БӘҺАСЕЗ ЯДКАРЬЛӘР
Татар әдәбияты тарихында күпләрнең күңеленә «Исмәгыйль ага сәяхәте» дигән исем белән
кереп калган әсәр мәгълүм. XVIII гасыр азагында иҗат ителгән бу сәяхәтнамәнең асылында
тормыштан алынган бер вакыйга — татар сәүдәгәрләренең Бохарага юл тотулары, ә инде
соңыннан рус патшасы әмере белән һиндстанга илче итеп җибәрелүләре турында тәфсилләп
бәян ителә анда. Алар Оренбург каршындагы Сәгыйд бистәсе (хәзерге Каргалы авылы) кешеләре
булалар By турыда язманың башында ук түбәндәге юллар бар: «Оренбург янында урнашкан
Сәгыйд бистәсенең старшинасы Сәгыйд Салих углы заманасы иде. Аллаһы тәгаләнең
тәкъдиренә язылган буенча мелла Нәдер вә мелла Иакуб, вә Исмәгыйль, вә Габдрахман, вә
мелла Нәдернең бер хезмәтчесе — шул биш кешене сәүдә итү өчен старшина Сәгыйд ага Бохара
шәһәренә юллады».
Шәрык илләре белән сәүдәне юлга салу өчен, 1744 нче елда Саба районы кешесе Сәгыйд
Хәялин белән ике йөзләп татар гаиләсе Оренбург ягына күчәргә ризалык биреп, аннан 18 чакрым
җирдә торак әзерли башлыйлар. 80 нче елларда бу бистә (аңа Сәгыйд исеме бирелә) зурая,
көчәя, сәүдә үзәге генә түгел, мәдәни багланышлар мәркәзе дә булып китә. Габделкәрим Балт аев
белән Габдессәлам Ураев ачкан мәдрәсә чорның мәшһүр уку йорты булып әверелә.
Журналыбызның беренче битендә шушы Сәгыйд бистәсе зиратының бер өлеше
төшерелгән фоторәсем китерелгән. 200 елдан артык инде бу дөнья белән бәхилләшкән әдәмнәр
шушында соңгы сыеныр урын тапканнар. Төрле кыяфәттәге ташлар — якыннарыннан,
дусларыннан, танышларыннан куелган бу истәлек билгеләре — һәркемнең үз зәвыгенә туры
китерерлек итеп уелганнар. Берәү ләре аны кечкенә йортның түбәсенә охшатырга тырышкан,
икенчеләре очлы кырлары җилне тырнамасын өчендерме, ташны һәрьяклап түгәрәкләтергә
омтылган, өченчеләре исә үзләре генә белгән уйга нигезләнгән корылмалар булдырган.
Менә бу рәсемнең алгы өлешендәге ташбилгенең түбәсенә чалма киертел- гән. Ул миңа
Төркия кабер ташларын хәтерләткәндәй булды. Анда да дин әһелләренә куелган
ташбилгеләрнең түбәсенә чалма чорналган.
Нинди генә хис-тойгылар төшерелмәгән бу ташларга! Югалту кайгысы да, Аллаһы тәгалә
үзенең рәхимлегеннән калдырмас әле дигән өметләр дә, гафу сораулар да, фани дөнья
әшәкелегеннән бакый бакчага озату өметләре дә — барысы да, барысы да чагылыш тапкан.
Кемнәрнең генә исемнәрен күрмәскә мөмкин аларда! Язулы ташлар — үзләре халкыбыз
тарихының җуелмас битләре. Мин югарыда китергән «Исмәгыйль ага сәяхәте«ндәге өзектә дә
кулъязманы күчерүчеләр хата җибәргәннәр икән. Каргалы зиратындагы Сәгыйд Хәялиннәрнең
бишенче буыны Мостафаның истәлекле язуында Сәгыйднең атасы Салих түгеллеге, ә Аит
икәнлеге ачыклана.
Кабер ташлары — кыйммәтле тарихи документ, халкыбыз мәдәниятының бәһасез
үрнәкләре. Аларны саклыйсы, өйрәнәсе, андагы мәгълүматларны хәзерге буыннарга җиткерьсе
генә кала. Борынгы бер ташта «үзем өчен түгел, халкым өчен яздым мин моны» дигән васыять
язуы юкка гына калдырылмагандыр.
Фәрид ХӘКИМҖАНОВ, филология
фәннәре кандидаты.
Рөстәм МӨХӘММӘТҖАН фотосы.