Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕРӘШИД ХӘЗРӘТ ИБРАҺИМОВ


Габдерәшид хәзрәт Гомәр углы Ибраһимов җәнабләре 1857 ел Сибириядә Тара шәһәрендә дөньяга
килмеш. Габдерәшид хәзрәт ибтидаи гыйлемен Тарага якын урыс авылында укып, сонра Табул. Казан
вилаятьләрендәге мәдрәсәләрдә гыйлем тәхсил итмеш.
Шуннан соң Урта Азиядә казакълар арасында муллалык-могаллимлек итеп йөрде. Шулай йөреп бераз
акча җыйганнан соң 1880 ел Хиҗазга сәфәр итеп «Мәдинәи мөнәүвәрә»гә барып керде. Анда дүрт ел кадәр
гыйлем тәхсил итеп Тара шәһәренә кайтты. Тарага имам вә мөдәррис булды. 1892 ел Уфада Духовный
собраниядә казыйлык хезмәте итәргә чакырылды. Мөфти Солтанов хаҗ сәфәренә киттектә мөфтилек
хезмәтен үтәп торды. Ел ярым казый булып торганнан соң казыйлыктан истигъфа итеп Истанбулга китте.
1896 елда тагы Тарага кайтып яңадан Хиҗазга. аннан һиндстанга сәяхәт итте. 1899 елда Русиягә кайтып
Петроград шәһәрендә «Миръат» исемле, арабызда булган бозыклыкларны тәнкыйть иткән, киләчәгебезгә
юл күрсәткән әсәрләрен нәшер итте. Бу әсәре барысы 18 кисәк булып туктады. Шуннан соң 1905 ел
ахырында «Өлфәт» гәзитәсен нәшер итә башлады. Бу гәзитәсе илә Русия мөселманнарының бөтенесен
үзенә каратып алса да «Өлфәт» күп яши алмады — ел ярымнан соң хөкүмәт тарафыннан туктатылды. Шул
вакытта шәкертләр очен хас «Әт-тилмиз» исемендә чыгара торган мәҗәлләсе дә яши алмады - туктады.
Шуннан соң «Өлфәт* урнына «Нәҗат» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга башласа да. бер-ике номердан
ары бармый, хөкүмәт тук-
Шул вакытларында үзенең бөтен фикерен мәйданга куйган «Автономия» дш-ән әсәрен чыгарды.
Рәшид хәзрәтнең бу әсәре хәзерге кондә «федерация» ди торган барыбызның да сүз башы иде Рәшид
хәзрәт шул фикерне шундый кысык-николай заманында ук кычкырган иде(ләкин ул заманда ул фикерне
көлке генә санадылар). Шуннан соң Рәшид хәзрәт Сибириягә. аннан Япониягә сәяхәт итте. Аннан
һиндстаннар аша Төркиягә кайтты. Төр- киядә «Сыйрател-мөстәкыйм» исемендә бер мәҗәллә дә
чыгардылар. Япониягә сәяхәтен күрсәткән «Дур галәм» исем<ндә бер сәяхәтнамә язды. 1917 елда
Истанбулдан гомуми конференциягә дип Истокһүлм шәһәренә килд< . Буйдан, анда кешеләр чакырып, хат
язды.
Рәшид хәзрәтнең Мантыйк тәрҗемәсе. Чулпан йолдызы, Әл-котып Әш-шнмали, Мең бер хәдис
тәрҗемәсе. Тәрҗемәи хәлем. Мохтәсар тарих гомуми, һәркемгә кирәк, Вөҗдан мө- хакамәсе. Мең өч йөз
сәнәлек нәзыйрә, Гыйльме халь тыйбби. Сабах садыйк. Доронкинга рәддия кеби гыйльми әсәрләре дә күп
булды.
Рәшид хәзрәт, гомумән, гыйльми вә әдәби эшләргә караганда сәяси эшләрне артык күрде. Сәяси
эшләрдә әйтәсе сүзен һич курыкмый әйтте, язды, сөйләде.
Шулай итеп. Рәшид хәзрәт. «Миръат». «Өлфәт »ләре илә бер әдип бабабыз саналса, «Автономия»сс
илә сәяси бабабыз да санала.
Исхакый Гатаулла. Әдәбият юллары (Рөшди мәдрәсәләребез өчен дәреслек).
Казан. 1920. 110-111 битләр.
Журнал өчен текстны Җәүдәт Миннуллин һәм Рәиф Мәрданов әзерләде.
Сүзлек һәм искәрмәләр: ибтидаи — башлангыч; тәхсил — гыйлем алу; ви- лаять өлкә. губерна; казый
дини судья; мөфти ислам дине таралган илләрдә югары дәрәҗәле рухани; истигъфа — хезмәттән азат
ителү, эштән чыгу; миръат — көзге; әт-тилмиз — шәкерт; нажат- котылу, исән калу, сыйраз - юл. күпер;
мөстәкыйм — туры. төз. дөрес, чын; мәҗәллә журнал, җыентык; дур галәм дөнья җирләре: мәҗмуга - җы-
ентык. альманах, журнал: мантыйк — формаль логика, мохтәсар — кыска, кыскача; мөхакамә — судта
тикшерү, хөкем чыгару; сәнә — ел. н.чыирә - үрнәк, өлге; тыйбби — медицинага бәйләнешле; сабах — иртә,
таң; садыйк — туры, дөрес, чын. эчкерсез; рәддия — кире кагу, юкка чыгару.
Габдерәшнд Гомәр улы Ибраһимов — татар җәмәгать эшлеклесе, публицист.
Истокһүлм — Стокгольм.