Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗИЗ МИРАС


Х.>с»н ага Туфанның үземдә калган. эле донья күрмәгән хатларым, шигырьләрен кабат-кабат укып, барлап утырам
Шулчак кул алдыма Хәсән ага Туфан үзе килеп баса Гүя көлә, гүя елмая Гадәте буенча «Сеңлем».—du, аркамнан сөя Күрешергә кулым сула Аның ирләр кулына хас булмаган йомшак кулларым учыма алу исемә төшкән саен узенә аерым бер тоемлау кичерәм Аны оныту мамкин түгел Мин Хәсән ага Туфанны, аралашып ияргәнгә күрә, шактый яхшы белам.
Шуның естенэ ирем, язучы Габдрахман Минский һәм аның миңа кадәр булган мәрхүмә хатыны Сәлимә апа белән алар озак еллардан бирле бер-берсенэ турылыклы яшьлек дуслары булганнар Миңа бу турыда Габдрахман Минский бик еш сөйли торган иде
Моңа X Туфанның илленче елларда Себердән Сәлимә апага язган хатлары да ачык мисал була ала
« Сезнең йорәктә җанны җылыта ала торган урын барлыгына ышана торган идем Ялгышмаганмын, — дип яза Хәсән ага бер хатымда - Сагындыра Сәлимә, шул кемнәр сагындыра Хәтерлисездер, ул чорда Калининдагы (Мипскийлар яшәгән урам Г М ) бәйрәмнәр, рәсемгә тошу — безнең уз бәйрәмебез бар иде. Әдәбият түгәрәге кичәсе конем кадерле бәйрәм көткән кебек көтеп ала идек Ул кабатланмас кемнәрме Такташыбыз. Кутуебыз һәм башкаларсыз кабатлап була мени имде алармы'»
Минскийлар белән Хәсән абыйларның гаилә дуслыгы. Хәсән Туфанны халык дошманы итеп гаепләсәләр дә. өзелмәгән Бер-берләренә булган якынлыкларын, ышанычлы дуслыкларын дәлилләүче мисаллар Хәсән Туфан хатларында куп
Мин журналның бу санында бирелгән хатның эчтәлегенә тукталмыйча. үземдә калган хатларның, шигырьләрнең кайберләреннән илекләр генә Нигером
«Менә шул. әкренләп җыеп, сезгә төрле циклдан аларның кайбер үрнәкләрен җибәрәм. дип яза Хәсән абый Алар әле. бәлки, үзгәрерләр Кайчин булса да бер чагыштырып каравы куңелле булыр Икенчедән, мин байтак җуйдым, югалттым Бу шәм калганнарының. хәзергә минем кулдагы дәфтәрдәгеләрнең югалуы, әйтик, юлда, поездда югалуы-урлануы яки уземнең уйламаганда үлеп калуым момкин Ә мимем дәфтәрләр бар да каралама (черновик) хәлендә »
Хәсән ага Туфанның Габдрахман Минскийга, Сәлимә апага язган хатлары чук-чук саламнардан генә тормый Аның һәрбер хаты узе бер документаль повесть кебек
« Әгәр, Сәлимә, без - Нәҗми. Такташ. Кутуй. мин һ б - әдәбиятка килеп кергән чагыбызда ук нормаль юлдан йөзгзм булсак, Маяковский. Блок. Есениндагы яңалыклар беләм мавыкмаган булсак, бүген үтелгән юлга борылып караганда кызарырга, оялырга туры килмәгән булыр иде Тукай исән калган булса, ахыр чиктә 111 Бабич исәм булса да.— бәлки алар безгә азынмаска, тузынмаска кирәкме искә төшергән булырлар иде Бәлки без Тукайдан читкә китәргә базмаган, аның янында калган булыр идек».
Хәзерге татар дөньясындагы проблемаларны Хәсән Туфан моннан 35-10 еллар элек күргән. Үленең карашларын язган
«Милли театр әсәрләре. әдәби әсәрләр Ләкин пьесалардагы тел халыкчанлыгы белән проза теленнән байтак иерыла имдг Телнең халык белән турыдан-туры катнашуы, табигый буларак, аны халыкчанлыкка юнәлтә Вакытлы матбугат та тормыш белән турыдан-туры әш итә Аны тормыш уз юлына бик нык әтәрә. тарта Шуңа карамастан, газеталар теле белән халык теле орасында шактый зур аерма бар һәм матбугат теле файдасына түгел»
Хәсән аганың Сәлимә апага язган хатлары Габдрахман Минскийлар- ның Бакудан яңадан Казанга күченеп йөргән елларына туры килә Бала белән Сәлимә апа алдан кайта Берничә айдан соң Габдрахман Минский үзе кайта Шуңа күрә Хәсән ага Туфан хатны Сәлимә апага юллагандыр
Аннан соц, замандашларының сөйләвенә караганда, Сәлимә апа югары, белемле врач һәм. гомумән, киц белел ле кеше булган Шулай булгач. Хәсән аганың, үз фикерен аның белән уртаклашуы да бик табигый. Аның естенә, Хәсән ага Туфан хат язып кына җибәрмәгән Икенче хаты белән дурт шигырен дә җибәргән
Күптән түгел мин редакция очен Сәлимә Алимова архивында сакланып калган Хәсән Туфан хатларын гарәп хәрефләреннән хәзерге укылышка кучереп чыктым Аларның гади хатлар гына тугел. искиткеч тирән, мөһим эчтәлекле хатлар икәненә тагын бер тапкыр инандым
Хәзер укучыларга шул хатларның берсен тәкъдим итәбез Бу хат Хәсән Туфанның Себердән кайтырга әзерләнгән көннәрендә язылган
Галия МИНСКАЯ
20 июнь 1956 ел
Бүген бездә иртәдән бирле. Сәлимә, көньягыннан җылы җил исә Беренче җылы җил Бәлки, далалар аша Каракомнан килә торгандыр
Нигәдер ул ярсып, гүяки үксеп исә
Аңа сүз кушасы, сорыйсы килә
— Нигә син шулай ярсыйсың, үксисең, җил’’ Бәлки мин уртаклаша ала торганмындыр. әйт син. җил әйт миңа1
һавада, җил өстендә — күксел сөрем Кояш сөрем пәрдәсе артында моңсуланып утыра, кайдадыр, горизонт аръягында, йөзләрчә чакрымнарга сузылган камышлыклар — Бараба камышлары яна булыр
һавада төтен исе
Миңа шунда хат китерделәр Тормыш, әдәм баласын җәфалый җәфалый да гүя уйга кала -Ә нигә мин шулай итәм’
Ул менә (тормыш) минем янда хәзер Чал башымны сыйпый Булдыра алсаң,— ди ул.— гафу ит син мине. Туфан сине җәфалауларымның берсе дә үз ихтыярым белән түгел ич Мин мәңгелектә матдәнең,— ни өчен икәне әле безгә билгеле булмаган.— серле кануннары буенча каядыр барам Мин үзем дә белмим, кая барам’ Нигә барам’ Нигә шулай' Мине дә ниндидер язмыш шулай әвәрә итә Гафу ит син мине. Кеше, менә мин сиңа бүләк алып килдем ди ул гүя
Конвертта бүләкнең кемнән икәне, адресы бар Ләкин мин аны танымаска (укый алмаска) тырышам Нигә шулай’ Белмим, тик хис итәм шулай яхшы, шулай күңелле
Тыштагы җил тавышы ишетелми инде Ул гүя. тынычланып тынып кала Әйтерсең. үзенә йөкләнгән миссияне үтәгән дә, инде ял итә. Аның тавышы, хатның беренче юлларыннан ук минем йөрәккә килеп кергән җылырак җил. кадерлерәк җил сулышы белән күмелә
«Җил. сәламнәр бармы, дип
Җилдән сәламнәр сорадым ■
Танышлар болар, танышлар Тик алар әллә үскәннәр, әллә яшәргәннәр. Әйтерсең. ирләр кулы белән җыелган чәчәкләр кызлар кулы белән җыештырылганнар Хатның тик шул төшендә туктыйм да (хат уку бәхетен, янәсе, озынгарак сузыйм). Себер илендәге нәни өйчекнең болдырына җилләр янына чыгам Җил инде сабыр, уйчан Бу җилдә, бәлки, еракта калган көннәрдә очраган җилләрнең -хәбәр бирмәгән, хәлне белмәгән» җилләрнең атомнары бардыр
Хат мине менә Кутуй бүлмәсенә алып керә Кутуй миңа бервакытны үзенең якын ике дусты турында — берсе Казанда, ә берсе Казанда түгел. Чаптагы хәл турында сөйләгән иде (Аларны мин дә бераз белә идем). Берәр серне хәбәр итәр очен түгел, ә тормышның матурлыкларын ярата белүче Кутуй «Менә бит Туфан, яшәүнең нинди ямьле яклары бар аның' —дигән фикерне әйтер очен генә сойләгән иде
— Казандагысы әйтә: -Кайтсын гына, кайда гына күрсәм, шунда хет мәйданда, урамда, хет театрда — бөтен халык алдында тотам да үбәм мин аны) »
— Беләсең. Кутуй.— дим мин аңа,—бу нигә шулай матур? Чөнки бу табигать кебек табигый, ул менә (табигать) көпә-көндез һавага ниндидер без танымаган алтын сүзләр яза да. беркем белән дә исәпләшеп тормыйча, бөтен Казанны гөрселдәтеп, тота да күкри, яисә Казанның кырый өйләре тирәсендәге шомыртлар, сиреньнәргә
ак һәм зәңгәр чатырлар кора: язын үтеп барышлый туктал галап ял ал. янәсе, яисә ул таләпләр, миләүшәләрнең хуш исләре аша безнең җаныбызга Нида кыла, кычкыра һәм җырлый Аның (Казандагысының) ул сүзе — табигатьнең шундый яклары белән бертуган, аерылгысыз бертуган лабаса'
Бу — 27 нче елларда иде.
Кутуй белән бу турыда без тагы да бер искә алып утырдык Бусы инде 39 нчы елларда иде.
Кайбер теләкнең. Кутуй. үтәлгәне түгел, үтәлмәгәне, рияллашканы түгел, идеал хәлендә калганы матуррак Шулай булганда ул озагырак яши, әйтерсең, үлемсезгә әверелә
Бер җыр бар ■ Исле гөлләр булып исләремә төшәсең1 >
Халык моңы. Кутуй. үзенең рияллашмаган идеалы турында әйтә бугай, рияллашканы турында аның, бәлки, моңардан да матуррак шигыре, поэтик сүзе бардыр Мин анысын белмим Ишеткәнем юк. ә бусын беләм
Кутуй Пушкинның Керн (А. Керн)га багышланган шигырен искә-телгә ала. Шуннан. без (Я помню чудное мгновенье) дән матурлык, эчке матурлык проблемасына күчәбез. Бу дусыбыз да. азмы сойләшкән. тормышның матурын да. матур түгелен дә бергә кичергән Кутуй да юк инде Менә шулай. Сәлимә, искә ала-ала, хатны укып чыктым
Тормыш гүя. «бәхиллисеңме, гафу итәсеңме мине бу бүләгем өчен!» дигәндәй, җавап кетеп тора өстәл янында Мин аңа әйтәм юк. сиңа рәнҗемим, кил син. кил. тормышым, якынрак Әгәр шулай туры килә икән, тартынма, җәфала син мине Тик син гомернең калган алдагы ягында тагын берничә кат шундый бүләк алып кил миңа
Сез минем һаман күз алдымда Нигәдер җирдә түгел, һавада, уйга калган хәлдә басып торасыз Сез дәшмисез, мин дә дәшмим Гүя без ятсынабыз Озак шулай эндәшми торганнан соң. Сезнең шул образыгыз алдында күңелгә килгән сүзләрне әйтәм. башны күтәреп. Сезгә карап
Әйт син күпкә, озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса Бу чиге юк озын мәңгелектә Бер генә кат яшибез ләса.
Сезнең бу хатыгыз әнә шул җылы сүзне алып килсен миңа
Мин шуны. Сәлимә. Сезнең хатны алган көндә 11 нче майда язып куйган идем Бу һич хат түгел әле. бу минем җанның монологы гына Ә минем Сезгә хат язасым килә Күпме коннәр үтте инде һаман яза алмыйм Ә Сез бит анда әллә ничә тапкыр инде, хат юкмы икән, диеп кереп чыккансыздыр Нигә соң ул язмый9 Сез менә аны ярты сүздән дә аңларсыз: Сезнең хат страшно яхшы хат минем очен Гадилегендәге гадилеге (бөеклеге) белән страшно Шуны Сезгә әйтәсе, туганнарча уртаклашасы килә Ә аны әйтергә ярамый Сез үзегезнең хатның искиткеч матур хат икәнен белмисез һәм Сез аны белмәскә тиешсез Белдегез исә Сезнең гадилектәге (непосредственное) матурлыкның өркүе, тартынуы, югалуы мөмкин Сез уйлагыз минем хат гадоти бер хат Анда артык искитәрлек бер нәрсә дә юк. Болар бар да Туфанның фантазиясе, башка берни дә түгел һәм Сез миңа ышаныгыз Мин җүләрлек белән рәттән торырга ярардай фантаст
Билләһи менә шулай!
Моңарга да ышанмасагыа. менә бары бер факт Әгәр дә Габдрахманга язган хатны укый алсагыз (мин ул хәрефләр белән чиксез начар язам) Сезнең хаттагы кайбер фикерләр һәм сүзләрнең инде минем йөрәк аша чагылганын күрерсез Ал арның берсен Сез имәннәр турындагы шигырьдә тоярсыз, икенчесе Галүси* турындагы сүздә икәнне мин Сезгә әйтмим Кайда икәнне үзегез табыгыз
Акыллы кеше сүземени инде бу' Юк. башы фантазия белән тулы җүләр сүзе бу Янәсе, ышаныгыз миңа ышанмаска ярыймени”
Сезгә инде бу аңлашылгандыр. акыллым Гөлүси. белән дә шундый ук хәл л.тл.омкл» »»»« кктлвШ-Р"» «“•₽“ ““
еыйпмЯеы |«рты ул ««..«.«I 6«т ™. >.«. ■«“»«““' - »«л~
КИЛӘ
•Гол үс о X Туфанның кыэы
Йорәк әйтә мин шуны язам Акыл әйтә: юк. язмыйсың, ярамый Шуннан аларның икесе арасында айлар буена тартыш бара Минем акыл ярыйсы, ә йорәк үзсүзле Бунтарь
Мин кайтканчы Гөлүсәнең таянычы булыгыз Башыннан сыйпагыз. Бу айның унында юлга чыгарга уйлый идем Туры килмәде Безнең бер фермада чума (кешегә тими), каты карантин Чума сүнүгә таба бара инде Бу ай ахырларында карантин аша үтү мөмкинлеге көтелә
Казанга кайту юлы буенда абыйлар бар Көтәләр
Июльнең беренче атнасы ахырларында Сезнең арада булырмын инде, шаять. Әгәр язсагыз (бу хат барган җиргә яки өйгә). Казандагы икенче тормышның беренче хаты булыр иде ул Мине анда «хат көтә- дигән уй юлны да күңеллеләндерәчәк
Казанга килүләренең берсендә Габдрахман миңа кызчыгыгызны югалтуның Сезгә чиксез авырлыгын аңлаткан иде Ә мин җүләр Сезне, шул сагышыгыз белән котларга әзер сагышлар, авырлыклар, алар безнең ише, кешегә лязем нәрсәләр диеп үк әйтә алмыйм, ләкин зарарсыз нәрсәләр Алар кешенең җанын баеталар Моны мин үз башымнан кичереп тә беләм һәм Җәлилнең Моабит дәфтәрләрендәге гомере дә моны кояш кебек ачык раслый
Сәрвәргә (Әдһәмова) һәм Әминә (Җәлил)гә телефон аша булса да миннән сәлам тапшырыгыз. Сәрвәр дә чиксез яхшы, матур йөрәкле. 36 нчы елда Тукай клубындагы зур җыелыш ахырында минем йөрәк баштан сыйпый торган кулга ничек мохтаҗ чагында. беренче буларак, керфекләре яшькә кунган хәлдә шул килгән иде минем яныма. Бу мәңге онытылмаячак.
Сезгә, биредән чыгып киткәнгә кадәр. Сезнең белән уртаклашасым килгән берничә шигырьчыкны җибәрү белән генә чикләнсәм дә. тагын бер язачакмын
Сәлимә. Сез курыкмагыз: бу хат чумасыз
Абдрахманга иске адреска яздым
Ул миңа — Минскии Сездән менә мин Абдрахман дияргә өйрәндем инде
Хушыгыз хәзергә
Тирән сагыну белән
Туфан.
Хәсән Туфанның бер шигырь-хаты
«Шәрыкта да. гарептә дә тиңе юк» дигән мәгънәдәге Коръән сүзләрен Зәйтүнә Мәү- лүдовага атап язган шигырендә Тукай искә ала. Биредә шуңа ишарә. Ред.
Редакциядән: Хәсән Туфан бу шигырь-хатын әдип Атилла Расихка 50 яшь тулу көннәрендә язган. Шигырь А Расих архивыннан алынып, беренче тапкыр басыла
Кадерле Атилла!
Иң яшьләр дә,— Аязларыбыз да. Саный бугай сине яшьтәшкә. Кайсы буын сине күбрәк сөя? Урын юктыр, бәлки, бәхәскә.
Зур яктамы, кече яктамы син?
Олы эшең әйтсен бу хакта:
Син иҗатың — чын сыйфатың белән Өлкән якта, Расих, зур якта.
Ихтирамлый сине олы буын. Таянырга лаек ир итеп.
һәм кочагын ача сиңа һәр җан. Талантыңа, Расих, тиң итеп.
Ихтирамлый — талант тәрәзәңдә Иҗат балкып торган өчен дә: Зәйтүнәнең —
«Ла шәргыйя вә ла гарбиянең»1 Туган улы булган өчен дә. Отеллога синең, Атиллабыз, Булмаса да һичбер катнашың, Иҗаттагы биттә сине, җаным, Яголардан алла сакласын.
X. Туфан. 17. IX. 66
Гомәр Хәйям робагыйлары
Хәсән Туфан тәрҗемәсе
Ф
Кайчангача кайгырачак, көячәксең?
Кайгы төяп кәрвангамы китәчәксең?
Язмышлар бит без дигәнчә түгел алар. Сайла, ирән‡, сабырлыкның ирләрчәсен.
Ф
Бу галәмнең иске кәрван сарае бу,
Көн белән төн тулпарының араны бу.
Йөзләп Җәмшид* ду китереп бәйрәм иткән.
Йөз Бәһрамның§ гүргә киткән мәйданы бу.
Бу дөньяның чын баласы без ул, без ул. Бу җиһанның күз карасы без ул. без ул. Әгәр дә бу - боҗра Галәм йөзек булса.
Ул йөзекнең гәүһәр кашы — без ул, без ул!
Тик сер итеп кенә миңа әйтте Галәм.
- Язмышны бит син язгансың! димә. адәм.
Әгәр тәкъдир минем кулда булса иде,—
Туктар идем мәңге бушка әйләнүдән.
Белә иде, алдан белә иде Хода,
Минем ниләр кыласымны менә монда: Ул бит үзе язган иде язмышымны. Ә мәхшәрдә нигә мине җәза кыла?
«
Бу дәү Яшәү тик серләрдән яралган ла.
Сер гәүһәрен тишә алган кем бар анда'’
Кемдер, нидер әйткән «сәүдә» өчен генә,— Яшәү ни ул? Кем соң шуны әйтә ала?!

Кемдер — килә, алга уза — бу бит мин! дип. Мал-мөлкәткә кулын суза бу бит мин! дип Бөтен яктан эшләр бик шәп мәлдә генә.
Кинәт Әҗәл килеп чыга бу бит Мин' дип
‡ Иран ир дип, чын кеше дип әйтергә мөмкин булган зат
• Тәяммим — су булмаганда тузан-туфрак белән тәһарәт алу.
• Хозер — мифик Хозер Ильяс
*
Түбәләрдән — түбәннәргә сөргән мәлдә. Синең белән киңәшәләр димсең әллә? — Бүген — берәр сәбәп уйлап чыгаралар, Ә иртәгә — ашыралар гамәлләргә.
&
Кулны-битне тәяммимләп** тузан белән. Мәй чүлмәген капласагыз җилән белән. Сезгә, бәлки, кире кайтыр менә шунда Хәрабәдә харап булган узган көннәр?..
*
Мәшһүр булсаң, көнләшәләр, үчләнәләр. Дәрвиш булып тыйнак торсаң, шикләнәләр. Хозерсыман* күзгә күренмәсәң генә Бераз гамьсез яшәп була бездә мәгәр.
*
Терекнең дә, үлекнең дә раббесе — син. Безне баскан күгеңнең дә раббесе — син. Ә мин менә — кара йөзле гасый бәндәң. Мине шундый зат кылучы, акмы соң — син?!
«
Берсе — динне, берсе - фәнне хуплый торган Ике аваз уртасында басып торам.
Куркып куям: «Тегесе дә һәм бусы да — Дөрес түгел!»— дигән аваз килерсыман.
Базардагы күзә* бүген телгә килде:
Үз хәлләрен, үткәннәрен сөйләп бирде:
— Мин шаһ идем, кулда тулы алтын кадах**,— Ә мин бүген — бер исерекнең колы инде...
Нигә бәндә маллар җыя бу чүлләрдә?— Бу галәмдә кеше мәңге тора мәллә?!
Бездәге җан — ул бит фәкать — тик әманәт,— Әманәт бит синең милек түгел, бәндә!
**Күзә — эчемлек савыты, кувшин. •• Кадах — рюмка.
&
Ачык курам хәлен бүген бу дөньяның: Бәхетсезлек баскан аның бөтен ягын!.. Гомер буе кылганымның, кырганымның. Сөбханалла, җимерәчәкләр тиздән барын.
Безгә язган «яшәү»ләрне, «әҗәл»ләрне Үзгәртергә әллә берәр әмәл бармы’’! «Тәкъдир» — синең балавызың түгел бит ул. Үз җаена яраштырып булмый аны.
Мәгълүм безгә, «тәкъдир», синең кылган эшең. Җәбер, золым чатыры синең торган төшең.
Яманга - аш. ә яхшыга — тик таш синдә,— Синең бу хәл — гик түбәнлек түгелме соң?!
е
Сер пәрдәсе аръягына эзләр кайда? Җаны кайчан китәчәген белгән кайда? Кереп кунар куыш бары җир куены... Бу әкиятнең очын күргән күзләр кайда?
«
Башйотарның — әллә туйдым дигәне бар?— Бу язмышны кемнең әле җиңгәне бар? йотылмадым бит әле дип тынычланма: Сиңа бары нәүбәт кенә җитәсе бар
Әгәр гадел булса иде эшең, фәләꆆ.- Риза булыр иде һәрбер кешең, фәләк. Яхшыларны язмыш белән рәнҗетмәскә. Гаделлеккә җитмидер шул көчең, фәләк?
Дәрвишсыман. җил кумасаң — эшең уңмас, Каның белән бит юмасаң эшең уңмас. Ү I исмсңнән танып, әгәр. Мәҗнүисыман. Үз-үзеңне җуимасаң син эшең уңмас
«
И. ходаем. син рәхимсең, син киң җанлы. Сөрдең әмма җәннәтеңнән мин-бунтарьны.
†† Фәләк язмыш, тәкъдир.
Буйсынганны — кем дә аны гафу итә, Кәрим булсаң, кичер мине — карышканны.
&
Бу дөньяга, узгынчыга, бирмә ирек.
Яшәмикче аңа һаман башлар иеп. Язмышларның «азмыш»лары кимрәк булса. Бәлки без дә бу дөньяга килмәс идек.
Нигә, фәләк, миңа һөҗүм кыласың син! Нигә минем бәхетем кәефен кырасың син? Миңа каршы искән җилне — утка әверел. Эчкән суга — тузан-туфрак тутырасың син.
*
Без — курчаклар. Фәләк исә — безнең хуҗа. Курчак итеп, бераз уйнап алып, гүя, Безне бераз сикертә дә келәмендә. Берәм-берәм «сандыгына» салып куя.
Кулның берсе — коръәндә дә, берсе — җамда: Безнең күңел — я хәләлдә, я хәрамда. Фирәзәдәй күк астында яшәсәк тә, Чын кяфер дә түгел бит без. мөселман да.
*
Гөнаһлансак, ходай аны кичерәмени?
Җан каралса, күңелгә нур сибәмени?
Җәннәтне бит намаз укып түләп алам,—
Ходай аны бушлай гына бирәмени?
— Син — философ!— диде миңа бер дошманым. Ходай белә.— бу сүзе бит ялган аның.
Андый булсам, ошбу хәсрәт сараена Килер идемени минем газиз җаным?
Мәңге гөле — бәхетең булып борнаса да. Яшәү. Хәйям, тик тар кием була барса,— Тән чатырыңның ышыгына таянма син: Казыклары дүртесе дә черек ласа.
Фәннәр тулган зиһенем, хәтерем сараенда, Мин белмәгән серең юктыр, бәлки, дөнья.
Җитмеш икс ел буена өйрәндем мин, һәм берни дә белмәвемне белдем шунда.
Шәкерт булып килдек тә без бу дөньяга. Остаз булып гомер иттек зур юлларда. Без — туфрактан туган идек Киттек инде,— Менә тагын — кайттык инде без шуңарга
Без — ак идек, дөнья, синдә каралдык без. Көләч идек — басты йөзне караңгы төс. Түккән яшьләр йөрәкләрне көйдерделәр, Исраф булып, туфрак белән канландык без.
Без үләрбез — без китәрбез, җиһан — китмәс. Адәм киткәч дөнья нишләр икән?— димәс, Безгәчә дә мәңгеләрчә яшәгән ул. Безнең китү аңа һич тә зыян итмәс.
*
Китәм инде, дөнья, синнән, китәм менә, Ышандырдың — золым йорты икәнеңә. Кем үлемнән качып-посып кала ала. Шул сөенсен — минем моннан киткәнемә.

Бу яшәүдә — нигез кайда, мәгънә кайда? — Үлгән мәлне һәрбер бәгырь бата канга. Ахирәттән беркемнең дә кайтканы юк,— Кемдер кайтса, сойләр иде ни хәл анда...
е
Бу җиһанның асыл серен белгәннәргә Шатлык, хәсрәт икесе дә бер үк нәрсә Яхшы-яман. дәрт һәм дәрман бер өзлексез Үтеп кенә китеп тора мәңгеләргә.

Көн-төн кәрван үтеп барган юл чатында Кем бар кайткан, юл хәлләрен сорашырга... Әй, берни дә калдырмагыз, китүчеләр Берәү дә бит кайтмаячак инде монда.
Түгәрәк бер боҗра булган бу дөньяның. Башы да юк, ахыры да юктыр аның...
һичбер кемнең әйткәне юк, адәм, сиңа: Кайдан килдең, кайда илтә китәр ягың?..
Тынган инде, зират, синең һәммә кешең. Бөртек-бөртек туфрак инде һәрбер җисем. Нинди хикмәт ширбәт эчкән икән алар, «Мәхшәр»гәчә берни белми «йоклар» өчен?
«
Мәгънәләрнең саф энҗесен тиште алар. Хода кем дип, көн-төн фикер итте алар, Тик әзәлнең йомгак очын тапмый гына Берәм-берәм мәңгелеккә китте алар.