнле самолетның гүләвен дә ишетмиләр. Әмма бу самолет инде аларның киләчәк язмышына турыдан-туры бәйле иде
Самолет үтте дә китте, аның гөрелтесе дә югалды, ишетелми башлады Урман яңадан сихри тынлыкка, төнге йокыга талды Юк урман йокламый иде әле Анда гонге җан ияләре яши иде Менә аларның берсе пырхылдап оча-оча. юлын һәм юнәлешен югалтып булса кирәк. май үләннәре өстенә җәелгән япма өстендәге Искәндәр белән Фирәзә өстенә килеп кунды һәм шундук, үзенең ялгышын аңлап.
оятыннан нишләргә белмичә, яңадан очып китәргә карады Тик соң иде инде. Искәндәрнең җитез куллары төнге кошны мәче башлы ябалак иде ул — тотып алды. Ләкин кошның һәлакәткә юлыгасы килми иде Ул. үзенә куркыныч янаганны сизеп, җан ачысы белән тыпырчынырга, канатлары белән Искәндәрнең кулларын кыйнарга кереште.
Искәндәрнең уенда усаллык юк иде. әмма ләкин бу җан иясе моны кайдан белсен9
Тыпырчынуы, канатларын бәргәләве белән ул үзенең ниятен аңлатты бугай. Искәндәр аны җибәрде Мәче башлы ябалак, куркудан коты очып, карт имәннең калын һәм корыган ботагына менеп кунды.
Табигать һәм Кешелек яши иде әле.
5
Чернобыль һәлакәтен күргән балаларны Казанга, аннан Чаллыяр аэропортына китереп төшергән самолетны Көмеш Алан кешеләре каршы алды. Йөздән артык бала һәм аларның укытучыларын Көмеш Аланда яңарак кына салынган. Май бәйрәме көннәрендә төзүчеләрне кертергә әзер торган ак йортларга урнаштырачаклар иде
Бу хәл Беренче Май демонстрациясе төгәлләнгәч тә. Искәндәр белән Фирәзә чыгып киткән минутларда билгеле булды.
Көмеш Алан җитәкчеләре поселок Советы, шәһәр һәм Татарстан җирендә Чернобыль гыйфритенең яңасын коручы төзүчеләр, партия өлкә комитетыннан шалтыратып әйтелгән бу хәбәрне ишеткәч. бер-ике минут аптырап тордылар торуын. Эш шунда иде ки. яңа салынган йортларга керергә тиешле кешеләр фатирларына күченәләр иде инде.
Төзелеш җитәкчесе Юрий Борисович Угрюмов — яңарак кына илле яшен тутырган, кара чәчле, каратут йөзле һәм нык бәдәнле, җитез хәрәкәтле кеше, баш инженер Сәйдәр Тынчурин, партком секретаре Фәргать Батыев. төзелеш җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Шәрифуллин һәм тагын башкалар демонстрациядән соң трест бинасы янында җыелышып торалар иде
— Юр-рий Борисович Юр-рий Борисович.— дип кычкырды икенче катның ачык тәрәзәсеннән ни өчендер бәйрәм көнне дә эшкә чыккан Динә — Сезне Казан чакыра. Телефонга Тизрәк керегезче
Биш минуттан каратут йөзе бөтенләй каракучкылга әйләнгән Угрюмов җыелышып төрле юк-барны сөйләшеп торучылар янына чыкты һәм
— Иптәшләр —диде.— Барыгыз да эштә саналасыз. Хәзер үк, ишетәсеңме. Фәргать Рәшитович. барыбыз да эшкә керешергә тиешбез. Яңа йортларга кергән кешеләрне яңадан элекке урынына күчерергә. Ул квартираларны Чернобыльдән киләчәк балаларга һәм кешеләргә әзерләргә. Шәрифуллин, син ике-өч автобус әзерләп, Чаллыяр аэропортына барырга, Чернобыльдән килүчеләрнең беренче төркемен каршы алырга тиешсең Аңа хәтле яңа квартираларны җиһазлап куярга кирәк булыр..
Бу хәбәрне ишетүчеләр тынып калды. Якты кояшлы май көнендә мондый хәбәрне ишетү бик үк күңелле түгел иде Чөнки җыелышып торучылар арасында да яңа квартирага керергә әзерләнүчеләр бар иде.
Әллә нинди, күңелләрне шомландыра торган хәбәр иде бу.
Чынмы бу? Әллә бер-бер яман төш кенәме?
Ул арада яңа хәбәр Көмеш Аланның иске урамы урынына са
лынган берсеннән-берсе матуррак яңа йортларга, тулай торакларга таба бара иде инде
, Безгә, иптәшләр, бик җитди эш кушылды.— диде Угрюмов. бүлмәсенә кереп утыргач та.— Безнең төзелештән осталарның махсус отряды —Ул шулай диде дә. ни өчендер туктап калды, урыныннан торып ишекле-түрле йөреп килде һәм — Күбрәк бетон салучыларны, кыскасы, комплекслы бригада кешеләрен җыеп, иртәгә- берсекөнгә үк Чернобыльгә җибәрү кирәк.— дип сүзен әйтеп бетерде
Фәргать Батыев. мондый киеренке вакытларда күзләрен еш-еш йомгалап пеләшен кашырга керешә иде, ләкин бу юлы әлеге гадәтен онытып, авызын ачыбрак. Угрюмовка карап тора бирде Ә Тын- чуринның ни өчендер йөрәге кысылып-кысылып куйды Бер дә генә юкка булмаган икән Чөнки Угрюмов
— Бу төркемне тәҗрибәле инженер-белгеч җитәкләргә һәм эшчеләрнең бу эшкә барулары ирекле булырга тиеш.— диде
Тынчурин ни әйтәсен үзе дә белмичә авызын ачты һәм Угрюмов- ны бүлдереп
— Бүген-иртәгә ял көне бит. төзүчеләрнең күбесе, мөгаен, якындагы авылларына таралгандыр,— дип куйды
Угрюмов кашлары астыннан гына аңа карап алды
— Бүген үк китәргә түгел бит. Сәйдәр Хәлилович Җыярбыз Минемчә, Фәргать Рашитович, бу төркемне җитәкләүне дә Тынчу- ринга, баш инженерга тапшырырга кирәк булыр. Ничек? Каршы түгелме син. Сәйдәр Хәлилович7
Фәргать Батыев, кинәт кенә исенә төшеп, башындагы ялтырап торган утрауны ышкый башлады
«Эх-ма, авызыңа сугарга иде дә бит синең бу сүзләрең өчен.— дип уйлады Тынчурин - Сизә идем, сизә идем мин синең кырын каравыңны Алганда да берләшмә җитәкчесенең сүзенә каршы килергә кыймыйча гына алдың бит син Менә хәзер инде мине җәһәннәмгә җибәреп котылмакчы буласың Ләкин карышмаска кирәк хәзергә Аннары күз күрер »
— Мин каршы түгел — диде Тынчурин бөтен түземлеген-сабыр- лыгын туплап Кирәк икән, барырбыз — Шулвакыт Сәйдәрнең башына бик шәп булып тоелган уй килде һәм ул Угрюмовка карап өстәп куйды —Әгәр рөхсәт итсәгез. Юрий Борисович мин хәзер резервтагы җибәрү котельные төзелешендә эшләүче Фидаяров бригадасы белән сөйләшер идем ’
Угрюмовка бу фикер хуш килде бугай
— Теге актив җыелышында барыбызны да туздырган Фидая- ровмы ул?—дип сорады — Шулмы?
— Әйе. шул үзе
— Соң бит аны җыелышта үзең сүктең Утырып кайткан кеше, партиядән чыгарылган кеше, хәтта безнең яшәешкә каршы кеше, дидең Андый җаваплы эшкә җибәрүне хупларлармы ’ Аның белән барырга курыкмыйсынмы7— Угрюмов шулай диде дә сул кулының баш бармагын түшәмгә таба күтәреп күрсәтте — Ул ягына ничегрәк карыйсың, Сәйдәр Хәлилович?
— Ә нигә, минемчә, анда нәкъ шундый кешеләр барырга тиеш тә беренче нәүбәттә Чөнки аларга үзләренең тугрылыгын исбатлау кирәк Әгәр дә мәгәр алар шундый гадәттән тыш вакыйгалар булган урында үзләрен күрсәтмәсәләр. тагын кайда күрсәтерләр’
_ Эйе шул. дөрес әйтәсең. Сәйдәр Хәлилович Кем булган соң ул? _____ , „ ,
— ТЪзүче инженерлар институтын бетергән ул. Юрии Ьориео- вич Һ.1М безнең трест зурлыгындагы тезелеш идарәсе начальнигы булып эшләгән Аннары, ул бит АЭС реакторлары турында күп белүен күрсәтте Менә тәҗрибәсеннән файдалансын
— 0-го Болай ук булгач... Син. Фәргать Рашитович, нишләп аның белән кызыксынмыйсың7 -Дело»сын соратыргадыр, бәлки.
— Беркөнне өлкә комитеты секретаре да аның белән шул хакта сөйләште Мин ишетеп үк бетермәдем...— диде Фәргать Батыев..— Ачыкларга мөмкин • _
— Ачыкларсың. Ә хәзер, иптәшләр, эшкә... Син. Сәйдәр Халилович. кешеләр туплауга, аларны, авылларга киткән булсалар, кичекмәстән чакырырга, кыскасы, иртәгә кичкә әзер булырга тиешсең. Кузгалдык.
— Кузгалуын кузгалырбыз. Юрий Борисович, минемчә. Фәргать Рәшитович тагын бер нәрсәне эшләсә Безнең өчебезнең исеменнән Чернобыльдәгеләргә телеграмма сукса, бигрәкләр дә шәп булыр иде,— диде берләшмәдә чагында рапортлар оештырып, тыныч кына яшәгән вакытларын искә төшергән Тынчурин— Бу безнең теләктәшлегебезне һәм хәлне дөрес аңлавыбызны да күрсәтер иде
Угрюмов Кузгалдык- дип урыныннан торган һәм ишек ягына таба бер адым атлаган иде инде, Тынчуринның тәкъдимен ишеткәч, яңадан борылып үз урынына кереп утырды, нәрсәнедер исенә төшергәндәй. башын чайкап алды һәм көлеп җибәрде.
— Молодец. Сәйдәр Хәлилович.— диде ул кулларын өстәленә салып — Эшлекле һәм бик вакытлы әйтелгән тәкъдим бит бу. Карап- карап торам да. Сәйдәр Хәлилович. эшнең мондый якларын оештыруда синең тәҗрибә бик бай икәнлеген күрәм Берләшмәдә бер дә юкка утырмагансың икән Әйдәгез соң. ничек язабыз? Мә. Фәргать Рәшитович, кәгазь-ручкаң бармы7 Йә. Сәйдәр Хәлилович. тәҗрибәдән чыгып син берничә җөмләне тәкъдим итеп карале.
— Минемчә. Кадерле чернобыльлеләр! — дип башларга кирәктер инде..
Тагын ярты сәгатьтән телеграмма тексты әзер булды, Фәргать Рәшитович аны ак кәгазьгә пөхтәрәк итеп күчереп язды һәм:
— Динәгә бирим әле. басып кертсен,— дип чыгып китте.
Телеграмма язганда җанланып утырган Тынчурин шулвакыт үзенең күңелен искиткеч бер төшенкелек биләп алганны тойды. Чөнки һәлакәт булган урынга бару аның ниятләренә туры килми иде Ничек. ничек соң әле мин бу хәлдән җайлап кына чыгып ычкына алмадым ,— дип уйланды ул Әгәр дә мәгәр тагын бер-ике минут шул хәлдә утырса, сүзендә тора алмаячагын сизеп алды
— Син. Сәйдәр, акылыңнан яздыңмы әллә? Патриот булып күренәсең киләме7— Динә әйләнмәле урындыгыннан аерылмыйча гына Сәйдәргә таба борылды.— Син кая барып эләгүеңне чамалыйсыңмы соң бераз7
Сәйдәр җавап бирергә өлгерми калды, ишек ачылып, анда Фәргать Батыев күренде
— Булдымы. Динә7— диде ул ишектән керә-керешкә үк.— Мин. Сәйдәр Хәлилович. тулай торакка кешеләр җибәрдем, кала коручыларга да хәбәр салдым. Хәер, аларны Шәрифуллин ду китерә башлаган инде анда
Динә урыныннан торды, машинкасындагы кәгазьне алып, күчергеч битләрен аралады да. Сәйдәр аша үрелеп. Фәргать Батыевка тоттырды.
Чернобыльгә җибәрә торган кайгы уртаклашу телеграммасы ярыйсы гыиа заманча рухлы булып чыккан иде.
Кадерле чернобыльлеләр!— диелгән иде анда.— Сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз һәм сезнең өскә төшкән кайгыны уртаклашабыз. Без. Татарстан атом электр станциясен төзүчеләр, тагын да яхшырак эшләргә, әлегәчә файдаланылмаган резервларны да эшкә җигәргә һәм шуның белән илебез энергетикасының яңа гигантын тизрәк өлгертүгә үзебездән лаеклы өлеш кертергә сүз бирәбез.
Булган бу. иптәшләр, бик әйбәт булган.— диде Угрюмов— Тик менә бер җире генә Коллектив белән килешеп үк эшләнмәде инде
Тынчурин урта бүлмәгә. Динә янына чыкты, ләкин ул чыгып килгәндә Динә Угрюмов бүлмәсенә кереп китте 'Карале моны, ни кылана, карале.— дип уйлады Сәйдәр — Туктале. туктап тор. кич * җитсен әле, күрсәтермен мин сиңа күрмәгәннәреңне. күрсәтермен» F
I
Тулай торак янында Фидаяров бригадасыннан нибары өч-дүрт з кеше котеп тора иде Күрәсең, башкалардан да шулайдыр Монда * эшләүчеләрнең байтагы Чаллыяр. Зәй һәм Түбәнъярдан. тирә-як ы район-авыллардан тупланганга күрә, ял көннәрендә мондый хәл га- * дәти иде Инде нишләргә.— дип уйлап алды Тынчурин. ашыйлар бит башымны Ул җәһәннәмгә бармый калуның берәр хәйләсен та- Z баргадыр Әллә соң чирләргәме? Юк инде, шаярма, иптәш Тынчу- = рин. диярләр. Угрюмов андыйларны авызлыклый белә ул* Тынчу- < рин үз эчендә әлегә хәтле булмаган салкын бер калтырау туа башла- u вын тойды. Ул әлегә бөтенләй үк түзә алмаслык түгел, әмма инде ерак офыктагы куркыныч, кара болыт сыман, аның йөрәгенә таба үрмәли иде
— Ни хәлләр, егетләр9
— Исәнмесез Әйбәт әле. иптәш Тынчурин,— диеште егетләрнең кайсыберләре Күлмәк кесәләренә, чалбарына һәм тагын беләзегенә дә ялтыравык металл чылбыр-беләзекләр аскан-такканы әйтте
— Ничек, ничек инде әйбәт булсын9 Указыгыз белән башыгызны капларга.. Магазинда ник бер нәрсә булсын.— дип мытырдады. Аны сары мыеклы берәү бик тиз туктатты
— Син нәрсә, кем алдында басып торганыңны беләсеңме, Ре- воль?— диде.— Юкны сөйләмә, тагын премиядән мәхрүм итәр
— Премиясе дә. бүтәне дә бик мул булачак хәзер, егетләр,— диде Тынчурин кинәт кенә башына килгән бу уйдан шатланып — Анда аны теләсәң күпме алырга булачак. Эш чыгып тора бит әле, егетләр
— Эшкә дисәң, конечно, без булмыйча кем9 — диде тагын Револь дигәннәре.
— Заманы шундый, егетләр, илнең терәге без хәзер
Тынчурин күкрәгендә аңлашылмас борчылу сизде Баягы курку болыты күзгә күренеп диярлек кабарып килә иде Ләкин Тынчурин кирәк чагында ихтыяр көчен таба белә иде. Ул тырышлыгын шуңа туплады.
— Ишеттек, күптән ишеттек мондый сказкаларны Эшкә барсаң, все как бабайлар заманындагыча Ник бер механизация булсын, «бери больше, кидай дальше» белән эшлибез
— Булды. Револь. телеңне тый,— диде бу юлы Сарымыек Ул Остап Безбожный иде — Нәрсә кирәк, нинди эш бар. иптәш Тынчурин?— дип елмайды ул - Тик безнең менә шушы биш кеше генә хәзер Көмеш Аланда, барысы да авылларга таралдылар Чаллыярга киттеләр.
— Җыярга кирәк егетләрне, кичекмәстән җыярга Без сезгә бик җаваплы эш тапшырмакчы булабыз. Бик җаваплы' дип Тынчурин бармагын өскә күтәреп күрсәтте Би-ик!
— Дудки, би-иктер инде,— диде Револь сүзгә кушылып Күрәсең, ул бераз гына «кабып» өлгергән иде
_ Сезгә, егетләр, һәлакәт булган Чернобыльгә барырга тәкъдим итәбез. Дөрес, анысы, бу эш ирекле Иртәгә кичкә әзер булып, берсекөнгә иртә белән Киевка очарга тиешбез
Егетләр тынып калдылар «Хәзер, әлеге тәти егет үзенең беләзек- чылбырларын чаңгылдатып, беренче булып баш тартыр але» дип уйлап куйды Тынчурин
— Ишеткәнсездер бит. егетләр, бу хакта?— диде ул егетләрнең дәшмичә торуларына шатланыбрак.— Газета укыйсызмы соң сез?
Револь тагын:
— Сезнең ул газетагыз, иптәш., кем безнең общагага дүрт көннән генә килеп җитә бит Беләсезме9 Ну. откуда же?
Сарымыек:
— Без. мондагылар, бу изге эшкә риза, иптәш Тынчурин Әмма да ләкин бригаданың бөтен кешесе исеменнән әйтүе кыен. Шуңа күрә без болай итик, хәзер үк егетләргә телеграмма сугыйк. Сез почтага шалтыратыгыз, алар анда селкенә төшсеннәр.— диде.
Әй. бу мәхлуклар андагы куркынычны, анда нәрсә булганын беләләрме соң9— дип уйлады Тынчурин китәргә җыенып.— Алар- ның бугазына Указ* ятты, хәзер әнә нишләргә дә белмиләр».
Ул ихтыярсыздан кулын кесәсенә тыкты һәм аннан тәмәке савыты чыгарып бер сигарет алды. Револь. әрсезлек күрсәтеп, баш инженер ризыгын авыз итмәкче булып үрелгән иде. әмма Тынчурин аны күрмәгәнгә салынып читкә карады, тәмәке кабын кесәсенә шудырды Шул гына җитмәгән иде тагы.— дип уйлап алды ул,— сиңамы соң. адәм актыгы, мондый затлы нәрсәне авыз итү...»
Егетләр Револь хәрәкәтенең нәтиҗәсезлегеннән көлешеп алдылар.
ДҮРТЕНЧЕ БАШЛАМ
Шомлы хәбәрләргә төренгән майның егермесе җитте.
Кояшлы, җылы яз инде байтак вакыт хакимлек итә. агачлар күптән инде яфрак ярган, үлән сабаклары шаулап буй үстергән, алмагач һәм шомыртларның ап-ак чәчәккә күмелгән бер мәле иде.
Узган бер айга якын арада ил халкы гына түгел, Европа, хәтта Җир шарында яшәүчеләрне тетрәндереп, барлык-барлык телләрдә нибары ике сүз йөрде
— Чернобыль! һәлакәт! Чернобыль! һәлакәт!
Шушы көнгә хәтле якага-яка килеп, уртак тел таба алмыйча бер- берсе өстенә атом-төш бомбаларын ташларга әзер торган даирәләр сагаеп калды Дүртенче реактор өстендә хасил булган радиация нурлары халыкара чакматашка корыч кисәге тидереп алгандай ялтырап китте һәм ул чаткыларның дөньякүләм һәлакәткә китерәчәген моңарчы күрмәскә тырышучылар да күрергә мәҗбүр булдылар
Көмеш Аландагы төзүчеләрнең Тынчурин җитәкчелегендә Чернобыльгә килгән унҗиде ир-егетнең уналтысы иртәгә Дүртенче реактор астындагы җәһәннәм оясына бетон түшәргә төшәчәк иде. Аларның монда килүләре ниндидер сәбәпләр аркасында сузыла килде. Йә тегеләй. йә болай. диделәр. Егетләрнең күңеле иләс-миләсләнгән иде Шуңа күрә, эшкә чыксалар да. күбрәк барасы җирләре турында сөйләшә торган булып киттеләр Алар әледән-әле Искәндәр абый, әйт инде, кайчан китәбез9-—дип йөдәтә башладылар Баштарак Искәндәр, трест җитәкчеләренең сүзен кабатлап, Иртәгә, яки берсекөнгә» дип котыла иде. ләкин көн арты көн узып, атна-ун көннән соң алар моңа ышанмый башладылар Искәндәр, теләсә теләмәсә дә. көн саен диярлек трестка кереп чыгарга тиеш булды.
* Алкоголизм Һәм эчүчелеккә каршы көрәш турындагы мәгълүм указ хакында сүз бара. (Автор искәрмәсе)
Ниһаять, көне житте. алар Чаллыяр аэропортыннан очтылар да борынгы Киев каласына килеп төштеләр
— Кабахәт, менә бит нинди кабахәт,— диде Илдар Корбанов, ачуына буыла-буыла. Фидаяров янына килеп — Качты Күз алдында качып китте бит’ ♦
Чернобыльгә ярдәмгә килүчеләр зур-зур бинаны хәтерләткән ? чатырлар шәһәрчегендә яшиләр иде. аның эчендәге эңгер-меңгердә 2 Илдарның тавышы аеруча көчле һәм нәфрәтле булып яңгырады з Искәндәр, урыныннан торып, карават читенә утырды һәм ф
— Ни булды. Илдар7—дип сорады — Нигә болай сүгенәсең7
Ул арада алар артыннан ук кергән Остап Безбожный белән Револь * Вәлиев янәшә килеп бастылар. Аларның да күзләре ачулы елтырый. ' йөзләрендә әллә нинди рәнжү чаткылары чагыла иде
— Ни булды, егетләр?— дип кабатлап сорады Фидаяров — Кем = кабахәт7 Тавышыгыз үзегездән зур.— дип сүзне шаяртуга борган < булды
Турысын әйткәндә, Фидаяров бу минутларда бары тик бер нәрсә турында уйлап алды егетләр, мөгаен, бәлагә тарыган кала тирәсендәге берәр каракны күргәч шулай кызганнардыр Чөнки бөтен ил хал- I кы шушы кайгыны кичереп яшәгәндә дә ыгы-зыгыдан файдаланып калырга, жиңел генә кесә калынайтырга тырышучылар юк түгел икән ләбаса
— Кем булсын? Шул Безне доброволецлар сез, как это. батыр сез. сезгә ордена бирә Сез вкалывайте, дия-дия кем привез-диде бу юлы Револь Вәлиев алгарак чыгып Помните ли вы. безнең бригадага килеп добровольцев язганда ул себя язмаган иде
Болай да татарчаны ватып-сындырып. ике сүзнең берендә рус сүзе кушып сөйләүче егет, дулкынлануы көчәйгән саен русчага күчә бара иде. хәзер исә ул бөтенләй заман телендә генә нәфрәтен сибәргә кереште
Искәндәр аңлады сүз. әлбәттә, Тынчурин турында бара иде. Чөнки ул аларны Көмеш Алан төзүчеләренең беренче төркемен җитәкләве белән бик һаваланып йөрде Озатучылар төркеме алдында да «Без үзебезнең изге бурычыбызны үтәргә, ил халкы белән бергә булырга барабыз».— дип төчеләнеп сайраган иде Ни булган7
— Ягез әле, егетләр, юньләп кенә сөйләп бирегез әле7 Ни булды7 Нишләде Сәйдәр Халилович7
Бу юлы Искәндәрне Остап Безбожный бүлдерде
— Син. Искәндәр абый, ул кабахәтне олылап әйтәсең әле Ул ул бит безнең күз алдыбызда Күз алдыбызда
Аны тагын Илдар туктатты Ул инде бераз тынычланган сүзен җайлап сөйләрлек хәлгә килгән иде бугай
— Китте, билет алды да кайтып китте Ыштыр бит
Ничек китте7— Фидаяровның күңеле әллә нишләде Аның өстенә. әйтерсең, ушат-ушат пычрак су сиптеләр Әйтерсең. Тынчурин белән узган яшьлегенә, аның иң кадерле хисләренә - Фи- рәзагө саклаган мәхәббәтенә берничек тә беркайчан да аклап бул мастай яла пычрагын сыладылар Дөрес соңгы вакытларда Тынчурин белән аралары суынды Суынды гынамы ’ Бу теге җыелыштагы чыгыштан соң бигрәк тә сизелде, май байраменә авылга кайтып кил-гәннән соң Фирәзә бүлмәсенә күчеп яши башлагач, бөтенләй дошманлашуга әверелде Ләкин Фирәзә Сәйдәрне ташлап чыккан, Сәйдәр үзе дә Динә белән ачыктан-ачык яши башлаган иде Шуңа карамастан Хәер, шиңгән үләнне ашаган мал шиңгәк булмыйча нинди булыр икән соң7
— Шулай Кит-те Бәргәләнде-суккаланды күзләре атылып чыгар хәлгә җитте һәм безгә .Киттем мин Мәскәүгә Анда миңа
үләргә ирек бирмәсләр Анда минем даруым бар Монда сезнең кебек шыр дураклар белән үземнең харап буласым юк!»—дигән сүзләре генә ишетелеп калды.
Фидаяров тынычлана башлаган иде, Сәйдәрнең мондагы кискен, хәтта куркыныч урыннан качуы хакында «Булуыннан булмавы яхшы» дия башлаган иде инде, әмма монысын ишеткәч, калтыранып куйды. Сәйдәрнең шушы хәлгә җитүе9 Хәер, ул аның сәерлекләрен сизгәләгән. хәтта уйлап та алган иде.
— Бул-мас. егетләр, бул-мас...
Ләкин шул ук минутта аның күз алдыннан Сәйдәрнең отыры сәер вакытлары, тик торганда әллә нишләп китүләре, күзләренең агын әйләндереп карый башлаулары, шунда кесәсеннән сигарет алып тарта башлавы, бер-ике тапкыр суыргач та кеше төсенә кереп элекке, табигый халәтенә кайткан чаклары тагын бер кат үтеп китте. Фи- даяровның андыйларны, куе чәй эчүдән күзләре әйләнеп чыгарга җиткән «чефирист»ларны, аннан да бигрәк гашә суыручыларны күргәләгәне бар иде. Ләкин ул аларга һәрвакыт кызганып карады, аларны авыру кешеләргә хисаплады, шуңа күрә алар белән аралашмаска тырышты. Әмма бу очракта Трестның баш инженеры, аның яшьлек иптәше, ахыр чиктә, начармы-яхшымы, авылдашының шундый хәлгә төшүе Болай булса, биредәгеләр «көтүчесе нинди — көтүе шундый» дия башламагайлары.
— Без аның сүзләренә ышанып ук бетмичә, китмәс бу, дигән өмет белән аэропортка да бардык, Искәндәр абый. Ул билет алган иде инде, регистрациядә басып тора иде... «Әнә үзегез шикелле бер дурак бар анда, ә мин — пас, ул сезнең зу-ур начальник булган кеше. Зу-ур кеше булган кеше»,— диде ул безгә һәм пассажирлар белән бергә самолетка таба китеп барды
— Ярый, егетләр, чүп үләне җир сайламый инде ул,— диде Искәндәр.— Ачыкларбыз Беренче сменага әзерләнегез. Йоклап алыгыз.
Егетләр теләр-теләмәс кенә урыннарына таралыша башладылар.
— Безгә нәрсә, без әзер,— диде Револь.— Безгә сөрергә булсын..
— Ул кабахәт, барыбер, урнашыр Акланыр. Аның бит, Искәндәр абый, ачмаган ишеге, кермәгән тишеге юк, диләр,— диде Илдар, нәфрәтен баса алмаган Револь сүзенә куәт өстәп.
Искәндәр күлмәген кия-кия ишеккә таба юнәлде, көн яктысына чыгышлый «Китсен, алдыннан арты яхшы, киткән кешегә ишек ачык, юл такыр»,— дип уйлады Әмма тамак төбенә тыгылган ачы- таш төер кузгалырга теләми иде.
Язгы кояш моңарчы мең еллар буена җылы нурларын ничек сипкән булса, хәзер дә — һәлакәттән байтак көннәр узганнан соң да һаман елмаеп җиргә карап тора. Тирә-юнь элек ничек яшеллеккә күмелгән булса, хәзер дә шулай ук ямь-яшел иде. Әнә тегендәге биналар ничек басып торган булса, хәзер дә шулай тора бирәләр. Кешеләр Юк, кешеләр, кешеләр алай түгел, кешеләрдә күрер күзгә күренми торган әллә нинди үзгәреш бар. Дөрес, мондый үзгәрешне сизүе кыен; моның өчен тәҗрибәле чүз, моның өчен элекке көннәрдәге хәлләрне белү кирәк иде
Ә бит ә бит бөтен нәрсә үзгә хәзер. Әнә теге алмагачлардагы чәчәкләр, аларның яфраклары һәм кәүсәләре, җирдәге үлән сабаклары, хәтта юлдагы тузан да үзгә хәзер Элеккеге, нибары моннан егерме көн элеккеге табигать юк инде ул хәзер Аңарда, табигать җисемнәрендә, һәрбер нәрсә һәлакәтнең күзгә күренмәс, тузанын, бары тик сизгер, бик сизгер приборлар гына күрә» белгән нурларны йоткан . Ә тегендә . Тегендә исә бу минутларда аяусыз көрәш бара Гыйфрит авызыннан сибелгән төкрекләрне зарарсызландыру өчен, яңалары чыкмасын өчен көрәш бара Бөтен илдән килгән фидакярләр, үз-
үзләрен аямыйча һәлакәт калдыкларын бетерү, яраланган, канга, дөресрәге, радиоактив тузанга һәм нурга манчылган нәрсәләрне за- рарсызландырырга тырышалар Әнә. әле аннан, әле бу яктан күк йөзендә Йөзеп-Йезеп йөрүче вертолетлар каһәр суккан Дүртенчене күмәргә тырышалар, бүксәләренә арканнар белән аскан йөкне шунда ташыйлар ♦
Искәндәр күрәзәче булып чыкты монда шартлаган реактор — ? галимнәрнең кайберләре кисәткән, инде берничә АЭСта вак-төяк | һәлакәтләр китергән РБМК канал тибындагы зур куәтле реактор - иде. “
Искәндәр, бүтәннәр кебек үк. һәлакәт турындагы хәбәрне ишет- - те. ләкин үзенең дә озакламый шушы җирдә булачагын башына да китермәде Әмма, авылдан телеграмма белән чакырып китергәч ’ тә. трест төзүчеләре җыелышында ярдәмгә бару тәкъдимен берен- * челәрдән яклап чыкты
Чернобыль һәлакәте безнең ил һәм кешелек акылын галимнәр - һәм гадиләр күз алдына да китермәгән, яисә томан һәм болыт аша u гына төсмерләгән бер чорга - аек фикерләүгә алып керде һәлакәттән соң, дөньядагы яшәешне икегә бүлгән көчләрдән тыш. без әлегә- чә өр-яңа көчләр барлыгын аңладык һәм шушы капма-каршы торудан бер-беребезгә таба якынаю дәверенә аяк бастык һәлакәт дигән нәрсә адәм балаларының өстенә. кайсы илдә һәм кайсы материкта булуын аермыйча, державаларның яшерен амбарларында саклана торган атом яңгыры булып ява Алар Җир өстенә төшеп шартлый башлагач, тоташ кара төнгә әвереләчәк көннең бер өлешен күзаллау мөмкинлеге бирде Адәм затының камиллеккә ирешкән аңына күмәк үлем дигән явызның тәме, төсе һәм бернинди дә исе булмавы, аны бары тик җансыз приборлар белән генә билгеләнүен белү аяныч. бик аяныч иде. әлбәттә
Кемнәрдер үз абруйларын яклап калыр өчен куйдырган Дүртенче реактор астындагы җәһәннәм оясын казуда, аңа бетон түшәүдә катнашачак берничә бригада җитәкчесен, шул исәптән Фидая ровны да урынга алып бардылар
Чатырлар шәһәрчегендә һәлакәтнең зурлыгын кешеләрнең йөзенә чыккан газап, йокысызлык һәм. иң мөһиме, чарасызлыктан интегүләренә карап та чамаларга мөмкин иде инде Хәер, андагысы
Үр өстендә гөлбакчага күмелеп утырган шәһәрнең исә үлем тынлыгына уралып, ком чүлендәгедәй бушлыкка төренеп калуын күргәч кешене моңа хәтле кичермәгән көчсезлек, һәлакәткә дучар ителгәнлекнең чынбарлыгы кебек сәер тойгылар биләп ала
Шәһәр хәтле шәһәрне кешедән башка күз алдына китерә алабызмы7
Бу безнең акылга сыярлык нәрсәме9
Хәер Шәһәр бөтенләй үк җансыз түгел икән әле Әнә пристань алдына ярты ягы чаларган кайчандыр кара төстә булган эт йөгереп чыкты һәм. кешеләрне күрү шатлыгыннан нишләргә белмичә шың- шый-шыңшыи. килүчеләрнең аяк астына томырылды Хуҗалары ашык-пошык җыенып чыгып киткәннән соң да ул. бичара үзенең һәм хуҗасының өен саклый, постын ташламаган Әмма ул. мәхлүк җан иясе радиация нурыннан шундый сәер төскә керүен белмидер, әлбәттә Аны бигрәк тә ачлык куа. ачлык дигән нәрсә ул сиңа туган апаң түгел...
Шушы уйлардан арына алмавына аптыраган Искәндәр яңадан чатырга кереп үзләре урнашкан якка таба атлады Егетләр йокла гандыр дип уйлаган иде ләкин алар Йокламаган һәм тынычланырга уйламаганнар да. киресенчә, кызып-кыэып бәхәсләшәләр булып ЧЬ"'™ Эһа. шулайдыр шул. как же. ди Ревель Вплиевнең унга
П
бер татар сүзе кушып җибәргәләгән тавышы.— Ка-а-кой перестройка. кем аны күргән9 Син. Илдар, юкны сөйләмә, яме Без бит синең белән күрдек үзебезнең төзелештәге хәлләрне, күрмәдекме9 Элек әнә резервтагы котельный төзелешендә күрдек. Измә-бетонны китерсәләр китерделәр, китермәсәләр юк Алай да түзәрлек иде әле. Ә инде Искәндәр абый теге җыелышта сөйләгәннән соң. монда китәр алдыннан, күпме вакыт нишләргә белмичә эшкә барып йөрдек? Нәрсә9 Бүтән җиргә9 Как бы не так9 Потому что безнең бригадир, үзегез беләсез, куркаклардан түгел. Тотты да трибунага чыгып әлеге куркак җаннарның 'авызына сукты. Менә бит ничек. Искәндәр абый белә, что безнең җирдә АЭС төзергә ярамаганны, ә үзе төзи. Куда денешься9 Э-э-э! Ник дәшмисең9 Шулай шул, дөрес сүзгә, как это, җавап юк Яшь булсам да. бик яхшы беләм. Хәзер әгәр дә жить хочешь икән, умей вертеться. Ничек9 Ә менә шулай. Әнә безнең трестның баш инженеры кебек. Җыелышта берне сөйлисең, алай гына да түгел, үзең оештырып иөрисең. Ә инде иң кирәк чакта— тю-тю в кусты! Ул бер кеше, только лишь бер түгел — ике Мин үзем дә шундый ук. Мин үзем дә. пример, ике кеше хәзер. Берсе кайдадыр грудьның эчендә. — Револь шулвакыт үзе сөйләгәннәрне тыңлап торучы Искәндәр абыйсын күрде. Тыны бетеп бераз туктап торды, иреннәрен ялап алды, ә аннары, «ни булса шул булыр» дигәндәй, янындагы һаваны кистереп сул кулын болгап алды да яңадан сүзен дәвам итте.— Минем сосед егете вот, школны насилу бетерде, ә әтисенең дуслары шәп булгачтын да сразу горком комсомолда инструктор булып эшли башлады Бер ел да үтмәде, ул инде — горком комсомол секретаре. Эш чиста. Күрерсез дә торырсыз әле менә, озакламый комсомолныкы гына түгел, горкомның да первые булыр. Сезнең белән минем ишеләрне өйрәтеп яшәр. Как это — ише күпнең көче дә күп аның. Мин моны точно әйтәм Бабай говорил так Безнең теге трус нинди иде тегендә? Не подходи! Юньләп сөйләшми дә иде. Ә сез аңа моннан качып кайткач та чего- нибудь булыр дисезме? Ну да Ни шиша не будет Нәрсә булса да бик килештереп ялганлар ул Бюллетень алыр, черт его белсен. Тагын чего-нибудь придумает Ә без..
Дөрес бит, шайтан алгырысы, иш-ишен тапмыйча калмый ул,— дип уйлап алды Искәндәр Револьгә карап. Минем әби әйтә иде ■ Ишәк — ише белән, дуңгыз түше белән»,— дип. Безгә Тынчурин беркайчан да үрнәк булмады, без аңа ияреп яшәргә килмәдек бу дөньяга, безнең үз юлыбыз, үз язмышыбыз бар».
Шулвакыт Остап Безбожный, сары мыекларын бөтерә-бөтерә, Револь янына ук килеп басты һәм аны зур, йонлач кулының бер хәрәкәте белән сүзеннән туктатты.
— Син нәрсә, щенок, сүз боткасы куертасың әле монда9 Син кайсы якка таба борасың сүзеңне? Ә9 Нәрсә без9 Безгә ни булган9— диде — Карагыз әле моны, ничек сайрый? Искәндәр абый, килегез әле, ишеттегезме? Бу бит безне нәрсәгә үгетли?
Револь иптәшенең болай кызып китүен, нилектән шулай аның борын төбендә йодрыгын уйнатуын аңлап ук бетермәгәнгә күрә, күзләрен мелт-мелт ачып-ябып торды аннары, тегенең кызып китүенең сәбәбен уйлап, кычкырып көлеп җибәрде
— Син Остап, Сарымыек, ни-ни Мине кемгә саныйсың9 Килдек. и эшлибез дә' Без генәме монда9 Что син9 Вон сколько яшьләр ... Сөйләшергә дә ярамый что ли9 Хәзер уйлаганымны әйтәм, потому что полный ирек хәзер... Де-мо-кра-тия!—һәм тагын, тагын Искәндәрнең исен китереп, саф татарча аңа сүз өстәде.— Исс-лаах!.
Остапның кызуы сүрелә төште, ул Револь янына утырып
— Однако син, давай, Револь, сүзеңне чамалабрак сөйлә Ятларның ишетеп калуы бар.—диде.— Аннары Искәндәр абыйларына
таба борылды да —Шулай бит. Искәндәр абый, безнең Татарстан маркасына тап төшермәбез, әйеме9— дип өстәде
2
Чаптар ат кебек ашкын тормыш дәвам итә. аның туктап тын алырга да вакыты юк
Июнь аеның унбишенче көне узып бара. Калатау куенына сыенып утырган Көмеш Аланның дистәләгән машиналар йөрүдән, төрле-төрле канау-траншеялар казыганда әле анда, әле монда булачак биналар өчен актарылып ташланган урамнарындагы җир өемнәре арасыннан узып йөрерлек була башлаган иде, тик кичәге яңгыр тагын җебетеп ташлады Шулай да Фирәзәнең күңеле күтәренке, күкрәгендә әлегә берәү дә белми торган шатлыгы бар сыман иде. Дөрес, шушы соңгы бер-ике көнгә хәтле Фирәзә үзенең тәнендә сизелер-сизелмәс кенә башланган үзгәрешләргә бөтенләй диярлек игътибар итмичә килде Ниһаять, кичә, яшенле яңгыр вакытында, кинәт кенә күңеле болганып алды Баштарак Фирәзә монысына да игътибар итмәгән иде. «Кан басымы күтәреләме?»-- дип уйлап куйды. Әмма аннары, йокларга җыенгач та. төнге күлмәген кияргә дип чишенгән чагында Фирәзә ирексездән артка чигенеп, караватына «лып» итеп утырды -йә аллам, йә аллам.— диде ул үз- үзенә.— Ни хәл соң бу9 Чынмы соң бу9 Ай тулып узды түгелме соң9 Иә. ходаем Әллә соң миңа да миңа да кырыктан узганнан соң булса да. югалган бәхетемне ана булу бәхетемне кайтарасыңмы9 Чынлап микән? Ялгышмыйммы икән' Мин бит. мин бит бу эшләрдә бик үк тәҗрибәле кеше түгел Әллә соң берәрсе белән киңәшеп караргамы9 Тик мондый нәрсәне кем белән уртаклашырга мөмкин9 Кемгә ышанырга мөмкин9 Дөрес, телефоннан шалтыратырга була. - Әмма бу уйны Фирәзә бик тиз куып чыгарды —Юк.— дип пышылдады ул ирексездән тәнен сыйпаштыргалап Шулвакыт Фирәзәнең башына җирдәге кешеләрнең барысына да иртәме-соңмы килә торган бер уй килде. Әйе. кешенең бөтен гомере im яшәү рәвеше кылган һәм кылачак эшләре, холкындагы үзгәрешләр, тагын бик күп. бик күп нәрсәләр мәхәббәт дигән гап-гади нәрсәгә бәйләнгән ләбаса.— Юк. берәүгә дә әйтмим Бары тик аңа. Искәндәргә генә язармын Киткәннәренә инде атна тулып узды, ник бер хәбәре килсен9 Әй. ходаем, аларны анда әллә нинди куркыныч эшләргә кушарлар микәнни9 Әнә бит. аннан килүчеләр ни генә сөйләми9 Йә. ходай, нишләргә соң миңа, ни кылырга икән9-
Шушы шатлыклы-борчулы уйлары белән бимазаланып ята-ята ничек йоклап киткәнен дә сизмәде Фирәзә Бүген иртә белән уянгач та әле нишләптер кичәге уйлары исенә төшмәде аның Бары тик хәзер. Көмеш Алан урамыннан атлаганда гына, эченә тулган шатлыкның күңелен җилкендереп торуын аңлагач кына, барган җиреннән кинәт туктап калды -АҺ-. дип көрсенеп куйды
— Ни булды, нигә сыкрандыгыз9- диде аның артыннан килгән таныш түгел бер хатын Ярдәм кирәкмиме ’
Җавап бирергә кирәк иде бу хатынга, ләк/ш Фирәзә тамагына килеп тыгылган төердән ничек арынырга белмичә, күзләрен туты рып әлеге хатынга карап торуында булды Ул аның татарча сәеррәк сөйләшүенә игътибар иткән булса, бәлки, каршысында кем басып торганлыкны тизрәк аңлаган булыр иде Тик Фирәзә ул сүзләрне түгел аның йөзен, килеш-килбәтен, өстендәге киеменең дә мондагыча түгеллегенә төбәлеп торды -Эшкә килгәндер,-дип уйлап алды Фирәзә Ерактан килгән, күрәсең, моңарчы .кае безнең Көмеш Аланда бу хатын килгән яклардан берәү дә күренмәгән иде
— Юк. юк. борчылмагыз Үтә үтәр Болай гына,— диде ул теге хатынга тагын бер тапкыр күзен тутырып карады.— Үтәр әле. .— дия-дия барасы юлына атлады.
Ул да түгел, арттан машина кычкырткан тавыш ишетелде. Фирәзә ары карады, бире карады, ләкин бетон плитәләр түшәлгән юл — прошпект> ның ике ягында да канау казыганда өелгән тау ятканга күрә, кая барырга белмичә, читкәрәк чыгып басты. Билгеле ки, Көмеш Аланда эшләүчеләр арасында Фирәзәне белмәүче юк иде Шоферлар бигрәк тә күп белүчән халык, алар мондагыларның. кем әйтмешли, этен дә. бетен дә беләләр. Бу юлы да шулай килеп чыкты, машина Фирәзәгә якынлашкан саен акрыная төште һәм, аның турысында туктап, тузган башлы берәү:
— Әйдә, Фирәзә апа, апбарам.— дип кычкырды, тәрәзәсеннән башын чыгарып — Юкса бу «прошпект-тан барып җиткәнче бөтенләй танымаслык буласың. Хәзер ялт иттереп столовой болдырына илтеп төшерәм үзеңне.
Фирәзә бүген әллә нишләгән иде. Ул үзенең кул астында эшләүчеләрнең сүзен ишетүен ишетте, ләкин ике-өч тапкыр кабатлап сорамыйча әйтелгәннәрнең мәгънәсе аның зиһененә барып җитмәде. Анда барып тотынды, монда килеп сугылды да, аптыраганнан нишләргә белмичә, бүлмәсенә кереп утырды.
«Чынмы-дөресме? Бармы-юкмы икән?»
Бу уй. Фирәзәнең башыннан чыкмыйча, әледән-әле искә төшеп бимазалый да тора иде. Ә бит аның күпме уй-хыяллары ничәмә- ничә тапкыр көтеп тә акланмады, чынга ашмады. Ул көтте, ничәмә- ничә еллар буена бала көтте. Врачларның ниндиләрендә генә булмады. Ахыр чиге инде кайбер < күпне белгән» хатыннар бердәнбер дөрес киңәш бирделәр. Нишләмәк кирәк, чар-нәчар риза булды Сәйдәреннән яшеренеп кенә берничә әби-карчыкка да барып карады. Тегеләр аны ышандырдылар «Була, һичшиксез, була»,— диделәр. Фирәзә шуннан соң бер ай. ике ай һәм тагын яңаларын көтте Ләкин чыбыркы белән сугып балта түтәсен сындырып була димени соң9 Юк Булмады. Аннары бер сердәше хәтта: «Фирәзә җаным.— диде,— сиңа менә дигән шәп кеше табып бирәм. Үкенмәссең. Балаң булыр аңардан Урыны да, үзе дә хур булырлык кеше түгел. Бергә яшәмәсәгез яшәмәссез, аның каравы балаң булыр » Хәер, Фирәзә үзе дә күрә, белә иде: күпме кызлар кыз килеш картаймас өчен генә бала таба. Аларның үзләренә күрә исемнәре дә бар инде «Ялгыз аналар» дип атыйлар аларны Фирәзәнең хәле андыйлардан түгел иде. Аның ире бар иде һәм ул. мөгаен, әгәр дә мәгәр кеше теленә кермичә генә кемнән дә булса авырга узып бала тапса, шатланган гына булыр иде Һәрхәлдә, кырык ел көтү көтеп тә үзе чыбыркы шартлата белмәгәч, нишләсен, кеше алдында бала атасы булып йөрер иде ире Икәүдән-икәү генә калган минутларда аның пычрак теле, билгеле, тик тора алмас иде ансы Әмма Фирәзә андый юлга басмады, ул үзен үзе андый юлга басарга мәҗбүр итә алмады.
Кем белсен, әгәр дә мәгәр Көмеш Аланда Искәндәр кайтып күренмәгән булса,— кем әйтмешли, лачын булып лачын да кояштан югары очалмый.— Фирәзә, бәлки, беркайчан да шундый катгый карарга килә алмас иде Сәйдәрдән китмәс иде Кем белсен Бәлки китәр дә иде Чөнки ике арадагы мөнәсәбәтләрнең шартлап өзелер чагы җиткән иде.
Искәндәр!..
Яшьтән үк белә иде ләбаса Фирәзә, белә иде: әллә генә нинди сөйкемле сөяге бар иде шушы горур үҗәтнең Нәрсәседер яраттыра. Инде яратмыйм, онытам, син миңа кирәкмисең, дигән минутлардан
соң да яраттыра иде ул үзен Ничәмә ничә тапкыр Фирәзә аның тарту көченнән ычкынырга, котылырга, азат булырга тырышып карады Хатын-кызның бернинди логикага буйсынмый торган холкы үзенекен итә килде. Аның Искәндәр белән араны өзеп. Сәйдәргә чыгуының төбендә дә бәлки әнә шушы тискәрелек, үзенә калса. Искәндәр ихтыярыннан котылу нияте ята иде бугай Булмады ♦ Барып чыкмады Үз тормышын үз куллары белән утка, гомерлек £ утка салды. Шуның өчен ул җәзасын да алды Аның баласын ка- ? рынында үтергәннән соң да язмыш Фирәзәне баласыз яшәргә ду- 5 чар иткән булып чыкты, канына гомерлек сагыш салды. ~
Әйткән иде Карловы Варыдагы карт доктор, әйткән иде « Бары х тик бик зур тетрәнү, йөрәкнең чын тетрәнүе генә бер-бер хәл кы- 4 лырга мөмкин Кем белсен бу хатыннар затының серләрен һәм « яшерен мөмкинлекләрен.— дигән иде — Өметеңне өзмә-.— дигән * иде. Ләкин җил исмичә кура селкенәмени соң ул?.
«Йә. ходаем, чын гына була күрсен, булсын, булсын гына.— < дип пышылдады Фирәзә, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә— Булсын, олыгайган булсам да түзәр идем Ни генә булса да түзәр идем Булсын иде. балам гына булсын иде Мәчетләргә, карт-корыга сәдакасын калдырмас идем Хуҗалар тавына барып изгеләргә атап сарык чалдырыр идем
Шулвакыт өстәлдәге телефон озын-озын итеп чылтырый башлады Фирәзә сискәнеп китте, чак кына урындыгыннан егылып төшмәде. Нәрсәнең, ни өчен һәм кайдан шулай чылтыравын аңлый алмыйча торды Телефон икәнлеген аңлагач та кычкырып колеп җибәрде, телефон трубкасына үрелде Күрәсең, трубканы күтәргәндә дә әле көлә торган булгандыр, трубканы колагына куйгач ук
— Күңелле сезнең анда. Фирәзә, бик күңелле ахрысы Гомумән, соңгы вакытларда бик күңелле яшисең диләр әле монда Нигә шул хәтле ярыласың7— диде теге баштан Шәрифулла Шәфигул- лин агайның тупасрак тавышы — Шатлыгыгыз эчегезгә сыймый бугай..
Фирәзәнең йөрәге әле дә булса кайнап чыккан салкын чишмә суы кебек ярсып-ярсып тибә иде Шуңа күрә ул Шәрифулла агайның сүзләрен ишетте, әмма аңлап җиткермәде Хәер, кем белсен, аның ни өчен шулай тупасланганын, аның җилкәсендә бөтен бер тезелешнең мәшәкатьләре Аның үзен дә адым саен әрләп-кыздырып кына торалар
— Әйе, шул. Шәрифулла абый, күңелле бездә, диде Фирәзә — Бик күңелле, хәтта елыйсы килә
Шәфигуллин агай аны бүлдерде
— Ярый, ярый,—диде ул —Чәпчергә генә торасың Хәзер үк кереп чык әле монда Йомышым бар
Фирәзә, арттагы ишектән генә чыкты да. трест аппараты урнашкан бинага таба китте.
Трест бинасы ишегендә ул. аны-моны абайламыйча барган килеш кемгәдер барып бәрелде Бу бәрелешү шулкадәр кителмәгәндә булды ки Фирәзә ирексездән артка чигенеп тышкы якка ук чык ты Анык артыннан ук ай-вайнай- дия-диа ул бәр.лган кеше да чыкты Фирәзә аны шундук танып та алды бая кил ганда очраган каратут йозле хатын иде бу
- Гафу итегез, зинһар диде Фирезә кн әйтергә да белмичә Берәр тошегез авыртмадымы '
Әлеге хатынның күзләр. Фиршы моңарчы беркемдә ди курмә- гән нәфрәт чаткылары белән тулы иде >л чаткылар әйтерсең хатынның күзләреннән сибелеп-сибелеп тишәләр дә Фирм.ы„ең тә
ненә генә түгел, турыдан-туры йөрәгенә барып кадалалар иде
— Башта сугып-бәреп миңгерәтәләр дә аннары тагын оятсызланып, гафу үтенгән булалар,— диде теге хатын Фирәзәнең алдына ук чыгып басып — Сезнеме7 Сезне берничек тә. беркайчан да гафу итмәячәкмен, белеп торыгыз.— дип өстәде ул — Шакал белән бер бит сез. Сез... кабахәт җан Сез син
Әйе. бу хатынның үз-үзен тотышын тиз генә аңларлык түгел иде
Менә ул, атылып килеп, һич көтмәгәндә. Фирәзәнең күкрәгенә ябышты, чәчләренә үрелде Ләкин бу хатын үзенең мөмкинлеген чамалап ук бетермәгән һәм кайчандыр Фирәзәнең спорт белән дә ярыйсы гына шөгыльләнүен, аннары әтисе янында трактор тирәсендә дә яхшы гына ныгыган булуын, гомумән, әле үз яшенә караганда таза һәм нык сакланганлыгын исәпкә алмаган иде Фирәзә аның начар ниятен аңлагач та бер адым артка һәм тагын бер адым читкә атлады, теге хатынның үз күкрәгенә ябышкан кулларына сукты. Теге хатын мондый усаллыкны көтмәгән иде, билгеле, бернинди каршылык күрсәтмичә аяк киемнәре юарга куелган тимер тагаракка сузылып төште..
Фирәзә аяк астындагы юештә яткан хатынны шул ук мизгелдә кызганып та куйды.
— Имгәнмәдегезме соң?—дип, хатынның кулбашларыннан тотып, торырга булыша башлады. Тегесе берьюлы йомшарып төшкән, аның баягы усаллыгы әллә кая югалган иде инде. Фирәзәнең ярдәме белән аякка басты, һәм көтмәгәндә, сулкылдап, Фирәзәнең күкрәгенә капланды.
— Нәрсә булды сезгә, кем сезне болай кимсетте7 Каян килеп чыктыгыз сез монда?— диде Фирәзә чамасыз аптыраудан.— Тынычланыгыз, зинһар өчен, ягез инде, тынычланыгыз..
Фирәзә як-ягына каранып алды Бәхеткә каршы, тирә-якта бер генә кеше дә күренми иде Дөрес. Фирәзә трест бинасының икенче кат тәрәзәсенә таба күз салмады, шуңа күрә Динәнең ишек алдындагы бу кәмитне бик кызыксынып карап торганын күрмәде. Аның йөзенә бары тик буталып йөрүче җил генә килеп бәрелде, әмма Фирәзә аны да бөтенләй диярлек сизмәде.
3
Табигать..
Табигатьтән соң иң югары камиллеккә ирешкән Адәм баласы! Баш миенә, Йөрәк һәм Күңел дигән төшенчәне берләштергән, элек- трон-хисаплау машиналарыннан да камилрәк аңга ия булган Адәм баласы Нигә, нигә соң син үзеңне тудырган Табигатькә, Җиргә, Яшәешкә һәм. ниһаять, үз-үзеңә шулкадәр битараф икән соң7 Нигә, нигә?
Искәндәр Фидаяров һәлакәт булган урынга килгәндә беренче көннәрдәге җинаятьчел ыгы-зыгы инде кимегән, коточкыч җавапсызлык тудырган битарафлык зарарсызландырылган иде
Һәлакәт нәтиҗәләрен киметү эше бер җайга салына башлаган, аның белән инде идарә итәләр, төп максат билгеләнгән иде.
Ләкин мондый олы һәлакәткә каршы көрәш Җир шарында беренче тапкыр оештырыла һәм бу акылга сыймый торган килделе- киттеле нәрсәне, кабахәтлекне тиз генә җиңү, аңардан арыну җиңел түгел иде Билгеле, мондый һәлакәт атом-төш коралын башлап уйлап табучылар һәм аны башлап халык тулы ике шәһәргә ташлаучылар өстенә төшәргә тиеш иде кебек Халык телендә бит «үзең казыган базга үзең төшәрсең» дигән сүз бар Аннары тагын «үз
башыңа булсын» дигән каһәрләү дә яши Әмма, тормышта алай гына булмый, күрәсең
Әлеге гыйфрит — Дүртенче реактор — бирешергә, авызлыкланырга, ахыр чиге бәхетсезлек чыганагы булудан туктарга тиеш иде кебек, һәлакәттән соң бер ай вакыт узуга да карамастан, ул бирелергә җыенмый, аны буйсындыру моңарчы бер җирдә һәм бер * илдә дә күрелмәгән киеренкелекне, кеше ышанмаслык тырышлык- £ ларны даулый иде әле.
Искәндәр егетләренә, башта кушылганча Дүртенче реактор ас- z тына казыла торган шахта-тоннельне бетон белән ныгыту, гыйф- • рит чәчкән нур-укларын һәм агулы тузанны җир куенына, тирәнгә * җибәрмәү максатыннан чыгып салына торган «мендәр» түшәүдә = эшләргә туры килмәде Иртә белән алар эшкә җыенгач та бурычны үзгәрттеләр Аларга һәм башка яклардан килгән бик күп ирекле- - ләргә Куркыныч зона эчендә беренче карашка гап-гади кебек тоел- ~ ган эшне — капчыкларга ком төяргә куштылар Бу комга кургаш һәм бор кислотасы бутыйлар да шуны вертолетлар белән реактор өстенә, әлегә хәтле сизелер-сизелмәс карасу төтен саркып торган төшкә — аждаһаның авызына ташлыйлар иде Ләкин салынган коч һәм тырышлык тиешле нәтиҗәне биреп бетерми Алай гынамы7 Ул инде берничә тапкыр, сыек төтенне куертып, янартау атылгандагы сыман төкеренергә тотынды Бу хәл һәлакәт нәтиҗәләрен б<- терү белән шөгыльләнүче хөкүмәт комиссиясен борчый, хәлбуки, мондый хәл җирдә беренче мәртәбә булганга күр- тәҗрибә җитеп бетми Бу эшне авызны пешерә-пешерә, туктаусыз янган куркыныч белән кара-каршы басып башкарырга туры килә иде
Әйе, мондый кайгының юлы төнлә дә якты бит аның
Бүген Фидаяров егетләренең өчесе инде эшкә чыкмады. Дөресрәге, чыга алмады Аларны махсус тикшерү вакытында аралап алдылар да шифаханәгә алып киттеләр
Смена бетеп килгәндә Фидаяров үзе дә башын тотып-тотып карарга, маңгаен уа-уа киеренкелекне киметергә тырышкан иде Җитмәсә, баш авыртуына күңел болгану да кушылды .яклармиллм көч кимедеме, әллә тагын башка берәр нәрсә булдымы тез буыннары сыгылып-сыгылып куя башлады Тамак төбен, кышкы салкында боз ашап салкын тидергән диярсең, нәрсәдер кытыкларга кереште
Искәндәр сәгатенә күз төшереп алды, смена бетәргә тагын ярты, нибары ярты сәгать вакыт калган иде
«Ничава,—дип тынычландырырга тырьшпы ул үз ү;и-н, ламый вертолет килер Фәм без һәм без һәм без Искәндәр сизеп тора, аның чәчен ХӘВвфле (.?мум ЖИЛ НИДер буЛДЫ УЛ б« НДЫр әбиСТ
үзе ураган йомгакның очын югалткандагы кебек, югалтты Ирек- сездән җиргә тезләнде Берничә генә мизгелгО аңы ачылтандай булып торды
«Тор. хәзер үк торып бас, Искәндәр'» дип боерды \л үз-үзенә
Аның моңарчы бер генә тапкыр да сынатмаган тәне шушы боерыкны үтәде, ул яңадан аягына басты
Аньщ алдындагы бар норст> ерактарак еизелер-си u-лм.ю төтен бөркеп торган янартау, берсен Р.. м ; .н җиг. . к ... ы р шишр даһи .................................... каршы атлаганда сакланыр «чен киган килбәт
сез киемле Гш . г .р. > лар томан эченә яшеренә бәрәәю и.е ' ' *
ике алымда эшләгән Илдар Корбан.ш • к г . I ' «■ ........л«
Вәлиен бер-бер артлы шушы томан эченә к. ' ■ ■!
Әмма әйтмәгәнне кем белә до. ачмаганны кем куро сон аны’
Бу юлы инде Фидаяровның аңы томаланган, ми җисеме таркау, хәтта уй кисәген дә тотып тора алмый иде
Тагын беравыктан бүген генә үз аяклары белән җирдән нык атлап эшкә килгән, башкалар белән иңен-иңгә куеп вертолетка менеп утырган, ниһаять, уңны-сулны белмичә ярсып эшләгән Искәндәр Фидаяров, үткен чалгы кисеп ташлаган үлән сабагыдай, соргылт ком өстенә авып төште..
«Юк, минемчә, иң авыр минутларда да үз-үзен авызлыклап тота белгән, беркайчан да өметен югалтмаган кешеләр кадерле», дигән әңгәмә тавышы Фидаяровны күзләрен ачарга мәҗбүр итте Хәер, ул әле күзләрен ачканчы ук, аңы кайта башлауга ук ишеткән иде бу тавышны. Үзенчәлекле, якын һәм таныш тавыш. Искәндәр: «Кайда һәм кайчан ишеттем соң мин бу кешенең сөйлә- вен9»—дип уйлап алды
Бүлмәдә эссе һәм бөркү иде. Искәндәр өстендәге ак җәймәне бер читкәрәк әйләндереп салды. Әмма аның бер кулы гына хәрәкәтләнә, ә икенчесен беләк турысыннан нәрсәдер чәнчеп тора һәм беләзегеннән салкынча нәрсә тоткан иде
Искәндәр күзләрен ачыбрак шушы якка карарга тырышты Шундук үзенең кайда икәнлеген аңлап алды, чөнки аның алдында ялтыравык металлдан эшләнгән, авыруларга шифалы дару яки кан җибәргәндә файдаланыла торган җайланманың сузылып төшкән сары көпшәләре асылынып тора иде
«Мин хастаханәдә ятам икән. Димәк артыграк нурланганмын. Туктале, нигә болай булды соң9 Минем янымда башкалар да бар иде ләбаса.— дип фикер йөртте Искәндәр (Ул афәтле шартлаудан соң тирә-юньдә радиактив нурлар сибеп ята торган матдәләрнең яшеренеп калганын белми иде әле). Ә, егетләр алар ни хәлдә икән?»
— Юк, юк. кадерлем Яремчук, Дүртенче реакторга ком тутыру, аны төрле кушылмалар белән генә күмеп кую мөмкин булмаячак. Бу турыда академик Велихов бик дөрес уйлый. Әмма без хәзергә шуны эшләргә мәҗбүрбез. Ләкин моны туктаусыз эшләп булмый, аннары үзегез күрәсез бит, кадерлем, беренче шартлаудан соң да тагын өченче тапкыр янар тау пошкырып куйды. Аннары, реактор астындагы ныгытма чыдамаска мөмкин. Әгәр дә мәгәр реакция бара торган матдәләр ишелеп төшсә? Әлегә аның астына бетон мендәр ясалмаган,— дип озын итеп сөйләде теге таныш тавыш. Шул арада Искәндәр хәтта бер-ике тапкыр онытылып та торды бугай. Ул тагын, игътибарын җәлеп итеп, бүлмәдә яңгыраган сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышып ята башлады
— Ниндидер бүтәнчә, нәтиҗәлерәк чара күрергә кирәк булачак. Слушай, э-э-э! Бу хакта Велихов кына түгел, бик күпләр, шул исәптән, без дә, мондагы төзүче инженерлар да уйлыйбыз, кадерлем...
Ниһаять, Фидаяров тавышның хуҗасын таныды: Карамусаев берләшмәсендә баш инженер урынбасары булып эшләгән Григор Карапетян иде бу.
— Озак уй-лый-сыз, «Слушай-кадерлем» Григор Карапетян... оз-зак,— диде Фидаяров тотлыга төшебрәк.— Мм-м-минемчә, күптән инде Дүрте-енчене бет-тон кол-пааак белән томалау чарасын күрә башларга кирәк иде.
Караватларында яткан килеш салмак кына сөйләшеп, монда да шул гыйфритне дөмектерү турындагы уйларыннан арына алмыйча фикер уртаклашып ятучылар, икесе берьюлы, урыннарыннан шуып-шуып төштеләр дә Фидаяров янына килеп бастылар
— Ха-ха,— диде Карапетян,— без тагын аны кызганып, икен
че көн аңына килмичә ята. мескенкәй дип кычкырып сөйләшергә дә куркып торабыз, а’ Нихәл кадерлем Фидаярен’ Кара син аны. тавыштан да танып алдың әле
Карапетян. сине кем танымасын, ди’ Син бит безнең төзелеш берләшмәсендәге баш инженерның әрмәннәрдән бердәнбер урынбасары идең. ♦
--Слушай, сиңа болай ук такылдарга ярыймы соң әле. а’— = диде Карапетян як-ягына карангалап — Син кадерлем Яремчук, бу <• хакта ничегрәк уйлыйсың’ Бу татарга ирек бирсәң хәзер үк минем i бөтен биографияне сөйләп чыгачак Теле ачылды моның хәзер слу- . шай, а?
Тегеләрнең хәле инде савыгу сукмагыннан таза адымнар белән !• бара иде бугай,, икесе берьюлы көлеп җибәрделәр Шулвакыт палата ишеге ачылып китте һәм анда ак халатлы берәү күренде
Иптәшләр. Карапетян. Яремчук Бу ни хәл инде’ Тынычлык = сакларга дигәнне ишетмәдегезмени’— диде ул — Ятыгыз хәзер үк урыныгызга' дип тә боерды
Карапетян белән Яремчук икесе дә. көлүләреннән туктап караватлары ягына киттеләр
Слушай, а. доктор. — диде Карапетян телен тыярга ашыкмыйча.— Ничәмә-ничә ел күрешмәгән дус белән исәнләшергә дә ярамыймы, слушай, а? Бу бит безнең Фи-да-яр-ров Ул шулай диде дә баш бармагын өскә тырпайтып күрсәтте
— Ярый, ярый, Карапетян, сезнең әле рәхәтләнеп сөйләшерлек вакытыгыз бар биредә Кеше бераз рәткә керә башласын инде
Күрәсең. Карапетян монысына риза иде инде Ул Яремчукка таба борылды да. «Менә, менә» дигәндәй ымлап куйды аннары җитез адымнар белән тәрәзә янына барып басты
Анда рус шәһәрләренең анасы — борынгы Киев җәйрәп ята иде һәркайда яшеллек, һәркайда җәйге кояш нурларына төренгән чәчәкләр Борынгы каланың күкләргә ашып алтынга манчылган манаралары күз карашына аеруча бер горурлык бирә матурлыкка сокланырга мәҗбүр итә иде Шушы мәңгелек манзарага карап, берәү дә «Бу шәһәр инде бер айдан артыграк фронт алды шәһәре сыман киеренкелектә яши»,- дип әйтә алмас иде Ә әйтерлек әйтерлек бит Нибары 148 чакрымда моңарчы берәү дә. беркайда да күрмәгән һәлакәтнең аяусыз радионуклид дигән зәхмәт саклаган ради актив тузанын җилләргә һәм болытларга кушып еракларга җибәрүче Дүртенче реактор Анда һәр көн. һәр сәгать тагын да куркыныч шартлау ихтималы бар Дөрес, анысын аның фидакарьләр бастыра, тыя. авызлыклый Әмма Киләсе минутларының берсендә гыйфрит авызыннан нинди коточкыч дәһшәт сибелә башлавын кем инкяр итә ала! Күпме михнәт һәм күпме басып алучыларны күпме кан һәм күпме үлем дәһшәтләрне күргән борынгы Киев үзенең уяу тормышы белән яши Хәер, әгәр дә мәгәр гыйфрит бөтен көченә берьюлы дүрт төштән төкергән булса Каланың мәңгелек бастионнары. таш биналары калган булыр иде булуын Бары тик кешеләр. Җирне җир итеп торучылары гына булмас иде
Бу — гади кешенең фантазиясе җитәрлек күренеш түгел иде билгеле Моннан, өченче кат тәрәзәсеннән яшеллеккә күмелгән урамнардагы хәрәкәтнең элеккечә үк түгеллеге, әнә нтсндәь йортларның бизәге — ишегалларында ыгы-зыгы килүче бала-чага тавы шы быел ишетелми диярлек Кешеләр нәниләр һәм олылар быел шомландыргыч кырыслыкта яшиләр
— Нихәлләр. хөрмәтлем Карапетян, бу якларга сине нинди җилләр китереп ташлады’—диде, ниһаять доктор чыгып киткәнне белгертеп, тамызгычлардан арынган Фидаярон - Мин сине инде бөркет биеклегендә очасыңдыр, дип уйлаган идем’
— Син, Фидаяров, слушай, үзеңне генә хаклык өчен көрәшүчегә исәпләмә, яме. кадерлем.— диде Григор Карапетян, тәрәзә яныннан Искәндәр яткан караватка күчә-күчә.— Бер син генә Карамусаев белән бәрелешмәдең, слушай, ул якларда Синнән соң ул гыйфритнең нәфрәтенә эләккән кеше мин булдым, кадерлем. Тик мине йотарга өлгерә алмый калды ул, мин яңа бер төзелешкә ычкынып өлгердем...
Ул тынып торды, теге вакытларда кичергәннәрен искә төшереп алды бугай. Аннары карават янындагы урындыкка утырды да, ике кулы белән тезләренә шапылдатып сукты.
— Вообще то. син ишеткәнсең инде, Карамусаевны урыныннан алып, партиядән чыгарып, хөкем эскәмиясенә утырттылар. Дөрес, хөкем карары чыгарырга өлгерә алмый калдылар Ул төрмәдә үзен- үзе бетерде, дөресрәге, кан тамырын кискән.. — Карапетян тагын туктап торды. Аның кара кашлары җыерылып тора иде. Карамуса- евның мордар китүе турында әйткәндә алар тартышып койдылар һәм ул:
— Ай. слушай-кадерлем, нигә соң без шушы шакал турында сөйләшеп торабыз әле биредә?— диде.— Син вот, үзең турында сөйлә, булмаса. Хәлең ничек? Сөйләшерлекме?
Фидаяров күзләрен йомып кына «сөйләшәм бераз» дигәнне белгертте. Чынлыкта исә аның хәле бер генә дә әйбәт түгел. Тәнендә энә селкетерлек тә дәрман юк сыман иде
— Мин нәрсә... мин... утырдым... БАМда.
Карапетян аны бүлдерде:
— Ай, слушай, өченче көн һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү штабы каршында «Молния»гә күзем төште. Анда «ТатАЭСстрой» трестыннан килгән Фидаяров бригадасы бик авыр шартларда удар хезмәт үрнәкләре күрсәтте»,—дип акка кызыл белән язып куйганнар. Ну, кадерлем. мин әйтәм, бу татарны, монда да килеп җиткән икән, дим. Кайдан табарга соң, дим. Шул ук кичне монда алып киттеләр. Без какраз. слушай син бу хакта ишеткән идеңме соң? Без бит әнә шушы син әйткән «калпак» турында. Без аны «Саркофаг» дип атадык. Шуны коруны проектлаштыручылар... Ну, слушай, син әле төзүчелек осталыгыңны югалтмагансың. Ә син анда, үзегезнең төзелештә кем соң? А, слушай-кадерлем?
Аның тагын шулай янәшә килгән, бу кешенең кушаматына әверелгән әлеге сүзләрдән, Фидаяров, аңына килгәннән соң беренче мәртәбә елмаеп куйды. Иреннәрен ялап көч туплагандай итте:
— Юк, Григор, мине тиз генә ычкындырмый әле Карамусаев нәфрәте БАМнан кайткач, мине гади төзүче итеп тә алмыйлар иде Ярый инде, бер сабакташ очрады. Так что, про-о-текциясез... Мин — бригадир...
Карапетянның кара кашлары тагын баягы кебек җыерылып килделәр дә үр куяны шикелле сикерешеп алдылар:
— Слушай, нишлибез соң без, ә? Ә бит илдә полный ход үзгәртеп кору бара, диләр Неужели без шундый тәҗрибәле белгечләргә баедык, кадерлем. а7 Синең кебек кыю егетләр кирәкми, күрәсең, безнең яңа җитәкчеләргә?
— Ну. җитәкчеләргә кирәктерме-юктырмы, ләкин илдә кирәк без. Бу точно, Григор. Җитәкчеләр алар килә дә китә, ә без, эш кешеләре, калабыз.
— Ну бит, слушай, сине язмыш дигән нәрсә болай да хаксызга рәнҗетте. Сиңа Карамусаев шакал булып ябырылды. Слушай-кадерлем.
Ләкин аның соңгы сүзләрен Фидаяров ишетеп бетермәде Аны тагын шыксыз хәлсезлек били башлады Ул әле: «Шулай да. Карапетян. мин үземнең язмыш-йолдызымны башка бер генә кешенекенә
дә алыштырмыйм Нинди генә зур урыннар, нинди генә данлыклы бүләкләргә төреп китерсәләр дә „„ңа кеше йплдызы кирәкми, ми- ңа үз йолдызым булсын. Карапетян».— дип уйларга өлгерде ул
Яшеренгән куе болытлар Кама ягыннан киләләр дә. Калатау | белән Текәтау арасындагы үзәнлектә җәйрәп яткан Көмеш Алан- 2 ның тугыз катлы яңа йортларына тия язып, ары таба узып китә- * ләр иде Алар атом электр станциясе корылачак Түбән мәйданда - инде калкып-калкып чыккан, металл конструкцияләрдән торгызыл- = ган корылмаларны урап-урап узалар. Ә биредә, шушы «җәһәннәм ~ оясын» төзүчеләр һәм анда эшләүчеләр яшәячәк яңа каланың берен-- че йортлары арасындагы асфальт мәйданчыкларда, бигрәк тә мәктәп ® бинасы алдындагы тигезлектә яңарак кына явып узган көчле яңгыр < хасил иткән күлдәвекләр елтырашып ята Багана төпләрендәге үләннәр һәм мәктәп ишегалдындагы чәчәк түтәлләренә озынча лампалардан төшкән яктылыкта көмеш тамчылар җемелдәшеп куя. Яңгыр вакытында качып калган, әмма аннан соң кичектергесез йомышлары белән сәяхәткә чыккан чыпчыклар, адәм заты якынлашып килгәнне тоеп, пырхылдашып очып-очып китәләр
Баярак яңгыр болытлары килгән Кама ягыннан салкынча җил исә
Мәктәп ишегалдын уратып алган тимерчыбык челтәр янәшәсеннән барган асфальт сукмак кинәт өзелде. Аяк астында ничәмә-ничә тапкыр казып урыныннан кузгатылган кызгылт балчык пычрагы чупылдый башлады Монда инде багана башындагы лампаларның яктысы килеп җитми, шуңа күрә сукмактан баруы читенрәк. Аяклар әледән-әле сукмак читендәге көпшәкләнгән җиргә басалар Анда баскан саен туфлиләргә өем-өем балчык ябышып өлгерә һәм алар- дан арыныр өчен аякларны селеккәләп алырга туры килә Бу хәл болай да караңгы чырайлы Тынчуринның йөзен тагын да караңгырак итә, ачуын чыгара, һәм җирдәге пычрак өстенә авызыннан сибелгән пычрак сүзләрне дә ташлата иде Бәхеткә каршы бу хәл озакка бармады, ялтыравык сукмак тугыз катлы йорт бинасы нигезенә ябыштырып салынган асфальт тасмасына килеп терәлде Бә- хетсезлеккә каршы, моңа хәтле узган кешеләр асфальт тасмасына юеш пычракны байтак күчергән булып чыкты, шуңа күрә анда басуга туфлиләр таеп китте һәм Тынчурин, -Һе-еек» дигән таныш чыгарырга өлгереп, кулларын як-якка җәйгән килеш кираркан әйләнеп төште Кулындагы дипломаты ике-өч адым арырак очып җиргә бәрелде һәм ачылып китте.
Бу очраклык Сәйдәр Тынчуринның түземлеген тәмам чыгырыннан ук чыгарды «Бөтен дөньясы миңа каршы бит аның. дип сүгенде ул, таяныр урын эзли-эзли. Аннары аэропортка килүче автобус Түбәньяр борылышына туктамыйча узып китте Инде ничек җитте шулай кайтып җиттем дигәндә генә, үзле балчык пычрагына чукынып төштем Юньлегә түгел бу. мөгаен, юньлегә түгел-
Нишләмәк кирәк, салкын җирдә ятып булмый. Тынчурин үрмәләп торды, дипломатыннан сибелгән әйберләрне яңадан тутырды һәм ишегалды ягына чыкты...
Ишек төбендә янып торган тонык ут яктысында Тынчурин сә- гатенә күз төшереп алды Төнге ике тулып узган иде . Димәк. а»- ламый яктыра башлаячак Ни кета мине монда’ Нигә дип «ин мнила кайттым- Хәзер мин монда кем’ Минем |ер>швылмпнI ки- түемн. Фидаярле хәбәр иткәндер инде By бит ана файда «ит. ра чак - Фидаярне ис не төшүгә ул теш арасыннан гына -черт, итте-
реп төкереп куйды — Каян гына минем башка кайтып төште соң ул? Ничек кенә соң мин ул төрмә калдыгына шундый йомшаклык күрсәттем. Кара инде син аны, бернинди документсыз, нибары белешмә кисәге белән эшкә урнаштырдым. Үзем үк, кем икәнлеген белә торып, өемә алып кайттым. Әмма ишәкнең түшәк кадерен беләсе бармы? Тормышында бернәрсәгә дә ирешә алмаган көндәшем алдында мактанам, имеш. Көчемне күрсәтәм, тормышымның муллыгы, урынымның зурлыгы белән горурланам, имеш. Эх, җүләр баш, җү- ләр баш! Шуның аркасында бөтен тынычлыгымны җуйдым, ышанычымны югалттым Ну!— дип тагын «черт»ләтеп төкерде Сәйдәр.— Ә хәзер нәрсә? Ничек соң мин, бөтен түземлегемне югалтып, йөрәккә кереп урнашкан куркуымны тыялмадым? Хәер, тыеп булырлыкмы соң анда? Ничәмә-ничә кешене больницага озаттылар бит Барысы да боламык кебек изрәп төшкән.— Бу юлы инде Сәйдәр Тынчуринның чырае бераз ачыла төште.— Чынлап та, әгәр дә мәгәр анда калган булсам. Каһәрләнгән зонага эшкә кертәселәрен көт тә тор иде. Аннан нинди хәлдә чыгасы билгеле түгел әле. Ал арның пропагандасына ышансаң.. Әнә бит, һәлакәт булганнан соң чыккан газеталарны укып кара син. Ал да гөл. Ә чынында ни күр-дең? Үз күзләрең белән күрдең бит. Геройлар! Барысы да яхшы, бөтен нәрсә ал да гөл. Ә чынлыкта исә андагы хәлләр, туганкаем; ярый әле кайтып китәргә башым җитте. Хәер, «запасым» да бетте. Анда минем җаным да. тәнем дә авырта башлады. Миңа Мәскәүгә барырга кирәк иде. Дөрес, Наташа аны бу юлы инде үз оясына кертүен кертмәде. Ну. черт с ней. Минем әнә берәүгә дә алыштыр-маслык Динәм бар. Иясенә күрә биясе, ул мине көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Ул мине теләсә нинди хәлемдә дә кабул итә. Ул теге киребеткән Фирәзә дә түгел».
Фирәзәсе искә төшкәч, аның инде үз хатыны түгеллеген белсә дә — алар май бәйрәменнән соң никахларын өзделәр,— Сәйдәрнең йөрәге кысылып-кысылып куйды, ни генә әйтсәң дә, иренең әнә шундый үргә күтәрелүендә Фирәзәнең дә тырышлыгы юк түгел иде Ул аның ихтыярсыз башын бәйдә тотып килде. Алай гына да түгел, тормыш юлына алып чыккан сукмакларны, анда очрый торган кыенлыкларны аның белән киңәшеп узганда Сәйдәр Тынчурин ышанычлы атлап барды Тормышларының шулай килделе-киттелегә әйләнүенә бер нәрсә — бала булмау гаепле. Әтисе һәрдаим:
Балалы йорт ул, улым, базарын базар, тик баласыз йорт — кабер», дип бер дә юкка сөйләнмәгән икән шул.
Шушы уйлар Сәйдәр Тынчуринны камчылап куалады, подъезд ишеген ачып керергә, аннары тиз-тиз атлап баскычтан күтәрелергә мәҗбүр итте. Бирегә яңгырдан соң җиргә төшкән салкынча юеш һава кереп җитешмәгән диярлек: баскыч басмалары коры иде. «Биредә җәйге көннең бөркү сулышы сакланган»,— дип уйлап алды Сәйдәр. Динә ишегенә якынлашкан саен күңеленең күтәрелә баруын тоеп. Ул хәтта иреннәрен бөрештереп ишетелер-ишетелмәс кенә сыз-гыргалап та куйды Пинжәк кесәсеннән ачкычлар алды, дипломатын ишек төбенә куйды һәм кирәклесен бармаклары белән капшап табып алды, ачкычын йозак тишегенә кертте. Ишетелер-ишетелмәс кенә «шырт» иткән тавыш ишетелде Сәйдәрнең баягы күтәренкелеге иң югары чиккә җитте. Ул, дулкынлануын тыярга тырышып, тавыш- тынсыз ачылган ишектән эчкә атлады.
Атлавын атлап керде Сәйдәр, әмма шул ук мизгелдә аның күкрәк эчендә, шикле шикләнер, кара чикмәнен бөркәнер, дигәндәй, әллә нинди шомлы калтырану барлыкка килде. Ул нишләптер ут кабызгычның шнур очын таба алмый капшанып торды, аннары тартып җиткермәде, шунлыктан коридорда ут кабынмыйча торды. Ниһаять. Сәйдәр шнурны бармагына урап, ачу белән ныграк итеп
тартты Ут кабынып китүен китте айка шнур кисәге бармагында уралган килеш өзелеп калды
Сәйдәр җиңел курткасын эләргә үрелмәкче иде шулвакыт күз карашы аяк киемнәре куя торган тартма янында торган ир-ат ботинкасына терәлеп калды Шулай да ул моңа әллә ни игътибар биреп җиткермәде әле Үзенең пычрак туфлиләрен алар янына куеп, ванна ягына таба атлады Ләкин зал ишегеннән
Бу ни хәл7 Нигә кеше квартирына рөхсәтсез кереп барасыз’ Безобразие'—дигән сүзләрне ишетте Бу Динәнең йокылы-уяулы тавышы иде Сәйдәр аякларының юнәлешен үзгәртте һәм Динә тавышы килгән якка таба борылды
— Бу мин,— диде нигәдер үзалдына тотлыгыбрак Сәйдәр — Бу бит мин — Сәйдәрең. Динәкәи мин бу
Сәйдәрнең күзләре Динәгә төбәлде Бүлмә эңгер-меңгерендә чамалады ул: Динә анадан тума килеш чыгып баскан иде Аның чәчләре тузгып җилкәләренә төшкән, үзеннән күңелне кытыклый торган әллә нинди җылы хуш исләр бөркелә иде Сәйдәр моны, чынбарлыкта тоюдан битәр, элек хәтеренә сеңеп калганга чамалады Ул үзенең куллары, өс-башы пычрак икәнлеген онытып. Динәгә таба атлады
— Динәкәй мин мин сине сагынып кайттым Ә син ничектер сәер каршылыйсың,— диде һәм Динәне кочакларга үрелә башлады
«Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар».— ди халык Шуны раслагандай
— Эт-то еще что такое7—дигән ят. куркыныч һәм шуңа күрә түшәмнән ишетелгән сыман тавыш сискәндереп җибәрде Сәйдәрнең Динәгә үрелгән куллары, ярты юлда тукталып, хәрәкәтсез калды лар — Кем бу һәм ни кирәк сезгә монда7— дип өстәде йокы бүлмәсеннән Сәйдәрнең үз халатын кия-кия якынаеп килгән берәү Дөрес, ул залга ук чыгып басмады, башта ишек катында туктап, яшькелт-кү- гелҗем абажурлы лампаны кабызды
Баягы тавыштан арынып бетмәгән Сәйдәр, әгәр дә мәгәр шушы минутта идән плитәләре шартлап икегә ярылса, ул шушы упкынга чумса, яки тагын берәр тузга язмаган шундый куркыныч нәрсә килеп чыкса, болай ук тораташка әверелмәгән, тын алырга көч табалмыйча тормаган булыр иде. әлбәттә Әмма моннан ике атна элек кенә үзе чыгып киткән йокы бүлмәсеннән, үзе салып калдырган кыйммәтле халатны ябынып зал бүлмәсеннән чыгып килгән кешене таныгач та Әйе. һич кенә дә шик юк: бу — күптән түгел генә Көмеш Алан поселок Советы рәисе итеп сайланган Шаров үзе иде
— Поз-воль-те Ни бу7 Кем бу7 диде, ниһаять, бераз телгә ки лә башлаган Тынчурин.— Ни бу дим, Динә7 Аңлатып бирерсең бәлки '
— Ха,— диде әле дә булса йокы бүлмәсе бусагасында басып торган шәүлә-Шаров — Башыңа ат типкәнме әллә7 Аңламыйсыңмы Ану-ка, да-вай' Ачык ишеккә кем дә керә аны Әмма әүвәл кергәннең хакы күбрәк була Понял7
Бусы инде артыграк иде Бусы инде бөтенләй тузга язмаган һәм дөньяда күрелмәгән кабахәтлек иде Аю Хәлил малае Тынчурин өчен чамадан ашкан нәрсә иде һәм бу хәл аның нәселдән нәо Я1 Күчеп тамырларында яткан кан бабасына Аю кушаматы бирдергән кыю лыкны хәрәкәткә китерде Икенче секундта ул инде Динәне кочакларга үрелгәч тә сузылып калган кулларын Шаров ягына таба борды Аяклары үзеннән үзе шул якка таба атлады Сәйдәр ишекне томалан диярлек торган Шаров-халатны ике яклап бөтереп алды тавышсыз гына урта бүлмәдән коридорга этеп чыгарды Артта бүленеп калган Динәнең «Аһ' Син нишлисең7» диюе аңа яңа көч өетәд. Сәйдәр халат якасының бер ягын жибард. икенче ягын тоткан килеш Ш. ровны аырыллатып .Шландерен кием эченнән чыгарды Шул арада ул ишекне тибеп ачарга влгерле Аннары кулларын болгаштырып кары
шырга маташучы Шаровны баскыч мәйданчыгына томырды Шундук аның аркасына Динә атылып килеп бәрелде Ләкин Сәйдәр аягында нык, моңарчы беркайчан да булмаганчд нык басып тора иде. Динә бәрелүдән ул хәтта селкенмәде дә, ашыкмыйча гына ишекне япты, инглиз йозагының бикләгеч телен төшерде. Хәтта ишекнең өстәмә биге-чылбырны оясына ташларга да онытмады Шуннан соң гына, артына борылып, сул кулының бармаклары белән Динәнең чәч төбеннән үк тотып алды Шаровны алып чыккандагы кебек үк йокы бүлмә-сенә өстерәп керде Нибары бер мизгел арасында гына Динәнең күкрәгеннән «А-а-һ» дигән аваз чыкты, ләкин ярты юлда өзелеп калды. Шундук Сәйдәрнең саллы йодрыгы Динәнең муен тамырына коточкыч көч белән килеп кунды Бу юлы Динәдән ни бер тавыш чыкмады, ул тиз арада йомшарып калды Сәйдәр моны сизмәде, Динәнең чәч тамырларыннан тоткан килеш, үзенә таба әйләндерде Баягыдан да яманрак көч белән ике атна элек кенә үзе сыенып яткан күкрәк йомырылары арасына китереп сукты.
Яхшымы-яманмы, ләкин озын гомер кичкән әтиең сиңа: «Казанга янтайсаң — карасы йогар, яманга янтайсаң — бәласе йогар»,— дип юкка гына әйтми иде бит
Эх, Сәйдәр, Сәйдәр..
Кешенең һәлакәт чокырына төшә башлавы кайчан һәм нинди мизгелдән башлана соң?
Ни өчен тормышта сизелерлек үрләр яулаган, ярты гомерен җитәкче буларак кеше арасында уздырган берәү көннәрнең берендә ерткыч җанварга әверелә дә куя?
Моның сәбәбе кайда нинди генә серле сандыкта яшеренгән ул?
Яралы ерткыч булып ташланырга, кызгану-шәфкать дигән тө-шенчәләрдән бөтенләй-бөтенләй ваз кичәргә нәрсә мәҗбүр итә кешене?
Көнләшүме? .
Кешеләргә нәфрәтме7
Мин-минлекнең чиктән тыш кабарган куыгымы? Нәрсә???
5
Нәкъ шушы фаҗигале минутларның берсендә томанлы һәм бор- чулы шомлану Фирәзәне татлы йокысыннан уятты. Алай гына да түгел, аның йөрәге дөпе-дөпе сикеренә, чәнчеп-чәнчеп алгалый иде Бу хәл хатынны куркытып җибәрде.
«Ни булды икән соң, ходаем.— дип, ул карынында яралып яткан җан иясен исенә төшерде — Ул-бу булмагае Нишләргә икән соң?— Бу уй Фирәзәне айнытып җибәрде — Юләр, и-и, юләр дә соң инде мин Аңа нәрсә булсын, мин исән-сау, сәламәтлегемә зарланмыйм». Теге көнне трест бинасы янында таныш булмаган хатын белән бәрелешкәннән соң, аның кем икәнлеген белгәч, Фирәзәнең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды алуын Өстенә карчыга сыман очып ташланган Нәркизәне — Искәндәрнең хатынын — шушы хәлдә күрү әрнетте аны Ләкин андый гына борчылу хатын-кызда булгалап тора инде ул. Ярый әле Шәрифуллин агай, араларына килеп кереп, Фирәзәне ашханәдәге бүлмәсенә озатып куйды Аннары инде Фирәзә, көтмәгән- уйламаган төштән машина алып, Чаллыярга балык заводына кайтып китте Чөнки Нәркизә белән тагын да очрашулары ихтимал иде Урам уртасында басып, бөтен кешегә дә үзенең гаепсез икәнлеген аңлатып тормассың бит инде.
Фирәзә йокысыннан тәмам арынды, урынына торып утырды. Одеялы идәнгә шуып төшкән иде, тик Фирәзә моны тоймады, күз
ләрен төн караңгылыгына төбәп утыра бирде
Ул урыныннан торды, капшанып кына йомшак башмакларын эзләп тапты һәм шул чагында ишек төбендә кеше барлыгын тоеп алды Аның йөрәге атылып чыгардай булып тибенде, тез буыннары калтыранды һәм ул, төнге күлмәктән килеш, бүлмә уртасына чыгып басты
Әллә нинди эчке бер көч аны ишек төбенә үк китерде Ул колак * салып тыңлап торды һәм, анда кем барлыгын инде төгәл белгән килеш, ? ирексездән йозак ачкычын борды Ишек шыгырдабрак ачылды
Чынлап та Сәйдәр иде анда
Фирәзә ирексездән куллары белән битен каплап артка чигенде *
Ишек төбендә яртылаш шәрә, пычракка һәм канга буялып бет- « кән Сәйдәр башын күтәрде
— Фир-рәзә,— диде Сәйдәр. Фир-рә-зә мин мин ке-е-еше * үт... үт-үтердем Ди-и-инәне
Фирәзәнең күргәне бар иде Сәйдәрнең чучка баласы хәленә төшеп = пычракта аунаган, исергән бакларын Мондый хәл бергә яшәгән • дәверләрендә икеме, өчме мәртәбә булды Аны берәү дә белмәде “ Хәзер дә Сәйдәр лаякыл исерек иде
Фирәзә кулларын битеннән аерып алды һәм ишек төбендә кызганычның кызганычына әйләнгән Сәйдәргә ни әйтергә белмәде Әмма аның йөрәге «дерт» итеп куйды Ни генә әйтсәң дә алар бит чирек гасырга якын бергә яшәделәр, бер урында йоклап, бер табактан ашадылар, бер һаваны суладылар, бердәмлеккә омтылган минутлары да аз булмады
— Кит аннан7 диде Фирәзә, ниһаять, телгә килеп.— Ничек’ Үт-үт-ердең? Чынлапмы’
Фирәзә тиз генә җылы халатын алып киде Ләкин аның калтырануы болай гына бетәрлек түгел иде Киресенчә, хәзер инде аның теше тешкә бәрелеп-бәрелеп ала чатлама суыкта кышкы урамга чыгарып ташланган көчек сыман шыңшыйсы килә иде
Ниһаять, әле генә Сәйдәр авызыннан чыккан сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитте Фирәзә
«Булыр, синнән булыр Андый эшкә сәләтле идең син Мине дә . теге вакытта Синең күзләреңдәге нәфрәтне күргән саен куы- рылып-куырылып куя идем», дип уйлап алды Фирәзә һәм ихтыяри көч белән калтыравын басарга тырышып, ишек куышында басып торган Сәйдәргә кычкырды
— Кабахәт! Син' Син' - Ул бугазыннан чыккан сүзләргә буылып торды — Шундый эшеңнән соң ничек итеп минем ишегем төбенә килергә батырчылык иттең’ Син син'
Фирәзәнең сүз запасы бетте аның теле дә әйләнерлек түгел иде Ирексездән нәрсәдер әйтергә тырышып авызын ачса да. аңардан әллә нинди ыңгырашу, мәгънәсез авазлардан башка нәрсә чыкмый
син мине коткар Син бит мине гел коткара * минем яшисем килә
күзләреннән яшь ага. авыз иде
Искәндәр бу якларның табигатен табигатькә, гомумән, безнең якларда ЛЙПГЭ жипла аунап яткан ташларга, ләргә җирдә ау б карауларын килгән көннәрдән үк
........... .......................
иде
Ә ишек төбендә Сәйдәр исә
— Фирәзә мин с.... .............. .................. .
идең Мине төрмәгә утыртма яме Минем Коткар, яме.—дип пышылдый, аның читләре төкерек-күбеккә манчыла бара
бигрәк тә латыш халкының вак-төяккә саналган нэрсә- I. сынган агач ботакларына.
Белмәгәч-күрмәгәч, нишлисең, килергә теләге дә булмагандыр инде. Ә бит бик кызганыч, мондагы яшәү рәвешен, кешеләрнең бер-бер- сенә, табигатькә, тарихка, үз гореф-гадәтләренә, борынгы биналарга, риваятьләргә мөнәсәбәтен күрмәү-белмәүдән бик күп нәрсә югалтабыз. Без, татарлар, мондый бай үрнәкне байтак кына туплар идек монда.
Чынлап та, гаҗәеп киң күңелле, әкият-риваятьләргә бала сыман табыну яши биредә, һәр нәрсәгә: тауга-үзәнгә, елга-ерганакка, чокыр-чакырга исем биреп, алай гына да түгел, һәр нәрсәнең үзенә матур-матур риваять-әкият уйлап чыгаралар. Иң гаҗәбе шунда: үзләре үк шушы әкиятләргә ышанып, алар турында җанлы нәрсә кебек итеп сөйләшәләр, күз карасы кебек кадерләп саклыйлар.
Кичә Искәндәр төшке аштан соң Сигулды үзәнлегендәге тау куышына барып чыкты. Болай караганда бер генә ис китәрлек нәрсәсе дә юк шикелле Безнең һәрнәрсәгә битарафланган, тауга — таш өеме, куышка — тау тишеге, агачка — утын, дип карарга күнеккән күңелләргә генә шулай икән бит ул. Шул ук куышны алыйк, андагы чишмәне алыйк. Үзенә күрә тарихы-риваяте бар Имеш, хәзер Искәндәр ял итә торган санаторийның төп бинасын зур бер граф сөекле кызына салып биргән Ул бина бик борынгы, хәзер әнә биек-биек диварлары гына тырпаешып торган, 1220 елларда салынган замок хәрабәләреннән алынган кирпечтән төзелгән. Имеш, кайчандыр әнә шушы замокның хуҗасы сугышларда озак йөргән бер вакытта моның яшь хатыны, ялгызлык газабына түзә алмыйча, моңа хыянәт иткән Ул кайткач, берәү эшне хуҗага җиткергән. Хуҗа исә, моңа бик нык ачуланып, үз намусына тап төшерүне күтәрә алмыйча, яшь хатынын менә шушы тау олтанына чокыр казытып тереләй күмеп калдырган, имеш. Тереләй күмелгән хатын ачынып-ачынып елаган-елаган, аның күз яшьләре тау олтанындагы чокыр-каберне тишеп-бәреп чыккан имеш Шуның күз яшьләре әле һаман да чишмә булып чыга, имеш Аның суы кышын да, җәен дә бер үк температураны саклый икән Тагын шунысы хак: хәзерге ир-егетләр, хатыннары хыянәт итмәсен өчен, шушы чишмәдә битләрен юып китәләр ди, имеш...
Менә бит гап-гади тау куышына карата нинди матур риваять уйлап чыгарганнар. Ә бит шушы риваятькә кешеләрнең ышанасы килә. Бу безнең битарафланган күңелебезне табигатькә якынайта, эш-шөгыль, j й-тойгыларга шифа сибеп тора.
Риваятьне бер латыш карты сөйләде һәм Искәндәрнең күңел биреп тыңлавын күргәч «Әгәр дә мәгәр ошаса, иртәгә кичкырын менә шушы күперчек өстендә очрашырбыз Мин сезгә Турайд Розасы һәлак булган чишмә һәм тау куышын гына түгел, ул Розаның каберен дә күрсәтермен Бер уңайдан андагы таш сыннар күргәзмәсен һәм Турайд замогының яңартып торгызылган кадәресен дә күрсәтермен, яңа легендалар да сөйләрмен»,— диде
Искәндәрнең уйлары әллә кайларга китте, табигать һәм яшәеш турындагы уйларга барып тоташты.
Күз алдына АЭС төзелешендәге вакыйга, реактор чокыры уңаеннан туздырылган авылның ялгызак агае белән булган вакыйга аерымачык килеп басты. Ул агайны кемнәр генә сүкмәде дә. нинди генә ялган-уйдырма вәгъдәләр белән чокыр уртасында япа-ялгыз тырпаеп калган өеннән чыгарырга тырышмады. Ә ул чыкмады, ата- бабалары утырган нигезне ташларга теләмәде. Кем белсен, бәлки ул алай гына уйламагандыр Бәлки ул агай бүтән авылдашлары бөтен уңайлыклары булган таш тартмаларга барып кергән чагында үз авылының туздырылуына, ата-бабасы нигезен кемнәр тарафыннандыр мәсхәрәләнүенә, ата-баба кадеренең актарылуына, атом дигән гыйфрит оялауга каршы протест белдергәндер9
Шулвакыг Искәндәр туктап калды Аның башына беренче тапкыр ә нигә кирәк соң ул Илләргә Җиргә халыкларга үлем газабы белән янаучы атом станцияләре7 Нигә кирәк7 Алардан башка да ничәмә-ничә гасырлар яшәгәннәр ич7 Үлем чәчүче Гыйфрит ничек инде прогресс булсын икән7 Ә бәлки әле без ул атом-гыйфритен хәвефсез итеп файдалы эшкә җигәрлек аң югарылыгына ирешмәгән- бездер7 Бездәге җавапсызлык, битарафлык әнә нинди олы һәлакәткә китерде Фәлән кеше генә үлде дип үз-үзебезне тынычландырырга тырышабыз да бит. ләкин бу нәрсә Искәндәр күргәннәрдән бик ерак, хаклыкка туры килмәслек ерак Нәрсә бу7 Битарафлыкмы7 Әллә? Искәндәр җавап эзләде Әгәр дә һәлакәтнең бетен зурлыгын ул китергән бәла-казаларны бары тик утыз чакрым әйләнәсендәге җирләргә генә кайтарып калдырырга тырышу аңлы рәвештә, югарыдагы җитәкчеләрнең хуплавына таянып эшләнсә7
Искәндәр кесәсеннән кулъяулыгын алды да маңгаена бәреп чыккан салкын тир тамчыларын тырышып-тырышып сөртергә кереште Ул, үз-үзен тыеп, фикерләвен каршылыксыз юнәлешкә кертеп җибәрмәкче иде Ләкин кая инде ул бер җирдән эз салып ага башлаган чишмәне туктату7 Киресенчә. Искәндәрнең фикер агышы үзе күреп белгән нәрсәләрне, аңында яткан дәлилләрне берәм-берәм тартып чыгарырга кереште һәм. ниһаять, беренче нәтиҗәне ясады халыкның соңгы елларда хезмәткә битараф каравы, һәркайда тантана кылып килгән гаделсезлек, кеше хокукларын тартып алу илне беркайчан да күрелмәгән җавапсызлыккә. хуҗасызлыкка китереп терәде Югыйсә, атом-төш реакторына Чернобыльдәгечә мөнәсәбәткә юл куюны ничек дип әйтергә7 һәлакәт булганнан соң берсеннән- берсе югарырак урыннарга бары тик әшәкелек аркасында гына үрмәләп менгән булыр-булмас кешеләрнең сәләтсезлеге. ихтыярсызлыгы куркынычны яшерергә омтылу, халыкка, илгә күрәләтә ялган хәбәр бирүне җинаять димичә, ни дип әйтергә мөмкин7
Ә үзебез яшәгән табигатькә мөнәсәбәт, аны ерткычларча туздыру, күрәләтә агулауны, суларга һава булмаган шәһәрләрдә халыкны алдап-йолдап тагын, тагын, тагын яңа химия гигантлары торгызуны ничек бәяләргә?
Умарта күче сыман гөжелдәгән бу уйлар-сораулардан Искәндәрнең җәһәннәм нурларында коенып алган һәм әле ныгып җитмәгән тәне искиткеч хәлсезлек тойды Иң мөһиме. Фидаяровның күкрәгендә типкән йөрәккә, баш миендәге фикерләү җисеменә, маңгаеннан дөньяга карап торган күзләренә әллә нәрсә булды Аларның тирә- юньдә. илдә, җирдә булган нәрсәләргә борчу-аптыраулы карашлары ачылып киткәндәй булды
— Юк. болай ярамый диде, ниһаять. Искәндәр үз-үзен кулга алып — Болай тиктомалдан бөтен нәрсәне дегет янәшәсенә салып бутарга ярамый Уйларга, өйрәнергә, асылына төшенергә кирәк бу сукмактан атлый бирде
Ул инде хәзер һәлакәт булган җирдән еракта. Гарәбә диңгез янын дагы оҗмах-бакчада сәламәтлеген ныгыта
D егетләп аның егетләр, аждаһа тирәсендә эшләгәннән соң тиешле дәвалауны узып. Ком, н, Аланга кайтып зши. Алар искә тоткач. Искәндәр шатланып кунды Егетләрне илкүләм хәтта доньякүлам бәхетсеалек аерата нык чыныктырды 6е|» ктгрд, Хәзер инде Револь кебек җилбәзәк кеше дв. башына ат типмагеи
сорауларның
Фидаяров. үзәнлектәге һәрнәрсәгә — каштан агачларына алар белән кочакланышып утырган таныш һәм күңелгә аерата якын каен нарга, аз гына арырак «Без дә монда синең кебек ял итәргә килеп адаштык», диешкәндәй моңаешып утырган биш-алты усакка^ үзе белмәгән-танымаган чәчәкләргә яңача карый-карый тигез асфальт
булса, яшәү мәгънәсе турында уйланыр. Ә бит чынлыкта Револь назлы сөяк булып үсүенә карамастан, ярыйсы ук нык егет булып чыкты Дөрес, теле аның фикереннән алданрак йөгерә, әмма бу кимчелектән арыныр ул. Егеткә ярдәм кирәк, яшәүнең мәгънәсен аңларга юнәлеш кирәк Элегрәк Искәндәр Ватан сугышы ветераннарының бердәмлегенә, дивизияләре, армияләре фронт коман-дующийлары аша уртаклык табулары, үзләре гомергә бер тапкыр күрмәгән кешеләрне арадашчы итеп бер-берсенең күңеленә юл ачуларына беркадәр гаҗәпләнеп карый һәм «Болар ихластан түгелдер»,— дип уйлаштыргалый иде Хәзер инде ул белә: уртак кайгы, бергә- бергә кичергән сынаулар кешене якынайта, туганлаштыра, аларның дуслыгын гомер-гомергә җитәрлек итә.
Чернобыльдә нибары атна-ун көн бергә эшләгән кешеләр дә әнә гомерлек туганга әверелделәр Искәндәр шифаханәдә яткан арада гына да Илдар. Остап. Револь ничә тапкыр килеп киттеләр. Хәзер инде Искәндәргә алардан да якын кеше юк сыман. Ярый, алар инде Искәндәр белән бергә килгән, аның кулы астында эшләгән кешеләр, ди. Ә бит аның янына бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә килде, үзләренең канын бирде.
Әйе, Фидаяров туган, утыз көн уразаның бер бәйрәме булмыйча калмый, синең тирәңдә һәрвакыт яхшы кешеләр яшәде. Син шулар белән бергә үстең Шуларга таянып кеше булдың. Дөрес, алар белән бер эздән йөргән бәндәләр сине БАМга, тайга урманнарын кисәргә җибәрде Анысы инде аның кеше гомеренә сирәк очрый торган хәл... Алары булмаса. яхшы кешеләрнең барлыгын кайдан белер идең?
Кинәт Искәндәр шатлыгыннан авызын ерып, көлеп җибәрде. «Ничек соң әле мин онытып торам»,— диде ул һәм чыгып киткәндә генә пинжәгенең эчке кесәсенә яшергән, Чернобыльгә адресланган, әмма, рәхмәт төшкере, Карапетян монда юллаган хатларны алды.
Аларның берсе — Фирәзәдән, икенчесе партия контроле комитетыннан иде.
Искәндәр Фирәзә хатын ачмакчы, иң әүвәл аны укымакчы иде, ләкин нәрсәдер аның кулыннан тотты шикелле Ул ирексездән Фирәзәнең хатын аска куеп, партия контроле комитетыннан килгән рәсми хатны өскә чыгарды Аны әйләндереп-тулгандырып карады. Әйтерсең, ул хатның конвертында ук мөһим, гаять кирәкле сүзләр язылгандыр да, Искәндәр аларны күрмичә-укымыйча калырга тиеш түгел иде Кирәк бит Дүрт ел буена БАМ ягының иксез-чиксез урманнарын кискән чакта ничек зарыгып көтте бит ул шул хат кисәген Ә бит ул чагында Ул чагында япа-ялгызы калып, бер җылы сүзгә мохтаҗ иде Әгәр дә мәгәр ул чагында килгән булса иде шушы хат' Нахак яла үзенең хыянәтен танып гафу үтенгән булса Искәндәр белә, ул, һичшиксез, яла ягучыларны гафу иткән һәм алар янына кайткан булыр иде. Әмма аның урынына БАМ тайгасындагы зонага хатыны Нәркизәнең никахтан ваз кичү турындагы рәнҗетүле язуы гына килде Искәндәрнең җаны телгәләнмәдеме соң ул чагында? Әле ничек, ничек кенә телгәләнде. Ул нәрсәләр күңелгә чуерташ булып утырган инде. Бәхеткә каршы, гомерлек түгел икән ул юшкын. Армиядәге командиры: «Чуерташ булып оешкан кайгыны вакыт дигән нәрсә тарттырып он итә аны»,— дип әйтә торган иде шул
Искәндәр, күңел түрендәге бер кылның тартылып-тартылып куюына карамастан, партия контроле комитетыннан килгән хатны укымаска, соңгарак калдырып торырга булды.
Тагын бераз хатка карап торды да. кискен хәрәкәтләр белән Гәрәбә диңгезгә таба ашкынучы Гауя елгасы аша салынган күпер такталарын сыгылдырып, урта бер җиргә кереп басты, суга төбәлеп тора башлады
Агымсу! Әй, агымсу, дәртле, сафлык-чисталыкка омтылучы агым-
су! Син һәрвакыт җитез, кыю һәм төрле хөсетлекләрдән өстен, мәрхәмәтле Күр әле, сиңа нинди генә кирәкмәс нәрсәләрне ташлыйлар’ Ләкин син алардан арыну серен беләсең. Син аларны ерак-еракларга алып китәсең, әллә нинди фильтрлар аша уздырасың, юасың, төбендәге төпкелләргә, чокыр-чакырларга тутырасың, үз-үзеңне һаман шулай сафландырасың Кеше заты да шулай бит' Аны да нинди генә ь нахак ялаларга салып, нинди генә әшәкелекләргә коендырсалар да. | ул барыбер үз йөрәгенең чисталыгын, гаделлеген, вөҗданының пакь- i леген саклау юлларын таба һәрхәлдә, туктаусыз шуңа омтыла 2 Искәндәр белә: кеше җанын сафландырып торучы нәрсәләрнең ♦ берсе — мәхәббәт тойгылары, аның бернинди нахакларга да бирешми * торган көчләре..
Искәндәр кулындагы икенче хатны ачты
бармый
Кыскасы. Искәндәр, сезнең яннан качып киткән Сәйдәр Динәне үтереп ташлаган
Без. Зез. дим Син бит белмисең әле Сез китеп озак т.. . 1мады. конмәрнең бе(И>ндә мин иртәнге бер мәлдә үземдәге үзгәрешне сиздем Мин . . х мтч л»ресдегтиә ышанырга да. ышанмаска да белмичә борчыла башладым Һәм i бпрчылуым трымлы да Чонки үзебезнең саф мәхәббәтебезгә хыянәт итеп, аның җммеия-и харап итүнең җәзасын кичереп яшәдем Озын сүзнең кыскасы, ул бар' ■ >*'■ >иг бәр бит >л <-ми«ң дәвамың бар Хәзер инде мин аны күземнең карасыдай еаы кчакмын Син Искәндәр һәрвакыт минеке идең Иң башлап минеке булдың бит си» К«>лмә елмайма.күңелемдә барын чынын язам Җиләкле аланындагы җаннан бирле син мимгяг а»ң Бер к ымы га икс кылыч сыймый диләр диюен, ләкин син минем йорәп мд ■ һәрвакыт яшәл* ң Инде син ничәмэ еллардан соң монда килеп ашка урнашкач та мин ү > бахгтт миең мине Ташламавын, язмыш бабайның ихтыяры белән кабат яныма килүен аңладым
Күп яздым инде Искәндәр укый-укый да арыгаюыңдыр Лаким бит имчәмә ничә елдан соң мин сиңа беремме хатымны язам ‘ -»р . ■ •'-!’ • и» ■ - ряаичвм да алмаган үзем ЯЗЫП-ЯЗЫП та ахыр чиге ертып ташлаганнарын санамаган Kaiai Шундый хәлләрне дә кмчерерге туры килде Фирәыңә Искммдәр. булды мимем дә андый чакларым Ченкм син минем йокысы* -I- " .изарым ’ м м -ңнарым булып бик озак, бик озак вакытлар яшадең Менә >»»1 л» я 1мам азтлар^яяып сине борчулы уйларга салмам дигән идем үземнең истә н к хатирәләрем - лән
ләнмәм дигән идем Менә түзеп булмады Күн< • м .. нтә ввада» ы ервм «ер тү|жяДВ сиңа булган назлау хисләре сине сагыныл-сагынып китүем һаман . ■< н кытыклы
Фи рәл яң- Ки ребеткәне ң •
- Да-а-а. хәлләр дисәк Д» хәлләр'- дид.- Искандер, савыгуга таба барса да. алего ныгып житнаган тәненнән «оч-куәтнен «ит» баш- лавын тоеп
■ Искәндәр1 Искәндәрем - Киребеткәнем минем' дип башлана иде Фирәзә хаты — Югалган яшьлегем, табылган мәхәббәтем минем Киткәнеңнән бирле ни гомер узды инде Ник бер хат кисеге килсен' Йокларга ятсам күхмремы мжы керми табынга утырсам, тамагымнан ризык үтми Сиңа сойлис’ • . <-1әрем әйтәсе серләрем Урал таулары хәтле Нигә язмыйсың ’ Белам 6. ләм иид< вакытың шаттыр Аннары бит син больницада ятасың ди. имеш Ә минем нинди хәлдә икәнл. г- ми-- уйлап карама дыңмы син? Балки, бәлки инде син минем барлыгымны да »иыг«.1исыадмр' Ярый ярый, иркә кайда — юләр шунда дигәндәй бераз иркәлән',• -м п-н.. бу <)нытмәгзмынмы Һушларыңнан язып больницада ятканыңны барысын да белам мин Искәндәр бел >м Сез киткәннән бирле ниндидер кайгы талады Кирәгемне Анда булган еггтл «рең дә берәм-берәм больницада ятып чыкканнар икән Алар инде эшләренә керештеләр Син яларга сөйләмәскә кушкансың ләкин, гафу ит Илдарның TI.IT» ачтырдым Остап белән Револең икесе беравыздан Бар да әйбәт, Фирәзә «пә әйбәт Ул аңда әллә нинди тәкъдимнәр белән йори. шуңа гына калды- дигән булалар, азаматлар
Искәндәр* Сиңа языйммы-юкмыдыр. тегәл генә белмим бәлки смн> борчуга салырмын Ләкин инде бездәгеләрнең барысы ди белгән ничәмә-ничә кон телләреннән тошер- мәгән коточкыч бер хәлне сойлим ай-лә. язам мин сиңа Йә. ходаем Кулым да
Р" Кайт. Искәндәр, савык та кайт, җаным Без сине икәүләшеп к< Кайт инде
Яшьлегебез Карурманындагыча сагынып
СОҢГЫ БАШЛАМ
Кичә генә һәр тарафта әбиләр чуагының алтынсу төсләргә күмелгән бер көне иде Көзге көннең сүрән кояшы әллә ни җылытып тормаса да, үзенең яктылыгы белән күңелгә бертөрле җиңеллек өстәп, өметләрне яңартып җибәрә иде.
Бүген исә күк йөзен тутыя сыман авыр болытлар томалап алган Аларның иге-чиге күренми, офык үзе дә, гадәттәгечә, күз нуры барып җитәрлек ераклыкта түгел, ә менә монда, якында гына. Бик телисең икән, йөгереп барып тотарга да мөмкин Моның өчен бары тик машинаның һәр ягы тимер-томыр белән уратып алынган тартмасыннан чыгарга гына кирәк.
Ләкин бу мөмкин эш түгел.
Моның өчен ирекле кеше булу кирәк. Беркайчан да югалмастай тоелган ирек юк хәзер Тынчурин өчен Ул кайдадыр еракта, әнә теге юл читеннән күп булса йөз илле, ике йөз аршин арасында җиргә ябырылып яткан офык артында.
Шулвакыт асфальт тасмасыннан тигез генә барган махсус машина — халык арасында каһәрләнгән, утыз җиденче елларда ук «кара козгын» дигән хәвефле исем тагылган ябык арба — як-якка чайкалып- талпынып алды, аннары рәттән икеме-өчме тапкыр сикертеп куйды Моңарчы шома гына барганга күрә, саклану чарасын күрмәгән, әрҗә идәненә беркетелгән эскәмиягә тотынмаган Тынчурин башта утырган урыныннан әллә ни аерылмаса да, икенче тапкыр сикерткән вакытта аның башы түбә калаена ук менеп төртелде һәм ул «кара козгын»ның шундый ук тимер идәненә тәгәрәп китте. Беравыктан ул: «Тор. 'нәрсә тәгәрәп ятасың, а7..»— дигән тавыштан күзләрен ачарга мәҗбүр булды.
Тормакчы булып талпынды Тынчурин, күнегелгән гадәт буенча кулларына таянмакчы итте. Ләкин аның куллары корсак өстендә сузылып яталар, аларны ни сәбәпледер аерып алып булмый иде.
«Тор, хәзер үк, үләксә!»— дигән тавыш та Сәйдәрне идәннән кузгата алмады.
Тимергә тимер чыкылдаганы, аннары тавыш килгән яктагы ишекнең шыгырдап ачылганы аңлашылды.
Тирә-юнь берьюлы яктырып китте, Тынчурин үзенең читлек тартмасында икәнлеген, ә тавыш иясе, конвойчы хәрбинең аңа таба иелеп үрелгәнен күрде.
«Качарга! Качарга кирәк!—дигән уй утлы яшен сыман ялтырап алды.— Качарга! Богауланган кулларны мә, ярдәм ит, тотып торгызчы», дип хәрбигә сузарга да, ул бөгелгәч шушы богау белән бар куәткә баш чүмеченә кундырырга2.. Ишек ачык, юлда яңгыр пычрагы... Артка сикереп төшәргә, аннары канауга тәгәрәргә!..»
Ләкин чиктән ашкан тәвәкәллек белән Тынчуринның баш миен ярып чыккан бу фикер ничек кинәт яралган булса, аннан да кинәтрәк икенче белән алмашынды
«Әгәр дә әгәр дә күрсәләр7. Кабинадагылар күрсә.’» Шунда ук атып үтерәчәкләр бит, кабахәтләр. Аларга акланырга менә дигән сәбәп ич бу. Болай да конвойның өлкәне Сәйдәргә «Син минем бөтен уй-планнарымны бозып ташладың, адәм актыгы’ Ялга китәсе идем, кулга төшкән билетны синең аркада тапшырырга туры килде»,—дип берничә тапкыр сүгенде. Хөкем залыннан алып чыккан араларда бер-ике тапкыр бәбәкләрен алартып терсәге белән кабыргасына ка- дап-кадап алды...
Конвойчы шул арада җитез хәрәкәт белән мәхбүснең якасыннан
2 СИЗО следственный изолятор
эләктерде һәм бер талпыну белән аны идәннән кубарып эскәмиягә ташлады Теге мескен аркасы һәм баш чүмече белән эскәмия аркасына, машинаның тимер кыршавына барып бәрелде Аның күз аллары томаланып куйды Кычкырудан ярдәм юклыгы ап-ачык иде Моны Тынчурин кулга алынып СИЗО'га китерелгән көнне үк аңлады. Дөресрәге, аңлаттылар ♦
Аны шундый ук машинада алып киттеләр Төнге тетрәнүләр- ? дән һәм Динәнең җан ачысы белән кычкырганда ачылган авызы, 2 акайган күз алмалары онытыла төшкәч. Тынчурин. нәрсә эшләгән- ; леген аңлар-аңламас хәлдә, ләкин баш миендәге ниндидер җепселләр • кушуына буйсынып, йортлар төзү-монтаж идарәсендәге бүлмәсенә л барып керде һәм, диспетчер белән каравылчының котын алып, Ширә- s мәттәге бүлекчәгә шалтыратты Ләкин телефоннан
— Дежурный сержант Ибраев тыңлый,— дигән шыксыз сүзләрне - ишетүгә, сул кулының канга манчылып тутык төсенә кергән бармагын ; аппарат төймәсенә басты.
Шундук аның уң кулы, пинжәк кесәсенә кереп, «тәмле» сигарет “ тутырылган тартманы эзләп тапты Хуҗасына буйсынырга теләмәгән бармаклары белән берсен алып авызына капты Кабызгычын эзләрлек хәле юк иде Каравылчы агайга акаеп карады Трестның баш инженеры Тынчуринны шундый куркыныч хәлдә күргән диспетчер хатын өстәлдә яткан шырпы кабын аңа таба шудырды
— Ни булды, Сезне нишләттеләр, иптәш Тынчурин. кыйнадылармы әллә ходаем7—диде дә тагын сүзсез калды Тынчуринның үзенә төбәлгән ямьсез карашыннан телен үк тешләде
Ул арада, бүлмәдәгеләрнең өчесен дә сискәндереп, өстәл өстендәге телефон аппараты үзчире тоткан кешедәй буыла-буыла шылтырарга кереште Диспетчер хатын, итәгенә ут капкан сыман ашыгып, телефон көпшәсен күтәрде
— Әйе, әйе, Көмеш Алан тыңлый,— диде ул — Көмеш Ал
Телефоннан килгән тавыш, төнге тынлыкта аеруча көчле яңгырап, бүлмәдәгеләрнең барысына да ишетелде
— Син нәрсә дип әле минем белән шаярасың, иптәш Камаева Ә? Ни булган, янгын чыкканмы, әллә сезнең төзелеп бетмәгән һәм бетәсе дә күренмәгән атомыгыз шартлаганмы дип торам
Диспетчер хатын милиция кизүенең һөҗүмен көтмәгән иде. аның утсибәрдән чәчелгән сүзләре арасына бер сүз кыстыра алмыйча торды Ләкин Камаева диспетчер булып юкка гына эшләми, төзүче- Транспортчылар һәм төзү кирәк-ярагы эшләп чыгаручы заводлардагы ишләре белән тел чарларга, талашырга-ызгышырга яхшы ук остарган иде ул.
— Мин түгел сиңа шалтыратучы. Ибраев. кирәгең бар иде Потың бер тиен,— дип үртәште һәм сержант яңадан утсибәрен көйләгәнче әйтеп салды: — Менә иптәш Тынчуринны үтерә язганнар, канга батырып кыйнаганнар
Тынчурин шулвакыт телефон көпшәсенә үрелде, кан укмашкан бармакларына карап укшып куйды һәм
— Ибраев. тизрәк, тизрәк килеп җитегез Мин Мин кеше үтердем — диде.
Ибраев тезелешнең баш инженеры Тынчуринны яхшы белә иде. шуңа күрә мондый хәбарне тиз генә баш мие аппаратыннан эшкар- теп чыгара алмады бугай
— Ша-ша-шаяртмагыз. иптәш Тынчурин Сезгә бәйләнделәрме Исерекләрме7
Тынчурин аны тыңлап бетермичә бүлдерде 1
— Ашык, Ибраев Мин кеше үтердем. Килеп кулга алыгыз... Ибраев һаман да ышанып бетә алмады, ахрысы.
— Нич-ч-чек. ничек үтердегез, иптәш Тынчурин?
Сәйдәр тагын:
— Килгәч күрерсез — диде дә телефон көпшәсен өстәлгә бәрде Ләкин янәшәдә торган диспетчер хатын аны өстәлгә төшеп җитте дигәндә генә тотып алырга өлгерде.
Баштагы ике тәүлектә аны Ширәмәттә тоттылар. Түбәнъярдан килгән прокуратура тикшерүчесе Гадилә Шибанскаяны ул элек тә белә иде Нык гәүдәле, ирләр арасында һәм җинаятьчеләр белән эшләүдән булса кирәк, ирләрнекенә охшаш тавышлы бу хатынның килеш-килбәте, эш-хәрәкәтләре дә беркадәр тупасланган иде. Ул Көмеш Аланга элек тә еш килеп йөрде, әледән-әле кылынган җинаятьләрне тикшерде Трест җитәкчеләренә дә кергәләде.
Баштагы көнне Тынчурин тикшерүче Шибанскаяга нәрсә сөйләгәнен. сорауларына нинди җавап биргәнен томанлы рәвештә генә хәтерли
Динә яшәгән квартирага алып барып, җинаятьне ничек кылуын күрсәтеп-сөйләп бирергә куштылар бугай. Ул күрсәтте, сөйләде, бер генә нәрсәне дә кире кагарга, яшереп калдырырга тырышмады. Аннары Тынчуринны тикшерү астында ятучылар зинданына илтеп яптылар
Беренче төнне үк күрмәгәнен күрде, ишетмәгәнен ишетте Тынчурин Ул инде бераз аңыша төшкән иде, зиндандагы бүлмәгә кертеп япкач, үзенең нинди хәлгә калуын да тирәнрәк аңлагандай булды Менә аны таш зинданга алып керделәр. Тимер ишекләр аның алдында шыгырдамый-нитми ачыла бардылар. «Майлаганнар» дигән уй каядыр китеп олакты. Ул арада борынга әчкелтем-тынчу ис килеп бәрелде Бу ис шундук таныш сигаретны хәтерләтте. Ирек- сездән кулларын кыймылдатып куйды, кичекмәстән кесәсенә керәсе килде Ләкин тимер богаулар «Хәер,— дип уйлап алды ул,— менә хәзер үземә тиешле таш капчыкка керәм Неужели шул килеш кертерләр? Мөгаен, салдырырлар Рәхәтләнеп тартып җибәрермен». Бу уй Тынчуринның кәефен күтәрде
Дөрес икән, ишек төбендә кулларындагы богауны салдырдылар...
Таш капчыкны әллә нинди соргылп-кызгылт яктылык томалап алган иде Тынчурин бусагадан керүгә аптырап, алга таба атламаска теләгәндәй, төртелеп калды Ләкин тимер ишек аның артына ярыйсы гына көчле итеп төртте һәм тоткынны ике адым алга атларга мәҗбүр итте Йозак шылтырап бикләнде
Тынчурин бүлмәдәге эңгер-меңгергә охшаш яктылыкка күнегә төште Шундук аның борынына тагын да әчерәк, гадәттә, әберәкәй тирәсендә була торган ис килеп капланды. Ул ирексездән борынын җыерды, шундук төчкереп тә җибәрде
— Карагыз әле бу адәм актыгына диде ярыйсы гына юан тавышлы берәү — Безнең аппартаментның саф һавасын ошатмаган була тагын Әйдүк, әйдүк, ип-п-п-тәш Тынчурин. рәхим итеп түрдән уз.
Яңа тоткын бу сүзләрнең үзенә төбәлгәнлеген аңламыйчарак торды. әмма тагын бераздан шул ук тавыш:
— Әйдүк, дим бит. Тынчурин. башыңны Көмеш Аландагы кебек югары тотып атла'— дип кабатлады.
Шунда гына Сәйдәр Тынчурин ике катлы рәт-рәт сәндерәләрне һә.м анда утыручы тоткыннарны бүлмәнең урта бер җирендә кырыл- ган-чокылган һәм тагын әллә ниләр эшләтеп бетерелгән өстәл, аның өстендә домино шакмаклары һәм таш идәннән кимендә ике метр биеклектәге тимер рәшәткәле, тар тәрәзәне күрде
— Әйдүк безнең янга рәхим ит. Тынчурин.— диде тагын бер тапкыр шул ук бер тавыш « Каян беләләр монда минем кем икәнлекне?»—
дип гаҗәпләнде Тынчурин.— Нинди «хата га эләккәнеңне беләсеңме икән соң син, ә, начальник?— Мәхбүс дәшми-тынмый гына торуында булды —Әй. әллә инде син шундый шәп *хата»га эләгүеңә шатланып телеңне йоттыңмы9 Бар әле, Серый . телен ачтыр әле шуның, сөйләшерлек ит әле.
Сул яктагы сәкедән матрос тельняжкасы кигән берәү торып бас- ♦ ты да. киерелеп-иснәнеп алганнан соң. ишек катында басып торган = Тынчурин янына атлады Аның кан баскан күзләре усал елтырый, ё сул як битен урталайга бүлеп торган кызгылт-күксел җәрәхәте сел- § кенеп-селкенеп ала иде.
— Йә. күрешик, сау-сәламәт килеп җиттеңме?—диде «Серый» х ике кулын берьюлы күрешергә сузып
Тынчурин күрешүнең халык арасында гадәти бер нәрсә икән- « леген белгәнгә, аны-моны уйламыйча, шулай ук ике кулын сузды * һәм шул ук мизгелдә ияк асты һәм күкрәк тирәсендә искиткеч авыр- 2 ту тойды Аннары ул алга таба бөгелеп тоште. ләкин шунда ук аның « маңгаена яңа көч килеп бәрелде һәм ул артка каерылып аварга кереш- - те • Нигә, ни өчен9»—дигән беркатлы уй теленә килмәкче иде бугай әмма баш чүмече тагын нәрсәгәдер бәрелүдән бермәлгә аңын югалтып торды Бу хәл озак дәвам итмәде, берничә секундтан Тынчурин авырлык белән булса да аякларына торып басты. Менә аны ниндидер бер көч җилтерәтеп алга таба алып китте һәм. ниһаять, ул үзенең артында урын барлыгын сизеп, чүгәләп утырырга кереште
— Йә, сәрхүш, татлы-затлы ризыгыңны безгә алып кердеңме9 Уртаклаш, әйдә
Мәхбүс Сәйдәр үзеннән нәрсә таләп итүләрен төшенмәде. Баш чүмеченнән аска таба кыймылдап төшкән җылыны тоеп, ирексездән кулын муенына куйды. Бармаклары юешкә тиде Кан. кан бит бу. башымны тиштеләр бит бу зиндан кортлары -.— дип уйлап алды ул һәм, күз аллары караңгыланып, чигәсендә әллә нинди бер кылның зыңгылдап тартылганын сизде. Шул ук мизгелдә ул әлегәчә күкрәгеннән кемнеңдер көчле кулы тотып торганны шәйләде һәм көтмәгәндә генә сикереп торды, торган уңайга баярак кына богаулардан арынган кулларын йодрыклап каршысындагы Серый ның корсагына төртте Мондый кискенлекне көтмәгән, каршылык күрсәтер, дип уйламаган.
Серый каршыдагы сәке астына кираркан барып төште
— Ого-го!— диде теге юан тавыш — Молодец егет икәнсең. Юкка гына начальник булып йөрмәгәнсең Туктагыз' Туктагыз дим бит сезгә! Яле. яле. Ах. анагыз Урыннарыгызга1 Егылганны типкәләми- ләр — дип кычкырды ул Сәйдәргә ташланган ике әзмәвергә
Тынчурин соңрак белде: мондагы тикшерү астында тотылучылар төрмәсендә генә түгел, байтак кына лагерьларда да үзенең хәйләкәрлеге. миһербансызлыгы белән танылган «Барин тавышы иде бу Ләкин шушы минутларда Тынчурин аңа рәхмәтле күзләре белән карады, чөнки ул хдлык телендә йөргән «сөймәгәнгә сөйкәлмә дигән хак сүзләрне белми иде Мәхбүсләр, теләр-теләмәс кенә, җаны уч төбенә китмәс әле диешеп, канәгатьсезлек белдерә-белдерә үз урыннарына таралган булдылар
Халык әйтмешли, һәр төкерек алтын түгел. Тынчурин әлегә рәхмәтле булса да Барин»ның төлке шулпасы эчертүен кайдан белсен. белми иде ул әлеге бәндәнең үзенә ниләр күрсәтәсем
— Йә. Сәйдәр Халилович, хәлләр ничек анда9 Көмеш Алан шәһәр төсенә кереп барамы9— дип сорады ул. Тынчурин беравык тын алгач
«Каян беләләр болар мине9»— дигән уй тагын бер кат Тынчурин- ньщ башына килде әмма аңына барып җитмәде Хәер, моны әле шушы таш капчыкта ятучылар да белми иде Гомумән, бик серле бүлмәләр
нең берсе иде бу Әгәр дә мәгәр Тынчурин белсә иде үзен кемнәр янына һәм иң түбән ният белән, кешелегенең иң соңгы тоткаларын сындырырга керткәннәрен. . Алай гынамы, «Барин» кичә үк, һава сулап кергәннән соң, бүлмәсендәге мәхбүсләргә «Иртәгә безгә яңа кош килә, аны сындырырга, бер сүзгә дә каршы килмәслек итәргә кирәк булыр-.— дип боерык биреп куюын каян белсен соң7 Зинданнарда ята- ята кыргый ерткычка әйләнгән бу бәндәләр, намусларын яшереп, законнарны таптау юлы белән югарырак үрмәләргә тырышучы зин-данчылар ясаган ташламалар хакына теләсә кемне сындырышырга, теләсә кемнең вөҗданына төкерергә, хәтта җәһәннәм төбенә олактырырга әзер иделәр. Тикшерү астындагы мәхбүсләрнең таш капчыкта кылынган золымнарын язар өчен стеналар да. сәке такталары да җитәрлек түгел иде шул.
— Ярый, син начальник булып йөргән чакларда, Сәйдәр Халилович. тәмле сигаретлар тартасың, дигәннәр иде. Әгәр дә мәгәр зиндан кортлары кесәләреңне актарганда алып калмаган булса, рәхим итеп сыйлап җибәр әле
— Рәхим итегез, рәхим итегез.— диде яклаучы табылудан күңеле нечкәрә башлаган Тынчурин.— Бер-ике булырга тиеш.— Ул кесәсенә тыгылды, ләкин гаҗәп, анда ник бернәрсә булсын, хәтта кулъяулыгы да юк. кесә төпләре тап-такыр иде.— Белмим, бар иде, алганнар бугай.— диде Тынчурин, гаепле кеше сыман тавышын мескен- ләндереп. Ләкин шул ук мизгелдә соңгы айларда рәхәтләр кичертеп яшәгән гашиш-әфьюнның исе аның борынын кытыкларга кереште. Ул ирексездән як-ягына каранып алды
— Ярый, ярый, бу кыргый тәкәләр шаярганнардыр Алар шулай бераз күңел ачып алырга яраталар инде.— диде «Барин» тамак төбе белән көлеп.— Әйдә, утыр, менә минекен кабыз Кабыз да, ни кылдың. таш капчыкка ни өчен каптың, сөйләп бир. бер тамчысын да яшермичә. Синең ихласлыгыңны белик Аннары аннары бит кешегә бушанып алу да кирәк. Сөйлә, күңелеңдә төен булып ятып калмасын.
Барин ның тамак төене тычкан кебек сикергәләп, уртлары уйнаклап ала. күзләрендәге шәфкатьсезлек тышка чыгарга әзер иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, кем арбасына утырсаң, шуның көен җырлый башлыйсың шул инде
— Мин Мәскәүдән кайтып төштем — дип башламакчы иде Тынчурин. баягы -Серый» аны бүлдерде.
— Алдашма, начальник, дөресен сөйлә. Син җәһәннәм булган урыннан. Чернобыльдән, безнең кебек беркатлы эш ишәкләрен ташлап. аучыдан качкан куян кебек калтыранып кайтып бара идең.
-Каян беләләр болар7-—дип уйлады Тынчурин исе китеп, үз тирәсенә тупланыбрак утырган кешеләргә ирексездән игътибар белән карап Ләкин алар арасында ул белгән, аның күзенә чалынган «эш ишәге» юк иде
Тынчурин тирән итеп бер-ике тапкыр тәмәке суырды һәм шул ук мизгелдә Барин- сигаретының да кибеттә сатыла торганнар кабыннан булмавын аңлады. Аның баш миенә кайнарлык менә башлады. күзләренә төс кергәндәй булды һәм. иң мөһиме, күңелендә ниндидер башбаштак барыберлек, алай гына да түгел, яңа бер тәвәккәллек кузгалып китте һәм ул үзе кылган җинаятьне, хәтерендә калганча, үз каланчасыннан торып, һәрбер төлке үз койрыгын мактар дигәндәй, сөйләргә кереште
Әйе. үзен агулаган әфьюннән авыз иткәч, теле ачылды аның. Баш-баштак миңгерәүләнү вакыт-вакыт әрнеп куйгалаган җанны майлап куйгандай итте Түгелгән тулы булмас, кылынган эш кире кайтмас, дип белмичә әйтмәгәннәр күрәсең Тынчурин, әле кайчан гына горурлыгы чиктән ашкан, тәкәбберлек һавалануыннан чыкмаган Тынчурин. хәзер таш капчык «Барин - ы алдында гына түгел, ул әйтмешли,
кыргый тәкәләр алдында да төчергәләнеп сөйли башлады.
Тыңлый беләләр икән, бүлдермәделәр.
Ниһаять, ул тынып калды, сөйләп бетерде, ләкин күңелендәгесен бушату аңа тамчы да җиңеллек китермәде. Әфьюн агуына томаланган акылы астында: күкрәк эчендә ниндидер чуерташ кыймылдап алгалады Үзе сөйләгән коточкыч вакыйга да аңының иң ерак бер * җиреннән саташулы төш шикеллерәк кенә үтеп китте. =
Кичке аш китерделәр. Тынчурин урыныннан кузгалмады чөнки f ул баягы ят әфьюннан соң аңлашылмас битарафлык хөкемендә иде з әле Шуңа карамастан. «Серый- аның алдына савыт китереп куйды. “ кулына кашык тоттырды Сәйдәр ирексездән кашыгына элеп ботка х алды, әмма мондый ботканы моңарчы бер мәртәбә дә ашамаганга кү- * рә, тамагыннан төшерә алмады Бераз шулай әвәләгәч, Тынчурин « ботка төерен авызыннан кашыгына чыгарды һәм төмсәләнеп савыт- * ка куйды. х
— һе. начальник, безнең ботка тамак төбегезгә төер булып утыра- " мыни?—диде -Серый -. аның кабыргасына төртеп.— Бармыймы7 Ди- - нә-матурны теге дөньяга кунакка җибәргәнче уйлыйлар аны. Ахмак, бүтән вакытларда соң ул. син Мәскәүләрдә кәеф-сафа корып йөргәндә, әллә буш утырган, сине көтеп байлыгына богау салган дисеңме? Ул чагында яраган бит. хәзер дә чуртым да булмаган булыр иде Тегесен куып чыгаралар да. икеләтә үчен алалар аның — шулай диде дә ихахайлап көлеп куйды «Серый». Аңа башкалар кушылды «Исе киткән икән, кара син аны нинди нәзберек-.— диештеләр
Эт йөгереген төлке сөймәс, авыру кеше көлке сөймәс, дигән борынгылар, Тынчуринда аларга кушылу уе юк иде
Ниһаять, кичке барлау узды, барысына да йокларга боерык бирделәр. Утның да әллә ниндие кабынды, таш капчык бүлмәсе, бигрәк тә сәкеләр тирәсе сәер караңгылыкка күмелде. Хәер. Тынчурин өчен бу гадәти хәлдер кебек тоелды
Барысы да урнашып беткәч. «Барин-ның шөбһәләндергәч, аңлашылмый торган боерыгы ишетелде
— «Серый-, синең чират бу юкәнең курысын төшерергә.— диде ул
Тынчурин янәшәсен дөгеләрнең җанланып куюларын, көлешеп алганнарын тойды. Ул да түгел, аның кулларын капшап тоттылар, башына нәрсәдер каплап сәкегә таба идерделәр. бастырыклап ук куйдылар Тәҗрибәсез Тынчурин карышмакчы булып селкенгәләп карады, ләкин, кая инде ул — корычтай нык куллардан ычкыну мөмкин түгел иде Кычкырмакчы. кемнәрнедер ярдәмгә чакырмак- чы иде Тынчурин. тик үз тавышын үзе дә ишетмәде, сыер мөгрәгәндәй тавыш кына чыгаргалады. Шулай да ул кемнеңдер кайсыдыр җиренә җилкәсе белән төртергә өлгерде Шундук башына япкан нәрсәне ачтылар һәм авызына сасы чүпрәк бәйләме тутырдылар Моннан соңгысын инде ул коточкыч төш кебек кенә хәтерләде Кемнәрнеңдер шәфкатьсез куллары аны чалбарыннан тартып чыгарды, йөзтүбән туңкаерга мәҗбүр итте
Ул һушыннан язды
Верзаман башына япкан нәрсәне алуларын, авызындагы сасы чүпрәкне гартын чыгаруларын, аннары тагын кулларын һәм аякларын ычкындыруларын тойды.
Тор. ягъни мәсәлән, урыныңа барып ят. начальник, товарыңның бәһасе төште, диде кемдер күкле-яшелле тавыш белән хихылдап - Йә. «Серый», начал ьник-кәләшең һәйбәтме, уңдыңмы аңардан7
Бәхетенә каршы, төннең икенче яртысында аңа бәйләнүче булмады Ләкин Тынчуринның мәсхарәләнгән тәне әллә нинди бер чоңгыл төбенә ташланган кебек бөтерелә, йөрәге йә кысыла, йә бөтенләй диярлек дуларга керешә, биредәге золымны кабул итәргә теләми иде
Байтак вакыт бимазаланып ятканнан соң Тынчурин йокыма башлады, хәтта йоклап киткәндәй булды Тик аның күзләре йомылды, әфьюн белән агуланган баш мие бер генә мизгелгә дә уйланудан туктамады.
Ниһаять, соңгы оч көндә Тынчурин үзе кылган җинаятьне күрде. Үз хәленең кызганыч бәхетсезлеге турындагы уйлар өере аның җанын калтыранып-тетрәнеп куярга мәҗбүр итте. Мондагы зиндан ерткычларының үзен имгәтеп ташлау ихтималлыгы бөтен тулылыгы белән чынбарлык булып алдына килеп басты
Бу бәндәнең зиһенендә дә, ниһаять, мәгънәле сораулар бер-бер артлы калкып чыктылар.
«Ә элек соң син. Тынчурин. шәфкать-иман турында уйлап та ка-рамыйча кешеләрне ялган шикаятьләр белән, үз юлыңнан түнтәрә барганнарыңны, ул кешеләрнең тормышларын вату-җимерүдән тәм табып яшәгәндә син бер дә » вакланып». кылган эшләреңнең нәтиҗәсе. кемнәргәдер җәбер-золым кылуларың хакында уйлап та тормадың. Янәшәңдәге иптәшләреңә <мөгез куюдан» ләззәт табу, аларның вөҗданнарына хыянәт итүне бернигә дә санамаган хатыннарын җиңүдән танавың югары йөрде. Син нишләп соң ул вакытта чырайсыз ябалак шикелле караңгыланып утырмадың? Ул чагында син рәхәттә, канәгатьлектә идең, үзең казыган базга үзең төшәсеңне уйлап та карамадың. Син бит Динәне дә вөҗдан белән санашмаска өйрәттең, соңрак әфьюн кабарга күндердең, ахыр чиге инде аның үзенә һәм ата- анасына кадерле җанын кыйдың. Ул чагында син намус-шәфкать, кылганнарың өчен ярлыкау эзләү турындагы уйларга кадәр барып җитмәдең. Җайлы сылтау таба белдең Хәзер генә синең җаның уч төбендә тора, кая барып бәрелергә белмичә, куак төбендәге куянныкы кебек дерелди Дөрес, синең үзеңнең дә мин-минлегеңә гомер буе сугып яшәүче табылды Син аның тәнен үзеңнеке иттең итүен, әмма җанына сукмак таба алмадың. Син анда, эшеңдә, үзеңә урын яулар өчен берсен көйләп, икенчесен сөйләп ышандырдың, ахыр чиге сыналган алымыңны кулландың — шикаять язарга керештең. Дөрес, анда да син астыртын эш иттең, кулыңны куймадың Ләкин заманасы шундый иде аның, шикаятьләргә, ачыктан-ачык әйткән сүзгә караганда, күбрәк ышаналар иде Әмма Фирәзә исемле хатынның ихтыяры сине бәйдә тота, тугарылырга ирек бирми иде әле. Ул сине кеше арасында кеше итеп яшәтә, синең эчеңә яшеренгән ерткычлык, гайре табигый тойгыларны тышка чыгармау серен белә иде. Ә инде Фирәзә сиңа кул селтәп, язмышың кулына ташлагач та син каты кура кебек сындың, югалдың, һәм шушы йомшаклыгыңны ерткычлык, куркаклык тойгылары җиңде . •
— Торырга, йокыдан торырга! Барыгызга да торырга!—дигән тавыш яңгырады
Тән җәзасын, аннан да бигрәк җан җәфасын кичереп яткан Тынчурин яңарак кына тынычлана башлаган, хәтта инде йокымсырый башлаган иде. әмма аның ми җисеме бик тиз уянып китте. Аның күзләрендәге ачуны күргән теге шакаллар шундук;
— О, ирекле илнең тикшерү астындагы ирексез гражданнары, карагыз әле безнең яшь киленебез дә күзләрен ачты Тик идәнгә төшәргә — кеше күзенә күренергә оялып тора, әдәп саклаган булып кылана.— диештеләр һәм араларыннан берсе ихахайлап көлә башлады. Аңа башкалары да кушылдылар.
■ Барин»ның кәефе шулай ук начар түгел иде бугай, ул шешенке кабаклы күзләренә елмаю әсәре кертергә тырышып әйтте:
— Яшь киленне идәнгә төшермиләр. «Хилый», аны күтәреп барып башын-битен юындыралар
Тынчуринны шундук урыныннан тартып төшерделәр ләкин ул идәнгә басарга өлгермәде, җилкәсенә сикерделәр, умыртка сөяге генә
түгел, муен тамыры да әллә нишләде Ул сыгылып төште, кайдадыр эчтә нәрсәседер өзелгән кебек булды һәм. күз аллары караңгыланып, идәнгә ауды. Ләкин бәхете бар икән Тынчуринның. бу юлы аны имгәтергә өлгермәделәр, ишекнең теге ягында тимергә тимер бәрелде. Комарланып җитмәгән мәхбүсләргә шул җитә калды, алар күз ачып йомган арада берни булмагандай шым булдылар. ♦
Сыкранып кына ишек ачылып китте күзәтүче һәм аның артында = тагын да бер шәүлә барлыгын абайладылар.
Ни хәл бу?— диде күзәтүче корычтай яңгыраган тавыш бе- 5 лән — Нинди тәртипсезлек биредә7
Барысы да « Барин ’га таба карадылар, ул. бары тик ул гына җа- * вап бирергә тиеш иде. күрәсең.
— Юк. гражданин начальник, нинди ыгы-зыгы булсын7— диде я «Барин» җилкәләрен җыерып.— Безнең «хатамда тулы тәртип. Әнә. х зекалыкка кандидат — гражданин Тынчурин ятагыннан сикереп төш- = мәкче иде дә. аягы таеп егылып китте.
— Алай гына булса, ярый,— дип. күзәтүче Сәйдәргә төбәлде— Чыгыгыз бирегә. Тынчурин — Аннары аптырап калган мәхбүскә карап: — Селкен, диләр. Охшап киттеме, чыгасы килмиме әллә.— дип ашыктырды Аның ирен читләрендә мыскыллы елмаю эленеп калды. Күзәтүче аны уздырып җибәрде һәм. артыннан чыгып, ишекне бикләргә кереште
Аны тикшерүче Гадилә Шибанская каршы алды. Күрәсең, ул биредә беренче тапкыр гына түгелдер инде. Тынчуринның өстен-башын. килеш-кыяфәтен күрүгә, төнлектән чыккан кеше кебек йөзе каралып китте
— Кем кушты, иптәш күзәтүче, тикшерү астындагы кешене таш капчыкның ул бүлмәсенә ябарга7 Сез соң тәртипне белмисезмени?— диде ул. Алар янына капитан киемендәге берәү килеп басты Хәзер инде Гадилә Шибанская аңа карап әйтте: — Нигә кирәк иде соң сезгә Тынчуринны пресс-хата гызга ябарга. Ул болай да кирәгеннән артыгын, бөтен вак-төяге белән сөйләп бирде ич инде
Капитан көлеп куйды
— Мин юк идем, кизүдәге иптәш яңа эшли башлаган кеше, белмәгәндер. иптәш Шибанская.— диде ул акланып.— Артык булмас кеше үтерүчегә —дип.өстәде аннары
— Белегез, иптәш капитан, бу эшләрегез бервакыт фаш ителер, кайберләрегезне себереп үк түгәрләр. — диде Шибанская ачуын яшермичә— Бу хакта бит инде күптән сүз бара, без капчыкта ятмый
— Ярый. ярый, иптәш тикшерүче, законның һәр хәрефенә ябышып ятуыгызны беләбез. Әйткәннәрегезне киләчәктә истә тотарбыз, гаепле кешене җәзага тартырбыз,— диде ул астыртын елмаюын яшермичә Үзегезгә җиңелрәк булсын дип тырышуыбыз бит югыйсә
Сорау алудан соң һәм аннары хөкем буласы көнгәчә Тынчуринны ике кешелек махсус мәхбүсләр бүлмәсенә ябып тоттылар
Ниләр генә уйламады, ниләрне генә башыннан кичермәде дә. нинди генә планнар кормады Тынчурин тикшерү барган көннәрендә Аның кәефе элек тә бер карасаң өтек, икенче карасаң — төтек була торган иде Монда да шушы сыйфаты үзенекен итте Берара ул хәтта кылган җинаяте өчен җәзасын алгач та моннан тизрәк качып кайту һәм көндәше Искәндәр Фидаяров белән элеккеге хатыны Фи-рәзәдән үч алу уе белән янды Берничә көннән аның башын Кеше үтергәнең өчен үзеңә дә атып үтерү җәзасын бирүләре ихтимал ,— дигән уй бораулапмы бораулый башлады Бу фикер аның башына шулхәтле көтмәгәндә килеп керде ки. хәтта ул берничә көнгә ашаудан калды Ләкин Тынчурин күптән белә иде суны мең кат кайнатсаң да куермый Бу халәттән дә ярыйсы гына тиз чыкты Әмма . күңелгә коткы салып торучы теге нэ'мэрсэдэн алай җиңел генә котылулары
гаять авыр икән Тынчуринның баштагы көннәрдә аңын югалтып, тәмам чиргә сабышырга җиткән чаклары да булды. Санчастька мөрәҗәгать итәргә туры килде Баш авыртуына, йокысызлыкка бик каты зарлангач, аңа хәлен бераз җиңеләйтердәй дару алырга рөхсәт иттеләр Алар гына, билгеле инде. Сәйдәрнең әфьюнгә өйрәнеп җиткән нервларына уңдй тәэсир ясый алмаган булыр иде Көтмәгәндә.. Ике кешелек камерада ятуының бишенчеме көнендә аңа Барин» кушуы буенча, -посылка китереп тоттырдылар... Шулай итеп, таш капчыкның беренче тетрәндергеч сынауларын узган Тынчурин Монда да яшәп була икән ләбаса».— дигән фикергә килде һәм киләчәктә үзе дә «Барин га әверелергә ант итте «Серый» сыман җәлладларга бирешмәскә, үзенең дә к е м икәнлеген танытырга карар кылды.
Ниһаять, хөкем көне җитте...
Тынчуринның үз тырышлыгы белән дә өлгертелгән һәм яңарак кына, ул инде тикшерү астында утырган көннәрдә, файдалануга бирелгән мәдәният сараеның зур залы халык белән шыгрым тулы иде.
Динәнең ата-анасын. туган-тумачаларын ул залга кертеп утыртуга танып алды Кайберләрен күргәне бар. кайсыларын күрмәгән иде. ләкин барыбер аларын да таныды Йөзләренә бәреп чыккан тирән кайгыдан таныды ул аларны Шул ук залда баш инженер кул астында эшләгән кешеләр дә килеп утырганнар. Әмма аларның йөзендәгеме укый алмады Сәйдәр: кызгану яки кызганмау хисләрен битарафлык битлеге каплаган иде
Тынчуринны махсус ясалган урынга утыртуга, залдагылар арасында пышылдап сөйләшүләр китте Ул сүзләрнең байтагы тын бүлмәдә ярыйсы гына ачык ишетелә иде
— Кабахәт, күр әле син аны. йөзе караны, бер генә дә үкенергә охшамаган моның килеш-килбәте
— Менә карарбыз, стенага терәп атарга алып чыга башласалар, йөзе үзгәрер әле
— Үлем җәзасы бирмәсләр, карга күзен карга чукымый аны. Әллә кайчан сатып алгандыр әле
Беравыктан. хөкем башланыр алдыннан була торган ыгы-зыгы узгач та. Тынчурин каш астыннан гына залдагы кешеләрне барларга кереште Танышларының карашы белән очрашканда ул үзенең элек- электән оялуны белмәгән күзләрен бик тиз читкә яшерергә өлгерде. Байтак кына шулай утыргач, гаепләү нәтиҗәләрен укып бетергәннән соң. эзләгән кешесенең залдагылар арасында юклыгына ышанды ул.
Юк. килмәгән, күрәсе килмәгән, димәк
Шулвакыт хакимнәр һәятенең башлыгы
— Шаһитларны тыңлый башлыйбыз Фирәзә Фидаярованы кертегез.— диде
Кара син аларны. ничек тиз тотканнар! Кай арада Фидаяровага әверелеп өлгергән ул?»—дип уйлап куйды Тынчурин аптырап.
Тагын ярты минут уздымы-юкты. залга башын гадәттәгечә югары тотып, кибаранә кыяфәттә Фирәзә килеп керде Карале бу кысыр кындыракны...»— димәкче иде Тынчурин. әмма аның карчыга күзләре Фирәзәнең гәүдәсе ярыйсы гына тулыланып, корсагы исә шар сыман түгәрәкләнеп киткәнлеген күрде һәм телен тешләде Дөрес, тагын бер мизгелдән аларның күзләре очрашты. Баярак, аны чакырырга кушкач та: «Берәр җылы сүз әйтер, бәлки»,— дип уйлаган иде. хәзер исә Фирәзәнең нәфрәтле карашын, аннан да бигрәк тәмам төеремләнеп җиткән корсагын күргәч. Тынчурин күңелендәге өмет чаткылары капыл сүнде. Шуннан соң инде ул Фирәзә ягына карамаска тырышты. Ләкин бу аның хәленнән килә торган эш түгел икән Әмма Фирәзә күзләренә туры карарга җитәрлек көч юк иде аңарда
Шаһитлар белгәннәрен сөйләделәр, артыгын әйтмәделәр, ләкин
ник берсе Тынчуринны аклау турында сыңар бер сүз ычкындырсын. Җитмәсә, трест исеменнән җәмәгатьчелек яклаучысын да хөкем башлангач кына чакыртып алдылар. «Көймәң комга терәлсә, тиз генә котылулары кыен инде ул,— диде аңа эчке бар тавыш.— Чынлап та, бүре хәтле бүредән бүрек ташлап кына котылырмын дип өметләнмәскә икән» *
Хәер. Тынчурин мондагыларның, бигрәк тә хатын-кызларның, ± үзен яклап сүз әйтмәсләрен белә иде Чөнки ул үзе кышын кар сора- л ган кешегә кар бирмәс булып кыланды. Кешенең бит аның матур- 5 матур сүзләренә генә карамыйлар, эшләренә карап тиешле бәясен - бирәләр. Кая инде ул адвокат хәтле адвокатның да яклау сүзендә * хөкем ияләренең күңелен йомшартырлык авазлар ишетелмәгәч., ч Мактаганнар иде, акчасын да алдан ук алганнар иде. ә чыгышы. * чыгышы төссез, яклау ягына китергән дәлилләре йомшак, аклаудан > битәр, гаепләүчеләргә өстәмә дәлил булырлык иде Шуңа күрә залда- £ гыларны да, хөкемчеләрне дә ышандырмады салкын сүзләр Тынчу- « ринның хөкем алдында яңартылган тормыш рәвеше, кешеләргә һәм ‘~ вазифаларына мөнәсәбәтеннән хасил булган сурәте, ахыр чиге, аның үз гаебен тулысынча танып торуы шул хәтле ачык һәм кире кагылгысыз иде ки... Борынгылар юкка гына - Качып китсәң дә чәчеп кит»,— димәгәннәр шул Тынчуринның исә үзе артыннан чәчелгән басу калдырырга вакыты да. теләге дә булмады
Ниһаять, хөкем карарын укыр минут та җитте.
— Торыгыз, судьялар килә!— дип кычкырдылар
Тынчурин баштарак бу боерыкка буйсынмаска уйлаган иде. әмма әллә нинди сихри бер көч аны урыныннан торып басарга мәҗбүр итте Залдагылар аягүрә басканнар иде инде. Менә эскәмия артлары, утыргыч такталары бәрелгән тавышлар, йөткеренүләр дә тынды
Тынчурин үз язмышындагы хәлиткеч минутларда кечерәебрәк калган, баскан урынына сеңә төшкән, җилкәләрен кысып, куырылыбрак калган иде Бу вакытта ул үзенең йөзен, анда хасил булган яңа җыерчыкларны, чаларган чәчләрен күрсә, билгеле ки. аптырап калган булыр иде. Чынлап та. адәм затын эш картайтмый, кайгы картайта. дип белмичә әйтми халык Хакимнәр һәятенең башлыгы күзлеген рәтләп, кулындагы кәгазьне тәртипкә китереп, җайлабрак тот-кан арада Тынчурин үзе дә сизмәстән кайчандыр әбисе өйрәткәндә күңеленә сеңеп калган доганы кабатларга кереште
Үзе кылган җинаятьнең бөтен тирәнлеген аңласа да. иң югары җәза бирмәсләр әле. дип өметләнә иде Тынчурин. Әмма гаепләү актын шаһитларның сүзләрен ишетеп, залда утыручыларның нәфрәтен тоеп, бигрәк тә Динәнең ата-анасы. туган-тумачаларының күз яшьләрен тыя алмауларына карап утыргач, прокурорның җинаять статьяларын санап чыгып, җинаятьче Сәйдәр Тынчуринны үлем җәзасына хокем итүләрен сорагач, аның йөрәге куркынып китте, омете киселә башлады
Шуңа карамастан, хокем карарының иң мөһим җөмләсен ни хәтле зарыгып көтмәсен, әйтелгән мизгелендә аны аңлап өлгермәде Тынчурин Бары тик УНӨЧ ЕЛ» дигән сүзләр генә аның ми җисеменә барып бәрелде һәм тәнен кайнарлыкка, иксез-чиксез шатлык эченә ташладылар
Менә хәзер — хөкемнән соң таш капчыкка сөрелгән Тынчурин конвойчы ишегендәге бәләкәй тәрәзәдән карап бара Якты дөньяга карап бара Ә дөнья бигрәкләр дә матур икән ләбаса Машина Ширә- мәт үреннән күтәрелә бугай Әйе. әйе. шушы таудан менеп бара Элек ул бу тауга менгәндә дә. төшкәндә дә тирә-яктагы хозурлыкны, матурлыкны күрми иде Сәйдәр күз алмаларын авырттырганчы текәлеп карады Ул туктаусыз яуган ымдык яңгыр аша борынгы авылның каралып калган йортларын күргәндәй булды Аның артында, әнә
теге якта. Тынчурин үз юлының иң ачы сәхифәләрен язган яңа кала — Көмеш Алан салынып ята. Хәзер инде аның Тынчуриннан башка гына зур шәһәр булып үсүе артык борчымый, чөнки ул кайчан да булса шунда кайтачагына ышана иде.
Вак тамчылар, ара-тирә ялтыравык кар тәңкәләре белән аралашып. юл буендагы агач яфракларына төшеп-төшеп куналар, ләкин аларның саргылт төсен агарта алмыйлар.
— Бик онытылып укыдың,— диде карт йомшак кына,— озак көтеп алган хат иде. ахрысы?
— Әйе шул.— диде Искәндәр, һәм ничектер ачылып, хатның кемнән булуын, анда ниләр язылганын сөйләп китте. Үзе хатны пөхтә генә бөкләп конвертына тыкты, аннары карт белән бергәләп ул күрсәткән якка таба атлады Ярты юлга җиткәч тә;— Без бит замок һәм Турайд Розасының каберен карарга барырга сөйләшкән идек,— дип картның исенә төшерде Карт аның бу дөнья һәм бу төштәге табигать хәлләреннән еракта икәнлеген аермачык күреп тора иде бугай.
— Ярый, алайса, драуг. әйдә, шунда таба юнәлик.— дип. Искәндәрнең яңадан хаттагы хәбәрләрне сөйли башлавына игътибарын юнәтте.
Ә Искәндәр сөйләде, үзенең соңгы елларда ниләр кичерүен. Көмеш Аланга кайткач та үзенең сабакташын һәм яшьлек мәхәббәте Фирәзәне очратуын сөйләде. Аннары Чернобыль һәлакәте, андагы хәлләргә күчте Ахырдан үзенең улы булачагын әйтте. Карт бу соңгы сүзне ишеткәч тә елмаеп куйды, ләкин Искәндәргә каршы төшмәде, йомшак тавышы белән: Йа. йа. йа . - дип. аның сүзен хуплый-хуплый атлады. Чөнки ул күзләрендә сагыш чаткылары хөкем сөргән бу кешене кичә үк якын итеп өлгергән иде инде «Шулай була бит ул,— дип уйлап барды карт эченнән генә.— Кайчагында, бигрәк тә күңелең тулып. бугазыңа таш төере утырган чакларда кемгә дә булса эч серләреңне сөйлисе, йөрәгеңә баскан авыр уйлардан арынасы килә, һәм бервакыт килеп җитә ки, син шуларны. эчең тулы сагышларны юлыңда очраган һәм синең карашыңча сер сыйдырырлык дип табылган кешегә актарасың. Шулай иткәндә генә синең күңелең бушап кала, җан газапларыннан бары тик шулай итеп кенә арынасың. Кешегә кеше кирәк, кеше кешегә дару, дип әйтүләре хак икән шул...»
Ниһаять. Искәндәр сүзеннән туктады Янәшәдә атлаган картка гаҗәпләнебрәк карап барды, аннары, үзалдына елмаеп-көлеп:
— Таныш булыйк әле. игелекле агай, минем исемем Искәндәр була.— дия-дия ике кулын сузды.
Карт аның артыннан кабатларга тырышып карады:
— Ис-ис.. кан-кан ..деер.— диде ул — Нәрсәне аңлата бу исем? Ниндидер бер таныш төсмере бар бу исемнең.
— Искәндәр, ягъни. Александр, бөек полководец Македонскийны Көнчыгыш халыклары шулай атаганнар.— диде Искәндәр.— Ә синең исемең ничек, игелекле агай?
— Син мине, драуг. Ис-ис-искандер. Тралмакс бабай диярсең. Монда мине һәммәсе шулай дип атый.
Алар, сөйләшә-сөйләшә. асфальт юл читендәге сукмактан тауга таба атладылар. Бераз баргач, яшеллеккә күмелеп утырган тирән ерганак төбенә төшеп җиттеләр, шул ук сукмак белән өскә күтәрелделәр дә. ниһаять, һәр ягын тирән чокыр-ерганаклар хасил иткән тауга менделәр.
— Менә ул безнең халыкның бик күп риваятьләренә кергән Турайд тавы.— диде Тралмакс бабай— Ул безнең тарихның буен- нан-буена килгән, азат-лык өчен көрәшләренең үзәге булган урыннарның да иң изгесе Турайд тавы — Турайд Розасының кабере.
Тралмакс бабай, шактый гына юл килүенә, таулы-чокырлы җир
дән атлавына карамастан, тигез сулый иде. Дөрес. Искәндәр дә бик үк бирешмәскә тырышты. Ул да инде озакка сузылган авырудан соң ныгый башлаган, әмма аның сулышы Тралмакс бабайныкы кебек тигез түгел, ул барыбер кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, маңгаендагы тир бөртекләрен сөртеп-сортеп ала, еш-еш сулый иде
Халык хәтерендә сакланган риваятькә караганда. Искәндер ♦ драуг, әнә шушы юкә төбендә Роза исемле бер кыз ята Аны без. ла- S тышлар, риваять итеп түгел, ә чынбарлыкта яшәгән итеп саныйбыз S Ул арада юкә төбендәге кара мәрмәр янына ук килеп бастылар. ? Анда, чынлап та. кайчандыр яшәгән һәм үлгән кешегә таш куелган һәм туган-үлгән еллары да язылган иде
— 1601 елда бу кальга янында, поляк белән шведлар сугышкан ~ бер вакытта, Турайд замогының хат йөртүчесе якын-тирәдәге мәр- - хүм бер хатынның нәни баласын асрамага алган Бу хәл яз көне май - аенда була һәм шуңа күрә ул кызның исемен Майя кушалар, ягъни 2 май аенда туган, май кызы Ниһаять, еллар үтә. кыз үсеп буйга җитә “ Якын-тирәдә генә түгел, хәтта тирә-күрше патшалыкларда да андый - гүзәл кыз булмый. Шуңа күрә ул кызга яңа исем — Роза исеме бирәләр. Егетләр, билгеле инде, шундый гүзәл кызга үлепләр гашыйк булалар. Ләкин Роза бу замокта бакчачы булып эшләгән Виктор исемле егетне йөрәгенә якын итә. Җәйге кичләрдә алар Гутман куышында очрашалар икән. 1620 елның көзендә алар кавышырга тиеш булалар. Ләкин Майя тарафыннан кире кагылган берәү, поляк армиясеннән качып киткән офицер Якубовский, кызны үзенеке итәргә карар кыла Ул кызны 6 августта төшке аш вакытында Гутман куышына килергә чакыра Виктор булып яза. Куышта кызны әлеге явыз һәм аның дусты Скудриц каршы алалар Кыз каршылык күрсәт- мәкче була, ләкин моның файдасыз икәнлеген бик тиз төшенгәч, хәйлә кормакчы итә. Усалларга булачак киявенең бүләге — кызыл ефәк яулыкны күрсәтә һәм: -Бу яулык тылсымлы көчкә ия Ул кешене яраланудан саклый , —ди Якубовскийга шушы яулыкны алырга һәм үзен җибәрергә куша Ләкин теге усал мондый нәрсәгә ышанмый Эшнең кирегә борылуын күргәч. Майя әлеге яулыкны муенына урый да Якубовскийның кылычына күрсәтеп: Ышанмасаң. орып кара . ди. Поляк икеләнә, әмма кызның муенына кылычы белән ора Кыз шундук егыла да ярасыннан аккан кан эчендә үлә. Моны күргәч. Якубовский вөҗдан газабына түзә алмый — урманга кереп асылына Җинаять урыныннан бакчачы Викторның балтасын табып алалар Майяны үтерүдә гаепләп, аны Ригага алып китәләр Ләкин полякның дусты Скудриц. хөкем алдына килеп, эшнең ничек булганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Бакчачы егетне азат итәләр
Искәндәр латыш карты сөйләгһн риваятьне, аннары борынгы замокны ничек торгызулары, аның тарихын бик озак тыңлап йөрде Латыш халкының үз тарихына, иҗатларына булган мөнәсәбәткә сокланды Шуның белән бергә, үз халкының мондый нәрсәләргә бөтенләй диярлек игътибар итмәвен исенә төшерде Борынгы бөек Бөл гар иленең башкаласы булып исәпләнгән Болгар һәм Биләр хәрабәләре аның күз алдыннан, бөтен фаҗигасе белән үттеләр
Татарстан җирендә генә дә дистәләгән яңа кала. КамАЗ һәм Тү бән Кама Нефтехимнең сансыз корылмаларын салдык Шушы котсыз корылмалар белән мактандык, аларның бөтен тирә-юньгә агу сибеп торучы икәнлеген искә дә кертеп чыгармадык Ә үз тарихыбызның көзгесе булырдай хатирә-хәрабәләрне яңартырга, аларны эзләп-эз- ләп табарга, музейлар оештырырга беребезнең дә башына килмәде Бу якларда, әнә нинди замокларны яңартырга йөзәр мең сум акча таба белгәннәр Ә без туздырылган, таратылган тарихи истәлегебезнең кыйпылчыкларын булса да җыярга иренәбез Яңа калалар төзибез, заводлар корабыз Шулар белән мактанабыз Табигатькә төзәлмәс
яра салабыз. . Хәзер исә тагын да хәтәррәген — гыйфритнең әнә нин- диен үз өебезгә кертергә җыенабыз. Моны күрәләтә эшлибез. Елан авызына үзлегеннән кергән җан ияләре диярсең...
Әле менә Чаллыярның ничәмә-ничә йөз еллар буена йөрткән исеме дә алыштырып җуя яздылар..
Искәндәр борынгы замок башнясының әйләнмәле баскычыннан менеп барганда әнә шул уйларыннан арына алмады.
Ниһаять, алар түгәрәк башняның иң өстәге күперчегенә менеп җиттеләр. «Ярык кайда — җил шунда», дигәнне раслагандай, биредә үтәли җил сызгыра иде.
Җир өстенә инде кичке караңгылык ябырылган, яшеллеккә сыенып утырган Сигулданың анда-санда гына ялтыраган утлары, бу бина биеклегеннән тонык кына күренәләр иде.
Искәндәр югарыга таба, күкнең иксез-чиксез йөзенә карады. Анда инде йолдызлар кабынган иде. «Чынлап та.— дип дәвам итте ул үзенең баягы уйларын.— төн никадәр караңгы булса, йолдызлар шулхәтле якты яна. Әнә бит, күк йөзендәге йолдызлар да җирдәге халыклар кебек: бер ишесе яктырак яна, матуррак җемелди, ә икенчеләре. нишләптер, тоныграк күренә. Аларның бер ишесе ялтырап кешеләргә юл күрсәтә, ә икенчеләре күзгә күренер-күренмәс тора. Ә инде өченчеләре әнә, әнә бит Яна да яна, күк йөзенең салкынлыгын җылытырга теләгәндәй эзләр сала-сала. җиргә таба ыргыла.. Аларның беришесе ерак, шуңа күрә дә тоныграк күренгән сыман тоела. Ләкин моңа карап алар йолдыз булудан туктамый. Алар барыбер үз тормышлары белән яши бирәләр. Кешеләр йолдызларны үзләренең юл күрсәтүчеләре итеп саныйлар, һәр кеше үз йолдызын сайлый һәм гомер буена шушы йолдызны якын итеп яши. Теге көнне, дөресрәге, төнне, алар — Искәндәр белән Фирәзә — яшьлек хыялларында гына калган Җиләкле аланда нәкъ шул хакта сөйләштеләр ләбаса. Бәлки, Фирәзә дә күк йөзенә карый-карый үз йолдызын эзлидер..
Шулвакыт Искәндәрнең күз алдына Фирәзәсе килеп басты.
Фирәзә, бәхетле һәм сагышлы елмаюын саклап, үзенең салмак, җиңел адымнары белән, гәүдәсен нәкъ яшьлектәге кебек төз тотып, Искәндәр янында йөри иде Аның килешле тегелгән күлмәге тәненә ятып, озын һәм шәфкатьле кулларын каплап тора. Сагышлы бәхет төсмерләре аның карашындагы серлелекне көчәйтә генә. Кашларының тигезсезлеге, алар арасындагы тирән җыерчык, сул кашының сизе- лер-сизелмәс кенә фаҗигале бөгелүе һәм агарынган иреннәре янындагы бер пар сагыш сыры, аның йөзенә хәзер дә сафлык һәм гүзәллек өстәп тора иде.
Искәндәр ихтыярлы-ихтыярсыз: «Син, Фирәзәм, хәзер дә минем өчен яшьлектәге кебек гүзәлләрнең гүзәле булып кала бирәсең. Тик ул вакытта минем өчен бердәнбер гүзәл чәчәк иде. Хәзер инде сине чәчәкләрнең иң гүзәле белән чагыштырып булмый, хәзер син. чәчәктән бигрәк, көзге ак каенга охшагансың! Кышкы салкыннар тимәгән, карала башламаган көмешлеге, алтынсу нурлар сибелгән яфракларның кабатланмас гүзәллеге сыман сокландыргыч син! Син — алдагы тормышымның ышанычлы йолдызы.
Хәзер инде Искәндәр төп-төгәл белә: яшәвеңнең максаты булырга тиеш Кеше бары тик максатка омтылырга бурычлы. Хәзер аңа зур максатыннан борылырга да. артка чигенергә дә ярамый. Моңа аның хакы юк. Чернобыль корбаннары кичермәс. Шушы максатка ирешкән очракта гына яшәүнең чын мәгънәсе булачак. Шул чагында гына үтә алмаслык карурманнарны, менә алмаслык кыя тауларны яуларга мөмкин. Тормыш каршылыклар кичереп яшәгәндә генә матур вә кыйммәтле ул.
Дубулты-Малесвка-Чаллыяр 1986—1989.